Сценарий проведения праздника сабантуй

Сценарий предназначен для проведения городского мероприятия "Сабантуй" среди дошкольных учреждений города.

Задачи праздника:

Продолжать знакомить детей с традициями и обычаями башкирского народа: дать представления о празднике «сабантуй», вызвать интерес и желание участвовать в состязаниях;

Способствовать развитию физических качеств у детей: ловкость, сила, быстрота, удовлетворять потребность детей в двигательной активности.

Воспитывать любовь и толерантное отношение к башкирскому народу,  интересы к национальным праздникам, традициям и обычаям.

Воспитывать ответственное отношение к выполнению правил и различных заданий. Содействовать развитию положительных эмоций, умения общаться со своими сверстниками, взаимопонимания и сопереживания.

Материалы и оборудование: деревянные лошадки, 4 цветных платка, 2 таза, 2 пиалы, 2 подушки, 2 мешка, канат, 2  небольшие подушки.

Предварительная работа:

Рассматривание демонстрационного материала на тему: «Культура Башкортостана».

Чтение башкирских поговорок и пословиц.

Игры подвижные — «Стрелок», «Юрта»

Рассматривание иллюстраций «Башкирский национальный праздник «Сабантуй».

Ход праздника:

Поляна — майдан, где проходит праздник, празднично украшен: флагами, шарами, гирляндами, цветными платками.

На центральной сцене надпись «Сабантуй», шары. В центре площадки установлен флагшток, для поднятия флага. Все секции для игр разделены флажками.

На трибунах сидят родители, гости. Арбитры занимают свои места. Все участники строятся в колонну по четыре с левой стороны от трибун. Звучат фанфары. Ведущий выходит на середину.

Ведущий:

Здравствуйте, дорогие ребята, уважаемые гости!

Поздравляем всех вас с веселым праздником «Сабантуй»!

Наступило долгожданное лето, посмотрите, сколько вокруг красок! Наша земля стала похожа на огромный цветной луг, на котором должны жить все в дружбе и мире.

Мы с вами собрались на зелёном лугу, чтобы поприветствовать летнюю природу, посоревноваться, полюбоваться своими сыновьями и дочерьми, испытать их смелость и ловкость, смекалку, и удаль!

«Сабантуй» — это самый любимый, самый веселый, самый торжественный народный праздник. Он проводится после окончания весенних полевых работ. Сегодня на нашем празднике участвуют команды детских садов города.

Итак, вас приглашает детский «Сабантуй»!

-К нам пришёл сегодня праздник,

 Весельчак, батыр, проказник,

 Сабантуй, сабантуй,

 Пой, скачи, борись, танцуй!

(Выходят 5 детей)

1 ребенок:

Зазвенел теплом июнь

 Здравствуй, праздник Сабантуй!

 После сева летним днём

 Мы станцуем и споём!

2 ребенок:

Победит, кто будет сильным,

Смелым, ловким, удалым!

Пригодиться здесь сноровка

И отвага молодым.

3 ребенок:

Быстрый конь летит, как вихрь,

Управляет им джигит,

А чуть дальше, посмотри,

На полянке – силачи!

4 ребенок:

Вот высокий шест стоит,

Всех людей к себе манит.

А попробуй – ка, в мешке

Пробежаться по траве!

5 ребенок:

Вёдра, полные воды,

Очень быстро пронеси

Смех, улыбки, шутки пляс –

Всё здесь это есть сейчас

Все:

Веселись же и ликуй!  

Это праздник Сабантуй!

1. Песня «Сабантуй» (cлова Г. Зайнашева, музыка Л. Батыр-Булгари).

Вновь звучат фанфары. Они извещают о начале торжественного церемониала – парада участников. Под звуки спортивного марша и аплодисменты болельщиков команды проходят по площади и выстраиваются по кругу площадки. У каждой команды свои эмблемы, спортивная форма.

Ведущий представляет команды, в том числе — воспитателей, заведующих детских садов, арбитров, почетных гостей.

Ведущий:

Для поднятия флага Сабантуя приглашаются по одному участнику с каждой команды.

