Саулык зур байлык сценарий

для начальных классов

               Саулык – иң зур байлык

                    Сәламәтлек театры өчен сценарий

                   Башлангыч сыйныф укучылары өчен

              Саулык – иң зур байлык

                    Сәламәтлек театры өчен сценарий

Стенага “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Көндәлек режим”, “Шәхси гигиена”, “Дөрес туклану”, “Хәрәкәттә — бәрәкәт”,”Ял итү”, “Чыныгу”, “Начар гадәтләргә бирешмәү”дигән язулар, “Саулык – иң зур байлык” исемендә стена газетасы эленгән.

  (( Музыка уйный, Чуп-чар патшасы үзенең иярченнәре белән чыга)

 Чуп-чар патшасы. Мин – Чуп-чар патшасы, ялкаулар арасында яшим. Чисталыкны, пөхтәлекне, ялт-йолт иткәнне, хезмәт сөючеләрне яратмыйм. Алардан бик нык куркам, читләтеп үтәргә тырышам, калтырана башлыйм, качам, посам, тешләремне шыкылдатырга тырышам. Чүп, тузан,пычракны күз карасыдай саклыйм. Аларга һәрвакыт урын түрдән, хөрмәт, мактау бездә.

  Иярченнәрем,мине тыңлагыз, хәзер үк мәктәпнең чисталыгын тикшерегез. Монда яшәргә буламы,юкмы?

( Иярченнәр чисталыкны тикшерә, куркалар, кача-поса гына йөриләр)

( Музыка уйный, Ялкаулык патшасы үзенең иярченнәре белән чыга)

   Ялкаулык патшасы. Мин – ялкаулык патшасы. Мамык түшәктә көннәр буе йокларга, тәмле ашарга яратам. Салкыннан куркып, җылыда иркәләнеп ятучылар минем җан дусларым. Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, спорт белән шөгыльләнүчеләр минем дошманнарым.

   Дуслар эзләп килдек бу якка. Иярченнәрем, тиз арада барлагыз, һәр сыйныф бүлмәсен карагыз, ялкауларны минем янга туплагыз!

( Иярченнәр чыгып китә)

  (1 укучы “Физкультминут» дип язылган кәгазьне алып чыга. Иярченнәр язуны укыйлар )

 ( Музыка уйный. Сәхнәгә укытучы һәм аның артыннан балалар чыга.)

Укытучы.   И балалар, күрегез

                    Тышта, әнә, көз килде.

Балалар.      Әйе, әйе, күрәбез,                    

                       Көз килгәнен беләбез.

Укытучы.    Йә, әйтегез, сөйләгез,

                     Ничек килә икән көз?

                                               — 2-

Балалар.      Кошлар очты көньякка

                     Канат кагып, еракка

                    ( Кулларын як-якка җәеп болгыйлар)

                     Аюлар өн казыды,

                     Бик тирән итеп базны (Җир казу хәрәкәтләре ясыйлар)

                     Балыклар да тындылар,

                     Су төбенә чумдылар (Чүгәлиләр)

                     Агачлар ялангачлар,

                     Җилләрдә чайкалалар ( Кулларын чайкыйлар)

                     Тик безгә күңелле көз –

                      Без мәктәпкә йөрибез,йөрибез ( Йөрү хәрәкәтләре ясыйлар, кереп китәләр)

 ( Иярченнәр чисталыкны тикшерә, куркалар, кача-поса гына йөриләр)

    ( “Күңелле тәнәфес” дигән язу куела.  Иярченнәр чисталыкны тикшерә, куркалар, кача-поса гына йөриләр)

 Иярченнәр язуны укыйлар)

Укучы. Безнең мәктәптә һәр сыйныфта аерым укучылар дежур тора. Аларның төп вазифасы:башкалардан алда килеп, бүлмәне җилләтү, чиста су алып кереп, парта өстен, тәрәзә төпләрен, тактаны сөртү, гөлләргә су сибү.Алар тәнәфестә тәртип тә саклыйлар, күңелле ял да итә беләләр.

  Музыка. Хәйриева Айсылу җыр башкара.

  Шигыри куплетлар

Рүфия.  Сау-сәламәт булыйм дисәң,

               Гел чиста йөрт үзеңне.

               Чисталыкта-пөхтәлектә

               Сәламәтлек нигезе.

Алсинә. Зарарлы гадәтләрне дә

                Без тизрәк бетерик

               “Чир китә, гадәт кала”, дип

                Әйткәннәр бик тә белеп.

Алсу.     Яман гадәт упкыныннан

               Һәрчак ерак йөрегез.

               Сәламәтлек – бәхет бит ул

               Аның кадерен белегез!

 Татар халык биюе.Башкара Әхмәтҗанов Дәниф.

   ( “Спортзал” дигән язу куела. Иярченнәр күзәтә)

   (Музыка.Балалар керә.)

                                           -3-

Алсинә. Саулык – иң зур байлык, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Зөһрә. Дусларым, сезнең сәламәт буласыгыз киләме? Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, спорт белән шөгыльләнү-сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр. Ә хәзер, әйдәгез,гимнастика ясап алыйк.

( Музыка. Балалар зарядка ясыйлар. Көй туктый, мәкальләр әйтелә.)

   Саулык – иң зур байлык

   Байлык – бер айлык, саулык – гомерлек

   Сәламәт тәндә — сәламәт акыл

   Сәламәтлек ул – кул астындагы хәзинә (бергә)

                 (Кызлар ике якка кереп китәләр)

( “Сабантуй “ дигән язу куела. Иярченнәр язуны укыйлар, күзәтәләр. Кызлар обруч белән чыгалар.)

Музыка. Обруч әйләндерәләр.

Малайлар кашык белән йомырка ташыйлар, капчык белән йөгерәләр, милли көрәш күренешен күрсәтәләр.

Барысы бергә кичке уенда “Түгәрәкле” уйныйлар.

   (Түгәрәктә җырлы – бию )

    Җәйнең матур кичләрендә

     Без  чыгабыз уенга

     Күңел ачып ял итәргә

     Бормалы су буена.

     ( Бер пар биеп әйләнә.)

     Һай тугай, тугай, тугай

     Тугайда сайрый тургай

     Сайрый тургай һаман шулай

     Безгә соклана бугай.

     Түгәрәкле уйнаганда

      Әйләнеп җырлаганда.

      Түгелә йөрәк серләре

       Чишмәдәй кайнап анда

        ( Бер пар биеп әйләнә)

      Һай чишмә, чишмә, чишмә

-4-

     Суы салкын күп эчмә

     Эштә ялкын кебек эшлә

      Берсенә дә бирешмә.

( “Мирас” фәнни – тикшеренү җәмгыяте дигән язу куела. Иярченнәр гаҗәпләнеп укыйлар. Укучылар чыга)

Гүзәл Г. “Мирас” фәнни-тикшеренү җәмгыятенең чираттагы                              утырышын башлыйбыз. Кемдә нинди ачышлар бар? Рәхим итегез.

Зөһрә. Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин

итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән үзе башкарыла торган, гадәткә кергән,күнегелгән яшәү рәвеше.

Гүзәл С. Көндәлек режим. Көндәлек эш, йокы, ашау-эчү, ялны дөрес оештыру кешенең тәүлек дәвамында эшкә сәламәтлелегенең җайга салынган булуына бәйле. Әйтик, эштә иң югары нәтиҗәлелеккә иртәнге сигездән көндезге бергә кадәр, кичке дүрттән кичке җидегә кадәр ирешергә мөмкин. Менә ни өчен мәктәптә 1нче сменада уку 2нче сменада укудан күпкә нәтиҗәлерәк. Игътибар итсәк, көндезге бердән кичке дүрткә кадәр

 көндезге аш, аштан соң ял итү өчен иң кулай вакыт. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, ял йортларында, хастаханәләрдә көн тәртибе нәкъшулай төзелә. Көнне файдалы уздыру һәм үз —  үзеңә ыгы – зыгы тудырмас өчен, йокыдан вакытында торырга кирәк: иртәнге күнегүләр ясарга, ашап – эчәргә, мәктәпкә ашыкмыйча барырга вакыт җитәрлек булсын. Көндезге ашны һәркөнне бер үк вакытта ашарга күнексәң яхшы. Ашаганнан соң, бераз ял итеп алырга, аннан соң гына дәрес әзерләргә, физик эш белән шөгыльләнергә керешергә мөмкин. Көн тәртибендә йокыга 7- 8 сәгать вакыт  бүлеп бирелә.Моны, һичшиксез, үтәргә кирәк.

