Печэн осте сценарий

Бәйрәм иртәсе 

                    Печән өсте бәйрәме

Максат. Балаларда милли уеннар,җырлар, халык авыз иҗаты аша татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның аралашу, иҗади сәләт күнекмәләрен үстерү; ана теленә мәхәббәт тәрбиләү.

Башкаручы: Саба районы Олы Кибәче “Күбәләк”  балалар бакчасы тәрбиячесе: Мөхәммәтшина Диләрә Фоат кызы

                                           Бәйрәм барышы.

Залда авыл күренеше. Өйләр, коймалар, өй алдында эш кораллары, тырма, сәнәк, чалгылар сөяп куелган.

    Әкрен генә “Таң ату” көе яңгырый. Көй көчәя бара. Сыер, әтәч кычкырган, эт өргән тавышлар ишетелә.

Өйдән бер кыз йөгереп чыга.

  • Әй, Ходаем әллә инде йоклап калганмын. Барысы да печәнгә киткәннәр ахрысы.

    Кызлар!

Өйдән кызлар чыгалар.

2 кыз.  Ни булды, Зөһрә, нигә чакырдың?

1 кыз. Печәнгә соңга калабыз бит, кызлар!

     3 кыз.  Юк әле, юк, соңга калмаганбыз. Әнә, малайлар да куренмиләр әле.

4 кыз. Алар инде әллә кайчан киткәннәрдер. Менә хәзер бездән йокы капчыклары, дип көләчәкләр.

2 кыз. Юк инде, кызлар. Без иртә торганбыз. Әнә, малайлар яңа гына торып киләләр. Хәзер аларның узләреннән йокы капчыклары  дип көләчәкбез.

Малайлар керәләр.

  • Саумысыз, кызлар!

1 кыз.Сау булмасак, табиб тугелсеңдер әле.

1 малай. Эх, шул кызларның телләренең зәһәрлеге! Иртүк ничек үртәшәселәре киләдер, белмим?

Такмаклар.

Кызлар.       Ал ашыйсың киләме,

Гөл ашыйсың киләме,

                    Кызаргансың, бүртенгәнсең,

                    Талашасың киләме?

Малайлар.    Кибәргә элгән керләрең

                      Җилгә очып китмәсен.

                       Авызыңны бик зур ачма,

                       Карга кереп китмәсен.

Кызлар.   Кулымдагы йөзегемнең

                 Исемнәре Ибырай.

                 Ата каз кыланышлары,

                 Биргәндер сиңа Ходай.

Малайлар. Зәйнәп балык пешергән,

                   Галия бәреп төшергән,

                   Саниясе җыя-җыя

                    Баш бармагын пешергән.

Кызлар.    Әнә килә автомобиль

                 Төягәннәр калайлар,

                 Безнең авыл малайлары

                 Туксан яшьлек бабайлар.

Малайлар үпкәләп борылып басалар.

2 кыз. Менә, кызлар, малайларны үпкәләттек тә.

3 кыз. Ярар инде, малайлар. Үпкәләмәгез инде, без бит шаярдык кына.

Кызлар хор белән.Яле, елмаегыз!

Шаян бию “Елмай”

2 малай. Ярар  үпкәләшеп торырга вакыт юк. Кызлар, әйдәгез тизрәк, кузгалдык.

  Җыр “Күңелле сәяхәт” А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева музыкасы

Урман шаулаган, кошлар сайраган тавышлар.

5кыз.  Нинди күңелле, нинди матур илебезнең табигате!

2 малай. Матур илем! Синең болыннарың,

Борылып аккан Идел суларың,

Җиләк урыны – яшел аланнарың,

Киң күкрәкле Урал тауларың.

3 кыз. Син матурсың, миңа бик якынсың,

Туганнан,  юк,  үги түгелсең.

Көз, кыш, җәй һәм язың,

Мәңге бакча, былбыл һәм гөлсең.

Җыр  “Гүзәл туган ягыбыз” А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева музыкасы

3 малай. Эх, урман аланның матурлыгы.Ул тәмле исләр, карагыз әле,

печән нинди биек үскән.

4 малай.Тиз, тиз, тизерәк!

Илебез матур бигерәк!

Сандугачым сайра,

Чалгыларың кайра!

Җәйге таңда чык төшкәндә,

Җырлап калыйк, әйдә.

5 малай. Чалгыларны үткенләтеп,

Печән чабыйк җир тетрәтеп.

Җыр “Җәй айлары” Зөлфия Минхаҗева сүзләре һәм музыкасы

(Печән чабу хәрәкәтләре, чалгы янау)

6 малай. Чабып бетерүен  бетердек, яңгыр яумасмы икән?

1 малай. Юк, юк, яумас. Бүген иртән чык күп төшкән иде, көне бик эссе була, печән бик тиз кибәр.

1 кыз. Әйе, әйе. Бүген көн аяз була. Мин кичә карадым, кояш аязга баеды.

2 малай. Ә безнең иртән мәче табанын ялады. Әби әйткән иде, әгәр дә мәче табанын яласа, көн аяз була, дигән иде.

2 кыз. Әнә бит бака да су эчендә кычкыра – димәк көн аяз була.

3 малай. Ә мин тилгән кычкырганны ишеттем. Тилгән кычкырса да, көн аяз була.

