Мамадыш
муниципаль районы мәдәният
бүлеге
Норма
авылы клубы
“Иң
яхшы сценарий”
район конкурсына
Номинация:
“Халык бәйрәмнәре”
Тема:
(Үткәрелү
формасы: авылдашлар очрашуы-әдәби-музыкаль
кичә)
Сценарийны төзеде:
Норма авылы клубы мөдире
Гыйздәтуллина Гөлчәчәк Зада кызы
Кичәне үткәрүнең максат һәм бурычлары:
туган яктан читтә яшәүче авылдашлар белән очрашу,аларның барысының талантларын
бер сәхнәдә күрсәтү, авыл проблемаларын уртага салып сөйләшү, проблемаларны хәл
итү юлларын барлау, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү; кайда яшәүләренә
карамастан, бердәмлек тойгысы булдыру, рухи тәрбия бирү.
Кичәне
үткәрүгә әзерлек эшләренең барышы:
авыл кешеләре белән очрашып, читтә яшәүче авылдашлар турында мәгълүмат туплау,
элемтәгә керү юлларын барлау: социаль челтәрләр , телефон аша һәм очрашып кичә-
очрашу турында сөйләшү, сәхнәдә күрсәтеләчәк номерларны тәгаенләү; клубның
фойесында авылга багышланган стендлар урнаштыру, чәй табыны әзерләү, музейдагы
экспонатларны тулыландыру,кичәнең программасын төзү,клуб алдында
очрашу-әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәге турында белдерү урнаштыру, кичә
барышында күрсәтү өчен презентация әзерләү.
Кичәне алып бару
өчен авылыбызның әдәбиятка гашыйк сәләтле яшьләре Фирүзә Гыйздәтуллина һәм
Илнар Фатыйховлар махсус язган шигырьләрне туплау.
Бизәлеш:
сәхнә түрендә “Туган ягым- гомер бишегем” дигән язу
урнаштырыла, экран һәм проектор кичә барышында авылыбызга һәм авылда
яшәүчеләргә багышланган мәгълүматны җиткереп барачак.
Кичә-
очрашуның барышы: беренче өлеш фойеда
түгәрәк өстәл формасында үткәрелә. Биредә авылдашлар бер-берсе белән аралаша,
күрешә, истәлекләр белән уртаклаша, авылның үткәне һәм бүгенгесе турында
сөйләшә- эңгәмә коралар, музей экспонатлары белән танышалар,авылга багышланган
стендларны карыйлар. Шунда ук чәй табыны әзерләнә һәм кайнар коймак тәкъдим
ителә.
Кичәнең икенче
өлеше клубның тамаша залында дәвам итә.
Пәрдә күтәрелә. “Норма” көе башлана.
Композиция ( «Норма»)
Алып
баручы чыга, талгын гына музыка яңгырый.
Хәерле
көн телим таңнар саен,
Аяз
күкләр телим җиремә!
Кояшлы
көн телим барыгызга.
Һәм
иминлек телим илемә.
Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар. Авылдашлар
очрашуы дәвам итә.Үзебезнең җыр-моңга бай Нормалылар тарафыннан әзерләнгән
концертыбызны башлыйбыз. Сез бүгенге концерттан барлык кайгыларыгызны,
мәшәкатьләрегезне онытып, безнең белән бергә күңел ачып, яңа җырлар белән
танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алырсыз.
Безнең бүгенге концертыбыз туган
җиргә, туган җир туфрагына, туган җирдән китүчеләргә, кире әйләнеп кайтучыларга,
чит җир туфрагында башларын салганнарга, аларның туган җир туфрагында
бөреләнгән изге хисләренә, якты өмет-теләкләренә багышлана. Туган җир дигәч,
кайберәүләр бөтен киңлекләре белән безнең туган илебезне күз алдына китерә. Ә
кайберәүләргә туган җир ул – туган авыллары, туган шәһәрләре, туган туфрак ул.
Тигез
булмаса да, озын булсын
Өзелмәсен
барыр юлыбыз.
Изге
теләк,бәхет, ләззәт биреп,
Яңгырасын
безнең җырыбыз.
Җыр “Сәламләү” . Илфир, Гөлчәчәк
Гыйздәтуллиннар.
Алып
баручы.
Нәрсә
җитә безнең туган якка:
Җәен — яңгыр, кышын — кар исен
Күкрәгеңә сулап, биек таудан
Ил киңлеген сөенеп карыйсың!
Бик
күңелле тәңкә кар яуганда
Кунып эри битләр очында…
Кулга тотсаң, энҗе бөртекләрен,
Көмеш тамчы кала учыңда.
Җитәмени
безнең туган якка —
Язлар килсә — гөлләр калкалар;
Шомырт, чия ап-ак шәл бөркәнә,
Миләшләре тага алкалар…
Кирәк
түгел туя куакларың,
Киң кыяклы пальма агачың…
Зифа буйлы сылу ак каеным,
Син йөрәктә яфрак ярасың.
Зиннатуллина
Зөлфия башкаруында җыр. “Туган авылым урамы”.
Күргәнегез бармы сылу кызлар
Кия торган татар камзулын?
Бизәгенә гүя сыйдырган ул
Бар тарихын илнең, бар моңын.
Буыннардан-буыннарга күчә,
Халкымның ул асыл киеме.
Билдәмәсен эләктереп куйсаң,
Бигрәк нечкә итә билеңне.
Ландыш Мингазова. Татар халык биюе.
Уйна, дустым, гармуныңны уйна,
Сокландыр син туган халкыңны.
Сокландырып туган халкыңны
Йөрәгенә сал син ялкынны.
Уйна, дустым, гармуныңны уйна
Чәчеп җибәр халкым моңнарын.
Дәртләндер син туган халкыбызның
Батыр кызларын һәм улларын.
Уйна, дустым, гармуныңны уйна
Бөтен кеше сине яратсын.
Сине – безнең моңлы халкыбызның
Игелекле моңлы баласын.
Рөстәм Галиев. Гармунда авыл көйләренә
тезмә.
Җыр.”Олы юлның тузаны”
Туган ил, туган җир, туган тел. Кешене кеше, халыкны милләт
иткән иң изге төшенчәләр шулар бит. Адәм баласы бәхет эзләп, рәхәт тормышка
өметләнеп, читкә чыгып китә. Нигъмәт, ләззәт тулы, мул ризыклы ил-җирләрдә яши,
бәхетемне таптым, дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә җанындагы бар
күзәнәкләрне тетрәндереп еракларда калган газиз әнкәсе, әткәсе, туган нигезе,
челтерәп аккан чишмә сулары сагындыра. Шулчак күңелләргә мөлдерәп яшь тула.
Эх, туган нигезгә тагын бер генә аяк басарга иде дип йөрәк сыкрап куя. Туган
нигезен кайтып күрү насыйп түгел икән, ичмасам, туган җирнең бер уч балчыгын
булса да алып кайтып салыгыз дип, балаларына васыять әйтә.
Фатихова Фирдәүсә. Шигырь.”Туган нигездәге
ялгыз ана”.
Авылыма очып
кайтыр идем
Авылдашлар печән чапканда,
Җиләкләрнең иң тәмлесе була
Чапкан үләннәрдән капканда…
Моңын тик бер тапкыр тыңлар идем
Күрше егет гармун тартканда,
Авыл тынлыгына чумар идем
Кошлар тынып таңнар атканда…
Юеш сукмакларын таптар идем
Кушлып кайтып сары көзләргә,
Дусларыма сәлам салыр идем
Сагнуларым язып җилләргә…
Ташкын елга белән кайтыр идем
Гөрләвекләр юлы ятканда,
Балачагым күргән карт алмагач
Сафлык сибеп чәчәк атканда…
Тирән көртен ерып йөрер идем
Сукмакларын карлар япканда,
Ак бураннар җырын тыңлар идем
Авылыма кышлар ятканда…
Кайда гына йөресә дә аяк,
Йөрәк кала туган якларда,
Авылыма бик еш кайтып йөрим —
Каршы килмим күңел тартканда…
Җыр.
Гиздатуллина Фирүзә.”Әйдә, гармун, уйна”
Торган җир көмеш, туган җир – алтын, диләр. Чынлап та,
нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йорсәң дә, кем генә булсаң да, туган як
күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Норма авылы.
Тылсымлы – сихри табигате, урман-кырлары, таулары-болыннары, йөзләгән челтер
чишмәләре генә түгел, кешеләре дә матур аның. Авылыбызда эшчән, тырыш, уңган,
талантлы халык яши.
Моңнар кайтсын әле авылыма,
Тургай җыры белән үрелеп,
Киң урамнар гөрләп торсын әле
Гармун тавышына күмелеп.
