Сэламэтлек турында сценарий

Опубликовано 30 Ноябрь -0001
Подробности

Автор: Альфия Шагалиева

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 6404

Рейтинг:   / 3

ӘТНӘ РАЙОНЫ КҮҢГӘР МӘКТӘБЕ

(ТӘРБИЯ СӘГАТЕ ЭШКӘРТМӘСЕ)

Укытучы Шагалиева Әлфия Хәйдәровна

«Сәламәтлек иленә” уен-сәяхәт
Максат: -сәламәт яшәү турында сөйләшү;
-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;
-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка
омтылыш тәрбияләү
— сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,
-укучыларда сәламәтлекне сакларга, аның кадерен
белергә, спортка уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: комьютер, табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр,
крассворд, сабын, теш пастасы, теш щёткасы, мунчала.
Дәрес барышы
Укытучы: Элек-электән халыкта «Сәламәтлекне бернинди байлыкка да алмаштырып булмый” дигән әйтем бар. Димәк, кеше өчен сәламәтлек иң кирәк, иң кадерле нәрсә. Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырта, яхшы кәеф белән йөрергә тырыша.
Бүген без «Сәламәтлек” поездына утырып, сәяхәт кылырбыз, дөрес һәм файдалы итеп яшәү турында сөйләшербез, күмәк уеннар уйнап, ялларны кызыклы итеп үткәрербез.
(Укучылар вагоннарга утыралар. «Нәрсә ул сәламәтлек?” соравына җавап бирәләр.
Укытучы: Укучылар без буген Сәламәтлек иленә сәяхәткә чыгарбыз. Урыннарыгызга җайлап утырыгыз. Җәмәгать транспортында үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Беренче тукталыш – « Шапшаклар» шәһәре.
Укучылар, әйтегез әле, бу шәһәрдә нинди кешеләр яши икән?

Алсу чыккан урамга,
Тик чәчен тарамаган.
Битен, кулын юмаган,
Көзгегә карамаган.
Туфлиен чистармаган,
Сөртеп ялтыратмаган.
Оекларын юуны
Кирәк дип тә тапмаган.
Күгәрченнәр гөр-гөр килә:
Гөлдер-гүдә, гөлдер-гү.
Бигрәк шапшак кыз икән,
Безнен Алсу түгел бу.

— Шапшаклар шәһәрендә Алсу кебек балалар яши. Алар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Бу балаларнын өс киемнәре һәрвакыт пычрак,өйләрендә тәртипсезлек икән. Алар чәчләрен тарамый, чиста кулъяулык йөртми, тырнакларын кисми икән. Шуңа күрә бу балалар бик еш авырый. Менә сезнең алдыгызда аларнын берсе. (шапшак малай рәсеме ).
Уен . Укучыларга рәсемнәр таратыла. Анда бите (тезе, кулы, киеме) пычракка буялган малай рәсеме бирелгән. Сигнал буенча. бетергеч белән кешеләрне «чистарталар”.
Без аңа кимчелекләрен бетерергә ярдәм итик.
— Укучылар, сез бу малайга нинди киңәш бирәсез?
1) Һәр көн билгеле бер сәгатьтә торырга һәм зарядка ясарга.
2) Иртән, көндез, кич, ашар алдыннан, йокыдан торгач һәм йокларга ятканчы юынырга.
3) Тырнакларын гел кисеп торырга.
4) Өс һәм аяк киемнәрен чиста тотарга.
5) Чәчне чиста йөртергә,көн саен тарарга, кыска итеп кистерергә яки матур итеп үреп куярга кирәк.
— Укучылар, сез «Шапшаклар» шәһәрендәге балалар кебек түгелме? Сез нинди кагыйдәләрне беләсез?
— Чисталык – сәламәтлекнен нигезе.
— Пычраклык һәм пөхтә киенмәү– үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул.
— Мәктәпкә чиста һәм пөхтәитеп киенеп кил.

Укытучы: Шапшак балалар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Алар чәчләрен тарамыйлар, чиста кулъяулык йөртмиләр, тырнакларын кисмиләр. Шуңа күрә бу балалар бик еш авырый.
Икенче тукталыш “Чисталык”
— Укучылар, безгә бүген почтальон апагыз посылка калдырып китте, аның хаты да бар. Әйдәгез әле без аны укып китик. (хат укыла)
“Кадерле укучылар! Без – “Чисталык сөючеләр” түгәрәгенә йөрүчеләр, сезгә үзебезнең дусларыбызны җибәрәбез, сез алар белән дуслашырсыз дип өметләнеп калабыз”.
(посылка эчендәге әйберләрне табышмаклар укып билгеләү, әлеге предметларны укучыларга күрсәтү).
1. Бит-кулыңны юасың,
“Һай рәхәт!”- дип куясың.
Чисталыкны ярата
Хуш исләрен тарата. (сабын)

2. Эчтә ята ул посып,
Чыгарам аны кисып.
Щётка белән гомергә
Яшиләр бергә-бергә. (теш пастасы)

3. Тешләре бар, ләкин аралы,
Нәрсә икән уйлап кара әле.
Иртән торсам шуны эзлимен
“Чәчләремне рәтлә тиз!”-димен. (тарак)

4. Тыгыз бәйләнгән кыллар
Гүя игезәк уллар.
Тешкә таба кертәсең,
Алга-артка йөртәсең. (Теш щёткасы)

5. Кирәк булса мунчада
Минем исемем ….. (мунчала)

— Димәк, укучылар, сабынны, теш пастасын, теш щёткасын, мунчаланы үзегезнең дусларыгыз итсәгез аек фикерле, көр күңелле, сәламәт, матур булырсыз
Өченче тукталыш “Витаминнар”
— Укучылар, сәламәт булу өчен тагын ниләр эшләргә кирәклеген без хәзер кечкенә генә кроссворд чишеп белербез.
1. Тәрәзә юк, ишек юк,
Керер-чыгар тишек юк. Шулай да эче тулы халык. (кавын)
2. Тышы кабык, эче мамык. (гөлҗимеш)
3. Үзе шартлаткыч, үзе җимеш. (гранат)
4. Алсу битле кыз үсте,
“Тып” итеп куактан сикереп төште. (алма)
5. Кызыл төймәсен таккан,
Каршыма килеп баскан. (миләш).
6. Җир астында алтын казык. (кишер).
7. Кара гына, кечкенә генә бүрекле,
Үзе бөтен дөньяга күрекле. (карлыган)
1. к а в ы н
2. г ө л җ и м е ш
3. г р а н а т
4. а л м а
5. м и л ә ш
6. к и ш е р
к а р л ы г а н
— Әйе, укучылар, сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Витаминнар – яшәү өчен мөһим органик матдәләр. — Әйтегез әле миңа нинди яшелчәләрдә нинди витаминнар күп?
(укучыларның җаваплары тыңлана)
1нче укучы: Ел буена витаминга бай азыклар белән туклану өчен бакчада үз көчебез белән кишер, чөгендер,кәбестә, бәрәңге,кыяр һ.б. яшелчәләр үстерәбез.
Аша дустым,син кишер
Һәр нәрсәгә килешер
Аны якын итмәүчеләр
Авыруларга бирешер.
2 нче укучы: Кызыл чөгендернең
Хәтта яфракларында да
С витаминнары бар
Анда бик күп калий, фосфор
Тимер, кобальт, йод һәм фтор.
3 нче укучы: Ул бәрәңге согы хәтта
Куркыта яман чирне,
Үзе гап –гади бәрәңге.
Сыйдыра әмма күп серне.
4 нче укучы: К витамины бик күп
Кәбестәнең суында
Искиткеч дәвалау чарасы
Җәрәхәтле урынга.
5 нче укучы: Алмада витаминнар күп
Һәм дә минераль тозлар.
Тырыша ул булсын диеп
Матдә алмашы нормаль
— Сәламәт, матур, көчле, акыллы буласың килә икән хәрәкәтләнергә, йөгерегә кирәк. Ә сез, укучылар йөгерегә, велосипедта йөрергә яратасызмы?

Физкультминутка
Алпан-тилпән киләм мин.
Атлап-атлап киләм мин.
Бер чүгәм дә, бер торам
Лап итәм дә утырам.
— Хәзер, укучылар, мин сезгә кечкенә генә шигырь укып китәм, ә сез сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тырышыгыз.
Иренмим мин беркайчан да,
Иртән торып басам да.
Физарядка ясый башлыйм,
Тәрәзәне ачам да.
1,2,3 1,2,3
Нык басып, атлап,
Кемнәр тели чыныгырга
Әйдәгез минем белән.
Дүртенче тукталыш “Белгечләр”
Белгечләр фикерләре буенча презентация карау

Бишенче тукталыш “Кино-театр”
—Яхшы. Укучылар, ә сез сәламәтлек турында мәкальләр беләсезме?
Мин сезгә башын әйтәм, ә сез ахырын дәвам итәрсез.
Саулык –( зур байлык.)
Байлык бер айлык, (саулык — гомерлек.)
Байлыкның башы — (тазалык.)
Пакълек сөйгән (сау булыр.)
Саф һава – (тәнгә дәва.)
Таза булсаң, таш та(ярып була.)
В.И.Чуковскийның «Мойдодыр” әсәре буенча мультфильмнан өзек карау.

Йомгаклау
Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару.
1. Су белән дус бул!
2. Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша!
3. Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат!
4. Иртән физарядка ясарга онытма!
5. Чынык!
6. Күңелең саф, чиста булсын!

Укытучы. Җәен футбол яратсагыз,
Кышын хоккей уйнагыз.
Хәрәкәтле уеннардан
Беркайчан да туймагыз.
Чаңгыда да шуыгыз сез,
Чабыгыз, узышыгыз.
Таза булгач, якты булыр
Киләчәк тормышыгыз.

Дәресне “” җырын башкарып тәмамлыйбыз.

Җыр: “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Иртән ничек ашарга
Кичен ничек йокларга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Исәнлекнең ,саулыкның,
Кадерләрен белергә,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә

Яшелчәләр ашарга,
Витаминнар җыярга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә

Спортны дус итәргә
Ялкаулыкны җиңәргә,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.

Дус һәм тату яшәргә,
Һәм сәламәт булырга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.
Чисталыкны сакларга
Гимнастика ясарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.

У вас нет прав для создания комментариев.

Әзерләде: Әтнә районы Сибгат Хәким

исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем

мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучы

сы Юсупова Г.И.

Максат. Укучыларда сәламәт тормыш рәвеше, дөрес

туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү,

сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре

булдыруга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау. 1. Стенд “Саулык зур байлык”;

2. Язмалар: “Сәламәтлек”, “Дөрес туклану”,

“Актив эшчәнлек”, “Уңай кичерешләр”.

3. Төрле ризыкларның рәсемнәре.(Файдалы

һәм зарарлы ашамлыклр” уены өчен.)

4. Сәламәтлек агачы.

5. Сәламәтлек театры өчен маскалар,

дару үләннәре, бал салынган савыт, алмалар һ.б.

Кичә үткәрелгән бүлмә театр өчен яраклаштырып

бизәлде.

План.

1. Сәламәт булу өчен дөрес туклану кирәк.

“Файдалы һәм зарарлы ашамлыклар “ уены.

2. Актив эшчәнлек нәрсә ул?

“Саулыгым – байлыгым “ стенды буенча эш.

3. Уңай кичерешләр сәламәтлек билгесе.

Берничә ситуация тәкъдим итү.

4. Сәламәтлек театры.

5. “Сәламәтлек агачы”н яшелләндерү.

Кичәнең барышы.

1.Укытучы. “Сәламәтлегебез үз кулыбызда дигән кичәбезне татар халык

мәкален тыңлап башлап җибәрик әле.

“Акчаңны югалтсаң бернәрсә дә югалтмыйсың, вакытыңны югалтсаң – күп

нәрсәне югалтасың, ә сәламәтлегеңне югалтсаң барысын да югалтасың”.

Ни өчен шулай дип әйтәләр?

Сәламәтлек кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк.

Бер югалтсаң, аны кире кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә

дөньяның бер кызыгы да юк.

Укытучы. Әйе, укучылар, бик дөрес. “Дөньяда иң кечкенә бәхет

байлык, иң зур бәхет саулык”, дип юкка гына әйтмиләр бит.

Сәламәтлек ул физик һәм рухи иминлек,күңел күтәренкелеге, уңай

кичерешләр белән яшәү.

Сәламәт булу өчен иң мөһиме дөрес туклану.Безнең

организмыбыз без кабул иткән ризыклар хисабына яши. Без нинди

ризыклар ашыйбыз соң?

Ә хәзер игътибарыгызга бер уен тәкъдим итәм. Файдалы һәм

зарарлы ашамлыклар “уены. Өстәл өстенә төрле ризыкларның рәсеме

куела. Шуларны ике төркемгә бүләргә тәкъдим ителә.

Организм өчен безнең нинди ризыклар ашавыбыз гына түгел, ә

аның кабул итү вакыты да гаять мөһим. Ризыкны көнгә 45 мәртәбә аз

азлап ашарга киңәш ителә, ләкин йоклар алдыннан ашарга ярамый.

(Аның нинди зыяны бар икәнлеген ачыклап үтү.)

Әгәр без үз сәламәтлегебез турында кайгыртмыйбыз икән,

авырыйбыз һәм дәваланабыз. Ә нәрсәләр белән дә валанабыз соң без?

Нинди дарулар һәм нинди дару үләннәре кулланабыз?

(Укучыларның җавабы тыңланыла).

Димәк , укучылар, дөрес туклану организмга файдалы булган

ризыкларны гына ашау, дару үләннәре белән генә дәвалану, туклану

режимын үтәү.

