Татарча юмор 62 на канале Тютюб Татарские приколы Татар теле.mp3
02:34
3.38 MB
27.4K
Татарча кызыклар.mp3
01:25
1.86 MB
1.4K
Татарча прикол 2018.mp3
02:33
3.36 MB
32.3K
Татарские приколы шутки.mp3
06:05
8.01 MB
14K
Татарча кызыклар.mp3
21
471.68 KB
251
Айдар Ахметзянов Зәйтүнә әби татарча юмор.mp3
07:12
9.48 MB
15.3K
Татарча прикол.mp3
11
247.07 KB
19.3K
Татарча прикол на поле.mp3
40
898.44 KB
1.3K
Татарча вайн ЧЫН ТАТАР.mp3
01:01
1.34 MB
38.9K
Рифат Зарипов 48 килограмм чистого татарского позитива.mp3
08:44
11.49 MB
12.6K
Татарча кызыклар.mp3
39
875.98 KB
1.7K
Татарча прикол.mp3
01:35
2.08 MB
2.1K
Ирек Зарипов Кара тавык татарча юмор.mp3
10:34
13.91 MB
21.2K
татарские приколы полный ржачь.mp3
02:52
3.77 MB
226.3K
Татарча вайн Кызык Мызык.mp3
03:32
4.65 MB
65.7K
Татарская бабушка энерджайзер Ей 84.mp3
02:00
2.63 MB
471.6K
Данир Сабиров Мәктәп татарча юмор.mp3
20:28
26.94 MB
866.5K
Татарча Вайн Мине таныдылар.mp3
51
1.12 MB
12.8K
Рифат Зарипов Лучшие пародии Юмористический концерт Татарча Солянка 2022.mp3
02:07:37
167.95 MB
160.2K
Ильсия Бадретдинова Кызык мэзэклэр.mp3
15:19
20.16 MB
59.2K
Татарча юмор.mp3
01:01
1.34 MB
3.5K
Татарча юмор.mp3
01:01
1.34 MB
240
Новый человек паук татарча.mp3
59
1.29 MB
2.8K
Татарча прикол на телевидение.mp3
12
269.53 KB
71
Татарча.mp3
01:02
1.36 MB
1.8K
Рифат Зарипов Двоечник и отличник Супер Пародия.mp3
30:26
40.05 MB
87.3K
Данир Сабиров Киленне эни белэн таныштыру ʖ 7 СЕЗОН.mp3
14:51
19.54 MB
1M
Вот это новость Ильсия Бадретдинова сидела в тюрьме.mp3
10:45
14.15 MB
127.1K
Әбри Хәбриев Фәрит Галиев Ботан һәм Заводебил или Пацаннар 4.mp3
16:34
21.80 MB
234.6K
Ә син татарча беләсеңме.mp3
08
179.69 KB
17.7K
Раиль Садриев Чувашский парень татарча юмор.mp3
13:39
17.96 MB
358.2K
Дурачек прыгнул в лёд и уплыл.mp3
33
741.21 KB
244
Мультфильм Шурале Шүрәле на татарском языке.mp3
11:42
15.40 MB
1M
Все анекдоты Фирдуса Тямаева.mp3
11:59
15.77 MB
85.3K
Данир Сабиров Союзмультфильм да татар артистлары.mp3
07:48
10.27 MB
119.4K
Рифат Зарипов Мишәрләр Супер пародия Анекдоты.mp3
14:46
19.43 MB
162.3K
Бабушка заругала Прикол Татарча Ржака.mp3
15
336.91 KB
211
Рифат Зариповтан мәзәкләр татарча юмор.mp3
11:42
15.40 MB
361.6K
Данир Сабиров Әтинең машинасы белән булган кызыклар.mp3
07:27
9.80 MB
740
Прикольную прикольную Прикол татарча D.mp3
01:10
1.54 MB
172.2K
Әбри Хәбриев Консультация татарский юмор.mp3
09:06
11.98 MB
315.2K
Кызык мызык татар башкорт.mp3
03:23
4.45 MB
383
Татарча прикол Прикол на татарском.mp3
04:41
6.16 MB
396
Данир Сабиров шутит на концерте.mp3
18:44
24.65 MB
351.8K
Данир Сабиров Про берёзку рябину и картошку ʖ 8 СЕЗОН.mp3
08:27
11.12 MB
94.8K
Татарча юмор Жавит Шакиров.mp3
11:06
14.61 MB
108.6K
Эмир Камалеев Сарбай белән Вальдемар татарча юмор.mp3
08:49
11.60 MB
6.8K
Татарча такмаклар.mp3
02:05
2.74 MB
26.2K
Татарский юморист Рафис Фазылҗан Әби Бабушка Р Фазылзянов татарча юмор.mp3
13:28
17.72 MB
75.9K
Гадкий я 2 татарча озвучка.mp3
58
1.27 MB
2.4K
КӨЛКЕХАНӘ
Кызык-мызык мәзәкләр
Чебурашка Генадан сорый:
— Нишләп синең бер ботинкаң сары, икенчесе кара төстә?