Күңелләргә җырлар иңсен әле,
Гамьсезләре бераз уйлансын,
Йөрәкләре моңга сусаганнар
Безнең белән кушылып җырласын.
Урамнардан җырлап узыйк әле,
Яңгыратып барлык җиһанны,
Яз кошлары күктә сайрасыннар
Отып алып безнең моңнарны.
Моңнар кайтсын әле авылыма,
Күзгә күренеп авыл яшәрсен,
Гөлләр сыман бу гомерне халкым
Җырлар белән үреп яшәсен. (Г. Фирүзә)
“Норма бизәкләре” ансамбле. “Шәл бәйләдем”.
Чит җирләрдә күпме йөрелсә дә,
Йөрәк һаман кайтыр көнне көтә.
Урау-урау юллар, еллар үткәч
Бар сукмаклар туган якка илтә.
Көмеш сулы чишмә челтерәгәне
Күңелләргә керә, җанга үтә.
Шул сулардан сафлык иңсен өчен
Барлык юллар туган якка илтә.
Җәйге җилдә ак каеннар шаулый,
Вакыт әкрен генә йомгак сүтә.
Сагыналардыр, кайтмый калмаслар, дип,
Туган авыл һаман безне көтә. (Г. Фирүзә)
Вилданова Рәзинә. Җыр.”Сагыну”.
Офык
читләреннән әкрен генә,
Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!
Җыр.Шарифуллина Румия. “Тузганак”.
Парлы татар биюе. Н.Ганиева, Н.Зиннатуллин.
Саратский яшел гармун,
Көмеш кыңгыраулары,
Бу көмеш кыңгырауларның
Кичке яңгыраулары
Әллә нишләтә күңелне,
Үксеп елыйсы килә…
Елау егет эшемени?! —
Эх, бер җырлыйсы килә!..
Рифат Шарифуллин. Гармунда татар халык
көйләренә тезмә. Җыр. “Бик сагынсаң”.
Рәмзия Гимазова(Шарифуллина). Шигырь Сәяф
Шәйхи. “Әткәй гармуны”.
Үсә авыл, үтә караңгылык,
Яңа сулыш гүя өрделәр.
Яңартылды яңа сулыш белән
Хәтта тәрәздәге өлгеләр.
Сагындырып үткән балачакны,
Чакыра ул киткән улларын.
Гаҗиз булып көтеп ала авыл
Читкә чыгып киткән кызларын.
Су буенда таллар шаулавында
Туган авыл сөюе сизелә.
Инеш аша чыгыйм әгәр дисәң,
Басма булып ташлар тезелә.
Йөрәгемә хәтта якын төсле
Бакчадагы кыек ызаны.
Татар өчен авыл- яшәүяме,
Минем Нормам – минем язмышым.(Ф. Ильнар)
Газизов Айнур. Шигырь. ”Туган авыл”
Туган җирем!
Сине алыштырмас
Җылы якның ямьле җирләре.
Тулы күкрәк белән сулыш алам,
Искән чакта суык җилләрең.
Җәйге челлә, кояш күктә әгәр
Яндырырдай булып җылытса,
Әзермен мин көнне үткәрергә
Тәнне хәтта минем корытса.
Ак буранда йөреп адашсам да,
Туган җирем, үпкәм сиңа юк.
Кирәк түгел алма-хөрмәләре,
Кара ипи белән синдә тук.
Яшел болын чыкка тулган чакта
Яланаяк чыгып йөгерәм.
Көне буе эшләп арылса да,
Кояш батканына өлгерәм.
Туган җирем! Мин әле дә бала,
Синең табигатең – бишегем.
Миңа калса, синдә туу белән
Бәхет төшкән миңа ишелеп.(Ф. Ильнар)
Газизова
Наилә. Җыр. “Балан”.
Алтын таулар
вәгъдә итсәләр дә,
Алыштырмас идем туган якка.
Беренче кат тәпи баскан җирем,
Анда гына һәрчак күңел тарта.
Анда гына ак
каеннар шавы
Тәнгә сихәт, җанга рәхәт бирә.
Көмеш сулы чишмә челтерәве
Моңнар булып күңелемә керә.
Анда гына сандугачлар сайрый,
Шундый моңлы, үзәкләрне өзеп.
Анда гына моңланадыр гармун,
Кушылып җырламыйча булмый түзеп.
Бары газиз туган якта гына
Шундый матур сызылып ал таң ата.
Торган җирләр гүзәл булсалар да,
Күңел һаман туган җиргә тарта. (Г. Фирүзә)
Җыр. “Ашхабад”.
Егетләр хоры.
Авылыбызның
иң калку урынында кешеләргә иман, нур сибүче көмеш манаралы мәчет
салынган.Һәр көнне моңлы азан яңгырый, авылыбызның яше-карты мәчеттә намаз
укый, вәгазь тыңлый. Халкыбыз төрле авырлыкларны күрсә дә динен сатмаган,
югалтмаган. Мәдәниятле, белемле, шәригать кушканча яшәү канына сеңгән авыл халкы
кешелексезлеккә каршы тора алган,дини йолаларны, ата-бабаларыннан килгән
гореф-гадәтләрне Коръән кушканча үтәп килгән.
Хазиева
Альфира .Мөнәҗәт .
Авыл авыл инде: кайтыр юлы
«Саумы,балам», — диеп каршылый.
Каты таш та, аяк асларында,
Көзге яфрак кебек кыштырдый…
Авыл авыл инде: җәннәт җимешләре
Кырларында үсә, болынында.
Авылыңнан читтә торган чакта
Ул җаныңда яши, уеңда.
Авыл авыл инде: чишмәләре
Кабатлый күк изге доганы.
«Суларымны авыз иткән өчен,
Сакла,Раббым, шушы баланы!»
Авыл авыл инде: йөрәгемә
Алтын җептән исеме чигелгән.
Зинһар,Раббым, аермачы мине,
Тәүге аяк баскан җиремнән!
Илфат, Рифат,
Фирая Шарифуллиннар. Җыр. “Кайтам әле туган ягыма”.
Биюченең
итәге
Бии,
бии кыскара,
Биючегә
сүз әйтмәгез,
Бии,
бии остара.
Бие
әйдә, бие әйдә
Биегәнне
күрсеннәр
Баскан
җирдә ут чыгара,
Безнең
кызлар дисеннәр.
Мингазова
Ландыш. Чегән биюе.
Балакаем,
кайтып йөрмә инде,
Туңарсың бит, тышта буран, ди.
Көтә үзе әнкәй, әйткән була,
Әйбәт кенә әле торам, ди.
Балакаем, кайтып йөрмә инде,
Интегерсең, юллар өзек, ди.
Көтә үзе әнкәй, әйткән була,
Ятам әле, балам, түзеп, ди.
Әнкәй җаным , киртәме соң безгә
Узып булмас буран-пычраклар?
Балакаең аңлый, бәхет бит ул,
Сиңа кайта алган бу чаклар.
Җыр.
Ганиева Наилә.”Су буенда учак яна”.
Талга кунып
сандугачлар сайрый,
Су буйларын сарган куе томан.
Челтер-челтер көмеш чишмә ага,
Чишмә моңы — бишек җыры сыман.
Гасырларны узып аккан чишмә
Үз эченә күпме хәтер җыйган.
Күпме шатлык, сагыш иңгән аңа.
Чишмә моңы — кеше күңеле сыман.
Ничә буын сабыйларның үсеп,
Читкә китүенә шаһит булган.
Җылылыгын, назын югалтмаган,
Чишмә моңы — кояш нуры сыман.
Тирә ягын матур җырга күмеп,
Авылымның ямен саклап торган,
Хәтерләрдән мәңге югалмаслык,
Чишмә моңы — әнкәй җыры сыман.(Г. Фирүзә)
Җыр.
Гөлия Сафина (Хасбатуллина)”Сибелә чәчем”.
Рәзифә
Шарифуллина. Шигырь.”Авылкаем”.
Гармуныңны тартып уйна,
Иркен булсын җырларга.
Безнең моңнар таралсыннар
Урманнарга, кырларга.
Яңгыра, моң, еракларга,
Урамга, тирәкләргә,
Арган чакта ял булып син
Кабатлан йөрәкләрдә.
Уйнат әйдә, гармуныңны,
Телләре лә батмасын,
Уят, үзәкләрне өздер,
Кызлар йоклап ятмасын.
Фарил Дөлмиев уен коралларында уйный.
Ерак юлга чыккан чакта
Авыл әйтеп кала кебек:
«Онытмачы берүк мине,
Кайткала син монда, егет!»
Юллар кул болгап озата,
Озаткан күк мең ел элек.
