Олылар коненэ сценарий татарча

Cкачать: Сценарий на татарском языке "Олылар коне" день пожилых

Алып баручы:

Исәнмесез,диеп
башлыйм әле.

Очрашу
бит шулай башлана!

Сезнең
белән очрашканга

Күңелебез
шундый шатлана!

Алып
баручы:

 Бүген
сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам
сезгә безнең буыннан!

Бар
дөньяны бүләк итәр идек

Әгәр
килсә безнен кулыбыздан

Алып баручы:
Исәнмесез ,кадерле ветераннар, өлкән яшьтэге эбилэр,апалар., клгэн кунаклар,
авылдашлар! Сезне исән-сау күрүебезгә бик шатбыз һәм сезнең хөрмәткә
әзерләнгән  кичәбезне башлап җибәрәбез.Олылар коне бэйрэме белэн котлау очен
сузне авыл башлыгы идарэсе Сагитова  Минзифа Хабировнага бирэбез!

……………………………………………………………………………………………..

……………………………………………………………………………………………..

……………………………………………………………………………………………..

Алып баручы:

Бәйрәм булсын мөбарәк,
Табын булсын түгәрәк!
Бүгендәй бәйрәмнәрне
Гел каршылыйк бергәләп!

Сезнен хормэткэ жыр башкара Илсияр
Камбеева!

Алып
баручы:

Бугенге кондэ Ин олы рэхмэтебезне сугыш ветераннарына белдерэбез, гомерлэрен дэ
кызганмыйча, илне дошман явыннан саклап калганыз очен мен-мен рэхмэт сезгэ!
Шулай ук Гомер буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны
иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп
тарткан әби-бабаларыбызга да бик зур рэхмэт!

Алып
баручы:

Сезнен каршыда “Хыял” бию торкеме!

Алып баручы:

Яшь
вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә
алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк
әле бу залларда

Кайтавазын
яшьлек таңының. Сезне яшьлек танына алып кайта Рэзидэ Маханова хэм Золфия
Гафарова!

Безнең
йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык
матур көйләрне

Жырлыйк
әле өзеп үзәкләрне,

Булсын
дуслар сагынып сөйләрлек.

Алып
баручы: Каршы алыгыз, жырлый Динэ Маштеева

Үтте
инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга,
дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән
бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр
биюгә булган гашыйклык

Алып
баручы
:
Сезнен хормэткэ ин матур жырыбыны булэк итэбез!

Каршы
алыгыз, сэхнэдэ “Сандугач” ансамбле!

Шигырь
: Куркин Данил

Минем
эби бик эйбэт,

Гел
колеп кенэ тора.

Балакаем,
дип эйтеп,

Соеп,
ирк
элэп тора.

Эбием
hэркон безгэ

Тэмле
ашлар пешерэ,

Сэйкемле
сузлэре белэн

Безнен
кунелне курэ.

Без
эбине яратабыз,

Ул да
безне ярата.

Безнен
эбидэн дэ эйбэт

Кем
бар икэн доньяда?

Куркин Данил: Каршы алыгыз, жырлый Золфия
Гафарова!

Алып баручы 1: Матур
көннәр әле алда булсын,кояш гел елмаеп торсын,яңгырлары вакытында яусын,
күңелләребез гел шат булсын! Илләр тыныч, өстәл тулы ризык булсын

Ин изге телэклэр белэн , Гузэл
Маштеева!

Алып баручы 2:

Һәр көн шулай җырлар җырлап яшик!

Моңлы
күнел һәрчак ак булсын.

Моңга
тулган күңел һәрвакытта

Игелекләр
белән уралсын.

Сезнен хормэткэ жыр башкара ,Рэзидэ Маханова! Каршы
алыгыз!

Алып
баручы:

Уйнап
тора музыка

Зур
бина гөр килә!

Җырлыйбыз
да,биибез дә

Төрлебез
төрле көйгә!

Сезнен
каршыда “Ильһам» бию теркеме!

Алып
баручы:

Без
сезне бик яратабыз

Бэйрэм
белэн котлыйбыз!

Булэк
итеп сезгэ,

Бер
матур жыр жырлыйбыз.

Ин
монлы садугачыбызнын  берсе, Ильсияр Камбеева!

Алып баручы:

 Алар зирәкләр  дә, шаянлар да

 Акыллыларда,матурлар
да

 Кем
алар дисезме?

  Алар “Голкэйлэр”” ансамбле була!

Алып
баручы:

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгэ,
Алдагы коннэрне  шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Олы бэйрэмегез белэн тэбрик итэ “Ак каен”ансамбле!

Алып баручы:Сез
булганга без дә бик бәхетле
                           Сезнең белән якты көнебез.
                           Безнең белән сез дә бәхетледер,

                            Сезгә
озын-озак гомер телибез.

Ин
матур телэклэре белэн, Золфия Гафарова!

Алып баручы:

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Сезнен очен жыр башкара Руфия
Багатиева!

Бергә,бергә яшик әле,

Бердәмлектә-бәрәкәт!

Җырлап –биеп,уйнап-көлеп

Яшәүләре бик рәхәт!

Жырлый Айгел Малькова

Сандугачтай сайрап җибәр-

 Тавышларың асылла!

 Чишмә кебек моңландырып

  Җырлап җибәр Золфия!

Сезнен хормэткэ жыр башкара Золфия
Гафарова!

Җырла-җырла тансык җырчы!

Җаннарга дәва җырчы.

Йөрәкләрдә дәрт кабызып-

Гел җырлап кына торчы!

Каршы алыгыз, Рэзидэ Маханова!.

Шулай бергэ яшик эле!

Яшик эле гор килеп!

Бу доньянын гузэллген куреп

Сез барына соенеп!

Сезнен очен жырлый Ильсияр Камбеева!

Җыр бит ул гомер агышы

Җыр кешенең юлдашы.

 Җыр тумаса күңелләрдә-

 Нигә кирәк дөньясы- Каршы алыгыз,
Золфия Гафарова!

Сезнен белэн хушлашырга

Матур сузлэр эзлибез.

Тормышыгыз гузэл булсын.

Ак бэхетлэр телибез

Алып баручы: рәхмәт 
сезгә,бәйрәмебез ямьле булган өчен,рәхмәт сезгә тугры хезмәт өчен! Алдагы
көннәрегез дә муллыкта, быйлыкта, исәнлектә-саулыкта үтсен. Тагын күрешергә
насыйп булсын!киләсе очрашуларга кадәр!

Истәлек өчен фото

Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!

(Өлкәннәр көненә багышланган чара)

           Җаваплы: Ахметзянова Фарида Файзрахмановна

Лаеш муниципаль районы Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе.

Максат: Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү.  Халкыбызның гореф -гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану. Гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру.

1.а.Хөрмәтле Өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз.Бүген барлык өлкән буын кешеләренә юллаган изге сүзләр һәм яхшы башлангычлар өчен уңай форсат булып тора. Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

4 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр тыңлап китегез.

2.а. Без, сезнең балалар һәм оныклар. Безне үстергән һәм тәрбияләгән, кырыс сынау елларында илебезне яклаган кешеләр алдында бурычлыбыз. Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү, Россияне үстерүдә аның өлешен тану ул. Бүгенге пенсионерлар – илебез икътисадына нигез салучылар, илебезне  үсешнең алдынгы чикләренә алып чыгучылар да алар.

    1.а Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын.

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.

Ашыкмагыз картаерга.

Йөрәккәегез тынмасын

Картлык шатлык түгел диеп,

Гел моңаеп тормыйк әле.

Сагыш -моңнарны таратып,

Елмаешыйк, көлик әле.

Картаябыз димик әле!

 —___________________ башкаруында җыр.

                  2.а    Картлар көне бүген картлар көне

                          Тик шулай да картлык-шатлык түгел.

                           Әби-бабайларга бүләк ясыйк

                           Аларның да күңеле таштан түгел.

