Сценарий каз канаты

Открытое занятие в старшей группе, посвященное светлому празднику “Каз өмәсе”.

Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Катнашучылар татар милли киемнәреннән.

Бәйрәм барышы.

Алып баручы: Хәерле кич, дуслар, хәерле кич!

Бәйрәмебез котлы мөбарәк булсын!

Ведущая: Здравствуйте, уважаемые гости, друзья. Приветствуем вас в нашем теплом, добром доме.

А.б.: Безнең татар халкының — әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен күргәнегез бардыр. Тагын бер шундый күңелле йола – “Каз өмәсе”. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:

Суда йөзе, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый. Ул нәрсә?

Ә каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар? Дөрес, казның мамыгы бик кирәк. Аның ите дә бик тәмле була. Ә маен дару урынына да файдаланалар. Аны бик – колак өшегәндә сөртәләр. Элек казларны бик күп асраганнар. Көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгәе. Каз өмәсе-авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Менә бездә бүген Каз өмәсенә җыелдык.

В: Сегодня мы с вами собрались в этом зале на праздник, именуемый “Каз өмәсе”. Все большие дела у татар выполнялись всем миром. “Өмә” по-татарски означает помочь. “Каз өмәсе” проводился позней осенью, когда крепчали морозы, снегом покрывались поля и леса, реки сковывались льдом.

Этот праздник светлый и грустный. Грустный от того, что приходится прощаться с гусями – символами чистоты и бескорыстия. Светлый, что теперь прощательные песни гусей будут звучать в песнях девушек и парней, в мелодиях наигранных на гармонии.

А.б.:

Күкмәк хезмәт, уен-көлке
Була каз өмәсендә.
Кызлар, егетләр җыела
Зур шатлык һәммәсендә.
Үкенмәссез килсәгез.
Кызык булачак монда
Җыр-биюләрдә булачак
Шатлык өстәр гармун да.

(Магнитофонда каз тавышлары)

Бабай табак белән казларны күтәреп керә:

— Кызлар, менә сезгә казлар. Баш – аякларын, канатларын кистем. Яхшылап йолкыгыз.

А.б.: Әйдәгез, кызлар, эшкә тотыныйк.

1 кыз: Сөләйман бабай, кызларны үзең суйдыңмы?

Бабай: Үзем, кызым, үзем.

2 кыз: Син суйган казларның ите тәмле була шул.

3 кыз: Кызлар, карагыз әле, бик симез ахры, бик авыр күренә. (казны күрсәтә)

4 кыз: Сөләйман бабайларның һәр елны казлары симез була. Миңлегөл әби әйбәт ашата торгандыр. (кызлар түгәрәкләнеп каз йолкыйлар, канат сыдыралар)

А.б:

Җәйләр үтте, көзләр җитте
Бик симерде казларым
Каз йолкыйлар тиңдәшләрем
Күрше тирә кызларым.

“Каз канаты” җырын җырлап эшлиләр.

Уен: “Мин башлыйм, син дәвам ит” (мәкальләр)

Ярыш: “Кем тизрәк йолкый?”

Җыр: “Каз өмәсе” (Роберт Миңнуллин суз.)

5 кыз: Кызлар, әйдәгез казларның эчләрен алып, чишмәгә барып юып кайтыйк.

А.б.:

Кызлар төше су буена
Казлар кебек тезелеп
Егетләр күзәтеп кала
Кичне көтеп өзелеп.
Иңнәрендә көянтә
Көянтәдә казлары
Бигрәк матур, бигрәк уңган
Безнең өмә кызлары.

Бер кыз юлга кызлар артыннан каурый сибә:

Каурый сибәм су юлына
Ишле булсын казыгыз
Өмедә эш күрсәтеп
Ярлар табып калыгыз.
Юл аягы – каз коймагы
Сыйлансаң – суык тимәс
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Бии – уйный сылу кызлар
Чыңлый чулпы төймәсе
Борынгыдан килгән йола –
Татарның каз өмәсе.

Уен – ярыш: “Канат җыю”

Канатлар белән бию.

В: Но самое интересное начиналось вечером. Переодетые в праздничные наряды девушки собирались на посиделки. Хозяйка встречала их национальными блюдами, готовила белеш из гусиных лап и крылышек, вкусный суп из челого уся.

У входа в дом самые бойкие девушки встречали гостей, предлагая выкупить у них гусинные крылья. Кто мог выкупить – тот становился желанным гостем.

А.б:

Өмәбездә үтеп китте
Казларны юып кайттык
Сизелмичә кич тә җитте –
Ә хәзер күңел ачыйк.

1 кыз: Әтиләр кунакка китте. Кызлар, егетләр килгәнче, өйне бераз җыештырып алыйк. (өй җыештыралар)

2 кыз: Кызлар егетләр бусага ялы түләтебезме?

Кызлар: Түләтәбез, түләтәбез.

3 кыз: Я, кызлар, һәркайсыгызгы канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез. (канатлар алалар) Чү! Киләләр! Киләләр!

“Эх, сез, матур кызлар!” җырын җырлап егетләр килә.

Егетләр: Кызлар, нигә кертмисез инде?

4 кыз: Ашыкмагыз, авыгыз ашка пешәр. Акчаларыгызны әзшрләгез. Берәм – берәм керегез.

1 егет: Әссәләмегаләйкем! И, казлар, юк ла, кызлар симез булсын! (кызлар көләләр)

1 кыз: Сиңа, егет, ни кирәк?

2 егет: Кара кашлы кыз кирәк.

1 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

2 егет: Әнигә килен кирәк.

2 кыз: Егет, сиңа ни кирәк?

3егет: Миңа нечкә бил кирәк.

2 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

3 егет: Ансыз яна яшь йөрәк.

3 кыз: Сиңа, егет, ни кирәк?

4 егет: Каз-мамык ястык кирәк.

3 кыз: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (егеткә сөлге белән суга)

4 егет: Ай-ай-ай! Казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Күзләрегез тоз, үзегез котсыз. Борыныгыз янчек!

Кызлар: И-и, тозсыз!

