Поздравления на 8 марта на татарском своими словами

Женщине: Я люблю тебя всякую С днём рожденья, любимая! - песня Поздравление с Днем рождения от Путина Поздравления с 8 марта на татарском языке Бәйрәм календареЯңа елИске Яңа елИзге Вәли23 февраль8 март9 майСоңгы кыңгырауСабан туе1 СентябрьУкытучылар көнеӨлкәннәр көнеҺөнәр ияләренә 8 март халыкара хатын – кызлар көне белән котлау Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир […]

Поздравления с 8 марта на татарском языке

Бәйрәм календареЯңа елИске Яңа елИзге Вәли23 февраль8 март9 майСоңгы кыңгырауСабан туе1 СентябрьУкытучылар көнеӨлкәннәр көнеҺөнәр ияләренә

8 март халыкара хатын – кызлар көне белән котлау

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Сине, шул җир йөзенең бизәген, халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклим. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көнне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек, өеңә иминлек алып килсен. Бәйрәм белән. Гомерең буе яз гөледәй иркә, ягымлы, назлы булып кал.

***

8  март

Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга

кайда чәчәк бар?

Кая карама,

Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

Гомергә, ди ул,

калыр йөрәктә.

күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек,

өеңә иминлек алып килсен.

***

Март аенда, кар өстендә,

кояш нурлар уята –

Яз килэ каршы алыгыз –

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби-апалар

Хатын кызлар бәйрәме.
***

Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрен.

***

Тузаннарны сөртеп чыктым

Коедан су китердем.

Әни эштән кайтуына

Бөтен эшне бетердем.

Булмәләрне жыештырдым,

бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер,

Әни ял итсен әле.

***

Көннең яктылыгы кояшта,

Күкнең матурлыгы йолдызларда,

Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.

Сине шул җир йөзенең бизәген

Халыкара Хатын-кызлар көне белән тәбриклим!

Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,

Рәхәтлек, җанга ял алып килә.

Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,

Табигатьнең самимилеген өстәп,

Күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек,

Өеңә иминлек алып килсен.

***

Кояш көлә, мин елмаям,

8 март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй,

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

***

Сез, мөгаен, тугансыздыр

Безнең бәхеткә генә.

Йөртер идек сезне төреп

Затлы бәрхеткә генә.

Йә бәрхете булмый шунда,

Йә вакыт җитми кала.

Олы гөнаһ булыр, сезне

Бәхетле итми кара!

Алла коллары түгел без,

Без – мәхәббәт коллары.

Йөрәкнең дә сезнең хакка

Яна ала торганы.

Сөюдә дә талант кирәк.

Без – талантлар, маһирлар.

Зөһрә генә булыгыз сез,

Без һәрвакыт – Таһирлар.

Үзегез генә белмисез –

Сез безгә бик кадерле.

Күпме яшисегез килсә,

Яшәгез шулкадәрле.

Без дә риза сезнең хакка

Йөзгә чаклы яшәргә,

Сезгә карап, гомер буе

Кызлар диеп дәшәргә.

Сезнең мәхәббәт йөртә бит,

Гел алга безне әйдәп,

Йөзебезгә карамагыз,

Без бит үзебез әйбәт!

* * *

И Хатын кыз!
Бик нык арган кебек тоелганда,
Күз яшьләрең тамчы-тамчы коелганда,
Яшәр көчем калмады дип әйтә күрмә,
Алсу таңнарыңны моңга төрмә.

Иксез-чиксез мәшәкатьләр урап алса,
Ярдәмчесез-таянычсыз, ялгыз калсаң,
Күңелеңә начар уйлар кертә күрмә.
Ачы балан тәлгәшеннән мәрҗән үрмә.

Яратырга өйрән аз булса да, үз- үзеңне.
Алга атла, рәнҗеттермә син үзеңне.
Мескенләнмә, көч тап төзәтергә ялгышларны,
Һич бирешмә, үзгәртергә була язмышларны.

Дөрләсә дә, яндырса да эчтә ялкын,
Төн артыннан килми калмый барыбер көн.
Төшенкелек, начар кәеф куып җибәр,
Шул вакытта көчең артыр, борчу китәр.

И, Хатын-кыз! Син бәхеткә лаек шиксез!
Аллаһның рәхмәте зур, кодрәт чиксез!

* * *

Түшәмгә генә төкер бүген,
Кырын ятып диванга.
Эшләсен өйдә мужигың,
Йөрмәсен әллә кайда.
Юсын керне, идәннәрне,
Пешерсен ул ашарга.
Шундый бәйрәм көнне инде,
Гонаһ булыр аларга.
Алып кайтсын бик күп итеп,
Иң зур чәчәк бәйләмен.
Йөртсен кулында күтәреп-
Бүген синең бәйрәмең!
8-нче Март бәйрәме белән кызлар!!!

* * *

Ходай безне артык сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан,
Бер гүзәл зат булсын җирдә, дипме,
Кабыргасын алып ир-аттан.

Зифа буй-сын биргән, матур бит-йөз…
Әз-мәз генә акыл өстәгән.
Нечкә, моңлы йөрәк биргән безгә,
Шашып типкән назлы хисләрдән…

Безнең тырыш куллар аша Ходай
Гаилә учаклары яктырган.
Ана булу дигән изге эшне
Хатын-кызга Ходай тапшырган.

Без – әниләр, сеңел һәм апалар,
Артык булмасак та ир-аттан,
Ходай безне ныграк сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан.

* * *

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,

Иркәне, назны сөя;

Кадер белмәгән кулларда

Хатын-кыз шиңә, көя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,

Сиңа җылысын сибә;

Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,

Ул сула, аннан кибә.

Хатын-кыз ул ал таң кебек,

Көн башлана аңардан;

Хатын-кызны саклау кирәк –

Аннан тормыш яңара.

* * *

Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!

Яраттың безне син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!

Күңелем шул чакны
Сагына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничеклөр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!

* * *

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,

Якты язлар кебек карашың.

Күңелеңдә бары изгелекләр,

Якты юллар гына ярасың.

Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,

Шундый җылы синең кочагың.

Яшәгез сез, әтием белән икәү

Сүндермичә яшәү учагын.

Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,

Сары сагыш сары көзләрдә.

Үткәргәнсең күпме югалтулар,

Алар чагыла синең йөзләрдә.

Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,

Ак бәс кунган инде чәчләргә.

Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән

Язсын әнкәй диеп дәшәргә,

Ак кышларда бергә яшәргә!

* * *

Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…

Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз —
Ә әнкәйләр барсын кичерә.

Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз —
Ә әнкәйләр безне юата.

Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса — тарата.

Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!

* * *

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.

* * *

Сез барында ямь бар җирдә,

Сез булганда тәм дә бар.

Сез булганга дәрт бар җанда,

Көч-куәт тә тәндә бар.

Сез булганга иҗат та бар,

Сез булганга бар сәләт.

Бу сүзләрне әйтергә

Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.

Әни дә сез апа да сез,

Һәм сөйкемле сеңел сез.

Сез булганга дөнья нурлы

Чытык йөзле түгелсез.

Сездә кешелек язмышы

Сездә олуг өметләр

Шундый теләкләрдә кала

Җирдә һәммә егетләр!

* * *

Кар астында әле кыр юллары,

Ләкин вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сине — ……. (апа, сеңлем)

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,

Бар яктылык нурга әйләнеп.

Тырыш, назлы, гузәл туганкаем,

Котлы булсын язгы бәйрәмең.

Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,

Яшьлек кайта, җаннар нурлана.

Умырзая шыта бу мизгелдә,

Кар астында чишмә уяна.

Ак бәхетләр теләп, кызыл талда

Елкылдыйлар көмеш бөреләр.

Котлы булсын матур язгы бәйрәм

Шатлык белән тулсын күңелләр!

* * *

Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

8 март бәйрәме белән!

* * *

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…

* * *

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә —

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез!

Матурлар безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белә.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләдән.

Кабул итегез котлаулар

Безнең кебек ирләрдән!

* * *

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

* * *

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә үзе билгеләгән – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү.

