Сценарий армияга китэ егетлэр

23 февраль --Ваттанны саклаучылар коне уңаеннан этиләр һәм бабайлар хөрмәтенә балалар бакчасында бик күңелле бәйрәм үткәрдек. Эти,бабайларның тормыш юлы,армия сафларында хезмәт итеп кайтулары балалард

Ватанны саклау – ир-егетләр кулында.

  • Балалар, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык? Дөрес, Әтиләр,бабайлар бәйрәменә. Әйе, балалар, бу көнне без Әтиләр бәйрәме дибез. Календарьда 23 февраль “Ватанны саклаучылар көне” дип билгеләнә. Ватанны кемнәр саклый соң, балалар?
  • Солдатлар. Әйе, безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә солдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар.

Хөрмәтле әтиләр, бабайлар, абыйлар! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, озын хәерле гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар телибез. Яраткан улларыгыз, кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк итәрләр.

Җыр. “Солдатта булган диләр” хор.

Уйный әти гер белән

Туп кебек кенә чөя.

Колагыннан тотып, ди,

Мәле күккә очырт, ди.

Ике потлы ул герне

Селкетәм көчкә-көчкә.

Эх, җитәсе иде лә

Әтидә булган көчкә, -ди Салават.

Сүзебез Салават белән Алсуның әтисе Самат Мухаметзянов турында. Ул  күпләргә оста көрәшче, Сабантуйларда батыр, гер күтәрү остасы буларак яхшы таныш. Күпсанлы мактау кәгазләре аның көчле спортчы булуы турында сөйли. Самат Мухаметзянов Ватан каршындагы изге бурычын да намус белән башкара. 1989 елның 29 маенда Армия сафларына алына. Мәскәү тирәсендә хезмәт итә. Башкаларга үрнәк хезмәте, тәртибе өчен аңа част командиры тарафыннан рәхмәт белдерелә.  Бүгенге көндә матур гаилә корып туган авылында яши.

Бәйрәмебезгә Салават белән Алсуның бабалары Рәхимҗан абый да килде. Заманында ул да Белоруссия, Үзбәкстан җирләрендә өч ел хезмәт итеп кайткан кеше. Аны  тирә-юньдә атаклы көршәче буларак та күпләр хәтерлиләр. Аның бу шөгылен бүгенге көндә ике улы дәвам итә. Рәхимҗан абыйның яраткан тагы бер шөгыле –бакчада казыну. Ул бик яхшы бакчачы, төрле дару үләннәре җыю белән дә шөгылләнә. Тагын, авылның иң мөхтәрәм кешесе дә бит әле ул –динле-иманлы кеше. Үз туган авылында гомер кичереп ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергән.

Ә хәзер әтисе һәм бабасы хөрмәтенә кызлары Алсу бию башкара.

2. Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге – ир дигән

Исемне аклар өчен, дип җырлыйлар солдатлар турында.

Зиннур Фатхуллин да 1985 елның 28 маенда хәрби хезмәткә алына. Ул хезмәт юлын Нижний Новгород өлкәсендә башлап җибәрә. Ел ярым хезмәт итеп исән-сау әти-әнисе янына әйләнеп кайта. Бүгенге көндә улы белән кызының яраткан әтисе. Озакламый кызлары Зәлиягә 6 яш тула. Зәлия җырларга ярата. Бүген кызы, әтисе һәм кунаклар хөрмәтенә Зәлия җыр башкарыр.

3. Илгә биргән изге антын үтәп

Кайтыр алар исән булсалар.

Илләр имин булып, афәт килми

Тыныч кына булсын дөнялар.

Гилманов Фаннур Латыйп улы да 1990елның 25 маенда Армия сафларына чакыру кәгазе ала. Ул зур горурлык хисләре белән солдат хезмәтен үтәргә китә. Аны юллар Владикавказ, Осетия җирләренә хәтле алып китә. Озак та үтми Грозный шәһәрендә чуалышлар башлана. Фаннурга водитель буларак, хәрби летчикларны аэродромга алып бару, алып кайту бурычын йөклиләр. Ул яшьтән спорт белән дус булганга, хәрби хезмәттә дә үзен күп кенә спорт төрләрендә сынап карый. Ярышларда гер күтәрә, йөгерүдә, кул көрәшләрендә катнашып урыннар яулый. Менә шулай бер көйгә хезмәт итеп ятканда грозныйда чын сугыш башланып китә. Аңа чын сугышны үз күзләре белә күрергә туры килә. Сигез айлап әти-әнисе, туганнары белән элемтәгә керә алмый. Алар өчен ул хәбәрсез югала. Әтисе улын эзләп военкомат юлын таптый. Ниһаять, шәһәрдән китү өчен аларга 3 көн  вакыт бирелә. Частьларын ашыгыч рәвештә Волгоградка күчерәләр. Менә шундый әйләнчек юллар белән булса да  ул туган ягына исән-сау әйләнеп кайта.  Бүгенге көндә белүебезчә гаиләсе белән тормыштан тәм табып безнең янәшәбездә яши. Өч бала тәрбияләп матур гомер итәләр. Фаннурны күпләр көчле көрәшче, гармунчы буларак та беләләр. Әйдәгез, сүзне аның үзенә бирик.

4.Бүгенге көндә безнең арабызда иң яшь әтиләрнең берсе ул – Рафил Шигабутдинов. Ике кызының яраткан әтисе, гаиләнең терәге. Кечкенәдән ир-атлар эшен җилкәсендә татып үскән, әнисенсң ярдәмчесе, таянычы. Унсигез яшендә армия сафларына алынып, Ростов өлкәсендә солдат хезмәтендә булган кеше.

Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге – ир, дигән

Исемне аклар өчен.

Аңа алдагы тормышында уңышлар теләп калабыз.

  1. Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым, дип җырлый безнең Элвина Муллахметова.

Әтисе Илнур Муллахметовны райондашлары көрәшче буларак  та белә, хөрмәт итәләр. Күптән түгел генә районыбызда узган билбау көрәше буенча чемпионатта да Илнур  үз авырлыгында 3 урынны яулады, Ул күп тапкырлар авыл Сабантуйларында батыр калган кеше.   Бүгенге көндә үз нигезендә гаиләсе белән матур гына гомер итә.

  1. Авылдашыбыз Яруллин Самат та Армия сафларына  1985 елның көзендә китә. 6 ай Самара шәһәрендә хезмәт итә, младший сержант званиесы бирелә. Аннан Оренбург өлкәсенә күчерелә, анда ел ярым шофёр булып хезмәт итә,һәм намус белән хезмәт итеп туган нигезенә әйләнеп кайта.Яраткан шөгыле бакчачылык.Бүгенге көндә безнең балалар бакчасында  аның икенче улы тәрбияләнә. Озакламый без аны олы тормыш юлына – мәктәпкә озатырбыз. Аның уллары да үзе кебек кешеләргә ярдәмчел, тырыш, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булыр дип ышанып калабыз.

Ил сагына ирләр китәләр,

Шомлы төннәр, шомлы иртәләр…

Палаткалар, солдат юллары

Егетләрне кыю итәләр…

  1. Безнең балалар бакчасында иң кечкенә кеше – ул Рамил. Аңа әле ике генә яшь тула. Аның әтисе, безнең авылдашыбыз Рушан Фатхуллин да Армия сафларында хезмәт иткән кеше. Бүген аның гаиләсендә ике малай үсеп килә. Алар да киләчәктә әтиләре кебек Ватан каршындагы изге бурычларын үтәрләр.

Кирәк булса, әтиләр күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклар өчен

Батыр булып үсәрбез.

8.Бүгенге тыныч тормышта да балаларыбыз бәхетле, сәламәт,тәртипле булып үссен өчен әтиләребез кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Айнур Сафин кебек әтиләребез туган илебезгә тәрбияле балалар үстерәләр, җаваплы урыннарда эшлиләр. Бу гаиләдә дә Ватаныбызны саклаучы өч егет үсеп килә.

9.Әйе, безнең арабызда тагы Залялиев Нәкыйф кебек тәрбияле әтиләребез, Муллахметов Әхмәтхан, Самигуллин Камил, Залялиев Вакыйф, Шайхиев Шәйхулла кебек солдат шулпасын эчкән эчкән бабайларыбыз да бар бүген. Яраткан бабасы һәм килгән кунаклар хурмәтенә Шайхулла абыйның оныгы Ралинә җыр җырлап китә.