Тактага беркетү. “Сәламәтлек = дөрес туклану+”

2. “Җәяү йөрү һәм хәрәкәт баш миен уйлата һәм фикернең эшли

башлавына китерә”, дип язган Ж.Ж Руссо. Әйе, укучылар, спорт белән

даими шөгыльләнү, һәр көн иртән күнегүләр ясау да физик һәм рухи

сәламәтлекне ныгыта. Хәзер игътибарыгызны “Саулык зур байлык”

стендына юнәлтегез. (Стендтагы рәсемнәр буенча әңгәмә).

Укучыларга сораулар бирелә.

Иртәнге күнегүләр ясау ни өчен кирәк?

Чыныгу ни өчен кирәк?

Ничек дөрес итеп чыныгырга?

Һәрчак чиста, пөхтә булу да сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Шәхси

гигиена кагыйдәләрен искә төшерү.

Димәк, һәр көн күнегүләр ясау, чыныгу, шәхси гигиена

кагыйдәләрен үтәү болар барысы актив эшчәнлекне барлыкка

китерәләр.

Тактага беркетү. “Сәламәтлек = дөрес туклану + актив эшчәнлек+”.

3. “Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит”, диелә татар халык

мәкалендә. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

(Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта).

Димәк, физик һәм психик сәламәтлегебез нык булсын өчен, безгә

миһербанлы, шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер береңә матур, ягымлы

сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк.

Берничә ситуация тәкъдим итү.

1. Сез урамнан әйткән вакытыгыздан 3 сәг. соңарып кайттыгыз. Сезне

ачулы кыяфәттә әниегез каршы ала. Сез нишлисез?( Истә тотыгыз: сездә

ачулы караш булырга тиеш түгел.)

2. Сез “2”ле билгесе алдыгыз һәм сезгә моның өчен эләгәчәк. Әти

әниегезгә нәрсә дип әйтерсез? Алар урынында булсагыз сез нишләр

идегез?

Димәк , балалар, үзеңә кешенең нинди карашта булуын телисең, башка

кешегә син дә шундый карашта булырга тиеш. Бу уңай кичерешләр

сәламәтлекнең өченче кушылучысы. Берегез дә моны истән чыгармагыз.

Сәламәтлегебезнең үз кулыбызда икәнлегенә төшендек .

Аны саклау бары үзебездән генә тора, балалар.

Тактага беркетү. “Сәламәтлек = дөрес туклану + актив эшчәнлек +

уңай кичерешләр

Җыр “Кояшлы ил” җырының көенә башкарыла.

Сәламәт булыйк.

Сау сәламәт булыйк без.

Витаминнар ашыйк без.

Карлыганы, балы да

Бик файдалы бары да

Шуны истә тотыйк без.

“Хәрәкәттә бәрәкәт”, дигәннәр.

Шуны истән чыгармыйк.

Саф һавада уйнагыз

Зарядка да ясагыз

Гел сәламәт булыгыз.

Сау – сәламәт булыгыз.

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Класс сәгате:

(2 сыйныф)

                                                                                                    Төзүче: Вахитова З.Н.              

2012 – 2013 нче уку елы

Максат: Яңа сүзләр белән таныштырып, укучыларның сүз байлыгын арттыру; өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; укучыларның актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: карточкалар, компьютер, таблицалар.

Кулланылган әдәбият:

  1. Гигиена һәм сәламәтлек. А.Г.Хрипкова, Д.В.Колесов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
  2. Әхлак дәресләре. В.С.Казыйханов. – Яр Чаллы, 1998.

Класс сәгате планы:

  1.          Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.
  2. Алынган белемнәрне актуальләштерү.
  3. Уку мәсьәләсен кую.
  4. Уку мәсьәләсен чишү.
  5. Рефлексия.
  6. Өй  эше.
  7. Дәресне йомгаклау.

Класс сәгате барышы:

I. Оештыру өлеше.  Психологик уңай халәт тудыру.

— Исәнмесез, укучылар!

— Исәнмесез!

(Сыйныфта өч урында кояшлы көн, болытлы көн, давыллы көн сурәтләнгән рәсемнәр.Укучыларга аларның кәефенә туры килгән рәсем янына басарга кушыла.)

— Син ни өчен әлеге рәсем янына бастың?

— Чөнки минем кәефем бик яхшы. (кәефем начар, һ.б.)

II. Алынган белемнәрне актуальләштерү.

        1. Сорауларга җавап алу.

— Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.

Әйтегез әле, ә сезнеңчә нәрсә ул сәламәтлек?

Балаларның җаваплары тыңлана ( чиста — пөхтә йөрү, дөрес туклану, саф һава сулау, спорт белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү).

Сәламәт булу өчен нәрсә мөһим?

Җаваплар:

  • Дөрес туклану;
  • Дөрес йоклау;
  • Спорт белән шөгыльләнү;
  • Шәхси гигиена;
  • Дөрес көн режимы булдыру;
  • Тәмәке тартмау, сыра эчмәү.

2. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Сезгә өй эше итеп бирелгән ситуацияләргә диалог төзеп килергә бирелгән иде. Əйдәгез, шуларны тыңлап китик.

1. Хастаханәдә ятучы дустыгызга шалтыратып, аның хәлен, ничәнче палатада ятуын, ничек дәвалаулары турында белешегез.

2. Мәктәпкә шалтыратып, башыгыз авырту сәбәпле хастаханәгә баруыгыз турында әйтегез.

3. Табибны өегезгә чакыртыгыз.

4. Урамда дустыгыз белән очраштыгыз. Аның авызында тәмәке. Сез аңа тәмәкенең зарары турында аңлатагыз.

(Балаларның диалоглары тыңлана. Аларның үзара сөйләшү әдәбенә игътибар ителә.)

III. Уку мәсьәләсен кую.

        Без, бүген, сезнең белән сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын ныклап тагын бер кат карап үтәрбез. Иң беренче минем сезнең үз фикерегезне беләсем килә. Шуның өчен бер уен тәкъдим итәм.

Уен уйныйбыз. “Файдалы-зарарлы” (презентация)

(Балалар зарарлы, файдалы дип хор белән җавап бирергә тиешләр)

         — ятып уку … (зарарлы)

— якты утка карау (зарарлы)

— күзләрне иртән юу (файдалы)

— телевизорны якыннан карау (зарарлы)

— күзләрне бәрелүдән саклау (файдалы)

— кишер, петрушка ашау (файдалы)

— күзләрне пычрак куллар белән сөртү (зарарлы)

— яхшы яктыртылган бүлмәдә уку (файдалы)

— компьютерда озак уйнау (зарарлы)

— физкультура белән шөгыльләнү (файдалы)

(Балаларга сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм зарарлы булуы аңлатыла)

Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы? (презентация)

  • гимнастика
  • зарядка
  • спорт
  • витамин
  • аэробика
  • көндәлек режим
  • файдалы ризыклар
  • җиләк-җимешләр
  • яшелчәләр
  • саф һава

Сәламәтлек өчен нәрсә зарарлы? (презентация)

  • компьютерда озак эшләү                                                
  •  депрессия
  • телевизор күп карау                                                            
  •  вирус
  • баллы ризыклар                                                        
  • стресс
  • майлы ризыклар                        
  • сыра
  • бактерия                                
  • тәмәке
  • инфекция                                
  • алкоголь

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Текст өстендә эш.

Текстка керешкәнче, яңа сүзләр белән танышыйк:

Тукланырга

Таләп

Даими                                        

Чыныктыру

Истә тотарга

Җилләтергә

         (Яңа сүзләрнең мәгънәсе укучыларга аңлатыла.)

Сәламәтлек – зур байлык

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.

Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.

Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.

Хәзер текст буенча сорауларга җавап бирербез:

— Сәламәт булу өчен иң беренче нишләргә кирәк?

— Нинди ризыклар файдалы?

— Сәламәтлек өчен тагын нәрсә әһәмиятле?

— Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк?

— Ə җәен нишләргә кирәк?

— Сәламәт булу өчен нишләр эшләмәскә кирәк?

— Сәламәтлек турында текстта нинди мәкаль бар?

Уен. “Дөрес-дөрес түгел”. (Тактада дөрес, дөрес түгел сүзләре беркетелә, бер укучы такта янына чыга, укучылар аңа тексттан гыйбарәләр әйтәләр, ә укучы гыйбарәнең мәгънәсенә карап, “дөрес” яки “дөрес түгел” сүзләре язылган гыйбарә янына баса.)

Уен. ” Могҗизалар кыры”

1. Бирем: 10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный. Бу нинди уен? (баскетбол)

2. Атаклы шахматчаның фамилиясе. (Каспаров)

3. Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр. (тимераяк)

4. Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар. Бу нинди уен? (футбол)

5. Сәламәтлек өчен бик зарарлы. (тәмәке)

Пантомима.

А) Укытучы хәрәкәтләр ярдәмендә спорт күнегүләрен тасвирлый (чаңгыда шуу, гер күтәрү, велосипедта йөрү, сикергеч бау белән сикерү, футбол, хоккей уйнау, волейбол, теннис уйнау, баскетбол уйнау, суда йөзү, штанга күтәрү һ.б.). Калган укучылар хәрәкәтләрне сүз белән әйтеп бирә.

 Б) Укытучы ролен укучы башкара.

Мин башлыйм. Син дәвам ит.

(Мәкальләр өстендә эш. Балаларга карточкалар таратыла, аларның үз карточкасында язылган мәкальнең азагын әйтергә тиешләр)

Саф һава – (тәнгә дәва).

Саулык – (зур байлык).

Сәламәт тәндә – (сәламәт акыл).

Таза булсаң – ( таш та ярып була).

Авыру ишектән керә – ( энә тишегеннән чыга).

Авыруга алтын карават та – (ярдәм итмәс).

Бурычын яшергән бөлгән – (авыруын яшергән үлгән).

Байлыкның башы – (тазалык).

Матурлык – (сәламәтлек билгесе).

V. Рефлексия.

Диалог төзү. “Спорт безнең тормышыбызда”. (китапларда: укытучы укучыларга ачык китап рәсеме ясалган кәгазь битләре тарата, укучылар шул китапларда диалог төзергә һәм парларда сөйләшергә тиешләр)

— Син спорт яратасыңмы?

— Сиңа нинди спорт төре ошый?

— Әтиең нинди спорт төре белән шөгыльләнә?һ.б.

 VI. Өй эше.

Үзегезгә ошаган спорт төре турында 8-10 җөмләле хикәя төзеп килергә.

VII. Дәресне йомгаклау.

        Балалар, сезнең киләчәктә дә сәламәтлек агачыгыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, йөзләрегездәге алсулык һәм шатлык кимемәсен. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

23.09.2020

Сәламәтлек — иң зур байлык.

Альмиева Гульзия Мансуровна

Воспитатель группы продленного дня

открытое занятие «Сәламәтлек — иң зур байлык» Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр системасы формалаштыру, сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендерү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү.

Оценить




670

Содержимое разработки

Тема :Сәламәтлек – иң зур байлык.

Максат:

1.Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр системасы формалаштыру, сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендерү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү.

2. Балаларда, белемнәрне табигать һәм яшәү законнары белән яраклаштырып, рухи һәм физик яктан сәламәт булу күнекмәләре формалаштыру, тормышка әзерләү.

3. Сәламәтлекне саклау ысулларына нигезләнеп, үз сәламәтлекләрен ныгытуга, саклауга омтылыш тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Эшчәнлекнең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

Укытучы ярдәмендә максатны билгели һәм формалаштыра белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү, төрле ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Коммуникатив УУГ:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә, тыңлый белү; диалогта катнаша белү; укытучының сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү.

Танып-белү УУГ:

Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәрестә алган информациядән, тормыш тәҗрибәңнән файдаланып сорауларга җавап бирү, алган белемнәрне тормышта куллану.

Кулланмалар.

Проектор, слайдлар, ноутбук, презентация

Дәрестән тыш эшчәнлекнең барышы.

Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

— Балалар, игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. (1нче слайдта кояш рәсеме сурәтләнгән).

Изге кояш җиребезне җылыта, үзенең нурлары аша кешеләргә яхшылык, игелек, шатлык өләшә. Кояш безгә елмая, димәк, бүгенге дәресебез кояшлы, якты бүлмәдә узар. Шөгылебез – кызыклы һәм файдалы, кәефегез күтәренке булыр дип ышанам.

— Игътибар итик әле, кояш нурлары астына нинди сүзләрязылганикән?(Сәламәтлек — иң зур байлык)

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге эшчәнлегебездә нәрсә турында сөйләшербез икән? (Сәламәтлек турында)

— Әйе, без бүген сезнең белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында, сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында сөйләшербез.Бүгенге эшчәнлегебез телдән журнал формасында булыр. Ул чын журнал кебек, ләкин аны укымыйлар, ә бәлки тыңлыйлар һәм карыйлар.

Төп өлеш

Эпиграфны уку. “Ике төрле әйбернең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”, дигән бер акыл иясе.

Чынлап та, сәламәтлек – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Сәламәт кеше матур була, ул кыенлыкларны җиңеп чыга, аның белән аралашуы җиңел. Сәламәт кеше башкаларга яхшы кәеф бүләк итә. Сәламәт кеше чын күңелдән эшли дә, ял итә дә белә. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга? Нинди кеше турында сәламәт яшәү рәвеше алып бара дип әйтеп була? Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белеп кенә сәламәт булып буламы? ( Белү генә түгел, ул кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышырга кирәк.) Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның төп кагыйдәләрен искә төшерик әле:

Гигиена кагыйдәләрен үтәү

Дөрес туклану

Спорт белән шөгыльләнү.

Көндәлек режимны дөрес үтәү.