Шагыйрьләр, рәссамнар, философлар хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр, иң җете төсләр тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген, егерме беренче гасырда — космик тизлекләр чорында да без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз.

Без һәммәбез “әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз. Кадерле хатын-кызларыбыз, безне — дус халык, күпмилләтле бердәм ил иткән буыннар дәвамчылыгы нәкъ менә сезнең тырышлык белән гамәлгә аша.
Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми калган кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Менә килеп җитте тагын
Кояшлы ямьле язлар.
Бәйрәм тантанасын тоеп,
Шатлана хатын-кызлар.
Сигезенче март көнне
Хатын-кызлар бәйрәме.
Кызларга бүләк итәбез
Гөлчәчәкләр бәйләмен.
Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез.
Сезгә вәгъдә бирәбез
Гел тырышып укырга.
Тәртипле, тыныч, уңган
Һәм ярдәмчел булырга.

* * *

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!

* * *

Хатын-кыз сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.

***

8 март

Бүген әни бәйрәме!

Нәни чактан әниләрне

Котлый торган көн бүген.

Сагындыра балачагым

Дәү әни инде үзем.

Шәфкать нурына төрә ул,

Биләгәндә назларга.

Әниләр бит үзләре дә,

Охшаш шуңа язларга.

Бар гүзәллек Әниләрдә,

Әниләрдә җылылык.

Әниләр бит тормыш яме,

Әни булу — горурлык.

Бәбиләрем, алтыннарым,

Багалмам балаларым.

Мин Әнидән изге җанлы

Кешене таба алмадым.

Әниләр иң-иң кадерле,

Хөрмәткә лаек һәр көн.

Әниләрнең газизлеген

Йөрәктә йөртсен һәр кем.

Кызганмагыз җылы сүзне,

Гөлләмәгә күмегез.

Әниләрнең бәхете дә,

Сездән тора, белегез!

***

Иртән иртүк биштә торып,

Камыр куйдым әчегә.

Аяк астында буталма,

Эш күп, дидем мәчегә.

Онытмадым күз төшереп,

Алырга зур көзгегә.

Тәмле салатларны шуннан

Ясап алдым тиз генә.

Шулпа куеп җибәрдем дә,

Торт эшләргә керештем.

Өлгерерлек түгел, малай,

Чиратта — ит бәлешем.

Өстәл сыгылып торырлык

Булсын инде! Бәйрәм бит!

Кулдан килгәнчә тырыштым,

Ир-ат риза калсын дип.

Иртәгәгә запас торсын —

Пилмән бөгеп ташладым.

Сигезенче март иртәсен

Дуслар, шулай башладым.

Ә сез?

***

Бүген хатын-кыз көне

Ир-егетләр чират торып

Чәчәк алалар бүген,

Әллә кояш та көнләшә

Болытлап тора күге.

Чәчәкләрнең ниндие юк-

Алы, кызыл, аклары,

Чәчәкләрнең чәчәк хакы-

Югарыдан хаклары.

Хагына да карамыйлар

Чәчәк сайлый ир-егет,

Бүген бит кызлар бәйрәме

Ничек торсыннар җебеп?

Хатын-кызның күңеле аяз

Болытласа да күге,

Өй түре чәчәктәй балкый

Бүген хатын-кыз көне !

***

Галәм киңлегендә бүген,

Олы бәйрәм, тантана.

Язның беренче бәйрәме

иртә таңнан башлана.

Кояш кебек көләч йөзле,

Әнкәебез уята.

Чәчебездән сыйпап үтә:

Кайсыгыз йоклап ята?!

Без торганчы тәмле исләр,

Өй эченә таралган.

Мич алдында коймак пешә,

Май чыжылдый табада.

Алты бала дәррәү килеп,

Сикерешеп торабыз.

Шау-гөр килә котлаулардан,

Туган нигез — оябыз.

Кемнәребез чигү чиккән,

Кемебез челтәр-бәйләм.

Изге йолага әйләнгән

бүләксез үтми бәйрәм.

Гөрләвекләр йокласа да,

Бездә бәйрәм, тантана.

Хатын-кызлар көне бүген,

Котлаулардан башлана..

***

Бәйрәм белән

Бәйрәм белән сезне кызлар,

Котлыйм ихлас йөрәгемнән.

Бөтен уй-хыял чынга ашсын,

Мин юллаган теләгемнән.

Иң әүвәлдән телимен сезгә,

Тормышыгыз тыныч булсын.

Көннәр якты, төннәрдә татлы,

Төшләр генә кереп торсын.

Сау-сәләмәт яшәгез кызлар,

Һәммәгезгә телим саулык.

Шат булыгыз һәр мизгелдә,

Саулыгыгыз булсын байлык.

Гомер буе мул яшәсәгез иде,

Авырлыклар күрми генә.

Кайгы-хәсрәтнең ни икәнен

Беркайчан да белми генә.

Көнен-төнен һәм иртә-кичен,

Тик назларга күмелегез.

Күтәренке халәттә булсын

Һаман сезнең күңелегез.

Чынга ирештерсен Ходабыз,

Мин теләгән теләкләрне.

Саулык, байлык, тыныч гомер,

Булсын Раббым бүләкләре.

***

8 Март

Күпме бәйрәм төшерелгән

Календарь битләренә.

Иң матуры, иң яхшысы,

Кергән март эчләренә.

Багышланып язылган,

Кадерле әниләргә.

әбиләргә, апаларга,

Кызларга, сеңелләргә.

Ир-ат тоткан төрле чәчәк,

Каушап калган йөзләре,

Әйтмәсә дә, күзләреннән,

Күренә назлы сүзләре.

Бу доньяда иң матурлар,

Иң кадерле бит алар!

Алар өчен күңелемнән,

Чыга шигырьлы юллар.

Бердән-бер минем теләк,

Яшәгез шатлык күреп.

Кайгы-хәсрәтне читләп

Бәхетле юлдан йөреп.

Күпме бәйрәм төшерелгән

Календарь битләренә.

Иң матуры, иң яхшысы,

Кергән март эчләренә.

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне.

Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.

Әлеге гүзәл бәйрәм көнендә безнең «Ихластан котлаулар сайты» сезнең якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне матур шигырләр, котлау сүзләре, теләкләр белән сөендерер дип ышанып калабыз.

Кояш көлә, шундый матур дөнья,
Бәйрәм рухын сизә күңелләр.
Хатын-кызлар! Бәйрәмегез белән
Тәбрик итәм йөрәк түремнән.

Бәхетегез сезнең ташып торсын,
Уңыш булсын һәрчак янәшә.
Бәйрәм бүген диеп кояш көлә,
Бар табигать котлап эндәшә.

Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын,
Яшәгез сез кадер-хөрмәттә.
Куанычлар сезгә насыйп булсын,
Яшәгез лә наз, мәхәббәттә.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Гүзәл затлар! Сезне хөрмәт итеп,
Тәбрик итәм ихлас күңелдән.
Чәчкәләргә төреп, бик бәхетле,
Гомер телим йөрәк түремнән…

Киләчәктә барыр юлыгызны,
Урасын тик шатлык, мәхәббәт,
Язмышыгыз нурлы, назлы булсын,
Җанда булсын саулык, бәрәкәт!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Хатын-кыз — безнең дөньябыз,
Хатын-кыз — галәмебез…
Хатын-кызга багышлана
Безнең бар гамәлебез.

Без аларның Мәҗнүне дә,
Без аларның колы да…
Хатын-кызсыз, юк, тибрәнми
Күңелнең бер кылы да.

Без мәңгелек тоткыннар бит
Хатын-кыз кочагында.
Яндыра алар тереләй
Мәхәббәт учагында

Жәлләп тормый алар безне,
Сабыштыра юләргә.
Ир-ат әзер хатын-кызның
Кочагында үләргә.

Хатын-кызсыз шигырь кошы
Күңелгә кунмас иде,
Әлеге шигыремнең дә
Кирәге булмас иде…

Яраттыра ала безне
Илаһи затлар гына!
Хатын-кызлар илаһилар!
Ә без — ир-атлар гына…
(Роберт Миңнуллин)

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.

Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.

Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.

Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.

Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Бәйрәм белән котлыйм әле кызлар!
Безнең бәйрәм-язлар бәйрәме.
Ак бәхетләр генә теләп торсын
Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Рәхәтләнеп көлеп яшик әле
Боегу ул безгә килешми.
Сәләмәтлек, тыныч тормыш безгә
Алып килсен язлар килешли.

Барыбызга кояш нурын сипсен
Бүләк итеп якты көннәрен.
Бирсен Раббым карап сокланырга
Матур-матур тормыш гөлләрен.

Һәрбер көннең кадерләрен белеп
Яшик әле, әйдә гөрләшеп.
Иртән искән назлы җил егете
Йөрсен безгә бәхет өләшеп.
(ватсап челтәреннән)

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Сез, мөгаен, тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп
Затлы бәрхеткә генә.

Йә бәрхете булмый шунда,
Йә вакыт җитми кала.
Олы гөнаһ булыр, сезне
Бәхетле итми кара!

Алла коллары түгел без,
Без – мәхәббәт коллары.
Йөрәкнең дә сезнең хакка
Яна ала торганы.

Сөюдә дә талант кирәк.
Без – талантлар, маһирлар.
Зөһрә генә булыгыз сез,
Без һәрвакыт – Таһирлар.

Үзегез генә белмисез –
Сез безгә бик кадерле.
Күпме яшисегез килсә,
Яшәгез шулкадәрле.

Без дә риза сезнең хакка
Йөзгә чаклы яшәргә,
Сезгә карап, гомер буе
Кызлар диеп дәшәргә.

Сезнең мәхәббәт йөртә бит,
Гел алга безне әйдәп,
Йөзебезгә карамагыз,
Без бит үзебез әйбәт!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Бар Җир шары бүген дулкынлана-
Ярсып тибә кайнар йөрәкләр!
Бәйрәмегез белән, хатын-кызлар,
Чынга ашсын барча теләкләр!

Яз Кояшы бүләк итсен Сезгә,
Яхшы кәеф, шатлык-куаныч!
Бәхет белән тулсын гомерегез-
Сезнең шатлык безгә юаныч!

Иңегезгә кунсын фәрештәләр,
Сагышлардан Сезне сакласын!
Җан әрнеткеч бала кайгыларын-
Һич күрергә Сезгә язмасын!

Әниләр һәм изге дәү әниләр,
Апалар һәм гүзәл сеңелләр!
Кодачалар… Уңган кодагыйлар,
Балдызкайлар… Алчак җиңгиләр!

Озын гомер… Якты аяз көннәр,
Чын күңелдән Сезгә юллыйбыз!
Сезгә атап котлаулар язабыз,
Сезгә атап җырлар җырлыйбыз!
Ирек Габдрахманов

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Язның иң гүзәл бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Кадерлем, бәхеттә-шатлыкта, муллыкта яшәргә язсын. Бервакытта да авырмый, дөньяларны яктыртучы кояш булып, гел балкып, елмаеп, нур сибеп, рухландырып яшә.

Игътибар! Кызыклы, шаян котлаулар… Якыныгызның яки танышыгызның телефонына ПУТИН шалтыратып 8 МАРТ белән котлавын телисезме? Яисә башка кызыклы һәм матур котлау сүзләре заказать итәсегез килсә түбәндәге виджет сезнең өчен. Ниләр сөйләячәген алдан тыңлап карый аласыз.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

И Хатын кыз!
Бик нык арган кебек тоелганда,
Күз яшьләрең тамчы-тамчы коелганда,
Яшәр көчем калмады дип әйтә күрмә,
Алсу таңнарыңны моңга төрмә.

Иксез-чиксез мәшәкатьләр урап алса,
Ярдәмчесез-таянычсыз, ялгыз калсаң,
Күңелеңә начар уйлар кертә күрмә.
Ачы балан тәлгәшеннән мәрҗән үрмә.

Яратырга өйрән аз булса да, үз-үзеңне.
Алга атла, рәнҗеттермә син үзеңне.
Мескенләнмә, көч тап төзәтергә ялгышларны,
Һич бирешмә, үзгәртергә була язмышларны.

Дөрләсә дә, яндырса да эчтә ялкын,
Төн артыннан килми калмый барыбер көн.
Төшенкелек, начар кәеф куып җибәр,
Шул вакытта көчең артыр, борчу китәр.
И, Хатын-кыз! Син бәхеткә лаек шиксез!
Аллаһның рәхмәте зур, кодрәт чиксез!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Түшәмгә генә төкер бүген,
Кырын ятып диванга.
Эшләсен өйдә мужигың,
Йөрмәсен әллә кайда.

Юсын керне, идәннәрне,
Пешерсен ул ашарга.
Шундый бәйрәм көнне инде,
Гөнаһ булыр аларга.

Алып кайтсын бик күп итеп,
Иң зур чәчәк бәйләмен.
Йөртсен кулында күтәреп-
Бүген синең бәйрәмең!

8-нче Март бәйрәме белән кызлар!!!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Бүгенге бәйрәм иртәсен,
Каршы алыйк елмаеп.
Сөйгәннәргә үпкә булса,
Йөрмик әле турсаеп

Безгең бәйрәм,безнең бәйрәм,
Бүген бар да алиһә!
Безне котлап бүген хәттә,
Яз җилләре дә исә!

Шатлыкка күмелсен күңел,
Гаиләбез булсын тыныч.
Салкын җилләр керә алмас,
Мәхәббәт булса корыч.

Бәхет телим һәммәбезгә,
Янда булсын туганнар.
Дусларның да булсын бары,
Ышанычлы булганнар!!!!
Халидә Асхадуллина

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Ходай безне артык сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан,
Бер гүзәл зат булсын җирдә, дипме,
Кабыргасын алып ир-аттан.

Зифа буй-сын биргән, матур бит-йөз…
Әз-мәз генә акыл өстәгән.
Нечкә, моңлы йөрәк биргән безгә,
Шашып типкән назлы хисләрдән…

Безнең тырыш куллар аша Ходай
Гаилә учаклары яктырган.
Ана булу дигән изге эшне
Хатын-кызга Ходай тапшырган.

Без – әниләр, сеңел һәм апалар,
Артык булмасак та ир-аттан,
Ходай безне ныграк сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сиңа җылысын сибә;
Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,
Ул сула, аннан кибә.

Хатын-кыз ул ал таң кебек,
Көн башлана аңардан;
Хатын-кызны саклау кирәк –
Аннан тормыш яңара.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белэн чын күңелдән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, Гүзәл затларыбызны, олуглау, аерата игьтибар күрсәтү көне.

Гасырлар буенча хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сүрәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнен гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрэм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халык ара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы жылысы да сыйган.

Буген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итэ, өстэвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшэкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакэтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

Котлы булсын бәйрәмегез!!!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Читтә яшәүче туганнарны, дусларны котлау

Еракларда яшәгәчтен
Күрмәсәм дә үзләрен
Юллыйм әле бәйрәм белән
Тәбрик итү сүзләрен

Кабул итеп алыгызчы
Миннән изге теләкләр
Бәхет-шатлык, сәламәтлек
Телим мин чын йөрәктән

Һәр яңа көн бүләк итсен
Сезгә бары куаныч.
Шатланышып яшик дуслар
Ил-көннәр булсын тыныч.
(Ихсан Нурисламов)

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!

Яраттың безне син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!

Күңелем шул чакны
Сагына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничеклөр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!

(Роберт Миңнуллин)

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!

(Роберт Миңнуллин)

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…

Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз —
Ә әнкәйләр барсын кичерә.

Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз —
Ә әнкәйләр безне юата.

Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса — тарата.

Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
(Роберт Миңнуллин)

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Сез барында ямь бар җирдә,
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.

Сез булганга иҗат та бар,
Сез булганга бар сәләт.
Бу сүзләрне әйтергә
Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.

Әни дә сез апа да сез,
Һәм сөйкемле сеңел сез.
Сез булганга дөнья нурлы
Чытык йөзле түгелсез.

Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Җирдә һәммә егетләр!

Мөхтәрәм  ………………!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда.

Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…

Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!