                          Ярдәм итик бүген һәрбер картка

                         Ярдәм итик һәрбер карчыкка.

                         Изгелек ул булыр безнең өчен

                        Хөрмәт булыр бездән аларга.

1.а Бу биюне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

Ә  хәзер татар халкының парлы биюен карагыз

1.а Күп картларның күңеле ялгыз була

      Барып хәл белешү ни тора.

      Безгә бит ул авырлык тудырмый

     Ә картларның күңеле яктыра.

Картлык – шатлык түгел инде,

Килсә соңарып килсен.

Һәр кешегә тыныч картлык,

Бу дөнья бүләк итсен!

2.а.Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы — йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге -хатын-кызларда.

Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Сезнең өчен җырлый _________________________

1.а. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.       Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, һәм  сугыштан соң хәерчелек…

2.а. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Арагызда хезмәт алдынгылары бик күп. Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгәнсез. Бу хезмәт нәтиҗәләре безгә саулыкта – тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирде, аллага –шөкер. Рәхмәт Сезгә! 

Безнең олыларга, дуслар,

Хөрмәтем бик зур минем.

Шундый кешеләр булганга

Шатланам, туган җирем.

_______________________ җырын тыңлагыз.

1.а.Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы-хәсрәтләр китерми,

Таянычыгыз булырбыз.

2.а Сезгә хөрмәтле апа — абыйлар төшенкелеккә бирелмәвегез ышанычыгызны саклый алганыгыз, намуслы һәм батырлыгыгыз өчен баш иябез. Сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете, якыннарыгыз кадер хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.

Ә хәзер кызлар башкаруында яшьләр биюен карагыз

1.а Эчке дөньяның кояшы

Сүнмәгәнме әле Кеше!

Изгелек яшиме анда,

Сабыйга әйтеп бирче??

Күңел кояшың – яхшылык

Нур сипсен, уят аны!

Сиңа булышырга теләп

Җибәрәм шул доганы.

 Изгелек ул беркайчан да

Тузмый торган хәзинә

Яхшылык эшлик һәрвакыт

Ул үзе изге Дога.

___________________ “ Авылым гөлләре җырын башкара”

2.а Хөрмәтле өлкәннәребез! Бетмәс-төкенмәс җылылык Сездә. Кулларыгыздагы җылылыкны да сизәсебез килә. Кочагыгызда иркәләнәсебез, башыбыздан, иңнәребездән сыйпаганыгызны тоясыбыз килә. Никадәр олуглык, никадәр сабырлык Сездә. Дистә еллар буена җыйналып килгән ул. Тормыштагы үз җиңүләрегез,үз хаталарыгыз бәрәбәренә тупланган. Ул олуглыкның азы гына бездә булса икән.

1.а.Хөрмәтле өлкәннәребез! Күпме изгелек Сездә. Тиргәгән чагыгызда үпкәләгән чагыбыз була. Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез. Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән, дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана бөләсез Сез, көтә беләсез.

2.а.Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гөл көләч булып калсын.

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөлбакча булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын!

______________ башкаруында татар егетләре биюе.

2.а Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле,тынгысыз, ыгы — зыгылы дөньяда бик кирәк Сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!

Бар гомерегез үтсен шатлык белән

Кайгы, хәсрәт бер дә күрмәгез.

Йөзегез һәрчак шулай көләч булсын

Йөзегездә нурлар сүнмәсен

Җырлый ______________________

 1.а.Хөрмәтле абый — апалар! Сезгә аяз күк йөзе, бәхет – шатлык, якыннарыгыз кадер-хөрмәтен тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәвегезне телибез. Сезнең хөрмәткә әзерләгән концертыбыз тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!             

Олкэннэр  коненэ багышланган сценарий.(2017)

 1.Буген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

2.Хэерле кон, Исэнмесез эбилэр,бабайлар,апалар,абыйлар! Бүген бездэ олы бэйрэм.

1-октябрь олкэн яшьтэгелэрне хормэтлэү коне буларак билгелэп үтелэ. Бүгенге бэйрэмебезнең кунаклары- хезмэт ветераннары, тормыш юлларын авыл тормышы белэн бэйлэп, лаеклы ялга чыккан авылдашлар. эйе, сез чынлап та авылыбызның хормэткэ лаек кешелҽре.

1.Сезгэ бүгенге конне тик исэнлек-саулык, түземлелек, озын гомер, гаилэгезгэ иминлек һэм бэхет телисе генҽ кала. Э хҽзер барлык борчуларыгызны, сызлануларыгызны, эшлэрегезне онытып ял итеп алыгыз. Бу очрашу сезнең күңеллэрдэ матур истэлеклэр калдырсын иде.

2.Сезнен каршыгызда халык инструменталь ансамбле чыгыш ясый.Торле койлэргэ тезмэ.Житэкчесе Ахмадуллина Венера Ангам кызы.

1.Котлау очен сүз авыл хакимияте башлыгы Азат Финарат улы Габсалямовка бирелэ. Рэхим итегез!

2.Сезне бэйрэм белэн котлый «Урал» ачык акционерлар жэмгыяте директоры Динар Финус улы Хайруллин.

1.Бэйрэм белэн тэбрик итэ Тэтешле районынын ветераннар советы рэисе Энэс Фатхи улы Магзумов.Рэхим итегез.

2. Котлау очен сүз мэктэп директоры Ралия Ваис кызы Исламовага бирелэ. Рэхим итегез!

1. Котлау очен сүз авыл ветераннар советы рэисе Венера Ангам кызы Ахмадуллинага бирелэ. Рэхим итегез!

2.Бэйрэм белэн сезне мэктэп укучылары котлый Рэхим итегез! (монтаж)

1. Нигэ картлык шатлык түгел дилэр

Картлыкны да шатлык итик без.

Балалар, оныклар белэн бергэ

Шатланышып гомер итик без.

Картлык шатлык була аладыр ул,

Балалардан булса игътибар.

Карт кешегэ эллэ ни кирэкми.

Якты чырай, тэмле сүз бары.

2.Бүген бездэ кунакта иң якын кешелэребез- безнең соекле картэнилэребез,картэтилэребез. Бу кичәбез концерт-конкурс булыр. Хөрмәтле өлкәннәр, сез дә узегезнең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтегез Без сезне, бер яшьлектэ, бер картлыкта дигэн бэйгедэ катнашырга чакырабыз. (ярыш очен ике команда кирэк булачак, уйнарга телэучелэр бирегэ рэхим итегез)

1. Беренче бәйге. “Исэнмесез,бу мин”- дип атала. Командалар үзлэре белэн таныштыралар,исем уйлыйлар.Командалар эзер булганчы сезгэ узенен монлы тавышын булэк итэ Гузэлия Башарова.

2.Икенче бәйге. 1) Буй белэн тезелергэ.

2) Аяк киеме размеры белэн тезелергэ.

3) Исемнэр алфавит буенча тезелергэ.

4) Яшь буенча тезелергэ.

1.Энисэ Валиева узе ижат иткэн шигырен укый «Рэхмэт эйтэм туган жиремэ»

2.Өченче бэйгене башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.

— Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

— Америка акчасы. (доллар)

— Көн белән төн нәрсәбелән  бетә?(н хәрефе)

— Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

— Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

 — Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)

-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)

-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?

1.Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең кызлар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Татар халык биюе карагыз.

2.Безнең дэу энилэр дэу этилэр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә дэ ойрэнергэ генә. Дэу энилэр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән ”Педагог әби” бэйгесен башлыйбыз.

— Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

— Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

— Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә окшаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

— Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?

— Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?

— Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

1.Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын.

2. Сезне бэйрэм белэн сэлэмли «Лэйсэн »вокал ансамбле кызлары «Туган жиремэ»

1.Алдагы бэйге “Әбием әкиятләре” дип атала. Сез, әбиләр, оныкларыгызга нинди әкиятләр сөйләдегез икән. Әйдә, искә төшерик әле.( Уйларга вакыт бирәбез.)

