Сценарий бала бакча

Cкачать: Сценарий утренника Сау бул бакчабыз"

                         “Сау бул, бакчабыз!”

ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар,балалар
бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу!
Без бакчабыздагы  акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга
озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары
белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә
безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр
бәйрәмгә җыелдылар!
Ә шулай да
бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Ничә  ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалар.

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә, әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

Наилә Зарипова музыкасы, Нур Гайсин сүзләренә “Балалар
бакчасында” җыры
башкарыла.                

                                     Чиста кием кидереп,                                   

                                      Мине көн саен
иртән

                                      Эшкә барышлый
әни,

                                      Эшкә барышлый
әни

                                      Ямьле бакчага
илтә,

                                      Ямьле бакчага
илтә

Әни белән барабыз

Юл буенча сөйләшеп,

Каршы ала апабыз,

Каршы ала апабыз

Ягымлы исәнләшеп,

Ягымлы исәнләшеп.

                                    Ямьле безнең
бакчада,

                                    Анда бик күп
балалар,

                                    Алар да минем
кебек,

                                    Алар да минем
кебек,

                                    Сөенешеп баралар,

                                    Сөенешеп баралар.

Йолдыз
Шәрәпова шигыре. “Хуш, бакчабыз!”

   1
бала
:      Мин бакчага  килгәндә,

                      Кечкенә идем, әле.

                     -Син бәби түгел,-диде дә,

                      Эшенә китте әни.

   2 бала:  
  Әни артыннан ишеге

                        Өлгермәде ябылып,

                        Монда бер сөйкемле апа

                        Көткән мине сагынып.

     3 бала:    Кочак җәеп каршылады

                       Тәрбиячеләр мине.

                       Онытыла язды хәтта

                       Сагынуым әнине. 

                   Җыр: ”Өйрәтәләр
бакчаларда,бакчаларда.”

                             4 бала:    Уенчыклар, китаплар күп,

                                              Ул
дусларым бик әйбәт.

                                              Бакчада
начар дисәләр,

                                               Ышанмагыз,
бу – гайбәт

                            5 бала:   Без
исән-сау үссен диеп,

                                                Апалар
тырышалар.

                                                Тәртип бозсак, я сугышсак,

                                                Билгеле,
орышалар.

          
                        
6 бала:       Әгәр мәктәпкә китмәсәк,

                                                Тагын
да йөрер идек.

                                                Бакчадагы
һәрбер көннең

                                                Кадерен
белер идек.

                             7 бала:       Бик күңелсез булса да,

                                                Ярамый
сезгә боегырга,

                                                Бүген
бит бездә бәйрәм,

                                                Уйныйк-көлик
бергәләп.

 ТӘРБИЯЧЕ: Балалар мин сезгә хәзер сораулар
бирәм ,ә сез дөрес итеп җавап бирегез.                    

1.Көз җиткәч, балалар кая баралар?

2.Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?

3.Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?

4.Укучының сумкасында нәрсәләр була?

5.Укырга,язарга,җир,табигать,тормыш серләрен аңларга
кем өйрәтә?

6.Мәктәпкә ни өчен йөриләр?

7.Су анасы әкиятен кем язган?

8.Капма каршы сүзләр әйт.(озын-,таза-,зур-,күп-,көн-,)

Әфәрин балалар,булдырдыгыз.

                                    Җыр “Өйрәтәләр
мәктәпләрдә, мәктәпләрдә,

Тәрбияче:Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган,аларны
тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән,
биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы
апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның:

              8 бала:          Тәмле була шулпалар да,

                                          Тәмле була
боткалар.

                                          Тәмле булсын
дип тырыша

                                          Безнең повар
апа
лар.

                9 бала:         Йоклыйбыз ап-ак мендәрдә,

                                         Тәмле-татлы
төш күреп.

                                          Шундук врач
апа килә,

                                          Куйса берәү
төчкереп.

               10 бала:             Дару бирә,
су эчерә –

                                         Шифалыдыр
куллары.

                                         Менә шулай
истә калыр

                                        Безнең бакча
еллары.           

Тәрбияче:Дөрес балалар үстегез бит  –

                  Юллар  мәктәпкә илтә.

                  Бакчада әйбәт, тик сезне

                  Белем илләре көтә.

                                “Кем тизрәк
мәктәпкә җыена?”уены

11 бала: Бакча белән саубуллашу көне

               Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

               Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,

               Үзгәртә дә куя тормышны                   

  12 бала : Җитте хушлашу сәгате,

                   Сау булыгыз, барчагыз.

                  Сау булыгыз, апалар,

                   Без сезне онытмабыз

                                                 Җыр “Сагәть”. 

ТӘРБИЯЧЕ:    Балалар
бакчасында сез

                        Дуслар булып яшәдегез,

                        Бик күп нәрсәләр белдегез!

                        Бик күп җырлар өйрәндегез,

                        Төрле биюләр дә бии беләсез…

                         Инде менә үсеп җиттегез,

                        Сау бул, бакча, – диясез!

 Кечкенәләрнең дә сезгә әйтер сүзләре бар. Алар сезнең
дәвамчыларыгыз булып кала бит.

  13 бала:   Безгә карагач,

                   Сезгә бик кызыктыр.

                    Без нинди кечкенә,

                    Ә сез нинди зур.

    14 бала:   Мин дә мәктәпкә барыр идем,

                   Бернигә дә карамый,

                   Тәрбияче апа әйтә:

                   “Әле сиңа ярамый”.

   15 бала:Сау булыгыз, якын дуслар

                     Сау булыгыз, хушыгыз.

                    Ә бер елдан сезнең белән

                    Мәктәптә очрашырбыз.

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр,
әйеме?
Ләкин Белем иленә киткәнче
мин сезне башта сынап карыйм әле.

1)Табышмаклар:

1.Бер
ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандашлар)

2.Акчасыз
керәсең,
белем алып чыгасың. (Мәктәп)

3.Агач
түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

4.Үзе укый белмәсә дә,

    Гомере буе яза. (Ручка)

5.Магнитлы тактада буталып бирелгән хүрефләрдән русча
сүзләр

төзү(Машина,арбуз,дерево,ананас,кукла).

ТӘРБИЯЧЕ: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем

иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле
һәм

“5”ле билгеләре генә алып кайтыгыз! Балалар, сезне
шушы
ничә ел

эчендә тәрбияләгән, өйрәтеп торган, елаган чакта
юаткан, тәмле

ашлар белән сыйлаган апаларыгызга рәхмәт әйтер вакыт
та

җиткәндер.

               16 бала: Сез бирдегез көчегезне

                                Һәм йөрәк җылыгызны.

                                Сезнең кебек апаларны

                                Без тагын табарбызмы?

17 бала:   Ничек кенә мактасаң да

                   Әз кебек сүзләребез.

                    Сездән башка, апалар

                    Мәктәптә без нишләрбез?

Балалар бергә: Апалар сезгә бик зур рәхмәт!

ТӘРБИЯЧЕ:Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз

һәрчак табыла. Сезнең  дә балаларыгызга әйтер сүзләрегез
 җыелгандыр,әйдәгез балаларыгызга нинди теләкләрегез бар икән.

Әниләрнең котлау сүзе.

                     Вальс –Сау бул бакчам” биюе башкарыла.

ТӘРБИЯЧЕ: Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм
иртәсе ахырына

якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез.
Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын
гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп
безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне
сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем
иленә озатып калабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай
иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп
яшәргә язсын. Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез.

Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар”
шигыре белән

тәмамлыйсым килә.     

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге – ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

Күз алдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдә сабый булып кала.

Бала барыр юллар – чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ала
тик ата-ана.

Татарстан  республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет  мәктәпкәчә  белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы”

Мәктәпкә озату кичәсе

Сау бул, бакча”.

I кв.категорияле тәрбияче

Ганиева Л.М.

Сау бул, бакча!

1 бала: Исәнмесез!

            Хәерле көн!

            Ай, нинди көн?

           Яктыра күңелем күге!

            Мең кояштай балкып тора

            Саубуллашу көне.

2бала: Бу нинди көй, нинди моң агыла?

            Нинди бәйрәм,нинди кичә бу?

            Моңлы бу көй – саубуллашу көе,

            Аерылышу көе икән бу.

3 бала: Саубуллашыр чак та килеп җиткән,

            Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.

             Сизмәгәнбез айлар, еллар белән

             Гамьсез балачакның үткәнен.

4 бала: Шатлыклар күңелебездә,

             Ал кояш күгебездә.

            Рәхәтләнеп бәйрәм итик,

            Чыгарылыш кичәсендә.

  • Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда чыгарылыш төркеме балалары.

Балалар залга үтәләр, вальс бииләр.

Бию: Вальс.

1 а.б.: Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөган, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр.

Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре ,

әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.

2а.б.: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Ә шулай да бүген безнең күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар. Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм – биим дип тыпырдап торган балаларны без ныклы белем алырга,укырга-язарга өйрәнергә бик сөенеп укытучы апаларына тапшырабыз.

Балаларны котлау өчен сүз тәрбиячеләр Шайхетдинова Гүзәл һәм Нуртдинова Фәнирәгә бирелә.

1 а.б.: Бакча белән саубуллашу көне,

          Ул гаҗәеп моңсу, күңелле.

          Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,

          Үзгәртә дә куя тормышны.

2а.б.: Баш очыннан ак болытлар ага,

          Ак болытлар – сезнең балачк.

          Балачакка кире кайтып булмый

          Алар шулай ап-ак калачак.

           Ак болытлар – сезнең балачак.

  1. Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Сагындырыр, сагындырыр,

Бакчабызның һәр көне.

Туган йорттай якын булган,

Һәр бүлмәсе, һәр җире.

  1. Күп нәрсәне тәүге тапкыр,

Без төшендек бакчада.

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да.

Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч,

Без барырбыз мәктәпкә.

Ә бүген без бакчабызда

Җыелыштык бәйрәмгә.

  1. Сезнең хезмәт өчен,

Безнең рәхмәт хисен

Сүзләр белән булмый әйтеп тә.

Шуның өчен бүген

Җырлар алып килдек,

Безнең хисне җырлар әйтерләр.

Җыр: “Хушлашабыз бакча белән”.

  1. Без бакчага килгән көнне

Бик – бик бәләкәй идек.

Еладык ул көнне күрсәтеп ишеккә

“Әннә, кил тизрәк!” диеп.

  1. Ятсындык, ят иттек

Ул көнне апаны.

Ике-өч көн үтүгә

Аңладык хатаны.

Апабыз әнидәй

Бик яхшы икән бит,

Без аның кулында сизмәдек

Әнинең эшкә дип киткәнен.

  1. Апалар әнидәй

Еласак юатты,

Боексак – уйнатты,

Ачыксак – ашатты,

Арысак – йоклатты.

Үз улы, үз кызы шикелле,

Ул сөйде аркамнан,

Сыйпады чәчемнән – яратты.

  1. Җыр да җырлыйк әле

Апаларны зурлап,

Бу җыр булсын бездән истәлек.

Көе калсын йөрәкләргә үтеп,

Гомер буйларына җитәрлек.

Җыр: “Хуш бакча”.

Тәрбияче: Сез бәләкәй, без яшерәк идек,

                  Тәүге тапкыр бире килгәндә.

                   Вакыт бик тиз үткән- ышанасы килми

                  Аерылышу көне җиткәнгә.

                  Еллар үтте, сез үстегез инде,

                  Без дә инде бераз картайдык.

                  Ничек кенә булсын, үткәннәрне,

                  Булмый инде, булмый кайтарып.

  1. Борчылмагыз, апалар, китәсез дип,

Яныгызга килеп йөрербез.

Сез өйрәткән белем, тәрбиянең

Һәр адымда кадерен белербез.

  1. Сез бит безгә бик күп белем биреп,

Өйрәттегез бик күп нәрсәгә.

Намус, хезмәт, тырышлык белән

Өйрәттегез дөрес яшәргә.

  1.  Бакчада җырладык, уйнадык,

Бәйрәмнәр үткәрдек, яшәдек күңелле.

         Бу матур биюләр

Сезнең дә тырышлык түгелме?

Бию: Мари биюе.

Алып баручы сумка табып алып килә.

А.б.: Карагыз әле, кемдер монда сумкасын калдырган.

Сумка тавышы: Ах, мин бәхетсез! Бу җирдә инде күптән ятам. Мәктәпкә бара башлагач кирәк булырмын инде мин балаларга.

А.б.: Сине монда кем ташлап калдырды соң?

Сумка тавышы: Әгәр мин югалткан хәрефләрне тапсагыз, аның исемен белерсез.

А.б.: Балалар, бу сумканы югалткан кешене табарга кирәк бит инде. Нәрсә эшләргә соң? Хәрефләрне ничек тизрәк табарга?

Җилкәләренә капчык асып кәҗә белән сарык килеп керәләр.

А.б.: Кәҗә, сарык, нишләп йөрисез монда?

Кәҗә: Менә, әби белән бабайның өеннән чыгып киттек. Ә сез монда нәрсә эшлисез?

А.б.: Бездә бәйрәм, балаларны мәктәпкә озатабыз.

Сарык: Мәктәп дигәннән, урманда чәчәкләр җыеп йөргәндә без дә ниндидер хәрефләр тапкан идек. Шул мәктәп дигән әйбергә барып өйрәнеп кайтырга туры килер инде, үзебез генә һич белә алмадык, нинди хәрефләр икәнен.

А.б.: Кәҗә, Сарык, күрсәтегез әле безгә ул хәрефләрне, бәлки ул без эзләгән хәрефләрдер. ( Кәҗә белән Сарык хәрефләрне күрсәтәләр. Балалар нинди хәрефләр икәнен әйтәләр. Б Е Л )

Кәҗә: Без хәрефләрне бирербез, ләкин бер үтенечебез бар. Без җыйган чәчәкләр серле булып чыктылар. Аларның ниндидер тамгалары бар. Шуларны һич белмибез. Сез ярдәм итегез әле.

(Чәчәкләр артында саннар. Балалар саннарны әйтәләр. Тәртип буенча тезелеп басалар.)

Кәҗә, Сарык: Рәхмәт сезгә, балалар, менә сезгә хәрефләр. Мәктәптә яхшы укыгыз. Акыллы булыгыз. ( китәләр).

А.б.: Калган хәрефләрне ничек табарга инде, кемнән ярдәм сорарга.

( күңелле көйгә атлыйлар. Күл буена килеп җитәләр. Күл буенда су анасы утыра.)

А.б.:  Карагыз әле, нинди матур күл. Кем утыра анда?

Балалар: Су анасы. Исәнме су анасы.

Су анасы: Исәнмесез балалар, нишләп йөрисез монда?

А.б.: Без хәрефләр эзлибез. Шуларны тапсак, сумканы кем югалтканын белер  идек.

Су анасы: Кичә су төбеннән мин ниндидер хәрефләр тапкан идем. Белмим, алар ничек анда килеп чыкканнардыр.

А.б.: Син аларны безгә бирә алмассың микән?

Су анасы: Бик рәхәтләнеп бирермен. Ләкин башта мин сезне сынап карыйм әле. Сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер микән.

Табышмаклар:

  1. Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел, тегелгән. (китап).

  1. Ак кыр буйлап уза ул,

Тап-тар юллар сыза ул.

Булса да бик кечкенә,

Җиткер аңа эш кенә (каләм).

       Су анасы:  Сез бик тапкыр балалар икәнсез. Бу сорауларыма да дөрес җавап бирсәгез, хәрефләр сезнеке булыр.

  • “Кәҗә белән сарык әкиятен кем язган”?
  • Яздан соң кайсы ел вакыты килә?
  • 5 кыз биергә чыккан иде, алар янына тагын 5 малай чыкты. Биергә ничә бала чыкты?
  • Кем ул Ш.Галиев?

Су анасы: Сез бик акыллы, зирәк балалар икәнсез. Мәгез хәрефләрне. Мәктәпкә гел яхшы билгеләргә генә укыгыз. Хәерле юл сезгә!. (М Ә хәрефләрен бирә).

Шүрәле кычкырган тавыш ишетелә.

А.б.: Балалар, анда кемдер кычкыра. Кем булыр бу?

Шүрәле керә: Кысты, кысты, Былтыр кысты.

А.б.: Нәрсә булды, Шүрәле, нигә шул кадәр кычкырасың?

Шүрәле: Ай-ай, авырта, бармагым авырта.

А.б.: Балалар, әйдәгез Шүрәлене яратыйк, иркәлик, бәлки авыртуы бетәр.

Шүрәле: Рәхмәт инде, балалар. Сез бигрәк мәрхәмәтле балалар икән. Ә монда нәрсәгә җыелдыгыз соң? Үзегез шундый матурлар, матур итеп киенгәнсез.

А.б.: Бездә бәйрәм. Балаларны мәктәпкә озатабыз.

Шүрәле: Мәктәпкә барырга вакытыгыз җитте мени? Ничә яшьсоң әле сезгә? Нәрсәләргә өйрәндегез инде балалар бакчасында, ягез әле, һөнәрләрегезне күрсәтегез.

  1. Йөрәгемә иң якын тел

Туган телем – үз телем.

Ярдәмең белән өйрәнәм

Иң бөек тел – рус телен.

  1. И кызык шул рус теле

Тырышып өйрәнәбез.

Әллә нинди сүзләр белеп,

Кайтабыз өйләргә без.

А.б: Чыннан да, бакчабызда рус телен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Балалар Гүзәлия апалары белән рус теле серләренә төшенәләр. Рус телендә әкиятләр, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Балалар, әйдәгез әле, Шүрәлегә дә һөнәрләребезне күрсәтик.

  1.  Наш детский сад с утра украшен,

Сегодня праздник выпускной.

И мы гордимся садом нашим,

Ведь он для нас как дом родной.

  1. Нам детский сад тепло дарил.

И гнал печали в тень.

Здесь добрый дух всегда царил,

Здесь праздник каждый день.

  1. Годы сказкой пролетели,

Подросли мы, повзрослели.

Наступил прощанья час,

Скоро в школу, в первый класс.

  1. Раньше мы играли в школу,

Но закончилась игра.

Нам завидуют сегодня,

Дошколята со двора.

Җыр:

  1. Откровенно говоря,

Сад прекрасней букваря,

Здесь мы пели, веселились и играли.

Здесь мы ссорились, дружили,

И одной семьею жили.

  1.  В садике родными стали стены,

И кроватки, и игрушки.

Воспитатели и няни,

И мои друзья, подружки.

Бию: рус биюе.

Шүрәле: Әй булдырдыгыз, балалар, сезнең күп белгәнегезгә кызыгып минем дә мәктәпкә барасым килә башлады. Ә сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер икәнсез. Менә, үлән арасыннан ниндидер хәрефләр дә тапкан идем. Шуларны сезгә бүләк итәм. Мәктәпкә баргач өйрәнерсез.  (хәрефләр бирә. М Е Ш ).

А.б.: Рәхмәт, Шүрәле. Без бу хәрефләрне эзли идек, син безгә нык ярдәм иттең.

Шүрәле: Сау булыгыз, мәктәптә яхшы укыгыз.

А.б.: Балалар. Әйдәгез әле, хәрефләрне тезеп карыйк. Нинди сүз килеп чыгар микән? БЕЛМӘМЕШ,

Шаян көй уйный, Белмәмеш йөгереп керә.

Белмәмеш: Мин бар нәрсәне беләм,

                   Тиздән айга да менәм.

