Мин татарча сөйләшәм 2012 ел
Татарстан туган ягым
Әвәлге гадәт буенча
Борылдым сиңа тагын
Исәнме, җанга газиз җир
Илһамым, туган ягым.
Исәнмесез кадерле кунаклар. Менә без дә сезнең янга !!!!!! авылыннан кайнар сәламнәр алып килдек.
Эх туган як , бар бер хикмәт-серең!
Гомер узган саен тартасың
Әллә нәрсә булды сиңа хәзер
Бөтенләйгә килә кайтасым…
Чирәмеңә ятсам-чирем китә,
Кычытканың чакса көч алам.
Кырларыңа чәчеп җыр-моңнарын
Кайтып бара сиңа үз балаң.
ҖЫР: Татар халык уен җыры
Матур уен.
Сез уртада, без кырында
Әйләнәбез түгәрәк.
Уеныбыз булсын матур.
Күңел ачыйк бергәләп.
Туган җирем. Сөям сине шашып,
Синсез гүя яшәү юк миңа.
Каеннарың шавы тынгы бирми,
Күңелләрем сиңа ашкына.
Гүзәл табигатем , синең алда
Бурычлы дип сизәм үземне.
Син булмасаң, ятим кебек калам
Кайтыр юлга төбәп күземне.
Әйдәгез кызлар җырлап-биеп алабыз
Эх, зилем-зиләле
1.Җитәкләшеп, тезелешеп, 2.Кояшлы матур аланда
Без урманга барабыз. Гөлләр чәчәк аталар
Урманда яшел аламда Тирә-юньгә ямь, матурлык.
Җырлап-биеп алабыз Хуш исләр тараталар.
Кушымта:
Эх, зилем-зиләле, Эх, зилем-зиләле,
Сандугачым кил әле. Сандугачым кил әле.
Кил әле, дустым, кил әле Шушы матур аланда
Бергә әйләник әле Икәү әйләник әле.
- Әйдәгез мәкаль әйтеш уйныйбыз.
- Әйдәгез .
- Атаң да җир / анаң да җир
- Таянма билеңә таян илеңә
- Бердә түгел /илдә көч
- Җир тартмаса / су тарта
Ә хәзер әйдәгез шигырь әйтешле уйныйбыз.
Мин сөйлим.
Кояш,кояш, -Әйе ,- беләм,
Син биектә, Мин әйтәм, тыңлап кара :
Бар дөньяны күрәсең. Иң матур җир-
Әйтче,Иң матур җир кайда, Туган җир ул,
Син бит инде беләсең. Онытма моны, бала.
Ә хәзер мин сөйлим.
Туган ил ул — алтын арышлар,
Туган ил ул – зифа камышлар,
Туган ил ул- иркен болыннар,
Болыннарда-нәни колыннар.
Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак,үсән нигезләр.
Туган илдә барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадрен бел генә.
Туган җирем – күңел бишегем син,
Әле дә булса синдә тирбәләм.
Талгын гына искән җилләрең дә
Сыйпап китә минем иңнәрдән.
Син бирәсең яшәү көче миңа
Киләчәккә өмет, ышаныч.
Тормыш юлын үткән чакларда да
Үз балаңа һәрчак таяныч.
ҖЫР: Мин яратам сине Татарстан.
Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,
Мәшәкатьләреңнән бераз арын да,
Әй, туганым, үткәнеңә кара
Анда синең нәселең башлана.
Ерак бабайлардан аваз килә
“Тамырыңны өйрән, и бала!
Оныта күрмә нинди җепләр белән
Кеше заты җирдә саклана”.
Сезнең алда чыгыш ясадалар:
Рәхмәт сиңа җылы кояш,
Якты нурлар сибәсең.
Рәхмәт сиңа ,кара туфрак,
Безгә байлык бирәсең.
Рәхмәт сезгә, әти-әни,
Иркәлисз,сөясез.
Рәхмәт сезгә, дусларыбыз,
Хөрмәт итеп килгәнсез.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
Чыгыш ясаучы укучылар:
Татар теле укытучысы:
Поделитесь с коллегами:
Туган ягым-яшел бишек (Әдәби-музыкаль кичә)
Зал бәйрәмчә бизәлгән.Стенада кәгазьдән ясалган кош рәсемнәре беркетелә.Кошлар турында китаплар, кагыйдәләр язылган плакат куела.»Туган ягым-яшел бишек»
Балалар,без бүген кошлар турында,туган илебез турында, Габдулла Тукай турында бик күп яңалыклар белеп китәрбез. Сезгә шигырьләр,җырлар,биюләр бүләк итәрбез
Сәяхәтебезне башлыйбыз
«Сәяхәтче җыры» башкарыла (1куплет)
1.Таныш түгел юллар буйлап
Мин озак йөрдем.
Туган ягым күренерме дип,
Тауларга мендем.
И гүзәл туган ягым,
Куш-та:И ямьле туган ягым,
Тау башында бакча булып,
Төшемә кердең.
2.Туган яктан ерак китеп,
Диңгезләр кичтем.
Сагыш дигән тирән күлнең
Суларын эчтем.
Куш-та:И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Тальян гармун моңы булып,
Җырыма күчтең.
3.Туган яктан еракта да
Дуслар очраттым.
Ләкин яшьлек дустым калган
Илемә кайттым.
Куш-та: И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Бәхетемне читтән түгел,
Мин синдә таптым!..
-
Алып баручы:Һәр көн саен хәерле көн телим,
Аяз көннәр телим илемә
Биек күкләр телим бөркетләргә
Һәм иминлек телим илемә.
Хәерле көн димен һәр бөркеткә
Кояшлы көн телим гөлләргә
Сөйкемлелек телим яшь кызларга
Һәм сабырлык телим һәркем 2.Алып баручы:Юлчыларга хәерле юл телим,
Чәчәкләргә карап елмаям
Һәрбер кеше якын кардәш сыман,
Үз балам күк тоела һәр бала
Шуңа күрә хәерле көн телим
Таңнар туган саен җиремә
Аяз көннәр телим һәммәгезгә
Һәм иминлек телим илемә
«Сыерчык» җыры башкарыла
Өй түрендә бакчада Тал чыбык куначада
Сыерчык канат кага-Яз килүгә шатлана
Җилкенә ул талпына шатланып сайрап куя:
Ак каенның башында бик матур оя кора.
Кем ясаган ояны-сыерчык белә аны.
Чүт-чүт итеп сайравы аның оя сайлавы
1.Алып баручы:Тиздән күчмә кошлар туган ягыбызга очып кайтырлар.Шатланып сайрарлар,сызгырырлар,күңелле җырлар җырларлар,оя ясап бала чыгарырлар.Иң элек кара каргалар,алардан соң тургайлар,сыерчыклар кайтыр. Болар-язның беренче хәберчеләре.Рәхим итегез,кошкайлар. Исәнмесез,хуш киләсез! (кош рәсеме ясалган ……..киеп,укучылар керә)
Кара каргалар килде, Түбәдән тамчы тама. Көндез көн җылы була, Суына кичкә таба
Тамчылар биш тып-та тып
Тамчылар сикерәләр
Аларны булмый туктатып
Алар яз китерәләр Фларис
«Кук сирень» җыры башкара Әлфия
Ал да димим, гөл дә димим,
Бакчамда бар күк сирень.
Чәчәгенә карап туймыйм,
Гел күзләрең күк синең.
Кушымта:
Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?
Зәмзәм суын салкын диләр —
Татып караганым юк,
Хәлләремне аңлар идең —
Кайтып караганың юк.
Кушымта:
Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?
Калма димим, кал да димим,
Сөйсәң үзең килерсең.
Сөйсәң килерсең, килмәсәң
Гомергә үкенерсең!
Зур бер бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым:
Сыерчык килде, сыерчык,-
Сагынып көткән кунагым. Азалия.
Үзенчә җыр чыгарырга
Сыерчык вакыт тапмый
Эштән бушаган арада
Башка кош җырын ятлый. Арсен
Гөрләвекләр агалар күктән кояш елмая
Каңгылдашып торналар тезелеп үтте бая
Инешләрдә коена каңгылдаша үрдәк-каз
Җирне яшәртеп безгә гөлләр алып килә язДиана,
Яз килде, кояш көлде, Дөньяга нур бөркелде. Уянды бар агачлар, Куанды алмагачлар.Артём
Яз килде кояш көлде
Дөньяга нур бөркелде
Уянды бар агачлар куанды алмагачлар.Ильвина
Бөре чуклары белән Сыерчыклары белән Яз килә,яз килә Яз ишекләрдән керә, Яз тәрәзәдән керә Кар суында йөгерә Яз күкри,тетри һава Яз кошлар белән кайта Яз һәркем яратаАлёша
Диляра башкаруында җыр»Гашыйк итеп сакла син»
Оскар Усманов көе,Ләйлә Дәүләтова суз.
Һәр яңа көн туган саен,
Яратасыңмы,дисең.
Әйтерсең лә сине генә
Сөюемне белмисең.
Кушымта:
Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!
Гел «яратам» диеп торгач,
Тәме бетә бит аның.
Мәхәббәтне күңел белән
Тоярга өйрән, җаным.
Кушымта.
Исеңдә калдыр, кадерлем,
Кабатламам яңадан:
Бөтен җаным-тәнем белән
Сине бик-бик яратам.
Ерак-ераклардан канат кагып Диңгезләрне кичеп,арып талып, Туган җиребезне сагынып кайттым Җылы яктан сәләм алып кайттым Ә үзегез ничек кышладыгыз? Салкын булмадымы кышларыгыз?Диана
2.Алып баручы:Сыерчык 40 км(сәг тизлек белән оча). Биш йомырка салып бала чыгара.Бер сыерчыкның гаиләсе 1 көн эчендә 2000 әкәм-төкәм,зарарлы бөҗәкләр ашый. Җәй буена аларның 1 гаиләсе 100.000 корткычны юк итә
Җыр башкарыла:»Яз җитә»1 куплет 1.Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Куш-та:Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
2.Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Куш-та. 3.Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Куш-та.
Елгада бозлар кузгалды…Елмая,көлә кояш. Урамнар буйлап атлады ямьле яз. Килгән кошларны күрергә Гаяз ашыкты иртән: Сыерчык кунган түбәгә,кайчан ул килеп җиткән? Сузып сузып карый кошчык канатын кага-кага. Яратам җырыңны-диеп эндәште Гаяз аңа. Ышанмыйм,-диде сыерчык,-күңелем минем тоя: Яраткан булсаң җырымны,син куяр идең оя. Кирилл
Килдек,килдек,очып ерак җирдән. Курыкмыйча ачы,салкын җилдән. Яз хәбәрен сезгә китердек без Хәзер менә оя ясап,тизрәк. Бала-чага үрчетергә кирәкАлёша
Татар халык биюе 8 че сыйныф укучылары
1.Алып баручы:Карлыгачлар килсә-яз җитте,дигән сүз.Димәк,тиздән кырларда,бакчаларда кызу эш башланачак. Безнең якларда карлыгачның өч төре киң таралган:авыл,шәһәр яр карлыгачы.Карлыгач сәгатенә 100км тизлек белән оча.Бер карлыгач бер тәүлек эчендә 10 ар мең чебен-черки ашый. Алар,балчыкны йомшартып,түгәрәк оя ясыйлар,ул оя берничә ел буена саклана.Карлыгачлар июнь башында 4-6 йомырка салалар
«Карлыгач» шигыре укыла Гөлназ Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын. Оя итте минем сөйгән карлыгачым. Ул көне буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. Күп эшләде,иренмичә бара-бара. Чыгарды ул матур-матур балаларда. Ачыксалар карлыгачның балалары. Чебен-черки тотып кайта аналары
«Әйдәгез дуслар жырлык бергә» җыры башкарыла1куплет
1.Килдек дуслар идел дингез кичеп
Сезне сагынып кошлар кебек кочып
кош канатлары түгел иңемдә
Куш-та:Әйдәгез дуслар жырлыйк бергэ
иң матур җырларны сайлап кына
иң матур җырланы сайлап кына
яшик бу дөньяда сайрап кына.