Алар үз чорының кыю солдатлары, тырыш, булган ир-атлар, гаилә башлыклары. Без бүгенге бәхетле тормыш өчен яраткан бабаларыбызга бигрәк тә бурычлы.Сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен, якты киләчәгебез, аяз күгебез, илебез тынычлыгы өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә сезгә, хөрмәтле бабаларыбыз! Барыгызның да гаиләләренә иминлек телибез.

Бабайларның батырлыгын

Һәркайсыбыз кабатлар.

Без аларның оныклары,

Без — булачак солдатлар.

Безгә тәрбия биргән бабайларны

Искә алыйк һәрбер адымда.

Исән-саулыкларын белер өчен,

Ешрак барыйк алар янына!

Ралинә.Бабай янында булганда-

Бернәрсәдән курыкмыйм мин.

Аның сүзе миңа закон,

Бабамны тыңлыйм мин.

Яшәсен безнең бабайлар

Сәламәт һәм шат булып.

Балаларының, оныкларынын

Кадерлеләре булып!

Алып баручы.Хөрмәтле бабаларыбыз, яшлегегезгә әйләнеп кайтыгыз әле, сезнең өчен оныкларыгыз башкаруында җыр бүләк итәбез.

Җыр: “Иң шәп бабай”.

Ислам.Бабайларның, әтиләрнең

             Дан юлыннан атлыйбыз

             Өлкән буын батырлыгын

             Йөрәкләрдә саклыйбыз.

             Ил чигендә сакта торыр,

             Диңгез кичәр буын без.

             Хезмәтебездә Ватанга

             Тугрылыклы булырбыз.

             Солдатка китә егетләр

             Үз илен саклар өчен

             Ватан терәге-ир, дигән

             Исемне аклар өчен.

             Илгә биргән изге антын үтәп

             Кайтыр алар исән булсалар.

             Илләр имин булып, афәт килми

             Тыныч кына булсын дөньялар !

Рәфит Батыр һөнәр бар җирдә-

            Җирне, илне саклаучы.

            Сине, мине-һәркемне

            Дошманнардан яклаучы.

            Генералмы, майормы,

            Капитанмы йә сержант-

            Барсының да исеме

            Дөнья бер ул-солдат.

           Ватанны саклаучылар

           Аямыйлар үз-үзен:

          Беләкле, йөрәклеләр,

          Ихтыярлы һәм түзем.

          Саклап Ватанны, безне

          Хәтәр сугыш утыннан,

          Батыр һөнәр иясе

          Китә туган йортыннан.

Илвина –Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,

               Бар дөнья балкып торсын.

               Әти бәйрәме икәнне

               Әни дә белеп торсын,

               Әни дә көлеп торсын.

               Бүген бәйрәм көнендә

               Әтиләрне котлыйбыз.

               Шатлык,бәхет,сәламәтлек

               Һәммәгезгә телибез.

Данияр Кирәк булса, әтиләр күк

               Утлар сулар кичәрбез.

               Илебезне саклау өчен

               Батыр булып үсәрбез.

               Озакламый егет булып

               Үсеп җитәрбез эле,

               Татарстан дәүләтенә

               Хезмәт итәрбез әле.

Ралинә Кызыл байрак эленгэн

              Бүген барлык урамга.

              Әтиләрнең, бабайларның,

              Абыйларның, малайларның

              Зур бәйрәме булганга.

              Бүген бәйрәм көнендә

              Әтиләрне котлыйбыз.

              Шатлык, бәхет, сәламәтлек

              Һәммәгезгә телибез.

Рамилә Әти безнең терәгебез,

               Әти безнең яклаучы.

               Кирәк чакта минем белән

               Дустым кебек уйнаучы.

               Яшәсен әтиләр

               Сәламәт һәм шат булып.

               Кызларының, улларының

               Кадерлеләре булып.

Зәлия  Горурланам әти белән,

            Аны бар да ярата.

            Мактау сүзләре әйтәләр

            Әтиемә карата.

            Ул зирәк тә, шаян да,

            Акыллы да, гаҗәп тә.

            Кем дисезме ул кеше?

            Минем әти, әлбәттә.

            Әтием минем уңган,

            Бөтен эшкә дә булган.

            Кулыннан килә бар да,

            Яратамын шуңа да.

Алсу Әти эштән кайтып керсә,

          Өйләр китә яктырып.

          Көне буе сагынгандыр,

          Ул да кайта атлыгып.

          Хәлне сорый  баштан сыйпап,

          Миңа чаңгы көйләшә.

          Әнием белән әти дә,

          Гел  елмаеп сөйләшә.

          Барыбызга да булыша,

          Үзенең дә күп эше.

           Әнигә, миңа, энемә

           Әти-иң кирәк кеше!

Илхан Каеш будым билемә,

             Тасма тактым җиңемә,

             Йолдызы бүрек кидем:

             -Мин солдат булдым!-дидем.

             Иңемә мылтык астым,

             Әти каршына бастым:

             -Килдем, иптәш командир,

             Әйдә, берәр (фәрман) приказ бир.

             -Смирно! – ди әти дә,

             Печән ашат бәтигә.

              Бераз утын ярырсың.

              Аннан…суга барырсың!

              -Була!-дидем фырт кына.

              Шуннан китте, и китте…

             Мине чын солдат итте.

             Бетте ялкау гадәтем,

             Санаулы һәр сәгатем,

                Иртүк торам, юынам,

                Сөлге белән уынам,

                 Ялт иттерәм тешләрне,

                 Аннан эшлим эшләрне.

                 Бүлмәдә тәртип хәзер.

                 Ни кирәксә шул әзер.

                 Солдат булу шулай ул,

                 Өйрәнгәч бик уңай ул.

Җырлар:  “Мин әтине яратам”.

                “Солдатлар”

                “Светофор утлары”.

                 “Мин шофер”

                 “Шаян чебиләр”.

05.05.2012 Дин

Армиягә китә егетләр…

Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда армиядә хезмәт итү элгәре кебек бик үк дәрәҗәле саналмаса да, 18 яшен тутырган егетләргә, дәүләтнең катгый таләбе буенча, туган-тумачасы, дус-ишләре белән саубуллашып, билгеле бер вакытка ерак җирләргә чыгып китәргә туры килә. Яшерен-батырын түгел: ата-аналар юкка гына борчылмый хәзер, моның җитди сәбәпләре дә бар, әмма нишләмәк кирәк – илне дә сакламыйча булмый.

Элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Ислам дине дә моның шулай булуын раслый. Чит җирләргә барып, сәфәр кылып дөнья күрү, төрле кешеләр белән аралашып гыйбрәт алу пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан хуплана.

Аннары шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул, иншә Аллаһ, якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак. Әмма бу – кайткач. Бүген исә без аны озатабыз. Шушы язмада нәкъ менә озату йоласына кагылышлы фикерем белән уртаклашасым килде.

Күптән түгел туганнарыбыз ашка чакырдылар:

– Улыбыз армиягә китә, шуны Коръән укытып, вәгазь тыңлатып, догалар кылып озатырга булдык…

Мәҗлес бик күркәм, эчтәлекле үтте. Аны алып барган Райнур хәзрәт Җиһаншинның Коръән укып дога кылуы, вәгазе, өлкәннәрнең нәсихәтләре булачак солдат Салават Фәләхов күңелендә фәкать изге хисләр генә уяткандыр. Һәрхәлдә, аның тормышындагы беренче ерак сәфәре “Бисмилла”дан, изге сүздән башланды. Улларын Аллаһы Тәгаләгә тапшырып олы юлга озату әтисе Илдар белән әнисе Гөлназ өчен дә, бабасы Раиф белән әбисе Асиябикә өчен дә зур юаныч булды.

– Салават Кукмара аграр көллиятендә укып, һөнәр үзләштерде. Тәртипле, эш сөючән егет. Спорт белән шөгыльләнгәч, физик яктан да ышанычлы күренә, ләкин дөнья булгач, хафаландыра шул, – ди бабасы. – Исән-сау йөрсен, әйбәт хезмәт итеп кайтсын!

– Әти-әниең, туганнарың янда булмаган ерак җирдә Аллаһы Тәгалә Үзе сиңа ярдәмче булсын, улым, – дип теләген җиткерә әбисе. – Ләкин моның өчен үзең Аны онытма, күңелеңнән чыгарма.

