Сертотмас урдэк экияте сценарий

Сценарий на сказку А.Алиша  "Болтливая утка" на татарском языке с изменённым концом.

                                                         Сценарий

                                                      Сертотмас урдэк

        Катнашалар: Сертотмас урдэк, Хужа, Этэч, Тавык1, Тавык2, эт, песи, Чеби,

         Керпе, Куян, Толке балалары, Аю, Буре.

         Автор. Борын заманда башы бурекле, аягы токле Бер урдэк булган. Ул узе,

          сайрый белмэсэ дэ, кургэн бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп

           яна хэбэрлэр сойлэргэ ярата икэн. Тегелэр анын сузен тынлый-тынлый арып        

бетэлэр, йэ ботенлэй тынламый ташлап китэлэр икэн.

         Музыка. Ишегалдында кош-кортлар: этэч, тавык, чеби, каз, куркэ тавышлары ишетелэ.

         Сертотмас урдэк (Хэр кош янына килеп). Ишеттенме бер яна хэбэр? Сина

  гына сер итеп сойлим! (Залга тошэ хэм бер тамашачы янына килеп).

         Ишеттенме бер яна хэбэр? Сина гына сер итеп сойлим!

         Хужа. (керэ, кош-кортларга карап).

         Мин урманга утын кисэргэ китэм. Ойдэ юклыгымны берэугэ дэ белдерэсе булмагыз! (китэ).

        Эт. Мин дә хуҗам синең белән! Ау-ау-ау!

         С. урдэк (кош-кортлар янына килеп). Нигэ белдермэскэ кушты икэн? Бак-бак!

         Тын гына музыка. Карангы тошэ. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Тан ата.

         Этэч (кычкыра).Кик-ри-кук!

         Тавык2. Нишлэптер безнен хужабыз куренми эле.

         Песи. Кайчан кайтыр икэн ул? Мяу-у-у!

         Сыер. Му-у-у-у белмим шул.

         Чеби (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

         Бәрән. Бә-ә-ә! Мин дә куркам.

         Этэч. Урдэк, тукта!

         Ат. Кара эле, тынла эле! Сина эйтэбез.

         Кәҗә. Кайтмый да кайтмый Хужабыз. Мә-ә-ә! Аны эзлэп кайтырга кирэк.Мә-ә-ә!

         Әтәч. Син очасын да, син йозэсен дэ, син йогерэсен дэ, син бар!.

         Тавык1. Лэкин берук нишлэп йоруенне берэугэ дэ белгертэсе булма!

         С. урдэк (кунеп). Ярар, сезнен хакыгыз очен генэ барсам барырмын инде. (китэ)

         Музыка. Сертотмас урдэк елга буйлап йозэ. Менэ ул куе урманга барып житэ. Кубэлэк куып йори. Каршысына Керпе килеп чыга.

         Керпе. Кая барасын болай?

         С. урдэк. Урманда утын кисуче Хажабызны эзлим. Житмэсэ, этебез дэ ана ияреп киткэн иде. Хэзер йорт-жирне саклаучы берэу дэ юк.Аларны чакырып кайтырга иптэшлэрем мине жибэрделэр.

         Керпе. Синен оен еракмы сон?

         Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

         С. урдэк. Менэ шушы сукмак безнен ойгэ туп-туры алып бара, бер кешегэ дэ

     эйтмэ, кара!

         Керпе. Мин инде андый усалларнын берсе дэ тугел, синен серлэренне белсэм

          дэ, каян килуенне курсэм дэ, сина зарарлы эш эшлэмэм. Шулай да син саграк

    бул. Очраган берэугэ серлэренне сойлэмэ. Серен эчендэ торса, йортын тыныч

     булыр. Жимерелмэслек нык булыр. (китэ).

         Урдэк анын кинэшенэ колак салмый, ашыга-ашыга урман эченэ атлый. Бара-

      бара озын колаклы бер куян очрый.

         Куян. Эй, бурекле Урдэк, козге тосле матур, кыр тосле зур кул булганда,

  ни эшлэп урманда буталып йорисен?

         С. урдэк. Хужабыз белэн этебез урманга утын кисэргэ киткэннэр иде, оебез

    ялгыз калды.

    Куян (эченнэн генэ). Алай булгач, Хужанын алмагачларын кимерергэ барырга

      бик жайлы вакыт икэн! (Урдэккэ карап). Хужанны кургэнем юк. (югала).