                    Бу – түгел имеш мимеш.

                    Минем исемем …

Балалар: Белмәмеш.

А.б.: Димәк, Белмәмеш, син икән сумканың хуҗасы.

Белмәмеш: Әйе шул, укыйсым, мәктәпкә барасым килмәгәч. Сумканы ташлап калдырган идем. Ләкин хәзер гаебемне аңладым инде.

А.б. Белмәмеш, синең сумкаңда мәктәпкә алып барырга ярамаган әйберләр дә күренә әле. Хәзер безнең балалар сиңа булышырлар.

Уен: “Портфельне тутыр”.

Белмәмеш: Сез бигрәк җитез булдыгыз. Балалар бакчасына йөргәнгәдер инде. Ә бакчада тагын нәрсәләргә өйрәтәләр соң?

А.б.: Балалар бакчабызда күп төрле һөнәрләргә өйрәнделәр. Алар матур итеп рәсем дә ясый, җырлый дә, бии дә белә.

Җыр: “Өйрәтәләр бакчаларда”.

А.б.: Белмәмеш, әгәр дә теләсәң, син дә балалар белән бергә мәктәпкә барырсың.

Белмәмеш: Рәхмәт, мин бик рәхәтләнеп сезнең белән мәктәпкә барырмын. Минем дә күп нәрсәләргә өйрәнәсем килә.

А.б.: Ярый, без сине мәктәптә көтеп калабыз.

 Белмәмеш саубуллашып чыгып китә.

А.б.: Бакчада үткән еллар – сезнең  балачакның бер мизгеле. Әле кайчан гына әти-әниләрегездән аерыласы килмичә, елый-елый ишектән керә идегез. Инде әнә ничек зур үстегез. Елап түгел, елмаеп, колач җәеп килә башладыгыз. Вакыт ничек тиз үтә. Инде бакчадан китәсез. Бүген хушлашу көне, саубуллашу сәгате.

  1. Сумкалар да әзер, формалар да,

Без мәктәпкә күптән җыендык.

Инде менә соң мәртәбә бакча белән

Хушлашырга бире җыелдык.

Шаяра алмыйм, никтер моңсу бүген,

Шушы көнне күптән көтсәм дә.

Бакчам чыкмас истән, оныта алмам.

Саубуллашып аннан китсәм дә.

  1. Тәртипсез чак та булгандыр,

Шаян чак та булгандыр.

Барсы өчен, барсы өчен

Апалар гафу итсен.

Аларда булган сабырлык

Гомер буена җитсен.

  1. Урамда уйнаган чакта

Сезне күрербез әле.

Бакчаның хәлен белергә

Килеп йөрербез әле.

Сагындырыр төркемдәшләр,

Сагындырыр уенчыклар.

Бик еш кына искә төшәр

Бергә уйнаган чаклар.

  1. Беләм апа, беләм.

Син бит орышсаң да,

Якын итеп кенә орыштың.

Өйрәткәннәрне белмәсәк,

Әниләрчә син бит борчылдың.

Тәрбия һәм белем биргәндә

Мавыктыргыч юллар эзләдең.

Безнең өчен тырышканнарың,

Маңгаеңа сырлар салганың,

Сизмәдең син, беләм, сизмәдең.

  1. Бүлмәдәге һәр уенчык-

Машиналар,аюлар,

Сау булыгыз(2)

Дигән сыман карыйлар.

Дус яшәдек барыбыз да

Туганнар күк бу йортта.

Сау бул сөекле бакчабыз,

Мәктәп, безне каршыла.

  1. Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар бер почмакта,

Моңаеп безне тыңлый.

Моңаймагыз, курчакларым,

Моңаймагыз, дусларым,

Әйдәгез соң биеп алыйк,

Хушлашканчы дусларым.

Бию: уенчыклар белән бию.

Кечкенәләр котлый.

Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.

Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә

Әле пока ярамый.

Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

А.б.: Балалар, безнең бәйрәмгә сезне тәрбияләгән барлык апалар да килгәннәр. Алар, сезне үз балаларыдай якын күрүче тәрбияче апаларыгыз Дилә, Гүзәл, Гүзәлия, Гөлсия, Фәнирә, Айгөл апалар, һәрвакыт чисталык булдырып, сезне ашатып, иркәләп торучы тәрбияче ярдәмчеләре Гүзәл һәм Асфира апаларыгыз, бакчабызның мөдире Йолдыз апа Сәетовна, методистыбыз Венера апа Мозаффаровна, шәфкать туташлары Рәмзия һәм Венера апаларыгыз,җырга – биюгә өйрәтүче Фәүзия, Чулпан апаларыгыз, бассейнда йөзәргә, сәламәт һәм нык булырга өйрәтүче Роза апа, рус теленә өйрәтүче Гүзәлия апагыз, урын – җирегез һәрвакыт чиста булсын дип тырышучы Гүзәл апа, сезгә бәйрәмнәргә матур күлмәкләр тегүче Асфира апа, пешекче апалар,  һәм башка балалар бакчасында хезмәт куючы барлык-барлык апалар. Әйдәгез, аларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.

  1.  Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

          Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

  1. Баш иябез бүген сезнең алда.

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып.

Яшәгез дип шулай гел бергә.

  1. Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.

Барлык апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

  1. Бик зур рәхмәт барыгызга,

Яшегезгә, олыгызга.

Безнең турыда гел кайгыртып,

Янып – көеп торучыга.

Җыр:”Хуш бакча”.

Укытучыларга сүз бирелә.

А.б.: Борчылмагыз, балалар,

         Мәктәптә дә апалар,

         Бик яхшылар, бик сабырлар.

         Алар сезне һәр иртәдә,

         Шатланып каршы алырлар.

А.б.: Челтер –челтер. Челтер-челтер,

         Тәңкәләр челтериме.

         Әллә инде чишмәләрнең

         Язгы бу бер җырымы? (кыңгырау чыңлый).

  1.   Тыңла әле тып-тын калып,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Бакчадан безне мәктәпкә,

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә ул,

Көтә диеп мәктәп, парталар.

Белем дөньясына ишекне киң ачып

Көтә укытучы апалар.

А.б.: челтер-челтер, челтер-челтер,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Балаларның бакча белән

Хушлашып җырлавы бу.

Бергә: хуш сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар.

Сезгә барысы өчен дә

Рәхмәт әйтә балалар.

Җыр: “Кояшлы ил”.

А.б.: Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

 Бәхетле булыгыз, балалар!.

Сау бул, яраткан бакчабыз!

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Тәрбиячеләр:

Гайфуллина Л.Ф.,

Шарипова Э.Г.

Музыка җитәкчесе:

Садирова Л.В.

2017-2018 уку елы

Тәрбиячеләр ян-якка кереп басалар. Шарлар белән балалар биюе. Ике тәрбияче уртага чыгалар.

Алып баручы: (Энҗе)

Бүген безнең бакчабызда

Ничә ел инде менә

Шатлык күккә җиткән көн.

Майның шушы көнендә

Балалар бакчасыннан

Мәктәпләргә киткән көн.

Алып баручы: (Лилия)

В просторном и нарядном зале

Сюда пришли мы вместе с вами

И хотим поздравить наших деток

С этим замечательным праздником.

Алып баручы: (Энҗе)

Аерылышу көне, тик шатлыклы көн бу

Сабыйларыбыз үсеп җиткән көн

Үсеп, ныгып, белем дөньясына карап

Канатларын кага икән бит.

Алып баручы: (Лилия)

Большое плаванье от нас

Они уходят в первый класс

От всей души давайте

Скажем в добрый час.

Алып баручы: (Энҗе)

2018 нче елның чыгарылыш балаларын алкышлар белән каршы алыгыз. Хәерле сәгатьтә.

С. Даниил:

Рөхсәт итегез сезне иң бәхетле балалар белән таныштырып китәргә.

С.Ралинә:

Ни өчен?

Бөтенесе бергә:

Чөнки без “Гөләчәчәк” балалар бакчасыннан.

Рүзәл:

Без беләбез, безнең бакчабыз иң яхшысы, иң матуры, иң күңеллесе.

Алып баручы: (Лилия)

Дөрес әйттегез, менә 6 ел инде балалар бакчасында безнең балаларыбыз яши, җырлый һәм бии.

Алып баручы: (Энҗе)

Кемнәр соң алар? 10 ялкынлы, җитез һәм матур малайларыбыз.

Алып баручы: (Лилия)

Һәм 8 бик уңган, тыйнак һәм сөйкемле кызларыбыз.

Зөлфия:

Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып

А. Данил:

Бакчабыз бик матур,

Ямь генә тирә –юнь.

Шуңа да бакчага,

Ашкына йөрәгем.

А. Әдилә:

Шушы иркен бакчада,

Чәчәкләр арасында,

Барчабызга күңелле,

Шушы бәхет түгелме?

Ислам:

Яраттык бакчабызны

Җырлап уйнадык, көлдек

Чыныгып, тәнгә көч җыеп

Мәктәпкә әзерләндек

Раиль:

Күп нәрсәне тәүге тапкыр

Без төшендек бакчада

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да.

С. Ралинә:

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

(Җыр “Безнең бакча”)

Бакчабыз – нәкъ гөлбакча

Матур гөлләр һәр якта.

Каршы алалар безне

Гөлчәчәк” бакчасында.

Вот какой у нас хороший

И красивый детский сад.

Широко открыты двери

В нем для маленьких ребят.

Бакчабыз – нәкъ гөлбакча

Бик тә якын күрәбез.

Шуңа анда матур-матур

Чәчәкләр үстерәбез.

Камилла:

С нежной грустью “До свиданья»

Скажем группе мы родной

Мы ведь с ней не расставались

Разве только выходной.

Х. Аяз:

В сентябре другие дети

В группу добрую придут

Ну а мы, закроем двери

Нас дела большие ждут.

Аделина:

Улетаем мы сегодня

Словно птицы из гнезда

Жаль приходиться прощаться

С детским садом навсегда.

Алмаз:

Сагындырыр, сагындырыр

Бакчабызның һәр көне

Туган йорттан, якын булган

Һәр бүлмәсе, һәр төше.

Регина:

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз

Ә шулай да якын дуслар

Без бүген хушлашабыз.

(Җыр “Сау бул, балалар бакчасы”)

Балалар бакчасы белән

Без бүген хушлашабыз.

Тәрбияче апалардан

Хәзер аерылышабыз.

Куш-та:

Сау бул балалар бакчасы

Сау бул, сау бул, хуш инде.

Безнең урынга тагын да

Нәниләр килер инде.

Сөйләшә дә белми идек

Сезгә без килгән чакта.

Хәзер моңаеп җырлыйбыз

Уйланып сезнең хакта.

Куш-та:

Укырга да вакыт җитте

Гомер тиз үтә икән.

Сезнең белән аерылышу

Бик авыр, авыр икән.

Куш-та:

Алып баручы: (Энҗе)

Балалар, бүген бакчада соңгы көнегез. Сезгә карап уенчыкларыгыз моңая. Кулларыгызга уенчыкларыгызны алып соңгы тапкыр уйнап алыгыз әле.

(Балалар уенчыклар белән уйнап алалар.)

Алып баручы: (Лилия)

Балалар, уенчыклар белән хушлашу вакыты җитте. Ишетәсезме, сезне кыңгыраулы мәктәп көтә.

(Уенчыклар белән бию. Соңыннан балалар урыннарына утыралар.)

Алып баручы: (Лилия)

Гөлчәчәк” балалар бакчасында “Балачак дөньясында” дигән кыскаметражлы интервью алу тәмамланды. 6 ел буе без моны көттек. Хәзер игътибарыгызга шушы кызыклы интервьюны тәкъдим итәбез. Сез аны үз күзләрегез белән күреп китәрсез.

( Сүз Биектау Fm га )

1 алып баручы:(Энҗе). Хәерле көн , хөрмәтле тынлаучыларыбыз , тамашачыларыбыз, килгэн мохтәрәм кунаклар . Балалар бакчасы телерадиокомпаниясе « Гөлчәчәк Фм» шушы тарихи минутларда үз эшчәнлеген башлап жибәрэ. Турыдан- туры эфирда барлык микрофоннар һәм камералар безнең яраткан бакчабыз мәйданчыгына төбәлгән. Бик тиздэн, Сез тарихи мизгел шахитлары булачаксыз.

2 алып баручы: (Лилия). Әйе!Бүген без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Балаларыбыз да мәктәп яшенә кадәр үсеп буй життелэр. Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

1алып баручы:(Энҗе).Ә без исә,ди-джей Лилия Фердинатовнаһәм ди-джей Энҗе Госмановна кич дәвамында сезнең белән бергә булырбыз. Һәркемнең күңелендәге матур теләкләр белән уртаклашырга, аларны матур жыр –биюгә төрергә тырышыбыз. «Мең кат сөйләгәнче , бер кат күрүең яхшы»ди бит халык та. Бәйрәмне башларга Сез әзерме?

(КунакларӘзеееер дип кычкыра)

2алып баручы: (Лилия). Димәк, хәерле сәгатьтә булсын! Эфирыбыз киңлекләрендә 2018 елның чыгарылыш балалары кичәсе башланып китә. Балалар, бүген сезне котларга иң нәни дусларыгыз килде. Әйдәгез аларга сүз бирик.

(Номер «Балачак Аланы»)

Кечкенәләр чыгышы.

1.бала.

Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.

2.бала.

Бик күңелле бакчабыз

Тик сез генә китәсез

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлар бүләк итәбез

Җыр “Үсәсем килә”

1 алып баручы:(Лилия). Энҗе Госмановна, йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән?

2 алып баручы: (Энҗе). Мөгаен, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактыр.

1 алып баручы: (Лилия). Әйе , мин дә синең белән килешәм!!! Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Ул безне  туган телебезне   яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

2алып баручы: (Энҗе).«Гөлчәчәк Фм»ныңда иң яраткан тапшыруларынын берсе нәкъ менә кадерле әниләребезгә багышланган «Синнән миңа Сәлам»тапшыруы кысаларында бүген дә иң матур теләкләребез –Сезгә,Әниләр!!!

(Номер «Сиңа миннән сәлам».Әниләргә рәхмәт сүзләрен әйтәләр .)

Зөлфия:Мине үстергән өчен

Дилия: Тыныч көнем һәм төнем өчен

Алмаз: Яхшы киңәшләрең өчен

Эмиль: Җылы сүзләрең өчен

Рүзәл: Иркә назларың өчен

Алмаз: Бәхетле балачагым өчен

М.Әдилә: Бакчага йөрткән өчен

Ралинә: Тәмле ашларың өчен

Барысы бергә: Рәхмәт сиңа әнием.

(Җыр: “Рәхмәт сезгә”)

Кайсыгызга карарга да

Белмибез гел, белмибез гел.

Сез үзегез болындагы

Иң матур гөл, иң матур гөл.

Куш-та:

Рәхмәт сезгә,

Рәхмәт матур булган өчен.

Йөзегезгә

Таң нурлары җыйган өчен.

Гөлләр шиңми, гөлләр сулмый

Һичбер вакыт, һичбер вакыт.

Бер-береңә караганда

Гел яратып, гел яратып.

Куш-та:

1 алып баручы: (Лилия). Кабаттан барчагызга да иң хәерле , иң матур кичләрнең дәвамын теләп калабыз. Без ди-джей Лилия Фердинатовна һәм ди-джей Энҗе Госмановна. « Гөлчәчәк Фм» киңлекләрендә истәлекле кичә алга таба дәвам итә, бездән аерылмагыз.

2 алып баручы: (Энҗе). Лилия Фердинатовна, безнең балалар иң тапкырлар, иң акыллылар, иң тәртиплеләр. Килешәсенме??

1 алып баручы: (Лилия). Дөрес сүзгэ, жавап юк, диләр. Тулысынча килешәм, синең фикерен белән. Шуңа өстәп безнекеләр иң талантлылар дип тә өстисе килә. Биегендә һәр сабыебыз аккошка тиң, моңнары исә беркемне дә битараф калдырмый.

1 алып баручы: (Энҗе). Кичэбезне иң матур бию һәм жырларыбыз белән дәвам итәбез! Эфирда «Музыкаль тәнәфес»

(Номер «Татар халык биюе, Инглизчә җыр. Түгәрәккә йөрүче балаларыбызның чыгышлары. )

1 алып баручы: (Энҗе). Ә хәзер балаларыбыз ничек киенүләре турында инглизча җырлап күрсәтерләр.

1 алып баручы: (Лилия). Сезне балаларыгыз реаль тормыштан алынган вакыйга белән таныштырып китәрләр.

(Инсценировка“Опять двойка” .)

Действующие лица:

Режиссер.

Кинооператор.

Ассистент режиссера.

Мама.

Папа.

Сын.

Звучим музыка «Фильм, фильм, фильм»

Режиссер.Я хочу снять фильм? Великий фильм? О чем же он будет? А! Точно! О школе! А фильм-то называться будет «Опять двойка

Ассистент реж. Кадр первый, дубль первый!

(На сцену выходят: кинооператор, сын с портфелем, мама с тазом, папа с газетой. Мама стирает, папа читает газету.)

Сын (грустно). Мама! Я получил двойку.

Мама. Отец, наш сын получил двойку.

Папа. Как? Наш сын получил двойку? Где мой ремень?

Режиссер. Стоп! Стоп! Стоп! Что-то здесь не то (задумывается) Точно! Надо что-то повеселее!

Ассистент реж. Кадр первый, дубль второй!

(Звучит рок-н-ролл, сын пританцовывая сообщает:)

Сын (весело). Мама! Я получил двойку!.

Мама. Отец! Наш сын получил двойку(радостно размахивает бельем).

Папа. Как? (весело танцует) Наш сын получил двойку? Где мой ремень? (смеется)

Режиссер. Стоп! Стоп! Стоп! (утирает лоб) Что-то здесь не то (задумывается)Точно! Надо что-то спортивное!

Ассистент реж. Кадр первый, дубль третий!

(Звучит спортивный марш, сын делает зарядку.)

Сын (четко). Ма-ма! Я по-лу-чил дво-йку!.

Мама. О-тец! Наш сын по-лу-чил дво-йку! (ритмично стирая).

Папа. Как? (показывая мышцы) Наш сын по-лу-чил дво-йку? Где мой ре-мень? (шагает)

Режиссер. Стоп! Стоп! Стоп! (размахивает руками) Опять не то… (задумывается)Точно! Надо что-то потрагичнее!

Ассистент реж. Кадр первый, дубль четвертый!

(Звучит трагическая музыка)

Сын (трагично). МАМА! (Прикладывает руку ко лбу) Я получил ДВОЙКУ!

Мама. ОТЕЦ! (Прикладывает руку ко лбу) Наш сын получил ДВОЙКУ!

Папа. КАК? (размахивая руками) Наш сын получил ДВОЙКУ? Где мой. ВАЛИДОЛ?

(Папа падает на пол. Следом падают все персонажи.

Персонажи встают, кланяются).

1алып баручы:(Лилия). Сезнең алдыгызда «Реаль сабыйлар»иде. Тагын бер кат кайнар алкышларга күмикүзләрен.

Алып баручы: (Лилия).

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

1 алып баручы : (Энҗе).