— Белмим, — ди Гена. Өйгә кайтып алыштырмакчы идем, анда да шул ук хәл — берсе кара, икенчесе сары.
Суд бара. Хөкемдар сорый:
— Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга алдыгыз? Бер дә кызганмадыгызмы?
— Кызгандым…
Чебурашка Генадан сорый:
— Нишләп синең бер ботинкаң сары, икенчесе кара төстә?
— Белмим, — ди Гена. Өйгә кайтып алыштырмакчы идем, анда да шул ук хәл — берсе кара, икенчесе сары.
Суд бара. Хөкемдар сорый:
— Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга алдыгыз? Бер дә кызганмадыгызмы?
— Кызгандым инде, бигрәк әйбәт, яңа, ялтыравыклы, сызгыра да иде чәйнегем…
— Кичә минем хәләл җефет кибеттә кара тавыш чыгарды.
— Монысы бер дә килешми инде.
— Аның каравы, актык сүзне мин әйттем.
— Нәрсә дидең?
— Чукынып кит, ал инде алайса! — дидем.
Иренең туган көнендә хатыны күрше бүлмәдән кычкыра:
— Мин сиңа шундый бүләк әзерләдем, күрсәң егылып китәчәксең!
— Кая, күрсәт инде тизрәк!
— Бер генә минут, хәзер киеп чыгам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
мэзэклэр
Сценарий свадьбы на татарском языке — Котлы булсын туегыз!
Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар.
Тамада:
Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,
Ә тормышлар тормый дулкынсыз.
Тормыш дулкыннарын басар өчен,
Яшәп булмый сөю, ялкынсыз.
Хәерле көн, хәерле кич хөрмәтле туганнар! Кода-кодачалар! Дуслар-иптәшләр! Без бүген сезнең белән безнең өчен иң кадерле булган якыннарыбыз (фәлән) белән (фәләннең) туй мәҗлесенә җыелдык. Аларның кавышуы – олы куаныч, зур шатлык, бәхет. Ә хәзер әйдәгез, бу очрашуның сәбәпчеләре кәләш белән кияүне көчле алкышлар белән каршы алыйк! Рәхим итегез!
Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз.
Мәңге-мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз.
Кадерле кияү белән кәләш! Сезнең бүген иң бәхетле, иң шатлыклы көнегез! Галәмдә тагын бер матур гаилә туды. Сезнең кебек гаиләләр безнең тормышыбызның бизәге. Гаиләгез һәрчак нык булсын. Хөрмәтле кияү һәм кәләш, мәҗлесебез кунаклары! Ә хәзер гаилә учагы кабызырга тәгъдим итәм.
кияү белән кәләшкә шәм һәм шырпы бирәләр. Алар гаилә учагын кабызырга тиеш булалар. Бу вакытта залда утлар сүнә, талгын гына музыка уйный. Парлар ут кабызган вакытта алып баручы түбәндәге сүзләрне җиткерә
Кайчандыр, бик борынгы вакытларда Ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Ут – тормыш терәге, тормыш символы. Сез дә яшьләр үзегезнең гаилә учагын кабызып җибәрегез. Шушы учакның ялкыны гомерлекә сезне озатып барсын, күңелегезне җылытып, бер-берегезгә булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юлыгыз һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш утыгыз мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәгез! Бәхетле булыгыз!
Сезнең бәхет капкасын
Бәла-каза какмасын!
Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә
Сезнең өйне тапмасын.
Ягылмасын ялалар.
Кагылмасын бәлаләр.
Өйгә-илгә ямь биреп,
Гөрләп торсын балалар.
Кулыгыз кулга тотынып,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр суларга кадәр
Адресыгыз бер булсын!
И гүзәл пар! Сезне
Яңа тормыш башлавыгыз белән котлыйбыз!
Бәхетле озын гомер телибез!
Хөрмәтле кунаклар рөхсәт итегез бүгенге туй мәҗлесен башлап җибәрергә! Җырлап, биеп, күңел ачып бүгенге көнне онытылмаслык итеп уздырыйк әле. Кызыл туйлар котлы булсын!
Алып баручы кунакларга табындагы ризыклардан авыз итәргә кыстый. Кунаклар саларталр ашап, сулар эчкән вакытта “Пар балдаклар” җыры башкарыла
Тамада: Кешенең чын бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармый. Төрле каршылыклар, киртәләр дә очрый. Моның шулай икәнлегенә сезнең әти-әниләрегез шаһит. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны-олы итеп, хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын сезгә. Ә хәзер сүзне кияүнең әти-әнисенә бирик әле. Алар менә шундый тырыш, эшчән, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның да уллары белән киленнәренә әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез. Иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
Кияүнең әти-әнисенә сүз бирелә
Тамада: Кияүгә шундый аккош кебек гүзәл, матур, чибәр, уңган-булган кыз тәрбияләгәннәре өчен кәләшнең әти-әнисенә мең рәхмәт. Аларның да балаларына үгент-нәсыйхәтләре, әйтер сүзләре бардыр мөгаен. Рәхим итегез! үзегез белән дә таныштырып җибәрергә онытмагыз
кәләшнең әти-әнисенә сүз бирелә
Тамада: Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар бокалларыбызны тутырып, әти-әниләр өчен күтәреп куек. Һәм әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап алыйк. (җыр башкарылган вакытта беренче кайнар аш китерелә).