Котлы булсын бәйрәмегез!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кар астында әле кыр юллары,
Ләкин вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине — … (апа, сеңлем)
Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык нурга әйләнеп.
Тырыш, назлы, гузәл туганкаем,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.

Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.

Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
8 март бәйрәме белән!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.

Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә —
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез!

Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.

Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә үзе билгеләгән – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү.

Шагыйрьләр, рәссамнар, философлар хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр, иң җете төсләр тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген, егерме беренче гасырда — космик тизлекләр чорында да без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз.

Без һәммәбез «әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз. Кадерле хатын-кызларыбыз, безне — дус халык, күпмилләтле бердәм ил иткән буыннар дәвамчылыгы нәкъ менә сезнең тырышлык белән гамәлгә аша.
Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми калган кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Менә килеп җитте тагын
Кояшлы ямьле язлар.
Бәйрәм тантанасын тоеп,
Шатлана хатын-кызлар.

Сигезенче март көнне
Хатын-кызлар бәйрәме.
Кызларга бүләк итәбез
Гөлчәчәкләр бәйләмен.

Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез.

Сезгә вәгъдә бирәбез
Гел тырышып укырга.
Тәртипле, тыныч, уңган
Һәм ярдәмчел булырга.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!

Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.

Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Хатын-кыз сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Яз бэйрэме тосле, назлы шул сез,
Куз алмаслык ,хуш китэрлек — матур бит сез.
Нечкэ кунелле, чын саф союле, сихри кочле,
Яз кояшы тосле жылы, лэззэт бит сез.

Кимемэсен беркайчанда булган хислэр,
Нурлы булып янсын сезнен ,сихри кузлэр.
Чын йэрэктэн телим сезгэ — изге телэк,
Буыннарнын дэвамына сез бик кирэк

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Язнын беренче бэйрэме,
Гузэл хатын — кыз коне,
Шул вакытта ачыла инде,
Бар егетлэрнен теле :
Доньянын ин чибэр кызы,
Котлыймын бэйрэм белэн,
Шигырь юлларыма кушып,
Чэчэк бэйлэме бирэм,
Сэламэт бул,озак яшэ,
Елмай да син ,кол генэ,
Соеп — соелеп кенэ тор,
Игътибар булсын кон дэ!!!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Хатын-кыз ул нэфис чэчэк,
Иркэне, назны соя;
Кадер белмэгэн кулларда
Хатын-кыз шинэ, коя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сина жылысын сибэ;
Олы хормэт курсэтмэсэн,
Ул сула, аннан кибэ.

Хатын-кыз ул ал тан кебек,
Кон башлана анардан;
Хатын-кызны саклау кирэк –
Аннан тормыш янара.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Мин язларга сине тинлим, энкэй,
Якты язлар кебек карашын.
Кунелендэ бары изгелеклэр,
Якты юллар гына ярасын.
Хэрвакытта алда барасын.

Мин жэйлэргэ сине тинлим, энкэй,
Шундый жылы синен кочагын.
Яшэгез сез, этием белэн икэу
Сундермичэ яшэу учагын.
Мин жэйлэрдэ сина очамын.

Мин козлэргэ сине тинлим, энкэй,
Сары сагыш сары козлэрдэ.
Уткэргэнсен купме югалтулар,
Алар чагыла синен йозлэрдэ.
Упкэлэмэ, энкэй, козлэргэ.

Ак кышларга сине тинлим, энкэй,
Ак бэс кунган инде чэчлэргэ.
Ак чэчлэрдэй ак кунеллэр белэн
Язсын энкэй диеп дэшэргэ,
Ак кышларда бергэ яшэргэ!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар
Энкэйлэргэ алла ярдэм бирсен!
Аларгадыр ботен авырлык.
Энкэйлэргэ безнен
Йолдызлардан
Я кояштан хэйкэл салырлык…

Давылларга каршы китэбез без,
Утлар-сулар купме кичелэ!
Туган ойгэ юлны онытабыз —
Э энкэйлэр барсын кичерэ.

Якын дуслар ташлап китэ безне,
Хыялларын куплэр югалта.
Энкэйлэргэ кайтып егылабыз —
Э энкэйлэр безне юата.

Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синен белэн бергэ соенэ дэ,
Кайгыларын булса — тарата.

Жан жылысын тоя кунелебез,
Энкэй кочен тоя кулыбыз…
Безгэ бер дэ упкэлэмэсеннэр,
Энкэйлэргэ сэждэ кылыгыз!

Роберт Миннуллин

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Сез барында ямь бар жирдэ,
Сез булганда тэм дэ бар.
Сез булганга дэрт бар жанда,
Коч-куэт тэ тэндэ бар.

Сез булганга ижат та бар,
Сез булганга бар сэлэт.
Бу сузлэрне эйтергэ
Нэкъ сез булдыгыз сэбэп.

Эни дэ сез, апа да сез,
Хэм сойкемле сенел сез.
Сез булганга донья нурлы
Чытык йозле тугелсез.

Сездэ кешелек язмышы
Сездэ олуг ометлэр
Шундый телэклэрдэ кала
Жирдэ хэммэ егетлэр!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кар астында эле кыр юллары,
Лэкин вакыт язга эйлэнде.
Бэйрэм белэн сине — ……. (апа, сенлем)
Котлы булсын донья бэйрэме!

Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,
Бар яктылык нурга эйлэнеп.
Тырыш, назлы, гузэл туганкаем,
Котлы булсын язгы бэйрэмен.

Бэйрэм жиле кага тэрэзэгэ,
Яшьлек кайта, жаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдэ,
Кар астында чишмэ уяна.

Ак бэхетлэр телэп, кызыл талда
Елкылдыйлар комеш борелэр.
Котлы булсын матур язгы бэйрэм
Шатлык белэн тулсын кунеллэр!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар
Балаларыгыз сезгэ “әни”,- диеп,
Яратып һәм назлап әндәшә.
Ирегезнең тугры хатыны сез,
Сез пар килгэн, сез гел янәшә.

Кайнанагыз, кайнатагыз өчен,
Уңган килен сез бу гаилэдэ.
Эти-эниегез “балам”, — диеп,
“Кызым”,- диеп соя эле дэ.

Абыегыз очен сез — сеңелкэш,
Энегезнен туган апасы.
Сез — могаллим, буген сезнен очен,
Матур сузлэр килэ табасы.

Бэйрэм бүген, сезнең бэйрэмегез,
Эй, хормэтле, затлы хатын-кыз!
Якты тормыш юлы тели сезгэ,
Күк йозендэ янган һәр йолдыз!!!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Эйтэсебез килэ буген
Кадерле энилэргэ —
Бу бэйрэм доньяга килгэн
Кояш нуры сибэргэ!

Бу бэйрэмдэге жылылык
Гасырларга житэрлек.
Сезнен назлы кулларыгыз
Экиятне чын итэрлек.

Читкэ китми, энилэрне
Хаман саклап йорербез.
Эни кушса, эти белэн
Тауларны кучерербез!

Матурлар безнен энилэр
Данлы эшлэре белэн.
Этилэр белмэгэн эшне
Энилэр эшли белэ.

Наз голлэре усеп чыга
Сез уткэн буш жирлэрдэн.
Кабул итегез котлаулар
Безнен кебек ирлэрдэн!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кем доньяга кеше булэк итэ,
Э кешегэ якты доньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Кем кунеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга булеп,
Кайгыларга тузем, сабырлы?

Кем елмая жэйге тан аткандай,
Балкып китэ шундук тирэ-як?
Нэфислеге голлэр сокланырлык,
Колэчлектэ ана тиннэр юк?

Кем куллары ойне, жирне ямьли,
Изгелеге улчэу тапкысыз?
Ул, элбэттэ, яшэу чыганагы,
Тормыш яме — Энкэй, хатын-кыз!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кояш колмэс,
Корыч эремэс ялкынсыз.
Ирне утлы ялкыннарда яндырып,
Кол иткэн дэ,гол иткэн дэ хатын-кыз.

