Сценарий на фольклор на татарском языке

Сценарий фольклорного мероприятия на татарском языке "Бәби ашы"

автор: Маннанова Венера Талгатовна

Воспитатель МБДОУ “Детский сад общеразвивающего вида №59 “Солнечная страна” города Альметьевска

Сценарий фольклорного мероприятия на татарском языке “Бәби ашы”

Сценарий: “Бәби ашы”

Максат:

Балалар фольклоры, халык авыз иҗаты аша балаларны туган телебезне яратырга өйрәтү, фольклор элементлары белән таныштыруны дәвам итү, зиһеннәрен, тапкырлыкларын арттыру, сөйләм телен баету, эстетик зәвык тәрбияләү.

Әзерлек эшләре:

Уеннар, җырлар, мәкальләр, шигырьләр, биюләр өйрәнү.

Татарча җиһазланган өй эче күренеше. Салмак кына музыка яңгырый. Әни бишектә җырлый-җырлый бәби тирбәтә. Бала елаган тавыш ишетелә. Әнисе тынычландыра. 

Әни: “Әлли- бәлли бәү итә,

           Кызым йокыгы китә!”

Әби чыга. Бишеккә карый.

Әби: Йоклыймы бәләкәчебез?

Әни: Әйе! Хәзер кунаклар да килеп җитер инде,  Айсылуны күрергә.

Ишек шакыйлар. Әни барып ача.

Әни: Исәнмесез! Кунаклар килгән безгә! Керегез!

Бүләкләр тотып кунаклар керәләр. Шул арада көй уйный. Бала тавышы ишетелә.

Әби: Кызым, кара әле, синең яныңа апалар, абыйлар килгәннәр.

1 кунак: Без бәби ашына дип килдек, бүләкләр белән.

2 кунак: Менә тәмле бавырсак! Әнигә бирә. Ул өстәлгә куя

3 кунак: Бездән каз! Шулай ук әнигә бирә

4 кунак: Аяклары җылыда булсын! Бишеккә куя

1 кунак: Мин дә күчтәнәч белән! Бәби тәпиен карыйм әле! Бишеккә куя, бәби тәпиен карый.

Әби: Айсылу йоклый. Уятырга кирәк аны.

2 кунак: Минем әбием безне уятканда менә  мондый сүзләр әйтә:

             Алтын, алтын, алтыным

              Минем йөрәк ялкыным.

              Уян, бәбкәм, күз нурым,

              Кояш булып балкырмын. 

3 кунак: Ә  мин “үс-үс” иттерү сүзләрен беләм. Аны миңа әнием өйрәтте

Үс, үс, улым, үс әйдә,

Дөнья бик киң, сыярсың.

Аягың җиргә терәрсең.

Башың күккә сузарсың.

Бу җирләргә сыймасаң,

Галәмнәргә чыгарсың.

Күчтәнәчләр алып кайтып

Әнкәеңне сыйларсың.

Зу – у – у – у – р    ү – с – с – с.

Әби: Бигрәк матур!

4 кунак: Ә мин чәбәк-чәбәк уенын беләм.

                Чәп-чәп, чәбәкәй,

                 Безнен Айсылу бәләкәй.

                 Ул – акыллы, ул – тәтәй,

                 Килмә монда кәҗәкәй! Бармаклар белән күрсәтә

1 кунак : Айсылу уянган. Әйдәгез әле биеп тә алыйк. 

Татар Биюе

Әби: Бигрәк матур, бигрәк күңелле булды. Кул чаба

Бала елый башлый.

Әни: Йә-йә кызым. Бишек тирбәтә.

1 кунак:  Гөлнур апа, бала елаганда бишек җыры җырлап йоклатыйк. 

Бишек җыры

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп күз йомып

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп

Үсеп буйга җитәр бу.

Әлли итәр бу бала.

Бәлли итәр бу бала.

Әтисе кайтып җиткәнче

Йоклап китәр бу бала.

Әби: И-и, бигрәкләр дә уңган балалар икән сез. Җырлыйсыз да, төрле уеннар да беләсез. Ә хәзер, әйдәгез, бәби йоклаганда чәй эчеп алыйк.

Әни: Бавырсаклар, кош теле, чәк-чәк белән. Чәйгә рәхим итегез! 

“Үчти-үчти дигәндә” Җыры яңгырый. Барысы да баш ияләр.

“Кич утыру”

/Татар логопед төркеме өчен/

Максатлар: Татар халкының
әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту һәм алар аша татар теленә
мәхәббәт хисләре уяту, балаларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү,
әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга өйрәтү.

   Бурычлар: Халык авыз иҗаты
аша балаларның сөйләм осталыкларын үстерү, татар теленә хас авазларның әйтелешен
ныгыту;

 балаларда халкыбызның күркәм
гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, кешелеклелек, чисталык, әдәплелек
сыйфатларын тәрбияләү.

 Алдан эшләнелгән эшләр:
Балаларга халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү. Җырлы- биюле
уеннар, мәкальләр, такмаклар, җырлар өйрәнү. Татар халык көйләрен тыңлау.

Өй күренеше.  Талгын гына
татар көе уйный. Әби һәм аның оныкчыгы Алинә кул эше белән кич утыралар.

Кичә барышы:

Әби (оекбаш бәйләп
утыра): — Их, бар иде бит ул безнең яшь чаклар. Егетләр урам тутырып җырлап
авыл әйләнәләр иде, ә кызлар аулак өйләрдә сер бирмичә генә, егетләрне көтеп
утырырлар иде. Ә хәзер искә төшереп утырырга гына калды инде.

Алинә:
Әбием, матурым минем сиңа бер йомышым бар иде. Менә әти белән әни дә кунакка
киттеләр.Без бүген кызлар белән кич утырып алыйк әле, әбекәем.

Әби: -И-и-и балакаем, бая гына теге егетләр җырлап
урам әйләнгәч, яшь чакларымны искә төшереп утыра идем.
Җыелыгыз, бергәләп кич утырыгыз. Яшь чакта
уйнап-көлеп калыгыз.Тик артыгын шаярышмагыз.Җегетләр дә киләме соң?

