Пионерлар коненэ татарча сценарий

 Пионер, комсомол, коммунист... Безнең әби-бабайларыбыз да, әти-әниләребез дә пионер, комсомол сафларында  булганнар. Әти- әниләр белән сөйләшкәндә, аларның быргы кычкыртып, барабан кагып, с

    5 нче сыйныф укучыларын

«Таң» балалар оешмасының

 Варислар сафына кабул итү

Музыка яңгырый.”Галстучная страна”-җыры башкарыла.

А.б

.Тыңлагыз! Тыңлагыз!

   Бүген бездә балачакның иң зур бәйрәме.

А.б.

Дуслар!

Татарстан варислар берлегенең     туган көненә багышланган тантанага     сез әзерме?

.

Балалар-Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Яшь дустым!

Син тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечкенәләргә булышырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Үз республикаңны яратырга, аның лаеклы гражданы булырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Дөреслек, хаклык өчен көрәшергә әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

А.б.

Табигатьне туган ягыбызның культурасын уяу сакларга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

А.б.

Сез күп белергә, көчле , җитез булырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

1.Бәйрәмебез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

2. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

 3.Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Бәйрәм бүген бездә!

4 .Бәйрәмнәр  бетмәс берчакта да,

Балачаклар бар чакта.

Зур бәйрәм 5 ле алсак, та,

Кырларда эшләп арсак та.

5.Тәбриклибез сезне ветераннар,

Бүгенге зур бәйрәм көнендә.

Пионерлар иде барыгыз да

Күңелле балачак илендә.

6 .Күңелләр шатлыклы бүген

Без булабыз варислар.

Күргәннәр сокланып калсын

Без бәхетле балалар.

7 .Без гасырларга сузылган

Озын сафлар башында-

Бурычлы да, җаваплы да

Һәрчак алар каршында

8.Тарихлар кичкән бабайлар,

Авыр юллар үткәннәр

Бетмәбез, дәвам килер, дип,

Алар безне көткәннәр.

9. Мин халкымның матур киләчәге

Алып киләм илгә дәртле җыр

Өлкәннәр бит миңа “Алмаш” диләр,

Мин-укучы, мин-яшь эзтабар!

10 .Ватаныбыз –кояш иле!

Күмелгән гөл чәчәккә.

Варислар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.

11  Дәвамчысы булыр өлкәннәрнең.

Лаек “Алмаш” булып үсәрбез,

Могҗизалы балачак илен без,

Дуслар гына булып үтәрбез.

12. Без варисың синең Татарстаным

Улларыңа лаек алмашлар

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

13  Варис дигән исемне

Юкка гына алмыйбыз

Киләчәкнең безнең кулда

Икәнлеген аңлыйбыз.

14. Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез

Безнең дуслык- югалмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәбез.

15Адаштырмас маягыбыз- мирас,

Юлда булсын-туган телебез.

Җырлы-моңлы яшел бишегебез,

Мөслимебез- туган җиребез!

16  Безнең тормыш мәктәптә

Тынгысыз да кызык та

Булыр, дуслар, безнең урын

Иң алдынгы сызыкта.

  1 нче алып баручы:

Бүген без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык! “Варислар иле” –  бүген безне көтә, искиткеч гүзәл илгә сәяхәт ясаячакбыз бүген.

  2 нче алып баручы:

—  Әйе, мавыктыргыч, тынгысыз дөнья ул — “Варислар иле”. Әгәр син әлеге илгә эләккәнсең икән димәк, тырышлыгың бушка китмәгән. Сине алда зур уңышлар, сынаулар көтә дигән сүз ул.

2  нче алып баручы:

 —  Без бүгенге тантаналы сборга  –  4 нче сыйныф укучыларын  варислар сафына кабул итәргә җыелдык.

  1 нче алып баручы:

— Хәзер залның түренә булачак варисларны чакырабыз.

     (Зал уртасына бәйрәмчә киенгән 4 нче сыйныф укучылары чыга)

  2 нче алып баручы:

 — Менә нәни дусларыбыз, сезнең өчен бу көн — гомерегезнең мәңге кабатланмас гүзәл мизгеле булып хәтерегездә калыр. Шулай булмый ни, балалар оешмасы галстугы  сезнең инде ил өчен файдалы кеше булып үсүегезнең үзе бер дәлиле түгелме соң?

  1 нче алып баручы:

 — Әйе, нәни дусларыбыз! Җаваплы, үтә дә җаваплы көн булачак сезнең өчен бу көн.

  2 нче алып баручы:

Хәзер сезгә биредә урын алуыгызны сорыйбыз!

 (4 нче сыйныф укучылары куелган урындыкларда урын алалар)

  1 нче алып баручы: 

— Безнең оешманың максаты — кешеләрдә әйләнә — тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

  2 нче алып баручы: 

—  Шунлыктан, әйдәгез сезнең белән “Син беләсеңме?” дип аталган  викторина сорауларына җавап бирик.

  1 нче алып баручы:

1 нче сорау:  “Дуслык” командасына:

— Нәрсә ул ТВБ? (Татарстан Варислар Берлеге)

2 нче алып баручы:

2 нче сорау:  Варислар кемнәр алар?

(Алар — юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар

үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.)

(Алдагы сораулар чиратлаштырып бирелә):

 1 нче алып баручы:

— Варисларның девизы? ( “Һәрвакыт әзер!”)

 2 нче алып баручы:

— Лозунгысы? ( “Көн саен яхшылык кыл!”)

 1 нче алып баручы:

— Символлары? ( Аларның төсе — зәңгәр, яшел, кызыл.)

     2 нче алып баручы:

Зәңгәр — безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, тормышта да дөрес юнәлеш сайлый белү, юлдан читкә тайпылмау кирәк.

     1 нче алып баручы:

Яшел  безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.

    2 нче алып баручы:

Кызыл — игелеклелек төсе ул, кешеләргә игелек кылучы, аларга үз җанының җылысын өләшүче булган күңелнең бер чаткысы)

 1 нче алып баручы:

— Нәрсә ул  Сбор? (Ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр)

2 нче алып баручы:

— Варисларның биеклекләре ничәү?

( 1 “Варис”, 2. “Өлкән варис”, 3. “Варис- инструктор” исеме.)

 1 нче алып баручы:

— ТВБ ның туган көне, елы? (1990 нчы ел, 15 нче сентябрь)

 2 нче алып баручы:

-Дүрт “үзем” кагыйдәсен әйтегез

(-Үзем уйлап табам

 -Үзем карар кылам

 -Үзем эшлим

 -Үзем бәялим).