2. “Иң ягымлы кешем шул син,

Әбием, бердәнберем!

Өйрәт әле, мин дә белим

Әби булуның серен”.

Әби көлә:”Әби булу

Тора бары оныктан.

Мин бит әби булдым, кызым,

Нәкъ син туган минуттан”.

1. Сезнен каршыгызда «Божья коровка» кызлар вокал ансамбле «А ты меня любишь»

2.Сез бәйрәмнең иң түрендә

Әби, бабайларыбыз.

Бары тик Сезнең хөрмәткә

Яңгырый җырларыбыз

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр.

Иң кадерле, иң хөрмәтле,

Булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр

1.Алсу Каримова сезне бэйрэм белэн котлап жыр булэк итэ « »

1.Безнен ярышлар ахрына якынлашты катнашучыларга зур рэхмэт .

(жинучелэр билгелэнэ булэклэр тапшырыла)

2.Җырлар тынлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр кунелне җылыта.

Эйдэ, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта Сезне хормэтлэп жырлый Венера апа Ахмадуллина

« »

1.Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

2.Омет белэн яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур килэчэкне янартырга

Бардыр эле җирдэ саф орлык.

1.Мәңге яшь булыгыз әле,

Килик кабат-яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан!

2 Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез! Сезнен очен эзерлэнгэн концерт программабыз тэмам.  Хэзер Сезне чэй табыны янына чакырабыз.

.

                          Олыласаң олыны олыларлар үзеңне!

                    (Музыка уйный, шигырь укыла.)

Әллә яшьлек, әллә аргамаклар

Ташлап китте безне еракка.

Кыңгыраулар чыңы-зеңгелдәве

Ишетелә кебек колакка.

Оча кебек кышкы бураннарда

Яшьлегебез аргамаклары.

Көлемсерәп еллар карап тора

Чаба-чаба арган атларны.

Гел маяклы юллар булмагандыр,

Йөргән булды кайчак адашып.

Әмма барыбер туган якка кайттык-

Булмый илне малга алмашып.

Эх, Яшьлеккә дә кайтып килсәң иде.

Аргамаклар белән җилдереп!

Тормыш йөген атлар урынына,

Без тарттык бит инде җигелеп.  (Рәфкать Муллин)

    Исәнмесез, кадерле өлкәннәребез! Менә шул сез — тормыш йөген атлар урынына җигелеп тарткан өлкәннәребез хөрмәтенә без башлангыч сыйныфлар  кичә әзерләдек. Рәхим итеп карагыз!.

1.Шавы булып алтын яфракларның,                  

Зәңгәрлеге булып һаваның,

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,                          

Матурлыкка тиңе юк аның!

2.Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә                                                

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә!

              Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

              Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

              Хәтта бабай-әбигә дә

              Шуңа бүген бәйрәм итик

              Карамыйча бернигә дә!

        3.    Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез!                             

  Бүген — Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез — ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.

  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!

4.Кадерле әби-бабайларыбыз,

Чал чәчле өлкәннәребез,                                        .

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз!

Ягъни оныкларыгыз!

               5. Сез һәркемгә чиксез мәрхәмәтле

                Кызганмыйсыз йөрәк җылыгызны                   .

               Багышлыйбыз сезгә йөрәкләрдә

               Ялкынланып туган җырыбызны!

 (Музыка астында зал ишегеннән 4 нче сыйныфлар шарлар күтәреп керәләр,өлкәннәргә очыртып җибәрәләр, сәхнәгә менеп китеп җыр башкаралар:”Аллага шөкер”)

1. Бер максатсыз гел заяга

Узмасын гомер.

Сез исәнме, без исәнбез,       /  2 тапкыр/

Аллага шөкер.

2.Кайгы белән шатлык белән

Узар бу гомер.

Без бит бергә шунысы шатлык    /2 тапкыр/

Аллага шөкер.

3.Алла бирсә җырларбыз без

Узганчы гомер.

Исәнмесез, яшибез без    2 тапкыр/

Аллага шөкер.

6.Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,                                              

Бигрәк уңганнар икән

7.Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең;                                                      .

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең.


                               (“Гайбәтчеләр” биюе 1 сыйныф)

( Әби керә. Аның артыннан ук алып баручылар чыга)      

    Әби.                                                            
Ии- и.үзебезнең моңга җитәме соң? Безне яшь чакларга кайтара: торган көйләр! Мөдәррис сыздырып тальянда уйнар иде, ә без, кызлар, егетләр, кушылып җырлар идек, өздереп биер идек. Үзәкләрне өзә бит! Рәхмәт сезгә, балакайларым, бик тә күңелем булды. Әле сез, авыл балалары, татарчаны онытмагансыз икән. Югыйсә бит, кайбер балалар татарчаны бар дип тә белмиләр, көн -төн магнитофоннан «пәри туе» акырталар. Рәхмәт, балакайларым, рәхмәт.
А.б.(урындык китереп куя)
— Әбекәй, кил әле, утырып тор. Бүген син безнең кадерле кунагыбыз булырсың. Бәйрәмгә әле бабайлар да килерләр. Чөнки без бүген бала тәрбияләүне әти — әниләр белән бергәләп үз өсләренә алучы әби -бабайлар турында сөйләшергә җыелдык.
                      (Әби утыра).
А.б. 
— Бабайлар килеп тә җиткәннәр. Әйдәгез, түрдән узыгыз!

Беренче бабай:                              
— Эх, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар.

Икенче бабай:                                .

Эх, яшь вакытларның кадерен белмәдек, кордаш. Тәмәке һәм аракыга каршы көрәшәсе калган.

Өченче бабай:                                  

Хәзерге заманның кешеләре генә түгел, сарыклары да әллә нинди бит аның. Элек көтүдән кайтканда сарыклар «бә- ә» дип кычкырып кайталар иде, хәзер авызларын ачалар да бер тавышсыз кайталар, шулай бит, кордашлар.

Дүртенче бабай:                              
— Карчыгым исән булса, чөкердәшеп яшәгән булыр идек тә (елый). Картайгач, күңел дә йомшара икән.

Беренче бабай:                        
            — Кордашлар, күңелсезләнеп кенә утырмыйк әле, бер җырлап алыйк.

            (Бабайлар җырлый: «Ай — ли, замана „)
Бергә:
— Килмә, димен картлыкка,
Нигә соң син киләсең?
Үзеңне бит беркем дә
Сөймәгәнне беләсең.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/

             Беренче бабай:                                     .
Чакырып килгән кунак кебек,
Ашыгып түргә менәсең.
Башны бөгеп, алга иясең
Елатасың иясен.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/

                     Икенче бабай:                                   
Тимә, картлык, минем тешкә,
Теш көч бирә эшләргә.
Минем тешләремне коеп,
Ни хакың бар көләргә.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/
                 

                    Өченче бабай:                  
Кая китте яшь вакытлар-
Яфрак, зәңгәр чәчәгем;
Күңел сизми, беркем белми
Алдан ни күрәчәген.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/
               Бергә:

 Уйлап утырам, хәйран калам:
Бик аз калды гомерләр.
Авыр сүзне, кайгыларны
Күтәрә алмый күңелләр.
Ай — ли замана  ,замана үтеп бара. /2 тапкыр/

А.б. 
Безнең бабайларның әле күчтәнәче бетмәде. Әйдәгез, хәзер Шәүкәт Галиевның “
Озак яшәүнең сере” шигырен тыңлап үтик.

Укучы:                            
1. Күрше бабайга кердем,
Көйләп бер сәлам бирдем;
Ике куллап күрештем,
Хәл – әхвәлен белештем.
2. Соравымны тыңлагач,
Болай диде бабакай:

Беренче бабай:                                                    

Озак яшәүнең сере –
Татулыкта балакай.

3. Әбиең белән бергә,
Яшибез җиде дистә.
Сүзгә килгән юк һич тә.

4. Әрләшкән дә юк, шөкер,
Тиргәшкән дә юк, шөкер.
Ачу килгән чакларда,
Эндәшкән дә юк, шөкер.

