М?чет ачу тантанасы сценарий

М.Хәбибуллин исемендәге музей ачу тантанасының сценариясе. Ул ике телдә алып барылды.

Музей ачылу тантанасының сценариясе

1 . Хәерле көн, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар!

2. Добрый день, дорогие  гости, уважаемые  учителя, ученики и их родители.

1. Бүген бездә бәйрәм, тарихи вакыйга — 2017 нче елның 23 маенда Түбән Кама шәһәренең  “Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 33нче урта мәктәбе”ндә тантаналы рәвештә музей ачыла. Әлеге музейга шәһәребезнең беренче төзүчесе, күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Мизхәт Хәбибуллин исеме бирелде.

2.  Мы начинаем торжественную церемонию открытия музея имени Мизхата Хабибуллина  средней общеобразовательной школы № 33с углубленным изучением английского языка  города Нижнекамска. Звучат гимны РФ и РТ.

Петрова Е.Е.

“Халкыма” шигыре –Низамова Ильсия

2. На наше праздничное мероприятие мы пригласили множество гостей, с которыми нам хотелось бы разделить радость и гордость по поводу открытия школьного музея.

1. Шигъри  мирас-татар милләтенең

Алтыннардан кыйммәт җәүһәре.

Буыннардан буыннарга күчкән

Иң кыйммәтле затлы ядкаре.

Бәйрәм кунакларын сәламләләү өчен сүз мәктәп директоры Салихзянова  Лилия  Григорьевнага бирелә.

Җыр “Кояшлы ил” сестры Азалия

1.  Мизхәт Хәбибуллин талантлы каләм иясе генә түгел, ә шәһәребезнең беренче төзүчеләр сафында торучы да. Ул 1966 елда Түбән Кама удар төзелешенә килеп, эретеп ябыштыручы булып эшли. Күренекле язучыбыз Разил Вәлиевның  мондый сүзләре бар: “….Шагыйрь белән төзүче игезәк һөнәр ияләре кебек: аларның берсе салкын ташлардан мәһабәт йортлар салса, икенчесе шул йортларга, шул шәһәргә үзенең күңел җылысын иңдерә, җан өрә.”

2. Надо сказать, М. Хабибуллин  выполнил обе эти задачи с первых дней стройки Нижнекамска, связал свою творческую жизнь с городом. Как трава, прорывающаяся через камни, так и его творчество стремилось вверх, к свету, к душе своих читателей.  Мы знаем,что сварщик работает с электроэнергией. И кажется, что эта энергия перешла и в стихи поэта.

“Төзүче горурлыгы”- Язиля Шамсутдинова

 1. Мизхәт Гыйндулла улы «Ленин нурлары» газетасында бик күп басыла. Әлеге газета каршында  Түбән Кама язучылары һәм шагыйрьләре өчен  башлангыч булган  «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе оештырыла. Әлеге  берләшмә әгъзалары Мизхәт абыйны әле дә сагынып искә алалар. Һәр елны туган көне җитсә, аны газета битләрендә искә алалар. «Кама таңнары» әгъзалары өчен, ул, Такташ кебек шашкын хисле мәхәббәт җырчысы буларак, хәтердә сакланыр.  Һәм мәңге шулай булып калыр да».

2. В литературном объединении «Кама таннары»  Мизхат Хабибуллин познакомился Разилем  Валеевым, Фатхуллой  Абдуллиным,  Мухаммет Шайхи, Рифкатом Имаевым, Никифором Тукмачёвым, Альфирой Фатхутдиновой. У всех у них вышло по несколько книг, многие стали членами Союза писателей.

1. Бүгенге бәйрәмебездә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе бездә кунакта.  Аларга сүз бирәбез.

1. Иҗат кешеләре белән аралашу безнең шагыйрьне илһамландырып җибәрә. Иҗади эшчәнлегенең башыннан ук Мизхәт Хәбибуллин, шигырьләре укучыларга барып җитсен өчен, зур активлык күрсәтә. 1987 нче елда  шагыйрьнең «Туган йорт» исемле беренче китабы чыга. Бу бик озак һәм мәшәкатьле эштә аңа Фәннүр Сафин, Бикә Рахимова, Харрас Аюпов кебек татар әдәбиятының күренекле шәхесләре ярдәм кулын сузалар.

2. Душа не даёт покоя! Чувства требуют выхода! Для людей творческих это счастливые мгновения. Настоящие поэты для выражения своего внутреннего состояния без труда подбирают нужные слова и рифмы. Строки так и льются на бумагу. С каждым новым стихотворением раскрываются новые грани  таланта Мизхата Гиндулловича. Таким образом в 1992 году выходит и вторая книга поэта  “Куян карый Кыямга”.

“Язга керсәм, бер җыр язмый калмыйм”

1. 1992 нче елның декабреннән  Мизхәт Хәбибуллин — Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.  Ул бер урында гына, булганына канәгать булып утыра белми, эзләнә, иҗатка тәүге адымнарын ясаучы яшьләргә киңәшләр бирә, шигырь язу осталыгына өйрәтә, бик күп эшли. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Түбән Кама шәһәре сайлау округы буенча депутат та була. Сайлаучыларының ышанычларын аклау өчен көченнән килгәнен барын да эшли. Үз туган татар теленең киләчәге өчен борчылуы аның сайлау алды программаларында да күренә. 