Сүзгә әтисенең абыйсы Рәүф кушыла:

– Бер елдан «как штык» – өйдә буласы! Ә тегендә – урталык кадерле. «Сәнәктән көрәк булырга» тырышканнарны өнәп бетермиләр анда. Дәү әбиең әйтә торган иде: «Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар, урта булсаң – ил агасы ясарлар». Менә шулай, энекәш…

Башка туганнарның да киңәш-теләкләрен җөпләп, Райнур хәзрәт бер бик мөһим, кирәкле сыйфатны искә төшерә:

– Һәрвакытта да сабыр булып каласы. Шәйтан кабаланып, ярсып эш иткәнне ярата, ә Аллаһы Тәгалә ипләп, тыныч, хикмәт белән гамәл кылырга куша. Аллаһ разый булырлык эшләүнең файдасын тормыш инде күптән исбатлады…

Хәләл ризыклы табын алдында барган җанлы сөйләшү кызыклы да, гыйбрәтле дә булды. Шунда уйлап куйдым: мәҗлес аракылы булып озатырга килүчеләр эчеп, исерешеп бетсә, болай аралашып булыр идеме соң? Әлбәттә, юк. Бик кызганыч, әмма күпләр бүген армиягә озату мәҗлесләрен хәрам белән пычраталар, килгән кунакларны исергәнче эчертүне аларны хөрмәт итүгә саныйлар. Туганнар, дусларны туплаган мәҗлес күңелсез күренешкә әверелә, күпме нервы бетә, тынычлык югала, акча, байлык-нигъмәт исраф була. Нәтиҗәдә, төн йокламаган егетне якыннары сәламәтлеге какшаган, ямьсез хәлдә ерак юлга озатып җибәрәләр. Бу инде Аллаһның ачуына дучар булып, шәйтанны сөендереп чыгып китү була.

Шунысын да әйтергә кирәк: хәрамнан башланган эшнең дәвамы да, нәтиҗәсе дә хәерле, бәрәкәтле булмый. Тормыш моны гел раслап килә. Әби-бабаларыбызның элеккеге гадәтләрен, йолаларын искә төшереп, начар үрнәкләргә иярмичә, “Бисмилла”лы, догалы башлангычларны көндәлек тормышыбызга кире кайтарасы иде. Армиягә озату мәҗлесләрен дә үзебезчә – татарча, мөселманча үткәрүдән фәкать файда гына булыр иде, дип уйлыйм. Фәләховлар гаиләсендә үткән шундый мәҗлес моңа яхшы мисал булып тора.

Салаватка, хәрби хезмәткә киткән барлык якташларыбызга сау-сәламәт булып, җаваплы бурычларын лаеклы башкарырга язсын. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын, исән-имин әйләнеп кайтуларын насыйп кылсын. 

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

МБГБУ “Көмеш Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Ватанны саклау –изге эш”

Сценарий авторы:

МБГБУ “Көмеш Күл төп гомуми белем

бирү мәктәбе”нең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Саматова Зөлфирә Рифхәт кызы.

Көмеш Күл – 2015

Аңлатма язуы.

Кичәнең максаты: 1) балаларга патриотик тәрбия бирү;

2) укучыларда сәхнә культурасы булдыру;

3) халык авыз иҗатына, гореф-гадәтләренә, йолаларга, милли
уеннарга мәхәббәт уяту.

Соңгы елларда мәктәпләрдә балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар артты. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт. Патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган як материалларын белү, өйрәнү мөһим, алар уку-укыту процессының нигезендә ятарга тиеш булалар.

Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанга лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күздә тотабыз. Гражданлык хисенә ия булу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләренә югары әхлаклы мөнәсәбәтне белдерсә, “патриотлык” төшенчәсе киңрәк мәгънәне аңлата. Бу-

  • Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну; аны саклау, яклау теләге булдыру;

  • милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау;

  • җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай бирелә: “патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз илеңә, халкыңа мәхәббәт”.

Укыту һәм тәрбия- бердәм процесс. Шуны истә тотып, укучыларга дәрестә һәм класстан тыш эшләрдә патриотик тәрбиягә дә зур әһәмият бирелә.Безнең мәктәптә патриотик тәрбия, укучыларга белем бирү белән беррәттән, төрле кичәләр, очрашулар аша да бирелә. Мәктәптә үткәрелеп килә торган кичәләр, очрашулар, тәрбия дәресләре укучыларга хәрби — патриотик тәрбия биреп кенә калмый, Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияли. Ир-ат — гайрәтле, гыйлемле, тәвәккәл зат. Солдат — Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ ул. В.А.Сухомлинский: «Батырлык һәм тәвәкәллек — ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк,”- дип язган. Сценариен үзем төзегән “Солдат озату кичәсе” авылдаш егетләрне Армия сафларына озатканда мәдәният йортында үткәрелә.Армия сафларына китү – һәр егет тормышында әһәмиятле вакыйга, шуңа күрә билгесез ерак юлга озату тантаналы рәвештә башкарылса, бигрәк тә истә кала. Мәктәптә “Ватаннны саклаучылар” дигән стенд эшли. Анда без солдат егетләрнең фоторәсемнәрен куябыз, хезмәт иткән урыны турында мәгълүмат бирәбез. Кечкенәдән Ватанга, туган илгә мәхәббәт тәрбиясендә үскән егетләребез солдат хезмәтеннән куркып тормыйлар. Үз теләкләре белән армия сафларына барып кайталар.

(Кичә мәдәният йортларында да, мәктәптә дә үткәрелә ала. )

Кичә барышы.

Алып баручы. Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый.Чирәм җирләргә дә, чит илләргә дә түгел, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәткән армия сафларына . Ватанны саклау – һәр ир – егетнең иң изге бурычы. Элек – электән килгән канун бу. Безнең әби – бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Кемнең солдатка китүен бөтен авыл халкы белгән, аны, өйдән өйгә чакырып кунак иткән, зурлап, армия сафларына озаткан. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу матур гадәтләр югала бара. Армиягә китүне дә дәрәҗәгә санамыйлар . Элек исә солдатка бармаган егет егет дип тә саналмаган. Андыйлар белән хәтта кызлар да йөрмәгән. Менә без бүген авылларыбызда солдат озату кичәсенең ничек уздырылганын күрсәтергә телибез.

(Егетләр-кызлар җырлап урам буйлап йөриләр, «әби – бабайлар» барысы да капка төбендә. Гармунга кушылып, яшьләр җырлыйлар).

Без үскәндә үскән идек

Тал тамырлары кебек.

Үсеп җиткәч таралыштык

Кош балалары кебек.

Китәм дисең, китәм дисең,

Китәм , дисең кайларга?

Ниләргә сабыр итмисең

Тагын өч – дүрт айларга?

Китәм, дисең, китәм , дисең.

Син бер китәрсең инде.

Син бер китеп , күңелемне

Моңсу итәрсең инде.

Военкомат идәннәрен

Таптамам дигән идем.

Туып – үскән авылымны

Ташламам дигән идем.

Военкомат идәннәрен

Таптарга туры килде.

Яшьли сөйгән ярларымны

Ташларга туры килде.

Яшьләр “урам әйләнә”

Өч-дүрт әби сөйләшеп тора.

— ……. ахирәт, кем малае китә тагын бүген?

— Ник, әле белмәдеңмени, түбән очның ……..малае китә бит.

  • Аның шундый җиткән малае бармыни инде?

  • И ахирәт, син бөтенләй артка калгансың икән. Бу икенче малаеның китүе бит инде.

  • И узган гомер. Без картаймый кем картайсын. Искән җилдәй үтә дә китә икән бу гомер дигәнең.

  • Әйтмә дә генә инде,….. Әле кайчан гына үзебез егетләребезне солдатка озаткан идек, ә хәзер оныклар юлга чыга.

  • Инде илләр генә тыныч була күрсен, Ходаем. Исән кеше бер кайта ул, үлгәннәр генә кире кайтмый.

  • Сугышлар гына чыга күрмәсен берүк. Бер ел тиз үтәр ул. Ходай киң ризыклы итеп яраткан балалар булсыннар. Ата- аналарга бала хәсрәте бирмәсен. Иң ачы хәсрәт – бала хәсрәте.

  • Шулай, дөрес әйтәсең. Мәңге онытыла торган кайгы түгел инде ул.

  • Армиягә китүче. Әбиләр, мин Армия сафларына китәм инде. Хәерле юл теләгез миңа.

  • Бер әби: Халык: “Юрга батырны саклый,батыр Ватанны саклый,”- ди. Ил барда – егет хур булмас, синең кебек егетләр барда – ил хур булмас. Билең нык булсын, биле ныкның – иле нык. Ватан сагындагы изге эшең иминлектә узып, туган ягыңа, туган әнкәң янына сау – сәламәт кайтырга язсын. Амин.