4 кыз: Сиңа егет ни кирәк?

4 егет: Та каз канаты кирәк?

4 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

4 егет: Очрга

4 кыз: Нишләргә?

4 егет: Матур кызлар кочарга.

4 кыз: Буш сүз сузма кызларга. Акчаң кайда?

4 егет: Акча бездә бер букча (акчасын күрсәтә).

Кызлар: Канат сатам, канат сатам.

2 егет: Кая ул, мин алам. Мә, бүләгем (бүләген күрсәтә)

Кыз бүләкне алып, канат бирә.

Кызлар: Канат сатам, канат сатам.

Егетләр: Мн алам, мин алам.

Кызлар: Канат Хакы бер алтын

Егетләр: Үзендә калсын.

Кызлар: Чын егет булса, алсын.

Егетләр: Я, ала алган алсын (акчаны югары күтәреп)

Кызлар акчага сузылалар. Егетләргә сыңар канат бирелә.

А.б.: Бер генә каз өмәсе дә җырсыз, уенсыз. Ә хәзер, әйдәгез, уеннар уйнап, биеп-җырлап алыйк.

Уен: “Чума үрдәк, чума каз”.

Уен: “Йөзек салышлы”

Җыр: “Челтәр элдем читәнгә”

Күмәк бию.

А.б.: Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итебез. Барыгызында каз коймагы белән эчәргә чакырам. Рәхим итегез!

Фоторяд.

Сценарий фольклорного вечера «Каз Омэсе»

для детей старшего возраста

Цели:

     — обучающая: познакомить детей с историей и содержанием одного из татарских народных праздников — праздника гуся;

    — развивающая: через музыкально-театрализованное мероприятие способствовать формированию у детей умений и навыков свободного общения на татарском языке;

    — воспитательная: способствовать проявлению детьми их творческой активности, формированию у них чувства патриотизма и любви к своей Родине, стремления сохранять и приумножать культурное наследие татарского народа;

—  формирование духовности, культуры, толерантности, других ценностных ориентаций и убеждений  на основе их личностного отношения к этнонациональному и вместе с ним ко всему цивилизационному опыту. 

Оснащение места проведения праздника:

—         рисунки детей с изображением гусей (или лебедей);

—         тушки гусей (бутафория);

—        имитация деревенской избы: стол, лавки, тазы, печь, кумган .

Атрибуты участников:

—         национальная одежда и обувь;

—         вышитые полотенца;

—         гусиные крылья для танца;

—         гармошки;

—         домашняя выпечка.

Предварительная работа: Беседа с детьми, показ иллюстраций разучивание песен, танцев:

Беседа с родителями, организация выставки о национальных татарских блюдах.

Ход праздника.

 В зал входит воспитатели с ребятами, все одеты в татарские национальные костюмы, встают полукругом.

        1 Алып баручы: Балалар, без килдек бүген бу залга  — “Каз өмәсе” бәйрәменә. Сез беләсезме, ниндий ул бәйрәм?

        Борынгы эби-бабаларыбыз казны бик яратканнар.  мамыгынан түшәк , ястык, мендәр ясаганнар. ә итен, маен төрледән-төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар.

 Җәй  көнендә, мәсәлән, каклаган каз итеннән дә кадерлерәк күчтәнәч бармы икән? Ә кышкы суыкларада, колак очлары ошесә, каз мае сөрткәннәр. Җиткән кызы булган әни һәр елны, саклык өчен, берничә каз каклап куйган,чөнки пар каз – туйның кадеолә күчтәнәче.

2 Ведущая: Этот праздник в деревнях был очень важным и большим событием. Когда выпадал первый снег и земля замерзала, начиналась заготовка гусей.

     Заколотых гусей собравшиеся в доме хужябике (хозяйки) девушки ощипывали, в одну сторону откладывая перья, а в другую – пух. Ощипанных гусей затем выносили на улицу и клали на мёрзлую землю. Дело в том, что гусиное сало очень нежно и для того, чтобы его отделить, тушку необходимо было заморозить.

     Вычищенные тушки подвешивали к коромыслам и шли на родник. Девушки и сами шли гуськом, друг за другом. На роднике они промывали гусей сточной водой. Но самое радостное было в том, что у родника их уже поджидали деревенские парни с гармошками и песнями. Здесь звучали весёлые перепевки и переклички.  Закончив промывку тушек, девушки возвращались в дом хужябике, где на столах дымились горкой стоявшие блины на гусином сале, пироги и треугольники.

      Парни тоже могли зайти на это чаепитие, но подобное право надо было выкупить пряниками, конфетами, мелочью. Этим выкупалось гусиное крыло («каз канаты»), причём надо было проявить остроумие и смелость, чтобы достойно ответить на девичьи колкости. Получивший крыло входил в дом.

На этом празднике девушки показывали свою ловкость, умение. работа шла с шутками, прибаутками, танцами и песнями.

Поэтому и мы сегодня пришли в этот зал празднично красиво одетыми. Нас в гости  позвали эби и бабай, мы им поможем в работе,  заодно и повеселимся.

Алып баручы: Ак әби, ач ишегеңе, без килдек, каршы ал.

Әби керә

Әби: Исәнмесез, исәнмесез, килдегезме? Әйдәгез, үтегез. Ай нинди матурлар бетенсе.

Ведущий: Эби, мы пришли к тебе, чтобы помочь, слышали гусей много у тебя в этом году.

Әби: И-и! Аллага шекер! Бик яхшы килүгез, миңа бик тә ярдәм кирәк. Әйдәгез, үтегез, килегез менә монда.хәзер  казларны кертәм.

Девочки  садятся  и ощипывает  гусей.

Әби:  Егетләр  кызлар  эшләгәндә бераз  күңелле  булыр  өчен  яле  үзегезнең  осталыгыгызны  күрсәтеп  китегез  әле.

Ведущий Эби, наши мальчики, все могут и спеть и станцевать и стихи рассказать.

1.Җыр”Русларда да бар казлар

2Татар биюе.