 1 нче алып баручы:

 Молодцы, укучылар! Сез бу сынауны да үттегез

2 нче алып баручы:

  Сез варис исеме алгач, көчлерәк, акыллырак, мөстәкыйльлрәк була башларсыз. Яшьтәшләрегез һәм өлкән иптәшләрегез арасыннан ышанычлы, тугрылыклы дуслар табарсыз.

 1 нче алып баручы:

— Варис булгач, күп нәрсәне үзегез үзләштерәчәксез. Белгән һәммә нәрсәгезне бүтәннәргә өйрәтә алачаксыз. Чөнки Варисларның “Һәрвакыт әзер бул!” девизы үзегез турында кайгырту һәм мохтаҗларга ярдәм итү турында сөйли.

  2 нче алып баручы: 

Ә “Һәр көнне игелек башкар!” лозунгысы үзегезнең гаиләгезгә, дусларыгызга, җәмгыятькә файдалы булырга әзер икәнлекне күрсәтә. Сезнең көндәлек һәр игелекле эшегез башкаларның тормышын яхшыртырга ярдәм итәр.

   1 нче алып баручы:

Һәм, ниһаять, варис булу –  бик кызыклы, күңелле шөгыль.

2 нче алып баручы:

  — Ә хәзер укучылар, сезнең алда бик җавыплы  сынау — оешма таянып эш итә торган законнарны санап чыгарсыз.

  (Укучылар чираттан түбәндәге кагыйдәләрне әйтеп чыгалар):

   1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

   2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

   3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

   4. Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

   5. Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.

1 нче алып баручы:

Бик яхшы! Законнарны әйбәт үзләштергәнсез!

2 нче алып баручы:

Сез яхшы варис булырга һәм оешма законнарын төгәл үтәргә  вәгъдә бирәсезме?

  (4  нче сыйныф укучылары  берәм-берәм  вәгъдә бирәләр):

             — Мин, ________ , яхшы варис булырга һәм Татарстан Варислар берлегенең законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

4 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителәләр, өлкән сыйныф укучылары аларга галстуклар бәйлиләр.

Педагог-организатор яки өлкән вожатый.

  — Варислар! Көн саен игелек кылырга әзер булыгыз.

  Балалар: 

Без һәрвакыт әзер!

1 нче алып баручы: 

     Яшь варислар юлда, кышкы суык,

     Юл йөрмәслек яңгыр яуганда

     Үткәннәрне барлап йөри яшьлек

     Киләчәккә таба барганда

2 нче алып баручы: 

     Эзтабарлар юлда. Йөрәкләрдә

     Әтиләрдән калган батырлык

     Ул батырлык, кирәк була калса,

     Галәмнәрне урап кайтырлык.

1 нче алып баручы: 

   Яшь варислар юлда. Алар үткән

   Һәрбер сукмак аша, юл аша

   Хәтер белән хәтер очрашкандай

   Буын белән буын очраша.

2 нче алып баручы:

   Яшь варислар юлда.  Юлда булу-

   Ил гамьнәрен барлап йөрү ул

   Юлда булу — Җирнең, Кешелекнең

   Иминлеген даулап йөрү ул.

1 нче алып баручы:

            Яшь варислар юлда.

   Очкыннарны сүндермичә

   Без ялкын үрләтәбез

   Ул ялкынны учак итеп

   Яңадан гөрләтәбез.

 ( Ахырдан җыр):

“ Татарстанның варислары без”

С. Шәрәпова көе һәм сүзләре.

Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Ирек өчен олы юлга чыктык,

Илләр яулау түгел уебыз.

Алга куйган изге максатларга

Тугры булыр безнең юлыбыз.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар!

Файдаланылган  әдәбият:

Татарстан Варислар Берлегенең “Эзтабар  юлдаш”  программасы.

Татарстан Варислар Берлегенең “Вакыт  көтми!”  программасы.

“Радуга  чудес” Дневничок  мирасовца. Министерство образования Республики Татарстан, Союз Наследников  Татарстана. (Профильная смена актива «Мирас»)

Оешма законнары:

   1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы  

                          гражданины булырга тырыша.

  2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

  3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

  4. Варис күп белергә,көчле һәм җитез булырга омтыла.

  5. Варис табигатьне,туган ягын, мәдәниятне уяу саклый

— Варисларның девизы —  “Һәрвакыт әзер!”

— Лозунгысы — “Көн саен яхшылык кыл!”

           Безнең оешманың максаты — кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

Варислар алар — юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар

үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.

 № 203   

(Пионерия хәрәкәтенә 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән кичә)

Рәмзия ЛАТЫЙПОВА,  

Балтач районы Пыжмара төп мәктәбенең I квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагог-оештыручы 

Кичә барышы

1 нче алып баручы.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 нче алып баручы.

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар!

2 нче алып баручы. Бүген бездә зур бәйрәм. 2022 ел – илебездәге балалар хәрәкәте өчен истә калырдай юбилей елы. Пионерия хәрәкәтенә 100 ел!

1 нче алып баручы. Тарихтан билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССРда пионерия туган көне итеп билгеләп үтелә башлый. (Быргы, барабан тавышы. Пионер сборы күренеше.)

– Дружина, равняйсь! Смирно!

– Байракка тигезләнергә!

– Байракны кертергә! (Байрак кертү күренеше, рапорт тапшыру.)

– Иптәш өлкән пионервожатый! Павлик Морозов исемендәге дружина пионериянең 100 еллыгына багышланган дружина сборына әзер.Рапорт бирде дружина советы председателе … Рапорт бирелде.

– Рапорт кабул ителде. (Балалар тезелеп чыгып басалар.)

1 нче укучы.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка.

Бәйрәм бит бүген бездә!

2нче укучы.

Бәйрәмебез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын.

Май кояшы нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

3 нче укучы.

Тәбриклибез сезне, ветераннар,

Бүгенге зур бәйрәм көнендә.

Пионерлар иде барыгыз да

Күңелле балачак илендә.

4 нче укучы.

Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр,

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик.

5нче укучы.

Әти-әни пионер булган,

Ә без менә – варислар.

Сөенер иде безне күрсә,

Җәлилләр һәм Алишлар.

6 нчы укучы.

Алар кабызган учакны,

Без сүндерми сакларбыз.

Васыятькә тугры калып,

Өметләрен акларбыз.

7 нче укучы.

Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә. Без әзер!

8 нче укучы.

Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә. Без әзер! (“Взвейтесь кострами” жырын җырлыйлар.)

– Дружина, равняйсь, смирно!

– Байракка тигезләнергә!

– Байракны чыгарырга! (Барабан, быргы тавышлары астында байрак чыга, балалар да сәхнәдән чыгып китәләр.)

(Залга кулларына шарлар тотып, октябрятлар керә. “Йолдызчык” җырын башкаралар.)