3 кыз. Карагыз әле, кояшны томан каплаган, шулай булгач, көн аяз була

4 малай. Алайса хәзер печән кипкәнче ял итеп алабыз.

“Утыр, утыр, Хәлимә” җырлы-биюле уен.

(Җәзалар җыр “Яшә син, туган илем!” Татар халык җыры,  шигырь “Туган телем” Энҗе Мөэминова.)

5 малай. Дуслар, карагыз әле, Хәсән килә. Әйдәгез, кызык итәбез үзен.

Хәсән, ни эшләп йөрисең?

Хәсән. Сыерыбыз югалды

                Көтүдән кайтмый калды.

Эзли-эзли арып беттем,

Урманга ук килеп җиттем.

Малай. Сыерыгыз югалдымы?

Көтүдән кайтмый калдымы?

Хәсән.  Әйе, Әхсән, күрмәдеңме,

Бу тирәдә йөрмәдеме?

Малай. Сыерыгыз аламы?

Хәсән. Ала, Әхсән, ала!

Малай. Койрык очы карамы?

Хәсән. Кара, Әхсән, кара!

 Малай. Дугадай зур мөгезлеме,

Шайтан кебек мут күзлеме?

Хәсән.    Нәкъ шул үзе, Әхсән!

Малай. Күрмәдем шул, Хәсән!

Кыз. Туктагыз әле, туктагыз! Әле кичә генә Хәсәннең бабасы сыерга печән салырга чыккач, печәнлектән егылып төшкән дип ишеттем. Хәсән, дөресме шул сүз.

Хәсән. Дөрес, дөрес. Бабай ахылдап өйгә керде дә “Хәсән балам, абзар башыннан егылып төштем, уттан күзләр күренде, син бар, печәнгә сыерны сала тор, печән сөтләсен”-диде.

Кыз. Һи, шулда булдымы хәбәр! Менә мин кичә бер тешемне суырттым.

Малай. Хәзер авыртмыймы соң?

Кыз. Белми?

Малай. Ничек инде белмисең?

Кыз. Соң авырткан теш врачта калды бит.

Малай. Ә миңа  табиб кишер күп ашасаң, күзләрең әйбәт күрер, диде.

Кыз. Бу дөресме?

Малай. Әлбәттә! Күзлек киеп йөргән куянны күргәнең юктыр бит?

Хәсән. И-и, тел бистәләре! Сезнең белән вакыт уздырып торам бит әле. Минем бит сыерымны табасым бар, киттем мин!

Хор. Хәсән, Хәсән!

Сабан туе кайчан була?

Хәсән. Сабан туе иртәгә

Хор. Мен дә утыр киртәгә.

Хәсән. Киртә башы җимерелгән

Хор. Хәсән башы тишелгән.

Хәсән. Уф. Бетте башым!

Хор. Нишләде башың?

Хәсән. Тишелде.

Хор. Кайсы җире?

Хәсән. Төбе тишелгән.

Хор. Кайсы төбе?

Хәсән. Башның төбе кайсы җирдә, шул җире тишелгән

Көләләр.

1кыз. Хәсән, сөйлә бер кызык.

2кыз. Юк, җырласын!

1малай. Юк, биесен!

Хәсән. Җырламыйм да, биемим дә.

Кыз. Нигә?

Хәсән. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.

“Менә сиңа куш кулым” – җырлы-биюле уен.

Кыз. Я, сөйлә инде, ялындырма.

Хәсән.           Кулъяулык бирегез, аннан соң сөйлим.

Кыз.             Алай булгач кулъяулык бирәбез.

Хәсән. Юк инде, юк инде,

 Вәгъдәгез белән тук инде.

Чиккән яулык бирмәсәгез,

Хәсәндә сүз юк инде.

Кыз. Мә инде. (Яулык бирә)

Хәсән. Арагызда дан тоткан,

Кызлардан яулык откан.

Хәсән абзагыз тора

Һәммәгездән уздыра.

Яулык белән борынын сөртә дә, кесәсенә салып куя.

Хәсән. Юк сөйләмим, мин сезне кызык кына иттем.

Кыз. Алайса мин бер нәрсә сөйлим,

Син һәр сүзгә “Мин дә!” -дип бар.

Хәсән. Мин риза.

Кыз.- Бардымурманга

-Мин дә!

-Җыйдым чикләвек.

-Мин дә!

-Салдым улакка.

-Мин дә!

-Дуңгызлар ашый калды.

-Мин дә!

Көләләр.

Кыз. Кызык иттемме үзеңне?

2 кыз. Ярар инде, Хәсәнне аптыратмагыз.Әйдәгез,  тагын бер уен уйнап алабыз.

Хор. Әйдәгез, әйдәгез!

Малай. Машина, дип әйт әле.

  • Машина.
  • Менә синең башыңа
  • Кабартма диген.
  • Кабартма.
  • Бәбәгеңне алартма.
  • Пәрәмәч диген
  • Пәрәмәч.
  • Ике күзең тәгәрмәч.
  • Әтиең кайда эшли?
  • Комбайнда
  • Мә, берне маңгаеңа (маңгаена суга).
  • Нигә сугасың?
  • Үзең сук, дидең бит!

