Нэуруз бэйрэме сценарий татарча балалар бакчасында урамда

 “Нәүрүз – язгы бәйрәм”Составили: Шамсутдинова Сирина Абдулловна, Рахимова Лилия Фанисовна

Сценарий праздника для средней группы “Навруз- весенний праздник” (на татарском языке)

“Нәүрүз – язгы бәйрәм”

Максат: Балаларны татар халкынын милли бэйрэмнэре хэм культуралары белэн таныштыру. Балаларда бэйрэмгэ карата унай тэсирлэр калдыру. Татар халкынын милли уеннары хэм бию элементлары белэн таныштыру.

(Балалар залга керэләр, ярым тугэрэк ясап басалар)

Бала 1: Елгада бозлар кузгалды..

Елмая, колә кояш.

Урамнар буйлап атлый,

Ямьле хәм күнелле яз.

Бала 2: Эй яз-матур, яз-матур,

Хуш киләсен, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Куптэн коттек без сине.

Бала 3: Кояшлы коннэре белэн

Ямьле яз килеп житте.

Бу жырны безгэ бэйрэмгэ

Ямьле яз булэк итте.

(Балалар “Яз җыры”н башкаралар. Утыралар урындыкларга).

Бала: Эй дускайлар, дускайлар,

Житте ич Нэуруз айлар.

Эшегезне ташлагыз,

Бэйрэмгэ ашыгыгыз!

Алып баручы 1: Исэнмесез, кунаклар! Менэ коткэн бэйрэмебез дә килеп житте. Нэуруз бэйрэме башлана!

Алып баручы 2: Балалар, э сез Нэуруз бэйрэме турында белэсезме? Ул нинди бэйрэм?

Балалар: Нэуруз – ул язгы бэйрэм. Элеккечэ- Яна ел бэйрэме.

Алып баручы 1: Эйе, балалар, март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яна елнын беренче ае булып йоргән. Нэуруз – язны каршылап, язгы чэчу эшләре алдыннан уткэрелэ торган халык бэйрэме ул. Нэуруз – ул игелек, дуслык бэйрэме. Ул тынычлыкка, матурлыкка ондәуче бэйрэм.

Алып баручы 2: Нэуруз бэйрэме котлы булсын,

                        Эче тулы нур булсын!

                        Нэуруз коен кем койлэсэ,

                        Ул дэртле һәм бай булсын!

Алып баручы! Менэ жыелып та беттек. Бэйрэмне башларга вакыт, минемчэ.

Бала 1: Яз килэ, яз килэ

        Кояш нурларын сибэ.

        Тып-тып итеп тамчы тама,

        Инде кар эреп бетэ.

Бала 2: Яз килэ, яз килэ,

Сыерчыклар килэ.

Горлэшеп, сайрашып

Жырчы кошлар килэ.

Бала 3: Эй, дусларым, килегез,

Кунел ачу конебез.

Жырлый-жырлый биик эле,

Сез кул чабып торыгыз.

(Татар халык биюе “Эпипэ”)

Алып баручы 1: Хуш килэсез, гузэл Нэуруз,

Язгы яна елыбыз.

Яна елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

Алып баручы 2: Борын-борын заманнан,

Болгар белэн Казаннан,

Жаек белэн иделдэн

Бу бэйрэм безгэ килгэн,

Нэуруз мобэрэк булсын!

Балалар (барысы бергә): Нэурузбикэ! Нэурузбикэ!

(Бер кулына чэчэклэр салынган кэржин , икенче кулында зонтик тоткан Нэуруз керэ)

 Нэуруз.         Мин ерактан килдем сезгэ язлар иленнэн,

Урман аланынын ал чэчэклэр ускэн жиреннэн.

Зэнгэр болытлы, Лэйсэн янгырлары белэн

Килдем  язгы сулар кебек ашкынып.

Исэнмесез, кунаклар! Исэнмесез, балалар!

Балалар һәм алып баручы: Исэнмесез, Яз кызы – Нэурузбикә!. Сине бик көттек!

Нэуруз: Белэм-белэм! Сез мине бик яратасыз! Салкын кыштан сон мин жылы коннэр, йогерек сулар, Лэйсэн янгырлары, умырзая чэчэклэре алып килдем!

Алып баручы 1: Хуш килэсен, Нэуруз, турдэн уз! Жылы Лэйсэн янгырлардан сон жир йозе яшэреп, шау чэчэккэ торенер.

Нэуруз: Эйдэгез, кызлар, чэчэклэр белэн биеп алыйк эле.

Бию “Умырзая” (чэчэклэр белэн)

Нэуруз: Балалар, э хэзер, эйдэгез, бергэлэп уйнап алыйк.

“Там, там, тамчы там” уены (татар халык кое хәм сузлэре)

Уенчылар, пар-пар булып, кулга-кул тотынышып бер-бер артлы басалар. Алар бергэлэп тубэндэге жырларны жырлыйлар хәм бию хэрэкэтлэре ясыйлар:

Там, там, тамчы там,                     алга баралар

Тамганынны яратам        артка таба чигэлэр

Тамган тамчыларга карап,           кара-каршы басып кул чабалар

Мин жырларга яратам

Без уйныйбыз, уйныйбыз,                        тугэрэк ясап эйлэнэлэр

Якты коннэн туймыйбыз.

Кулны –кулга чаба-чаба,                кул чабалар

Колэбез дэ жырлыйбыз


(Уеннан сон балалар урындыкларга утыралар)

Алып баручы 1: Яз нурлары- комеш нурлар

Сибелсен жиргэ.

Яз шатлыгы, яз бэхете,

Телибез сезгэ

Алып баручы 2: Язлар, җэйлэр имин килсен,

Кук йозе аяз булсын.

Барчабызга сэламэтлек,

Бэхетләр алып килсен!

(Балалар музыка астында чыгып китэлэр)

Кулланылган эдэбият:

  1. Г.З. Гэрэфиева “Сомбелэне кем белэ?”- Казан. “Хэтер нэшрияты, 2003.-191б.
  2. К.В. Закирова, Л.Р. Мортазина “Балачак-уйнап-колеп усэр чак”. –Казан. Редакционно-издательский центр. 2012.-192б.
  3. Ф.Ю.Юсупов, З.Ф. Камалова “Голбакча”.- Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

«Кыш озату » бэйрэме

Бар тирэ-як горлэп тора

Урам клуб аллары

Эллэ инде авылыбызда

Горли сабантуйлары.