1 нче алып баручы. Таныгансыздыр, октябрятлар алар – Ленин бабайның шат оныклары. Беренче октябрят төркемнәре 1923 елның җәендә Мәскәү пионер отрядлары каршында төзелә. Әлеге октрябрятларның күбесе Бөек Октябрь социалистик революциясе яшьләре булса, менә шуңа да аларга октябрятлар дигән горур исем бирелә. 1924 елның августында бу төркемнәр рәсми рәвештә пионер оешмасына әзерлек төркемнәре дип йөртелә башлый.

2 нче алып баручы. Үсә төшкәч. иң уңган, иң тырыш октябрятлар тантаналы рәвештә пионер оешмасы сафларына кабул ителгән. Пионер сүзе беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата.Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан укып, кинолардан карап, истәлекләр тыңлап кына белә.

1 нче алып баручы.

Ялкынлан, учак, дөрлә югары.

Без – пионерлар, эшче уллары.

Киләчәк чорлар чакыра безне,

Һәрвакыт әзер пионер сүзе.

2 нче алып баручы.

Яңгыр яуса, ява бирсен,

Барыбер күңелем шат минем.

Әнием, дим, беләсеңме?

Иң бәхетле көнем бүген –

Пионерга кердем бүген.

1 нче алып баручы. Кемнәр соң алар пионерлар? (Кызыл галстуклардан пионер сафларына кабул ителгән укытучылар сәхнәгә чыга, һәрберсе пионер законнары әйтеп бара.)

– Пионер – Ватан сакчысы.

– Пионер – гадел һәм тугрылыклы иптәш.

– Пионер –укуда, хезмәттә, спортта алдынгы.

– Пионер – намуслы, тыйнак, дөреслекне яратучы.

– Пионер – өлкәннәрне хөрмәт итүче, кечкенәләрне кайгыртучы.

– Пионер – туган илен саклаучы, яклаучы.

1 нче укучы.

Без яңа тормыш алып  киләбез,

Урамнар, безгә юл бирегез!

Барабаннар сугып үтәбез без,

Ал байраклар белән күрегез!

2 нче укучы.

Пионер, алга!

Зур көрәш алда.

Комсомолларга

Салют бирәбез,

Алмашка киләбез.

3 нче укучы.

Без уяу, без әзер!

Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы.

Җәлилләр, Алишлар ялкыны

Мәңгелек ут булып балкыды.

(“Салют сиңа, Муса Җәлил!” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Һәр пионер Советлар Союзы пионерларының тантаналы вәгъдәсен намус белән үтәргә, пионер исеменә тап төшермәскә тырышкан. Колхозлашу, кулакларга каршы көрәш, Бөек Ватан сугышы еллары… Авыр сынау, көрәш, җиңү еллары… Бу елларда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккәннәр, станок артына басканнар, немец фашистларына каршы батырларча көрәшкәннәр. Бу елларда аларның девизы “Пионер – фронтка!” дип атала. Алар утын кискән, госпитальләрдә дежур торган, фронтовикларның гаиләләренә булышкан. Безгә билгеле булган тимурчылык нәкъ менә шушы елларда калкып чыга. Тимурчылар эшенең изге максаты – кешеләргә шатлык китерү, ваемсыз булмау, теләсә нинди эшне күрсәтү өчен генә түгел, ә чын күңелдән башкару, әйләнә-тирә тормышны тагын да матуррак итәргә тырышу. (“Гайдар – безнең комиссар” җыры (М.Хөсәен шигыре, Р.Яхин көе) башкарыла.)

2 нче алып баручы. Пионер сафларында чыныгу үткән, яңа эшләргә, яңа төзелешләргә омтылган яшьләр  комсомол сафларына берләшкән, пионер сафларында башланган данлы эшләрен дәвам иттергән.

1 нче алып баручы.

Комсомол ул –

Көчле рухлылар,

Комсомол ул –

Ныклы ихтыяр.

Үз янына

Бары батырларны,

Яшь кызларны, егетләрне,

Алдынгыларны җыяр.

2 нче алып баручы. Пионерларны һәм комсомолларны шундый бөек эшләргә рухландыручы , үз көчләренә ышаныч, кыюлык, җиңүгә ихтыяр ала торган бетмәс-төкәнмәс чыганак идеул – Коммунистлар партиясе.

Партия! Партия!

Бу исемдә кайнар хисләр,

Сүнмәс гайрәт , көчләр бар,

Туган илне шау чәчәкле

Бакча иткән эшләр бар.

Октябрят һәм пионер булып, комсомолда тәрбияләнгән , Коммунистлар партиясе чыныгуы үткән, шул данлы тарихның тере шаһиты булган мәктәбебезнең элеккеге җитәкчесе …бүген бездә кунакта. Сүзне аңа бирәбез. (Кунак чыгышы. “Картаямыни соң йөрәк?” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Татарстанда беркайчан да балалар оешмалары яшәүдән туктамады. Пионерлар хәрәкәте юкка чыккач, аңа алмашка «Татарстан варислары» оешмасы барлыкка килде. Нинди генә чор булмасын, бүген пионер оешмасының дәвамчылары булып сез торасыз, кадерле балалар. Герой пионерлар кебек сезнең дә курку белмәс, Ватанын яратучы, илебезнең лаеклы шәхесләре булып үсүегезне телибез. (Татар халык биюе.)

2 нче алып баручы.

Бик бәхетле булсагыз да,

Тәхетләрдә торсагыз да,

Сарайларда торсагыз да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан

Пионер булган чактан.

1 нче алып баручы.

Кайгы-хәсрәт бәйләнсә дә,

Хыял көнгә әйләнсә дә,

Көнең төнгә эйләнсә дә –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан

Пионер булган чактан.

2 нче алып баручы.

Бәхет кулын сузганда да,

Кырын карап узганда да,

Сәлам бирми сызганда да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан

Пионер булган чактан.

Май аенда бу хакта кызыксыну тагын да арта: 19 май пионер оешмасы оешкан көн, ләбаса.

Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
«Һәрвакыт әзер!» пионер сүзе.

Ул чорларның ялкыны турында үзе октябрят та, пионер да, комсомол да, мәктәптәге өлкән пионервожатый да булган, 28 ел гомерен мәктәптә балаларга белем тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллим Лидия ханым Низамова белән сөйләшәбез.

Лидия Низамова Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туып үсә. Мәктәпне 1983 елда бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Шул ук елны авыл мәдәният йорты директоры Вакыйф Галәвиев (хәзер мәрхүм инде – Л.Н.): «Гармунда да уйныйсың, җырлыйсың, биисең дә, нәкь менә синең эш инде бу», – дип, кызны сәнгать җитәкчесе итеп эшкә чакыра.

