Пдд буенча сценарий татарча балалар бакчасы очень

Балалар ПДД буенча кагыйдәләрне яхшырак истә калдыру максатыннан "Йомры икмәк сәяхәте" әкияте үзгәртеп сәхнәләштерелә.

Йомры икмәкнең сәяхәте (әкиятен ПДД буенча сәхнәләштерү.)

  1. Бабай –
  2. Әби –
  3. Йомрыикмәк –
  4. Куян –
  5. Бүре –
  6. Аю –
  7. Төлке –
  8. Полиция хезмәткәре–

1 нчепәрдә.

Өй янында әби белән бабай эскәмиядә утыралар. Бабай чыбык чистарта, әби бәйләп утыра.

Бабай: —  Карчык, кара әле яңа күпереп, кызарып пешкән ипи белән тәмләп чәй эчәсе килеп китте бит әле, икмәк пешерер идең?

Әби: — Кайдан алыйм ди мин сиңа күпереп, кызарып пешкән ипи? Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит.

Бабай: — Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы? Әби: — Ярар, ярар. Шулай итеп карармын. Ә син суга барып кайт, утын әзерлә.

(Бабай чиләк алып чыгып китә.)Әби (үз алдына сөйләшеп): Канатымны алып, әрҗә төбен, бура почмакларын себереп карыйм. Бәлки, чынлаптабер-ике уч он  җыеп  алып булыр әле. (Чыгып китә).

(Шул вакыт бабай чиләк белән су алып кереп эскәмиягә куя, утын ваклый башлый).


Он күтәреп әби керә,  үзенең эшен сөйләп эшли:

Әби: Кәстрүлгә су, тоз, әзрәк чүпрә һәм җыеп алган онымны салам да, әйбәт итеп туглап камыр басармын. Аллаһы биргән булса бик тәмле икмәк пешереп бирермен мин сиңа, бабакай. Син пичкә яга тор.

(Бабай утынын салып пичкә ягып җибәргән кебек була һәм әбигә карап:)Бабай:— Булды бу, карчык, мин кәҗәгә су эчертеп керим  әле. Икмәк пешкәч тә, мине чәй эчәргә чакырырсың. (Чиләк алып чыгып китә).

Әби табага камырны әвәләп салып пичкә утырта, өйне җыештыргалаган була. Самаварны, чынаякларны өстәлгә куя да иснәнгән булып, тирән сулыш алып:

Әби:  Пешкән икмәк исе чыкты, икмәкне пичтән алырга вакыт җитте ахры.(Пич янына килә.)Ай-яй ипекәй ничек кызарып пешкән, әзрәк суынсын әле.( Эскәмиягә сөлге җәеп, ипине суынырга куя. Түгәрәк икмәк булып уйныйсы бала  өй артыннан чыгып тиз генә эскәмиягә барып утыра.)

Әби:- Мин бабакайны чакырып керим әле, ипи суына торсын.(Әби чыгып китә.)

Түгәрәк икмәк эскәмиядән сикереп тора, кирелә дә:

Түгәрәк икмәк:Суынсын дигән булалар. Алар мине ашарга телиләр ахрысы? Хәзер менә, шушында үземне ашаганнарын көтеп ятыйммы? Качыйм әле үзләреннән.(Як-ягына карана) Әһә сәпиттә бар икән монда, аның белән җилдерсәм тизерәк качармын артымнанда куып җитә алмаслар. (Велосипедка утырып чыгып китә).

2 нчепәрдә.

Урман күренеше.

Түгәрәк икмәк урманда җырлап йөри:

Түгәрәк икмәк:

Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Әрҗә төбеннән себерелгән,

Суда  басылган,

Кызупичтәпешкән.

Мин әбидәндәкачтым,

Мин бабайдан да качтым

Үземне ашатмадым.

Велосипеды белән чыршыга килеп бәрелә яза,агач артыннан түгәрәк икмәк каршына куян килеп чыга.

Куян: —  Ай-ай, куркыттың. Кем син? Кая барасың?

Түгәрәк икмәк: — Кем,кем дип  торасың. Түгәрәк икмәк икәнемне күрмисеңмени?

Куян: — Әйе, түгәрәк икәнсең шул. Тәмле истә аңкый үзеңнән. М-м-м, ашыймәле мин сине.

Түгәрәкикмәк: —Куып тотсаң ашарсың. Мин әбидәндә качтым, бабайдан да качтым, ә синнән куян, качам да качам инде. (Велосипедына утырып чабып китә. Куянаның артынныан чапкан була, туктап кала).Куян:-Бигрәк тәртипсез икән бу түгәрәк икмәк, тузан туздырып китеп барды.(Кулын селтәп чыгып китә).

Бер аланда бүре  кояшта кызынып ята, Түгәрәк икмәк аны күрми як-ягына каранып барада бүренең аягына килеп бәрелә.

Бүре:(Куркып сикереп торада) –Син нинди хайван? Безнең урманда нишләп йөрисең? Таптата яздың бит, күзең чыкмагандыр бит  ……..          Үзеннән тәмле ис аңкып тора, тотып алып ашыйсы килеп тора.

Түгәрәк икмәк: — Менә шулай булыр, ашарсың. Мин хайван түгел. Күрмисеңмени мин Түгәрәк икмәк. Мин әбидәндә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, ә синнән бүре, качам да качаминде. Әгәр дә тота алсаң ашарсың. (Көлә-көлә чабыпкитә. Бүре аның артыннан аксаклап чапкан була, туктап калада кулын селтәп чыгып китә).

Бүре: — Тәртипсез икән бу, аякны авырттырды, гафу да үтенә белмәде, үзе көлгән була.(Кулын селтәп чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең юлында аю бал ашап утыра.

Аю (түгәрәк икмәкне күреп алада кулын каш өстенә куеп): — Бу нәрсә инде тагы? Күпме гомер яшәп бердә мондый җәнлекне күргәнем юк иде урманда.

Түгәрәк икмәк:(велосипеды белән аюга) Кит әле юлдан, минем китәсем бар, күрмисеңмени ашыгам.  

Аю: Китмим әле менә, мин сине хәзер ашыйм.(Торып бал савыт тын куя, ул арада түгәрәк икмәк китеп бара).

Түгәрәк икмәк: — Ашамыйча гына тор әле менә. Мин әбидәндәкачтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, бүредәндәкачтым, ә синнәнаю, качам да качаминде. Куыптотып кара әле менә. (Чабып китә. Аю  аның артыннан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп)

Аю: Абау бигрәк тәртипсез икән бу (чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең каршысына койрыгын болгап төлке килеп чыга.Төлке: — Бу кем бу? Үзе түгәрәк, кып-кызыл. Әйдәдусбулабыз.

Түгәрәк икмәк: — Әйе, мин түгәрәк икмәк булам. Менә шундый мин: түгәрәк тә, кызарып пешкән дә. Әле мин җырлый да беләм. Менә тыңла:

Мин Йомрыикмәк, Йомрыикмәк,

Әрҗә төбеннән себерелгән,

Суда  басылган,

Кызу пичтә пешкән.

Мин әбидән дә качтым,

Мин  бабайдан да качтым,

Куяннан да качтым,

Бүредән да качтым,

Аюдан да качтым,

Үземне ашатмадым.                                                                                                                                
Ә син, төлке, миңабик ошыйсың.

Төлке: —Бик матур җырлыйсың икән. Әйдә тагы бер җырлап күрсәт әле якынрак килеп. Минем колакларым бик ишетеп бетерми.

Түгәрәк икмәк төлке янына якынрак килеп җырлый башлый:

Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Төлке: — Хоп!  (Түгәрәк икмәкне кочып алмакчы була, түгәрәк икмәк тиз генә аның култык астыннан чыгып китә.)

Түгәрәк икмәк: -Ә-ә-ә мин синең хәйләңне беләм(төлкенең борынына чиертә), ашамый гына тор әле. (Велосипедына утырада тиз генә китеп бара).

Төлке:-Ай-яй тәртипсез түгәрәк икмәк икән бу, борынымны авырттырды.(Чыгып китә)

Түгәрәк икмәкнең каршына агач арасыннан таягын тотып полиция килеп чыга, Түгәрәк  икмәк туктамый.

Полиция(сыбызгысын сызгырта, Түгәрәк икмәк туктый):- Исәнмесе, полиция хезмәткәре …….(бала ФИО сын әйтә). Нишләп мин туктарга кушкач туктамадыгыз? Сез юл йөрү кагыйдәсен белмисезме әллә?

Түгәрәк икмәк: Монда кул күтәргән  һәр кешегә туктый башласаң, туктаткан берсе ашыйм дип тора әнә. Кая китим әле, я синдә тотып ашарсың.

Полиция: Ә сез минем кемлегемнедә белмисезмени әле? Мин полиция хезмәткәре – юлларда тәртип саклаучы булам. Менә сез хәзер күпме юл йөрү кагыйдәсен боздыгыз.

Түгәрәк икмәк: Юлда йөргәдә нинди кагыйдә булсын ди,кая китим әле ашыгам.