2. Буләк итеп чәчәклэр өзмәдем
сезгә мин иң матур җыр эзләдем
матур җыр таптым туган телемнән
моңлы көй оттым тургай теленнән.Новое сообщение
Вашу страницу ВКонтакте регулярно просматривает пользователь, которого у вас нет в друзьях.
Төп нигезем минем , Татарстан,
Синең язмыш- безнең гомерләр.
Төп нигезем, аерма син мине
Әткәм- әнкәм биргән телемнән.Кирилл
Туган җирем минем Татарстан. Үз иркендә мәңге шат яшә Кошларың да синең «гөлем диеп Саф татарча миңа эндәшә Гүзәл җирне мактап …….. Көмеш сулы,тәмле телле була, Чишмәләрнең суын эчкәннәр Дус яшәргә кирәк җир йөзендә. Дуслык кирәк һәрбер кешегә. Дуслык булса,яшәү дә күңелле. Уңай булса һәрбер эшеңдә Бөтенебезгә дә дуслар кирәк. Дустан башка булмый яшәргә. Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк. Дуслык орлыкларын чәчәргә Гөлназ
«Мин яратам сине Татарстан» җыры башкарыла (1 слайд чыга»Туган җирем Татарстан»)
1.Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
2.Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.
3.Адашторган, урманнарың өчен
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.
1.Алып баручы:Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында яраткан шагыйребез Г. Тукай туган. Безнең бәйрәмебезгә кунакка Г.Тукайның шигырендәге персонажлар килгәннәр әйдәгез әле аларга сүз биреп китик Сценка «Эш беткәч уйнарга ярый»
Автор:
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.
Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
Кояш:
«И Сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»
Сабый:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.
Автор:
Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.
Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый:
Сандугач:
«Әйдә тышка, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»
Сабый:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»
Автор:
Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.
Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны:
Алмагач:
«Әйдә тышка, күңлең ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»
Сабый:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына, кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
Автор:
Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.
Чыкты йөгреп бакчага:
Сабый:
«Иә, кем чакырды, мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»
Автор:
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;
Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.
2. Алып баручы:Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге колач, шат шигырьләреңнән
Туган халкың көдрәт көч ала.
Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай җире,
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире
«Туган телем» җыры башкарыла 1 куплет (2 слайд чыга Г.Тукай шигыре «И туган тел»)
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
1.Алып баручы:Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә,бетми торган гомерең, кушкан сыман синең бөек кыска гомергә
Төрле-төрлетелдә сөйләшсәк тә,
Төрле- төрле милләт булсак та.
Тик бер безнең туган илебез,
Тик бер безнең туган җиребез.Кирил
Татарстан минем илем
Шунда туып үстем мин
Бик яратып мәктәбемдә
Татар телен укыйм мин Азалия
Торсак та без төрле жирләрдә, Без яшибез татар илендә Сөйләшәбез төрле телләрдә Аңлашабыз дуслык телендә. Марат
«Бәхеттә шатлыкта» җыры башкарыла
1.Безнен гомер зур бэхет ул Кадерләрен белегез.
Чын күнелдән телэкләрне
Бездән кабул итегез.
Бэхеттә шатлыкта,
Исэнлектә саулыкта
Утсен гомер юлларыбыз
Тазалыкта, байлыкта.
Салкын көндә тик шинмәсен
Устергән голләрегез
Тан нурыдай аяз булсын
Киләсе коннәрегез.
Бэхеттә, шатлыкта,
Исәнлектэ саулыкта
Утсен гомер юлларыбыз
Тазалыкта, байлыкта.
Тормыш нурлы, тормыш матур
Якты булсын кунелләр.
Жырларбыз да, биербез дэ,
Озын булсын гомерләр.
Бэхеттә, шатлыкта,
Исәнлектэ саулыкта
Утсен гомер юлларыбыз
Тазалыкта, байлыкта.
Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле тел дип, телең йотма,
Туган телне онытма. Арсен
Дөньяда иң матур ил-ул минем туган илем Дөньяда иң-матур тел-ул минем туган телем Иң изге хисләремне мин Туган телдә аңлатам Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим мин яратам Ильвина
«Яратыгыз» җыры башкарыла
1.Яратырга килдек без бу җиргә, Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, — Яратмыйча безгә ярамый.
Куш-та:Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
2.Яратулар булмый җиңел генә —
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, —
Яратмыйча безгә ярамый.
Куш-та:Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
3.Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый.
Яратырга кирәкТаһир кебек,
Яратырга кирәк Зөһрә кебек, —
Яратмыйча безгә ярамый!
Туган ягым-яшел бишек (Әдәби-музыкаль кичә)
Зал бәйрәмчә бизәлгән.Стенада кәгазьдән ясалган кош рәсемнәре беркетелә.Кошлар турында китаплар, кагыйдәләр язылган плакат куела.”Туган ягым-яшел бишек”
Балалар,без бүген кошлар турында,туган илебез турында, Габдулла Тукай турында бик күп яңалыклар белеп китәрбез. Сезгә шигырьләр,җырлар,биюләр бүләк итәрбез
Сәяхәтебезне башлыйбыз
“Сәяхәтче җыры” башкарыла (1куплет)
1.Таныш түгел юллар буйлапМин озак йөрдем.Туган ягым күренерме дип,Тауларга мендем.И гүзәл туган ягым,Куш-та:И ямьле туган ягым,Тау башында бакча булып,Төшемә кердең.2.Туган яктан ерак китеп,Диңгезләр кичтем.Сагыш дигән тирән күлнеңСуларын эчтем.Куш-та:И гүзәл туган ягым,И ямьле туган ягым,Тальян гармун моңы булып,Җырыма күчтең.
3.Туган яктан еракта да
Дуслар очраттым.
Ләкин яшьлек дустым калганИлемә кайттым.Куш-та: И гүзәл туган ягым,И ямьле туган ягым,Бәхетемне читтән түгел,Мин синдә таптым!..
Алып баручы:Һәр көн саен хәерле көн телим, Аяз көннәр телим илемә
Биек күкләр телим бөркетләргә
Һәм иминлек телим илемә.
Хәерле көн димен һәр бөркеткә
Кояшлы көн телим гөлләргә
Сөйкемлелек телим яшь кызларга
Һәм сабырлык телим һәркем 2.Алып баручы:Юлчыларга хәерле юл телим,
Чәчәкләргә карап елмаям
Һәрбер кеше якын кардәш сыман,
Үз балам күк тоела һәр бала
Шуңа күрә хәерле көн телим
Таңнар туган саен җиремә
Аяз көннәр телим һәммәгезгә
Һәм иминлек телим илемә
“Сыерчык” җыры башкарыла
Өй түрендә бакчада Тал чыбык куначада
Сыерчык канат кага-Яз килүгә шатлана
Җилкенә ул талпына шатланып сайрап куя:
Ак каенның башында бик матур оя кора.
Кем ясаган ояны-сыерчык белә аны.
Чүт-чүт итеп сайравы аның оя сайлавы
1.Алып баручы:Тиздән күчмә кошлар туган ягыбызга очып кайтырлар.Шатланып сайрарлар,сызгырырлар,күңелле җырлар җырларлар,оя ясап бала чыгарырлар.Иң элек кара каргалар,алардан соң тургайлар,сыерчыклар кайтыр. Болар-язның беренче хәберчеләре.Рәхим итегез,кошкайлар. Исәнмесез,хуш киләсез! (кош рәсеме ясалган ……..киеп,укучылар керә)
Кара каргалар килде, Түбәдән тамчы тама. Көндез көн җылы була, Суына кичкә таба
Тамчылар биш тып-та тып
Тамчылар сикерәләр
Аларны булмый туктатып
Алар яз китерәләр Фларис
«Кук сирень” җыры башкара Әлфия
Ал да димим, гөл дә димим,Бакчамда бар күк сирень.Чәчәгенә карап туймыйм,Гел күзләрең күк синең.Кушымта:Сайрый да, сайрый сары кошКүк сиренемә кунып,Әллә кайттыңмы янымаСары сандугач булып?Зәмзәм суын салкын диләр -Татып караганым юк,Хәлләремне аңлар идең -Кайтып караганың юк.Кушымта:Сайрый да, сайрый сары кошКүк сиренемә кунып,Әллә кайттыңмы янымаСары сандугач булып?Калма димим, кал да димим,Сөйсәң үзең килерсең.Сөйсәң килерсең, килмәсәңГомергә үкенерсең!
Зур бер бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым:
Сыерчык килде, сыерчык,—
Сагынып көткән кунагым. Азалия.
Үзенчә җыр чыгарырга
Сыерчык вакыт тапмый
Эштән бушаган арада
Башка кош җырын ятлый. Арсен
Гөрләвекләр агалар күктән кояш елмая
Каңгылдашып торналар тезелеп үтте бая
Инешләрдә коена каңгылдаша үрдәк-каз
Җирне яшәртеп безгә гөлләр алып килә язДиана,
Яз килде, кояш көлде, Дөньяга нур бөркелде. Уянды бар агачлар, Куанды алмагачлар.Артём
Яз килде кояш көлде
Дөньяга нур бөркелде
Уянды бар агачлар куанды алмагачлар.Ильвина
Бөре чуклары белән Сыерчыклары белән Яз килә,яз килә Яз ишекләрдән керә, Яз тәрәзәдән керә Кар суында йөгерә Яз күкри,тетри һава Яз кошлар белән кайта Яз һәркем яратаАлёша
Диляра башкаруында җыр“Гашыйк итеп сакла син”
Оскар Усманов көе,Ләйлә Дәүләтова суз.
Һәр яңа көн туган саен,
Яратасыңмы,дисең.
Әйтерсең лә сине генә
Сөюемне белмисең.
Кушымта:
Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!
Гел «яратам» диеп торгач,
Тәме бетә бит аның.
Мәхәббәтне күңел белән
Тоярга өйрән, җаным.
Кушымта.
Исеңдә калдыр, кадерлем,
Кабатламам яңадан:
Бөтен җаным-тәнем белән
Сине бик-бик яратам.