1987 елда, бала ялыннан соң, Югары Кибәхуҗа мәктәбенә өлкән пионервожатый булып урнаша Лидия ханым. Эше бик ошый аңа һәм җиңел бирелә. Өстәвенә янәшәдә рухландырып, нык ярдәм итеп торучы остазы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Азалия Кәримуллина да бар бит. Үзенең дә яшь чагы, пионер оешмаларының гөрләп торган мәле. Пионер тормышында кайнаган еллар турында бик яратып, җылы итеп искә ала ул. Сүзне үзенә бирик әле.

Пионерга кердем бүген!
– Һәр класс отряд дип аталып, һәркайсы Марат Казей, Зина Портнова, Олег Кошевой, Муса Җәлил кебек шәхесләрнең исемнәрен йөртә, үз җырлары, девизлары, атналык, айлык, еллык эш планнары була иде. Ел дәвамында отрядлар үзара алдынгылыкта ярышып яши. Иң җаваплы бала отряд советы председателе итеп сайлап куела. Айга бер тапкыр отряд җыеннары оештырыла. Безнеңчә, сыйныф җыелышлары инде. Үрнәк укучыларны мактыйлар, укуы һәм тәртибе аксаучыларны тәнкыйть утына тоталар. Тик минем хәтеремдә бер генә баланы да пионердан чыгарган очрак булмады. Ул инде һәркем тарафыннан бик авыр кабул ителә торган соңгы чик иде бит. Һәр отрядның эшләнгән эшләре альбом булып тупланып бара. Ул альбомнар үзе бер сәнгать әсәре иде, кулдан, бизәкләп, фото һәм рәсемнәр белән иҗади итеп эшләнә иде алар.
Балаларның тышкы кыяфәте дә бердәй булып әллә каян күренеп тора. Кызлар матур көрән итәкләр, җиңнәренә пионерия эмблемасы беркетелгән ак блузкалар кия. Малайлар шулай ук ак күлмәктән, җиңенә шундый ук эмблема ясалган куе зәңгәр төстәге костюм-чалбардан киенә. Әлбәттә инде, пионерның төп атрибуты – шома итеп үтүкләнгән кып-кызыл төстәге галстук. Аңа шулкадәр зур игътибар бирелә ки, галстук өйдә онытылып калса, укытучыларның бу атрибут артыннан өйгә кайтарып җибәрүләре гадәти хәл санала. Хәтта галстугы бөгәрләнгән булса да, ул баланың исемен күрсәтеп, мәктәп газетасына – “Чаян”га ясап куялар.

Мәктәпнең барлык отрядлары дружинага берләшә. Югары сыйныфта укучы һәм бар яктан да үрнәк укучылар дружина советы председателе итеп сайлап куела. Мин эшләгән чорда дружина советы председателе булып Айгөл Яруллина һәм Альбина Кәримуллина эшләде. Бик җаваплы иделәр.

Һәр елны 22 апрель – Владимир Ильич Ленин туган көнне укучылар зарыгып һәм дулкынланып көтеп ала: ул көнне дружина сборы уза, ягъни бөтен мәктәпнең 4-8 сыйныф укучылары тантаналы линейкага җыела. Отряд председательләре үз отрядларының тезелүе һәм бәйрәмгә әзер булуы хакында дружина советы председателенә, иң азактан дружина председателе өлкән пионервожатыйга рапорт бирә иде. Шул рәвешле, барлык отрядларның сборга әзерлеген тикшергәннән соң, чараны ачык дип игълан итәм. Барабан, быргычылар озатуында дружина байрагын кертәләр. Шуннан соң 3нче сыйныфларны зурлап пионерия сафларына кабул итү башлана. Һәр бала тантаналы рәвештә алдан ятлап куйган пионер вәгъдәсен бирә. «Тырышып укырга!», «Өлкәннәргә ярдәм итәргә!», «Гадел булырга!», «Үз ватанының лаеклы гражданины булып үсәргә!»… Азактан яңа гына пионерга кабул ителгән сыйныф куйган әдәби-музыкаль монтажны карыйбыз. Югары сыйныф укучылары аларга пионерның кызыл галстугын бәйлиләр.

…1975 елда үземнең пионерга алынган көн дә мәңгегә истә калган. Башлангыч сыйныф укытучыбыз Сания апа Хаҗиева янәшәбездә торды. Концерт куйганда, миңа җыр башкару йөкләнде, шул бүгенгедәй исемдә калган:

Яңгыр яуса, ява бирсен
Барыбер күңелем шат минем.
Әнием, дим, беләсеңме,
Иң бәхетле көнем бүген –
Пионерга кердем бүген!

Куенымда – гармуным
Отрядлар арасында ярыш рухы көчле иде. Әйтик, дивар газеталары чыгару бәйгесе игълан ителде ди. Гадәттә, Яңа ел алдыннан иң көтеп алынган күңелле бәйге иде ул. Һәр отряд дәрестән соң калып, кичкә кадәр эшкә керешә. Хәзерге балаларга берәр эш йөкләсәң, алар: «Миңа моның өчен нәрсә була?» – дип фикерләргә гадәтләнгән. Ә пионер өчен иң зур дәрәҗә – беренчелеккә чыгу, отряд данын яклау һәм грамотага лаек булу иде. Матди бүләкләр түгел, ә җәмгыятьтә, кешеләр арасында хөрмәт казану кыйммәт бәяләнә иде.
Ике тапкыр була торган озын тәнәфесләрдә балаларның ялын оештыру да өлкән пионервожатыйга йөкләнгән. Беренче тәнәфестә өлкәннәр белән биюләр оештырабыз. Икенче тәнәфестә – башлангычларның күңелен күрәм: алар белән «Күз бәйләш», «Мәче-тычкан» кебек хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.

Кайсы гына чараны искә алсам да, мине гармунсыз күргән кеше булмагандыр. Хәзерге сыман заманча аппаратуралар, микрофоннар да юк бит. Бөтен музыкаль бизәлеш – гармун. Яңа ел бәйрәмнәрендә башлангычлардан алып югары сыйныф укучыларының җыр-биюле чыгышларына барлык көйләрне үзем гармунда уйный идем. Һич уфтанмадым, гармундай уйнаудан хәзер дә, ул вакытта да бер ләззәт алып яшәдем. Югары сыйныфларда Шамил Газизов, Рәсим Низамов, Илнур Галиәхмәтов гармунда уйнарга өйрәнеп, үз сыйныф чыгышлары өчен уйный башладылар.
Кая барсам да, балалар җырлары язылган кассеталар, китаплар эзләп йөрү гадәткә кергән. Казан киоскларыннан яңа кассеталарны алып кайтам да, башта ул җырларны үзем гармунда уйнарга өйрәнәм, аннары шуларны балаларга өйрәтәм. 1988 елда яңа мәктәп ачылышына «Комета» магнитофоны бүләк иттеләр. Ул пионер бүлмәсендә тора иде, күз карасыдай саклап кына тоттык. Ул чактагы директорыбыз Габделбәр Миңнәхмәт улы Нургалиев мәктәпкә куе кызыл төстә өр-яңа баян алып кайтты. Ул күрекле дустым белән озак еллар балаларны җырлатырга, биетергә насыйп булды. Рәсемгә хирысым булу да эшемдә зур ярдәм булды. Компьютерлар барлыкка килгәнче, барлык стенд-плакатларны, бизәү эшләрен кул белән башкара идек бит. Тушь һәм перо белән язу, трафарет белән төшерелгән хәрефләр кисеп ябыштыру дисеңме. Һич арттырмыйча әйтә алам, мәктәпкә кулым тимәгән бер генә кабинет, бер генә почмак калмады.