Киткәнче үк сагындырып,
Инеш карап кала көлеп.
Йомшак җилләр исеп кала
Минем арттан җирне өреп.
Олы атлап җәе килә,
Авылымны ямьгә төреп.
Ерак юлга чыккан чакта
Йөрәгемне кала телеп.
Авыл, синдә әниемнең
Кочагындагыдай, китәм эреп! (Ф.Илнар)
Фатихов
Илшат. Җыр.” Керфекләрең синең нигә кара”
Ландыш
Дахрутдинова. Җыр. “Авылкаем”.
Авыл. Тынлык.
Төнге йокы иле
Басып алган гүя дөньяны.
Кар бөртеге җыеп уч төбемә,
Әкрен генә кайтам уйланып.
Матур төне! Күктү йолдызлары,
Тулган ае юлны яктырта.
Ә юл исә, мин атлаган чакта
Туры ята, мине кайгырта.
Уңга карыйм, офыккача ак кар,
Сул якта да мамык юрганы.
Эх, минәйтәм, бер чаптырсаң иде
Шушы кардан, җигеп юрганы.
Туган ягым, кышың гына түгел,
Һәр фасылың синең иң гүзәл.
Яшә генә, көзге ачы җилгә,
Җәйге эссегә дә мин түзәм.
Норма. Тынлык. Шул тынлыкны бозып,
Шыгырдатып атлыйм ак карны.
Сөя сине, авылым, бишек нарасые,
Сөя сине бабай сакаллы.(Ф. Ильнар)
Җыр.
Фирүзә һәм Гөлчәчәк Гиздатуллиналар. “Гармун”.
Мари
биюе, Н.Ганиева, Н.Зиннатуллин.
Фәнил
Насибуллин Җыр “Әткәем юкәләре”.
Ямьле авыл! Барча табигатең
Яралгандыр изге затларга.
Киссә кисәр кылыч мескен башны,
Ирек бирмәм сине таптарга.
Бөек авыл! Куреп күпме нужа,
Исән калдың,тезең чүкмэдең.
Атла горур, күкрәк киереп атла,
Синең көннәр әле үтмәде!
Сихри авыл! Кичке су буйларың,
Шифа сулы Габдул чишмәсе,
Томан баскан Яхуд таллыклары ,
Әсир итэ! Кеше нишләсен?
Нурлы авыл! Азан тавышына
Жәя кеше жиргә намазлык.
Авыл күрке — биек манарадан
Килгән аваз җанга тамарлык..
Моңлы авыл! Гармун тавышлары
Килә кичен һәрбер урамда.
Күрше белән күрше кочаклашып,
Моңланалар ачы буранда.
Минем авыл! Минем талбишегем!
Таҗы бит син шушы дөньяның.
Мәңге яшэ газиз халкың өчен!
Күтәрә алмас бөек хакың өчен!
Мин бит сине сөеп туймадым! (Ф. Илнар)
Кичә вокаль трио башкаруында “Кошлар
кебек” дигән җыр белән тәмамлана.
Алып баручы.
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез.
Атларыбыз инде җигелгән.
Сагынуыбыз сезгә килеп торсын
Иртән искән назлы җил белән.
Бер- беребезне күреп туялмадык,
Сөйләшәсе сүзләр күп калды.
Сезнең белән ,күзне күзгә текәп,
Аттырасы иде таңнарны.
Таулар белән таулар очрашмыйлар,
Кеше белән кеше очраша.
Бер- беребезне күреп очрашмасак,
Очрашырбыз әле җыр аша.
Бер-беребез белән очрашып, күрешеп, хәлләр
белешеп яшик. Туган авылыбызны, туган нигезебезне онытмыйча, бәхетле булып, мул
тормышта яшик. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!
Сценарий театрализованного праздника (на татарском языке)
“Нәүрүз – язгы бәйрәм”
Музыка уйный
1: Елгада бозлар кузгалды..
Елмая, колә кояш.
Урамнар буйлап атлый,
Ямьле хәм күнелле яз.
2: Эй яз-матур, яз-матур,
Хуш киләсен, уз бире.
Кунак булып килер дип,
Куптэн коттек без сине.
3: Эй дускайлар, дускайлар,
Житте ич Нэуруз айлар.
Эшегезне ташлагыз,
Бэйрэмгэ ашыгыгыз!
Алып баручы 1: Исэнмесез, кунаклар! Менэ коткэн бэйрэмебез дә килеп житте. Нэуруз бэйрэме башлана!
. Нэуруз – ул игелек, дуслык бэйрэме. Ул тынычлыкка, матурлыкка ондәуче бэйрэм.
Алып баручы 2: Нэуруз бэйрэме котлы булсын,
Эче тулы нур булсын!
Нэуруз коен кем койлэсэ,
Ул дэртле һәм бай булсын!
Алып баручы1! Менэ жыелып та беттек. Бэйрэмне башларга вакыт, минемчэ.
4: Яз килэ, яз килэ
Кояш нурларын сибэ.
Тып-тып итеп тамчы тама,
Инде кар эреп бетэ.
5: Яз килэ, яз килэ,
Сыерчыклар да килэ.
Горлэшеп, сайрашып
Жырчы кошлар кайта.
6: Эй, дусларым, килегез,
Кунел ачу конебез.
Жырлый-жырлый биик эле,
Сез кул чабып торыгыз.
2. “Бэйрэм буген” 6 класс малайлар
Алып баручы 1: Хуш килэсез, гузэл Нэуруз,
Язгы яна елыбыз.
Яна елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Алып баручы 2: Борын-борын заманнан,
Болгар белэн Казаннан,
Жаек белэн Иделдэн
Бу бэйрэм безгэ килгэн,
( Сыерчыклар килеп чыгалар)
1сыерчык: Исәнмесез!
Алып баручы 1: Исәнмесез, сыерчыклар!
2 сыерчык: Бездә хәбәр!!! Сез Наурузбикэне котэсезме?
3 сыерчык: Без,сыерчыклар, Наурузбикэне канатларыбызда алып килергэ тиеш идек .Лэкин Наурузбикэне Шурэле безнен янга жибэрми,тоткында торгыза.
Алып баручылар: Эйдэгез ,дуслар,, Наурузбикэне коткарырга кирэк!
(Чыгып китэлэр)
4. Шурэле чыгышы
(музыка уйный, Шурале бауда Наурузбикэне тартып алып килэ)
Шурале: Кара аларны, Язны каршы алырга уйлаганнар, Э мин…миндэ бит бэйрэм итэсем килэ
Син,Наурузбикэ,минем янымда каласын,мина якты булсын,кунелле булсын!
Наурузбика:Юк, юк, Шурале,
Жибэр мине. Мин кешелэргэ жылы хэм яктылык китерергэ тиеш.
Шурале: Юк. жибэрмим. Минем дэ бэйрэм итэсем килэ
(Шурале Наурузбикэне тюль белэн ябып куя ,хэм Шурэле яшерен генэ карап йори,)
Балалар хэм алып баручылар килеп чыга
Алып баручы 1: Нишлэргэ инде! Хэзер ничек Наурузбикэне коткарырга.! Кайда инде бу Шурэле!
Шурале: Э мин монда .Яз кирэк икэн сезгэ,минем жазаны утэргэ тиешсез!
Жыр жырлап курсэтегез мина! Бигрэктэ яратам бит мин жырлаганны.Узем дэ жырлый белэн(Жырлый)
5.(Жыр)Жырлап яшэр чагыбыз 6 класс малайлар
Алып баручы 2:Эй ,Шурэле абзыкай,эйдэ безнен белэн бик кунелле уен уйнап алабыз. Шушы мишэктэ йогерэбез.
(Шурале мишэккэ керэ.Аны бэйлэп куялар)
Шурале: Ай-ай.Мин акылсыз!Тагын алдадылар!Жибэрегез мине!
Алып баручы 2: Юк.синдэ Наурузбикэне безнен янга жибэрмисен,аныннан башка яз безгэ килми бит.
Шурале: Жибэререргэ туры килэ инде Наурузбикэне Яхшы булырга туры килэ Эх!Ярар!Ярар,Каршы алыгыз инде!
Балалар (барысы бергә): Нэурузбикэ! Нэурузбикэ!
6. Наурузбикэ чыгышы
(Наурузбикэне Шурэле ачып жибэрэ)
Нэурузбикэ. Мин ерактан килдем сезгэ язлар иленнэн,
Урман аланынын ал чэчэклэр ускэн жиреннэн.
Зэнгэр болытлы, Лэйсэн янгырлары белэн
Килдем язгы сулар кебек ашкынып.
Исэнмесез,барча кунаклар!