Алсу. Шәхси гигиена. Кеше организмы үзенә бертөрле фабрика кебек. Тән тиресе аша аксымнар эшкәртелүдән хасил булган калдыклар бүленеп чыга. Көн дәвамында тире тузан, микроблар белән пычрана, димәк, ул начар сулый башлый, тир бүленеп чыгу кыенлаша, җылылык алмашы кими, кием керләнә…

   Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу, үз чиратында,теш авырулары китереп                                          

-5-

чыгара. Боларга бәйле рәвештә көнгә ике тапкыр душта коенырга, ашаганнан соң тешләрне һәм теш араларын (махсус җеп белән) чистартырга, авызны чайкарга киңәш ителә. Теш щеткасын даими

алыштырып торырга, елга ике тапкыр теш врачына күренергә кирәк.

Ләйлә. Дөрес туклану. Дөрес туклануга төп таләпләр:

  • көнлек энергия чыгымнарын тулыландыру;
  • аксым, май, углевод, витаминнарга бай ризыклар ашау,
  • үзең теләгән ризыклар белән туклану;
  • сәламәтлекне ныгыту һәм озак яшәүгә булышлык итү турында кайгырту. Яшь арткан саен , туклану да үзгәрә. Әйтик, яңа туган бала күкрәк сөтенә мохтаҗ: ул бала организмы үсешенә уңай йогынты ясый, йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Балалык һәм үсмерлек чорында организм үсешенә, ныгуына йогынты ясый торган азыклар белән туклану мөһим. Өлкән яшьтәгеләргә — энергия чыгымнарын тулылындыра торган, ә картларга озак яшәүне тәэмин итәрлек ризыклар ашау мәслихәт.

  Гәүдә авырлыгы тиешле нормада булу – дөрес туклануның иң беренче күрсәткече. Моны гади ысул белән чамалап була: гәүдә

озынлыгыннан 100не алырга. Аерма авырлыкның якынча күпме булырга тиешлеген күрсәтә.

Дөрес туклануның төп кагыйдәләрен искә төшерик:

  • артыгын ашамаска;
  • ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул итәргә;
  • йоклар алдыннан ашамаска-эчмәскә;
  • тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап кулланырга;
  • иттән бөтенләй баш тартмаска;
  • азыкны яхшылап чәйнәргә;
  • тиешенчә эшкәртеп; юып, бозылмаган, куллану вакыты чыкмаган ризыклар гына ашарга.

Айсылу.  Хәрәкәттә — бәрәкәт

   Хәрәкәтләнү йөз даруны алыштыра, ләкин бер дару да хәрәкәтләнүне алмаштыра алмый, диләр. Аз хәрәкәтләнү күп авыруның сәбәпчесе булырга мөмкин, шунлыктан, көн саен 10 – 20 минут дәвамында җәяү йөрергә ( мәктәпкә җәяү барырга,                                              

-6-

йоклар алдыннан саф һавада йөрергә), үзеңне һәр көн иртәнге күнегүләр ясарга гадәтләндерергә кирәк. Йөзү һәрьяктан аеруча                                              

файдалы дип исәпләнелә. Умыртка кәкерәюне булдырмый калу,                                              

мускулларны ныгыту, көчне арттыру, үзеңдә чыдамлылык тәрбияләү өчен йөзү – бер дигән алым.

Нәсим. Ял итү

   Ял итү ул 7-8 сәгатьлек йокы гына түгел. Моннан тыш, спорт уеннарында катнашырга, мунчага яки саунага йөрергә, су коенырга, чаңгы шуарга, ягъни актив ял итәргә дә кирәк. Үзеңә генә мондый ялны оештыру кыенырак. Көндәлек мәшәкатьләрне

читкә куеп торып, гаилә, дуслар белән бергәләп күңел ачу рухи көч өсти, эшкә яңа дәрт бирә.

Гүзәл Г. Чыныгу

   Физик яктан сау – сәламәт, чыныккан кеше авыруларга каршы тору сәләтенә ия булып кына калмыйча, тормышны сөючәнлеге, эшкә сәләтлелеге, ризыктан тәм таба белүе һ. б. белән дә аерылып тора.

   Чыныгу чараларына һава, су, кояш керә. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү дә кирәк.

   1. Организмны аз-азлап чыныктыра башлыйлар. Юеш сөлге белән сөртенү, салкын су белән коену, ачык һавада ялан тән йөрүдән чыныгуның катлаулырак төрләренә күчәргә мөмкин.

  2. Кояшлы җылы көннәрдә, сәламәтлек рөхсәт иткәндә, һава ванналарын мөмкин кадәр ешрак алу бик файдалы.

   3. Артык йомшак, җылы урында йокларга күнекмәү хәерле. Төнгә форточканы ачып калдырсаң, бигрәк тә яхшы.

   4. Иртә-кич аяк-кулларны салкынча су белән чайкарга гадәтләнергә кирәк. Атнага 2-3 тапкыр салкынча су белән коену да чыныгуның бер төре.

   5. Һәр нәрсәнең чамасы бар: күгәргәнче коену да, тән пешкәнче кызыну да зыянга гына.

Алсинә. Начар гадәтләргә бирешмәү

   Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр куллануның яшь организмга зыянлы икәнен дә онытмаска кирәк.

   Сәламәтлек – гүзәллек ул. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз һәм ныгытыгыз.

Бергә. Авырмагыз, исәнлек-саулык сезгә!

-7-

 (Музыка. Чуп-чар патшасы, Ялкаулык патшасы үзләренең иярченнәре белән керәләр.)

Иярченнәр. 1. Хөрмәтле патшабыз, бу мәктәптә безгә урын юк икән, бөтен җир дә чиста, юылган.

                       2. Падишаһым-солтаным, бу мәктәптә ялкаулар юк, барда котырынган, һәр көн иртән зарядка ясыйлар, спорт белән шөгыльләнү, ял итү һәрберсенең көндәлек шөгыленә әверелгән.

Хәтта “Сәламәт яшәү рәвеше елы” игълан итеп, фәнни-тикшеренү җәмгыяте төзегәннәр. Безгә монда урын юк, исән чакта сыпыртыйк!

Чуп-чар патшасы. Без җиңеләбез, артка чигенәбез. Якыннарым белән Каф тавы артына йөгерәбез. Бу җиңелү безгә бик авыр, шулай да баш исән чакта чыгып качарга кирәк. Тизрәк! Тизрәк!

                              ( Чыгып китәләр)

( Балалар чыга) Бергә:

                                          Бер-ике-өч. Бер-ике- өч!

                                          Нык басып атлап киләм.

                                          Кемнәр тели чыныгырга

                                          Әйдәгез безнең белән.

(Музыка. Балалар сәхнәне әйләнәләр, баш ияләр, чыгып китәләр.)

« Саулык- иң зур байлык”, диләр. Чыннан да, сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышына актив катнаша, хезмәттән, уеннан, биюдән, физик күнегүләрдән ямь таба.

Дуслар, без сезне сәламәтлек ярминкәсенә чакырабыз!!!

Шаян

Ярминкәгә чакырабыз,

Рәхим итеп килегез,

Тәмле сыйлар,шәп товарлар

Сезне көтә,күрегез.

Наян

Чакыручы барында

Торма ишек янында.

Юмартларга мал жәл түгел,

Берни дә юк саранга!

Шаян

Дөньяның бар ягыннан

Монда халык агыла.

Яше карты ашыга,

Ярминкәбез ачыла.

( Алга Гали белән Вәли чыга. Гали тәмәке сата)

Гали

Әйдәгез, җитезрәк!!!

Аталагыз тиз-тизрәк!

Иң шәп товар- безнеке,

Заграничный тәмәке!

( Гали узып баручы малайларны үз янына чакыра. Малайлар тәмәке капларын әйләндергәләп карыйлар)

Гали

“Ява”,”Мальборо”,”Опал”…

Я хуш исле “Космос” ал.

Акчаң азрак булса

“Прима” тарт, алайса.

( Малайлар акча түләгәндә Вәли килеп чыга. Балалар йөгереп китеп бара.)

Вәли. Сәлам бирдем, Гали энем!

Гали. Сәламеңне алдым, кесәгә салдым.

Вәли

Гел “кесә” дә “кесә” диеп,

Бозылып китмә артык.

Баерга уйладыңмыни

Агулы төтен сатып?

Гали

Кызы да, малае да,

Яше дә, бабае да-

Көйрәтмәгән кеше юк,

Калганында эшем юк.

Вәли

Сүзләреңдә бар хата:

Бу агуны, энекәш,

Көчсезләр генә тарта.

Гали

Инде 10 еллап көйрәтәм.

Теләсән, сине дә өйрәтәм.

Минме көчсез???

Тормыйк күп сөйләшеп,

Әйдә, көч сынашыйк.

( “Сатып алучылар” ярымтүгәрәк ясап баса. Гали белән Вәли уртада.)