Тамада: Түр башында, кияү-кәләш, әти-әниләрдән тыш тагын бер егет белән бер кыз утыра. Алар шаһитлар. Әйдәгез әле алар белән дә танышып китик булмаса. Үпкәләп калулары да бар бит! (Шаһитлар үзләре белән таныштыралар).
Тамада: Шундый зур хезмәткә
Алынган шаһитлар!
Туйның күркәмлелеген
Алар тикшереп торалар.
Яшь парларның туе
Гөрләп узсын әйдә.
Ә бу бокалларны
Күтәрик шаһитлар хөрмәтенә.
Тамада: Кунаклар кыбырсына башлады,
Аяклар ойи башлады.
Булмый болай утырып,
Киттек җаным, әйдә биергә.
Хөрмәтле кунаклар әйдәгез бию залына. Рәхәтләнеп күңел ачып, биеп, уеннар уйныйк. Ә иң беренче биюне безгә кияү белән кәләш башкарыр. Ә инде аларга сез дә кушылырсыз. Рәхим итегез, беренче гаилә биюненә. (бию вакытларында төрледән-төрле уеннар да үткәрергә була).
Тамада: Хөрмәтле кунаклар әйдәгез табыннарга утырышыйк. Менә монда, кияү белән кәләш адрысына меңләгән хат, посылка килеп иреште. Әйдәгез әле аларның кайберләрен укып алыйк.
икенче аш китерелә
Сезнең кавышуыгыз белән котлыйбыз. Тормышыгыз ширбәт ае кебек узссын. Хөрмәт белән: умартачылар оешмасы.
Котлыйбыз һәм сезгә искәртеп үтәбез. Якын арада һәм 50 ел эчендә аерылышу турында гаризалар кабул ителмәячәк. Халыкара суд комиттыннан.
Бураннар да, салкыннар да, җилләр дә сезнең капкагызны шакымасын. Бары тик йортыгызда мәхәббәт, сөю атмосферасы гына хөкем сөрсен. Гидроменцентр.
Сезнең өчен палатада махсус урын әзерләнгән. Түземсезлек белән яшь әнине көтәбез. Балалар табу йортыннан бер көтү шәфкать туташлары.
Кияүгә махсус хат: Сезне балалар коляскасын йөртүгә өйрәтү курсларында көтеп калабыз. ГИБДД дан.
Тамада. Хөрмәтле кияү һәм кәләш! Кода-кодагыйлар, кодачалар! Шушы көнгә кадәр сез кайберләрегез әле бер-берегезне белми ә йөргәнсез. Ә бүгенге шатлыклы вакыйга сезне туганлаштырды да куйды. Сез бер-берегезне әле белеп тә бетерми торгансыздыр. Шуңа күрә кунаклар белән таныштырып китү бик кирәклк күренеш булыр. Таныштыру өчен микрафонны ике як кодагыйга тапшырам. Алар үз туганнары белән таныштырып җибәрсеннәр әле.
Ике кодагый үз ягыннан килгән туганнары белән таныштыра, исемнәрен әйтеп үтә
Хөрмәтле кунаклар! Табындагы ризыклардан авыз итегез. Оялып утырмагыз. Сез ашап-эчеп алган арада сезнең хөрмәткә җыр башкарыла. (туй турында берәр җыр. Туй турындагы җырларны сайттан карарга була).
Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә ике кеше чакырыла. Алар башта бер, аннары ике, аннары өч, аннары дүрт һ.б. чупа-чупс конфетын авызларына кабып, шигырь яисә җыр җырларга тиеш булалар. Кемнең авызына күбрәк конфет сыя шул җиңүче була.
Хөрмәтле туганнар, дуслар! Сезнең кияү белән кәләшкә теләкләрегез күптер. Махсус теләкләр өчен альбом тәгъдим итәбез. Сез анда үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне язы аласыз. Туй ахырында ул истәлек яшь гаиләгә тапшырыла. Туй бетеп өйгә кайтып киткәч рәхәтләнеп төне буе теләкләрне укып ятсыннар.
Хөрмәтле кунаклар туебызның иң мөһим өлеше – килгән кунаклар теләкләр әйтә башласын. Гаилә бюджетына киләсе акчаларны менә шушы матур бер сандыкка салып барыйк.
Теләкләр әйткән вакытта төрле уеннар да уйнарга мөмкин
Шушында яңгыраган барлык теләкләр хөрмәтенә бокалларыбызны күтәрик. Һәм барыгызны да бию залына чакырам. Анда безне кызыклы гына шоу көтә. (бию залында төрле уеннар уйнатып, биетергә мөмкин.
Кәләш туй букетын кияүгә чыкмаган кызларга “ата”.