3    Шыгырләр

Шаулап, үтә, гөрләп үтә

Каз өмәсе авылда

Казлар белән аерлышу

Шатлыклы да авыр да

                                      «Кумәк хезмәт, уен-келке

                                       Була каз омәсендә.

                                       Кызлар-егетләр жыела

                                       Зур шатлык hәммәсенә!»

                                       Бэйрэмсез бик кунелсез бит,

                                       Бэйрэмнэр кирэк безгэ.

                                       Бэйрэмнэр кирэк сезгэ дэ,

                                        Кирэк hэммэбезгэ дэ!»

Эх, сагындыра да сон

Аылнын болыннары

 Дәү әнинен ишек алды шулы

Симез,симез казлары.

Әби: Булдырдыгыз! Вәт ичмасам егетләр дип әйтергә да була.

     Алып баручы:  Әби,  кызларыбыз  да  әшне  бетерделәр, үз осталыкларын алар да күрсәтсеннәр. Әнә, күпме канат калаган биеп күрсәтсеннәр әле.

Кызлар биюе “Каз канаты”

после танца входит бабай.

Бабай: И, әби , бездә кунаклар бар икән. Оныкларым килгән!

Әби:  Әйе , булышырга, һәм күңел ачырга килгәннәр.

Бабай: Алай булгач әйдә өстәл әзеолә. Коймак пешерказ маенда.

әби чыгып китә.

Бабай: Яле, балакайларым бер җырлап та җибәрегез.

Җырлы-биюле уен “Бүләк туфлигә күңеле”

Бабай: Оста, оста! Балалар, бер баскач әйдәгез уен да уйнап алыйк әле.

“Капкалы уены”

уеннансын утыралар.

Бабай: Балалар, сез беләсезме нинди бүген бәйрәм? Әйе каз  омәсе!

Әле сезнен анын турында ишеткәнегез дә юктыр? Шәһәрдә каз үстермиләр бит.

Ведущий: растить , не растим, но мы в книгах читали много.

Бабай: Алайса хәзер тикшереп китәм әле.

дети рассказывают стихи, пословицы и поговорки, посвященные празднику.

Бабай: Булдырдыгыз, балалар! Әбинен коймагы пешкәләгәнче әйдәгез тагын бер уйнап алыйк әле. Әти-әниләребезне дә чакырыйк.

1.“Парлашып калу”уены.

2.”Яулык алышы” уены.

Ведущий: Бабай, наши, ребятки не только  в игры, но и на инструментах музыкальных игратъ могут.

                                       “Әнисә”  оркестр.

Бабай: Ә җырлый беләсезме?

Алып баручы: менә хәзер күрсәтәбез.

                                       Җыр”Куш кулым”

Бабай: Коймак исләре тоям.

                                                      әби керә.

Әби: Балалар, коймагым өлгерде, әйдәгез каз коймагы белән чәй эчеп алыгыз әле, бүгенге кунакларыгызны да чакырыгыз.

Бабай: Дуслык җебе өзелмәс ул

            Моңлы халык бар җирдә

            Безнең шушы очрашу

            Истә калыр гомергә.

Ведущий:   Мы говорим: «Спасибо вам,

  Ученикам, учителям

    И всем сегодняшним гостям.

  Наш долг – традиции хранить,

                   Культуру предков возродить,

                   Достойным гражданином быть».   

                                 Күмәк җыр” Шома бас”

                                        Чаепитие.

Каз өмәсе кичәсе үткәрү өчен сценарий.

А.б. 1.Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Араларны ерак димәгәнсез,

Килгәнсез безгә, дуслар,

Безнен якның суы татлы,

Халкыбызнын йөзе якты.

Халкыбызнын күнеле хуш!

2.Безнең халык кунакчыл:

“Якты чырай, такта чәй, — дип

Каршы ала кунакны.

Ата-баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Безгә кунакка килгәнсез —

Күнел ачып китәрсез.

Тәрбияче: Безнең балалар бакчасы инде күп еллар сабыйларга милли-мәдәни тәрбия бирү өстендә эшли. Бу изге эштә милләтебезнең байлыгы булган бишек җырлары, мәкальләр, табышмаклар, милли йолалар, бәйрәмнәр ярдәмгә килә.

Милли бәйрәмнәрнең һәркайсында халкыбызнын күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр- бию, уен-көлке чагыла. Кеше әлеге бәйрәмнәрдә һөнәргә, батырлыкка, тапкырлыкка һәм зирәклеккә өйрәнә. Бүген без сезгә халкыбызнын милли йолаларының берсе булган “Каз өмәсе” кичәсеннән өзек күрсәтербез.

Акрын гына “Тәфтиләү” көе яңгырый. Татар халык йорт эче күренеше. Әби-бабай кул эше эшләп утыралар.

Әби: Әтисе, бүген бит бездә каз өмәсе. Үзебез үстергән симез казларны суяр вакыт җитте. Каз йолкучыларны сыйлыйсы булыр: бәлеш куйдым.

Бабай: Тиздән каладан балалар, оныклар да кайтып җитәр. Күренмиләрме әле?

Ә: Әтисе, онытмадыңмы кунаклар да чакырган идек бит.

Б: Юк, юк онытмадым. Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт ул.

Ә: Бүген иртәдән кулымнан кашык, чәнечке төшеп китә, кунак килүгә инде ул.

Б: Мәче дә бик тырышып битен юды, самаварында озак җырлады, күп кунаклар килер, иншалла.

Ә: Әнә, оныкларыбыз кайтып та җиттеләр. Каршы алыйк үзләрен.

Б: Исән-сау гына кайтып җиттегезме, балалар.

Ә: Әйдәгез, балакайларым, түрдән узыгыз.

Оныклар: Әби-бабай исәнмесез!

Сезне сагынып кайттык без.

Күчтәнәчкә татлы ризык –

Чәкчәк алып кайттык без.

Табын яме чәкчәк дигән

Сүзләр йөри түгелме?

Һәрбер туйның иң түрендә

Урын ала түгелме.

Ә: Рәхмәт, балакайларым, күчтәнәчегезгә.Чәкчәк ул татар халкының табын күрке, милли ризыгы, кунак ашы.