Армиягә китүче. Ярар, әбиләр, мине догагыздан ташламагыз. Мин кайтканчы, исән-сау торыгыз.

  • Исәнлектә күрешергә язсын, улым. Сау бул. Без сиңа хәер-дога кылып торырбыз. Менә, улым, берәр кирәгеңә тотарсың. (Акча бирә)

  • Тукта әле, улым, олы юлга чыгар алдыннан сиңа бер дога укыйм. Хозер Ильяс юлдашың булсын.

  • «Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәә-ниррахиим.»Инфиру хыйфәәфәүввә сикааләүввә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүмзәәликүм хайрулләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн».»Вә әгыйддүү ләһүм мәстәтагътүм миң куввәтиүв-вәмир-рибәәтыйль-хайль…»

(Гарәпчә өлешеннән соң бу дога татар телендә шушы рәвештә кылына):

«Әй, галәмнәрнең Раббысы булган, Аллаһым! Мөкатдәс китабыбыз Коръәндә безгә дошман белән сугышуны әмер итәсең. Инде бу әмерне җиренә җиткерү өчен үстергән балаларыбызны, динебезне, ватаныбызны һәм мөселманнарның бәхет һәм иминлеген, намусыбызны саклау өчен гаскәргә җибәрәбез… Син аларга сәламәтлек һәм иминлек бир, йөрәкләренә батырлык, беләкләренә куәт бир. Йә Рабби! Гаскәргә кирәк булган сабырлыкны, батырлыкны, куркусызлыкны йөрәкләренә сал, аларны бәла-казалардан, җәфалардан сакла. Каһарман гаскәребезне бер вакытта да хаклыктан, хакыйкатьтән аерма, хаксыз­лык һәм золым итүдән сакла. Балаларыбызның сау-сәламәт ата-аналары, сөйгәннәре белән кавы­шуын насыйп ит. Аллаһым! Синең динең тынычлык һәм хозурлык дине. Бөтен инсаннарга һидаять һәм ихсан әйлә. Яшьләребезгә бу юлда гайрәт бир, гаскәр башлык­ларына карата итагатьле булсыннар. Кече һәм зур гөнаһларын гафу ит, Аллаһым! Ватан һәм милләтебезнең иминлеге, динебез­нең мәңгелеге, милләтебез-халкыбызның берле­ге һәм бердәмлеге өчен.  Аллаһ ризалыгы өчен” («Фатиха сүрәсе«)

Армиягә китүче. Рәхмәт, әбиләр. Сау булыгыз.

  • Әйдә әле,ахирәт, авыл очына кадәр озата барыйк.

  • Барабыз,билгеле.

(Капка төбендә бер бабай тора.)

Армиягә китүче. Бабай, сау булып тор. Мин ил чикләрен сакларга китәм.

Бабай.: Ярар, балам, сау бул. Алла боерса, сез тыныч хезмәткә китәсез. Ә без 41 дә сугышка киттек. Өч авылдан 342 кеше китсәк тә, 140 ыбыз гына кире әйләнеп кайтты. Аларның да күбесе сугышта алган яраларыннан мантый алмадылар, озакламый үлеп беттеләр. Бүген инде өч авылга бер ветеран гына исән.

Еллар имин, күкләребез аяз булсын, таңнарыбыз тыныч атсын. Немецларны да җиңеп, күп газаплар чигеп кайттык. Җиңү безгә җиңел бирелмәде. Хәзер ил – җир генә күреп кайтасыз . Хәерле сәфәр, улым.

Солдат: “Ну, брат, давай. Без үзебезнең ил алдындагы бурычны үтәп кайттык. Чират — сездә. Анда баргач, җебеп торма, үзеңнең кыю йөрәкле татар егете икәнлегеңне онытма. Татарстан егетләре һәркайда мактаулы. Шул дәрәҗәне төшермә. Туган ягыбызның намусын пычрата күрмә.

1 кыз: …. бер ел буе без кичләрен клубта яратып уйнаган уеннарны онытмасын. Хәтерендә тирәнрәк саклансын өчен, әйдәгез, тагын бер җырлап, биеп алыйк.

  1. кыз: Әйдәгез, түгәрәкләнеп җырлап биибез.

  1. Машиналар үр менә алмый,

Үр менә алмый таптана.

Юлларыңда зәңгәр чәчәк

Мин булырмын, таптама.

Кушымта.

Минем иркәм армиядә

Сагыз кайнатам дигән.

Кайткан чакта бер чәйнәрлек

Сагыз апкайтам дигән.

Минем иркәм армиядә

Шинель кигәндер инде.

Ябык кына нәрсә иде –

Катып үлгәндер инде.

2.Стенада сәгатъ йөри

Саный минут исәбен.

Кай җирләрдә йөри икән

Минем алма кисәгем?

Ал чия төпләренә,

Гөл чия төпләренә

Сулар сибеп үстерәләр

Тәрәзә төпләрендә

Алларын алга манам,

Гөлләрен гөлгә манам.

Иркәм китте еракларга,

Сагыну утында янам.

3. Китәм дидең, читкә киттең,

Чит иде теләкләрең.

Инде хәзер чит илләрдә

Өзелер үзәкләрең.

Дулкынланып сулар керә

Пароход идәненә.

Ышанмагыз егетләрнең

Яратам дигәненә.

“Алым” диярләр алар,

“Гөлем” диярләр алар.

Бер атнага , 15 көнгә

“ Сөям” диярләр алар.

Бишле” һәм “Сигезле” уеннары уйнала. Уеннарда уртада калган кешегә җәзалар билгеләнә.

Егетләр И.Юзеев сүзләренә язылган“Ике егет китә армиягә” (татар халык көе) җырын башкара.

  • Әтисе. –Улым, фамилиябезгә тап төшерә күрмә. Кыю бул, батыр бул. Онытма, эне-сеңелләрең, безнең тыныч тормыш синең ничек хезмәт итүеңә бәйле. Бер ел күп түгел ул, кеше тормышында бер мизгел генә. Яхшы хезмәт ит, отпускыга кайтырлык булсын. Хатларыңны ешрак яз. Хәерле юл, улым!

Әнисе: “Улым, минем синең өчен ничек ут йотуымны беләсең.

Тәртипле бул. Олыларның сүзен тыңла, хат язарга онытма. Исән – сау кире әйләнеп кайт. Ходай Тәгалә исәбеңне күрергә язмасын. Сау бул, балам. Хәерле юл, улым! Исәнлектә күрешергә насыйп булсын, амин. Улым, сиңа икмәк каптырам. Калган кисәкне җыеп куям. Ул син кайтканны теләп, өйнең иң кадерле урынында сакланыр.(Ипи каптыра).

Авыл җирлеге башлыгы: — Ярар, …, хәерле юл. Авыл яшьләргә мохтаҗ. Төбә-гебезнең киләчәге – сезнең кулда. Хезмәт срогың тулгач, авылга әйләнеп кайтасы. Килештекме? Без сине колач җәеп каршыларбыз. Бүген Армия сафларында безнең авыл җирлеге буенча 8 кеше исәпләнә. Барыгыз да туган төбәгебезне яшәтергә, үстерергә тиеш сез. Шуны онытма, …. Хәерле юл! Без сиңа ышанабыз, без синең әйләнеп кайтуыңны түземсезлек белән көтәбез.

(Бер кыз “Солдатка “ шигырен сөйли.)

Кыз: Туган җирдән аерылып, еракларда –

Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,

Туган илнең иминлеген саклап

Изге эштә — хезмәттә син Солдат!

Ата — баба заманыннан шулай килгән:

Хезмәт сорый – олы рухи Биеклекне,

Куәт өстәп, армый – талмый Күнегүне,

Түземлекне, Батырлыкны, Егетлекне!

Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!

Сине һәркөн искә алып үтәрбез!

Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп

Исән – имин кайтуыңны көтәбез!

Яраткан кызы. –Ярый,…, сау бул. Исән – сау йөр.

Егет.— Син мине көтәрсеңме, …?

Кыз. –Көтәрмен , … .Борчылма.

Егет. –Вәгъдәме?

Кыз. –Вәгъдә.Тыныч хезмәт ит, ярыймы.Менә сиңа вәгъдә билгесе – кулъяулык.

Егет. – Рәхмәт. Мин аны йөрәк түремдә генә саклармын. Сау бул,….

(“Сөйгәне” белән саубуллашу.

(Машина кычкырта)

Иптәше. Ярый, егетләр, кузгалырга вакыт.

Китүче солдат: Сау булыгыз туганнар, дуслар, классташлар, күршеләр.Сау булыгыз, әти — әни. Сау бул,…!