Кияү белән кәләш! Килгән кунаклар табынга рәхим итеп килеп ягы әзерләгән күчтәнәч: каклаган каз белән чәк-чәктән авыз итик.
Чәк-чәк һәм каклаган каз алып чыгу презентациясе төрле туйда төрлечә үткәрелә. Ул бары тик фантазиядән генә тора
Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә 3 пар чакырыла. Уенның тәртибе буенча ирләрнең күзләрен яулык белән бәйләргә тиеш булабыз. Ә хатын-кызларга причепкалар эләктерәбез. Ирләр аны тиз арада йомык күз белән эзләп табырга тиеш булалар. Башладыкмы!? Бер! Ике! Өч!
Туй мәҗлесебезнең иң югары ноктасына килеп җитәбез. Туй тортын алып чыгарга вакыт килеп җитте. Көчле алкышлар белән каршы алыйк!!!.
тортны кискән вакытта шигырь укыла
Бүген сезнең иң бәхетеле,
Иң бәхетле көнегез.
Матур булсын күңелегез,
Тәмле булсын телегез!
Гөрләтеп әйдә, туйлагыз,
Туйның кимен куймагыз!
Тик башыгызны җуймагыз,
Яратышып туймагыз!
Яратып кына яшәгез
Берегезне берегез –
Ходай биргән мәхәббәтнең
Кадерләрен белегез.
Арабыз да сокланырлык
Матур оя корыгыз!
Матур, җылы оягызда
Тату гына торыгыз.
Туйганчы биеп калыгыз,
Туйганчы җырлашыгыз!
Бәхетле картлыкка илтсен
Бүгенге юл башыгыз.
Яшь чакларның узганын да
Сизми калырсыз әле.
Туегызны сагыныплар
Искә алырсыз әле!
Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге туй мәҗлесебез ахырына якынлаша. Монда булган монда калсын. Үпкәләштән булмасын. Ничек кенә күңелле булса да таралышыр вакыт. Исән-имин булыйк. Бәб туенда очрашканга кадәр саубулыгыз!!!
Тәмам.
Әдәби сәхифә
Тормыш кызык-мызыклары
Тормышта кызык хәлләр гел янәшәдә. Язып куясы гына бар.
***
Автобуста эшкә барышым. Больницада ята торган дустыма телефоннан ашыкмыйча гына, яңа гына язган хикәямне сөйлим. Ахырына җитәм дигәндә, бер хатын: «Чем заканчивается уже? Мне надо выходить!» — дип, ачу белән әйтеп куймасынмы!Мин гаҗәпләнүемнән, үзем дә сизмәстән, тиз генә хикәямнең ахырын сөйләп бетердем. Теге хатын автобустан: «Уффф»- диеп, җиңел сулап чыгып китте.
***
Малаема 6 яшь чамасы, елга буенда йөргәндә таныш балыкчыны очраттык. Ул безгә “менә күпме балык тоттым инде”дип мактанды. «Улым, кара әле, бу балыклар әти-әниләрен тыңламыйча мәктәпкә бармаганнар, уйнап йөргәннәр, ә мин аларны тоттым !» диеп яр буена салды. Балыклар бер җепкә бәйләнгәннәр иде. Балыкчы миңа берничә яңалык сөйләгәч, без кайтырга кузгалдык. Берничә минуттан бу миңа шалтырата, «Әллә күз тидердем инде, балыкларым юк!» ди. Улым моны ишеткәч, горурланып, «Мин аларны әниләре янына жибәрдем!» дип куйды.
***
Мине бер көнне эштән машина килеп алырга тиеш иде. 5 минуттан булабыз, дип шалтыраттылар. Урамга чыксам, машина килеп туктаган икән, җайлап кына кереп утырдым да, «поехали!» дидем шоферга. Тик ул нигәдер кузгалып китәр урынына, машинадан чыкты да чапты.
Баксаң, мин машинаны бутаганмын икән, ә шоферга шулай бер бандит кереп утырган булган, шуңа ул табанын ялтыраткан да инде. Аңлашкач, бик озак көлдек!
Шәфкать Ганиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
“Яңа ел килә”
( Чыршы бәйрәме сценарие)
Зал уртасында бизәлгән чыршы. Стенаны төрле сыйныф укучылары чыгарган газеталар, тәбрикләүләр бизи.
«Ашкынам мин урманнарга» җыры белән залга маскарад киемнәреннән үзләренең укытучылары белән укучылар керә. Чыршы тирәли басалар.
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән кунакларыбыз! Яңа ел белән сезне!
1. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.
2. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.
3.Өр-яңа ел килә, өр-яңа.
Чынлап яңа булсын ул.
Кояш кебек, һәммә кешегә дә
Тигез көлеп торсын ул.
4. Күз яшьләре онытылып торсын,
Артка чиксен кайгы-борчулар.
Элеккечә утлар янып торсын,
Балкып торсын шулай чыршылар
Алып баручы. Шундый матур чыршыбызга берәр җыр җырламыйча булмас.
(Зур капчык сөйрәп, Убырлы керә)
Убырлы: Мин беләм, мин беләм чыршы турында җыр!