Балам диеп бирдең назың,
Җылы җиле бу дөньяның.
Синең кызың – киек казың –
“Әтием” дип җырлар җырлый. Еллар килә. Гомер уза.
Җир искерә. Күкләр туза.
Һәрчак тиң бул, әти, язга,
Шатлыклардан мәхрүм итмә. (Номер: Лирик тапшырулар. Кызлар белән әтиләр Бию башкаралар )

1 алып баручылар : (Лилия). Озак еллар шулай әти иңенә сыенып, аның ныклы куллары жылысын , ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын һәр сабыебызга. Алар әле язмыш сукмагынын яңа борылышында гына, юл матур, якты булсын өчен янәшәдә әти белән әни кирәк.

2 алып баручылар:(Энҗе). Сөеп үстергән ул-кызларыбыз үзегезгә игелекле булсыннар. Ә без исегезгә төшерәбез, Гөлчәчәк балалар бакчасында бүген бәйрәм. Әлбәттә, бер генә бәйрәм дә күчтәнәчсез узмый.

1 алып баручы:(Лилия). Димәк сабыйларыбыз яраткан тапшыруны башлап җибәрергә вакыт җиткәндер. Хөрмәтле дуслар! Балаларыбызны котлар өчен безгә Әкият иленнән зууур кунаклар да килде. Каршы алыйк.

(Номер :Кучтэнэч тапшыруы «Маша һәм Аю «.)

Сюрприз моменты » Маша һәм аю кунакта «

(Аю керә һәм балалар һәм тамашачылар белән исәнләшә, музыка астында аның артыннан велосипедта Маша керә. Аннары Маша кулына балалайка ала һәм анда уйный, ә аю шул көйгә бии һәм аннары кунаклар артына кача, ә Маша аны табып: «Тук-тук, Аю, ди һәм үзе дә балаларартына кача — аю аны таба, шулай ук шакылдатып зал уртасына чыга.)

Аю: Бу нинди тамаша?

Ни өчен күңел ачалар?

Ни өчен монда килгәннәр – барысы да матур итеп киенгән?

Бала: Бәйрәмебез гади генә түгел бездә,

Ул була бер генә тапкыр.

Һәм бүген балалар бакчасына

Кунаклар безгә юкка гына ашыкмый.

Бу бәйрәм безнең күңелле,

Чөнки тиздән мәктәпкә.

Бары тик кызганыч, саубуллашырга кирәк

Яраткан балалар бакчасы белән.

Маша:Ура! Мин дә мәктәпкә барырга телим! Әйдә укырга! Әйдә укырга!( портфель ала)

Аю:Син бит белмисең, үзең белән мәктәпкә нәрсәләр алырга икәнен. Балалар, Машаны портфелен җыярга өйрәтегез әле.

Уен «Портфель җый»

Маша портфелен кия: Ух, мин нинди хәрби! Ярар, мин мәктәпкә киттем! Бара һәм җырлый «Менә, без дә бер елга үстек! Менә, без дә бер елга үстек!

Ой, нинди картинкалар ята монда.

Аю: Бу бит хәрефләр. Алардан сүзләр төзиләр.

Маша: Маша сүзен дә төзеп буламы?

Аю: Әлбәттә!
Маша: Һәм Аю сүзендәме?

Аю: Әйе!

Маша: Ә син төзи аласыңмы?

Аю: Әйе, ә миңа балалар ярдәм итәр.

Маша:Ю-ю-ю-к! Син әнә нинди зур, алар (зурларга күрсәтә) сиңа булышсыннар, ә миңа – балалар.

Уен «Сүзләр төзе» МАША һәм АЮ
Маша:Ә хәзер биремне катлауландырабыз.

Уен «Сүзләр төзе» ӘЛИФБА һәм КЫҢГЫРАУ

Маша: Аю, ничек яхшы укырга, ә мине мәктәпкә алалармы?

Аю:Әйдә, балалардан сорыйбыз, алар ничек әйтәләр, шулай булыр. Машаны мәктәпкә укырга бирәбезме?

Балалар: ӘЙЕ!
Маша: Ура! Менә шәп! Мин сине дә , Аю, үзем белән мәктәпкә алып барам.

Аю кармакны ала һәм билгеләр куелган кыршау янына утыра.

Маша:-Ә син нишлисең?

Аю:Тс-с-с. Үз бер кармакны Машага бирә.

Маша:Аю, минем чиертәме? Ә синдә чиертәме? Ничек чиертә? Кем чиертә?

Аюачуланып карый һәм кычкыра. (рычит).

Маша: Кычкырма миңа! Мишка, минем чиертәме? Ә синдә чиертәме? Ничекчиертә? Кем чиертә?

Аюачуланып,кычкыра һәм кармагынташлый.

Маша:Миша. бүген яхшы кәеф булсын өчен әйдә җырлыйбыз, ә балалар безгә булышсыннар

(Җыр: “А в школе”)

1. Звенит звонок веселый — зовет с собой ребят,
И каждый первоклассник его услышать рад,
А в новеньком портфеле дневник мой и тетрадь:
Все ждут, когда пятерки в них будут выставлять.

Припев:
А в школе, а в школе много интересного,
А в школе. а в школе праздники чудесные.
А в школе, а в школе дружат целым классом.
Школа, школа, школа, школа — это прекрасно.

2. Нас в школу приглашает чтение в счет,
«Со мною подружитесь», — грамматика зовет.
Уроки физкультуры и пения грустят:
Звонка на перемену услышать не хотят.

Маша:Без балалар белән дуслаштык та, дөресме, Мишка?

Миша: Әлбәттә! Ә мин саубуллашканда булачак мәктәп укучыларына үземнең берничә киңәшемнебирергә телим:

Иртән иртә торыгыз,

Яхшылапюыныгыз,

Мәктәптә йокламагыз,

Борын белән » партанычукымагыз”!
Маша:үчекләмәскә,борын күтәрмәскә,

Мәктәптә һәркемгә ярдәм итәргә тырышыгыз.

Юккайөз җыерма, бул кыю,

Һәм үзенә дуслар табылыр!

Аю: Менә, балалар, барлык киңәшләр,

Алар да акыллысы һәм җиңелеюк,

Син, дустым, аларны онытма

Хуш, сау бул! Хәерле юл сезгә!

Китәләр.

1алып баручы: (Энҗе.)

Өч төс балкый безнең байракта:

Ак төс — безнең намус төсебез,

Яшел төсе — безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла көчебез.

2 алып баручы:( Лилия).

Җилфер-җилфер итә безнең байрак,

Элеп куйдык аны биеккә.

Дөнья безнең шушы байрак аша

Омтылышны күрсен иреккә.

(Номер Татарстан синең балаларын . Җыр малайлар башкаруында «Кәләпүшем». Һәм Бию кәләпүш белән)

Җыр : Кәләпүшем, кәләпүш

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

— Менә шушындый була ул —

Татар малае!— дидем.

Куш-та:

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән .

Чиккә н кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

Әнием дә бик сөенде,

Кочаклап алып сөйде.

Котлы булсын кәләпүшең,

Бигрәк килешә, диде!

Кәләпүшем, кәләпүш,

Укалыдыр читләре.

Шундый матур кәләпүшле

Малай булдым бит әле!

Куш-та:

1 алып баручы: (Энҗе.) Соңгы елларда табигатьне саклау,балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган hавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар hәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиеш без. Табигатьнең бөтенлеге,киләчәге балаларыбыз кулында.

2 алып баручы:( Лилия). Безнең балаларыбыз да тәрбияче апалары белән табигать байлыклары хакында күп өйрәнделшр. Шулаймы балалар? Алар табигатьне яратып кына калмыйча, шул мәхәббәтне җырга да салдылар.

(Номер Жыр «Я нарисую «)

1.Возьму листок бумаги и нарисую Землю,(Камилла)

Красивую такую, планету голубую,

Возьму листок бумаги и Землю нарисую.

2.Возьму листок бумаги и нарисую солнце,(С.Даниил)

И пусть оно смеется, и пусть оно смеется,

Возьму листок бумаги и солнце нарисую.

3.Возьму листок бумаги и нарисую ветер,(М.Адиля)

Чтоб улыбались дети на всем на белом свете.

Возьму листок бумаги и ветер нарисую.

4.Пусть летят далеко расписные листы(Вмести)

И украсят собой планету всю большую,

И все дети Земли пусть рисуют цветы

Для себя и для всех всегда пускай рисуют.

5.Возьму листок бумаги и нарисую Землю,

Красивую такую, планету голубую,

Возьму листок бумаги и Землю нарисую,

И Землю нарисую.

2 алып баручы:( Лилия). Ә хәзер булышлык уүрсәткән ярдәмчеләребезгә, безнең бакча хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен әйтик.

(Балалар чыгышы. Шигырьләр.)

Ралинә:

Җитте хушлашу сәгате

Хуш сөекле бакчабыз

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

Зөлфия:

Бакчабызның мөдиренә

Рәхмәтләрнең иң зуры

Аның күңеленә сыйган

Игелекнең бар нуры.

Артур:

Рәхмәт сезгә тәрбияче апам

Ничә еллар буе үстердең

Барлык көчләреңне кызганмыйча

Күпме гомереңне уздырдың.

А.Данил:

Тәртипсез чаклар булгандыр

Шаян чакта булгандыр

Барсы өчен, барсы өчен

Апалар гафу итсен.

Алардагы булган сабырлык

Гомер буена җитсен.

В.Аяз:

Ләйсән апабыз лаек

Мактауның зурысына

Җитезлеге, уңганлыгы

Үрнәк булыр барсына.

Дилия:

Музыка залында

Җыр-биюгә өйрәтүче

Лариса Владимировнаны

Без бик яратабыз.

Эмиль:

Дөрес аваз әйтергә

Өйрәттегез сез безгә

Эльвира апабызга

Рәхмәтебез зур безнең.

А.Әдилә:

Уколлар кадасагыз да

Сез безгә шундый якын.

Рәйхана апага

Рәхмәт әйтәбез тагын.

Рүзәл:

Йокы бүлмәсендә урын-җирне

Матур, пөхтә итеп куябыз.

Аларны ак итеп, пакъ итеп

Кем юа? Әлбәттә Миләүшә апабыз.

А.Әдилә:

Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан мул иде

Рәхмәт уңган апаларга

Тамагыбыз тук иде.

С.Даниил:

Борчылмагыз бердә безнең өчен

Сынатмабыз белем илендә

Зур кешеләр булып, матур киләчәкне

Без төзербез туган илебездә.

(Җыр “Сау бул, бакча”)

Алда көтә мәктәп бусагасы

Аерыласыз бездән апалар.

Зур тормышка безне озатасыз

Алда борма юллар яталар.

Куш-та:

Сау бул, бала чагым

Сау бул, гамьсез чагым.

Сау бул “Гөлчәчәгем”

Җылы кочагым.

Каршылыклар булыр зур киртәләр

Авыр булыр безгә кайчакта

Бакчабызны, дуслар, апаларны.

Сагынырбыз әле шул чакта.

Куш-та:

Китәләрдә кире кайтмыйлар дип

Еламсырап тора апалар.

Киек казлар гына язлар җиткәч

Каңгылдашып кире кайталар.

Куш-та:

1 алып баручы: (Энҗе.) Сезнең хөрмәтегезгә Шакирова Гөлнур иҗат иткән “Безнең бакча” дигән шигырен тәкъдим итәбез.

Безнең бакча”

Рүзәл:

Нинди гүзәл безнең бакча!

Исемнәре “Гөлчәчәк”

Тау башында урнашкан ул

Тирә-ягы гөл, бакча.

Бакчабызның җитәкчесе

Була-Шамилә апа.

Уңган, булган, ярдәмчел ул

Һәркемнең җаен таба.

Дилия:

Ә безнең тәрбиячеләр

Иң-иң әйбәтләре!

Тырыш, белемле алар

Мактаулы һәр эшләре.

Алар безне яраталар

Безгә белем бирәләр.

Сүзләрен тыңламасак

Кайвакытта сүгәләр.

С.Даниил:

Тәмле итеп ашаталар

Бергәләшеп уйныйбыз.

Матур үтә бәйрәмнәр дә

Биибез дә, җырлыйбыз.

Күпме сабырлык һәм көч

Кирәк булды бит сезгә

Иң хөрмәтле, иң яраткан

Апалар бит сез безгә.

М.Әдилә:

Сагынырбыз бакчабызны

Мәктәпләргә без киткәч.

Килербез әле кунакка

Зур булып үсеп җиткәч.

Рәхмәт сезгә, Апалар!

Безнең өчен эшлисез.

Барлык изге теләкләрне

Бары сезгә юллыйбыз.

1 алып баручы:(Лилия.)Менә шулай җырлый-җырлый, бии-бии матур кичәбез үз азагына якынлашты.

Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

1 алып баручы : (Энҗе).

Менә тәмам кичәбездә,

Хушлашу минутлары.

Вальс биик әле, дуслар

Вальс –ул саубуллашу.

Вальс.

2алып баручы: (Лилия). Хөрмәтле балалар! Без Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Мәктәпне дә, бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәламәт, озын гомерле, белемле, акыллы булыгыз! Ак юллар, Сезгә!

Сценарий утренника Сау бул бакчабыз

“Сау бул, бакчабыз!”
ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар,балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!
Ничә ел инде менә
Майның шушы көнендә,
Безнең матур бакчага
Мәктәптән хәбәр килә.
Безнең бакча балаларын
Укытучы апалар.
Беренче сыйныфка дип
Укырга чакыралар!
Бүген менә аларны,
Бергә-бергә, әлбәттә,
Тантаналы рәвештә
Озатабыз мәктәпкә!
Наилә Зарипова музыкасы, Нур Гайсин сүзләренә “Балалар бакчасында” җыры башкарыла.
Чиста кием кидереп,
Мине көн саен иртән Эшкә барышлый әни,
Эшкә барышлый әни Ямьле бакчага илтә,
Ямьле бакчага илтәӘни белән барабызЮл буенча сөйләшеп,
Каршы ала апабыз,
Каршы ала апабызЯгымлы исәнләшеп,
Ягымлы исәнләшеп.
Ямьле безнең бакчада,
Анда бик күп балалар,
Алар да минем кебек,
Алар да минем кебек,
Сөенешеп баралар,
Сөенешеп баралар.
Йолдыз Шәрәпова шигыре. “Хуш, бакчабыз!”
1 бала: Мин бакчага килгәндә,
Кечкенә идем, әле.
-Син бәби түгел,-диде дә,
Эшенә китте әни.
2 бала: Әни артыннан ишеге Өлгермәде ябылып,
Монда бер сөйкемле апа Көткән мине сагынып.
3 бала: Кочак җәеп каршылады
Тәрбиячеләр мине.
Онытыла язды хәтта
Сагынуым әнине.
Җыр: ”Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.”
4 бала: Уенчыклар, китаплар күп,
Ул дусларым бик әйбәт.
Бакчада начар дисәләр,
Ышанмагыз, бу – гайбәт
5 бала: Без исән-сау үссен диеп,
Апалар тырышалар.
Тәртип бозсак, я сугышсак,
Билгеле, орышалар.
6 бала: Әгәр мәктәпкә китмәсәк,
Тагын да йөрер идек.
Бакчадагы һәрбер көннең
Кадерен белер идек.
7 бала: Бик күңелсез булса да,
Ярамый сезгә боегырга,
Бүген бит бездә бәйрәм,
Уйныйк-көлик бергәләп.
ТӘРБИЯЧЕ: Балалар мин сезгә хәзер сораулар бирәм ,ә сез дөрес итеп җавап бирегез.
1.Көз җиткәч, балалар кая баралар?
2.Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?
3.Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?
4.Укучының сумкасында нәрсәләр була?
5.Укырга,язарга,җир,табигать,тормыш серләрен аңларга кем өйрәтә?
6.Мәктәпкә ни өчен йөриләр?
7.Су анасы әкиятен кем язган?
8.Капма каршы сүзләр әйт.(озын-,таза-,зур-,күп-,көн-,)
Әфәрин балалар,булдырдыгыз.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә,
Тәрбияче:Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның:
8 бала: Тәмле була шулпалар да,
Тәмле була боткалар.
Тәмле булсын дип тырыша
Безнең повар апалар.
9 бала: Йоклыйбыз ап-ак мендәрдә,
Тәмле-татлы төш күреп.
Шундук врач апа килә,
Куйса берәү төчкереп.
10 бала: Дару бирә, су эчерә –
Шифалыдыр куллары.
Менә шулай истә калыр
Безнең бакча еллары.
Тәрбияче:Дөрес балалар үстегез бит –
Юллар мәктәпкә илтә.
Бакчада әйбәт, тик сезне
Белем илләре көтә.
“Кем тизрәк мәктәпкә җыена?”уены
11 бала: Бакча белән саубуллашу көне
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны
12 бала : Җитте хушлашу сәгате,
Сау булыгыз, барчагыз.
Сау булыгыз, апалар,
Без сезне онытмабыз Җыр “Сагәть”.
ТӘРБИЯЧЕ: Балалар бакчасында сез Дуслар булып яшәдегез,
Бик күп нәрсәләр белдегез!
Бик күп җырлар өйрәндегез,
Төрле биюләр дә бии беләсез…
Инде менә үсеп җиттегез,
Сау бул, бакча, – диясез!
Кечкенәләрнең дә сезгә әйтер сүзләре бар. Алар сезнең дәвамчыларыгыз булып кала бит.
13 бала: Безгә карагач,
Сезгә бик кызыктыр.
Без нинди кечкенә,
Ә сез нинди зур.
14 бала: Мин дә мәктәпкә барыр идем,
Бернигә дә карамый,
Тәрбияче апа әйтә:
“Әле сиңа ярамый”.
15 бала:Сау булыгыз, якын дуслар
Сау булыгыз, хушыгыз.
Ә бер елдан сезнең белән
Мәктәптә очрашырбыз.
ТӘРБИЯЧЕ: Балалар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр, әйеме? Ләкин Белем иленә киткәнче мин сезне башта сынап карыйм әле.
1)Табышмаклар:
1.Бер ояда алты дус,
Алтысында алты төс.
Ләкин алар барысы да
Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандашлар)
2.Акчасыз керәсең, белем алып чыгасың. (Мәктәп)
3.Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән. (Китап)
4.Үзе укый белмәсә дә,
Гомере буе яза. (Ручка)
5.Магнитлы тактада буталып бирелгән хүрефләрдән русча сүзләр
төзү(Машина,арбуз,дерево,ананас,кукла).
ТӘРБИЯЧЕ: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем
иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм
“5”ле билгеләре генә алып кайтыгыз! Балалар, сезне шушы ничә ел
эчендә тәрбияләгән, өйрәтеп торган, елаган чакта юаткан, тәмле
ашлар белән сыйлаган апаларыгызга рәхмәт әйтер вакыт та
җиткәндер.
16 бала: Сез бирдегез көчегезне
Һәм йөрәк җылыгызны.
Сезнең кебек апаларны
Без тагын табарбызмы?
17 бала: Ничек кенә мактасаң да
Әз кебек сүзләребез.
Сездән башка, апалар
Мәктәптә без нишләрбез?
Балалар бергә: Апалар сезгә бик зур рәхмәт!
ТӘРБИЯЧЕ:Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз
һәрчак табыла. Сезнең дә балаларыгызга әйтер сүзләрегез җыелгандыр,әйдәгез балаларыгызга нинди теләкләрегез бар икән.
Әниләрнең котлау сүзе.
“Вальс –Сау бул бакчам” биюе башкарыла.