Дети поднимают флаг под музыку.

— Сабантуй открыт!

Приглашаю познакомиться с командами детских садов.

Каждая команда представляет свою визитную карточку.

Ведущий: Я хочу, дорогие ребята, пригласить Вас поиграть, посоревноваться в конкурсах.

Воспитатели разводят детей по секциям, специально оборудованным для тех или иных соревнований. Каждая секция обозначена табличкой, где нарисован вид соревнования.

Проводимые командные соревнования:

1. Игра «Конные скачки»

Принимают участие по 5 детей от каждой команды. Они выстраиваются на стартовой линии. Им дают деревянные лошадки. По сигналу дети движутся до финиша. Соревнуются в пять заездов. В каждом заезде участвует один наездник из команды. Победитель определяется по лучшему результату пяти заездов.

2. Игра « Бег в мешках»

Два соперника по команде залезают в мешки и бегут в них определённое расстояние, затем передают мешок следующему игроку команды. Побеждает та команда первой пришедшая к финишу.

3. Игра «Бой подушками»

Гляньте, тронулся мешок!

Эй! Хватай его, ловите,

Поскорей мешок держите!

 Встают  лицом друг к другу два мальчика, между ними проводят линию, в руках у них небольшие подушки. Необходимо уворачиваться от «подушки» соперника, да при этом стараться «ударить его». Кто сумеет не заступить за линию? Проигравший игрок выбывает из игры, на его место встаёт следующий желающий

4. Игра «Кто быстрей донесёт воду в пиалах».

Две девочки набирают воду в пиалы из одного таза и аккуратно несут и выливают в таз на противоположной стороне зала. Главное условие – не пролить воду на пол.

5. Игра «Юрта»

Эй, джигиты, что сидите?

 В поле все скорей бегите

 Юрты строить нам пора

 Собирайтесь детвора!

В игре участвуют четыре подгруппы детей, каждая из которых образует круг по углам площадки. В центре каждого круга стоит стул, на котором повешен платок с национальным узором. Под музыку дети движутся по кругу. Как только выключилась музыка,  каждая команда должна натянуть платок над головой в виде шатра. Побеждает команда  первая, натянувшая платок.

6. Игра «Перетяни канат»

Мальчиков, парней, ребят

 Вызываем на канат

 Семь тут слева, семь тут справа,

 Только мускулы трещат.

В игре соревнуются две команды. Чья команда перетянет канат.

По окончанию всех игр, соревнований всех участников приглашают посмотреть концерт, подготовленный детьми детских садов.

Звучат фанфары, которые оповещают всех участников соревнований построится для торжественного закрытия Сабантуя. Слово предоставляется главному арбитру праздника. Он подчеркивает хорошую спортивную подготовку и большую волю к победе детей. Напоминает, что в празднике проигравших нет, так как Сабантуй – это праздник мира, дружбы и спорта.

Вручаются грамоты и призы.

Ведущий приглашает капитанов команд для спуска флага.

Ведущий: Вот и подошел к концу наш веселый праздник, всем желаем здоровья, счастья и больше радостных дней. До свидания!

22.12.2017

Сабантуй

Вагизова Гулия Наилевна

Сценарий предназначен для татарского народного праздника Сабантуй. Сабантуй проводится в начале июня. Сабантуй- праздник плуга, ежегодный народный праздник окончания весенних полевых работ у татар.

Оценить★★★★

4093

Содержимое разработки

Сабантуй -2017

Башлау(кешеләр җыелганда укыла) ФОН

А.б.:

Туган илкәй!..

Иң аһәңле, назлы исем!

Сизәм анда болыннарның татлы исен,

Ишетәм анда яфракларның серле шавын,

Тау астында салкын чишмә чылтыравын…

Саклыйм аңа чын мәхәббәт, сөю хисен,

Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен!

Туган илкәй!..

Бу исемдә –язгы таңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар,

Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,

Туган халкым,

Туган телем,

Туган җирем!