Алып баручы. Исәнмесез, сез кем?
Убырлы. Мин- Убырлы. Мине Кыш бабай бүләкләрне өләшә тор, дип җибәрде.
Алып баручы. Кыш бабайның үзеннән башка өләшергә ярамас бит,Убырлы. Ул килгәнче без җыр башкарабыз.
Убырлы. Җырлый беләсезме соң сез, ә? Миңа менә бу җыр бик ошый (җырлый):
Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы,
Аның янында гел булган куркак куян җырчы…
Алып баручы.Туктале, туктале Убырлы! Син бит бу җырның көен генә дөрес җырлыйсың, ә сүзләре аның бөтенләй икенче төрле бит. Шулаймы, балалар?
Алып баручы. Әйдәгез, балалар, җырлап күрсәтик әле Убырлыга аның яраткан җырын. Чыршыбызга да күңелле булып китәр.
(“В родилась ёлочка” җыры башкарыла)
(Ишек шакыйлар)
Печкин. Тук- тук!
Алып баручы. Кем бар анда?
Печкин. Бу- мин, почтальон Печкин. Сезгә котлау китердем.
Алып баручы. Рәхим итегез!
Убырлы. Печкин иптәш, китер котлауларыңны. Үзем тапшырырмын.
Печкин. Ә сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда мәктәп директорына тапшырырга диелгән. Кул куеп алырга кирәк.
Алып баручы. Алайса, Вәсим Хәмитовичны чакырырга кирәк.
Печкин. Директор иптәш, бу котлауларны үзегез тапшырырсыз. Менә монда кулыгызны куегыз.
Вәсим Хәмитович: Рәхмәт, Печкин әфәнде, бик теләп тапшырырмын. Монда 4 һәм 5 билгеләренә генә укыган балаларның әти-әниләрен кул кысып котларга, дип язган Кыш бабай.
Печкин. Болар бик күп бит, директор иптәш. 4,5лене киләсе елга азрак куегыз, миңа да җиңелрәк булыр.
Вәсим Хәмитович: Печкин әфәнде, хәзерге заманда бик белемле кешеләр кирәк бит, ә сез ничек уйлыйсыз?
Печкин. Әйтмәгез дә инде, директор иптәш, почта эшенең дә мәшәкатьләре бик күбәйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягә киткәнче тырышып карыйм инде.
Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.
Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.
Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз!
(Вәсим Хәмитович чыгышы)
Җыр:
Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?
(Ике куян килеп керә һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):
1 нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!
2 нче куян. Юк, үзем, үзем тапшырам!
Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?
1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.
2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.
Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу ике урындыкны күрәсезме? Берегез монысына, ә икенчегез монысына утырырсыз. Сигнал булуга каршы яктагы урындыкка йөгереп барып урындык астыннан сузылган бауны тартып алырга тырышыгыз. Кем беренче булып тартып ала, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?
1 куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.
2 куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.
Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.
(Уен «Кем беренче?» Музыка.)
Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.
Хатны алып баручыга бирәләр.
Алып баручы. (Конвертны ача. Укый. Анда кыш бабайга телеграмма язырга кирәк диелгән).
Кыш бабайга телеграмма
Текст: “Симез, кызыл борынлы Кыш бабай! Бер ай инде балалар синең килгәнне көтәләр. Безнең уку турында сөйләшәсебез дә килми. Тизрәк килеп, үзеңнең зур капчыгыңны ач та, безгә бүләкләреңне тапшыр. Малайлар һәм кызлар!”
Алып баручы. Куянкайлар, сез нәрсә эшләдегез соң? Мондый телеграмманы Кыш бабайга җибәрәләрме инде? Кыш бабай безгә бөтенләй килмәс бит, безне көлкегә калдырырга уйладыгызмы?
Куян (иптәшенә): Әй, синең белән бәхәсләшеп, бүтән кәгазьне биргәнмен икән.
Менә бу кәгазьне Кыш бабай бирде (икенчене бирә)
Алып баручы. Мин инде ачарга да куркам. (Укый. )
«Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»
Алып баручы. Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Кыш бабай белән Кар кызыннан башка гына бәйрәм итәбез дип уйлый башлаган идем инде. Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Әйдәгез алар килгәнче җырлап, биеп алыйк.
Җыр “Ашыга күр инде”
Җыр тәмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.
Алып баручы. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.
Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, әниләр!
Исәнмесез, әбиләр!
Исәнмесез, бәбиләр!
Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!
Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Без сезгә ерак- ераклардан сәлам алып килдек.
Балалар. Исәнме, Кыш бабай һәм Кар кызы!
Кар кызы. Балалар, ә сез кем белән килдегез соң бүгенге бәйрәмгә?
Убырлы. Минем белән, минем белән. Мин алып килдем аларны. Алар бит бер нәрсә дә белмиләр, чыршының кайда икәнлеген дә белмиләр иде. Укучы булып йөриләр тагын шунда.
Алып баручы. Туктале, Убырлы. Син ник дип безнең балаларны шулай хурлыйсың?.