Б: Әнә, тагын кунаклар килә.

Ә: Исәнмесез, якын дуслар,

Исәнмесез, туганнар.

Б: Күрегезче, мари дусларыбыз да килеп җиттеләр. (мари халык киеменнән балалар керә)

Кунаклар: Килдек ерак юллар үтеп,

Дусларыбыз янына.

Милли ризык – табын күрке,

Ямь өстәсен тагын да.

Ә: Рәхмәт күчтәнәчегезгә. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач диләр.

Күнелләребез киң, йөзләребез һәрчак ачык сезгә.

Б:Рәхмәт инде сезгә, балалар. Бик зурлагансыз. Мин сезгә хәзер аз гына каз өмәсе турында сөйләп китим.

Язлар җиткәч, ишекалларына яшел чирәмнәр чыккач, каз бәбкәләре дә оядан төшәләр. Яшел чирәм ашап, суда йөзеп, алар көзгә зур казлар булып үсеп җитәләр. Менә шул вакытта, җирләр туңып, карлар яугач, авылларда каз өмәләре башланып китә.

Ә: Каз өмәсендәге җыр-бию, уен көлкесен сөйләп аңлата торган түгел. Җиткән кызлар каз йолкыйлар. Ә сезнең кебек балалар канат, каурый сыдыралар иде. Кичке якта гармун уйнап егетләр дә килеп җитәр иде.

Төнгә чаклы канат сатып “йөзек салыш”, “йолдыз санау”, “арка сугыш” уеннары уйныйлар иде. Күпме табышмак, мәкальләр әйтелер иде. Мичтә каз бәлеше пешәр иде.

Б:Әнисе, өмәчеләребез дә кайтып килә түгелме? Мин каршы алам, син бәлешеңне кара.

(каз канаты көе астында көянтәгә казлар аскан кызлар керә)

1кыз: Соклансыннар сылу кызга,

Чыңлар чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән гадәт

Татарның каз өмәсе.

2кыз: Авылларда бүген кызлар җыры,

Тальян моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән-күңелләргә күчеп

Кабат яңгырый иске көйләр дә.

А.б.

Мамык кына очып куна

Кызлар җыры, назлы күңелдә.

Муллык җыры җиргә түгелә.

1кыз:Әбекәй, казларыңның эшен бетердек, чистарттык, юдык, бәкедә чайкадык.

2кыз: Казларыгыз бик симез булганнар, әбекәй.

Ә:Бәрәкалла, әтисе, күр әле, казлар бик симез булганнар.Илгә-көнгә тынычлык, үзебезгә сәламәтлек насыйп итсен. Балалар, оныклар, туганнар белән тәмле итеп ашарга язсын.

Б: Эх, менә ичмасам, бу бәйрәм. Мондый мал-бәрәкәт булганда, биемичә ничек түзәргә кирәк. (бабай биеп ала)

Ә:Тукта әле, әтисе, яшьләр биесеннәр. Синең яшең узган, туның тузган инде. Әйдәгез, балакайлар бер түгәрәк уены уйнап күрсәтегез әле.

(җырлы биюле уен “Эх зилем-зиләле”)

Б: Кунакларыбыз да hөнәрләрен күрсәтсеннәр инде.

Рус кызы:

Праздник к нам пришел,

Все об этом знают.

Всюду музыка слышна

И гармонь играет.

Нарядились мы с утра,

Встали очень рано

Здравствуйте, мои друзья

Все мы очень рады.

(рус халык биюе)

Ә:Мари дусларыбыз белән дә аралашып яшибез. Алар да татарлар кебек җырлы, моңлы халык: чигү чигәләр, чыбыктан үреп сандыклар ясыйлар.

Мари малае:

Гади түгел бу сыбызгы

Тылсымлы ул, белегез.

Бүләк итеп бирәм сезгә,

Сез уйнарга килегез.

Мари кызы:

Тыпырдатып, матур итеп,

Без марича биибез.

Марича да, русча да,

Татарча да сөйлибез.

(мари халык биюе)

Ә: Рәхмәт сезгә. Бик матур бүләк. Әйдәгез, бергәләп бер шаян уен уйнап алыйк. (Чума үрдәк, чума каз)

Б: Кая минем татар оныкларым да үз hөнәрләрен күрсәтсеннәр инде.

Татар кызы:

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул

Татар кызы дисеннәр.

Татар малае:

Бие, бие, бие әле

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии, диләр,

Биетеп карыйк әле.

(татар халык биюе)

Ә: Балаларым, килгән кунаклар, сезнең белән бик күңелле булды. Рәхәтләнеп күңел ачтык. Әйдәгез, мәкаль әйтеш уйнап алыйк. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә.

1. Күрше хакы – тәңре хакы.

2. Яхшы сүз – җан азыгы.

3. Күмәк күтәрсә – күлне күчерер.

4. Ялгыз агачны – җил сындыра.

5. Теле татлынын – дусты күп.

Б: Балалар, безгә ял итәргә вакыт инде.

Ә: Менә каз бәлешем дә пешеп җитте. Рәхәтләнеп сыйланыгыз, күңел ачыгыз. Безгә йокларга вакыт инде.

Балалар: Тыныч йокы, бабакай,тыныч йокы, әбекәй.

Ә: Бигрәк тәмле телле икәнсез. Авызыгызга бал да май.

А.б. Кызлар, егетләр биеп, җырлап күңел ачалар.

(шуның белән кичә тәмам)


Арча районы Апаз балалар бакчасы югары категорияле тәрбияче Нигъмәтҗанова Лилия Гәптеләхәт кызы.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

КАЗ ӨМӘСЕ

Татар
халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай
гореф-гадәтләре һәм йолалары бар.
Мәсәлән, ел фасылларына бәйле сабантуй һәм
нәүрүз бәйрәмнәре, ислам диненә
бәйле корбан һәм рамазан бәйрәмнәре,
йолаларга бәйле каз өмәсе һ. б. Еллар үткән
саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары
үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара.