Начар гадәтләрне булдырмау

2.Журналыбызның 1 бите “Сәламәтлегеңне яшьтән сакла” баш астында “Сәламәтлекнең дусты – чисталык” дип атала. Чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз. (Слайд күрсәтелә)

Болыт мин һавада
Яңгыр мин яуганда,
Җылынсам пар булам,
Туңганда кар булам.(су)


Һәркөн авызына капса
Яратса аны кеше
Беркайчан да сызламас
Һәм ялтырап торыр –теше.(теш пастасы)

Аккош кебек ак кына,
Йомшак кына, пакь кына


Көн дә сыйпый битемнән,
Элеп куям читеннән.(сөлге)
Хуш исле шома, шома,
Үзе чисталап юа.(сабын)


Озын тешләре белән
Чәч буенча йөгерәм.(тарак)
Кызмы ул, малаймы ул

Кәҗәме ул, таймы ул.
Нәкъ булганча күрсәтер,

Нәрсә соң ул кем әйтер? (көзге)

Димәк, Һәрчак  чиста,  пөхтә булу да сәламәтлекне сакларга  ярдәм  итә.

Адашкан сүзләр” уены

биремле конвертларны ачыгыз. Укучылар, конвертларыгызда — төрле сүзләр язылган карточкалар. Бергә җыелыгыз. Конверттагы сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Мин хуш исле сабын белән кул юам.

Син тарак белән чәч тарыйсың.

Малай теш щёткасы белән теш чистарта.

Мин, теш пастасы белән теш чистартам.

Син йомшак сөлге белән кулсөртәсең.

Кыз кулъяулык белән бит сөртә.

Мин ашар алдыннан кулымны юам.

Мин ашаганнан соң авызымны чайкыйм.

Чиста булу сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.

3. Журналыбызның 2 бите “Сәламәтлекнең дусты – дөрес туклану” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Дөрес туклану-сәламәт яшәү рәвеше нигезләреннән берсе. Димәк, ризыкны төрләндереп чама белән, үз вакытында ашыкмыйча һәм күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.

Сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Витаминнар – яшәү өчен мөһим органик матдәләр.(Витаминнар турында сөйләү)

А витамины: “ Әгәр зур үсим, әйбәт күрим, тешләрем нык булсын дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин кишердә, сөттә, йомыркада күп”

В витамины: “ Әгәр көчле булам, юк – барга борчылмыйм, сәбәпсез еламыйм дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин иттә, икмәктә, карабодайда, солы ярмасында күп,”

С витамины: әгәр еш авырмыйм , авырудан тиз савыгыйм , яхшы кәефле булыйм дисәгез, сезгә мин кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишердә, алмада, лимонда,әфлисунда күп

Ә хәзер “Дөресен сайлап ал” уенын уйнарбыз. (Күрсәтелә, дөрес кагыйдәләр тактага беркетелә)

— артыгын ашама

— ризыкны төрләндер        

— ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул ит

— йоклар алдыннан ашама, эчмә

— бер төрле ризык белән туклан

— тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап куллан

— вакытлы-вакытсыз аша

— азыкны яхшылап чәйнә

— татлы ризыкларны күп куллан

— юып, бозылмаган ризыклар гына аша.

— кабаланып аша

Дөрес булмаганнарын дөресләп әйтү.

   Әйе, балалар, дөрес туклану бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

4. Журналыбызның 3 бите “Минем сәламәтлегем”дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Уятмый аны берәү дә килеп,

Ятмас иренеп, ул үзе торыр.

Зарядка ясар, урынын җыяр,

Бит-кулын юар, вакытында ашар,

Портфелен барлап, киенә башлар.

Кыңгырау булганчы мәктәпкә килер,

Мондый балалар дәресен дә белер.

Баланың яшәү рәвеше сезгә ошадымы?

— Ә сез көндәлек режимны төгәл үтисезме? Әңгәмә. Сорауларга җавап бирик әле.

-Физкультура белән иртән шөгыльләнү – бу….. (зарядка) 
-Сез ничәдә йокларга ятарга тиеш? ( 21 сәг.)

-Тешләрне көнгә ничә тапкыр чистартырга кирәк? (2 тапкыр)

-Ашарга утырыр алдыннан нәрсә эшләргә кирәк? (кулларны юарга)

-Нәрсә акчадан кыйммәтрәк? (сәламәтлек)

Укучылар, әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау-сәламәт балалар булып үсәрсез.

5. Журналыбызның4 бите “Табигать – матурлык һәм сәламәтлек чыганагы ул” дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Табигать! Нәрсәләрне генә үз эчеңә алмый ул! Серле дә ул, гүзәл дә ул! Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул — кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы.  Без барыбыз да– кешеләр, хайваннар,үсемлекләр, кошлар Җир планетасында яшибез. Бу безнең уртак йортыбыз.

Табигатьтә бик күп алар

Аңлыйлар моны меңнәр!

Безгә ярдәмгә ашыга

Чын дуслар – витаминнар.

Яшелчәне ешрак куллан,

Үләннәр сихәтен бел.

Мәтрүшкәле чәйләр эчсәң,

Кәеф күтәрелә гел!

Әгәр өеңдә булмаса

Әфлисуннар, бананнар,

Өзеп алганны көтәләр

Миләш, шомырт, баланнар!

Дару үләннәре җыя

Миләүшә, Илдус, Динар.

Чыныктыра, зур үстерә

Чын дуслар – витаминнар.

Үләннәр турында сөйләшү, слайдтан үсемлекләрне күрсәтү.

Журналыбызның 5 нче бите “Сәламәтлек кагыйдәләре” дип атала.

(кагыйдәләрне тоташтыру)

Һәр укучыга эмблема бирү, астына нәрсә аңлатканын язарга

Анкета сорауларына җавап язу

Журналыбызның 6 нчы бите “Яшик бу дөньяны яратып” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Сәламәтлек агачын төзү.

Сезнең алда Сәламәтлек агачы. Әйдәгез, аны яфраклар белән бизик.

Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга кагыйдәләр язып агачка ябыштыралар

Кояш, һава һәм су белән дус бул! Чынык!

Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша!

Иртән зарядка ясарга онытма! Күбрәк хәрәкәтлән!Спортны ярат!

Начар гадәтләрне булдырма!

Күңелең саф, чиста булсын! Күңел көзгең сау булсын!

Сәламәтлек – һәр кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Сәламәт яшәү рәвеше алып бар!

4. ЙомгаклауЭшчәнлек рефлексиясе.

Слайд.

Анда чәчәк ясалган. Аның үзәге – сез, ә таҗлары – сезнең сәламәтлекне. Алар үзара нык бәйләнгән. Чәчәкнең бер генә таҗын алсаң да, ул чәчәк булудан туктый, үзәге җәрәхәтләнә. Шул чәчәк кебек, без дә сәламәтлекне югалтсак, үзебез булудан туктыйбыз.

Үз-үзеңә бәя бирү. Теләкләр. Ә хәзер сез үзегезнең сәламәтлегегезгә нинди бәя бирерсез икән, уйлап карагыз әле. Әгәр мин сәламәтлек кагыйдәләрен үтим, мин һәр яктан сәламәт дип уйласагыз- кызыл алманы сайлагыз. Әгәр мин бу кагыйдәләрнең барын да үти алмыйм, дип уйласагыз-яшел алма сайлагыз, әгәр мин кагыйдәләрнең берсен дә үтәмим дип уйласагыз-сары алманы сайлагыз. Менә безнең сәламәтлек алмагачы килеп чыкты. Сез күреп торасыз, аның күп өлешен таза алмалар алып тора.Безнең класс укучылары сәламәт икән. Күп кагыйдәләрне сезнең үтәвегез күренә. Алга таба да сәламәтлек агачыгыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, йөзләрегездән алсулык һәм шатлык кимемәсен, чөнки кешенең сәламәтлеге үз кулында.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/420647-slamtleki-zur-bajlyk

Также вас может заинтересовать

  • Откуда мы родом? Конспект внеклассного мероприятия
  • Семь Я. Семейные традиции. Мероприятие, которое можно провести в День Знаний для 3-4 класса.
  • Творческий проект в начальной школе по теме Пословицы и поговорки
  • Знакомство с библиотекой Библиотечный урок в 1 классе
  • Я среди людей. Внеклассное занятие. 3 класс.

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Сәламәт
гаилә — матур гаилә .

Индира.
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм
кунаклар, кадерле балалар! Бүген без сезнең белән гаилә
бәйрәменә җыелдык һәм ул гаилә
бәйрәмен “Сәламәт гаилә — матур гаилә”
дип атарга булдык.Чөнки ул балачак, яшьлек һәм сәламәтлек
бәйрәме – спорт бәйрәме. Спорт
ул-сәламәтлек,
спорт ул-җитезлек, спорт
ул-тапкырлык.

Спорт
ул-матурлык.

Фәридә.Әйе,
матур кеше — сәламәт кеше, дигән әйтем бар.Сәламәтлек-
кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да алып булмый. Югалган
сәламәтлекне кайтару бик авыр. Көчле, җитез,
түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими
рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән
шөгыльләнергә кирәк.

Индира. Без
физкультура дәресләрен яратабыз, көн дә спорт
белән шөгыльләнәбез. Гаиләдә дә шуны
аңлап яшәгәндә, эшләгәндә генә
зур уңышларга ирешергә мөмкин.

Гаилә-бәхет
ачкычы;

Ир-беләк,хатын-терәк.

Тату
гаиләдә һәрвакыт

Ачык
йөз,тыныч йөрәк.

Ата-анадан башка

Бар
нәрсә дә табыла.

Һәр
бала ата-анага

Изге итеп табына.

Сүзне 1-2 сыйныф укучыларына бирәбез.

Мәликә.Нигә
бүген биредә

Бик
күңелле, бик ямьле?

Чөнки
бүген кунакка

Әти-әниләр
килде.

Чулпан.Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт
һәм шат булып.

Кызларының
һәм улларының

Кадерлеләре
булып.

Руслан.Сәламәтлек – зур байлык бит,

Хәрәкәттә-бәрәкәт.

Спорт
белән шөгыльләнү

Җанга
ял, тәнгә сихәт.

Азалия.Бүген бездә олы
бәйрәм-

Гаилә
бәйрәме.

Гаиләләрне
ярыштырып,

Көчне
сынашыйк әле.

Сөләйман.Ярыш бүген,
ярыш бүген!

Шундый
кызык,күңелле!

Ник
чыкмаска ярышларга?

Мин
соң егет түгелме?

1.Бию “Делайте зарядку!»

Индира. Бәйрәмебездә ике буын
очраша: башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның
әти-әниләре.
Бүген сез Олимпия спорт уеннар
төрләрендә үзегезне сынап карарсыз.

Бүгенге
ярышта 4 гаилә командасы катнаша. Алар “Иң өлгер
гаилә”,

“Иң
уңган гаилә”, “Иң бердәм гаилә”, “Иң тапкыр
гаилә” титулын алу өчен көч сынашачак. Ә калган
гаиләләр аларга көч биреп торачак.Командалар ял иткән
арада сезне дә төрле ярышларга чакырырбыз.Актив булыгыз!

Ярыш-уеннардан уңай,
позитив энергия алыйк! Кичәбез күңелле үтсен!

Ә
хәзер көчле алкышлар белән командаларны бирегә
чакырыйк!
Музыка
уйный, алкышлар астында:

·       
Гариповлар
гаиләсе;

·       
Ибрагимовлар
гаиләсе;

·       
Мусифуллиннар
гаиләсе;

·       
Халматовлар
гаиләсе.

     (командалар
чыгып
тезеләләр. Хөрмәтле жюри әгъзалары белән
таныштыру һәм көчле алкышлар астында өстәл янына
чакыру.)

     
Әтиләр! Бер адым алга!

Аларның чыдамлылыгына
һәм түземлелегенә бик күпләр
көнләшеп карыйлар.Алар шат, җыелган, җиңелмәс,
көчле рухлылар! Алар хатыннары чакыруына, намус кушканча
яшәргә, Ватанны сакларга һәм мәктәп
тормышында хәрбиләрчә актив катнашырга һәрвакыт
әзер!

-Әниләр! Бер адым алга!

.
Әниләр һәрвакыт
формада.Чөнки, алар даими тренировкаларда: плитә, кибетләр
буенча йөгерү һәм йорт эшләре. Алар
гаиләгә үзенчә ямь бирүчеләр.Сез беләсез:
гаиләне 3 кит тотып тора: хатын-кызлар, хатын-кызлар һәм
тагын бер тапкыр хатын-кызлар!

-Команда капитаннары-балалар! Бер адым алга!

Алар — әти-әнине тату бер
командага туплап,туганнан алып әти-әниләре алларына
яңадан-яңа максат-бурычлар куеп, көн саен авырлыкны
әкренләп арттыра барып яңа үрләргә
рухландыручылар!

Ә хәзер тантаналы төстә ант
итәр вакыт җитте. Барлык катнашучылар ант итәргә
әзерләнегез!
Ант :( таратыла)

Ярышларда
уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә

Ант итәбез!

Команда
намусын һәм ышанычын акларга.

 Ант итәбез!

Тизрәк,
биегрәк,көчлерәк дигән Олимпия девизын төгәл
үтәргә 

Ант итәбез!

Ярышларда
бер-береңне хөрмәт итәргә 
,җиңелгән очракта еламаска

Ант итәбез!

Индира.Командалар
әзерме?Һәрвакыт тигез итеп тезелергә! Уенны 2кулны
өскә күтәреп төгәлләргә.

 1нче ярыш “Таныштыру”Һәр команданың капитаны үз
командасы белән таныштыра: исем, девиз,эмблема.

2нче ярыш “Олимпия уты(4 стакан,4 шәм,4
шырпы,өстәл яки 4 урындык)

 Традиция буенча олимпиада башланыр алдыннан  спортсменнар  олимпия утын кабызганнар. Олимпия уты бик озын юл үтеп стадионга килеп
җиткән.Бүген безгә дә Олимпия утын кабызырга
кирәк булачак.

Стартка беренче булып бала чыга- шәмне тотып барып стакан
эченә куя,кире йөгереп кайта. Әни шырпыны илтеп куя
һәм кире кайта.Әти шәмне кабыза һәм утны сүндермичә
командага алып кайта. На старт! Внимание! Марш!

3нче ярыш «Төз атучы»(24 суган,4 чиләк)

Суганны
чиләккә кертергә.Һәр уенчыда 2шәр суган.Кем
күбрәк кертә?