2. Доверие своих читателей он оправдывает  своим трудом. Его страх за будущее татарского языка откликается в его избирательной программе. В те годы он особенно много  пишет на эту тему. В стихотворении «Туган телгә» выражается его любовь к языку.

“Туган телгә”  Муллина Диана

2.  «Талантливому поэту, нашему земляку,  рано ушедшему из жизни  Мизхату Хабибуллину, если бы он был жив, 11 июля, исполнилось бы 60 лет. Да, к сожалению, приходится говорить исполнилось бы. Что поделаешь? От судьбы не уйдешь. Он завоевал сердца любителей поэзии своими лирико-философическими стихами, стихами о любви и о красоте. К сожалению, Мизхат Хабибуллин не смог увидеть свою третью книгу. Она вышла в 2010 году под названием  “ Серле каен”.

1.  Егерме ике ел түбәнкамалылар арабыздан вакытсыз киткән хезмәт сөючән, якты, талантлы КЕШЕне сагыналар. Аның тормыш юлы бик кыска, ләкин төзелеп килүче  шәһәребез өчен нәтиҗәле булган. Ул үз шәһәрен  туган йортын яраткан кебек яраткан. Аның шигырьләре көчле моң һәм лиризм белән сугарылганнар. Аларда яшьлеккә, туган җиргә, халкыбызның, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә эчкерсез мәхәббәт хисләре.

 Стихи посвященные М.Хабибуллину

Песня ансамбля

ТР Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Хоккей мәйданчыгын ачу тантанасы сценариясе

Төзеде:Башлангыч класс 
укытучысы  Кашапова  Гөлия Галимулла кызы. 

2016 

 (Хоккейчылар разминка ясыйлар.Дию белән Кәрлә аларның аяк астында буталалар.музыка ишетелә һәм хоккейчылар ике якка тезеләләр.Дию белән Кәрлә хоккей мәйданчыгы уртасында калалар.)

Кәрлә:Шәп булды әле бу!Хоккей командасы уенчылары безне хоккей уйнарга өйрәтәчәк.

Дию:Убырлы безне алдамаган,шәп урын бу!

Кәрлә :Нинди урын соң бу?

Дию:Убырлы да әйтмәде,нинди урын икәнен.

Кәрлә: Үзе кая соң әле ул.Тимераякта шуарга өйрәнәсем килә диде дә.

Дию:Безне бер белмәгән җирдә ташлап китте.

Кәрлә:Валлаһи-билләһи алдаган бу безне.

  Убырлы килеп чыга.

Убырлы :Кайчан булса да,кайда булса да ,кемне дэ булса Убырлы карчыкның алдаганын ишеткәнегез бармы?Үземнең өр яңа Кыш бабай белән Кар кызы бүләк иткән конькиларым белән ант итәм ,минем беркемне дә алдаганым юк!!!(Кәрлә белән Дию конькиларны әйләндереп-әйләнереп карыйлар.)

Убырлы:Мин Сезне Җир шарының иң матур  җиренә алып килдем.

Кәрлә:Аңладым инде ,Убырлы аңладым.Җир шарының иң матур урыны –Татарстанның Актаныш районы икәнен . Аккошлар иле икәнен беләм инде.

Дию:Укымышсыз,надан.Пучы авылы бу!Син Пучы авылы Пучы урта мәктәбе укучылары ясаган катокта.

Кәрлә: Пучы авылы ,Пучы мәктәбе…….нәрсәсе бар инде?

Дию:Пучы мәктәбендә Татарстанның беренче презеденты Шәймиев Минтимер  Шәрип улы укыган.

Кәрлә:ӘӘӘ…. Булдырганнар болар,катокны менә дигән итеп ясаганнар!!!

Дию: Бу мәктәптә спорт ярышларында гел призлы урыннарны алучы укучылар укый,әле алар,беләсең килсә  бию конкурсларында да призлы урыннарны алалар икән,олимпиадаларда районда беренче урыннарны алып ,Республика олимпиадаларында катнашалар ,урыннар алалар ди.

Кәрлә:Нишләп  бик күп халык җыелган соң монда…

Убырлы:Кыш бабай белән Кар кызы да киләчәк икән әле .

Кәрлә:Кыш бабай бүләксез йөрми инде ул…  Миңа да эләгер әле берәр  бүләк.Карагыз  Кыш бабай белән Кар кызы килә!!!

Кыш бабай:Исәнмесез, кадерле кунаклар,кадерле дуслар!!!

Кәрлә:Кыш бабай минем Сиңа бер соравым бар иде…

Убырлы :(Кәрләне бүлдереп)Тыңла син Кәрлә,игътибар белән тыңла.Барсын да белерсең.

Кар кызы:Исәнмесез ,дип Кыш  бабай белән без сезнең барыгызга да исәнлек-саулык телибез!