Читтә йөргән чакта сагындырып,

Керер өчен тонлә төшеңә.

Зәңгәр таулы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә!

Нурлы җирем минем, моңлы җирем,

Яшә мәңге тыныч балкышларда,

Чәчәк исе килсен җилләреңнән,

Аяз күкләр булсын таңнарда.

Гүзәл җирем минем,

Зәңгәр күзле җирем,

Күзләремә карыйсың моң белән.

Суларыңның тәмен, чәчәкләрнең тәмен,

Саклар халкым мәңге- мәңгегә!

Туган ягым, туган авылым,

Мин синең газиз балаң.

Саф сулы чишмәләреңнән

Җаныма сихәт алам.

Сусавымны басар кебек

Туган як чишмәләре.

Җилләрнең дә иң назлысы

Шул яктан искәннәре.

Җилләр булып очып килим

Газиз туган ягыма,

Җәйләремә кайтыйм әле,

Кышларыма- языма.

Кадерледән дә кадерле,

Газиз туган ил генә.

Чит-ят җирләр күп булса да

Туган җирем бер генә.

А.б.:

Саумы, июнь – сабантуйлар ае!

Саумы, сабантуйлы киң мәйдан!

-Менә шулай матур яшәгез!- дип,

Җыйдык әле сезне яңадан!.

Бәйрәмнәрнең таҗы-Сабантуйлар-

Бүләк безгә бөек Ходайдан.

Бу тормышның бөтен матурлыгын,

Хозурлыгын саклый бу мәйдан!

А.б.:

Сабан туе бүген, Сабан туе!

Мәйданнарда хәйран тамаша,

Бу бәйрәнең башы игенченең

Хезмәтенә барып тоташа.

Сабан туе- изге ипикәйне,

Игенчене зурлау туе ул.

Җиргә гашыйкларның кавышуын,

Сагынып көткән еллар буе ул.

Икмәк булса гына табын тулы,

Икмәк булса, күңел яшәрә!

Гадел хезмәт белән, муллык белән,

Язсын безгә җирдә яшәргә!

А.б.:

Сабун туе- хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе,

Уйнап- биеп, җырлап –көлеп,

Бәйрәм итик көн буе.

Шау- гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары,

Котлы булсын, гөрләп торсын,

Ямьле Сабантуйлары!

Слово о нас_________________________________________________________

А.б.:

Исәнмесез, шаулы һәм дәртле Сабан туеның хөрмәтле кунаклары!

Исәнмесез, ерак җирләрдән бәйрәмгә килгән туганнарыбыз, якташларыбыз, кардәшләребез!!! Авылның хөрмәтле өлкәннәре, яшь җилкәнчекләре, күркәм бала-чагалары!!!

Бүген бәйрәм!

Бүген тантана!

Күңелләр көр, йөрәк шатлана!

Хәерле көн игенчеләр!Көрәшләрдә җиңүчеләр!

Тантанага килүчеләр!

Сезне халкыбызның милли бәйрәме -гүзәл Сабантуе белән ихластан котлыйбыз!!!

Кадерле дуслар, Сабан туе капкалары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез! Түргә үтегез!

Музыкаль номер №1 _Илназ җыр _”Бәхеттә шатлыкта “

А.б.:

Сабан туе – ул милләтебезнең чын йөзек кашы, табигый бетмәс- төкәнмәс татар халкының үзенчәлекле сәнгатен, аның рухи кыйбласын күрсәтүче, ярышларда осталыгыңны, зирәклегеңне, үткерлегеңне ачарга мөмкинлек бирүче милли бәйрәмнәребезнең берсе. Хөрмәтле дуслар, барыгызны да хезмәт бәйрәме белән тәбриклибез! Биегез, җырлагыз, ярышларда катнашыгыз, рәхәтләнеп күңел ачыгыз!

********

А.б.:

Вакыт чонгылында югалмаган, үзенен тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуй бәйрәме барыбызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлык һәм куанычлар алып килсен!

Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын Сабантуй!

