Сценарий галимджан ибрагимов

Урок татарской литературы в 5-м классе по теме. Урок посвящен изучению биографии Г.Ибрагимова и его рассказа «Алмачуар».

Дәреснең темасы: Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе. (1нче сәгать)

Дәреснең максаты:

  1. Язучы биографиясе белән танышу һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.
  2. “Алмачуар” хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.
  3. Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шул әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлау.

Дәрес барышы

I. Башлам

Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән күренекле язучы Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.

Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китәм. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле!

“Ибраһимов!

Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул — әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе” (Р.Гатауллин).

“Бер генә күреп, бер генә сәгать сөйләшеп, гомергә хәтердә кала торган кеше сирәк очрыйдыр. Шундыйларның берсе минем өчен татар халкының бөек язучысы Г.Ибраһимов булды.” (С.Ариш).

“Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы” (С.Вурун).

“Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була.Галимҗан да – шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала” (П.С.Коган).

“Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр… Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде” (Б.Кербабаев).

Укытучы: Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы?

Укучы: Укымышлы, белемле…

Укытучы: Бик тә кызыксынган укучыларга “Г.Ибраһимов турында истәлекләр” дигән китапны тәкъдим итәм. Әлеге китаптан үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табарсыз дип ышанам.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

II.1. Укытучы: Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз?

Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле…

Укытучы: Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, гүяки, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.

Укучылар, без сезнең белән истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучы турында кыскача мәгълүмат ясадык. Әдипкә биргән характеристикабыз дөресме икән? Шуны ачыклау йөзеннән мин сезгә аның биографиясен сөйләп китәм.

II.2. Ә башта аның китаплары белән таныштырып үтәсем килә.(Китаплар күргәзмәсе белән таныштыру).

II.3.Г.Ибраһимовның сабый чагы Башкортсан җирендә, табигатьнең күркәм байлыгы белән бизәлгән Солтанморат авылында уза. Ул шушы авылда мулла гаиләсендә туа. Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала: “Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте…” Әтисе турында да болай ди: “… Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады…. Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде…”

Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый:анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М.Ибраһимов та болай искә ала: “Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?” Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.

Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәй көннәрендә ул иптәшләре белән бергәләп җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була.

II.4. Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән,һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

Яшь егетләр Сабантуйларныннан
Ут уйнатып чыгып киттеләр.
Күңелемә яткан толпарларга
Камчы белән сызып үттеләр…
(Р.Ягъфаров).

(Дага күрсәтелә)

Кайсыгыз ишек башларында әлеге даганы күргәне бар? Булса, ул ни өчен анда куелган?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Игътибар итсәгез, һәр ат тоягының астында дага кадакланган. Бу ат тоягы ашалмасын өчен куела.

Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.

(“Бәхет дагасы” җыры яңгырый. И.Хөснетдинов сүзләре,Г.Сәйфуллин көе).

Җыр ошадымы? Аны ишеткәнегез бармы? Әлеге җырны тыңлагач, сездә нинди хисләр уянды?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Димәк, ат – бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә ат нинди хайван соң ул? Аңа карап, нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Укучы: Сабыр карашлы, түзем, чыдам, хуҗасына тугры, эшчән хайван.

II.5. Укытучы: Кечкенә вакытта ук атта утырып йөрергә хыялланмаган бер генә малай да юктыр ул! Бүгенге дәрестә без сезнең белән ат яратучы малай турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме – “Алмачуар”.

Алмачуар – ат исеме, чуар булган атларга шулай диләр.Әйтеп үткәнчә, Галимҗан үзе атларны бик яраткан һәм болай ди: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк…”Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас…”

Ә хәзер мин әсәрне укый башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.(81-84нче битләрне уку).

II.6. Аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик:

фатиха кылдыра-ата-ананың, остазның һ.б. рәсми рәвештә белдерелгән изге теләге, ризалыгы, юлламасы;

әбүҗәһел-хәйләкәр, алдакчы, явыз кеше;

хәер-дога-яхшы теләк, яхшы дога;

хәрәмләде-алдады, ялганлады;

әүлия-изге кеше;

хәстә-авыру, кыерсыту,кысу,урынсызга кимсетү, җәберләү;

нәзер-үз өстенә алган эш, шартлы вәгъдә;

нәфес-нәрсәне дә булса булдырырга көчле омтылыш, күпне өмет итү, комсызлык.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

III.1. Укытучы: Укучылар, әсәрдә нинди геройлар белән таныштык?

Укучы: Хафиз, Әлемгол, Сафа бабай белән таныштык.

Укытучы: Әсәр нәрсә белән башланып китә?

Укучы: Тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан Әлемгол тик торганда үзенең гомерлек дошманы Хафизга, ягъни малайның әтисенә, бия китереп бирә.

Укытучы: Ни өчен ул моны эшли? Әсәрдән шушы урынны табыгыз.

(83-84нче битләр, 3нче кызыл юл)

Укытучы: Әлемгол һәм Хафиз арасындагы каршылык кайда һәм кайчан башланып китә?

Укучы: Сабантуй бәйрәмендә Хафиз белән Әлемголның мәйданга көрәшкә чыккан вакытыннан башланып китә.

Укытучы: Әлеге бүлекләрдән чыгып, Хафиз картка нинди сыйфатлар хас дия аласыз?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы: Без капчыкта ятмый” дигән мәкальне әсәрдә нинди геройга туры китереп була һәм ни өчен?

Укучы: Әлеге мәкальне Әлемголга туры китереп була, чөнки ул Сабантуйда көрәшкәндә хәрәмләшә һәм авырый башлый. “Терелсәм, кара бияне Хафиз картка илтеп бирер идем”-дип әманәт әйтә һәм сүзендә тора, шуның белән хәрәме беленә.

Укытучы: Димәк, Әлемгол яманлык эшли, һәм бу яманлыгы аңа чир булып кайта. Яхшылык эшли, хатасын таный һәм бияне илтеп бирә- күңел тынычлыгы ала..

III.2. Укытучы: Хәзер һәр бүлеккә исем куеп карыйк.

1б. – Бияне алып китү;

2б. – Хәрәмләшү;

3б. – Дөреслек.

Укытучы: Бүлекләргә исем куйдык. Ләкин әлеге исемнәр дөрес тәртиптә бирелгәнме соң?

Укучы: Юк.

Укытучы: Әйдәгез әле, бүлекләрне вакыйгалар үстерелеше тәртибе буенча куеп чыгыйк.

1б. – Хәрәмләшү;
2б. – Дөреслек;
3б. – Бияне алып килү.

III.3. Укытучы: Укучылар, игътибар итсәгез, Хафиз белән Әлемгол икесе ике авылдан. Бу вакыйгалар тирә-күрше авылларга бик тиз арада мәгълүм булалар. Ни сәбәпле?

Укучы: Чөнки әлеге вакыйга Сабантуй вакытында була.

Укытучы: Әйе, Сабантуйга тирә-күрше авыллардан дуслар, туганнар җыелалар. Димәк, Сабантуй – барлык милләт халкын берләштерүче, милли рухта сугарылган бәйрәм булып тора, чөнки Хафиз – татар, Әлемгол – башкорт милләтеннән.

Ә сез үзегез Сабантуйлар турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди бәйрәм? Кайчан уздырыла?

(Укучыларның җавапларын тыңлау).

IV. Йомгаклау

IV.1. Укытучы: Укучылар, сезгә укылган бүлекләр ошадымы?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

“Галимҗан – бала җанлы кеше иде…

Моңа инаныр өчен “Алмачуар” әсәрен генә укып карау да җитә. Бу гүзәл повесть минем иң беренче укыган әсәрем иде. Мин аны хәзер дә кайта-кайта укыйм. Ул шундый әсәр. Аны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.

Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул”.

IV.2. Бүгенге дәрестә билгеләр…

V. Өй эше

Укытучы: Өйгә эш итеп Г.Ибраһимовның биографиясен укып, сөйләргә әзерләнергә һәм үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.

Дәрес шуның белән тәмам. Саубулыгыз.

«Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбиятының якты йолдызы”

Үткәрде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдеева Нурия Наил кызы

Тема. «Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбиятының якты йолдызы”

Максат: Галимҗан Ибраһимовның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру, “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрен анализлау, идея-проблемасые ачу, бүгенге чор белән бәйләп карау, бәхет төшенчәсен аңлату, гаилә, бәхетле балачак турында сөйләшү, укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен үстерү, Г. Ибраһимоа иҗатындагы гаилә мөнәсәбәтләре аша укучыларга әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау: әдипнең китаплары, презентация, балалар рәсемнәре

Дәрес барышы.

Оештыру. Исәнләшү.

Шушы көннәрдә районыбызда тантаналы, дулкынландыргыч вакыйгалар булды. Якташыбыз, авыргазы егете Галимҗан Ибраһимовның тууына 125ел булды. Аның исемен әйткәндә без үткер каләмле Хезмәт Герое, язучыны, тәнкыйтьче, әдәбиятче-галине, телче-филологны, методист-педагогны, Башкортстан һәм Татарстан туфрагында халыкларның азатлык һәм көрәш хәрәкәтенә киң колач ташлаган тарихчыны, абруйлы һәм кыю журналистны күз алдына китерәбез.

Шушы юбилейга багышлап районыбызда төрле чаралар үткәрелде һәм үткәрелә. Менә без дә бүген дәресебезне якташыбызның тормыш юлына, иҗатына багышларбыз. Галимҗан Ибраһимовның мәхшүр язучы, галим, педагог, җәмгыять эшлеклесе булып китүенә нәрсә этәргеч булган, бу талантлар нинди җирлектә барлыкка килгән, әсәрләренең тематикасы хәзерге заманда да актуаль икәнлеген ассызыкларбыз, бәхет төшенчәсе турында сөйләшербез, язучының бәхете нидә икәнлеген ачыкларбыз

Дәфтәрләре ачып, число, теманы язу.

Сүзлек эше:

бәхет –

Кыйммәтләре — ценности

Авыргазы районы җир-суга бай район. Күкрәп үскән яшел урманнарыбыз, уңдырышлы иген кырлары, боргаланып аккан елга-күлләребездә бихисап безнең. Мондый бәрәкәтле җирдә талантлы кешеләр дә күп була. Якташларыбыз арасында танылган галимнәр, язучылар,җырчылар, композиторлар, рәссамнар да бар. Һәм шулар арасында олы урынны Галимҗан Ибраһимов алып тора.

Хәсән Туфан шигыре.

Сезне, яшьләрне,

Каршы алырга

Капка янына

Ашыга-ашыга

Бер абый килгән.

Сез аны, яшьләр,

Таныйсызмы икән?

Безне үстергән алтын кулында

Бер кочак китап китерә ул безгә –

Яңа буынга.

Китерә ул сезгә

Китап эчендә

Китаптан калган

Кайнар сүзен дә

Ил өчен янган

Бөек йөрәген

Китерә ул сезгә, кадерлеләрем.