Беркем дә читтә калмады
Пионер эшчәнлегенең юнәлеше биш маршрутка нигезләгән иде. Истә калганнары: «СССР – минем Ватаным» дигәне патриотик тәрбияне күздә тотты, «Гүзәллек дөньясы» – концертлар, «Көчлеләр, кыюлар, җитезләр» – спорт мәйданына тартты.
Тимурчыларның үз җырлары да бар иде:

Печән җыябыз җәен болында,
Карлар тотабыз кышын басуда.
Нык безнең адым, йөрәкләр кайнар,
Безнең комиссар – Аркадий Гайдар.

Без – тимурчылар, зирәк кеше без,
Һәркем өчен дә кирәк эшебез.
Нык безнең адым, йөрәкләр кайнар,
Безнең комиссар – Аркадий Гайдар.

Алты ел пионервожатый булып, эшемне бик яратып башкардым. Аннан башлангыч сыйныфларда укыта башладым. Яңа вазифага күчкәч тә ияләшеп китүе кыен булмады. Бөтен мәктәп баласы белән эшләгән энергиямне үз сыйныфыма юнәлттем. Өлкән пионервожатыйлыкта алган чыныгу гомер буена җитәрлек олы бер тәҗрибә булды.

Пионер оешмасына алмашка Варислар берлеге, соңгы елларда волонтерлык хәрәкәтләре барлыкка килде. Максатлар бер булса да, аерма бик зур инде. Волонтерлык – ул һәр кешенең шәхси теләк белән, ирекле рәвештә башкаларга ярдәм күрсәтергә әзер булуы. Ә пионериядә бер кеше дә читтә калмады, үзен отряды өчен җаваплы дип хис итте, булдыра алганча уртак эшкә өлеш кертергә тырышты. Пионер өчен игелек кылу – ул ниндидер акция генә түгел, яшәү рәвеше, тәрбия асылы иде. Хәзер лидерларны сыйныфлардан, мәктәпләрдән, районнардан сайлап, «иләп» алсак, ул вакытта яхшы укучылар арттагыларны тарта иде. Беркем дә үзен генә кайгыртмады, сыйныф белән алдынгылыкка чыгарга омтылды. Аның уңышы – отряд уңышы. Югары сыйныфлардагы үрнәк укучыларны түбән сыйныфларга вожатый итеп билгели идек. Варислар оешмасы да пионериянеке сыман атрибутларны булдырып, шундый ук зур максатларга ирешүне бурыч итеп куеп карады. Тик ни өчен заман оешмалары пионериядән калыша соң? Чөнки пионер аны кемдер кушканга гына эшләмәде, ә уртак идеяләр белән янды. Иң мөһиме – ихластан ышандык. Идеаллары бар иде. Үзен күреп-белгәндәй, юлбашчы Ленин бабабыз тырышып укыган, гадел булган, өлкәннәргә булышкан дип аның үрнәгендә тәрбияләндек. Коллективта яшәү дә алдынгы укучыларга үзләрен күрсәтергә киртә булмады, төркем эчендә «эреп югалмадылар». Барыбер башлап йөрүчеләр булдылар. Ә начаррак укучылар үзләрен читтә калган кебек хис итмәде, күләгәдә калмады, башкалар үрнәгенә иярде. Үзен коллективның бер кирәкле өлеше итеп хис итте.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, минем кебек ул елларның данын горурланып искә алучы элеккеге пионер һәм комсомоллар да хатирәләрне барлыйдыр. Үткән белән яшәп булмый, һәр заманның үз хикмәте. Тик белем-тәрбия алуда, игелекле шәхесләр тәрбияләгәндә, ныклы нигезгә таянырга кирәклеге бәхәссез. Яңа педагогик алымнарны үзләштергәндә, тарихта калган әлеге оешмаларның яхшы үрнәкләренә мөрәҗәгать итү бер дә начар булмас иде.

Ләйсән Низамова.

Казан

Район тормышы

19 май — Пионерия туган көн
Галстуклы еллар — күңел түрендә
Бүген — үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче…

19 май — Пионерия туган көн

Галстуклы еллар — күңел түрендә

Бүген — үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан без дә элекке пионервожатыйлар белән хәтер яңартып алырга, аларны кызыл галстуклы яшьлек елларына алып кайтырга булдык.

Любовь МОЛЧАНОВА, Әгерҗе шәһәре:

— 1965 ел. 74нче мәктәптә безнең чыгарылыш кичәсе гөрли. Мине шулвакыт директор урынбасары Александра Вотякова биергә чакырды да мәктәптә пионервожатый булып эшләргә тәкъдим итте. Мин әлеге тәкъдимгә берсүзсез риза булдым. Шулай итеп, минем хезмәт эшчәнлегем мәктәп эскәмиясеннән үк башланды. Пионерлар белән кайнап ун ел вакыт сизелми дә узып китте.

Пионерия тормышында янып эшләү миңа бик ошый иде. Барабан кагып һәм быргы тавышларына кушылып тантаналы төстә пионер җыеннарына керү мизгелләре әле дә матур хатирә булып күңел түрендә саклана. Хәтта металлолом, макулатура җыюлар да ниндидер бәйрәм төсмере ала иде. Җәй көне укучылар белән Удмуртиянең Усьпиян лагеренда эшләгән чакларым — әле дә хәтеремдә. Балалар белән «Аҗаган» уены, туристик эстафеталар уздыру, пионер учагы янында җырлаулар дисеңме…

Ул вакытта вожатыйлар өчен читтән торып уку өчен университет бар иде. Анда укыганда без походларга йөрдек, «СССР туристы» значогына нормативлар тапшырдык. 1972 елда мин Мәскәүдә тимер юл мәктәпләренең иң яхшы вожатыйлары Бөтенсоюз слетында делегат булып катнаштым. Шунда Зоя Космодемьянскаяның әнисе белән очрашкан идек…

Пионервожатый булып эшләгән чаклар сагындырып искә төшә. ВЛКСМ Үзәк комитетының «Иң яхшы вожатыйга» мактау билгесен әле дә шул елларның матур истәлеге булган итеп кадерләп саклыйм.