Полиция: Юк, китми торыгыз әле, менә сезгә ничә яшь?( Түгәрәк икмәк җилкә сикертә) Белмисез, сез әле кечкенә, велосипедка 14 яшь тулмыйча утырырга ярамый.
Юл йөрү кагыйдәләре бик күп, сез бүген бик күп юл йөрү кагыйдәләрен боздыгыз. Әйдәгез мин сезне  Килдебәк авылы “Кояшкай” балалар бакчасына алып барам сезне анда бик күп нәрсәләргә өйрәтерләр. Ә менә велосипедыгызны үзем белән алып китәм.

Түгәрәк икмәк:(Башын аска иеп) Ярар, тик мине анда ашамыйлармы соң?

Полиция: Юк-юк, сезгә анда бер кемдә тимәячәк.(Велосипедны тотып, Түгәрәк икмәк аның артыннан башын иеп бара, чыгып китәләр).

Программа эчтәлеге:

– Балаларның юл билгеләре Һәм аларның вазифалары турында белемнәрен ныгыту.
– Балаларның юл чатларында җәяүлеләрнең хәрәкәтен регламентлаучы билгеләр белән
таныштыру.
– Балаларның авазларны дөрес итеп әйтүләрен драматизация аркылы ныгыту.
– Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
– Балалар белән дуслык турында әңгәмә уздыру.
– Дусларга карата җылы, ихтирамлы мөнәсәбәт, бер – береңә ярдәмчелек хисе
тәрбияләү.
– Матур әдәбиятка мәхәбәт уяту.

Җиһазлау: перекресток, светофор, юл билгеләре.

Дәрес барышы.

Зал урам рәвешендә бизәлә. Урам чатында-светофор, юл билгеләре. Залның yң
ягына табло урнаштырыла.

Алып баручы.

Бик якын туганмы сез?
Ерактан килганме сез?
Дуслашырга бер сүз җитә;
Сихри сүз – исәнмесез!
Шушы сүзне ишетүгә
Йөрәгем эреп китә…
Исәнмесез.
Бу сүз яшәргә көч бирә,
Йөз ел яшисе килә
Исәнмесез!
Исәнмесез!

“Кунаклар” җыры (Х. Хафизова сузларе.Г. Сабирова кее) башкарыла.

1 нче бала.


Рәхим итеп карагыз
Безнең бу тамашаны.
Kүңелләрегезгә хуш килер,
Без моңа ышанабыз.

Насретдин ишәге белән юл чатына килеп керә hәм юл кагыйдәләрен боза. Юл
хәрәкәтен көйләүче сыбызгысы белән аны туктата.

Насретдин. – Әссәламегаләйкүм! Исәнмесез! Сезнең шәhәрдә базар кайда
урнашкан? Базарыгызны бик мактаганнар иде. Мена Сандугачым белән –шәһәр күрергә
килдек.

Хәрәкәт көйләүче.

Нинди хәл бу, дуслар?
Бу нинди тәртипсезлек?

Насретдин. – Бу… Сандугач гаепле. Ул йөрми юлдан карап. Шәhәрне күргәч
ашыкты. Була яздык харап.

Хәрәкәт көйләүче. Насретдин әфәнде, монда бернинди дә сандугач юк.

Насретдин. Ник, минем дустым – 4 аяклы, 2 колаклы, 1 койрыклы Сандугачым.

Хәрәкәт көйләүче. Ни өчен Сандугач исемле соң ул? Документы кайда?

Насретдин. Чөнки ул сандугач шикелле сайрый белә. Сайрап күрсәт әле,
матурым.

Ишак. Иа-иа-иа.

Насретдин. Документы менә монда (күрсәтеп аңлата): 421-ИШ. 4 –
аяк, 2 – колак, 1 – койрык, ИШ – ишәк. Шуны да белмисең инде? Үзең юл саклап
тоpaсың. Моны балалар да белә хәтта.

Хәрәкәт көйләүче. Ә син балаланың белгәнен ничек сиздең соң?

Насретдин. Синең шикелле документ сорамыйлар бит алар. Базар кирәк миңа,
ничек барасы?

Хәрәкәт көйләүче. Сез юл йөрү кагыйдәләрен белмисез, Сезгә өйрәнергә
кирәк. Биредәге урамда “Булган кызлар” бәйгесе бара, бәйге барышында белемегезне
баета аласыз.

(Бәйгедә катнашкан кызлар юл кагыйдәләрен белүләрен күрсәтәләр. “Кагыйдәләр”
җыры (Х. Хафизова сүзлүре,
Ф. Галимов көе) башкарыла.)


Малай.


– Юл знаклары безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта өйрәтәләр,
Кирәксә – кисәтәләр.

Зебра.


 – Юлда аклы сызык күрсәң –
Булыр чыгу урыны.
Мин булмаган җирдә чыксаң –
Машина бүләр юлыңны.

Мине күрсәң дә, ашыкма,
Светофорга кара син!
Юл читендә басып тора
Өч күзле бер командир.

Светофор.

– Урамнарны күзәтәм.
Узганнарны кисәтәм.
Чатта торам мин,
Сакта торам мин.
Янып тора өч күзем,
Күреп тора ич сезне,
“Кугалма”, – ди кызыл кузем,
“Сабыр” – дия сары кузем,
“Ярый”, – дия яшел кузем.

Хәрәкәт көйләүче.


Һәлакәтләр булмасын дип,
Телидер һәрбер йөрәк.
Шуңа күрә дә йөргәндә
Бик сак булырга кирәк!

Насретдин. Сандугачым, өйрәндеңме инде? Мин барын да аңладым. Барысы өчен
да рәхмәт сезгә. Ә хәзер безгә тизрәк базарга барып җитәргә кирәк.

(Алып баручы аңа юл күрсәтә. Саубуплашалар.)

Татарстан
Республикасы Теләче муниципаль районы

Теләче
2нче балалар бакчасы мәктәпкәчә

белем
бирү муниципаль бюджет учреждениясе

Икенче
кечкенәләр төркеме өчен “Танып белү”

белем
бирү өлкәсеннән “Җиңел һәм йөк автомобильләре”

темасына
шөгыл
ь
конспекты

                                                                            
Эшләде:
1нче
кв. категорияле тәрбиячесе Зиннатова И.Н.

2021
ел

Максат:
балаларны транспорт төрләре турында белемнәрен ныгыту, аларның өлеш кисәкләрен
аера белуләренә ирешу.

Бурычлар

Тәрбияви
бурычлар:
балаларда бер-берсенә карата дустанә
мөнәсәбәт, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, игътибарлы булырга өйрәтү.

Үстерү
бурычлары:
балаларның иҗади активлыгын, фикерләү
сәләтен үстерү.

Белем
бирү бурычлары:
“юлның транспорт йөри торган өлеш”
төшенчәсе белән танышу.

Төп
белем бирү өлкәләре:
танып белү үсеше

Интеграль
белем бирү өлкәләре:
физик
үсеш, социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше

Методик
алымнар һәм чаралар
: урам макеты белән эш, сорау,
мактау, ярдәм итү, бәяләү.

Җиһазлау: урам макеты, төрле
төстәге (яшел, кызыл, сары) ясалма автомобильләр, пластик шешә капкачлары, эш
дәфтәре, уенчык җиңел  автомобильләре, аудиозапись «урам тавышлары», «кыз
елавы», курчак Маша

Сүзлек
өстендә эш
:  җиңел автомобиль, юлның транспорт йөри торган
өлеш, автомобиль йортүчеләр.

Шөгыль барышы

Балалар
тәрбияче каршында ярымтүгәрәк ясап басалар
.

Тәрбияче: Хәерле көн,
балалар! Кәефләрегез ничек? Әгәр сезнең кәяфегез яхшы икән әйдәгез каты итеп
кул чабыгыз!

Балалар җавабы: Яхшы
(балалар кул чабалар)

Тәрбияче: Күрәм сезнең
кәефләр бүген яхшы икән. Ә минем кәефегезне тагын да яхшыртып, сезне бүген сәяхәткә
алып барасым килә. Сез минем белән сәяхәткә барырга ризамы?

Балалар җавабы:
Әйе.

Тәрбияче: Балалар,
ничек уйлыйсыз сәяхәткә без нинди транспорт төре белән барырбыз икән!

Балалар җавабы: Автомобиль,
самолет һ.б.

Тәрбияче: Бүген мин сезне
сәяхәткә поезд белән алып барам: сез поезднын вагоннары буласыз, ә мин  алдан
сезне тагып барачакмын.

    
Поезд сәяхәткә кузгалырга әзер! (тәрбияче тавышын үзгәртеп әйтә, балалар
аның артына тезеләләр)

Тәрбияче: Балалар, поез барганда нинди
тавыш чыгара?

Балалар җавабы: Чук-чук-чук

Тәрбияче: Дөрес, кузгалдык!
(балалар аның артына тезелеп “Чук-чук-чук ….”-дип тавыш чыгарып, зал
буенча йөриләр)

Якындагы өстәлдән “Урам тавышлары” ишетелә.

Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз
әле, сез нинди тавышлар ишетәсез? (балаларның җаваплары) Кайда килә сон бу
тавыш? Әйдәгез шул тавыш килгән якка киттек (тәрбияче балалар белән
тавыш килгән якка китә).

Тәрбияче: Менә кайдан килә
икән бу тавыш. (балалар урам макеты ясалган өстәл янына килеп басалар). Балалар,
без сезнен белән нидидер авылга килдек.

Тәрбияче: Балалар, карагыз
әле сез бу авылда нәрсәләр бар?