5. Сүз куештык өйләнгәч,
Без бик ныгытып кына.
Беребез тузынганда,
Беребез чыгып тора.

6. Менә әле бүген дә
Ул тузына тегендә.
Үтте ярты гомерем
Шушы капка төбендә.

Икенче бабай:                                            

7. Ә бит монда нинди тын,
Каймак кебек саф һава;
Ә саф һава, беләсең,
Организмга дәва.

Өченче бабай:                                          

8. Бу сүзләрдән сез шуны
Төшенергә тиешле:
Озак яшәүнең сере-
Шаянлыкта, кәнишне!

(3 нче сыйныфлар “Бабушки-старушки “ биюен башкара)

А.б. 

       Әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләреңдә зур урын билиләр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Әби — бабайларның тәҗрибәләре, биргән киңәшләре гаять күп төрле һәм катлаулы тормыш — көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сабый баланы тәрбияләүдә вакыты белән әби ананы да алыштыра алган. Ә бабайның тәрбияви йогынтысы еш кына атадан да зуррак булган. «Дәү әти», «дәү әни», «әбекәй», «бабакай» дип дәшүләр бер дә юктан гадәткә кермәгән. Алар ата — ана кебек үк газиз, кадерле кешеләр.
         

(Вилдан башта 1 куплет шигырен сөйли, аннары кулын изи дә тагын икесе чыга, сөйлиләр)

А.б..
— Безнең әби — бабаларыбыз үзләренең оныкларын һәрчак акыллы, сабыр, намуслы итеп күрергә телиләр. Шул максаттан чыгып, алар безне өйрәтәләр. Шул турыда үзебез өйрәнгән шаян җырны җырлап китик әле.
«Өлкәннәр » җыры.

( 2 нче  сыйныфлар башкара, “Кара каш, кара күз…” көенә)

1. Бу өлкәннәр, ни өчендер,
Гел киресен эшлиләр.
Мин үзем чәй эчмим, алар
Кыстый — кыстый эч диләр.
Урамга чыга башласаң,
Ныгытып киен диләр,
Ә үзләре, ни өчендер,
Ныгытып киенмиләр.
                  Куш:
Бу өлкәннәр, ни өчендер,
Гел киресен эшлиләр.
Аңламассың өлкәннәрне-
Гел киресен эшлиләр.

2. Йоклыйсы килмәгән чакта,
Бар инде йокла диләр.
Йоклаганда, тор инде, тор,
Аунама юкка диләр.
Уйнаганда, китап укы,
Уйнап утырма диләр.
Укысаң, башың авыртыр,
Бик күп укыма диләр.

                Кушымта.

3. Әгәр дә өйдә утырсам,
Бар, урамда йөр диләр.
Ә урамга чыгып китсәм,
Бик күп йөрмә, кер диләр.
Эшсез йөрсәң дә ярамый,
Бераз ярдәм ит диләр,
Әгәр ярдәм итәм дисәң,
Борчып йөрмә, кит диләр.

                 Кушымта.
А.б. 
— Без өлкәннәрне аңларга тырышыйк, чөнки алар безгә бары тик яхшылык кына телиләр. Үсеп буйга җиткәч тә әле без өлкәннәр киңәшенә мохтаҗ.

                Ярты гасыр аерса да илне

               Утлы, канлы, данлы еллардан.

               Әммә хәтер әле дә йөртә сезне

                Фронтларда – авыр юлларда.

                Сугыш чорындагы хатыннарның

                Исемнәрен ташка нык уеп.

                Кулдан килсә әгәр, бронзадан

                Һәйкәл куяр идем мин коеп.

            Быел Бөек Җиңүгә 66ел булды. Дәү әниләребез, әби-бабаларыбызның балачагы, яшьлек еллары сугыш чорына туры килде.Әле аларның йөрәк түрләрендә газиз абый,әтиләрен сугышка озату ачысы да, шул чордагы тормыш авырлыклары да ята торгандыр. Еллар үткән саен бу ачы михнәтне үзе күргән, үзе татыган буын кешеләре кими бара.

         Ләкин менә бүген матур, тыныч тормышның шушы бабаларыбыз батырлыгына,әбиләребез, дәү әниләребез түземлегенә, тырышлыгына бәйле икәнен безгә онытырга ярамый.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, балалар, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

           Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем                              

           Әгәр килсә минем кулымнан!

            Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

А.б. Сезнең өчен  җыр    “Картаямени соң йөрәк?”              (Хәлил җырлый)

         Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.                                      

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

(2 нче сыйныфлар “Ковбой”биюен башкаралар)

А.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

 Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Сезне хөрмәтләп «Әбием” җыры башкарыла.

(3 нче сыйныфлар җырлый)

1.Иртән торсам, кояш чыгып,                     2.Без әбине яратабыз  

Нурларын сипкән иде,

Әбиемнең чәе кайнап,    /2 тапкыр/

Коймагы пешкән иде.

2.Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Якты йөзе, йомшак сүзе                   /2 тапкыр/

Барысы безгә карата.

3.Әби безгә тәмле ашлар

Һәммәсен пешерәм, ди.

Балаларым.сез дигәндә                        /2 тапкыр/

 Барысына өлгерәм ди.

А.б. Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

(1 нче сыйныфлар пенсия турында шигырь сөйлиләр)

  1. Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-                                  

Чыга бит тишеп кенә.

  1. Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,                                

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен…

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә                                    

Шатлыкларын өләшә.

А.б.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

(1 нче класслар“Гөлкәйләрем” җырын  башкаралар)

А.б.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

( 4 нче сыйныфлар “Солдатлар” биюен башкара да сәхнәгә тезелеп кала.)

                               (3 ләр тезелеп чыга)    

          Һәр көн сезне котлап кояш чыксын

        Сезне назлап җилләр иссеннәр                                  

        Яшәү матурлыгы, яме булып

         Көн артыннан көннәр үтсеннәр

Күңел күге һәрчак аяз булсын

Читләп үтсен сагыш-борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын                                        

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен                                                      

Килер көннәрегез тазалык һәм

Гел шатлыклар гына өстәсен!

Картаям дип һич тә кайгырмагыз

Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык

Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була                                            

Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә

Аяз булсын мәңге күңел күгегез-                                                  

Без калабыз шушы теләктә!

  Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.Бәйрәм белән ,сезне, Өлкәннәребез!                                          Индира 3 кл.

( 3 ләр сөйләп бетерешкә 2 нчеләр, аннан соң 1нчеләр тезелешеп чыга да “Сез кирәк” җырын башкаралар)

1. Без юлларга чыктык кына                                 2.Алда көрәшләр дә булыр,

Күңелдә якты теләк.                                                  Югалып калсак кинәт.

Иң дөрес, иң туры юлны                                           Егылганда тотынырга

Сайлашырга сез кирәк.                                              Көч бирергә сез кирәк!

                                               3.Боекмас өчен күңелләр,

                                                Кимсенмәс өчен йөрәк.

                                                 Сез кирәк, әби-бабайлар,

                                                 Безгә һәрчак сез кирәк!!!

                                             Укытучы сүзе.

                                  Хөрмәтле өлкәннәребез!

   Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми.Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз бөкрәеп торса да сездән дә күркәм кеше юк.

    Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк!

Хәзер сүзне мәктәбебезнең директоры ………..    бирәбез. Рәхим итегез!

4

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий. (1.10.2010)

1 а.б. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

2 а.б. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

Сезнең өчен җыр “Картая мени соң йөрәк?”

1 а.б. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек.

Ярты гасыр аерса да илне

Утлы, канлы, данлы еллардан.

Әммә хәтер әле дә йөртә сезне

Фронтларда – авыр юлларда.

Сугыш чорындагы хатыннарның

Исемнәрен ташка нык уеп.

Кулдан килсә әгәр, бронзадан

Һәйкәл куяр идем мин коеп. ( җыр “Герман көе”)

2 а.б. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз

Безнең әбиләргә, дуслар,

Хөрмәтем бик зур минем.