Ерак-ераклардан канат кагып Диңгезләрне кичеп,арып талып, Туган җиребезне сагынып кайттым Җылы яктан сәләм алып кайттым Ә үзегез ничек кышладыгыз? Салкын булмадымы кышларыгыз?Диана
2.Алып баручы:Сыерчык 40 км(сәг тизлек белән оча). Биш йомырка салып бала чыгара.Бер сыерчыкның гаиләсе 1 көн эчендә 2000 әкәм-төкәм,зарарлы бөҗәкләр ашый. Җәй буена аларның 1 гаиләсе 100.000 корткычны юк итә
Җыр башкарыла:”Яз җитә”1 куплет 1.Кояш көлеп карый безгә,Күзләр чагыла,Елгалардан бозлар агаДиңгез ягына.Куш-та:Яз, яз, яз җитә,Тәрәзәне ачтылар,Тып, тып, тып итә Эре-эре тамчылар.2.Агачка кунып чыпчыкларЧыелдашалар,Яшькелт-кара сыерчыкларӘй җырлашалар.Куш-та. 3.Тиздән шаулап яфрак ярырОзын ак каен,Ал чәчәкләр алып килерБезгә май ае.Куш-та.
Елгада бозлар кузгалды…Елмая,көлә кояш. Урамнар буйлап атлады ямьле яз. Килгән кошларны күрергә Гаяз ашыкты иртән: Сыерчык кунган түбәгә,кайчан ул килеп җиткән? …
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы “Югары Тегермәнлек гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөбарәкшина Дилә Мәгъсүм кызы эшкәртмәсе.
Тема. Туган ягым яшел бишек. Проект эшләрен яклау чарасы.
Максат: укучыларның группа белән эшләгән проектларын якларга өйрәтергә, нәтиҗә ясый, үз фикерләрен исбатлый , схемалар төзи белүләренә ирешергә.
— Сөйләм телләрен , кызыксынучанлык , мөстәкыйльлекләрен үстерергә
-Табигатькә мәхәббәт, күңелләрендә тирә-юньгә изгелек эшләү теләге уяту.
Җиһазлау: биремле карточкалар, альбом битләре, төсле карандашлар, бүлек исемнәрен күрсәткән таблицалар, укучыларның иҗади китапчыклары, рәсемнәр, экологик тамгалар, презентацияләр, “Авылым чишмәләре” темасына лэпбук.
Материал: Казыйханов” Көч һәм рух тамырлары”,” Алар яшәргә тиеш”китабы,,” Халык авыз иҗаты”, аудио –видео язмалар.
Укытучы. Бүгенге чарабызны Г. Тукайның «Туган авыл» шигыреннән башлыйсым килә:«Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем».
Шушы юллардан чыгып,үтәчәк теманы билгели аласызмы? (Җавап тыңлана)
Балалар, сез бүген бик мөһим булган проблеманы чишәчәксез.Без авылыбыз табигатен саклауда үзебездән өлеш кертә алабызмы? Чишмәләребез кипмәсме?Авылның киләчәге булырмы?- дигән сорауларга җавап бирергә тырышырбыз .Һәр төркемнең проектларын яклауны максат итеп куярбыз. Өстәлләргә “Яшел патруль “, “Авылым чишмәләре”, “Традицияләр” “ дигән карточкалар куелган, рәхим итеп, үз өстәлләрегез артына утырыгыз. Проектларны яклау өчен ун-унике минут вакыт бирелә.
“Яшел патруль” төркеменә сүз бирелә. Рәхим итегез.
1 укучы. Безнең максатыбыз -авылыбыз табигатен саклауда үзебездән өлеш кертү, сирәк очрый торган үсемлекләрне, хайваннарны барлау .
Бурычыбыз: табигатькә зыян салмаска, аны өйрәнергә, тирә-юньгә ярдәм итә белергә .
Гипотезабыз: табигатьне бары кеше генә саклап кала ала.
Методлар:чагыштыру, анализлау методларын кулландык.
Без башта эшебезгә план төзедек.Безнең темабыз бик актуаль. (Экология турында видео карау.) Безнең сезне бер укучының иншасы белән таныштырасыбыз килә. Ул иншаны миңа әнием журналдан укыган иде.
Сорау: инша сездә нинди тәэсир калдырыр ? ( Укучы иншаның эчтәлеге белән таныштыра)
Язның хәтердә калган көне.
Язның матур бер көне. Без классыбыз белән урманга экскурсиягә бардык. Иртән иртүк мәктәп янына җыелдык. Аннан машинага утырып, урманга юл тоттык. Бара торгач, каршыбызда ямь- яшел урман пәйдә булды. Ул гаҗәп матур иде.
Озак та үтмәде, горизонтта болытлар куера башлавы да күренде. Яңгыр яву ихтималы да көчәя төште. Без, яшел агачларны кисеп алып, казыклар ясадык. Аларны җиргә кагып, өстен полиэтилен пленка белән капладык. Гәрчә машинада ышыкланып булса да, болай күңеллерәк кебек тоелды безгә. Аз гына яңгыр да явып үтте. Без зур чыршы агачы астында учак яктык. Аны яңгыр да сүндерә алмады.Чөнки агачның калын кәүсәләре аркылы яңгыр үтмәде.Аннан соң без урмандагы үсемлекләр белән таныштык, кошларны күзәттек. Бер кошның оясын табып, аннан кош балаларын үзебезнең тере почмакка алып кайтырга уйлаган идек , тапмадык.
Кояш чыгып, үләннәр кипшенгәч, төрле- төрле күбәләкләр һәм бөҗәкләр күренә башлады. Без коллекция өчен бөҗәкләр тоттык. Ял иткән арада шоферыбызга елгада машинабызны юарга булыштык. Без машина юган урында су өстенә май катламы хасил булды.Елгада йөзеп йөргән вак балыклар әнә шул май катламы тирәсенә якынлашу белән ашыгып кына китеп баралар. Бу күренешне без соңыннан, елгада су тонгач күзәттек.Шундый кызык !
Харис кәрзин үрергә тәкъдим итте.Без яшъ талларны сындырып, аңа биреп тордык. Ләкин баребер үреп бетерә алмады.
Аннан соң без , балык тотарга ниятләп, елга аркылы вак итеп үрелгән җәтмә куйдык.Озак та үтмәде, анда 10-12 см зурлыгындагы балыклар эләккән иде. Балык шулпасы пешермәкче идек, өлгермәдек, вакыт та кичкә таба авышты.Шуңа күрә балыкларны ташлап калдырырга туры килде.Өйгә алып кайту өчен кызлар чәчәкләр җыярга керештеләр.
Без кайтырга җыена башладык.Машинабыз кузгалып китәргә торганда, Фирая исемле бер кызыбыз үзебез утырган, ял иткән урынны пычрактан чистартырга кирәклеген әйтте. Ләкин аны тыңлап тормадык, авылга юл тоттык.
Экскурсия күңелле үтте, саф һавада булдык, су коендык, табигать белән аралаштык. Бу көн хәтердә озак сакланыр.
Дусларым, балалар нинди ялгышлар җибәрделәр? Инша турында фикерегезне экологик тамгалар аша күрсәтегез.(Һәр группа тамгалар ясый.Эшләнгән тамгалар тактага куела.)
Укытучы . Халкыбызда: “Без җирне ата-бабалардан мирас итеп алмадык. Без аны киләчәк буыннардан бурычка алдык”,- дигән әйтем бар. Безгә, кешеләргә, шәфкатьлелек,игътибарлырак, күзәтүчәнрәк, миһербанлырак, кешелекле булу гына кирәк. Чөнки табигать ялгышларны гафу итми.
2 нче укучы. Хәзерлек этабында без тема сайладык, алдыбызга бурыч билгеләдек. Безнең якларда сирәк очрый торган үсемлекләр, хайваннар турында информацияне өлкәннәрдән, «Кызыл китап”тан, энцеклопедияләрдән , интернеттан эзләдек. Мәктәп балалары тутырган анкетадан күренгәнчә, без алар турында бик аз беләбез икән. Кызыл китаптан республикабызда колаклы керпеләрнең бик аз калганлыгын белдек. Аларны Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында очратырга мөмкин икән әле. Авылыбыздан эзләп тә карадык, ләкин тапмадык. Ә менә аюны Кызыл китаптан чыгарганнар. Безнең авыл урманнарында ул бик еш кунак була . Умарталыкны да өч тапкыр басып киткән. Энә карагы да аз калган, ә поши, кабан дуңгызлары саны арткан. Безнең урманнарыбызда мәтрүшкә, энҗе чәчәк кебек дару үләннәренең кимүе безне бик борчыды. Кочак-кочак мәтрүшкәләр җыюга без бик каршы.
Без үзебездән нинди өлеш керттек соң?
-Яңа ел бәйрәмендә , башлангыч сыйныф укучылары арасында, бары тик ясалма чыршылар гына куллануга ирештек.Шуның белән бик күп агачны саклап калдык. Кош оялары ясадык, җимлекләр куйдык, күзәтүләр алып бардык,чишмә буйларын чистартуда катнаштык,агачлар утырттык, үзебезнең авыл өчен “Кызыл китап” төзедек, кошларның, бигрәк тә, күкенең тормышын өйрәндек. Аңа карашыбыз бөтенләй яхшы якка үзгәрде.Экологик тамгаларны стендка куйдык,
Нәтиҗә : Безнең гипотезабыз расланды:табигатьне бары кеше генә саклап кала ала.
Чыгышыбызны синквейн белән төгәллисебез килә.( Барлык балалар ярдәмендә төзиләр)
Табигать
Ягымлы, кайгыртучан
Яшәтә, туендыра ,борчыла
Табигатьтән башка яшәү юк
Җир –ана
Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сорауларыгыз булса, без җавап бирергә тырышырбыз.
Укытучы чыгыш ясаучыларга рәхмәтен белдерә.
Физкультминутка. «Һава” дигәндә басабыз,кулларны югары күтәрәбез,
“Җир” дигәндә чүгәлибез,
“ Су “ дигәндә кул чабабыз.
“Кояш,һава,урман,су- безнең дусларыбыз “,-дип утырабыз.
Укытучы. Проектларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез. Сүз икенче төркемгә бирелә.
1 укучы.Безнең проектыбызны: “Авылым чишмәләре “ дип аталды.
Максатыбыз: чишмәләребез тарихын өйрәнү
Проект эшен лэпбугта төзү.
Бурычыбыз: чишмәләребез тарихын өйрәнү,иң мул сулы чишмәне табу, чишмә паспортын төзәргә өйрәнү, чишмә буенда үсүче үсемлекләрне, хайваннарны барлау, иң шифалы чишмәне ачыклау.
Фараз: чишмәләрне карап тормасак , алар юкка чыгарлар.
Методлар : күзәтү,үлчәү, чагыштыру, анализ ясау
Срогы: 2017-2018 уку елы
Чишмәләр… Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?!Якташыбыз шагыйрь Равил Фәйзуллин туган ягы, туган йорты турында күп яза. «Туган ягым» дигән шигырендә ул болай ди:
Минем дә бар үзем өчен
шундый як — Туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
чишмәләр чыга аның!
2 укучы. Темабызның актуальлеге: безнең авылны чишмәләрсез күз алдына китереп тә булмый. Төче су зур байлык бит ул. Саклап тотсаң гына байлык өстәлә. Безнең авылда 12 чишмә бар.Матур- матур исемле, төрлечә җырлый белә торган чишмәләр алар. Барысы да халык тарафыннан каралган, чистартылган, бураланган, зәвык белән эшкәртелгән. Без өлкәннәр эшенә сокланып, горурланып йөрдек. Җәйге чорда гына түгел, кышын да тикшерүебезне дәвам иттек. Йодка бай чишмәбезне дә эзләп таптык.Чишмәләрне корытмыйча саклый белү бик кирәк дип уйлыйбыз.