Балалар җавабы:
Өйләр, агачлар, юл һ.б.

Тәрбияче: Ә
автомобильләр кая икән сон? Автомобильләр тавышы килә иде бит! (тәрбияче
тармадан автомобильләр чыгыра).
Менә кая икән алар!

Балалар,
( тәрбияче җиңел автомобильне күрсәтә) бу нинди автомобиль?

Балалар җавабы:
Җинел автомобиль?

Тәрбияче: Бик дөрес
балалар! Әйдәгез бергәләп кабатлыйк “җинел автомобиль” (сүзлек өстендә эш
алып барыла
).

Тәрбияче: Балалар, җиңел
автомобильләр нәрсә өчен кирәк?

Балалар: Җиңел
автомобильләр  кешеләрне утыртып йөрү өчен кирәк.

Тәрбияче: Балалар, игътибар
белән карагыз әле: җиңел автомобиль нинди өлешләрдән тора?

Балалар: Җиңел
автомобиль кабина, фара, тәгәрмәч, тәрәзәләр һ.б.

Тәрбияче: Балалар, бу
автомобильләр
кая йөрергә тиеш? Ничек
уйлыйсыз!

Балалар җавабы: Юлдан.

Тәрбияче: Әйе, ләкин әйдәгез
әле дөрес итеп әйтик “юлның транспорт йөри торган өлеше”.
Әйдәгез
бергәләп кабатлыйк “юлның транспорт йөри торган өлеше”
(сүзлек
өстендә эш алып барыла).

Тәрбияче: Ә
автомобильне кем йөртә? Кайсыгыз белә?

Балалар җавабы: автомобиль
йөртүче.

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер сез
дә автомобиль йөртүчеләр булып уйнап алыгыз, авыл урамнары буйлап
автомобильләрдә йөрегез, ләкин юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз.

Балалар авыл макеты белән уйныйлар.

Тәрбияче: (елаган
тавыш килә)
Балалар сез ишетәсезме, кемдер елый?  Әйдәгез,
автомобильләрегезне җыеп алыйк та кем елаганын эзләп килик әле? (балалар
уенчыкларын җыеп, икенче өстәлгә күчәләр, өстәл өстендә картоннан ясалган тәгәрмәчләре
сүтелгән автомобильләр куелган)
Карагыз әле балалар, монда Маша елап утыра.
Маша, нәрсә булды, ник елыйсын?( курчак тәрбияченен колагына әйтә) Балалар,
кемдер Машанын уенчык автомобильләренең тәгәрмәчен сутеп, туздырып киткән? (тәрбияче
борчылган кыяфәт чыгара
). Хәзер инде нишләргә?

Балалар җавабы:
Машага автомобильләрене тәгәрмәчләрен рәтләргә булышырга кирәк.

Тәрбияче: Балалар, сез нинди
тапкырлар! Елама, Маша, хәзер балалар сиңа булышырлар! Тәгәрмәчләре кайда икән
бу
автомобильләрнең? (тәрбияче
як яганы карана)
. Менә бит кайда качырып куйганнар.(тартманы ача).

Тәрбияче: Әйдәгез,
һәрберегез үз автомобиле төсенә туры килгән тәгәрмәчне сайлап алып, борып
куегыз. Эш тизрәк барсын өчен, бер-берегезгә булышырга онытмагыз.
Башладык.

“Автомобильнен тәгәрмәчләренен рәтлә” уены
уйнала.

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Кара,
Маша, балалар ботен автомобильләрнең тәгәрмәчләрен рәтләп куйдылар. Без аларны
хәзер матур итеп тартмагада салып куябыз, үзебез артыннан уенчыкларны җыештырып
та куярга кирәк, Маша!

 Тәрбияче:
Булдырдыгыз! Маша, нишләп син тагын күңеллсезләндең? Әйт әле! (курчак
тәрбияченен колагына әйтә)
Балалар, Аю Машага юл йөрү кагыйдәләрен яхшыррак
белсен өчен эш дәфтәрендә күнегү эшләргә биргән, ә ул аны эшли алмый икән.
Булышабызмы Машага. Әйдәгез бер биремен бергә эшлибез.

Балалар җавабы: Әйе.

Тәрбияче: Балалар, беренче
бирем “Транспорт төрләре” дип атала?

 
Балалар рәсемдәге тарнспорт төрләрен санап чыгыгыз? “Маша һәм Аю” мультфильмында
Аю нинди транспорт төрендә йөри, шул транспорт төрен Аю белән тоташтырып
куегыз.

Балалар эш дәфтәрләрендә эшлиләр

Уен  “Аю нинди транспортта йөри?”

 

                                                              

Тәрбияче. Балалар! Ничек
эшләдегез? (тәрбияче карап чыгы) Әйдә ….. (бала исеме) әйт әле Аю нинди
транспортта йөри икән?

Балалар җавабы:
Аю велосипедта йөри.

 Безгә
инде кайтырга кирәк балалар. Саубул Маша. Алдагы биремнәрне яхшылап уйлап эшлә.
Әйдәгез балалар, безгә кайтырга вакыт. Поезга тагылып кире бакчага кайтыйк.(балалар
тәрбияче артыннан тезелеп, кире сәяхәтләре башалнган урынга кайталар
)

Тәрбияче:
Менә кайтып та җиттек!  Балалар, сез бүген бик матур җаваплар бирдегез,
җитез булдыгыз. Әйтегез әле, сез без сезнең белән бүген нинди транспорт төрләре
турында сөләштек? Сез кемгә һәм нинди яхшылык эшләдегез? Сез бугенге шөгыл
турында кемнәргә сөйлисез?
(балалар җаваплары)

Кулланган әдәбият:

1.      *
Обучение детей  в дошкольных образовательных организациях правилам безопасного
поведения на дорогах. (Вариативный модуль к образовательной области “Социально-коммуникативное
развитие”) Учебно-методическое пособие для педагогов дошкольных организаций .
Автор: Р.Ш. Ахмадиева, Н.С.Аникина, Е.Е.Воронина Казань: Фолиант, 2016.

2.
Обучение детей  в дошкольных образовательных организациях правилам безопасного
поведения на дорогах. (Вариативный модуль к образовательной области
“Познавательное развитие ”) Учебно-методическое пособие для педагогов
дошкольных организаций . Автор: Р.Ш. Ахмадиева, Н.С.Аникина, Л.Р.Габдурахманов,

Р.Н.Минниханов,
В.Н.Попов;
Казань: ООО “Фолиант”, 2017

3.
Интернет челтәреннән рәсемнәр алынды.



Сценарий «Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт»

Уртанчылар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре

патшалыгына сәяхәт” темасына үткәрелгән чара.

Тема. Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт.

Максат.

1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен

камилләштерү.

2. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык,

тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү.

3. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Кулланма материаллар: транспорт төрләре, уенчык машиналар, ситуатив

мәсьәләне чагылдырган рәсемнәр, юл билгеләре, магнитофон язмасында машиналар

тавышы, зур юл макеты, «серле” җәймә.

Шөгыль барышы

ТәрбиячеХәерле иртә, балалар.Кәефләрегез ничек?

Балалар.-Кояшлы иртә кебек.

Без бүген юл кагыйдәсен, өйрәнергә дип килдек.

ТәрбиячеБалалар, бүген безнең белән танышырга дип, бик күп

кунаклар килде.Ягез эле ,килгән кунаклар белән, матур итеп исәнләшик

әле. (Исәнмесез!)

Телисезме,мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам. Ләкин ул

бик еракта. Ә нинди патшалыкка баруыбыз хакында табышмактан

белерсез:

Алмаш – тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл:

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын.

Нәрсә булыр икән бу балалар?

Балалар. Ул – светофор.

Тәрбияче. Дөрес әйттегез. Димәк, без сезнең белән” Юл йөрү

кагыйдәләре патшалыгына барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка

нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

Балалар.

Минем паровозик белән барасым килә .(Айнур)

Ә мин машинада барыр идем .(Ильяс)

Минем кораблик белән барасым килә. Анюта)

Ә мин такси чакыртам да барам .(Ләйсән)

Минем вертолетта очып барасым килә .(Диана)

Ә мин КАМАЗ белән барыр идем. (Илдан)

Тәрбияче. Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар

бит инде.. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле

җәймәгә утыртып алып барам?

Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп

сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез,

патшалыкның кадерле кунаклары булырсыз.

Сез зур сынаулар үтәргә әзерме?

Авырлыклардан курыкмассызмы? Киттек алайса…

Ягез әле,килегез әле бирегә, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул

тотыныгыз.Күзләрегезне йомыгыз.

( Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка

уйный. Күзләрен ачуга светофор килеп чыга.

(Летим,на ковре самолете,мы столько уведим в полете

Правее держи капитан,у нас впереди……БЕЗНЕҢ каршыда…

Тәрбияче.. Балалар, Кем икән бу безнең каршыда?

Балалар. Светофор,бу!

Тәрбияче.Дөрес, балалар, бусветофор. Әйдәгез сүзне светофорның

үзенә бирик эле.

(Диана) Светофор.

Сак йөрегез! Күзләрегез

Булсын гел юлда гына .

Чыгыгыз урам аша,

Тиеш урыннан гына.

(Светофор балаларга уен уйната).