Каз
өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә
соң? Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле
рәвештә, түләүсез, бергә-бергә
башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп
эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер
дә кош-корт сую һәм йорт күтәрүне
өмә җыеп эшлиләр.

Каз
өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш
башында үткәрелә. Ул, бүтән
өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр
кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз
өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә
генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр,
иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына
бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә
туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр.
Гадәттә, өмәгә чакыруны балалар­га кушалар.

Әйтелгән
көнгә кызлар өмәгә иртүк килеп
җитә. Башта бер бала казны эшкәртәләр, зур
канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылган казның бер
генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер
җирдә дә тиресе ертылмый.

Казлар
йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Эре
канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле
вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп,
кызларның су буена юарга баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны
алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак
буйлап тарата баралар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең
казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән
эшләнә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга
кала.

Су
буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп тора. Каз коймагына
күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин.

               
Ашаганнан соң кызларның бер өлеше, «каз боткасы» пешерү
өчен, көйледә ярма күзләргә (төеп
чистартырга) китә. Кичке ка­раңгылык төшәр алдыннан
өмәдә катнашкан кызларның әниләре ашка
чакырыла. Аларга каз шулпасында токмачлы аш, каз калҗасы белән
бәрәңге, каз ите белән бәлеш пешерелә.

Каз
өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур
күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә
җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек
төбенә баса. Алар каз канаты «сата». Егетләр өйгә
һөнәрләрен күрсәтеп, канат «сатып» алганнан
соң гына кертелә.

Кунак
җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә
дәрәҗәле эш исәпләнгән.
Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән
аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да
ямьләндереп җибәргән. Өмәдә
эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена
җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне
хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган
булулары ачыкланган.

Каз өмәсе

Каурый
сибәм су юлына,

Ишле
булсын казыгыз.

Өмәләрдә
эш күрсәтеп,

Ярлар
табып калыгыз.

Бии-унный
сылу кызлар,

Чыңлый
чулпы төймәсе.

Борынгыдан
килгән гадәт

Татарның
каз өмәсе.

Каз
мамыгы яшь киленгә—

Түшәк,
ястык, юрганга.

Мамыктай
кулын сөйгәнең

Иңнәреңә
куйганда.

Сокланырсың
сылу кызга,

Чыңлый
чулпы төймәсе.

Борынгыдан
килгән йола

Татарның
каз өмәсе.

Юл
аягы—каз коймагы—

Сыйлансаң,
суык тимәс.

Каз
йолка белмәгән кызны

Егет
солтаны сөймәс.

Бии-уйный
сылу кызлар,

Чыңлый
чулпы төймәсе.

Борынгыдан
килгән йола

Татарның
каз өмәсе.

Хасаншина Гульнара Салиховна,
Шайдуллина Гульнара Салимовна

музыкальный руководитель,
воспитатель
МБДОУ «Детский сад №28 г.Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан
г. Лениногорск, Республика Татарстан

Праздник “Гусиного пера”

(Музыка залы өй кебек бизәлгән: борынгы челтәрләр, чиккән кашагалар. Ун якта-карават, ана челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Түрдә -сандык; алдарак-самавыр, чәйнек хәм чынаяклар, татар халык ашлары(очпочмак,чәкчәк,кош теле, тугәрәк ипи) куелган, ашъяулык ябылган борынгы остәл. Сандык остендә-каба, йон хәм орчык. Карават янында-чаршау, келәм, чигелгән солгеләр.

Репертуар:

1.Жыр «Бәйрәм җыры» Л. Хисматуллина муз.суз.

2.Уен «Кәрия-Зәкәрия» татар халык уен жыры .

3. Җыр: “Хәерле көн”

4.Уен «Парлашу уены»татар халык уены»

«Капкаллы уены»

“Яулык салыш”

5. Җыр” Әбикәем ”.

6.Уен « Йозек салыш уены» татар халык биюе

7. Бию “Елмай”.

Максатлар:

  • Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрн яңарту;
  • укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту;
  • татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү;
  • әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Кичә барышы:

В зал входит воспитатель с ребятами, все одеты в татарские национальные костюмы, встают полукругом.

Ведущий – Ребята, сегодня мы с вами собрались на праздник «Каз өмәсе» – «Праздник гусиного пера», который проводится поздней осенью, когда крепчают морозы, снегом покрываются поля и леса, реки сковываются льдом. Этот праздник в деревнях был очень важным и большим событием.

Поэтому ребята и мы сегодня пришли в этот зал празднично красиво одетыми. Нас в гости позвали әби и бабай, мы им поможем в работе, заодно и повеселимся.

Выход Эби (с коромыслом и ведрами)

Әби: – Исәнмесез, исәнмесез, килдегезме?Ай, нинди матурлар бөтенесе!

Ведущий. – Әби, мы пришли к тебе, чтобы помочь, слышали, гусей много у тебя в этом году.

Әби – И-и! Аллага шөкер! Бик яхшы килүегез, миңа бик тә ярдәм кирәк! Әйдәгез, килегез менә монда. Хәзер казларны чыгарам .

Ведущий. – Ребята, әби очень рада нам. Она предлагает девочкам пройти к ней и помочь ей ощипывать гусей.

Әби. – Егетләр, кызларга эшләгәндә бераз күңелле булсын өчен, яле, үзегезнең осталыгызны күрсәтеп китегез әле.

Ведущий. – Мальчики, әби предлагает, чтобы нашим девочкам работалось легче, повеселить их своим умением. Камиль, жырлап ал эле узеңнең жырыңны .

Жыр «Мин бит татар малае»

 Әби.- Булдырдын! Вәт, ичмасам, чын татар малае дип әйтергә дә була!

Ведущий.– Да, әби, ты права, молодцы наши мальчики! Я смотрю и наши девочки свою работу закончили. Пускай и они нам свое умение покажут. Станцуют все вместе.

Әби. – Яле, яле, биеп күрсәтсеннәр әле!

Татар халык биюе тугәрәктә

Эби – Бик матур биедегез, балалар , рэхмэт. Әйдәгез күңел ачып, уйнап алабыз!