Ул сезне таный,

Сез таныйсызмы

Галимҗан ага Ибраһимовны.

-Әйе, һәр язны Галимҗан Ибраһимов үзенең истәлекләре, әсәрләре белән кабаттан безнең якларга, туган якларына әйләнеп кайтадыр кебек. Сезгә, яшь буынга, киләчәккә аның уйларын, аның турында хәтер йомгагын алга таба тәгәрәтүче якташларына карап торадыр кебек. Шуңа да бүген мин Галимҗан абыйны сезнең белән очрашуга чакырам. Сез аның якташлары, укучылар бүген әдипнең мәһшүрлеген үз җилкәгездә татып карагыз, язучы исеменнән сөйләп карагыз.

Мин сезне Татарстан телеведениясе каналында барган “Адәм һәм һава” тапшыруына чакырам.

-Хәерле көн, кадерле укучылар, кунаклар. Акыллы кеше белән сөйләшү – яхшы китап уку белән бер, ди. Бүген бездә кунакта танылган галим, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов

-Беренче соравым, Галимҗан абый, туган авылыгыз турында. Солтанморат – бигрәк тә матур яңгырашлы исем. Авылыгызның тарихын беләсезме?

Солтанморат авылы турында.

1761 елда патшага хезмәт иткәндә күп батырлыклары өчен, Солтанморат исемле егеткә буш яткан башкорт җирен бүләк итәләр. Үзе белән якыннарын да алып килә һәм менә шулай Солтанморат дигән авыл барлыкка килә. Авыл әкренләп үсә, тора-бора, ил-көнен, йоласын, гореф-гадәтләрен барлап, күзәтеп тору, өлкәннәргә үгет, яшьләргә белем, тәрбия бирү өчен тәҗрибәле кешенең җитмәве сизелә башлый.

Дөнья булгач — тумыш бар, үлмеш бар, картларны соңгы юлга озату, балаларга ата-баба рухын сеңдерү, сабыйларны тормыш итәргә өйрәтү вазифасы бар. Менә шул эшләрне башкару өчен Бөре өязеннән Әхмәт ахунны чакырып китерәләр. Ул үзенә ияртеп шәкертләрен дә алып килә. Әхмәт ахуннан бөек язучы Ибраһимов токымы башлана.

-Шулай итеп, Г. Ибраһимовның ата-бабалары Бөре өязеннән булып чыгалар. Әти-әниегез турында сөйләп китегез әле.

Әти-әнисе турында.

Укучы: 1. Галимҗан Гайрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында безнең Солтанморат авылында, гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе аны үзенчә «таш маңгай» дип атады. Буран -давылларны ерып дөньяга килгән «таш маңгай»ның исеме дә җисеменә туры килерлек булсын: укымышлы, акыллы, галим кеше булачак ул. Әти-әнисе исемне дә бик озак эзли һәм соңыннан Галим һәм җан аңлатмасыннан торган исем кушалар.

2. Әтисе Гыйрфан мулла озак еллар мәдрәсәдә укый, аннары Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәрендә укытучы булып эшли, Соңыннан Солтанморатка кайтып муллалык итә. Картайгач, муллалыкны ташлап, игенчелек белән шөгыльләнә. Ул укымышлы була. Шулай ук Гыйрфан мулла чабышкы атлар да үрчетә, ә Галимҗан үзенең иптәшләре белән төннәрән Гәрәй тугаенда атлар көтә, караулый.

3. Әнисе Хәсәнә шәһәр кызы була. Әйбәт тәрбия һәм белем алган, мөгаллимә булырга әзерләнгән. Үзенең балаларына да беренче хәрефне үзе таныта, аларны тәрбияләүгә күп көч сала, табигатьне, матурлыкны сөючән була.

— Димәк Г.Ибраһимовның, язучы булып җитешүенә, дөньга карашына, табигатьне зур сөю, матур төсләр белән тасвирлый алуына, әти-әнисе зур роль уйнарга дип әйтү дөрес булыр.

—Ләкин, нинди генә яхшы булмасыннар, әти-әнинең канаты астында бала озак яши алмый. Аңа укырга, югарыга очарга кирәк. Белем алуыгыз турында сөйләгез әле.

Белем алуы

Укуга бик зирәк, үткер Галимҗан башта әнисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары күршедәге Кешәнне авыл мәдрәсәсендә укый. Бер ук вакытта үз авылында урыс башлангыч мәктәбендә дә дәрес ала. Соңыннан 1898нче елда, Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәнең, иске тәртипләренә каршы күтәрелгән өчен аннан куыла.

1906 елда Уфада да яңа типтагы югары уку йорты «Галия» ачылган, беренчеләрдән булып шушы мәдрәсәгә Г.Ибраһимов укырга килә. Бу мәдрәсәгә язучы булып танылып килгән М.Гафури, татар һәм башкортлардан тыш, казах, үзбәк, төрекмән һәм башка халыкларның уллары агыла.”. 2 ел тирәсе ул Уфада укый. Соңыннан мәдрәсәне ташлап казах далаларына чыгып китә. Ул анда укытучылык итә; Урал һәм Миас заводында эшчеләр арасында йөри. .

Г.Ибраһимов мәдрәсәдә укыган чорын соңыннан үзенең яшьлек елларының гүзәл мәле дип атый

Димәк, Уфа шәһәре һәм андагы «Галия» мәдрәсәсе аның азатлык рухы белән сугарылган зур акыл иясе булып формалашуында мөһим роль уйный. Шушындый киңәйгән һәм ныгыган карашлары тәэсирендә, ул кулына язучылык каләме алып, беренче мәкаләләрен һәм хикәяләрен яза башлый.

-Беренче әсәрегез хәтерегездәме, Галимҗан абый? Әсәрләрегез нинди тематикага багышланган?

Әсәрләре: Г. Ибраһимов иҗатына килгәндә аны ике өлешкә бүлеп карап була. I се революциягә кадәр, ягъни 1917 елга кадәр һәм II – 1917-1937 елга кадәр.

1907 елда үзенең Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсеннән чыгарылуы вакыйгасына таянып, «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы»
исемле хикәясен иҗат итә.

. Казан далаларында йөргәндә “Казак кызы” романын яза. Бу чорда язучы күбрәк романтик рухта әсәрләр иҗат итә; һәм соңрак бәләкәй кеше фаҗигасен күрсәтә.

2. Иҗатының II өлешендә язучы “Яңа кешеләр” драмасын; “Алмачуар”, “Кызыл чәчәкләр”, “Татар хатыны ниләр күрми” (яңа варианты) һәм “Безнең көннәр”романнарын иҗат итә. Бу әсәрләр инде тормышның чынбарлыгын күрсәтәләр.

-Галимҗан Ибраһимов язучы гына түгел, ул җәмгыять эшлеклесе, киләчәктә илебезне, халкыбызны данлаган талантлы шәхесләрнең остазы булган диләр? Дөресме шул?

Галимҗан Ибраһимов – җәмгыять эшлеклесе

Г.Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсенең җитешсезлекләрен дә күрә — тоя башлый. Бу күпләргә охшамый һәм 1909 елда Ибраһимов Уфадан Казанга китергә мәҗбүр була. Казан университетына керергә тели. Ләкин юллар ябык була, Казанда “Аң” гәзит-журналында җаваплы сәркәтип булып эшли. Үзаллы күп укый. Җае чыккан саен Г.Ибраһимов туган ягына кайтып йөри..

1915 елда Г.Ибраһимов, шәкертләр таләбе буенча, «Галия» мәдрәсәсенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр яза.

Г.Ибраһимов укытучы булып эшләгән елларда «Галия» мәдрәсәсендә иҗат эшенә омтылган күп кенә яшьләр укый: С.Кудаш, Ш.Бабич, Х.Туфан, Булат Ишемгул, яшь иҗади көчләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, киңәшләрен биреп тора. Шулай ук, күренекле дәүләт һәм җәмгатъ эшлеклесе Ш.Худайбердин белән дә якын мөнәсәбәттә була. 1917 елдан соң аның тормышы Казан белән бәйләнә. Ул язучы гына түгел, ә җәмгыять эшлеклесенә дә әйләнә

1917 ел революциясенә Г.Ибраһимов халыкларның азатлыгы өчен көрәшче булып керә. 1918 елда В.И.Ленин белән очраша.

1920 елдан башлап Г.Ибраһимовның гомере Казанда һәм Кырымда уза. Шуңа карамастан туган җире, Башкортостан белән бәйләнешеп һич йомшартмый-кызыксынып тора, кирәк вакытта киңәшләрен бирә, ярдәм итә.

30 еллык иҗат гомерендә Галимҗан Ибраһимов 20 хикәя, 3 повесть, 4 роман, 1пьеса, 12 фәнни хезмәт, 500 якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча 10нан артык дәреслек бастырып чыгара.

1927 елдан башлап Г.Ибраһимов, исәнлеге какшалу сәбәпле, Кырымда яши башлый. Партия оешмасы, Татарстан хөкүмәте язучыга ярдәм күрсәтеп тора. Өзлексез язучылар, галимнәр килә. Г.Ибраһимов авыру булуына карамастан, һаман эш өстендә: аның уйларында яңа образлар туа.

Якташыбызның тормышы шундый бай, тыгыз эчтәлекле, күпкырлы, эшлекле һәм нәтиҗәле ки, ирексездән гаҗәпкә каласың: ничек боларны барсын да эшләп өлгергән ул, ничек вакыт җиткергән.. Аның эшен, тормышын 10 кешегә бүлеп бирсәң дә, аларның һәркайсысы үзенчәлекле шәхес кенә түгел, ә зур йолдыз, мәшһүр язучы яки галим булыр иде шикелле.

-Соңгы көннәрегез бигрәк тә аянычлы? Хәтерлисезме ул дәхшәтле елларны?

Соңгы көннәре

«Җитмеш еллар элек өстеннән

Кызыл давыл узды гүләтап.

Шул давылның гарасаты белән

Күрмәгәнен күрде милләтем.

Хайваннарга баскан тамга сыман

«Нацмен» дигән ярлык тактылар.

Җиләк кебек килем егетләрен «милләтче» дип

Халык дошманы дип аттылар» (А.Атнабаев. «Иманга кайту шигыреннән»)

1937 елның 29 августында каты авыру килеш Г.Ибраһимов кулга алына һәм Казанга китерелеп, төрмәгә ябыла. Буртуктаусыз сорау алулар башлана. «Мине үлем куркытмый. Мине бары исемемне пычратулары гына борчый»,- ди Г.Ибраһимов. Аны контрреволюцион эштә гаеплилэр. Әмма гаепләү актын аңа тапшырырга өлгермиләр, төрмә шартларында үпкә авыруы көчәеп, 1938 елның 21 гыйнварында төрмә шифаханәсендә вафат була. Хатыны Хәдичә белән саубуллашканда «Минем партиям, илем, халкым каршында тамчы да гаебем юк. Тарих мине онытмас!»ди.