Фәридә. Хөрмәтле жюри әгъзалары 3
ярышка нәтиҗә ясаганчы, тамашачылар белән ярыш
үткәреп алыйк.

“Шар кабартабыз” (шарлар,2
кәтүк
)

 2 команда
чакырыла,  шарлар бирелә.Әтиләр кабарталар,әниләр
бәйлиләр,ә бала кабартылган шарны урындыкка куя.Аннары
әти шар өстенә утыра.Кемнең шары беренче шартлый,шул
команда җиңүче була.

Индира.Сүзне
хөрмәтле жюрига бирәбез.

_______________________________________________________________

Фәридә.
4нче ярыш.”Кем җитезрәк?”(
4 сикергеч, 4
кегля
)

 Сикергеч
белән ярыш үткәрелә. Әтисе сикереп залның
икенче башына бара да шунда сикергечне калдыра.Бала йөгереп барып,сикергечне
әнисенә алып кайтып бирә.Аннан әнисе сикереп
әйләнеп килә.Кайсы гаилә беренче булып финишка
килә,шул җиңүче.

Индира.Татар халкында
сәламәтлекнең әһәмияте турында мәкальләр
бик күп.Аларның кайберләрен искә төшерер
өчен бер уен уйнап алырбыз.

5нче ярыш.”Мәкальне
күрсәтәм, ә син аңла.”
 1команда калган
командаларга  сәламәтлек темасына кагылган бер мәкальгә
пантомима күрсәтергә, ә калган командалар нинди 
мәкаль икәнен әйтеп бирергә тиеш. Я,кайсы команда күбрәк
таба? Командаларга әзерләнү өчен 5 минут вакыт
бирелә.

2.Сөләйман
шигырь “Мин спортны яратам”

Индира.Командалар
әзерме?

 Кем беренче чыгыш
ясавын белер өчен болай эшлибез:

1)    кайсы
гаиләнең фамилиясе иң кыскасы?

-Мусифуллиннар-13хәреф,

-Ибрагимовлар-12х.

-Халматовлар-11х.

Гариповлар-10х.

2) кайсы
гаиләдә балалар күбрәк?

            -Мусифуллиннар-3бала.

3) кайсы
гаилә беренче булып тормыш корып җибәрде?

6нчы
ярыш
“Бобслей”(4 одеяло, 4кегля)

Нәрсә
ул бобслей?…Боздан катырылган махсус юлдан зур тизлектә чана 
белән шуу.Туган иле булып Швейцария санала.

Чаналарыбыз
тимердән дә түгел,агачтан да ясалмаган,ә йомшак одеяло.Әти
белән әни одеялның як-ягыннан тоталар,ә бала
утыра.Егылып калмасын өчен ныклап тотынырга
кирәк.Билгеләнгән араны йөгереп барып урынга кире
кайтырга!Кем җитезрәк! На старт!Внимание!Марш!

Индира.  Ярышларга
нәтиҗә ясау өчен җюри әзерләнә
тора.

Фәридә
(залдагы
гаилә белән конкурс
) шул ук ярыш

Индира.Сүзне
хөрмәтле жюрига бирәбез.

_______________________________________________________________

Индира.Хәрәкәттә-бәрәкәт!

Әнә
керә көч һәм дәрт!

Тәнгә
сихәт,җанга-рәхәт,

Хәрәкәткә
мең рәхмәт!

7нче ярыш.”Канат
тартышу”

Ярышта башта-ике, аннары- тагын 2 гаилә,ә иң ахырда 2
җиңгән гаилә көч сынаша.

8нче ярыш.”Кыршау
әйләндерү”.
Кыршау идәнгә
төшкәнче әйләндерелә. Ярышны балалар башлый, әтиләр
дәвам итә, әниләр төгәлли.Очколар аерым
куела. (һәр төркемгә 4әр очко,соңыннан очкалар
суммасы табыла).-

9нче ярыш.”Тупны
төшермә”
Әти-әни бер-берсенә
аркасын куеп баса,арага тупны кыстырып,төшермичә тиешле урыннан
әйләнеп килергә,ә килеп җиткәч бала,тупны
алып,бер урында сикертеп торырга тиеш,тубы сикерүдән туктаганы
уеннан чыга бара.Тубын озак сикерткәне җиңүче була,ул
гаиләгә күбрәк очко языла.

Индира. Ярышларга
нәтиҗә ясау өчен хөрмәтле җюри
әзерләнә.

Фәридә
(залдагы
гаилә белән конкурс
)……телевизор яки… кем игътибарлы?

Индира.Сүзне
хөрмәтле жюрига бирәбез.

_____________________________________________________________

3.”Чисталык-сәламәтлек
нигезе”-4 сыйныф укучылары чыгышы.

Фәридә.10 нче
ярыш.”Кем тизрәк”.
Гаиләләр ,тотынышып,бер
рәткә тезеләләр,сигнал буенча алдан билгеләп
куелган сызыкка кадәр бер аякта сикереп баралар.Сызыкка беренче булып
килеп җиткән гаилә җиңүче була.

Индира.11 нче
ярыш.”Көчле агымлы тау елгасын кичү”

Дәфтәр битләре тезеп билгеле бер араны үтү.

Фәридә.12 нче
ярыш”Каршылыклар полосасы ”(
аркан,4 яулык).

Бу ярыш бик
куркыныч,биек кыялар,тирән чокырлар үтәргә
кирәк.Шуңа күрә бу ярышта бары тик әтиләрне
генә катнаша.Күзләрне бәйләп,каршылыклар
полосасын үтәргә кирәк.Бауга тотынмыйча,бәрелмичә
чыгарга кирәк.Уңышлар сезгә! Без сезне көтеп калабыз!

На старт!Внимание!Марш!(
күзләр
бәйләнгәч бау алып куела
)

Индира. Ярышларга
нәтиҗә ясау өчен хөрмәтле җюри
әзерләнә.

—————————————————————————————————-

Фәридә.Кем
дөньяга кеше бүләк итә?

Ә
кешегә якты дөньяны?

Кем
куллары өйне ,җирне ямьли,

Изгелеге
үлчәү тапкысыз.

Ул
әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш
яме-әнкәй,әбекәй,хатын-кыз!.

Әни
кеше үзенең бар булган күңел байлыгын,матурлыгын
үз нарасыена бирә.

Балаларыбызның
чыгышлары бәйрәм бүләге булып яңгырасын!

4.Мәликә
шигырь “Әнием-күз нурым”

5 Хор
“Рәхмәт,әнием”

6.Чулпан шигырь

7.кызлар җыр
“Әниемә”

 Индира.Сүзне
хөрмәтле жюрига бирәбез.

—————————————————————————

Фәридә.Уйныйк
әле, көлик әле,

Уйнамый тормыйк
әле.

Чәчәк
кебек гомерләрне

Бушка уздырмыйк
әле.

13 нче ярыш.
“Волейбол”(4
ШАР,КЕГЛЯ)
Игра в волейбол
воздушным шариком по очереди каждым участником команды.Задача — как можно
быстрее добраться до стойки и обратно, не уронив шарика.

Индира.14 нчы ярыш.”Яңа
бию”
Милли
бию көенә спорт биюе.Сезгә,үзегез теләгән спорт
җиһазлары белән,бию уйлап чыгарып,биеп күрсәтергә
кирәк булачак .командадан 1кеше күрсәтә.

(
туп,кәшәкә,кыршау,таяклар, сикергечләр һ.б.)

15 нчы ярыш.”
Җилкәнле спорт”(4 зонтик,4 кегля)

Җилкән урынына – кулчатыр,зонтик.

Башта әти кулчатырны ачып йөгереп килә,аннары
әни белән икесе,соңыннан көймәләренә
баласын “утыртып” йөгереп килеп басарга тиешләр. 3есе дә
кулчатырга тотынырга тиешләр.

Фәридә.Бөтен
кешелек дөньясына ямь бирүче,елмаюыгыз белән безне
иркәләүче,җылы карашларыгыз белән назлаучы,
акыллы фикерләрегез белән безгә юл
күрсәтүче сөекле әбиләребез,дәү
әниләребез!

Сез булсагыз
таза-сәламәт

Оныкларга булыр
бик рәхәт.

Оныкларга
терәк булып,

Яшәгез сез
шатлыкта.

Сәламәтлек,ак
бәхетләр

Юлдаш булсын
картлыкта.

Балаларыбызның
чыгышлары сезгә рәхмәт сүзе булып ирешсен.

9.Мәликә
әби турында шиг.

10.4кл.укучылары
җыр”Чәй эчәбез бергәләп”

11.хор..”Яраткан
әбием”

Индира .(гаиләләргә
карап)

Сез
ярышта-җитезләр,

Тормышта-тату
гаилә,

Бик тиз фикер
йөртәсез,

Якыннарыгызга сез
терәкләр.

Индира.( жюри
әгъзаларына)

Саф,пакь
күңел,шат йөз белән

Бу
бәйгегә килдек без.

Әйдә,
дуслык җиңсен-

Без тик шуны
телибез.

( Сүз
хөрмәткә лаеклы жюри әгъзаларына
бирелә.Нәтиңә ясала.Һәрбер
гаиләгә диплом һәм бүләкләр
тапшырыла,истәлеккә фотога төшү оештырыла.)

Халыкара
хатын-кызлар көне белән котлау өчен сүз
әтиләргә бирелә.(теләкләр әйтү)Балалар
бүләкләрен бирәләр.

Гаиләләргә
сүз бирелә:

Барысы бергә
:Җыр “Өйрәтәләр
мәктәпләрдә”-сәламәтлек турында.

Индира. Бүгенге
бәйрәмебез ахырына якынлашты.Сәламәт
булыгыз,эшегезгә,гаиләләрегезгә зур уңышлар!
Балаларыгыз
сәламәт,эшчән,таза,намуслы,зирәк,әдәпле.кыю
булып үссеннәр!

Кадерле
балалар!әти-әниләребезгә,әби-бабайларыбызга
карата игътибарлы булыйк.Аларга һәрвакыт булышыйк.,аларны олылыйк.
Үрнәк гаилә ,сәламәт гаилә,матур
гаилә булып яшәргә насыйп итсен!

Фәридә.Хөрмәткә
лаеклы жюри әгъзаларына,бәйрәмдә катнашкан
әти-әниләргә,балаларга,килгән кунакларга,клуб
хезмәткәрләренә олы рәхмәтләребезне
белдерәбез.Һәрвакыт шулай позитив булыгыз!

Программа.

1.Бию “На зарядку становись»1-2 сыйныф укучылары

1нче ярыш.”Кем
җитезрәк?”-
 4  сикергеч.

2нче ярыш.”Шар
кабартабыз”-
4 шар, 4 кәтүк.

3нче ярыш.”Мин
мәкальне күрсәтәм, ә син аңла.”
(таза
булсаң,таш та ярып була; сәламәтлек –зур байлык;
сәламәт тәндә-сәламәт акыл)

2.Сөләйман
шигырь “Мин спортны яратам”

4 нче ярыш.”Канат
тартышу”-1 канат.

5нче ярыш.”Кыршау
әйләндерү”.
4 обруч

6нче ярыш.”Тупны
төшермә”-
4 баскетбол тубы.

3.”Чисталык-сәламәтлек
нигезе”-4 сыйныф укучылары чыгышы.

7 нче ярыш.”Кем
тизрәк”-
тотынышып сикерү.

8 нче ярыш.”Көчле
агымлы тау елгасын кичү”- 5+5
дәфтәр битләре тезеп
билгеле бер араны үтү. 4.Мәликә шигырь
“Әнием-күз нурым”

5.Чулпан шигырь

6.Айзат шигырь

7.Азалия шигырь

8.Хор
“Рәхмәт,әнием”

9 нче ярыш.”Урын
алып калыш”-музыкауйнатыла,12 дәфтәр бите

(игътибарлы һәм
өлгер булуны сынау максаты белән оештырыла)

10 нчы ярыш.”Яңа
бию”
Милли бию көенә спорт биюе. (
туп,кәшәкә,кыршау,таяклар, сикергечләр һ.б.)
 

11нче ярыш…

9.Мәликә
әби турында шиг.

10.4кл.укучылары
җыр”Чәй эчәбез бергәләп”

11.хор..”Яраткан
әбием”

Сәламәтлек
атлый

Татар илен
иңләп-буйлап.

Бассын
һәркем бер рәткә!

Кушыл безгә,торма
уйлап.

Камиллекнең
чиге юк бит,

Сәламәтлек
безгә кирәк.

Бергә узган
күнегүләр,

Барыбер дә
күңеллерәк.

Бергә булсак
җиңелмәбез.

Бергә
булыйк,бездән калма.

Зур
җиңүләр безне көтә.

Без яулыйсы
үрләр алда әле!

Разделы: Спорт
в школе и здоровье детей
, Внеклассная работа

Цели и задачи:

·        
Содействовать укреплению здоровья детей и их родителей.

·        
Прививать учащимся и родителям интерес к систематическим
занятиям физической культурой и спортом

·        
Развивать ловкость, силу, подвижность, активность, смекалку,
внимательность

·        
Воспитывать чувство коллективизма, доброжелательности.

Место проведения: спортивный зал.

Оборудование и инвентарь: на одну команду: поворотная стойка,
свечка, стакан, коробок спичек, 5 обручей, лук 9 штук, ведро, лыжи, нагрудный
номер, шапочка, шарф, мешок (лучше из мешковины), стул, канат, воздушный шарик,
баскетбольный мяч, кегли, футбольный мяч, зонт.

Ход
праздника

Дорогие друзья! Мы рады приветствовать
всех собравшихся на нашем празднике “Папа, мама, я – спортивная семья”. Это
праздник семьи, ловкости, умения и конечно дружбы и взаимопонимания в семье.

Что такое семья? Это дружный коллектив
родственников, связанных кровными узами, это единомышленники, друзья, готовые
прийти на помощь всегда.