Шундый кешеләр булганга

Шатланам, туган җирем.

1 а.б.Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

Бию ________

2 а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Сезне хөрмәтләп ___________________

1 а.б. Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

-Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

-Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен…

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.(Концерт номеры _______________)

2 а.б. Бәйрәм итик шатланышып

Туганнар бергә-бергә,

Безнең бергә булуыбыз

Китсен бөтен гомергә

1 а.б. Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә — сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп

2 а.б. Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,

Бигрәк уңганнар икән

Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең;

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең.(Бию )

1 а.б.

Туган илсез кеше булмый.

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык.

Җыр

2 а.б.

Бер җырың – бөтен бер тормыш

Җырлап туярлык түгел.

Күңелләрдән моңнарыңны

Чорлап җуярлык түгел.

Әллә инде һәр җырыңа

Чишмәләр салдың микән.

И халкым, дәрьядай моңнар

Кайлардан алдың икән?

1 а.б

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр. (Бию______

2 а.б.

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта. (Жыр)

1 а.б.

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

(Хөрмәтле, кунаклар, дуслар, авылдашлар. Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам. Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.)

«Өлкәннәр көненә багышланган кичә»

Хәерле көн,кадерле өлкәннәребез! Бездә бүген бәйрәм – бүген Өлкәннәр көне. Мәктәбебезнең барлык укытучылары, укучылары исеменнән сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Гаилэ бәхете, балалар, оныклар куанычы, нык сәламәтлек телибез. Картлык көннәрегезне тән һәм жан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларызның сезнең турында тирән кайгыртуын, жылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.

1.Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Өлкәннәр килде мәктәпкә

Көзге кояшлы юлдан.

2.Сәлам юллыйбыз сезгә, Өлкәннәребез,

Сезнең матур бәйрәм көнендә.

Жылы, назлы, жәйге жилләр генә

Кагылып үтсен Сезнең күңелгә.

3.Бу тормышка барсын бирсәгез дә,

Үзгәрмәгән икән күңелегез.

Гади, дөрес әйткән сүзегез

Түзем, сабыр, горур үзегез.

4.Көзләр житте диеп моңаймагыз

Мәңге горур булып калыгыз.

Кояш кебек янып яшәдегез

Йолдыз кебек балкып яныгыз.

5.Сәлам юллыйбыз, сезгә, Өлкәннәр!

Күңел жырыбыз булсын бүләккә.

Матур, назлы, изге сүзләр генә,

Кабул итсен сезнең йөрәкләр.

Жыр «Әбием».

6.Хөрмәтле, Өлкәннәр, Сезнең бәйрәм,

Шатлык безгә һәрвакыт!

Сезне исән-сау күрү-

Безнең өчен зур бәхет.

7.Картаймыйча шулай, кояш кебек,

Балкып торыгыз иртә-кич,

Яхшылыкны жирдә ятмый диләр,

Онытмабыз сезне һич тә без.

8.Оныкларга терәк булып

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын һәрвакыт.

Жыр «Ак яулыклы әбием»

9.Күтәренке күңел, бар да

Көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

10.Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең барыннан.

Барлык дөньяны бүләк итәр идем сезгә,

Әгәр килсә минем кулымнан.

11.Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын!

Өлкәннәрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын!

Ә безнең жырларыбыз

Бүләк булып яңгырасын!

Жыр «Песня о бабушке»

12. Без лишних слов, без лишних фраз,

С глубоким чувством уваженья,

Позвольте нам поздравить Вас,

С днем пожилого человека.

13. Что пожелать вам в этот день,

Каких же благ, какого счастья?

Чтоб никогда не унывать,

Не знать болезни и несчастья.

14. Пусть морщинки вас не старят,
Не коснётся вас беда.
Пусть природа вам подарит
Жизнь — на долгие года!

Пусть будут ваши дороги 
Полны удачи и тепла! 
И каждый день не очень строгим! 
И вся судьба добром светла!

16. Люди пожилые,

Пусть года былые

Будут вам опорой,

Дети – все поймут.

17.И поклон вам низкий

От родных и близких

И от всей отчизны

За бесценный труд.

18.Пусть же осень жизни вашей

Долго-долго будет.

С праздником, родные наши,

Мы вас очень любим!

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий

Максат: Гаиләдә әбиләр – бабайлар
тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү.

Белем бирү бурычы: Әби- бабайларны белү, аларны ихтирам итәргә өйрәтү.

Үстерү бурычы:
Гаиләдә ямьсез эшләр белән әби- бабайларны борчырга
ярамаганлыгы турындагы белемнәрен ныгыту.

 Тәрбия бурычы: Халкыбыз  традицияләре  нигезендә милли аң, әхлакый сыйфатлар, өлкәннәр белән
горурлану хисләре тәрбияләү.

Төп белем бирү
өлкәсе:
музыка

Интеграль белем бирү
өлкәләре:
“ Социаль- коммуникатив”,
“Танып белү”, “Эстетик сәнгать”

    Зал бәйрәмчә бизәлә. 
“Өлкәннәргә ихтирамлы булыйк!”, “Исәннәрнең кадерен белик”, “Әбекәй  алтыным, минем иң якыным”. “Үзебезнең татар моңы” дигән халык көйләре яңгырый.

Алдан үткәрелгән
эшләр:

— Өлкәннәр турында шигырьләр ятлау.

— Өлкәннәр турында җыр әзерләү.

-Уеннар, нәфис гимнастика, җырлы уен, бию.

-Өлкәннәрнең яшь вакытындагы фотосурәтләреннән
презентация эшләү.            -Әбиләргә бүләк, рәхмәт хаты, чәй табыны әзерләү.

Ата-аналар белән
эш:

-өй шартларында әби һәм бабайларның әти-әнисе турында
сөйләшү;

-гаилә архивыннан фотосурәтләр алып килү.

-күргәзмә “Оста куллы әбием”.

Материаллар:  аудиоязма
“Үзебезнең татар моңы”; әбиләрнең “Оста куллы әбием” күргәзмәсенә ясаган эшләре; интерактив такта.

Алып
баручы.
 Хәерле көн, хөрмәтле
кунаклар! Ягымлы, сөйкемле әбиләребез, тырыш,уңган бабайларыбыз!Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак,
без бик шат булыр идек.

              Һәр җирдә бер хикмәт көтә

Бүген гади көн түгел

      Бүген өлкәннәр
бәйрәме

 Шуңа шатлана күңел

  Гел яхшыга өйрәтәсез

       Тыңлыйбыз сезнең
сүзне

       Һәр эштә үрнәк сез
безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Бәйрәмебезне зурлар һәм уртанчылар төркемендә
тәрбияләнүче кызлар башкаруында нәфис гимнастика белән башлап җибәрәбез.

Бәйрәмебезне дәвам итү өчен залга зурлар төркеме
балаларын чакырабыз. Рәхим итегез!

 Балалар белән уен уйнап алабыз.
“Ягымлы
сүзләр”.
(Балалар кешенең яхшы сыйфатын
чагыштыручы сүзләр әйтеп тупны бер-берсенә тапшыралар. Сүзләр кабатланырга тиеш түгел.)

Алып
баручы.
 Менә ничек балалар әбиләрен
ярата икән. Ә хәзер балалар башкаруында “Әбием-әбекәем” җыры башкарыла.

 Яратам әбиемне

Сөйли ул көлә- көлә,

Укыганын да күрмим,

Миннән күберәк белә.

Аңламасам аңлата,

Татлы тел белән генә

Яхшы йөре, кеше бул

Иреш дип теләгеңә 

Алып
баручы.
 Хөрмәтле әбиләребез, безнең
сезгә багышланган шигырьләребез дә бар. Сөйләп китик әле.

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп

Сөеп, иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

Әби күзлеген эзли,

Кайда икәнен белми,

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

-Әби, әби,-дим аңа,

Каршысына ук килеп,

Күзлегеңне ки элек.