А.б.:

Хөрмәтле авыл халкы һәм ераклардан килгән кунаклар! Эше нинди, ашы шундый, дигән безнең бабайлар. Төбә халкының күркәм эшләре бөтен Татарстанга билгеле. Сабан туе хезмәт сөючән, тырыш, уңган- булган Төбә халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга –моңга осталыгын, тапкырлыгын, зирәклеген, көч –кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлар. Сабантуен мәртәбәле итүче дә, олылаучы да, хөрмәтләүче, кадерен белүче Төбә кешеләре үзләре.

Сабан туен ачу һәм котлау өчен сүзслово гостям(фанфарытуш )________________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________бирелә.Рәхим итегез!

ГИМН яңгырыйгимн Татарстана

А.б.:

Хөрмәтле кунаклар, дуслар, туганнар, якташлар! 2017 нче елның Сабан туе флагын күтәрү хокукы, узган елгы Сабан туе батыры,______________________________

___________________________________һәм 2016 ел Сабан туеның татарча көрәш буенча абсолют батыры_________________________________________________

______________________________________________________ бирелә.

Мәйданга рәхим итегез, батырлар!

Флаг күтәргәндә дәртле музыка яңгырый. поднятие флага ФОН

Кунаклар сәхнәдән төшкәндә:

А.б.:

Кадерле батырларыбызны алкышлар белән озатабыз, корычтай саулык һәм тазалык, имилек телибез!

Сабантуймы? Сабантуй-

Уеннар туе бит ул,

Җиңүләр туе бит ул!

Чаптар өстендә чабып,

Катыктан тәңкә табып,

Колга башына менеп,

Узышларга йөгереп,

Татарча бил алышып,

Аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып,

Үткенлектә сынашып,

Җиңсәң, әгәр,

Сабантуй- эчкә шатлык сыймас туй!!!

Музыкаль номер №2 _ Татар биюе _татарский танец

________________________________________________________________

А.б.:

Борынгыдан иген игү халкымда иң изге , иң саваплы хезмәт саналган. Әнә шуңа да беренче буразналарны елның елына, бисмиллә әйтеп, аксакаллар сызган. Яңа гына күпереп пешкән икмәкне хәтерләткән, сөрелгән туфракка алтын бөртекләрне дә аксакаллар сипкән, җир- анага хөрмәт, ихтирам әнә шулай аксакаллар аша яшь буынга күчә барган.

Эх, Сабантуй бәйрәме!

Җырлыйк, биик, әйдәле!

Көне буе гөрләп торсын,

Сабантуе мәйданы!

Музыкаль номер №3 Гөлчәчәк Абдуллина жыр. “Серле йөрәк”

А.б.:

Элек- электән Сабантуйга алдан ук бүләкләр әзерләгәннәр. Бигрәк тә кызлар, Сабантуй бүләге итеп берсен- берсе уздырып, сөлге, кулъяулык чиккәннәр. Ә инде киленнәр бүләге аерым игътибарга лаек.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебездә!

Көрәшик тә, узышыйк та,

Сабантуй бүген бездә!

Шатлыклар күңелебездә!

Ал кояш күгебездә!

Бәйрәм итик бергәләшеп,

Сабантуй бүген бездә!

Музыкаль номер №4 Һинд халык биюе индийский танец

А.б.:

Сабан туе гөрли, Сабан туе!

Гасырлардан килә тавышы!

Күңелләрне айкый тальян моңы!

Җилкендерә моңнар агышы!

Сабан туеның иң кадерле кешеләре- гармунчылар, гармун булган җирдә — моң бар, димәк халык яши, милләт яши!

Сәхнәгә гармунчылар чакырыла????????

А.б.:

Батырлар бил алышырлар,

Дуслык хисе күңелдә,

Бабайлар гореф-гадәте

Саклана бит бүген дә!

Сабан туе- хезмәт туе!

Осталыгың, булганлыгың,

Өлгерлегең, уңганлыгың,

Сынатма, югалтма!

Хөрмәтле дуслар, кунаклар!Сабантуеның иң кызыклы вакыты-көрәш һәм ярышлар! Әйдәгез, рәхим итегез!