1 нче кыз (Галигэ)

Әй, егет! Торма җебеп!

Тәмәкене дус иткәнче,

Спорт белән дуслаш иң элек!

2 нче кыз

Менә Вәли, ичмасам,

Егетләрнең егете!

Тәмәке тартмый, хәмер эчми,

Шуңа күрә дә көчле,

Нәкъ Алып батыр төсле.

( Гали белән Вәли аркан тартыша. Вәли җиңә. Гали йөрәген тотып, йөткерә- йөткерә, җиргә чүгәли.)

Гали

Җиңә идем, югыйсә,

Шушы ютәл булмаса.

Йөткертә дә йөткертә,

Су бирегез, ичмасам.

(Галигә су китерәләр)

Гали

Тартмаска кирәк, бүтән тартмаска!

Адәм хурлыгына калмаска.

Тәмәке тартуны ташлыйм-

Спорт белән шөгелләнә башлыйм.

(“Товарын” чүп савытына ташлый. Вәли белән чыгып китәләр.)

Спорт кирәк- яраклары сатучы.

Ни кирәк, шул бар!

Җаның теләгәнен сайлап ал.

Уйна, бие, сикер, чап,

Үзеңә бер шөгыль тап.

Җиләк- җимеш, яшелчә сатучы

Җиләк- җимеш, яшелчә

Сәламәтлеккә файда.

Алма, лимон, кишер аша-

Менә витамин кайда.

( Сәхнә алдына дару үләннәре сатучы әби чыга.)

Әби

Мәтрүшкә, үги ана,

Менә бака яфрагы.

Үзем җыйдым, киптердем,

Кирәк буласын белдем.

Мең шифалы үләннәрне

Сезгә дә алып килдем!

(Сәхнәгә кызлар чыга)

1 нче кыз

Төтен чыга, төтен чыга,

Мунча яктыгыз мәллә?

Тәмәке җүнлегә илтми,

Үпкәләреңне жәллә.

2 нче кыз

Эх син, дустым, җан кисәгем!

Ник мәлҗерәп йөрисең?

Төнлә ютәлли- ютәлли,

Рәтле йокы күрмисең.

3 нче кыз

Яшереп тә тартасың,

Качырып та тартасың.

Сары тешле малайларны

Әйтче, кем ярата соң?

Барысы бергә

Тәмәке, тәмәке,

Агу бит ул тәмәке!

1 нче кыз

Иптәш кызым тарта диеп,

Мин дә тәмәке тарттым.

Баш авыртып, сару кайнап,

Өч көн урында яттым.

2 нче кыз

Тарт, дускаем, тарт, дускаем,

Акчасын атаң түләр.

Тәмәке очында- төтен,

Икенчесендә- җүләр.

3 нче кыз

Бас- бас, ныграк бас,

Идәннәре бөгелсен.

Тарт- тарт, ныграк тарт,

Тәмәкесе өзелсен!

Барысы бергә

Тәмәке, тәмәке,

Агу бит ул тәмәке!

(Ярминкә мәйданында сатучылар үз товарын тәкъдим итеп йөри. Алга Алия бклән Гөлия чыга, кызып- кызып серләшәләр.)

Алия. Гөлия, дукаем! Сиңа әйтер сүзем бар!

Гөлия. Тизрәк әйт, нәрсә булды?

Алия. Безнең күрше кызы бер егет белән танышкан иде. Егетен, бүтән килмәскә кушып, куып җибәргән, ди.

Гөлия. Ямьсез мәллә егете? Әллә машинасы юкмы?

Алия. Сиңа шул чибәр булсын да, бай булсын!!! Эш анда түгел. Чибәр егет авызыннан тәмәкесен алмый икән. Тешләре саргаеп беткән ди тегенең. Берәр кап сагыз чәйнәмичә, янына якын да килерлек түгел ди егетнең.

Гөлия. Егетләрнең барысы да тәмәке тарта инде.

Алия. Алай димә, әнә Вәлигә кара!!! Тартмый, эчми, спорт белән шөгыльләнә. Андый шәп егетләр аз түгел лә ул!!!

Гөлия. Әйдә, ярминкә карыйк.

( Катнашучылар ярымтүгәрәк ясап баса, һәм җыр башкара.)

Тәмәкене хурладык,

Тәртиплене зурладык.

Уйнап- көлеп күңел ачтык,

Шаян җырлар җырладык.

Яшь тә, матур да булырсың,

Кайбер серләрен белсәң:

Үз- үзеңне хөрмәт ит син,

Сәламәт булыйм дисәң.

Подробности

Автор: Альфия Хамисовна

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 5339

Рейтинг:   / 2

ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
ТАТАР ЯНТЫГЫ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Саулык – зур байлык
(7 нче сыйныфта тәрбия сәгате)

Сыйныф җитәкчесе:
Насыйрова Ә.Х.

Саулык – зур байлык
Максат.
1.Укучыларда кешенең сәламәтлеге, аның билгеләре һәм аны саклауның зарурлыгы турында фикер тудыру.
2.Саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт булуы хакында укучыларның белемнәрен камилләштерү;
3.Сәламәтлекне саклауга, аның кадерен белергә омтылыш уяту.

Җиһазлау. Компьютер, презентация, экран, сәламәтлек турында рәсемнәр.

Дәрес барышы.
I. Кереш.
(«Әссаләмагаләйкем » җыры Г.Садә сүзләре, Р.Ахиярова көе. )

Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар, әти – әниләр, килгән кунаклар! Җырда әйтелгәнчә, ил-көнебездә иминлек, тынычлык булсын, үзебез һәм якыннарыбыз сау-сәламәт булсын дигән изге теләк белән әңгәмәбезне башлап җибәрик.
Укытучы.
Халкыбыз элек-электән бик тапкыр булган. Тирән мәгънәле фикерләрне гади генә итеп әйтә белгән. Без аларны мәкальләр һәм әйтемнәр дип йөртәбез. Сезнең аларны ни дәрәҗәдә белүегезне тикшереп карыйк әле. Экранда мәкальләрнең беренче өлеше күрсәтелгән, ә сез аларның ахырын табып әйтергә тырышыгыз. Ә аннан соң дәресебезнең темасын ачыкларбыз.
Байлык – бер айлык,(саулык – гомерлек).
Байлыкның башы — (тазалык).
Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк).
Пакьлек сөйгән (сау булыр).
Саф һава — (тәнгә дәва).
Сәламәтлек – җәүһәр, (ләкин тиз югала).
Таза булсаң,( таш та ярып була).
Саулык — (зур байлык).

Укучылар, пакьлек сөйгән сау булыр дигән мәкальнең мәгънәсен аңлатып үтик әле. (Пакълек — чисталык дигән мәгънәне аңлата. Әгәр кеше һәрвакыт үзен чиста, пөхтә йөртсә, ул сау-сәламәт була.
Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала дигән мәкальне ничек аңлатырсыз? Нәрсә ул җәүһәр? Җәүһәр — кыйммәтле таш. Әгәр аны сакламасаң, ул югалырга мөмкин. Сәламәтлек тә шулай. Әгәр сау-сәламәт вакытта саулыкның кадерен белмәсәң, ул бик тиз югала. Ә югалткан саулыкны кире кайтару бик кыен. Шуңа күрә, сау-сәламәт булганда, аның кадерен белергә кирәк.
Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? Сәламәтлек турында сөйләшербез
Әйе, укучылар без бүген сезнең белән “Кешегә сәламәтлек ни өчен кирәк?” дигән темага сөйләшү алып барырбыз, сәламәтлек буенча фикер алышырбыз, кеше сәламәтлегенең кыйммәте һәм аны саклау ысуллары турында сөйләшербез, сөйләшү барышында сәламәтлегебезгә турыдан-туры тәэсире булган дару үләннәренең, ашау-эчүнең, киемнең тәэсире турында кызыклы гына белешмәләр тупларбыз.