Алинә: Син бигрәк инде,әбием. Кызлар гына
килә.Чигү чигеп утырырбыз дигән идек.

Әби :( хәйләкәр елмаеп)Шулаймыни?
И-и,менә без яшь чакта була иде ул аулак өйләр.И-и гомерләр.Хәзер телевизордан
гына күрергә калды шул.

Алинә:
И-и-и әбекәем, бигрәкләр дә әйбәт инде үзең. Рәхмәт инде, сүз тыңлаган өчен.

Әби:
Мин Сәхипҗамал әбиеңнәргә генә кереп чыгыйм әле, йомышым бар иде, карагыз аны,
тәртипле генә утырыгыз. (Әби чыгып китә).

Алинә:
Кызлар, әйдәгез, керегез.

/Кул эшләрен тотып
кызлар керә./

Тәрбияче: Егетләр белә микән сездә аулак өй
икәнен? Анда кунак егеттә килгән ди әле……….

Тәрбияче: Килмәсәләр,кирәкләре бер тиен.

Тәрбияче:  Алай димә,….. Алар килсә күңелле
була ул. Такмаклар әйтешербез..

1-тәрбияче:
Кызлар,  нигә бик күңелсез утырабыз? Өйдә бездән башка беркем дә юк. Әйдәгез,  “Йөзек
салыш” уенын
уйнап, күңел ачып  алыйк. Үзем башлыйм.

       Йөзек салам
, йөзек салам,

       Йөзек салам
үзеңә.

       Кемдә йөзек
сикереп чык.

Кызлар тезелешеп
утыралар, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кызларның
барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә
тиеш. Аннан соң, үзе бер кырыйга китеп: “Кемдә йөзек,сикереп чык”, – ди.
Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле
кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар. (Җәзага
такмаклар )

Кыз:
Кызлар, әйдәгез бергәләп бер биеп алыйк әле.

(кызлар
бииләр)

Урамнан  гармун
тавышы ишетелә.

Ишек шакыйлар.

Кызлар:
Гармун тавышы, гармун тавышы.

Кыз:Егетләр
килде, егетләр килде.

Кызлар тыз-быз
килешәләр. Киемнәрен төзәтәләр. Көзге каршында мәж киләләр.

2-тәрбияче:
Безнең монда җыелганны

                    
Әллә кайдан белгәннәр.

Егетләр:
Кызлар, аулак өйгә кертегез әле?

1-тәрбияче:
Кертәбезме?

Алинә:
Юк-юк, әби егетләрне кертергә кушмады.

1-2 тәрбияче:
Ярый инде керсеннәр.

Кызлар барысы
бергә:
  Керсеннәр инде, керсеннәр.

        
Кызлар, егеләр, сез, кунакка йөрергә
яратасызмы?

        
Кызлар, егетләр, ә сез, кунакларны
яратасызмы?

        
Яратабыз!!!

        
Тел төзәткеч

Нак-нак-нак
мин бүген  кунак.

Нак-нак-нак-
мин  булам кунак.

Нак-нак-нак-
бу минем чынаяк.

        
Әйдәгез, килегез тизрәк,

Ясыйк
матур түгәрәк.

Безгә
кунак килгән,

Уйныйк-җырлыйк
бергәләп.

Кунаклар уены

Балалар кулга-кул
тотынышып , түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар
түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар,

Чыж-пыж итеп коймаклар

Җәелде, әй җәелде. (Кулларын
як-якка җәяләр.)

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. (Кысылалар.)

Җыелды, әй җыелды,

Аннан ары кабарды. (Кулларын югары
күтәрәләр.)

Кабарды, әй кабарды,

Шиңде, юп-юка калды. (Чүгәлиләр.)

Пеште инде коймаклар,

Сыйландылар кунаклар.

Тордылар, баш иделәр,

Таралдылар, әй шатлар. (Баш ияләр.)

Бииләр, ай-яй шатлар. (Бииләр.)

2-тәрбияче:  Уйныйк
әле, җырлыйк әле,

                     
Биик әле күп итеп.

                     
Безнең бәйрәм кичәбезне

                     
Сагынып сөөйләрлек итеп.

Кызлар, егетләр, әйдәгез,
җырлап-биеп уйнап алыйк.

Зилем-
зиләле»уены
. (Кызлар, егетләр парлап басалар, «Эх,зилем- зиләле»
уен — җырын җырлыйлар.)

Тәрбияче:
кызлар,егетләр, әйдәгез бер утырып ял итеп алыйк . Такмаклар    әйтешеп алыйк.(
балалар ике якка бүлнеп утыралар.)

Тәрбияче: Әйдәгез
әле, егетләр-кызлар,  “Капкалы”уенын уйнап алыйк.

Түгәрәктә балалар
бию көенә биеп йөриләр, ә ике бала кара-каршы басып, кулларын югары күтәреп,
“капка” ясыйлар. Көй туктагач, алар кулларын төшерәләр. “Капка” эчендә калган
бала “ягымлы “ сүз әйтә.

“Капкалы” уенында
үстерешле уен “Ягымлы сүзләр” кулланыла.

“Капка”  ясап
торучы балалар эндәш сүзлен кабатлыйлар:

Әйдә. безгә
килегез!

Капкалардан
керегез.

Капкалардан
керегез,

Өебезгә  үтегез.

Егетләр: Без
китәбез инде, саубулыгыз.

1-тәрбияче:
Ашыкмагыз инде, егетләр,

                    
Нигә шулай ашыгасыз.

                    
Уйнап-көлеп алыгыз,

                    
Кичәбездә калыгыз

Җырлы-биюле уен “Түбәтәй”

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны
җырлый-җырлы түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җы р ахырында түбәтәй кемдә булып
кала,  шул уртага чыгып бии. Уен шулай дәвам итә.

Бик ераклардан кунакка  килгәнсең,

Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең.