Хатын-кызлар табыннарнын бизэге,
Жирдэ булган ботен ямьнен узэге.
Иллэрне да бар иткэн hэм зур иткэн
Хатын-кызнын барчасы hэм гузэле.

Хатын-кыз — ул нур чэчкэседэй сабый,
Назлы, иркэ, баллардай татлы жаный.
Ул — ин газиз куз нурыбыз, пакь ана.
Бар гузэллек аналардан башлана.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Котлы булсын 8 нче март бэйрэме,
Юлларына голлэр сибелсен,
Март аенын саф жиллэре сина
Бэхет-шатлык кына китерсен.

Кунелен турендэ хичкайчан,
Март кояшы сунмэсен.
Бэхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмэсен.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кояш колэ, мин елмаям,
8 март буген.
Буген энилэр бэйрэме,
Шуна кунелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын жыям,
Чиста булсын, ак булсын
Энилэрнен кунеледэй
Ботен нэрсэ пакь булсын.

Бэйрэм буген, бэйрэм диеп,
Бар донья колеп торсын
Эни бэйрэме икэнен
Эти дэ белеп торсын
Эти дэ колеп торсын!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Сигезенче  март
Эни бэйрэме.
Булэк итэрмен
Чэчэк бэйлэме.

Ничек табарга
кайда чэчэк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.

Энигэ шигырь
Бирдем булэккэ.
«Гомергэ»,-ди ул,-
калыр йорэктэ!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Карлар каплый эле кыр юлларын,
Эмма вакыт язга эйлэнде.
Бэйрэм белэн сине, туганым,
Котлы булсын донья бэйрэме!

Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,
Бар яктылык конгэ эйлэнеп.
Тырыш, назлы, гузэл кыз туганым,
Котлы булсын язгы бэйрэмен.

Бэйрэм жиле кага тэрэзлэргэ,
Яшьлек кайта жанга, доньяга.
Умырзая шыта бу мэллэрдэ,
Кар астында чишмэ уяна.

Чиксез бэхет телэп, кызыл талда
Елкылдаша комеш борелэр.
Бэйрэм белэн, эшчэн апакайлар,
Алтын куллы сылу сенеллэр.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар
Кызларнын була чибэре,
Акыллысы, унганы,
Сойлэшкэндэ теллэреннэн
Кош очыра торганы.

Кызлар япкан ак алъяпкыч,
Озелеп тора биллэре.
Эшкэ оста, сузгэ кыска —
Юк килмэгэн жирлэре.

Кызлар! Сез, могаен, тугансыздыр
Безнен бэхеткэ генэ.
Йортер идек сезне тореп
Затлы бэрхеткэ генэ.

Йэ бэрхете булмый шунда,
Йэ вакыт житми кала,
Олы гонах булыр, сезне
Бэхетле итми кара!

Узегез генэ белмисез —
Сез безгэ бик кадерле,
Купме яшисегез килсэ
Яшэгез шул кадэрле.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Барчагызны да ин куркэм тантаналарнын берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белэн чын кунелдэн тэбрик итэм! Язгы кояш нурлары хэм сезнен ягымлы елмаюыгыз белэн яктыртылган бу конне хэрчак туземсезлэнеп котеп алабыз. Чонки ул Сезне, гузэл затларыбызны зурлау, аерата игътибар курсэту коне.

Хатын-кызнын гузэл хэм серле образы гасырлар буена меңәрлэгэн ижади чагылыш тапкан. Лэкин барыбер нидер эйтелми, нидер сурэтлэнми кала кебек тоела. Бу мэнге шулай булыр, чонки сезнен гузэллекнен хэм камиллекнен чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белэн тулып торсын, якын кешелэрегез кадерегезне белеп яшэсен. Безнен кыштан арыган йорэклэребезгэ язнын беренче жылы нуры булып керуче бугенге бэйрэм сэламэтлек, бэхет хэм бәракәт китерсен иде!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Сезне язнын тэуге бэйрэме –  Халыкара хатын кызлар коне белэн тэбрик итэбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, анын кунеленэ мэхэббэт тэ, гузэллек тэ, йомшаклык та, ин кочле Ана хислэре дэ, гаилэ учагы жылысы да сыйган.

Буген хатын-кызларнын купчелеге эш белэн мэшгуль. Ул балалар да устерэ, йорт-жирне дэ карый — аны якты хэм жылы итэ, остэвенэ, карьера ясый хэм шушы мен торле мэшэкатьлэргэ чумып калмыйча, узенен нэзакэтлелеген дэ саклый белэ. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнен тормышыгыз яхшылык хэм яктылык, мэхэббэт, якыннарыгызнын кунел жылысы хэм игътибары белэн тулып, йозлэрегез елмаюдан яктырып, нурлар чэчеп торса иде!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Коннен яктылыгы кояшта, кукнен бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнен ботен гузэллеге хатын-кызларда. Рохсэт итегез сезне, кешелекнен бизэге булган гузэл затны, шушы искиткеч матур яз бэйрэме

— Халыкара хатын-кызлар коне белэн тэбрик итэргэ… Шушы гажэеп гузэл бэйрэм конендэ елмаеп баккан кояштай хэрвакыт балкып яшэгез. Кунелегездэн шатлык, тэнегездэн саулык-сэламэтлек, йортыгыздан иминлек-бэракэт китмэсен! Бэйрэмегез котлы булсын!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар
Ир кеше гомерендэ оч эшне эшлэргэ тиеш дигэн эйтем йори халыкта. Агач утыртырга, ой салырга хэм малай устерергэ. Мин бу сузлэргэ хич кенэ дэ каршы килмим, бары тик уземнен  тозэтмэмне генэ кертэсем килэ. Булган ир-ат булдыра ул, суз дэ юк! Тик утырткан агачка су сибэргэ, тэрбия кылырга кирэк, э бу эшне ин оста башкаручы —  хатын-кыз. Ой салуга килсэк, ой салу — зур сабырлык, коч-хезмэт талэп итэ. Эмма элеге йортны хэрчак похтэ тоту, унайлы иту, жан жылысын ору — хатын кыз гына башкара ала торган гамэл.Малай табу, устеру, тэбиялэу турында исэ эйтеп тэ торасы юк.

Бу сузлэрем белэн нэрсэ эйтэсем килэ: ир-ат ир-ат инде ул, э хатын-кыз шул ир-атны ир иткэн, йортлы иткэн, гаилэле иткэн фэрештэ… Шуна курэ аларны Халыкара бэйрэмнэре белэн ихластан тэбриклик. Аларга сэламэтлек, гузэллек хэм мэнгегэ шулай ир-атнын таянычы булып калуларын телик.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кояш нурларына, тамчылар чынына торенеп март ае да килеп житте. Табигатьнен язгы узгэреш кичергэн бер мэлендэ без гузэл затларыбызнын ин куркэм бэйрэмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар конен билгелэп утэбез. Язгы кояш нурына кумелгэн элеге бэйрэмдэ мэхэббэт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мэрхэмэтлелек, шэфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мэнгелек кыйммэтлэр чагылыш таба. Бу матур бэйрэм конендэ безнен ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы горлэвеклэр сезнен тормышыгызга жылылык, саулык-сэламэтлек, эшегездэ унышлар, кунел тынычлыгы, кутэренке кэеф, бэхет алып килсен!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Кадерле хатын-кызлар — энилэр,эбилэр, апалар, сенеллэр! Сезне чынкунелдэн 8 Март бэйрэме белэнкотлыйбыз. Сезгэ ин изге телэклэртелибез, якыннарыгызнын игелегенкуреп яшэргэ насыйп итсен сезгэ Ходай.Салкын, озын кышлардан сон килгэнбу беренче Яз бэйрэме, ин гузэлбэйрэмнэрнен берсе. Бу бэйрэм сезгэтормыш яме, яшэу коче остэсен. Бэхет нурында коенып, назга кумелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!

Поздравления с 8 марта на русском: Как красиво поздравить с 8 марта своими словами

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне.
Аларга матур котлау эзлисезме? Без тәкъдим иткәннәрдән сайлап алыгыз!
***
Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе -…

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне.

Аларга матур котлау эзлисезме? Без тәкъдим иткәннәрдән сайлап алыгыз!