Тәрбияче. Рәхмәт, светофор хәзер без сезгә , светофор белән бергә

уен тәкъдим итәбез.

Яле, светофор, миңа үз төсләреңне бир эле?

Светофор уены. Минем кулда 3 төсле түгәрәк, алар – светофор

төсләрендә, ——Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер – берегезгә бармак

янагыз.

Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз.

Яшел түгәрәкне күтәрсәм – хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез.

Килештекме? Бер, ике, өч уен башланды!

Рәхмәт, балалар! Сез бик ихтибарлы булдыгыз.Ә хәзер юлыбызны

дәвам итәбез.

Хәерле юл, дусларым,

Исән – имин йөрегез.

Юлда тәртипле булуның ,

Файдасы күп, белегез.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хәзер юлыбызны дәвам итәбез, «Шигрият

аланы”на килеп җитәбез. (Балалар тезелеп баса)

Ильяс: Һәлакәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

Ләйсән: Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан – ашка пешкән.

Сабыр иткән – барып җиткән,

Чыгармагыз сез истән.

Айнур: Юл кагыйдәсен белмәүче

Урам – юлда йөрмәсен

Бик йөрисе килә икән

Кагыйдәсен өйрәнсен.

Анюта: Юлны аркылы чыкканчы

Карап ал сулга – уңга.

Якында машина күрсәң,

Ашыкма, чыкма юлга

Илдан: Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз.

Кагыйдәләрне үтәгез.

Имин булсын юлыгыз.

Тәрбияче. Булдырдыгыз , рәхмәт, балалар, ә хәзер “Уен аланы”на

барып, бераз уйнап алыйк.”Машинаны дөрес җый!” дип атала алдагы

уеныбыз.

Безгә дөрес һәм тиз итеп, пазллардан машинаны җыярга кирәк. (Һәр

бала икешәр пазл алып урнаштыра.)

Уен тәмамлануга “Тавышлар ишетелә”

Тәрбияче.Балалар! Ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?

( Карлсон тавышы килә. Тәрәзә төбеннән аркасына сетка белән туп, кулына

банка белән варенье тоткан Карлсон төшә)

Карлсон. Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим.

Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым.

Нишлисез сез монда?

Тәрбияче. Карлсон, бүген бездә бәйрәм. Безнең балалар юл

йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, һәм үзләре белгәннәрен

башкаларга да өйрәтергә уйладылар. Ә син беләсеңме соң юл

йөрү кагыйдәләрен?

Карлсон. Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк,

тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, лутчы футбол

уйныйбыз.

Тәрбияче. Юк, Карлсон, бу бит машина юлы. Монда футбол уйнарга

ярамый!

Карлсон. Нәрсәгә соң монда бу билгеләр?

Тормасыннар әле, аударыйк!

Өч күзле бу багана да артык,

Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!

(Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)

Тәрбияче.

Карлсон, гафу итегез,

Штраф түләп китегез.

Юлда тәртип боздыгыз,

Кагыйдәне боздыгыз!

Юлдан машина йөри,

Моны бүген кем белми?

Карлсон.

Кайда соң ул юл дигәне?

Тәрбияче. Җирдә имин яшәү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.

Карлсон. Ә нәрсә ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?

Тәрбияче. Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны

өйрәнергә кирәк.

Карлсон. Кагыйдәләрне дә белмим, очкычым да ватылды. Миңа нишләргә

инде?

Тәрбияче.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Кагыйдәләр күп төрле!

Истә калдырыйм дисәң син,

Безнең бакчага кил инде!

Карлсон.Ярый, мин киттем алайса.

(Карлсон китмәкче була һәм юлда аңа бик күп «машина»лар каршы чыга)

Тәрбияче.Ой, Карлсон,син ашыкма әле.!Айһай, машиналар тыз да быз

чаба юллардан. Нинди машиналар икән болар? Яле, тыңлап карыйк әле

үзләрен!

1)Анюта. Йөк машинасы булам мин,

Исемем минем – КАМАЗ.

Чаллыда ясыйлар мине,

Миндәй машина бик аз.

2)Ләйсән. Ерактан ук күренәм мин,

Янып тора кызыл хач.

Мин ашыгам, шалтыратыгыз,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ?

3) Ильдан. Бик тә кирәк транспорт мин,

Тигез юлдан җилдерәм.

Кем авылга, кем шәһәргә?

Теләгән җиргә китерәм.

4)Айнур Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем.

Урамдагы һәр баланы

Утыртып йөрер идем.

5)Ильяс. Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт мин,

Машинам белән уйныйм!

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар рәхмәт. Менә,Карлсон нинди күп

төрле машиналар белән таныштын шулаймы? Карлсон, кайгырма! Без

сине юл йөрү кагыйдәләре белән дус булырга өйрәтербез!

Карлсон: Рәхмәт, балалар! Мин сезнең киңәшләрегезне тотармын.

Ә хәзер, балалар, миңа китәргә вакыт. Хушыгыз, балалар!

Балалар.Сау бул,Карлсон!

Тәрбияче:Ә хәзер балалар,безнең “Музыкаль тәнәфес”.

(“Өйрәтәләр бакчаларда”җырын җырлау)

1 .Юл аркылы чыкканда,

Уңгасулга карарга.

Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.

Светофорны тыңларга,Кагыйдәне бозмаска,

Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

2. Юл билгеләре белән,

Дус яшәргә һәрвакыт,

Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

Белсәгез сез шуларны,

Кагыйдәне ,юлларны

Сез яшәрсез,саусәламәт,тыныч имин!

Тәрбияче:Сәяхәтебезне дәвам итәбез,”Әкият аланына” килеп

җитәбез!

Кадерле балалар!Хөрмәтле кунаклар! Сез әкият яратасызмы?

Алайса рәхим итеп тыңлагыз һәм карагыз.

Балалар сез әзерме?

Без сезгә “Машиналар бәхәсе” дигән әкияттамаша күрсәтәбез.

( А.Седугинның “Машиналар бәхәсе” дигән әкият буенча тамаша күрсәтелә)

Тәрбияче: Бер вакыт шулай, Юл чатында дүрт машина килеп

туктаган да, бәхәсләшә башлаганнар ди: кем беренче булып юлдан

узып китәргә тиеш?дип.

Илдан (йөк машинасы): Мин иң кирәкле машина, төзелешкә

кирпечләр илтәм .Мине төзүчеләр көтә.

Анюта (фургон): Юк, иң кирәклесе мин.Мин Оет садигына фрукталар

алып барам.Мине балалар көтә.

Айнур (юл чистартучы машина): Сез нәрсә бәхәсләшәсез?Беренче

булып мин узарга тиеш.Чөнки мин урамны чистартам.

Ләйсән (скорый машина):Беренче мине үткәрегез!Мин авырулар янына

ашыгам.

Тәрбияче. Шулай итеп, машиналар тавышланганнар, гүелдәгәннәр,

бәхәсләшкәннәр.Бәхәс кызганнан кызган ди.Әгәр ЮХИДИ хезмәткәре,

инспектор килеп чыкмаса, бу бәхәс нәрсә белән бетәр иде, билгесез.

Менә хәзер үзегездә күрерсез...

(Машинага утырып инспектор керә.

Ул үзенең таягын күтәргән: Игътибар!” Шофёрлар китәргә әзерләнгәннәр,

ләкин берсе дә урыныннан кузгалмаган.Ә аннары милиционер таягы белән

беренче булып китәргә тиешле машинага күрсәткән.Билгеле инде, бер машина

да милиционер белән бәхәсләшеп тормаган.Һәр машина чираты җиткәч,

үз эше белән китеп барган.)

Инспектор.(Таягы белән курсәтеп)

Беренче булып” Скорыйберенче ярдәм күрсәтү машинасы китәргә

тиеш”,чөнки ул авырулар янына ашыга.

Шулай итеп башка машиналар да үз юлларына китеп барганнар ди.

Тәрбияче: Балалар, әкиттә нинди машиналар турында сөйләнелә?

Балалар: Махсус хезмәт күрсәтүче машиналар турында.

Тәрбияче: Сез тагын нинди машиналар турында беләсез?

Балалар: Янгын сүндерүче, икмәк, сөт ташучы.

Тәрбияче:Димәк,Юлда машинага юнәлешне кем күрсәтә?

Балалар: Инспектор.

Тәрбияче: Әйе, юл инспекторлары.Алар юлда иң кирәкле

кешеләр.Аларга шофёрлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына.Инспектор

җәяүлеләрнең юл аша чыгуларын да күзәтә.

Инспекторлар кыю һәм батыр кшеләр.Алар эссе җәйдә дә, яңгырлы

көздә дә, төнлә дә, көндез дә постта торалар.Юл һәлакәте вакытында да иң

беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә.Юлда йөрүче

машиналарның да төзеклеген дә алар тикшерә.

Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, барлык

көчләрен куялар.Бик зур рәхмәт аларга.

Тәрбияче: Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти

әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын сезгә.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда.

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

Балалар, сезгә юл йөрү кагыйдәләре патшалыгында ошадымы?

Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле, Карлсонныда өйрәтербез.

Шулай бит.

Ә хәзер “Төсле машиналар” дигән уен белән сәяхәтебезне дәвам

итәрбез.(Гараж ясыйбыз,рульләрне алабыз. Рейска чыгыбыз. )

Тәрбияче:Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. Ә без ,сәяхәттән

кайтканда ,автобуска утырып җыр тыңлап һәм җырлап

кайтырбыз.(“Мин шофер “ җырын тыңлау һәм җырлау.