Ведущий. – Ребятки, әби предлагает нам поиграть.

Әби- «Куш кулым» дигэн уенны уйнап алыйк эле

Игра: «Куш кулым»

Әби- «Каз өмесендэ» тагын бик кызык уен уйный иделэр «Чума урдэк, чума каз дип атала».

Игра: «Чума урдэк , чума каз»

Ведущий. –Әбекәй,узегез уйнаган уеннарын балаларга дә өйрәт әле.

Әби: И балалар, узем генә өйрәтә алмам шул.Кая, куршекәемне чакырып керим әле, булмаса.

(“Зэмзэмия!.Кер әле, кер тизрәк!”дигән тавышы ишетелә.)

Зэмзэмия (узе куренми)

Кунакларым бар иде шул.

Әби:

Ә,ә, ярар, кунакларын белән кер.

Зэмзэмия (кунаклары белән керә)

Исэнмесез балалар!

Әби:

Балалар каз омесенэ жыелганнар. Берәр уен өйрэтуне сорыйлар.

(Исәнләшәләр)

Зэмзэмия:

Чулпан, син оста ойрәтәсең бит , әйдә әле әйдә.

Чулпан:

Әйдәгез , дуслар, ашыгыйк,

Узебезгә пар табыйк.

Сезнен белән бергәләшеп,

Шәп итеп биеп алыйк.

“Парлашу”дигэн уенны уйныйк.Давайте поиграем в игру “Парлашу”

«Парлашу»

тат.хал.уены

“Капкалы”уены

Әби: Гармун тавышы түгелме соң бу? Кем дер килэ бугай. Я слышу кто-то играет на гармошке, к нам идет.

входит Бабай.

Бабай. – Иии, әби, бездә кунаклар бар икән. Внуки, внучки мои пришли! Исэнмесез балалар, килгэн кунаклар!

Әби. – Да, они пришли нам помогать гусей щипать и повеселиться.

Бабай –Ребята , знаете ли вы какой сегодня праздник? (Ответы)

Бабай. – Әйе! Каз өмәсе..

Бабай: Кара әле, Эби. Без бит бэйрэмдэ җырлап-уйнап кына утырмый идек. Табышмаклар да әйтешэ идек. На этом празднике мы не только играли и пели, но и загадывали загадки.

Эби: Әйе шул. Әйдә әле, бабай син башла. Да, да, давай бабай ты начинай

Бабай :

Башы – мунчала, койрыгы сус (Голова мочаловидная, хвост волокнистый)..(Жавабын белмиләр.)

И, балалар, сез таба алмассыз шул анын жабавын. Вы не сможете ответить, сейчас их не носят, это лапоть

(Мич башыннан чабата алып курсәтә.) Чабата ул. Элек әтилэәр чабата үреп бирәләр иде.Төшеп калмасын өчен, артына киндерә,сүс бау да тагалар. Ә яз, коннәрендә, пычрак кермәсен өчен табанына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде. (Лаптева. Раньше папы лапти ткали. Чтобы не выпадало, за спину привязывали веревку из конопли и волокна. А весной, чтобы не попадала грязь, делали подъемник из деревянных кубиков)

Чулпан:

Әйдәгез, тагын әйтешәбез.Давайте еще скажу:

Мич башында комган,

Авызын-борынын йомган. (Мәче)(На печке кувшин, рот и нос закрытые.) (Кошка)

Ач дисән – ачыла,

Яп дисән – ябыла.( Авыз)(скажешь открой-открывается,скажешь закрой закрывается)рот

Бертуктаусыз йөри,

Урыныннан кузгалмый.( Сәгать) (Беспрерывно ходит, не двигается с места).(Часы)

Бабай :

Элек-электән иң олы нигъмәт ипи, икмәк булган. Шуннан башлыйк әле.

Испокон веков самым главным благом был хлеб. С этого начнем ( Остәлдән тугәрәк ипи ала).

Зәмзәмия :

Ипи остенә әйбер куйма, ипидән остен нәрсә юк. Ипикәйен валчыгы да бездән олы, коеп ашама.(Ничего на хлеб не клади, хлеб всему голова. Не кроши, даже крошки хлеба главнее нас.)

Чулпан :

Өстәлне кәгазь белән сөртмә, тавыш чыгар. Не вытирай стол бумагой, это к ссоре)

Олыларга узен башлап сәлам бир.Со старшими первым сам здоровайся.

Эби:

Безнен заманда коз омесендэ күңел ачу кичеләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы, олгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. В наше время в этом празднике “Гусиное перо” были не только развлекательные вечера. В длинные зимние вечера проверялась ловкость и смекалка девушек. Там мы готовили подарки. (Сандыкны ачып, курсәтә башлый).

Карагыз әле нинди матур шәл. Кызлар бу шәл белән биергә чыга торган булган. Посмотрите какой красивый шаль, девушки танцевали с ним

Сандыктан йозек чыгара

Эби: (Сандык тартмасыннан чиккән кулъяулыкка торелгән йөзек ала.)

Бу йөзек- әбиемнән калган истәлек.Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “ Йөзек салыш” уйнадык. (Этот кольцо – память о моей бабушке. Я очень дорожу им. Когда собирались на посиделки играли в игру «Колечко, колечко»)

Йөзек салыш уены

Эби: Әйдәгез барыгызда тезелешеп утырыгыз,учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, ана берэр “жәза” бирәбез.(Йөзек ……… сала). Кемдэ йөзек, йөгереп чык.(Давайте все сядем вряд , держите свои ладошки, я буду ложить колечко. Если почувствуете у кого кольцо,то мы дадим наказание)

Ильназ: Миндә йөзек

Эби:……. нашләтәбез!

Уйнатучылар:Шигырь сөйләтәбез…

Шигырь сөйли

Бала ( йөзекне ……….. сала) Кемдэ йөзек, йөгереп чык.

Алсу: Миндә йөзек.

Эби:……. нишләтәбез!

Уйнатучылар: Биетәбез, биетәбез!

Эби. Әйдәгез бергәләп биик!!!