Кыш бабай: Чөнки сәламәтлектән дә кадерле бер нәрсә дә юк!”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә”-дигән Гиппократ.

Кар кызы:Кеше сәламәт булганда гына чын-чынлап бәхетле була ала.Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, җәмәгать тормышында актив катнаша,  хезмәттән, уеннар, бию, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.Шуңа күрә әлеге тема һәрчак актуаль булып кала.

Кыш бабай:Дәүләтебезнең, җитәкчеләребезнең иң мөһим  бурычларының берсе булып-кешеләрнең сәламәтлекләрен саклау ,ныгыту бурычы тора.Моның өчен бик күп эшләр эшләнә.

Кар кызы:Спорт комплекслары төзелә,спорт мәйданчыклары ачыла,мәктәпләрдә бик күп спорт секцияләре эшли.

Кыш бабай:Менә бүген дә безнең сүзләребезне раслап ,без монда бәйрәмгә җыйналдык.Без бүген Пучы мәктәбенең хоккей мәйданчыгын  кышкы сезонга ачу тантанасында катнашачакбыз!

Кар кызы:Безнең бүгенге кунакларыбыз:

1.Актаныш муниципаль районы_____________________________

2.Пучы урта гомуми белем биръ мәктәбе директоры__________________

3.Пучы җирле үзидарә советы башлыгы___________________-

Кыш бабай:Ә хәзер хоккей мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачу өчен сүзне:

1.Актаныш муниципаль районы_____________________________улына бирәбез!Рәхим итегез!

2.Пучы урта гомуми белем биръ мәктәбе директоры__________________котлау өчен сүз Сезгә бирелә,рәхим итегез!

3.Пучы җирле үзидарә советы башлыгы___________________- улына бирәбез!Рәхим итегез!

4.Мәктәпнең физкультура укытучысы__________________-улының да безгә җиткерер сүзләре бар,рәхим итегез!

Килгән кунаклар ,җитәкчеләр  тасма кисә.

Кыш бабай:Елның теләсә кайсы вакытында да без үз организмыбызны ныгыта алабыз.Миңа калса,кыш моның өчен иң кулай ел фасылы.

Кар кызы:Кышкы урманда чаңгы шуу,таудан чана шуу-үзе бер хозурлык!

Кыш бабай :Безнең укучылар кебек хоккей командалары ярышы үткәрү үзе бер куаныч.

Кәрлә:     Җәен футбол яратсагыз,

                 Кышын хоккей уйнагыз!

                 Хәрәкәтле уеннардан

                 Беркайчан да туймагыз!

Дию:        Чаңгыда да шуыгыз сез,

                   Чабыгыз,узышыгыз,

                  Таза булгач,якты булыр

                  Киләчәк тормышыгыз!

Кыш бабай: Мәйданчыкның бозын катыруда катнашкан барлык кешеләргә(һәр кешенең исем фамилиясе әйтелеп рәхмәт әйтелә) бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!!Хөрмәтле дуслар!!!Сезне барыгызны да Хоккей мәйданчыгының кышкы сезонга ачылуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек саулык телибез!

Кар кызы:Якынлашып килүче Яңа ел белән Сезне!Спортта яңа уңышлар Сезгә!

Кыш бабай:Ә мин кунакларыбызны хоккей турнирында катнашырга чакырам.

Музыка  яңгырый.(“В хоккей играют настоящие мужчины”)

Күңелле балачак

Җәйге лагерьны ачу тантанасы күренеше

Максат.Татар шагыйрьләрнеңәсәрләренә, рус халыкәкиятлә­ренә, татар халык аваз иҗаты­на кызыксыну уяту. Татар шигырьләрен сәнгатьле укырга, әкиятләрне матур итеп сәхнәләштерергәөйрәтү. Балаларның лексикасын баету,

диалогикһәм монологик

сөйләмнәренүстерү. Туган

телгә мәхәббәт, ихтирам

тәрбияләү.

Бәйрәм барышы.

Бәйрәм «Итек- читекләр»җырлы-биюле чыгыш белән башлана.

Бәйрәмне ике укучы алып бара.

Саумы, кояш!Саумы, елга!

Саумысез, урманнарым!

Саумысез, кошлар, чишмәләр,

Авылым урамнары.

Исәнмесез, таулар, кырлар,

Күлләрем, камышларым.

Саумысез,җәнлек, бөҗәкләр,

Дусларым, танышларым.

Хәерле көн, туган ягым!

Яңа көнем, бул изге!

Алып кил җиргә бәрәкәт,

Куандырәле безне.

Исән булыйк һәркайсыбыз,ч

Таң туды, сәламләшик.

Табигатьнеңҗаны бит без,

Бер бөтен булып яшик.

(8.Хәйруллина)

Ришат:Исәнмесез, кадерле укытучылар, укучылар һәм кунаклар. Бәйрәмебезне башлыйбыз!

Салават:Дусларым,әйтегезәле, бәйрәмебезнең исеме ничек?

Залдагы укучылар бергәәйтәләр:-«Күңелле балачак!»

Уянганда елмаеп тор,

Дөнья балкып китәр.