3 укучы.Тикшерүне чишмәләрнең тарихын өйрәнүдән башладык. Экскурсия вакытында су үлчәмнәрен, күләмен, агу тизлеген тикшердек, чишмә паспортын төзедек. Бу эштә укытучыбыз булышты. Сыйныфыбызда төрле конкурслар уздырып, чишмәләр фотоларын җыйдык, тарихын язып алдык, шигырьләр чыгардык, газетада да мәкаләләребез күренде. Барлык материалны туплап, лэпбук ясадык. Монда чишмә схемасы , авыл чишмәләренең картасы, укучыларның чишмә проекты,табышмак- мәкальләр , фотолар урын алды.Нәтиҗә ясадык: чишмәләрне чистартып , карап тормасаң, алар томаланалар, корыйлар. Бу проект эше безгә авылыбыз чишмәләренә икенче төрле карарга, яратырга, чишмәләрнең кадерен белергә өйрәтте, бик файдалы булды . Лэпбукның эчтәлегеннән кайбер фотолар.
Гипотезабыз расланды: чишмәләрне карап тормасак , алар юкка чыгарлар.
Физкультминутка. Күрсәт әле,үскәнем, ничек чишмәләр ага?_
(Кул хәрәкәте белән күрсәтәләр) Менә шулай, менә шулай, шулай чишмәләр ага.
Күрсәт әле , үскәнем, чишмәгә ничек булыштың?
Менә шулай, менә шулай, менә шулай булыштым…
Укытучы: “Авылым чишмәләре “ төркеменә сорауларыгыз бармы?
Сораулардан соң, төркемгә рәхмәт белдерелә.
Укытучы: сүз “Традицияләр” төркеменә бирелә.
1 укучы. Безнең төркемнең темасы: авылымда милли бәйрәмнәр.
Максаты: авылыбыздагы бәйрәмнәрне өйрәнергә, яңа бәйрәмнәрнең барлыкка килүе сәбәпләрен тикшерергә.
Бурычлар: борынгы бәйрәмнәрнең яңаруы сәбәпләрен ачарга, яңа халык бәйрәмнәре барлыкка килү сәбәпләрен өйрәнергә
Гипотеза: кешеләр бәйрәмсез яши алмый.
Эзләнү методлары: сорашу, анкета уздыру, күзәтү, нәтиҗә ясау.
2 укучы.Актуальлеге. Бик борынгы заманнардан ук кешеләр бәйрәмнәрне көтеп алганнар. Бу бәйрәмнәр язны каршылау-”Нәүрүз”, көзге уңыш бәйрәме-”Сөмбелә”, сабан бәйрәме-”Сабантуй” булса, каз өмәләре, өй күтәрү өмәләре, кич утырулар кешеләрне аралаштырган, хәбәрләштергән, таныштырган, дуслаштырган, берләштергән. Анкета җаваплары хәзер интернет заманында кешегә күмәк бәйрәмнәр җитешмәгәннен күрсәтте. Бу проблема актуаль дигән нәтиҗәгә килдек.
3 укучы. Эшне этаплап башкардык. Тема сайладык , өлкәннәрдән информация җыйдык.Җыелган материалны чагыштырдык.Борынгы бәйрәмнәрне барыбыз да беләбез. Шуңа күрә, яңа гына туган авылыбыз бәйрәмнәренә тукталырга булдык. Күзәтүләр күрсәткәнчә, күп балага авылымның яңа бәйрәмнәре бик ошый икән.Шуларның берсе- Тау шуу бәйрәме. Аңа 2-3 ай алдан хәзерләнәләр. Программасын төзиләр, артистлар чакыралар. Бәйрәмгә төрле җирләрдә чәчелеп яшәгән авылдашлар, кунаклар кайта. Һәрберсе уеннарга катнаша, саф һавада пешкән пилмән белән сыйлана, бәлештән авыз итә. Ярышларда “ Иң өлкән тау шуучыга”, “Иң шәп киез итек атучыга” һәм башка шундый җиңүчеләргә призлар була. Аэрочанада Кыш бабай, Кар кызы килә.Уеннар кичкә кадәр дәвам итә.
Тагын бер яңа бәйрәм- “Чишмәкәй” бәйрәме .Бу бәйрәмгә дә интернет аркылы кунаклар чакырыла. Гадәттә апрель азагында уздырыла. Чишмә буйларын чистарту иң изге эш дип санала. Бергә эшләүнең рәхәтен белсәгез икән! Арып эшләгәч ,күңелле ял итү башлана. Нептун белән Су анасы да килә. Алар авылым кешеләренә изге теләкләр телиләр.
2укучы. Мин Изгеләр ашы турында сөйлим. Ел саен изге чишмә- Зариф бабай чишмәсе янында авылдашлар аш уздыралар. Илебезгә тынычлык теләп дога кылалар. Ачык һавада пешкән ашны, ботканы барыбыз да яратып ашыйбыз.
3 укучы. Мин бары тик безнең авылда гына сакланып калган зур шаян бәйрәм- 1 Май көнне 3-10 яшьлек балаларның өйдән –өйгә кереп күкәй җыю бәйрәме.Уен-көлкеле бу бәйрәмне һәр өй әзерләнеп көтеп тора.(Фоторепортаж карау)
Бу проект авылымны ныграк яратырга өйрәтте. Без зур ачыш ясадык: Тегермәнлек авылы мәңге яшәячәк, чөнки аның кешеләре үз авылын яраталар.Кешегә бәйрәмнәр кирәк дигән гипотеза расланды.
Укытучы. Татарстан Республикасы Конституциясенең 55нче матдәсендә “Табигатькә сакчыл караш – Татарстан Республикасының һәр гражданы бурычы” диелгән. Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Саклау- сезнең кулларда. Алда куелган сорауларга сез бик төгәл җавап бирдегез, рәхмәт сезгә. Чарабызны авылыбыз шагыйре Вәзыйх Фатыйховның “Балык Бистәм – туган ягым “ җыры белән төгәлләрбез.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Эш программасы
“Туган ягым яшел бишек”
Төзеде: тарих һәм җәмгыять белеме
Укытучысы Минһаҗева Рузия Вагыйз кызы
Эчтәлек
-
Аңлатма язуы
1. Максат һәм бурычлар.
2. Программаны тормышка ашыру шартлары
3. Көтелгән нәтиҗәләр
4. Белем һәм күнекмәләрне бәяләү формалары
-
Программаның тематик бүленеше
-
Программаның эчтәлеге
IV. Куллану өчен әдәбият
Аңлатма язуы
Ватан –кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр… Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз,Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер.
Риза Фәхретдин
Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз.Ә ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.
Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан — кешенең изге туган җире. ”Ватан — кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире” дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык — Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.
Туган якны яратырга өйрәтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү — патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы. Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр — Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш — әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән яшел чирәмле урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен …Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр.
Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы-туган як тарихын өйрәнү.Туган як тарихы ул — шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли.Без үсеп килүче буынга үзенең әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге икәнен аңлатырга тиешбез .
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала.
Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе -музейлардагы хәзинәне — тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын , бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану.Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Музейлар шулай ук туган якның , туган авылның , туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.
Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып , Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң? Сугыш һәм тыл ветраннары белән очрашулар , ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү- һәрберсе дә укучылар күңелендә өлкән буынга хөрмәт тәрбияли. Музейга кергән һәр бала ветераннарга багышланган стенд, альбом, экспонатларны күрә,бигрәк тә кече яшьтәгеләр ныграк кызыксына, күп сораулар яудыралар.Алар моннан илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрнең исемнәре алдагы буыннарга җитәчәген аңлап чыга.
Музейда үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр , туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә патриотизм орлыклары салына. Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр — укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы.Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү,тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек максатларга ирешү өчен музей материаллары — чиксез бай хәзинә.
Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Укучы үзе яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш.
Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый.Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.
Тәрбия программасы түбәндәге максаттан чыгып оештырыла:
Балаларда туган як, башка халыкларның тарихын, мәдәниятын өйрәтү аша толерантлык һәм патриотлык хисләре булдыру.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:
а) туган як тарихын өйрәнү аша балаларның кызыксынуларын һәм ихтыяҗларын реализацияләргә;
б) балаларның фәнни – тикшеренү эшләрен оештыруда уңышлы формаларны табарга;
в) балаларның иҗади үсешенә, гражданнар булып җитешүләренә, һөнәри кызыксынуларын формалаштыруда туган якны өйрәнү эшчәнлеге ярдәмендә оптималь мөмкинлекләр тудырырга.
2. Үстерелешле:
а) уйлау процессын үстерү;
б) иҗади, танып – белү активлыгын үстерү;
в) анализ – синтез, йомгаклау,классификацияләү, фикерләүләрен үстерү.
3. Тәрбияви:
а) үзара аңлашып яшәү,толерантлык хисләре тәрбияләү;
б) үз халкының рухи кыйммәтләрен торгызу.
в) балаларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту.
Эшчәнлекнең формалары:
-
әңгәмәләр;
-
рольле уеннар;
-
хәрәкәтле уеннар;
-
халкыбызның җырлы – биюле уеннары;
-
китап укучылар конференциясе;
-
анкеталар;
-
тестлар;
-
экскурсияләр;
-
очрашулар
Программа түбәндәге бүлекләрдән тора:
-
“Мин һәм минем гаиләм”
-
“Туган авылым – Чури — Бураш”
-
“ Туган як горурлыгы, байлыгы — кешеләре”
-
“Татарстан — минем республикам “
Һәр теманы өйрәнгәннән соң интеллектуаль уен, иҗади эш яки экскурсия планлаш-тырыла.
Программаның актуальлеге – укучыларда туган як тарихы, мәдәнияте, әдәбият — сәнгате буенча белемнәр формалаштыру кирәклеге һәм куелган максат, бурычлардан чыгып билгеләнә.
Программа эчтәлеге
Сыйныф сәгатендә туган як әдәбияты һәм тарихы белән кызыксынган балалар шөгыльләнә. Программа үзенең эчтәлеге белән төбәк тарихын үткәннән алып бүгенгесенә кадәр үз эченә ала.Туган як тарихын өйрәнү юллары һәм методлары төрле : семинар, экскурсия, очрашулар, төрле уеннар, эзләнү – тикшеренү эшләре һәм башкалар. Аларны үткәрү укучының яшеннән, әзерлек дәрәҗәсеннән, түгәрәк занятиеләренең максатыннан тора. Бигрәк тә экскурсияләр укучыларда зур кызыксыну уята. Укучыларның түгәрәк белән кызыксынулары артсын өчен, укытучы үткәрү формаларын чиратлаштырып барырга тиеш. Балалар мөстәкыйль рәвештә документаль чыганакларны өйрәнеп, тикшеренү эшләре алып барырга омтылалар. Тикшеренү эшләре укытучы җитәкчелегендә алып барыла. Эшне оештырган укытучы үзе дә, беренчедән, төбәк тарихы буенча төп чыганакларны белергә тиеш. Икенчедән, үзе дә тикшеренү эше белән шөгыльләнергә, укучының эше белән кызыксынырга , өченчедән, туган як әдәбиятын, тарихын өйрәнү буенча класстан тыш эшләрдә оештыручы булырга тиеш.