Бию “Елмай”

Ведущий:  Әби, сез безгэ уеннар, табышмаклар хэм мэкаллэр өйрәттегез, узегез дэ биеп күрсәтегез эле.

Татарский танец взрослых

Бабай:

Әй малайлар, әй кызлар,

Уйнагыз да көлегез!

Бик яхшы бэйрэм иттек

Рэхмэт ярдэм иткэн очен

Эби: Менэ минем коймакларым да өлгергэн. Әйдэгез әле бергәләп чәй эчәрбез.

Ведущая:

Әбилэр, апалар сезгэ зур рәхмәт.

Мы говорим: «Спасибо вам,

Всем сегодняшним гостям.

Наш долг – традиции хранить,

Культуру предков возродить,

Достойным гражданином быть»

Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итебез. Барыгызында каз коймагы белән эчәргә чакырам. Рәхим итегез!

Каз өмәсе (6 сыйныф)

Әссәләмегаләйкем” җыр

Берничә бала алга чыгып баса.

Адэлия Атлар чаба урамнан,

Чалулый чаналары.

Җилдерәләрме белеп,

Белмичә чабалармы?

Каз өмәсе ич бездә,

Карда — каз түшкәләре.

Саклаган бәбкәләрем

Исемә төшкәләрме?

  Авылларда бүген кызлар җыры

Гармон моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән күңелләргә күчеп

Кабатлана иске көйләрдә.

Камила Бүген бездә каз өмәсе

Уз, рәхим ит, әйдә кунакка,

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка эзләп тә.

Музыка залы татар карчыгының өе кебек бизәлә. Салмак кына татар халыкының “Каз канаты” дигән көй уйнап тора.  Каз өмәсе өчен кирәкле әйберләр, алдан тиешле урынга куела. Әби чыга, сөйләнә:

Әби:-И, и, и, гөмеркәйләр, менә тагы каз өмәләре җитте (тәрәзәдән карый). Нишләп бу кызлар һаман юк икән, кояш күтәрелеп бетте бит инде.

“Каз канаты” көенә кызлар көянтәгә чиләк асып керәләр, көянтә-чиләк белән 3-4 күнегү ясыйлар, көянтә, чиләкләрне илтеп куялар.

Әби: Рәхмәт яугырлары, буш килмәгәннәр, үзләре белән су да алып килгәннәр. Бабай, кая син, чык, кызлар килеп җитте.

Бабай: Чыгам, карчык, изге сәгатьтә, балалар. Әйдәгез, балалар эшне башлар алдыннан дога кылып алыйк.

Алдан  юкәдән каз бәйләргә бау әзерләнә, казлар ясала.

Әби: Әйдәгез, балакайларым, бауларны алыгыз, Аллаһка тапшырдык.

Кызлар бауларны алып, әби белән бабай артыннан чыгып китәләр, магнитофоннан каз тавышлары ишетелә, кызлар икешәр каз тотып керәләрләр дә, казларны йолкый башлыйлар).

(Кызлар сөйләшә, гармунчы көй уйнап утыра.

Зарина:

-Карале синеке симезме?

Камилә:

-Кая, кая синеке ябыккан бит.

Нурия:

-Матур итеп йолкы, ерта күрмә.

Элина:

-Казыңны ашагансың бит.

(Әби керә)

Г. Ильнара И, кызлар, казлары бигрәк тә симез, әйме?

Ариана: Шырпылы гына була күрмәсен инде.

Адэлия: Кызлар, иртәгә кемдә икән каз өмәсе?

Мохинур : Бәдри әбиләрдә.

Әби: Әйе, иртәгә, Бәдри әбиегезгә каз өмәсенә барырсыз, балакайларым. (Әби кызлар янына утыра да). И-и-и, әйтмә инде, балалар, үзе кызык, үзе ямансу инде шушы каз өмәләре. Казның итеннән нинди генә ризыклар әзерләмиләр. Алай гынамени әле, татар халкының иң зур күчтәнәче кунакка барганда каз булган. Туйларда яшьләрне  хәзер дә зурлап, изге теләкләр, пар булып яшәүләрен  теләп,  зурлап пар каз чыгаралар. Ә килен булган кыз, каз мамыгыннан пар мендәр алып килгән. Карагыз әле, кызлар, әниләрегез сезгә дә пар мендәрләр әзерләгәннәрдер инде, әйме? (Кызлар көлешәләр, әби казларны карый-карый). Әй, казларны йолкып бетерә язгансыз бит, телемә салынып утырам икән, өстәл әзерлисем, каз коймагы пешерәсем бар бит (Әби икенче бүлмәгә кереп китә).

Татар халык җыры «Каз канаты» яңгырый.

Пәрдә ачыла. Кызлар җырлыйлар.

Кызлар. Каз канаты ак була,

Ир канаты ат була.

Чит җирләрдә йөргән чакта

Бик сагынган чак була.

Каз канаты каурый-каурый.

Хатлар язарга ярый.

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу яшлек нигә ярый.

(Җыр җырлап егетләр керә)

Эх сез кызлар, нурлы йөзләр.

Ут чәчрәтеп үтәсез.

Мәхәббәтле караш белән

Йөрәкләрне өзәсез. 2 тапкыр

Эх сез, сылулар,

Карагыз безгә.

Йөрәкләргә ялкын өстәп

Үтәсез гел дә.

Эх, сезгә, сылулар

Сөю уты кабынган.

Ул утларның ялкынында

Безнең сөю салынган.

Эльдар:

-Исәнмесез, кызлар.

Кызлар:

-Исәнмесез егетләр.

Нияз .Кызларыгыз симез булсын.

Әй, юк ла, казларыгыз симез булсын.

Оля :

-Егетләр, сезгә кем кирәк?

Роберт:

-Безгә матур кыз кирәк.

Нурсибә:

-Ул кызыбыз бик елак.

Дамир :

Конфет, прәннек бирербез.

Алия :

-Конфет, прәннек яратмый.

С. Эльдар

-Яратмаса, эләкми.

(Конфетны яшереп куя. –Үзем дә бик яратам мин аны… )

Әби:

-И, балакайларым, егетләрнең килүе бик әйбәт булды әле.