Барысы: Сау бул,…. Исән- сау йөреп кайт.

(Җырлыйлар.)

Без авылдан чыккан чакта

Күтәрелде томаннар.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сау булыгыз, туганнар!

(Кызлар О.Усмановның С .Әхмәтҗанова сүзләренә язган “Солдат егеткә” җырын башкаралар.)

Кулланылган әдәбият:

  1. Җирле материаллар.

  2. “Юлдаш” газетасы. 2004 нче ел, февраль, №9

  3. “Җырларыбыз”, Казан Татарстан китап нәшрияты, 1989, 286 нчы бит.

Шигърият

Армиягә китә егетләр (шигырь)

Көз дә җитте, кошлар очып китте,
Китте алар җылы якларга.
Армиягә китә егетләр дә
Туган җирне, илне сакларга.
Тик бер генә елга китә егет,
Бик тиз үтеп китәр бу вакыт.
Ата-ана өчен ун ел кебек,
Алар көтәр улын сагынып.
Тыныч булсын берүк илебез,
Яхшы хезмәт телик аларга.
Ир-егетнең изге бурычы…

Көз дә җитте, кошлар очып китте,

Китте алар җылы якларга.

Армиягә китә егетләр дә

Туган җирне, илне сакларга.

Тик бер генә елга китә егет,

Бик тиз үтеп китәр бу вакыт.

Ата-ана өчен ун ел кебек,

Алар көтәр улын сагынып.

Тыныч булсын берүк илебез,

Яхшы хезмәт телик аларга.

Ир-егетнең изге бурычы бу

Туган җирне, илне сакларга.

Татар егетләре һәрчак сынатмады,

Сез дә, шөкер, шуны акларсыз.

Яшь егетләр сынау, чыныгу алып

Чын егетләр булып кайтырсыз.

Туган җирнең саф һавасын сагынып,

Чишмәләрен искә алырсыз.

Төрле чагы булыр — авырлыгы…

«Яхшы», — диеп хатлар язарсыз.

Гармун тавышы, җырлар, елашулар…

Китә егет илен сакларга.

Хезмәт итеп, исән кайтсаң иде —

Шушы теләк егет балага.

Шәһидулла МОТЫЙГУЛЛИН, Каенсар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

4CQwVszH9pSXLZ5ckCq

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

4CQwVszH9pSXLZ5ckCq

А.б. Гаиләнең, терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борыңгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмэт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәңдә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, картатайларыбыз, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешелэребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә, хөрмәтлеләребез, ныклы сәламәтлек, балаларыбызга урнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
…Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?!
Таба алмам алыштырыр кеше-
Әйлэнсәм дә бөтен дөньяны.
«Балам» диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртувың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез көчле, сез – батыр, сез – безнең куаныч!
Сез – алтын багана, гаиләдә – сез терәк.
Тынычлык, иминлек сагында – сез кирэк!!!
1. Бүген безнең мәктәптә
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде.
2. Иң акыллы, иң уңганнар
Бар эшкә дә булганнар
Менә шундый әтиләр.
Бергә: Менә шундый әтиләр.
3. Әтиләр илнең терәге
Гаиләнең йөрәге.
Авырлыкларга бирешми
Әтиләрнең беләге.
4. Әле ярый сез бар җирдә
Безнең иң ныклы терәк
Бәхетебез тулы булсын
Сез безгә шундый кирәк.
5. Әниләр белән бергә
Озын-озак яшәгез.
Шатлык килсен өебезгә
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.
6. Сезнең йөргән юлларыгыз
Яшел утлардан торсын.
Сугыш, кан кою булмасын
Әтиләр исән булсын.
7. Бүген бәйрәм көнендэ
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.

8. Мой папа находчивый,        
Умный и смелый.
Ему по плечу
Даже сложное дело.
Ещё он — шалун,
Озорник и проказник.
С ним каждый мой день
Превращается в праздник.
9. Әтиебез бик гадел,
Юмарт, шаян һәм көчле,
Безнең өчен ул зур терәк,
Әти безгэ бик кирәк!
Әти безнең горурлык,
Телибез аңа саулык,
Язсын иде гомергә
«Әти» диеп яшәргә!
10. Зимний солнечный денек
Весело скрипит снежок,
Лыжи, санки мы берем,
С папою гулять идем!
Мне завидуют вокруг –
папа самый лучший друг!
11. Горурланам әти белән
Аны бар да ярата.
Мактау сүзләре әйтәләр
Әтиемә карата.
12. Чтобы мирно всем жилось,
Чтобы мирно всем спалось,
Каждый день и каждый час,
Зорко охраняет нас
Армия наша! Благодарны люди ей,
Славной Армии своей,
В честь нее гремит салют,
В песнях славу ей поют!
Армия наша: самая могучая!!!
Армия наша: самая лучшая!!!
13.Минем әтине эшендә
“Универсаль” ул, диләр.
Аның кулыннан килмәгән
Юктыр бер эш тә, диләр.
14.Әтием кебек эшкуар
Булырмын әле үскәч.
Бәлки минем офисымда
Кайберәүләрегез эшләр.
15.Күргәнегез бармы сезнең
Минем әтине рульдә
Җырлап йөри машинасы
Ватылмаса, әлбәттә.
16.Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә,
Йолдызлы бүрек кидем:
-Мин солдат булдым! – дидем.

  17.Иңемә мылтык астым,
Әти каршына бастым:
-Килдем, иптәш командир,
Әйдә, берәр приказ бир.
18.-Смирно!– ди әти —
Печән ашат бәтигә.
Бераз утын ярырсың.
Аннан…суга барырсың!

  19.-Була! – дидем фырт кына.
Шуннан китте, и китте…
Мине чын солдат итте.
Бетте ялкау гадәтем,
20.Санаулы hәр сәгатем,
Иртүк торам, юынам,
Сөлге белән уынам,
Ялт иттерәм тешләрне,
Аннан эшлим эшләрне.

  21.Бүлмәдә тәртип хәзер.
Ни кирәксә шул әзер.
Солдат булу шулай ул,
Өйрәнгәч бик уңай ул.
22. Өйдә булмаса әтитем
Шундый күңелсез миңа.
Кайчан кайтыр микән дип
Кич буе уйлыйм менә.
23. Әти өйгә кайтып кергәч
Өйләр яктырып китә.
Бар эшләрдә җиңеләя
Ару-талулар бетә.
24. Эшләмәсә эшләмәсен
Газетасын укып торсын.
Телевизор карап ятсын
Әтием генә булсын.
А.Б. Җир йөзендэ яшәүче һәр кешенең иң зур теләге – тынычлыктыр! Без хәзер әтиләребезгә җир йөзендәге соңгы бомбаларыбызны тапшырабыз һәм алар:
Булмасын ул, булмасын
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч!!!
Дип бомбаларны шартлатсыннар — һәр бомба эчендэ теләкләр! (өрелгэн шарлар эчендә теләкләр язылган)
Теләкләрне әтиләр укыйлар:
1. Бомбалар шартламасын!
2. Балалар еламасын!
3. Пулялар сызгырмасын!
4. Пусть всегда будет мир на земле!
5. Яшь тугелмэсен!
6. Кугебез гел аяз булсын!
7. Барыбыз да дус яшик!
8. Гаилэлэребез тигез, тыныч булсын!
9. Сугышлар булмасын!
А.б. Балалар, этилэребез утырып торып арып киттелэр ахрысы, бэйрэмнэре конендэ эйдэгез аларны да бераз уйнатып алыйк эле.е Кичэбезнен икенче олешенэ кучэбез.
Безнен белэн ярышыргаЖитез этилэр кирэк.
Кемнэр ярышырга эзер,
Чыгып басыгыз тизрэк!!!
Первый цвет «ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬНЫЙ». Каждый воин должен быть внимательным и смекалистым. ВОПРОСЫ ДЛЯ ДЕТЕЙ.
На вопросы отвечаем «ДА» или «НЕТ».Я проверю, какие Вы внимательные!
Наша армия сильна? (Да!)
Защищает мир она? (Да!)
Мальчишки в армию пойдут? (Да!)
Девочек с собой возьмут? (нет!)
Стоит летчик на границе? (нет!)
Он летает выше птицы? (Да!)
Мы скоро праздник отмечаем? (Да!)
Мам, девчонок поздравляем? (Нет!)?
Мир важней всего на свете? (Да!)
Знают это даже дети? (Да!)
ВОПРОСЫ ДЛЯ ПАП НА СМЕКАЛКУ
Ветеран — это старый, опытный воин? (Да)
Повар в армии — это кок? (Нет)
Майор — старше по званию, чем капитан? (Да)
Всякий пистолет — это револьвер? (Нет)
Руль в самолете и на корабле называется штурвал? (Да)
Компас — это прибор для измерения расстояния? (Нет)
Быть на посту — значит, находиться в дозоре? (Да)
Внеочередной парад — это повышение по службе? (Нет)
Госпиталь — это больница для военных? (Да)
«Катюша» — автомобиль, назван в честь всех девушек по имени Катя? (Нет)
В мирное время солдат служит в армии раз в год (Да)
«Папаха» — это головной убор всех пап? (Нет)
1 нче уен. «Дорес эйт» дип атала(берничэ этинен кузлэре бэйлэнэ, хэм хэр эти узенен кызын, яки улын табарга тиеш)
ГОНКИ
Игрушечные машины привязать к карандашу верёвочками одинаковой длины. Кто скорее накрутит веревку на карандаш, то есть «приедет» к финишу, тот победил.
4нче уен « Ин тоз атучы» снайперлар уены
(корзинага бомбаларны ташлап, обезвредить итэргэ кирэк)
1 конкурс: «Связисты». На кубах – ориентирах стоят игрушечные телефоны. По сигналу папа и ребёнок, держась за концы веревки (шнур), бегут «змейкой» к своему телефону, обегают ориентир, папа поднимает трубку, говорит: «Первый, первый – я второй…» и бегут обратно, передают верёвку (шнур) следующей паре.
ПРИНЕСИ ПОГОНЫУчастникам кладутся спичечные коробки на плечи. Они должны их пронести, не уронив, и передать следующему участнику эстафеты.
Конкурс «Добрые слова о папе»
Дети называют слово и вставляют спичку в яблоко. В конце каждая команда представляет своего «ежика».
А.Б Шушы шигырь юллары белэн бэйрэмебезне тэмамлыйбыз. Барыгызнын да гаилэлэрендэ тынычлык, иминлек булсын! Кадерле кунаклар! Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез. Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз!
Әкрен генә көй яңгырый, балалар әтиләренә, бабайларына бүләкләрен тапшыралар.