Әйе, Г.Ибраһимов һәм аның әсәрләре халык хәтерендә. Г.Ибраһимов әдәбият сөючеләргә мәхәббәт белән сугарылган киң карашлы язучы булып танылса безгә, авыргазылыларга-якташыбыз булуы белән бигрәк тә якын һәм кадерле. Ул гомеренең күп өлешен Башкортостанда, үзенең туган ягында үткәргән. Әсәрләрендә Агыйдел, Дим, Ашкадар, Өршәк, Урал тавы итәкләрендә яшәгән кешеләр образын гәүдәләндерә, туган авылының матур табигатен тасвирлый.

— Туган ягыгызны бик яраткансыз сез, Галимҗан Ибраһимов?

Әсәрләрендә туган як табигате, аның исемен мәңгеләштерү

«Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын капланган зур тауларын. Анардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны…»

Г.Ибраһимов һәр әсәрендә туган авылына, аның кырлары-тугайларына, елгалары-күлләренә, үзеннәре-тауларына мәхәббәте әнә шулай кайнар сүрәтләнгән. Тирә-якта яшәгән кешеләр образын үзенең әсәрләрендә гәүдәләндерде. “Яшь йөрәкләр” романында Җамал мулла образында әтисенең үзенчәлекле холкын, “Яз башы” хикәясендә үзенең балачак чорын, “Алмачуар” хикәясендә туган ягының матур табигатен сурәтли, “Татар хатыны ниләр күрми” повестендә Авыргазы районы Балыклыкүл авылында килен булып төшкән Хәдичәнең авыр тормышын күрсәтә. Г.Ибраһимов онытылмаслык итеп тасвирланган «Зәңгәр чишмәне», «Ялгыз каен»ны, «Яманташ» тавын», «Кондызлы күл»не, Закир, Шахи карт, Гөлбану кебек дистәләгән каһарманнарны һәркем күңелендә саклый.

Әсәрләренең күбесе әдип үзе яшәгән чорны сурәтләсә дә, аларның күбесе хәзерге вакытта да бик актуаль. Без сезнең белән Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрен укып үттек.

-Сезнең исемегез әле дә безнең телебездә, Галимҗан ага. Олылыйбыз, хәтерлибез, искә төшерәбез.

.

Әйдәгез шул әсәрнең бер эпизодын сәхнәләштереп китик.

«Татар хатына ниләр күрми» (музыка «Сайрый был-был»)

Автор: Гөлбануны яшьли яратып йөрегән егете Лотфига бирмичә, ата-анасы байлыкка ышанып, бай малае Закирга кияүгә бирделәр. Бердән бер көне, тышта эшләрен бетереп өйгә керсә, ни күзе белән күрсен, Закир аның бирнәгә алып килгән әйберләрен җыеп тора.

Г.: Ни булды, аны кая итәсен?

3.: Нәрсә шул тиклем ушың китте?

Г.: Нишләп китмәсен , әткәй ни әйтер, мин аны монда сатып ашарга алып килдем мени?

3.: Нишләп сатам ди мин аны. Бер айга закладка биреп торам. Иген өлгергәч, барып алырмын.

Г.: Теләсә нәрсә ит, тик самавырымны калдыр, калдыр самавырымны.

3.: Кит әле! (чыгып тора)

А.: Гөлбануның күз төбе кара янып шешеп ук чыкты. Кич корын малларга ашарга салырга дип абзарга керсә, үзенең авылдан алып килгән ала башмагын аерып бәйләп куелганлыгын күрде. Өйгә кергәч, кайнанасыннан сорады.

Г.: Әнкәй, нигә ул ала башмакны аерып яптыгыз?

Кәйнә: Ай-й-й! Берәүнең хәле бетеп кергән! Япсак ни, синнән сорарга идемени?

Г.: Хәлем бетмәгән, аптырап сорыйм. Язга каршы башмак суялар ди микән?

3.: Син ния минем әнкәй белән һәрвакыт талашасың?

Г.: Нигә талашыйм, бердә талашмыйм… Киҗәле яшъяулыгымны чаршау итте, аңа түздем, киҗәле чаршавымны кызларына карабодай төяп җибәрде, аңа берсуз дә әйтмәдем, самаварымны бер айдан алам дидең, һаманда аласың, инде килеп кунак чакырырга да, минем башмагымны суярга итәсез….

К.: Ай, алла-а-а-а! Тапкан бер сүз, имеш бу минем әйберләрем, имеш теге минем әйберләрем! Ирең кая синең? Иреңнән узып сүз сөйләргә ничек оялмыйсың? Хәерче! Хәерче шул, хәерче! Әйттем мин сиңа!… Кызы безгә тиң түгел дип! Саескан шул, затсыз саескан шул! Тфу, хәерче саескан!

Г.: Тапкан бер сүз: имеш, саескан да саескан, саескан да саескан, соң үзең кем шул хәтле? Кәҗә Солтан кызы икәнлегенне онытма!

К.: Әле син шулаймы? Мин кәҗә Солтан кызымы?

3.: Минем әни кәҗә Солтан кызымы?

(кыйныйлар, тышка чыгарып ташлыйлар. Музыка «Сайрый был-был»)

А.: Гөлбану күп сызланганнан соң 2 игез бала тапты. Икесе дә үле тудылар. Балаларының үле икәнлеген белгәч, Гөлбануның йөзен кара болыт каплады, тозлы- ачы яшьләр елга булып агылды да агылды.

Ялгыз күңеле кая барып сугылырга белмәде. Йөрәген бушатырга, киңәш сорарга бер кеше дә юклыгын аңлады. Көннәрнең бер көнендә матур җиңги Мафтуханың сүзләрен исенә төшерде: «Күрше авылда сихерче карчык бар, ди, теләсе- сөйдерә, теләмәсәң- биздерә имеш ди. Хәереңне җәлләмәсәң, явыз күңеллеләрне дә яхшы кешегә әйләндерә,ди.»

Гөлбану күп уйланганнан соң, шул сихерчыгә барырга булды. Хәер-сәдакларын алып, урамда халык тынгач, әкертен генә сихерчегә юл тотты: иске җимерек өй. Караңгы чолан.

Гөлбану укынып :» Ни күрсәм дә күрермен,»- дип өй эченә үтте.

Сихерчы + Гөлбану + Закир сәхнәсе.

С: Кайсы бәхетсез йөри анда? Минем җырымның кайгылы җиренә тап килдең ләбаса!.. Йолдызың каралап бара…Бәхетсезлегең зур, кара көнең күп…Синең артыңнда бер хатын күренә…Яшә өлкән, йөзе җыерчыклы, кара.. Бу каенанаң булыр…Тагы бер хатын бар, таный алмыйм, ирең синең өстеңнән көндәш эзли түгелме икән…Каенанам сихерләтмәде икән дисең әйтүе кыен, әмма сихер кулының эзе бар. Иреңнәң күңелен синнән суытканнар. Шуннан аның муены анасына таба кыйшаеп каткан…Кара юллар берничә яктан үзеңне әйләндереп алалар… Тагы бу ни…менә тирән яту, аның артында кабер ташлары…Анда ике бала күренә… Чү , былар үлеләр түгелме?

(Ишек ачылып китеп, кулына каеш тоткан, ачулы Закир килеп керә).

3.: Шулаймы син?! Шулаймы син?! Мине сихерләтеп йөрисең икән син, йөзен кара булгыры,- дип кыйнап алып чыгып китә.

А.: Юл буена Гөлбануны кыйнап, өйләренең идәненә кертеп ташлый. Гөлбану җаны-тәне белән әрнеп идәндә бик озак ятты. Башында тик бер генә уй иде:

Г.: Әй ходаем, нигә син мине газаплыйсың? Нигә син минем җанымны үзеңә алмыйсың?

Курәзәченең сүзләре йөрәгемә кара канлы агу булып ятты. Кайда гына барсам да, кемгә генә сөйләмәсәм дә, ничек кенә күз яше түксәм дә, якты чырай табалмамын. Бар булмышымны билдәсезлек каплап алды, йолдызым сүнде, кара төн басып керде.

А.: ватылган тәнен авырлык белән күтәрде, туачак баласына дип тегеп куйган күлмәкне алды.

Г. Кайда барырга? Нәрсә эшләргә? Түзәрлек хәлләрем юк бит, юк!

— Әйе, Г. Ибраһимов та хатын-кызны бәхетле итү теләге белән янган. Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган дигән мәкаль дә бар.

-Ни өчен соң төп героинябыз Гөлбану бәхетле гаилә төзи алмаган? Моңа нәрсә комачаулый?

-Әтисенең акчага кызыгуы

— Закирның явыз, муенсыз булуы

— Сабираның кансызлыгы, явызлыгы

— Ярдәм итәрдәү кешесе булмавы

— Ә бит уйлап карасаң, Гөлбану бар яктан да бәхетле булырга хаклы.

Ул сездә нинди хисләр калдырды? Аңа сез нинди бәя бирер идегез?(Ул яшь, чибәр, булдыклы, дөнья көтәрдәй кеше. Ул бәхеткә лаеклы

-Нәрсә соң ул бәхет?(тактада) Тулы канәгатьтләнү хәләте һәм хисе.

-Чыннан да бәхет өчен сине ярата торган кеше, гаилә, дуслар да, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүләре, әйбәт мөнәсәбәт, вөҗдан сафлыгы, яхшы җәмгыять тә кирәк. “Бәхетнең 90% гаилә тормышында”, — дигән Достаевский. Гаилә – бәхет ачкычы , ди халык. Тик бәхетле гаилә төзү өчен мәхәббәт кенә җитми, намуслы булу, бер-береңнең ышанычын аклау, уртак тел табу, эш ярату, ир-атның җаваплыгы да кирәк.Гаиләнең нигезендә ата-бабалардан калган гореф-гадәтләр, һәр гаиләнең үзенә генә хас матур традицияләре булырга тиеш. Андый гаилә генә ныклы, ышанычлы була ала. Андый гаиләдә генә бәхетле балалар туа, Бәхетле кешеләр булган ил үзе дә бәхетле. Бу уңайдан әдәбият галиме Фоат Галимуллин сүзләрен китерәсем килә: “Илнең киләчәге матур, өметле булсын өчен, беренче нәүбәттә хатын-кыз чын-чынлап бәхетле булырга тиеш”. Бу чыннан да шулай. Авар язучысы Рәсүл гамзатов та: “Хатын-кыз яше тамган илнең киләчәге юк” дигән иде. Менә быелгы елны Башкортстан хөкүмәте, през-з Р. Хәмитов “балачакны саклау һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы” дип игълан итте. Шул карарага рәвешле республикада төрле чаралар үткәреләчәк, программалар кертеләчәк.