Әйдәгез бергәләп безнең яшь чактагы “Чума үрдәк, чума каз;

уенын уйнап алабыз.

(Уен уйнала)

Зарина. Әйдәгез табышмаклар әйтешәбез.

Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?

Альберт. Каз, үрдәк.

Соскы борын-бакылдык,

Күп сөйләшә-такылдык.

Алия . Үрдәк.

Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын, уята барысын.

Нияз.Әтәч.

Яратканга да ябышкан,

Яратмаганга да ябышкан.

(кызлар белмиләр) — Белмәделәр,белмәделәр. Җәза бирәбез.

Роберт. Ата каз кебек биеп күрсәтсеннәр.

С. Эльдар Әтәч булып кычкырсыннар.

Кызлар. Без биибез

Сәхнәгә биюче кызлар чыга. Салмак бию башкарыла.

Егетләр чыга. Кара- каршы җырлашалар.

Егетләр. Каз канатлары йолкасыз,

Йолкып ни майтарасыз?

Бу өйләрдә җырлап-көлеп,

Кемнәрне юатасыз?

Кызлар. Каз канатларын йолкабыз,

Йолкып, эш майтарабыз.

Җырлап-көлеп, уйнап-биеп,

Күңелне юатабыз.

Егетләр. Каз канатларын алырсыз,

Сыдырып-сыдырып салырсыз.

Бик авырсыз, бик сабырсыз,

Ахры ятка калырсыз.

Кызлар. Каз канатларын алырбыз,

Сыдырып-сыдырып салырбыз.

Сабыр төбе-сары алтын,

Үз теләгәнгә барырбыз.

«Аптыратыйммы» уены

Ильназ.Ай-яй, каты әйттерәләр! Аптыраттылар бит , ә?

Нурия. Аптыратыйммы?

Ильназ.Аптырат.

Нурия. Аптыраткан диярләр.

Ильназ.. Алайса, аптыратма.

. Нурия Ә ник аптыратмыйм?

Ильназ.. Аптыраткан диярләр, дигәнгә, аптыратма.

Нурия. Ә ник аптыраткан диярләр дигәнгә аптыратмаска?

Ильназ. . Аптыраттың бит инде.

Зарина. Ә егетләр җиңелделәр, җиңелделәр.Алар әле йолдыз да саный белмиләрдер.

Ильназ.. Көндез йолдыз санап була димени?

Зарина. Була, ник булмасын, бик була. Менә шулай, тун җиңеп тотасың да аннан торба ясыйсың. Ул йолдызларны якынайтып та, көндез дә, төнлә дә күрсәтә. (карый) Әнә Киек Каз Юлы, Җидегән, Тимерказык йолдызлары….

Ильназ.. (карый) Берни дә күрмим.

Г. Ильнара. Тукта,тукта, җиңне югарырак күтәрергә кирәк.( Урындыкка басып, җиңне күтәрә.3 нче кыз «торбага» су сала.Егет чылана).Я, ничек, күрдеңме йолдызны? Ничә йолдыз саный алдың?

Ильназ.. (сер бирми) Күкне болыт каплаган. Яңгыр яварга чамалый, ахры.

Кызлар, канат сыдырасыбыз да бар бит әле. Әйдәгез әле, кем остарак сыдырыр икән?

Бию көе яңгырый. Канат сыдыралар.

Бер- берсенә канат бирешәләр. «Канат сату» уены уйнала.

(Кызлар түгәрәккә тезеләләр, егетләр кызларның алларына басалар. Кызлар, икешәр

канат тоткан килеш, , әйләнә-әйләнә бииләр.)

С. Ильнара. Канат сатам, канат сатам. Кем ала?

Егетләр. Без алабыз.

Оля. Канат сату –кызык уен, каз өмәсендә була.

Наил. Таныштыра, дуслаштыра

Яшьләрне иске йола.

Нурсибә. Саткан канаткаем ап-ак,

Тап кунмасын гомергә.

Гел ак булсын, гел пакь булсын,

Сафлык бирсен күңелгә.

Ринат. Синдә – канат, миндә — канат,

Ике канат пар булсын!

Канат саткан чибәркәем

Мәңгелеккә яр булсын!

Барысы бергә. Каз канаты каурыеннан

Ясарбыз әле каләм.

Ерак җирләргә очсак та,

Язарбыз әле сәлам.

Ариана. Канат сатам. Кем ала?

С.Элдар. Мин алам. Бәясе күпме?

Ариана. Осталыгың ниндидер бит?

С.Элдар.Риза булсаң, чык каршыма биергә.

(“Күмәк бию башкарыла.)

Элина. Канат сатам. Кем ала?

Дамир. Мин алам, бәясе күпме?

Элина.. Җырла дип әйтер идем, җыр капчыгың тулымы?

Дамир. Сезгә дип бер җыр җырлыйбыз, күңелегез булырмы?

(”Өммехани “ җыры башкарыла)

Әби: Менә шулай, уеннар уйнап,җырлап – биеп ,каз өмәсен бик күңелле итеп үткәрә идек . Тагын шундый йола була торган иде. Канат каурыйларын ишек төбеннән су буена кадәр чәчә идек. Әйдәгез, балалар, быел да йоласына туры китерик, канатларны бергәләп Өсән буена кадәр чәчик.

  Әби алдан бара, балалар арттан каурый чәчеп баралар. (Талгын музыка уйный)

Әби (сөйләнә-сөйләнә): Алдан барсын әткәсе, арттан барсын әнкәсе, әткәсенә-әнкәсенә иярсеннәр  утыз-кырык бәбкәсе!

Балалар: Дөньялар имин булсын!

Мохинур Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Дуслар табып калыгыз.

Г.Н.Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп,

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

Балалар кире кереп тезелеп басалар. ”Юкка түгелдер “ җыры башкарыла

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сценарий инаугурация главы муниципального района
  • Сценарий игровой программы щенячий патруль
  • Сценарий калмыцкой свадьбы
  • Сценарий кадетского фестиваля
  • Сценарий информационного сюжета