Гүзәлия СУНДУКОВА, Исәнбай авылы:

— Кулларына байрак тотып, быргы кычкыртып, барабан кагып, «Взвейтесь кострами!» җыры белән залга керүче пионерлар төркеме… Минем: «Пионерлар! Коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә әзер булыгыз!» дигән сүземнән соң аларның хор белән «Без һәрвакыт әзер!» дип җавап бирүләре, бер сафка тезелгән галстуклы йөзләгән баланың елмаюлы йөзләре — болар әле хәзер дә төшләремә кереп җәфалый. Пионервожатый булып эшләгән 18 елым гомеремнең иң матур, иң күңелле, иң рәхәт чагы булгандыр, мөгаен. Көннәр буе пионерлар белән төрле бәйгеләргә, смотр-конкурсларга әзерләнеп, төне буе план язып, концерт өчен киемнәр тегү, кыш көннәрендә дистәләгән бала белән чаңгыда йөрүләр, җәйге походлар, укучылар белән Казанга, Волгоградка барулар… Йә булмаса ярминкә уздырып аннан җыелган акчаны Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче балаларга җибәреп, ике арада дуслык хатлары йөрүме… Армиядәге солдат егетләр белән хат алышу, тимурчылык хәрәкәтен җәелдерү, сугыш ветераннарына шефлык итү, төрле җыеннар уздырумы… Болар ничек онытылсын да, ничек хәтердән юылсын!

Без һәр елны Исәнбай мәктәбе укучылары өчен нарат урманындагы аланлыкта Пионер лагере оештыра идек. Сиксәнешәр бала берәр ай палаткаларда яшәде ул вакытта. Көндез уеннар уйнап, чаралар уздырабыз, ә кич белән учак янына тезелешеп утырып җыр сузабыз. Бу урын әле хәзер дә бар, хәтта учак эзләренә кадәр сакланган.

Бу еллардагы куйган тырышлыгым, хезмәтем, шөкер, эзсез узмады дип сөенәм. Исәнбайның Зоя Космодемьянская исемендәге пионер дружинасы районда җиде ел рәттән уң флангтагы дружина исемен йөртте. Төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарына лаек булды. 1981 елда мине «Артек» Бөтенсоюз пионер лагерена юллама белән бүләкләделәр. ВЛКСМ һәм Пионер оешмасы Үзәк комитетларыннан бирелгән Мактау грамоталары да минем өчен бик кадерле.

Лидия МӘҖИТОВА, Салагыш авылы:

— Пионерия көнендә ел саен хезмәттәшем — ветеран вожатый Лениза Шәрипова белән очрашып пионерлар гимны булган «Взвейтесь кострами» җырын башкарабыз, хатирәләр яңартабыз. Әгерҗедән Әлфия Блюхерова, Тәгъзимә Ситдыйкова, Исәнбайдан Гүзәлия Сундукова белән бер-беребезне котларга ашыгабыз.

70нче елларда Салагыш мәктәбендә сигез ел пионервожатый булып эшләгән вакытны иң күңелле, укытучы һөнәремә иң нык, төпле тәҗрибә биргән елларым дип әйтер идем. Вожатый һөнәре холкыма кыюлык, тәвәккәллек өстәде, төрле киеренке шартларда да югалып калмаска өйрәтте. Хәзер әти-әни, кайберләре әби-бабай булган пионерларым белән күрешкәч тә ул бәхетле чорның һәр вакыйгасын сагынып искә алабыз. «Аҗаган» уеннары, тимурчылар хәрәкәте, фермаларда, чәчү, урып-җыю вакытларында концертлар кую, Әгерҗедә уза торган Пионерлар слетында катнашулар дисеңме… Ул вакытлар әле кичә генә булган кебек күңелемдә саклана.

19 май — бәйрәм көнне укучылар белән урманга — пионер учагына чыгып китә идек. Пионерларны төрле шәһәрләргә сәяхәтләргә алып бару да хәтердә җуелмас якты истәлекләр калдырды. Менә шулай бертуктаусыз пионер эшендә кайнадык без. Көнозыны янымда бөтерелгән малай-кызлар минем якын дусларыма, ярдәмчеләремә әйләнделәр.

Салагыш мәктәбенең Любовь Шевцова исемендәге дружина эшчәнлеге ул елларда районда гына түгел, республикада да танылды. Нәтиҗәле хезмәтем өчен мин ВЛКСМ Үзәк комитетының «Иң яхшы вожатыйга» мактау билгесе белән дә бүләкләндем.

Ул еллар еракта калды. Әмма һәр мизгеле әле дә истә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

К 100- летию Татарстана

Путеводитель по интернет- ресурсам сценарных материалов

Сценарии к праздникам

Тематические сценарии

Персональные сценарии

К  100-летию Татарстана 
Стихи о Татарстане
   Татарстаным
Песни о Татарстане
   С днем рождения, Татарстан!
   Каршы ал, туган калам !
Сценарии о Татарстане
   Мин яратам сине, Татарстан!
   Сценарий, посвященный 100-летию ТАССР 
   Сценарий концерта, посвященного 100-летию образования ТАССР и 30-летию Республики Татарстан «Татарстан — наш общий дом»
Другие мероприятия и сценарии к 100-летию ТАССР
   Классный час «100 лет ТАССР»

Путеводитель по интернет-ресурсам  сценарных материалов
        Сценарные материалы для школ
        Сценарные материалы   библиотек
        Сценарные материалы  для праздников и корпоративов

  • Республиканский центр развития традиционной культуры Республики Татарстан
  • Сценарии — http://www.tatfolk.ru/test/index.php?content=scenarii

    «Культура – против терроризма и экстремизма»

    Творчество против террора

    Творчество преображает мир

    Каравону 20 лет

    Творчество преображает мир

Сценарии к праздникам   (В связи с законодательством об авторском праве РФ тексты  сценарных материалов можно просмотреть только в помещении библиотеки). Или обратиться  в отдел межбиблиотечного абонемента и электронной доставки документов НБ РТ  — http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/structure_.htm?department_id=33944

Профессиональные праздники
Тематические сценарии
Литературно-музыкальные композиции
Персональные сценарии

Сценарии к праздникам:

Сценарий к празднику «Новый год» (Корбан Р. ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ!: Яна ел бэйрэмен уткэру очен сценарий // Хуш килэсен, Яна ел!: (Бэйрэм тамашалары). — Казан: Печатный двор, 2002. -Б.50-60 — (Новый год).