Димәк, Г. Ибраһимов күтәргән хатын-кыз темасы, гаилә темасы бүгенге көндә дә актуаль. Сез дә озакламый яңа тормыш юлына басачак кешеләр. Киләчәгегезне сез үзегез төзиячәксез. Тормыш көткәндә, гаилә корганда үрнәк итеп әти-әниләрегезнең гаиләсе тора. Сезнең әти-әниләрегез гаиләсенең нигезендә нинди кыйммәтләр ята? Сез үзегезнең гаиләгезне бәхетле дип саныйсызмы?(.иншаларны уку)

Йомгаклау.

— Әйе, хәзерге заманда кеше алдында гаилә корганда. бик күп каршылыклар очрый. Монда эчкечелек тә, наркомания, эшсезлек тә керә. Тик шул каршылыкларны җиңү – ул тормыш көтү дип атала да инде. Киләчәктә сезнең тик тату, матур гаилә корып, бәхетле балаларыгызны безнең мәктәпкә җитәкләп алып килүегезне теләп калам.

_Бәхет дигәндә, Галимҗан Ибраһимовны да бәхетле язучы дип атап була.

Исемен мәңгеләштерү

Г.Ибраһимов тасвирланган вакыйгалар ул вакытта чынбарлык булса, безнең чорга аның әсәрләре тарих булып кайттылар һәм аның исеме дә мәңгеләштерелде. 1997ел ЮНЕСКО тарафыннан Г. Ибраһимов елы дип игълан ителде. Авыргазы халкы үзенең бөтен дөньялыкта ихтирам яулаган улын хөрмәт итә 1997 елда район хакимияте әдәбият, сәнгать һәм халык иҗатын үстерүгә һәм пропагандалауга аеруча зур өлеш керткән кешеләргә бирү өчен Г.Ибраһимов исемендәге премия булдырылды. Бүгенге көндә – 21 кеше бу исемгә лаек. 1987 елда туган авылы Солтанморатта йорт музее булдырылды, район үзәк китапханәсе, балаларның җәйге ял лагеры һәм район үзәге – Талбазыдагы бер урам аның исемен йөртә

«Сиңа кайттым юллар, еллар узып… Авыргазым минем, Авыргазым…. Чал Иделдә су коенган чакта, Синең суын диеп коендым»

Әгәр дә бер генә минутка әдип терелә алса, туган авылын өзелеп яраткан, ләкин гомеренең соңгы өлешен читтә уздырган Г.Ибраһимов якташы С.Рәхматулла язган бу юлларны рәхәтләнеп кабатлар иде.

Ничә еллар үтсә дә, әсәрләре кызыксындыра, уйландыра, ниндидер нәтиҗә ясарга мәҗбүр итә

-Ә инде дәрескә нәтиҗә ясап, янә аның турында викторина сорауларына җавап бирик.

Бәяләр кую.

Your browser doesn’t support the HTML5 video tag.

И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Галимҗан Ибраһимов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов.
Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1887 елның 12 марты, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылы – 1938 елның 21 гынвары, Казан.

Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала.

1898–1905 елларда – Оренбург шәһәрендә Вәли мулланың кадими мәдрәсәсендә, 1906–1908 елларда «Галия» мәдрәсәсендә укый.

1909 елда Казанга килә, татар вакытлы басмалары белән хезмәттәшлек итә.

1912 елда Киевка китә, анда мөселман студентлары җәмгыяте эшендә катнаша, аларның Бөтенроссия корылтаен әзерләвенә кушыла. Сәяси эшчәнлеге өчен 1913 елның 17 апрелендә кулга алына.

Шул ук елда, төрмәдән чыгарылганнан соң, Казанга кайта, «Аң» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли башлый.

1914 елда кабат Киевка, аннан Уфага китә; 1915–1917 елларда «Галия» мәдрәсәсендә укыта.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң иҗтимагый-сәяси тормышта активлык күрсәтә. 1917 елда язучы Ф.Сәйфи-Казанлы һәм журналист Ш.Сүнчәләй белән бергә «Ирек» газетасы чыгара.

Татар-башкорт мөселман сул эсерлар партиясен оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе.

Милләт Мәҗлесе (1917–1918) һәм Учредительләр җыены депутаты.

1918 елда М.Вахитов һәм Ш.Манатов белән бергә РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршындагы Эчке Россия Мөселманнары эшләре комиссариатын оештыруда катнаша.

1919–1920 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, бер үк вакытта РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросында матбугат бүлеге редколлегиясе җитәкчесе һәм «Кызыл Шәрекъ» журналы хезмәткәре.

1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында, «Безнең юл» һәм «Мәгариф» журналларын оештыручыларның берсе һәм мөхәррире.

1925–1927 елларда Гыйльми Үзәк рәисе, бер үк вакытта Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы рәисе.

Авыру сәбәпле, 1927 елда актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлектән читләшә. Ибраһимов гомеренең соңгы елларын Кырымда уздыра, шунда, «Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашуда гаепләнеп, кулга алына. Каты авыручы Ибраһимовны Казанга китерәләр, ул төрмә хастаханәсендә үлә. Вафатыннан соң аклана.

Иҗаты

Ибраһимов иҗатына башта ук чынбарлыкка романтик мөнәсәбәт хас була. «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907), «Гыйшык корбаннары» (1908) исемле беренче хикәяләрендә һәм «Татар хатыны ниләр күрми» (1909, рус теленә тәрҗемәдә «Татарка», 1935) повестенда татар мәдрәсәләрендә иске ысул белән укыту һәм тәрбияне оештыру, яшь буынны тормышка әзерләүдәге кимчелекләр кискен тәнкыйтьләнә, шәхес иреге, хатын-кызларга тигез хокуклар бирү мәсьәләләре куела.

Ибраһимовның иҗаты тулы көченә Казанда ачыла. «Яз башы» (1910), «Диңгездә» (1910), «Сөю-сәгадәт» (1911) хикәяләрендә ул гадәти булмаган, көчле рухлы, романтик, рухи яктан кырыс мохит белән туктаусыз көрәштә булган геройлар образларын иҗат итә. Тормыш мәшәкатьләреннән, шәһәр ыгы-зыгысыннан арып-туеп, алар табигатьтән җан тынычлыгы эзлиләр, ләззәт алалар, башкача яшәү рәвеше – матур, күтәренке рухлы, гадел тормыш турында хыялланалар. Бу – авторның җәмгыятьтәге социаль тәртипләргә протестының үзенчәлекле бер формасы. Ибраһимовның геройлары өзлексез рәвештә идеал, тормыш мәгънәсен эзләп яши.

Ибраһимовның язучылык таланты, тәнкыйди рухлы романтик буларак, «Яшь йөрәкләр» (1912; рус теленә тәрҗемәдә – «Молодые сердца», 1980) романында аеруча ачык чагыла. Әсәрнең идея-тематик пафосын аталар һәм балалар арасындагы каршылык (автор үзе язганча, «яңаның искелек белән көрәше») тәшкил итә. Ул Җәләш мулла һәм аның улы, яшь буын идеалларын алга сөрүче, дөньяга карашы ХХ йөз башындагы социаль тетрәнүләр белән билгеләнгән Зыя образлары аша чагыла. Зыя татар җәмгыятендәге искелек калдыкларына каршы көрәшүнең төп коралы итеп шәхес иреген саный, мәхәббәткә мәдхия җырлый, патриархаль җәмгыять томаналыгына кешеләрнең рухи-әхлакый сафлыгы-камиллеген каршы куя. Романда шулай ук язучының иҗади сәнгать чараларын чынбарлык буяулары белән баетуга омтылышы чагыла.

1912 елдан башлап Ибраһимов социаль проблемаларны тагын да активрак күтәрә, хезмәт кешеләре образларын иҗат итә («Карт ялчы» (1912), «Көтүчеләр» (1913) хикәяләре). Ибраһимовның социаль каршылыкларга игътибарын юнәлтүен соңрак язылган «Табигать балалары» (1914), «Мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914), «Габдрахман Салихов» (1916) хикәяләре дә дәлилли.

1914 елда үк тәмамланып, бастырып чыгару тыелган «Безнең көннәр» романы дөнья күргәч (1919, 2 нче редакциясе – 1934; русчага тәрҗемәдә – «Наши дни», 1962), Ибраһимовның иҗат биографиясендә яңа чор башлана. Автор романның язылу вакытын 1914–1920 еллар дип билгели, бу еллар дәвамында ул аны камилләштерә. Әлеге әсәр Ибраһимов иҗатының революциягә кадәрге иҗатына йомгак ясап кына калмый, ә бәлки татар әдәбияты тарихында яңа, совет чоры башлануын да белдерә. Автор анда үзгәргән чынбарлыкны, аның төп вакыйгаларын күрсәтергә, яңа геройлар – яшь революционерлар образларын тудырырга омтыла. Романда татар җәмгыятенең күп яклары – мәгарифнең торышы, шәкертләрнең белем бирүне үзгәртү өчен көрәше, татар интеллигенциясенең идея эзләнүләре (революционерлар Давыт Урманов, Хәбиб Мансуров, Баязит Карилар үрнәгендә), татар хатын-кызларын (Нәфисә, Гөлбикә, Һаҗәр образлары) иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итү чагылыш таба.

Ибраһимовның «Яңа кешеләр» драмасы (1920), шулай ук «Кызыл чәчәкләр» повесте (1920) Идел буенда һәм Уралда Гражданнар сугышы темасына багышлана. Соңгысында 1917 елгы Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы вакыйгалары тарафыннан баррикаданың ике ягына куелган авылдаш биш егетнең язмышы күрсәтелә. Авыл сәүдәгәре улы Гали Колчак гаскәрендә сугыша; руханилар катлавы вәкиле Фазыл, Ак армиянең һәлакәткә дучар икәнлеген аңлап, Совет хакимияте ягына чыга. Балта остасы улы Гыйлаҗины акгвардиячеләр үтерә. Иң ярлы крәстияннәр вәкилләре Солтан белән Шаһбаз үз язмышларын яңа җәмгыять белән бәйлиләр, тормышны социалистик үзгәртеп коруда актив катнашалар.

«Алмачуар» хикәясе (русчага тәрҗемәдә – «Чубарый», 1922) татар әдәбиятында һәм тулаем ул вакыттагы милли прозада мөһим күренеш була. Анда автор крәстиян малаеның якты, истә калырлык образын тудыра, аның психологиясен ача, татар авылы кешеләренең хисләр дөньясы байлыгын һәм кичерешләрен күрсәтә.

1924 елда «Казакъ кызы» (русчага тәрҗемәдә – «Дочь степи», 1934) романы басылып чыга, хакимиятләр аны ике тапкыр (1911 елда Оренбургта, 1913 елда Киевта) конфискацияли. Язучы казакъ далаларында яшәүчеләрнең революциягә кадәрге тормышын сурәтли, колониаль изүнең, социаль каршылык күрсәтүнең кискен картиналарын гәүдәләндерә. Төп геройлар Карлыгач-Сылу белән Арысланбайның традицион романтик мәхәббәтләре темасы органик рәвештә социаль проблематика белән кушыла. Ибраһимов романы – казакълар арасындагы яңа иҗтимагый көчләрне әдәби тасвирлауның беренче тәҗрибәсе, СССРдагы төрки халыклар әдәбиятлары үсешендә мөһим этап була.