Балалар һәм алып баручылар: Исэнмесез, Яз кызы – Нэурузбикә!. Сине бик көттек!
Нэурузбикэ: Белэм-белэм! Сез мине бик яратасыз! Салкын кыштан сон мин жылы коннэр, йогерек сулар, Лэйсэн янгырлары, умырзая чэчэклэре алып килдем!
Алып баручы 1: Хуш килэсен, Нэуруз, турдэн уз! Жылы Лэйсэн янгырлардан сон жир йозе яшэреп, шау чэчэккэ торенер.
Нэурузбикэ: Эйдэгез, кызлар, биеп алыйк эле.
7.Бию Каз канаты кызлар
Нэурузбикэ: Балалар, э хэзер, эйдэгез, бергэлэп уйнап алыйк.
(Буран тавышы)Кыш бабай килеп чыга
8. Кыш Бабай чыгышы
Кыш Бабай:Нэрсэ ул монда!Нинди жыелыш?Бу кем?
Балалар:Наурузбикэ!Ул безгэ язны алып килде!
Кыш бабай:Хэзер менэ сезгэ яз! Э мин аны чакырмадым,Мин эле китэсем килми!
Алып баручы 2: Кыш Бабай!Эйдэгез, Наурузбикэ белэн ярышып карагыз!Кайсыгыз жинэр икэн!
Ярышу . Наурузбикэ жинэ 9. Бию кое
Алып баручы 2
Кояш, чык, чык!
Тэти кашык базарда,
Ботка пешэр казанда,
Батыр карны елак ит,
Жылын белэн кунак ит!
Алып баручы 1:Бар инде, Кыш бабай.Хуш Сау бул,килэсе елга кадэр
Кыш бабай.
Бетте, барысы да бетте,
Актык сэгатем сукты.
Сау булыгыз, дусларым,
Хушыгыз, куз нурларым.
Шатланыгыз, колегез,
Уйнагыз.Сау булыгыз!
Алып баручы 2
Салкын кышны яз жинде,
Моны барчагыз курде.
Кулны кулга тотынышып
Бэйрэм итик кон буе.
10.(Жыр”Кояшлы ил”) Арина Карина
Алып баручы 2. Яз нурлары- комеш нурлар
Сибелсен жиргэ.
Яз шатлыгы, яз бэхете,
Телибез сезгэ
Алып баручы 1: Язлар, җэйлэр имин килсен,
Кук йозе аяз булсын.
Барчабызга сэламэтлек,
Бэхетләр алып килсен!
Бугенгенен гузэл мизгеллэре
Кунеллэрдэ калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
Очрашырга язсын жыелып.
(Жыр “Дуслар”) Барысы катнашулар
Алып баручы 1
Зэнгэр куктэ концерт бирэ
Сыерчыклар — жырчы кошлар.
Аларнын жырына кушылып,
Ямьле яз килуе белэн
Котлыйбыз сезне, дуслар
Алып баручы 2
Э хэзер ,кадерле кунаклар,барчагызны урамга чакырабыз,науруз боткасын авыз итэргэ,Хэм шулай кышны озатып жибэрергэ.Кышны озату уты белэн барлык начарлык очып китсен,дуслар! Уеннарда катнашырга рэхим итегез!
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
——— • ———
«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Петушок» балалар бакчасы» ы́ часа он ррр при 66 им мир мракмәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Сценарий “Бишек туе” (“Празднование рождения ребенка”)
на татарском языке для детей подготовительной группы.
Автор: Галявиева Гульнара Викторовна
воспитатель
с. Высокая Гора
«Бишек туе» күңел ачу чарасы.
Максат:
Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну уяту.
Бурычлар:
-Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.
-Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.
Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.
-Бишек җырларын өйрәнү.
-Ата- аналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.
Җиһазлау:
Бишек
Самавыр
Чиккән сөлгеләр
Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)
Савыт-саба
Милли ризыклар (чәк-чәк, өчпочмак)
Курчак
Магнитофон
Пианино
сандык
Алдан эшләнгән эш:
“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.
Татар халкының башка төрле йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Халык авыз иҗатының “үчти-үчти” сикерткәндә, теләкләр, бала йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.
Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.
Татар халкының милли биюен өйрәнү.
Катнашучылар:
Әби
Бабай
2 кыз, 2 малай
Әти
Әни
Чараның барышы.
Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.
Әби: -Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.
Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.
Әти белән әни керә.
Әти:- Сөенче,сөенче
Безнең гаиләдә сөенче!
Дөньяга аваз салып
Бишенче бала туды!
Әби, бабай: — Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз, балалар.
Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.
Әни:
Минем кызым дәү кебек,
Бакчадагы гөл кебек.
Ике күзе янып тора,
Кара бөрлегән кебек.
1нче кызы:
Әлли-бәлли бәү итә,
Сеңлем йокыга китә.
Сеңлем йокыга киткәч,
Әнисе кайтып җитә.
Малай:
Әлли бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Йокыларга киткәчтен.
Бик дәү булып үсәр бу.
Әти :
Әттә, әттә, әттәти,
Минем кызым бик тәти.
Минем кызым бик тәти дә,
Йөреп китәр ул тәпи.
Бабай:
Үсә-үсә бәбкәем,
Үсә-үсә зур була.
Кояш кебек сөйкемле,
Үзе сүзгә җор була.
Балалар:- Әти-әни без сезгә бүләк әзерләдек.
Бииләр.
Бала елый башлый.
Әни бишекне тибрәтә башлый. Бала һаман елый.
Әби: — И-и балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк ул. Әби-бабаларыбыз элек-электән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый идем.
Әни: -Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.
Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү бәү!
Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән,тулгансын,
Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансын!
Алмакаем,
Аппакаем,
Йоклаек икәү!
Йокла,иркә,
йокла бәбкә,
Бәүкәй, бәллү бәү.
Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе
Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек
Бабай:- Мәңгелек җыр- бишек җырыбыз.
Чәй бәйрәме.
Сәхнә уртасында зур самовар ясалган, янында өстәл, өстәл өстендә чынаяклар, татар халык ашлары.Мәкальләр язып эленгән: “Чәй туйдырмый, ләкин җанны юа, сусауны кайтара”, “Чәй яны – гаилә җаны” , “Чәй эчсәң ,ятмассың чирләп”.
Музыка астында алып баручы чыга:
“Хәерле” дип, эш башлаган халкым ,
Зур юлларга сәфәр чыкканда,
Кызу урак өсте башланганда
Мәйданнарда бәйге тотканда.
“Хәерле” дип, бала битен юган,
“Хәерле” дип,туйлар уздырган.
Шуңа күрә йөзе Иман нурлы ,
Ә эшләре һәрчак уң булган.
Ата-баба гадәте буенча,
“Хәерле” дип башлыйк эшләрне
Хәерле көн, хәерле тән телим,
Хәерле дип көтик кичләрне.
Исәнмесез кадерле кунаклар!
Чәй… Күңелне күтәреп җибәрүче,җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы. Халкыбыз гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч-шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. Без дә сезне чәй бәйрәменә чакырабыз.
Бию көе уйнала самовар һәм итек тотып бик булдыклы кыяфәттә татар хатын — кыз
биеп чыга .
“Самовар кую күренеше”. Бию.
Җыр “Асия”.
Алып баручы:
Халкыбыз гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Элекке татар өйләрен җырлап утыручы самовардан башка күз алдына китереп булмаган.Баштарак чәйне бакыр тартмадан эчкәннәр, аның як-ягында тоткалары булган. Су эчтәге утлыкка ягып кайнатылган.Ә беренче безгә мәгълүм самовар фабрикасына 1778 елда нигез салына.Самовар татар халкы күңеленә дә хуш килә.Бүгенге бәйрәмдә өстәл түрендә тарихи ядкәр булып 9 медальгә ия булган самовар тора.Аны Тулада абыйлы-энеле Баваевлар ясаган.Аның иң беренче алган медале1898 елга туры килә.
Карл Фуксның әйтүенә караганда, фарфор чынаяклар тезеп куелган өстәл һәм мич каршында балкып утырган самовар шул елларлдагы татар кешесенең өендә гадәти күренеш була.Ул татарларның чәй белән сыйлау гадәтен:”Бик күркәм йола-кунакчылык билгесе”,-дип бәяли.
Шигырь:”Самовар концерты”.
Алып баручы:
Чәйләү гаиләне бер-берсенә якынайткан, берләштергән.Юкка гына чәй яны-гаилә җаны
димәгән халкым.Юкка гына “утыр әле, яннарыма, ял булсын җаннарыма”,-дип җырламаганнар бит.
Җыр “Утыр әле яннарыма “.
Алып баручы.