Кыз.  Ярар, сугышмагыз, җитте. Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим. Кара урманда бер убырлы карчык яшәгән, ди. Ул һәр елны урманга килгән. Бер баланы алып китеп сихерли икән.

2 кыз. Юк, сөйләмә, мин куркам. Я убырлы карчык үзе килеп чыгар.

3 кыз. Әнә, әнә, килеп чыкты да инде.

Музыка. Убырлы карчык керә.

Убырлы. Фу! Фу! Адәм исе килә түгелме соң? (Исни). Шулай шул, адәм исе (бии, әйләнә). Ә-ә-ә, күпме бала килгән икән монда. Тукта әле, тукта әле, күптән балалар урлаганым юк иде. Әһә, боларның барысын да сихерләп йоклатам да, берсен урлап китәм.

Убырлы балаларны сихерләп бии. Балалар утырып йокыга китәләр.

Убырлы. Әһә, барысы да йоклыйлар. Әгәр дә уянып бу малайны коткарырга килсәләр, мин аларның өсләренә утларымны җибәрәм. (Малайны алып китә)

Музыка астында балалар уяналар.

1 кыз. Дуслар, убырлы карчык Йосыфны алып киткән бит. Ничек тә булса аны коткарырга кирәк.

Урманга таба баралар. Аннан утлар килеп чыга.

Утлар биюе.

Балалар. Ут, ут, пешерә! (чигенәләр)

Утлар биюе убырлыны үзләре белән алып китәләр.

Музыка. Йосыф йоклый.

2 кыз. Дуслар, ә мин убырлы карчыкның  сихерен ничек бетерергә икәнен беләм. Хәзер мин әфсен укыйм да, без кошларга әвереләбез. Аннан канатларыбыз белән җилпенеп сихерне куабыз.

Әфсен, төфсен,

Җилләр иссен,

Кызлар кошлар булып китсен.

Кошлар биюе.

3 кыз. Кызлар,  кызлар, карагыз әле. Әнә Йосыф яңадан безнең арада. Убырлының сихере бетте.

1 малай. Карагыз әле, без ял иткән арада печән дә кипкән. Әйдәгез, җыеп алыйк инде.

Бию “Печән җыю”

4 кыз. Печән җыеп бетергән шатлыктан бер җырлап алсак та була.

Җыр “Печән өсте” Балалар җырлый-җырлый кереп китәләр.

Җәй – авыл халкы өчен кызу эш чоры. Ә җәйге эшләрнең иң мөһимнәренең берсе – печән өсте. Хәер, хәзер авыл халкы өчен бу эшнең әлләни авырлыгы юк кебек. Бөтен кешедә машина, чалгытырма тотып, көннәр-атналар буе болыннарда ятасы да, яхшырак печәнлек алу өчен хуҗаларга ялынасы да юк.

Акчаң гына булсын, төргәк-төргәк печәнне өеңә үк китереп бирәләр. Ә менә элек печән өсте мөһим дә, мәшәкатьле дә, күңелле дә вакыйга булган.

Ул заманнарны укучыларыбызның күбесе хәтерлидер, мөгаен. Бу уңайдан без элеккеге хезмәттәшебез Флюра Низамовага чылтыраттык. Ул үз хатирәләре белән бүлеште:

– Элек печән өсте җитте исә, халык өмәләр уздыра иде. Без кечкенә чакта печән әзерләү җәйнең иң мөһим эшләренең берсе иде. Ул заманнарда, элеккеге ЗИЛ машинасы белән исәпләгәндә, ике машина тирәсе әзерли идек. Аның бит сарыгы, бозавы, танасы була дигәндәй. Бөтен кешенең лапас өсләре печән белән шыплап тула, әмма әле аннан соң да күп кеше бакча башына эскерт куя иде. Хәер, күпләп мал асраучылар хәзер дә эскерт куялар.

Элек печән өсте якынлаша башлауга, халык урман каравылчысын майлый-җайлый башлый иде. Ник дигәндә, печәнлекләр аз, ә иң яхшы печән – аланнарда, урман авызларында. Урман хуҗалыгы җиренә керергә ярамый, бала чакта җиләк җыйганда да куркытып, “печәнне таптамагыз” дип, куып чыгаралар иде. Җирләр бүленгәч, халык печәнгә төшә. Җире күбрәк булганнар, гаилә белән барып, казаннар асып, чәйләр кайнатып көннәр буе шунда ята. Шалаш корып, төнгә сакларга да кала әле җитмәсә. Берсендә, мин 6-7 нче классларда идем бугай, энем белән безне төнгә печән сакларга калдырдылар. Урманның куера башлаган урыны, төнгә таба агачлар шаулый башлады, куркыныч, шалаш та юк. Төнге берләр-икеләргә кадәр утырдык, дер калтырыйбыз, куркабыз. Шуннан түзмәдек, кайтыр юлны эзләп киттек. Нәкъ шул вакытта әти белән әни дә, кем инде балаларны төнгә урманда калдыра дип үз-үзләрен эт итеп сүгеп, ат җигеп безне алырга кузгалганнар.
Тагын Әҗәл тавы печәне бик яхшы истә. Аның печәне бик яхшы, сусыл, мул, әмма төшерүләре әҗәл иде инде. Тау исеме дә шуннан чыккан.
Печән өсте авыр булса да, өмә белән эшләү күңелле иде. Хәзер аланнарда, урманнарда печән чабу юк инде. Бөтен җирдә печән, әмма шул байлыкны җыеп алучы юк. Кеше йә сатып ала, йә хәллерәкләр үз җирләрендә үзләре үстерә. Күп кеше күршесенең, туганнарының буш җирләрен били, печәнне шул җирдән җыя. Җәй яхшы килсә, июньдә бер, августта тагын бер чабалар.