Совет Шәрегы язучыларыннан беренчеләрдән булып, Ибраһимов социаль роман жанры нигезләрен сала. «Тирән тамырлар» романында (1928) татар халкы тормышының нэп чорындагы социаль-сәяси асылына әдәби анализ ясала.

1920 еллар уртасыннан башлап, марксистик-ленинчыл эстетика тарафдарлары көчләп таккан социалистик реализм ысулы Ибраһимов әсәрләренең жанр үзенчәлекләрен, проблематикасын һәм эчтәлеген билгели. Шуңа да карамастан, аның бу чор иҗатына чынбарлыкны колачлы фикерләү, чын тормыш вакыйгаларын аларның бөтен катлаулылыклары һәм каршылыклары белән яктырту хас. Аның «Казакъ кызы» романы, яңадан эшләнгән «Татар хатыны ниләр күрми?» повесте һәм Идел буенда 1921–1922 еллардагы ачлыкны чагылдырган «Адәмнәр» повесте (1923) – шундыйлардан.

Фәнни эшчәнлеге

Әдәби әсәрләр белән беррәттән, Ибраһимов бай публицистик һәм әдәби тәнкыйть мирасы калдыра. 1910 еллардагы мәкаләләрендә үк ул милли әдәбиятны үстерүнең принципиаль мәсьәләләрен күтәрә, аның төп асылын «милли рух һәм характер көзгесе» буларак билгели. Әдәбиятның эчтәлеген һәм әдәби формасын баетуда Ибраһимов фольклорга зур әһәмият бирә; киң халык массаларын рус, Шәрекъ һәм Европа классик әдәбиятлары хәзинәләре белән таныштыруны татар интеллигенциясенең мөһим бурычы дип саный.

Ибраһимовның революциягә кадәрге романтик эстетикасының үзенчәлекләре С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Г.Тукай иҗатларын анализлауга багышланган «Татар шагыйрьләре» дигән тәнкыйть мәкаләсендә (Оренбург, 1913) аеруча ачык чагыла.

Ибраһимовның «Галия» мәдрәсәсендә эшләгән еллары эстетик теорияне һәм әдәби тәнкыйтьне үстерү һәм үзләштерү өчен уңышлы була. Нәкъ менә шул чорда ул үзенең зур теоретик мәкаләсе белән «Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз»ен (1915) чыгара, әдәбият теориясе буенча «Әдәбият кануннары» (1916) дигән мөһим хезмәт яза.

Үткәндәге мәдәни мираска, татар совет әдәбиятын үстерүгә мөнәсәбәте мәсьәләләре Октябрь революциясеннән соң да Ибраһимовның игътибары үзәгендә була. Болар «Имла, тел, әдәбият мәсьәләләре» (1924), «Пролетариат әдәбияты турында» (1924), «Кара маяклар, яки Ак әдәбиятлар» (1924) китапларында чагылыш таба, аларда ул татар әдәбият белемендә марксистик-ленинчыл методология принципларын ныгыта. Әлеге методология кысаларында милли мәдәниятләрнең асылын һәм үзенчәлекләрен, пролетар диктатура шартларында аларның үсеш перспективаларын тагын да тирәнрәк өйрәнүгә омтылышлар ясый («Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?», 1927).

Ибраһимов – татар филологиясе һәм лингвистика буенча «Татар сарыфы» (1911), «Татар телен ничек укытырга?» (1916), «Имла-хәреф мәсьәләсе» (1924) һ.б. хезмәтләр авторы.

Күп кенә хезмәтләрендә Ибраһимов татар халкы тарихының, революцион хәрәкәтенең һәм татарлар арасында мәгърифәтчелекнең аерым этапларын тикшерә. Алар арасында «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре (1905)» (1925) аерым урын алып тора.

Ул – Ш.Мәрҗани, К.Насыйри турындагы мәкаләләр, «Шәрекънең бөек революционеры Мулланур иптәш Вахитов» (1919), «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» (1922), «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» (1922), «Урал һәм уралчылар» (1927) дигән тарихи һәм тарихи-публицистик хезмәтләр авторы.

Ибраһимов әсәрләре СССРдагы һәм чит илләрдәге күп кенә халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Аның иҗаты казакъ, үзбәк, төрекмән, башкорт һәм башка халыклар әдәбиятлары үсешенә зур йогынты ясый.

Казанда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, Казан проспектларының берсенә Ибраһимов исеме бирелә.

Туган авылында музей-йорты ачыла (1987).

Әсәрләре

Әсәрләр. 8 томда. Казан, 1974–1987; 2000, Т. 9.

Избранное. Казань, 1957.

Советские писатели: Автобиографии. Т. 3. М., 1966.

Әдәбият

Сәйфи Ф. Галимҗан Ибраһимов // Яңалиф. 1928. № 4.

Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. Казан, 1964.

Г.Ибраһимов турында истәлекләр. Казан, 1966.

Мөхәммәдева Г. Олы юл. Казан, 1994.

Галимҗан Ибраһимов һәм хәзерге заман. Казан, 2003.

Халит Г. Галимджан Ибрагимов // История татарской советской литературы. М., 1965.

Гимадиев У. Галимджан Ибрагимов – журналист. Уфа, 1967.

Нуруллин И. Путь к зрелости. Казань, 1971.

Хасанов М.Х. Галимджан Ибрагимов. Казань, 1977.

Хасанов М.Х. Учёный, писатель, революционер. М., 1987.

Писатель, революционер, учёный: Материалы научной конференции, посвященной 90-летию Галимджана Ибрагимова. Казань, 1980.

Габсалямова Ф.Г., Гимадиев У.И. Галимджан Ибрагимов: Библиографический указатель (1907–1977). Уфа, 1979.

Автор – М.Х.Хәсәнов

Биобиблиографический справочник «Галимджан Ибрагимов» посвящен  классику татарской литературы, писателю, известному ученому-энциклопедисту (филологу и историку), внесшему огромный вклад в развитие татарской науки и культуры, педагогу Ибрагимову Галимджану Гирфановичу (1887-1938).

Даже емкое слово «писатель» не раскрывает полностью многогранную личность Ибрагимова, его роль в духовной истории татарского народа. Художник, воплотивший в своих произведениях основополагающие принципы социалистического реализма, критик и теоретик литературы, выдающийся ученый, государственный и общественный деятель, он был пионером новой национальной культуры.

Деятельность  его многогранна, однако в данном справочнике освещается только его литературное творчество.

 Биобиблиографический справочник, составленный на русском и татарском языке, состоит из   разделов, которые включают: биографию и справочные материалы, произведения  Ибрагимова, обзор информационных источников о  его жизни и творчестве, методические и сценарные материалы, стихи, посвященные писателю, высказывания знаменитых людей о нем, фото-видео материалы, библиографию произведений и литературы о писателе, а так же ссылки на Интернет-ресурсы.

Биография. Справочные материалы

  • Большая Советская энциклопедия
  • Большая Российская энциклопедия
  • Литературная энциклопедия
  • Татарская энциклопедия
  • Писатели Советского Татарстана
  • Литературная карта Башкортостана
  • Википедия

Обзор статей о жизни и творчестве  Г. Ибрагимова

  • Жизнь и творчество Галимджана Ибрагимова
  • Татарский супермен: писатель, ученый, интеллигентный революционер, Герой Труда, создатель тайных обществ, даже немного разведчик
  • Галимджан Ибрагимов — краткая биография
  • КФУ. Ибрагимов Галимджан Гирфанович
  • Галимджан Ибрагимов — татарский писатель и языковед: краткая биография, научная и преподавательская деятельность
  • Галимджан Ибрагимов не считал нужным скрывать свои взгляды
  • Ибрагимов Галимджан, политик, писатель, депутат Учредительного собрания
  • Ибрагимов Галимджан Гирфанович. Проспект Ибрагимова
  • Волны жизни Галимджана Ибрагимова
  • Письменное наследие Галимджана Ибрагимова: текстологический аспект
  • Ганиева Р.К. Творчество Галимджана Ибрагимова

Видеоматериалы

Произведения Г. Ибрагимова

  • Сайт «Книгогид»
  • Дочь степи. Глубокие корни
  • Татарская электронная библиотека
    • Кызыл чәчәкләр
    • Адәмнәр
    • Казак кызы

Фотоархив

Высказывания о Г. Ибрагимове

Стихи о Г. Ибрагимове (тат)

Методические материалы

  • Интегрированный урок «Взаимоотношения человека и природы по произведениям Ф.Абрамова «О чем плачут лошади» и Г. Ибрагимова «Чубарый» 
  • Интегрированный урок по теме: «Образ лошади в произведениях Ф.Абрамова и Г.Ибрагимова»
  • Конспект урока по татарскому языку в 7 классе: Г. Ибрагимов «Алмачуар»
  • «Литературное наследие Галимджана Ибрагимова (на примере рассказа «Любить – это счастье»)»:научно-исследовательская работа

Сценарии, посвященные Г. Ибрагимову (тат)

Презентации

  • Галимджан Гирфанович Ибрагимов
  • Презентация к произведению Г. Ибрагимова «Алмачуар»

Библиография:

  • Произведения Г. Ибрагимова
  • Литература о Г. Ибрагимове
  • Список сайтов сети Интернет с информацией о Г. Ибрагимове

 

Последнее обновление: 20 июля 2022 г., 12:43

«Мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем...»

«Мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем…»

12 март- Галимҗан Ибраһимовның туган көне

12 март-

Галимҗан Ибраһимовның

туган көне

«Мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем...»  Әдәбият халыктан, халыкның хәятыннан, халыкның күңелендәге мәгънә вә хисләрдән бәхәс итә... Әдәбияттагы реализмның бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктадандыр. Тел – уйлауның коралы, уйның калыбы... Миллият бинасының нигез ташларыннан иң ныклысы – тел... Телнең эчендә халыкның рухы, моңы, уй һәм тойгысы яшеренгән.   Галимҗан Ибраһимов

«Мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем…»

Әдәбият халыктан, халыкның хәятыннан, халыкның күңелендәге мәгънә вә хисләрдән бәхәс итә… Әдәбияттагы реализмның бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктадандыр.

Тел – уйлауның коралы, уйның калыбы… Миллият бинасының нигез ташларыннан иң ныклысы – тел… Телнең эчендә халыкның рухы, моңы, уй һәм тойгысы яшеренгән.

Галимҗан Ибраһимов

Кем ул Галимҗан? Ул әдип кенә түгел. Телче, тарихчы гына да түгел. Ул бер татар, казакъ өчен генәме? Юк. Үзбәк, азәрбайҗаннар, тагы әллә кемнәр арасында гына шөһрәт түгел ул. Бөтен Шәрекъның кояшы ул. Менә кем ул Галимҗан! МӘҖИТ ГАФУРИ

Кем ул Галимҗан? Ул әдип кенә түгел. Телче, тарихчы гына да түгел. Ул бер татар, казакъ өчен генәме? Юк. Үзбәк, азәрбайҗаннар, тагы әллә кемнәр арасында гына шөһрәт түгел ул. Бөтен Шәрекъның кояшы ул. Менә кем ул Галимҗан!