II. Төп өлеш.
— Ә хәзер “Нәрсә ул сәламәтлек” дигән темага дискуссия үткәрербез.
1. Нәрсә ул сәламәтлек ? Сәламәтлекне сез ничек аңлыйсыз? (Аңлатмалы сүзлектән карарга)
Укытучы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча – сәламәтлек – ул авырмау яисә физик кимчелекләр булмау гына түгел, ә физик, психик һәм социаль иминлек тә.
2. Кешенең сәламәтлеге турында нинди билгеләр буенча фикер йөртеп була?
Слайд “Сәламәтлек билгеләре”
• Зарарлы факторлар тәэсиренә (авыруларга, начар экологиягә һ.б) организмның каршы торучанлыгы.
• Яшүсмернең яшенә туры килә торган буй һәм үсеш күрсәткечләре
• Бер авыру белән дә авырмау
3. Безнең сәламәтлегебез нәрсәгә бәйле булырга мөмкин? (ашаудан, кәефнең нинди булуыннан, гигиенаны үтәүдән)
Чынлап та безнең сәламәтлегебез дөрес туклануга бәйле. Дөрес туклану турында сөйләү өчен сүзне Айсылуга бирәбез
4. Кеше сәламәтлеген какшатуга китерә торган аеруча еш очраучы хәлләрне атагыз. (авыру, тән җәрәхәтләре, тәмәке тарту, алкоголизм, наркомания)
— Әйе, укучылар, аракы, тәмәке һәм наркотиклар – сәламәтлек дошманнары. Ә хәзер аларның кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә зыян китерүен карап китик.
Слайд.
— Аракы эчүчеләрнең бавырлары зурая һәм таркала.
— Алкоголь белән мавыккан кешеләр йөрәк – кан тамырлыры авырулары белән 20 тапкыр ешрак авырый.
— Алкогольне даими куллану гомерне якынча 10 елга кыскарта.
Сезгә өстәмә мәгълүматлар табып килергә кушылган иде, әйдәгез, рәхим итегез.
Слайд.
— Тәмәкедә никотин бар. Ул бик агулы: иң куркыныч дозасы гәүдә массасына карата 1г/кг. Әлеге дозага якынайганда никотин сулыш алу үзәген зарарлый; никотин белән агуланган очракта кеше сулыш параличыннан үлә.
— Никотиннан кала тәмәкедә эфир майлары да була, алар да йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген бозалар һәм бу яктан алганда никотин китергән зыянга өстәлә.
— Тәмәке тарту аркасында гомер озынлыгы 6-8 елга кыскара дип исәпләнә
Слайд.
— Наркотик матдәләр кеше организмын тулысынча зарарлый. Кеше наркотик колына әверелә
— Наркотик кулланган кешенең тән тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, кызыксынулары югала, ул тиз картая
— Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә җитә. Ул артык доза алудан , йөрәк эшчәнлеге бозылудан, төрле йогышлы авырулар белән зарарланудан үлә
5. Күз алдыгызга китерегез әле, әгәр кеше көненә ун мәртәбә бармагын зажигалка утында тотса, ни булыр иде? Үзен шундый сынауларга дучар иткән кешене сез кем дип атар идегез? (Үз сәламәтлеген үзе бетерүче кеше)
Укытучы. Алкоголь таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килә торган зарарлы матдәләр белән берөзлексез көрәшүче алкоголикның организмы шундый ук сынауларга дучар ителә. Тәмәке тартучы да тәмәке төтенендәге продуктлардан үзен чистарту өчен шулай ук көч сарыф итә. Наркотик организм тукымасының агулануына китерә, наркоманның бөтен көчен юкка чыгара
Алга таба сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның ысуллары турында сөйләшербез.
— Сәламәтлекне саклауның һәм ныгытуның нинди ысулларын беләсез?
Чыныгу, физик күнегүләр, дару үләннәре белән дәвалану (фитотерапия)
— Укучылар, чыныгу турында сез нәрсәләр беләсез? Кояшта, саф һавада йөреп һәм суда коенып чыныгырга мөмкин. Саф һавада чыныгу ел буе дәвам итәргә мөмкин, ләкин салкында бөтенләй туйганчы йөрергә, кояшта бөтенләй пешкәнче кызынырга ярамый)
Слайд.
Укытучы. Әйе, укучылар. Кояш белән чыныкканда бик сак булырга кирәк. Кояш нурларыннан дөрес файдаланмасаң, чыныгу түгел, үзеңә авыру аласың. Кояшта кызынуны 5 – 10 минуттан башларга кирәк. Вакытны ярты сәгатькә җиткергәнче, көн саен 5 минуттан арттырырга ярамый. Тәннең бар өлешен дә тигез кыздырырга кирәк. Иң файдалы кызыну вакыты – иртәнге 9 дан 11 гә кадәр, кичен 4 тән алтыга кадәр кызынырга була. Кызынганда баш киеме булу мәҗбүри.Бу чорда атмосфера тән тиресе өчен кирәк булган ультрашәмәхә нурларын яхшы үткәрә.
— Организмны чыныктыру өчен билгеләнгән нинди су процедураларын беләсез?
Юеш сөлге белән тәнне ышкыну, баш түбәсеннән су кою, суда коену
— Юеш сөлге белән тәнне ышкыну дигәнне сез ничек күзаллыйсыз?
Юеш сөлге белән тәнне һәркөнне ышкырга мөмкин. Гадәттә ул иртәнге гимнастикадан соң башкарыла. Башта сөлгене салкын суда чылаатырга, аннары бик әйбәтләп тәнне ышкырга кирәк. Юеш сөлге белән сөртенүне аяклардан башларга, аннары кулларга, күкрәккә, аркага күчәргә кирәк. Сөртүнең төп шарты – барлык хәрәкәтләр дә йөрәккә таба юнәлештә башкарыла.
Укытучы.Сөлгене чылатып сөртенгәндә, суның температурасы 33-34 градус булырга тиеш. Температураны 18-20 градуска җиткергәнче, 2-3 көн саен 1 әр градуска төшерә барырга киңәш ителә. Беренче ун көндә процедура 1 минут вакытны ала, аннары аны 2-3 минут һәм 4-5 минутка кадәр озайтырга кирәк.
— Бездәге чыныктыру процедураларына мисаллар китерегез. Салкын су белән юыну, аякка ванналар ясау, яланаяк йөрү
Укытучы. Яланаяк йөрү – иң гади чыныгу ысулы. Башта бүлмәдә 10-15 минут яланаяк йөрүдән тотынырга, аннары вакытын әкренләп озайтырга кирәк. Ә җәй көнне кояш нурларыннан җылынган юлда йөрүдән башларга, аннары кипкән үлән өсләрендә йөрүне дәвам итәргә һәм шуннан соң гына салкынча елга суында һәм иртән чыктан чыланган яр буйлап йөрергә мөмкин.
— Әйтегез әле, чыныгуны ничә яшьтән башларга мөмкин? (Теләсә кайсы яшьтән)
— Киенә белү чыныгуга ярдәм итәме? Киемне ел фасылына туры китереп сайларга кирәк, артык җылы киенергә ярамый, шулай ук кышын бүрексез һәм курткасыз йөрергә дә ярамый, ә җылы бинада һич тә артык җылы киемдә йөрергә кирәкми)
Укытучы. Сәламәтлек — иң зур байлык. Ул акчага сатып алып булмый торган байлык. Дөрес итеп киенү дә, чыныгу да – ул безнең сәламәтлегебез.
]Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Ә сез җавабын табарсыз. Аннан соң сүзебезнең нәрсә турында дәвам итүен үзегез әйтеп карарсыз.
Табышмаклар:
1. Конфетка да яхшы мин,
Компотка да яхшы мин,
Беләсеңме ни өчен:
Витаминнар хәзинәсе
Минем һәрбер җимешем (гөлҗимеш)

2. Бик зәһәр һәм шифалы мин
Сызласа кул буыннар.
Яфрагымда, сабагымда,
Яшәү көче бар минем. (кычыткан)

3. Яратам мин таң нурын
Дару минем тамырым
Шикәре дә җитәрлек
Чәй ясасаң кыздырып
Тәме исең китәрлек. (тузганак)

4. Әллә ни ис китәрлек җирем
Юктыр инде шулай да
Әйтим әле: дәвалыймын
Йокысызлык чирләрен,
Ашказаны, һәм бетерәм
Хәтерсезлек чирләрен. (әрем)
5. Дәү әнием әле аны
Чәй итеп тә эчкәли
Сулышларым җиңеләйде
Йөри идем көчкә ди. (мәтрүшкә)
6. Бик күп чиргә дәва мин
Бер уколсыз дәвалыйм.
Иң оста доктор сыман
Ә шифалы чәчәгем
Кызгылт-сары таҗ сыман. (гөлбадран)

Сүз нинди үләннәр турында бара? Дару үләннәре
Дару үләннәре белән дәвалауны икенче төрле фитотерапия дип әйтәләр. Фитотерапия белән дәвалану һәм савыгу, ул һәр кешегә аерым билгеләнә.