         Сертотмас урдэк бара-бара бер аланлыкка барып житэ. Анда зур ссоры

     аю йоклап ята.

         С. урдэк. Эй, тор эле, йокы бэлеше! Эт иярткэн, кулына балта тоткан кешене курмэденме?

         Аю. (ачуы килеп уяна). Курмэдем. (Урдэкнен кайгысын уртаклашкандай

    кыланып). Урман эченэрэк керсэн, хичшиксез табарсын! (Урдэк китэ).

         Аю. (узалдына) Хужанын умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик жайлы

    вакыт икэн! (китэ). Сертотмас урдэк каршына Буре килеп чыга.

         Буре. Эй, бурекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызын гына курыкмыйча батырланып ничек йорисен?

         С. урдэк. Эт иярткэн, кулына балта тоткан кешене курмэденме?

         Буре. (тешлэрен шыгырдатып, уз-узенэ).Боларнын сарыкларын барып ашап кайтырга бик жайлы чак икэн! (Урдэккэ карап) Андый кешене кургэнем юк. (китэ).

         Сертотмас урдэк Хужаны эзлэуне дэвам итэ. Каршысына колтэдэй койрыклы

    бер Толке килеп чыга.

         С. урдэк. Багалмакай, матур апакай, минем Хужамны курмэденме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

         Толке. Чибэрлэрнен чибэре, гэухэрлэрнен гэухэре, курдем мин аны! Янында

    кэкре койрыклы эте дэ, билендэ корыч балтасы да бар иде. Эйдэ, алып барам!

         Толке Сертотмас урдэкне уз оясы янына алып кайта. Анда толке балалары

   уйнап йорилэр.

         Толке балалары. Эни, безгэ азык алып кайттынмы?

         Толке. Менэ, бэбкэлэрем, сезгэ тэмле урдэк ите.

         Толке балалары. Ура! Ура! Ура!

         Толке. Хэзер бэбкэлэрем, авылга барам, берьюлы берничэ урдэк алып кайтам!.

Төлке шулай дип китә, ә үрдәк бераз төлке балалары белән тарткалашканнан соң,

  оча да китә.

         Автор. Бер Сертотмас урдэк аркасында бу хужалык тэмам туздырылган булыр

   иде, лэкин Хужа уяу кеше булган, дошманнарына каршы хэр жирдэ киртэ куйган.

 Куян рэшэткэ арасыннан утэ алмаган, кире борылган. Аю бэрэнге базына тошкэн. Бурегэ дэ сарыклар элэкмэгэн, хужанын абзарына ул ботенлэй керэ алмаган. Толке хэйлэкэр булса да, сыза алмый калган, урдэк ите ашыйм дигэндэ генэ, капкынга

  элэккэн, э Хужа кайткач инде, анын кирэген биргэн…

(Хуҗа кайтып кергәндә урман җәнлекләре капкында була, хуҗа кайтып аларга

 яный, орыша…)

         Автор. Хайваннар эшнен нидэлеген Хужага сойлэп биргэннэр. Сертотмасны шундый зур эшкэ кушуларына алар да бик нык укенгэннэр.

С.Үрдәк. Гафу итегез мине! Мин бүтән бер вакытта да серне башкаларга сөйләп йөрмәсмен! Бак-бак!

         Менэ шунын белэн экият тэ тэмам. Э сезгэ кинэшем шул: Сертотмас урдэк кебек булмагыз, серлэрегезне саклый белегез!

CЦЕНАРИЙ

А.АЛИШ

Сертотмас үрдәк

А.Алиш

Сертотмас үрдәк

Автор:

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак – озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый – тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. “Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим” – дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Беркөнне….

Музыка “Топ –топ”

Хуҗа йорт хайваннарын, кошларын җыя.

Хуҗа (Влад):


  • Мин утынга барам.

Өйдә юклыгымны беркемгә дә әйтмәгез. Этне дә үзем белән алам.

Бер төн кунгач җыелганнар.

Музыка “Төн”

(…..) :Хуҗа бүген дә кайтмаса, нишлибез?

(……): — Му -уууууууу Мин куркам

(……): — Кемне хуҗа артыннан җибәрәбез?

(……): -Үрдәк! Син суда йөзәсең, күктә очасың, җирдә йөрисең. Син бар.

(……): — Кая бардың, кемне эзләдең беркемгә дә сөйләмә!