Алай дисэн умырзая

Йокыга талган эле

Арба тугел чаналарнын

Якты эз салган мэле

Хэерле кон хормэтле авылдашлар килгэн кунаклар!Буген бездэ бэйрэм кышны озату-язны каршылау Нэуруз бэйрэме!Буген бездэ зур тантана

Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылпа, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер – берсенә кунакка йөриләр, бер – берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыөлар, бииләр, рәхәтләнеп күнең ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы – нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын! Без сезне күңел ачарга чакырабыз.

 Әй, дуслар, килегез

Күнел ачу көнебез

Татарча матур итеп

Җырлый – җырлый биибез

«Күмәк татар биюе»

Э хэзер уеннарга рэхим итегез буслар.

Уеннар:

— Капчык киеп йөгерү;

— Аркан тартышу;

— Күкәй белән йөгерү.

-балык каптыру

-эйбер кису

-Чангы белэн ярыш

-гер кутэру

-кар эченнэн йогеру

Жырлы-биюле уен «Челтэр элдем читэнгэ».

Малайлар. Челтэр элдем читэнгэ,
Жилфер-жилфер итэргэ;
Без килмэдек буш китэргэ,
Килдек алып китэргэ. 

Кызлар, чаршау артыннан чыгып, каршы якка тезелэлэр hэм уенга катнашалар. 

Кызлар. Алын алырсыз микэн,
Голен алырсыз микэн?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз микэн?
Малайлар. Алларын да алырбыз,
Голлэрен дэ алырбыз,
Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Бергэ. Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Алып баручы. Балалар,
Нэуруз килсэ генэ яз була бит.
Эйдэгез, яз гузэле
Нэурузбикэне чакырабыз.
Балалар. Кил, Нэуруз, кил тизрэк!
Кыз. Нэуруз килэ яшэреп,
Яшэреп тэ теш ярып.
Дуслар, безне кетэмсез,
Табак-савыт бирэмсез?
Малай. Нэурузгэ табак кирэк,
Табакка кабак кирэк.
Май, кукэй, калак кирэк,
Майланган коймак кирэк.

Шау-гор килеп, Нэуруз, чэчэклэр керэ. Нэуруз яшел киемнэн. 

Нэурузбикэ. Эссэламегалэйкем, кадерле дусларым!
Агымсулар кичтек без,
Сезгэ килеп життек без,
Нэуруз эйтеп уттек без,
Нэуруз мобарэк булсын!
Бергэ. Хуш килэсен! Турдэн уз, Нэуруз!
Нэурузбикэ. Гайбэт бетсен телегездэ,
Орыш бетсен илегездэ,
Ачу китсен йозегездэн —
Шулай икэн, килэм сезгэ!
Бергэ. Амин!
Нэурузбикэ. Бурычларны кичерегез,
Дошманнарга кул сузыгыз,
Шунын белэн мэрхэмэткэ,
Йорэгемэ юл сызыгыз!
Шулай икэн, килэм сезгэ!
Бергэ. Нэуруз килде, яз килде!
Нэуруз, мобарэкбад!

Нэурузбикэгэ солге белэн ипи-тоз тапшырыла.

Нэурузбикэ (балаларга кучтэнэчлэр олэшэ).
Игеннэрегез мул булсын,
Тормышыгыз ямьлэнсен,
Сэламэт булыгыз!
Балалар. Амин, шулай булсын!
Нэурузбикэ. Котлап сэлам бирдегез,
Мине котеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз.
Инде мине тынлагыз —
Уйнагыз да колегез,
Биегез дэ жырлагыз.

Кызлар, кызлар, тынлагыз,
Нэуруз житте, уйнагыз.
Каз, кукэй, коймак, май
Эзерлэек без, давай.

Эйдэгез, эйдэгез,
Коймак пешерик!
Ботка пешерик!

«Коймаклар» уен — жыры уйнала.
Балалар, кулга-кул тотынышып, тугэрэк ясыйлар,
Нэурузбикэ уртада.

Буген Нэуруз бэйрэменэ
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларнын килуенэ
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасан,
Менэ шулай купергэн,
Менэ шулай жэелгэн,
Менэ шулай кысылган.
Коймагынны майлап ал,
Телэгэненне сайлап ал

Нэуруз, Нэуруз,
Нэуруз, хужалар,
Котлы, мобарэк булсын!
Тормыш тугэрэк булсын!
Уен-жыр горлэп торсын!

Уен-жыр, бию, такмаклар давам итэ. Ана ата-аналар, килгэн кунаклар да кушыла.

Зэнгэр куктэ концерт бирэ
Тургайлар — жырчы кошлар.
Тургайлар жырына кушылып,
Ямьле яз килуе белэн
Котлыйбыз сезне, дуслар!

(чучела яндыру телэклэр телэу)

Хормэтле дуслар! Бэйрэм тамашасы ахырына
якынлашты. Эллэ нинди авыр елларда да уз йозен югалтмыйча, энэ шу
лай шат кунелле, сау рухлы булып калган ул безнен халык. Монын
очен мен рэхмэт ана. Мэнге шулай зирэк акыллы булсын, имин яшэсен!

Бугенгенен гузэл мизгеллэре
Кунеллэрдэ калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
Очрашырга язсын жыелып.
Хушлашмыйк без, дуслар,
Бары саубуллашыйк. 

Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Бәйрәм белән сезне матур кызлар, малайлар һәм хөрмәтле кунаклар. Исәнлек – салык, зур уңышлар сезгә.

Сценарий праздника Нәүрүз мөбәрәк булсын! - Здравствуй, Навруз!Тубинфицияе балалар булган төрле катнаш төрдәге 61 нче балалар бакчасы мәктәпкәчә мәгариф муниципаль учречждениесе

НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН! ЗДРАВСТВУЙ, НАВРУЗ!

Төзеде: татар һәм рус теле тәрбиячесе Зиннатуллина Сания Вакиф кызы  Түбән Кама шәһәре 2014ел.

Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру.
Бурычлар:
—    “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,
—    фольклор запасларын арттыру,
—    ихтиярларын барлыкка китерү,
—    сәләтләрен ачу,үстерү
—    туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
—   
Залның бизәлеше: Стенаның урта өлешендә Нәүрүз рәсеме. Як – якларында агач рәсемнәре. Умырзая  чәчәкләре рәсемнәре. Залның уң як өлешендә урман сурәт -ләнгән. Урманның бер өлешендә өй атрибуты урнаштырылган .Л.Батыр-Болгар

Скачать полный конспект

музыкасы “Кайт карлыгач”-көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк булып басалар.
Алып баручы: — Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле хезмәттәшләр! Без бүген
Язны — Нәүрүзбикәне каршыларга җыелдык.
1 — бала:
Яз килә,яз килә.
Кояш нурларын сибә.
Тып –тып итеп тамчы тама
Инде кар эреп бетә.
2 — бала:
Тамчылар бии тып  та тып,
Тамчылар сикерәләр
Аларны булмый туктатып,
Алар яз китерәләр.
3 — бала:
Кил син, язым,тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Җырлар җырлап сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәбез!
4 — бала:
Ашыгабыз сине тизрәк күрергә
Яшь үләннән ялан тәпи йөрергә.
Кил син тизрәк,бөтен дөнья уянсын
Сайрар кошлар, күбәләкләр куансын!
5 — бала:
Бөре чуклары белән,
Сыерчыклары белән,
Яз килә, яз килә.
Яз ишекләрдән керә,
Яз тәрәзәдән көлә.
Кар суында йөгерә.
6 — бала:
Яз ләйсән булып ява,
Яз күкри – тетри һава,
Яз кошлар белән кайта,
Язны һәркем ярата.

7- бала:
Яз килде, яз килде.
Үрдәк белән каз килде.
Былбылдан аваз килде —
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Балалар “Тамчы тама”(Татар халык көе һәм сүзләре)җырын җырлыйлар.
Тамчы тама, тамчы тама,
Тамчы тама түгелме?
Тамчы тамгач матур язлар
Килеп җитә түгелме?…
(балалар урындыкларга утыралар, игътибарларын үзәк стена- дагы Нәүрүз рәсемнә юнәлтеп)
— Балалар, менә бу гүзәл кыз рәсеменә күз салыгыз әле! Бу яз кызы –Нәүрүзбикә. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, безнең әби – бабайларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый –хөрмәт җыеп йөргәннәр, шаян такмаклар әйткәннәр.
8 — бала:
Торыгыз, тор, хуҗалар!
Нәүрүз җитте беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәсез?
9-бала:
Әй, Ишбабай, Ишбабай,
Мич башыннан төш бабай
Биш тиен акча бир бабай.
Нәүрүз мөбәрәк бад!
10 — бала:
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
11- бала:
Табакка кабак кирәк,
Май күкәй калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма
Озак яшә сызланма!
12 – бала:
Дуслар, эшегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын.
Күңелегез хуш булсын.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
(Залга бер кыз йөгереп керә,алып баручы янына килеп исәнләшә).
Алып баручы: — Исәнмесез! Син кем буласың?
Айгөл: — Минем исемем Айгөл.
Алып баручы: — Айгөл, син безнең бәйрәмгә килдеңме?
Айгөл: — Әйе, әйе. Нәүрүз килдеме әле?
Алып баручы: — Юк әле. Нәүрүз килмәде.
Айгөл: — И – и – и тизрәк килсен иде инде.
Алып баручы: — Айгөл, без хәзер балалар белән күңел ача торабыз, ә син бар, Нәү-
рүзне каршы ала тор.
Айгөл: — Аны кайдан эзләргә? Бәлки ул урманда яши торгандыр.Ярый алайса.мин
урманга киттем.(урманга килеп чыга) Ай-яй-яй нинди матур урман! Умырзая чәчәкләре шыткан.
Урманчы: (килеп чыга) — Кем ул урманда тавышланып йөри?
Айгөл: — Бу мин, Айгөл.
Урманчы: — Син нишләп йөрисең монда кызыкай?
Айгөл: — Бүген балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме.Ә миңа Нәүрүзне каршыларга куштылар. Аны эзли –эзли адаштым.(елый)
Урманчы: — Я, я елама. Мин сиңа серле чәчәк бирәм, ул  юлны күрсәтер.Мә, ал, тик
югалтма, кара аны. Сак бул! Ярый, мин киттем. Сау бул!(кыз чәчәкләрне ала).
Айгөл:  — Рәхмәт урманчы! Сау бул! Ай -яй, нинди матур чәчәкләр!(ике бүре килеп чыга)
Бүре1: — У –у – у кара әле йолкыш, нинди тәмле табыш. Хәзер без аны кабып йотабыз. (Кызга таба бара башлый, икенче бүре туктата)
Бүре2 : — Тукта әле, ашыкма, өлегерербез. Бәлки ул аучы беләндер. Сак булырга кирәк.
Бүре 1: (Як-ягына карана) — Кая аучы? Тю-тю, юк. Әйдә инде тизрәк сыйланыйк. Ашыйсы килә бит. (корсагын сыпыра һәм кызга таба бара башлый)
Бүре 2: (Бүрене туктатып) — Тукта инде, ашыкма әле. Бәлки аның –үзенең мылтыгы бардыр.
Бүре1: — Син нәрсә инде, ачуны китерә башладың.(шатланып) Нинди табыш бит, ә!
(Бүреләр аяк очына басып кызга таба бара башлыйлар
Айгөл: (Бүреләрне күреп куркып артка таба бара башлый) — И- и – исәнмесез, хөрмәтле дуслар!
Бүре1: — Кара әле кара, нинди культуралы.
Бүре2: —  Син кем? Нишләп йөрисең монда?
Айгуль: — Минем исемем Айгөл. (кулындагы чәчәкләрне күрсәтеп) Карагыз әле, нинди серле чәчәкләр.
Волк1: — Син нәрсә-ә? Чәчәк ашарга без бит кәҗә түгел.Үзеңә булсын. Безнең тамак ачты, (корсакларын сыйпыйлар)  ашыйсы килә.
Айгөл: — Ә сез ул чәчәкләрне иснәп карагыз, шундук тук буласыз.
Бүре 2: — Чәчәк иснәп тамак туйганны күргән юк иде әле.Бу бик кызыклы.(чәчәкне кыздан тартып ала)Кая бир эле. (исни) У-у-у нинди хуш ис: сарык, бозау исләре килә.
Бүре1: — Кая, кая мин дә иснәп карыйм әле.(исни) У – у –у нинди гаҗәеп хуш ис!
Бу ни хәл, чыннан да ашыйсы килми башлады. Нигәдер бу кызга яхшылык кына эшлисе килә.
Бүре2: — Син, кызыкай, бер үзең урманда, курыкмыйча нишләп йөрисең?
Айгуль: — Бүген балалар бакчасында бәйрәм. Ә Миңа Нәүрүзне каршыларга куштылар,тик мин адаштым.  (елый)
Бүре1: — Әле җитмәсә үзең елак та икән. Елама әле ачу килә, яратмыйм елакларны.
Бүре2: — (Елый) И- и- и нинди кызганыч, без аны тотып ашарга әзер идек.
Бүре1: — Син нишлисең йолкыш? Чәчәк иснәп тилердеңме әллә?
Бүре2: — Ул яхшылык эшләп йөри икән бит. (елаудан туктап) Ә без аңа ярдәм итәргә тиеш.
Бүре 1: — Менә нәрсә Айгөл, безнең хәзер тамак тук.Сиңа ярдәм кирәк булса без әзер.
Айгөл: — Нәүрүз кайда яши икән белмисезме?
Бүреләр : — Әлбәттә беләбез. Нәүрүз (урманның икенче ягына күрсәтеп) ә-ә-нә тегендә яши.
Айгөль: — (шатланып) Рәхмәт сезгә дуслар(йөгереп китеп бара).
Бүре2: — Тукта кызыкай, кая ашыгасың? (чәчәген бирә) Мә ал чәчәгеңне, кирәк булыр. Сау бул! Без үз юлыбыз белән киттек.
Айгөл: — Сау булыгыз! (Нәүрүз яшәгән өй яныны килеп ишек шакый)
Нәүрүз: — Кем бар анда?
Айгөл: — Бу мин, Айгөл. Исәнмесез, Нәүрүз!
Нәүрүз: — (өйдән чыгып) Исәнме, Айгөл.Син нишләп йөрисең монда?
Айгөл: — Балалар бакчасында яз бәйрәме башланды без сине көтәбез.
Нәүрүз: — Ай, Айгөл, онытып торам бит. Рәхмәт исемә төшердең. Әйдә киттек.
(мультимедиа аша ерганаклар аккан тавыш ишетелә) Айгөл белән Нәүрүз балалар янына киләләр.