Сезгә өй эше итеп әбиләрегездән, әниләрегездән дару үләннәре дәвалану ысуллары турында мәгълүмат туплап килергә кушылган иде. Ә хәзер сүзне сезгә бирәм

Үги ана яфрагы
Сулыш юлларына салкын тигәндә, ютәл, ларингит, фарингит, бронхит, пневмония, астма, туберкулёз, үпкә абсцессын хәтта үпкә гангренасын да дәвалауда файдасы зур. Өстәвенә, үги ана яфрагын гастрит, ашказаны, уникеилле эчәктә җәрәхәт, бавыр, сидек куыгы, бөер авыруларына һәм балаларда диатез булганда дәва. Шулай ук үлекле яраларга һәм кан тамырлары ялкынсынганда яшел яфракларны ботка сыман изеп ябалар.
Туберукулез. 2 стакан үги ана яфраклары согына 1 стакан шикәр пудрасы кушып болгатырга. Көнгә 4-5 тапкыр берәр аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк. Төнәтмәне караңгы салкынча урында сакларга. Әлеге дәвалау чарасын башка дарулар белән беррәттән эчү киңәш ителә.
Тимрәү авыруы (лишай). Яшел яфракларны изеп, тирегә ябарга. Җылы шәл белән бәйләп 20-30 минут тотарга. Көнгә 2-3 тапкыр эшләү киңәш ителә.
Иммунитет. 1-2 аш кашыгы үги ана яфраклары согын көнгә 4-6 тапкыр 7-10 көн дәвамында эчү иммунитетны ныгыта. Берничә сезон эчендә шулай кабатлагыз. Иң яхшысы июнь аенда эчү.
Үги ана яфрагы төнәтмәсен озак эчәргә ярамый. Кире тәэсир, ягъни зыяны булырга мөмкин. Күңел болгану, бизгәк, аппетит югалу, эч кибү, эч авырту, сары авыруы килеп чыкса, дәвалану туктатылырга тиеш. Балаларга 2 яшьтән соң гына эчерергә ярый, авырлы хатыннар, күкрәк сөте ашатучы әниләргә, эчкечелек белән авыручыларга, бавыр авыртканда үги ана яфрагыннан ясалган төнәтмәләрне эчү тыела.
Кычыткан.

Дәваланганда кычытканның яфракларын,кайвакыт тамырын яки үсемлекнең орлыгын кулланалар..Халык медицинасында кычытканны кан туктаткыч итеп кулланалар.Ул төрле канны туктату өчен әйбәт.Дәваланганда кычыткан суын кулланалар.
Подорожник. Бака үләне
Подорожникны гастритка,язва авыруларына хәм сукыр эчәгесе өчен кулланалар. Подорожникның орылыкларыннан төнәтмәне яраларга, киселгәнгә, пешкәнгә шулай ук кан туктату өчен кулланалар.

(Укучыларга дару үләннәре һәм догалар укып дәвалану турында сөйлиләр. Экранда меңьяфрак, ромашка, кычыткан, үги ана яфрагы, канлы үлән, мәтрүшкә һәм башка дару үләннәре рәсемнәре күрсәтелә.)

III. Йомгаклау.
Бүген без сезнең белән сәламәтлек турында сөйләштек. Бүген сөйләшкәннәргә йомгак ясап, “Сәламәтлек кешегә нәрсә бирә?” дигән кечкенә генә инша язып карагыз әле. (Язылган иншаларны тыңлау)
Слайд. Сәламәтлек кешегә нәрсә бирә?
 Үз — үзеңне саклау. Кеше теге яисә бу гамәлдән үзенең гомеренә турыдан – туры куркыныч янавын белсә, ул әлеге гамәлне башкармый.
 Үз – үзеңне камилләштерергә мөмкинлек бирә: “Әгәр мин сәламәт булсам, минем кешеләр арасында билгеле бер урыным була, җәмгыятьтә югарырак дәрәҗәгә күтәрелә алам”
 Маневрларга сәләтлелек: “Әгәр мин сәламәт булсам, җәмгыятьтәге урынымны үзем теләгәнчә үзгәртә алам”
 Мөмкин кадәр күбрәк уңайлыкка ирешү: “Мин сәламәт, мине физик һәм психологик кимчелекләр борчымый”
 Үз сәламәтлегеңне саклаудан канәгать булу: Сәламәт икәнемне тою миңа шатлык китерә, мондый хисләрне тою өчен, барысын да эшлим”

Балалар, сез бүген аеруча тырышып эшләдегез. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үезенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Бүгенге өйрәнгән кагыйдәләрне үтәсәгез, аракы, тәмәке, наркотик кебек зарарлы нәрсәләр белән мавыкмасагыз – авырмыйча озын гомер кичерерсез. Сәламәт булыгыз.

У вас нет прав для создания комментариев.

Сыйныф сәгате, 2  класс

Тема : Саулык – иң зур байлык.

Максат: Укучыларның сәламәт
яшәү нигезләре турындагы белемнәрен

             
камилләштерү; таза-сау сәламәт яшәү
өчен тормыш рәвешенең

              зур
әһәмияткә ия булуын төшендерү;

               Мәктәптә,
гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны арттыру

              
Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: “Ачык дәрес” 2008, октябрь,
“Школа и докторов природы”

Җиһазлау: Йорт төзү өчен язмалы
кәгазь –“бүрәнәләр”, призентация өчен 

                   проектр,
компьютер

                         
Шөгыльнең планы

 I Оештыру

 II.
Актуальләштерү

 Тема һәм
максатларны хәбәр итү (1 слайд)

III Тема буенча эш

1.    
Йортның
нигезен салу. Җирлек итеп “Кояш, һава һәм су” ны алу
. (2 нче слайд) Ни өчен нигез өчен
боларны сайладык икән?

а) Кояш безгә ни өчен кирәк?

б) Һава кешегә ни өчен кирәк?

   — саф һава булдыру өчен нәрсә
эшләргә кирәк? (3 нче слайд)

в) Ә су ни өчен кирәк?

 Уен: “Кояш, һава, су”

2.    
Беренче
бүрәнә “Дөрес туклану”

 а) дөрес туклану кагыйдәләре; (4 нче слайд)

 б) нинди ашамлыклар файдалы? (5 нче слайд)

3. Икенче бүрәнә:
“Хәрәкәттә — бәрәкәт” (6 нчы слайд)

   а) спорт уеннарын искә төшерү;

   б) “Күрсәт әле үскәнем” уены

4. “Көндәлек режим

   а) Нәрсә соң ул көндәлек режим?

   б) Укучының көндәлек режимын искә
төшерү (7 нче слайд)

5. “Шәхси гигиена” бүрәнәсе

  а)Уен “Үз парыңны тап”

  б) Шәхси гигиена кагыйдәләре белән танышу (8
нче слайд)

6. Чираттагы бүрәнә “Чыныгу”

-Чыныгу процедураларын нинди тәртиптә кулланыр идегез?
(9,10 нчы слайдлар)

7. Өйнең түбәсен ябу.

  а) нинди начар гадәтләр беләсез?

  б) Начар гадәтләрнең зыяны (11 нче слайд)

IV Йомгаклау

1.    
Димәк,
сәламәтлек ул — … (12 нче слайд)

2.    
Саубуллашу (13 нче слайд)

                Шөгыльнең барышы:

Укытучы:

  Исәнмесез, хәерле иртә, укучылар,
укытучылар! Әйдәгез әле укучылар бер-беребезгә
һәм укытучы апаларга карап, матур елмаюларыбызны бүләк
итик.

   Бүгенге сыйныф сәгатендә
сәламәт тормыш рәвеше турында сөйләшербез.
Дәреснең девизы итеп тә “Саулык- иң зур байлык”
дигән гыйбәрәне алырбыз. (1 слайд)

   Сәламәтлек – кешенең иң
мөһим байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп
нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек
кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше
үзенең хыялларын тормышка ашыра ала, тормышта актив катнаша,
хезмәттән, тормыштан тәм табып яши.

   Бүген без сезнең белән
үзебезнең сәламәтлек йортыбызны
төзербез.Йортыбызны нык бүрәнәләрдән
төзербез, чөнки агач үзе дә кеше
сәламәтлеге өчен бик файдалы. Агач йортның һавасы
саф, чиста була.

Йорт салуны нидән башларбыз икән?

        
Нигездән.
(Тактада нигезне беркетеп кую)

        
Әйе, йортыбыз
нык, гомерле булсын өчен яхшы нигезгә салынырга тиеш. Нигез итеп
мин “Кояш, һава һәм су”ны алдым. (2 слайд)

        
Ни өчен шулай
эшләдем икән? Кеше сәламәтлеге өчен аларның
нинди әһәмияте бар?

        
Кояш безгә ни
өчен кирәк?

        
Җир шарында
тереклек булу, үзенең җылы нурлары белән безне
җылыту өчен кирәк.

        
Һава кешегә
ни өчен кирәк?

        
Һава безгә
сулау өчен кирәк. Без һавасыз берничә минутта яши
алмыйбыз.

        
Бүлмәдә,
урамда саф һава булдыру өчен нәрсә эшләргә
кирәк?