Әниеңә көлеп кара,

Телә хәерле иртә. ‘

Елмай көнгәһәм кояшка,

Көнең күңелле узар.

Кырлар, болыннар да сиңа

Чәчәк, гөлләрен сузар.

(В.Хәйруллина) •

Салават::Чыннан да без бик күңел-

ле яшибез, матур җырларҗырлый­быз, биибез, уйныйбыз

Ришат:Шуңа күрә туган җиребезгә,әни-әтиләргә, укытучыларга

Бергә:Рәхмәтәйтәбез.

«Әпипә» татар халык җыры.

Әпипәнең көе ишетелә.

Ришат:Нинди матур таныш көй!

Салават::Бу бит «Әпипә«җыры.

Җырлы- биюле чыгыш.

Салават:Алсу, син бу биючеләрне беләсеңме?

Ришат:Әйе, бу минем дусларым. Әйдә алар белән бергә уйныйбыз.

Салават:яхшы.

Татар халык аваз иҗаты.

«Җиләкҗыям, как коям»

Дусларым, кая барасыз?

Кара урманга барабыз.

Кара урманда нишлисез?

Кураҗиләкҗыябыз.

Җиләк белән нишлисез?

Җиләктән как коябыз.

Аю, бүре чыкса нишлисез?

Урман буйлап чабабыз.

Җиләкҗыям , как коям

Дәүәнигә бүләккә,

Мондаҗиләк күп икән,

Аю, бүре юк икән.

Бүре:Уууу, хәзер тотам, кабып йотам.

Бүре балаларны куа башлый һәм бер кызны тотып ала.

Бүре:Мин сине ашыйм!

Кыз:Юк ашама, мин сиңаәкият сөйлим.

Бүре:Ярар, сөйлә. _

Рус халык әкияте «Йомры күмәч». Сәхнәләштерү.

Яшәгәннәр ди бер әби белән ба­бай. Бабайәбигәәйткән:

Әби, күмәч пешер әле!

Әби:Нәрсәдән? Он да юк, бодай да юк.

Бабай:Карчыгым, абзарыңнан ях-шлап эзләп карале, бәләкәй күмәчлек бардыр?

Әби:Ярар, картым карармын.

Әби кечкенә генә күмәч пешергән дә, тәрәзә төбенә куйган. Күмәч тор­ган, торган да, тәгәрәп киткән.

Әзме күп­ме бара тор­гач урманга ки­леп кергән. Юлда Куянны очраткан

Куян:Әй, күмәч, мин сине ашыйм!

Күмәч:Куян, син мине ашама, мин сиңаҗырҗырлыйм

Мин Күмәч, йомры Күмәч

Әбидән дә качтым мин,

Бабайдан да качтым мин,

Синнән дә качам!

Куяннан качып, алга таба киткән.

Урман сукмагында ач Бүрене оч­раткан.

Бүре:Күмәч,әй Күмәч, минем ашыйсым килә.Әйдә мин сине ашыйм!

Күмәч:Юк, юк Бүре абзыкай, син мине ашама! Мин тәмсез, тоссыз… Әйдә мин сиңаҗырлыйм, сүзләрен дәүзем яздым…

Бүре:Җырла, Күмәч!

Мин Күмәч, йомры Күмәч

Әбидән дә качтым мин,

Бабайдан да качтым мин,

Синнән дә качам!

Бүре кычкырып көлә башлаган, ә Күмәч ул вакытта инде еракка киткән.

Кураҗиләге төбендә Аю утыра икән.

Аю:Әй Күмәч, матур Күмәч, мин сине ашыйм!

Күмәч:Кайда сиңа, кыйшык аяк мине тотарга. Әйдә мин сиңаҗыр гына җырлыйм.

Аю:Җырла.

Җырлый-җырлый юлын дәвам ит­кән. Шул вакытта Күмәчнең каршы-сына Төлке килеп чыккан.Үзе матур, койрыгы йомшак, нечкә тавышы белән Күмәчкәәйткән:

— Нинди матур, Күмәч1

Күмәч:Әйе, мин матур!

Төлке:Нинди гүзәл, хуш исле…

Күмәч:Әйе, мин гүзәл. Мин тәмле! Югары сорттан! Мин җырлый да бии дә беләм…

Төлке:Я,җырла.

Күмәч:Мин Күмәч, йомры Күмәч

Әбидән дә качтым мин,

Бабайдан да качтым мин,

Синнән дә качам!

Төлке:Нинди матур җыр!Күмәч, тагын җырлаәле миңа.

Күмәч:Мин Күмәч, йомры Күмәч

Әбидән дә качтым мин,

Бабайдан да качтым мин,

Синнән дә качам!

Төлке күмәчне куа башлый

-Ай-яй-яй, коткарыгыз, коткары­гыз…

Акылсызкешеләрменәшундыйхәлләргәочраргамөмкин

Шуныңбеләнәкияттәмам.

Ришат: Кояшлы ил- безнең ил

Күгеаныңгелаяз

_ Салават:: Кыш китерсә Кыш бабай

Чәчәк алып килә яз.

Балалар «Кояшлы ил» җырынҗырлыйлар.