Җыр-биюгә бигрәк оста
икәнсең,

Барыбызны  шаккатырып китәрсең.

Түп-түп-түп түгәрәк түбәтәй,

Түп-түп-түп түгәрәк түбәтәй,

Түбәтәең энҗеле дә укалы.

Түбәтәең менә кемдә
тукталды.

        
Аулак
өй биюсез буламы?

        
Булмый.

/кызлар, егетләр капма-каршы тезелеп басалар/

Гореф – гадәт, йолалардан
         Ярамый шул качарга.
         Бүгенгедәй һәрчак шулай
         Кирәк күңел ачарга!

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма

комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесы

27 нче балалар бакчасы

“Фольклор бәйрәме”

Тәрбиячеләр:  Иванова Г. Р.

Валишина И.И.

ТР

Түбән Кама шәhәре

2019

“Фольклор бәйрәме” (бәйрәм сценарие)

Максат: милли уеннар, татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән хәзинәсе икәнен төшендерү, сөйләм культурасын баету.

Тәрбия бурычы: балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт, үз халкы белән горурлану, гореф гадәтләренә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: күзаллау (табышмак), фикерләү, акыл сәләтен, сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычы: сүзлек запасын, сөйләм культурасын  баету.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм теле, танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек, физик тәрбия.

Методик алымнар hәм чаралар: уен, әңгәмә, табышмаклар, такмазалар, сораулар, нәфис сүз, музыка тыңлау, бию-җырлар.

Сүзлек өстендә эш: алъяпкыч, түбәтәй.

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, слайдлар карау, мәкаль, табышмаклар, тизәйткечләр, уеннар, җыр-биюләр өйрәнү.

Бәйрәм барышы:

Алып баручы. Хәерле иртә, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Сезнең игътибарыгызга “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” дигән фольклор бәйрәмен тәкъдим итәбез. Без бүген төрле уеннар, шаян такмаклар, матур җырлар, биюләр күрсәтербез.

Алып баручы. Балалар, карагыз әле, бүген көн нинди матур! Нигәдер генә кояш кына күренми. Ягез, бергәләп кояшны чакырыйк.

“Кояшны чакыру” уены.    Кояш, чык, чык, чык,

                                                   Майлы ботка бирербез.

   Майлы ботка казанда,

 Тәти  кашык базарда.

       Тәти какшык саф алтын,

      Кирәкми безгә салкын.

Алып баручы. Менә кояш та чыкты. Ә хэзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып китте. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Кояш турында шигырь юллары сөйләп китик.

 Тәрәзәдән кояш карый,

   Җылы нурларын сибеп.

         Шатланып кул чәбәклибез,

 Уйныйбыз матур итеп.

Алып баручы. “Мәликә” уенын уйнап алырбыз. Санамыш әйтеп Мәликәне сайлыйбыз.

Әлчи-бәлчи.

          Әни күлмәк үлчи.

        Син кал, бу чык!

Алып баручы. Мәликәне сайладык, аның күзләрен бәйлибез, ул тавыштан танып алдында торган кешене әйтергә тиеш.

“Мәликә” уены.                     Утыр, утыр, Мәликә,

 Алмагачның төбенә.

         Кем торганын каршында

   Әйтеп бирче тиз генә.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә, бүлмәгә әби керә.)

Әби. Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар! (магнитофон язмасында “Мине чыгып алыгыз, мин сезне көтәм”,- дигән тавыш ишетелә.) Тавышны ишеттегезме, балалар? Мин карыйм әле, кем икән анда?

Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый.

Әби. Сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки ачылыр. (Матур, серле, тылсымлы, бизәкле, агачтан эшләнгән). Балалар, мин сезгә сандык алып килдем. Карыйк әле, анда нәрсәләр бар икән? (Әби алъяпкычны, түбәтәйне күрсәтә, алар турында сөйли hәм уен тәкъдим итә.)

Алып баручы. Балалар, әйдәгез  бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.

“Түбәтәй” уены уйнатыла.   Түп-түп, түбәтәй,

 Түбәтәен укалы,

              Чиккән, матур түбәтәен

           Менә кемдә тукталды.

(Түбәтәй туктап калган балага җәза итеп такмак сөйләргә кушыла)

1 бала.  Исәнмесез-саумысыз…

               Нигә кәҗә саумыйсыз?

               Әтәчегез күкәй салган,

               Нигә чыгып алмыйсыз?

2 бала.  Безнең дә бар мәчебез,

               Сезнең дә бар мәчегез.

               Безнең мәче сезгә килсә,

               Зинhар өчен ишек ачыгыз!

3 бала. Сары, сары, сап-сары

              Сары пәке саплары.

              Сараларга барган идем,

              Җырлый икән атлары.

4 бала. Йорт кошларын ашатырга

              Иртүк чыгам сарайга.

              Тавыкларга тоз ялатам,

              Печән салам казларга.

5 бала. Кәҗә керә бакчага,

              Кәбестәне ашарга.

              Таяк тотып чыксалар,

              Хәзер тора качарга.

6 бала. Иртән торып тышка чыксам,

              Тараканнар кар көри.

              Чикерткәләр туфли киеп ,

              Урамда биеп йөри.

7 бала. Иртән торып тышка чыксам,

              Кырмыска утын кисә.

              Кара сарык биеп йөри,

              Сыер чәбәкәй итә.

8 бала. Әтәч менгән читәнгә,

              “Кикрикүк” итәргә.

              Әтәчкә дә хәбәр килгән

              Армиягә китәргә.

              Әтәч әйтә: “Бармыйм”,- ди,

              Тавык әйтә: “Калмыйм”,- ди —

              “Син армиягә китсәң,

              Бер күкәй дә салмыйм”,- ди.

              Әтәч китте армиягә

              Чабатага утырып.

              Тавык мескен карап калды,

              Ике күзен тутырып.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез бергәләп  “Без, без, без идек…” уенын уйнап алабыз (җәза өчен бармак уеннарын кабатлау).