  3 нче слайд

 — Ә су ни өчен кирәк?

 -Эчәргә, юынырга кирәк.

 — Елгаларның, инеш-күлләрнең
чисталыгын сакларга, пычратмаска кирәк.

Ә хәзер “Кояш, һава, су” дигән
уен уйнап алабыз. Тиз генә түгәрәк ясап басабыз, иркен
итеп сулыйбыз, су белән коенабыз ( күнегүләр ясау)

Өйне төзүне дәвам итик.
Беренче бүрәнәбез “Дөрес туклану” дип атала (тактага
беркетү)

 Әйдәгез әле дөрес туклану
кагыйдәләрен искә төшереп үтик (4 слайд)   

        
Сезнеңчә
нинди ашамлыклар ашау сәламәтлек өчен файдалы?

     5 слайд

  Сез ашаган
ашамлыклар арасында иң күп өлешне яшелчә,
җиләк-җимешләр алып торырга тиеш.

  Ит, йомырка, балык,
тавык ите ризыкларын да чиратлаштырып куллану файдалы. сөт ризыкларыннан
да даими файдаланырга киңәш ителә.

  Алдагы
бүрәнә
“Хәрәкәттә-бәрәкәт” дип атала.
(тактага беркет) 6 слайд

Сез экранда
ниләр күрәсез?

-Спорт уеннары

— Әйе, спорт
уеннары. Димәк сәламәт булу өчен спорт белән
шөгыльләнергә кирәк. Ә хәзер тиз генә
бастык, “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алабыз.

Димәк без
уен вакытында гына түгел. ә кайчан да
хәрәкәтләнәбез икән?
Өйләрегездә буш вакытларыгыз булганда
әти-әниләргә ярдәм итеп сез үзегезнең
сәламәтлегегезне дә ныгытасыз дигән сүз.

  Чираттагы
бүрәнә “ Көндәлек режим” дип аталыр (тактага
беркет)

Нәрсә
соң ул көндәлек ре
жим?

        
Көндәлек
эш: йокы, ашау-эчү, ялны дөрес оештыру. Болар барысы да
һәр көнне бер үк вакытта башкарылырга тиеш. 7слайд.
Менә монда укучы баланың көндәлек режимы тәкъдим
ителә. (Күзәтү) Сез өегездә шимбә
көн, ОКГ булмаган көнне булган режимыгызны төзеп килерсез.

        
Алдагы
бүрәнә “Шәхси гигиена” дип атала (тактага беркет)

Көн дәвамында тән тузан, микроблар
белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң
тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш
авырулары китереп чыгара. Шуңа күрә даими рәвештә
юынып торырга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга киңәш
ителә.

  Хәзер сезнең
күкрәкләрегездәге язуларны да эшкә
җигәр вакыт җитте. Яшел төслеләр сары төсле
язулар арасыннан үз парларын табарга тиеш.

8 слайд

  Һәр пар экрандагы кагыйдәләр
арасыннан үзенә кагылышлысын табып укысын.

  Чираттагы бүрәнә “Чыныгу” дип
атала.(Тактага беркет) 9 слайд

Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше
генә авыруларга каршы тору сәләтенә ия була. Чыныгу
өчен кайбер кагыйдәләрне дә белергә кирәк.

  Экрандагы чыныгу процедураларын нинди
тәртиптә башкарыр идегез?

 Сез җавапларның дөреслеген тикшерик
10 слайд

 Менә ниһаять, өйнең
бүрәнәләрен өеп тә бетердек.
Өйләр  озак чыдасын, кар яңгыр үтеп кермәсен
өчен ни кирәк?

 Без дә өйнең тәбәсен
ябып куйыйк. Безнең сәламәтлегебезне начар
гадәтләр чолгап алмасын. Сез сәамәтлеккә зыян
сала торган нинди начар гадәтләр беләсез?

        
Тәмәке
тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллану.11 слайд

        
Әйе укучылар, бу
начар гадәтләр безгә бик күп зыян салалар. Болар
турында без әле югарырак классларда тирәнтен итеп
өйрәнербез

 Ниһаять, йортыбыз төзелеп бетте.
Йортның эчен һәм тышын матур итеп бизәү
үзегездән тора инде.

   Димәк, сәламәтлек ул — … 12
слайд

13 слайд.

Сәламтлекне саклау, ныгыту
һәркемнең кулыннан килердәй эш. Авырмагыз,
исәнлек-саулык сезгә! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

23.09.2020

Сәламәтлек — иң зур байлык.

Альмиева Гульзия Мансуровна

Воспитатель группы продленного дня

открытое занятие «Сәламәтлек — иң зур байлык» Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр системасы формалаштыру, сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендерү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү.

Оценить




660

Содержимое разработки

Тема :Сәламәтлек – иң зур байлык.

Максат:

1.Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр системасы формалаштыру, сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендерү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү.

2. Балаларда, белемнәрне табигать һәм яшәү законнары белән яраклаштырып, рухи һәм физик яктан сәламәт булу күнекмәләре формалаштыру, тормышка әзерләү.

3. Сәламәтлекне саклау ысулларына нигезләнеп, үз сәламәтлекләрен ныгытуга, саклауга омтылыш тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Эшчәнлекнең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

Укытучы ярдәмендә максатны билгели һәм формалаштыра белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү, төрле ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Коммуникатив УУГ:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә, тыңлый белү; диалогта катнаша белү; укытучының сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү.

Танып-белү УУГ:

Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәрестә алган информациядән, тормыш тәҗрибәңнән файдаланып сорауларга җавап бирү, алган белемнәрне тормышта куллану.

Кулланмалар.

Проектор, слайдлар, ноутбук, презентация

Дәрестән тыш эшчәнлекнең барышы.

Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

— Балалар, игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. (1нче слайдта кояш рәсеме сурәтләнгән).

Изге кояш җиребезне җылыта, үзенең нурлары аша кешеләргә яхшылык, игелек, шатлык өләшә. Кояш безгә елмая, димәк, бүгенге дәресебез кояшлы, якты бүлмәдә узар. Шөгылебез – кызыклы һәм файдалы, кәефегез күтәренке булыр дип ышанам.

— Игътибар итик әле, кояш нурлары астына нинди сүзләрязылганикән?(Сәламәтлек — иң зур байлык)

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге эшчәнлегебездә нәрсә турында сөйләшербез икән? (Сәламәтлек турында)

— Әйе, без бүген сезнең белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында, сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында сөйләшербез.Бүгенге эшчәнлегебез телдән журнал формасында булыр. Ул чын журнал кебек, ләкин аны укымыйлар, ә бәлки тыңлыйлар һәм карыйлар.

Төп өлеш

Эпиграфны уку. “Ике төрле әйбернең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”, дигән бер акыл иясе.

Чынлап та, сәламәтлек – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Сәламәт кеше матур була, ул кыенлыкларны җиңеп чыга, аның белән аралашуы җиңел. Сәламәт кеше башкаларга яхшы кәеф бүләк итә. Сәламәт кеше чын күңелдән эшли дә, ял итә дә белә. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга? Нинди кеше турында сәламәт яшәү рәвеше алып бара дип әйтеп була? Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белеп кенә сәламәт булып буламы? ( Белү генә түгел, ул кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышырга кирәк.) Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның төп кагыйдәләрен искә төшерик әле:

Гигиена кагыйдәләрен үтәү

Дөрес туклану

Спорт белән шөгыльләнү.

Көндәлек режимны дөрес үтәү.

Начар гадәтләрне булдырмау

2.Журналыбызның 1 бите “Сәламәтлегеңне яшьтән сакла” баш астында “Сәламәтлекнең дусты – чисталык” дип атала. Чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз. (Слайд күрсәтелә)

Болыт мин һавада
Яңгыр мин яуганда,
Җылынсам пар булам,
Туңганда кар булам.(су)


Һәркөн авызына капса
Яратса аны кеше
Беркайчан да сызламас
Һәм ялтырап торыр –теше.(теш пастасы)

Аккош кебек ак кына,
Йомшак кына, пакь кына


Көн дә сыйпый битемнән,
Элеп куям читеннән.(сөлге)
Хуш исле шома, шома,
Үзе чисталап юа.(сабын)


Озын тешләре белән
Чәч буенча йөгерәм.(тарак)
Кызмы ул, малаймы ул

Кәҗәме ул, таймы ул.
Нәкъ булганча күрсәтер,

Нәрсә соң ул кем әйтер? (көзге)

Димәк, Һәрчак  чиста,  пөхтә булу да сәламәтлекне сакларга  ярдәм  итә.