(Сабантуйда милли көрәшнең булачак батырлары- яшь көрәшчеләр ачып җибәрә!)?????

А.б.:

Сабан туе, Сабан туе-

Язның данлы бәйрәме!

Хезмәт туе, татар туе-

Алчәчәкләр бәйләме!

Халык һәм җыр…

Җирдә берүк гомер.

Аерылмас җан һәм тән кебек.

Халык барда җырлар мәңгелек тә,

Җырлар барда халык мәңгелек!

Җырдан кадерлерәк нәрсә бар соң?!

Җыр тормышны бизи, хезмәтне,

Җыр кешегә дус та һәм юлдаш та!

Җыр яшәртеп яши йорәкне..

Музыкаль номер №5 Илназ. Җыр “Эх алмасы”

А.б.:

Дуслар җыелган бәйрәмгә!

Балкый бәйрәм кояшы!

Дөнья якты!

Бу -галәмнең җырлаган минутлары!

Сөен күңел!

Уйна да көл!

Килде бәйрәм сәгатең!

Куансыннар картлар, яшьләр,

Белеп шатлык рәхәтен!

Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан калганнар — халыкныкылар. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бүләкләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, колгага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу… Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катнашырга чакырабыз! Җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да бүләкләр көтә!

Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була!

Уеннарсыз сабан туе

Булмаган да күк була!

Музыкаль номер №6 ____________________ Румба

А.б.:

Сабантуйлар җитте, Сабантуйлар! 
Туган җирем нурга күмелде. 
Сабан туе — шатлык туе бит ул, 
Милләтемнең ачык күңеле.Көч-гайрәт тә, уңган-булганлык та 
Сабантуйда гына сынала. 
Бәйрәм рухы биләп ала җанны, 
Кайгы-хәсрәт китә, югала……Мәйданнарда биек колгаларда 
Ак сөлгеләр — ап-ак өметләр. 
Бил алыша батыр калу өчен 
Әзмәвердәй безнең егетләр…Су ташыйлар, чүлмәк вата кызлар, 
Бәйге бара мәйдан түрендә. 
Сабантуйда алган яшәү дәрте –
Ел буена сүнмә, сүрелмә.Сабантуйлар гөрли, Сабантуйлар! 
Колач җәя татар бәйрәме! 
Безнең көчтән, уен, җыр-биюдән 
Тетрәп торсын дөнья мәйданы!

Музыкаль номер №7Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Бер карадым” Алкышлар…

А.б.:

Сабантуйда кунагыма-гөлчәчәкләр,

Җимешләре- чәйләренә.

Мин дөньяга гашыйк бер җан-

Җырлап керәм җәйләремә!

Ә хәзер авыл үзешчәннәренең һәм кунакларыбызның чыгышын башлыйбыз

(концерт программасы аерым сценарийда тәкъдим ителә)????????

Гайрәтләнеп чыгам көрәшкә,

Батыр егет, ура сөлгене,

Күтәреп ал, төптән көрәшчене,

Шатлансын мәйдан, сына үзеңне!

Ә хәзер барыгызны да татарча көрәшкә чакырабыз!

А.б.:

Бөтен тирә- якта

Буген әйлән-бәйлән!

Якты безнең бәйрәм!

Туганнар, бәйрәм белән!

Музыкаль номер №8___________чегән халык биюе. цыганский танец

А.б.:

Йөрәкләрне дәртләндереп

Яңгырый матур җырлар!

Көч һәм дәрт арттырып

Узалар Сабантуйлар!

Дөньяда матур- матур бәйрәмнәр күп. Безнең өчен иң җәүһәр көннәр- Сабан туе көннәре. Бу бәйрәм авыр вакытларда да хисләрне яңарта, яшәргә көч бирә, туганнарны һәм якыннарны җыя.

Кадерле дуслар, бәйрәмнәр мөбәрәк, күңелләр түгәрәк булсын! Йөрәкләрдә шатлык хисләре ташып торсын!