Җайлы булыр эзләргә.

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

–Рәхмәт, табып бирдең, – ди,

Аркамнан сөя-сөя.

Алып
баручы
.1 нче кечкенәләр башкаруында җырлы
уен:“Кайда безнең кулларыбыз”.

Уртанчылар чыгышын карап үтәрбез. Алар башкаруында җыр:
“Чыпчыклар”.

Бию:”Гөмбәләр”Рәхмәт! Булдырдыгыз. Балалар.

Алып
баручы.
 Ягез әле, балалар,
әбиләребезнең яшь чакларын искә төшереп,
“Капкалы” уенын уйнап алыйк әле. (Татарча бию көйләре яңгырый. Көй туктауга кемнәр
“чыга алмый”, аларга җәза бирелә).

Әби.
Исәмесез, балалар, сезнең шаулап- гөрләп уйнаганыгызны
ишеттем дә кердем әле, ни өчен болай җыелыштыгыз?

Алып баручы.
Кер, әбекәй. Без монда “Өлкәннәр”көне үткәрә идек.
Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит, утырып ял итеп ал.

Алып баручы:
Әйдәгез әле, өлкәннәребез, сезне сынап
карыйк.

-Татарстандагы кайсы шәһәр исеме балык исеме белән
атала?
(Алабуга)

-Татарстандагы нинди шәһәр исеме боерык фигыль була
ала?
(Бөгелмә)

-Башы төс, уртасы сыеклык, ахыры- бай! Бу нинди авыл
исеме?
(Аксубай)

-Дөньяда иң күп су эчүче хайванны әйтә
аласызмы?
(Чүл дөясен
туйганчы эчертү өчен 250 л су кирәк)

-Мәкальне дәвам итәргә

Ат дагасыз булмый,

Батыр …… (ярасыз булмый)

Булдырдыгыз, ә хәзер сүзне нәни дусларыбызга
бирик.

Алып
баручы.
 Рәхмәт. Менә балалар
күрдегезме, өлкәннәр бик күп беләләр. Биедек тә, җырладык та, көлдек тә, ә хәзер инде шигырьләрне сөйләвебезне дәвам итик.

Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,

Белмим сезне ничек зурларга.

Телим сезгә изге теләкләр,

Йолдыз булып яна йөрәкләр.

Кайгыларны сыйпап аласыз,

Хәерле юл теләп каласыз.

Сез бит шундый сабыр һәм чыдам.

Сезне уйлап юлга мин чыгам.

 (Ишектән, җырлый җырлый, кулына конверт тоткан малай керә.)

Шәвәли.

Мин — Шәвәли, шук малай. 

 Мин әбидән дә качтым.

 Мин бабайдан да качтым.

Мин…

Алып баручы.
Тукта, тукта, Шәвәли, син безнең бүлмәгә каян килеп
кердең? Нишләп йөрисең?

Шәвәли.
Мин әби белән бабайдан качып киткән идем, урманга килеп
чыктым. Анда озын колаклы Куянны очраттым. Ул сезгә хат җибәрде. «Хатны алуга укысыннар»,- диде. Менә. (Тәрбиячегә конвертны тапшыра.)

Алып баручы.
Рәхмәт, Шәвәли! Кушкан йомышны үти беләсең икән, анысы
өчен сине мактарга була.
Тик… (Конвертны ача да хатны укый.)

Кадерле дуслар! Мин — озын колак Куян. Бу малайны урманда күреп, аптырашта калдым. Ул әбисе белән бабасыннан качып
киткән. Алар аны уйлап елыйлардыр, эзлиләрдер. Малайның урманда адашуы, харап булуы бар. Монда усал бүреләр, хәйләкәр төлкелар, тупас аюлар күп бит. Зинһар, Шәвәлигә өйдән рөхсәтсез чыгып китәргә
ярамаганлыгын аңлатыгыз, ярдәм итегез
.

Алып баручы.
Әй Шәвәли, Шәвәли, әбиең белән бабаңнан качып китеп, бик начар эшләгәнсең.

Әби.
Аларны борчырга, хәтерләрен калдырырга ярамаганлыгын
белмисеңмени син? Кая барасыңны әйтмичә, рөхсәтсез чыгып китеп, син якын кешеләреңне борчуга салгансың. Хәзер үк кире өеңә кайт, әбиең белән бабаңнан гафу үтен, йомшак, ягымлы сүзләр әйтеп юат,
тынычландыр. Беркайчан да, ишетәсеңме, башка беркайчан да алай эшләмә. Аңладыңмы, Шәвәли?

Алып
баручы
. Балалар, сез әби- бабаларыгызны тыңлагыз! Шәвәли кебек рөхсәтсез чыгып
китә күрмәгез! Аларга булышыгыз, ягымлы сүзләрегез белән сөендерегез. Балалар, әби- бабайларның иң зур шатлыклары- сез- оныклар!

Шәвәли.
Рәхмәт инде сезгә, тәрбияче апа, әби! Мин ярамаган эш
эшләгәнемне хәзер генә аңладым. Миңа бик оят. Әби белән бабай мине бик сагынганнардыр, йө-гер-дем! (Чыга
башлый.)

Алып
баручы.
  Тукта, дускай, без сине озата барабыз. Син өегезгә юлны тапмассың бит?

Шәвәли. Юк, юк, кирәкми. Мин өемнең кайда икәнлеген яхшы беләм. Сез инде миңа болай да зур ярдәм иттегез. Сезгә дә, озын колак
Куянга да зур рәхмәт! Сау булыгыз!

Балалар.

— Сау бул, Шәвәли!

— Хәерле юл сиңа!

— Исән-сау кайтып җит!

— Әбиең белән бабаңа бездән сәлам тапшыр.

С бабушкой моей вдвоем
Очень дружно мы живем!
Вместе ходим мы гулять,
Вместе мы ложимся спать,
Вместе моем мы посуду —
Правда, правда! Врать не буду!

Я с бабушкой своею

Дружу давным давно

Она во всех затеях

Со мною заодно.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гөл көләч булып калсын.

Тутырдык без тартмага

Өрек, йөзем алманы

Салдык чәйдә, конфет та-

Буш урыннар калмады.

Әй сөенер дәү әни,

Килеп төшкәч күчтәнәч.

Кызык булыр ул аңа,

Алдан белеп көтмәгәч.

Ярдәме гел итеп тора

Якын кешеләргә дә.

Барына да дәү әни ул

Барлык кешеләргә дә.

Өйгә кайтсам, өй балкыган

Өйгә  нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән!

Алып баручы.
Рәхмәт сезгә. Ә хәзер уен уйнап алабыз .Уен “Әбием мине
ничек йоклата. Сценка. “Песи-нечкәбил” җыры (С.Сабирова көе, халык сүзләре).

Әй, акыллы курчагым,

Йом күзеңне, бәлли-бәү,

Башка бер сүз дә дәшмим,

Йоклап алыйк без икәү.

(Кыз курчакны йоклата алмый. Курчакны әби ала һәм
бишеккә салып йоклата.)

Әби. Әлли-бәлли итәргә

Ал бишеге бар аның,

Алдына алып йоклатырга

Үз әбкәсе бар аның…

Әлли-бәлли, бәүкәем,

Йом күзләрең, нәнкәем,

Рәхәт кенә тынычланып

Йоклап китәр бәбкәем.

Әби.Кызым, мин дә сине кечкенә чагыңда
коляскага салып җырлап йоклата идем. Ә хәзер башыңнан сөеп, сыпырып матур сүзләр әйтеп кенә йоклатам. (Әби оныгын сөя). 

Ярый, сау булыгыз, балалар! Сезнең белән күңелле
булды!Рәхмәт

Алып
баручы
. Менә ничек әбиләребез балаларын
яратып кына торалар. Шундый сөйкемле әбиләребезнең яшь чакларында төшкән фотосурәтләрен интерактив тактада карап китик әле. Өлкәннәрнең яшь вакытындагы фотосурәтләреннән презентация
карау).