Әбием догалар укый,

Еллар булсын имин, дип. Кешеләр тату яшәсен, Тыныч булсын илем, дип. Догалар безнеөйрәтә Дөньяны яратырга. Яхшылыкка шатланырга, Сагышны таратырга.

(В. Казыйханов)

Ришат: Кадерле, кунакларыбыз! Матур яшәгез! Дус яшәгез! Күңелле

яшәгез! Йор­тларыгызга иминлек, ис­әнлек- саулык телибез.

Салават: Сау булыгыз.

1 а.б. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

ьәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәкһәммәбезгә дә!

2а.б.Баркүңеллелекҗиһанда

Барҗирдә бер ямь бүген.

Нәрсәдәнбу?Минбеләм:

Бәйрәмбүген!Бәйрәмбүген!

Җыр: «Әссәламегаләйкем«.

1а.б.Бездәбүгензуркуаныч

Балачакныңбәйрәме.

Безнең белән шатланырга

Чакырабызһәркемне.

1 а.б. Дөнья матур, дөнья киң шул

Бик күңелле балачак.

Бу көннәрнең куанычы

Гел хәтердә калачак.

2 а.б. Бергәүскән дус — ишләрне

Онытмамын беркайчан.

Тагын бер уйнап алырбыз

Эх, балачакка кайтсак!

Күмәкҗыр«Без бәхетле, шат балалар”

Соңыннан концерт номерлары: җырлар, биюләр, уеннар белән дәвам итә.

Спасибо! Ваш файл добавлен!
После проверки он будет опубликован в выбранном Вами разделе на странице
http://videouroki.net/filecom.php?fileid=98671773
Не загружайте работу повторно — это не ускорит её публикацию

Спасибо за материал! Он будет проверен администратором и опубликован на сайте в ближайшее время! Номер Вашего материала:

23902122713

Вы всегда сможете найти его, введя этот номер в поиске. Также, номер Вам понадобится в случае необходимости получения свидетельства о публикации, поэтому сохраните его!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/26858-kelle-balachak-jge-lagerny-achu-tantanasy

Мөслим муниципаль районы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Спорт корылмаларын ачу тантанасы”

Педагог-оештыручы: Мәүлиева Гөлшан Факил кызы.

2015 ел

Мөслим мәктәбенең спорт корылмаларын ачу тантанасы

Музыка

1.а.баручы: Хәерле көн, хәрмәтле кунаклар, балалар! Исәнмесез!

2.а.б

Күңелләр көр,йөрәк шатлана.

Хәерле көн,җитәкчеләр,

Алтын куллы төзүчеләр,

Бәйрәмгә килүчеләр.

1ал.б. Без бүген Мөслим урта мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачу тантанасына җыелдык.

2ал.б. Рөхсәт итегез сезне шушы уңайдан барыгызны да котларга.

1ал.б. “Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә” дигән Гиппократ.

2ал.б. Әйе, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Шуңа күрә әлеге тема һәрчак актуаль булып кала.

1ал.б. Күптән   көтелгән  бу вакыйга  без    бик  шат. Бик  зур  рәхмәт шушы программаны кабул иткән республика җитәкчеләренә,    хөкүмәтебезгә.  Балаларыбыз мәйданчыкта үзләрен  физик  яктан ныгыта  алачаклар.

2ал.б.

Бу шатлыклы вакыйганы,мөгаен,балалардан да түземсезләнеп көткән кеше юктыр.Йөзләреннән бәхет очкыннары сибелә.Әйтер сүзләре дә бик күп.

(Суз балаларга бирелә)

Айсылу

1 бала

Мөслимебез чәчәк ата,

Мөслимебез яшәрә.

Өлкәннәр шатлык кичерә,

Горурлык ул яшьләргә.

Регина

2 бала

Ел саен яңара мәктәп,

Булмый кайчак танып та.

Кунаклар кайткан вакытта

Куябыз мактанып та.

Шамил

3 бала

Спорт – яшәү рәвеше,

Спортсыз булмый торып.

Бер җәй эчендә өлкәннәр

Ниләр куймады корып.

Айназ

4 бала

Яшел келәмле мәйданнар

Чакырып тора безне.

Спорт уңышлары белән

Куандырырбыз сезне.

Фэнзил

5 бала

Монда без ял да итәбез,

Футболын да тибәбез.

Мәктәбебезне яратып

Һәм сагынып киләбез.

Регина

6 бала

Рәхмәтләрнең иң зурысы-

Билгеле, Илбашына.

Рөстәм абый, без җаваплы

Бүген сезнең каршыда.

Аделина

7 бала

Сезгә булган ихтирамны

Без- балалардан күрерсез.

Безне үрнәк итеп куеп,

Әле мактап йөрерсез.

Алсу

8 бала

Без беләбез: һәр эштә дә

Сезнең җиңеп чыгасын.

Рәхмәтебез булып, Сезгә

Кыңгыраулар чыңласын!..

Айназ

9 бала

Без тоябыз: Сез булганда,

Мөслим тагын үсәчәк.

Сезнең тарафтан безгә

Җылы җилләр исәчәк.