Хөрмәтле пассажирлар! салонга кереп утырабыз,ременнәрне

эләктеребез һәм юлга кузгалабыз.

Мин шофер

Машина белән уйнарга,

Яратам мин яратам.

Берсе дә узып киталмый,

Чабалар минем арттан.

Кушымта:

Мин шофер,мин шофер.

Машинам нинди матур!

Тәгәрмәчләр әйләнә

Әлләләләәләләлә.

(Хор) Урамда йөрү күңелле бигрәк,

Урамда йөри белергә кирәк.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз!

Батталова Эльза Сагитовна

МБДОУ Детский сад «Акчэчэк»

Тукаевского р-она РТ

Воспитатель

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

(Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Имин булсын юлларыбыз,

Ак юл телик һәркемгә.

Һәлакәткә юлыкмасын,

Җир йөзендә беркемдә.

Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган бүләк. Сезгә әти-әниләрегез тормыш бүләк иткән.Сез үз балаларыгызны табып үстерәсез, ә инде сезнең балаларыгыз үз балаларына тормыш бүләк итәчәкләр һәм бу буыннан буынга шулай дәвам итәчәк. Тормыш ул тәнең сәламәт булганда гына матур һәм рәхәт. Барыбызда сәламәт, бүгенге кебек көләч йөзле булсын өчен, һәркемгә юл кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Бу бигрәк тә хәзерге вакытта- юлда машиналар агымы арткан чорда. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре саны көннән-көн арта.Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Безнең илдә Германия, Франция белән чагыштырганда зыян күргән балаларның саны ике тапкырга, Италиядән өч тапкырга артык. Саннар куркыта. Әлеге ситуацияне үзгәртеп буламы? Була. Төп белемне кеше бала вакытта ала. Ә баланы бу тормышка тулы белем белән (юл йөрү кагыйдәләрен белү ,аларны төгәл үтәү, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишә белү һ.б.) кертеп җибәрү- без, зурларның, төп бурычы.

Бу юнәлештә безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бөтен төркемдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү шөгыльләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла. Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү нәниләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яштән алган белем күнекмәләр генә нык була. Кечкенәләр төркемендә нәниләрне өйрәтүне тирә-юньдә ориентлашудан, предметларны төсе һәм формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән таныштырудан башлыйбыз. Уртанчылар төркемендә балалар юл билгеләре, урам, светофор сигналлары белән танышалар , җиңел һәм йөк машиналарын чагыштыралар, аларның әһәмияте турында өйрәнәләр. Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә шәһәр макетында ориентлашырга өйрәнәләр, транспорт төрләре белән танышалар, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне ныгыталар. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү сөйләм үстерү, әйләнә — тирә белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләрдә дә алып барыла, дидактик уеннар белән ныгытыла. Балалар юл хәрәкәтенә кагылышлы табышмаклар чишәргә яраталар. Шөгыль әңгәмәләр вакытында алган белемнәрен ныгыту масатыннан, максатчан прогулкалар, хәрәкәтле уеннар оештырыла.

Безнең бакчада юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча күп материал тупланган. Үзебезнең кулдан эшләнгәннәре дә бихисап. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ярдәмлекләр, әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр, табышмаклар тупланган альбомнар ясадык. (“Транспорт төрләре”, “Юл билгеләре”, “Табышмаклар” һ.б.) Күп кенә дидактик уеннар булдырылды. (“Үз төсеңне тап”, “Урам хәрәкәте”, “Әй, җәяүле, җәяүле,син юлга кузгал әле”, “Транспорт төрләрен дөрес аер” һ.б.) Уен бүлмәләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү почмаклары булдырдык. Бу почмакка авылыбыздагы балаларга таныш объектларның макеты, юл билгеләре һәм балаларга таныш булган транспорт төрләре куелды.

Безнең бакчада һәрдаим юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрелә. ( “Әти, әни, мин һәм куркынычсыз юл ”, “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел”, “Волк и семеро козлят на новый лад” “Без юлда – уен сәяхәт”) Әти-әниләр почмагында махсус газеталар, күчмә папкалар урнаштырылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар да үткәрелә.

Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл кагыйдәләренә төшндереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп була.

Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз! Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакыттада бозмагыз. Балалар- безнең киләчәгебез. Киләчәгебез имин, тыныч булсын өчен, безгә сәламәт балалар кирәк. Ә балалар язмышы безнең кулда. Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән саклыйк без аларны. Бер генә кешенең дә гомере юлларда өзелмәсен, балалар әти- әнисез, ә ата- аналар газиз баласыннан калмасын иде.

Тукай районы Тләнче Тамак авылы

МБМББУ “Акчәчәк” балалар бакчасы

тәрбиячесе Батталова Эльза Сәгыйть кызы.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/36886-balalar-bakchasynda-jul-jr-kagyjdlren-jr

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

«Кызылъяр урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

юл йөрү кагыйдәләренә багышланган

сыйныфтан тыш чара

уен-викторина

Укытучы: Тимергазина Зөлфия

Җәмил кызы

МАКСАТ: 1) Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре

турында белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту.

2) Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү

кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

3) Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче

һөнәрләренә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: Плакат «Юлда йөри беләсеңме?».

Интерактив такта, проектор, ноутбук,

Microsoft Power Point программасында

әзерләнгән презентация.

Транспорт төрләре рәсемнәре: трактор,

трамвай, янгын сүндерү машинасы, күтәрү

краны, шугалак, су сиптерү машинасы,

экскаватор, кар чистарту машинасы.

Юл билгеләре, светофор макеты.

Командаларны сәламләү.

Нәни дусларым! Без иртәнге йокыбыздан торып урамга чыгу белән, юл хәрәкәтенә катнашып китәбез. Ә урамда транспорт чараларының тыз да быз чабуына күз иярми! Машиналарның төрләре, җәяүлеләр һәм пассажирларның саны елдан-ел арта, юл хәрәкәте көчәйгәннән-көчәя. Юл-транспорт һәлакәтләре турында да ишетеп, күреп торабыз. Алар нәтиҗәсендә кешеләр һәлак була яисә җәрәхәтләнә, машиналар ватыла, юл корылмалары җимерелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, игътибарлы, сак булсаң, аяныч хәлләргә юлыкмаска да мөмкин. Шуның өчен без мәктәптә иң беренче чиратта юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен өйрәнәбез.

Беркемгә дә сер түгел, авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк.Авылда да билгеләр куерлык урыннар күп. Чөнки биредә машиналар күп йөри. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китик.

  • Кадерле кунаклар, дуслар, укытучылар, ата-аналар, укучылар!

Бүген без сезне “Юлда йөри беләсеңме?” викторинасында cәламлибез. (Жюри сайлау)

  1. Командаларның исемнәре, девизлары.

1нче команда — “Светофор”

Девиз: Урамнарны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

2нче команда – “Зебра”

Девиз: Җәяүле өчен юлда

Яхшы сукмак — “зебра”

Юк ла инде, хайван түгел,

Каралы-аклы ул юл.

2 тур. “Парын тап” (тактага куялар)

Шарты: Һәр командага карточкалар бирелә. Карточкаларның бер төркемендә юл билгеләре, икенчесендә юл билгеләренең билгеләмәләре. Һәр юл билгесенә туры килгән билгеләмәне табарга кирәк.

1 нче командага

Җир астыннан үтү юлы.

Балалар!

Велосипед белән йөрү тыела.

Узып китү тыела

Туклану пункты

2нче командага

Җәяүлеләр юлы

Җәяүлеләргә юл юк

Светофорга кара!

1нче медицина ярдәме күрсәтү пункты

Юл эшләре

3 тур. “Кем тизрәк?”(4 слайд)

Шарты: Интерактив тактада махсус машиналар ясалган рәсемнәр, һәр рәсем астында номер. Табышмак укуга, тиз генә җавабы туры килгән рәсемнең номерын күрсәтергә кирәк.

( Номерлар карточкаларга язылган.

Бу карточкалар укучылар алдына куела.)

1.“Тыр-р” дисәң, туктамый,

“На-а” дисәң, атламый

Печән салсаң ашамый. (Трактор — 3)

2. Кылга асылына,

Тимергә таяна.

Утырып чаба,

Теләсә кая. (Трамвай – 8)

3. Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына:

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра (Янгын сүндерү машинасы-1)

4. Өйләрдән дә биек ул,

Йортлардан да биек ул

Бер кул белән авыр йөкне

Күтәреп кенә йөртә

Көчле алып кебек ул. (Күтәрү краны – 4)

5. Әкрен генә юл буйлап

Ни йөри дисәң,эзләп?

Үтеп киткән арада

Куйган юлны тигезләп. (Шугалак- 6)

6. Нәрсә соң бу, ни соң бу?

Монда бер хикмәт бардыр?!

Узып бара урамнан

Дүрт тәгәрмәчле яңгыр. (Су сиптерү машинасы – 2)

7. Ә бу нинди машина-

Җир казырга ашыга?

Йөрми ул кирәксезгә:

Җир казый көрәксез дә… (экскаватор – 7)

8. Ә монысы нишләп йөри?