ТӘРБИЯЧЕ: Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына
якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.
Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатып калабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез.
Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар” шигыре белән
тәмамлыйсым килә.
Ходай биргән олы бүләк – бала,
Уттан алып, суларга ул сала.
Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала
Җанга иң якыны булып кала.
Гомерләрнең бизәге – ул бала,
Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.
Күз алдында үсеп, буйга җитеп,
Күңелләрдә сабый булып кала.
Бала барыр юллар – чиксез дала,
Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.
Даладай юл бирүче балагаТугры юлдаш барыр – ата-ана.
Шатлыклардан җырлаткан да – бала,
Борчулардан елаткан да – бала.
Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ала тик ата-ана.

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе өчен сценарий.

Тәрбияче: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларыбызны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакчага килгән беренче көнегезне хәтерегезгә төшерегез әле. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиткәннәр. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юллар сезгә!

1 бала: “Аккош ” диеп атала,

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген,

Бакча белән хушлашабыз.

2 бала: Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.

3бала: Бездә бәйрәм! Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә.

4 бала: Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез..

5 бала: Бакча белән саубуллашу көне –

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя кәефне.

6 бала: Көн саен иртән, бакчага киләм.

Соң гына кайтам, кич белән өйгә.

Яратам үзем, көн үткәрергә

Иптәшләр белән бакчада бергә.

7 бала: Төрле уенчык, курчаклар монда.

Кайтасым килми бит минем шуңа.

Әнием, – димен, – ашыгып йөрмә,

Мине алырга бик иртә килмә.

8 бала: Баш өстендә ак болытлар,

Талгын гына җил исә.

Бакчада узган көннәрем,

Күңелемнән китмәс һич тә.

ҖЫР: “Бакчабыз – нәкъ гөлбакча”

Тәрбияче: Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз һәрчак табыла. Безнең балаларның да 6 ел буе әниләренә әйтер сүзләре җыелган.

Бергә: Мине үстергән өчен,

Тыныч көнем һәм төнем өчен,

Яхшы киңәшләрең өчен,

Җылы сүзләрең өчен,

Иркә-назларың өчен,

Бәхетле балачагым өчен,

Тәмле ашларың өчен,

Дуслар табарга ярдәм иткәнең өчен,

Барысы бергә: РӘХМӘТ СИҢА, ӘНИЕМ!

9 бала: Яшәвебез монда булды,

Ашавыбыз да монда.

Көннәр буе без мәш килдек,

Балалар бакчасында.

10 бала: Күңелле дә, күңелсез дә.

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, олы кызлар

Бакчага йөрмиләр шул.

11 бала: Бакчада без өйрәндек

Бик күп төрле һөнәргә.

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

12бала: Бакчада без иң зурлар,

Их, шатланып туймыйбыз.

Яраткан җырларыбызны

Яңгыратып җырлыйбыз.

Җыр : “Балалар бакчасында”

(Көйгә Буратино керә)

Хәерле көн, балалар, кунаклар. Сездә бәйрәм кичәсе икәнен ишетеп ашыгып бәйрәмгә килдем. Менә минем кулда “Белем ачкычлары”. Кем минем сорауларыма дөрес җавап бирә шуңа белем ачкычлары. Бармакларыгызны бөкләп барыгыз:

1. Кулларда ничә бармак?

2. Ничә ел фасылы беләсең?

3. Нинди дару үләннәре беләсең?

4. Урманда учак ягарга ярыймы?

5. Алма сүзендә ничә сузык аваз?

6. 20дән артка таба кем саный белә?

7. 12дән 3не алгач күпме була?

8. Хәзер көй куям кем шуңа бии белә?

Бию “Гуми-гуми”

(Буратино мактый, һәрберсенә берәр бал куя. )

9. 2 сыерда ничә мөгез?

10. 8 ле алдыннан ничәле саны килә?

11. Кара-каршы очраганда кешеләр бер-берсенә нәрсә дип эндәшәләр?

12. Сез мәктәпкә барырга әзерме? Мәктәп балаларын кем дип атыйлар?

13. “Су анасын” кем язган?

(Буратино әти-әниләрдән, тәрбияче апалардан сорый) Буратино: Балалар мәктәпкә әзерме, аларны укырга җибәрәбезме?

Җыр “Наш любимый, детский садик”

Буратино. Сез минем сорауларыма дөрес җавап бирдегез, шуңа күрә сезгә белем ачкычлары алып килдем, аны апагызга бирәм. Сау булыгыз.

13 бала: Туган йорттай ул кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы?

Китәсе килми бер дә.

14 бала: Нишлисең бит, яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

15 бала: Хушлашабыз бакча белән –

Сау булыгыз, апалар.

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

ҖЫР: “Без инде хәзер зурлар”

(Җыр бетүгә Белмәмеш килеп керә, елый. )

Белмәмеш: Минем клубка концертка керәсем килгән иде, андагы апа кертмәде. “Укый белми торган балалар концертка кертелмиләр. Менә шушы кроссвордларны чишсәң, килерсең”, – диде. (Кычкырып елый)

Тәрбияче: Тукта, тукта, Белмәмеш безнең балалар сиңа ярдәм итә алырлар дип уйлыйм, алар быел мәктәпкә баралар.

Белмәмеш: И-и-и, алар да минем кебек бәләкәйләр, каян эшли алсыннар инде? (Кул селти, урындыкка барып утыра)

Тәрбияче: Балалар, Белмәмешкә булышабызмы?

(Мәктәпкә баручы балаларга кроссворд таратыла. Белмәмеш алар кырыенда йөри. )

Тәрбияче: Безгә кунакка бәләкәйләр дә килделәр, алар да бүләк әзерләгәннәр хәзер шуны күрсәтеп китәрләр.

1 бала: Анда да сез сынатмассыз,

Менә күрербез әле,

Болар безнең бакчаныкы,

Диеп йөрербез әле.

2 бала: Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәндә безгә дә бит

Бигрәкләр дә ямансу.

3 бала: Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

4 бала: Мәктәпкә баргач та, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз.

Яманнан сак булыгыз.

5 бала: Бик күңелле бакчабыз,

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлап бүләк итәбез.

Җыр “Мин үсәм”

Тәрбияче: Бәләкәчләребезгә бик зур рәхмәт. Мәктәпкә баручылар “укучы” исемен акларлык булдылар микән, әйдәгез тикшерик. Балалар кроссвордларны чиштеләр, менә нәрсә анда язылган.(Хуш бакча. ) Балалар мәктәпкә әзерме

Белмәмеш: Рәхмәт, укучы балалар, мин дә әнигә әйтәм дә иртәгәдән сезнең балалар бакчасына йөри башлыйм. Мин китим инде, ә хәзергә сау булыгыз.

Тәрбияче:Әниләр эштә вакытта, үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның.

1 бала: Барыгызга да зур рәхмәт,

Бакчада яшәүчеләр,

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

2 бала: Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да гөрләп торсын,

Шаулап торсын бакчалар.

3 бала: Тик сез берүк без китә дип

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык,

Без мәктәпкә барабыз.

4 бала: Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

5 бала: Рәхмәт сүзебез күп безнең –

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез дип шулай гел бергә.

6 бала: Күңелләрдән һич тә китмәс,

Биргән сабакларыгыз.

Һәркөн саен ныгый барыр

Очар канатларыбыз.

Яулыклар белән парлы бию

7 бала: Көйсезләнсәк, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

8 бала: Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

Бергә: Кайгыларны сыйпап аласыз,

Хәерле юл теләп каласыз,

Сез бит шундый сабыр, чыдам сез.

Сезне уйлап юлга чыгабыз.

Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл

Җырыбыз сезгә булсын бүләк,

Бергә: Апалар, сезгә бик зур рәхмәт!

Җыр: “До свидание, детский сад”

– Хәзер булачак укучыларны алга чакырыйк әле. Белем иленә юл җиңел түгел, күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Сез әзерме? Белем ачкычы тапшырабыз. Әйдәгез, аларны кул чабып озатыйк.

Гөлчәчәк Сәмигуллина, Кукмара районы Кәркәүч авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Автор: Юсупова Уралия Закиулловна
Должность: музыкальный руководитель

Учебное заведение: МБДОУ «Балтасинский детский сад №5 комбинированного вида»
Населённый пункт: пгт. Балтаси
Наименование материала: методическая разработка
Тема: Сценарий :»Хуш сөекле бакчам»

Раздел: дошкольное образование

Музыка җитәкчесе:

Юсупова У.З.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй яңгырый.

Алып-баручы:
Бакча белән саубуллашу көне
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, -олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны.


Кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар. Ел да була торган дул-
кынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәм көнебез
килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле
балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Йөрәк түрендә
җүелмас эз калдырган иң якты хатирәләр кеше тормышының
кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөгаен, чыклы үләннәрдә
яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән

гамьсез, кайгы-борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең
балачагын сагынмый икән? Безнең балаларның сабый чаклары
бик матур, истәлекле. Бакчада үткәргән көннәре, шулай үк бү-
генге бәйрәм көне дә аларның хэтерләрендә мәңге саклансын.
«Яблочко»
көе
астында
балалар
залга
керәләр.
Алда

штурвал.
Боцман
бинокльдан карый.

1-бала:
Боцман сез нәрсә күрәсез?

Боцман:
Причалда халык төркеме күрэм. Алар безне озата килгәннәр, кул
болгыйлар.

1-бала:
Ә капитан күренмиме?

Боцман:(
бинольдан карый)Юк! Ә, тукта, тукта, капитан килә түгелме?

Җыр: «Капитаны»
З.Ротт музыкасы һәм көе.

Боцман:
(Музыка ).Команда, Капитан килә. Матрослар
тигезләнергә. Смирно! (малайлар честь бирэ. Капитан керэ.)

Боцман:
Иптэш Капитан! «Балачак» корабльенең экипажы сәяхәткә
чыгарга әзер.

Капитан:
Команда вольно! Тиздән безнең корабль мәктәп дигән утрауга
юлга кузгалачак.

Балалар:
Кая?

Боцман:
Бер сорау бирергә мөмкинме , иптәш Капитан!

Капитан:
Рөхсәт!

Боцман:
Мәктәп дигән утрау кайда урнашкан?

Капитан:
Глобуста да, картада да,ул утрау юк. Безгә ул утрауны ачарга
кирәк.

Балалар:
Димәк без, беренче утрау ачучылар булачакбыз!

Капитан:
Әлбәттә!

Балалар:
Ура!

Капитан:
Команда, сәяхәткә китергә әзерлзнергә, флагны күтәрергә (бер
бала флаг күтәрә, барабан кагыла.)

Капитан:
Поссажирларлар балубага менуегез сорала.

Бию: «Вальс»
Кинәт уйламаганда бию бетү белән бабай керә.

Бабай:
Туктагыз дим, туктагыз!

Капитан:
Сез кая, бабай? Сез дә мәктәп утравына мәллә?

Бабай:
Шунда, улым, шунда.

Капитан:
Гафу итегез, сезгә ничә яшь соң?

Бабай:
Туксан.

Капитан:
Бабай мәктәптә 11 ел укырга кирәк. Ә сез беләсезме 11 елдан сон
сезнең белән нәрсә булачак?

Бабай:
Әлбәттә беләм. Миңа 101 яшь тулачак.

Капитан:
Ләкин, бабакай, һәр эшнең үз вакыты бар. Син ачуланма инде,
без сине корабльдан төшереп калдырабыз.

Бабай:
Ярар инде, алайса соң булгач, әбием янына кайтып тәмле чәйләр
эчеп, йомышак урыныма ятыйм. Минә мин сезгә белеем иленең
ачкычын бирәм. Тиешле урыга барып җиткәч, аны тапшырырсыз.(ачкычны
бирә) Исән- сау йөрегез, хәерле юл сезгә! (чыгып китә)

Капитан:
Штурман. штурвал артына басарга.

Штурман:
Әзер иптәш капитан!

Капитан:
Димәк хушлашырга вакыт. Куз-гал-дык!

1-бала:
Дусларым, бүген безнең
Олы бәйрәм көнебез,
Бүген инде бу бакчага
Соңгы кабат килдек без.

2-бала:
Бу бакчада үткәрдек
Кышны, язны, җәйләрне,
Бүген безнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме.

3-бала:
Озату көне килеп җитте
Дулкынлана күңелләр,
Алда көтә зур сынаулар
Ачылмаган белемнәр.

4-бала:
Бик кечкенә нәни булып
Килгән идек без монда,
Калмыйм диеп елый идек
Әниләребез кулыңнан.

5-бала:
Бераз гына монсу да
Шатлыклы да көнебез,
Балачакның ин кадерле
Баскычын бит үтәбез.

6-бала:
Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч
Без барырбыз мәктәпкә,
Ә буген без бакчабызга
Җыелыштык бәйрәмгә.

7-бала:
Балачакның бу мизгеле
Истә калырлык булсын.
Агылсын моң, яңграсын җыр,
Күңелләргә моң тулсын.

Җыр: «Саубул балалар бакчасы»

Капитан:
«Балачак» корабле мәктәп утрауларына йөзүен дәвам итә. Боцман,
сез нәрсә күрүсез?

Боцман:
Тынлык иптәш капитан.

Капитан:
Штурман, тизлекне арттырырга!

Штурман:
Яхшы иптәш капитан!

Капитан:
Боцман сез берни дә ишетмисезме?

Боцман:
Мин акчарлаклар тавышы ишетэм. Димэк якында яр булырга
тиеш.

Бию:»Чайки».


(Чайки над морской волной)

Капитан:
Боцман, утраулар күренмиме?

Боцман:
Кемдер кул болгый, ләкин ул мәктәп утравында түгел.

Капитан:
Әйдә палубага менсен. (Шәвәли керә).

Шәвәли:
Сәләм бирдек, салют привет!

Капитан:
Сез кем буласыз, иптәш?

Шәвәли:
Мин шәвәли шук малай. үткен малай, ут малай!

Боцман:
Шәвәли, ә синең кесәләреннән нәрсәләр асылынып тора анда?

Шәвәли:
Әй, икелеләр, миндә алар бик күп.

Балалар:
Нинди икелеләр?

Шәвәли:
Гадәти, көндәлек! Миңа алар сөлек кебек ябышканнар инде,
җибәрмиләр дә.

Капитан:
Күптән икелеләргә чумдынмы инде син?

Шәвәли:
Күптән түгел! Башта мин бишлегә генә укыдым, ә анңары. Эх!…

Капитан:
Боцман, син бернидә сизмисенме? (тревога музыкасы).

Боцман:
Сизәм иптәш капитан, безнең карабль бата башлады бугай. Нәрсә
булды, һич аңламыйм?

Капитан:
Икелеләрне тизрәк борт артына ташлагыз, югыйсә алар безне
батырачаклар (берничә бала шәвәлинең икелеләрен ташлыйлар.)

Капитан:
Менә хәзер тәртип. Ә синең белән дустым нишләргә соң?

Шәвәли:
Белдем, миңа бик тырышырга кирәк, анңары мин тауларны да
күчерә алам.

Капитан:
Алайса яхшы укырга сүз бирәсенме?

Шәвәли:
Әйе, бирәм. Ә хәзергә хушыгыз, мәктәптә очрашырбыз.

Капитан:
Штурман штурвалны ныграк тотарга. Без ачык идингезгә
чыгабыз.

Боцман:
(бинокльдан карый) Иптәш капитан, мин кара флаглы бер
корабль күрәм. Алар бирелергә дигән билге күрсәтәләр. Пиратлар
бит болар!

Капитан:
Штурман нишлибез?

Штурман:
Кирегә борылабыз.

Боцман:
Соң инде! Алар якында гына. (бинокльдан карый).

Капитан:
Ничек тиеш,шулай каршы алырбыз.
(көй астында ике пират керә).

1-пират:
Урыннарда калырга!

2-пират:
Капитан, байлыкларыгызны чыгарыгыз!

Капитан:
Байлыклар сезнен алда, болар безнең матрослар.

1-пират:
Шаярмагыз иптәш капитан, безнең белән шаярырга ярамый.

2-пират:
Тизрәк байлыкларыгызны бирегез.

Капитан:
Безнең байлык ул безнең дуслык!

1-пират:
Дуслык? Нәрсә соң ул?

Капитан:
Дуслыктан башка бер көн дә яшәп булмый. Сезнең беркайчан да
дус булган балаларны күргәнегез юкмени?

2-пират:
юк.

Капитан:
Менә алар сезнең алда. Дуслыкның нәрсә икәнең алар җыр белән
аңлатырлар.

Җыр: “Дуслык “
(Настоящий верный друг)

1-пират:
О-о сез бик оста җырчылар икәнсез. Әллә безнең янда гына
Каласызмы?

Капитан:
Безнең белем иленә барасы бар сез безне җибәрегез инде.

2-пират:
Дуслык, тык –дуслык. Җибәрәбез. хәерле юл сезгә!

1-пират:
Сезнең кебек дус яшәргә сүз бирәбез бездә. Киттекме дустым.
Хәерле юл сезгә! (чыгып китәләр.)

Капитан:
Матрослар, усал ерткычлардан котылгач, әйдәгез корабльне
тәртипкә китерик. Палубаны себерергә Һәм юарга.

Бию: “На палубе Карабля.”
(Боцман уртага чыгып бармагын куеп карый.)

Боцман:
Җил көчәя.

Штурман:
Яшен яшенни түгелме?

Боцман:
Шторм башлана бугай.

Капитан:
Матрослар безгә штормга каршы торырга кирәк.

Боцман:
sos- сигналы ишетәм. Мин ачык дингездә кеше күрәм.

Капитан:
Штурман, тизлекне киметергә, коткару түгәрәген ыргытырга. (ишек
артына аталар, тартып чыгаралар.)

Художник:
Ой, спасибо, дорогие мои мотросы. Я очень люблю рисовать.
Сегодня рано утром я вышел на берег. Начал рисовать. Вдруг
подул сильный ветер и волны унесли меня в море. И все мои
рисунки стали какими-то причудливыми. Я даже незнаю что
делать.

Капитан:
Матросы прошу помощь художнику.

1-бала:
А, это же буквы. Мы эти буквы проходили. И мы знаем очень
красивую песенку про них.

Песня: “Алфавит.”

Художник:
Матросы, вы так много знаете. Вам наверное пора уже в школу. А я
вернусь на свой берег, чтобы закончить свой пейзаж. До свиданья,
мои дорогие. Спасибо вам!

Капитан:
Боцман, утраулар күренмиме?

Боцман:
Ниндидер яңа әкият утравы күрәм.

Капитан:
Штурман тизлекне киметергә.
(Белоснежка керә.)

Белоснежка:
Исәнмесез! Сез кая болай юл тотасыз?

Капитан:
Без мәктәп утравына йөзәбез.

Белоснежка:
Бик күңелле җиргә барасыз икән, мәктәптә бик рәхәт дип әйтәләр.
Анда ниндидер телләр дә өйрәнәләр ди (телен чыгарып карый).
Балалар телләрегезне күрсәтегез әле…. Нәрсәсен өйрәнәләр икән
инде аның бер кызык нәрсәсе дә юк.

1-бала:
Юк, Белоснежка безнең телләр бик матур Һәм бик күп нәрсәләр сөйли
алалар, ә тагын әле алар төрле чит ил телләрендә дә сөйли алалар.

Капитан:
Әйе, белоснежка син аларнын җырларын тыңлап карале. Алар анны
английсча башкарырлар.

Җыр: «If

you

happe.»

Белоснежка:
Чыннан да бик күңелле икән. (гномнар көе ишетелә). Ой минем
гномнарым эштән кайталар ахрысы. Минем аларга аш-су
әзерлисем бар . Саубулыгыз балалар! Рәхмәт сезгә!

