Серле сандык сценарий

Cкачать: Сценарий открытого интегрированного занятия на татарском языке на тему: "Серле сандык"

Мәктәпкәчә белем бирү
муниципаль бюджет учреждениясе

Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы

Азнакай шәһәре «Компенсацияләндерү төрендәге

14 нче «Родничок» балалар бакчасы

АЧЫК  ШОГЫЛЬ-ПРАКТИКУМ.

« СЕРЛЕ САНДЫК».

                                           Олкэннэр торкеме

тэрбиячелэре

                                                                 
                                Равилова
А.Р.                                                                                              
эш
тэжрибэсеннэн
.

АЗНАКАЙ, 2017 ЕЛ.

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата
кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту;
жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган
илгэ, татар миллэтенэ карата мэхэббэт хисе тэрбиялэргэ.

Жиhазлау: борынгы татар йорты кебек бизэлгэн, чигуле
мендэр, чиккэн солгелэр; бер почмакта самовар
hэм татар халкынын чэй
ашлары.

Балалар залга музыка
астында керэлэр.

Алып баручы: Балалар, безгэ буген бик куп кунаклар
килгэннэр, эйдэгез эле кунаклар белэн бергэлэп исэнлэшик.

Балалар: Исэнмесез.

Алып баручы: Хэерле иртэ алсу таннарга,

                          
Хэерле иртэ зифа талларга,

                          
Хэерле иртэ зэнгэр суларга,

                          
Хэерле иртэ назлы жилемэ,

                          
Хэерле иртэ туган жиремэ.

Музыка янгырый,
жырдан озек башкарыла:

                        
Идел ярларына нурлар сибеп.

                        
Матур итеп ата бездэ тан

                        
Тан шикелле якты туган илем

                        
Бэхет биргэн жирем Татарстан.

                                              
( Г. Зэйнэшева суз.).

Алып баручы: Балалар, бу жырда нэрсэ турында суз бара.

Балалар: Татарстан турында.

Алып баручы: Дорес, балалар. Бу жыр безнен республикабыз
Татарстан турында. Димэк, без кайсы республикада яшибез икэн?

Балалар: Татарстан республикасында яшибез.

Алып баручы: Татарстан республикасы баш каласынын исеме
ничек?

Балалар: Казан шэhэре.

Алып баручы: Без нинди шэhэрдэ яшибез?

Балалар: Азнакай шэhэрендэ.

Алып баручы: Безнен балалар бакчасынын исеме ничек эле?

Балалар: «Аккош» балалар бакчасы.

Алып баручы: Без сезнен белэн бакчада нэрсэлэргэ ойрэнэбез?

Балалар: ( Нэрсэгэ ойрэнгэннэрен саныйлар).

Алып баручы:Эйе, балалар без сезнен белэн бакчада рэсем
ясыйбыз, саныйбыз, , татар халкынын милли биюлэрен, татар халкынын  жырларын ойрэнэбез.Эйдэгез
эле татар халкынын бер жырын жырлыйк.

 Жыр: « Кугэрчен
горлидер».

Алып баручы: Безнен Татарстан республикасы куп миллэтле
республика.

Анда руслар, марилар,чуашлар…яши,
лэкин республикабызнын топ халкын татарлар тэшкил итэ. Безнен туган телебез
нинди тел?

Балалар: Татарлар.

1 бала: Ин изге
хислэремне мин

             Туган
телдэ анлатам,

             Шуна
курэ туган телне

            
Хормэтлим мин яратам.

2 бала: Туган телем
минем татар теле

            Минем
очен бу тел кадерле .

           
Борынгыдан килгэн йолалары

           
Гореф-гадэтлэре бик серле.

Алып баручы: Шигырьдэ эйтелгэнчэ, безнен татар халкынын
гореф-гадэтлэре бик серле, анын
vзенен йолалары, жырлары, биюлэре, милли
киемнэре бар.

Мин сезгэ бvген
«Серле сандык» алып килдем.Бу сандык уз эченэ бик к
vп
хэзинэне туплаган.

             Эбиемнен
матур сандыгы

             Нинди
серлэр саклый икэн ул?

             Гомер
буе жыйган хэзинэме

             Эллэ
инде кунел бизэгеме,

             Нинди
серлэр саклый икэн ул?

 Эйдэгез, ачып карыйк
эле сандыкны, нинди серлэр саклый икэн ул (сандыкны ача, т
vбэтэй ала).

Алып баручы: Балалар, нэрсэ бу?

Балалар: Тvбэтэй.

Алып баручы: Тvбэтэйне кемнэр кия балалар?

Балалар: Этилэр, бабайлар, малайлар.

Алып баручы: Тvбэтэй, матур итеп сэйлэннэр белэн бизэлгэн,
аны кич утырып борынгы эбилэребез, чиг
v жеплэре белэн дэ бизэгэннэр. Рузалин

тvбэтэй
турында шигырен сойлэп к
vрсэтсен эле безгэ.

Рузалин:    Энием туган конемэ

                    Бvлэк
итте т
vбэтэй

                   
Шундый матур т
vбэтэем

                    Vзем
кебек бэлэкэй

                   
Энием ак сэйлэн белэн

                   
Чиккэн яшел бэрхетне

                   
Бар т
vбэмдэ тvбэтэем

                   
Мин б
vген бик бэхетле.

Алып баручы: Без сезнен белэн тvбэтэй
турында жыр да белэбез, жырлап к
vрсэтик эле бу жырны.

Жыр: « Тvбэтэй».

Алып баручы: Тагын нэрсэлэр бар икэн сандыкта, ачып карыйк
эле(к
vлмэк ала). Бу нэрсэ балалар?

Балалар: Кvлмэк.

Алып баручы: Бик дорес, балалар.Бу татар хатын- кызларынын
милли к
vлмэге. Ул матур итеп, бэбэй итэклэп тегелгэн, безнен
кызларнын остендэ дэ татар халкынын милли к
vлмэге.

Алып баручы: Серле сандыкны ачып карауны дэвам итэбез
(сандыктан ашъяулык ала). Бу балалар, ашъяулык, аны остэл остенэ жэялэр,
менэ ничек

таушалган ул, чонки
бик борынгыдан килгэн истэлек бу.

Алып баручы: (серле сандыктан калфак ала). Бу нэрсэ,
балалар?

Балалар: калфак.

Алып баручы: Кемнэрнен баш киеме ул?

Балалар: Эбилэр, энилэр, кызларнын баш киеме.

Алып баручы: Калфакны энже-мэржэннэр белэн бизэгэннэр,
чиккэннэр. Милана шигырен сойлэп к
vрсэтсен эле.