Кадерле милләттәшләр, бәйрәм концертыбызны _______дәвам итә. Көчле алкышлар белән каршы алыгыз!.

Музыкаль номер №9 Җыр Илназ “Жиләкле жәй”

А.б.:

И, гүзәл соң безнең Сабантуйлар!

Халкым сыман тыйнак, ягымлы!

Халкым кебек олы, киң күңелле,

Халкым кебек дәртле һәм моңлы

Музыкаль номер№10 Джайв

А.б.:

Тырыш халкым! Туган җиргә бирдең,

Маңгай тирен, күңел чаткысын!

Телибез без сезгә теләкләрнең,

Иң изге һәм иң татлысын!

Музыкаль номер №11 Ә хәзер сез яратып олгергән талантлы җырчыбыз Гөлчәчәк Абдуллина, каршы алыгыз “Синсез яшәүләр”

А.б.:

Яшьлек җырын җыйрлыйк, дуслар,

Җиңел булсын атларга.

Җыр белән җирне яңартып,

Яшьлек килә сафларга.

Музыкаль номер №12 Илназ җыр “Салкын җәй”

А.б.:

Изге җир ананың

Хезмәтчел уллары,

Матурлап, яшәртеп төзиләр дөньяны.

Кайсысы шатлыклар кичерә-кичерә,

Кырларда гөрләтеп игеннәр үстерә.

Кайсысы балкыта өр яңа калалар,

Күк йөзе шикелле нур чәчеп яналар.

Шул нурлар эчендә ишетелә җыр гына.

Ә җыр туганлык

Һәм бәхет,

Һәм шатлык

Һәм дуслык турында!

Музыкаль номер №13 Гөлчәчәк Абдуллина, каршы алыгыз “Каен җиләге”

А.б.:

Якты йөз, сүрелмәс дәрт белән

Авылдашлар ача күңелен!

Эш сөйгән намуслы халкыма-

Дан димен!

Дан димен!

Әйдәгез әле, хөрмәтле Төбә халкы! Бергәләшеп күңел ачыйк, җырлыйк, биик!

Музыкаль номер №14 Илназ җыр “Талларым”

А.б.:

Җәйнең матур аенда,

Сандугачлы чагында, була ул Сабан туйлары.

Мөхтәрәм җәмәгать! Сабан туе ул безнең милли уеннары белән дә бар халыкны җәлеп итә. Мәйданыбызда төрле уенлы мәйданчыклар эшли. Әйдәгез, уйнагыз, безгә кушылып җырлагыз, биегез, рәхәтләнеп ял итегез!

Музыкаль номер №15 җыр Гөлчәчәк Абдуллина “Былбыл кош”

А.б.:

Кәефләр ничек мөхтәрәм кардәшләр? Яхшымы? Менә рәхмәт! Әйдәгез алайса рәхетләнеп биеп алыйк!

Музыкаль номер күмәк бию / танец

А.б.:

Җырлары һәм гармуннары белән

Сабантуйлар килде әйләнеп,

Ап-ак һәйкәл гүя балкып чыккан-

Мәйдан тулы солге бәйләме.

Тамаша кыл, күңел ач син бүген,

Биеп җибәр, әйдә булмаса,

Болынлыкны яшел постау итеп

Табын кора туган –тумача.

Туган якның чишмәләре тәмле,

Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз,

Кардәшләрем, кунак булып бүген,

Сабантуйга сез дә кайттыгыз!

______________________________________________________

БҮЛӘКЛӘҮ награждение

А.б.:

Шәрран ачык күңел бакчалары

Хөсетлек юк, юктыр яман уй.

Җанны, рухны, йөрәк тибешләрен

Бергә тоташтыра Сабантуй!

Мөхтәрәм кардәшләр! Бүгенге Сабантуебызнын баш батыры билгеле булды. Ул гадел көрәштә җиңеп, батыр калуы белән һәркемне сокландырды.

Әйдәгез, дуслар, Сабантуй батырларын алкышлап каршы алыйк! Аларны бүләкләү өчен сүзне кабат хакимият башлыгына бирик:

______________________________________________________________________

А.б.:

Күңелләргә рәхәт бирдең, Сабан туе!