Урамнан карны көри,

Ашыкмый, кабаланмый-

Артыннан кар да калмый. (кар чистарту машинасы — 5)

4 тур. “Син-миңа, мин-сиңа”

Шарты: Һәр команда каршы як командага 3әр табышмак әйтә,

табышмакка дөрес итеп җавап бирергә кирәк.

   Юл билгеләре турында табышмак –шигырьләр әйтү.(5-10 слайдлар)

 1.  -Ак өчпочмаклы билге

     Җәяүлегә киңәшче.

     “ Кыю атла юл аркылы

      Мин булганда әйдәле!”    (җәяүле сукмагы)

2. Кызыл түгәрәктә кеше

“Әйтә кебек  шул хакта:

“Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла! (җәяүлегә юл юк)

3. Кызыл түгәрәк эчендә

  Бу нинди ап- ап шакмак?   (юл юк)

4. Андый билге булган җирдә

Йөреп була “сәпид тә .   (велосипед юлы)

5. Җәен , көзен, яз, кышны,

Иртән, кичен , көндезе

Ача, йома өч күзен. (светофор)

6.  Юлда туктап ял итәргә

  Урын кирәк һәркемгә.

  Җавап эзләп аптырамагыз,

  Таныш билге ул сезгә. ( ял итү урыны)

5 тур. Командирлар өчен блиц-турнир. (11 слайд)

(Интерактив тактада турның исеме күрсәтелеп бара)

Шарты: Сораулар укыла, командир җавап бирә. Тиз һәм дөрес җавап биргән командага өстенлек бирелә.

1 нче командага сораулар:

  1. Җәяүле юлы (тротуар)

  2. Җәяүләп баручы кеше (җәяүле)

  3. Нинди дә булса транспорт чарасы белән идарә итүче (йөртүче)

  4. Юлда йөргәндә җәяүле һәм йөртүче өчен бик кирәк булган тамгалар (юл билгеләре)

  5. Светофорның хәрәкәтне тыя торган төсе (кызыл)

  6. Светофорның сигналларның тиздән алмашуын белдерүче төсе (сары)

  7. Трамвайны кайдан әйләнеп үтәргә? (алдан)

  8. Кызыл түгәрәк юл билгесенең нинди төренә керә? (тыючы юл билгесе)

  9. Зәңгәр турыпочмаклы юл билгесе нинди төргә керә? (күрсәтмә юл билгесе)

  10. Тимер юл транспортына мисал (поезд)

  11. Автомобиль транспортына мисал («Жигули», «Тойота»)

  12. КАМАЗ машинасы җир транспортының нинди төренә керә? (йөк транспорты)

  13. Ат җир транспортының нинди төренә керә?

(җигүле транспорт)

2 нче командага сораулар:

  1. Барам-барам очы юк. (юл)

  2. Транспорт яки җәяүле хәрәкәтен көйләүче өч төсле багана (светофор)

  3. Автобуста, троллейбуста яки автомобильдә баручы кеше

(пассажир)

  1. Транспорт чаралары һәм җәяүлеләр юллары кисешкән урын (юл чаты)

  2. Җәяүле өчен каралы-аклы сукмак (зебра)

  3. Светофорның хәрәкәтне рөхсәт итә торган төсе (яшел)

  4. Кулына каралы-аклы таяк тоткан һәм күкрәгендә билгесе булган милиция хезмәткәре (регулировщик)

  5. Троллейбус, автобусны кайдан әйләнеп узарга? (арттан)

  6. Кызыл өчпочмаклы юл билгесе нинди төргә керә?

(кисәтүче юл билгесе)

  1. Су транспортына мисал (яхта)

  2. Һава транспортына мисал (самолет)

  3. Милиция машинасы җир транспортының нинди төренә керә? (махсус транспорт)

  4. Автобус җир транспортының нинди төренә керә? (җәмәгать транспорты)

Музыкаль пауза

“Шофер буласым килә” җырын башкару.

7 тур. “Без кроссворд яратабыз”

Шарты: Командалар кроссвордларны дөрес чишәргә тиеш.

м

а

ш

и

н

и

с

т

в

е

л

о

с

и

п

е

д

а

в

а

р

и

я

б

а

г

а

н

а

с

ы

б

ы

з

г

ы

с

т

а

р

т

ш

т

у

р

в

а

л

с

а

м

о

к

а

т

  1. Тепловоз шоферы

  2. Мускул көче белән хәрәкәтләнә торган машина

  3. Юл-транспорт һәлакәте

  4. Юл читендә басып тора

  5. Тавыш сигналы бирү җайланмасы

  6. Автоярышның башлангыч моменты

  7. Корабль руле

  8. Балалар транспорты

п

а

С

с

а

ж

и

р

а

В

а

р

и

я

җ

ә

я

ү

л

Е

й

ө

р

Т

ү

ч

е

р

е

г

у

л

и

р

О

в

щ

и

к

Ф

и

н

и

ш

п

О

е

з

д

з

е

б

р

а

1.Җәмәгать транспортында йөрүче кеше

2.Юл-транспорт һәлакәте

3.Җәяүләп баручы кеше

4.Транспорт белән идарә итүче

5.Каралы-аклы таяк тоткан милиция хезмәткәре

6.Автоярышның соңгы моменты

7.Тимер юл транспорты

8.Җәяүлеләр өчен каралы-аклы юл.

8 тур. “Сүз җыючылар” (12 слайд)

Шарты: Интерактив тактада “Автотранспорт” сүзе язылган. 1 минут эчендә бу сүздә булган хәрефләрдән күбрәк сүзләр төзергә кирәк. Сүзләрне рус телендә төзергә тәкъдим ителә.

АВТОТРАНСПОРТ

  • спорт — сор — старт

  • порт — нос — рана

  • торт — сон — автор

  • рот — рота — авто

  • спор — сорт — транспорт

  • трос — товар — сова

  • вата — нора — пост

— Ардыгыз да бугай, әйдәгез хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Без светофордан төс күрсәтеп торырбыз, ә сез әгәр яшел төс булса- татар халык көенә әйләнә буенча биерсез, сары төскә-урында гына биеп торырсыз, кызыл булса туктап көтеп торырсыз. Кайсы команданың игътибарлырак икәнен жюри күзәтеп торсын. (20 слайд )

Тест биремнәре.

1.Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга икәнен беләм:

а) читтән   б) алдан    в) арттан

2. Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан урап үтәргә икәнен беләм:

а) нәкъ автобустагы кебек б) белмим     в) алдан

3. Бу юл билгесе нәрсәне аңлата?

а) монда юлны аркылы чыгарга ярый   б) монда юлны аркылы чыгарга ярамый

в) шоферга юлда балалар булу мөмкинлеген кисәтә

4. Җәяүлеләр юл аша чыга торган урын:

а) жираф            б) тротуар                  в) зебра

5. Җәяүле светофорындагы яшел кешене күрсәң нишләргә:

а) аның белән контактка керергә

б) баскан урында катып калырга

в) юл аркылы чыгарга

6. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк:

а)сул иңбаш аша төкерергә      б) башта- сулга, аннан уңга карарга

в) башта- уңга, аннан сулга карарга.

6 нчы тукталыш Сорау миннән, җавап сездән .”(14-15 слайд)

Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

— Светофорның ничә төсе бар? (3)

— Машина юлы аша ничек чыгарга?( зебра  аша)

— Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

— Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

— Җәяүле юлы.( тротуар)

— Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

— Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?( 14)

— Автобус көтү урыны.(тукталыш)

— Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

— Зебра ничә төсле? (2)

— Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?(иң өстә)

— Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

— Светофор ни өчен кирәк?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

  • Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау:

Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

Һәрбер командага түбәндәне текст таратыла.

Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр………………….. буенча гына йөри.

Шәһәрдән читтә ……………….. буйлап ……………… каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк.

Урам аша чыгар алдыннан……….. якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ……….якка кара.

Урам аша чыгып өлгермәсәң, ……………………………….. туктап тор.

Урам аша чыкканда………………………………….. булырга кирәк.

Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.

Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.

Музыкаль пауза(16 слайд)

«Юл хәрәкәте» җырын башкару

III. Йомгаклау

  1. Жюрига сүз бирү.

2) Җиңүчеләрне билгеләү.

Кулланылган әдәбият:

1.”Азбука дорожной науки” под редакцией Г.В.Мухаметзяновой.

Казань,1999

2.”Сабантуй” газетасының кушымталары “Хәерле юл”

3.Валеева Ф. Газеева А.”Юлда йөри беләсеңме?”

4.Гарипова Р.Давлетшина Н.”Юл йөрү кагыйдәләре”

5.Табышмаклар китабы.Казан,1997.

6.Правила дорожного движения РФ.Москва , 2009

7.Правила дорожного движения РФ. ООО “БРИЗ”, Москва, 2009

8.Ш.Галиев .Шигырьләр җыентыгы.

9.WWW.svetofory.ru

ГБОУ”Ново-Кинерсая школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья”, РТ

Хисматова Рания Фархатовна

Тема:“Юллар имин, адымнар нык булсын”

Максат:

1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2. Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, призентацияләр, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.

Сәхнәдән аска юл, җәяүлеләр чыгу урыны билгеләнгән, юл кырыенда юл билгеләре тоткан укучылар басып тора (“юл эшләре”, “автобус тукталышы”, “велосипедта йөрергә ярамый”, “җәяүлеләр чыгу урыны” ). Сәхнәгә алып баручы чыга.