Милана:  Дэv энием энже калфак

                  Бvлэк
итте
vземэ,

                 
Энже калфак
vзе ап-ак

                  Бик
килешэ йоземэ

                 
Калфагымнын матурлыгын

                  hэммэсе
дэ к
vрсеннэр

                 
Энже калфак кигэн кыз ул

                  Татар
кызы дисеннэр.

Парлы татар биюе
«Талы, талы».

Алып баручы: Серле сандыкны тагын ачыйк эле, бэлки тагын
нэрсэдэ булса бардыр( сандыктан алъяпкыч ала). Нэрсэ бу балалар?

Балалар: алъяпкыч.

Алып баручы: Алъяпкычны кемнэр кия?

Балалар: Кызлар, апалар киялэр.

Алып баручы: (алъяпкычны кvрсэтеп). Балалар,
алъяпкыч матур тосле чиг
v жеплэре белэн бизэлгэн, шулай ук кул белэн
эшлэнгэн, аны хэзерге вакытта да к
vлмэк остеннэн киялэр, сэхнэлэрдэ, бэйрэмнэрдэ
киеп чыгыш ясыйлар,биилэр, жырлыйлар. Б
vген безнен кызлар да матур чигvле
алъяпкычлар кигэннэр.

Алып баручы: ( сандыктан алкалар, белэзеклэр, тоймэлэр
ала).

Бу эйберлэр бизэнv
эйберлэре, алканы барыбыз да белэ. Э менэ бу эйберлэр белэзеклэр.
Алар матур итеп ч
vкеп бизэлгэн, аны хатын-кызлар кулга кигэннэр. Чулпыларны
к
vрсэтик, чулпыларны эбилэребез чэчлэренэ куйганнар,
чэчлэрен
vргэннэр.

Айгол: Чын-чын итеп чынлыйлар

             
Толымнарда чулпылар.

              Ин
башына хэтле тошкэн

              Матур
комеш алкалар

Алып баручы: Бу бизэнv эйберлэрен киеп, эбилэребез кичке жырлы-биюле
кичке уеннарга йоргэннэр.

Жырлы-бию «
Уфа-Чилэбе».

Алып баручы: Сандыкны карауны дэвам итэбез (сандыктан солге
ала). Балалар, бу нэрсэ?

Балалар: Солге.

Алып баручы: Бик дорес, балалар, бу чигvле
солге. Борынгы эбилэр аларны
vз куллары белэн чиккэннэр. Аны матурлык очен
ой т
vренэ элгэннэр, сабантуйда батырларга бvлэк
иткэннэр.

                Солге
чигэм асыл жеплэр белэн

                Йорэк
хисен салып бу жырга.

               
Насыйп булса иде бу б
vлэгем

               
Мэйданнарда жингэн батырга.

Бер бала: Солгелэрем, сезгэ салынган бит

                 
Эбиемнен к
vнел бизэге

                 
Тырышып суккан, юган, эрлэгэн ул.

                  Yзе
булган авыл г
vзэле,

                 
Солгелэрем, ин кадерле б
vлэк

                  Ул
хэзинэ булып к
vченэ

                  
Мина алар бэхет тели диеп,

                 
Алып куйдым ойнен т
vренэ.

Жыр: « Солге».

Алып баручы: Э хэзер балалар, сандыкны япсак та була инде.
Без сезнен белэн «Серле сандыкнын»
vз эченэ нинди хэзинэлэр туплаганын карап
киттек.

Татар халкында бер
эйтем бар: «Ипи булса- жыр да була»- дигэн.

Альмир: Юмарт синен жирен Татарстан,

                 Илгэ
байлык ости кырларын

                
Унышларын якты табыннарга,

                 Алып
килэ шатлык жырларын.

Алып баручы: Безнен татар халкы бик кунакчыл халык, шулай
ук ул аш –суга да бик оста. Без сезнен белэн хэзер дэ бик яратып ашый торган
татар халкынын камыр ашлары борынгыдан ук килгэн икэн. Нинди ризыклар эле

алар?

Балалар: Бэлеш, кыстыбый, очпочмак, кош теле, чэкчэк
пэм башкалар.

Жыр: « Кунаклар».

Алып баручы: Балалар, сез бик матур жырлар жырладыгыз,
биедегез.

Э хэзер , татар
халкынын камыр ашы чэкчэк белэн сыйланыгыз. Балалар бершэр чэкчэк алалар. Э
калган чэкчэк белэн безнен кунакларыбыз сыйланыр. Балалар музыка астында чыгып
китэлэр.

Әбиемнең серле сандыгы.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу чарасы

Бәйрәмнең максаты:

Күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрнең исемнәрен (бала итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак) хәтерләрендә калдыру. Шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү. Нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү.Татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эшләр: Музейга экскурсиягә бару; сандык һәм андагы әйберләр белән танышу; шигырьләр, уеннар, биюләр, мәкальләр өйрәнү.

Материал: Өй күренеше, чиккән әйберләр, каба, сандык, өстәлдә самовар, татар халык ашлары.

Чара барышы:

Алып баручы берничә бала белән (балалар татар киемнәреннән) залга керә. (Башка балалар алдан кереп утыралар).

А.б: Исәнмесез,хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген сезнең белән үткән көннәргә, әби-бабаларыбызның яшь вакытларына сәяхәткә барырбыз. Бүгенге бәйрәмебезнең исеме дә “Әбиемнең серле сандыгы” дип атала. Элеке вакытларда һәр өйнең күрке булып, аны бизәп сандык торган.

Әбиемнең серле сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме.

Нинди серләр саклый икән ул?

А.б: Балалар, әйдәгез, без сезнең белән бүген авылга, Әсмабикә  әби янына барып кайтабыз. Хәлен дә белербез,әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз. Барасыгыз киләме?(….) Балалар, ә безнең барасы җиребез бик ерак. Бәлки нинди дә булса транспорт белән барырбыз? (Балалар җаваплары) Ә менә безнең әби-бабаларыбыз элекке заманнарда,ерак җирләргә ат белән барганнар. Атны матур итеп бизәгәннәр, муенына кыңгыраулар тагып, дагасын чиккән сөлгеләр белән ураганнар. Әйдәгез,без дә бүген авылга атка утырып кайтыйк. (Бизәлгән ат дугасын бер малайга биреп, ул аны өскә күтәреп тота, җилкәсенә дилбегә киертә һәм бер малай дилбегәне тота.) Гармунны да үзебез белән алыйк, күңеллерәк булыр.

— Әйдә, Гаяз , сыздыр тальяныңны

Җилкендереп күңел кылларын

Ешрак менсен тальян сәхнәләргә,

Онытылмасын аның моңнары!