***

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!

***

Сезне язның тәүге бәйрәме — Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

***

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме
— Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!

***

Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең төзәтмәмне генә кертәсем килә. Булган ир-ат булдыра ул, сүз дә юк! Тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне иң оста башкаручы — хатын-кыз. Өй салуга килсәк, өй салу — зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә. Әмма әлеге йортны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү — хатын кыз гына башкара ала торган гамәл.Малай табу, үстерү, тәбияләү турында исә әйтеп тә торасы юк.

Бу сүзләрем белән нәрсә әйтәсем килә: ир-ат ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештә… Шуңа күрә аларны Халыкара бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклик. Аларга сәламәтлек, гүзәллек һәм мәңгегә шулай ир-атның таянычы булып калуларын телик.

***

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен — 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!

***

Кадерле хатын-кызлар — әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме беләнкотлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләртелибез, якыннарыгызның игелегенкүреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай.Салкын, озын кышлардан соң килгәнбу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәлбәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгәтормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхетнурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.Бәйрәм белән!!!

Шигъри котлаулар

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сиңа җылысын сибә;
Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,
Ул сула, аннан кибә.

Хатын-кыз ул ал таң кебек,
Көн башлана аңардан;
Хатын-кызны саклау кирәк —
Аннан тормыш яңара.

***

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!

***

Әнкәйләргә алла ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…

Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз —
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз —
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса — тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!

Роберт Миңнуллин

***

Сез барында ямь бар җирдә,
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.

Сез булганга иҗат та бар,
Сез булганга бар сәләт.
Бу сүзләрне әйтергә
Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.

Әни дә сез, апа да сез,
Һәм сөйкемле сеңел сез.
Сез булганга дөнья нурлы
Чытык йөзле түгелсез.

Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Җирдә һәммә егетләр!

***

Кар астында әле кыр юллары,
Ләкин вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине — ……. (апа, сеңлем)
Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык нурга әйләнеп.
Тырыш, назлы, гузәл туганкаем,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.

Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.

Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр!

***

Балаларыгыз сезгә «әни»,- диеп,
Яратып һәм назлап эндәшә.
Ирегезнеңтугрыхатынысез,
Сезпаркилгән, сезгелянәшә.

Кайнанагыз, кайнатагыз өчен,
Уңган киленсез бу гаиләдә.
Әти-әниегез «балам», — диеп,
«Кызым»,- диеп сөя әле дә.
Абыегыз өчен сез — сеңлекәш,
Энегезнең туган апасы.
Сез — мөгаллим, бүгенсезнеңөчен,
Матурсүзләркиләтабасы.
Бәйрәмбүген, сезнеңбәйрәмегез,
Әй, хөрмәтле, затлы хатын-кыз!
Яктытормышюлытелисезгә,
Күкйөзендәянганһәрйолдыз!!!

***

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем.
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…

***

Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә —
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез!

Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.

Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләрдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!

***

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

***

Кояш көлмәс,
Корыч эремәс ялкынсыз.
Ирне утлы ялкыннарда яндырып,
Кол иткән дә,гөл иткән дә хатын-кыз.

Хатын-кызлар табыннарның бизәге,
Җирдә булган бөтен ямьнең үзәге.
Илләрне да бар иткән hәм зур иткән
Хатын-кызның барчасы hәм гүзәле.

Хатын-кыз — ул нур чәчкәседәй сабый,
Назлы, иркә, баллардай татлы җаный.
Ул — иң газиз күз нурыбыз, пакь ана.
Бар гүзәллек аналардан башлана.

***

Котлы булсын 8 нче март бәйрәме,
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Март аеның саф җилләре сиңа
Бәхет-шатлык кына китерсен.

Күңелең түрендә һичкайчан,
Март кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмәсен.

***

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакь булсын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын!

***

Сигезенче март
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә»,-ди ул,-
калыр йөрәктә!

***

Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәлкыз туганым,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.

Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Яшьлек кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.

Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр.

***

Кызларның була чибәре,
Акыллысы, уңганы,
Сөйләшкәндә телләреннән
Кош очыра торганы.

Кызлар япкан ак алъяпкыч,
Өзелеп тора билләре.
Эшкә оста, сүзгә кыска —
Юк килмәгән җирләре.

Кызлар!Сез, мөгаен, тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп
Затлы бәрхеткә генә.

Йә бәрхете булмый шунда,
Йә вакыт җитми кала,
Олы гөнаһ булыр, сезне
Бәхетле итми кара!

Үзегез генә белмисез —
Сез безгә бик кадерле,
Күпме яшисегез килсә
Яшәгез шул кадәрле.

8 мартка шаян котлаулар

Уян әле, юынып ал,
Кашларыңны буяштыр.
Битләреңә кремнар сөрт
Чәчләреңне тараштыр.
Күз тирәсен каләм белән
Матур итеп бизәклә.
Калынайган тәңнәреңне
Яшер матур күлмәккә.
Берәр шәраб әзерләп куй
Һәм әзерлә башка сый.
Ул күчтәнәч белән килсә
Карышмыйча сөй дә куй.

Венер Фәттах

***

Тиздән 8 нче март —
Хатын-кызлар бәйрәме.
Әйдәгез соң, егетләр,
Бәйрәм итик без дә әле.

Иртән иртүк уянып,
Тиз генә чәй кайнатыйк.
Бик мул өстәл әзерләп,
Иркәләп кенә уятыйк.

Ачыйк шампан шәрабын,
Коньякны әрмәннекен.
Күзен ачкач аңласын ул
Бүген бәйрәм икәнен.

Өстәл уртасына куйыйк,
Бер букет матур чәчәк.
Мәтрүшкәле сөтле чәйгә
Булсын тәм-том һәм чәк-чәк.

Назлы сүзләр сөйли-сөйли
Иртәнге чәйне эчик.
Көне буе күгәрченнәр
Кебек гөрләшеп яшик.

Бер генә көн булса да,
Барысына да түзик.
Булыр бәлки күңелләре
Матур сүзләр гел тезик.

Шатлансыннар, куансыннар.
Алар бит моңа хаклы.
Көйләрен гел көйләп торсак,
Күңелләр булыр аклы.

Фәһим Хәбибуллин

чыганак: http://intertat.ru


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

8 МартаКөннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сине шул җир йөзен бизәген
халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
табигатьнең самимилеген өстәп,
күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек,
өеңә иминлек алып килсен.

*****

Әниләргә бәйрәмгә

Әниләргә бүләккә
Җылы биреп йөрәккә
Язгы нурлар иркәли,
Алтын нурын сипкәли.

Битләргә килеп куна,
Күңелләр назга тула
Килә җырлап аласы
Язда килә каласы.

Әниләр бәйрәмендә
Язның матур көнендә
Кошлар сайрый тирәктә
Җырлар кала йөрәктә.

Кадерле әңиләрне
Яраткан әбиләрне,
Гүзәл матур кызларны
Ягымлы ханымнарны.

Язның көннәре котлый,
Якты кояш бүләкли,
Бәхетле гөмер теләп
Язгы җил йөри уйнап.

Лилия Гиматдинова

*****

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле!

*****

Бәйрәмегез белән!

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.

Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.

Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.

Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.

Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

Дамир Ахметзянов

*****

Хатын-кызга!

Кояш җылысы иңгәндер,
Сезнең җан түрегезгә
Бер караштан гашыйк итәр,
Наз бардыр үзегездә.
Яз кояшыдай елмаеп,
Сөеп бер карасагыз,
Йөрәкләрне әсир итеп
Зиһенне чуалтасыз.
Тормышның авыр йөгенә,
Бирешмәс иңнәрегез
Күңелләрне эретерлек,
Мөләем йөзләрегез.
Бала өчен янып-көяр,
Тынычсыз йөрәгегез
Гаилә учагын саклап,
Үтәдер көннәрегез.
Бәхет читләтеп үтсә дә
Учлап йөрәк ярасын
Үч итеп язмышка һаман,
Чибәр булып каласыз.
Яз бәйрәмегез шикелле,
Үтсен гомерләр гөрләп
Назларга төргән котлаулар,
Кабул итегез бездән.