Адашкан сүзләр” уены

биремле конвертларны ачыгыз. Укучылар, конвертларыгызда — төрле сүзләр язылган карточкалар. Бергә җыелыгыз. Конверттагы сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Мин хуш исле сабын белән кул юам.

Син тарак белән чәч тарыйсың.

Малай теш щёткасы белән теш чистарта.

Мин, теш пастасы белән теш чистартам.

Син йомшак сөлге белән кулсөртәсең.

Кыз кулъяулык белән бит сөртә.

Мин ашар алдыннан кулымны юам.

Мин ашаганнан соң авызымны чайкыйм.

Чиста булу сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.

3. Журналыбызның 2 бите “Сәламәтлекнең дусты – дөрес туклану” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Дөрес туклану-сәламәт яшәү рәвеше нигезләреннән берсе. Димәк, ризыкны төрләндереп чама белән, үз вакытында ашыкмыйча һәм күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.

Сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Витаминнар – яшәү өчен мөһим органик матдәләр.(Витаминнар турында сөйләү)

А витамины: “ Әгәр зур үсим, әйбәт күрим, тешләрем нык булсын дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин кишердә, сөттә, йомыркада күп”

В витамины: “ Әгәр көчле булам, юк – барга борчылмыйм, сәбәпсез еламыйм дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин иттә, икмәктә, карабодайда, солы ярмасында күп,”

С витамины: әгәр еш авырмыйм , авырудан тиз савыгыйм , яхшы кәефле булыйм дисәгез, сезгә мин кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишердә, алмада, лимонда,әфлисунда күп

Ә хәзер “Дөресен сайлап ал” уенын уйнарбыз. (Күрсәтелә, дөрес кагыйдәләр тактага беркетелә)

— артыгын ашама

— ризыкны төрләндер        

— ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул ит

— йоклар алдыннан ашама, эчмә

— бер төрле ризык белән туклан

— тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап куллан

— вакытлы-вакытсыз аша

— азыкны яхшылап чәйнә

— татлы ризыкларны күп куллан

— юып, бозылмаган ризыклар гына аша.

— кабаланып аша

Дөрес булмаганнарын дөресләп әйтү.

   Әйе, балалар, дөрес туклану бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

4. Журналыбызның 3 бите “Минем сәламәтлегем”дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Уятмый аны берәү дә килеп,

Ятмас иренеп, ул үзе торыр.

Зарядка ясар, урынын җыяр,

Бит-кулын юар, вакытында ашар,

Портфелен барлап, киенә башлар.

Кыңгырау булганчы мәктәпкә килер,

Мондый балалар дәресен дә белер.

Баланың яшәү рәвеше сезгә ошадымы?

— Ә сез көндәлек режимны төгәл үтисезме? Әңгәмә. Сорауларга җавап бирик әле.

-Физкультура белән иртән шөгыльләнү – бу….. (зарядка) 
-Сез ничәдә йокларга ятарга тиеш? ( 21 сәг.)

-Тешләрне көнгә ничә тапкыр чистартырга кирәк? (2 тапкыр)

-Ашарга утырыр алдыннан нәрсә эшләргә кирәк? (кулларны юарга)

-Нәрсә акчадан кыйммәтрәк? (сәламәтлек)

Укучылар, әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау-сәламәт балалар булып үсәрсез.

5. Журналыбызның4 бите “Табигать – матурлык һәм сәламәтлек чыганагы ул” дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Табигать! Нәрсәләрне генә үз эчеңә алмый ул! Серле дә ул, гүзәл дә ул! Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул — кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы.  Без барыбыз да– кешеләр, хайваннар,үсемлекләр, кошлар Җир планетасында яшибез. Бу безнең уртак йортыбыз.

Табигатьтә бик күп алар

Аңлыйлар моны меңнәр!

Безгә ярдәмгә ашыга

Чын дуслар – витаминнар.

Яшелчәне ешрак куллан,

Үләннәр сихәтен бел.

Мәтрүшкәле чәйләр эчсәң,

Кәеф күтәрелә гел!

Әгәр өеңдә булмаса

Әфлисуннар, бананнар,

Өзеп алганны көтәләр

Миләш, шомырт, баланнар!

Дару үләннәре җыя

Миләүшә, Илдус, Динар.

Чыныктыра, зур үстерә

Чын дуслар – витаминнар.

Үләннәр турында сөйләшү, слайдтан үсемлекләрне күрсәтү.

Журналыбызның 5 нче бите “Сәламәтлек кагыйдәләре” дип атала.

(кагыйдәләрне тоташтыру)

Һәр укучыга эмблема бирү, астына нәрсә аңлатканын язарга

Анкета сорауларына җавап язу

Журналыбызның 6 нчы бите “Яшик бу дөньяны яратып” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Сәламәтлек агачын төзү.

Сезнең алда Сәламәтлек агачы. Әйдәгез, аны яфраклар белән бизик.

Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга кагыйдәләр язып агачка ябыштыралар

Кояш, һава һәм су белән дус бул! Чынык!

Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша!

Иртән зарядка ясарга онытма! Күбрәк хәрәкәтлән!Спортны ярат!

Начар гадәтләрне булдырма!

Күңелең саф, чиста булсын! Күңел көзгең сау булсын!

Сәламәтлек – һәр кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Сәламәт яшәү рәвеше алып бар!

4. ЙомгаклауЭшчәнлек рефлексиясе.

Слайд.

Анда чәчәк ясалган. Аның үзәге – сез, ә таҗлары – сезнең сәламәтлекне. Алар үзара нык бәйләнгән. Чәчәкнең бер генә таҗын алсаң да, ул чәчәк булудан туктый, үзәге җәрәхәтләнә. Шул чәчәк кебек, без дә сәламәтлекне югалтсак, үзебез булудан туктыйбыз.

Үз-үзеңә бәя бирү. Теләкләр. Ә хәзер сез үзегезнең сәламәтлегегезгә нинди бәя бирерсез икән, уйлап карагыз әле. Әгәр мин сәламәтлек кагыйдәләрен үтим, мин һәр яктан сәламәт дип уйласагыз- кызыл алманы сайлагыз. Әгәр мин бу кагыйдәләрнең барын да үти алмыйм, дип уйласагыз-яшел алма сайлагыз, әгәр мин кагыйдәләрнең берсен дә үтәмим дип уйласагыз-сары алманы сайлагыз. Менә безнең сәламәтлек алмагачы килеп чыкты. Сез күреп торасыз, аның күп өлешен таза алмалар алып тора.Безнең класс укучылары сәламәт икән. Күп кагыйдәләрне сезнең үтәвегез күренә. Алга таба да сәламәтлек агачыгыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, йөзләрегездән алсулык һәм шатлык кимемәсен, чөнки кешенең сәламәтлеге үз кулында.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/420647-slamtleki-zur-bajlyk

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары куйган таләпләрнең берсе булып балаларда сәламәт яшәү культурасы формалаштыру

тора. Шул таләпләрне күздә тотып хәзерге заманча дәресләр сәламәтлек саклау технологияләре белән төзелә. Дәресләрнең бер

элементы булып физкультминутлар мөһим урын алып тора .

Бу эштә миңа балалар фольклоры бик зур ярдәмгә килде.

Сәламәт буын тәрбияләү милли тәрбия бирүнең әһәмиятле өлеше. Уеннар аша бала физик яктан саусәламәт булып үсү белән

беррәттән туган телнең нечкәлекләренә төшенә, әхлак тәрбиясе ала. Рухи яктан бай, физик яктан саусәламәт булып үсүендә халык авыз

иҗатының әһәмияте бик зур.

Предмет: Әдәби уку

Класс: 1 нче сыйныф

Тема: Саулык – зур байлык

Дәрес тибы: Сөйләм үстерү дәресе

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты: сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

3. Тәрбия бирү максаты: сәламәт яшәүгә уңай мотивация булдыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, үзе һәм тирәяктагылар өчен зарарсыз яшәү кагыйдәләрен

үтәүнең мөһимлегенә төшенү.

2. Метапредмет нәтиҗәләр:таныпбелү: кирәкле мәгълүматны укытучы ярдәмендә табу һәм билгеләү;

регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү, истә калдыру;

коммуникатив: бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.

3. Предмет нәтиҗәләре: мәкальнең мәгнәсен аңлатып бирә белү.

Предметара бәйләнешләр: Әйләнәтирә дөнья, физкультура.

Ресурслар: Төп: Татар халык иҗаты җыентыклары “Мәкальләр һәм әйтемнәр”, “Балалар фольклоры”

Өстәмә: презентация “Саулыкзур байлык”.

Эшне оештыру: парларда, индивидуаль.

Төп төшенчәләр: мәкаль, саулык, сәламәтлек.

Педагогик технология: өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә.

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү.