Убырлы. Кара ничек итеп киенеп килгәннәр, үзләре ялтыр-елтыр киләләр, күзләре янып тора, ә үзләре бер генә дә әйбер эшли белмиләр. Белмиләр шул, менә терә вәйт!
Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бер биеп-җырлап алыйк әле, шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле Кыш бабайга.
Алып баручы. Кыш бабай, син утыр ял ит. (Урындык бирә)
Укучылар чыгышы
Алып баручы. Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кыш бабай, сезгә безнең чыгышыбыз ошадымы?
Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!
Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, кар бөртекләреңне ияртеп бер биеп тә күрсәт инде.
Кар кызы
Шундый матур бәйрәмне,
Бушка уздырмыйк әле.
Сез, балалар, кул чабыгыз,
Без биеп алыйк әле!
(“Кар кызы җыры” башкарыла, Карчәчәк һәм кар бөртекләре бии.)
Кыш бабай. Һай, кызым Карчәчәк,
Вәт биисез, ичмасам,
Синең баскан эзләреңә,
Мин дә китереп басам.
(Кыш бабай да татарча көйгә биеп китә.)
Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)
Кар кызы. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.
Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?
Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.
Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.
Уен: «Бияләеңне тап».
(Көйгә балалар бияләйне бер-берсенә бирәләр. Кыш бабай тотмакчы була)
Кыш бабай. Арыдым, балалар.
Көлми торган кыз. (кычкырып елый)
Кыш бабай белән Кар кызы: — Нәрсә булды сиңа? Ник елыйсын?
Көлми торган кыз.: — Бөтен кеше күңел ача, бии, җырлый, көлә. Ә минем гел елыйсым килә. Берәр дару юк микән минем бу чиремнән?
Убырлы. Хи-и, нишләп булмасын ди.Хәзер менә себерке белән менеп төшәм дә арт җиреңә, сразы елаудан туктарсың.
Алып баручы. Чү,чү, туктале, Убырлы! Ник инде кызларны шулай куркытасын? Ул болай да бит елак. Аны минемчә көлдерергә кирәк. Ә моның өчен кызык уен уйнарга кирәк.
Убырлы. Хи-и-и, уен ди. Кем белсен ди ул кызык уенны? Болар бит (балаларга күрсәтә) сикерә, йөгерә, җырлый, бии генә беләләр. Ә менә кызык уенны алар белми. Әйдә спорим!
Алып баручы. Юк-юк, бәхәсләшеп тә тормыйм, чөнки безнең балалар барын да булдыралар. Кара әле, барысы да уйныйбыз дип торалар. Шулаймы, балалар? Уйныйбызмы кызык уенны? Яле, Кыш бабай, аңлат әле уенны.
Кыш бабай. Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.
(Уен: «Өшетәм»)
( Балалар түгәрәккә басалар да кулларын алга сузалар. Кыш бабай таягы белән аларның кулларына тимәкче була, ә балалар кулларын артка качыралар. Кемгә тия, шул кеше уеннан чыга)
Кыш бабай. Тагын уйныйбызмы, балалар?
Убырлы: И, карт җүләр! Карт башыннан уйнап ята бит, әй!(җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне. ( Балаларга карап) Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.
Кыш бабай. Кызым, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?
Алып баручы: Юк, бабакай, юк. Нишләп без аны чакырыйк.
Кыш бабай. Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан.(Таягы белән “дөп”итеп идәнгә суга)
Әфсен-төфсен,
Җилләр иссен, давыл чыксын,
Һәм убырлы, безнең яннан
Юк булсын!
(Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә)
Алып баручы. Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы. Тик менә капчыгын гына монда калдырган. Әллә капчыгын да озатасыңмы, бабакай?
Кыш бабай. Ашыкма әле, кызым. Башта карыйк әле, хикмәте юк микән капчыкның?
(Капчыкны ачалар, эченнән Яңа ел килеп чыга)
Кыш бабай. Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерле капчыктан?
Балалар. Яңа ел бит бу, Кыш бабай.
Кыш бабай. И картлык…! Танымый да торам, ләбаса. Исән- сау гына килеп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән! Түрдән уз! (Кулыннан тотып,чыршы тирәли йөртә)Таныш бул, бу безнең мәктәпнең уңган балалары.
Балалар. Яңа ел! Түрдән уз, Яңа ел!
Яңа ел.
Дөнья әйләнеп, Картлары да шат,
Мин килдем менә. Җитсә дә йөзгә,
Урман, кырларга, Яңа бәхетләр
Чиксез бай җиргә. Китердем сезгә!
Монда – матурлык! Тик ул бәхетләр –
Монда — батырлык! Капчыкта түгел,
Зур төзелешләр Өләшеп бирергә
Шаклар катырлык! Ул кәнфит түгел!
Һәркем бәхетен
Табар эш белән
Тау ярып була
Күмәк көч белән!
Кар кызы. Тагын бер ел артта калды
Борчуы, шатлыклары.
Ак бәхетләр, уңыш теләп
Ява Яңа ел кары.
Кар кызы. Нигәдер чыршыбыз күңелсезләнеп утыра. Әйдәгез, бер җыр җырлап әйләник.