Дамир Ахметзянов

*****

Тиздән 8 нче март (шаяру катыш-чын барлык)

Тиздән 8 нче март
Хатын-кызлар бәйрәме.
Әйдәгез соң егетләр,
Бәйрәм итик бездә әле.

Иртән иртүк уянып,
Тиз генә чәй кайнатыйк.
Бик мул өстәл әзерләп,
Иркәләп кенә уятыйк.

Ачыйк шампан шәрәбен,
Яхшы коньяк Әрмәннекен
Күзен ачкач аңласын ул,
Бүген бәйрәм икәнлеген

Өстәл уртасында куйыйк,
Бер букет матур чәчәк.
Мәтрүшкәле сөтле чәйгә,
Булсын тәм-том һәм чәкчәк.

Назлы сүзләр сөйли-сөйли,
Иртәнге чәйне эчик.
Көне буе, күгәрченнәр,
Кебек гөрләшеп яшик.

Бер генә көн булсада,
Барысына да түзик.
Булыр бәлки күңелләре,
Матур сүзләр гел тезик.

Шатлансыннар, куансыннар,
Алар бит моңа хаклы.
Көйләрен гел көйләп торсак
Күңелләр булыр аклы.

Фагим Хабибуллин

*****

Бәйрәм белән әниләр!
Бәйрәм белән әбиләр!
Апалар һәм сеңелләр!
Бик кечкенә бәбиләр!

Кызлар бәйрәме белән
Чын күңелән котлаем!
Кочагыма алыр өчен,
Каршыгызга атлаем.

Телим сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларның зурысын!
Мәхәббәтнең иң сафларын,
Уңышларның тулысын!

Озын гомер телим сезгә,
Юлларыгыз уң булсын!
Матур бәйрәм көнегездә
Теләкләр кабул булсын!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

8 март
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә»,-ди ул,-
калыр йөрәктә!

*****

Март аенда, кар өстендә,
кояш нурлар уята —
Яз килэ каршы алыгыз —
Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме —
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме!

*****

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын!

*****

Үзегезне ихлас күңелдән ямьле яз белән котлыйбыз!
Яз — безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.
Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен.
Ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлелегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен,
өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбәрәк булсын.

*****

8 мартта

Уян әле, юынып ал,
Кашларыңны буяштыр,
Битләреңә кремнәр үкә,
Чәчләреңне тараштыр.

Күз тирәсен каләм белән
Матур итеп бизәклә,
Калынайган тәннәреңне
Яшер матур күлмәккә.

Берәр шәраб әзерләп куй,
Һәм әзерлә башка сый.
…Ул күчтәнәч белән килсә,
Карышмыйча сөй дә куй!

Венер Фәттах

*****

Прочитано 150924 раз. Спасибо и Вам!

Поздравления на самые разные случаи жизни так приятно слышать! Любое торжество украсит доброе пожелание от друзей и близких, произнесенное от всего сердца.

С юбилеем

С днем свадьбы

С днем рождения

Поздравления для мамы и бабушки

С 8 марта

Дорогие женщины, поздравляю вас с 8 марта! В этот прекрасный день, все цветы цветут только для вас! Птицы поют самые красивые мелодии, солнце улыбается только для вас! Милые женщины, сколько бы не было сказано красивых слов, будет мало. Вы дарите свет и радость нашему миру! Большое вам спасибо, за ваши теплые руки, нужные слова, за вашу любовь, за красоту то, что вы есть! Пусть будет много ярких и красивых дней, не будет печали и горя! Пусть лучик в вашей душе не угасает, становитесь прекрасней с каждым днем! Вы заслуживаете самого лучшего, без вас этот мир был бы пуст, ведь именно ваша красота спасает мир! Просыпайтесь каждый день с улыбкой и хорошим настроением!

8 март белән

Кадерле хатын-кызлар, сезне 8 март белән! Әлеге матур көндә барлык чәчәкләр, сезнең өчен генә чәчәк ата! Кошлар сайрый иң матур көйләрен, кояш елмая, бары тик сезнең өчен генә! Кадерле хатын-кызлар, күпме әйтмәсәң дә матур сүзләр, аз булачак. Сез яктылык һәм шатлык безнең дөньяга бүләк итәгез ! Зур рәхмәт сезгә, рәхмәт сезнең җылы кулларыгызга, кирәкле сүзегезгә, сезнең мәхәббәтегез өчен, матурлык өчен, сез булган өчен! Күп якты һәм матур көннәр булсын, сагышлар һәм кайгылар булмасын! Сезнең күңелдә нур сүнмәсен, көннән-көн гүзәл булыгыз! Сез иң яхшыны лаеклы,сезнән башка бу дөнья буш булыр иде, чөнки сезнең матурлыгыз дөньяны коткара! һәр көн елмаеп, һәм яхшы кәеф менән уяныгыз!

С днем рождения

От всего сердца поздравляю тебя с днем рождения! Желаю ярких дней, наполненных радостью и счастьем! Пусть тебя окружают только хорошие, светлые люди, а твой дом будет наполнен уютом и теплом. Каждый раз с трудом вспоминаю день нашего знакомства, потому что мне кажется, что мы знакомы с тобой всю жизнь, с тобой всегда так легко и просто! Оставайся таким же жизнерадостным человеком и освещай этот мир своими лучами! Пусть твои дела идут успешно, на душе будет покой, не смотря на то, какая погода за окном! Счастья, здоровья, успеха, богатства, во всем желаю достатка!

Туган көнең белән

Чын күңелемнән котлыйм сине туган көнең белән! Шатлык һәм кыуаныч менән тулган, якты көннәр телим! Синең яныңда бары тик яхшы, якты, зур кешеләр булсын, ә йортың уңайлы һәм җылы булсын. Һәр тапкыр авырлык белән хәтерлим безнең танышу көнне, чөнки без синең белән гомер буйы таныш сымак, синең белән һәрвакыт шулай җиңел һәм ансат! Шундый ук дәртле кеше булып кал, һәм бу дөньяны үз нурларың белән яктырт! Синең эшләрең уңышлы барсын, күңелең тынычлы булсын, тәрәзә артында нинди генә һава торышы булмаса ла! Бәхет, сәламәтлек, уңыш, байлык, барлык муллык телим!

На свадьбу

Поздравляю вас с днем свадьбы! Сегодня замечательный день, вы стали друг другу сильной опорой! Радуйтесь вместе, смейтесь вместе, все трудности преодолевайте только вместе! Всю жизнь идите рука об руку, и тогда жизнь будет вам улыбаться, а печали будут обходить вас стороной! Пусть в вашем доме всегда царит тепло! Хочу пожелать вам легкой, беззаботной жизни, чтобы ваш дом поскорее наполнился детским смехом! Храните свой семейный очаг, пусть он только разжигается с каждым годом, делая ваши отношения еще теплее и крепче. Будьте друг другу близкими друзьями, советчиками, дарите друг другу нежность и внимательность. Не поддавайтесь жизненным преградам, идите только вперед, будьте всегда рядом! Счастливой вам свадьбы!

Туйга

Сезне туй көне белән котлыйм! Бүген искиткеч матур көн, сез бер-берегезгә көчле таяныч булдыгыз! Бергә шатланыгыз,бергә көлегез, барлык авырлыкларны бергө генә утегез! Гомер буе кулга кул тотынып барыгыз, һәм шул вакытта тормыш сезгә йылмайып кына торор, ә кайгылар сезне читләп утеп китерләр! Сезнең йортыгызда һәрвакыт җылылык хөкем сөрсен! Телим сезгә җиңел, азапсыз, тормыш, сезнең йортыгыз тизрәк балалар көлү тавышы белән тулсын! Гаилә учагызны кадерләп саклагыз,елдан-ел ул дөрләп янсын , сезнең мөнәсәбәтегезне җылырак һәм катырак итеп. Бер-берегезгә якын дус, киңәшче булыгыз, наз һәм игътибарлылык бер-берегезгә бүләк итегез. Тормыш комачауларына бирешмәгез, бары тик алга гына барыгыз, һәрчак янәшә булыгыз! Котлы булсын туегыз!