А.б. Исәнмесез, кунаклар!

Саумысез, барчагыз да!

Сезне күрүгә без бик шат,

Шушы зал уртасында.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Ел да өйрәнәбез без.

Ни дәрәҗәдә белгәнне

Хөкем итүчебез сез.

Бүген зал уртасына

Җыелабыз бергә без.

Әйдәгез ,рәхим итегез,

Соңга кала күрмәгез.

Мәктәпкә килүче Рәсим белән Адилә күренә. Рәсим “Юл эшләре” билгесен күреп ала .

Рәсим. Менә бу җирдә байлык бар,

Казып алыгыз, дигән.

Бәлки минем бишлеләрне

Шунда күмгәннәрдер, ә?

Адилә .Кара, Рәсим, син ашыкма,

Монда бара юл эше !

Бу билге булган урынны

Әйләнеп үтә кеше.

Зебра булган урыннан сәхнәгә менеп китәләр. Алар артыннан Айваз белән Ильвир күренә. Айваз “сәпитләрдә йөрергә ярамый” билгесенә игътибар итә.

Айваз. Их, сәпиттә килгән булсак,

Җилдерә идек юлда.

Күрәсеңме, рәхәтләнеп

Йөрергә була монда.

Ильвир. Юк, Айваз, ялгышасың,

Юкка кабаланасың.

Кызыл түгәрәк ул безгә

“Ярамый” дип кисәтә,

Әгәр зәңгәр төстә булса,

“ Яраганны” күрсәтә.

Алар сәхнәгә менгән арада Рәдис белән Әсхәт күренә. Берсе “автобус тукталышы” билгесенә карап:

Рәдис. Автобус туктый бит монда

Шуңа гына утырыйк,

Акча да түлисе булмый,

Артына гына тотыныйк.

Әсхәт. Алай эшләргә ярамый,

Дустым, имгәнүең бар.

Әнә тегеннән чыгабыз,

Анда юл билгесе бар.

Сәхнәгә менәләр, алар артыннан ук Кирилл белән Зөлфия күренә.

Кирилл. Әйдә инде,Зөлфия,

Ахры соңга калабыз,

Юлны моннан кисәбез дә,

Турыдан гына барабыз.

Юл аша чыгып барганда Светофор (Айваз) эләктереп ала.

Айваз. Тукта әле,әй, Кирилл

Тапталасың түгелме?

Билгеләрне белмисең,

Үзең юлдан йөрисең.

Ярый әле каршыңа

Чыкмады бер машина.

Зөлфия. Зинһар, гафу итегез,

Мин аңа өйрәтермен.

Зебра булган җирдән генә,

Чыгуны кисәтермен.

Менә шушындый билге ул

Җәяүле чыгу өчен.

Хәтта юлга да сызганнар

Барсы да күрсен өчен.

Барысы да сәхнәгә җыела, юл билгеләре тоткан балалар да үз урыннарын ала.

Рәсим. Дусларым, шаулашмагыз әле, Рания апа килеп, безнең белемнәрне тикшергәнче, мин сезгә бер әкият сөйлим.

Кайсыбыз иң кирәкле?

Борын-борын заманда ,өч ут яшәгән ди: кызыл, сары, яшел. Бервакыт болар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайсысы иң кирәкле? ( Өч ут булып киенгән балалар сәхнәгә чыга)

Кызыл (Айваз). Мин иң югарыда торам. Кешеләрне, машиналарны туктатам. Шуңа мин иң кирәкле.

Сары (Ильвир). Юк,мин бит кызыл белән яшелне аерып торам, барын да куркынычсызлык турында кисәтәм, мин иң кирәклесе.

Яшел (Зөлфия). Сез берегез дә дөрес әйтмисез. Мин иң аста торсам да, барысы да мине күрүгә йөри башлыйлар. Шуңа да мин иң кирәклесе.

Рәсим. Алар бик озак бәхәсләшәләр. Бөтен җирдә шау-шу башлана, юл һәлакәтләре артканнан арта. Беркем дә нишләргә кирәклеген белми. Акыллы, зирәк балалар тылсымчыны эзләп табалар һәм ул утларны бергә җыя да әйтә: “ Барыгыз да кирәкле, шуңа күрә сез гел бергә булырга тиеш . Шул вакытта гына юлларда тәртип булачак!”- ди.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Исән- сау гына килеп җиттегезме? Юлда хәвеф- хәтәрләргә очрамадыгызмы? Светофорның өч төсе дә бирегә килгән икән, әйдәгез сез үз командаларыгызга төсләрне таратыгыз да, урын алыгыз.

(Тәрбияче ябыштырыла торган өч төрле төстәге түгәрәкләр өләшә, һәр команда үз төсен алып күкрәкләренә ябыштырып куя)

Бүген мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшерермен. Сынатмаска тырышыгыз! Сезнең җавапларыгызны бәяләп баручылар безнең кунакларыбыз ……. булыр. Әйдәгез, Кызыл, Сары, Яшел командалары белән якыннанрак танышып китик.

Командаларга сүз бирелә. Һәрберсе үзенең командиры, девизы белән таныштыра. (“һәрвакыт бул игътибарлы», «һәрвакыт бул тырыш”, “һәрвакыт бул сабыр”)

1нче бәйге .Өй эше. (слайд)

Тәрбияче. Әйдәгез башта өй эшләрен карап китик әле. Һәрбер командага юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем ясарга кушылды һәм светофор, юл билгеләре буенча тарихка күзәтү ясап, мәгълүмат тупларга диелде.

Рәсемнәр карала. Укучыларның чыгышлары тыңлана.

Тәрбияче. Сезнең игътибарга балаларның чыгышларын тәкъдим итәбез.

1укучы. (слайд)

Беренче юл билгеләре турында. Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900нче елда Парижда юл билгеләренә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. 1909 нчы елда беренче дүрт билге кабул ителә: “Сикәлтәле юл”, “Борылыш” , “ Юллар чаты”, “ Тимер юл белән кисешү”.

2нче укучы. (слайд)

Светофор сүзенең мәгънәсе. “Светофор” сүзе ике өлештән тора: “свет” һәм “фор”. Свет- яктылык дигән сүз. Ә “фор” сүзе греклардан “форос” сүзеннән алынган, ул “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, светофор- яктылык алып килүче булып чыга.

3нче укучы. Беренче светофор моннан 100ел элек Лондонда куела. Анда

2 төс кенә була: кызыл һәм яшел. Махсус кеше җеп ярдәмендә кирәкле төс түгәрәген күтәрә торган булган. Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929нчы елда куела. Ул 3 тигез өлешкә бүленгән түгөрәк формасында була:

кызыл, яшел һәм сары. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган Соңрак Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә электр белән эшләүче 3 төсле светофорлар барлыкка килгән.

2нче бәйге. Светофордан хат. (слайд)

Һәрбер командага түбәндәне текст таратыла.

Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр………………….. буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә ……………….. буйлап …………………….. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан……….. якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ……….якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, …………………………………………………….. туктап тор. Урам аша чыкканда………………………………….. булырга кирәк.

Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.

Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.

Тәрбияче. 3нче бәйге. “Ярый, ярамый” уены. (слайд)

— Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау.

Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

Тәрбияче. 4нче бәйге. Командирларның уң кулларына. Авыр балалар белән эш. “Мин беләм” бәйгесе. (Светофор белән танышу)

Тәрбияче. Кадерле уенчылар, 5нче бәйгенең нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез. (слайд)

Үзе монда утыра,

Сүзне тегендә тутыра. (телефон)

Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы –телефон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдында машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсеме турысына телефон номерларын язып баралар .

1 нче сорау. Әгәр кеше авырый икән.

Күрсәт ярдәмне.

Телефоннан җый син һәрвакыт 0… (3) не.

2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,

Газ исе килсә, шалтырат 0…(4) кә.

3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл—күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0…(1) гә.

4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалтырат син 0…(2) гә.

Тәрбияче. Ә хәзер 6нчы бәйге . Ул табышмаклар бәйгесе дип атала. Табышмакларны тыңлап китик әле.

  1. Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле,

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)

2) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)

3) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

4) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)

5) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)

6) “Ма“ иҗегенә

Кушылган “шина”.

Нинди сүз чыга

Син уйлап кара.

Тәрбияче. 7нче бәйге “Башыңны эшләт” дип атала. Кайсы команда алдарак чишә, шул команданың командиры кул күтәрә(слайд)

03 +01 – 04 + 02 =

-Әйдәгез ардыгыз да бугай хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Без светофордан төс күрсәтеп торырбыз, ә сез әгәр яшел төс булса- татар халык көенә әйләнә буенча биерсез, сары төскә-урында гына биеп торырсыз, кызыл булса туктап көтеп торырсыз. Кайсы команданың игътибарлырак икәнен жюри күзәтеп торсын. (слайд)

Тәрбияче. Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк. Чираттагы бәйгебез “Җавапны бел!” дип атала.

(слайд)

Түбәндәге сораулар укыла, һәр команда җавапны язып бара.

  1. Машинаны туктату җайланмасы.

  2. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы.

  3. Илгиз Извиловичның машинасы.

  4. Җәяү йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар?