Нәүрүз: — Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
(Бер бала Нәүрүз турында шигырь сөйли)
Хуш киләсең гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Безнең дәртле җырыбыз.
Алып баручы: — Балалар, әйдәгез, Нәүрүз белән бергәләшеп җырлап алабыз.
(балалар Нәүрүз янына җыелалар)
”Нәүрүз һәм балалар” җыры
Нәүрүз: — Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз кышны да,
Яратыгыз җәйне дә,
Яратыгыз язны да.
Балалар: — Нәүрүз, Нәүрз ур рәхмәт
Телисең изге теләк.
Карга: (телеграмма алып керә) — Игътибар, игътибар! Хәбәр бар, хәбәр бар.
(алып баручыга бирә)
Алып баручы: — Телеграмма? Кемнән булыр икән? (укый) “Кадерле балалар, мин юлда тиздән килеп җитәрмен. Кыш бабагыз”. Кызык, Кыш бабай киләм дигән. (мультимедиа буран, җил искән тавышлар ишетелә, Кыш бабай керә).
Кыш бабай: — Исәнмесез, нәни дусларым! Бу нинди җыен монда? (Нәүрүз янына барып) Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең, ха-ха-ха.
Бер өрермен –җил исәр
Шыткан чәчәкне кисәр,
Ике өрсәм кар ятар,
Елга – күлгә боз катар.
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүз: — Шып итсәм – җил тынар.
Елмайсам – карың елар.
Үзең кит, кыш!
Кыш бабай: — Минем җитез тайларым бар.
Гыйнвар, февраль айларым бар.
Нәүрүз: — Минем дә бит тайларым бар
Җылы апрель, майларым бар!
Алып баручы: — Кыш бабай, юкка сатулашасың, балалар да беләләр бит яз килергә вакыт җиткәнен.
Кыш бабай: — Я әйтегез балалар, мин сезгә нәрсәләр алып килдем әле?
Балалар: — Кар, кышкы уеннар.
Нәүрүз: — Ә мин сезгә: җылы көннәр, кошлар, яшел үләннәр, чәчәкләр, бөҗәкләр
алып киләм. Сез алаларны сагынансыздыр инде.
Балалар: — Бик саындык
Кыш бабай: — Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзгә калдыру юк.
Нәүрүз: — Бөтен шартларыңа да күнәрмен.
Кыш бабай: — Менә балалардан сорыйк әле алар яз турында мәкальләр беләләрме икән
Нәүрүз: — Балалар,  сез яз турында мәкальләр беләсезме?
Балалар: — Беләбез, беләбез.
1. Күз өчен яз яхшы, 
Авыз өчен көз яхшы.
2. Көз бай булма, яз бай бул
3. Яз сөрсәң, көз урырсың.   
4.Язгы көн көендерә,    
Көзге көн сөендерә.
5. Язның байлыгы – кояш,
Көзнең байлыгы – уңыш 
6.Яз яме чәчкә белән  
7. Язгы көн ел туйдыра.    
8 Язгы хезмәт – көзге хөрмәт  …
Алып баручы: — Менә күрәсеңме, Кыш бабай, балалар никадәр мәкалләр беләләр.
Кыш бабай: — Менә хәзер карыйк әле ярышып
Бераз аркан тартышып. (аркан тартышалар Нәүрүз җиңә)
Әле минем көчем җитәрлек, булмаса биюдә карыйк ярышып. (бииләр.Кыш бабай
җиңелә)
Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым җиңелдем,
Эредем бит, эредем
Яз алдында хур булдым.
Вакыт җиткән икән шул,
Властьне тапшырыга.
Нәүрүз кызым, көчле, нык бул
Бу сабыйлар хакына!
(Нәүрүзнең кулын кысып, саубуллашып чыгып китә)
Алып баручы: — Кыш бабай киткәч ямансу булып китте әле.бәйрәмне дәвам итәбез.
Балалар башкаруында  Ә.Фәйзи көе “Яз җитә” җыры.
Нәүрүз: — Балалар, мин сезнең уйнарга яратканны белеп бер уен алып килдем.
Әйтегез әле, язны безгә нинди кошлар алып килә? (сыерчык, карлыгач, кара карга –лар һ.б.). Уен “Кошлар бәйрәме”- дип атала. (Берничә боҗраны идәнгә куеп) Менә бу сыерчык оялары, сез сыерчыклар. Көй уйнаганда кошлар очалар, туктагач ояла- рына керәләр.
Нәүрүз: — Балалар, яз көне бакча эшләре башлана. Кешеләр нәрсәләр утырта башлый-лар? (бәрәңге,суган,кишер һ.б.). Әйдәгез, без дә суган утыртабыз. Икенче уен “Кайсы команда җитез”- дип атала. (алдан әзерләнеп куелган тартмалар. Эчләренә кара мате риал  салынган.Материал астында яшел кыяклы суган яшерелгән.Бала санынча суган әзерләнгән.Балалар ике командага бүленәләр һәм алар чиләктән суган алып тартма янына йөгереп баралар да суганны тартмага салар. Суганны кайсы команда тизрәк утыртып бетерә. Уен берничә тапкыр уйналганнан соң яшел кыяклы суганны алып балаларга күрәтү) Кагыйдә: Суганны теләсә ничек түгел, рәтләргә утыртырга
“Чума үрдәк-чума каз ”татар халык көе яңгырый. Кулына кәрзин тотып әби керә.
Әби: — Исәнмесез, нәни дусларым! Күргәнемчә, сездә Нәүрүз бәйрәме икән! Бәйрәмегез мөбәрәк булсын!Яз көне җиткәч каз-үрдәкләр йомырка сала башлый. Менә минем казым серле йомырка салган. (алтын  төсендә, папье -маше йомырка күрсәтә)  Мин аны сезгә бүләк итәм.
Алып баручы: — Әйдәгез балалар, әбигә рәхмәтебезне белдерәбез.
Балалар: — Зур рәхмәт әби!
Әби: — Ярый мин китим, казларымны ашатыр вакыт җитте. Сау булыгыз!
Алып баручы: — Чыннан да, йомырка бик серле күренә, нигәдер ярылып та киткән (йомырка эченнән кофетлар коела башлый). Балалар, бу серле конфетлар белән төркемнәрегезгә баргач сыйланырсыз.
Нәүрүз: — Шулай инде, яз җитүгә кош –кортлар да шатлана. Балалар, миңа икенче балалар бакчасына барыр вакыт җитте. Бәйрәмегез бик күңелле булды. Зур рәхмәт! Тик минем сезгә зур үтенечем бар.Табигатьне саклагыз, кошларны, бөҗәкләрне
рәнҗетмәгез! Сау булыгыз!
Алып баручы: — Сау булыгыз,  Нәүрүз!
Балалар  С.Сәйдәшеп көе“Килде яз”җырын башкаралар.
Алып баручы: — Шушының белән безнең бәйрәм ахырына якынлашты.Әйтегез әле, бүген безнең бакчада нинди бәйрәм булды? (Яз бәйрәме -Нәүрүз) Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!