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

Алып
баручы.
 Ә хәзер балалар башкаруында
“Көзге моң” җырын тыңлап үтик.

Салкын җилләр исә

Тәрәзәгә чиртә

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый

Белмим, нәрсә булган.

Алып
баручы.
 Әбиләребезнең чәчләренә чал
төшкән саен, тормыш буразналары арткан саен аларның сөйкемлелеге арта гына бара. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

 “Оста куллар” күргәзмәсендә катнашкан
әбиләргә рәхмәт хаты  тапшырыла. Балалар әбиләренә кулдан эшләнелгән бүләкләр тапшыра. Рәхмәт.

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк
кулларыгыз.

Озын гомер бирсен сезгә
ходай

Рәнҗемәсен кыз һәм
улларыгыз

Еллар үтә диеп
борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел
ул

Сау- сәламәт булып озак
яшәү-

Үзе бәхет, үзе шатлык
ул.

 Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә. 

Төзеде: I квалификацион категорияле тәрбияче Әгъләмова Филиза Нәҗип кызы

2015 ел

Олкэннэр  коненэ багышланган сценарий.
 
1 а.б. Хэерле кон, кадерле олкэннэребез, укытучыларыбыз!
Илебез буенча октябрь ае башында Олкэннэр коне уздырыла. Торле җирлэрдэ 
олкэннэрне котлаулар, булэклэулэр, искэ алулар бара.
Олкэн кешелэр – безнен эти­энилэребез, эби­бабайларыбыз. Алар бик куп 
авырлыклар кургэн, доньянын ачысын­точесен  татыган кешелэр. Аларны олкэн булган
очен генэ тугел, э эти­энилэребез, эби­бабайларыбыз булган очен дэ хормэт итэргэ 
тиешбез.
2 а.б.
 
  Буген сезгэ сэлам юллыйбыз без,
Сэлам сезгэ безнен буыннан!
Бар доньяны булэк итэр идем
Эгэр килсэ минем кулымнан!
Утэ гомер аккан сулар кебек
Э кунел һич туймый яшьлектэн.
Йозлэрегез инде картайса да,
Ник кунеллэр болай яшь икэн?
Сезнен очен  җырлый 
         
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
1 а.б.
 
     Хэзерге вакыттагы  карт кешелэрнен ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. 
Аны сугыш тартып алган, ачлык­ялангачлык, э инде  сугыштан сон хэерчелек.
Ярты гасыр аерса да илне
Утлы, канлы, данлы еллардан.
Эммэ хэтер эле дэ йортэ сезне
Фронтларда – авыр юлларда.
Сугыш чорындагы хатыннарнын
Исемнэрен ташка нык уеп.
Кулдан килсэ эгэр, бронзадан
Һэйкэл куяр идем мин коеп. Жырлый         
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
2 а.б.
 
     Гомерлэре буе хезмэттэ кайнаган, сугыш  һэм сугыштан сонгы 
авырлыкларны иннэрендэ кутэргэн, колхоз нужасын беренче коннэреннэн ук тэртэгэ 
җигелеп тарткан эби­бабаларыбыз картлык коннэрендэ зур игътибарга, хормэткэ лаек.
Рэхмэт сезгэ, бу доньяда куйган хезмэтлэрегез, кылган изгелеклэрегез очен. Без, 
яшьлэр, сезнен кинэшлэрегездэн тайпылмабыз, урнэк булырга тырышырбыз
Безнен эбилэргэ, дуслар,
Хормэтем бик зур минем.
Шундый кешелэр булганга
Шатланам, туган җирем.
1 а.б.Яшь вакытнын гузэл мизгеллэрен
Искэ алып, дуслар, тагын бер
Янгыратыйк эле бу залларда
Кайтавазын яшьлек танынын.
Утте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сунмэгэн бит, бездэ сурелмэгэн,
Җыр биюгэ булган гашыйклык.
Безнен йорэк эле һаманда яшь
Онытмадык матур койлэрне
Жырлыйк эле озеп узэклэрне,
Булсын дуслар сагынып сойлэрлек.
Бию _______             
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
2 а.б. Энидэн кала бу доньяда безнен очен ин кадерле кешелэр алар безнен 
эбилэребез. Буген дэ алар безгэ җылы оекбашлар, биялэйлэр бэйлэп, тэмле ашлар 
пешерэлэр, матур голлэр устерэлэр, узлэренен кинэшлэре белэн безгэ һэрчак ярдэм 
итеп торалар. Авырлыкны җинэр очен коч кирэк,
Э  кешегэ  һэрчак җылы суз кирэк.
Бер назлы суз мен дарудан кочлерэк.
Назлы сузгэ һэркем мохтаҗ, туз, йорэк!
 
Сезне хормэтлэп ___________________       
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
1 а.б.
 
  Заман авырлыкларына бирешмичэ, эби­бабаларыбыз алдагы тормышка омет 
белэн карап яшилэр. Пенсиялэре зур булмаса да, безгэ һэрвакыт ярдэм кулларын 
сузалар.
­Пенсия акчам – кечкенэ,
Җиткерим ничек кенэ
Кесэмэ салсам, һич тормый­
Чыга бит тишеп кенэ.
 
­Аптырама, оныгын бар,
Тэрбиялэрлэр ускэчтен,
Бер баегач “Дэу эни!”­дип
Китерер кучтэнэчен…
 
Безнен урам эбилэре
Менэ шулай сойлэшэ.
Суз уйнатып, бер­берсенэ
Шатлыкларын олэшэ.
 
Тормыш авыр, болгавыр чор диеп, Боекма син, кунел, боекма.
Килэчэккэ омет белэн яшик,
Таралырлар эле болытлар.(Концерт номеры _______________          
 
           
 
           )
2 а.б.       Бэйрэм итик шатланышып
Туганнар бергэ­бергэ,
Безнен бергэ булуыбыз
Китсен ботен гомергэ
1 а.б. Бэхетлэре булсын җирдэ һэр кешенен
Куге аяз, җире гел чэчэк.
Һэммэбезгэ — сезгэ, безгэ, илгэ
Без телибез якты килэчэк.
 
Уйныйк эле, җырлыйк эле
Биик эле куп итеп.
Безнен бэйрэм кичэбезне
Сагнып сойлэрлек итеп
 
2 а.б. Сандугачнын балалары
Талга кунганнар икэн;
Кара, болар чэчрэп тора,
Бигрэк унганнар икэн
Җилсез орчык эрлисен,
Эрле­бирле йорисен;
Бигрэк оста биисен,
Куз тияр дип белмисен.(Бию ) 1 а.б.Туган илсез кеше булмый.
Җырлаучысыз җыр кебек.
Тырыш булсан, эшлэр уна,
Кунелгэ тула шатлык.
Җырламыйча тузэме сон
Хезмэт яраткан халык.
Җыр     
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
 
           
2 а.б.Бер җырын – ботен бер тормыш
Җырлап туярлык тугел.
Кунеллэрдэн моннарынны
Чорлап җуярлык тугел.
Эллэ инде һэр җырына
Чишмэлэр салдын микэн.
И халкым, дэрьядай моннар
Кайлардан алдын икэн?
1 а.б Кубэлэктэй оча яшьлек
Талпына, канатлана.
Олкэннэрдэн уткэн ялкын
Яшьлэрдэ кабатлана.
Аякларга куз иярми Алар җиргэ тимилэр,
Безнен балалар энэ ничек
Очкын чэчеп биилэр.  
2 а.б. Җырлар тынлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр кунелне җылыта.
Эйдэ, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.  
1 а.б. Мэрхэмэт, кешелеклелек,
Изге уй, яхшы телэк.
Җирдэ яшэуче һэркемгэ
Һэр даим зарур, кирэк.
Омет белэн яшик, тик сынатмыйк,
Ходай гына бирсен сабырлык.
Матур килэчэкне янартырга
Бардыр эле җирдэ саф орлык.
Сезнен очен эзерлэнгэн концерт программабыз тэмам. Исэн – имин булыгыз, 
ходай сезне сэламэтлектэн аермасын!!!