Сценарий к празднику «8 марта»(Хэсэнова Ф.К. «Илгэ — матурлыкны, Жиргэ батырлыкны Сез бирэсез газиз энилэр!»: Энилэргэ багышланган бэйрэм кичэсен уткэру очен сценарий// Бэйрэм белэн сине, кыз туганым! — Ты жизнь сама дарующая счастье. Жырлар, шигырьлэр,сценарийлар:Бэйрэмне уткэручегэ методик кулланма / Тоз.Хэсэнова Ф.К. — Казан: «Мастер Лайн», 1999.- Б.4-13.- (Сценарий к празднику 8 Марта). 

Сценарий к празднику «Науруз» (Нэуруз (Язны каршылау бэйрэме) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола- бэйрэмнэре: Методик кулланма. -Казан: РИЦ «Школа», 2004. -Б.15-24 — (Науруз. Праздник встречи Весны).

Великой победе посвящается
Не стареют душой ветераны (Нурлы май, җырлы май – дошманны җиңгән ай : сценарийлар, җырлар / ТР ММ; Халык иҗаты һ.мәдәни агарту эшләре буенча Республика фәнни-методик үзәге; төз. Ф.К.Хәсәнова.- Казан, 40 б.
Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне  // Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.
Җырым белән җиңдем дошманны / ТР МК; төз. Н.Ә Асылкаева; җав. мөх-р Р.И. Вәлиев.- Казан, 1996.- 46 б.- (Республика китапханәләрендә : эш тәҗрибәсеннән. 1996.- 2 чыгарылыш). 
Мәхәббәт, җиңү җырчысы //Мәгариф.- 2009.- № 12.- Б.11-12.
Онытырга мөмкин түгел (Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.)
Япь-яшь җиңү бәйрәме (Хәйруллина, В. Бәйрәмгә рәхим итегез : методик кулланма . — Яр Чаллы, 2005.- 47 б.
Сценарий к Дню Победы (9 мая) (тат) (Вафин Ф. Онытырга момкин тугел: Боек Жинунен 60 еллыгына багышланган чараларда файдалану очен эдэби-музыкаль композиция // Мэгърифэт.- 2005.- 26 март.- Б.6. — (К 60-летию Победы).

Отечественная  война 1812 г.- 200 лет
Женские образы 1812 года
Источник: Читаем, учимся, играем.- 2012.- № 1
Климова О. И верно служили Отчизне
Нуштаева А. Герои былых времен
Судьба женщины- воина
Источник:   Фән һәм мәктәп.- 2010.- № 7-8.
Покрыты славою чудесного похода

Сценарии к празднику «Сабантуй»
Cценарий к празднику «Сабантуй»(тат) ( Сабан туе -Сабантуй
Иртэгэ — Сабан туе  (Фольклор — хореографик композиция) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола-бэйрэмнэре: Методик кулланма. — Казан: РИЦ «Школа», 2004. — Б.26-30 — (Сабантуй).
Күңелле Сабан туйлары
Татар халкының милли бәйрәме
Стихи к празднику «Сабантуй»
Сабантуй — народный праздник: материалы к проведению праздника «Сабантуй»

Общероссийский день библиотек-27 мая
«А библиотекарем лучше!»
«Хранители мудрости»
Сөй, хөрмәт ит,ярат китапны»
Сценарий к Общероссийскому Дню библиотек «Большие интеллектуальные игры»- https://serpantinidey.ru/post/909/scenariy-k-obscherossiyskomu-dnyu-bibliotek-bolshie-intellektualnie-igri

Сценарии к Дню работника культуры
Сценарии к Дню работника культуры
(рус.) (тат.) 
Творческая жизнь: визитная карточка работника культуры
Гордимся мы профессией своей:конкурс профессионального мастерства среди работников культуры
Культработники нового тысячелетия: агитпредставление, посвященное Дню работников культуры
Культработнику: песни стихи, клятва
Материалы к Дню работника культуры
Кто скучать нам не дает? Кричалка ко Дню культработника
Час триумфа.Церемония награждения работников культуры

Сценарий к Дню матери

Сценарий к Дню музеев

Тематические сценарии:

Сценарий библиоквеста «Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел»

«Молодежь и спорт против наркотиков» Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция// Сәламәтлек һәм театр : методик ярдәмлек.- Казан : РИЦ “Школа”, 2002.- 156 б.

Профилактика наркозависимости среди молодежи: тематический дайжест сетевых информационно — методических материалов-  http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/antinarc.htm

Сценарий спортивного праздника «Джунгли зовут!» под девизом «Спорт против наркотиков»

Спорт белән көчле без
Скажем «нет» наркотикам
Сценарий «Против наркотиков»(тат)
Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция
В XXI век — без наркотиков

Сценарии к Году учителя
День учителя
Муза
Мөгаллимнәр көч сынаша
Елның иң яхшы класс җитәкчесе

К году спорта и здорового образа жизни
Гаилә. Яшүсмер. Наркотиклар
Дусларны рәнҗетмәгез!
ЗОЖ планетасында
Озак яшәү серләре
Театр здоровья
Родители — на старт!
Растем здоровыми

К году семьи
Папа, мама, я — музыкальная семья: сценарий конкурсной программы
Семья в куче — не страшна и туча: сценарий праздничного вечера
Семья года: примерный сценарий праздника
Этикет и мы: сценарий семейной викторины

Литературно-музыкальные композиции
Традиции народов Татарстана
К 1000-летию г. Казани

Персональные сценарии

Сценарии посвященные Л.Н. Толстому
Л.Н. Толстой Литературная викторина
Л.Н. Толстой Счастливая невозвратимая пора

Сценарии посвященные  Н. Гоголю
«Бранное, трудное время»:игра по повести Н. В. Гоголя «Tapac Бульба»
(из опыта работы российских коллег) 
Великий талант

Сценарии посвященные Г. Ибрагимову
  kitaphane.tatarstan.ru/ibr_7.htm

Сценарии, посвященные С. Садыковой
  kitaphane.tatarstan.ru/sad_7.htm

Сценарии , посвященные Г. Тукаю
  kitaphane.tatarstan.ru/tuk_10.htm

Сценарии, посвященные М. Джалилю
  kitaphane.tatarstan.ru/jal_8.htm

Сценарии, посвященные К. Тинчурину
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen1.htm
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen2.htm

Сценарии, посвященные Г. Камалу
http://kitaphane.tatarstan.ru/kamal.htm

Сценарии, посвященные Х. Туфану
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tufan.htm

Сценарии, посвященные С. Сайдашеву
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/saidashev/tat_stories.htm

Сценарии, посвященные Н. Жиганову
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/zhiganov.htm

Сценарии, посвященные Х. Такташу
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/taktash.htm

Сценарии, посвященные Р. Яхину
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/yakhin.htm

Сценарий, посвященный Фанису Яруллину

Презентация,посвященная Фанису Яруллину

Последнее обновление: 29 декабря 2022 г., 13:45

19 май —  пионер оешмасы көне!