Капитан:
Боцман, сез нәрсә күрәсез.

Боцман:
(бинольан карый) Мин җир күрәм! Горизонтта мәктәп утравы.

Капитан:
Килеп җитәбез! Якорьларны ташларга! (музыка)
Команда без мәктәп утравына
килеп җиттек.
(көй , королева керә.)

Королева:
Здравствуйте, ребята! Я — королева Знаний!

Капитан:
Здравствуйте, ваше Величество! Вот ваш ключ!

Королева
: Я очень рада, что вы преодолели все трудности и принесли ключ от
страны Знаний! В моейстране вы узнаете много нового и
интересного, станете умными и образованными людьми. Здесь вас
ждут радости и открытия, встречи с новыми друзьями. Желаю вам
успехов в учебе и отличных оценок! Добро пожаловать в страну
Знаний!

Дети парами проходят под торжественную музыку в арку «Страна

Знаний» за Королевой и расходятся в разные стороны парами, образуя

полукруг.

Королева:
В Дошкольной Стране вы играли и пели.
Но время настало проститься друзьям.
Вы стали большими, вы все повзрослели.
Плывёт ваш кораблик к другим берегам…
До встречи! (уходит)

Капитан:
Ә безнен посажирларны озатырга бүген кадерле әтиләребез дә
килгәннәр . Рәхим итегез! Танец папа и дочка.

Бию:» Папа и дочка»

Капитан:
Бик зур ! Ә хәзер бәйрәмебезнеән икенче өлешенә күчәбез рәхим

итегез! ( Яблояко көе астында балалар чыгып китәләр.)

2-бүлек

1-бала:
Безнең яраткан бакчабыз
Гел матур булсын диеп
Безнең икенче йөебез
Гел якты булсын диеп
Безгә һәрчак рәхәт, җылы
Күңелле булсын диеп
Без сәләмәт, таза матур
Акыллы булсын диеп
Безнең барыбыз турында
Әнә шулай кайгырткан
Ул бит Лилия апабыз
Шуңа аңа шатланып
Бүген рәхмәт әйтәбез.

2-бала:
Беезгә матур рәсемнәр,
Укыр өчен китаплар,
Рисәлә апа туплап тора.
Булганны барлап тора
Тәрбияче эше буенча.
Җаваплы бит ул аңа
Безнең белемебез өчен
Кайгыртучы ул аңа

Лилия Гаднановна,

Рисәлә Масхутовна
сезнең хөрмәткә
Мальчики

хулиганчики
_биюе башкарабыз.

3-бала:
Әти-әни серләшәләр
Үз ара русча гына
Ул телдәге сүзләрне
Белми идем барын да
Лилия апа өйрәтте
Безне рус теленә
Хәзер мин дә энем белән
Аңлашабыз шул телдә.

4-бала:
Кечкенә иҗекләрдән
Сүзләр төзеп күрсәтте
“Ыш”ламаска, “ыс”ламаска
Дөрес сүзләр әйтергә
Өйрәтте Алия апа.

5-бала:
Кичләрен без бакчада
Инглизчада өйрәндек
Һәр авазны дөрес итеп
Сөйләргә тырыштык
Ул телдәге сүзләрне
Матур сөйләшер өчен
Күп көч куйды Динә апабыз
Аңа рәхмәт әйтәбез.

Лилия Фидаилевна, Алия…, Динә…
сезнең хөрмәткә
Семечки
биюен
башкарырбыз.

6-бала:
Күңелле музыка тавышы
Яңгырый еракларга
Шул тавышны ишетеп
Керәбез без дә залга
Матур көйләргә, җырларга
Биергә өйрәтә Уралия һәм Ләйсирә апа
Бүген барыбыз бергә аларга рәхмәт әйтәбез

7-бала:
Кадерия апабызны да
Ничек соң яратмыйсын
Әллә нинди эшләр таба
Залда бер дә тик ятмыйсын
Баскычтан да үрмәләдек
Баулардан да сикердек
Туплар белән дә уйнадык
Барысына да җитештек.

8 -бала:
Бармак киселсә дә
Башым авыртса да
Яратам мин керергә
Алсу апа янына
Кайчагында төшәр өчен
Җаен тапмый тилмерәм
Безне чыныктырган өчен
Авырта алмый интегәм
Алсу апамны бик яратам
Бик яратам мин аны
Төшкән чакта онытмады
Бирергә витаминны.

Уралия

Закиулловна,

Ләйсирә

Ингелевна,

Кадерия

Фандазовна,

Алсу

Маратовна
сезнең хөрмәткә

китайский
биюе башкарабыз.

9 -бала:
Әй, тәмледер боткалары
Тел йотарлык ашлары
Сезнең камыр ризыкларын
Сагынырбыз һәрчакны.
Пешекче апаларыбыз
Сезгә бездән зур рәхмәт.

10-бала:
Сәлге, урын – җирләрне
Чиста итеп юучы
Юып утуклап куючы
Рәмзия һәм Сәри апаларыбыз
Тазалык, озын гөмер
Сезгә теләп калабыз.

Кадерле повар
апаларыбыз,
Рәмзия
һәм
Сәрия
апаларыбыз сезнен хөрмәткә

Не детское время
биюен башкарырбыз.

11-бала:
Безнең Фирдания апа
Һәрчак шат күңелле
Ярата чәчәкләрне
Тәртипне, матурлыкны.
Кәүсәрия апаны да ничек искә алмыйсын
Чәчәкле чокырларны
Яшелчә, җимешләрне
Алып кайтып тора ул
Безне сыйлап тора ул

12-бала:
Миләүшә апайга рәхмәт,
Карны гел көрәп торды.
Детсадка тимәсеннәр дип,
Төнлә дә сакта торды.
Рафил абыйны яраттык
Бер генә бит ул безгә!
Ут бетсә дә рәтләп куя,
Урындык та тәртиптә.

Фирдания,

Каусәрия
һәм
Миляушә

апларыбыз,
Рафиль абыебыз
сезнең
хөрмәткә
Восточный
биюен башкарырбыз.

13-бала:
Моңда килгән тәүге көнне
Әле дә истә тотабыз
Һәрбер көн, һәр сәгать өчен
Сезгә рәхмәт әйтәбез
Тәрбияче апаларым
Сезнен изге теләкләрне

Сезнен биргән кинәшләрне
Бөтен гөмеребез буе
Истә тотарбыз барын.

14-бала:
Сания апа рәхмәт сезгә
Бүлмәбез чиста булсын дип
Күп тырыштыгыз Сез дә
Сезнең уңганлыкны күреп
Пөхтәлеккә өйрәндек без дә.
Рәхмәт Гүзәл апайга
Һәм Лилия апайга
Безнең чисталыкны саклап
Әниләр күк караганга.

Ильсияр Васыловна, Райля Рифовна Сания
апа,
Лилия
һәм
Гүзәл
апалар.
сезнен өчен егетләребез
«Наши воспитатели»
җырын башкаралар.

15-бала:
Туган йөрттай син кадерле
Син якын күңелләргә
Ничек кенә хушлашасы
Китәсе килми бер дә
Тик нишлисен яшен тулгач
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.

16-бала:
Саубуллашу бигрәк моңсу икән
Бүгенгечә аны белмәдек
Шат яшәдек хөрмәтле апалар
Кырыс йөзегезне күрмәдек
Нәни курчак, йөмшак уенчыклар
Без китәбез инде каласыз
Нинди якын дуслар булдылар дип
Безне дә бер искә алырсыз.

Бию: “Прощание с игрушками”

17-бала:
Җитте хушлашу сәгате
И күңелле бакчабыз
Һәм андагы бик кадерле
Барлык апаларыбыз
И сөекле бакчабыз
Беркайчан да онытмабыз
Ә шулай да якын дуслар

Без бүген хушлашабыз!

18-бала:
Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,
Тәрбияче апалар.
Бездән соң да шаулап торсын,
Гөрләп торсын бакчалар.
Тик сез берүк, без китә дип,
Ямансулап калмагыз.
Без бит хәзер зурлар булдык,
Без мәктәпкә барабыз.

19-бала:
Өйрәттегез безне бакчаларда
Хәреф танып, саннар язарга.
Кечеләрне һәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
Баш иябез бүген сезнең алда,
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез: “Дус һәм тату булып
Яшәгез, — дип, — шулай, гел бергә”.

20-бала:
Любой из нас сегодня очень рад,
Мы все поем, а вместе с нами птицы,
Последний раз пришли мы в детский сад,
Пришли, чтоб навсегда с тобой проститься.
Не забыть твой добрый взгляд,
Ласку и вниманье,
До свиданья, детский сад,
До свиданья!

Җыр: «До свиданья детский сад».
Миләүшә апайга рәхмәт,
Карны гел көрәп торды.
Детсадка тимәсеннәр дип,
Төнлә дә сакта торды.

Рәхмәт кер юучыларга,
Чиста урында йокларга-
Безгә бик рәхәт булды.
Рафил абыйны яраттык
Бер генә бит ул безгә!
Ут бетсә дә рәтләп куя,
Урындык та тәртиптә.
Любой из нас сегодня очень рад,
Мы все поем, а вместе с нами птицы,
Последний раз пришли мы в детский сад,
Пришли, чтоб навсегда с тобой проститься.
Ребенок: Не забыть твой добрый взгляд,
Ласку и вниманье,
До свиданья, детский сад,
До свиданья!

2-бүлек

1-бала:
Дусларым, бүген безнең
Олы бәйрәм көнебез,
Бүген инде бу бакчага
Соңгы кабат килдек без.

2-бала:
Бу бакчада үткәрдек
Кышны, язны, җәйләрне,
Бүген безнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме.

3-бала:
Озату көне килеп җитте
Дулкынлана күңелләр,
Алда көтә зур сынаулар

Ачылмаган белемнәр.

4-бала:
Бик кечкенә нәни булып
Килгән идек без монда,
Калмыйм диеп елый идек
Әниләребез кулыңнан.

5-бала:
Бераз гына монсу да
Шатлыклы да көнебез,
Балачакның ин кадерле
Баскычын бит үтәбез.

6-бала:
Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч
Без барырбыз мәктәпкә,
Ә буген без бакчабызга
Җыелыштык бәйрәмгә.

7-бала:
Балачакның бу мизгеле
Истә калырлык булсын.
Агылсын моң, яңграсын җыр,
Күңелләргә моң тулсын.

1-бала:
Безнең яраткан бакчабыз
Гел матур булсын диеп
Безнең икенче йөебез
Гел якты булсын диеп
Безгә һәрчак рәхәт, җылы
Күңелле булсын диеп
Без сәләмәт, таза матур
Акыллы булсын диеп
Безнең барыбыз турында
Әнә шулай кайгырткан
Ул бит Лилия апабыз
Шуңа аңа шатланып
Бүген рәхмәт әйтәбез.

2-бала:
Беезгә матур рәсемнәр,
Укыр өчен китаплар,
Рисәлә апа туплап тора.
Булганны барлап тора
Тәрбияче эше буенча.
Җаваплы бит ул аңа
Безнең белемебез өчен
Кайгыртучы ул аңа

3-бала:
Моңда килгән тәүге көнне
Әле дә истә тотабыз

Һәрбер көн, һәр сәгать өчен
Сезгә рәхмәт әйтәбез
Тәрбияче апаларым
Сезнен изге теләкләрне
Сезнен биргән кинәшләрне
Бөтен гөмеребез буе
Истә тотарбыз барын.

4-бала:
Сания апа рәхмәт сезгә
Бүлмәбез чиста булсын дип
Күп тырыштыгыз Сез дә
Сезнең уңганлыкны күреп
Пөхтәлеккә өйрәндек без дә.
Рәхмәт Гүзәл апайга
Һәм Лилия апайга
Безнең чисталыкны саклап
Әниләр күк караганга.

5-бала:
Күңелле музыка тавышы
Яңгырый еракларга
Шул тавышны ишетеп
Керәбез без дә залга
Матур көйләргә, җырларга
Биергә өйрәтә Уралия һәм Ләйсирә апа
Бүген барыбыз бергә аларга рәхмәт әйтәбез

6-бала:
Кадерия апабызны да
Ничек соң яратмыйсын
Әллә нинди эшләр таба
Залда бер дә тик ятмыйсын
Баскычтан да үрмәләдек
Баулардан да сикердек
Туплар белән дә уйнадык
Барысына да җитештек.

7-бала:
Әти-әни серләшәләр
Үз ара русча гына
Ул телдәге сүзләрне
Белми идем барын да
Лилия апа өйрәтте
Безне рус теленә
Хәзер мин дә энем белән
Аңлашабыз шул телдә.

8-бала:
Сәлге, урын – җирләрне

Чиста итеп юучы
Юып утуклап куючы
Рәмзия һәм …апабыз
Тазалык, озын гөмер
Сезгә теләп калабыз.

9-бала:
Миләүшә апайга рәхмәт,
Карны гел көрәп торды.
Детсадка тимәсеннәр дип,
Төнлә дә сакта торды.
Рафил абыйны яраттык
Бер генә бит ул безгә!
Ут бетсә дә рәтләп куя,
Урындык та тәртиптә.

10-бала:
Әй, тәмледер боткалары
Тел йотарлык ашлары
Сезнең камыр ризыкларын
Сагынырбыз һәрчакны.
Пешекче апаларыбыз
Сезгә бездән зур рәхмәт.

11-бала:
Бармак киселсә дә
Башым авыртса да
Яратам мин керергә
Алсу апа янына
Кайчагында төшәр өчен
Җаен тапмый тилмерәм
Безне чыныктырган өчен
Авырта алмый интегәм
Алсу апамны бик яратам
Бик яратам мин аны
Төшкән чакта онытмады
Бирергә витаминны.

12-бала:
Кечкенә иҗекләрдән
Сүзләр төзеп күрсәтте
“Ыш”ламаска, “ыс”ламаска
Дөрес сүзләр әйтергә
Өйрәтте Алия апа.

13-бала:
Кичләрен без бакчада
Инглизчада өйрәндек
Һәр авазны дөрес итеп
Сөйләргә тырыштык

Ул телдәге сүзләрне
Матур сөйләшер өчен
Күп көч куйды Динә апабыз
Аңа рәхмәт әйтәбез.

14-бала:
Безнең Фирдания апа
Һәрчак шат күңелле
Ярата чәчәкләрне
Тәртипне, матурлыкны.
Кәүсәрия апаны да ничек искә алмыйсын
Чәчәкле чокырларны
Яшелчә, җимешләрне
Алып кайтып тора ул
Безне сыйлап тора ул

15-бала:
Туган йөрттай син кадерле
Син якын күңелләргә
Ничек кенә хушлашасы
Китәсе килми бер дә
Тик нишлисен яшен тулгач
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.

16-бала:
Саубуллашу бигрәк моңсу икән
Бүгенгечә аны белмәдек
Шат яшәдек хөрмәтле апалар
Кырыс йөзегезне күрмәдек
Нәни курчак, йөмшак уенчыклар
Без китәбез инде каласыз
Нинди якын дуслар булдылар дип
Безне дә бер искә алырсыз.

17-бала:
Җитте хушлашу сәгате
И күңелле бакчабыз
Һәм андагы бик кадерле
Барлык апаларыбыз
И сөекле бакчабыз
Беркайчан да онытмабыз
Ә шулай да якын дуслар
Без бүген хушлашабыз!

18-бала:
Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,
Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,
Гөрләп торсын бакчалар.
Тик сез берүк, без китә дип,
Ямансулап калмагыз.
Без бит хәзер зурлар булдык,
Без мәктәпкә барабыз.

19-бала:
Өйрәттегез безне бакчаларда
Хәреф танып, саннар язарга.
Кечеләрне һәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
Баш иябез бүген сезнең алда,
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез: “Дус һәм тату булып
Яшәгез, — дип, — шулай, гел бергә”.

20-бала:
Любой из нас сегодня очень рад,
Мы все поем, а вместе с нами птицы,
Последний раз пришли мы в детский сад,
Пришли, чтоб навсегда с тобой проститься.
Не забыть твой добрый взгляд,
Ласку и вниманье,
До свиданья, детский сад,
До свиданья!

1 а.б.     Бу нинди матур кичә?
              Бу нинди шатлык бүген?
2 а.б.     Бумы?  Иң  истәлекле
              Тантаналы көн бүген!
1 а.б.      Гади бәйрәм түгел бүген,
               Ул гомергә бер килә.              
Бүген безне котларга дип,
Күп кунаклар көтелә.
2 а.б.      Бакча белән саубуллашу көне.
               Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы
               Шундый көн бу — олы бәйрәм  үзе
               Үзгәртә дә куя язмышны.
1 а.б.      Кадерле әти — әнилэр, килгән кунаклар!  Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте.  Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Көчле алкышлар белән 2017 нче елның мәктәпкә чыгарылыш төркеме балаларын каршы алыгыз!

Залга шарлар тотып «Куда уходит детство» жырына биеп балалар керәләр, биеп бетергәч шарларын җибәрәләр һәм утыралар.

Адилә. Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз –
Бүген соңгы көнебез.
Эльвина. Бу сәгать тә килеп җитте,
Без аны көтеп алдык,
Шуны бәйрәм итәр өчен
Залыбызга җыелдык.
Әмир. Бакча безгә бүләк итте,
Җылы караш, шат күңел.
Бакча белән саубуллашу
Бер дә җиңел эш түгел.
Ислам. Саубуллашыр чак та килеп җиткән,
Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.
Сизмәгәнбез айлар, еллар белән
Матур балачакның үткәнен.
Венера. Нам сегодня расставаться
Очень жалко с детским садом.
Но мы выросли большими
Собираться в школу надо.
Иркә. Ничә көннәр, ничә айлар
Кышын да һәм җәен дә
Бакчабызга килә идек,
Сагынып һәммәбез дә.
Даша. Сколько лет веселый сад
Принимал нас с вами.
Был он домом для ребят
Стали мы друзьями.
Сиринә. Балалар бакчасында без
Дуслар булып яшәдек
Бик күп нәрсәләрне белдек,
Күп нәрсәгә өйрәндек.
Камилә. Инде менә үсеп җиттек,
Сау булыгыз, диябез.
Китап-дәфтәрләрне алып
Без мәктәпкә китәбез.
Риназ. Туган йорттай кадерле шул
Бакчам якын күңелгә.
Ничек кенә хушлашасы?
Китәсе килми бер дә.
Инзилә. Тик нишлисең, яшең тулгач,
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы.
Мәктәп белән тоташа.

И сөекле, бакчабыз,
Беркайчан онытмабыз.
Ә шулай да, якын дуслар,
Без бүген хушлашабыз.

Равил. Бик моңсу булса да безгә
Боегырга ярамый!
Бүген бит бездә бәйрәм
Бернигә дә карамый!
Альбина. Лето красное промчится
Зазвенит звонок веселый.
С ярким праздничным букетом
Я пойду учиться в школу.