Афған ере – йөрәк яраһы

Илиза:

Хәйерле көн, һаумыһығыҙ, хөрмәтле байрамыбыҙ ҡунаҡтары, уҡытыусылар һәм уҡыусылар! Беҙ бөгөн «Афған ере – йөрәк яраһы» тип исемләнгән осрашыуға йыйылдыҡ.

Данияр:

Был осрашыуыбыҙ алыҫ Афған ерендә ғүмерҙәре өҙөлөп, мәңге йәш булып ҡалған һалдаттар, ул дәһшәтле көндәрҙең шаһиты булып йәшәүсе иҫәндәр хаҡында, кем өсөн, ни өсөн ҡан ҡойоуҙары ла аңлашылмаған Афған һуғышында һәләк булыусылар тураһында.

Искандар:

Афған! Был һүҙҙәрҙе әйтеү менән күҙ алдына тау-ташлы рәхимһеҙ ҡояшлы афған ере килеп баҫа. 

Илиза:

1979 йылдың 25 декабре көндө көндөҙгө сәғәт 3-тә совет ғәскәрҙәре Афған ере сиген үтеп инәләр.

Искандар:

Афған ере! Был һүҙҙәрҙе әйтеү менән хәтерҙә 15 меңдән артыҡ тигән һүҙҙәр килеп баҫа. 

Илиза:

Был һуғыш беҙҙең илгә 15 меңгә яҡын ҡурғаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрһеҙ юғалған һалдат рәүешендә әйләнеп ҡайта. Был һуғыш беҙҙең ил өсөн 60 млрд һумлыҡ аҡланмаған һәм кәрәкһеҙ сығым булып әүерелә.

Искандар:

Бөгөн Башҡортостан ерендә 335 әсәй үҙ балаларын бүтән бер ҡасан да күрә алмаясаҡтарына ышанмайынса зар илайҙар. Ни өсөн? 

Данияр:

Бер кемгә лә хәбәр ителмәгән һуғыш 9 йыл 1 ай һәм 19 көн дауам итә . 

Күп йылдар үтте, әммә ул ерҙәрҙә булған ваҡиғалар бөгөнгәсә күптәрҙең йөрәгендә ауыр яра булып һаҡлана. 

Искандар:

Беҙҙең бөгөнгө осрашыуҙа ана шундай батыр йөрәкле, ҡурҡыуһыҙ, донъяға матур тормош, азатлыҡ килтереүселәр ултыра. Килгән ҡунаҡтар менән танышып үтәйек. Улар – Татлыбаев Мәжит Әхәт улы,

Уразаков Заһир Абдулла улы,

Аҙнағолов Рәшит Шәкир улы, 

Ғәйнизаров Айҙар Зәбир улы,

Исмәғилов Мөнир Әһлиулла улы,

Солтанғужин Ғәлим Ишбулды улы.

Илиза:

Хөрмәтле яугир-интернационалистар! Һеҙҙе–совет һуғышсыларының Афған еренән сығарылған көнө менән ысын күңелдән ҡотлайбыҙ. Берәүҙең дә һеҙҙең алға ҡуйылған бурыстың намыҫ менән үтәлеүен оноторға һәм уны ҡаралтырға хаҡы юҡ. Ул ваҡытта алған тән һәм йән яраларығыҙ шул мәхшәрле көндәрҙең үткәненә бер иҫтәлек кенә булһын. Улар ҡабаттан яңырмаһын, һуғыш афаты күрмәйенсә, имен донъяларҙа тыныс күңел менән йәшәргә яҙһын ине.

Данияр:

Әйҙәгеҙ, яуҙа ҡалғандар хөрмәтенә, әйләнеп ҡайтҡан ағай-олатайҙар иғтибарына бер минут тынлыҡ иғлан итәбеҙ.(бер минут тынлыҡ) Рәхмәт.

Искандар:

Һуғыш бөтөп, нисә йылдар үткән,

Әле һаман һыҙлай яралар.

Һөйгәндәрен көтә тоғро ҡыҙҙар,

Ә улдарын көтә әсәләр.

Әсе Афған еҫе яҙмыштарҙы

Телеп үтте, ҡалды яралар.

Төштәремә инә ҡәһәр һуғыш,

Төштәремә инә Кандагар.

Алмир:

Уходили парни

Из Афгана

Через перевалы

И саланг…

Уходили парни

Утром ранним,

А в мечети

Голосил мулла.

И была молитва,

Как спасение,

Что парней

Убережет Аллах…

Не забыть февраль и воскресение,

Радость и улыбки

На устах.

Данияр:

Ун йыл буйы күпме ҡан ҡойолдо,
Йәш егеттәр шунда киттеләр.
Сәскә атҡан йәшлек ғүмерҙәре,
Афған һуғышында үттеләр.
Һуғыш, атыш, күпме юғалтыу,
Ғәрип ҡалды беҙҙең егеттәр.
Аяҡ — ҡулһыҙ ҡалды йәшлектә,
Бөтөнләйгә өҙөлдө өмөттәр.

Азалия:

Дошман сыға тауҙар араһынан,
Баш киҫерҙәй өҫкә ырғыла.
Берәм- берәм беҙҙең егеттәр,
Тауҙар араһында ҡырыла.
Йәп — йәш егет ҡалды утлы юлда,
Аяҡ — ҡулы уның ныҡ беште.
Ә алыҫта ғәзиз әсәйҙәре,
Ҡан — йәш түгеп, тамам интекте..

Азат:

Көн уйланы әсә, төн уйланы,
Күҙен алмай алыҫ юлдарҙан.
Ҡәхәр төшкән һуғыш яраланы,
Юҡ баланан хәбәр, хәбәр Афғандан.
Көттө әсә: аҙна, айҙар көттө,
Ғәскәр сыҡты Афған еренән.
Ҡайтты улы, ҡайтты ғәзизе,
Тик ниңәлер бик ныҡ үҙгәргән…

Нурия:

Һин иҫән бит, иҫән балаҡай,
Күрендең һин әсәң күҙенә.
Теш-тырнағың менән ҡаршы торҙоң,
Бирешмәнең әсе үлемгә…
Орден, миҙал һеҙҙең күкрәктәрҙә,
Исемегеҙ мәрмәр таҡтала,
Һәйкәлдәрҙә гөлдәр һеҙҙең өсөн,
Рәхмәтеңдән Аллам ташлама!!!