1 бала. Бу бармак — бабай,

              Бу бармак — әби,

              Бу бармак — әти,

              Бу бармак — әни,

              Бу бармак — бәби,

              Исеме аның — чәнти!

2 бала. Бабай алды барабан,

              Әби алды бөтерчек,

              Әти алды машина,

              Әни алды сикергеч.

              Ә мин алдым бер зур туп,

              Уйныйм аны сикертеп.

3 бала. Баш бармак,

              Имән бармак,

              Урта бармак,

              Атсыз бармак,

              Чәнти бармак.

4 бала.  Баш бармак башлык кигән.

               Имән бармак итек кигән.

               Урта бармак зур тун кигән.

               Атсыз барак чалбар кигән.

               Чәнти бармак киенмәгән,

               Әллә киенә белмәгән.

5 бала.  Бу бармак — кыяр,

               Бусы — кәбестә,

               Бу бармак — кишер,

               Бусы — помидор,

               Бусы сарымсак булды —

               Менә кәрзинем тулды.

6 бала.  Баш бармагы — бүредер,

               Имән бармагым — төлке,

               Урта бармагым — керпе,

               Атсыз бармагым — аю,

               Чәнти бармагым — куян,

               Куянны кая куям?!

7 бала. Бу бармак — чыпчык,

              Бусы — сыерчык,

              Бусы — карлыгач,

              Бусы — сандугач,

              Ә бу бик кечкенә,

              Тимәгез нәниемә,

              Нәниемә — чәнтиемә!

Алып баручы. Балалар, бәйрәмебез тагын да күңеллерәк булсын өчен бер биеп алыйк әле.

“Күмәк бию” башкарыла. (“Әпипә” көенә)

Алып баручы.  Балалар, әйдәгез әле бер уен да уйнап алыйк. Уен “Песи hәм тычканнар” дип атала (тәрбияче уен барышын аңлата).

Мияу, мияу, мышнаган,

Мич башында кышлаган.

Бүген тычкан тотмаган.

Тотар иде, йоклаган.

Алып баручы. Ә хәзер өйрәнелгән җырыбызны җырлап китәрбез.

“Матур уен” җырлы уены башкарыла.

Сез уртада, без кырыйда

Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз булсын матур

Күңел ачыйк бергәләп.

Таянабыз билләргә,

Тотынабыз биергә.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Әйләнәбез без бергә.

Әби. Ягез әле, кызлар, бераз курчаклар белән уйнап алыйк (“Бишек” җыры ишетелә).

  1. “Курчакны йоклатабыз” уены (арбага салып куялар hәм селкетәләр)
  2. “Курчакны йокыдан уятабыз” уены

Алтын, алтын, алтыным,

Минем йөрәк ялкыным.

 Уян, бәбкәм, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

  1. “Курчакны үчти-үчти сикертү” уены.

Үчти-үчти, үчтеки,

 Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

 Таза  hәм матур булыр,

Акыллы, зирәк булыр,

 hәркемгә кирәк булыр.

  1. “Курчакларны тәпи йөрергә өйрәтәбез” уены

 Әттәти, әттәти,

Минем кызым бик тәти.

Минем кызым бик тәти дә,

 Йөреп китәр ул тәпи.

  1. “Курчакларны биеткәндә” уены

Бас, бас эзенә,

Күз тимәсен үзенә.

Яшел чирәм үсеп бара,

Аяк баскан эзенә.

Курчаклар белән бию.

Әби. Балалар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:

  1. Урманда яши,

Тавыклар урлый,

Көлтә койрыклы,

Хәйләкәр (төлке).

  1. Урманда яши,

Бу озын колак,

Кишер ярата,

Үзе бик куркак (куян).

  1. Иртән иртүк тора,

“Кикрикүк” дип кычкыра.

Бу нәрсә икән? (әтәч)

Алып баручы. Ә хәзер безнең балалар “Төлке, Куян hәм Әтәч” әкиятен уйнап күрсәтерләр.

(Әкият сәхнәләштереп уйнала)

Алып баручы. Балалар, тормышта әкияттәге эт, үгез, аю кебек куркак булмагыз, ә әтәч кебек кыю, батыр, курку белмәс булыгыз. Әнә ул кечкенә генә булса да төлкедән куркып тормаган, төлкене куян өенән куып чыгара алган. Димәк, балалар, кеше хәленә керә белергә, бер-беренә карата кайгыртучан, игътибарлы, ярдәмчел булырга, дус-тату яшәргә кирәк.

Бәйрәм балаларга таныш “Куш кулым” җырлы уены белән тәмамлана.

  1. Урман буйларына менәм,

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Менә сиңа, якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

  1. Алма бакчасына кереп,

Алма ашыйсым килә.

Син — алмасы, мин — чәчәге

Булып яшисе килә.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Менә сиңа, якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

Муниципальное казенное образовательное учреждение «Кунашакская средняя общеобразовательная школа»

» Су буенда кичке уен «

фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий.

Сценарий фольклорного праздника «Вечерние игры на берегу».

Җиһазлау ( оборудование): читән (забор), 6 чиләк, чәчкәләр, 2 саул макеты, камыш макетлары, идән паласы, баян, трещётки.

( “Бормалы су” көенә 3 кыз чыга- под мелодию «Бормалы су выходят три девушки)

1 кыз: Кумәк бию, уен көлке була кичке уенда.

Кызлар — егетләр жыела таллыкта, су буенда.

2 кыз: Пар табышлы, эсир алыш кичке уенда була

Таныштыра, дуслаштыра яшьләрне шушы йола.

3 кыз: Жырлар, биюләр өзелмәс, шатлык өстәр гармун да.

Укенерсез килмәсәгез, кызык булачак монда!

( “Бормалы сукөенә  чиләкләр тотып кызлар керә)

4 кыз: Кызлар! Әйдәгез, Каринане кичке уенга чакырабыз.

Барыбыз: Әйдәгез!

5 кыз: Карина, кичке уенга чыгасыңмы?

6 кыз: (Карина тәрәзәдән карый һәм әкрен генә:)

Хәзер чыгам. (чыга) Исәнмесез кызлар!