Чәй дибез дә чәй дибез, көненә без ничә чынаяк чәй эчәбез, ә чәйнең кайчан һәм кайсы илдә барлыкка килүен беләбез микән?
Әби: Беләбез нишдәп бедмәскә. Бу хакта галимнәр әле дә бәхәсләшәләр. Борыгы Кытайның
Фантазиягә бай кайбер ривоятьләре эчемлекнең туу көнен бик тогәл итеп, безнең эрага кадәр 1737 ел дип атый. Танылган һинд тикшерүчеләре исә, нык ышаныч белән, беренче тапкыр чәйне Гималайдагы куактан җыеп алганнар да будда гыйбадәтчеләре аны Кытайга китергәннәр дип белдерә.
Алып баручы.
Татарларда чәй эчү кайчан башланган соң?
Әби: Ә моның өчен әйдәгез, күренекле мәгърифәтче К. Насыйрии китергән борынгы бер риваятькә мөрәҗәгать итик.
Бик тә диндар суфыи яшәгән, ди. Ул гомеренең куп өлешен юлда уздырган,халыкны дингә өндәгән. Бервакыт Төрекстанга барып чыга бу. Бик озак юл узып, тәмам хәлсезләнеп әлсерәгән суфый Кытай чигендэ урнашкан авылдагы бер өортка керә. Хуҗа бик куңелле адәм булып чыга: кунакны бик әйбәт кабул итә, аңа кайнар эчемлек бирә.
Юлчы бер чынаяк эчә ,икенчене…һәм менә могҗиза, шунда ук ару-талулар оытыла. Ул, маңгаена бәреп чыккан тирен сөртә-сөртә, хуш исле эчемлекне мактый:
— Менә бу эчемлек ичмаса! Аның урыныоҗмахта!. Бу Ходай бүләге! Бу могҗизалы эчемлек турында кешеләргә сөйләргә дип, яңадан юлга ашыга.
Бу суйфый Казан татарларының ата-бабалары янына барып чыккандырмы-юкмы,мәгълүм тугел,лэкин 922 елда Болгар дәүләтенә килгән һәмбу тңбәкнең тарихы хакында иң борынгы истәлеклэр калдырган гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибне Фадлан Алмыш хан сараенда кулланыла торган эчемлек сычуг диләр,”-дип яза.
Алып баручы:Сез чәйнең нинди төрләре һәм сортларын беләсез?(Залдан җаваплар).(“Ирладский завтрак”,”Лисма”,”Гранд”,”Ахмад”)
Шушы без санаган чәйләр арасында иң тәмлесе,иң затлысы һинд чәе.Ә ни өчен иң тәмле,затлы?Шундый чибәр һинд кызлары җыйгандыр.
“Һинд кызы”.Бию.
“Таркан” музыкасы яңгырый.Хуҗа Насретдин ишәге белән керә.Кулында чыбык,бау.Ишәкнең аркасында капчык.
Хуҗа Насретдин.Чәй сатам,чәй сатам,ишәк сатам,ишәк сатам!
Түтәй.(Башында француз яулык).Чәй сатам дисеңме?Нинди чәйләрең бар?Бөртекле чәең бармы?Такта чәең,һинд чәең бардыр әле!
Хуҗа Насретдин.Мин каян белим бу ахмак хайван аркасында асылган капчыкта нинди чәйләр барын,чәй кирәк булса,хайваннан үзең сора!
Әби капчыкны ала,идәңгә утырып,капчыкны ачып чәйләрне исни башлый.
Х.Н.Тәмле,хуш исле бу үсемлек безнең илдә 17 гасыр башында ук була.1638 елда алтын ханы рус патшасы Михаил Фёдоровичка 4 пот китерелгән чәй яфрагы җибәрә.Патша илчеләре бу яфрак турында Голландия сәүүдәгәрләреннән бик мактау сүзе ишеткән булганнар.Патша һәм аның якыннары чәйне бик яраталар.4 пот кына озакка бармый һәм тиздән Көнчыгышка тулы бер карван җибәрәләр.Чәй киң тарала башлый.Башта аны дворян һәм сәүдәгәрләр генә алган,аннары ярлы халык та сатып ала башлаган.Ләкин чәй бик кыйммзт торган,гади халыкның аңа хәле җитмәгән.”Җанга җәй иңдерә чәй,ләкин бикрәк кйммәт,әй-яй!-диеләр халык мәкалендә.
Әби.Чәй куагы зур тугел,ләкин гаҗәеп матур.Аның бик куп вак ботаклары куе киң ябалдаш хасил итә.Яфраклары куе яшел төстә,ялтырап тора.Бу купьеллык куак 50-70 ел яши,уңыш бирә.Кешеләр аны “илаһи үлән” дип атаганнар.Җәйге челләдә чәй яңа көч бирә,салкыннарда җылыта.Болардан тыш чәй дәвалый да.Аңарда кофеин бар,ул кешене уятып,аңа яшәү дәрте өстәп җибәрә.Чәйдә хуш ис бирүче эфир мае,организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын күтәрүче С һәм Р витаминнары кебек,бик кыйммәтле берничә матдә бар.
Хуҗа Насретдин. (балаларга) балалар, кем дә кем минем кесәмдә әрсә барлыгын белә,шуңа алманың иң зурын бирә (залдан балалар җавап бирәләр: алма).
Хуҗа Насретдин.Һай,кайсы ахмак әйтеп өлгерде әле аны сезгә?
Алып баручы.Хуҗа әфәнде,сезгә ничә яшь?
Х.Н. 40 яшь.
А.б.4-5 ел элек сорагач та шулай дигән идегез.Ничк инде ул гел һаман 40.
Х.Н. Егет сүзе бер була,кырык тел кырык.
А.б. Сезгә 73 яшь.
Түтәй.Салкын чәй эчә,Салават
Без салкынны эчмибез.
Шуңадыр да күпме гомер
Тарихтан гел төшмибез.
Чәй эчегез,чәй эчегез,
Чәй эчегез,бал белән
Иртә кичен,көндез-төнен
Чәй эчү дәва диләр.
Әби.Хуҗа әфәнде,син бай икән.Шушы чәйләргә үлән дә кушып кайнатсан иллә дә чәй эчеп туйгысыз була.Шуңа әфәнде,чәйне бик күп эчәсеңдер,шулай булгач син үлән чәйләренең серләрен дә беләсендер.
Х.Н. Мин бит ойдә ашыйм.Шулай булгач мин чәй эчмим.Минә син ул турыда үзең сөйлә,мин дә кайткач үлән чәе пешереп эчеп карармын.
А.б. Хуҗа әфәнде,син ул үлән чәйләрен менә буген бездә эчеп кайта аласын.
Түтәй.Әйдәгез. (өстәл артында чәй эчерә)
Әби.Балалар,сез нинди шифалы чәйләр беләсез? (Мәтрүшкә,мөтлек,карлыган һ.б) менә бит күп чәйләр беләсез икән.
Җыр.”Чәегез тәмле булсын”
Түтәй.Чәй эчү кагыйдәләрн сөйләп үтим әле:
1.Кулларны юу.
2.Бисмиллаһ әйтү,
3.Кулларда кәсә-иснибез,”аһ тәмле!”
4.Эчеп җибәрәбез.”Бигрәк кайнар!”
5.Тирләрне сөртәбез.
А.б. Чәйләрегез тәмле булсын!
Ачык чырай-такта чәй
Татарларның әхлак билгесе
Кунакчыллык якты чырай
Халкыбызның күңел көзгесе
“Хәерле” дип эш башлаган идек
“Хәерле” дип тәмам итәбез.
Шушы залда кабат очрашуны
Түземсезлек белән көтәбез.
Сценарий «День единства».
«Бердэмлек коненэ сценарий».
Цель: формирование у детей интерес к жизни людей других национальностей.
Ведущий: Ребята, 4 ноября вся наша страна отмечала День народного единства. И сегодня мы с вами узнаем, что это за праздник. Во все времена русские люди любили свою родину, дружили, помогали друг другу, объединялись, когда Родине грозила беда, и вместе защищали её от врагов. Во имя родной стороны совершали подвиги, слагали о ней песни, пословицы и стихи.
Бүген 4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Бүгенге монтажыбыз да шушы бәйрәмгә багышланган.
Дети. Что мы Родиной зовем?
Край, в котором мы растем
И березки, вдоль которых
Рядом с мамой мы идем.
Что мы Родиной зовём?
Поле с тонким колоском,
Наши праздники и песни,
Тёплый вечер за окном.
Что мы Родиной зовём?
Всё, что в сердце бережём,
И под небом синим-синим
Флаг России на Кремлём. (В. Степанов)
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
8 бала.