< Предыдущая   Следующая >

Сценарий театрализованного праздника (на татарском языке)

Нәүрүз – язгы бәйрәм”

Музыка уйный

1: Елгада бозлар кузгалды..

Елмая, колә кояш.

Урамнар буйлап атлый,

Ямьле хәм күнелле яз.

2: Эй яз-матур, яз-матур,

Хуш киләсен, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Куптэн коттек без сине.

3: Эй дускайлар, дускайлар,

Житте ич Нэуруз айлар.

Эшегезне ташлагыз,

Бэйрэмгэ ашыгыгыз!

Алып баручы 1: Исэнмесез, кунаклар! Менэ коткэн бэйрэмебез дә килеп житте. Нэуруз бэйрэме башлана!

. Нэуруз – ул игелек, дуслык бэйрэме. Ул тынычлыкка, матурлыкка ондәуче бэйрэм.

Алып баручы 2: Нэуруз бэйрэме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын!

Нэуруз коен кем койлэсэ,

Ул дэртле һәм бай булсын!

Алып баручы1! Менэ жыелып та беттек. Бэйрэмне башларга вакыт, минемчэ.

4: Яз килэ, яз килэ

Кояш нурларын сибэ.

Тып-тып итеп тамчы тама,

Инде кар эреп бетэ.

5: Яз килэ, яз килэ,

Сыерчыклар да килэ.

Горлэшеп, сайрашып

Жырчы кошлар кайта.

6: Эй, дусларым, килегез,

Кунел ачу конебез.

Жырлый-жырлый биик эле,

Сез кул чабып торыгыз.

2. “Бэйрэм буген” 6 класс малайлар

Алып баручы 1: Хуш килэсез, гузэл Нэуруз,

Язгы яна елыбыз.

Яна елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

Алып баручы 2: Борын-борын заманнан,

Болгар белэн Казаннан,

Жаек белэн Иделдэн

Бу бэйрэм безгэ килгэн,

( Сыерчыклар килеп чыгалар)

1сыерчык: Исәнмесез!

Алып баручы 1: Исәнмесез, сыерчыклар!

2 сыерчык: Бездә хәбәр!!! Сез Наурузбикэне котэсезме?

3 сыерчык: Без,сыерчыклар, Наурузбикэне канатларыбызда алып килергэ тиеш идек .Лэкин Наурузбикэне Шурэле безнен янга жибэрми,тоткында торгыза.

Алып баручылар: Эйдэгез ,дуслар,, Наурузбикэне коткарырга кирэк!

(Чыгып китэлэр)

4. Шурэле чыгышы

(музыка уйный, Шурале бауда Наурузбикэне тартып алып килэ)

Шурале: Кара аларны, Язны каршы алырга уйлаганнар, Э мин…миндэ бит бэйрэм итэсем килэ

Син,Наурузбикэ,минем янымда каласын,мина якты булсын,кунелле булсын!

Наурузбика:Юк, юк, Шурале,

Жибэр мине. Мин кешелэргэ жылы хэм яктылык китерергэ тиеш.

Шурале: Юк. жибэрмим. Минем дэ бэйрэм итэсем килэ

(Шурале Наурузбикэне тюль белэн ябып куя ,хэм Шурэле яшерен генэ карап йори,)

Балалар хэм алып баручылар килеп чыга

Алып баручы 1: Нишлэргэ инде! Хэзер ничек Наурузбикэне коткарырга.! Кайда инде бу Шурэле!