* * *
Хәзерге заманда чалгы тотып печән чабу онытылып бара. Әмма шулай булса да, авыл хезмәткәрләре җәй саен печәнгә чыга, кышка терлек азыгы әзерли. Быел, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүматы буенча, Татарстанда терлекләргә 610 мең тонна печән, 2 миллион тоннадан артык сенаж һәм 5 мең тонна яфрак азыгы әзерләнгән. Бу – һәр терлеккә 14 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне чабу һәм силос өчен кукуруз уру белән шөгыльләнәләр.

Әлеге саннарны моннан 20 һәм 10 ел элеккеге мәгълүмат белән чагыштырып карыйсы иттек. Газетабызның 1995 нче елның 20 август санында “Республика терлекчеләре моңарчы күрелмәгән азык запасы туплаганнар (терлек башына 15,8 центнер)” дип язганбыз.
2004 елның 24 июнендә: “Татарстан кышка 920 мең тонна печән, 3500 мең тонна сенаж, 2500 мең тонна силос, 500 мең тоннадан артык тамыразык әзерләп калдырырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, бер баш терлеккә 28-30 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк” дигән хәбәр басылган.

2005 ел исә бик яңгырлы булган. 19 июльдә чыккан саныбызда “Республикада күпьеллык үлән әзерләү буенча хәлләр мактанырлык түгел. Җәйнең яртысы үтеп китте, ә нибары 395 мең тонна гына печән әзерләнгән. 15 июльгә ботак үләне 10 мең тонна, үлән оны 4,2 мең тонна әзерләнгән, бу ике күрсәткеч тә узган елгыдан шактый ким. Гомумән алганда, республика буенча июль уртасына бер баш терлеккә 11,3 центнер азык әзерләнгән. Ә терлекне кыш буе “кешечә” ашатып асрап чыгу өчен 2,5-3 мәртәбә артыграк азык кирәк” дигән юллар бар.

P.S. Элеккеге газеталарны актарганда, әлеге темага кагылышлы бер кызык хат (Кукмара районы, Мәчкәрә авылыннан Вакыйф Зәйнуллин, 2005 елның 9 августы) килеп чыкты.

“Элек, Брежнев заманында, кибетләрдә бәясе төшкән (уцененный) товарлар тулып ята иде. Бервакыт Киров өлкәсендәге Нократ Аланы шәһәрендә чалгыны 1 тиенгә саттылар. Бишне алдым. Аларны, юмартланып, кешеләргә биреп бетердем. Хәзер үзем иске-москы чалгылар белән чабып маташкан булам. Беркөнне кибеткә кергән идем, чалгы 180 сум тора – теге вакыттан бирле 18000 тапкыр күтәрелгән! Күз алларым караңгыланып китте. Их, мин әйтәм, теге вакытта йөз чалгы алып куйган булсам!”

P.P.S. Интернеттагы бәяләргә караганда, иң арзан чалгыны (сапсыз) 349 сумга алырга мөмкин. Ә җиңел алюминий саплы чалгылар –1500, 2000, 3000 сум тора.

Пролог театр

Шул юл буйлап ,хавалардан очып

Кайтыр кебек берэр кош булып

Хаман карыйм кузем тутырып

Кайтмасын да белэм хаман котэм

Чал агарды инде чэчлэрем

Мин бу жирдэ сине котэр очен яшэдем

Ул сугышка чыгып киткэн юлнын

Буйларында усэ тал тирэк

Гомер буе сагынулардан янып

Ничек кол булмыйдыр бу йорэк

Муз.номер Жыр (Яшьлегем эзлэре)

Алып баручылар чыга.

1.аб Эйе сугыш бетугэ,Боек жинунэ 75 ел.Боек Ватан сугышы вакыйгалары тотрган саен ерагая бара .Тик ул вакыйгалар халык хэтереннэн беркайчанда жуелмаячак .Чонки сугыш илебезнен бер генэ почмагына да ,бер генэ йортына да узенен кайгылы кулы белэн кагылмыйча калмаган .

2.аб Сугыш инде куптэн бетте.Окоплар инде жир белэн тигезлэнделэр.Аларны яшел чирэм каплап китте,Фронт юллары урынында яна шэхэрлэр барлыкка килде,блиндажлар чэчэклэр белэн

капланды.Тик сугыш хатирэлэре хаман онытылмыйлар.

1.аб Истэлеклэр…

Йорэклэрдэ алар,

Онытылмаган бит берсе дэ

Кем онытсын

Ут эченэ узе

Аягурэ барып керсен дэ.

Бирешмилэр эле

Э шулай да

Чэчлэр ап ак

Йозлэр талчыккан.

Кукрэклэре тулы ордин-медаль

Кукрэклэре тулы ярчыклар.