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби –бабаң
Сине сөя торган тел.
9 бала:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле тел.
Ведущая. Сейчас, я вас попрошу подобрать красивые нужные слова к слову Родина … Родина у нас какая? (высказывания детей)
Молодцы! Вот какая у нас с вами замечательная Родина… .
Ах, Россия моя, где слова отыскать,
Чтобы в песне моей о тебе рассказать:
О ромашках, озерах, бескрайних лесах,
О полях, о просторах, о светлых мечтах!
И о том, как крепилась, покуда беда,
И о том, как гордилась сынами всегда.
Так звучи, моя песня, звучи же скорей,
О России, о Родине милой моей
(о флаге, гербе, гимне)
Флаг России.
Белый цвет – берёзка.
Синий – неба цвет.
Красная полоска –
Солнечный рассвет.
УМК СД Балалар бакчасында эдэп-эхлак тэрбиясе «Дуслар жыры» Р.Корбан суз, Ф.Эбубэкеров муз.тр.36.
С показом слайдов.
Герб России
У России величавой
На гербе орёл двуглавый,
Чтоб на запад, на восток
Он смотреть бы сразу мог.
Сильный, мудрый он и гордый.
Он – России дух свободный.
Ведущая. Ребята, а знаете ли вы о том, что каждое государство имеет не только герб и флаг, но ещё и главную музыку страны?.
А как она называется?. Правильно, — это Гимн России!
Как надо слушать гимн, вы знаете?. Давайте встанем. Пусть прозвучит сейчас для нас Гимн Великой нашей Державы – России!
Звучит «Гимн Российской Федерации»
Гимн Татарстана.
Дети и взрослые слушают его стоя. Затем садятся. Ведущая продолжает
Ведущая. Мы живем с вами в России, самой большой стране на Земле. Когда на одном ее конце дети просыпаются, то на другом — уже ложатся спать, когда в одном месте нашей страны цветут деревья, то в другом — может идти снег. Чтобы пересечь нашу страну надо целую неделю ехать на поезде или целый день лететь на самолете.
Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Без бакчабызда, туган телебез белән беррәттән, рус телен дә өйрәнәбез.Рус телендә җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Тиздән әтиләр бәйрәме була, аларга багышлап рус телендә җыр башкарыйк.
Песня «Друзья».
Ведущая. ЕДИНСТВО
Очень много слов на свете,
Как снежинок у зимы.
Но возьмем, к примеру, эти:
Слово «Я» и слово «Мы».
«Я» на свете одиноко,
В «Я» не очень много прока.
Одному или одной
Трудно справиться с бедой.
Слово «Мы» сильней, чем «Я».
Мы – семья, и мы – друзья.
Мы – народ, и мы – ЕДИНЫ.
Вместе мы непобедимы!
Барлык милләт балалары
Миңа дус булып калсын.
Дуслык җыры күкләргә дә
Өзелмәс юллар салсын.
УМК СД Балалар бакчасында эдэп-эхлак тэрбиясе «Кунелле сэяхэт» А.Минхажев суз, э.Хадиева муз.тр.80.
Ведущая. Дорогие друзья! Наша праздничная программа подошла к концу. Мы желаем вам мира, добра и благополучия. Еще раз с праздником – с Днем Народного Единства.
Нас всех объединяет Россия, и пусть наша любовь к Отечеству послужит общему благу! Желаем всем крепкого здоровья, счастья, успехов в делах.
Балаларның үз туган телләрендә әти-әниләре белән сөйләшүе-аларга рәхәт, күңелле, җан җылысы бирә. Үзенең әти-әнисен, туган илен яраткан кеше туган телен дә ярата, хөрмәт итә. Без дә үзебезнең туган телебезне, татар телен сакларга, аның белән горурланып яшәргә тиешбез. Башка милләт халыклары белән дә дус яшик. Шуның белән, хөрмәтле балалар һәм кунаклар, безнең халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез ахырына якынлашты, сезгә исәнлек-саулык теләп без сезнең белән саубуллашабыз.
Автор: Имамова Гульнур Шайдулловна
Нәүрүз бәйрәме.
Музыка әкренәя. Сәхнәга алып баручы чыга.
А.б.Көн әйтәдер-мин озын!
Төн әйтәдер-мин озын!
Күктә кояш көлеп тора-
Икебез дә бер бүген!
Көн-кояшка авыша,
Төн авыша-аена.
Көн дә,төн дә әйтә:”Әйе,
Икебез дә бер бүген.”
Көн белән төн тигезләшкән,
Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткән дә икән,
Һәм хәбәр иткән икән:
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүз мөбарәкбад!
-Хөрмәтле балалар, тәрбияче апаларыбыз! Без бүген бирегә язны-Нәүрүзбикәне-каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәм тамашасына рәхим итегез!Наүруз- борынгы бәйрәм,әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.
Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән,
Бу бәйрәм безгә килгән!
Нәүрүз Мөбәрәкбад!
1 бала.Әйдә,кояш,сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә!
2 бала.Тизрәк кил,безгә,җылы яз,
Тизрәк,тизрәк кил!
Куяннар туңып беткәндер,
Иссен җылы җил!
3 бала.Урманда бит җылы өй дә,
Җылы мич тә юк.
Куяннарның әбиләре
Бәйләми оек!
4 бала.Тизрәк кил,җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Чыпчыкларга җырлар өйрәт,
Уйнат,сайрат,көл!
5 бала.Урманда бит пешермиләр
Түгәрәк калач.
Песнәкләрнең туннары юк,
Тамаклары ач!
6 бала.Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!
Балыкларныкоткарберук,-
Бозастындакул.
7 бала.Чэчэклэрбелэнкумелсен
Без яшэгэн ил.
Тизрэк кил безгэ, жылыяз,
Тизрэк-тизрэк кил!
А.б. -Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Түтәй.(өйдән).-Керегез,керегез,балакайларым,
Без сезне күптән көтәбез,
Нәүрүз котлы булсын!
1 бала.Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.(Түтәй күкәй бирә).
Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк,
Май ,күкәй,калак кирәк.
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә,сызланма!(Түтәй күмәч бирә)
Түгәрәктә татар халык биюе.
А.б. -Кыш китте,яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Нәүрүз бәйрәме килә,
Безнең җырлыйсы килә.
Җыр “Яз килә”(мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Музыка ишетелә(гөрләвек тавышы).
А.б. -Нинди серле чишмә тавышы!Балалар,кар сулары да,шушы чишмә суларына кушылып,гөрләвекләр булып агалар.Димәк,табигатебезгә яз килә.Әнә тегендә,язның килүен хәбәр итеп,беренче умырзая чәчәкләре баш калкыта.
“Умырзаялар “ биюе.
А.б. Менә нинди матур чәчәкләре белән яз килә икән.Шулай ук язның хуҗабикәсе дә килеп җитәр,Нәүрүзбикәне бергәләп чакырыйк әле.(чакыру).
Нәүрүзбикә. –Исәнмесез,кадерле дусларым!
Агымсулар кичтек без,
Сезгә килеп җиттек без,
Нәүрүз әйтеп үттек без,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
А.б.-Хуш киләсең Нәүрүзбикә.Түрдән уз.
Нәүрүзбикә.-Әйдәгез әле балалар,уен уйнап алыйк әле.
“Чума үрдәк,чума каз” уены.
“Зәңгә чәчәк” уены.
Кыш бабай килеп керә.
Кыш бабай.-Бу нинди тавыш монда,кем әле минем җирләремә баш булмакчы?
А.б.Кыш бабай,юкка ачуланасың. Синең көннәрең үтеп бара бит инде. Җирләреңне язга –Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Кара әле тәрәзәгә,гөрләп-шаулап яз килә.
К.б.-Туктагыз әле,туктагыз.Үзе белән сөйләшим.
Миңа әйтми килгәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең,
Ха-ха-ха-ха!
Бер өрермен-җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр.
Ике өрсәм-кар ятар,
Елга,күлгә боз катар.
Кит,Нәүрүз,кит!
Нәүрүзбикә.- Шып,дисәм-җилең тынар,
Елмайсам-карың елар.
Үзең кит,Кыш!
К.б.-Кар яу,яу,
Нәүрүздән яса зур тау!
“Чык-чык диләр “ җыры.
Нәүрузбикә.-Кояш,чык,чык!
Тәти кашык базарда,
Ботка пешәр каәанда,
Батыр карны елак ит,
Җылың белән кунак ит!
“Светит солнышко для всех”җыры.
К.б. Коела бара тешләрем,
Ямьсезкерә төшләрем,
Кара куна җиремә-
Уңа бара төсләрем.