Айсылу

10 бала

Барыгызга рәхмәтлебез,

Исән – имин булыгыз.

Безгә шулай – балаларга

Гел игелек кылыгыз!

1ал.б. Ә хәзер, спорт мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачу өчен сүзне:

Мөслим муниципаль районы башлыгы _______________________________ бирәбез. Рәхим итегез! Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры ___________________________котлау өчен сүз сезгә бирелә, рәхим итегез!Мәктәпнең физкультура укытучысы ___________________________________да безгә җиткерер сүзләре бар, рәхим итегез!

Килгән кунаклар, җитәкчеләр тасма кисәләр.

2ал.б. Ә хәзер мәйданчыкка рәхим итегез! (Алып баручылар,балалар тезелешеп басалар)

1ал.б. Спорт мәйданчыгына мәктәбебезнең иң өлгер, җитез егетләрен футбол уйнарга чакырабыз.

18.08.2016

Ижауда Үзәк мәчет ачылды

Мәчет ачу тантанасын Фаиз хәзрәт Коръәни–кәримне укып башлап җибәрде. Бәйрәмнең кунагы Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең тәбрикләүдән башланган тирән эчтәлекле вәгазен һәркем йотлыгып тыңлады. Ул: “Газиз кардәшләрем! Чын күңелдән зур бәйрәм — мәчет ачылу тантанасы белән котлыйм. Удмуртия башкаласы Ижауда мәчет төзүдә хезмәтләре белән дә, кылган гамәлләре белән ярдәм итүчеләргә әҗер савапларын күрергә насыйп булсын. Илләребезгә тынычлык, түрәләребезгә гаделлек һәм юмартлык, илебездәге халыкларга бердәмлек, татулык һәм тынычлык, балаларыбызга-оныкларыбызга тәүфыйк биреп, хак юлда булып, кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп әйләсә иде”.
Мәчет урнашкан К.Маркс урамында төрле милләт вәкилләренең гыйбадәт йортлары урнашкан. Инде хәзер мәчетебез балкып, нур сибеп утыра. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: “Ижау һәм Удмуртия митрополиты Викторин белән дә сөйләштек. Ул: “Бу урамны “Соборная” дип атаганда дөресрәк булыр иде”, — диде. Ә нигә бу хакта уйлап карамаска?
Мәчетләргә төрле чорда төрлечә караш булды. Булган мәчетләрне җимерделәр. 1980 елда 94 мәчет калды. Мәчетләрне җимереп, коммунизм төземәкче булдылар. Бүгенге көндә Үзәк Диния нәзарәтендә 7500 мең мәчет исәпләнелә. Бездә җәннәт, чөнки мәчет – җәннәтнең өй алдысы ул. Без мәңгелеккә килмәгән. Мәчетләребез балаларыбызга, онык-ларыбызга калачак. Һәр милләт халкы өчен Аллаһы Тәгалә бар һәм бер. Ватаныбыз да бер. Кыямәт көнен кайчан икәнен беркем белми. Җир йөзендә бер генә Аллаһы Тәгалә барлыгына инанган кеше булса, кыямәт булмас”.
Нәгыйм Каюмов мәчетне төзүдә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтләрен белдерде. Мәчет төзелү тарихы белән таныштырды. Зур экраннан һәр ел саен ниләр эшләнгәнлеге турында сөйләп-күрсәтелеп барылды. Шәһәр хакимияте карары белән, мөселманнарга үзәктәге мәчеткә йөрү ансат булсын дип, трамвай тукталышы Үзәк мәчет каршына күчерелүен, ә тукталышның исеме “Үзәк мәчет” дип атала башлавы турында сөйләде. Мәчеттә Ислам дине нигезләрен өйрәнү курслары, хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар төркемнәре эшләячәге турында хәбәр итте.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазендә вакытның кадерен белеп яшәргә чакырды, мәчетләр кешеләрнең рухи чистарынуында зур урын алып торуын искәртте, мөселманнарны гыйбадәт кылырга өндәде.
Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт мәчет төзелешенә 1 млн ярдәм күрсәткән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау хатын укыды. Шәһәр башлыгы Юрий Тюрин тәбрикләүләрен җиткергәннән соң, әле мәчет янын тәртипкә китергәнче, күп эшләр башкарырга кирәклеген әйтеп, бергә-бергә эшләргә вәгъдә итте. Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин истәлекле көн уңаеннан бүләк тапшырды. Тантанадан соң мәчеттә җәмәгать намазы укылды һәм рес-публикабызга, халкыбызга Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды. Тантанада иман йортын сафка бастыруда күп тырышлык куйган Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт, мөфтинең беренче ярдәмчесе Нәфис Ихсанов һәм төзелешне башыннан алып азагына кадәр әйдәп барган, бүген Үзәк мәчетнең имам хатыйбы Нәгыйм Каюмовка «Бердәмлек» медале тапшырылды. Шулай ук тантанада башка бүләкләр дә күп булды.
Шәһәребез уртасында балкып утырган Үзәк мәчетебез бар җиргә нур сибеп, моңлы азан тавышын яңгыратып, халык күңеленә иман нуры иңдерсә иде. Бу мәчет яныннан тыныч күңел белән үтеп китеп булмый. Әлеге мәһабәт мәчет күңелдә соклану белән беррәттән, горурлык хисе дә уята. Аллаһыга шөкер, шәһәребездә 3 мәчет эшләп килә, аларда азан тавышлары бер дә тынмасын.