На день рождения девушке

Сегодня я хочу поздравить самую красивую, милую девушку с днем рождения! Пусть твои глаза видят только все прекрасное, уши слышат только приятные слова, а голова кружится только от счастья! Желаю тебе яркой жизни, наполненной нежностью и любовью! С днём рождения! Пусть все твои мечты исполняются, пусть в твоём мире будет только место для счастья и побед! Желаю, чтобы в твоем сердце расцвела любовь и чтоб она была взаимной! Пусть у тебя будет много возможностей и желания их реализовывать! Оставайся всегда такой же доброй, улыбающейся, красивой и солнечной.Пусть каждый твой день начинается с улыбок и заканчивается только хорошими эмоциями!

Кызга

Иң матур, сөйкемле кызны туган көне белән, бүген мин котларга телим ! Синең кузлэрең һәрвакыт матур гына әйбер күрсен , колакларың татлы сүзләр гына ишетсен , ә башың бәхетнән гына әйләнсен! Телим сиңа якты тормыш наз һәм мәхәббәт белән тулы! Туган көнең белән! Бөтен хыялларың кабул булсын, синең дөньяда бәхет һәм җиңү өчен гына урын булсын! Синең йөрәге ң дә мәхәббәт чәчәк атсын һәм үзара булсын ул! Булсын синдә күп мөмкинлекләр һәм теләк, аларны гамәлгә ашырырга! Гел шундый игелекле, көләч, матур һәм кояшлы бул. Һ әр көнөң, елмаю белән башлансын һәм яхшы гына хисләр белән тамамлансын!

Поздравление на юбилей

От чистого сердца поздравляю тебя с юбилеем! Посмотри как много друзей и близких людей собрались сегодня на твоем празднике, пришел (ла) и я, все тебя любят и уважают, ведь ты очень хороший и добрый человек! Как много хочется сказать хороших слов, но ты и так обладаешь всем чего только можно пожелать! Красивый, умный, успешный! Поэтому хочу пожелать тебе не терять себя и идти по жизни с хорошим настроением! Пусть железным будет здоровье, дни проходят легко и приносят только радость, деньги достаются легко, пусть печали обходят тебя стороной, а рядом будут только достойные тебя люди! Не грусти, что добавился еще один год в сокровищницу твоей жизни, знай, что она только началась, впереди еще столько достижений, новых знакомств, приятных моментов и радостных дней! Я так рад (а), что в моей жизни есть такой человек как ты! Будь счастлив, с твоим днем!

Юбилейга котлау

Чын йөрәктән котлыйм сине юбилеең белән! Кара ничек күп дусларың һәм якын кешеләрең җыелган бүгенге синең бәйрәмеңдә, һәм мин дә килдем, бөтенесе сине ярата һәм кадерләй, чөнки син бик яхшы һәм хәерле кеше! Ничек күп әйтәсе килә: яхшы сүз, ләкин син былай да барлык тиешле, ни генә була телисе! Матур, акыллы, уңышлы! Шуңа күрә телим сиңа узеңде югалтмаска һәм тормыш буйлап яхшы кәеф белән атларга! Сәламәтлек тимер булсын, көннәрең җиңел утсен һәм шатлык генә китерсен, акча җиңел бирелсен, кайгылар сине читләп утсен, ә якында сине лаеклы кешеләр генә булсын! Кайгырма, гомерең хәзинәсенә тагын бер ел өстәлде дип, тормыш башланды гына, алда тагын күпме казанышлар, яңа танышу, күңелле мизгелләр һәм шатлыклы көннәр! Минем тормышымда бар шундый кеше, мин шуңа бик шат! Бәхетле бул, синең көнең белән!

С днем рождения ребенка (девочки)

От всей души поздравляю вас с днем рождения вашей дочки! В вашей жизни появился самый красивый и нежный цветок, который будет приносить вам счастье, доброту, любовь, силы и прекрасные моменты! Теперь ваша жизнь наполняется вдохновением и радостью! Вы станете прекрасными родителями, подарите всю ласку и заботу вашей дочери! Пусть она растет красавицей с крепким здоровьем и удивительным умом! Пусть судьба подарит ей прекрасную, легкую, беззаботную жизнь! Пусть слезы наполняют ее глаза только от счастья, а печали обходят ее стороной! Будь счастлива, яркая звездочка!

Кыз туу белән

Чын күңелдән кызыгыздың туган көнебелән котлыйм! Сезнең тормышка барлыкка килде иң матур һәм нәфис чәчәге, ул сезгә бәхет, игелеклелек, мәхәббәт, көч һәм гүзәл мизгелләр китерәчәк! Хәзер сезнең тормыш илһам һәм шатлык белән тула! Сез шәп Әти-әни буласыз, бөтен иркәгезне һәм кайгыртуны сезнең кызыгызга бүләк итәсез! Чибәр, бик нык сәламәтле һәм искиткеч акыллы булсын! Язмыш аңа искитәрлек, җиңел, кайгысыз тормыш бүләк итсен! Күз яшьләре аның күзләрен бәхетнән генә тутырсын , кайгылар аны читләп утсен! Бәхетле бул, якты йолдыз!

С днем рождения ребенка (мальчика)

Поздравляю вас с рождением малыша! Пусть ваш малыш, растет крепким, здоровым мальчишкой, озорным и веселым ребенком! Желаю ему доброго сердца, храброй души и блестящего ума! Пусть все его желания исполняются, наполняя успехами его жизнь! Желаю вашей семье благополучия, радости, взаимопонимания, процветания, пусть ваш дом наполнится лучами тепла и света!

Малай туу белән

Котлыйм сезне бәбиегез туу белән! Сезнең сабый бик нык, сәламәт малай, шаян һәм күңелле бала булып уссен! Телим аңа игелекле йөрәк, батыр күңел, ялтыр акыл! Аның барлык теләкләре кабул булсын, тормышы уңышлар белән тулсын ! Сезнең гаиләгә иминлек, шатлык, татулык, муллык телим, сезнең йорт җылылык һәм ут нурлары белән тулсын!

С 23 февраля

Поздравляю тебя с днем защитников отечества! Желаю крепкого здоровья, стального ума, вечной любви и невероятных успехов! Пусть твое мужество помогает тебе в жизни, всегда оставайся справедливым, благородным и смелым! Пусть днем солнце освещает твой путь, а ночью звезды и не будет никаких преград!

Ватанны саклаучылар көне белән!

Котлыйм сине ватанны саклаучылар көне белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, корыч акыл, мәңгелек мәхәббәт һәм ышанмаслык уңышлар телим! Синең батырлык булышсын сиңа тормышта, һәрвакыт гадел, данлы һәм кыю бул! Көндез юлыңды кояш яктыртсын , ә төнлә йолдызлар һәм бернинди комачаулар булмасын!

Поздравляем — Котлыйбыз!

 Ихлас кунелдэн юллыйбыз

Ин-ин изге телэклэр:

Озын булсын гомерлэр

Тыныч булсын кунеллэр.

Куркэм булсын иртэлэр,

Бэхет китерсен коннэр,

Шатлыкка тулсын кичлэр,

Ял-сихэт бирсен тоннэр.

Бэйрэм булсын мобарэк,

Табын булсын тугэрэк!

Бугендэй бэйрэмнэрне

Гел каршылыйк бергэлэп!

 От чистой души оставляем

Самые добрые пожелания:

Пусть долгой будет жизнь,

Пусть спокойной будет душа,

Пусть добрым будет утро,

А дни приносят счастье,

Вечера будут наполнены радостью,

Ночи дают отдых и пользу.

Пусть праздник будет славный,

Пусть стол будет круглым!

Такие праздники как сегодня,

Давайте всегда встречать вместе!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Поздравления на 70 лет сестре на татарском языке
  • Поздравления на 60 лет женщине на бурятском языке
  • Поздравления на 55 летний юбилей женщине в стихах красивые
  • Поздравления на 50 лет маме смешные
  • Поздравления на 45 летие женщине ягодный юбилей прикольные в прозе