2.аб Авыр-авыр инне кутэрергэ

Кутэрелэ хэмма хатыннар

Алмадылар орден

Бирмэделэр…

Эмма алар,герой батырлар.

Берэм-берэм килде кара хэбэр

Кара кайгы керде ойлэргэ

Ул чордагы михнэт газапларны

Житмэс кебек сузлэр сойлэргэ.

1.аб Еллар утэ,ерагая сугыш

Тозэлеп килэ авыр яралар.

Тик батырлар хаман онытылмый

Якыная гына баралар

..

2.аб Кузлэр эле хаман ешрак карый

Алар киткэн юллар ягына

Хэтирэлэр генэбэйли безне

Кунел батырларны сагына

Жэй ае,печэн осте.Халык печэн жыя.Бер атна элек кенэ туйлары булган Гайни белэн Гарифуллада шулар арасында.

Гайни: Гарифулла , шундый куркам мин каян килеп чыкты сон бу сугыш афэтлэре, авылыбыздан никадэр кеше китте бит инде. Гарифулла, син сугышка китсэн, мин нишлэрмен? Ойлэнешкэнебезгэ дэ бер атна гына бит эле

Гайфулла:Гайни ,бернишлэтеп тэ булмый.Мин илемне,сезне сакларга барырга тиеш.Син мине кот кенэ,мин кайтырмын Гайни

Гайни:Котэм Гарифулла,гомерем буе котэм мин сине,тик син исэн-сау кайт кына.

Печэн осте

Халык сугыш турында сойлэшэ.

1)Кайлардан гына чыкты бу сугыш ,нинди кайгы килде бит илебезгэ. Авылыбыздан купме ир егетлэр китте шул сугышзэхмэтенэ.

2)Эй эйтмэ инде Гузэлия апа ,буген кемгэ килер икэн чакыру дип торабыз бит.Инде яшьлэрне дэ ала башладылар

3)Аларнын кубесе уз телэклэре белэн китэ бит.Инде шул Гитлерны жинеп кайтсалар иде.

4)Шунын без тырышып эшлэргэ ,бердэм булып яшэргэ тиеш.Эйеме,апалар?

5)Бу тиклем хэсрэткэ бирешмик эле .Эштэ дэртлерэк барыр,эллэ сон жырлый-жырлый эшликме?

(Гаяз бн Голинэ бер-берсе белэн сойлэшэ-сойлэшэ эшлилэр).Шул вакыт почтальон куренэ,ботенсе дэ туктап калалар.Барысы да ометле хат коткэн кузлэрен ана терилэр.

Почтальон:Монда килеп житкэнче шушы сумкага сыйган Гарифулла абый сина повестка,Ильназ абый синада повестка,Ильдар Рузил сезгэдэ повестка бар.

Гузэлия апа:Кызым мина хат юкмы инде куптэннэн хаты юк улымнын

-Юк шул Гузэлия апа мин буген бары тик повесткалар гына китердем

-Борчылма эле Гузэлия апа килер алла бирса язарга вакыты юктыр я хаты адашып йоридер килер килер

-Мин китим инде эле авылдагы хэйран кешегэ повестка олэшэсем бар.

-Эйдэгез тизрэк авылга кайтыйк ,тагын кем балалары китэ икэн эзерлэнэсе дэ бар энэ бит кич военкомат каршында булырга дигэннэр ди.

(башкалар китэ Гайни белэн Гарифулла гына кала)

Гарифулла:Гайни син мине кот мин кайтырмын энине сенлемне ташлама бергэ яшэгез

Гайни:гомерем гомерем буе котэрмен тик син кайт кына Гарифулла

Гаяз:Гайни,эйдэ чишмэгэ тошеп ,шунда йозебезне калдырабыз.Эгэр мин исэн булсам суда куренермен.

Муз.номер жыр Сиринэ

(Ойлэренэ кайталар) Энилэре остэл эзерлэп йори .Шул вакыт этисе повестка тотып кайтып керэ.Ботенесе бер-берсенэ карап аптырашып торганда оченче малайда повестка тотып кайтып керэ. Ана оч биштэр алып аларга эзерли башлый.

Сугышка озат.Ринат:Эйдэгез егетлэр кузгалдык.Егетлэр герман коен жырлап чыгып китэлэр(машина тавышлары музыка).

Алып баручылар чыга

1.аб Ирлэр китте,кырлар елап калды,

Шаулап калды иген олгереп .

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше карты барсы озелеп

2.аб Ирлэр китте,кызлар елап калды

Елап калды купме хатыннар

Туйда кигэн кулмэклэре калды

Купме бала калды -ятимнэр.

1.аб Солдат хатыннары!Аларнын тормышлары михнэтле,тамаклары ачлы-туклы ,кунеллэре тулы сагыну иде.Эшенэ,ачлыгына тузэр иден,хатыннарны тол,бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кэгазтлэр агыла

2.аб Менэ шулай авырлыкларны жинэ-жинэ сыгылсалар да сынмыйча жину котеп якынайтты алар.

Муз.номер жыр Алмаз «Эрем исе», бию

Фольклор кич утыру, фронтка хат язу. Дания-топ йорт. Гайни-килен. Азалия-хат язучы.