Укучыларны бигрәк тә үзләренең күңелләренә якын булган, танышлары, якыннары катнашкан вакыйгалар, авылның барлыкка килүе кызыксындыра. Шуңа да шөгыльләрдә тарихи вакыйга турында сөйләгәндә , бу вакыйганың безнең җирлеккә, авыл кешеләренә нинди мөнәсәбәте булуын аңлату кирәк.
I бүлек.Мин һәм минем гаиләм
-
Беренче бүлектә темалар “Мин һәм минем гаиләм” исмеме астында тупланган. Беренче дәрестә түгәрәккә йөрүчеләр урамда, музейларда, урам аша чыкканда, кешеләр арасында һәм башка урыннарда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре, техника куркынычсызлыгы белән танышалар. Кирәкле докумендларны тутыралар. Әдәби туган як” түгәрәгендә техника куркынычсызлыгы һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Үз нәселеңне беләсеңме? Гаилә тарихын өйрәнү. Оештыру эшләренә багышланган кереш дәрес. Үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Киңәшләр. Укучыларга эшчәнлекнең юнәлешен, максатын, эшчәнлек төрләрен аңлату. Тест биремнәрен үтәү.
Бу юнәлешне мин гаилә тарихын өйрәнү, гаилә бәйрәмнәре, рус һәм татар гаиләләре, шәҗәрә, аны төзү, өйрәнү, дини бәйрәмнәр, ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр кебек эшләр аша да алып барам.
2. Нәселем шәҗәрәсе.
Шәҗәрә турында аңлатма.Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булуы. Шәҗәрә төзү үрнәкләре.Нәселнең географиясе, нәсел башлыгын эзләп табу. Гаиләдә электән сакланган хатларны туплау, хатлардагы мәгълүматларны файдалану. Нәселнең шөгыльләрен, һөнәрлә-рен өйрәнү.Укымышлы һәм озын гомерле кешеләре турында мәгълүмат җыю. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау. Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу -“Минем шәҗәрәм”. “Шәҗәрәдә — гаиләм тарихы”- дәрес-конференция. Нәсел агачын төзү үрнәкләре. Шәҗәрә турында берничә сүз. Татар халкы бик борынгы заманнардан ук нәсел-ыру тарихын язуга зур әһәмият биргән. Шәҗәрә аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларын төшенгәннәр. Шәҗәрәне белү аларда туган илгә, җиргә, телгә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүгә, туганнар, күрше-күләннәргә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген кисәтеп торган. Укучылар тарафыннан төзелгән шәҗәрәләр белән бәйгеләрдә катнашабыз, балалар алдында чыгыш ясыйбыз. Бу — тарихын өйрәнүгә кызыксыну уята. Нәселендәге үзенчәлекле шәхесләрне барлау — буыннар арасындагы мөнәсәбәтне ныгыта. Бүгенге интернет, телевидение заманында туганнар, гаиләдәге кешеләр аралашуы юк дәрәҗәгә төште. Гаиләдәге традицияләрне, күренекле шәхесләрне барлаганда, гаиләләренә бүтән күзлектән карыйлар. Гаиләләрен яратырга өйрәнәләр.
II бүлек. Туган авылым — Чури — Бураш.
-
Авылым тарихы. Авыл исемнәре. Аларның килеп чыгышы.
Авылга нигез салыну. Авыл исеменең килеп чыгышы. Авыл өлкәннәреннән хикәятләр, риваятьләр тыңлау, әби – бабайлар белән аралашу. Авыл тарихына багышланган китапларны, газета материалларын барлау. Бу бүлектә туган якның тарихын, табигатен, халкын өйрәнү аша кешелеклек һәм зәвыклылык тәрбияләү бурычын куям. Балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә, халкына, тарихына, туган ягына мәхәббәт уяту, рухи яктан бай ,физик яктан камил шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе булып тора. Төрле тарихи истәлекләрне өйрәнеп, мин туган авыл турында шактый материал туплап, өйрәнеп, үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә тиешбез. Туган якның бай тарихы турында күбрәк белү, башкаларга да җиткерү.
2. Авылның мәйданы, географик урыны, халкы, сулыклары, истәлекле урыннары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышу. Ономастика, антропонимика, топонимика фәннәре белән танышу. Китапханәдә, архивта эшләргә өйрәнү. Төрле вакыйгаларны белүчеләр белән очрашу. Газета материалларын барлау . Кеше дөньяга килгәннән соң табигать белән аралаша, аның тормышы табигать белән үрелеп, берсен-берсе тулыландырып тора. Кешенең исеме булган кебек, тирә-як табигатьнең дә үз исемнәре булган. Табигать атамалары, авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлыклы үткәнне чагылдыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән, исем кую өчен берәр сәбәп ята. Безнең Чирмешән районының шушы исем белән аталуының кызыклы тарихы бар. Һәр зыялы кеше үз районының тарихын белергә тиеш.
3. Авыл кешеләренең культурасы, гореф-гадәтләре. Бәет, җырлар чыгаручы кешеләр белән очрашу. “Умырзая”, “Ветераннар” хорлары башкарган җырлар белән танышу. Безнең якка гына хас булган биюле җырлар өйрәнү. Авылыбыздан чыккан күренекле һәм талантлы якташларыбызның күркәм эшләре белән таныштыру.
-
Авыл һөнәрчеләре һәм һөнәрләре турында мәгълүмат җыю, кул эшләреннән күргәзмә әзерләү,видеотасмага төшерү. Колхоз һәм башка оешмаларның тарихы. Хезмәт кешеләренең тормышын өйрәнү, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрү.
5. Авылым кешеләре Бөек Ватан сугышында. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары турында материаллар туплау, өйләрендә булу. Фәнни-тикшеренү эшләре башкару. Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу, алар турында стенд эшләү. Мәктәп , мәдрәсәләр тарихын өйрәнү, анда укыган кешеләрнең балаларын табу, ветеран укытучылар, чыгарылыш укучылары белән очрашулар үткәрү, мәктәп тарихын язу күздә тотыла. Мәктәп музеена экскурсия. Төбәгебездәге күренекле кешеләрнең тормышларын өйрәнү, кылган гамәлләрен хөрмәтләү, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләү. Истәлекле урыннарга сәяхәт.Чишмәләр, су буйларын күзәтү. Тарихи – экологик сукмак буйлап сәяхәт.
III бүлек. “ Чури-Бураш горурлыгы, байлыгы — кешеләре” .
Өченче бүлектә Чури-Бураш авылында, Апас районында туып – үскән танылган шәхесләр, районның истәлекле урыннары, районның ономастикасы, анропонимиясе, топономиясе белән танышу. Апас районы тарихы битләреннән.
-
Районнар кешеләр кебек. Аларның һәркайсының үзләренең язмышы, үзләренең тарихы, үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Районыбызның үткән тарихын, табигатенең һәр почмагының матур атамалары килеп чыгышын, авылыбызның бүгенге көнен, андагы үзгәрешләрне тикшерүне, туган төбәгебез турында материалларны өйрәнәбез. Төбәк ономастикасы һәм аның кайбер тармаклары турында тарихи мәгълүматлар бирү төбәгебез тарихы турында тагын да күбрәк материаллар туплау
Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, халкы, геройлары, күренекле кешеләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат бирү. ”Апас” китаплары белән танышу. Райондагы предприятиеләр турында әңгәмә.
-
Данлыклы райондашларыбыз:
Советлар Союзы Герое Рема Абзалова
Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов
Советлар Союзы Герое Салават Каримов
Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин
Советлар Союзы Герое Андрей Кошкин
Советлар Союзы Герое Иван Федров, батырлыкалары белән танышу.
-
— Авылыбыздан чыккан күренекле артистлар, язучылар, шагыйрьләр, аларның иҗаты белән танышу
Фердинант Салахов — Татарстанның Халык җырчысы
Мансур Крымов — шагыйрь һәм публицист, күп кенә поэмалар авторы
Хисамов Рәмис — атказанган фән һәм техника эшлеклесе
Рифкать Маннапов — Яр Чаллы шәhәренең «Ләйсән» әдәби — иҗат берләшмәсе әгъзасы.
Гөлшәхидә Сәйдәшева — танылган шагыйрәбез
Рәшит Исламшин — Педагогия фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучысы
-
“Район үзәгендәге Җиңү паркына, ”Йолдыз” газетасы редакциясенә, районның музеена, Боз сараена экскурсия.
-
Әдәби – музыкаль кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан без…”, “Якташларым белән горурланам” кичәсе.
IV бүлек. Татарстан — минем республикам
Татарстан Республикасы тарихы, географик урыны, символикасы, табигате, күренекле шәхесләре , шәһәрләре. Казан — чал тарихлы башкала. Казан шәһәренә багышланган “Йолдызлы сәгать”уены үткәрү. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсияләр. Күренекле шәхесләре турында әңгәмә .”Татарстан һәм татар халкы тарихы” конкурсында катнашу.”Тамчы — шоу”уены. Бу авторлык прогаммасы укучыларга туган төбәкнең тарихы , мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында тирәнрәк аңларга, төрле формадагы эзләнү эшләренә -гади язмадан башлап, фәнни-тикшеренү эшләренә кадәр — өйрәнергә мөмкинлек бирә. Программа буенча эшчәнлек нәтиҗәләре укучылар тарафыннан иҗади эшләр, реферат, фәнни-тикшеренү эшләре, презентацияләр һ.б. формасында тәкъдим ителә.
Тематик бүленеше
№ |
Тема |
1 бүлек |
Мин һәм минем гаиләм |
1 |
Үз нәселеңне беләсеңме?-Гаилә тарихын өйрәнү (Әңгәмә, эзләнү) |
2 |
Нәселем шәҗәрәсе |
3 |
Нәселемнең укымышлы кешеләре. Нәселемнең озын гомерле кешеләре (Эзләнү эше) |
4 |
Нәселем традицияләре (Төркемнәрдә эш) |
5 |
“Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” (Дәрес-конференция) |
6 |
Нәсел агачын төзү үрнәкләре |
2 бүлек |
Туган авылым – Чури-Бураш |
1 |
Авылым тарихы ( Эзләнү эше) |
2 |
Авылымдагы географик атамалар һәм аларның тарихы (Өлкән кешеләр белән очрашып язып алу, китаплар, музей белән эшләү) |
3 |
Авылым кешеләренең культурасы һәм көнкүреше(җырлар, бәетләр). |
4 |
Авылым һөнәрләре һәм һөнәрчеләре . Музейга экскурсия |
5 |
Колхоз тарихы . Музейга экскурсия |
6 |
Авылым кешеләре Бөек Ватан сугышында (Ветераннар белән очрашу,) |
7 |
Сугыш чоры балалары (Эзләнү эше,очрашулар) |
8 |
Алар Ватан алдындагы бурычны үтәделәр (Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу,стенд төзү) |
9 |
Шушы яктан, шушы туфрактан без. Күренекле кешеләр белән очрашу үткәрү.Видео дәрес тә булырга мөмкин. |
10 |
Авылымның тарихи урыннары. Чишмәләр, су буйларын күзәтү.Экскурсия. |
11 |
Эзләнү – тикшеренү эшләре |
12 |
Район, республика конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау |
3 бүлек |
“Туган як горурлыгы, байлыгы — кешеләре” |
1 |
Апас районы тарихы битләреннән. “Апас” китаплары белән танышу |
2 |
Данлыклы райондашларыбыз. |
3 |
Туган як сәхнә йолдызлары – күренекле артистлар, җырчылар. |
4 |
Туган ягым шагыйрьләре һәм язучылары, рәссамнары |
5 |
Данлы Апасым. Районның Туган як музеена, Боз сараена экскурсия. |
6 |
Әдәби – музыкаль кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” |
7 |
Эзләнү – тикшеренү эшләре Район, республика конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау |
4 бүлек |
Татарстан – минем республикам |
1 |
Татарстан Республикасы тарихы |
2 |
Татарстанның символикасы |
3 |
Татарстан Республикасы географик урыны |
4 |
Татарстанның табигате |
5 |
Татарстан Республикасы шәһәрләре . Республика шәһәрләре белән таныштыру.Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау. |
8 |
“Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем!”- “Тамчы-шоу” уены |
9 |
Эзләнү – тикшеренү эшләре Район, республика конкурс-бәйгеләрен-дә катнашу өчен материаллар туплау |
Көтелгән нәтиҗәләр:
— үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;
-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый,
— материал җыя, гомумиләштерә,
— эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;
— уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;
— туган як әдәбияты, тарихы буенча белемнәрен арттыра;
— фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;
— төрле бәйгеләрдә, конкурсларда чыгыш ясарга өйрәнә;
— үз – үзендә патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли;
— туган төбәгенең тарихына, әдәбиятына, сәнгатенә бәйле күренекле шәхесләре белән горурлана.