(Әкрен генә тальян гармун тавышы яңгырый)

А.б: Менә килеп тә җиттек. Балалар, карагыз әле, авыл өйләре нинди матур. Халкыбыз элек-электән матур итеп йортларын бизәгән. Шакып карыйк әле. Өйдә кеше бармы? Керергә мөмкинме? (Шакыйлар. Эндәшүче юк. Тагын шакыйлар.)

Әби: Бәрәкәт, балалар килгән икән бит.

Әдилә: Исәнмесез-саумысыз,

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый, шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз? (Алып баручы кул биреп әби белән исәнләшә.)

Әби.   Исәнмесез, балакайларым,
           Минем матур алмаларым,

            Зур кызларым,зур улларым!

            Иң кадерле күз нурларым!

А.б: Исәнме, Әсмабикә  әби. Исән-сау гына яшәп ятасыңмы?

Әби: Аллага шөкер, кызым, рәхмәт! Керегез, керегез, түрдән узыгыз! (Балалар кереп урындыкларга утыралар)

А.б: Балалар, әйдәгез без әбигә җыр җырлап күрсәтик.

“Әссәләмәгаләйкем”

Әби. И-и, бар иде безнең дә сезнең кебек яшь чаклар.Без дә сезнең кебек бик матур итеп җырлый идек, бии идек, уйный идек. Сезне күргәч, кабат яшьлегемә кайткандай булдым.

А.б: Балалар, бу безнең әбинең өе. Бу өйнең бизәкләрендә күңел нуры, җитез кулларның осталыгы күренә. Балалар, карагыз әле, өйнең түрендә ямь биреп сандык тора.

Ләйлә: Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы….

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Кәрим: Әбиемнең серле сандыгы

Кызыктыра безне күптәннән

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Әминә: Әбиемнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: Әйе, сандыкта халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Минем сандык гади сандык кына түгел бит, тылсымлы сандык, анда минем бабагыз белән яшь чагым  саклана. Ул сандыкны болай гына ачып булмый әле. Сез мәкальләр беләсезме соң? Мин сезгә татар халык мәкальләренең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтерсез.

Кем эшләми, шул (ашамый).

Тырышкан табар, ташка (кадак кагар).

Калган эшкә кар (ява).

Егет кешегә җитмеш төрле (һөнәр дә аз).

Әби: Булдырдыгыз балалар, бик күп беләсез икән сез. Менә хәзер сандыкны ачарга була инде. (Кулъяулык ала) Менә без кызлар белән аулак өйдә кич утырып егетләргә бүләк итәргә кулъяулык чигә идек. Кулъяулык белән “Яшерәм яулык” уены да уйный идек. Әйдәгез сезгә дә ул уенны өйрәтәм.

“Яулык салыш”

Кулъяулыгым яшел яшел
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.

(Балалар түгәрәктә торалар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә, аның кулында кулъяулык. Музыка башлангач, түгәрәктәгеләр кулга- кул тотынып, җырлап йөриләр, кулъяулыклы бала түгәрәк тышында капма-каршы якка йөреп җырлый. Җыр беткәч, бер бала артына идәнгә кулъяулыгын ташлауга, икесе ике якка йөгереп китәләр, кем беренче килеп яулыкны ала, шул яулык салучы була.Уен  дәвам итә)

А.б: Рәхмәт, Әсмабикә әби, бик күңелле уен булды. Тагын сандыгыңда ниләр бар соң? (Әби сандыгыннан күлмәк чыгара.)

Әби: Бу минем туй күлмәгем, бабагызга кияүгә чыкканда кигән күлмәгем. Бу күлмәк минем өчен зур истәлек.

Аида:

Матур изү бизәп тора

Күлмәгенең күкрәген.

Диңгез суы кебек тора,

Дулкынланып итәге.

А.б:  Балалар, карагыз әле Әсмабикә  әби яшь чагында ничек матур киенгән. Әйе, татар-хатын кызлары милли киеменә –аска киңәеп киткән бала итәкле күлмәк, озын камкул керә. Әсмабикә  әби, ә синең алъяпкычың бармы?

Әби: (Балаларга алъяпкычын күрсәтеп) – Әйе бар, карагыз әле ул нинди матур, мин аны үзем кичләрен кызлар белән чигеп утырдым. (Әби калфак чыгара.)

Әби: Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?( Калфак)

Әби: Ә калфакны кемнәр кия? ( Әниләр, әбиләр, кызлар, апалар).

А.б: Әйе, хатын-кызларның өс- баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора, менә безнең кызларыбыз да сиңа кунакка килгәндә матур калфак киеп килделәр.

Язилә:

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак бигрәк матур,

Бик килешә йөземә.

А.б: Менә безнең матур калфак кигән кызларыбыз үз парларын чакырып, хәзер бик матур итеп биеп тә күрсәтерләр.

 Татар халык биюе

А.б: Әсмабикә  әби, сезнең киемнәрегез кызлар өчен генә мени?

Әби: Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймени?  (Әби түбәтәй күрсәтә.)

А.б: Нинди осталык белән чигелгән бизәк.

Әби: Түбәтәйне кемнәр кия, балалар? ( Абыйлар, бабайлар, малайлар).

А.б: Әйе, бик дөрес.

Айбулат:

Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

А.б: Әсмабикә  әби, безнең балалар татар халкының “Капкалы” уенын бик яратып уйныйлар. Әйдә, бергәләп уйныйк.

“Капкалы” уены

Әби: Рәхмәт, балалар миңа яшь чагымны искә төшердегез, без дә шулай күңелле итеп уйный идек. (Сандыктан чиккән сөлге чыгара).

Ә менә бу сөлге бабагызга сабантуй  бүләге.

И.Раил:

Сөртенсәң – сөлге кирәк,

Көрәшсәң – сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге бүләк.

Әби: Шушы чиккән сөлгемне  бабагыз көрәштә җиңгәндә җилкәсенә салган идем шул. Иии, гомерләр!
А.б: Әсмабикә әби, алай күңелсезленмә әле. Хәзер без көрәшләрне искә төшереп алабыз. “Әтәчләр сугышы” уенына Илмир һәм Гаязны чакырам.

“Әтәчләр сугышы” (Илмир-Гаяз, Айбулат, Г.Раил)

Әби: Сөлге генә түгел, тәрәзәләргә челтәр дә бәйләп элә идек, балакайларым. Шул турыда кара- каршы басып җырлый да идек әле.
А.б: Менә шулайракмы, Әсмабикә әби? Әйдәгез, балалар, күрсәтик әле осталыгыбызны.

Челтәр элдем читәнгә”

Әби: Тагын без бәйрәмнәрдә матур итеп чигеп ясалган читек кия идек.