Кызлар: Исәнме, Карина! ( Егетләр читән артында утыралар һәм кызларны күзлиләр. Рузамиль кинәт килеп чыга, калганнар аның артыннан.)

Малайлар: А-ХА-ХА-ХА-А! ( Кызлар куркып китәләр)

1 егет: Исәнмесез, саумысыз!

Нигә кәҗә саумыйсыз.

2 егет: Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз.

1 кыз: Әй, Әпсәлам, Әпсәләм!

Сәлам бирдем әссәлам!

Сездән безгә тиештер бит…

Малайлар: Сәлам!

Барысы кызлар: Шуннан!..

3 егет: Тугыз ким уннан…

Барысы кызлар: Шуннан!..

4 егет: Утырган да шуган…

Барысы кызлар: Шуннан!..

5 егет: Кишер белән суган..

Барысы кызлар: Шуннан?

6 егет: (аптырап) Егетләр, ярдәм итегез әле миңа!

(Егетләр кул селтиләр. Җырларга җыеналар, бер-берсенә капма-каршы басалар.)

7 егет: Эй, егетләр,кызлар, әйдәгез әле, жырлап алыйк!

Барысы : (торалар уртада басып, өч төркемгә бүленеп җырлыйлар.)

«Кария закария» — татар халык жыры

1.Бу бик яхшы укучы -2 раза (запевают – Нигаматуллина К. и Ильясова В.)

Анын укуы яхшы
аннан урнэк алыгыз – 2 раза

припев:
Кария — Закария коммая (барысы дэ бергэ)
Кария — Закария коммая
Кари комма Закария
Закария коммая — 2 раза

2) Бу бик яхшы жырлаучы ( запевают Акчулпанов Р. и Карачурин А.)
Анын жырлавы яхшы
аннан урнэк алыгыз
Припев.

3) Бу бик яхшы биюче (барысы дэ бергэ)
Анын биюэ яхшы
аннан урнэк алыгыз

(кызлар белән малайлар бер беренә тыпырдашып каршы киләләр)

Барысы : Тыпыр,тыпыр, тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап-көләп, җырлап-биеп,

Күңел ачаек әле.

О-хо-хо, о-хо-хо! Күңел ачаек әле. (артка китәләр)

О-хо-хо, о-хо-хо! Күңел ачаек әле.

2 егет: Егетләр биюе! ( танец юношей)

(Акчулпанов Р, Фахрутдинов А. Гилязов И.)

2 кыз: (алга чыгып)

Булды-булды. Кызлар! Малайлар!

Без биредә бик шаулашабыз.

Әйдәгез, чишмәгә суга барабыз.

Барысы кызлар: Әйдәгез, әйдә!

Малайлар: Без дә барабыз!

Барысы кызлар: Юк, без сезне алмыйбыз!

Барысы малайлар: Барабыз!

2 кыз: Әйдәгез, чиләкләрне алаек.

(Чиләкләрен алып җырлый-җырлый биеп баралар)

Су юлы» (татар халык жыры, башкара Сөмбел Билалова)

1.Әйдә, иркәм, алып барам — (кызлар )
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
2.Суда сусар йөзә микән, -(малайлар)
Салкын суга салмыйча?
Син бәгъремне сагнып көтәм,
Юлдан күзем алмыйча.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда

(Кызлар чиләкләрен тотып горур басып торалар, Ильдар аларга елгадан су чиләкләренэ алып бирэ).

1 кыз: Әйдәгез уеннар уйныйбыз .

Барысы :      Әйдәгез, әйдәгез.

1 егет: Нинди уен уйныйбыз?

1 кыз:   ” Палас белэн уйныйбыз!

( Нигаматуллина К, Гималов Р, Сафонова В. Фархутдинов А.)

2 кыз: Ә гармунда кем остарак уйный, егетләр?

Барысы : Руслан, Руслан инде…

(Руслан гармунда уйный татар җыры яки татар биюе. Калганнар парлап «гөрләук уйныйлар»).

3 кыз: Бик күңелле монда, әйдәгез, жырлап алабыз!

(Җырлы-биюле уен. Түгәрәкләнеп басалар)

«Апипэ»

(Ильясова Виктория, Нигаматуллина Карина жырлыйлар).

5 кыз: Кызлар, егетләр! Уйнадык та, җырладык тә,

биедек тә! Әйдәгез кайтыйк инде.?

Барысы: Эй, койтасы килмий бит але!

6 кыз: Кайтыик инде, әни өйде су көтә .

Барысы: Ярар! Әйдәгез!

( Кайтыр юлга чыккач биеп, җырлап чыгыш якка атлыйлар))

Чараның темасы: Татар фольклоры.

Максат:

  1. Укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру
    эшен дәвам итү; халкыбызның милли тарихи үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт
    тәрбияләү.
  2. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең
    әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү.
  3. Укучылар арасында үзара дуслык, бердәмлек сыйфатлары булуны ныгыту.


Материал:

  1. С.Әхмәтов. Уйныйбыз да,җырлыйбыз да…,Чаллы, 1991
  2. Р.Ягъфәров. Кәҗә-мәкәрҗә; Казан»Мәгариф», 1994.
  3. Гөлбакча.
  4. Нигъмәтжанов М.Н. Татар халык җырлары. -Казан, 197б.
  5. Халык уеннары. — Казан, 1990.

Жиһазлау: тубәтәй, кул эшләреннән кургәзмә, телевизор, DVD-караоке,
магнитофон, кулъяулык, курчак, милли татарча чәй табыны.

Дәрес барышы:

— Исәнмесез, укучылар!

— Исәнмесез, саумысез!

— Хәерле көн, балалар!

— Имин үтсен көнегез!

— Кәефләрегез ничек соң?

— Кояшлы иртә кебек.

— Укучылар, без буген сезнең белән халкыбызньң милли гореф-гадәтләре турында
сөйләшербез. (Слайд 1). Алар кешене тәрбиялерәк итәргә булышалар. Татар
гаиләсендә балаларга тәрбия биру милли йола-гадәтләргә нигезләнеп алып барыла.
Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны саклавы,
үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Безнең
халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сеючән, ярдәмчел, күңел ачучан халык.