Белем һәм күнекмәләрне бәяләү формалары
№ |
Темалар |
Белем һәм күнекмәләр |
Контроль төре |
1. |
“Мин һәм минем гаиләм” |
Үзләренең нәсел тамырлары, үз гаиләләренең үткәне белән кы-зыксынып, гаилә тарихын белү. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау. Нәсел шәҗәрәсен төзи белү. |
“Шәҗәрәдә – гаи-ләм тарихы”- дә-рес-конференция. Нәсел агачын төзү-гә конкурс. |
2. |
“Туган авылым – Чури-Бураш” |
Авылның исеме, риваятьләре, мәйданы, географик урыны, хал-кы, сулыклары, истәлекле урын-нары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы; авыл кеше-ләренең культурасы, гореф-гадәт-ләрен; Бөек Ватан сугышы елла-рында безнең авылдашлар, Әф-ганстанда хәрби хезмәттә булу-чылар турында белү. Төбәге-бездәге күренекле кешеләрнең тормышларын белеп, аларның кылган гамәлләрен хөрмәтләү, үзләрен шулар үрнәгендә тәрбия-ләү күнекмәсе булдыру. |
Викторина “Син туган авылыңны беләсеңме?” Проект яклау “Тарихи – экологик сукмак буйлап…” |
3. |
“Туган як горурлыгы, байлыгы — кешеләре” |
Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, хал-кы, геройлары, күренекле кеше-ләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы; районнан чыккан күре-некле артистлар, язучылар, ша-гыйрьләр, аларның иҗаты ту-рында белү. Районның күренекле урыннарын истә калдыру. |
Рефератлар. Сочинение һәм шигырьләр язуга конкурс. Фәнни – эзләнү эшләрен оештыру, катнашу. |
4. |
“Татарстан – минем республикам” |
Татарстан Республикасы тарихы, географик урыны, символикасы, табигате, күренек-ле шәхесләре, шәһәрләрен белү. Тарихи шәһәрләр, Татарстанның күренекле шәхесләре турында мәгълүматлы булу |
”Татарстан һәм та-тар халкы тарихы” буенча конкурс. Тест — викторина |
Куллану өчен әдәбият исемлеге:
1. Краеведение в школе. – Педагогическая энциклопедия, т.2.М., Советская энциклопедия,1965, с. 518-520.
2. Краеведческая программа. “Литературное краеведение”, составлена С.С.Кулаковой.
3. А.С.Тайсин. Татарстан Республикасы географиясе. Гомуми урта белем мәктәбенең 8 — 9 класслары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел. – 230 б.
4. Большая Советская Энциклопедия. – третье издание. – Москва: Издательство “Советская энциклопедия”, 1972. – стр. 606
5. Книга памяти о советских воинах, погибших в Афганистане.-т-2, Москва, Военное издательство, 1999
6. “Мәйдан “журналы
7.”Мәгариф”журналлары
8. Музей материаллары.
9. Протащук И.Ю.Гаилә елъязмалары.Казан -2009.
10.Татарстан тарихы.Төп мәктәп өчен уку әсбабы.-Казан.-ТаРИХ, 2001
11.Хәтер.Татарстан Республикасы, Казан, Хәтер китабы нәшр.,1996.
12. Красная книга Республики Татарстан. – К., 1995.
МБГББУ ”ТР Аксубай муниипаль районы
Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума урта гомуми белем мәктәбе”
Тема
Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә халкымның күңел байлыгы темасына
8 нче сыйныфта сәламәтлек саклау технологияләре кулланып үткәрелгән әдәбият дәресе
Укытучы:
Абрарова Лилия Тәбрис кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013ел
Тема. Г.Бәшировның «Туган ягым яшел бишек” әсәрендә халкымның күңел байлыгы
Максаты: 1. Халкыбызның гореф –гадәтләре, йолалары белән горурлану, илһамланып күңелгә сеңдерү, хөрмәт белән карау, аларны онытмау;
2. Халкыбызның күңел байлыгын сакларга кирәклегенә төшендерү;
3. Бәйләнешле сөйләм, язу телләрен үстерү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, әдәплелек сыйфатлары, сөйләм әдәбе тәрбияләү;
4. Туган якка, җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы. Дәрес-презентация
Метод һәм алымнар: мәгълүмати алымнар ( укытучы сөйләве, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш); күрсәтмәле алымнар ,(рәсем,техник чаралар белән эш, презентация).
Җиһазлау: күрсәтмәлелек, тема язылган плакат, Г.Бәширов портреты, әсәргә карата презентация; техник чаралар: ноутбук, SMART-такта ; 8кл дәреслеге, туган якка багышланган рәсемнәр, балалар фольклоры китабы, чигелгән сөлгеләр, ашъяулыклар, кулъяулыклар.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү. Дәресне оештыру.
Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.
-Сезгә берничә сорау биргәнче шагыйрь Ф.Яруллинның ”Туган ягы кирәк кешегә” дигән шигырен искә төшереп китәм.
Слайд1
-Укучылар язып килгән хикәяләрен укыйлар, мәкальләр әйтәләр.
-Укытучы нәтиҗә ясый.
II. Яңа белем – күнекмәләр формалаштыру. Дәреснең темасы, эпиграфы белән таныштыру. Эпиграфны уку.
Слайд2 Туган җир ул була бер генә,
Туган җирнең кадерен бел генә.
-Ни өчен әсәр шулай атала икән? Бишек сүзенә аңлатма биреп үтик әле.
“Бишек” сүзе – баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән йоклау урыны.
Слайд3
-Ә “яшел” сүзе мәңгелек дигән мәгънәгә, икенче төрле әйткәндә, яшәү мәгънәсен өсти.
Слайд4
-Әсәр нинди жанрда иҗат ителгән?
-Әсәр повесть жанрында иҗат ителгән.
-Повесть төшенчәсен искә төшерәбез.
Повесть-тормыш күренешләре тезмәсен бер сызык буенча гәүдәләндерүче, нигездә аз геройлы , әмма характерлы хәрәкәттә күрсәтүче тар композицияле урта күләмле чәчмә әсәргә әйтәләр. Слайд5
-Әсәрнең сюжеты нәрсәгә корылган?
-Истәлекләргә.
Слайд6
-Димәк бу әсәр- автобиографик повесть.
-Укылган бүлекнең сюжеты турында нәрсә әйтә аласыз?
-Укучы җавабы.
-Яхшы
3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
III. Яңа тема буенча эш.
—Сәяхәтебезнең беренче тукталышы “Балачак” тукталышы.
Слайд7
-Нәрсә соң ул балачак, Гомәрнең балачагы нинди? Балачакта калган куркулар, әрнүләрне искә төшереп үтик.
-Укучы җавабы.
-Яхшы. Балачакның тагын нинди мизгелләре тасвирлана?
-Тау шуулар
-Тау шуу рәхәтләрен искә төшереп китәбез.
-Яхшы. Балачактагы даруларны саныйбыз.
Слайд9
Икенче тукталышыбыз “Тәрбия минутлары” тукталышы.
Слайд 8 “ Балачактан алган тәрбия,
Гомер буе сине озатып йөри”
-Әсәрдә нинди тәрбия чаралары күрдек? Балачакта елап кайтуларны гаиләдә ничек кабул итәләр?
-Укучылар сөйлиләр дә, шул урыннарны табып укып та бирәләр.
-Ә сезнең өйдә кем күбрәк тәрбияли? Ата-аналар ,өлкәннәр балаларга аеруча нинди гамәлләрне сеңдерергә тырышканнар һәм ничек итеп?
-Укучылар җавабы.
-Ә менә авылга ямь өстәп кичләрен нинди кош сайрый? Сандугач үлеменә бәйле хәлләрдән нәрсә аңладыгыз?
Слайд10
-Укучылар җавабы.
-Өченче тукталышыбыз “Милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр “ тукталышы.
Слайд11
-Укылган бүлекләрдә нинди милли бәйрәмнәр тасвирлана?
-Сабантуй, орлык бәйрәме.
-Сабантуй нинди бәйрәм әле ул? Әсәрдә Сабантуй алдыннан нинди йолалар үтәлгән?
-Укучылар сөйлиләр дә, шул урыннан өзекне табып укып та бирәләр.
IV. Белемнәрне ныгыту.
-Ә менә шул елларда үзебезнең туган ягыбызда сабан туйларына әзерлек ничек булган? Әби-бабаларыгыздан сорап килергә кушкан идем. Өстәп кем җибәрә?.
-Укучылар чыгышы.
-Сезнең дә әни- әбиләрегез яшь чагында оста, алтын куллы булган диясем килә. Укучылар әни-әбиләрегезнең кул эшләрен, күңел байлыкларын алып килгәнсез ,таныштырып үтегез.
-Чулпан, Айгөл
-Яхшы
-Безнең кызларыбыз Өммикамал кебек оста булмасалар да , аларның да кулъяулыклар чиккәннәре бар, гармунда да уйныйлар, бисердан төрле бизәкләр ясыйлар.
-Кызлар үзләренең һөнәрләре белән таныштыралар.
-Яхшы.
-Әсәрдә тагын нинди йола тасвирлана?
— Орлык чыккан көн.
Слайд12
-Орлык чыгарасы көн җитәрәк, Гомәрнең әтисе белән абыйсы ишегалларын җыештырып, кирәкле сбруйларны әзерләп куялар. Иртән урамнардан сабанчылар чыга. Орлык чыгарасы көнне иң беренче очраган кешегә йомырка бирелә.
-Яхшы. Әсәрдән шушы урынны табып укыйбыз.
Слайд 13 “Ашлаган җир аш бирә,
Ашламаган таш бирә”
-Тормыш Гомәрләр чорында да җиңел булмаган. Кешеләр бер-берсенә карата мәрхәмәтле булырга тырышканнар.