А.б: Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөртәләр.

Аларны татар кызлары,

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

А.б: Әйе, чын матурлык һәркемне сөендерә. Нинди матур бизәкле читекләр. Әсмабикә әби, безнең булган, батыр малайларыбыз да, чибәр уңган кызларыбыз да  матур итеп татарча бии беләләр. Әйдәгез, биеп күрсәтик әле.

“Матур уен”

Әби: Ай, булдырасыз икән сез! Ә без биегәндә чабата киеп бии идек. Чабатаның нәрсә икәнен беләсезме соң сез. Менә ул! Без үскәндә сезнеке кебек матур аяк киемнәре юк иде. Әтиләр безгә шундый чабата үреп бирә иде. Яз, көз көннәрендә аякка су үтмәсенгә астына агачтан шакмак кагалар иде.

А.б: Әсмабикә әби, ә нигә синең сандыгың кырыенда көянтә тора соң?

Әби: И, балалар, бик кадерле бүләк шул ул. Бабагыз кияү бүләге итеп ярминкәдән алып кайтты аны. Килен булып төшкәч, шул көянтә — чиләкләрне алып, чишмәгә су юлы күрсәтергә алып төштеләр. Элек бит суны җырлый-җырлый чишмәдән алып кайта идек. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды инде ул чакларны. Эх, бер яшьлектә, бер картлыкта, әйдәгез мин дә биеп җибәрим әле! (Бормалы су” көенә талгын бию)

 (Әби  көянтә белән бии).

А.б: Рәхмәт, Әсмабикә әби, бик матур биедең. Яшь кызлар бер якта торсын!

Әби: Рәхмәт,оланнарым. Яшәреп киткәндәй булдым. Сез төрле уеннар да

уйныйсыз, биюләр дә биисез. Сезнең белән күңелле. Хәзер инде җитезлегегезне дә күрсәтер вакыт җитте.

Йомгак чорнау— кызык уен,
Күз иярми кулларга.
Иң беренче чорнаучыны
Санарбыз уңганнарга.
Кемнәр икән уңганнар?
Карыйк әле оланнар.
Менә сезгә йомгаклар,
Кем тизрәк йомгаклар?

 (Һәр уенчыга берәр йомгак бирелә, алдан тәмамлаучы бүләкләнә. Кунаклар белән дә уйнала)

А.Б: Әйдәгез, ял итеп алыйк, бер  биеп  карыйк.
Күмәк бию “Карабай  (Түгәрәктә биеп йөриләр, уртада тукмак ята):
Әй әйләнә, әйләнә
Сихерледер бу такмак.
Нинди җәза бирер икән
Безнең каршыда туктап?

А.Б:
Карап карыйк әле, чынлап та сихерле микән бу тукмак? (Ала һәм тәгәрәтә, тукмак кемегә карап туктый, аңа җәза бирелә. Уен 2 тапкыр кабатлана).

А.б: Әсмабикә әби, безне кунак иткән өчен дә,  сандыгыңның байлыгын күрсәткән өчен дә рәхмәт үзеңә, синдә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән якыннан таныштык. Балалар, әйдәгез Әсмабикәәбигә рәхмәт әйтәбез.
Балалар:  Рәхмәт, Әсмабикә әби!

А.б: Әсмабикә әби, без сезгә буш кул белән килмәдек. Бу кулъяулыкларны балалар үзләре бизәде.

Әби: Нинди матур булган, рәхмәт сезгә, балалар! Минем дә сезгә күчтәнәчем бар. (Коймак бирә.)

Балалар: Рәхмәт! Сау бул, Әсмабикә әби.

Әби: Сау булыгыз, балалар!

А.б: Менә, балалар, без әбинең серле сандыгын карап,үткәннәргә барып кайттык. Ягез, нәрсәләр турында сөйләштек, сезнең күңелләрегезгә нәрсәләр бик ошады?

Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәнегезне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның,

Ничек итеп көн иткәнен..

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Шуның белән әбиемнең серле сандыгы аша үткәннәргә сәяхәтебез тәмам. Сезнең дә күңел сандыкларыгыз саекмасын,һәрчак тулыланып, баеп торсын! Сау булыгыз!

Максат:

1.Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.

2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.

3. Татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү.

Зал өй кебек бизәлгән. Өй күренеше. Түрдә сандык, алдарак борынгы ашъяулык япкан өстәл. Өстәл өстендә самовар, чәйнек, чынаяклар һәм татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, түгәрәк ипи) куелган.

Сәхнәгә Кыз чыга.

Кыз:

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

(Шигырьне укыганнан соң кыз балаларны һәм тәрбиячене чакыра)

Кыз: Дусларым,апалар керегез әле. Керегез әле.

Тәрбияче: Миләүшә,нәрсә булды?

Миләүшә: Нинди сандык бу?

Шулвакытта әби килеп керә.

Әби: И-и-и,балакайлар,нинди тәүфыйклылар,кунаклар бар икән.

Миләүшә: Әбекәй,бу нинди сандык?

Әби: И,балалар,минем яшь чактагы сандык ул.

Миләүшә: Әбекәй, әбием дим, әйдә ачыйк инде шул сандыгыңны, карыйк әле.

Әби: Шулай дисезме, ягез, ачыйк алай булгач. Тезелешеп утырыгыз яныма.(салмак кына көй яңгырый, әби сандыкны ача-ача сөйли, әйберләрен күрсәтә)

Әби: Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

(Бер бала алъяпкычны бәйләп ала да шигырьне сөли башлый)

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

Әби: Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.

  Ә менә монысы түбәтәй була.Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Тәрбияче: Ә кызлар нәрсә кия башларына?

Әби: Ә кызларга — калфак. Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, кызым, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттәҗиләрне киеп йөриләр.

Менә бу читекләрне киеп,бик матур итеп бии идек.

(Икенче бала кулына ала һәм шигырьне сөйли)

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Миләүшә: Әбием, әбием дим, әнә шул төенчегеңдә нәрсә бар соң (сандык эченә үрелеп караган кыяфәттә сорый)

Әби: Әлеге янчыкны әйтәсезме? Ягез карыйк әле (ачып карыйлар). Анда минем чулпыларым сакланган.

Тәрбияче: Әбекәй, чулпыларың турында да сөйлә әле балаларга.

Балалар: Сөйлә әбекәй, сөйлә ( хор белән әйтәләр).

Әби: Чулпылар кызларның чәчләренә тагылып, аларны матурлый торганнар иде. (куеп күрсәтә – бер кызның чәченә, тәрбияче булыша, әби сөйли тора). Аларны без бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә генә тага торган идек.