Дәрес этаплары:

I. Мотивлаштыру: Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы:Хәерле көн, балалар.

Балалар: Хәерле көн сезгә дә,

Хәерле көн безгә дә.

Укытучы:Дәресебезне уен белән башлап җибәрергә тикъдим итәм. Ул “Мин, мин, мин һәм минем дусларым дип атала” . Мин сезгә

җөмләләр, шигырь юллары әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез “Мин, мин, мин һәм минем дусларым” дип әйтерсез, килешмисез

икән дәшмисез инде.

А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?

Б) Кайсыгыз армыйталмый көн саен сагыз чәйни?

В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?

Г) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?

Д) Кем ярата витамин, банан, алма, апельсин?

г) Кем чистарта тешләрен һәр иртәсен һәм кичен?

II. Актуальләштерү

Максаты: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Укытучы:Мин укыган җөмләләрнең кайсылары белән сез килештегез һәм ни өчен?

Балалардан көтелгән җавап: Чаңгыда шуу, зарядка ясау, теш чистарту болар яхшы гадәтләр, без аларны үтәргә тиеш.

Укытучы:Әйе, ә сагыз чәйнәү, кулны юмыйча ашауболар начар гадәтләр, алар безгә кирәк түгел.

Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Балалардан көтелгән җавап:Сәламәтлек турында.

Укытучы:Әйдәгез, бүгенге дәреснең темасын “Саулыкзур байлык” дигән татар халык мәкале белән билгелик. (Слайд 2)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы: Нәрсә ул саулык? Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?

Балалардан көтелгән җавап:

Саулык ул сәламәтлек дигән сүз.

Саулык ул авырмыйча , чирләмичә яшәү дигән сүз.

Укытучы:Ә нигә аны зур байлык диләр? Акча бит инде ул зур байлык?

Балалардан көтелгән җавап:

Саулыкны акчага сатып алып булмый

Акча бик тиз бетә, ә сәламәтлек безгә гомер буена кирәк

Авырган чакта эшләп тә, укып та, уйнап та булмый.

Укытучы: “Байлык бер айлык, саулык гомерлек “ ди татар халык мәкале. (Слайд 3)

Димәк сәламәтлек – байлыкларның иңиң зурысы булып чыга. Саулык булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә ала.

Сезгә өлкәннәр, әбибабайларыгыз гел “Зур булып үс, саусәламәт бул балам дип” гел теләп торалар. Алар бер дә “Акчаң күп булсын”

дип әйтмиләр бит.

Балаларга хор белән мәкальләрне укырга тәкъдим ителә.

Хор белән “Байлык бер айлык, саулык гомерлек “ мәкален укыйлар.

Укытучы:Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачып мәкальләрне язып куегыз, истә калдырырга тырышыгыз. (язганда дөрес утыру, ручкаларны дөрес

тоту кагыйдәләре искәртелеп кителә)

Балалар “Байлык бер айлык, саулык гомерлек “ мәкален дәфтәрләргә язып куялар.

Укытучы:Кемнәр эшләрен тәмамлаган, дәфтәрегезне күршегез белән алыштырыгыз. Берберегезнең язуын тикшерегез.

Балалар берберләреннең эшләрен тикшерәләр.

Укытучы:Балалар, бармак уены уйнап, бармакларны ял иттереп алыйк.

Физкультминут (1 мин). Бармакларны ял иттерү.

Бармак уены:

Карга килер – казан асар,

Торна килер – тоз салыр,

Саескан килерсалма салыр,

Песнәк килер –пешерер,

Чыпчык килертөшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Кечкенә түти туймый калыр,

Кетеркетер, кетеркетер,

Казан төбен кимерер.

Укытучы:Балалар,сезнең сәламәт буласыгыз киләме?

Балалардан көтелгән җавап: Килә.

Укытучы:Моның өчен нишләргә кирәк? Парларда тиз генә киңәшләшеп алыгыз. Һәр пар бер кагыйдә әйтергә тиеш була.

Балалардан көтелгән җаваплар:

Авырмас өчен чыныгырга кирәк

Чистапөхтә йөрергә кирәк

Дөрес тукланырга

Көндәлек режимны үтәргә

Спорт белән шөгыльләнергә

Һәр көн иртән физзарядка ясарга

Ешрак саф һавада уйнарга.

Укытучы: Афәрин, булдырдыгыз. Әйе, балалар, “хәрәкәттә бәрәкәт” ди тагын бер татар халык мәкале. Әйдәгез без дә хәрәкәтләнеп ,

уйнап алабыз. (Слайд 4)

Физкультминут (2 мин)

Миңлебай

Балалар түгәрәк уртасына бер баланы чыгаралар да, үзләре кул тотышып, әйләнәләр. Уртадагы бала берәр кыланыш эшләргә әйтеп,

кыланып күрсәтә, тирәсендәге балалар да күмәк җыр астына шуны ук кабатлыйлар.

Хор: Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып):

Бер болай, бер болай,

Я, кыланыгыз шулай.

Хор: Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай

Уртадагы бала түгәрәктән берәүне тартып чыгара да үзе аның урынына кереп әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

IV. Яңа белемне куллану:

Максаты: фикер йөртүнең логик чылбырын төзү; дәлилләү; белемнәрне структуралаштыру/

Бәрәкәт сүзе өстендә эшләү.

Укытучы: Бәрәкәтмуллык, байлык дигән сүз. Ә иң зур байлык – ул саулык. Димәк күбрәк хәрәкәтләнгән саен, без сәламәтрәк булабыз.

Укытучы: Хәзер урамда кайсы вакытнинди ел фасылы? (Слайд 5)

Балалар җавабы: Кыш.

Укытучы: Кем кыш турында табышмаклар белә?

Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып.

Йон түшәгем ертылды,

Бөтен дөнья йон булды.

Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык.

Балалар үзләре белгән табышмакларны әйтәләр

Укытучы:Ә сез кышны яратасызмы? Ни өчен яратасыз? (Слайд 6)

Балалардан көтелгән җаваплар:

Чаңгычанада шуабыз

Кар атышып уйныйбыз

Кар бабай ясыйбыз

Тимераякта шуабыз

Хоккей уйныйбыз

Һ. б.

(Слайд 7)Укытучы:Игътибар белән тактадагы рәсемнәргә карагыз. Бу рәсемнәрдә сезнең кебек кышкы уеннар яратучы балалар төшерелгән.

Ләкин, айяйяй, болар белән бик куркыныч хәлләр килеп чыккан түгелме соң? Ни өчен болай килеп чыккан соң?

Балалардан көтелгән җавап: Алар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр

Укытучы: Әйе, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр. Ә без сезнең белән ул кагыйдәләрне бик яхшы беләбез. Хәзер тагын бер кат

искә төшереп китсәк бер дә артык булмас дип уйлыйм.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү:

Машина йөргән җирдә уйнарга ярамый;

Яр буенда чана шуарга ярамый;

Чаңгыда текә тау өстеннән шуып төшүе бик куркыныч, зур әзерлек үткән спортсменнар гына текә тауларда шуа ала.

Тимераякта махсус шугалакларда гына шуарга кирәк;

Һ. б.

Укытучы: Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәгез, һәрвакыт исәнимин булырсыз!

V. Рефлексия

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Укытучы:Я, әйтегез инде бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек. Нәрсәләр белдегез?

Нинди мәкальләр ишетеп үттегез.

Балалардан көтелгән җаваплар:

саусәламәт булуның зур әһәмиятен;

бәрәкәт сүзенең мәгънәсен;

кышкы уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска кирәклеген;

мәкальләр: “Саулыкзур байлык”, “Байлыкбер айлык, саулыкгомерлек”, “Хәрәкәттәбәрәкәт” һ. б.

VI. Йомгаклау

(Слайд 8) Укытучы: Урамда хәзер кыш. Кышны без уеннары, чисталыгы өчен бик яратсак та, безгә аның кояшлы көннәре бик җитми. Кояш

кышын сагындырып кына чыга. Бәлкем без аны чакырып карарбыз. Кабатлагыз һәм истә калдырырга тырышыгыз.

Кояш чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга,

Тәти кашык сабы алтын,

Кирәкми безгә салкын.

Балалар укытучы артыннан кабатлый

Укытучы: Бүгенге дәресебез тәмам. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Кулланылган әдәбият:

1. Исәнбәт Н. Татар халык иҗаты җыентыклары.Мәкальләр һәм әйтемнәр, Казан, Татарстан китап нәшрияте, 1984

2. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан, Татарстан китап нәшрияте, 1984

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Саудовская аравия религиозные праздники
  • Саудовская аравия государственные праздники
  • Сатья дас что подарить мужу
  • Сатанинский праздник пурим
  • Сатанинский праздник когда