МӘҖИТ ГАФУРИ

Галимҗан Ибраһимов кыйммәте беркайчан да югалмый торган бай, кадерле әдәби мирас калдырды. Ул кулланган иҗат алымнары, ул баетып калдырган әдәби тел әле хәзер дә, яңа заманда да өлге булып хезмәт итә. Аның әсәрләре безнең заман кешесенә дә туган илгә, туган туфракка тирән мәхәббәт тәрбияли, рухи ярлылыктан арынырга, күңел хәзинәсен гуманистик-инсани сыйфатлар белән баетырга ярдәм итә. ГОМӘР БӘШИРОВ

Галимҗан Ибраһимов кыйммәте беркайчан да югалмый торган бай, кадерле әдәби мирас калдырды. Ул кулланган иҗат алымнары, ул баетып калдырган әдәби тел әле хәзер дә, яңа заманда да өлге булып хезмәт итә. Аның әсәрләре безнең заман кешесенә дә туган илгә, туган туфракка тирән мәхәббәт тәрбияли, рухи ярлылыктан арынырга, күңел хәзинәсен гуманистик-инсани сыйфатлар белән баетырга ярдәм итә.

ГОМӘР БӘШИРОВ

Г. Ибраһимов әсәрләрен укып, шулар үрнәгендә бик күп татар язучылары әдәби осталыкка өйрәнделәр... Аннан соң килгән һәр язучының иҗатында Г. Ибраһимов иҗатыннан килгән, күчкән ниндидер әдәби алымнар, әдәби чаралар яшәп килә. Хәзерге олы буын татар язучыларына әдәби осталык һәм тел ягыннан аның көчле йогынтысы тиде.  ӘМИРХАН ЕНИКИ

Г. Ибраһимов әсәрләрен укып, шулар үрнәгендә бик күп татар язучылары әдәби осталыкка өйрәнделәр… Аннан соң килгән һәр язучының иҗатында Г. Ибраһимов иҗатыннан килгән, күчкән ниндидер әдәби алымнар, әдәби чаралар яшәп килә. Хәзерге олы буын татар язучыларына әдәби осталык һәм тел ягыннан аның көчле йогынтысы тиде.

ӘМИРХАН ЕНИКИ

Галимҗан Ибраһимов зур язучы буларак та, күпкырлы шәхес буларак та халык күңелендә балкый торган җәүһәрләрнең берсе. Алай гына да түгел. Бу җәүһәр яктысында күп нәрсә аермачык күренә, билгеләнә, үзенең бердәнбер төсен ала. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ

Галимҗан Ибраһимов зур язучы буларак та, күпкырлы шәхес буларак та халык күңелендә балкый торган җәүһәрләрнең берсе. Алай гына да түгел. Бу җәүһәр яктысында күп нәрсә аермачык күренә, билгеләнә, үзенең бердәнбер төсен ала.

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ

 Галимджан Ибрагимов – человек энциклопедических знаний и таланта, человек поистине достойный эпохи возрождения, выдающийся писатель, ученый, общественный деятель. Ибрагимов был не просто писатель, он был основоположник, родоначальник татарской современной литературы.  МИХАИЛ КОЛОСОВ, русский писатель

Галимджан Ибрагимов – человек энциклопедических знаний и таланта, человек поистине достойный эпохи возрождения, выдающийся писатель, ученый, общественный деятель. Ибрагимов был не просто писатель, он был основоположник, родоначальник татарской современной литературы.

МИХАИЛ КОЛОСОВ, русский писатель

Величие и гений Галимджана Ибрагимова, как мне видится, не только в его произведениях, но и в том, что он, будучи большим патриотом своей нации, глубоко уважал чувства и нравы других народов. Что касается казахов, то он был для них и бескорыстным другом, и верным товарищем, и уважаемым учителем-мугаллимом.   ШАХРАН МОРТАЗАЕВ, казахский писатель

Величие и гений Галимджана Ибрагимова, как мне видится, не только в его произведениях, но и в том, что он, будучи большим патриотом своей нации, глубоко уважал чувства и нравы других народов. Что касается казахов, то он был для них и бескорыстным другом, и верным товарищем, и уважаемым учителем-мугаллимом.

ШАХРАН МОРТАЗАЕВ, казахский писатель

Г. Ибрагимов – не только ярко выраженный народный, национальный писатель. Он один из крупнейших представителей многонациональ-ной советской литературы. Как автор замечательных романов «Наши дни», «Дочь степи», «Глубокие корни», других не менее прекрасных повестей, рассказов Г. Ибрагимов выходит далеко за пределы национально-литературной известности, что дается не каждому, даже талантливому, писателю.  АРИФ ГАДЖИЕВ, азербайджанский ученый

Г. Ибрагимов – не только ярко выраженный народный, национальный писатель. Он один из крупнейших представителей многонациональ-ной советской литературы. Как автор замечательных романов «Наши дни», «Дочь степи», «Глубокие корни», других не менее прекрасных повестей, рассказов Г. Ибрагимов выходит далеко за пределы национально-литературной известности, что дается не каждому, даже талантливому, писателю.

АРИФ ГАДЖИЕВ, азербайджанский ученый

Только истинный художник будет жить болью и чаяниями своего народа. Он переживает, вбирает в свою душу всю радость народа, всю его боль, все его тревоги, все его надежды… Вот именно таким художником, таким писателем был Галимджан Ибрагимов.  ФРАНЦ ТАВРИН, русский писатель

Только истинный художник будет жить болью и чаяниями своего народа. Он переживает, вбирает в свою душу всю радость народа, всю его боль, все его тревоги, все его надежды… Вот именно таким художником, таким писателем был Галимджан Ибрагимов.

ФРАНЦ ТАВРИН, русский писатель

Галимҗан Ибраһимов

Галимҗан Ибраһимов

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында элеккеге Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында дөньяга килә.

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында элеккеге Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында дөньяга килә.

Г. Ибраһимов дөньяга килгән чорда Солтанморат зур авыллардан санала. Мәсәлән, 1865 елгы җан исәбе алуда ул ике авыл дип язылган, алардагы 323 йортта 2302 кеше теркәлгән, ике мәчет, ике башлангыч рус мәктәбе эшли.

Г. Ибраһимов дөньяга килгән чорда Солтанморат зур авыллардан санала. Мәсәлән, 1865 елгы җан исәбе алуда ул ике авыл дип язылган, алардагы 323 йортта 2302 кеше теркәлгән, ике мәчет, ике башлангыч рус мәктәбе эшли.

Галимҗан Ибраһимов туган йорт (Фото Татарстан ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана). (Дом, где родился Галимджан Ибрагимов ) Галимҗан Ибраһимовның туу турында таныклыгы (яңартып бирелгән)

Галимҗан Ибраһимов туган йорт (Фото Татарстан ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана).

(Дом, где родился Галимджан Ибрагимов )

Галимҗан Ибраһимовның туу турында таныклыгы

(яңартып бирелгән)

Галимҗан Ибраһимов указлы мулла Гыйрфан хәзрәт һәм Троицк шәһәре кызы Бибихәсәнә гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Җиде баланың өчесе яшьли вафат була. Әтисе Гыйрфан хәзрәт ат чабышларын бик ярата һәм чабышкы атлар асрый. 1910 елларда муллалыгын ташлап, игенчелек белән көн күрүгә күчә. Бибихәсәнә Заһидулла кызы – Г. Ибраһимовның әнисе. 1918.

Галимҗан Ибраһимов указлы мулла Гыйрфан хәзрәт һәм Троицк шәһәре кызы Бибихәсәнә гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Җиде баланың өчесе яшьли вафат була.

Әтисе Гыйрфан хәзрәт ат чабышларын бик ярата һәм чабышкы атлар асрый. 1910 елларда муллалыгын ташлап, игенчелек белән көн күрүгә күчә.

Бибихәсәнә Заһидулла кызы –

Г. Ибраһимовның әнисе. 1918.

Гыйрфан хәзрәт балаларына төпле белем бирергә омтыла. Алар башта гаиләдә , аннары Кешәнне авылы мәктәбендә һәм туган авылларындагы өч сыйныфлы земство мәктәбендә укып, дини һәм русча башлангыч белем алалар. Галимҗан йөгерек фикерле, телгә оста шәкерт була, яхшы укый. Земство мәктәбен тәмамлап имтиханнарны уңышлы тапшырган өчен, абыйлы-энеле Ибраһимовларны Пушкин китабы белән бүләкләүләре дә мәгълүм.

Гыйрфан хәзрәт балаларына төпле белем бирергә омтыла. Алар башта гаиләдә , аннары Кешәнне авылы мәктәбендә һәм туган авылларындагы өч сыйныфлы земство мәктәбендә укып, дини һәм русча башлангыч белем алалар.

Галимҗан йөгерек фикерле, телгә оста шәкерт була, яхшы укый. Земство мәктәбен тәмамлап имтиханнарны уңышлы тапшырган өчен, абыйлы-энеле Ибраһимовларны Пушкин китабы белән бүләкләүләре дә мәгълүм.

1898 елны әтиләре ике улын Оренбургка «Хөсәения» мәдрәсәсенә илтә. Әмма 11 яшьлек Галимҗанны, яше җитми һәм авыру дип, монда кабул итмиләр. Әтисе аны «Вәлия» мәдрәсәсендә укырга калдыра. «Вәлия» яки «Вәли мулла мәдрәсәсе» 1720 елны ачылган, искечә (кадими) укытучы мәдрәсәләрдән була. Галимҗан биредә сигез ел укый, дини һәм фәлсәфи мәсьәләләрдә төпле белем ала. «Вәлия» мәдрәсәсе урнашкан йорт. Оренбург.

1898 елны әтиләре ике улын Оренбургка «Хөсәения» мәдрәсәсенә илтә. Әмма 11 яшьлек Галимҗанны, яше җитми һәм авыру дип, монда кабул итмиләр. Әтисе аны «Вәлия» мәдрәсәсендә укырга калдыра. «Вәлия» яки «Вәли мулла мәдрәсәсе» 1720 елны ачылган, искечә (кадими) укытучы мәдрәсәләрдән була. Галимҗан биредә сигез ел укый, дини һәм фәлсәфи мәсьәләләрдә төпле белем ала.

«Вәлия» мәдрәсәсе урнашкан йорт. Оренбург.

Галимҗан да шәһәр китапханәсенә йөри, газета-журналлар укып бара, мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгалгач, шуңа кушыла. 1905 елны искечә укытуга каршы чыгышлары өчен мәдрәсәдән куыла. Соңрак бу вакыйгалар аның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907) хикәясендә сурәтләнә. Хикәя Фатих Әмирхан оештырган «Әл-ислах» гәҗитендә басыла.