В
семейном кругу мы с вами растём!
Основа основ – родительский дом!
В семейном кругу все корни твои.
И в жизнь ты выходишь из семьи!

Семья издавна считалась святынею святынь.

Хочется поблагодарить всех родителей
присутствующих здесь, что отложили все дела и пришли на наш праздник. Желаю
всем веселого праздничного настроения, а участникам удачных стартов.

1 ученик.

Посмотрите-ка
у нас,
Здесь собрался целый класс.
Рядом — папы, мамы
Папы бросили диваны, 
Мамы бросили кастрюли,
И костюмы натянули!

2 ученик

Все
хотят соревноваться
Пошутить и посмеяться 
Силу, ловкость показать,
И сноровку доказать!

3 ученик

Этой
встрече все мы рады, 
Собрались не для награды, 
Нам встречаться чаще нужно, 
Чтобы все мы жили дружно.

Под бурные аплодисменты приглашаем на
старт наших участников:

·        
Семья ….

·        
Семья ….

·        
Семья ….

Итак, папы! (шаг вперед).

Их стойкости и выдержке позавидует любой!
Не всякий выдержит перегрузки традиционного мужского троеборья: футбол, кино и
домино. Но они не сдаются. Вот они все перед нами — слегка бодрые, местами
подтянутые, кое-где собранные, но не побеждённые, и даже в чём-то непобедимые,
а в чём именно — мы узнаем позже. мы приветствуем наших смелых, отзывчивых
мужчин, всегда готовых откликнуться на зов женщины, совести, Отечества и
пожелать им в дальнейшем сохранять такую же боевую готовность к участию в
школьных делах.

А вот и мамы! (шаг вперед).

Они всегда в форме. Дают о себе знать
постоянные тренировки в женском троеборье: плита, бег по магазинам, стирка. И
мы уверены, что сегодня именно они будут задавать тон своим командам в
соревнованиях. Потому что известно, что семья держится на 3-х китах — Женщина, Женщина
и ещё раз Женщина!

И, наконец, дети – капитаны команд!

Это они ещё с пелёнок долгие годы
закаляли постоянными тренировками и объединяли своих родителей в дружную
команду, ставя перед ней все новые задачи, постоянно повышая нагрузку. Но не
зря говорят: тяжело в учении — легко в бою.

Мы от души приветствуем и поздравляем
всех, кто сегодня вышел на старт.

Сегодня наши участники будут
соревноваться в Олимпийских видах спорта, многие из них шуточные.

Успехов нашим командам и побед!

А сейчас настал торжественный момент.
Всем участникам приготовиться к клятве спортсменов!

Клятва:

·        
участвовать в этих соревнованиях, соблюдая правила, по которым
они проходят, и уважать заведомо слабого противника;

·        
бежать только в указанном судьёй направлении – шаг влево
считается попыткой к бегству;

·        
соблюдать олимпийский девиз: быстрее, выше, сильнее;

·        
подножки сопернику не подставлять, упавших не добивать;

·        
не оставлять в беде семьи пострадавших и оказывать посильную
помощь;

·        
соревноваться в истинно спортивном духе, во славу спорта и во
имя чести своей семьи;

·        
не подраться из-за первого места, но победить любой ценой.

Представление членов жюри…

Предлагаю познакомиться с нашими
командами:

(1 конкурс) “Визитная
карточка”

Команды дружно называют название команды,
девиз, приветствие соперникам, жюри, болельщикам.

(2 конкурс) “Олимпийский
огонь”

По традиции перед началом олимпиады
спортсмены зажигают олимпийский огонь. Обычно он проделывает долгий путь. Его
зажигают греческие девушки у развалин древней Олимпии. Переходя из рук в руки,
спешит факел через многие страны, чтобы достичь олимпийского стадиона. Сегодня
мы тоже зажжем олимпийский огонь

Первым на старт выходит ребенок — несет
свечку и кладет ее на стул в стакан. Мама стартует со спичками. Папе необходимо
зажечь свечу и с ней прийти к финишу.

(3 конкурс) “Олимпийские
кольца”

Главная символика олимпиады — 5
переплетенных колец, которые расположены в два ряда, три в верхнем, два в
нижнем ряду. Кольца символизируют союз и единство Олимпийских игр.

Участникам предлагается выложить из обручей
символ олимпиады. Каждый член команды берет со старта обруч и кладет у стойки

(4 конкурс) «Стрельба из
лука!»

Луковицей попасть в ведро. По 3 луковицы
у каждого игрока.

(5 конкурс) «Лыжные гонки»

По команде ребенок надевает шапочку,
номер и лыжи.

Бежит между кеглями до стойки и обратно,
затем мама и папа. Можно помогать друг другу. Чья семья придет на финиш первой?

(6 конкурс) “Бобслей”

Санки будут не железные, не деревянные,
не пластиковые, а мягкие – обыкновенный мешок. Папа и мама берут мешок за углы,
а ребенок садится на мешок. Чтобы ему удержаться на “санях”, он должен крепко
держаться за мешковину. По сигналу, волоча за собой “бобслеиста”, вам предстоит
пройти между кеглями, добраться до поворотной стойки и вернуться обратно.

(7 конкурс) “Скачки”

Лошади в этой эстафете не совсем обычные.
Их заменяют стулья. (Желательно, чтобы они были крепкие, кто же выводит на
старт хромую лошадь?). “Всадник” в этой эстафете должен на старте “оседлать”
стул, взяться за его края вместо уздечки и, помогая себе ногами, проделать путь
от старта до финиша и обратно. Вслед за первым “седоком” этот путь осиливает и
вся команда. Побеждают во всех “конных забегах” самые выносливые и быстрые.

(8 конкурс) “Перетягивание
каната”

Этот вид спорта когда-то входил в
Олимпийскую программу. Возобновим хорошую традицию, но с одним условием: канат
будем перетягивать, пропустив его между ногами, и стоя спиной друг к другу.
Успехов!

(9 конкурс) “Волейбол”

Игра в волейбол воздушным шариком по
очереди каждым участником команды.

Задача — как можно быстрее добраться до
стойки и обратно, не уронив шарика.

(10 конкурс) “Баскетбол”

Дети — ведение мяча змейкой, броски и
ловля мяча с отскоком от стены 5 раз любым способом от черты.

Мама — ведение мяча змейкой, бросок и
ловля от щита 3 раза.

Папа — ведение мяча змейкой, бросок по
кольцу до попадания.

(11 конкурс) “Спортивная
ходьба”

Что главное в спортивной ходьбе? Любой,
даже не специалист, ответит: ноги спортсмена ни на одну секунду не должны
отрываться от земли, и ступать на землю необходимо всей ступней. Освоить такой
ход не так-то просто. В нашей эстафете процесс ходьбы будет еще более сложным.
А именно: делая каждый шаг, необходимо пятку одной ноги вплотную приставлять к
носку другой. То есть с каждым шагом участники будут продвигаться вперед на
длину подошвы их обуви. Из всех тихоходов победят самые быстрые тихоходы.

(12 конкурс) “Футбол”

Сбивание кеглей ударом футбольного мяча,
кто больше.

(13 конкурс) “Парусный спорт”

Вместо паруса – зонтик.

Сначала стартует папа, оббегает
поворотную стойку,

затем “сажает в лодку” маму, держась за
зонт, они бегу вдвоем,

потом бегут вместе с ребенком, все
держатся за зонтик.

Подводятся итоги состязаний,
награждения участников.

Пусть
все это только игра,
Но ею сказать мы хотели:
Великое чудо семья!
Храните и берегите ее —
Нет в жизни важнее цели.

Наши
соревнования подошли к концу. 
Пусть всем семейные старты запомнятся!
Пусть все невзгоды пройдут стороной!
Пусть все желания ваши исполнятся,
А физкультура станет родной!

До свиданья! До новых встреч!

Сценарий
спортивного праздника «Мама, папа, я – спортивная семья!»

 Цели и задачи:   — укрепление отношений
между школой и семьёй;

— сплочение детей и родителей;

— воспитание чувства коллективизма, сопереживания;

— развитие творческого и физического потенциала учащихся;

— развитие интереса к физической культуре и формирование ЗОЖ.

Оборудование: мячи резиновые, баскетбольные,
скакалки, обручи, кегли, гимнастические скамейки, стойки, бутылки с лимонадом,
трубочки, грамоты, сладкие призы.

Место проведения праздника: спортивный зал.

Ход
праздника:

Ведущий: Добрый день, дорогие друзья! От всей души приветствуем вас
на нашем традиционном празднике « Папа, мама, я – спортивная семья!»

 Давно мы вас здесь поджидаем,

праздника без вас не начинаем,

и для каждого из вас найдется и местечко, и словечко!

 Сегодня к нам пришли большие и дружные семьи. Мы благодарим
вас всех за то, что вы откликнулись на наше приглашение и пришли на наш
спортивный праздник.

 Все мы прекрасно знаем, как полезно заниматься физкультурой,
как необходимо закаляться, делать зарядку, бывать на воздухе, но как трудно
бывает порой пересилить себя, встать пораньше, сделать несколько упражнений,
облиться холодной водой… Мы откладываем все это на «потом». А что, если
заниматься спортом  вместе, всей семьей?

 Но не только семья, а девять семей покажут нам сегодня
пример в этом, а мы поддержим их. Итак, на спортивную площадку приглашаются
участники семейного спортивного праздника «Папа, мама, я – спортивная семья»!
(Команды выходят под фонограмму «Марш рыцарей»)

Ведущий:  Начинаем с  « Представление команд».

Итак, команды 1 «А» класса:

 Семья________________________ папа- __________________ мама-
__________________ сын/дочь- _________________

Семья ________________________  папа-
__________________ мама- _________________  сын/дочь- _________________

Семья ________________________   папа- _________________
мама- __________________ сын/дочь- _________________

Команды 1 «Б» класса:

Семья ________________________ папа- ___________________ мама- __________________
 сын/дочь- ________________

Семья ________________________ папа- __________________ мама-
___________________  сын/дочь- ________________

Семья________________________   папа- __________________
мама- ____________________ сын/дочь- _______________

Команды 1 «В» класса:

Семья __________________________ папа __________________мама-
___________________  сын/дочь- _______________

Команда 1 «Г» класса:

Семья __________________________ папа __________________мама-
___________________  сын/дочь- _______________

Семья__________________________   папа-
________________ мама- ____________________ сын/дочь- _______________

А теперь представляю Вам наше жюри, которое будет внимательно
следить за успехами наших команд.

Главный судья: _______________________________________________________________________

Члены
жюри:_________________________________________________________________________

В спорте существуют свои законы и наши спортсмены должны
поклясться выполнять их.  

Клятва.

Не жалеть ни рук, ни ног, растрясти чуть-чуть жирок,

Чтоб быстрее черепахи бегать ты сегодня смог.      

                 
                     
                     
            Клянёмся!

Честь команды защищать и доверие оправдать.

Ну, а если проиграем, всё равно не унывать.      
     

                 
                     
                     
            Клянёмся!

Маме с папой помогать – где держать, а где толкать,

И соперникам подножку ни за что не подставлять.  

                 
                     
                       
           Клянёмся!

А болельщикам – сидеть и прилежно так болеть:

Топать, хлопать и свистеть, но не здорово шуметь.

                 
                     
                     
              Клянёмся!

Ведущий: В спортивный путь, друзья!

1-й КОНКУРС. «Наша дружная семья».

Ребёнок  становится в обруч, бежит, обегает кеглю,
возвращается назад, берёт в обруч родителя, бегут вместе, возвращаются назад,
берёт второго родителя и все вместе бегут до кегли, обегают ее и возвращаются
на старт.

2-й КОНКУРС.   «С папой вдвоём»

Кто преграды не боится?

Кто к победе так стремится?

Кто сильнее всех на свете?

Кто быстрее всех на свете?

Это папы и их дети!

Для участия в конкурсе приглашаются папы и капитаны команд.

Папа держит в руках обруч. По сигналу папа должен катить обруч, а
ребёнок должен проскакивать в него с одной и с другой стороны. Добегаете до
отметки и меняетесь местами. Побеждает команда, которая справится быстрее и без
нарушений.

Ведущий: Дорогие зрители, предлагаю сыграть в игру “Доскажи
словечко”.

-Утром раньше поднимайся,

Прыгай, бегай, отжимайся.

Для здоровья, для порядка

Людям всем нужна…(зарядка).

-Кто делает по утрам зарядку?

Хочешь ты побить рекорд?

Так тебе поможет…(спорт).

-Кто занимается в спортивных секциях?

Ясным утром вдоль дороги

На траве блестит роса.

По дороге едут ноги

И бегут два колеса.

У загадки есть ответ:

Это мой…(велосипед)!

-Где можно ездить на велосипеде?

Кто на льду меня догонит?

Мы бежим вперегонки.

А несут меня не кони,

А блестящие…(коньки).

-Кто умеет кататься на коньках?

Чтоб большим спортсменом стать,

Нужно очень много знать.

Вам поможет здесь сноровка,

И, конечно, …(тренировка)

Кинешь в речку — он не тонет,

Бьешь о стенку — он не стонет,

Будешь оземь ты кидать,

Станет кверху он летать. (мяч)

Взял дубовых два бруска,

Два железных полозка.

На брусках набил я планки.

Где же снег? Готовы:.. (санки)

Ног от радости не чуя,

С горки снежной вниз лечу я.

Стал мне спорт родней и ближе.

Кто помог мне в этом?.. (лыжи).

Мчусь как пуля я вперед,

Лишь поскрипывает лед

И мелькают огоньки.

Кто несет меня? (коньки).

1. Есть, ребята, у меня

Два серебряных коня.

Езжу сразу на обоих

Что за кони у меня? (коньки)

2. Когда весна берет свое,

И ручейки бегут звеня,

Я прыгаю через нее,

А она — через меня. (скакалка)

3. Два березовых коня

По снегам несут меня.