ҖЫР: “БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР”

1. Уйныйлар биттә нурлар
Әлифба алды куллар.
Мәктәпкә илтә юллар
Без инде хәзер зурлар.
2. Сүз ясарга өйрәнербез
Хәреф кушып хәрефкә.
Тапкырларбыз , бүләрбез
Төрле санны дәрестә.
3. Ак кәгазь буйлап үтәр,
Безнең тәүге юлыбыз.
Оста эшчеләр итәр,
Безнең оста кулыбыз.
4. Энә алып кулга без,
Келәмнәр дә чигәрбез.
Чыгып иркен кырга без,
Бергә иген игәрбез.
5. Бердәм атлап йөрербез
Талмаслар аяк-куллар
Тиздән мәктәпкә керербез
Без инде хәзер зурлар.
А.б. Вот вы и выросли, и вас
Ждет в школе самый первый класс.
А помните пять лет назад
Как вы ходили в детский сад?
Даша. Да что вы, не ходили
В колясках на возили.
На ручках часто мы сидели,
Ногами топать не хотели.
Эльвина. А я такое вытворяла,
В обед над супом засыпала.
Бывало плохо кушала я,
Кормили с ложечки меня.
Риназ. И шалили, и кричали
Дружно праздники встречали.
Песни пели от души
Ох, как были хороши.
Альбина. А если мы не спали
На ручках нас качали.
Послушав “баюшки-баю”
Мы глазки закрывали.
Иркә. Такими были шалунами
Дрались руками и ногами,
А кое-кто даже зубами.
Камилэ. Әти-әни диеп елап
Әкрен генә тәпи атлап
Апаларга елыштык,
Бердәм, күпме елаштык.
Бигрәк нәни идек шул,
Бигрәк бәби идек шул.
Венера. Все это в прошлом,
А сейчас нас провожают
В 1-й класс.
А.б. Әйе шул, сезне бүген барыбыз да 1 нче сыйныфка укырга озатабыз. Әнә сезне озатырга дип безнең бүгенге беренче кунакларыбыз да килеп җиткән.
Уртанчылар төркеме керә.
А.б.Бу балалар безгә уртанчылар төркеменнән килгәннәр. Әйдәгез аларга сүз бирик.

Юлгизә. Кечкенә генә булсак та,
Бәйрәмгә сезгә килдек.
Сезгә матур теләкләр,
Бишлеләр алып килдек.
Булат. Безгә карагач
Сезгә кызыктыр.
Без нинди кечкенә,
Ә сез нинди зур.
Илназ. Сез дә безнең кебек шулай
Кыюсыз булдыгызмы?
Өйгә кайтасы килә дип
Елап тордыгызмы?
Платон. Сегодня бал последний
Для вас выпускники.
Вас ждут занятия в школе,
И школьные звонки.

Алинә. Мәктәпкә баргач та дуслар,
Бик тырышып укыгыз.
Яңа дуслар табыгыз,
Яманнан сак булыгыз.

Лилия. Уенчыкларыгызга да
Булыр инде бик моңсу.
Сез киткәнгә безгә дә бит
Бигрәкләр дә ямансу.
Инзилә. Мәктәпкә барыр идем,
Бернигә дә карамый.
Тәрбияче апа әйтә
«Әле сиңа ярамый».

Яна. Пусть малы мы сегодня
Но скоро подрастем.
И тоже вслед за вами
Мы в первый класс пойдем.
Әмир. Бик күңелле бакчабыз,
Тик сез генә китәсез.
Үзебезнең күчтәнәчне
Биеп бүләк итәбез.
Бию.
А.б.: Матур теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә балалар. (чыгып китәләр.) Ә без кунаклар килүен кабаттан көтеп бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Җыр. “Сау бул, бакча”. (УМК диск “Эдэп-эхлак тэрбиясе”)

Әби керә.
Әби: Иии сөбханалла, бигрәкләр дә матур җырлыйлар, читтән генә карап тордым әле. Карале күпме бала җыелган бу бакчага. Шундый матур бәйрәмдә шулай булыр шул. Исән-саулармы барчагыз да? Оныкларым өчен сөенеп килдем әле мин дә. Бигрәкләр уңганнар инде үзләре, бигрәк булганнар. Кая әле бер дога кылыйк утырып. Дога кыла. Мин әйтәм, кайчан үсеп җиткәннәр диген, ә?
А.б. Шулай әбекәй. Үскәннәрен сизми дә калдык. Мәктәпкә барырга да күп калмады.
Әби: Шулай, шулай.Балалар, бакчагызның исеме ничек соң?
Балалар. “Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы.
Әби. Ии, бигрәк матур икән бакчагызның исеме. Үзегез дә гөлчәчәкләр кебек булгансыз бүген. Мин сезне бөтенегезне танымыйм да инде. Ягез, бу бакчадан киткәнче тагын бер үзегез белән таныштырып чыгыгыз әле, балакайлар. (балалар үзләре белән таныштыралар, әби киләчәктә кем булырга теләүләрен сораштыра)
Әби: Теләкләрегез тормышка ашсын балалар. Ә мәктәптә ничәлегә укырсыз микән соң? (җавап) Ә бишле нинди була ул, һавада булса да язып күрсәтегез әле, балалар. (Язалар)Булдырдыгыз балалар. Ә минем сезгә тагын сорау-табышмакларым бар әле. Җавапларын белерсез микән?
1) балалар кайсы айда мәктәпкә баралар? ( сентябрьдә)
2) дәресләр арасында нәрсә була? (тәнәфес)
3) кайсы зуррак: 10 мы, әллә 15 ме?
4) мәктәп сумкасы? (портфель)
5) нинди геометрик фигураның почмаклары юк? (түгәрәк)
7) аюның кышкы өе? (өн)
8) атнада ничә көн? (7)
9) алу билгесе ничек атала? (минус)
10) кая укырга баралар? (мәктәпкә)
11) өч почмагы булган геометрик фигура? (өчпочмак)
12) иң кызу ел фасылы? (җәй)
13) кулларда ничә бармак бар? (10)
Күрәм, сез мәктәпкә әзер икәнсез!Монысын да булдырдыгыз, әфәрин! Шулай да, тагын бер сынап карыйм әле үзегезне. Менә ике конверт, анда хәрефләр бар, шул хәрефләрдән сезгә мәктәп һәм дәфтәр сүзләрен төзергә кирәк. Булдыра алырсыз микән?
(Балалар төзиләр)
Әби. Булдырдыгыз бит, менә ничек булганнар! Мин балалакайларым кайтыйм әле, мәктәпкә дә кереп чыгармын, мондый уңган балаларны обязательно 1 класска укырга алыгыз дип директор абыегызга әйтеп чыгам әле. Бигрәк күп беләсез шул, булдырасыз. (чыгып китә)

Бию. “Девчонки-мальчишки»
А.б.: Бүген бездә күңелле,
Кояш та юмарт көлә.
Котларга тагын безне ,
Кемнәрдер керә.
Болары, балалар, сезнең дусларыгыз икән бит әле. Алар да сезнең белән саубуллашырга килгәннәр.
Газинур. Дусларыбыз, бүген сезнең
Олы бәйрәм көнегз.
Шатланып, матур киенеп
Сез бакчага килдегез.
К.Фаил. Миннән дә нәни булгансыз,
Сез бакчага килгәндә.
Кара, нинди зур үскәнсез
Китәр вакыт җиткәндә.
Розалина. Сегодня день у нас особый
Немного грустный, что ж скрывать.
Друзей мы в школу провожаем
А друга нелегко терять.
Фаяз. Бакчаларда шомырт, сирень
Күпме чәчәкләрнең төрләре.
Сезне көтә изге юллар,
Көтә, дуслар, мәктәп юллары.
Илдар. Бакча белән хушлашасыз,
Җиде яшь тулды сезгә.
Мәктәпкә белем алырга
Барасыз быел көзгә.
В.Камил. Котлыйбыз! Котлыйбыз!
Чын күңелдән котлыйбыз!
Сез инде хәзер зурлар
Сезне көтә парталар.

Н.Камил. Чәчәкләр тотып кулга
Чыгасыз олы юлга.
Ә без сезгә уңышлар
Теләп калабыз дуслар.

Динияр. Бик күңелле бакчабыз,
Тик сез генә китәсез.
Үзебезнең күчтәнәчне
Җырлап бүләк итәбез.

Җыр. “Зәңгәр күл”
1. Зәңгәр күл — бик матур күл,
Тирәсе камышлы.
Аның белән без әле
Тик быел таныштык.
2. Күлнең зәңгәр суларын
Чәчрәтеп уйныйбыз.
Шундый рәхәт, күңелле
Уйнап һич туймыйбыз.
3. Йөзәбез колач салып
Баш белән чумабыз.
Елмая күктә кояш,
Без ярга чыгабыз.
А.б. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. (китәләр)
Аю белэн Маша керә. Аюнын кулында кармак.
Маша: Аю дим, аю, син кая барасың?
Аю: Зәңгәр күлгә балык тотарга барам.
Маша: Мине дә үзең белән ал әле.
Аю: Синең белән балык тотып булмый. Күлдәге бөтен балыкны куркытып бетерәсең.
Маша: Ал инде, аю. Мин шыпырт кына утырам.
Аю: Сина укырга өйрәнергә кирәк, сентябрьдэ мәктәпкә барасың бар.
Маша: Минем укыйсым килми. Аю, ә нәрсә  соң ул мәктәп, анда нишлиләр?
Аю: Мин сина ничә тапкыр аңлаттым инде. Мәктәп ул… (балаларны күреп ала) Менә монда балалар утыра икән бит, исәнмесез!
Балалар. Исәнмесез!
Аю: Балалар, Маша мәктәпнең нәрсә икәнен белми, бәлки Машага сез аңлатып китәрсез?
Алып баручы: Ярдәм итәбезме, балалар?
Балалар. Әлбәттә. Мәктәптә укырга hәм язарга, уйларга, матур итеп рәсем ясарга, җырларга, биергә өйрәтәләр.
Маша. Биергә дисез, ник бакчада сезде биергә өйрәтмәделәрмени?
Балалар. Өйрәттеләр.
Маша. Алайса биеп күрсәтегез. Аю, әйт әле, минем аларның биегәннәрен карыйсым килә. (Аю җилкәсен сикертә.)
Бию. “Катюша”
Маша: Аю, минем хәзер мәктәпкә барасым килә башлады. Мәктәпкә! Мәктәпкә!
 (аягы белән тыпырдый)
Аю: Сине анда алмыйлар, син бит укый да, саный да белмисең, эле бии дә белмисең.
Маша: Ничек инде белмим? Ничек инде алмыйлар?  Менә минем портфелем да бар.
Маша портфелен селки, эчендәге әйберләр коела.
А.б.  Маша, син портфелеңа бик күп кирәкмәгән әйберләр тутыргансың.  Балалар,  әйдәгез Машага портфель тутырырга ярдәм итик.

                   Уен «Портфель тутыру»

Аю. Күрдеңме, Маша,бу балалар бик белемле балаларга охшаганнар. Ягез, мин дә сезне сынап карыйм әле. Хәзер мин сезгә арифметик мәсьәләләр әйтәм, ә сез аларның җавапларын табарсыз.
—       Алты аю баласы кура җиләге җыярга барганнар. Бер аю баласы арып артта калган. Алда ничә аю баласы бар? (5).
—       Биш малай футбол уйнаганнар. Берсен әнисе төшке ашка чакырып алган. Ашагач, ул малай дусларының уйнаганын тәрәзәдән күзәткән. Урамда ничә малай футбол уйнаган? (4).
—       Җиде чәүкә бер агачның ботакларына кунган. Бер чәүкә очып киткән. Агачта ничә чәүкә калган? (6).
—       Керпе үрдәк бәбкәләренә сигез читек бүләк иткән. Барысы ничә үрдәк бәбкәсе читек киеп йөргәннәр? (4).

Аю: Менә бит, чынлап та бу балалар беләләр.  Балалар, әгәр мәктәптә дә тырышып укысагыз, сез киләчәктә белемле, бәхетле кеше булырсыз.
Маша:  Аю, мин дә анладым. Мәктәпкә баргач бик тырышып укырмын. Ә хэзер өйгә кайтып портфелемны тәртипләп куям.
Аю. Ярый, Маша, әйдә бергәләп тутырабыз. Сау булыгыз,  балалар!  Уңышлар сезгә!
   Аю белэн Маша чыгып китәләр.
А.б. Балалар, карагыз әле, уенчыкларыгыз да сезнең белән саубуллашырга килгән түгелме соң?
Инзилә. Нәрсә булган, уенчыклар
Бар да шундый күңелсез.
Әллә инде без киткәнгә
Ямансулыйсызмы сез?
Әмир. Һәммәсе дә сүз куйгандай
Әллә телсез калганнар.
Уенчыклар барысы да
Әллә елап алганнар.
Ислам. Аю моңаеп утыра,
Озын колак куян да.
Әтәчкә дә нидер булган,
Атка да, балыкка да.
Эльвина. Ә курчаклар әйтерсең лә
Бездән башка ямь тапмый.
Утырганнар да бер почмакка
Моңаеп безне тыңлый.
Адилә. Нәни курчак, йомшак уенчыклар,
Без китәбез инде, каласыз.
Нинди яхшы дуслар булдылар дип
Безне дә бер искә алырсыз.
Сиринә. Моңаймагыз уенчыклар,
Моңаймагыз дусларым.
Әйдә соң бер биеп алыйк,
Без киткәнче, дусларым.
Бию. “Уенчыклар белән хушлашу”.

А.б.  Балалар,  безнен бүгенге бәйрәмдэ тагын кунаклар бар. Алар сезне үз балаларыдай якын күрүче апаларыбыз. Аларга да рәхмәт сүзләрен әйтер вакыт җиткәндер. 
Сиринә. Җитте хушлашу сэгате
                     Сау булыгыз,барчагыз!
                     Сау булыгыз, апалар!
                     Без сезне онытмабыз!
Даша. Ведь мы вас, как родных любили,
Вы душу в нас свою вложили.
Мы вас очень-очень любим
И никогда не позабудем.
Ислам. Көйсезләнсәк тә, еласак та,
Сез гел сабыр булдыгыз.
Безнең баштан сыйпап торды
 Сезнең йомшак кулыгыз.
Венера. Всем работникам детсада
На сказать “спасибо” надо,
За их трудную работу,
За любовь к нам и заботу.
Иркә. Барыгызга да зур рәхмәт,
Бакчада эшләүчеләр.
Безне шат һәм бәхетле
Үссен дип йөрүчеләр.
Камилә. Спасибо, детский сад,
За ласку и заботу.
За то, что мама утром шла
Спокойно на работу.
Адилә. Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,
Барлык, барлык апалар.
Бездән соң да шаулап торсын,
Гөрләп торсын бакчалар. 

Альбина. Мы благодарны вам за все
И вас мы не забудем.
Поверьте искренним словам
Мы всех вас очень любим.
Равиль. Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Барлык дусларыбыз белән
Без бүген хушлашабыз.
Риназ. Өстәлебез һәрвакытта
  Тәмле аштан тулы иде
  Рәхмәт уңган апаларга,
 Тамагыбыз гел тук иде.
Әмир. До свидания, наш садик,
Воспитатели, друзья.
Все за нас сегодня рады,
И у мам блестят глаза.
Не волнуйтесь наши мамы,
Мы же вас не подведем,
Теплой осенью мы сами
В школу с радостью пойдем.
Эльвина. Күзләрегез көлеп торсын гел,
Юлыгызга яусын алсу гөл.
Җырыбыз булсын сезгә бүләк
Тәрбияче апалар, зур рәхмәт!
Инзилә. Мы споем вам на прощанье,
С вами вместе погрустим.
До свидания, до свидания
Мы еще вас навестим.

Җыр “Детский сад”
1.За летом зима, пролетели года
С тех пор, как пришли мы когда-то сюда
И хоть детский сад нас по прежнему ждёт
Пора нам прощаться, нас школа зовёт.
Припев:
Очень жалко расставаться,
Покидать любимый дом.
Дом, где весело встречаться
В нашем городе родном.
Вместе с папой, вместе с мамой
Эту песню пропоём.
Детский садик лучший садик
В нашем городе родном.

  1. Вы нас научили, читать и считать

И стали мы правду и ложь различать
Вы нам рассказали непросто стишок
Что плохо на свете, а что хорошо.
Припев тот же.

  1. Счастливое время недаром прошло.

И вашу любовь, и родное тепло
Мы в наших сердцах навсегда унесём,
Спасибо большое, спасибо за всё.
Припев тот же.

А.б. Ә хәзер балалар соңгы тапкыр бакчабызда истәлек өчен фотога төшәчәкләр. Рәхим итегез, балалар! (музыка, фотога төшү)
Фотога төшеп беткәч, кыңгырау тавышы ишетелә.
1 алып баручы. (кыңгырау тотып)
Тыңлагыз әле тып-тын калып
          Кыңгырау чыңлавы бу,
          Бакчадан сезне мәктәпкә
          Чакырып җырлавы бу.
          Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә
          Көтә диеп мәктәп, парталар,
          Белем дөнясы ишеген киң ачып
          Көтә сезне укытучы апалар.
(Кыңгырау шалтырый)
    Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди.
2 алып баручы. Балалар, сезне дә котлау вакыты җитте.
Мөдиргә, әти-әниләргә сүз бирелә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.

Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

Сау бул, бакча!”
(Чыгарылыш сценарийсы)

Әзерләде: 1 нче квалификацион
категорияле тәрбияче
Миннуллина Л.А

2017 ел

Подробности

Автор: Рахимова Эльвира Гриорьевна

Опубликовано 11 Сентябрь 2018

Просмотров: 3556

Рейтинг:   / 2

Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең

тәрбиячесе

Рәхимова Эльвира Григорий кызы

“Сау бул, бакчабыз!”

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен сценарий эшкәртмәсе

2018ел

“Сау бул, бакчабыз!”

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен сценарий эшкәртмәсе

Мөдир котлавы:

Тәрбияче 1: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар, балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Тәрбияче 2:

Ничәнче ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалары

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

Наилә Зарипова музыкасы, Нур Гайсин сүзләренә “Балалар бакчасында” җыры башкарыла.

Чиста кием кидереп,

Мине көн саен иртән

Эшкә барышлый әни,

Эшкә барышлый әни

Ямьле бакчага илтә,

Ямьле бакчага илтә

Әни белән барабыз

Юл буенча сөйләшеп,

Каршы ала апабыз

Каршы ала апабыз

Ягымлы исәнләшеп

Ягымлы исәнләшеп.

Ямьле безнең бакчада,

Анда бик күп балалар,

Алар да минем кебек

Алар да минем кебек

Сөенешеп баралар

Сөенешеп баралар.

1. Әни артыннан ишеге

Өлгермәде ябылып,

Монда бер сөйкемле апа

Көткән мине сагынып.

2. Кочак  җәеп каршылады

Тәрбиячеләр мине.

Онытыла язды хәтта

Сагынуым әнине.

Уенчыклар, китаплар күп,

Ул дусларым бик әйбәт.

Бакчада начар дисәләр,

Ышанмагыз, бу – гайбәт.

3.Парлы бию.

4. Без исән-сау үссен диеп,

Апалар тырышалар.

Тәртип бозсак, я сугышсак,

Билгеле орышалар.

Татарча да сөйләшәбез,

Русчасын да беләбез.

Арканга да үрмәлибез,

Баскычка да менәбез.

5.Өйрәттегез безне бакчада,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак сөяргә,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

Рәхмәт уңган апаларга

Тамагыбыз гел тук иде.

6.  Владимир Шаинский көе, Михаил Пляцковский сүзләренә “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла

1. Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Бишне бишкә кушарга,

Хәрефтән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Белер өчен  бик күпне,

Яратырга китапны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

3. Таңнар ничек атканны,

Кояш ничек батканны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек-биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Өтер белән ноктаны,

Кайчан — кайда куйганны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

7. Бакча белән хушлашабыз,

Җиде яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз инде көзгә.