Рәхмәт, сиңа, рәхмәт, гүзәл Сабан туе!

Бергә-бергә яшәү язсын гомер буе,

Яшә, туган илем! Яшә, Сабан туе!!!

Күңелләрне рәхәтләндерә торган, җанга җылы бирә торган Сабан туе узып бара. Күгебез һәрчак сафлансын, өметләр аклансын, тормышларыбыз мул имин булсын!

Бәйрәмнәр мөбәрәк! Сабантуйлар буыннарга дәрт, ййөрәкләргә кодрәт илә куәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил – җиребез тыныч, бала-чагаларыбыз, кардәш- ыру, туган –тумачаларыбыз сау= сәламәт булсын!

Хөрмәтле дуслар, барчагызны да кичке Сабан туена чакырып калабыз!

Номерлар:

Илназ җыр ”Бәхеттә шатлыкта “

Татар биюе татарский танец

Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Серле йөрәк”

Һинд халык биюе индийский танец

Илназ җыр “Эх алмасы”

Румба

Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Бер карадым”

Чегән халык биюе цыганский танец

Җыр Илназ “Жиләкле жәй”

Джайв

Гөлчәчәк Абдуллина, “Синсез яшәүләр”

Илназ җыр “Салкын җәй”

Гөлчәчәк Абдуллина, “Каен җиләге”

Илназ җыр “Талларым”

Гөлчәчәк Абдуллина “Былбыл кош”

Күмәк бию танец

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/288798-sabantuj

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Сценарий татарского национального татарского праздника «Сабантуй»

Подготовила :

учитель начальных классов

СОШ № 20 г. Уральск

Герасимова Майя Редревна

Цель: 1. Расширять представления детей о татарском народном празднике Сабантуй ;

2. Прививать любовь, уважение к национальным праздникам разных народностей;

3. Воспитание дружеских взаимоотношений между детьми, формирование доброжелательного отношения к сверстникам разных национальностей.

4. Доставлять детям радость и воспитание патриотических чувств к родному краю и толерантного отношения к народам других национальностей.

Звучит татарская плясовая музыка. Площадка украшена по праздничному: разноцветные шары, флажки, плакаты.

В начале звучит песня « Туган тел»

Ведущий 1: Сәләмәтсизбе! Кош қелдініз!

Ведущий 2: Здравствуйте! С праздником!

Ведущий 3: — Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

Ведущий 1: — Ребята, а какой сегодня праздник, вы знаете?

Дети: Сабантуй!

Ведущий 2 : — Правильно.

На веселый Сабантуй

Мы позвали всех друзей.

Будем петь и танцевать,

Дружно, весело играть

Ведущий 3: Сабан туе, хезмәт туе,

Шатлык мәхәбәт туе

Бәйрәм итик күн буе!

Котлы булсын, балалар,

Ямьле Сабан туйлары!

Ведущая 1: — Поздравляем всех вас с веселым праздником Сабантуй.

Это самый любимый, самый веселый, самый торжественный народный праздник. Сабантуй — это праздник труда, праздник радости и счастья, в котором сливаются воедино и красивые обычаи народа, и песни его, и пляски, и обряды. Сабантуй празднуется в честь окончания весенне-полевых работ.

Ведущий 2: Уже за 2 недели до начала праздника начинался сбор подарков для победителей: молодые джигиты собирали по деревне подарки для будущих победителей: вышитые платки и полотенца, куриные яйца. А самым почетным подарком считалось вышитое национальным узором полотенце, которое имело символический смысл, и с ним не шли в сравнение никакие ценные призы. Поэтому девушки, молодые женщины готовили подарки всю зиму – ткали, шили, вышивали.

Ведущий 3: Сбор подарков обычно сопровождался веселыми песнями, шутками, а подарки привязывали к длинному шесту. В день сабантуя в деревне царило приподнятое настроение, люди с утра шли на майдан. Одевались во все самое лучшее, женщины доставали из сундуков свои украшения. Сегодня мы собрались, чтобы провести этот веселый праздник вместе.