-Укылган бүлекләрдә повесть кайсы яклары белән әһәмиятле?
-Укучылар җавабы
Слайд14
-Туган ягыбыз һәрвакыт” яшел бишек” булсын өчен нишләргә кирәк?
—Укучылар җавабы.
V. Йомгаклау.
-Укучылар әсәрнең күпмедер өлеше укылды.Ошадымы?
-Бүгенге дәрестә сөйләгәннәр, укыганнар җаннарыгызга үтеп керерлек булдымы?
-Әйе.
-Дәрестә алган белемнәрегез өчен мин бик шат.
-Киләсе дәрестә укуны дәвам итеп йомгакларбыз.
— Укучыларга билгеләр куела.
Бәяләү. Энергизатор “Алмазлар һәм бриллиантлар”
Һәр укучыга бриллиант таратыла.
Укытучы. Без һәрберебез бу дөньяга шушы алмаз кебек җирне яктыртырга, әйләнәбездәге бар кешене шатландырырга киләбез. Еллар үтү белән, тәҗрибә туплап, өйрәнеп кырлар үткенләнә һәм без бриллиантларга әйләнәбез, тагын да яктырак ялтырыйбыз. Ләкин туып торган проблемалар, киртәләр, уңышсызлыклар кире тәэсир итәләр һәм әлеге кырлар тоныкланалар. Шуңа күрә бриллиантны вакыт-вакыт чистартып торырга кирәк.
Үзегезнең кәгазь битенә исемегезне языгыз һәм әйләнә буенча җибәрегез. Һәркем кырларның берсенә комплимент кайткач, күнегү тәмамлана. Теләкләрне укыгыз. Күңелегез күтәрелдеме?
Слайд15
VI.Өй эше. “Кунак кызлар килде утырмага” дигән бүлекне укып эчтәлегенә төшенеп сөйләргә, әсәрдән Гомәр ага язган мәкальләрне әдәбият дәфтәренә язып килергә,сурәтләү чараларын билгеләргә, дәреслектән 160-175бит. (Теләүчеләргә тулысы белән укырга)
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/37251-gbshirovny-tugan-jagym-jashel-bishek-sren
Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр… Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап. Ул тарихи хикәятләр телдән-телгә тапшырылып, буыннан буынга күчә килә, андый урыннар аерым бер изге җир – туган якның атрибуты итеп кабул ителә, күңелдә саклана… Туган җирен сагынганда, кеше шул үз якларына гына хас булган атамаларны, сабый чактан әкият кебек хәтеренә сеңеп калган урыннарны искә төшерә торган була. Чөнки ул аныкы, аның җанының бер кисәге… Чөнки бу легендаларда аның әби-бабаларының, якташларының-җирдәшләренең күңел тирәнлеге, рухи халәте, сөйләм теленең матурлыгы-байлыгы тупланган. Туган ягының үзенчәлекле урыннарын легенда-риваятьләргә сала алган халкыбызның тел җорлыгына, акыл тирәнлегенә, хисләр байлыгына шаккатарлык безнең. Гадәттә, ул легендаларның тәрбияви әһәмияте дә, тарихи гыйбрәте дә бик тирән була.
Халкыбызның рухи байлыгын барлау, югалып бара торган йола-гадәтләрне тормышыбызга кире кайтару һәрберебезне рухландыра, илһамландыра, күңел дөньябызны баета.
Торган җир – көмеш, туган җир – алтын , диләр. Чынлап та , нинди җирләр , илләр гизеп , кайларда гына йөрсәң дә , кем генә булсаң да , туган як — күңелгә иң якыны һәм иң кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Мамадыш төбәге. Тылсымлы – сихри табигате, урман – кырлары, таулары-болыннарын, йөзләгән челтер чишмәләре, көмеш сулы Нократы-Чулманы гына түгел, кешеләре дә матур аның. Мамадышта эшчән , тырыш , уңган халык яши. Безнең як кешеләре гомер-гомергә иген иккән, мал-туар караган, җыр-моң яраткан. Төбәгебез төрле талант ияләренә дә бик бай. Райондашларыбызның күп кенә иҗади көчләре татар дөньясында танылган каләм ияләренә әйләнделәр. Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Әхмәт Гадел, Шаһинур Мостафин — әнә шундыйлардан.Үзешчән шагыйрь һәм композиторларыбызның актив иҗат итүе дә нур өстенә нур булып балкый. Рафаил Газизов, Сәяф Шәйхи, Нәкыя Йосыповаларның исемнәрен кайсыбызның гына ишеткәне юк икән?!
Ә шулай да төбәгебезнең иң зур горурлыгы – ул Шәйхи агаМаннур.Бик күп китаплар авторы, әдәбиятыбыз күгендә озак еллар якты йолдыз булып балкыган Шәйхи Маннур – күрше Тулбай авылыныкы. Ул гомере буе Тулбайныкы булып калды. Үзенең туган ягына булган мәхәббәтен әсәрләрендә гаять оста чагылдырды.Ул безнең төбәкне, аның халкын тарихка, әдәбиятка кертеп калдырды. Аның “Агымсуларга карап” исемле автобиографик повестен рәхәтләнеп укыйсың. Чөнки әсәрдә безгә таныш авыл исемнәре, атамалар… Тәкәнеш, Өске, Биләтле (хәзерге Көмеш Күл), Чәбия, Козгынчы һәм башка авыл исемнәре күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә.
Шәйхи ага Маннурның авылдашлары – бик бәхетле кешеләр, минемчә. Ул үз якташлары янына зур әдипләрне, каләм ияләрен очрашуларга еш алып кайта торган булган. “Тере” язучы һәм шагыйрьләрне күреп яшәгән Тулбай халкы. Әдәбиятыбыз аксакалы Гомәр ага Бәширов та Тулбайда еш кунак булган. Бу төбәкнең табигатен, халкын бик тә үз иткән ул. Бер кайтуында алар Ш. Маннур белән бергәләп булачак язучы каз көтүе көтеп үскән Тулбай белән Шәмәк авыллары арасындагы болынлык буенча сәяхәт иткәннәр. Шунда Гомәр Бәширов бер тирәдә ургылып Җир-Анабыз куеныннан бәреп чыккан җиде чишмәгә игътибар итә һәм… табигатьнең бу могҗизасына шакката. Әлеге күренеш аңа һич тынгылык бирми. Озакламый дөньяга “Җидегән чишмә” романы туа. ”Бер-берсеннән ерак түгел җиде тамырдан бәреп чыккан җиде чишмә. Борын-борын заманнарның бер шагыйрь җанлы кешесе бу могҗизага сокланып карап торган да җиде туганны җидегән йолдызга тиңләп “җидегән чишмә” дип атаган.“ [Г. Бәширов Б. 1983:18].
“Имештер, менә бу чишмәләрне дә Алып бабай чыгарган. Элекке заманнарда илгә дошман явы ябырылгач, Алып бабай җиде улының җидесен дә сугышка озаткан. Бер улы киткән саен, тау кабыргасына бер тибә, типкән саен бер чишмә чыгара икән.” [Г. Бәширов Б. 1983:48]
Чишмә атамасының тарихы әсәрдә әнә шулай бирелә.
Бүгенге көндә җиде чишмәнең икесе генә исән инде.
Нигә мин бу турыда язарга булдым соң әле? Беләсезме, романны укыгач, “Нигә берәр язучы безнең Зур Өске авылына килеп чыкмый икән?”- дип уйлап куйдым. Авылыбыздагы табигать могҗизасын күреп, таң калыр иде ул кеше. Чөнки безнең “Үти чишмәсе” Җидегән чишмәдән һич калышмый. Авылыбызның түбән очындагы болынлыкта әллә кайдан күренеп тора ул Үти чишмәсе. Чишмә атамасының килеп чыгышы турында авылдашлар арасында түбәндәге риваять тә яши.
Имеш, моннан бик күп еллар элек авылда ап-ак, энҗе кебек җемелдәп торучы сакаллы, бик белемле акыл иясе булган бер карт яшәгән. Аны бар җирдә дә хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Кешеләргә акыллы киңәшләр бирүе белән дә ярдәм иткән. Көннәрдән беркөнне әлеге карт үзенең карт алашасын ала, малаен ияртә дә тауның еракларга күренә торган урынын эзләп менеп китә. Йөри торгач таба ул. Туктый да, алашасыннан төшеп, улына әйтә: “Минем бу дөньяда күп яшисе калмады инде. Мин үлгәч, зинһар өчен, менә шушы тауның иң биек ноктасына алып менеп күм, васыятемне кире какма”,- ди. Чыннан да, шушы көннән соң озак та үтми, карт, фани дөньяны калдырып, мәңгелеккә китеп бара. Улы, аның васыяте буенча, атасын шул тауның иң биек ноктасына алып менеп күмә. Тирә-ягына яшьнаратлар да утырта, киртәлек тә тотып куя. (Әлеге корылма хәзерге көндә дә бар). Картның үлеменнән соң озак та үтми, тауның аскы итәгендә шул изге карт күмелгән турыдан берничә чишмә бәреп чыга. Өске авылы кешеләре, әлеге чишмәләрне күреп алып, рәткә китерәләр, әйләнә–тирәләренә агачлар утырталар. Чишмәләрнең суы да үзенә күрә бик үзенчәлекле була. Кешеләр шул суны эчкәч сихәтләнәләр, үзләрен яңа туган сабыйдай хис итә башлыйлар. Ул картның Үтәмеш исемле булуы турында да фаразлар бар. Шуңа күрә дә ул чишмәне Үтәмеш карт хөрмәтенә “Үти” һәм “Изге чишмә” дигән атама белән йөртәләр. Бу чишмәләрнең хозурлыгы турында тел белән сөйләп кенә аңлатып булмый. Чишмәләрне үз күзең белән барып күрергә кирәк.
“Үти” – табигать могҗизасы. Анда дистәләгән чишмә тау куеныннан кайнап чыга. Авылдашыбыз үзешчән шагыйрь Хәмидуллин Илгиз абыйны да әлеге чишмә битараф калдырмаган. Ул “Үти чишмәсе” дигән җырның сүзләрен иҗат итте. Ә музыкасын авылдашыбыз- популяр композитор Илфат Дәүләтшин язды.
“ Шаулап чыгасың берничә җирдән,
Челтерисең син улакларыңда,
Сирәк кайтсам да, гомерем буе
Синең агышың – колакларымда.
Авылдашларга Үти чишмәсе
Сихәт бирүче, якын сердәшче.
Яшәү тәмен дә мин синдә сиздем,
Салкын суларың сихерле иде:
Тартып китереп айлы кичләрдә
Сөю утына җылы җил өрде.
Өске авылы, Үти чишмәсе,
Гашыйк парларга бәхет өләшче.
Яшел хәтфәдәй төрле яклардан
Унлаган сукмак сиңа юнәлгән,
Миннән башка да хыялга чумып,
Яныңда синең күп парлар йөргән.
Өске авылы, Үти чишмәсе,
Хәзер син миңа хәтер чишмәсе.”
Кызганычка каршы, әлеге җыр ни өчендер танылып китмәде, әмма авыл халкы җырның сүзләрен яратып ятлады. Илгиз абый гомере буе хокук саклау органнарында эшләде, шигырьләр иҗат итте. Әмма ул аларны китап итеп бастырып чыгара алмады. Рәхимсез авыру аны безнең арабыздан алып китте.
