Оч кыз экияте татарча сценарий

 Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль

 “Өч кыз” әкияте

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль

Өй эче күренеше. Әни кеше бишек тирбәтә.

Алып баручы:   Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, аларны бишек җырлары җырлап йоклаткан.

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу.

Йокла, кызым, йом күзең,

Йокла, кызым, күз нурым.

Үсеп матур кыз булганнан соң

Кияү табарсың үзең.

Әлли-бәлли бишеге,

Кызыма килер йөз кеше.

Шул йөзәүнең арасыннан

Кияү булыр берсесе.

Алып баручы:  “Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын”, – дип, көне-төне эшләгән ди әниләре. Ананың теләкләре кабул булган. Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр, бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.

Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән.

Авылдан ерак түгел генә урман булган. Ул урманда әбинең дусты Тиенкәй – Акбикә яшәгән. (Урман күренеше).

Тиен җырлый:

1.Ашыкмыйча, һәрбер таңда

  Чикләвек ватам оямда.

  Чарт-чорт-чорт,

  Чарт-чорт-чорт.

Кушымта:

Шатланамын да уйныймын,

Күңелсез булса, җырлыймын:

Лә-лә-лә! Лә-лә-лә!

2.Күз генә миңа йөгерә,

   Ябалдаш буйлап йөгерәм.

   Трэм, трэм, трэм,

   Трэм, трэм, трэм.

        Кушымта.

3. Ап-ак кар кебек киенәм,

   Яшел нараттан җилдерәм.

   Рэм-рэм-рэм!

   Рэм-рэм-рэм!

        Кушымта.  

Тиен:  Минем  киемем ак булганга, авылда яшәүче дус әбием миңа Акбикә дип эндәшә. Акбикә – минем исемем. Ошыймы ул сезгә? Һай, чикләвекләр җыеп, онытып та җибәргәнмен. Әбекәйнең хәлен белеп кайтыйм әле, ничек яшәп ята икән.

Җырлый-җырлый бара, әбинең өенә килеп җитә.

Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде. (Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә).

Тиен:  Әби, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.

Әби:  Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас, диеп. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

Тиен:   Ярар, ярар, әбекәем. Җилдән җитез булырмын, хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә).

Өй күренеше.Олы кызы җырлый-җырлый ләгәннәр чистарта.

Тиен:  Исәнме, Миңсылу! Мин сиңа әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, бар, хәлен белеп кайт.

Олы кызы:  Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәрне читартып бетерәсем бар шул.

Тиен: Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма.

Кыз гөберле бакага әверелә, аның суга чумган тавышы ишетелә.

Тиен:  Әй, тәүфыйксыз бала, ана кадерен белмәсәң, шулай була ул. Кая, Гөлсылу янына барып карыйм инде.

Гөлсылу җеп эрләп утыра, җырлый.

Тиен (ишек шакый):  Гөлсылу, бу мин, әниеңнең дусты, тиенкәй, сиңа хәбәр алып килдем. Әниең авырып урын өстендә ята, аңа чәй эчерүче, аш пешерүче дә юк. Барсана, хәлләрен белеп кайтсана.

Гөлсылу: Һай, бик барыр идем дә, базарга кадәр җеп эрләп бетерәсем бар шул.

Тиен:  Игелексез бала икәнсең. Анасының кадерен белмәгән, үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул җепләреңнән беркайчан да аерылма. Бөтен гомерең җеп эрләп үтсен!

Уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә. Тиен ачуланып чыгып китә.

Өченче кыз Айсылу җырлый- җырлый камыр баса. Тиен тәрәзә шакый.

Айсылу (йөгереп чыга):  Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, әйдә, түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы, авырыймы әллә?

Тиен: Әйе шул, әниегез авырып китте.

Айсылу:  Әйдә, ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.

Тиен:  И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.

Әниләре янына килеп җитәләр.

Кыз:  Исәнме, әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.

Әни: Рәхмәт, балакаем. Тиенкәем Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр, син аларны чакырмадыңмы әллә?

Тиен:  Чакырдым, әбекәй, тик алар ана кадерен белмиләр. Мин аларны каргадым, олы кыз Миңсылу – бакага, уртанчы кыз Гөлсылу  үрмәкүчкә әверелде.

Әни:  Һай, алай итәсең калмаган, тиенкәй, менә кулда ун бармак, аларның кайсын гына тешләсәң дә, авырта. Балалар да шулай газиз, аларның берсен дә җәберлисе килми.

Айсылу:  Менә, чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни, син менә монда утыр. Тиен, син дә кил.

Шулвакыт “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Бака күренә.

 Әни, гафу ит.

Әни:  Һай, балакаем! Менә бит, үз гаебен таңлаган. Гафу итәм, балам!

Бака кызга әйләнә, әнисен кочаклап ала.

 Әнием, бәгырем, гафу ит мине. Мин беркайчан да сиңа каты күңелле булмам. Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.

Тагын “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Үрмәкүч күренә.

Ана:  Гафу итәм, балакаем, сине дә гафу итәм.

Үрмәкүч кызга әверелә, әнисен кочаклап ала.

Айсылу:  Әйдәгез, апалар, чәй янына утырыгыз.

Әни:   Кинәт кенә хәлем яхшырып китте, балалар, сезне сагынудан булган икән авыруым. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Һәрвакыт тәүфыйклы булыгыз.

Алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен белегез!

Ана турында җыр:  “Әниемә”, Г. Гәрәева музыкасы, Л. Юнысова сүзләре.

1. Әнием, кадерлем!

    Син – энҗе  бөртегем.