Миләүшә: Ә аулак өй дигәннәрегез ничегрәк була иде соң ул, әбием?

Әби: И, ул аулак өйләр.(әкрен генә көлә. Музыка үзгәртелә). Егетләре дә шунда булыр иде., Егетләр гармун уйнап, җырлап урам әйләнерләр иде, кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде.

(Әби уйланып басып тора. Шулвакыт гармун тавышы ишетелә.)

Бер кыз: Кызлар! Кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

Икенче кыз: Кертик, кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: Исәнмесез, кызлар-йолдызлар!

Кызлар: Исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегегезне!

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр) Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле. (”Ал чия төпләрендә” көенә җырлыйлар).

Егетләр килгән, егетләр.

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән.

Егетләр:

Ал чия төпләрендә,                                           Сандугачның балалары

Гөл чия төпләрендә.                                          Талга кунганнар икән.

Сулар сибеп үстерәләр                                     Кызларыгыз бигрәк чибәр,

Тәрәзә төпләрендә.                                            Бигрәк уңганнар икән.

Бер кыз: Бигрәк матур җырлыйсыз икән.

Миләүшә: Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

Нурия әби: И, балалар, үзем генә өйрәтә алмам шул. Кая, күршекәемне чакырып керим әле булмаса. (“Бибинур, ахирәт! Күршеңдә – аулак өй. Кер әле, кер, тизрәк! дигән тавышы ишетелә.)

Бибинур әби: (үзе күренми) Кунагым бар иде шул.

Нурия әби: Ә-ә, ярар, ярар, кунагың белән кер. Кул эшләреңне дә алып кер.

Бибинур әби: (кунагы белән керә) И-и, шушы Нурияне! Яшь чагында да шулай җор иде, хәзер дә шул. Картаеп беткәч, нинди аулак өй икән инде ул?

Нурия әби: И ахирәт, кызлар аулак өйгә җыелганнар. Берәр уен өйрәтүне сорыйлар. (Исәнләшәләр, утырып дога кылалар).

Миләүшә: Безгә бәет яки мөнәҗәт өйрәтсәгез дә ярый.

Бибинур әби: Зәмзәмия, мөнәҗәтне син оста әйтәсең бит, әйдә әле.

Зәмзәмия әби: (мөнәҗәт әйтә) БисмиЛләhир-Рахмәнир-Рахим.

Килеп кердем өегезгә,                                 Мәҗлесегез күркәм булсын,

Дога кылдым түрегездә.                              Өегезгә фәрештә тулсын,

И Аллаһым, иман нуры                               Догаларым кабул булсын,

Балкып торсын йөзегездә.                           Әрвахларыгыз шат булсын.

Нурия әби: Ахирәтләр, әйдәгез, боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.

Бибинур әби: Теге “Чума үрдәк, чума каз”нымы?

(“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала)

Чума үрдәк, чума каз,                                     Айдар үзенә иптәш эзли,

Чума үрдәк, чума каз,                                      Белмим кемне ошата?

Тирән күлне ярата шул, ярата                        Алияне ошата шул, ошата,

Тирән күлне ярата шул, ярата,                       Алияне ошата шул, шул.

(Җыр кабатлана, исемнәре үзгәртелә)

Бибинур әби: Кара әле, Нурия, без бит җырлап-уйнап кына утырмый идек, табышмаклар да әйтешә идек.

Нурия әби: Әйе шул. Әйдә әле, Бибинур, башла.

Бибинур әби: Башы – мунчала, койрыгы – сүс. (Җавабын таба алмыйлар). И, балалар, сез таба алмассыз шул аның җавабын. (Мич башыннан чабата алып күрсәтә). Чабата ул. Элек әтиләр чабата үреп бирәләр иде. Төшеп калмасын өчен, артына киндерә, сүс бау да тагалар. Ә яз, көз көннәрендә, пычрак кермәсен өчен табанына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде.

Нурия әби: Әйдәгез, тагын әйтешәбез. Мич башында комган, авызын – борынын йомган. (Мәче).

Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич).

Биш йөз баш, бер койрык. (Чират)

Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый (Барабан).

Нурия әби: Зәмзәмия, кисәтүләреңне дә әйтеп бир әле яшьләргә.

Зәмзәмия әби: И, ахирәт, бик күп инде алар, нәрсәдән башлыйк икән?

Бибинур әби: Элек-электән иң олы нигъмәт – ипи, икмәк булган. (Өстәлдән түгәрәк ипи ала). Шуннан башлыйк әле.

Зәмзәмия әби: Ипикәйнең валчыгын да коеп ашама, Аллаһ исраф кылучыларны яртмый.

Бибинур әби: Ризыкны уң кулың белән, бисмиЛләһ әйтеп аша.

Нурия әби: Олыларга үзең башлап сәлам бир.

Миләүшә: Ә без мәкальләр дә беләбез.

Балалар: Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән?

Агач – җимеше белән, кеше эше белән.

Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз.

Һөнәрле үлмәс, hөнәрсез көн күрмәс.

Тырышкан – табар, ташка кадак кадар.

Эш сөйгәнне – ил сөяр.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Калган эшкә кар ява.

Зәмзәмия әби: Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.

Нурия әби: Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. (Сандыктан алып күрсәтә). Ә болары – Казан сөлгеләре. Әбиләребез үзләре тукып эшләгән. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр.

Зәмзәмия әби: Монысы “күкрәкче” дип атала. Беренчедән, ул бизәнү әйбере, икенчедән, хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән каплаган. Бала имезгән вакытта да бик уңайлы булган. Бирнәгә дип бик күп күкрәкче әзерли торган идек тә кияүнең туганнарына бүләк итә идек.

Нурия әби: Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә. (Сандыктан алып күрсәтә бара). Менә монысы – түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкны чигеп, кырыен бала итәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар – барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тармасыннан чиккән кулъяулыкка терелгән йөзек ала). Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.

Уеннан соң әбиләр балаларны мактыйлар.

Бибинур әби: Без.яшь чакта капкалы уенын уйный идек.Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.

Миләүшә: Рәхмәт сезгә, әбекәйләр! Күңел сандыгыгыз бигрәк бай икән, безне дә күп нәрсәләргә өйрәттегез. Безнең бу җырыбыз сезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

Җыр “Әбием, әбекәем” Р. Бакиров сүз, Р. Сәрвәров көе

Тәрбияче: Хәзер бергәләп күмәк биеп тә алыйк.

Кунакларны балалар биергә чакыра.

Нурия әби: Минем дары тәбикмәгемнән дә авыз итегез. Сезгә атап пешергән идем лә, онытып китә язганмын. Рәхим итегез. Балалар сез дә сыйланыгыз.