Җыр:
Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?
Кыш бабай. Менә, 1нче сыйныф укучыларын капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?
Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?
Балалар. Барабыз, барабыз!
(Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.)
Кыш бабай.
Бәйрәм үтте, сәгать сукты –
Яңа ел килә безгә.
Яңа бәхетләр китерсен
Сезнең һәрберегезгә.
Килермен киләсе елга,
Ә сез белем туплагыз,
Белем кирәк һәр кешегә,
Ялкауланып тормагыз.
Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,
Йөгерә-атлый килермен,
Кемнең мине тыңлаганын,
Шул чагында белермен.
Кар кызы.
Күңелле булды бәйрәм,
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Матур җырлар җырладык,
Кунак булып туймадык.
Тик китәр вакыт җитте.
Көтә безне янә юл.
Рәхмәт сезгә, балакайлар,
Котлы булсын Яңа ел!
Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар!
Балалар. Хуш, бабай! Хуш Кар кызы! Сагынырбыз бер елдан соң, тагын килегез! (Кыш бабай, Кар кызы китә)
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырга якынлашты .
Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,
Газиз әткәй-әнкәйләргә — озын гомерләр!
Без телибез илебезгә иминлек, байлык!
Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!
Алып баручы: Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Җыр
Слайд 1
Халык авыз иҗаты
Слайд 2
Халык авыз иҗаты әсәрләре : Җырлар ??? Мәкальләр Әкиятләр Әйтемнәр
Слайд 3
Мөстәкыйль эш. Ана дигән хәзинә. Ана — шәфкать диңгезе. Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр. Атасын алдаган илен дә алдар. Әнкәм йорты — алтын бишек.
Слайд 4
Җаваплар. Бәяләү 1- ә 0 хата – “5” 2 — ә 1-2 хата – “4” 3 – м 3 хата – “3” 4 – м 4-5 хата – “2” 5 — ә
Слайд 5
Саф һавада йөри Алсу, нигә дәресеңне әзерләмәдең? Ут юк иде. Ә телевизор карадыңмы соң? Аны бит мин караңгыда карадым. ???
Слайд 6
МӘЗӘК Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле кечкенә жанры. Ул — кыска күләмле, көтелмәгән чишелешле, юмор һәм сатирага (ачы көлү) нигезләнгән чәчмә әсәр.
Слайд 7
КЫЗЫК-МЫЗЫК “ Ай донт ноу” ничек тәрҗемә ителә? — Мин белмим… — Син дә белмисең икән! Кемнән генә сорамадым — берсе дә белми …
Слайд 8
КЫЗЫК-МЫЗЫК Әнисе алты яшьлек улын хәреф танырга өйрәтә: — Бу нинди хәреф? — Ө-ө-ө. — Ә бу рәсемдә нәрсә? — Өтәч.
Слайд 9
КЫЗЫК-МЫЗЫК Автомәктәптә имтихан бара: — Двигатель ничек эшли? — Үз сүзләрем белән мөмкинме? — Әлбәттә! — Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
Слайд 10
Өй эше. “ Мәктәп” темасына 2 мәзәк алып килергә
Кызык мызык по мамадышский 3
07:04
9.30 MB
54.9K
Гульдария һәм Тәслимә апа вайннары Кызык Мызык видеолар
04:29
5.90 MB
16K
Татарча вайн Кызык Мызык
03:32
4.65 MB
65.7K
Татарча приколлар кызык мызык
03:25
4.50 MB
15.3K
Кызык мызык татар башкорт
03:23
4.45 MB
383
Башкирская домохозяйка Кызык Мызык видеолар
05:17
6.95 MB
114.1K
Татарча вайн көтүдә Кызык Мызык
01:01
1.34 MB
12.5K
Татарча Кызык Мызык видеолар
03:45
4.94 MB
6.1K
Анекдот КЫЗЫК МЫЗЫК ШОУ
41
920.90 KB
35.2K
Татарча кызык мызык видеолар
04:19
5.68 MB
15.4K
Татарча кызык мызык БАБКА ОТЖИГАЕТ
02:33
3.36 MB
5.8K
Татарча кызык мызык БАКЧАДА
23
516.60 KB
4.5K
Жинел пар белэн часть 2 Татарча кызык мызык Татарча юмор мунчаташы яшьлэр татарскиеприколы
49:32