Дания: килен, буген фронтка посылка жыя торган кон, хат ташучы да килеп житэр. Эйдэ эшлэренне бетер дэ, кэгазь, калэмне эзерлэп куй.

Голинэ: мин аларны эзерлэп куйдым, эни. Энэ, Дания апа килеп тэ житте инде.

Дания: Исэнэрмесез!

5-6 кеше килеп керэ. Голинэ янына килеп эйберен бирэ

-Шунда теркэп куй эле, кем, Гайни. Ике пар биялэй, бер пар оекбаш, бэти йоныннан гына, эйе.

-Миннэн бер бэрэн тиресе, яз, аннары бер колакчын бурек дип тэ эйтеп куй.

-Киез итек белэн кулъяулык.

-Оекбаш белэн бер пар биялэй

Нэфисэ апа:Гайни кызым минем эйберем юк инде шулайда Хабибрахман абыеннын истэлеккэ дип саклаган уз кулларым белэн чиккэн менэ шушы тэмэке янчыгын ал эле миннэн дэ олеш керсен эле

Гайни:Нэфисэ апа бу бит бердэнбер истэлек….

Нэфисэ апа:ииии Гайни узлэре исэн сау кайтсыннар мондый янчыкны йозне чигэр идем эле

Дания аягурэ торып, аларнын кулларын кыса, аркаларыннан соя.

-Бик рэхмэт.Зурладыгыз .Бу булэклэрегез беркайчанда онытылмас !Беркайчанда!

(почтальон керэ,барысыда кузлэрен ана терилэр.)

Почтальон; Апалар буген бар хатларда соенечле бер генэ кара хат та юк

–яле яле кайсыларыбызны шатландырырсын икэн

Дания апа(жаббарова) сина улыннан хат бар

Голсия апа синада бар. Гайни нишлисен биисенме жырлыйсынмы (бии)

ЖырАчы тау

Эйдэгез иртэгэ районга посылка белэн бергэ хатта язып жибэрик.

Эйдэ килен утыр жыелган кое языйк инде.х.б.

Жыр Эрем исе

Алып баручылар чыга

А.Б.Сугыш еллары бик авыр булды.Кешелэр фронтта гына тугел тылда да кырылды.Алар ачлыктан суыктан интектелэр.Шулай да алар батырларча эшлэделэр.

Тормышны алып барырга кирэк .Игенен дэ игэргэ балаларны да ач-ялангач итмэскэ гомер буе бетмэс токэнмэс налогын да тулэргэ кирэк иде.Менэ шулай олаулары-олаулары белэн икмэк озатты алар. Икмэк озаттылар узлэре алабутадан ипи пешерделэр бэрэнге кэлжэмэсе ашадылар.,Ашау житмэу аркасында ачлыктан шешенеп интектелэр.Улучелэр булды Э халык барыбер тырышты.Атлар беткэч угезлэр жигеп жир тырмаладылар бэлэкэй арбага узлэре жигелеп симэнэ тапшырдылар кар ерып урман кистелэр фронтка олешебез керсен дип Совет танкасына дип акчалата олеш керттелэр

2 а.б.Авыр булды,язмышлары торле булды Ватан солдатларынын.Берэулэре данлы сугыш кырында,явыз дошман белэн алышканда газиз башларын салдылар.Кадерле апалары янына сойгэн ярлары кочагына ,туып ускэн якларына кайта алмадылар.

А.б.Берэулэре Идел ярларыннан дошман оясына чаклы сугыш юлын уттелэр. Бик куп иллэргэ, халыкларга азатлык алып бардылар. Рейхстог остенэ жину байрагы кададылар.

А.Б Безнен Алан , Балыклы, Кукча авылларыннан да биек ватан сугышына 552 кеше ките,.

Шуларнын бары 225 туган авылына эйлэнеп кайтты. Оч авылынын арысландай 327 ер-егет яу кырында ятып калды, хэбэрсез югалды. Аларнын батырлыкларын онытырга безнен хакыбыз юк. Алар мэнге безнен йорэклэрдэ.

А.Б. Авыр еллар! Дэхшэтле коннэр! Миллоннарнын хэтерендэ мэнге саклана. Хэтерендэ генэ тугул, алынып бетмэгэн снаряд ярчылары булып кешелэрнен тэннэрендэ дэ йори ул кон.

А.Б Култык таякларыннын шыгырдау булып колакларыбызга ишетелэ эле ул кон.

А.Б. уллары кайтмаган апалары, тол калган хатыннарнын, ятим калган балаларнын куз яшлэре булып кузлэребезгэ куренэ эле ул кон.

2а.б.

Коткэннэрдер безне туган яклар

Чал энилэр безне коткэндер

Без убэсе кайнар иреннэрне

Жиллэр генэ убеп киткэндер

1а.б.Без кайтмадык.Жину тантанасын

Курми киттек.Улдек.Кумелдек.

Жир куенында эреп туфрак булдык

Лэйсэн янгыр булып тугелдек

Солдатлар кайту куренеше Алмаз керэ: Кызлар, апалар, малайлар, энилэр. Соенче , соенче. Соенче……Соенечкэ ни бирэсез?

Голсия : Шаяртып йормэ эле Алмаз. Эле соенчегэ эйбер дэ сорап торасын

Алмаз. Шаяртмыйм, сугыш беткэн.