    Син  хөрмә   җимешем,

    Син – йөрәк тибешем.

Кушымта:  Әнием, әнием,

                   Иң кадерлем син минем!

2. Мин сиңа багышлап

    Җырлыйм бу җырымны.

    Мин сиңа бу җырда

    Ачам бар җанымны.

                 Кушымта.

3. Мин сине яратып,

    Иркәләп  торырмын.

    Мин сиңа тормышта

    Таяныч булырмын!

                  Кушымта.

№ 114

Ләйсән НУРЕТДИНОВА,

Актаныш районы Яңа Кормаш балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: Балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Кичәгә әзерлек:балалар белән татар телендә әниләр турында җырлар өйрәнү.

Җиһазлау: кичәдә куллану өчен ноутбук, дисклар, тиен, әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре.

(Зал түрендә өйнең эчке күренеше. Татар халкының борынгы әйберләреннән сәке, анда өелгән мендәрләр, чигүле сөлге. Пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылган, бишектә бәби.)

Әни кеше җырлый-җырлый бәби йоклата.

“Бишек җыры” (Р.Абдуллин көе, Т.Миңнуллин сүзләре)

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам —  багалмам, үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры, күчәрсеңме, син?

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?

Әнием диеп, кадерлем диеп,

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди бер әни. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, алар тук булсыннар, матур киенсеннәр өчен көне-төне эшләгән. Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән — берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш , буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди.

   Җыр: “Әни кирәк”(Р.Миңнуллин сүзләре, М.Шәмсетдинова музыкасы)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен.

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.

(Әни өйдә эшли, кызлары ял итә).

Алып баручы: Әниләре кызларын бик иркәләгән, сөйгән. Алардан бер эш тә эшләтмәгән, кече кыз гына әнисенә булышкан. Менә шулай кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.

Өч кыз (бергә әкрен генә серләшәләр). Әйдәгез, кызлар, биергә.

       “Бормалы су” көенә яулыклар белән бию башкаралар.

Алып баручы: Кызлар киткәч, әниләре аларны бик сагынган, елаган, көткән. Шулай өч ел үткән, көннәрдән беркөнне әниләре авырып киткән. (Әни караватта ята). Әнинең күрше урманда тиен дусты бар икән. Ул тиенне үз янына дәшкән.

Әни: Тиен, дустым, килсәнә

          Хәлләремне белсәнә.

Башкайларым бик авырта

Кызларымны дәшсәнә.

 Тиен: Ярар, ярар, борчылма,

Хәзер аларны дәшәм.

Алар синең яныңа

Бик тиз килеп җитәрләр.

Алып баручы: Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул урманнар аша үтеп, кырларны узган һәм олы кыз яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кыз тазлар чистарта икән.

Тиен: Әй, матур кыз, исәнме!

Хәлең ничек, нишлисең?

Әниеңнең хәле авыр

Ник бер барып килмисең?

Олы кыз: Тиен җаным, исәнме!

Нихәлләр килеп җиттең?

Барып йөрергә вакыт юк

Әнигә сәлам җиткер.

Тиен:  Ай-яй,яй! Юньсез кыз! Кал шул тазларың белән!

Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, олы кыз бакага әйләнә (Олы кыз бака маскасы кия).

Олы кыз җырлый: Су буенда бакалар

Баталар да калкалар.

Бата-калка, бата-калка

Тәгәрәшеп яталар.

Бак-бак-бак-бак

Тәгәрәшеп яталар (“Бакалар” җыры көенә).

Алып баручы: Тиен шуннан соң уртанчы кыз янына чапкан. Уртанчы кыз бу вакытта киндер суга икән.

Тиен:    Әй, матур кыз, исәнме!

Хәлең ничек, нишлисең?

Әниеңнең хәле авыр.

Ник бер барып килмисең?

Уртанчы кыз: Тиен дустым, күрәсеңме,

Күпме эрлиселәрем.

Бик тә барып килер идем

Юк, һич тә вакытларым.

Тиен: Ай-яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул киндерең белән!

Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә.

Уртанчы кыз “Үрмәкүч” җырын җырлый.(“Эх,тала, тала” көенә)

Киндер сугам, киндер сугам

Арды инде беләгем.

Тиз генә эш бетерергә

Иде минем теләгем.

Эх, тала, тала, тала

Тала ике беләгем.

Нигә тала, нигә яна

Икән минем йөрәгем?

Алып баручы: Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына чыгып чапкан. Кече кыз бу вакытта камыр баса икән.

Тиен: Әй, матур кыз, исәнме!

Хәлең ничек, нишлисең?

Әниеңнең хәле авыр.

Ник бер барып килмисең?

Кече кыз: Иң кадерлем, якыным

Әнием бит авырган.

Иң яраткан кешем ул

Хәзер янына барам.

Әнием, әнием

Ничек синең хәлләрең? (Башын тотып карый.)

Кече кыз: Хәзер чәй куеп эчерәм һәм син терелерсең. (Чәй эчерә, әнисе терелә).

Кече кыз җырлый. “Әнием кочагы”

                    Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш

Әнием кочагында.

Күпме нур һәм җылылык бар

Әнием учагында.

Әниемнең кочагы

Изгелекләр учагы.

Балам, диеп, назлап-сөеп

Ярат, ярат син тагын.

Мең бәда, кайгы-хәсрәтне

Югалта белә әни.

Изге, якты теләкләрне

Көнгә мең тапкыр тели.

Әниемнең кочагында

Ап-ак гөлләр үскәннәр.