Галимҗан да шәһәр китапханәсенә йөри, газета-журналлар укып бара, мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгалгач, шуңа кушыла. 1905 елны искечә укытуга каршы чыгышлары өчен мәдрәсәдән куыла.

Соңрак бу вакыйгалар аның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907) хикәясендә сурәтләнә.

Хикәя Фатих Әмирхан оештырган «Әл-ислах» гәҗитендә басыла.

1906 елның көзендә Уфага килеп, Зыя Камали ачкан «Галия» мәдрәсәсенә ирекле тыңлаучы булып урнаша, 1906–08 елларны шунда белем ала. «Галия» мәдрәсәсе бинасы. Уфа. «Галия» мәдрәсәсе бинасының хәзерге күренеше.

1906 елның көзендә Уфага килеп, Зыя Камали ачкан «Галия» мәдрәсәсенә ирекле тыңлаучы булып урнаша, 1906–08 елларны шунда белем ала.

«Галия» мәдрәсәсе бинасы. Уфа.

«Галия» мәдрәсәсе бинасының хәзерге күренеше.

Г.Ибраһимовның «Борынгы ислам мәдәнияте» китабы. 1909 .   Бу хезмәте басылганда, аңа нибары 22 яшь була.

Г.Ибраһимовның «Борынгы ислам мәдәнияте» китабы. 1909 .

Бу хезмәте басылганда, аңа нибары 22 яшь була.

Г . Ибраһимов берникадәр вакыт казакъ далаларында, Уралда Миас заводында төрле эшләрдә йөри, Әстерханның нугай татарлары арасында һәм Казакъстанда мөгаллимлек итә. 1909 елның ахырында, университетта уку теләге белән, Казанга килә. Әмма университетка керү өчен әзерлек зур матди чыгымнар сорый, гимназия программасы буенча хосусый укытучылардан дәресләр алып, имтиханнар тапшырырга кирәк була. Казан шәһәре күренеше. XX йөз башы

Г . Ибраһимов берникадәр вакыт казакъ далаларында, Уралда Миас заводында төрле эшләрдә йөри, Әстерханның нугай татарлары арасында һәм Казакъстанда мөгаллимлек итә.

1909 елның ахырында, университетта уку теләге белән, Казанга килә.

Әмма университетка керү өчен әзерлек зур матди чыгымнар сорый, гимназия программасы буенча хосусый укытучылардан дәресләр алып, имтиханнар тапшырырга кирәк була.

Казан шәһәре күренеше. XX йөз башы

Бу хакта Г. Ибраһимов болай яза : «Казанга күчеп килеп, университетка яисә педагогия институтына керер өчен әзерләнә башладым (1909–1910). Ләкин моңа ике каршылык туды. Беренчедән, махсус программа буенча системалы рәвештә укыр өчен бер төрле дә мөмкинлегем юк иде ; икенчедән, бусы иң әһәмиятлесе, мин политик яктан ышанычсыз кеше булып санала идем.  Андый кешеләргә, бигрәк тә рус-христиан булмаганнарга , югары мәктәп ишекләре ябык иде. Шуның аркасында мин югары мәктәпкә керү фикеремнән кайтырга мәҗбүр булдым һәм, бөтен көчемне биреп, үзлегемнән белемемне арттыру эшенә керештем. Яшәрлек акча табу өчен, дәресләр бирдем , әдәби темаларга язган мәкаләләремне газеталарда, журналларда бастырдым »

Бу хакта Г. Ибраһимов болай яза : «Казанга күчеп килеп, университетка яисә педагогия институтына керер өчен әзерләнә башладым (1909–1910). Ләкин моңа ике каршылык туды. Беренчедән, махсус программа буенча системалы рәвештә укыр өчен бер төрле дә мөмкинлегем юк иде ; икенчедән, бусы иң әһәмиятлесе, мин политик яктан ышанычсыз кеше булып санала идем.

Андый кешеләргә, бигрәк тә рус-христиан булмаганнарга , югары мәктәп ишекләре ябык иде. Шуның аркасында мин югары мәктәпкә керү фикеремнән кайтырга мәҗбүр булдым һәм, бөтен көчемне биреп, үзлегемнән белемемне арттыру эшенә керештем. Яшәрлек акча табу өчен, дәресләр бирдем , әдәби темаларга язган мәкаләләремне газеталарда, журналларда бастырдым »

Казанга килгәндә, Г. Ибраһимовның татар җәмәгатьчелеге арасында шактый танылган була. Аны «Гыйшык корбаннары» (1908), « Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты, 1909) исемле әдәби әсәрләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» (1908–1909) дигән хезмәтләре аша беләләр. «Татар хатыны ниләр күрми» спектакленнән күренеш

Казанга килгәндә, Г. Ибраһимовның татар җәмәгатьчелеге арасында шактый танылган була. Аны «Гыйшык корбаннары» (1908), « Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты, 1909) исемле әдәби әсәрләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» (1908–1909) дигән хезмәтләре аша беләләр.

«Татар хатыны ниләр күрми» спектакленнән күренеш

Г.Ибраһимов татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр, фәнни хезмәтләр яза:  «Татар сарыфы» (татар теленең фонетикасы һәм морфологиясе турында)  «Татар нәхүе» (татар теленең синтаксисы)  «Татар имлясы» (татар теле орфографиясе, графикасы) «Әдәбият кануннары» «Татар телен ничек укытырга ?»

Г.Ибраһимов татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр, фәнни хезмәтләр яза:

«Татар сарыфы» (татар теленең фонетикасы һәм морфологиясе турында)

«Татар нәхүе» (татар теленең синтаксисы)

«Татар имлясы» (татар теле орфографиясе, графикасы)

«Әдәбият кануннары»

«Татар телен ничек укытырга

« Яз башы» китабы. 1912 Книга «Яз башы»  («Начало весны»).

« Яз башы» китабы. 1912

Книга «Яз башы»

(«Начало весны»).

«Диңгездә» әсәренә иллюстрация. Рәссам – Р. Шәмсетдинов. 1987. Иллюстрация к рассказу «Диңгездә»  («На море»). Автор – Р. Шамсутдинов. « Диңгездә» китабы тышлыгы. 1911 Обложка книги «Диңгездә»  («На море»).

«Диңгездә» әсәренә иллюстрация. Рәссам – Р. Шәмсетдинов. 1987.

Иллюстрация к рассказу «Диңгездә»

(«На море»). Автор – Р. Шамсутдинов.

« Диңгездә» китабы тышлыгы. 1911

Обложка книги «Диңгездә»

(«На море»).

«Карак мулла» китабы. 1912 Книга «Карак мулла» («Мулла – вор») « Сөю – сәгадәт» китабы тышлыгы. 1912. Обложка книги «Сөю – сәгадәт» («Любовь – счастье»).

«Карак мулла» китабы. 1912

Книга «Карак мулла» («Мулла – вор»)

« Сөю – сәгадәт» китабы тышлыгы. 1912. Обложка книги «Сөю – сәгадәт» («Любовь – счастье»).

«Молодые сердца» китабы. 1980 «Яшь йөрәкләр» китабы тышлыгы. 1913 Обложка книги «Яшь йөрәкләр» («Молодые сердца»).

«Молодые сердца» китабы. 1980

«Яшь йөрәкләр» китабы тышлыгы. 1913

Обложка книги «Яшь йөрәкләр»

(«Молодые сердца»).

«Кызыл чәчәкләр» 1922 1958 « Кызыл чәчәкләр» китабына иллюстрацияләр.  Рәссам – Р. Төхфәтуллин. 1958

«Кызыл чәчәкләр»

1922

1958

« Кызыл чәчәкләр» китабына иллюстрацияләр.

Рәссам – Р. Төхфәтуллин. 1958

« Тирән тамырлар»  романы  1928 1987 «Тирән тамырлар» китабына Г. Ибраһимовның кереш сүзе. 1928

« Тирән тамырлар»

романы

1928

1987

«Тирән тамырлар» китабына Г. Ибраһимовның кереш сүзе. 1928

«Алмачуар» китабы  1922 1967 1957

«Алмачуар» китабы

1922

1967

1957

«Алмачуар» китабына иллюстрация Рәссам – Н. Байбурин. 1967

«Алмачуар» китабына иллюстрация

Рәссам – Н. Байбурин. 1967

«Алмачуар» китабына иллюстрация Рәссам – Н. Байбурин. 1967

«Алмачуар» китабына иллюстрация

Рәссам – Н. Байбурин. 1967

«Алмачуар» спектакленнән күренеш Г . Кариев исем. Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры тарафыннан сәхнәләштерелгән «Алмачуар» спектакле афишасы. 2004

«Алмачуар» спектакленнән күренеш

Г . Кариев исем. Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры тарафыннан сәхнәләштерелгән «Алмачуар» спектакле афишасы. 2004

Сурәтләрдә калган мизгел

Сурәтләрдә калган мизгел

Г. Ибраһимов хатыны Гөлсем Мөхәммәдова һәм дуслары белән. Ялта.

Г. Ибраһимов хатыны Гөлсем Мөхәммәдова һәм дуслары белән. Ялта.

1923 елның җәендә Казан университетының медицина факультетында 3 нче курста укучы Әстерхан кызы Гөлсем Давыт кызы Мөхәммәдова белән гаилә тормышын башлап җибәрә. Гаять чибәр кыз Гөлсем әдип өчен чын-чынлап таянычка, иптәшкә, ярдәмчегә әверелә. 1926 елның 5 ноябрендә, олыгаеп бара торган Галимҗанны сөендереп, уллары Рөстәм туа. Әмма 1931 елның 21 мартында, 4 яше тулып узгач, Г. Ибраһимовның бердәнбер улы Рөстәм йөрәк параличыннан үлә. Кайгы атаның сәламәтлеген какшата, гаилә тормышына да тискәре тәэсир ясый. Гөлсем ханым белән аерылышалар . Г. Ибраһимов хатыны Гөлсем Мөхәммәдова, улы Рөстәм һәм Мөхәммәт Таһиров белән. Ялта.

1923 елның җәендә Казан университетының медицина факультетында 3 нче курста укучы Әстерхан кызы Гөлсем Давыт кызы Мөхәммәдова белән

гаилә тормышын башлап җибәрә. Гаять чибәр кыз Гөлсем әдип өчен чын-чынлап таянычка, иптәшкә, ярдәмчегә әверелә. 1926 елның 5 ноябрендә, олыгаеп бара торган Галимҗанны сөендереп, уллары Рөстәм туа.

Әмма 1931 елның 21 мартында, 4 яше тулып узгач, Г. Ибраһимовның бердәнбер улы Рөстәм йөрәк параличыннан үлә. Кайгы атаның сәламәтлеген какшата, гаилә тормышына да тискәре тәэсир ясый. Гөлсем ханым белән аерылышалар .