Ай,еладым,еладым-
Әле яшәп туймадым.
Юк,юк,мин китмим. Тартышмыйча гына язга- Нәүрүзбикәгә җирләремне бирү юк. Хәзер үк тышка чык.Шунда көчне сынашырбыз. Мин монда эри башладым.
“Нәүрүз һәм балалар” җыры.
2 нче өлеш тышта бара.
К.б. Минем беренче шартым:
Менә кашык,менә күкәй,
Тот кулыңа,чибәркәй!
Син дә йөгер,мин дә калмам,
Ке узар бу ярышта?(2 команда ярыша.,Нәүрүзбикә командасы җиңә,Кыш бабай әкрен).
Кыш бабай. –Әйдә хәзер биюдә көч сынашыйк.(1 төрекм-Нәүрүзбиә түгәрәгендә,икенче төркем Кыш бабай төркемендә бии.Кыш бабай хәле бетеп егыла,балалар торгызалар).
К.б. Бетте,барысы да бетте,
Актык сәгатем сукты,
Сау булыгыз,дусларым,
Хушыгыз,күз нурларым.
Шатланыгыз,көлегез.
Уйнагыз.Сау булыгыз!(кереп китә).
А.б.Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчагыз күрде.
Кулны кулга тотынышып
Бәйрәм итик көн буе.
“Коймаклар” уены.Балалар кулга-кул тотынышып басалар,Нәүрүзбикә уртада.
Нәүрүзбикә коймаклар белән сыйланырга чакыра.
В рамках конкурса «Трезвое село-2020» 27 сентября жители сельского поселения собрались в д. Абдуллино, на праздник «Тэбикмэк бэйрэме». Согласно поверьям блины являли собой символ солнца, которое всё ярче разгоралось. Думается, для каждого этот праздник ознаменует начало всего хорошего: отличного настроения, воодушевления, новых стремлений и новых достижений. Не зря собрался народ от млад до стар. Особенно приятно было видеть, что на праздник пришли семьями: папы, мамы, дети, бабушки, дедушки. Оживление перед домом культуры началось уже с десяти часов утра: жители, работники школ и ФАПа, администрации сельского поселения — расставляли столы, раздували самовары, а народные умельцы раскладывали свои работы.
Уже к 12 часам клуб был заполнен: взрослые общались между собой, молодые мамы и папы вместе с детьми фотографировались у выставок, а веселая ребятня задорно подтанцовывала под заводную музыку. Большим вниманием и интересом пользовались радушные, гостеприимные, аппетитные столы с угощениями: блины, душистый, горячий чай, пицца, плов. В 12 часов приглашенный почетный гость, уроженец с.Игметово, уважаемый по всей округе, а особенно — у нас, позитивный человек, поддерживающий и помогающий осуществлять все добрые начинания , мулла Валишин Фанил Мусинович с напутственным словом открыл праздник. Были проведены веселые игры, звучали задорные песни, был проведен конкурс среди улиц населенного пункта на самые «вкусные блины».
Мероприятия, которые близки и интересны народу, которые нужны не столько взрослым, сколько подрастающему поколению (ведь традиции предаются ненавязчиво, в увлекательной, игровой форме), мероприятия, которые направлены на возрождение традиций трезвости в личной, семейной и общественной жизнедеятельности, сплочение и развитие инициативы среди населения – необходимы, и это понимает глава сельского поселения Хабибов Р.Р. «Сегодня мы всем миром готовим и проводим праздник для самих себя, а завтра все вместе мы сможем решать возникающие проблемы»-сказал он.
Скачать (PPTX, Неизвестный)
Сәк-сәк байрамы
Залда башҡорт аш –һыу төрҙәре тип аталған стенд, өҫтәл милли колоритлы таҫтамалдар менән биҙәлгән, унда ҡамырҙан бешерелгән аш төрҙәре.
Сара Радик Юлъяҡшин башҡарыуында йыр менән башлана
Гөлнара Рәшитова һүҙҙәре,
Музыка: Урал Султанов
1 слайд
“Сәк-сәк”
1) Бер байрам да үтмәй беҙҙә
Йырҙарһыҙ һәм бейеүһеҙ,
Бер табын да булмай беҙҙә
Сәк-сәксәкһеҙ, тәмле сәйһеҙ.
Үҙе баллы, үҙе татлы
Ирендәрең төҫлө,
Әллә сәк-сәк яратҡанға
Күңелем бигрәк хисле.
Ҡушымта:
Сәк-сәк, эх, татлы ла,
Сәк-сәк, эх, баллы ла!
Сәк-сәк, эх, тәмле лә,
Телдәрҙе йоторлоҡ.
Сәк-сәк, эх, татлы ла,
Сәк-сәк, эх, баллы ла!
Сәк-сәк, эх, тәмле лә,
Доньяны он(о)торлоҡ.
2) Баллы ризыҡ яратҡандар-
Асыҡ күңеллеләр,
Кәйефтәре күтәренке,
Һәр саҡ һөйкөмлөләр.
Шуның өсөн сәк-сәк менән
Сәйҙе йыш эсһәгеҙ,
Йөҙкәйегеҙ гел шат булыр,
Артасаҡ көсөгөҙ.
2 слайд
1 Алып барыусы:
Сәк-сәк кеүек тәмле ризыҡ
Өҫтәлдәрҙе биҙәгән,
Шуға күрә беҙҙең халыҡ
Өҫтәленән өҙмәгән.
2 Алып барыусы:
Сәк-сәкте һуң кем яратмай,
Бик тәмле бит ул сәк-сәк.
Ниндәй ҙә шат булыр инек,
Көндә сәк-сәк бешерһәк.
Сәк-сәк байрам һыйы ғына,
Көндә дә байрам буламы,
Аш ашап өйрәнгән кеше
Сәк-сәк ашап туямы?
Шуға уның исеме лә
Аҙ ғына , сәк-сәк кенә.
Ана, майҙа бешеп сыҡты,-
Көтөп тор саҡ-саҡ ҡына.
Г. Юнысова
Башҡорт бейеүе. Сәк-сәк бешереү элементтарын ҡулланып башҡарыла.
1 Алып барыусы:
Башҡорт халҡының милли ризыҡтары бик күп. Шуларҙың затлыһы,
моғайын, сәк-сәктер. Уны төрлө тантаналы сараларға, бигерәк тә, никахҡа, туйға, балаға исем ҡушыу, Ҡөрьән уҡытҡанда, дини байрамдарҙа бешерәләр. Уны иң дәрәжәле ҡунаҡтарҙы ҡаршы алғанда ҡулланалар. Ҡунаҡтарға бүләк итеп тапшырыу ҙа матур күренеш.
3 слайд
2 Алып барыусы: Шулай шул. Леонид Якубовичтың “Мөғжизә яланы” тапшырырыуына күстәнәскә ла төрки телле халыҡтар вәкилдәре сәк-сәк, бауырһаҡ бешереп алып бара. Тапшырыуҙы алып барыусы ла беҙҙең аш –төрө икәнен белеп бөткән. Әйткәндәй, Башҡортостандан Азат Атанғолов “Мөғжизә яланы” уйынына барып, бер юлы ике музыка ҡоралында уйнап ҡайтты. Хатта Якубович та түҙмәй бейергә төшөп китә. Аҙаҡ Азат сәк-сәк бүләк итте.
4-5 слайдтар
1 Алып барыусы: Афарин егет тип әйтергә генә ҡала инде Азат тураһында! Эй, ҡара әле, ниндәй матур зауыҡлы итеп биҙәлгән сәк-сәктәр! Биҙәүҙәренә шул хәтлем күҙ ҡыҙа. Ирекһеҙҙән, теләһәң дә теләмәһәң дә ҡул үҙенән үҙе сәк-сәккә үрелә. Әммә уларҙы һәр кем дә оҫта бешерә, затлы итеп биҙәй белмәй шул. Арабыҙҙа ундайҙар бармаҡ менән һанарлыҡ ҡына.
2 Алып барыусы: Ә бөгөн беҙҙә шундай оҫтабикәләр йыйылған. Улар әҙерләгән был затлы аҙыҡҡа ҡарап, ауыҙҙан һыуҙар килә. Беҙ уларға бөгөн һүҙҙе бирәбеҙ. Башта уларҙың бешереү оҫталығына баһа биреү өсөн жюри ағзалары менән таныштырып китәбеҙ.
Улар:
1.
2.
3.
1 Алып барыусы: Хәҙер һүҙҙе хужабикәләргә бирәбеҙ. Улар үҙҙәренең визиткаһы менән сығыш яһап, сәк-сәк бешереү оҫталығы менән бүлешәсәк.