Ак күңеле билгеләре

Чәчләренә күчкәннәр.

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди. 

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар. 

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән: 

— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән. 

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди. 

— Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди. 

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән: 

— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән. 

Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән. 

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән: 

— Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән. 

Тиен бик ачуланган да әйткән: 

— Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән. 

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән. 

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән. 

Тиен Кече кызга әйткән: 

— И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән. 

Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди. 

Татар халык әкияте 

ПРОЕКТ

Тема: Организация непосредственно
образовательного процесса .

Выполнила: Сунгатуллина К.Ш.

Заинск 2021г

Содержание
1. Актуальность темы.

  • Разделы проекта
  • Формы представления результатов
    педагогической деятельности
  • Схема самооценки учебного
    занятия
  • Методическая продукция
    (учебно-программная документация)

2. Задачи

·      
Предполагаемый
результат

·      
Формы
отчета

·      
График проектных
мероприятий:

Список литературы

Актуальность темы

  «Детство – каждодневное
открытие мира, поэтому надо сделать так, чтобы оно стало, прежде всего,
познанием человека и Отечества, их красоты и величия».

   Речь является одной из важнейших функций
человека. В процессе речевого развития формируются высшие психические процессы,
способность к понятийному мышлению. Речевое общение создает необходимые условия
для развития различных форм деятельности. Для воспитания полноценной личности
необходимо устранить все, что мешает свободному общению ребенка со сверстниками
и взрослыми.

   Проблема владения
языком издавна привлекала внимание известных исследователей разных
специальностей, и неоспоримым остается тот факт, что наша речь очень сложна и
разнообразна, и что развивать ее необходимо с первых лет жизни.

   Актуальность
исследования определяется той уникальной ролью, которую играет родной язык в
становлении личности ребенка-дошкольника. Язык и речь традиционно
рассматривались в психологии, философии и педагогике как «узел», в котором
сходятся различные линии психического развития — мышление, воображение, память,
эмоции. Являясь важнейшим средством человеческого общения, познания
действительности, язык служит основным каналом приобщения к ценностям духовной
культуры от поколения к поколению, а также необходимым условием воспитания и
обучения.

Дошкольный возраст —
это период активного усвоения ребенком разговорного языка, становления и
развития всех сторон речи.

   Поскольку игра
продолжает являться ведущим видом деятельности, а речь продолжает выступать
необходимым условием развития этого сложного вида деятельности
. Причиной острой
необходимости развития речи детей является потребность общения человека с
окружающими его людьми, а чтобы речь была внятна, понятна и интересна другим,
нужно развивать её, необходимо проводить разнообразные игры, разрабатывать
методики проведения игр, чтобы дети были заинтересованы в игровой деятельности.

   Таким образом, что
игровая деятельность дает воспитателю возможность проводить занятие по развитию
речи более плодотворно.

   Согласно
классификации С. Л. Новоселовой, все игры, в зависимости от того, по чьей
инициативе они возникают (ребенка или взрослого), объединяются в три
группы: 

— игры, возникающие по
инициативе ребенка (или группы детей), — самостоятельные игры
(игры-экспериментирования, сюжетно-отобразительные, сюжетно-ролевые, режиссерские
и театрализованные) ; 

— игры, возникающие по
инициативе взрослого и старших 

детей, 
— организованные игры
(дидактические, подвижные, досуговые); 

— игры, идущие от исторически
сложившихся традиций народа, — народные игры. 

  
Использование дидактической
игры как метода обучения повышает интерес детей к занятиям, развивает
сосредоточенность, обеспечивает лучшее усвоение программного материала. Если в
процессе обучения систематически используются, разнообразные дидактические
игры, то дети, особенно в старшем дошкольном возрасте, начинают самостоятельно
организовывать этот вид игр: выбирают игру, контролируют выполнение правил и
действий, оценивают поведение играющих. Поэтому дидактическая игра занимает
важнейшее место в системе педагогических средств всестороннего воспитания
детей. 

Разделы проекта:

·      
Изучение
методической литературы.

·      
Разработка
программно-методического обеспечения образовательного процесса.

·      
Освоение
педагогических технологий; выстраивание собственной методической системы (отбор
содержания, методов, форм, средств обучения).

·      
Участие
в реализации программы развития образовательного учреждения;

·      
Обучение
на курсах повышения квалификации.

·      
Обобщение
собственного опыта педагогической деятельности (статьи, рекомендации, доклады,
педагогическая мастерская, мастер-класс и т.д.)

Формы представления
результатов педагогической деятельности

  • Портфолио
  • Творческий отчет
  • Представление результатов
    педагогической деятельности
  • Мастер-класс
  • Отчет о результатах деятельности
  • Профессиональные конкурсы

Схема самооценки
образовательной деятельности

1.    
Оценка
содержания учебного материала.

2.    
Оценка
эффективности способов деятельности.

3.    
Оценка
целей и результатов проведенного занятия.

4.    
Оценка
содержания учебного материала:

  • научность, доступность
    изучаемого учебного материала;
  • актуальность материала и его
    связь с жизнью;
  • степень новизны, проблемности и
    привлекательности учебной информации;
  • оптимальность объема
    предложенного для усвоения материала.

 Методическая
продукция педагога (учебно-программная документация)

1.    
Рабочая
программа.

2.    
Учебно-тематические
планы.

3.    
Программно-методическое
обеспечение курса.

4.    
Модель
технологии обучения, описание методической системы.

5.    
Проекты
(конспекты) ОД, семинаров, игр, сценарии праздников, конкурсных форм и т.д.