Тәрбияче: Әбиләребез сезне — нәни оныкларын, тәрбияләүгә күпме көч куялар. Аларны яратырга һәм хөрмәтләргә кирәк.

Алпар урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Тема:Әбиемнең сандык серләре

(җырлы-уенлы кичә)

Татар теле һәм әдәбият укытучысы:Гиниятуллина Г.Ф.

Әбиемнең сандык серләре.

Җырлы – уенлы кичә.

Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә — чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Катнашалар: 6-7 сыйныф укучылары. Алып баручы: китапханә мөдире.

Алып баручы: Менә, дусларым, җыелып та беткәнсез. Дуслар җыелгач бәйрәм була инде. Бүген без сөйгән халкыбызның күңел бизәкләре, йолалары, уеннары, гореф – гадәтләре белән танышырбыз.

Сәхнәдә милли киемнәр кигән малайлар, кызлар утыралар. Гайшә әби керә.

Гайшә әби: И, Гүзәл оныгым, аулакка кунаклар җыйгансың икән. Мин сезгә комачауламам, бер почмакта гына утырырмын.

Гүзәл: Юк, әбием, син безгә үзеңнең серле сандыгыңны ачып күрсәтерсең, безнең җитәкчебез булырсың.

Гайшә әби: Балалар, минем сандыгым үзе турында сөйләсәң генә ачыла.

Айдар: Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Алия: Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби – бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Гүзәл: Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Гайшә әби сандыгын барып ача. Аннан чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулыклар ала. Балалар белән бергә бу әйберләрнең исемнәре кабатлана.

Гайшә әби: Балалар, әйдәгез бер җырлап та алыгыз инде. Балалар “Зәңгәр күл”(Г.Насрый сүз., С.Сәйдәшев муз.) җырын башкаралар.

Гайшә әби: Бик матур җырладыгыз. Безнең дә бит бар иде яшь чаклар…Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!..

Марат: Әби, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле. Әби уеннар уйната.

Йөзек салыш.”

Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Бер балада йөзек була. Шул бала түгәрәк буенча кулларына йөзек салган кебек әйләнеп чыга. Сиздермичә генә бер балага йөзекне сала, үзе уртага баса һәм: “Кемдә йөзек йөгереп чык!”,-ди. Йөзеге булган бала уртага чыгарга тиеш, ә калганнар аны тотып алырга тырышалар. Тосалар, аңа җәза бирәләр. Һәм ул, җәзаны үтәгәч, беренче бала кебек, йөзек сала башлый. Уен дәвам итә.

Бозык телефон”, “Шешә тәгәрәтү”, “Күз бәйләш” уеннары уйнала.

Гайшә әби: Әйдәгез балалар, тагын бер уен уйныйбыз “Башы телемдә, ахыры төендә” дип атала ул. Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын әйтәм, төен чишүче ахырын таба. (Әби бау алып 6-7 төен төенли, балалар чишәләр).

Кем эшләми — шул ашамый.

Оста кулда һөнәр бар.

Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Ана күңеле балада – бала күңеле далада.

Күрше хакы, тәңре хакы.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Аз сөйлә — күп тыңла

Гүзәл: Әбием, безгә табышмаклар да әйт инде.

Гайшә әби: Ярый тыңлап карагыз.

Үрә — үрә үрмәли, ятьмә-тозак үрәм ди.(Үрмәкүч)

Үзе нәни, үзе йомшак, тәгәри бер сары йомгак.(Чеби)

Җәен сары, кышын ак.(Куян)

Зыр-зыр әйләнә, үзе килеп бәйләнә.(Орчык)

Әйләнгән саен калыная.(Йомгак)

Ашар өчен туныйсың, тунаганда елыйсың.(Суган)

Чиләк-чиләк су эчә, су эчерсәң — тиз үсә.(Кыяр)

Рәхмәт балалар, күп беләсез икән, “5”легә генә укыйсыздыр. Ә хәзер, нинди татар милли ашларын беләсез, санап чыгыгыз әле.

Балалар бергәләп: Өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, кош теле, пәрәмәч, бәлеш, кабартма…

Гайшә әби кичәдә катнашучыларга, тамашачыларга рәхмәт белдерә.

Алып баручы: Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/39468-biemne-sandyk-serlre

Яшь буынга мирас булып

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Әбиемнең серле сандыгы

Әни: Кызым, бүген без синең белән бик күп җирләрдә булдык, күп

нәрсәләр күрдек. Казаныбызның тарихи урыннарын карадык.

Тәмам арыдык, талдык.

Азалия: Әнием, арысак та, талчыксак та миңа бик ошады.

Әни: Әйдә, кызым, утырып бераз ял итик. Кара әле, балам, безнең

өебездә дә истәлекле, тарихи әйбер бар бит. Мин менә бу

әбиеңнең матур сандыгы турында әйтәм.

Азалия: Әнием, әбиемнең бу серле сандыгы мине күптәннән

кызыктыра. Әйдә, ачып карыйк әле шуны.

Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра мине күптәннән.

Ачыйк әнием әбекәйнең сандыгын

Әни: Ай, кызым, бигрәк матур шигырь беләсең икән серле сандык

турында.

Шул вакытта балалар керә.

Балалар: Исәнмесез!

Әни: Исәнмесез, балалар! Рәхим итегез, утырыгыз.

Балалар, бүген мин сезне бер истәлекле серле сандык белән

таныштырырга үзебезгә кунакка чакырдым. Бу серле сандык безгә

истәлеккә әбиебездән калган. Әйдәгез әле, балалар, бу сандыкны

ачып карыйк.

Айхай, нәрсәләр генә юк икән бу сандыкта! Төрлетөрле китаплар

да бар монда.

Китап алабыз

Азалия: Ааай, нинди зур китап!

Әни: Кара, нинди матур яз күренеше бу биттә. Балалар, ә сез яз

турында нәрсәләр беләсез?

Сүз балаларга бирелә

Лилия: Моннан бик күп еллар элек Яңа ел яз аенда башланган бит.

Мөселман календаре буенча хәзер дә Яңа елны 21 нче мартта

каршылыйлар. Ул Нәүрүз дип атала.

Илшат: Яз көне бөтен дөнья яшәрә, тормыш та яңарып киткән

кебек була. Урамда да яз ае: дөнья матурлана, тамчылар таба.

Камил: Тамчылар тама тып та тып

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының

“ Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“ӘБИЕМНЕҢ СЕРЛЕ САНДЫГЫ”

Төзеде:югары квалификацион

категорияле башлангыч

класслар укытучысы

Әсхәдуллина Гөлнара Җәүдәт кызы

2015-2016 нчы уку елы

Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Өй күренеше. Түрдә сандык. Бер читтә өстәл. Аның өстендә милли ризыклар.