Кони эти рыжи,

А зовут их… (лыжи)

4. Я из ладоней

В ладони лечу –

Смирно лежать

Я никак не хочу!

3 КОНКУРС: «Эстафета для команд»

1 этап: папа, зажав между коленями мяч, прыжками перемещается до
обруча, кладёт в него мяч и возвращается назад.

2 этап: мама бежит к обручу, берёт в нём скакалку, прыгая через
неё, возвращается назад.

3 этап: ребёнок прыгает через скакалку до обруча, кладёт скакалку
в обруч, забирает мяч и возвращается с мячом в команду.

3-й КОНКУРС. Эстафета «Папамамабиль». 

Представим себе, что вся семья пошла в многодневный поход. На пути
следования ребенок подвернул ногу. Ему необходима передышка. Задача участников
– на сцепленных руках перенести его на определенное расстояние и вернуть на
место. Это транспортное средство называется папамамабиль.

4-й КОНКУРС.  Конкурс пап. «Вкус победы» (этикетки
сделаны организаторами конкурса). Побеждает та команда, которая быстрее выпьет
напиток через коктейльную трубочку. 

5-й КОНКУРС. Эстафета «Перейди болото».

Пройти через болото может каждый!

Но как пройти, чтоб ног не замочить?

Весёлый смех, стремление к победе

Помогут вам и гарантируют успех!

Мы сейчас проверим, чья команда самая дружная, сплоченная. На
старте стоят у каждой команды 3 предмета (кубики и кегли), до финиша
расположены гигантские следы босых ног. Необходимо взять один предмет и прыгая
по следам, донести его до стойки, положить в корзину и также по следам
вернуться. Выигрывает та команда, которая перенесет  быстрее все
кубики.       

Команды
готовы! На старт! Внимание! Марш!

6-й КОНКУРС.  Эстафета «Пролезь в обруч» 

 Команда
строится в колонну в 6-ти метрах от средней линии. Через каждые три метра (по
всей длине зала) лежат малые обручи – всего 4, за последним обручем на лицевой
линии волейбольной площадки стоит ограничительная стойка. По сигналу
 участник под № 1 подбегает к первому обручу, пролезает в него и кладет
его на место, так же второй, третий и четвертый обручи, затем обегает
ограничительную стойку и по прямой возвращается обратно, передавая эстафету
следующему. Эстафета заканчивается, когда все участники выполнят задание.

Жюри подводит итоги.

Ведущий: Пока жюри подводит итоги я задам вопросы болельщикам

1) Какие спортивные игры с мячом знаете?

2) Как называют спортивного наставника?

3) Как называется начало и конец в беге?

4) Что является символом олимпийских игр? (5 колец)

5)  Талисман
Олимпийских игр в Москве? (медвежонок Миша)

Ведущий: Подошел к завершению наш спортивный праздник «Папа, мама,
я – спортивная семья». Поприветствуем еще раз наши дружные, спортивные семьи.
Они сегодня доказали, что самое главное в семье, это – взаимопонимание,
взаимопомощь, умение работать в команде и  радоваться всем вместе.

          Мы сегодня шутили, играли.

          Ещё ближе друг другу мы стали.

          Так почаще вы улыбайтесь

         И со спортом не расставайтесь!

Ведущий: Итак, жюри подвели итоги соревнования и готовы огласить
результаты. Слово предоставляется завучу школы Скулябиной П.А.

Ведущий: Всех благ вам в жизни и здоровья, богатства, мира и тепла.

                 
 Семья, согретая любовью, всегда надежна и крепка.

                 
 Чтоб ваш союз был в радость только,

                 
 Чтоб дети были возле вас,

                 
 Вам, дружным и спортивным скажем просто:

                 
 «Будьте здоровы, в добрый час!»

НАГРАЖДАЕТСЯ

семья_______________________________

за
 3  место

 в спортивном празднике

 «Мама,
папа, я – спортивная семья!»

Директор ГБОУ гимназии №42    
                
Хорунжая Т.В.

г. Санкт-Петербург, 2013

 Команды 1 «А» класса:

 Семья________________________ папа- __________________ мама-
__________________ сын/дочь- _________________

Чисталык-сәламәтлек
нигезе

Таң атып килә, тыныч музыка
уйный. Каланчада әтәч утыра.

Әтәч:
  Кикрикүк, кикрикүк,

           
  Яңа, кызык

           
  Эшләр күп.

           
  Уяныгыз иртүк,

           
  Кикрикүк, кикрикүк!

           
  Торыгыз, балалар,

           
   Тизрәк, тизрәк.

           
   Йә әле, карап карыйк

           
   Кайсыгыз җитезрәк.

           
   
Кикрикүк, кикрикүк!

‘Авырмас’ доктор керә.

   
  Билгеле бер тәртип белән яшәү безнең
өчен гаять мөһим: Ул нерв системасының һәм,
гомумән, бөтен организмның сәламәтлеге өчен
кирәк.

   
  Эш төрләре дөрес чиратлаштырылмаса төнге йокы
һәм саф һавада ял итү җитәрлек булмаса,
нерв системасы тиз йончый, кешенең эшкә сәләтлелеге
кими һәм, тора бара, төрле авырулар да барлыкка килергә
мөмкин.

   
 Сау-сәламәт булыйм дисәң һәр кеше
үзенең көндәлек тормышын булдырырга тиеш. Без аны
икенче төрле режим дибез. Режим ул — яту һәм тору вакытлары
төгәл билгеләнгән җитәрлек йокы,
дөрес туклану, билгеле бер вакытта дәрес әзерләү,
саф һавада ял итү, иҗади хезмәт, ирекле
шөгыльләр һәм гаиләгә булышу өчен
билгеле бер вакыт булу дигән сүз.

   
   Шәхси гигиена кагыйдәләрен
үтәү безнең сәламәтлекнең нигезе.
(Доктор чыга)

Шүрәле керә.

   
Балалар! Зинһар өчен мине коткарыгыз. Былтыр кысты! Былтыр! Шуннан
бирле бармакларым сызлыйлар, эчем авырта, башым чатный, түзәр
хәлем калмады. Әгәр мине терелтсәгез, Урман куелыкларында
йөрү өчен рөхсәт кәгазе бирер идем.
Урмандагы бер җан иясенә дә сезгә тияргә ирек
бирмәс идем. Тизрәк! Тизрәк! Тизрәк! Шүрәле
абзагызга сезнең ярдәм кирәк!

Балалар.

 
 Шүрәле дус, бердә кайгырма. Без сине ‘Авырмас’ докторга
күрсәтербез. Доктор! Доктор! (Доктор керә)

»Авырмас’ доктор.

 
 Ә… Сез чакырасыз икән, минем якын дусларым! Ни булды,
берәр бәла-каза бармы әллә?

Балалар.Шүрәле
дуска ярдәм кирәк, доктор. Аның бармаклары сызлый, эче, башы
авырта.

‘Авырмас’ доктор.

Яле, яле, карап карыйк. (Шүрәлене
урындыкка утырта, кулларын, тәннәрен карый.)

   Шүрәле дус! Соңгы
тапкыр син кайчан сабын белән юындың?

Шүрәле.

    Нинди сабын? Минем аны
күргәнем дә юк. Минем бит су белән дә юынганым
юк.

    Иртә торгач чыгып китәм,

    Юмыйм битем.

     Чөнки яратмыйм мин

     Суның үзен.

(Куян йөгереп керә һәм
шүрәлене үчекли.) Шүрәле гаепле кеше кебек башын
аска иеп тора.

Куян.

     Әптчи, чумадан

     Әби битен юмаган

     Әби битен юар иде,

     Комганда су булмаган;

     Комганда су булыр иде,

     Кызы суга бармаган.

     Кызы суга барыр иде,

     Көянтәсе булмаган,

     Көянтәсе булыр иде,

     Әтисе ясамаган;

     Әтисе ясар иде дә,

     Агачлары булмаган;

     Агачлары булыр иде,

     Лесник агач бирмәгән;

     Лесник агач бирер иде;

     Акчалары булмаган;

     Шуның өчен
әбекәй

     Битен юмый башлаган.

‘Авырмас’ доктор.

       Балалар!
Шүрәленең колак эчен карасагыз, бер пот балчык.

Шүрәле.

       Үзем күрмим ич,
күрмәгәч

       Булмый арчып.

‘Авырмас’ доктор.

      Әй, шүрәле,
шүрәле

      Сары ком төсле сап — сары

      Бөтен тешең.

Шүрәле.

      Юри алтын куйдыра ич

      Кайбер кеше.

‘Авырмас’ доктор
(ачуланып)

       Көне буе
йөрисең шулай

       Шаляй — валяй.

       Начар син, ялкау син,

       Шапшак син,
шүрәле.

   
   Кулларны, битләрне җентекләп һәм еш
юарга кирәк. Юылмаган кул авыру йоктыра. Бу инде махсус
тәҗрибәләр белән дә исбатланган. Чиста итеп
юылган кул тиресенә йогышлы эчәк авыруы тудыручы бактерияләр
таратканнар. Ун минуттан соң чиста тиредә
бактерияләрнең 85% үлеп беткән. Димәк, чиста тире
бактерияләргә үтергеч тәэсир итә торган
матдәләр бүлеп чыгара икән. Тирене чиста тоту
өчен сабын белән юынырга кирәк. Ул май бизләрен
һәм тирене йомшарта, аларны үле
күзәнәкләрдән арындыра.

   
  Йоклар алдыннан битне, муенны, кулларны һәм аякларны юарга,
иртән тәнне юеш сөлге белән ышкырга кирәк.

     
(Шүрәленең тырнакларын карый)

       Күр әле бу
тырнакларны. Шүрәленең тырнакларын гына карагыз. Балалар, ни
өчен тырнакларны кисәргә кирәк? Шүрәле
дуска әйтеп бирегез әле.

Балалар.

       Кул һәм аяк
тырнаклары — микроблар тупланган урын. Шуңа күрә, кул — аякны
әйбәтләп юарга, тырнакларны кисәргә кирәк.

‘Авырмас’ доктор.

      Ягез әле, балалар. Алып
килегез Былтырны. Чапсын әле балтасы белән
Шүрәленең тырнакларын.

Шүрәле. (Курыккан.
Ялвару тоны белән)
Юк, юк, юк… Былтыр кирәкми. Мин аннан
куркам.

Балалар.

     Курыкма, курыкма,
Шүрәле дус. Моннан соң син тырнакларыңны
үзең кисәрсең. Яхшы тыңла! Кул тырнаклары
дугасыман итеп, ә аяк бармакларыныкы туры итеп киселә. Моны онытма.

‘Авырмас’ доктор.

        Менә сиңа
сабын.

         Менә
сиңа кайчы.

(Зур кайчы макетын һәм сабынны
Шүрәлегә балалар илтеп бирәләр.

Гаилә турында шигырьләрЛәйсән СираевагаилэЛ.Ситдикова “Әти, әни
һәм мин”

Әти, әни
һәм мин –

Без бер тату гаилә.

Без өйдә
бергә булганда

Гел елмаясы килә.

Өчәү
генә булсак та без

Тормыштан ямь табабыз.

Безне өзелеп
сөяләр

Әби белән
бабабыз.

Без бик тату гаилә,

Безнең
өйдә бар да бар.

Сезгә ак
бәхетләр тели

Ләйлә, Илдар
һәм Динар.

Л.Бәдретдинова
“Безнең гаилә”

Безнең
гаиләдә дүрт кеше –

Әти, әни, мин,
энем.

Матур
яшәүнең бар сере,

Татулык дип мин уйлыйм.

Җир
йөзендә бар гаилә дә

Яшәсен иде тату.

Шул чагында булмас иде

Ятимлек ачысын тату.

Минем бүген бер
теләгем –

Гаиләмнең
бердәмлеге.

Бердәм гаилә,
тату гаилә –

Милләтнең
күркәмлеге.

Сәламәтлек теары

‘Бер, ике, өч, безнең кулда көч.’

Катнашалар:

‘Авырмас’ доктор.

Шүрәле.

Убырлы.

Су анасы.

Бүре.

Куян.

Әби.

Әхәт.

Хәйдәр.

Айдар.

Әтәч.

Балалар.

    Сәхнәнең бер ягы урман
күренеше, ә икенче ягы өй күренеше итеп
бизәлгән. Таң атып килә, тыныч музыка уйный. Каланчада
әтәч утыра.

Әтәч:   Кикрикүк, кикрикүк,

              Яңа,
кызык

              Эшләр
күп.

              Уяныгыз
иртүк,

              Кикрикүк,
кикрикүк!

              Торыгыз,
балалар,

             
 Тизрәк, тизрәк.

               Йә
әле, карап карыйк

               Кайсыгыз
җитезрәк.

             
 Кикрикүк, кикрикүк!

(Балалар гимнастика уйныйлар)

‘Авырмас’ доктор керә.

      Билгеле бер тәртип белән
яшәү безнең өчен гаять мөһим: Ул нерв
системасының һәм, гомумән, бөтен
организмның сәламәтлеге өчен кирәк.

      Эш төрләре дөрес
чиратлаштырылмаса төнге йокы һәм саф һавада ял
итү җитәрлек булмаса, нерв системасы тиз йончый,
кешенең эшкә сәләтлелеге кими һәм, тора
бара, төрле авырулар да барлыкка килергә мөмкин.

     Сау-сәламәт булыйм
дисәң һәр кеше үзенең көндәлек
тормышын булдырырга тиеш. Без аны икенче төрле режим дибез. Режим ул —
яту һәм тору вакытлары төгәл билгеләнгән
җитәрлек йокы, дөрес туклану, билгеле бер вакытта дәрес
әзерләү, саф һавада ял итү, иҗади
хезмәт, ирекле шөгыльләр һәм гаиләгә
булышу өчен билгеле бер вакыт булу дигән сүз.

       Шәхси гигиена
кагыйдәләрен үтәү безнең
сәламәтлекнең нигезе. (Доктор чыга)

        (Музыка ‘Җеннәр’)

Шүрәле керә.