Без бүгенге дәресебездә татар халык җырларына, биюләренә, мәкаль һәм
әйтемнәренә, табышмакларга, уеннарга тукталырбыз.

— Иң элек татар халык җырларын башкарып китик. Укучылар, сез җырлар
яратасызмы? (…) Әйе, безнең халкыбыз да җырларны бик яраткан һәм җырлар иҗат
иткән. Ул җырларны бәйрәмнәрдә, кичке уенлыкларда, аулак өйләрдә җырлап күңел
ачкан. Укучылар, сез татар халкының нинди җырларын беләсез? (…)

— Халкыбыз кешене киеменә карап каршы алган, акылына карап озаткан. Өс-баш
матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле. Осталар чиккән
калфаклар, кәләпүшләр, тубәтәй-ләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бәби
итәкле кулмәкләр, камзуллар искиткеч матур. Әби-бабаларыбыз кием-салымга тәнне
каплау, тәнне жылыту чарасы итеп кенә карамаганнар, анъң килешле, уңайлы булуына
да игътибар иткәннәр. Бүгенге күргәзмәбездә дә сез татар халкыньң чигелгән
кием-салымнарын күрәсез. (күргәзмә карау).

Костюмнар (слайд 2-3)

— Ә сезнең әти-әниләрегез нишли, нинди кул эшләре белән шөгыльләнәләр?
(сөйлиләр)

— Татар халкы мәкальләр иҗат иткән һәм кулланган. Без сезнең белән мәкальләр
өйрәнгән идек. Ә хәзер ул мәкальләрнең сезнең исегездә калу-калмавын тикшереп
карыйк. “Мәкаль әйтеш” уены.

Мәкальләр (слайд 4)

Туган илең – (туган анаң).

Кем әшләми – (шул ашамый).

Сабыр төбе – (сары алтын).

Җиде кат үлчә — (бер кат кис).

Әткәй – шикәр, (әнкәй – бал).

Уку – (энә белән кое казу).

Эш беткәч, (уйнарга ярый).

Гыйлем – нур, (наданлык – хур).

Эшнең (ояты юк).

Саф һава – (тәнгә дәва).

— Бишек жырлары – кеше күңеленең иң нечкә кыллары. Шуңа да аларны һәркайсыбыз
сабый чакның якты истәлеге итеп, гомер буе күңел түрендә саклый. Бишек җырлары
ана белән бала икәүдән – икәү генә калган вакытта башкарыла.

— С какой целью исполняются колыбельные песни?

— Как они поются?

“Народ-поэт”, “народ-мудрец” на протяжении веков создавал лирику материнства.

Через песню мама передавала ребёнку свою ласку, любовь, нежность.

Бишек җыры (слайд 5)

— Считалось, что с шестинедельного возраста ребёнок понимает обращённые к
нему слова, реагирует улыбкой на слова взрослых. Сон, как живое существо,
приглашают в дом, к колыбели, просят усыпить ребёнка. В песнях выражают
пожелания счастья ребёнку во взрослой жизни.

— Когда ребёнок подрастал, начинал говорить, он учился у взрослых. Это
детский фольклор.

Заклички. Эндәшләр (слайд 6)

— Что вы знаете о закличках. (Ответы детей)

— Люди верили в волшебную силу слова, верили, что произнесённые
слова-заклинания может повлиять на силу природы. Ребёнок знакомится с природой,
играет с ней на равных.

— Какие вы знаете заклички?

 Загадки. Табышмаклар (слайд 7)

Табышмакка җавап табу өчен, ут кебек зиһен йөгереклелеге кирәк. Ул үзе
кечкенә булса да, эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Тик моның өчен
хыялың бай һәм җитез булсын да зиһенең йөгерек булсын.

— Әйдәгез табышмаклар әйтешеп алыйк:

Считалки. Санамышлар (слайд 8)

Самый распространённый жанр детского фольклора.

— Для чего нужны считалки? Какие вы знает считалки? 

Дразнилки. Үртәвечләр

— Что высмеивалось в дразнилке?

 Скороговорки. Такмаклар (слайд 9)

Прослушивание детей.

Изучать нужно, чтобы не забывать устное народное творчество нашего края,
передавать его из поколения в поколение.

— Детский фольклор – явление вечное, ибо вечно детство, которое дано
человеку, что бы играя, творить жизнь.

— Татар халкы күңел ачучан халык, дидек. Ул хезмәт итү белән беррәттән ял
да итә белгән. Бәйрәмнәрдә, кичәләрдә төрле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез без
дә татар халкыньң «Йөзек салыш» уенын уйнап алыйк.

Укытучы:

— Аулак өйләрдә, кичке уеннарда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның
матурлыгы макталган, шаян биюләр, уен – такмаклар яңгырап торган.
(Cлайд 10)

(Җырлы – биюле уен “Челтәр элдем читәнгә”)

Әпипә (слайд 11)

Бию (слайд 12)

Йомгаклау.

— Бүген без халкыбызның матур гореф-гадәтләренә, фольклор әсәрләренә тукталып
үттек. Без үзебенең милләтебезне онытмыйча, милли гореф-гадәтләрне дәвам итәргә,
фольклор әсәрләрен сөйләмебездә кулланырга тиешбез.

— Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны
киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.

Балага исем уйлау.

Бишек уртада тора (2-3 кыз бала чыгалар).

Сеңлем, энекәшкә исем кушабыз бүген әле без исем дә сайламдык.Бик матур исем кирәк энебезгә…Әйе апам, әле мичкә күмәч тә тыкмадык, әлбә дә пешмәгән, тиз бул тиз -бул хәзер кунаклар килеп җитә бит.Ник кычкырып сөйләшәсез, бәбәй уянды бит.( баланы тирбәтәләр, бишек җыры җырлыйлар)

Бәү – бәү итә энекәш, Вакыт җиткән йокларга. Абыйларга, апаларга Кечкенә балаларга. Көн үтте, ә кояшны Кара карга урлаган. Нәни энекәшебез  Әле йоклап туймаган.