65.19 MB
19.4K
Кызык мызык по мамадышски
05:23
7.08 MB
21.9K
Чәчне буяттым әле кызык мызык прикол
49
1.07 MB
17.7K
Тәслимә апа Кызык Мызык видео Нәнәй
05:45
7.57 MB
120.9K
Чәк чәк татарча вайн кызык мызык юмор тик ток
54
1.18 MB
5.4K
Татарча вайн Кызык Мызык
04:05
5.37 MB
28.2K
Кызык Мызык видео
54
1.18 MB
10.1K
Татарча кызык мызыклар
05:11
6.82 MB
63.7K
Татарские приколы кызык мызык
03:17
4.32 MB
31.2K
Кызык Мызык видео
37
831.05 KB
1.1K
Шулай да була бит ул кызык мызык видео
34
763.67 KB
23.7K
ТАТАРЧА кызык мызык
51
1.12 MB
9.1K
Кызык Мызык видео
51
1.12 MB
9K
Татарча кызык мызык
03:11
4.19 MB
1.7K
Айдар Ахметзянов Зәйтүнә әби татарча юмор
07:12
9.48 MB
15.4K
Эх сез матур кызлар в исполнении африканца кызык мызык
01:36
2.11 MB
5.4K
Әтәлим шоу Татар Малай VS Кызык Мызык Ялгыш җавап ток суга Шокеры
17:04
22.46 MB
3.1K
Кызлар шундый инде кызык мызык видео
39
875.98 KB
4.4K
Иң яхшы укытучы кызык мызык видео
01:01
1.34 MB
5.4K
Татарские Приколы Татарча Приколлар Кызык мызык
01:01
1.34 MB
20.4K
Һәр чорның үз җыры бар КЫЗЫК МЫЗЫК ШОУ
53
1.16 MB
11.3K
ТАТАРЧА кызык мызык
40
898.44 KB
8.1K
татарча баянда кызык мызык
01:29
1.95 MB
4.2K
Газпром хыяллар сбываются КЫЗЫК МЫЗЫК ШОУ
55
1.21 MB
13.8K
татарча вайн кызык мызык прикол
31
696.29 KB
15.7K
Кызык Мызык видео
01:01
1.34 MB
14.3K
Зарплата кил әле КЫЗЫК МЫЗЫК ШОУ
37
831.05 KB
6.1K
Кызык Мызык видео
26
583.98 KB
6.6K
Иң популяр татар видеоблогерлары сөйләшә Татар малай Кызык мызык белән Булат БРАВО интервьюсы
23:02
30.31 MB
2.1K
Эх кайнана белэн килееен татарча кызык мызык
01:01
1.34 MB
46.3K
Кызык Мызык видеолар
01:01
1.34 MB
1.4K
Мясо по чешски рецепт Кызык Мызык Food Bloger
44
988.28 KB
1.5K
Һәр чорның үз җыры бар КЫЗЫК МЫЗЫК ШОУ
01:00
1.32 MB
31.8K
КЫЗЫК МЫЗЫК ШОУ ТАНЦЫ НА ТНТ
41
920.90 KB
2.5K
Бәрәңге Картошка Кызык Мызык видео
04:48
6.32 MB
42.5K
Концерт 1995г 25 ноября Чекмагуш4
19:45
25.99 MB
37.1K
Гөлдәрия белән Тәслимә апай Кызык Мызык
09:05
11.95 MB
162.9K
Авылда Кызык Мызык
33
741.21 KB
3.7K
Кызык-мызык
30 гыйнвар , 21:48
Мәҗит КӘРИМОВ. Инсур белән Мансур
Кызык-мызык
30 гыйнвар , 21:23
Марат КӘБИРОВ. Эт сатучы
Кызык-мызык
30 гыйнвар , 21:21
Әлиф ГАЛИМОВ. Махмыр бәласе
Кызык-мызык
30 гыйнвар , 21:17
Көлеп алыйк
Кызык-мызык
29 гыйнвар , 13:46
Хәниф КАЮМОВ. Чыгымчы “матай”
Кызык-мызык
5 гыйнвар , 16:35
Әлиф ГАЛИМОВ. Бал каракларын корт сатты
Кызык-мызык
20 декабрь 2022, 22:31
Кәүсәр ӘМИНЕВ. Энтузиаст
Кызык-мызык
13 декабрь 2022, 23:01
Ахир. Галлюцинация
Кызык-мызык
12 декабрь 2022, 23:14
Көлегез, көлегез…
Кызык-мызык
6 декабрь 2022, 22:59
Радик МУЛЛИН. Ник бардым?
Кызык-мызык
2 декабрь 2022, 06:13
Илшат ЗАРИПОВ. Язучы
Кызык-мызык
19 ноябрь 2022, 22:23
Гали ГАТАУЛЛИН. Кыеш куллы җиңүче
Кызык-мызык
7 ноябрь 2022, 10:03
Әлиф ГАЛИМОВ. Чучка Фидаил
Кызык-мызык
3 ноябрь 2022, 19:53
Туфан МИҢНУЛЛИН. Сарык бәрәне
Кызык-мызык
27 октябрь 2022, 20:54
Венер ФӘТТАХОВ. Эчәк юу
Кызык-мызык
24 октябрь 2022, 10:27
Камил ФАЗЛЫЙ. Алдану
Кызык-мызык
20 октябрь 2022, 21:03
Венер ИСХАКОВ. Шәп күрше
Кызык-мызык
10 октябрь 2022, 10:27
Камил ФАЗЛЫЙ. Ничәгә кадәр саный беләсез? Юмористик хикәя
Кызык-мызык
22 август 2022, 23:42
Венер ИСХАКОВ. Ана куанычы
Кызык-мызык
28 июнь 2022, 19:59
Гали ГАТАУЛЛИН. Шәп кеше
Гомум материаллар