Кичәне ачып җибәргәндә, сәхнәгә татар кызлары киеменнән Рәзилә исемле кыз чыга.

Рәзилә.

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгын

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Бүлмәгә самовар күтәргән Нурия әби керә.

Рәзилә.

Әбием! Әйтергә дә онытып торам, бүген безгә минем дусларым килергә тиеш. Мин аларга синең сандыкта кадерләп саклаган милли киемнәр турында сөйләгән идем. Аларның бу әйберләрне күрәсе килә. Ә без әле милли киемнәр турында бик күп шигырь, җыр, бию дә өйрәндек.

Нурия әби.

Иптәшләреңне чакырып бик яхшы эшләгәнсең, кызым. Тәмле ризыклар – үзебезнең милли ашларны пешердем. Сыйлармын үзегезне. Сандыгымда сакланган милли киемнәр турында да сөйләрмен. Без яшь чагында уйнаган уеннарны да уйнарбыз.

Рәзилә.

(тәрәзәдән карый) Әбием! Кунакларым килеп тә җиттеләр. (Бер төркем балалар керә)

Балалар.

Исәнмесез! Хәерле көн!

Нурия әби.

Хәерле көн, балакайларым. Күптән инде үзегезне кургәнем юк, үсептә киткәнсез. Түргә узыгыз, утырышыгыз.Кая,күршекәемне чакырып керим әле булмаса.Бибинур,ахирәт.Кер әле,кер тизрәк!

Бибинур әби.

Ник чакырдың ахирәт?

Нурия әби.

Менә оныгымның дуслары килгән.Минем “Серле сандыгым”ның серенә төшенәселәре килә.Әйдәле,бергәләп таныштырыйк әле .

Алинә:

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән.

Ачып күрсәтсен безгә. (Әби сандык янына килә.)

Гөлназ:

Каян аңлап алды икән.

Әби безнең теләкне?

Түрдә торган сандыгын,

Үзе ачып күрсәтте. (Әби сандыгын ача, кулына матур итеп чигелгән түбәтәйне ала).

Нурия әби.

Балакайларым!

Татар хатын –кызларыбыз.

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап,

Оста чигү чикәннәр.

Бибинур әби.

Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Инсаф:

Нурия әби, без түбәтәй турында күп шигырьләр өйрәндек, безне дә тыңла әле.

Әмир:

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

Инсаф:

Мөселманга фарыз баш киеме-

Үзе матур, үзе бәләкәй.

Әллә кайдан нурлар сибеп тора

Кызлар чиккән милли түбәтәй.

Кәрим:

Түбәтәйне кем кигән?

Иң элек бабам кигән.

Бераз үсә төшкәчтен

Әтием алып кигән.

Әмир:

Кигән аны малайлар,

Яшьүсмерләр, агайлар.

Түбәтәйне син сакла.

Аны башыңнан салма.

Нурия әби.

Бу татарның милли баш киеме.

Килешә ул кемнәр кисә дә.

Исеңдә тот , балам, кадерен бел,

Гасыр буйлап килгән ул безгә.

“Түбәтәй” уены уйнала. Балалар түгәрәккә басалар, җыр җырлап түгәрәк буенча хәрәкәт итәләр. Җыр бетүгә, түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: (шигырь сөйләргә, җырларга, мәзәк сөйләргә һ.б. Уен 2-3 тапкыр кабатлана)

Түбәтәеңне кигәнсең,Түп-түп түбәтәй,

Ераклардан килгәнсең.Төбәтәең укалы.

Төскә матурлыгың беләнЧиккән матур түбәтәең

Шаккаттырыйм дигәнсең.Менә кемдә тукталды.

Гөлназ:

Алинәне нишләтәбез?

Балалар:

Биетәбез,җырлатабыз,шигырь сөйләсен.

Зәлия:

Алинә бик матур җырлый бит,җырласын.

Җыр:”Әнием”

Алинә:

Фирзәрне нишләтәбез?

Балалар:

Гармунда уйнасын.

Фирзәр гармунда уйный.

Нурия әби.

Рәхмәт, балакайларым. Олы кешене сөендергәнегез өчен. Яшь чакларым искә төшеп китте. Без дә шулай күңелле итеп уйный идек. Кая әле яшь чагымда кигән калфагымны сезгә дә күрсәтим.(Әби сандыктан калфагын ала, оныгының башына кидерә, аңа сокланып карап тора)

Бибинур әби:

Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде.

Айгөл.

Сандыкта ятты озак

Әбием чиккән калфак.

Ул калфакны әнием дә

Кадерләп кигән һәрчәк.

Лилия.

Милләтемнең нуры анда

Ука, чугы, чачагы.

Онытма, ядкарь бүләк-

Әбиемнең калфагы.

Җыр “Кәләшүшем-калфагым”

Нурия әби.

Рәхмәт, балакайларым, матур җырыгыз өчен (әби сандыктан, чулпылар, көмеш алкалар ала). Ә бу әйберләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Зәлия.

Чың-чың итеп чыңлыйлар

Толымнарда чулпылар.

Иң башыма хәтле төште

Матур көмеш алкалар.

Минем йөрәгемне кага

Әбимнең чулпы чыңы.

Яңа буын оныклар да

Чыңлатыр микән аны?

Бибинур әби.

Сезнең кебек акыллы, мәрхәмәтле, милли сәгатебезне яратучы балалар булганда милли киемнәребез югалмас. Аларны киючеләр көннән-көн күбәер, алла боерса.

Зәлия:

Калфак , яулык, күлмәк, камзул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче, кайчан туган

Татарда читек – кәвеш?

Инсаф:

Мин беләм. Теләсегез сөйлим.

Борын – борын заманнарда

Болгар иле булган, ди.

Безнең борынгы бабайлар

Шушы илдә торган, ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән

Читекләр теккәннәр, ди.

Читек киеп ,дөнья буйлап

Сәүдә дә иткәннәр, ди.

Фирзәр:

Ул заманда күп халыклар

Чабата кигәннәр, ди.

Ә безнең Болгар бабайлар

Читектән йөргәннәр, ди.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр,

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Алинә.

Кызлар ,әйдәгез бер биеп алабыз.

Татар халык биюе башкарала.

Нурия әби.

Бигрәк оста биисез. Әйдә,ахирәт,синдә балаларга үзеңнең осталыгыңны күрсәт әле.Син бик оста итеп мөнәҗәт әйтәсең бит,әйдә әле.

Бибинур әби (мөнәҗәт әйтә).

БисмиЛләhир-Рахмәнир-Рахим.