Энебез дәү-дәү үсә.Ай бишектә төн үтә. Шул төн үткән вакытта Дәү егет бәү-бәү итә.

(Кунаклар килә)

Малай: -Әссәләмәгәләйкем,

Исәнмесез, саумысез,

Нигә саумыйсыз кәҗә.

Каршылагыз хөрмәт белән

Күчтәнәч тулы әрҗә.

Кыз:

Килдегезме, кунаклар,

Түрдән узыгыз әйдә!

Мичтә күмәч, җамаякта

Изелеп пешкән әлбә.

Малай:

Күчтәнәчнееееее җәлләмәдек

Алып килдек мул итеп.

Бәбине күрсәтсеннәр, дип

Апаларына –читеееек.

Кыз:

Күз тимәскә шомырт куйдык

Салдык олы имезлек.

Бүген мунча юындыргач

Көчек күлмәк кигездек.

Нинди күлмәәәәк?Баланың беренче күлмәген көчек күлмәге дигәннәр борыннгылар.ӘӘӘӘ, Әйтегез соң, исеме ничек сабыйның?Исемне бергәләп уйларбыз инде.Әйдәгез, бездән калмаган, исемнәр беләбез без, уйлашыйк. Әллә бармак уены белән башлыйкмы?Әйдәгез,алайса, башлыйк.Бергәләп җырлыйлар берәү санаү рәвеше китерә: ( түгәрәкләнеп)

Бармак уены чыккан ,диләр

Оталсам ярар иде.

Иң матур затлы исемне

Мин тапсам ярар иде.( Берәүне чыгара. Тегесе кисәк кенә):

Минсара ! Шат күңелле, ачык , дигән сүз!Кит моннан, сабыебыз ир бала бит!(җыр, тагын берәүне чыгаралар)

-Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигән сүз!

— Авылыбызда 12 Гариф бир, шул җитеп торыр мәллә?….

-Ярар, алайса . (җырлыйлар, тагын берәү кала)

Байтуган! Байтуган булсын!(бергәләп)

Булсын, булсын, бик күркәм,

Туры килсен үзенә.

Бай күңелле егет булып

Үссен безнең кечкенә.

Аллага шөкер, исем уйлап таптык бит! Әйдәгез , Мулла бабай килгәнче җырлы уен уйнап алыйк, Байтуган да ишетсен!

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Йомшак мендәр ярата.

(Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри):

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Түгәрәкле уйнаганда

Әйләнеп җырлаганда.

Күңелле дә булмас иде

Сез дуслар булмаганда.

Алсу чәчәкнең таҗына

Кунган зәңгәр күбәләк

Яшәү рәхәт, көн күңелле,

Дуслар белән бергәләп!

Баланы алып,яратып кереп китәләр.

К 100- летию Татарстана

Путеводитель по интернет- ресурсам сценарных материалов

Сценарии к праздникам

Тематические сценарии

Персональные сценарии

К  100-летию Татарстана 
Стихи о Татарстане
   Татарстаным
Песни о Татарстане
   С днем рождения, Татарстан!
   Каршы ал, туган калам !
Сценарии о Татарстане
   Мин яратам сине, Татарстан!
   Сценарий, посвященный 100-летию ТАССР 
   Сценарий концерта, посвященного 100-летию образования ТАССР и 30-летию Республики Татарстан «Татарстан — наш общий дом»
Другие мероприятия и сценарии к 100-летию ТАССР
   Классный час «100 лет ТАССР»

Путеводитель по интернет-ресурсам  сценарных материалов
        Сценарные материалы для школ
        Сценарные материалы   библиотек
        Сценарные материалы  для праздников и корпоративов

  • Республиканский центр развития традиционной культуры Республики Татарстан
  • Сценарии — http://www.tatfolk.ru/test/index.php?content=scenarii

    «Культура – против терроризма и экстремизма»

    Творчество против террора

    Творчество преображает мир

    Каравону 20 лет

    Творчество преображает мир

Сценарии к праздникам   (В связи с законодательством об авторском праве РФ тексты  сценарных материалов можно просмотреть только в помещении библиотеки). Или обратиться  в отдел межбиблиотечного абонемента и электронной доставки документов НБ РТ  — http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/structure_.htm?department_id=33944

Профессиональные праздники
Тематические сценарии
Литературно-музыкальные композиции
Персональные сценарии

Сценарии к праздникам:

Сценарий к празднику «Новый год» (Корбан Р. ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ!: Яна ел бэйрэмен уткэру очен сценарий // Хуш килэсен, Яна ел!: (Бэйрэм тамашалары). — Казан: Печатный двор, 2002. -Б.50-60 — (Новый год).

Сценарий к празднику «8 марта»(Хэсэнова Ф.К. «Илгэ — матурлыкны, Жиргэ батырлыкны Сез бирэсез газиз энилэр!»: Энилэргэ багышланган бэйрэм кичэсен уткэру очен сценарий// Бэйрэм белэн сине, кыз туганым! — Ты жизнь сама дарующая счастье. Жырлар, шигырьлэр,сценарийлар:Бэйрэмне уткэручегэ методик кулланма / Тоз.Хэсэнова Ф.К. — Казан: «Мастер Лайн», 1999.- Б.4-13.- (Сценарий к празднику 8 Марта). 

Сценарий к празднику «Науруз» (Нэуруз (Язны каршылау бэйрэме) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола- бэйрэмнэре: Методик кулланма. -Казан: РИЦ «Школа», 2004. -Б.15-24 — (Науруз. Праздник встречи Весны).