Шурале: Э мин монда .Яз кирэк икэн сезгэ,минем жазаны утэргэ тиешсез!

Жыр жырлап курсэтегез мина! Бигрэктэ яратам бит мин жырлаганны.Узем дэ жырлый белэн(Жырлый)

5.(Жыр)Жырлап яшэр чагыбыз 6 класс малайлар

Алып баручы 2:Эй ,Шурэле абзыкай,эйдэ безнен белэн бик кунелле уен уйнап алабыз. Шушы мишэктэ йогерэбез.

(Шурале мишэккэ керэ.Аны бэйлэп куялар)

Шурале: Ай-ай.Мин акылсыз!Тагын алдадылар!Жибэрегез мине!

Алып баручы 2: Юк.синдэ Наурузбикэне безнен янга жибэрмисен,аныннан башка яз безгэ килми бит.

Шурале: Жибэререргэ туры килэ инде Наурузбикэне Яхшы булырга туры килэ Эх!Ярар!Ярар,Каршы алыгыз инде!

Балалар (барысы бергә): Нэурузбикэ! Нэурузбикэ!

6. Наурузбикэ чыгышы

(Наурузбикэне Шурэле ачып жибэрэ)

Нэурузбикэ. Мин ерактан килдем сезгэ язлар иленнэн,

Урман аланынын ал чэчэклэр ускэн жиреннэн.

Зэнгэр болытлы, Лэйсэн янгырлары белэн

Килдем язгы сулар кебек ашкынып.

Исэнмесез,барча кунаклар!

Балалар һәм алып баручылар: Исэнмесез, Яз кызы – Нэурузбикә!. Сине бик көттек!

Нэурузбикэ: Белэм-белэм! Сез мине бик яратасыз! Салкын кыштан сон мин жылы коннэр, йогерек сулар, Лэйсэн янгырлары, умырзая чэчэклэре алып килдем!

Алып баручы 1: Хуш килэсен, Нэуруз, турдэн уз! Жылы Лэйсэн янгырлардан сон жир йозе яшэреп, шау чэчэккэ торенер.

Нэурузбикэ: Эйдэгез, кызлар, биеп алыйк эле.

7.Бию Каз канаты кызлар

Нэурузбикэ: Балалар, э хэзер, эйдэгез, бергэлэп уйнап алыйк.

(Буран тавышы)Кыш бабай килеп чыга

8. Кыш Бабай чыгышы

Кыш Бабай:Нэрсэ ул монда!Нинди жыелыш?Бу кем?

Балалар:Наурузбикэ!Ул безгэ язны алып килде!

Кыш бабай:Хэзер менэ сезгэ яз! Э мин аны чакырмадым,Мин эле китэсем килми!

Алып баручы 2: Кыш Бабай!Эйдэгез, Наурузбикэ белэн ярышып карагыз!Кайсыгыз жинэр икэн!

Ярышу . Наурузбикэ жинэ 9. Бию кое

Алып баручы 2

Кояш, чык, чык!
Тэти кашык базарда,
Ботка пешэр казанда,
Батыр карны елак ит,
Жылын белэн кунак ит!

Алып баручы 1:Бар инде, Кыш бабай.Хуш Сау бул,килэсе елга кадэр

Кыш бабай.

Бетте, барысы да бетте,
Актык сэгатем сукты.
Сау булыгыз, дусларым,
Хушыгыз, куз нурларым.
Шатланыгыз, колегез,
Уйнагыз.Сау булыгыз!

Алып баручы 2

Салкын кышны яз жинде,
Моны барчагыз курде.
Кулны кулга тотынышып
Бэйрэм итик кон буе.

10.(Жыр”Кояшлы ил”) Арина Карина

Алып баручы 2. Яз нурлары- комеш нурлар

Сибелсен жиргэ.

Яз шатлыгы, яз бэхете,

Телибез сезгэ

Алып баручы 1: Язлар, җэйлэр имин килсен,

Кук йозе аяз булсын.

Барчабызга сэламэтлек,

Бэхетләр алып килсен!

Бугенгенен гузэл мизгеллэре
Кунеллэрдэ калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
Очрашырга язсын жыелып.

(Жыр “Дуслар”) Барысы катнашулар

Алып баручы 1

Зэнгэр куктэ концерт бирэ
Сыерчыклар — жырчы кошлар.
Аларнын жырына кушылып,
Ямьле яз килуе белэн
Котлыйбыз сезне, дуслар

Алып баручы 2

Э хэзер ,кадерле кунаклар,барчагызны урамга чакырабыз,науруз боткасын авыз итэргэ,Хэм шулай кышны озатып жибэрергэ.Кышны озату уты белэн барлык начарлык очып китсен,дуслар! Уеннарда катнашырга рэхим итегез!

Автор: Имамова Гульнур Шайдулловна

Нәүрүз бәйрәме.

Музыка әкренәя. Сәхнәга алып баручы чыга.

А.б.Көн әйтәдер-мин озын!

Төн әйтәдер-мин озын!

Күктә кояш көлеп тора-

Икебез дә бер бүген!

Көн-кояшка авыша,

Төн авыша-аена.

Көн дә,төн дә әйтә:”Әйе,

Икебез дә бер бүген.”

Көн белән төн тигезләшкән,

Яз килеп җиткән икән.

Яз килеп җиткән дә икән,

Һәм хәбәр иткән икән:

Бәрәкәтле булсын язлар,

Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз мөбарәкбад!

-Хөрмәтле балалар, тәрбияче апаларыбыз! Без бүген бирегә язны-Нәүрүзбикәне-каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәм тамашасына рәхим итегез!Наүруз- борынгы  бәйрәм,әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

Борын үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

 Җаек белән Иделдән,

  Бу бәйрәм безгә килгән!

Нәүрүз Мөбәрәкбад!

1 бала.Әйдә,кояш,сип нурыңны,

Кызганма бер дә,

Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә!

2 бала.Тизрәк кил,безгә,җылы яз,

Тизрәк,тизрәк кил!

Куяннар туңып беткәндер,

Иссен җылы җил!

3 бала.Урманда бит җылы өй дә,

Җылы мич тә юк.

Куяннарның әбиләре

Бәйләми оек!