Без зур булып үстек инде.

Килгән идек бирегә

Өйрәнеп кенә килгәндә

Яңа тәпи йөрергә.

8. “Мин шофер” җыры башкарыла

Айдар Минхаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы.

1. Машина белән уйнарга

Яратам мин, яратам.

Берсе дә узып китә алмый,

Чабалар минем арттан.

Кушымта: мин шофер, мин шофер,

Машинам нинди матур!

Тәгәрмәчләр әйләнә

Әллә-лә-лә, әллә-лә.

2. Әтиемне, әниемне

Кунакка алып бардым.

Дусларга да урын җитте,

Берсен дә калдырмадым.

Кушымта:

3. Сәлам биреп үтим әле

Сезгә дә пи-пи, пи-пип.

Шофер булам мин күрерсез

Тик үсеп кенә җитик.

9. Наш любимый детский сад!

Здесь учили всех ребят:

Лепить из пластилина

Морковку и пингвина,

Папу, маму рисовать,

И игрушку убирать.

Научились мы плясать,

Книжки по слогам читать,

Крепко накрепко дружить,

Вместе хоровод водить,

Маленьких не обижать,

За обедом все съедать!

Скоро в школу нам идти,

Детский сад, ты нас прости! 

10.  Кызлар башкаруында “Балачак” биюе

Тәрбияче: дусларыгызның да сезгә әйтер сүзләре бар, әйдәгез сүзне аларга бирик.

11. “Хәерле көн” җыры башкарыла

Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы.

1. Йокыдан уянуга мин

Беләм нишләргә кирәк –

Елмаям әти-әнигә

Хәерле көннәр теләп.

Кушымта: яратам мин, яратам шул

Матур теләк теләргә.

Онытты, дип уйламагыз,

Хәерле көн сезгә дә!

2. Хәерле көн күршеләргә,

Дуслар, туганнарга да.

Теләктән читтә калмасын

Таныш булмаганнар да.

Кушымта:

12. Детский сад, детский сад…

Почему так говорят?

Мы ведь не листочки,

Мы ведь не цветочки

Голубые, аленькие –

Мы ребята маленькие!

Детский сад, детский сад…

Почему так говорят?

Потому, что дружно в нем

Мы одной семьей растем!

Оттого и говорят:

— В этом доме детский сад!

13. Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне кушып,

Сүзләр төзеп язарга.

Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серенә төшенербез.

14. “Кукла”

Если кукла

Вдруг заплачет –

Кукла маленькая, значит

Я с ней рядом посижу,

Куклу спать я уложу.

Утром пол

Я подмету,

К милой кукле

Подойду.

И косички-невелички

Ей, как мама, заплету…  

15. “Үсәсем килә минем”  җыры.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Бик озак шул көтәсе.

Минем дә бит сезнең кебек

Килә тизрәк үсәсе.

Кушымта: эх, тизрәк үссәмче,

Дәү кыз булып җитсәмче.

Ничек тизрәк үсәсе,

Дәү кыз булып җитәсе?

2. Табак-савыт юар идем,

Урындыкка басмыйча.

Кибеткә дә йөрер идем,

Юл аша курыкмыйча.

Кушымта:

3. Уенчык-курчакларымны

Калдырып торыр идем.

Китап-дәфтәрләрне алып

Мәктәпкә йөрер идем.

Кушымта:

4. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Бик озак шул көтәсе.

Берәр серен әйтегезче,

Килә тизрәк үсәсе.

16. Бу сөекле бакчабызны,

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

17. Я люблю свой детский ад

В нем полным-полно ребят.

Раз, два, три, четыре, пять…

Жаль, что всех не сосчитать.

18. “Әйлән-Бәйлән” җыры башкарыла

Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы

1. Җитәкләшеп әйләнәбез

Малайлар да кызлар да.

Рәхәт икән бергәләшеп

Әйлән-бәйлән уйнарга.

Кушымта: әйлән-бәйлән,

Әйдә бергә уйныйбыз.

Әйлән-бәйлән,

Әйдә бергә җырлыйбыз.

2. Җитәкләшеп әйләнәбез

Куларыбыз кулларда.

Осталар без биюгә дә,

Осталар без җырга да.

Кушымта:

3. Һәркемгә дә урын җитә,

Олы булсын түгәрәк.

Әйдә син бир кулыңны,

Әйләнбез бергәләп.

19. До свидания, до свидания,

Наш любимый детский сад,

Ты сегодня провожаешь

В первый класс своих ребят.

В сентябре звонок веселый

Позовет нас в первый класс.

Мы войдем в большую школу 

И просторный светлый класс.

20. Татар халык биюе

21. Тәмле була шулпалар да,

Тәмле була боткалар.

Тәмле булсын дип тырыша

Безнең повар апалар.

Йоклыйбыз ап-ак мендәрдә,

Тәмле-татлы төш күреп.

Шундук врач апалар килә,

Куйса берәү төчкереп.

22. С детским садом расстаемся,

Школе каждый очень рад!

На прощанье улыбнемся,

Не грусти, наш детский сад! 

23. Күмәк җыр: “Учат в школе”

Буквы разные писать 
Тонким перышком в тетрадь 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Вычитать и умножать, 
Малышей не обижать 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Вычитать и умножать, 
Малышей не обижать 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе.

К четырем прибавить два, 
По слогам читать слова 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Книжки добрые любить, 
И воспитанными быть 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Книжки добрые любить, 
И воспитанными быть 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе.

Находить Восток и Юг, 
Рисовать квадрат и круг 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
И не путать никогда 
Острова и города 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
И не путать никогда 
Острова и города 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе.

Про глагол и про тире 
И про дождик на дворе 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Крепко-накрепко дружить, 
С детства дружбой дорожить 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе. 
Крепко-накрепко дружить, 
С детства дружбой дорожить 
Учат в школе, учат в школе, 
Учат в школе.

24. “Солдатлар”

Клара Булатова сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев музыкасы

1. Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

2. Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем солдат булам,

 Үсим генә аз гына

25. Двери школьные сегодня

Открываются для нас.

В первый раз идем мы в школу,

Поступаем в первый класс.

Даже если будет трудно

Вычитать и ужножать,

Мы учиться обещаем

На “четыре” и на “пять”! 

Тәрбияе:

Тыңлагыз әле тып-тын калып

Кыңгырау чыңлавы бу,

Бакчадан сезне мәктәпкә

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

Көтә диеп мәктәп, парталар,

Белем дөньясы ишеген киң ачып

Көтә сезне укытучы апалар.

Хәзер сүзне сезне беренче сыйныфка кабул итеп алучы укытучыгыз Әлфия Сәлимҗановнага бирәбез.

26. “Укытучыма” җыры башкарыла

Балачагым доньясына

Ап-ак пар атлар жигеп

Килеп керче укытучым,

Алга юл салыйк,диеп

Куш.

Атлар да туры атласын

Дилбегалар нык булсын

Без керасе фан доньясы

Узена тартып торсон-2 раз

Укытучым кунелегез

Жылы гына булсын харчак

Игтибарга,назлылыкка

Мохтажбит ул балачак

Куш.

Пар атларда очкан чакта

Серле фан доньясына

«Укытучым»-дип яратып

Карасын сина бала-2 раз

27.Этот праздник необычный,

Он бывает только раз.

Все так заново, непривычно,

Мы уходим в первый класс! 

28. Күмәк җыр: “Сау бул, бакчабыз”

Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыксы

1. Нигә күңелле вакытлар

Шулай тиз үткән.

Инде безгә бакчабыздан

Китәсе икән.

Кушымта: сау бул инде,

Әй, нурлы бакча.

Сагнып искә алырбыз

Кайда гына булсак та.

2. Үстердең безне яратып,

Бик рәхәт иде.

Бер дә китәселәр килми

Калдырып сине.

Кушымта:

3. Өйрәттең хәреф танырга,

Биюгә, җырга.

Бер-беребезне якларга,

Дуслар булырга.

Кушымта:

Тәрбияче: Менә тәмам  кичәбездә,

Хушлашу минутлары.

Вальс биик әле, дуслар

Вальс –ул саубуллашу.

29. Саубуллашу вальсы.

ТӘРБИЯЧЕ:

Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

Тәрбияче:

Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем көнендә беренче укытучылары Әлфия апаларына тапшырабыз. Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти- әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез.

Тәрбияче: Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар” шигыре белән тәмамлыйсыбыз килә.

 Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге – ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

 Күз алдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдә сабый булып кала.

Бала барыр юллар – чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ал тик ата-ана.

У вас нет прав для создания комментариев.

Татарстан республикасы Биектау муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Коркачык авылы “Черемушка” балалар бакчасы”

Мәктәпкә озату кичәсе

“Хуш, бакчам!”

Тәрбияче:Ибраһимова Л.Ә.

2018ел.

Голназ:Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.

1 а.б.: Бакча белән саубуллашу көне,

Ул гаҗәеп моңсу, күңелле.

Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.

2а.б.: Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – сезнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – сезнең балачак

1 а.б.: Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөган, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр.

Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре ,

әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.

2а.б.: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Ә шулай да бүген безнең күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар. Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм – биим дип тыпырдап торган балаларны без ныклы белем алырга,укырга-язарга өйрәнергә бик сөенеп укытучы апаларына тапшырабыз.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик,

Чыгарылыш кичәсендә.

  • Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда чыгарылыш төркеме балалары.

Бию: Балалар залга үтәләр, Бэхетле балачак киенэ биеп керэлэр.

1.Ралинэ:

Шомырткай” – дип атала

Безнең гүзәл бакчабыз

Истәлекле көн бүген

Бакча белән хушлашабыз,

2.Булат:

Бакчабызда бүген бәйрәм

Бәйрәмнең дә ниндие

Барыбызда көтеп алган

Мәктәпкә озату коне.

3.Энфис: Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез

4.Ильвина:

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

5.Тимерхан:

Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә.

Илфар: Җыр да җырлыйк әле

Апаларны зурлап,

Бу җыр булсын бездән истәлек.

Гомер буйларына җитәрлек.

Җ ыр:Сау бул,бакчабыз.

Ильвина:Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Булат:Сагындырыр, сагындырыр,

Бакчабызның һәр көне.

Туган йорттай якын булган,

Һәр бүлмәсе, һәр җире.

Ралинэ:Күп нәрсәне тәүге тапкыр,

Без төшендек бакчада.

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да.

Энфис:Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч,

Без барырбыз мәктәпкә.

Ә бүген без бакчабызда

Җыелыштык бәйрәмгә.

Ильфар:Без бакчага килгән көнне

Бик – бик бәләкәй идек.

Еладык ул көнне күрсәтеп ишеккә

“Әннә, кил тизрәк!” диеп.

Тимерхан:Апалар әнидәй

Еласак юатты,

Боексак – уйнатты,

Ачыксак – ашатты,

Арысак – йоклатты.

Үз улы, үз кызы шикелле,

Ул сөйде аркамнан,

Сыйпады чәчемнән – яратты.

А.б:Эйдэгез бер биеп алыйк.Иң матур биюләрнең берсе вальс биюе.Буген сезнең өчен ул согысы.Ләкин сезнең тормышта куп валҗс биюләре булыр әле.

Вальс биюе.

Балалар вальс биегэндә Әлифба керэ(бик куңелсез генә)

Әлифба:Исәнмесез ,сездә буген бәйрәм ахры.Барыгыз да шат,матур киенгәнсез.

А.б:Эйе,бездә буген балаларны мэктэпкә озату кичәсе.Ә сез кем буласыз.

Ә:Мине сез беләсез,балалар узегез әйтегез әле,мин кем икән?

Балалар:Әлифба

А.б:Әлифба,син буген никтер бик күңелсез,елмаймыйсың да,шатланмыйсың да?

Ә:Ничек шатланыйм инде,менә минем битләремне бер малай йортып алды .(елый)

А.б:Бик начар булган шул,балалар китапларны йортырга ярыймысың?

Балаларның җаваплары.

А.б:Ярар,Әлифба,син кайгырма! Без сиңа ярдәм итәрбез.Балалар белән синең битләреңне ябыштырырбыз.

Ә:Рәхмәт,ләкин ул битләрне болай гына ябыштырып булмый шул.Аларны ябыштыру өчен биттә нәрсә язылганын укырга кирәк,әгәр

дөрес укысалар битне ябыштырып та булачак.

А.б:Бик яхшы.Безнең балалар бакчада йөргэндә бик тырыштылар,хәрефләрне дә өйрәнделәр .Аларны кушып укый да алалар.Балалар,Әлифбага булышабызмы?

Балалар Әлифбадагы хәрефләрне әйтәләр.Аннан идәнгә коелган биттләрдә нәрсә язылганын укыйлар.Битләрне ябыштыралар.

Әлифба:Бик зур рәхмәт сезгә,акыллы,тәртипле балалар икән сез.Әни-әтиләрегезгә дә зур рәхмәт,шундый тәртипле балалар үстергәнгә күрә.

Менә хәзер минем дә сезнең белән бәйрәм итәсе килә.

А.б:Балалар,әйдәгез “Мәктәпкә барам “җырын җырлап алабыз.

Җыр: Мәктәпкә барам.

Ә:Булдырдыгыз,сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер икәнсез.Балалар сез бер кайчан да китапларны йортмагыз,пычратмагыз. Ярар, мин китим инде,без сезнең белән мәктәптә тагын очрашырбыз әле.Хушыгыз!

Бию:Бизнецменнар биюе.

Кызыл калфак керэ.

К:Исәнмесез,балалар.Сезнең мәктәпкә баруыгызны ишеттем дә сезнең янга килдем.Мин Кызыл калфак булам.Менә эбием янына бара идем ,ләкин юлны оныттым.Дорес юлны табу өчен миңа менә бу мисалларны чишәргә кирәк.Ә миңа мисалларны чишәр өчен сезнең янга барырга куштылар.Балалар миңа булышырсыз микән.

Балалар мисалларны чишәләр.1+1= 6+2=……….

Кызыл калфак:Рәхмәт балалар.Менә юлны да искә төшердем. Сез бик зирәк балалар икәнсез.Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыгыз.Сау булыгыз.

Сезне котларга дип кечкенәләр дә әзерләнеп килгәннәр.

Кечкенәләр котлый.

Камиль:Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.

Данил:Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә

Әле пока ярамый.

Булат:Татарча да сөйләшәбез

Русчасын да беләбез.

Рәсемнәр дә ясыйбыз.

Әкиятләр дә тыңлыйбыз.

Ралинә:Тәмле итеп ашыйбыз,

Биибез дә,җырлыйбыз

Матур уенчыклар белән.

Рэхэтлэнеп уйныйбыз

Фирүзә:

Бик күңелле бакчабыз

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлап бүләк итәбез.

Җыр:Гүзәл Туган ягыбыз.

Ранил:Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Алёша:Наша воспитатели

Много сил потратили,

Каждый день и каждый час

Они заботились о вас!

Лиза:Мы забавные,смешные,

Были ведь и вы такие.

Мы немножко подрастем,

Тоже в школу к вам придем!

Хэзер малайлар башкаруында моряклар биюен карап утэрбез.

Бию моряклар.

Булат:Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

ИделияАнда да сез сынатмассыз,

менә күрербез әле,

болар безнең бакчаныкы,

диеп йөрербез әле.

Гөлназ

Тапкыр балалар икәнсез,

Күп нәрсәләр беләсез.

Зирәк, матур уйлар белән,

Белем иленә керәсез.

Май аеның ахыры да җитте.Алда безне чәчәкле җылы җәй кетә. Менә безнең кызлар чәчәк биюен сезгә буләк итәләр.

Чәчәклэр биюе.

Коресспондент керә:Исәнмесез,Бу Шомырткай балалар бакчасы микэн? .

А.б:Әйе.

К:Мин кореспондент булам.Менә сезне бик акыллы балалар диеп мактадылар шуңа сезнең яныгызга килдем.Сезне төшереп китәргә булдым.Узегезнең садик турында сөйләгез әле.

Балалар сөйли.

К:Менә мәктәпкә барабыз дисез.Ә үскәч кем булырга телисез соң,

Алдан төшерәлгәнне презентация күрсәтәләр.

А.б:Менә буген ел буе эшләгәннәргә нәтиҗә ясый торган көн.Безнең балаларыбыз төрле конкурста бик актив катнаштылар.Аларга граматалар,дипломнар тапшырыр вакыт та килеп җитте.

Граматалар тапшыру.

Буген һәр беребезнең куңеле күтәренке.Кызлар сезнең күңелләрегезне “Хорошое настроение”дигән бию биеп күтәрерләр.

Бию.Хорошые настроение.

А.б.: Бакчада үткән еллар – сезнең балачакның бер мизгеле. Әле кайчан гына әти-әниләрегездән аерыласы килмичә, елый-елый ишектән керә идегез. Инде әнә ничек зур үстегез. Елап түгел, елмаеп, колач җәеп килә башладыгыз. Вакыт ничек тиз үтә. Инде бакчадан китәсез. Бүген хушлашу көне, саубуллашу сәгате.

Әнфис:Борчылмагыз, апалар, китәсез дип,

Яныгызга килеп йөрербез.

Сез өйрәткән белем, тәрбиянең

Һәр адымда кадерен белербез.

Тимерхан: Сез бит безгә бик күп белем биреп,

Өйрәттегез бик күп нәрсәгә.

Намус, хезмәт, тырышлык белән

Өйрәттегез дөрес яшәргә.

Ралинә:Тәртипсез чак та булгандыр,

Шаян чак та булгандыр.

Барсы өчен, барсы өчен

Апалар гафу итсен.

Аларда булган сабырлык

Гомер буена җитсен.

Булат:Урамда уйнаган чакта

Сезне күрербез әле.

Бакчаның хәлен белергә

Килеп йөрербез әле.

Илфар:Сагындырыр төркемдәшләр,

Сагындырыр уенчыклар.

Бик еш кына искә төшәр

Бергә уйнаган чаклар.

Ильвина:Беләм апа, беләм.

Син бит орышсаң да,

Якын итеп кенә орыштың.

Өйрәткәннәрне белмәсәк,

Әниләрчә син бит борчылдың.

Балалар эйдэге портфель тутыру уенын уйныйбыз.

А.б:Менә сезнең бәйрәмгә булачак укытучыгыз Зөлфия апа да килгән.Әйдәгез аңа да суз бирик әле.

Укытучы:Мәктәпкә барганчы

башта мин сезне сынап карыйм әле. Сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер микән.Мин сезгә сораулар бирәм ,ә сез җавап бирерсез.

.

  • “Кәҗә белән сарык әкиятен кем язган”?

  • Яздан соң кайсы ел вакыты килә?

  • 5 кыз биергә чыккан иде, алар янына тагын 5 малай чыкты. Биергә ничә бала чыкты?

  • Кем ул Г.Тукай?

-Күккә очар өчен косманавка нәрсә кирәк?

-Светофорның ничә төсе бар?

-Нинди агач кыш көне дә яшел булып кала?

-Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

Балалар сорауларга җавап бирәләр.
Укытучы:Булдырдыгыз.Сезне мәктәпкә без шатланып алабыз.

А.б.: Борчылмагыз, балалар,

Мәктәптә дә апалар,

Бик яхшылар, бик сабырлар.

Алар сезне һәр иртәдә,

Шатланып каршы алырлар.