Цель:  Развитие навыков связной речи
у дошкольников средствами игровой деятельности;

Задачи:

  Обеспечить
развивающую среду, насыщенную разнообразными игровыми материалами,
 декорациями, различными видами деятельности и развитие связной речи
дошкольников.

— Развивать речь детей как средство общения.
Совершенствовать диалогическую и монологическую формы речи дошкольников.

— Учить рассказывать о предмете, содержании
сюжетной картины; составлять рассказ по картинкам с последовательно
развивающими событиями;

Предполагаемый результат:

·       
развития
интереса у детей к татарскому языку, закрепление знаний полученных в  ходе ОД.

·       
повышение
качества преподавания предмета;

·       
участие в
педсоветах,  семинарах, МО;

·       
умение оказать
практическую помощь коллегам.

Форма отчета по проделанной работе: выступление на МО и педсовете,
участие в конкурсах, семинарах, конференциях.

Срок реализации: сентябрь 2017г. —  май 2018г. (на 1
учебный год)

Форма: индивидуальная, групповая,
коллективная 

Участники проекта: дошкольники, воспитатели и родители.

Ожидаемые результаты: повышение качества обучения;  рост
мотивации и творческого потенциала воспитанников.

График проектных мероприятий:

План работы

        
Дата

Проведенные  мероприятия

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Декабрь

Январь

Февраль

Март

Апрель

Май

1.
Изучение методической литературы.

2.
Выступление на общем родительском собрании на тему «Игра – как средство
развития речи детей дошкольного возраста»

3.
Консультация воспитателей ДОУ по обучению детей татарскому языку.

4. Разработка методических
пособий, дидактических и наглядных пособий для работы с детьми. Использование
УМК в процессе работы.

5. Подготовить публикацию
для Международной научно – образовательной конференции «Актуальные проблемы
современной педагогической науки» на базе КФУ по теме: «
Cөйләм телен үстерүдә бармак
уеннарының әһәмияте”.

6. Подготовить для
родителей театрлизованную игру: “Шалкан”

7. Встреча и мастер – класс
с редактором детского журнала «Тылсымлы куллар».

8. Организовать конкурс дидактических игр, среди воспитателей ДОУ.
И участие в районном конкурсе дидактических игр.

9. Подготовить
театрализованную игру на татарском языке: «
Өч кыз»

10.Ко дню рождения
татарского поэта Г.Тукая
с
воспитанникоми ДОУ
организовать  праздник
на тему: «Тукай
әкиятләренә
сәяхәт”.

11. Участие с воспитанниками ДОУ в конкурсе «Яшь артист».

12. Выступление на педсовете в
ДОУ на тему: «Роль пальчиковых игр в развитии речи».

13. Выступление на общем родительском
собрании, мастер — класс на тему «
Вот как мы играем».

Список литературы:

Балачак аланы: Балалар бакчасы тәрбиячеләре
һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан:РИЦ,
2011. – 560б.

 Иң матур сүз: Балалар бакчасы
тәрбиячеләре һәм әти-әниләр
өчен хрестоматия / К.В.Закирова. – Яңарт.3нче басма. – Казан: Татар
кит.нәшр., 2015. – 431б.

Могҗизалы мәктәп сәхнәсе:
Балалар бакчасы тәрбиячеләре, сыйныф
җитәкчеләренә ярдәмлек.-Казан: Мәгариф,
2003.-255б.

Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек
балаларны туган телдә сөйләшергә
өйрәтү буенча методик ярдәмлек/З.М.Зарипова,
Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.-Казан: ФОЛИАНТ,
2012,-304б.

Уйный-уйный үсәбез: балалар өчен уеннар/
төзүче Гөлнара Мансурова;-Казан: Татар кит.нәшр.,
2013.-32б.

Уйный-уйный үсәбез (Балалар бакчасында уеннар):
Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура
инструкторы өчен методик кулланма/ Закирова К.В. – Казан: Мәгариф,
2005. – 175б.

Сценарие

Өч кыз әкиятен
сәхнәләштерү

Максат:

1. Әниләргә, олыларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2.
Әкияташабалаларныгеройларныңэшләренәбәябирергәөйрәтү.

3. Балаларда татар халкыныңгореф-гадәтләренәкызыксынууяту.

Җиһазлау:

1. Магнитофон һәмдисклар.

2. Тиен, әни,
аныңкызларыөчен татар халык киемнәре.

3. Татар
халкыныңорнаментларытөшкәнсөлгеләр, самовар,
чынаяклар, чиләкбеләнкөянтә, бала караваты, курчак, мили
ризык муляжлары, өй атрибуты.

Катнашалар: Әни

Олы кыз

Уртанчыкыз

Кече кыз –

Тиен

Алып баручы

(Әкрен генә музыка
уйный,өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди
Әминә исемле хатын. Аның булган ди өч кызы.
Әминә апа кечкенәдән кызларына бишек җырларын
җырлап үстергән.

Бишек җыры җырлыйлар

Төнлә йокларга кирәк,

Йокла балам тизерәк.

Әлли-бәлли күз нурым,

Әлли-бәлли йолдызым.

Кызым матур төш күрә,

Бер елмая, бер көлә

Әлли-бәлли күз нурым,

Әлли-бәлли йолдызым.

А.Б.Әниләре кызларының өсте
бөтен, тамаклары тук булсын дип көне-төне
эшләгән. (Әни өйдә үз эшләрен
эшли, йон эрли)

Менәкызларүсептәҗиткәннәр.

Алыпбаручы. (Кызларбии бии чыгалар,
чыгыпуртагабасалар.)