4 бала.Тизрәк кил,җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

Чыпчыкларга җырлар өйрәт,

Уйнат,сайрат,көл!

5 бала.Урманда бит пешермиләр

Түгәрәк калач.

Песнәкләрнең туннары юк,

Тамаклары ач!     

6 бала.Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!
Балыкларныкоткарберук,-
Бозастындакул.
7 бала.Чэчэклэрбелэнкумелсен
Без яшэгэн ил.
Тизрэк кил безгэ, жылыяз,
Тизрэк-тизрэк кил!

А.б. -Ач ишегең керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Түтәй.(өйдән).-Керегез,керегез,балакайларым,

Без сезне күптән көтәбез,

Нәүрүз котлы булсын!

1 бала.Өйдәме түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.(Түтәй күкәй бирә).

Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка кабак кирәк,

Май ,күкәй,калак кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә,сызланма!(Түтәй күмәч бирә)

Түгәрәктә  татар халык биюе.

  А.б. -Кыш китте,яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Нәүрүз бәйрәме килә,

Безнең җырлыйсы килә.

                  Җыр  “Яз килә”(мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Музыка ишетелә(гөрләвек тавышы).

А.б. -Нинди серле чишмә тавышы!Балалар,кар сулары да,шушы чишмә суларына кушылып,гөрләвекләр булып агалар.Димәк,табигатебезгә яз килә.Әнә тегендә,язның килүен хәбәр итеп,беренче умырзая чәчәкләре баш калкыта.

                            “Умырзаялар “ биюе.

А.б. Менә нинди матур чәчәкләре белән яз килә икән.Шулай ук язның хуҗабикәсе дә килеп җитәр,Нәүрүзбикәне бергәләп чакырыйк әле.(чакыру).

Нәүрүзбикә. –Исәнмесез,кадерле дусларым!

Агымсулар кичтек без,

Сезгә килеп җиттек без,

Нәүрүз әйтеп үттек без,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

А.б.-Хуш киләсең Нәүрүзбикә.Түрдән уз.

Нәүрүзбикә.-Әйдәгез әле балалар,уен уйнап алыйк әле.

“Чума үрдәк,чума каз” уены.

“Зәңгә чәчәк” уены.

Кыш бабай килеп керә.

Кыш бабай.-Бу нинди тавыш монда,кем әле минем җирләремә баш булмакчы?

А.б.Кыш бабай,юкка ачуланасың. Синең көннәрең үтеп бара бит инде. Җирләреңне язга –Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Кара әле тәрәзәгә,гөрләп-шаулап яз килә.

К.б.-Туктагыз әле,туктагыз.Үзе белән сөйләшим.

Миңа әйтми килгәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

Ха-ха-ха-ха!

Бер өрермен-җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр.

Ике өрсәм-кар ятар,

Елга,күлгә боз катар.

Кит,Нәүрүз,кит!

Нәүрүзбикә.- Шып,дисәм-җилең тынар,

Елмайсам-карың елар.

Үзең кит,Кыш!

К.б.-Кар яу,яу,

Нәүрүздән яса зур тау!

                              “Чык-чык  диләр “  җыры.

Нәүрузбикә.-Кояш,чык,чык!

Тәти кашык базарда,

Ботка пешәр каәанда,

Батыр карны елак ит,

Җылың белән кунак ит!

                        “Светит солнышко для всех”җыры.

К.б. Коела бара тешләрем,

Ямьсезкерә төшләрем,

Кара куна җиремә-

Уңа бара төсләрем.

Ай,еладым,еладым-

Әле яшәп туймадым.

Юк,юк,мин китмим. Тартышмыйча гына язга- Нәүрүзбикәгә җирләремне бирү юк. Хәзер үк тышка чык.Шунда көчне сынашырбыз. Мин монда эри башладым.

 “Нәүрүз һәм балалар” җыры.

2 нче өлеш тышта бара.

 К.б. Минем беренче шартым:

Менә кашык,менә күкәй,

Тот кулыңа,чибәркәй!

Син дә йөгер,мин дә калмам,

Ке узар бу ярышта?(2 команда ярыша.,Нәүрүзбикә командасы җиңә,Кыш бабай әкрен).

Кыш бабай. –Әйдә хәзер биюдә көч сынашыйк.(1 төрекм-Нәүрүзбиә түгәрәгендә,икенче төркем Кыш бабай төркемендә бии.Кыш бабай хәле бетеп егыла,балалар торгызалар).

К.б. Бетте,барысы да бетте,

Актык сәгатем сукты,

Сау булыгыз,дусларым,

Хушыгыз,күз нурларым.

Шатланыгыз,көлегез.

Уйнагыз.Сау булыгыз!(кереп китә).

А.б.Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Кулны кулга тотынышып

Бәйрәм итик көн буе.

           “Коймаклар” уены.Балалар кулга-кул тотынышып басалар,Нәүрүзбикә уртада.

Нәүрүзбикә коймаклар белән сыйланырга чакыра.

 “Навруз- весенний праздник”

(Балалар залга керэләр, ярым тугэрэк ясап басалар)

   1 бала: Елгада бозлар кузгалды..

Елмая, колә кояш.

Урамнар буйлап атлый,

Ямьле хәм күнелле яз.

 2 бала:Эй яз-матур, яз-матур,

Хуш киләсен, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Куптэн коттек без сине.

3бала: Пришел Навруз, весна пришла,

Поляна ярко расцвела.

Все рады празднику вокруг

И каждый здесь и брат и друг.

Согреты солнцем и теплом,

Наврузу песню мы поем.

 4бала:Кояшлы коннэре белэн

Ямьле яз килеп житте.

Бу жырны безгэ бэйрэмгэ

Ямьле яз булэк итте.

     ( Балалар “Яз җыры”н башкаралар. Утыралар урындыкларга).

АБ1: Исәнмесез балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы — Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын! Без сезне күңел ачарга чакырабыз!

АБ2: Здравствуйте дорогие дети, уважаемые гости! Вот и прошла зима, пришла к нам весна — красна, а вместе с ней пришел татарский народный праздник  —  Навруз. Слово «Навруз» означает «новый день». Навруз – это период пробуждения природы, наступления тепла и начало весенних полевых работ. Навруз – это праздник урожая, людей труда, мирной жизни. Навруз – это гимн родной природе, праздник всеобщего согласия. А хозяйкой этого праздника является Нәүрүзбикә.  Мы вас приглашаем на наш  весенний праздник!