Г. Ибраһимов хатыны Гөлсем Мөхәммәдова, улы Рөстәм һәм Мөхәммәт Таһиров белән. Ялта.

1927–1936 елларда Г. Ибраһимов яшәгән йорт. Ялта.

1927–1936 елларда Г. Ибраһимов яшәгән йорт. Ялта.

1936–1937 елларда Г. Ибраһимов яшәгән йортның элекке һәм хәзерге күренеше. Ялта .

1936–1937 елларда Г. Ибраһимов яшәгән йортның элекке һәм хәзерге күренеше. Ялта .

1928 елда Татарстанда Г. Ибраһимовның әдәби иҗатына һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә 20 ел тулуын билгеләп үтү мәсьәләсе кузгатыла. 10 мартта Казанда тантаналы зур кичә уздырыла, анда әдипнең иҗаты турындагы төп докладлар татар һәм рус телләрендә Г. Нигъмәти һәм профессор Г. Линсцер тарафыннан ясала. Г. Ибраһимов татар язучылары арасында. Ялта

1928 елда Татарстанда Г. Ибраһимовның әдәби иҗатына һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә 20 ел тулуын билгеләп үтү мәсьәләсе кузгатыла. 10 мартта Казанда тантаналы зур кичә уздырыла, анда әдипнең иҗаты турындагы төп докладлар татар һәм рус телләрендә Г. Нигъмәти һәм профессор Г. Линсцер тарафыннан ясала.

Г. Ибраһимов татар язучылары арасында. Ялта

Юбилей уңаеннан һәм фән, мәдәният өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен Г.Ибраһимов Дәүләт Сәнгать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. 1928 елның 13 августында аңа Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирелә. Г. Ибраһимовның Хезмәт Батыры грамотасы күчермәсе

Юбилей уңаеннан һәм фән, мәдәният өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен

Г.Ибраһимов Дәүләт Сәнгать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. 1928 елның 13 августында аңа Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирелә.

Г. Ибраһимовның Хезмәт Батыры грамотасы күчермәсе

1935 елның 7 июнендә Г. Ибраһимов Ялтада Фәтхуллина Хәдичә Мөхәмәтдин кызы белән гаилә кора Хәдичә ханымның үз сөйләвенә караганда, ул 1912 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсе каршындагы мөгаллимәләр курсында әдәбият дәресләрен Г. Ибраһимовтан ала. 1932 елның җәендә Ялтага бара һәм шунда очрашып, алар бергә яши башлыйлар. Г. Ибраһимов хатыны Хәдичә белән. 1935. Г. Ибраһимов хатыны Хәдичә һәм дуслары белән. 1935.

1935 елның 7 июнендә Г. Ибраһимов Ялтада Фәтхуллина Хәдичә Мөхәмәтдин кызы белән гаилә кора Хәдичә ханымның үз сөйләвенә караганда, ул 1912 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсе каршындагы мөгаллимәләр курсында әдәбият дәресләрен Г. Ибраһимовтан ала. 1932 елның җәендә Ялтага бара һәм шунда очрашып, алар бергә яши башлыйлар.

Г. Ибраһимов хатыны Хәдичә белән. 1935.

Г. Ибраһимов хатыны Хәдичә һәм дуслары белән. 1935.

Авыруының торган саен җитди төс алуына карамастан, әдип гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм фәнни иҗат эшен дәвам иттерә. Казан белән тыгыз элемтәдә яши: татар язучылары аның янына килеп йөриләр. Төрле елларда фатирында Ш. Камал, Г. Нигъмәти, К. Тинчурин, И. Салахов, Ш. Госманов, М. Гафури, Г. Кутуй, М. Максуд, Һ. Такташ, С. Сәйдәшев К. Нәҗми, М. Әмир һ.б. булып китә. Аеруча яшь каләм әһелләренә ярдәм итә: Г. Ибраһимов аларга остаз да, киңәшче дә, тәнкыйтьче дә була .

Авыруының торган саен җитди төс алуына карамастан, әдип гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм фәнни иҗат эшен дәвам иттерә. Казан белән тыгыз элемтәдә яши: татар язучылары аның янына килеп йөриләр. Төрле елларда фатирында Ш. Камал, Г. Нигъмәти, К. Тинчурин, И. Салахов, Ш. Госманов, М. Гафури, Г. Кутуй, М. Максуд, Һ. Такташ, С. Сәйдәшев К. Нәҗми, М. Әмир һ.б. булып китә. Аеруча яшь каләм әһелләренә ярдәм итә: Г. Ибраһимов аларга остаз да, киңәшче дә, тәнкыйтьче дә була .

1930 елда Ялтада төшкән фотосы Г. Ибраһимовның Габделхак Ибраһимовка биргән фотосы. 1932.

1930 елда Ялтада төшкән фотосы

Г. Ибраһимовның Габделхак Ибраһимовка биргән фотосы. 1932.

1937 елның 25 августында Г. Ибраһимовны, 1920 еллардан башлап, «Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашуда Җинаятьләр Кодексының 58/10 һәм 58/11 маддәләре буенча гаепләү кәгазенә кул куела, өендә тентү уздырыла, үзен 29 августта кулга алалар. Авыру хәлендәге әдипне Казанга алып кайталар. Ул 1938 елның 21 гыйнваренда Черек күл (Черное озеро) төрмә хастаханәсендә вафат була. 27 гыйнварда Архангел зиратында гомуми кабергә күмелә. Казанның Архангел зиратында Г. Ибраһимовка символик рәвештә куелган каберташ.

  • 1937 елның 25 августында Г. Ибраһимовны, 1920 еллардан башлап, «Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашуда Җинаятьләр Кодексының 58/10 һәм 58/11 маддәләре буенча гаепләү кәгазенә кул куела, өендә тентү уздырыла, үзен 29 августта кулга алалар.
  • Авыру хәлендәге әдипне Казанга алып кайталар.
  • Ул 1938 елның 21 гыйнваренда Черек күл (Черное озеро) төрмә хастаханәсендә вафат була.
  • 27 гыйнварда Архангел зиратында гомуми кабергә күмелә.

Казанның Архангел зиратында Г. Ибраһимовка символик рәвештә куелган каберташ.

Г. Ибраһимов исемендәге бульварга куелган мемориаль такта. Уфа

Г. Ибраһимов исемендәге бульварга куелган

мемориаль такта. Уфа

Г. Ибраһимовның үзе исән вакытта басылган китаплары Прижизненные издания Г. Ибрагимова

Г. Ибраһимовның үзе исән вакытта басылган китаплары

Прижизненные издания Г. Ибрагимова

Шәхес культы фаш ителә, гаепсез тоткыннарны аклау башлана. Язучы Ә. Еники Г. Ибраһимов эшен кабат карауны сорап мөрәҗәгать итә. Әдипне аклау хакындагы карар чыгуга (1955 елның 24 сентябре) аның иҗат мирасын кайтару комиссиясе оеша, өч томлык сайланма әсәрләре басыла. Г. Ибраһимов әсәрләре әдәби барышка, урта һәм югары уку йортлары программаларына әйләнеп кайта, СССР һәм чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителә. Урамнарга, аерым мәдәният оешмаларына аның исеме бирелә.

Шәхес культы фаш ителә, гаепсез тоткыннарны аклау башлана. Язучы Ә. Еники Г. Ибраһимов эшен кабат карауны сорап мөрәҗәгать итә. Әдипне аклау хакындагы карар чыгуга (1955 елның 24 сентябре) аның иҗат мирасын кайтару комиссиясе оеша, өч томлык сайланма әсәрләре басыла. Г. Ибраһимов әсәрләре әдәби барышка, урта һәм югары уку йортлары программаларына әйләнеп кайта, СССР һәм чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителә. Урамнарга, аерым мәдәният оешмаларына аның исеме бирелә.

Г . Ибраһимов мирасын барлау белән галимнәр актив шөгыльләнә: бу юнәлештә эшләгән Г. Халит, Х. Госман, И. Нуруллин, А. Шамов, Ф. Әгъзамов, С. Поварисов, Я. Абдуллин, Ф. Бәширов, М. Мәһдиев, Г. Әдһәмова һ.б. галимнәрне аерып күрсәтергә мөмкин. Г. Ибраһимов шәхесенә шәхси-әдәби бәя биреп язылган әдәби, публицистик, биографик китаплар да нәшер ителә. Мансур Хәсәнов - Галимҗан Ибраһимов иҗатын җентекләп өйрәнгән галим

Г . Ибраһимов мирасын барлау белән галимнәр актив шөгыльләнә: бу юнәлештә эшләгән Г. Халит, Х. Госман, И. Нуруллин, А. Шамов, Ф. Әгъзамов, С. Поварисов,

Я. Абдуллин, Ф. Бәширов, М. Мәһдиев, Г. Әдһәмова һ.б. галимнәрне аерып күрсәтергә мөмкин. Г. Ибраһимов шәхесенә шәхси-әдәби бәя биреп язылган әдәби, публицистик, биографик китаплар да нәшер ителә.

Мансур Хәсәнов — Галимҗан Ибраһимов иҗатын җентекләп өйрәнгән галим

Г. Ибраһимовның тугыз томлык «Әсәрләр»е

Г. Ибраһимовның тугыз томлык «Әсәрләр»е

1967 елны Тел, әдәбият һәм тарих институтына Г. Ибраһимов исеме бирелә (хәзер – Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты). 1987 елда туган авылы Солтанморатта язучының музее ачыла.

1967 елны Тел, әдәбият һәм тарих институтына Г. Ибраһимов исеме бирелә (хәзер – Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты). 1987 елда туган авылы Солтанморатта язучының музее ачыла.

Казанда Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче номерлы татар гимназиясе каршындагы язучы бюсты

Казанда Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче номерлы татар гимназиясе каршындагы язучы бюсты

Суфиян Поварисовның Галимҗан Ибраһимовка багышланган трилогиясе  (Трилогия Суфияна Поварисова, посвященная Г. Ибрагимову )

Суфиян Поварисовның

Галимҗан Ибраһимовка багышланган трилогиясе

(Трилогия Суфияна Поварисова, посвященная

Г. Ибрагимову )

Г. Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланган «Галимджан Ибрагимов: документы и факты» китабы. Автор-төзүчесе М.Х. Ибраһимов. 2012 ел. Марат Ибраһимов Г.Ибраһимовның туганы. Уфада яши. 17 нче татар гимназиясендә берничә тапкыр кунак булган шәхес.

Г. Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланган «Галимджан Ибрагимов: документы и факты» китабы.

Автор-төзүчесе М.Х. Ибраһимов. 2012 ел.

Марат Ибраһимов Г.Ибраһимовның туганы.

Уфада яши.

17 нче татар гимназиясендә берничә тапкыр кунак булган шәхес.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сценарий герои наших дней
  • Сценарий выступления перед родителями
  • Сценарий галерея литературных героев
  • Сценарий герои нашего времени герои россии
  • Сценарий выступления отряда юид я выбираю безопасность