  5. Кешеләр йөри торган юл.

  6. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый.

  7. Машинаның ничә көпчәге бар?

  8. Юл аша чыгу урынында нинди хайван ята?

Тәрбияче. Ә сез билгеләрнең атамаларын беләсезме икән, тикшереп үтик әле. Алда булачак бәйгебез “Юл билгеләре” дип атала. (слайд)

— Тайгак юл.

— Велосипед белән йөрү тыела. — Җир астыннан үтү юлы.

— Җәялеләр чыгу урыны.

— Автобус тукталышы.

— Керү тыела.

Тәрбияче. Алдагы бәйге Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров көе “Светофор утлары”.
Бер,ике,өч-
Светофор утлары
Бер яна да
Сүнә ич,светофор.
Кушымта:
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор!
Кызыл ут
Кисәтә, тукта!-ди.
Юл ябык,
Син юлга чыкма!-ди.
Кушымта.
Сары ут,
Әзер бул!-дигәндә,
Атлап чык
Юл аша яшелгә!
Кушымта:
Берсе-кызыл, берсе-сары, 
Тагын берсе яшел ич
Светофор утлары.

Тәрбияче. Ахыргы бәйгебез “ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” дип атала. Шушы бәйгедән соң сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегез турында кунакларыбыз нәтиҗә ясарлар.

(слайд)

  1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

  1. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

  1. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

  1. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

  1. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

  1. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

  1. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8. Бу билге нәрсәне аңлата?

а) җәяүле чыгу урыны;

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.

Нәтиҗә ясала.

Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Кадерле балалар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы — юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш. Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!

Адымнар нык, юллар имин булсын!

( юлда йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган класстан тыш чараның методик эшкәртмәсе.)

Тамчы-шоу программасының  барышы:

Ике команда да 3 әр укучы бүленеп утыралар.

 Максат:

1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: юл билгеләре, филворд, табышмаклар, презентация.

Бүген була “Тамчы – шоу”

Бик күңелле бу уен.

5нче һәм 6 лар

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша

Чараның барышы.

А.Б. Хәерле көн, килгән кунаклар, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Без һәркөн иртән яраткан мәктәбебезгә ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан уен-ярыш уткәрергә дип бирегә җыелдык. Күргәнебезчә, ярышыбыз ике командага буленеп алып барылачак.

Безнең беренче команданын капитаны-_______________

 икенче команданыкы- ______________ Һәм, әлбәттә инде, уен-ярышка бәя бирүче гадел хөкемдар лар белән танышып китик. Командалар белән таныштыру һәм сәләмләү өчен сүзне капитаннарга бирәбез. Рәхим итегез. 

Айгөл:

Безнең команданың исеме: Светофор

Шоферлар командасына

Кайнар сәлам юллыйбыз

Ярышларда зирәк,тапкыр

Булуларын телибез.

Светофор командасының девизы: Юлда йөргәндә бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

Камилә:

Безнең команданың исеме: Шоферлар

Без бәйрәмгә килдек бүген

Бер дә ялкауланмагыз

Светофорга сәлам юллап

Уңыш теләп калабыз.

Шоферлар командасының девизы: Юлда да акыл кирәк.

Тәрбияче: Командалар бер-берсен сәламләделәр. Ә хәзер әйдәгез уенчыларга уңышлар теләп уен-ярышыбызны башлап җибәрик.

А.б. 1нче бәйге. Светофордан хат( 1слайд)

Һәрбер командага түбәндәне текст бирелә.

Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр………………….. буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә ……………….. буйлап ……………… каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан……….. якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ……….якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ……………………………….. туктап тор. Урам аша чыкканда………………………………….. булырга кирәк.

Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.

Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.

Укытучы. 2 нче бәйге. “Ярый, ярамый” уены. ( 2 слайд )

— Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау.

1.Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

2.Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

3.Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

4.Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

5.Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

6.Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

А.б.. 3нче бәйге. “Велосипедта йөри беләсеңме?” (3 слайд ) дип атала. Һәр команда аерым биткә велосипедта йөрүгә кагылышлы кагыйдәләрне яза.

4 нче бәйге
“Сорау миннән, җавап сездән ”

  • -Җәяү йөрүче кем дип атала?

  • — Светофорның ничә төсе бар?

  • — Машина юлы аша ничек чыгарга?

  • — Велосипедта ничек йөререгә ярамый?

  • — Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар

  • — Җәяүле юлы

  • — Нинди транспорт төрләре бар?

  • — Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?

  • — Автобус көтү урыны.

  • — Транспортта баручы ничек атала?

  • — Зебра ничә төсле?

  • — Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?

  • — Трамвай кайдан йөри?

  • — Светофор ни өчен кирәк?

5 нче бәйге — “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.” бәйгесе

А.б. Татарстанда яшәсәк тә татар телен генә түгел, ә рус телен дә белү мәҗбүри. Ә сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле. 

  • Тайгак юл. — Скользкая дорога.

  • Велосипед белән йөрү тыела. — Движение на велосипедах запрещено.

  • Җир астыннан үтү юлы. — Подземный пешеходный переход.

  • Җәялеләр чыгу урыны. — Пешеходный переход.

  • Автобус тукталышы. — Место остановки автобуса.

  • Керү тыела. — Въезд запрещен.

Укытучы . 6 нчы бәйге — “ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” дип атала .

Тест биремнәре . Һәр командага аерым биттә чыгарыла, командалар бирелгән сорауларга җавап табарга тиеш.

  1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

  1. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

  1. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

  1. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

  1. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

  1. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

  1. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8. Бу билге нәрсәне аңлата?

а) җәяүле чыгу урыны;

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:

а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.

А.Б Ә хәзер 4 нче бәйге . Ул “Табышмаклар бәйгесе” (4 -9 слайд ) дип атала. Һәр командага берәм-берәм табышмаклар әйтелә , кайсы команда күбрәк дөрес җавап әйтә шул команда җиңүче була.

  1. Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле,

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)

2) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)

3) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

4) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)

5) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)

Укытучы . 7 нче бәйге “ Сүзләр тап ”дип атала.

Бирелгән таблицадан кайсы команда күпме сүз таба ала,табылган сүзләрне төсле карандашлар белән буяп барырга.

ю

т

у

к

т

а

л

ы

ш

а

в

т

л

о

б

у

с

т

р

а

м

в

а

й

м

ш

н

т

р

а

к

т

о

р

с

а

а

и

а

с

т

о

п

т

ё

л

о

м

ю

т

у

к

т

а

л

ы

ш

а

в

т

л

о

б

у

с

т

р

а

м

в

а

й

м

ш

н

т

р

а

к

т

о

р

с

а

а

и

а

с

т

о

п

т

ё

л

о

м

Югалган сүзләр: юл, тукталыш, автобус, трамвай, машина, трактор,самолёт,стоп.

8 нче бәйге — “Җавапны бел!” капитаннар бәйгесе. 

Түбәндәге сораулар укыла, һәр команда капитаны сорауга «әйе” яки “юк” дип җавап бирә.

1 капитанга:

  1. Машинаны туктату җайланмасы ул тормоз-әйе

  2. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы ул фара- әйе

  3. Тыю билгесе кызыл өчпочмак белән сүрәтләнә-юк (кызыл түгәрәк)

  4. Җәяү йөрүчеләрне пассажирлар дип атыйлар –юк (Җәүле)

  5. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны ул сукмак-юк (ЮЛ)

  6. Автобус туктагач, аны арттан әйләнеп чыгарга-юк (алдан)

  7. Велосипедтта йөрү 16 яшьтән рөхсәт ителә- юк (14)

  8. Чаллы – КамАЗ машинасы чыгара торган шәһәр (әйе)

  9. Трамвай юлдан йөри-юк (рельстан)

  10. Мотоциклны 14 яшьтән йөртеп була –юк (16)

    1. капитанга:

1.Кешеләр йөри торган юл тротуар-әйе

2.Светофорда яшел төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый-юк (ярый)

3.Машинаның уң тәгәрмәче әйләнми-юк (запас)

4.Юл аша чыгу урынында зебра ята-әйе

5.Автомобильне машинист йөртә-юк (водитель)

6. Юлны аркылы чыгар алдыннан башта- уңга, аннан сулга карарга-юк (башта сулга)

7. Алты алтың кырык алты (юк) (36)

8. “Шүрәле” әкиятен А.Алиш язган- (юк) Г.Тукай

9.  Казанда метро бар- (Әйе)

10. Юл читеннән барганда җияүле транспортка каршы барырга тиеш.-әйе

Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүче команда билгеләнә.

Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Укучыларыбыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы — юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!

Физ-минут.

-Әйдәгез ардыгыз да бугай, хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Балалар музыка астында бирелгән сорауларның җавапларына туры килә торган итеп берләшергә тиеш.

Сораулар:

  • Светофорда ничә төс бар,шулкадәр берләшегез.

  • Тракторда ничә көпчәк булса,шулкадәр берләшегез.

  • Велосипедта ничә көпчәк булса,шулкадәр берләшегез.

  • Машинада ничә руль булса ,шулкадәр берләшегез.

Укытучы. Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Пасха это языческий праздник или православный
  • Пасха это языческий праздник или нет
  • Пасха это церковный праздник или нет
  • Пво это расшифровка праздник
  • Пасха это церковный или языческий праздник