Менә балалар буген сез узегезнең белемнәрегезне күрсәттегез.Әлифбага да ,Кызыл калфакка да үзегезнең белемегез белән ярдәм итә алдыгыз.

А.б.: Челтер –челтер. Челтер-челтер,

Тәңкәләр челтериме.

Әллә инде чишмәләрнең

Язгы бу бер җырымы? (кыңгырау чыңлый).

Тыңла әле тып-тын калып,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Бакчадан сезне мәктәпкә,

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә ул,

Көтә диеп мәктәп, парталар.

Белем дөньясына ишекне киң ачып

Көтә укытучы апалар.

Кыңгырау чыңлату.

А.б.: челтер-челтер, челтер-челтер,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Балаларның бакча белән

Хушлашып җырлавы бу.

Бергә: хуш сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар.

Сезгә барысы өчен дә

Рәхмәт әйтә балалар.

Җыр:Елмаю

А.б.: Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Катнаш төрдәге 6 нчы
балалар бакчасы»Нуриева З.Р. Мәктәпкә озату кичәсе “Сау бул, бакча!”

Мәктәпкә озату кичәсе

«Сау бул, бакча!»

I кв.категорияле тәрбиячеләр:

Ганиева Л.М, Нуриева З.Р.

2015 ел.

1 бала: Исәнмесез!

Хәерле көн!

Ай, нинди көн?

Яктыра күңелем күге!

Мең кояштай балкып тора

Саубуллашу көне.

2бала: Бу нинди көй, нинди моң агыла?

Нинди бәйрәм,нинди кичә бу?

Моңлы бу көй — саубуллашу көе,

Аерылышу көе икән бу.

3 бала: Саубуллашыр чак та килеп җиткән,

Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.

Сизмәгәнбез айлар, еллар белән

Гамьсез балачакның үткәнен.

4 бала: Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик,

Чыгарылыш кичәсендә.

  • Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда чыгарылыш
    төркеме балалары.

Балалар залга үтәләр, вальс бииләр.

Бию: Вальс.

1 а.б.: Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң
якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән?
Мөган, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп
бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр.

Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та,
шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки
күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу.
Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре ,

әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып,
адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык
итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.

2а.б.: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән
кунаклар! Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны
мәктәпкә белем алырга озатабыз. Ә шулай да бүген безнең
күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар,
таза-саулар. Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм — биим дип
тыпырдап торган балаларны без ныклы белем алырга,укырга-язарга
өйрәнергә бик сөенеп укытучы апаларына тапшырабыз.

Җыр «Бакчабызда бәйрәм»

Балаларны котлау өчен сүз тәрбиячеләр Ганиева
Ләйсәнгә һәм Нуриева Зинфирага бирелә.

1 а.б.: Бакча белән саубуллашу көне,

Ул гаҗәеп моңсу, күңелле.

Шундый көн бу — олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.

2а.б.: Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар — сезнең балачк.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар — сезнең балачак.

  1. Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Сагындырыр, сагындырыр,

Бакчабызның һәр көне.

Туган йорттай якын булган,

Һәр бүлмәсе, һәр җире.

  1. Күп нәрсәне тәүге тапкыр,

Без төшендек бакчада.

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да.

Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч,

Без барырбыз мәктәпкә.

Ә бүген без бакчабызда

Җыелыштык бәйрәмгә.

  1. Сезнең хезмәт өчен,

Безнең рәхмәт хисен

Сүзләр белән булмый әйтеп тә.

Шуның өчен бүген

Җырлар алып килдек,

Безнең хисне җырлар әйтерләр.

Җыр: «Сау бул бакчабыз».

  1. Без бакчага килгән көнне

Бик — бик бәләкәй идек.

Еладык ул көнне күрсәтеп ишеккә

«Әннә, кил тизрәк!» диеп.

  1. Ятсындык, ят иттек

Ул көнне апаны.

Ике-өч көн үтүгә

Аңладык хатаны.

Апабыз әнидәй

Бик яхшы икән бит,

Без аның кулында сизмәдек

Әнинең эшкә дип киткәнен.

  1. Апалар әнидәй

Еласак юатты,

Боексак — уйнатты,

Ачыксак — ашатты,

Арысак — йоклатты.

Үз улы, үз кызы шикелле,

Ул сөйде аркамнан,

Сыйпады чәчемнән — яратты.

  1. Җыр да җырлыйк әле

Апаларны зурлап,

Бу җыр булсын бездән истәлек.

Көе калсын йөрәкләргә үтеп,

Гомер буйларына җитәрлек.

Җыр: «Хуш бакча».

Тәрбияче: Сез бәләкәй, без яшерәк идек,

Тәүге тапкыр бире килгәндә.

Вакыт бик тиз үткән- ышанасы килми

Аерылышу көне җиткәнгә.

Еллар үтте, сез үстегез инде,

Без дә инде бераз картайдык.

Ничек кенә булсын, үткәннәрне,

Булмый инде, булмый кайтарып.

  1. Борчылмагыз, апалар, китәсез дип,

Яныгызга килеп йөрербез.

Сез өйрәткән белем, тәрбиянең

Һәр адымда кадерен белербез.

  1. Сез бит безгә бик күп белем биреп,

Өйрәттегез бик күп нәрсәгә.

Намус, хезмәт, тырышлык белән

Өйрәттегез дөрес яшәргә.

  1. Бакчада җырладык, уйнадык,

Бәйрәмнәр үткәрдек, яшәдек күңелле.

Бу матур биюләр

Сезнең дә тырышлык түгелме?

Бию: Татар биюе.

Алып баручы сумка табып алып килә.

А.б.: Карагыз әле, кемдер монда сумкасын
калдырган.

Сумка тавышы: Ах, мин бәхетсез! Бу җирдә инде
күптән ятам. Мәктәпкә бара башлагач кирәк булырмын инде мин
балаларга.

А.б.: Сине монда кем ташлап калдырды соң?

Сумка тавышы: Әгәр мин югалткан хәрефләрне
тапсагыз, аның исемен белерсез.

А.б.: Балалар, бу сумканы югалткан кешене
табарга кирәк бит инде. Нәрсә эшләргә соң? Хәрефләрне ничек тизрәк
табарга?

Җилкәләренә капчык асып кәҗә белән сарык килеп
керәләр.

А.б.: Кәҗә, сарык, нишләп йөрисез монда?

Кәҗә: Менә, әби белән бабайның өеннән чыгып
киттек. Ә сез монда нәрсә эшлисез?

А.б.: Бездә бәйрәм, балаларны мәктәпкә озатабыз.

Сарык: Мәктәп дигәннән, урманда чәчәкләр җыеп
йөргәндә без дә ниндидер хәрефләр тапкан идек. Шул мәктәп дигән
әйбергә барып өйрәнеп кайтырга туры килер инде, үзебез генә һич
белә алмадык, нинди хәрефләр икәнен.

А.б.: Кәҗә, Сарык, күрсәтегез әле безгә ул
хәрефләрне, бәлки ул без эзләгән хәрефләрдер. ( Кәҗә белән Сарык
хәрефләрне күрсәтәләр. Балалар нинди хәрефләр икәнен әйтәләр. Б Е Л
)

Кәҗә: Без хәрефләрне бирербез, ләкин бер
үтенечебез бар. Без җыйган чәчәкләр серле булып чыктылар. Аларның
ниндидер тамгалары бар. Шуларны һич белмибез. Сез ярдәм итегез әле.

(Чәчәкләр артында саннар. Балалар саннарны
әйтәләр. Тәртип буенча тезелеп басалар.)

Кәҗә, Сарык: Рәхмәт сезгә, балалар, менә сезгә
хәрефләр. Мәктәптә яхшы укыгыз. Акыллы булыгыз. ( китәләр).

А.б.: Калган хәрефләрне ничек табарга инде,
кемнән ярдәм сорарга.

( күңелле көйгә атлыйлар. Күл буена килеп
җитәләр. Күл буенда су анасы утыра.)

А.б.: Карагыз әле, нинди матур күл. Кем утыра
анда?

Балалар: Су анасы. Исәнме су анасы.

Су анасы: Исәнмесез балалар, нишләп йөрисез
монда?

А.б.: Без хәрефләр эзлибез. Шуларны тапсак,
сумканы кем югалтканын белер идек.

Су анасы: Кичә су төбеннән мин ниндидер хәрефләр
тапкан идем. Белмим, алар ничек анда килеп чыкканнардыр.

А.б.: Син аларны безгә бирә алмассың микән?

Су анасы: Бик рәхәтләнеп бирермен. Ләкин башта
мин сезне сынап карыйм әле. Сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер
микән.

Табышмаклар:

  1. Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел, тегелгән. (китап).

  1. Ак кыр буйлап уза ул,

Тап-тар юллар сыза ул.

Булса да бик кечкенә,

Җиткер аңа эш кенә (каләм).

Су анасы: Сез бик тапкыр балалар икәнсез. Бу
сорауларыма да дөрес җавап бирсәгез, хәрефләр сезнеке булыр.

  • «Кәҗә белән сарык әкиятен кем язган»?

  • Яздан соң кайсы ел вакыты килә?

  • 5 кыз биергә чыккан иде, алар янына тагын 5
    малай чыкты. Биергә ничә бала чыкты?

  • Кем ул Ш.Галиев?

Су анасы: Сез бик акыллы, зирәк балалар икәнсез.
Мәгез хәрефләрне. Мәктәпкә гел яхшы билгеләргә генә укыгыз. Хәерле
юл сезгә!. (М Ә хәрефләрен бирә).

Шүрәле кычкырган тавыш ишетелә.

А.б.: Балалар, анда кемдер кычкыра. Кем булыр
бу?

Шүрәле керә: Кысты, кысты, Былтыр кысты.

А.б.: Нәрсә булды, Шүрәле, нигә шул кадәр
кычкырасың?

Шүрәле: Ай-ай, авырта, бармагым авырта.

А.б.: Балалар, әйдәгез Шүрәлене яратыйк,
иркәлик, бәлки авыртуы бетәр.

Шүрәле: Рәхмәт инде, балалар. Сез бигрәк
мәрхәмәтле балалар икән. Ә монда нәрсәгә җыелдыгыз соң? Үзегез
шундый матурлар, матур итеп киенгәнсез.

А.б.: Бездә бәйрәм. Балаларны мәктәпкә озатабыз.

Шүрәле: Мәктәпкә барырга вакытыгыз җитте мени?
Ничә яшьсоң әле сезгә? Нәрсәләргә өйрәндегез инде балалар
бакчасында, ягез әле, һөнәрләрегезне күрсәтегез.

  1. Йөрәгемә иң якын тел

Туган телем — үз телем.

Ярдәмең белән өйрәнәм

Иң бөек тел — рус телен.

  1. И кызык шул рус теле

Тырышып өйрәнәбез.

Әллә нинди сүзләр белеп,

Кайтабыз өйләргә без.

А.б: Чыннан да, бакчабызда рус телен өйрәтүгә
зур игътибар бирелә. Балалар Гүзәлия апалары белән рус теле
серләренә төшенәләр. Рус телендә әкиятләр, шигырьләр, җырлар
өйрәнәләр. Балалар, әйдәгез әле, Шүрәлегә дә һөнәрләребезне
күрсәтик.

13. Наш детский сад с утра украшен,

Сегодня праздник выпускной.

И мы гордимся садом нашим,

Ведь он для нас как дом родной.

Нам детский сад тепло дарил.

И гнал печали в тень.

Здесь добрый дух всегда царил,

Здесь праздник каждый день.

Җыр: «Досвиданья детский сад»

  1. Откровенно говоря,

Сад прекрасней букваря,

Здесь мы пели, веселились и играли.

Здесь мы ссорились, дружили,

И одной семьёй жили.

  1. В садике родными стали стены,

И кроватки, и игрушки.

Воспитатели и няни,

И мои друзья, подружки.

Годы сказкой пролетели,

Подросли мы, повзрослели.

Наступил прощанья час,

Скоро в школу, в первый класс.

Бию: рус биюе.(мәктәпкә әзерлек)

Шүрәле: Әй булдырдыгыз, балалар, сезнең күп
белгәнегезгә кызыгып минем дә мәктәпкә барасым килә башлады. Ә сез
чынлап та мәктәпкә барырга әзер икәнсез. Менә, үлән арасыннан
ниндидер хәрефләр дә тапкан идем. Шуларны сезгә бүләк итәм.
Мәктәпкә баргач өйрәнерсез. (хәрефләр бирә. М Е Ш ).

А.б.: Рәхмәт, Шүрәле. Без бу хәрефләрне эзли
идек, син безгә нык ярдәм иттең.

Шүрәле: Сау булыгыз, мәктәптә яхшы укыгыз.

А.б.: Балалар. Әйдәгез әле, хәрефләрне тезеп
карыйк. Нинди сүз килеп чыгар микән? БЕЛМӘМЕШ

Җыр «Шакмаклар»

Шаян көй уйный, Белмәмеш йөгереп керә.

Белмәмеш: Мин бар нәрсәне беләм,

Тиздән айга да менәм.

Бу — түгел имеш мимеш.

Минем исемем …

Балалар: Белмәмеш.

А.б.: Димәк, Белмәмеш, син икән сумканың хуҗасы.

Белмәмеш: Әйе шул, укыйсым, мәктәпкә барасым
килмәгәч. Сумканы ташлап калдырган идем. Ләкин хәзер гаебемне
аңладым инде.

А.б. Белмәмеш, синең сумкаңда мәктәпкә алып
барырга ярамаган әйберләр дә күренә әле. Хәзер безнең балалар сиңа
булышырлар.

Уен: «Портфельне тутыр».

Белмәмеш: Сез бигрәк җитез булдыгыз. Балалар
бакчасына йөргәнгәдер инде. Ә бакчада тагын нәрсәләргә өйрәтәләр
соң?

А.б.: Балалар бакчабызда күп төрле һөнәрләргә
өйрәнделәр. Алар матур итеп рәсем дә ясый, җырлый дә, бии дә белә.

Җыр: «Өйрәтәләр бакчаларда».

А.б.: Белмәмеш, әгәр дә теләсәң, син дә балалар
белән бергә мәктәпкә барырсың.

Белмәмеш: Рәхмәт, мин бик рәхәтләнеп сезнең
белән мәктәпкә барырмын. Минем дә күп нәрсәләргә өйрәнәсем килә.

А.б.: Ярый, без сине мәктәптә көтеп калабыз.

Белмәмеш саубуллашып чыгып китә.

А.б.: Бакчада үткән еллар — сезнең балачакның
бер мизгеле. Әле кайчан гына әти-әниләрегездән аерыласы килмичә,
елый-елый ишектән керә идегез. Инде әнә ничек зур үстегез. Елап
түгел, елмаеп, колач җәеп килә башладыгыз. Вакыт ничек тиз үтә.
Инде бакчадан китәсез. Бүген хушлашу көне, саубуллашу сәгате.

  1. Сумкалар да әзер, формалар да,

Без мәктәпкә күптән җыендык.

Инде менә соң мәртәбә бакча белән

Хушлашырга бире җыелдык.

Шаяра алмыйм, никтер моңсу бүген,

Шушы көнне күптән көтсәм дә.

Бакчам чыкмас истән, оныта алмам.

Саубуллашып аннан китсәм дә.

  1. Тәртипсез чак та булгандыр,

Шаян чак та булгандыр.

Барсы өчен, барсы өчен

Апалар гафу итсен.

Аларда булган сабырлык

Гомер буена җитсен.

  1. Урамда уйнаган чакта

Сезне күрербез әле.

Бакчаның хәлен белергә

Килеп йөрербез әле.

Сагындырыр төркемдәшләр,

Сагындырыр уенчыклар.

Бик еш кына искә төшәр

Бергә уйнаган чаклар.

Бию «Финская полька» (Логопед)

  1. Беләм апа, беләм.

Син бит орышсаң да,

Якын итеп кенә орыштың.

Өйрәткәннәрне белмәсәк,

Әниләрчә син бит борчылдың.

Тәрбия һәм белем биргәндә

Мавыктыргыч юллар эзләдең.

Безнең өчен тырышканнарың,

Маңгаеңа сырлар салганың,

Сизмәдең син, беләм, сизмәдең.

Бүлмәдәге һәр уенчык-

Машиналар,аюлар,

Сау булыгыз(2)

Дигән сыман карыйлар.

Дус яшәдек барыбыз да

Туганнар күк бу йортта.

Сау бул сөекле бакчабыз,

Мәктәп, безне каршыла.

  1. Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар бер почмакта,

Моңаеп безне тыңлый.

Моңаймагыз, курчакларым,

Моңаймагыз, дусларым,

Әйдәгез соң биеп алыйк,

Хушлашканчы дусларым.

Бию: уенчыклар белән бию.

Кечкенәләр котлый.

Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.

Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә

Әле пока ярамый.

Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

А.б.: Балалар, безнең бәйрәмгә сезне тәрбияләгән
барлык апалар да килгәннәр. Алар, сезне үз балаларыдай якын күрүче
тәрбияче апаларыгыз Дилә, Гүзәл, Гүзәлия, Гөлсия, Чулпан, Нәзлия
апалар, һәрвакыт чисталык булдырып, сезне ашатып, иркәләп торучы
тәрбияче ярдәмчеләре Нәзилә һәм Асфира апаларыгыз, бакчабызның
мөдире Йолдыз апа Сәетовна, методистыбыз Венера апа Мозаффаровна,
шәфкать туташлары Рәмзия һәм Венера апаларыгыз,җырга — биюгә
өйрәтүче Фәүзия, Әлфинә апаларыгыз, бассейнда йөзәргә, сәламәт һәм
нык булырга өйрәтүче Айгөл апа, рус теленә өйрәтүче Гүзәлия апагыз,
урын — җирегез һәрвакыт чиста булсын дип тырышучы Рәвия апа, сезгә
бәйрәмнәргә матур күлмәкләр тегүче Асфира апа, пешекче апалар, һәм
башка балалар бакчасында хезмәт куючы барлык-барлык апалар.
Әйдәгез, аларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.

  1. Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

  1. Баш иябез бүген сезнең алда.

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып.

Яшәгез дип шулай гел бергә.

  1. Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.

Барлык апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

  1. Бик зур рәхмәт барыгызга,

Яшегезгә, олыгызга.

Безнең турыда гел кайгыртып,

Янып — көеп торучыга.

Җыр: «Рәхмәт сезгә».

Укытучыларга сүз бирелә.

А.б.: Борчылмагыз, балалар,

Мәктәптә дә апалар,

Бик яхшылар, бик сабырлар.

Алар сезне һәр иртәдә,

Шатланып каршы алырлар.

А.б.: Челтер -челтер. Челтер-челтер,

Тәңкәләр челтериме.

Әллә инде чишмәләрнең

Язгы бу бер җырымы? (кыңгырау чыңлый).

Тыңла әле тып-тын калып,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Бакчадан безне мәктәпкә,

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә ул,

Көтә диеп мәктәп, парталар.

Белем дөньясына ишекне киң ачып

Көтә укытучы апалар.

А.б.: челтер-челтер, челтер-челтер,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Балаларның бакча белән

Хушлашып җырлавы бу.

Бергә: хуш сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар.

Сезгә барысы өчен дә

Рәхмәт әйтә балалар.

Җыр: «Әлифба».

А.б.: Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сценарий бабушке на 80 летний юбилей прикольные
  • Сценарий бал сатаны
  • Сценарий бабушкам спасибо
  • Сценарий бал нечистой силы
  • Сценарий бабушка наша вовсе не старушка