Актаныш 1нче урта мәктәбе

Актаныш муниципаль
районы

Татарстан Республикасы

“Горурланабыз өлкәннәребез”кичәсе (өлкәннәр көне өчен сценарий)

(өлкәннәр көне өчен
сценарий)

Югары категорияле

башлангыч класс

укытучысы Даутова А.К.

Актаныш 10.10.2016ел

«Горурланабыз
өлкәннәребез»кичәсе

(өлкәннәр көне өчен
сценарий)

Максат: гаиләдәге өлкәннәребезгә карата
хөрмәт, ихтирам, иг
ътибар, ягымлы караш
т
әрбияләү. Өйрәнгән җырлар,
шигыр
ьләр, биюләр аша аларны
зурлау, ярату хисләрен чагылдыру. Кулдан килгән кадәр булышу, ярдәм
итү, кыерсытмау, олылау.

Зал бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, чәчәкләр, матур сүзләр
язылган плакатлар.

Кичәнең барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап тезелеп басалар. Сәхнә
уртасына алып баручы 4 укучы чыга.

1 алып
баручы
: Что за праздник готовится тут?

2 алып
баручы
: Видно, почетные гости придут?

3 алып
баручы
: Бәлки, генералдыр?..

4 алып
баручы
: Юк!

1 алып
баручы
: Может, придут адмиралы?..

2 алып баручы: Нет!

3 алып
баручы
: Әллә, дөнья тирәли әйләнеп
кайтучымы?

4 алып
баручы
: Юк инде, юк!

1 алып
баручы
: А-а, депутаты?!

4 алып
баручы
:

Нет!

Гадать понапрасну бросьте.

Смотрите! Вот они — гости!

Почетные, важные самые! Самые!

1 һәм 2
алып баручы: Здравствуйте!

3 һәм 4 алып баручы:
Хәерле көн!

1 алып
баручы
:

В этот день осенний, как всегда,

В гости ждали всех мы с нетерпеньем,

2 алып баручы:

Чтоб поздравить, песни спеть,

И поднять вам настроенье.

3 алып баручы:

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

4 алып баручы:

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

1 алып
баручы
: Добрый день, дорогие наши гости —
бабушки и дедушки, мамы и папы. Мы рады, что вы пришли к нам.

2 алып баручы: Рәхмәт сезгә,
бу дөньяда куйган хезмәтегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без,
оныкларыгыз, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга
тырышырбыз.

3 алып баручы: 1 октября
отмечается Международный день пожилых людей. С большим желанием мы
готовились к этому дню. Рисовали, клеили, учили стихи, песни. И мы
поняли, как дороги вы для нас, как мы вас любим. (Все вместе)

4 алып баручы: Кадерле,
сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Минем
сезне өлкәннәр дип әйтәсем дә килми.

1 алып баручы: Вы молоды
душой, у вас такие красивые лица. Можно вас называть молодыми
людьми? Давайте сегодня тогда отмечать День молодого человека.
Согласны?

2 алып баручы: Хөрмәтле яшьләребез,
ә
хәзер сезнең хөрмәткә үзебезнең кечкенә концертыбызны
тәкъдим итәбез.

1). Җыр «Әнкәй яшел тирәгем», башкара Гаянова Ленара.

2). Шигырьләр- укыйлар Ибрагимов И., Аәметханова Г., Назаров С.

3). Җыр «Мама моей мамы», башкара Амирханова К., Насырова С.

4). Шигырьләр- укыйлар Фазлиев Д., Хайдарова Н., Шубин Т.

5). Күмәк җыр «Бабушка, испеки оладушки».

6). Шигырьләр- укыйлар Гилаев А., Гильмуллина Э., Кашапов К.,
Шарафутдинова Л.

7). Татар халык биюе, башкара Хисматуллин А.

8). Шигырьләр- укыйлар Галимуллин Н., Закирова А., Хуззятов Г.

9). Җыр «Бәхет өчен…», башкара Хусаенова А.

10). Шигырьләр- укыйлар Валиев А., Мугтазиров И., Атнагулова А.,

Басырова Р.

11). Җыр «Кыр казлары», башкара Харисова С.

3 алып баручы:

Пусть хорошее, пусть прекрасное

В вашей жизни будет всегда —

Утро доброе, небо ясное,

Ну, а пасмурных дней — никогда!!!

4 алып баручы: Друзья, нежно
любите и цените своих бабушек и дедушек. Не причиняйте боли своими
словами и поступками, будьте добрыми и чуткими к ним.

1 алып баручы:

Хөрмәтле өлкәннәребез,

Нур сибә йөзләрегез.

Шуңа күрә дә яз сыман

Сезнең чал йөзләрегез.

2 алып баручы:

Чәчләргә ак карлар яусалар да,

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап,

Сокланырлык тормыш төзергә.

3 алып баручы:

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

4 алып баручы: Кадерлеләребез,
Сезне тагын бер кат шушы олы бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик
итәбез. Кояштай озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек теләп
калабыз. Күңел күгегез һәрчак аяз, күңелләрегездә һәрчак яз булсын.
Бәхетле яшәгез. Сәламәт булыгыз.

  • Кадерле өлкәннәребезгә үзебез ясаган истәлек
    бүләкләр тапшыру.

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.
 


Кадерле әби-бабаларыбыз!

Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.
Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!

Дустым, бүген син дә яраткан дәү әниеңне, дәү әтиеңне,
олы туганыңны котларга онытма! Җылы сүзләреңне, якты йөзеңне кызганма!

***
Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Бүген гади көн түгел.
Бүген – өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килгән мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәгез гөрләп торсын.
Шатлык җыры илем күгендә.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә,
Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.
***
Тыңлыйбыз сезнең сүзне.
Һәр эштә үрнәк сез безгә,
Хөрмәт итәбез сезне.
Ышаныгыз,без мәктәптә
Бик тырышып укырбыз.
Кайгы-хәсрәтләр китерми,
Таянычыгыз булырбыз.
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Өлкәннәрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Туган җирем ал чәчәкле
Гүзәл гөлбакча булсын.
Җиребез, зәңгәр күгебез
Шат җырлар белән тулсын!
***
Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк – кулларыгыз.
Озын гомер бирсен Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!
Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау – сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз сау – сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Көзләр җитте диеп моңаймагыз,
Мәңге горур булып калыгыз.
Кояш кебек янып яшәдегез,
Йолдыз кебек балкып яныгыз.
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә — кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр
Онытмабыз сезне һич тә без.
***
Иң матур юллар –
Син йөргән юллар,
Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.
Иң йомшак куллар-
Син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар-
Син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр-
Син баскан эзләр,
Иң моңлы күзләр-
Син баккан күзләр.
Иң тугры сүзләр-
Син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк-
Синең йөрәгең.
Иң талмас беләк-
Синең беләгең,
Иң изге теләк-
Синең теләгең.
Иң бөгелгән бил-
Ул синең билең,
Гөл сибелгән тел-
Ул синең телең.
Үч тотмас күңел-
Синең күңелең, әбием!
***
“Әбекәй-алтыным”
Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга.
Телим сезгә изге теләкләр,
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
***
Кайгыларны сыйпап аласыз,
Хәерле юл теләп каласыз.
Сез бит шундый сабыр һәм чыдам.
Сезне уйлап юлга мин чыгам.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә, шул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Гөлләр дә елмаеп баш ия:
Яшәгез кадерле әбиләр, бабайлар!
Сез булган урында,
Сез булган урында
Мәңгелек язларның яме бар.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Оловянная свадьба что подарить мужу на годовщину свадьбы
  • Оловянная свадьба что подарить друзьям на годовщину свадьбы
  • Олимп новогодние праздники
  • Олимп енакиево детские праздники
  • Оливье шоу сценарий