    Балалар! Зинһар өчен мине коткарыгыз.
Былтыр кысты! Былтыр! Шуннан бирле бармакларым сызлыйлар, эчем авырта, башым
чатный, түзәр хәлем калмады. Әгәр мине
терелтсәгез, сезне күптөрле
һөнәрләргә өйрәтер идем. Урман
куелыкларында йөрү өчен рөхсәт кәгазе бирер
идем. Урмандагы бер җан иясенә дә сезгә тияргә
ирек бирмәс идем. Тизрәк! Тизрәк! Тизрәк!
Шүрәле абзагызга сезнең ярдәм кирәк!

Балалар.

   Шүрәле дус, бердә кайгырма. Без
сине ‘Авырмас’ докторга күрсәтербез. Доктор! Доктор! (Доктор
керә)

»Авырмас’ доктор.

   Ә… Сез чакырасыз икән, минем якын
дусларым! Ни булды, берәр бәла-каза бармы әллә?

Балалар.Шүрәле дуска ярдәм кирәк,
доктор. Аның бармаклары сызлый, эче, башы авырта.

‘Авырмас’ доктор.

Яле, яле, карап карыйк. (Шүрәлене урындыкка утырта,
кулларын, тәннәрен карый.)

   Шүрәле дус! Соңгы тапкыр син
кайчан сабын белән юындың?

Шүрәле.

    Нинди сабын? Минем аны күргәнем
дә юк. Минем бит су белән дә юынганым юк.

    Иртә торгач чыгып китәм,

    Юмыйм битем.

     Чөнки яратмыйм мин

     Суның үзен.

(Куян йөгереп керә һәм
шүрәлене үчекли.) Шүрәле гаепле кеше кебек башын
аска иеп тора.

Куян.

     Әптчи, чумадан

     Әби битен юмаган

     Әби битен юар иде,

     Комганда су булмаган;

     Комганда су булыр иде,

     Кызы суга бармаган.

     Кызы суга барыр иде,

     Көянтәсе булмаган,

     Көянтәсе булыр иде,

     Әтисе ясамаган;

     Әтисе ясар иде дә,

     Агачлары булмаган;

     Агачлары булыр иде,

     Лесник агач бирмәгән;

     Лесник агач бирер иде;

     Акчалары булмаган;

     Шуның өчен әбекәй

     Битен юмый башлаган.

‘Авырмас’ доктор.

       Балалар! Шүрәленең
колак эчен карасагыз, бер пот балчык.

Шүрәле.

       Үзем күрмим ич,
күрмәгәч

       Булмый арчып.

‘Авырмас’ доктор.

      Әй, шүрәле,
шүрәле

      Сары ком төсле сап — сары

      Бөтен тешең.

Шүрәле.

      Юри алтын куйдыра ич

      Кайбер кеше.

‘Авырмас’ доктор (ачуланып)

       Көне буе йөрисең
шулай

       Шаляй — валяй.

       Начар син, ялкау син,

       Шапшак син, шүрәле.

       Кулларны, битләрне
җентекләп һәм еш юарга кирәк. Юылмаган кул авыру
йоктыра. Бу инде махсус тәҗрибәләр белән дә
исбатланган. Чиста итеп юылган кул тиресенә йогышлы эчәк авыруы тудыручы
бактерияләр таратканнар. Ун минуттан соң чиста тиредә
бактерияләрнең 85% үлеп беткән. Димәк, чиста тире
бактерияләргә үтергеч тәэсир итә торган
матдәләр бүлеп чыгара икән. Тирене чиста тоту
өчен сабын белән юынырга кирәк. Ул май бизләрен
һәм тирене йомшарта, аларны үле
күзәнәкләрдән арындыра.

      Йоклар алдыннан битне, муенны, кулларны
һәм аякларны юарга, иртән тәнне юеш сөлге
белән ышкырга кирәк.

      (Шүрәленең тырнакларын
карый)

       Күр әле бу тырнакларны. Шүрәленең
тырнакларын гына карагыз. Балалар, ни өчен тырнакларны
кисәргә кирәк? Шүрәле дуска әйтеп бирегез
әле.

Балалар.

       Кул һәм аяк тырнаклары —
микроблар тупланган урын. Шуңа күрә, кул — аякны
әйбәтләп юарга, тырнакларны кисәргә кирәк.

‘Авырмас’ доктор.

      Ягез әле, балалар. Алып килегез
Былтырны. Чапсын әле балтасы белән Шүрәленең
тырнакларын.

Шүрәле. (Курыккан. Ялвару тоны белән) Юк, юк,
юк… Былтыр кирәкми. Мин аннан куркам.

Балалар.

     Курыкма, курыкма, Шүрәле дус.
Моннан соң син тырнакларыңны үзең кисәрсең.
Яхшы тыңла! Кул тырнаклары дугасыман итеп, ә аяк бармакларыныкы
туры итеп киселә. Моны онытма.

‘Авырмас’ доктор.

        Менә сиңа сабын.

         Менә сиңа кайчы.

(Зур кайчы макетын һәм сабынны
Шүрәлегә балалар илтеп бирәләр.

        Чистарынгач безнең янга
килерсең, бергәләп гимнастика ясарбыз.

(Шүрәле чыгып китә. Балалар аэробика
белән шөгыльләнәләр.)

    Музыка туктый. Өй эчендә әби
белән Әхәт. Әхәт өстәл янында
шарт-шорт чикләвек вата.

Әби.

     Тешләрең бик каралган

      Чистартыр идең, Әхәт.

Әхәт.

      Чистартмагач та рәхәт.

Әби.

       Каты әйберләр ватма,

       Тешең бозылыр,
Әхәт.

Әхәт.

       Шулай ваткач та рәхәт.
(Чикләвек вата)

(Өстәлдә бер савыт конфет, Әхәт
конфет ашый, әби өй җыештыра)

Әби.

       Конфетны күп ашама,

       Тешең бозылыр Әхәт.

Әхәт.

      Бозылса, бозылыр.

      Конфет ашагач рәхәт.

(Музыка. Балалар теш чистарту күренешен
сәхнәләштерәләр) Музыка тына. Сәхнә
буш. Әхәт керә. Яңагын яулык белән
бәйләгән.

Әхәт.

        Һай, тешем сызлавы

        Башымны бораулый,

        Бүредәй улыйм да

        Мәчедәй мыраулыйм.

        Ут капкан шикелле,

        Чабам да чабам мин.

         Тастымал ябам мин,

         Дарулар кабам мин.

(Тиешле хәрәкәтләр ясый)

        Гәүдәгә
ябыктым,

        Яңакка симердем…

        Ник, нигә шул хәтле

        Мин конфет кимердем?

        Сызлый да сызлый теш,

        Тынгы юк кич-иртән,

        Ашамас идем лә

        Конфетын һич
бүтән.  (Елый)

(‘Авырмас’ доктор белән балалар керә. Доктор
Әхәтнең тешләрен карый. Урындыкка утырта, тешен ала.)

‘Авырмас’ доктор.

      Балалар! Әхәт
көненә калмас өчен мин сезгә бер рецепт бирәм.
Сез аны укыгыз һәм һәрвакыт истә тотыгыз.

Балалар.  (1 бала рецептны кычкырып укый.)

1.   Ашаганнан соң һәрвакыт
авызыңны чайка.

2.   Иртә һәм кич тешләреңне
теш пастасы һәм теш щеткасы белән чистарт.

3.   Тешең авырта башласа, врачка күрен,
тешләреңнең череп беткәнен көтмә, запас
тешләр юк!

‘Авырмас’ доктор.

Балалар! Сезнең арада Әхәт кебекләр
юкмы?

(Балалардан җавап алына)

(Залдагы балалар җавап әйтә.)

(Музыка. Малайлар тәннәрен сөлге белән
ышкыйлар. Кызлар зур теш пастасы макетын алып чыгып бииләр, теш чистарту
күренешен сәхнәләштерәләр. Гимнастика
уйныйлар.)

Балалар. (Хор)

     Бит — кулларны юабыз

     Тешләрне тазартабыз

     Пөхтәлекне — чисталыкны

     Һәрвакыт яратабыз.

(Музыка туктый. Балалар өй эченә
күрсәтеп сөйлиләр. Ә анда Хәйдәр
караватта ята.)

1 бала.

Кем ул олы караватта

Кат — кат юрган ябынып ята?

2 бала.

Кем ул ята өч мендәрдә

Ә янында аш өстәлдә.

3 бала.

Менә тора иренеп кенә,

Менә юынырга килә,

Җылы су сорый елап,

Салкын судан ул туңа

Кем икән бу?

4 бала.

Ай — яй — яй,

Мөгаен, бер карт бабай…

5 бала.

Матур йортта яшәсә дә,

Ике бите ап — ак аның,

Кояш күрми үскән гөлдәй.

Кем икән бу?

Кем икән?

Әллә аыру микән?

6 бала.

Пальтосы көтә чөйдә,

Башлыгы көтә чөйдә,

Бар балалар тышта уйный,

Ә ул утыра өйдә.

7 бала.

Ә ул утыра өйдә

Туңып калтырап тора.

Хәйдәр.

Тәрәзәдән салкын керә,

Ачмагыз!

7 бала.

—        дип кычкыра.

8 бала.

Ашарына бәлеш кирәк,

Бәлеш кирәк, коймак кирәк.

Хәйдәр.

Бәлеш, коймак булмаса,

 Юк, ашамыйм алайса.

9 бала.

Эшләмичә тирләгән,

Авырмыйча чирләгән

Иркәлектән ни алган?

(Хор) Җебегән булып калган.

10 бала.

Кем соң ул? Һәм нилектән йөри киез
итектән?

Балалар сез белмисезме?

(Залдан җавап алына.)

11 бала.

Мин беләм, мин беләм. Бу бит Хәйдәр.

Хәйдәр  һаман өйдә
генә,

Киемнәре чөйдә генә

Чыкса, чыга салмак атлап,

Күзгә хәтле битен каплап.

Өстенә дә кат — кат кия

Юкса, хәзер салкын тия.

(Бик калын киенеп Хәйдәр чыга.)

12 бала.

Мех бияләй кидергәннәр,

Кулы туңмасын дигәннәр

Салкын тия күрмәсен

Һәм грипптан үлмәсен!

(Айдар чыга. Җиңел, ләкин җылы итеп
киенгән. Ул төрле уен хәрәкәтләр ясый.)

13 бала.

Айдар исә гел урамда

Шаяра ул, кар ата ул,

Йөгерергә ярата ул

Бияләй дә кайчак кими.

Айдар.

Салкын курка, миңа тими.

(Айдар каршына Хәйдәр килә.)

Хәйдәр.

Йөр әле, йөр, катарсың син,

Чирләп өйдә ятарсың син.

(Айдар белән Хәйдәр чыгып китәләр)

14 бала.

Иртәгесен йорт каршына

Килде выжлап ак машина.

Керде врач, халат кигән

(‘Авырмас’ доктор өй эченә керә.
Хәйдәрне тыңлап карый, дарулар бирә, температурасын
үлчи һ.б.)

Һм… м.

Хәйдәргә салкын тигән.

(Музыка. Малайлар төрле хәрәкәтләр
ясый. Кызлар обруч әйләндерәләр. ‘Җеннәр’
музыкасы уйный, Убырлы белән Шүрәле керәләр.)

Шүрәле.

Әй…, бу куе кара урманның Убырлы карчыгы,
җен — пәриләре, шүрәлеләр ыруы!

      Минем якын дусларым — җитез, акыллы,
уңган, зирәк, тапкыр,  бу малайлар һәм кызлар мине
терелттеләр, карагыз минем бармакларымны нинди матурлар (кулларын
күрсәтеп чыга), тырнакларны кисүгә алар сызламый
башладылар, сабын белән көндә юынгач мин
сихәтләндем. Шуңа күрә бу малайлар
һәм кызларга берегез дә кагыласы, куркытасы,
өркетәсе түгел!

       Алар безнең  урманда
 туйганчы , рәхәтләнеп , көн  буе
 йөрсеннәр , саф һаваны  туйганчы  суласыннар
. Урман  ала-нында , саф һавада , палатка  корып  яшәсеннәр
! Бүгеннән башлап  бер Убырлы карчык гаиләсе дә,
Җен — пәри ырулары да Шүрәлеләр кабиләсе
дә ул малайларга һәм кызларга чәнти бармаклары белән
кагылырга да хокуксыз!

      Ишетегез, бу боерыкны үтәгез!

                 
                 
 ‘Шүрәле абзагыз’.

Убырлы.

      Эһем-эһем. Мин дә
Шүрәле белән килергә уйладым әле. Доктор!
Үземнең бөкремне ничек бетерү, яшәрү
турында уйланам. Менә шушындый буласым килә. (Кызга
күрсәтә)

‘Авырмас’ доктор.

      Теләк булганда моны
эшләргә була. Әйдә безнең белән зарядкага
басыгыз. Сәламәтлек өчен көрәш —
һәркем һәм бөтен халык эше.
Сәламәтлек — зур байлык ул. Атаклы немец шагыйре Г.Гейне
сәламәтлек турында: ‘Мин белгән бердәнбер матурлык — ул
сәламәтлек’ — дип язган. Сәламәтлек байлык та, матурлык
та, бәхет тә.

(Убырлы уртада, зарядка ясыйлар, бииләр.)

Су анасы керә.

Су анасы.

 Кыю       тавышыгызны

Ерактан ук ишеттем.

Якыннан танышырга —

Килергә карар иттем.

Саумысез, балалар

Юкмы сезнең арада

Минем таракны урлаучы?

(Балалар. Юк, юк безнең арада кеше әйберенә тиюче.)

Әгәр алай икән

Кирәк булыр иде миңа

Бераз күңел ачасы

Үпкәләмәс булсагыз

Тупас шаяра диеп,

Бер — икегезне су кертик,

Аннан алырбыз биеп.