Көмеш Күл һәм Зур Өске авыллары арасында агачлык үсә.”Фатыйма урманы” диләр аны халыкта. Кем сон ул Фатыйма, нигә аның исемен еллар узса да онытмыйлар?
Фатыйма апа Зиннәтуллина гомере буе бригадир булып эшләгән. Таләпчәнлеге, гаделлеге өчен аны җитәкчеләр дә, колхозчылар да үз иткән. Һәрнәрсәне йөрәге аша үткәреп, җиренә җиткереп эшләргә тырышкан Фатыйма апа. Колхоз кырларының уңдырышлылыгын күтәрү максатында, ышыклау полосалары, басуларга агачлар утырту теләге зур булган анда. 1949 нчы елның язында ул изге хыялын тормышка ашыруга керешә. Үзе юллап йөреп, Кләүш урманчылыгыннан агач кәлшәләре кайтарта. Рәт аралары тигез булсын дип, баулар суза-суза утырталар агачларны. Чыннан да, кул белән утыртылган димәссең, хәзер ул агачларның тигез колоннасын күреп сокланасың.
Еллар үтә. Ә агачлык, колхозчыларның ул еллар истәлеге булып, күкрәп үсә. Җәй көне узган юлчылар агач күләгәсенә кереп ял итә, рәхәтләнеп саф һава сулый. Кыш көннәрендә Зур Өске авылыннан Көмеш Күл мәктәбенә менүче укучыларны ул җил-давыллардан саклый. Кешеләр “Фатыйма урманы”ннан каен себеркесе, каен бөресе, ылыс, гөмбә, печән җыялар.
Атказанган колхозчы Фатыйма апа хәзер безнең арабызда юк инде.Ул үзе исән чагында бу агачлык турында кайгыртып яшәде, агачларга мәрхәмәтсез рәвештә кул сузган кешеләргә әрни иде аның йөрәге.
Әйе, кеше үзеннән соң яхшы эш калдырса, ул мәңге онытылмый, буыннардан буынга тапшырылып, тарихка кереп кала.
Үз туган ягының, авылының тарихын белмәгән кеше аны ничек ярата алсын инде?! Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләрдән сораштырырга, язып алырга кирәк. Бу бездән соң килгән буыннарга гыйбрәт алырга булышыр иде.
Әйе, кеше үзеннән игелекле эшләр калдырып, исемен мәңгеләштерергә тиеш.Әмма моны һәркем булдыра алмыйдыр, ахрысы. Тик шулай да исемнәре буыннан-буынга күчеп йөри торган авылдашларыбыз да юк түгел.Шуларның берсе-Бибисабира әби Мөхетдинова. Авылымда аның исеме белән йөртелә торган атамалар шактый: “Сабира чишмәсе”, “Сабира тавы”, “Сабира юлы”. Кем соң ул Сабира?
Сабира әби гап-гади авыл кешесе иде. Яшьтәшләре кебек үк, аңа Бөек Ватан сугышының барлык газап-михнәтләрен үз җилкәсендә татырга туры килгән. Сугыштан соңгы авыр елларны да, ике улын-йөрәк парәләрен югалту хәсрәтләрен дә татырга туры килгән аңа. Ана өчен бала хәсрәтеннән дә ачысы юк, диләр бит. Авыр, бик авыр булгандыр Сабира әбигә. Бәлки, әнә шуңа күрә йөрәгенә юанычны ул табигатьтән эзләгәндер. Әйе, Сабира әби һәрчак Табигать-Анага сыенды. Кышын да, җәен дә урманнан, басу-кырлардан әйләнеп кайта торган була ул.Тау буенча салынган сукмак та — аныкы. Әнә шуңа да “Сабира тавы”, “Сабира сукмагы” дип атала әлеге урыннар.
Сабира әбинең өе янында кечкенә генә чишмә кайнап чыга. Әби исә аны һәрвакыт карап, чистартып торды. Ташландык чишмәгә җан өрде ул. Хәзер ярты авыл халкы суга “Сабира чишмәсенә” йөри.Бигрәкләр дә тәмле,саф сулы ул.
Авылдашлар, җыелып, чишмәне буралап, рәшәткәләр белән әйләндереп алдылар. “Сабира чишмәсе” хәзер әллә кайлардан матур булып күренеп тора.
Сабира әби 84 яшендә вафат булды. Таң атканда, кояш табигать белән исәнләшкәндә калдырып китте ул бу фани дөньяны.
Әйе, бүген Сабира әби юк инде. Әмма авылда аның исеме буыннардан-буыннарга күчәчәк “Сабира чишмәсе” челтери дә челтери. Әйтерсең, ул безне изгелекләр кылырга чакыра.
Зур Өске авылының биек тау итәгендә Ибәт чишмәсе дип аталучы бер чишмә бар. Бу чишмә Ибәтулла исемен йөртә. Чөнки Ибәтулла бабай белән Хәдичә әби әлеге тау итәгендә үзләренең нигезләрен корганнар. Тау итәгенә салынган алты почмаклы йортның тәрәзә каршысында зелпе куаклары, таллар шаулап үскән hәм шулай ук ишегалдында сазлык булган. Ул сазлык җәй буена да кипмәгән. Ә көннәрдән беркөнне әлеге сазлыктан, нәкъ Ибәтулла бабайларның ишегалды уртасында, чишмә бәреп чыккан. Бу чишмәнең тирәсен чистартып, хуҗалыкта кое итеп файдаланганнар. Тора-бара ул чактагы урам акрынлап икенче урамга күчкән. Ибәтулла бабайдан аның улы Нәбиуллага, Нәбиулла улы Исламгалигә күчкән бу нигез дә шулай буш калган. Исламгали бабай белән Әминә әби дә күрше урамга күченгәннәр. Чишмәле нигез бөтенләй ялгыз калган. Әмма чишмәнең суы йомшак, татлы булганга, кешеләр аннан бик күп еллар файдаланганнар. Ләкин язгы ташу вакытында “Бүләк елгасы” ташып, чишмәне вак ташлар белән күмеп киткән. Аны күпме генә чистартсалар да, чишмәне үз хәленә кайтара алмаганнар.
Еллар уза. Һәм менә 2007 нче елның җәй аенда Ибәтулла бабайның оныкчыклары Исламгалиев Рифат һәм Ринат абыйлар чишмәне яңадан тернәкләндерделәр. Аны чистартып, ян-якларын ташлар белән түшәделәр, рәшәткәләр белән әйләндереп алдылар. Түбәсен калай белән капладылар. Ибәтулла нигезе яңадан торгызылгандай булды. 88 яшьлек Әминә әби, бу чишмәне күрергә килгәч, күпмедер вакыт уйланып торды. Күрәсең, әби шушында узган тормышына кире кайткандай булгандыр. Ул чишмәнең суы белән бит- кулын юды, суын татып карады. Ничә еллар, күпме сулар акса да, Ибәтулла исеме югалмады. Бу чишмә аның исемен мәңгеләштерде.Үзебездән соң килгән буын да чишмәнең кадерен белеп, аны чистартып торса, чишмә үзенең тәмле суы белән бик күп еллар авыл кешеләрен сөендерер әле.
Зур Өске авылының югары очында өч-дүрт чакрым озынлыктагы зур бер елга бар. Җәй буе авыл халкы аның мул хәзинәләреннән файдалана: каен һәм җир җиләге, гөмбә җыя, машина-машина печән чаба, кыш өчен күп итеп каен себеркесе әзерли. Югары өлешендә елга ике тармакка бүленә. Анда төрле-төрле агачлар күкрәп үсә. Менә шушы бай һәм бик матур елганы “Рәсүл елгасы” дип йөртәләр. Нишләп шундый исем алган соң бу елга?
Моннан 60 еллар элек булган бу хәл. Җәйнең матур көннәреннән берсендә Фәүзия апа һәм Рәхимулла абый Заһидуллинар Тәкәнеш базарына төшеп китәләр. Өч яшьлек Рәсүл абый-апалары белән өй саклап кала. Уенга мавыккан балалар кечкенә энеләренең юкка чыгуын абайламый да калалар. Ә Рәсүл исә әти-әнисенең югары очка таба киткәннәрен күреп калган була. Аны-моны уйлап тора торган яшьтәмени, малай әниләре артыннан йөгерә. Инде ераклашкан ата-ана, билгеле, улларын күрми. Рәсүл исә арыш басуына кереп адаша. Елап йөри-йөри, тирән чокырга барып төшә.
Рәсүлнең югалуын белгәч, аны эзләргә бөтен авыл халкы кузгала. Арыш эченнән малайның түбәтәе, чалбары табыла. Бары тик өч көннән соң гына үле хәлдә табып алалар. Шул чокырдан чыга алмыйча, интегеп, тырмашып үлгән була ул. Менә шушы вакыйгадан соң елгага Рәсүл исеме бирелә.
Бала хәсрәте Фәүзия апа белән Рәхимулла абыйны гомер буе ут йотып яшәргә мәҗбүр итә.Вакытсыз өзелгән чәчәктәй гомер аларның күңеленә мәңгелек җәрәхәт ясый.Хәсрәтләрен бераз гына булса да басар диптер, ата-ана озакламый туган улларына Рәсүл исеме бирәләр. Бүген Рәсүл абый-өч бала атасы.Ул фаҗигале рәвештә дөньядан киткән абыйсы рухы алдында баш ия.Үрнәк гаилә башлыгы, инде мәрхүм әти-әнисенең фатихасын алып, мул тормышта яши. Ә мәрхүм Рәсүл исеме авылдашлар күңелендә. Ул исем елга атамасына әйләнеп мәңгеләштерелде.
Әйе, авылыңның, тарихын белү, атамаларының каян килеп чыгуы белән кызыксыну бик кирәк һәм бик мөһим. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Әнә Г.Бәширов та танылган романында Камил авызыннан түбәндәге сүзләрне әйттерә бит:
“ Шул ачык: сезнең бабаларыгыз ифрат та нечкә хисле, шигъри җанлы булганнар, үзләре яшәгән тирәләргә әнә нинди матур исемнәр кушканнар, нинди легендалар калдырганнар, җырлар чыгарганнар. Аңлаган кешегә “Җидегән чишмә” җыры үзе генә дә бик зур рухи байлык бит. Минемчә, болар хәзерге тормышны да бизиләр. Горурланырга кирәк! …”[Г. Бәширов Б. 1983:60].
Югарыда тасвирланган атама тарихлары төбәгемдәге атамаларның бер өлеше генә. Алар әле күп. Җыелган материалларның барысы да әлеге хезмәттә урын ала алмады. Без аларны “Фән кызыксынудан башлана” папкасына туплап барабыз. Әйе, катлаулы фән дөньясы белән кызыксыну әнә шундый кечкенә эзләнүләрдән башланадыр инде, минемчә. Әйдәгез, без дә әнә шундый эзләнү-тикшеренү эшләрендә активрак катнашыйк! Туган ягыбызны, газиз милләтебезне күз карасыдай кадерләп саклыйк! Халкыбызның үткәнен, аның тарихын өйрәнеп, белеп үсик!
Кулланылган әдәбият
Автор: Саматова Зульфира Рифхатовна