Все ведущие вместе: С праздником вас всех, с весёлым праздником Сабантуй!

Ведущий 3: Сабантуй- татар халкының милли бәйрәме. Сабантуйга рәхим итегез!

Дети рассказывают стихи:

1 ребенок: Живём мы здесь семьёй большой, единой.

Пусть говорим на разных языках.

Гордимся добротой , согласьем, миром

И сохраняем дружбу на века.

2 ребенок: Ата салтын біздер өте жақсы көреміз

Шын жүректен мектеп бізге достық берді!

Қанаттынып сол шаңыраққа біз келеміз

Әр кашанда кымбат, көркем туған тілі!

3 ребенок: Будем мы соревноваться,

Будем с вами мы играть,

Кто сильнее, кто быстрее,

Сможем сегодня мы узнать.

4 ребенок: Сабантуй –веселый праздник

Это всем давно известно

Сколько игр и зрелищ разных

Приходите – интересно

5 ребенок: И пускай веселье длится

В Сабантуй до темноты.

Всем, кто хочет веселиться

Дарим песни, как цветы.

Ведущий: — А теперь наши ребята расскажут стихи на татарском языке о Сабантуе

1. Карагыз, карагыз,

Сабантуйга барабыз.

Сабантуйга барабыз,

Уйнап бүләк алабыз.

2. Сабантуйга барабыз

Сикерәбез, чабабыз.

Ерлап-биеп алабыз,

Уйнап бүләк алабыз.

(Выходит Батыр под татарскую музыку.)

Батыр: Здравствуйте, ребятки. Исәнмесез,балалар, хәлләрегез ничек?

Я – Батыр Сабантуя. Проходил мимо и услышал, как вы хорошо читаете стихи, как звонко поете. А вы любите играть? Давайте с вами посоревнуемся.

Ведущая Внимание, Внимание!

Начинаем соревнование,

Кто ловкий, смелый и умелый,

В круг выходите скорей!

Ведущий: На этом празднике люди соревнуются в силе, ловкости и выносливости. А теперь и мы с вами будем соревноваться. Итак, начинаются наши веселые игры.

Батыр: Вот даю тебе мешок,

Полезай в него дружок.

Кто скорее добежит

Тот конечно победит!

1. Игра «Бег в мешках»

Ведущий: Вот ложка, в ложке – яичко!

Бежать нельзя, дрожать нельзя,

Дышать можно – только осторожно!

2.Игра « Бег с ложками»

Батыр: Вот два ведра, полно водицы,

Надо быстро пробежать, не облиться!

3. Игра «Бег с ведрами»

Ведущий: Дети, одно из главных соревнований сабантуя это – конные скачки. Разрешите начать соревнования.

4. Игра «Лошадиные скачки»

Батыр: Не боюсь я, не хвалюсь,

А с горшочком разберусь

Глазки я закрою,

А горшочек разобью.

5. Игра « Разбей горшок»

Ведущий: — Какие вы ребята молодцы! Вот вы и показали какие вы смелые и ловкие.

Ведущая :А сейчас, давайте все вместе послушаем стихи про наш Сабантуй на татарском языке.

6 ребёнок: Бүген бездә Сабантуй,

Биибез дә ерлыйбыз.

Ерлап-биеп, куанышып,

Сабантуйны зурлыйбыз.

7 ребёнок:. Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпырдашып басабыз.

Сабантуй ул, шундый бәйрәм,

Бергә күнел ачабыз.

Ведущий : Звучит татарская народная песня “Әпипә”

Ведущая: Вот и закончился наш праздник веселый Сабантуй. Вам понравилось? Ну, а теперь нам пора с вами прощаться:

До свидания! Саубулыгыз!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сценарий проведения спортивного мероприятия веселые старты
  • Сценарий проведения официального мероприятия
  • Сценарий проведения праздника осени
  • Сценарий проведения спортивного корпоратива
  • Сценарий проведения отчетно выборной конференции