 Пионерлар көне!

  Пионер -«беренче» дигәнне аңлата. Кайчандыр Совет балалары һәм яшүсмерләренең иң төп бәйрәмнәреннән берсе булган күркәм бәйрәм бүген дә якты хатирәләр белән искә алына. 

  19 май көнне кызыл галстуклар тагып, пионер антын кабул иткәнегезне хәтерлисезме? Бу көн һәр пионер күңелендә иң якты көн булып истә калган. Галстук бик кадерле атрибутика иде. Күпчелек пионерлар аны әле дә саклыйдыр.

  Тарихка күз салсак, 1922 елның 19 маенда ВЛКСМның 2нче бөтенроссия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын төзү турында карар кабул итә. Шул көннән бирле 19 май СССРда Пионерлар туган көне буларак билгеләп үтелә. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү… бу чорда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, корал тотып фашистларга каршы да барган. Герой пионерлар исемнәре алтын хәрефләр белән тарихка язылган. Без алар белән горурланып, аларга охшарга тырышып үстек. Пионерлар Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен зур тырышлык күрсәткәннәр.

    Без пионерлар сафына кабул ителгән дусларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Кыю булыгыз! Алда барыгыз! Пионер – һәрвакыт алда!

ЛЕНИН БАБАЙНЫҢ ШАТ ОНЫКЛАРЫ

Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!

(Өлкәннәр көненә багышланган чара)

           Җаваплы: Ахметзянова Фарида Файзрахмановна

Лаеш муниципаль районы Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе.

Максат: Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү.  Халкыбызның гореф -гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану. Гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру.

1.а.Хөрмәтле Өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз.Бүген барлык өлкән буын кешеләренә юллаган изге сүзләр һәм яхшы башлангычлар өчен уңай форсат булып тора. Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

4 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр тыңлап китегез.

2.а. Без, сезнең балалар һәм оныклар. Безне үстергән һәм тәрбияләгән, кырыс сынау елларында илебезне яклаган кешеләр алдында бурычлыбыз. Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү, Россияне үстерүдә аның өлешен тану ул. Бүгенге пенсионерлар – илебез икътисадына нигез салучылар, илебезне  үсешнең алдынгы чикләренә алып чыгучылар да алар.

    1.а Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын.

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.

Ашыкмагыз картаерга.

Йөрәккәегез тынмасын

Картлык шатлык түгел диеп,

Гел моңаеп тормыйк әле.

Сагыш -моңнарны таратып,

Елмаешыйк, көлик әле.

Картаябыз димик әле!

 —___________________ башкаруында җыр.

                  2.а    Картлар көне бүген картлар көне

                          Тик шулай да картлык-шатлык түгел.

                           Әби-бабайларга бүләк ясыйк

                           Аларның да күңеле таштан түгел.

                          Ярдәм итик бүген һәрбер картка

                         Ярдәм итик һәрбер карчыкка.

                         Изгелек ул булыр безнең өчен

                        Хөрмәт булыр бездән аларга.

1.а Бу биюне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

Ә  хәзер татар халкының парлы биюен карагыз

1.а Күп картларның күңеле ялгыз була

      Барып хәл белешү ни тора.

      Безгә бит ул авырлык тудырмый

     Ә картларның күңеле яктыра.

Картлык – шатлык түгел инде,

Килсә соңарып килсен.

Һәр кешегә тыныч картлык,

Бу дөнья бүләк итсен!

2.а.Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы — йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге -хатын-кызларда.

Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Сезнең өчен җырлый _________________________

1.а. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.       Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, һәм  сугыштан соң хәерчелек…

2.а. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Арагызда хезмәт алдынгылары бик күп. Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгәнсез. Бу хезмәт нәтиҗәләре безгә саулыкта – тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирде, аллага –шөкер. Рәхмәт Сезгә! 

Безнең олыларга, дуслар,

Хөрмәтем бик зур минем.

Шундый кешеләр булганга

Шатланам, туган җирем.

_______________________ җырын тыңлагыз.

1.а.Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы-хәсрәтләр китерми,

Таянычыгыз булырбыз.

2.а Сезгә хөрмәтле апа — абыйлар төшенкелеккә бирелмәвегез ышанычыгызны саклый алганыгыз, намуслы һәм батырлыгыгыз өчен баш иябез. Сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете, якыннарыгыз кадер хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.

Ә хәзер кызлар башкаруында яшьләр биюен карагыз

1.а Эчке дөньяның кояшы

Сүнмәгәнме әле Кеше!

Изгелек яшиме анда,

Сабыйга әйтеп бирче??

Күңел кояшың – яхшылык

Нур сипсен, уят аны!

Сиңа булышырга теләп

Җибәрәм шул доганы.

 Изгелек ул беркайчан да

Тузмый торган хәзинә

Яхшылык эшлик һәрвакыт

Ул үзе изге Дога.

___________________ “ Авылым гөлләре җырын башкара”

2.а Хөрмәтле өлкәннәребез! Бетмәс-төкенмәс җылылык Сездә. Кулларыгыздагы җылылыкны да сизәсебез килә. Кочагыгызда иркәләнәсебез, башыбыздан, иңнәребездән сыйпаганыгызны тоясыбыз килә. Никадәр олуглык, никадәр сабырлык Сездә. Дистә еллар буена җыйналып килгән ул. Тормыштагы үз җиңүләрегез,үз хаталарыгыз бәрәбәренә тупланган. Ул олуглыкның азы гына бездә булса икән.

1.а.Хөрмәтле өлкәннәребез! Күпме изгелек Сездә. Тиргәгән чагыгызда үпкәләгән чагыбыз була. Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез. Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән, дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана бөләсез Сез, көтә беләсез.

2.а.Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гөл көләч булып калсын.

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөлбакча булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын!

______________ башкаруында татар егетләре биюе.

2.а Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле,тынгысыз, ыгы — зыгылы дөньяда бик кирәк Сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!

Бар гомерегез үтсен шатлык белән

Кайгы, хәсрәт бер дә күрмәгез.

Йөзегез һәрчак шулай көләч булсын

Йөзегездә нурлар сүнмәсен

Җырлый ______________________

 1.а.Хөрмәтле абый — апалар! Сезгә аяз күк йөзе, бәхет – шатлык, якыннарыгыз кадер-хөрмәтен тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәвегезне телибез. Сезнең хөрмәткә әзерләгән концертыбыз тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!             

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Пиньята на праздник это
  • Песок пляж солнце праздник одним словом
  • Пинтерест что подарить парню
  • Песо праздник еврейский
  • Пинтерест приглашение на праздник