АБ1: Нәүрүз бәйрәме  башланды, ә Нәүрүзбикә юк! Әйдәгез әле балалар, без аның турында шигырь сөйлик, бәлки ул килеп тә җитәр.

АБ2: Праздник начинается, а хозяйки то нет. Ребятки давайте позовем ее красивыми стишками.

          Бала1: Әнә яз яшелләнә,

                         Җир анабыз гөлләнә,

                         Бозны тишә ак чәчәк,

                         Көнгә бага саф чәчәк!

                         Бүген көн тиң төннәргә

                         Урын юк һич көнләргә,

                         Без дә тиң, без дә тигез!

                         Мөбарәк Нәүрүз!- дибез.

  Бала2:   Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! –

                  Язгы яңа елыбыз,

                  Яңа елда туры булсын,

                  Нурлы булсын юлыбыз!

                  Еракларга яңгырасын

                  Бүген дәртле җырыбыз.

3ала:    Когда приходит к нам Навруз, цветут сады, цветут поля.

                 Когда приходит к нам Навруз, весною дышет вся земля!

 4 бала:  Когда приходит к нам Навруз, звучат и музыка, и смех

                 Поздравления принимаем и сами поздравляем всех!

5бала:Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

АБ2: Растаял снег, звенят ручьи,

Запели песни соловьи.

Земля проснулась и цветет

И в гости к нам весна идет.

Под музыку в зал входит Весна

Нәүрүзбикә- Весна:  Мин ерактан килдем сезгэ язлар иленнэн,

Урман аланынын ал чэчэклэр ускэн жиреннэн.

Зэнгэр болытлы, Лэйсэн янгырлары белэн

Килдем  язгы сулар кебек ашкынып.

Знаю, ждут меня повсюду,

Всем на свете я нужна…

Приношу я радость людям,

А зовут меня – Весна!

Нәүрүзбикә: Исәнмесез балалар, кунаклар! Здравствуйте дорогие  дети,  уважаемые гости! Это я Нәүрүзбикә – дочь весны, поздравляю всех вас с праздником!

Балалар һәм алып баручы: Исэнмесез, Яз кызы – Нэурузбикә!. Сине бик көттек!

АБ1: Хуш килэсен, Нэуруз, турдэн уз! Жылы Лэйсэн янгырлардан сон жир йозе яшэреп, шау чэчэккэ торенер. Нәүрүзбикә, без бик шат сине кабат күрүебезгә. Син безгә беренче чәчәкләр алып килдең.

АБ2:  Нәүрүзбикә, как мы рады вновь встретиться с тобой, сразу природа вся ожила и запела вместе с тобой. Ты принесла нам первые всенние цветы!

Дети читают стихотворение «Букет фиалок». Старшая группа

1)Сквозь иглы темной хвои

Веселый лился свет.

Я шла лесной тропою

И вдруг нашла букет.

2)Букет лесных фиалок

Лежал на старом пне,

И стало мне их жалко,

И грустно стало мне.

3)Цветы уже увяли,

Поникли лепестки.

Зачем же их сорвали.

Сломали стебельки?

4)Мы не будем рвать цветы!

Это капли красоты,

Пусть они растут, цветут.

Радость нам они несут!

Нэуруз: Эйдэгез, кызлар, чэчэклэр белэн биеп алыйк эле.

Бию“Умырзая” (чэчэклэр белэн)(Танец с подснежниками)- Средняя группа

АБ1. Весна-красна, а наши дети знают про тебя стихи. Ребята средней группы хотят  тебе рассказать стихотворения. Хочешь послушать?

Весна: Конечно!

Стихи про весну. Средняя группа

АБ1. Малышки знают песню про весну.

Песня “Зима прошла” Младшая группа

АБ1. А сейчас, ребята нац. и сред группы споют вам весеннюю песню

Песня «Бумажные кораблики» (Нац. и сред.гр)

АБ1: Дети, давайте позовем Солнышко.

Бала:

Кояш, кояш, чык, чык!

Безгә җылы бик кирәк.

Болыт, болыт, кач, кач!

Без уйнарбыз җылыткач.

Кояш, кояш, чык, чык!

Солнышко : Вот пришло я в гости к вам своим маленьким друзьям.

Я дарю свое тепло,

Чтоб  все пело и цвело!

АБ1. Здравствуй, солнышко!Здравствуй, ясное!. Смотрите, как Солнце сияет, лучами нас всех согревает!

Бала: Солнце, солнце! Ярче грей.

                Будет праздник веселей!

Солнышко: Кто стихи про солнце знает, пусть сейчас мне почитает.

Стихи про солнце

АБ1. А дети еще песенку про солнышко знают!

Песня “Солнышко платьице! (Старшая, сред. И нац. Группы)

АБ1. Солнышко, понравилась тебе песенка? А мы еще хотим с тобой  поиграть.

Игра “Кояшкай” (Солнышко)Нац.гр

Стихи старшая группа

1)Праздник радостно встречаем

Мы в республике родной.

Поздравляем, поздравляем

Всех в Наврузом и весной.

2)В гости к нам Навруз пришел,

Всем нам стало хорошо.

Мы танцуем и поем,

Дружно, весело живем.

3)К нам Навруз пришел чудесный,

С новым танцем, с новой песней.

Вместе с ним весну встречаем,

Дружно весело играем.

АБ2. Нәүрүзбикә, мы тебе тоже красивую песню споем  о родной земле.

Песня  о Родине (подготовительная группа)

АБ1. Родина у каждого своя, а мы сегодня с вами живем в Татарстане. И сейчас мы с вами споем песню на тат.языке “Туган телдә җырыбыз”( Подгот. И стар.гр)

АБ2: И на этом наш прекрасный праздник заканчивается.

Пусть окружает нежностью весна

И каждый день цветами украшает!

Приносит много радости она,

Заветные желанья исполняет!

АБ1: Язлар, җэйлэр имин килсен,

Кук йозе аяз булсын.

Барчабызга сэламэтлек,

Бэхетләр алып килсен!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Обряд квашения капусты сценарий
  • Нынче праздник день рождения я волнуюсь от смущения
  • Обряд зажжения семейного очага на свадьбе сценарий
  • Нынче праздник воскресенье нам лепешек напекут
  • Обряд завивания березки на троицу сценарий