Олы кызы – Айгөл. Авылда иң
чибәре.

Уртанчыкызы – Алия. Бик оста куллыкызбулган.

Кечкенәкызы – Алсу.
Акыллыһәмтыйнаклыгыбеләнаерылыпторган.

Алыпбаручы. Эшләребеткәч, кызлар кичке
уенгаашыкканнар. Аларандауйнаганнар, күңелачканнар.

(Җырлы-биюлеуен “Мәликә.Аннан
бииләр)

Алыпбаручы. Менәшулайкызларбикматурбулыпүсепҗиткәннәр,
әниләреяныннанәкренләптаралышабашлаганнар.

(Малайлар чыгып кызларны алып
китә)
 

Алыпбаручы. Әминаапаүзегенә кала. Бер ел
үтә, ике ел үтә. Өч ел үтә.
Әминаапаавырыйбашлый.

(Музыка.Әничиләкбелән
су алыпкерә. Авырсулый.
Тәрәзәдәнкүзәтә.
Чәйясамакчыбула.)

Әминаапа. Хәлемдәавырайды. Картайдымахры.. Кызларым да күренмиләр.
Инденишләргә

А.Б.Шул вакытта тиен дусты узып бара икән.

Тиен:-Исәнме, Әминә апа.
Хәлләрәйбәт.
Рәхмәт.

Әминә апа:-Тиен, дустым, кил монда. Мин бикавырыйм,
хәлемавыр, кызларымнычакыр минем яныма.

-Ярар, ярар. Борчылма, Әминәапа.
Хәзерчакырам. Саубулып тор.

Алыпбаручы. Тиеншундаукчыгыпчапкан. Улолыкызы –
Айгөляшәгәнйорткакилепҗиткән. Олы
кызытазларчистартаикән.

(Тиенбеләнолыкызарасында
диалог.Тиенишекшакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кермонда.

-Айгөл, әниеңбикавырый,
әйдәаныңянына, ул сине чакырды.

-Ай-яй, яй! Бикбарыр идем, тик
менәвакытымюк, тазларчистартасым бар.

-Ай-яй, яй! Юньсезкыз! Кал
шултазларынбелән.

Алыпбаручы. Тиеннеңшулайдипәйтүебула,
Айгөлташбакагаәйләнә.

(Әйләнә-әйләнәсәхнәартыначыга,
ташбакакиеме
белән
бала чыгып бии)
)

 Алып баручы:ТиеншуннансоңуртанчыкызыАлияяныначыгыпчапкан.
Алиябувакыттаҗепчырныйикән.

(Уртанчыкызбеләнтиенарасында
диалог.Тиенишекшакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Алия, әниеңавырый,
әйдәаныңянына, ул сине чакырды.

-Ай-яй, яй! Бикбарыр идем, тик вакытымюк.
Җепчырныйсым бар.

-Ай-яй! Юньсезкыз! Кал
шулҗебеңбелән.

Алыпбаручы. Тиеннеңшулайдипәйтүебула,
Алияүрмәкүчкәәверелгән.

(Әйләнә-әйләнәсәхнәартыначыга,
үрмәкүчкиемекиертелә)

Алыпбаручы:Тиенбикаптыраганбухәлгәһәмөченчекызяныначыгыпчапкан.
Алсубувакыттакамыр баса икән.

(Кече кызбеләнтиенарасында
диалог.Тиенишекшакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Алсу, әниеңавырый,
әйдәаныңянына, ул сине чакырды.

-Әниемавырый? Мин
хәзераныңянына барам.Әнием, әнием…

(Кызәнисеяныначаба, кочаклап ала,
хәлләренсорый)

-Әнием, алтыным, син минем якыным.
Хәлләреңничек?

-Авырыпкиттембит әле, кызым.
Хәлемдәюк. Сезнедәбиксагындым.

-Хәзер-хәзер, әнием, дару
алыпкиләм. (Дару бирә)

Әминә апа:-И, рәхмәт, кызым. Ярый әлесин бар,
алмам. Гомер буе игелеккүрепяшә.

Алыпбаручы. Кече кызбикбәхетлегомеркичергән,
кешеләрдә, әниседәаныбикяраткан,
хөрмәтиткән.

Җыр “Әниләр турында”

Әни
Әминә апа сүзләре:


Хәлемдәавырайды. Картайдымахры.. Кызларым да
күренмиләр. Инденишләргә?

-Тиендустым, кил монда. Мин
авырыйм. Кызларым да еракта.

— Авырыпкиттемкызым.
Хәлемдәюк.
Сезне
дә бик сагындым.

(кызын кочып ала,
кочаклашалар)

        
Рәхмәт
кызым, ярый әле син бар. Бәхетле бул кызым.

Скачано с www.znanio.ru

Детская народная сказка на татарском языке на тему “Оч кыз”/”Өч кыз”Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

—        Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.

—        Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:

—        Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.

Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:

—        Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.

Тиен бик ачуланган да әйткән:

—        Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Тиен Кече кызга әйткән:

—        И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.

Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.Еще сказки на татарском языке со схожей к “Оч кыз” тематикой (перейти к сборнику татарских сказок нашего сайта)(Башка татар халык экиятлэр)

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе
районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет
учреждениясе

«31 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы»

«Өч кыз» әкиятенә инсценировка

</<font size=»4″
style=»font-size:16pt;»>Башкарды:

Татар теле тәрбиячесе

Айтуганова Наилә Наил кызы

Казан 2015

Зурлар төркемендә (5-6 яшьлек балалар)

«Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү

(УМК кулланып)

Максат: 1. Әниләргә, олыларга карата ихтирам,
хөрмәт хисләре

тәрбияләү.