Голсия: Алмаз, матурым дорес эйтэсенме? Соенечкэ нэрсэ сорасан шуны бирэм. Тик эйт кенэ чынлап мы, доресме? Барысы да кайтырлар микэн?

Алмаз. Дорес эйтэм, апам эшлэпэле радиодан ишетеп кайткан. Э кемнэр кайтасын эйтмэгэннэр шул.

Дания чыга.Сугыш беткэн дисенме,Алмаз улым? Их,балакайларым-газизлэрем, очпочмаклы хат китергэн, кара кайгы дорес булмасын иде. Яраланган булса да, ничек кенэ булса да уз арабызга кайтсын иде этиегез, абыйларыгыз. Безнен бар ометебез, олы терэгебез бит алар.

Гузэлия апа: Дания, син алай бик борчылма эле. Сугыш беткэнгэ соенергэ кирэк. Узем ишетеп кайттым, ап-ачык итеп эйттелэр. Безнекелэр нимечне жингэннэр.Айгол Гайни янына килэ

-Гайни, Гайни сугыш беткэн

Гайни кесэсеннэн хат алып кочаклап тора

Айгол:Жылама эле Гайни хатта улгэн димэгэн хэбэрсез югалган диелгэн бит Ометенне озмэ эле кайтыр Гарифулла энэ хэбэрсез югалганнар да кайта бит

Арттан башта бер солдат кереп сэхнэ кырыена утыра, Ринат: Аллага шокер, исэн сау эйлэнеп кайттык. Жыр «Сагыну»

Калганнар керэ

Г. Кутуй «Сагыну» Ильдар

ике солдат бер юлы керэ, оч – дурт кереп утыралар, кочаклашалар , елашалар . Узлэренен хис кичерешлэрен эйтэлэр. Бераз информация (сугышка китучелэр)Бер ананын баласы кайтмый .Ул озгэлэнэ сораша,шулчак гармун тавышы ишетелэ.Ана:минем улым улмэгэн анын жыры кайткан ул мэнгелек

Жыр Дилус Ялгыз ана

Дания чыга

Шигырь сойли Флаг тотып Рузил кайта

Алып баручылар чыга

Алып баручылар:

1а.б.Шатлык белэн Боек Жину килде

Бэйрэм булып туган илемэ

Мэнгелек ут булып кабынды ул йорэклэрдэ

Йолдыз булып илем кугендэ

Жину килде жирне нурга кумеп

Шатлык белэн кузне чылатып

Килде ул кон горур кукрэклэрдэ

Орден медальлэрне чылатып

2а.б.Авыл уртасында хэйкэл тора

Гади таштан гына куелган

Постаментка алтын хэреф белэн

Батырларнын исеме уелган

Батырларнын исеме онытылмый

Безнен сафнын Сез ин башында

Сезнен исем безнен йорэклэрдэ

Сезнен исем хэйкэл ташында

2а.б.Шатлык белэн Боек жину килде

Бэйрэм булып туган илемэ.

Мэнгелек ут булып кабынды ул йорэклэрдэ

Йолдыз булды илем кугендэ.

Басуларым-арыш дулкыннары

Болыннарым-чэчэк бэйлэме.

Ботен донья буген бэйрэм итэ

Сагынып коткэн жину бэйрэмен.

1а.б.Ничэ жину коне,купме шатлык

Купме еллар калды арада.

Жину килде зур дэхшэтлэр аша

Куп корбаннар калды далада.

Дошман соягеннэн хэйкэл салып

Зур дан булып ирлэр кайттылар.

Кайтмаганнар ботен жир шарына

Жину таны булып аттылар.

Хор

Хормэтле авылдашлар безнен якты килэчэгебез сабыйларнын тыныч йокысы очен башларын салганяЯу кырында ятып калган солдатлар хормэтенэ бер минут тынлык

Программа:

1 Пролог (театр)

2Жыр «Яшьлегем эзлэре»амалиеваГузэлия

3Алып баручылар чыга. Галиева Голназ,Кыямов Айнур.

4Жыр. Исмагилова Сиринэ «Син барында»

5Сугышка китэлэр. жыр «Герман кое»

6Алып баручылар чыга

7Жыр Насибуллин Алмаз «Эрем исе»

8Фольклор»Фронтка хат»

Жыр «Ачы тау»З.Гузэлия ,К.Лэйлэ.

Военный танец .«Сэйлэн»бию торкеме.

9Алып баручылар чыга.

10Солдатлар кайту Жыр Гарипов Ринат»Сагыну»

11.Галиуллин Ильдар шигырь «Сагыну»

12.Хабибуллин Дилус «Ялгыз ана»

13.Гатауллина Дания .шигырь М.Жэлил «Ана бэйрэме»

14.Насибуллин Алмаз.жыр «Коттермэсэк иде энилэрне»

15. Алып баручылар чыга

16. Хор-укытучылар «Жину жыры».(Бер минут тынлык.)

17. Алып баручылар чыга

18.ЖЫР Ансамбль»Туган жиремэ»

19. Бию»Смуглянка»(«Яшьлек»бию торкеме)

20.Жыр Хабибрахманов Дилус

21. Шигырь «Ана сагышы» Сабиржанова Фэимэ

22.Жыр Гимранова Милэушэ»Дусларга»

23.Бию»Голлэр»бию торкеме

24.Жыр Каюмова Лэйлэ «Яшик соенеп кенэ»

25.Жыр «Китмим эле яшьлегемнэн» Ансамбль.