Данияр:

Ҡот осҡос хәлдәрҙе үҙ күҙе менән күргән, уның эсендә ҡайнаған, тыныслыҡ өсөн көрәшкән ағайҙарыбыҙға һүҙ бирәйек. Рәхим итегеҙ, Мәжит Әхәт улы.

Искандар:

Тыныслыҡ! Донъяла унан да изгерәк нимә бар икән? Алдағы көндәрҙә илдәр тыныс булыуын теләйек. Тыуған яҡтарҙан ситкә китергә тура килһә лә, иҫән-һау үҙ яғыбыҙға ҡайтырға яҙһын!

Илиза:

Хөрмәтле дуҫтар! Сарабыҙҙың тәүге өлөшө аҙағына ла яҡынлашты. Изге еребеҙҙе дошмандарҙан һаҡлап, уның именлеге өсөн ғүмерен дә ҡыҙғанмаған, Афған ерендә һәләк булған, армия сафтарында хеҙмәт иткәндә йәш ғүмерҙәре ваҡытһыҙ өҙөлгән Башҡортостан улдарының яҡты иҫтәлеге алдында баш эйәбеҙ! Уларҙың исеме, яҡты маяҡ булып, быуындарҙан-быуындарға күсһен!

Ягез әле әтиләр

Сәхнә түрендә өстәлләр тезелгән. Катнашучылар санынча урындыклар куелган. Каршыга «Ягез әле, әтиләр!» дип язылган плакат эленгән.

Конкурста биш яки алты ир-егет катнашырга мөмкин. Кичәне ике кеше (егет һәм кыз) алып бара.

Егет. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!

Кыз. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

Егет. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсен башлыйбыз.

Кыз. Бүгенге бәйрәмдә без сезгә «Иң акыллы һәм сөйкемле ир» дип исемләнгән «Ягез әле, әтиләр!» бәйге-кичәсен хәзерләдек.

Егет. Кичәне башлап җибәргәнче, анда катнашкан ир-егетләр белән таныштырганчы, жюри сайларга кирәк. Без жюри составына дүрт кеше тәкъдим итәбез. Хәзер сезне алар белән таныштырып үтәбез.

Кыз (жюри әгъзалары белән таныштырып үтә).
Хөрмәтле җюри әгъзалары, рәхим итеп билгеләнгән урыннарыгызга утырыгыз.

Егет. Хәзер, хөрмәтле дуслар, сәхнәгә бәйгедә катнашучы ир-егетләрне чакырабыз. Беренче номер белән бүгенге бәйгедә катнаша — ….

Кыз…. булып эшли. Тормыш иптәше … белән … егет һәм … кыз үстерәләр. … Бәйрәмдә катнашучы һәрбер ир-егет белән шушы тәртиптә таныштырып үтә.)

Егет. Хөрмәтле ир-егетләр, хөрмәтле әтиләр, хәзер бәйгене башлыйбыз.

Кыз. Бәйгенең беренче туры «Курорттан хат» дип атала.

Егет. Бәйгенең шарты белән таныштырып үтәбез. Ир-егетләр үзләрен курортта дип хис итәләр һәм шуннан хатыннарына хат язалар. Бәйгенең шарты буенча, егетләребез бу хатларны өйдә язып килделәр. Хәзер сәлам хатларын тыңлыйк. Рәхим итегез, хөрмәтле әтиләр, кайсыгыз кыюрак?
(Хатларның шаян булуы шарт.)

Кыз. Рәхмәт сезгә. Бүгенге кичәгә әтиләребезнең яклаучылары да килгән. Хәзер шуларның берсен сәхнәгә чакырабыз. Сүзне аңа бирәбез. Ул … сыйныфта укучы … булыр.

Яклаучы. Мин бүгенге бәйгедә … абыйның беренче урынны алуын телим. Хәзер аны яклап … җырын башкарам. (Җырлый.)

Егет. Рәхмәт, … . Бәйге барганда, яклаучыларның чыгышларын дәвам итәрбез.

(Тагын хатлар укыла.)

К ы з. Хәзер бәйгебезнең икенче турына күчәбез. Бу тур — үзешчән сәнгать туры. Ир-егетләрнең нинди һөнәрләргә оста булуларын белик әле.

Егет. Сезнең каршыгызда хәзер «беренче номер» үз һөнәрен күрсәтә. (Концерт номеры. Катнашучыларның һәрберсе үз һөнәрен күрсәтә.)

Кыз яклаучыларга сүз бирә.

Егет. Егетләрне яклап чыгыш ясаучыларга да жюри тарафыннан бәя куела, аларга карап егетләргә өстәмә очко бирелә.

Конкурсыбызны дәвам итәбез. Без бу турда әтиләребезнең тормышта очрый торган төрле ситуацияләрдән чыга алу осталыкларын тикшерербез. Хөрмәтле ир-егетләр, сезгә 8 минут вакыт бирелә.

Ситуацияләр:

1. Сез хатыныгыз белән су аркылы күпердән чыгып барасыз. Көтмәгәндә, хатыныгызның сумкасы кулыннан ычкынып суга төште. Сез йөзә дә белмисез, ди. Бу ситуациядә нишләр идегез?

2. Сез командировкадан кайттыгыз. Керсәгез, өйдә хатыныгыз белән сезгә таныш түгел ир кеше сөйләшеп утыра. Сез аның кайдан килгәнлеген әлегә белмисез. Бу ситуациядә нишләр идегез?

3. Сез хатыныгыз белән туйда яки берәр мәҗлестә. Бию көе яңгырый. Сезнең хатыныгызны таныш булмаган ир-ат биюгә чакырды. Бу бию бетеп, икенче төрле бию башлангач та әлеге ир тагын хатыныгыз белән биергә теләк белдерде. Сез нишләргә булдыгыз?

4. Сез хатыныгыз белән икегез генә тукталышта автобус көтеп торасыз. Бер салмышрак егет килеп чыгып, хатыныгызга бәйләнә башлады. Бу ситуациядә нишләр идегез? (Ситуацияләр һәрбер ир-егеткә аерым-аерым
кәгазьләргә язып бирелә.)

Кыз. Шушы вакыт эчендә без сәхнәгә җырчыбыз …ны чакырабыз. (Концерт номеры.)

Егет. Егетләр, уйлар өчен бирелгән вакыт үтте, рәхим итегез, хәзер сүзне сезгә бирәбез. (Ситуацияләр һәм аларга җаваплар укыла.)

Кыз яклаучыларга сүз бирә.

Егет. Хөрмәтле әтиләр, сәхнәгә рәхим итегез. Конкурсыбызны дәвам итәбез. Хөрмәтле тамашачылар, без ир-егетләребезгә: «Әгәр син депутат яисә президент булсаң, ирләр өчен нинди льготалар бирер идең?» дигән сорау куйдык һәм аларга өйләрендә җавап язып килергә куштык. Әйдәгез, аларның чыгышларын тыңлыйк. (Чыгышлар.)

Кыз яклаучыларга сүз бирә.

Егет. Конкурсыбызның алтынчы туры — … ел модалары. Хөрмәтле хатын-кызлар, бик игътибар белән карап утырыгыз, быелгы … елында нинди киемнәр тәкъдим итәләр икән?

Кыз. Сәхнәдә беренче төр мода. (Ир-егетләр хатын-кыз киемнәреннән сәхнәгә чыгалар һәм үзләре сайлаган модаларны мактыйлар.)

Егет. Хөрмәтле тамашачылар, ир-егетләребезгә ял бирәбез. Хәзер сезгә … җыр башкара. (Концерт номеры.)

Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, конкурсыбызның соңгы, җиденче туры. Ир-егетләргә гаилә тормышына багышланган мәзәкләр, такмаклар, көлкеле хикәяләр сөйләргә хәзерләнеп килергә бирелгән иде.

Егет. Сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле әтиләр, рәхим итегез. (Чыгышлар.)

Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, бәлки, сезнең арагызда да гаилә тормышына бәйле кызыклы мәзәкләр белүчеләр бардыр, сәхнәгә рәхим итегез.

Егет. Хөрмәтле тамашачылар, бүгенге «Иң акыллы һәм сөйкемле ир» конкурсының җиңүчесен билгелик. Сүзне жюри комиссиясенә бирәбез. Рәхим итегез. {Жюри нәтиҗәләр белән таныштырып, җиңүчене билгеләгәч. Мәдәният йортының халык вокаль ансамбле кызлары ир-егетләргэ бүләкләр тапшыра һәм аларга багышлап җырлар башкарыла.)

Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, «Ягез әле, әтиләр!» конкурс-кичәсе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Җиңү көне.