Великой победе посвящается
Не стареют душой ветераны (Нурлы май, җырлы май – дошманны җиңгән ай : сценарийлар, җырлар / ТР ММ; Халык иҗаты һ.мәдәни агарту эшләре буенча Республика фәнни-методик үзәге; төз. Ф.К.Хәсәнова.- Казан, 40 б.
Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне  // Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.
Җырым белән җиңдем дошманны / ТР МК; төз. Н.Ә Асылкаева; җав. мөх-р Р.И. Вәлиев.- Казан, 1996.- 46 б.- (Республика китапханәләрендә : эш тәҗрибәсеннән. 1996.- 2 чыгарылыш). 
Мәхәббәт, җиңү җырчысы //Мәгариф.- 2009.- № 12.- Б.11-12.
Онытырга мөмкин түгел (Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.)
Япь-яшь җиңү бәйрәме (Хәйруллина, В. Бәйрәмгә рәхим итегез : методик кулланма . — Яр Чаллы, 2005.- 47 б.
Сценарий к Дню Победы (9 мая) (тат) (Вафин Ф. Онытырга момкин тугел: Боек Жинунен 60 еллыгына багышланган чараларда файдалану очен эдэби-музыкаль композиция // Мэгърифэт.- 2005.- 26 март.- Б.6. — (К 60-летию Победы).

Отечественная  война 1812 г.- 200 лет
Женские образы 1812 года
Источник: Читаем, учимся, играем.- 2012.- № 1
Климова О. И верно служили Отчизне
Нуштаева А. Герои былых времен
Судьба женщины- воина
Источник:   Фән һәм мәктәп.- 2010.- № 7-8.
Покрыты славою чудесного похода

Сценарии к празднику «Сабантуй»
Cценарий к празднику «Сабантуй»(тат) ( Сабан туе -Сабантуй
Иртэгэ — Сабан туе  (Фольклор — хореографик композиция) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола-бэйрэмнэре: Методик кулланма. — Казан: РИЦ «Школа», 2004. — Б.26-30 — (Сабантуй).
Күңелле Сабан туйлары
Татар халкының милли бәйрәме
Стихи к празднику «Сабантуй»
Сабантуй — народный праздник: материалы к проведению праздника «Сабантуй»

Общероссийский день библиотек-27 мая
«А библиотекарем лучше!»
«Хранители мудрости»
Сөй, хөрмәт ит,ярат китапны»
Сценарий к Общероссийскому Дню библиотек «Большие интеллектуальные игры»- https://serpantinidey.ru/post/909/scenariy-k-obscherossiyskomu-dnyu-bibliotek-bolshie-intellektualnie-igri

Сценарии к Дню работника культуры
Сценарии к Дню работника культуры
(рус.) (тат.) 
Творческая жизнь: визитная карточка работника культуры
Гордимся мы профессией своей:конкурс профессионального мастерства среди работников культуры
Культработники нового тысячелетия: агитпредставление, посвященное Дню работников культуры
Культработнику: песни стихи, клятва
Материалы к Дню работника культуры
Кто скучать нам не дает? Кричалка ко Дню культработника
Час триумфа.Церемония награждения работников культуры

Сценарий к Дню матери

Сценарий к Дню музеев

Тематические сценарии:

Сценарий библиоквеста «Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел»

«Молодежь и спорт против наркотиков» Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция// Сәламәтлек һәм театр : методик ярдәмлек.- Казан : РИЦ “Школа”, 2002.- 156 б.

Профилактика наркозависимости среди молодежи: тематический дайжест сетевых информационно — методических материалов-  http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/antinarc.htm

Сценарий спортивного праздника «Джунгли зовут!» под девизом «Спорт против наркотиков»

Спорт белән көчле без
Скажем «нет» наркотикам
Сценарий «Против наркотиков»(тат)
Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция
В XXI век — без наркотиков

Сценарии к Году учителя
День учителя
Муза
Мөгаллимнәр көч сынаша
Елның иң яхшы класс җитәкчесе

К году спорта и здорового образа жизни
Гаилә. Яшүсмер. Наркотиклар
Дусларны рәнҗетмәгез!
ЗОЖ планетасында
Озак яшәү серләре
Театр здоровья
Родители — на старт!
Растем здоровыми

К году семьи
Папа, мама, я — музыкальная семья: сценарий конкурсной программы
Семья в куче — не страшна и туча: сценарий праздничного вечера
Семья года: примерный сценарий праздника
Этикет и мы: сценарий семейной викторины

Литературно-музыкальные композиции
Традиции народов Татарстана
К 1000-летию г. Казани

Персональные сценарии

Сценарии посвященные Л.Н. Толстому
Л.Н. Толстой Литературная викторина
Л.Н. Толстой Счастливая невозвратимая пора

Сценарии посвященные  Н. Гоголю
«Бранное, трудное время»:игра по повести Н. В. Гоголя «Tapac Бульба»
(из опыта работы российских коллег) 
Великий талант

Сценарии посвященные Г. Ибрагимову
  kitaphane.tatarstan.ru/ibr_7.htm

Сценарии, посвященные С. Садыковой
  kitaphane.tatarstan.ru/sad_7.htm

Сценарии , посвященные Г. Тукаю
  kitaphane.tatarstan.ru/tuk_10.htm

Сценарии, посвященные М. Джалилю
  kitaphane.tatarstan.ru/jal_8.htm

Сценарии, посвященные К. Тинчурину
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen1.htm
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen2.htm

Сценарии, посвященные Г. Камалу
http://kitaphane.tatarstan.ru/kamal.htm

Сценарии, посвященные Х. Туфану
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tufan.htm

Сценарии, посвященные С. Сайдашеву
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/saidashev/tat_stories.htm

Сценарии, посвященные Н. Жиганову
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/zhiganov.htm

Сценарии, посвященные Х. Такташу
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/taktash.htm

Сценарии, посвященные Р. Яхину
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/yakhin.htm

Сценарий, посвященный Фанису Яруллину

Презентация,посвященная Фанису Яруллину

Последнее обновление: 29 декабря 2022 г., 13:45

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сценарий на фестиваль шансона
  • Сценарий на тему прощай осень
  • Сценарий на фестиваль национальных культур представление казахстан
  • Сценарий на тему профессия повар
  • Сценарий на фестиваль на день матери