Визитка өсөн темаға ярашлы шиғыр юлдары, бейеү, йыр алырға мөмкин.
2 Алып барыусы: Бына оҫтабикәләребеҙ сығыш та яһап бөттө. Жюри ағзалары эштәрен башҡарғансы шиғырҙар тыңлап алайыҡ.
6 слайд
Бер ҡыҙ бала һөйләй:
Сәк-сәк
Рәсимә Ураҡсина
Рәхмәт өләсәйгә,
Ярҙам итә әсәйгә,
Сәксәк бешерә сәйгә.
Мин өйрәнәм, ҡарайым,
Яйын белеп ҡалайым.
Сәксәк йөҙ йомортҡаға!
Ҡоҙағыйға, ҡоҙаға.
Бешерҙек өс көн, өс төн,
Ябып торҙоҡ та өҫтөн.
Өләсәй ҡамыр баҫа,
Үҙе беҙгә сер аса:
— Сей йомортҡа ҡамырға
Ап-аҡ онға һалырға.
Ҡамыры була йомшаҡ,
Тәгәрәтеүгә бушаҡ.
Йөҙ йомарламға бүлдем,
Һанап һалғанда белдем.
Йомарламдар һуҙыла,
Йомро «бауҙар» теҙелә.
«Бау» киҫелә шаҡмаҡлап
Бешерәбеҙ таҡмаҡлап:
«Сәскә килен сәксәге,
Килен туйҙың сәсәге.
Уңып бешһен сәксәге,
Уң булыр киләсәге!»
1 Алып барыусы: Ә һин беләһеңме, шундай рекорд — 6 метрлы бер тонна сәк-сәк — Ҡазанда ҡаланың 1000 йыллығын билдәләгәндә ҡуйылғайны. Был сәк-сәкте эшләү өсөн 3550 йомортҡа, 330 он, 2 кг тоҙ, 128 кг- шәкәр, 400 кг бал кәрәк булды. Сәк-сәк барыһына ла етте. 100 граммлы порция итеп бүлһәң дә 10 мең кешене ашатып туйҙырырға була.
7 слайд
2 Алып барыусы:12.02.2016 йылда беҙҙең Башҡортостанда уларҙан да арттырып ебәрҙеләр хатта. Сәк-сәктән яһалған алтын төҫөндәге ҡурай сәскәһе Башҡортостандың символы һәм мәҙәни коды булыу ихтималлығына эйә. Рекордты Рәсәйҙең Рекордтар китабы вәкилдәре теркәне. Сәк-сәк өсөн 700 килограмм он, 7500 йомортҡа, 670 литр көнбағыш майы тотонолдо. Сәк-сәк өсөн Бөрйән балы һайланған. Ете тажлы татлы ҡурай сәскәһе өсөн 6 феләк бал сарыф ителгән.Ҡурай сәскәһе берәр метр бейеклектә, өсәр ҡат шайбанан ҡоролған. Улар үҙ-ара метр оҙонлоҡтағы һабаҡтар менән тоташтырылған. Сәк-сәк оҫталары бер айлыҡ эште аҙна дауамында башҡарған. Өфө оҫталары бешергән донъяның иң ҙур сәк-сәген Ғашиҡтар көнөндә «Ҡунаҡһарай» сауҙа комплексында ғашиҡтар ҙа, ғашиҡ булырға теләүселәр ҙә тәмләгән.
8-9 слайдтар
1 Алып барыусы:
Ҡазан халҡы Донъя Чемпионатына арнап, футбол тубы рәүешендә 4 тонна 26 килограмм ауырлығында сәк-сәк әҙерләне. Был сәк-сәкте әҙерләү өсөн туғыҙ мең йомортҡа, берәр тонна он һәм бал кәрәк булды. Туптың ҡара элементтары шоколад мастикаһынан эшләнгән.
10 слайд
1 Алып барыусы:
Ә һин беләһеңме төрки телле халыҡтарҙа сәк –сәк төрлөсә аталғанын? Пешмене төрөкмәндәр бешерә. Таджиктар сәк-сәкте бешергәндә, фисташка һәм грек сәтләүеге ҡуллана. Бохар калеве лә бешерә. Үзбәк халҡы һарыҡ майын да ҡушып ебәрә. Ҡырғыҙҙарҙа сәк-сәккә яҡын аҙыҡ төрө тан-мошо, санза тип атала.
11-12-13 слайдтар
2 Алып барыусы: Эйе, башҡорт халҡы борондан- борон аш-һыуға маһир булған. Бөгөн дә улар оҫталыҡтарын күрһәттеләр. Хәҙер һүҙҙе жюри ағзаларына бирәбеҙ.
Жюри ағзаларының еңеүселәрҙе билдәләүе.
Бүләкләү.
1 Алып барыусы:
Төбәгебеҙҙә йәшәүсе халыҡтың башҡорт милли аш-һыу йолаларын һаҡлау һәм тергеҙеү, йәш быуынды халҡыбыҙҙың ғөрөф-ғәҙәттәренә ылыҡтырыу, милләт-ара татыулыҡты нығытыу бөгөнгө сарабыҙҙың төп маҡсаттарының береһе. Әле йәшәгән ауылыбыҙҙан килгән ҡәйнәләр, килендәр, еңгәләр, үҫмер ҡыҙҙар, уңған хужабикәләр тәмле май еҫтәрен таратып милли ризыҡтар- сәк-сәк, бауырһаҡ, ҡоймаҡтарын үҙ рецебына таянып бешереп килтерҙе. Бында ниндәй генә ҡамыр аштарын күрмәҫһең! Ә сәк-сәктең ниндәй генә төрө юҡ! Биҙәкләп тә, баллап та! Аш-һыуға, милли мираҫҡа ихтирам уятҡан, милли рухты үҫтергән ошо матур сара аша башҡорт ҡатын-ҡыҙҙарының уңғанлығын күрәбеҙ. Ҡайҙа ғына йәшәһәҡ тә, ниндәй тарафтарҙа йөрөһәк тә, тыуған илебеҙҙе хөрмәт итергә, йолаларын белеп торорға, ә иң мөһиме- онотмаҫҡа, алдағы быуынға тапшырырға тейешбеҙ. Йолаһын белгән кеше, имен кеше. Күңеле бай кеше. Киләсәк быуын үҙ милләте йолаларында үҫһә, киләсәгебеҙҙә имен буласаҡ.
2 Алып барыусы: Бөгөнгө сарабыҙ тамамланыуға бара. Хәҙер тамашасыларыбыҙҙы, килгән ҡунаҡтарыбыҙҙы сәк-сәк менән сәй эсергә саҡырабыҙ.
14 слайд
Визиткалар өсөн шиғыр юлдары:
Ауыҙ итегеҙ ашымдан,
Сәк-сәк оҡшаш ҡурайға.
Күстәнәсебеҙ булып төшһөн ул
Беҙҙән һеҙҙең табынға.
******************************
Бешерелгән тәмле сәк-сәк
Ап-аҡ бойҙай ононан,
Йомортҡаға баҫылған да,
Тәмле балға ҡойонған.
******************************
Татлы, баллы сәк-сәгемде
Хөрмәт менән тапшырам,
Күңелдәргә хуш килер, тип
Саф күңелдән ышанам.
********************************
Бауырһаҡ. Тамара Ғәниева
Ун йомортҡа һыт та, иләп, он ҡуш,
Бер стакан аҡ май иретеп һал.
һеркә ҡушҡан семтем сода өҫтә,
Балғалаҡ тоҙ. Ҡамыр яһа шунан.
йә булдымы? Ваҡ-ваҡ киҫкелә лә
Тәгәрләтеп яһа оҙонса бау.
Борсаҡ-борсаҡ уны ҡырҡҡылап сыҡ,
Үткер бысаҡ менән йәтеш турау!
Ҡыҙғанмайҙа шыжлап бешкәнендә
һөҙгө менән бутап, болғатып тор.
Ашыҡтырма! Бауырһағың алһыу
Төҫкә инһә, табын үтә матур.
Баллап өйөп ҡуйһаң, сәк-сәк була,
Ҡалай иткәндә лә ҡотло-затлы.
Юҡҡамы ни, туйҙың иң зиннәтле
Күстәнәсе, тиҙәр бауырһаҡты.
*******************************
Бауырһаҡты кем белмәй, кем ашамай,
Кем күрмәй?! Йә, кем белмәй?!!
Барыбыҙ ҙа беләбеҙ, хатта яҡын күрәбеҙ.
Бауыр-бауыр бауырһаҡ тип,талымһаҡ та
ҡабымһаҡ тип,танһыҡ аш тип һөйәбеҙ,
Табын түрен йәмләп торған тәмле аш, тип беләбеҙ.