‘Авырмас’ доктор.

Әйе, дуслар. Су анасы хаклы. Иң яхшы чыныгу чарасы —
су. Физик күнегүләр белән
шөгыльләнгәч һәм иртәнге гимнастикадан
соң, юеш сөлге белән сөртенеп, суны баштан коеп, яки су
коенып чыныгырга мөмкин. Башта 30-32 градустагы җылымсарак су
белән сөртенергә кирәк. Һава температурасы 18-20
градус булырга тиеш. Аннан соң суның температурасы көн саен
бер градуска киметелә һәм 16-18 градуска
җиткерелә. Юеш сөлге белән сөртенгәч, коры
сөлге белән тәнне кызыллык барлыкка килгәнче ышкыйлар.

Шүрәле.

     Кызык икән, мин әле боларны
белми идем.

‘Авырмас’ доктор.

      Суны баштан койганда 32-33 градус
җылылыктагы судан башлыйлар һәм әкренләп плюс 20
градуска җиткерәләр. Процедура башта 30 секунд, ә
берничә көннән соң 2-3 минут чамасы дәвам
итә.

Су анасы.

     Балаларга кайчан су коена башларга була? Мин
инде аларны сагындым.

‘Авырмас’ доктор.

                 
Һаваның һәм суның җылылыгы 22 градус
булганда су коена башларга киңәш ителә. Башта суда 3-4 минут
торырга, аннан соң 12-15 минутка җиткерергә мөмкин.
Ләкин күнегүләрдән  соң ук суга
керергә ашыгырга ярамый, башта ял итәргә кирәк.

Убырлы.

Бәлки, су кермәбез дә?!

Бәлки, биербез генә?!

Су анасы.

Минем кебек сылу буласыгыз килсә.

Кайсыгыз батыррак,

Йә, килегез тиз генә.

(Бер-ике бала Су анасы белән суга сикерә, ә
Шүрәле белән убырлыны ‘Авырмас’ доктор тотып суга ташлый .
Барысы да ярга чыгалар.

‘Авырмас’ доктор.

Менә хәзер инде биесәгез дә була. (Бию.)
 

Су анасы.

Балалар!

Рәхмәт, күңелле яшисез.

Хәзер бәйрәмне ташлап

Миңа китәргә вакыт

Ялыгыз күңелле узсын

Тәнгә күп көч туплагыз.

Кояшта кызыныгыз,

Көмеш суда чумыгыз.

Йөзегез, уйнагыз, шаярудан туймагыз!

Балалар.

Рәхмәт яхшы сүзеңә Су анасы. Сау
бул, юлларың уң булсын.

(Су анасын озаталар, балалар чыгып китә, сәхнә
буш . Бүре керә. Тәмәке тарта, йөткерә,
төкерә, эчен тота, улый.)

Куян керә, үчекли.

Куян.

     Тәмәкече, тәмәкече

      Нинди мескен күрче:

Йөзе агарган,

Күзе акайган;

Урамнан бара,

Үзе йөткерә

Атлаган саен

Үзе төкерә.

 Бүре. (ялына)

Куянкаем исәнме?

Бәләкәчләр үсәме?

Сүз бирәм бүреләрчә-

Бүгеннән үк төзәләм.

Тәмәкене кабызмыйм

Селәгәйне агызмыйм.

Ярдәм ит, доктор белән таныштыр.

( Балалар һәм доктор керә)

Доктор бүрене тыңлый, рецепт язып бирә
һәм зарядкага басарга куша.

‘Авырмас’ доктор.

Бер, ике, өч, безнең кулда көч.

(Хор) Бер, ике, өч, безнең кулда көч.

Тешләрем тазарсын,

(Хор) Тешләрем тазарсын,

Кулларым агарсын,

(Хор) Битләрем аллансын.

Авызым елмайсын,

(Хор) Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

(Хор) Колагым тыңласын,

Күзләрем күрсеннәр

(Хор) Күзләрем күрсеннәр

Аяклар йөрсеннәр

(Хор) Аяклар йөрсенннәр

( Зарядка ясыйлар)

Бер, ике, өч, дүрт

Бездә закон нык:

(Хор) Шапшакларга урын юк.

Кем яши белә сәгатен белеп,

Уятмый аны берәү дә килеп,

Ятмас иренеп, ул үзе торыр,

Зарядка ясар, урынын җыяр.

Бит — кулын юар, вакытында ашар,

Портфелен барлап, киенә башлар  

Звонок булганчы, мәктәпкә килер

Мондый балалар дәресен дә белер!

Бер, ике, өч, безнең кулда көч!

(Хор кабатлый)

1 бала.

Иренмим мин беркайчан да,

Иртән торып басам да

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Хор.

Бер —  ике — өч! Бер — ике — өч!

Сулыйм да иркен итеп

Күкрәк киереп атлап китәм,

Кулны канаттай җилпеп.

2 бала.

Курыкмыйм мин, берәүдән дә,

Томаудан да, чирдән дә

Туңып чыкмыйм, кызып чыгам

Салкын суга кергәндә.

Хор.

Бер — ике — өч! Бер — ике — өч!

Нык басып атлап киләм.

Кемнәр тели чыныгырга

Әйдәгез безнең белән.

(Зарядка ясап чыгып китәләр)

Спортны бик яратам
мин!  (Шигапова Н.Н.)

-“Кем син?”дисезме мине,

Белмисезме? Кит инде….

Мин-Чилчә
авылыннан булган

Кәттә егет бит
и
нде!

Җәй көне
мин су коенам

Велосипедта элдерәм.

Ә кышын
кәшәкә тотып

Тимераякта
йөгерәм.

Спортны бик яратам мин

Тәртипне дә онытмыйм.

Боз өстендә
шуган чакта

Балык тотып утырмыйм.

Ант
:(
таратыла)

Ярышларда
уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә

Ант итәбез!

Команда
намусын һәм ышанычын акларга.

 Ант итәбез!

Тизрәк,
биегрәк,көчлерәк дигән Олимпия девизын
төгәл үтәргә 

Ант итәбез!

Ярышларда
бер-береңне хөрмәт итәргә 
,җиңелгән очракта еламаска

Ант итәбез!

Скачано с www.znanio.ru

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

Максат: Укучыларны сәламәт яшәү принциплары белән таныштыру,таза-сәламәт яшәү

өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәнен төшендерү, мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны арттыру, спорт белән кызыксыну уяту, балаларның мөстәкыйльлеген, сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Компьютер,проектор, презентация, карточкалар

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше. Исәнмесез,укучылар!

Әйтегез әле, укучылар, мин хәзер нишләдем? (исәнләштегез)

-Ә “исәнмесез” дигән сүз нәрсәне аңлата? (сәламәтлек теләүне аңлата)

-Әйе, без бер-беребез белән очрашсак та, бәйрәм белән тәбрик итсәк тә бер-беребезгә сәламәтлек телибез.

— Нәрсә соң ул сәламәт булу?

— Сәламәт булу – ул сиңа яхшы булу;

— Сәламәт булу – ул кешегә тыныч һәм рәхәт булу;

— Сәламәт булу –ул син авырмыйсың һәм сине берни дә борчымый дигән сүз.

— Сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк соң? (фикерләр тыңлана).

Безнең бүгенге класс сәгатебез “Сәламәтлек иленә сәяхәт”дип атала. (Слайд 1)

— Нәрсә соң ул сәламәтлек? (укучыларның җаваплары)

Дөрес, укучылар. Сәламәтлекнең төп факторлары ул — хәрәкәт, дөрес туклану, көндәлек режим һәм чыныгу. Моның чыннан да шулай икәненә без бүген төшенербез. (Слайд 2)

-Ә хәзер әйдәгез, сәяхәткә кузгалыйк. Сәяхәткә нинди транспорт белән барырбыз соң?

-Җәяү йөрү сәламәтлек өчен файдалы бит, җәяү генә барыйк.

Сезгә җәяүләп атларга күңелсез булмасын өчен бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр, шигырь юллары әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез “Мин”дип әйтерсез, килешмисез икән дәшмисез инде.

А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?

Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?

В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?

Г) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?

Д) Кем иртән һәм кичен тешләрен чистарта?

Е) Кем җиләк- җимеш, яшелчәләр ашарга ярата?

1 тукталыш. Дөрес туклану.

Беренче тукталыш — “Дөрес туклану”. Без бу тукталышта туклану кагыйдәләрен искә төшерербез.

Сезнең парталарыгызда карточкалар. Аларда туклану кагыйдәләре язылган, тик анда барысыда дөрес микән? Укып чыгыгыз да дөрес булмаганнарын сызыгыз.

* татлы ризыкларны күп куллан

* артыгын ашама

* тозлы, майлы, баллы әйберләрне чамалап куллан

* азыкны яхшылап чәйнә

* кабаланып аша

* баллы газлы эчемлекләрне күп итеп эч

* ризыкны төрләндерү (карточкаларны анализлау)

Нәтиҗә: дөрес туклану бик күп кенә авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

2 тукталыш. Хәрәкәттә — бәрәкәт.

— Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы тыңлана,).

— Дөрес, укучылар. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз.

Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Әнә керә көч һәм дәрт!

Тәнгә – сихәт, җанга –рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

3 тукталыш. Көндәлек режим.

Әйдәгез, укучылар, көндәлек режимны искә төшереп китик әле.

Нәтиҗә: вакытында йоклау, вакытында ашау, вакытында уйнау, дәрес хәзерләү сәламәтлек өчен бик кирәкле.

Алда “Шәхси гигиена” тукталышы.

Бу тукталышта чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз.

4 тукталыш. Шәхси гигиена.

Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.(теш щеткасы)

Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын)

Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була? Әйтеп кал. (теш пастасы)

Кирәк булам мунчада, минем исемем… ( мунчала)

Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге)

Балалар, әйтегез әле, тешләрне ничек чистартырга кирәк, кем күрсәтә ала.

Әйе, сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтару бик авыр. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе.

1 нче укучы: 2 нче укучы:

Иртә белән торабыз, Аш алдыннан һәрвакыт

Битебезне юабыз, Кулыбызны юабыз.

Сабын белән юынгачтын Чиста итеп, пөхтә булып,

Бигрәк матур булабыз. Ашарга утырабыз.

3 нче укучы: 4 нче укучы:

Иртәсен дә һәм кичен дә Иренмим беркайчан да:

Тешләрне чистартабыз. Иртән торып басам да,

Җемелдәп, ялтырап тора Физзарядка ясый башлыйм

Таза, нык тешләребез. Тәрәзәмне ачам да.

— Алдагы тукталышта организмны чыныктыру турында сөйләшербез. (һава, су, кояш белән чыныгу турында укучылар фикере тыңлана). Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк.

5 тукталыш. Чыныгу.

1. Битне салкын су белән юу.

2 Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку

3. Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу.

4. Гәүдәгә салкын су кою.

5. Күлдә, елгада коену.

Йомгаклау.

Балалар без бүген күп нәрсәләр белән таныштык. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә- саулык, сәламәтлек. Әйдәгез, төп кагыйдәләрне тагын бер кабат искә төшереп алыйк.

Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

        Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган,гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше.

       Сәламәт яшәү рәвешен түбәндәге өлешләргә бүлеп карарга мөмкин:

  • -Дөрес туклану;
  • -Хәрәкәт активлыгы;
  • -Чыныгу;
  • -Көндәлек режимны саклау;
  • -Гигиена кагыйдәләрен үтәү;
  • -Зарарлы гадәтләрдән баш тарту;
  • Тулырак мәгълүматны түбәндәрәк укыгыз:

        Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, көч, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы, стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора. Үз-үзеңне саклау – яшәешнең беренче кануны.

        Билгеле булганча, яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.

Дөрес туклануга төп таләпләр:

  • -Көнлек энергия чыгымнарын тулыландыру;
  • -Аксым, май, углевод, витаминнарга бай ризыклар ашау;
  • -Үзең теләгән ризыклар белән туклану;
  • -Ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул итәргә;
  • -Тиешенчә эшкәртеп, юып, бозылмаган, куллану вакыты чыкмаган ризыклар гына ашарга.

    Соңгы вакытта балаларыбыз сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы ризыклар, аларның агрессив рекламасы белән еш очраша. Газлы эчемлекләр, ролтон, кириешки, чипсыларның беренче корбаннары — балалар. Кызганычка каршы, балаларның күпчелеге сәламәтлек өчен файдасыз чипсы, пицца кебек продуктларны хуп күрә. Ә бу исә үз чиратында бала организымының авыруларга каршы тору сәләтен киметә. Сыйфатсыз, зыянлы продуктлар белән туклану төрле чирләр китереп чыгара. Шуңа ата-анага балаларының туклануын мәктәптә генә түгел, өйдә дә ныклы контрольдә тоту зарур.

      Сәламәт яшәү рәвеше булдыруда тагын бер отышлы ысул – физик күнегүләр. Физкультура, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, үзеңнең организмыңны чыныктыру, зарядка ясау, күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә. Ә менә иртә белән йокыдан аз гына иртәрәк торып берничә күнегү ясарга  вакытыбыз юк, иренәбез.  Физкультура белән  шөгыльләнүне без “аннары”га калдырырга яратабыз, ягъни иртәме-соңмы физик күнегүләр эшли башлармын әле дибез. Ә кайвакыт инде соң була. Шуңа күрә үзеңнең сәламәтлегеңә тиешле, ныклы караш тәрбияләүне кече яшьтән тәрбияләргә кирәк. Моның өчен әти-әниләр үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш.

       Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы – сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтаруның бик авыр, еш кына уңышсыз эш икәнен балаларга кече яшьтән хәреф танырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк. Бу катлаулы эшне намуслы итеп башкару – гаиләнең һәм мәктәпнең уртак төп максаты.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сэламэт тэндэ сэламэт акыл сценарий
  • Сырные бега праздник
  • Сырной неделей называют праздник
  • Сырная вечеринка сценарий
  • Сырласайы? же?еше сценарий