Халык фикере
Мәчет ачу тантанасында катнашучылар Үзәк мәчет милләттәшләребезгә дини белем бирүдә, үсеп килүче буынны иманлы итеп тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертер дигән өмет белән таралдылар.
Рәкыя Сәйфуллина (Ижау): “Мин мәчет буласы урынга казык какканда әле кызлар кебек идем. Пенсиягә чыккач, авырый башладым. Дин юлына баскач, бөтен авыруларым бетте. Төзелеш вакытында өйдә коймак, бәрәңгеләр пешереп алып килеп, эшчеләрне ашата идек. Кирәк булса, кулга көрәк тә алдык. Казырга да, буярга да булыштык. Булдыра алганча ярдәм итәргә тырыштык, көчебезне жәлләмәдек. Шушы мәчетне күрергә ашкындык. Төзелеш озакка сузылды. Бу тарихи көнне күрермен дип уйламаган идем. Ходай насыйп иткәч, бу көнне дә күрү бәхетенә ирештем”.
Саимә һәм Габденур хәзрәт Шакировлар (Барҗы-Умга): «Бик мәһабәт, матур мәчет булган. Нәрсәседер белән Кол Шәрифкә дә охшап тора. Милләттәшләр йөрсен иде мәчеткә, мәчет — җәннәт капкасы. Металлург, Төзүчеләр бистәләрендә яшәүче милләттәшләрем дә бирегә йөрерләр. Үзәктә булуы белән бар яктан да уңайлы бит. Җомгада гына түгел, һәрчак мөселманнар белән тулып торсын».
Дания һәм Әдип хәзрәт Гыйльфановлар (Кама поселогы): “Күңел сөенә, шатлана бу мәчет ачылуга. Шушы зур мәчет буш тормасын, олысы-кечесе иманга килсен. Үзебездә дә зур мәчет салына. Халык өзелмәсен иде иман йортларыннан”.
Гайсә Талипов (Ижау): “Авыр һәм зур тырышлыклар белән җиңеп чыгып, ниһаять, шушы мәчет ачылуны күрер көн килеп җитте. Барлык татар халкы исеменнән Нәгыйм Баян улына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Удмуртия ТИҮнең элекке президенты Фнүн Мирзаянов (ул быел гыйнвар аенда вафат булды. Урыны оҗмахта булсын) белән кулга-кул тотынышып эшләдек. Шунлыктан аларның ничек тырышып эшләгәнлекләрен бик яхшы беләм”.
Халидә Вафина (Ижау): “Әнисә Хуҗагалиевада 7 ел укыйм. Менә узган ел бирегә йөреп укыдым. Аллаһы боерса, алдагы көннәрдә укуны дәвам итәрмен. Мәчетнең матурлыгына хәйран калдым. Ишекләре бервакытта да ябылып тормасын иде”.
Фаиз хәзрәт Әхмәтов (Тоймабаш авылы): “Авылыбыз кечкенә булса да, җомгага 8-10 кеше йөри. Әлеге мәчет төзелеше озак елларга сузылды. Бу вакыт эчендә беренче казык каккан Габдулла хәзрәт һәм төзелешне башлап, аны әйдәп йөрүче Фнүн Мирзаянов инде мәрхүмнәр. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мәчет төзелеп бетте. Шәһәр үзәгендә мәчет ачылу — мөселманнарга дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңай шартлар тагын да артты дигән сүз”.
Рәшит Ситдыйков (Ижау): ”Мәчетебез матурлыгын югалтмасын, һәрчак ишекләре ачык булсын. Гыйбадәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен, көтелмәгән җирдән куәтләр бирсен, матур тормышыбыз дәвамын күрергә насыйп булсын!”
Әнисә Хуҗагалиева (Ижау): “Фаиз хәзрәт “Әлхәм”не укыганда, күзләрдән яшьләр килде. Бик сөенечле көн бүген. Шатлыгым эчемә сыймый. 13 ел көттек бит, эшләдек тә. Дин дәресләрен биредә шимбә көннәрендә алып барачакмын”.

Гөлнара Вәлиева.

Җәмгыять

Шәпкәдә мәчет ачылды

Шимбә көне,27 сентябрьдә, Шәпкә авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды.
«Мәчетле авыл, «мин монда» дигәндәй, ерактан ук күренеп тора, мәчет манарасы маяк сыман сиңа юл күрсәтә, мәчетле авыл яныннан үтеп китүе җанга тынычлык бирә». Бу безнең күренекле якташыбыз язучы-драматург Туфан Миңнуллин сүзләре. Ул аларны «Кылган гамәлең нинди?» дигән мәкаләсендә язып…

Шәпкәдә мәчет ачылды

Шимбә көне,27 сентябрьдә, Шәпкә авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды.