2. Әкият аша балаларны геройларның эшләренә бәя
бирергә

өйрәтү.

2. Балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә
кызыксыну

уяту.

Җиһазлау: 1. Магнитофон һәм дисклар

2. Тиен,әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре.

3. Татар халкының орнаментлары төшкән сөлгеләр,самовар,

чынаяклар, чиләк белән көянтә, бала караваты, курчак, милли
ризык муляжлары, өй атрибуты.

Катнашалар: Әни — Әмина апа

Олы кыз — Айгөл

Уртанчы кыз — Алия

Кече кыз — Алсу

Тиен

Алып баручы

(Әкрен генә музыка уйный,өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди Әминә
исемле хатын. Аның булган ди өч кызы. Әмина апа кечкенәдән
кызларына бишек җырларын җырлап үстергән.

(«Уйный-уйный үсәбез» Бишек җыры №60)

Әниләре кызларының өсте бөтен, тамаклары тук
булсын дип көне-төне эшләгән. (Әни өйдә үз эшләрен эшли.)

Менә кызлар үсеп тә җиткәннәр.

Алып баручы. (Кызлар берәм-берәм чыгып уртага
басалар. )

Олы кызы — Айгөл. Авылда иң чибәре.

Уртанчы кызы — Алия. Бик оста куллы кыз булган.

Кечкенә кызы — Алсу. Акыллы һәм тыйнаклыгы белән
аерылып торган.

Айгөл белән Алия арасында диалог . Алия күлмәккә
карап сокланып утыра, Айгөл бизәнә. Ә Алсу бу вакытта әнисенә
булыша).

-Күлмәк матур?

-Әйе, күлмәк матур.

— Ә мин матур?

-Матур!

Әминә апа. Кызым, барыгыз эзрәк күңел ачып,
уйнап кайтыгыз.

Алсу. Кызлар, әйдәгез уйнарга!

Алып баручы. Эшләре беткәч, кызлар кичке уенга
ашыкканнар. Алар анда уйнаганнар, күңел ачканнар.

(Җырлы-биюле уен «Кәрия-Зәкәрия» 5-6 бала. Уен
уйнаганда Әмина апа кызларга бирнә җыя. 3 төенчек төйни. Уеннан соң
кызлар әниләре янына

йөгереп киләләр. Кочаклыйлар. Әниләре кызларын
озата)

Алып баручы. Менә шулай кызлар бик матур булып
үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.

Әминә апа. Кызым, Айгөл. Менә син зур кыз булдың
инде. Сиңа китәргә вакыт. Кызым, мине онытма, бәхетле бул. Игелек
күреп яшә.

-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрен өчен. Сау бул, әни.

(Кыз китеп бара. Шул рәвештә икенче, өченче
кызны китә)

Алып баручы. Әмина апа үзе генә кала. Бер ел
үтә, ике ел үтә. Өч ел үтә. Әмина апа авырый башлый.

(Музыка. Әни чиләк белән су алып керә. Авыр
сулый. Тәрәзәдән күзәтә. Чәй ясамакчы була. Йөрәгенә тотына.
Телефонын ала)

Әмина апа. Хәлем дә авырайды. Картайдым да.
Кызларым да күренмиләр. Инде нишләргә? Кемгә барырга? (Урындыкка
килеп утыра да исенә төшкән кыяфәт ясый)

И, и , онытым та торам бит әле! Минем бит
урманда тиен дустым бар! Шалтыратыйм әле үзенә.

(Әни белән тиен телефоннан сөйләшә.)

-Исәнме, Тиен. Хәлләрен ничек?

-Исәнме, Әминә апа. Хәлләр әйбәт. Рәхмәт.

-Тиен, дустым, кил монда. Мин бик авырыйм, хәлем
авыр, кызларымны чакыр минем яныма.

-Ярар, ярар. Борчылма, Әминә апа. Хәзер чакырам.
Сау булып тор.

Алып баручы. Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул олы
кызы — Айгөл яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кызы тазлар чистарта
икән.

(тиен белән олы кыз арасында диалог.Тиен ишек
шакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Исәнме, Айгөл. Хәлләр ничек?

-Әйбәт, тиен. Рәхмәт.

-Айгөл, әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул
сине чакырды.

-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк,
тазлар чистартасым бар.

-Ай-яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул тазларын белән.

Алып баручы. Тиеннең шулай дип әйтүе була, Айгөл
ташбакага әйләнә.

(әйләнә-әйләнә сәхнә артына чыга, ташбака киеме
киертелә)

Тиен шуннан соң уртанчы кызы Алия янына чыгып
чапкан. Алия бу вакытта җеп чырный икән.

(уртанчы кыз белән тиен арасында диалог. Тиен
ишек шакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Хәерле көн, Алия. Хәлләрен ничек?

-Әйбәт, рәхмәт.

-Алия, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине
чакырды.

-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Җеп
чырныйсым бар.

-Ай-яй! Юньсез кыз! Кал шул җебең белән.

Алып баручы. Тиеннең шулай дип әйтүе була, Алия
үрмәкүчкә әверелгән.

(әйләнә-әйләнә сәхнә артына чыга, үрмәкүч киеме
киертелә)

Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына
чыгып чапкан. Алсу бу вакытта камыр баса икән.

(кече кыз белән тиен арасында диалог. Тиен ишек
шакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Хәерле кич, Алсу. Хәлләрен ничек?

-Әйбәт, рәхмәт.

-Алсу, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине
чакырды.

-Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам.
Әнием, әнием…

(кыз әнисе янына чаба, кочаклап ала, хәлләрен
сорый)

-Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең
ничек?

-Авырып киттем бит әле, кызым. Хәлем дә юк.
Сезне дә бик сагындым.

-Хәзер-хәзер, әнием, дару алып киләм. (дару
бирә)

-И, рәхмәт, кызым. Ярый әле син бар, алмам.
Гомер буе игелек күреп яшә.

-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрең өчен. Әни, әйдә,
бергәләп чәй эчеп алыйк әле. Хәлең дә яхшырып китәр. (музыка)

(Әни белән кыз өстәл янында чәй эчеп калалар)

Алып баручы. Кече кыз бик бәхетле гомер
кичергән, кешеләр дә, әнисе дә аны бик яраткан, хөрмәт иткән.

“ Тылсымлы әкият “Өч кыз”
темасына әдәби уку дәресе
2 сыйныф өчен

Авторы: Касыймова Гөлнара Насир кызы
Саба районы Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы

Тема: Тылсымлы әкият “Өч кыз”.

Максат: “ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп

укырга өйрәтү.

Бурычлар:

1) Укучыларны үз фикерләрен әйтә белергә,әкият геройларының эш-гамәлләрен анализларга өйрәтү;

2) Балаларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртү,нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту, әкиятләр укуга кызыксынуны арттыру;

3) Әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре ,игелеклелек тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Предмет : әкиятне аңлап һәм сәнгатьле уку,төп уйны һәм төрен билгели белү.

Шәхсиятле: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Танып белү: әкияттән кирәкле өзекне таба белү.

Регулятив: әкиятне анализлый, нәтиҗә ясый белү.

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү,тыңлый һәм аралаша белү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Төп төшенчәләр: әкият,тылсымлы әкият,тиен,ана,олы кыз,уртанчы кыз,кече кыз,ләгән,бака,җеп,үрмәкүч.

Төп ресурслар: ”Әдәби уку” дәреслек-хрестоматия, 2 нче сыйныф,”Өч кыз” татар халык

әкияте,презентация.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

Укучыларны уку

эшчәнлегенә кертү

Укучыларны уку эшчәнлегенә кертә

  • Сиңа рәхмәт әйткәннәре бармы?

  • Син үзең бу сүзне еш әйтәсеңме?

Саумы ,кояш, саумы ,көн!

Дусларым , хәерле көн!

-Хәерле көн ,һәммәгезгә дә!

-Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк , дусларым,

Хуш , хәерле сәгатьтә.

Үзара сәламләшү.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү

2. Белемнәрне актуальләштерү.

-Үткән дәрестә өйрәнгәннәребезне тикшереп үтик.

  1. Чәчмә хәрефләрдән әкият сүзен төзү

  1. Әкият сүзенә кластер төзү

  • Нәрсә ул әкият?

Халык әкиятләре

Бу әкиятләрнең авторлары кем?

Автор әкиятләре

Әкият язган нинди авторларны беләсез?

Хайваннар турында әкиятләр

Бу әкиятләрнең геройлары кемнәр?

Көнкүреш әкиятләре

Бу әкиятләрдә нәрсәләр сурәтләнгән? (Көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә. Хезмәт яратканнар – акыллы, зирәк, ә комсыз байлар -надан булып сурәтләнә.)

Тылсымлы әкиятләр

Бу әкиятләр нәрсә белән башка әкиятләрдән аерылып тора?

  • Сез нинди тылсымлы предметлар беләсез?(көзге, келәм, агулы алма, итекләр..)

Сүзләрне рәсемнәргә туры китерү” уены

әкиятләр.pptx – 2 слайд

Әкият сүзен төзиләр.

Сорауларга җавап бирәләр.

Әкият- чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.

Карточкалар арасыннан сүзләрне сайлап алалар.

Сорауларга җавап бирәләр.

Сүзләрне рәсемнәргә туры китерәләр

3.Уку проблемасын

кую.

Викторина сораулары буенча кроссворд чишү

(Кушымтаны кара)

әкиятләр.pptx – 3 слайд

Ө – “Бүдәнә белән Төлке”

Ч – “Гөлчәчәк”

К – Кәҗә белән сарык

Ы – “Батыр әтәч”

З – “Төлке белән Каз

  • Укучылар, нинди сүзтезмә килеп чыкты?

  • Димәк, бүгенге дәрестә без “Өч кыз” әкиятен укырбыз.

  • Дәрескә нинди максатлар һәм бурычлар куярбыз?

  • Үзегезгә нинди бурычлар куярсыз?

Аудиоязмадан узган дәресләрдә укылган әкитләрдән өзекләр тыңлыйлар, әкиятнең исемен әйтәләр.

-“Өч кыз” әкияте белән танышу

-Әкиятнең төрен ачыклау

  • Сәнгатьле итеп укырга

  • Сорауларга тулы, дөрес итеп җавап бирергә.

  1. Тема буенча

эш.

  1. Ял итү.

Әкиятне чылбыр буенча уку .

Сүзлек өстендә эш (әкиятләр.pptx – 4 слайд)

Җиз ләгән-бакырга башка металл өстәп коелган эретмәдән ясалган ләгән

Ярминкә – һәр елның бер үк вакытында һәм билгеле бер урында үткәрелә торган зур сәүдә базары.

Киндер –өйдә киндердән тукылган тукыма.