Килеп кердем өегезгә,                                 Мәҗлесегез күркәм булсын,

Дога кылдым түрегездә.                              Өегезгә фәрештә тулсын,

И Аллаһым, иман нуры                               Догаларым кабул булсын,

Балкып торсын йөзегездә.                           Әрвахларыгыз шат булсын.

Балалар.

Рәхмәт,Бибинур әби.

Бибинур әби.

Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

Гөлназ.

Әбекәйләр, безгә дә өйрәтегез әле шушы уенны.

Бибинур әби.

Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.

Айгөл:

Фирзәрне нишләтәбез?

Икенче төркем җавап бирә:

“Биетәбез”.

Фирзәр бии-бии бер кызны чакырып бииләр.

Фирзәр (йөзек сала, йөзек Гөлназа чыга).  

Гөлназга нинди “җәза” бирик?

Балалар. “

Биетик!”, “Җырлатыйк!”

 Гөлназ.

Рөхсәт итсәгез, мин шигырь сөйләр идем.

Уйнаучылар.

Рөхсәт, рөхсәт.

Шигырь: “Хәбәрсез югалганнар.”

Нурия әби.

Сез сөйләгән шигырьләрне, җырларны тыңлап, вакытның үткәнен сизми дә калганмын. Сандыгымда сезгә күрсәтәсе тукыган, чиккән сөлгеләрем дә, эскәтерләрем дә, башка әйберләрем дә бар. Алар турында икенче вакыт сөйләшербез. Аларның матурлыкларын карап, бергә сокланырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, узегезне тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Бергәләп тәмле итеп чәйләр эчик.

Алинә.

Бу байлыкны урнаштырып,

Әби сандыгын япсын.

Безнең кебек балаларга

Аны ачып күрсәтсен.

Бибинур әби :

Бу киемнәр, бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан.

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.

Безнең милли сәнгатебезне дәвам иттерүчеләр күбәйгәннән-күбәя бара. Шуңа күрә дә гореф-гадәтләребез яшәр, чәчәк атар. Ә милли киемнәребез тормышта үз урынын табар дип өметләнәбез.

Файдаланылган әдәбият

Балалар фольклоры/Төз. Н Исәнбәт. – Казан: Татар, китап нәшрияты, 1984.Балачак бәйрәмнәре/Тәз. З Зарипова. – Чаллы, 1994.Иң матур сүз/Төз. К.В. Закирова. Казан – “Мәгариф” нәшрияты, 2000.Иң татлы тел – туган тел/Төз. М.Ф. Кашапова. Казан – “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

Подробности

Автор: Чулпан

Опубликовано 27 Апрель 2017

Просмотров: 841

Cерле сандык

(әкият)

Яшәгән ди бер авылда Айсылу исемле кыз. Булган ди аның әнисе, әтисе һәм әбисе. Әлеге Айсылу исемле кыз бер дә укырга яратмаган, ди. Бер көнне, кичке эңгер-меңгер якынлашканда, әнисе аны кибеткә җибәргән. Урам буйлап бара ди Айсылу, кинәт аяк астында ниндидер бер тартма күреп алган. Тартманы ачаргамы-ачмаскамы дип торганда, күзенә мондый сүзләр чалынып киткән: “Мин серле сандык, синең өч теләгеңне үтәргә сәләтле”. Айсылу моңа ышанмаган, ләкин сынап карарга булган. Ул серле сандыкка болай дигән:

—     Мин кибеттән кайтуга өй эшләрем эшләрем эшләнгән булуын телим!

Айсылу, кибеттән кайткач, дәфтәрләрен ачып карарга булган. Ни күзе белән күрсен! Дәфтәрләрдә бик пөхтә һәм матур итеп өй эшенә бирелгән күнегүләр эшләнгән. Әлбәттә, ул моңа бик сөенгән.

Икенче көнне Айсылу бик иртә торып, ниндидер бер бәйрәмгә әзерләнгәндәй матур һәм зәвыклы киенеп мәктәпкә киткән.

—     Нинди матур һәм җылы минем мәктәбем! — , дигән ул үз-үзенә. Класска килеп кергәч, сыйныфташлары аны яңа укучыны каршы алгандай, уратып алганнар. Шул вакытта сыйныфташларын бик-бик яратуын аңлаган кыз.

Дәрес башланган. Укытучы өй эшләрен сорый башлаган. Шунда Айсылуның күңеленә шом кергән.

—     Ничек җавап бирермен икән, мин бит өй эшләремне үзем эшләмәдем! — , дип борчылган ул.

Шулвакыт Айсылу серле сандыгын исенә төшергән һәм икенче теләген чынга ашырырга уйлаган. Серле сандыкны ачып болай дигән:

—     Укытучы апа миннән өй эшләрен сорамасын иде…

Шул сүзләрне әйтеп бетерүгә, кыңгырау шылтыраган. Шулай итеп, укытучы Айсылуга сораулар бирә алмыйча калган. Ә Айсылу бүтән беркайчан да дәрескә әзерләнмичә йөрмәгән.

  1. ..Тиздән Айсылуның туган көне җитә. Айсылу әле бәйрәмне зур түземсезлек белән көтә. Әти-әнисе белән алар кибеткә кирәк-ярак алырга бардылар. Кибеттә йөргәндә, Айсылуга сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, сөйләшә белә торган курчак бик ошады. Шул вакытта аның өченче теләген чынга ашырасы килде, ләкин әни-әнисе белән ашыгыч рәвештә өйгә кайтып китәргә туры килде. Өйгә кайтсалар, Айсылуның әбисе авырый икән. Ул урын өстендә бик авыр хәлдә ята икән. Айсылу әбисен бик нык кызганган. Шул вакытта ул өченче теләген чынга ашырырга булган.

—     Яраткан әбием хәзер үк терелсен иде, башка беркайчан да авырмасын иде, -дигән. Шулай итеп, сандыкның өченче теләк теләү мөмкинлеге дә чынга ашкан.

Көтелгән бәйрәм – Айсылуның туган көне килеп җиткән. Кунаклар киткәч, бүләккә дип бирелгән иң зур тартманы ачып караса, кибеттә Айсылуга ошаган сылу курчак ята икән. Айсылу  моңа бик нык сөенгән.

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Яппаров Ильяс Данисович

5

ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» Актанышского муниципального района

Шарипова Чулпан Рамзилевна – учитель татарского языка и литературы

 литературное творчество

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Серия где хюррем устроила праздник после смерти ибрагима
  • Серия где хюррем устраивает праздник после казни ибрагима
  • Серен праздник чувашей
  • Серега пират извини сегодня праздник osu
  • Серебряный дождь ямайские праздники