26.Татар х-к биюе («Яшьлек «бию торкеме)

27.Жыр Н.Алмаз

24 Жыр К.Айнур

Ай, ярата да соң Илсинә печән өстен. Көтеп ала ул аны. Сабантуйдан кала, икенче яраткан көне.

Авыр эштән курыкмый кыз. Ул көнне бөтен авыл кояшның беренче нурлары белән тора. Олысы-кечесе. Вак-төяк эшләрен эшләп, олы басуга агылалар. Кем нәрсә белән: тракторлар, йөк машиналары, ат арбасында. Илсинәнең әтисенең тракторы бар. Күрше-тирәләр барысы да арбасына төялешеп китәләр. Аяк аслары сәнәк-тырма белән тула. Кояш иртәдән кыздыра. Көннең эссе булуы әйбәт тә. Өйләгә кадәр әйләндереп киптерсәләр, өйләдән соң арбага төярләр.

Менә килеп тә җиттеләр. Олылар басуда җирәбәгә җир сайлаганчы, балалар бер тирәдә кайнаша. Бүленеп бетте. Бер дә үпкәләрлек булмый. Басуның төрле җирендә төрлечә. Кайдадыр куе була, кайдадыр юка печән. Нишлисең, ничек туры килә инде. Илсинәләрнеке уңды, куе җир туры килде. Күп булачак икән печән малларга. Кызга һәм аннан чүт зуррак абыйсының эше күп. Атлам-атлам җирдә күчләп өеп барырга кирәк. Аллага тапшырып, башладылар.

Сөенә-сөенә башлаган иде Илсинә, берничә юлны чыгуга, аруын сизде. Кызу башлаган иде шул. Әтисе сизде бугай, аз гына ял итәргә кушты. Үзе өйгән печәнгә 5 минут кына ятып алды, кыз үзенең арыганлыгын онытты да. Яңа көч-куәт белән эшкә кереште. Әле өйлә җитмәгән, печәнне әйләндереп та салдылар. Аз гына кипсен дә, чүмәлә өярләр. Бъген өйгә ашарга кайтып тормыйлар. Әнисе бик күп ризыклар куйган. Термоста: кайнар чәй, кабартмалар, күкәй, кыяр-помидорлар, су. Хәер, мондый эсседә ашыйсы да килми, эчәсе генә килә. Ай, тәмле саф һавада тамак ялгау! Бернинди торт, кәнфиткә җитми печән өстендә ашауга. Тамак ялгагач, печәнгә ауды Илсинә. Тәне рәхәт арганлык белән сулкылдый. Болытлар күзәтергә ярата кыз. Аларны хайваннарга, ниндидер әйбергә ошатырга тырыша. Ара-тирә очкан самолетлар эзләреннән очасы килә. Рәхәт!..

 “Әйдәгез, балалар, тәмамлыйк эшне!”- дип әтиләре тавышы чынбарлыкка кайтарды. Инде бар да торган, эшли. Арбалары тулганнары да бар. Менә аларның да беренче арбалары тулды. Ике арба чыгасы икән. Әтисе белән олы абыйлары аны ишегалдына бушатырга кайтып китте. Илсинәләр төшеп калган печәннәрне җыеп калды…

Көн кичкә авышты. Ике арба печән бушатылган. Инде аны кире печәнлеккә тутырырга кирәк. Иртәгә калдырып булмас, йә чык төшәр, йә яңгыр явар. Бөтен күрше арыганын онытып, печән ташый. Балалар да, аз-азлап кына алып кергән була. Печәннәре аз булганнары тиз бетереп, булышырга керә. Менә шундый ул авыл халкы. Ярдәмчел.

Кояш баегач, капка төпләрендә арыган халык ял итә. Тынлык. Хәтта кошлар да тынган. Салкынча, сусыл һавадан печән исе килә. Рәхәт! Керәсе дә килми. Әмма көне буе арган Илсинәнең күзләре үзләреннән-үзе йомыла. Печән исе, печән өсте әле аның хәтерендә озакка калыр, төшләрендә еш кабатланыр…

Гөлшат Дәүләтбаева

Фото: pixabay

Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»

«Печэн осте» — Керэшен халык жыруы

Продолжительность:
02:38
Формат:
mp3
Размер:
2.88 МБ
Качество:
128 kbit/sec

другие песни от: Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»


  • 03:26

    Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»

    «Париж» — Керэшен халык жыруы


  • 03:20

    Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»

    «Кабан куле» — Керэшен халык жыруы


  • 03:47

    Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»

    Без названия


  • 03:25

    Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»

    Без названия


  • 02:50

    Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»

    Без названия


  • 02:42

    Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»

    Без названия


  • 02:06

    Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»

    Без названия


  • 02:38

    Фольклорный ансамбль кряшен «САЛЯМ»

    Без названия

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Печорская магистраль trs19 сценарии
  • Печерская магистраль траинз 2019 сценарии
  • Печенье на праздник хэллоуин
  • Печенье на праздник осени
  • Печеночные котлеты на праздник