— Әйе,балалар, элекке вакытларда безнең әбиләребез өй шартларында киндерне сукканнар,аннан бизәкләп паласлар,сөлгеләр,тастымаллар,ашъяулыклар,тукымалар тукыганнар.Киндер тукымалардан күлмәкләр,ыштаннар,эшләпәләр теккәннәр.Хәзер дә әбиләребезнең сандыкларында аларның әниләре,әбиләре суккан сөлгеләр,тастымаллар ,ашъяулыклар кадерләп саклана әле .( әйберләрне күрсәтү)

ТЕЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Әгәр мин әйткән сүзләр “Өч кыз” әкитендә очраган геройлар, предметлар булса, чүгәләп аласы, бу әкияттән булмаса, кулларыгызны күтәрегез.

-Тиен, Шүрәле, җиз ләгән, алтын тарак, әни, Бүре, Төлке…

Әкияттәге таныш булмаган сүзләрне билгеләп баралар.

Сүзлек өстендә эшлиләр

Биремнәрне үтиләр

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту

Гөжләп уку.

Сорауларга җавап бирү:

  • Әкияттә нинди геройлар катнаша?

  • Әни авырый башлагач кемне чакыра?

  • Тиен кирәкле урынга ничә тапкыр бара?

  • Олы кыз әнисе янына барамы?

  • Тиен аны кемгә әверелдерә?

  • Уртанчы кыз әнисе янына барамы?

  • Тиен аны кемгә әверелдерә?

  • Кече кыз әнисе янына барамы?

  • Тиен аңа нәрсә дип әйткән?

  • Бу әкият нинди төргә керә? Ни өчен? Исбатла.

  • Кече кыз ни өчен рәхәт яшәгән?

Сайлап уку.

  • Олы кыз ни өчен әнисе янына бармый?Тексттан шул сүзләрне табып укы.

  • Уртанчы кыз үзенең бара алмавын ничек аңлата? Тексттан шул сүзләрне табып укы.

  • Тиен кече кызга хөрмәтен нинди сүзләр белән җиткерә? Тексттан шул сүзләрне табып укы.

Укыйлар

Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар фикерләрен әйтәләр.Нәтиҗә чыгаралар. 16 биттәге кагыйдәне укыйлар.

Сайлап укыйлар

  1. Алган белемнәрне куллану

Җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча төзегез.

Кече кыз рәхәт гомер кичергән.

Кызлар үсеп буйга җиткән.

Әниләре авырый башлаган.

Тиен кече кыз янына барган.

Тиен уртанчы кыз янына барган.

Тиен олы кыз янына барган.

  • Сезнең алдыгызда әкияттәге вакыйгалар сурәтләнгән иллюстрацияләр. Аларны вакыйгалар барышы эзлеклелегендә тезегез.

“Өч кыз “ мультфильмын карау.

http://balarf.ru/

Мультфильм геройлары кебек без дә “театр” уйнап алырбыз. “ Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү ( балалар маскалар кияләр һәм әкиятне сәхнәләштерәләр).

Парларда эш

Җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча төзиләр.

Кызлар үсеп буйга җиткән.

Әниләре авырый башлаган.

Тиен олы кыз янына барган.

Тиен уртанчы кыз янына барган.

Тиен кече кыз янына барган.

Кече кыз рәхәт гомер кичергән.

Төркемнәрдә эш.

Иллюстрацияләрне әкияттәге вакыйгалар эзлеклелегендә тезәләр.

Укучылар мультфильм карыйлар.

Төркемнәрдә эш

Әкияттәге рольләрне бүлешәләр, үзләренә маскалар сайлыйлар, әкиятне сәхнәләштерәләр.

  1. Йомгаклау.

Рефлексия

— Ә сез әниләрегезгә карата игелеклеме соң,аларга булышасызмы?

— Әниләрегезгә һәрчак булышып,аларны кадерләп,олыгайган көннәрендә дә терәк булып, миһербанлы,игелекле булып яшәгез.Һәрчак әкияттәге кече кыздан үрнәк алыгыз.

— Бирелгән мәкальләрнең кайсысы әкиятнең эчтәлегенә туры килә?

Кем эшләми, шул ашамый.

Туган җирем – алтын бишек.

Балага иң куәтле кеше — ата.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне .

әкиятләр.pptx – 5 слайд

  • Дәрестә биргән җавапларыңнан син канәгатьме?

Сорауларга җавап бирәләр

Әкиятнең эчтәлегенә туры килгән мәкальне сайлыйлар

Үзләренең җавапларын бәялиләр.

Өй эше

Иҗади эш. Үзегезгә бер тылсымлы әкият язып карарга.

Өй эшләрен язалар.

Кулланылган әдәбият:

”Әдәби уку” дәреслек-хрестоматиясе, 2 нче сыйныф

әкиятләр.pptx

http://balarf.ru/

Кушымта

Б

ү

д

ә

н

ә

б

е

л

ә

н

Т

ө

л

к

е

Г

ө

л

ч

ә

ч

ә

к

К

ә

җ

ә

б

е

л

ә

н

с

а

р

ы

к

Б

а

т

ы

р

ә

т

ә

ч

Т

ө

л

к

е

б

ә

л

ә

н

К

а

з

Җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча төзегез.

Өч кыз

Тиен уртанчы кыз янына барган.

Әниләре авырый башлаган.

Кече кыз рәхәт гомер кичергән.

Кызлар үсеп буйга җиткән.

Тиен кече кыз янына барган.

Тиен олы кыз нына барган.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Оц бай праздник оцбай у аварцев
  • Охта парк на новогодние праздники 2022
  • Охта молл детские праздники
  • Охрана труда праздник всемирный день охраны труда 2020
  • Охотничья вечеринка сценарий