Әдәби – музыкаль монтаж

Музыка яңгырый. «День победы»

1 укучы. Раил

Июнь.

Якты кояш җылы нурын сибеп,

Зәңгәр офыкка төшеп югалды

Кайгы белмәс шаян балаларның

Шат көлү авазы яңгырады.

 2 укучы Раушания

Июнь.

Ул көнне мәктәптән кайтканда,

Кич арып йокларга ятканда,

Берәү дә китерми уена

Иртән иртүк сугыш башланасын

Һәм бетәсен бары тик 45 – нең маенда

Фонограммада«Священная война»көе яңгырый.

3 укучы. Рузаль

Ак томаннар арыш кырларында

Тыныч кына изрәп ятканда,

Җырлар белән таңны уятырга

Сандугачлар канат какканда,

Аяз күктән кара болыт булып,

Фашист козгыннары килделәр.

Ут һәм үлем чәчеп улый-улый

Ил өстендә очып йөрделәр.

Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән

Дошманына халкым ташланды.

Азатлыгы өчен туган илнең

Авыр көрәш җирдә башланды.

Җыр: “Солдатлар”

Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар

Балалар керделәрутларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренепшинельгә,
Калдылар еракта йокларга.

«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…

Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар

Анаулйокламый, сабые
Юрганыначса да уяна.
Аналарйөрәгешикелле
Мәйдандамәңгелекутяна.

Аналарйөрәгешикелле
Утяна, уйлана, талпына.
Аналархәтерешикелле
Җилйөрикурганнарартында

4 укучы. Булат.

Бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. “ Исән – сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз!” – дип озаткан иде авыл халкы үзенең улларын. Аналарның йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына, елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында сизелмәде.

5 укучы. Зарина

Сугыш ачысы, сугыш кайгысы кагылмаган йорт калдымы икән безнең авылда. Юк, калмады. Тылдагы авырлыклар хатын – кыз җилкәсенә төшкән, алар ир-ат хезмәтен дә, хатын – кыз хезмәтен дә башкарганнар. Нәкъ менә шушы аналар бик зур авырлыкларны җиңеп, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, колхоз кырларында, фермаларда фронт өчен азык – төлек җитештергәннәр. Туган илебезне дошманнан азат итүдә үз өлешләрен керткән, иң якын кешеләрен югалткан авылдашларыбызга чиксез рәхмәтле.

Сәхнәартында«Темная ночь» көе яңгырый. Хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнеп утыралар: тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, җеп эрлиләр. Кыскасы, фронтка җибәрү өчен посылка әзерлиләр. Берсе сугышчыларга хат яза. Хатын-кызларның йөзләре кырыс, күзләрендә моң-сагыш. Алар дөнья хәлләре, фронт хәбәрләре турында сөйләшәләр. Тормышның, көнкүрешнең авырлыгыннан зарланалар.

Беренче хатын. Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.

Икенче хатын.Безгә килерсез. Өч-дүрт көнлек керосиным бар әле.

Өченче хатын. Мин базардан бер стакан тоз алып кайттым. Иртәгә тоз белән тәмле бәрәңге пешереп алып килермен әле.

Дүртенче хатын .Кайчан җәй җитәр инде? Ягарга утын бет­те. Бер көнне балалар суыкка чыдый алмыйча чыра яндырып куйган­нар һәм чак кына ут чыгармаганнар. Ярый әле Бибиәсма түти күреп алган.

Бишенче хатын.Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер фронтка аш­лыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге һәм май да җибәрергә, ди. Хәтта токмачны да киптереп фронтка озатырга, ди.

Алтынчы хатын.Җибәрәбез, җибәрмичә. Үзебезнең газизир­ләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.

 Кулына хатлар тоткан хат ташучы керә. Барысы да аңа өмет белән төбәләләр. Хат ташучы аларның кайсын җырлатып, кайсын биетеп, сөенчесен ала-ала хатлар өләшә.

1 укучы Назыйм

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Яраннар чәчәк ата” В. Лилия

Тәрәзәгә баккан да,

Ялгыз ана моңлана,

Жыерчыклы кулына

Энҗе яшьләре тама.

Авыр сугыш еллары

Мангаен сырлап үткән.

Өй түрендә диварда

Дүрт рәсем тора күптән.

Батырлар кая киткән?

Бик авыр еллар үткән…

Матчага кыстырылган

Дүрт кәгазь кибеп беткән.

Яраннар чәчәк аткан.

Тик ана уйга баткан,

Өч малаен, ирен ул

Изге яуда югалткан…

2 укучы. Раил

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Раушания

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

3 укучы. Булат

Безнең Наласа авылыннан барысы ____ кеше фронтка китә. Алар илебез иминлеген саклап төрле фронтларда сугышалар, зур батырлыклар күрсәтәләр. Күпләр илебез азатлыгын саклап башларын салдылар.

4 укучы. Назыйм

Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы _____ кеше кайтмый калды.

5 укучы.Рузаль

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Зарина

Тын кал, иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең – кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

Бер минут тынлык

Җыр “Билгесез солдат”

Өстендә утлары гөрселди яналар

Гөлләре ел буе бөреләр яралар

Кайтмаган яулардан ул солдат мәңгегә

Әнкәсе җир аны тапшырган тәңрегә.

Билгесез бу солдат мәңгегә йоклаган

Ул безнең ватанны дошманнан саклаган

Ул кемнең газизе исемен кем белә

Баш ия алдында бар халык кабергә.

Йолдызлар сибелә каберең өстенә

Мәңгелек ут булып батырлык җилпенә

Кайтмаган яулардан ул солдат мәңгегә

Әнкәсе җир аны тапшырган тәңрегә.

1 укучы. Раил

Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз,

Тәмуг газапларын күргәндә дә

Ирләр булып сез калдыгыз!

Абыйлар! Без сезнең кебек үк

Нык уяу булырга әзербез.

Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

Данлыклы солдатлар булырбыз.

Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык байрагын

Сакларбыз, сакларбыз, сакларбыз!

2 укучы. Рузәл

Куркытмас авыр киртәләр,

Очраса да безнең юлларда,

Эстафета булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

Вәгъдәбездә нык торырбыз,

Үтәрбез ил кушканны.

Беребез дә изге җиргә

Кул суздырмас дошманны.

1941 нең 22 июне беркайчан да кире кайтмаячак.

Кире кайтмасын! Кабатланмасын!

Зәринә .

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар кояшка,

Җир чәчәкләр төзеп күкрәгенә

Йөз балкытып карый кояш та.

Батырлыгын совет солдатының

Рәхмәт белән искә алабыз.

Җиңүләрдән аның хөрмәтенә

Мәңге яшәр һәйкәл салабыз.

Булат.

Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә,

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онтылмаслар гомер- гомергә.

Алыгыз , Сез, бүген бүләк итеп

Котлауларның иң- иң олысын

Каршылагыз тагын бик күп тапкыр

Якты матур Җиңү бәйрәмен.

Ветераннарга лента бәйләү

1 укучы.Назыйм

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка! Дан! Дан!Дан!

Жыр “Солдатта булган диләр”

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган, диләр.

Раушания

Әгәр сугыш булса, яңадан да

Җир сыкраныр авыр ярадан

Яшь егетләр китәр яу кырына

Кайтмас өчен өйгә яңадан

Без сугышны әле онытмадык

Китмәс тә ул безнең күңелдән

Яклап калыйк җирне сугышлардан.

Саклап калыйк җирне үлемнән!

Раил

Әгәр сугыш булса тагын ятим

Калыр безнең газиз аналар

Күпме туйлар булмый калыр илдә

Тумый калыр күпме балалар.

Беребездә теләмибез кабат

Сугыш утларына керергә

Менә шуңа күрә кирәк безгә

Тынычлыкның кадерен белергә.

Җыр: “Бүген җиңү бәйрәме

Медальләр ялтырый кояшта
Ветераннар түшендә.
Күзләре яшьле булса да 
Елмаю йөзләрендә.Куш.Бүген җиңү бәйрәме,
Ачы сугыш беткән көн.
Яу кырында калганнарны
Искә ала торган көн.Парадка бара бабайлар,
Баралар очрашуга,
Бер-берсен барлап чыгарга,
Бераз елап алырга.Куш.Кайгы китерә сугышлар
Туктасын иде алар.
Тынычлыкта яшәсеннәр
Җирдә барлык балалар!Куш.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сценарий аукцион ценностей
  • Сценарий армейского нового года
  • Сценарий аудиоролика пример
  • Сценарий армагеддона до 2025 года от глобальных элит
  • Сценарий атрибута качества пример