«Мәчетле авыл, «мин монда» дигәндәй, ерактан ук күренеп тора, мәчет манарасы маяк сыман сиңа юл күрсәтә, мәчетле авыл яныннан үтеп китүе җанга тынычлык бирә». Бу безнең күренекле якташыбыз язучы-драматург Туфан Миңнуллин сүзләре. Ул аларны «Кылган гамәлең нинди?» дигән мәкаләсендә язып калдырган. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән районыбызда яңа мәчетләр ачыла тора. «Авылыбызда мәчет юк иде. Ә авылны мәчетле итү хыялы кешеләребезнең күңелләрендә күптән сакланып килде. Заманында мәчет бинасын мәктәп иткәннәр иде. Менә шул бинаны сүтеп, иске мәчет нигезенә яңасын салырга уйлаштык «Өмә белән декабрьдә иске бинаны сүттек», дип сүзен башлады изге эшне башлап йөргән Равия Гомәрова. Эшләрне башлап җибәрү өчен, әлбәттә, акча кирәк. Равия шушы ук авыл егете тракторчы Линар Шәйхетдинов белән авылдашларына мөрәҗәгать итә. Алар башта һәр йорттан 2000 сум акча җыялар. Беркем дә каршы килми, мәчет салу турындагы хәбәр тиз тарала, читтә яшәүче шәпкәлеләр дә үз өлешләрен кертергә ашыгалар. Акча җыелгач, Шәпкә авылында туып-үскән Мәсгуть Шәрәфетдинов үзенең шәхси КамАЗында Линар Шәйхетдинов һәм Шамил Гомәров белән берлектә Мари Эльдан бура алып кайталар. «Агымдагы елның 21 маенда осталар яллап, төзелеш эшенә керештек, 21 июльдә ике ай эчендә Иман йортыбыз калкып чыкты. Беренче тапкыр мәчеттә Ураза гаете укылды, авылыбызга нур бөркелде. Мәчетне торгызу җиңел генә булды, дисәм, бер дә дөрес булмас. Әмма бу изге эшне күтәреп алучылар күп иде. Хәзер Казанда яшәүче авылыбыз кызы Зөлфия Гомәрова киңәшләре белән дә, акчалата да ярдәм итте. Районыбызның мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин түбәне ябу өчен калай белән булышты. «Кама Тамагы» АХП директоры Айрат Нугаев 50 мең сум акча бирде. Авыл җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев авыл халкыннан акча җыюда башлап йөрде. Мәчетебез төзелеп бетеп, ачылуына сәбәпчеләр арасында мөселман кардәшләребез Казанның ООО «А -Элит- Групп» фирмасында эшләүче Илнур Кильмаков, Дамир Газизов, Рөстәм Әхтәриев бар. Алар 150 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Мәчетне рәшәткә белән әйләндереп алуда районыбыз башлыгы Зөфәр Гарәфиев булышты. Башлап җибәргәндә үзенең киңәшләрен биргән, саваплы эшкә тотынырга өндәгән Казан яшәүче Газинур хәзрәт Кильмаковка һәмүз өлешен керткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. «Кечкенә генә булса да, мәчетебез бөтен авылга нур сибеп тора. Иман йортыбыз буш тормасын иде, гыйбадәтләр кылынсын, динебез юлында йөрүчеләр артсын. Мәчет салынуга Равия һәм Шамил Гомәровлар, Линар Шәйхетдинов, Зөлфия Минһаҗева зур өлеш кертте. Авыл халкы аларга рәхмәтле. Казаннан Рузалия Йонысова 10 мең сум акчасын җибәрде. Ярдәм кулы сузучыларның барысын да санап бетереп булмый. Мәчетебез халык мәчете дисәк, бер дә ялгышмабыз,- дип үз фикере белән уртаклашты пенсионер Наҗия Гайнетдинова. «Күптәннән көтелгән мәчетебез ачылды. Көнозын күтәренке кәеф белән йөрдек. Мәчет тутырып өйлә намазын укырга насыйп булды. Азан тавышын авылдашларым күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңлады. Мәчеттә Коръән китаплары, тәфсирләре, намазга өйрәнү, вәгазь китаплары- 100гә якын басма тупланды. Авылыбызда намаз укучылар бар. Иншә Алла, гыйбадәт йортыбыз булгач, аларның саны тагын да артыр»- диде югары дини белем алган, әлеге авылда туып-үскән Кама Тамагы мәчете имамы Раил Сабитов. Шимбә көне мәчет ачылышына күп кеше җыелды. Тирә-юнь авыллардан килүчеләр дә байтак иде. Әлеге вакыйга белән шәпкәлеләрне МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин, районыбыз мөхтасибе Галимулла хәзрә Яруллин котлады. Азан тавышы күп еллардан соң кабат шәпкәлеләрне намазга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • М?хтар ??рманалин сценарий
  • М?уліт мерекесіне арнал?ан сценарий
  • М?уліт мерекесі сценарий
  • М?уліт кеші сценарий
  • М?селе ба?дарламасы сценарий