Үрдәк: -Ярар, мин киттем.

Музыка “Урман”

Каршына керпе килә:

-Кая барасың болай?

Үрдәк:

Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.

Керпе:

Синең өең еракмы соң? Анда тычканнар, еланнар юкмы?

Үрдәк:

Менә шушы сукмак туп — туры безнең өйгә алып бара.

Керпе:

Мин усал түгел. Серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Сак бул. Серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса йортың тыныч булыр.

Куян:__Әй,_үрдәк!Көзге_кебек_матур_күл_булганда_нишләп_урманда_йөрисең_____Үрдәк’>Музыка “Кошлар җыры”

Куян:


  • Әй, үрдәк!Көзге кебек матур күл булганда нишләп урманда йөрисең?

Үрдәк:

Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.

Куян:

Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән.

Синең өең еракмы соң?

Үрдәк:

Менә шушы сукмак туп — туры безнең өйгә алып бара.

Музыка “Гөрләвек”

Бүре:

Әй, үрдәк! Куе урманда ялгызың ничек курыкмыйсың?

Үрдәк:

Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.Син аларны күрмәдеңме?

Бүре:

Боларның сарыкларын ашап кайтырга бик уңайлы чак икән.

Сезнең өегез кайда? Аларны күрмәдем.

Музыка “Төн”

Аланда аю йоклап ята.

Уяткан.

Үрдәк:

Эт иярткән, балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю:

Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән.

Үрдәк Төлкегә:

Үрдәк:

Матур апакай, минем хуҗаны күрмәдеңме?

Төлке:

Чибәркәй, күрдем мин аны янында эте, билендә балтасы да бар иде. Әйдә күрсәтәм.

Төлке балалары :

Әни безгә азык алып кайттыңмы?

Төлке:

Менә бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите.

Төлке балалары :

Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән. Әни, тагын кирәк!

Төлке:

Хәзер авылга барам, берьюллы берничә үрдәк алып кайтам.

Музыка

Автор:

Бер сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән, бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗаның абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке, хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капканга эләккән, ә хуҗа кайткач инде аның кирәген биргән..

Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр. Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Достарыңызбен бөлісу:

Олы Елга урта мәктәбе

Укытучы: Мөбәрәкшина Ә.Ә.

Тема.А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендә әдәплелек мәсьәләсенең куелышы.

Лексик тема. Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы.

Максат: Укучыларның “Сертотмас үрдәк” әкиятендәге төп теманы аңлауларына ирешү, аларның сөйләм һәм фикерләү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү, укучыларда сер саклау, җаваплылык хисе кебек әдәп-әхлак сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, эзләнү-тикшеренү методы, әдәби әсәрне анализлау алымы.

Җиһазлау. 1) А.Алиш портреты.

2) “Сертотмас үрдәк” әкиятенең тексты.

3)Плакат: “Сереңне саклый белгән даһи бул”.

4)Р. Фәхреддинның “Җәвәмигуль калим шәрхе” китабы.

5)”Сертотмас үрдәк” әкияте буенча Татар дәүләт курчак театры спектакле- DVD-диск.

6) Дәрес эчтәлеге буенча компьютер презентациясе.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

1) Уңай психологик халәт булдыру.

2) Дәреснең максатын аңлату.

Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү.

1)А. Алишның тормыш юлы буенча тест сорауларына җавап бирү.Слайд 2.

2)А. Алишның әкиятләрен искә төшерү. Слайд 3.

III. Яңа дәрес материалы өстендә эшләү.

1)Укытучы сүзе. Балалар, күренекле мәгърифәтче Ф.Фәхреддин болай дигән:Слайд 4.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән бу сүзләрнең никадәр дөрес булуын “Сертотмас үрдәк” әкиятендә бирелгән вакыйгалар аша расларбыз. Әйдәгез, моның өчен иң беренче әкиятнең сюжетын искә төшерик.(1 укучы эчтәлек сөйли).

2) Бирем. Димәк, әкияттә нинди хайваннар катнаша? Әйдәгез, рәсемнәрне әкиятнең эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.(Слайдтагы рәсемнәрнең урыннары алыштырылып куела)

3)Без әкият геройларының кемнәр булуын бик яхшы белдек. Ә сезнең алар белән якынрак танышасыгыз киләме? Шулай булса, рәхим итегез. (курчак театры спектакленең кереш өлешен дисктан карау)

4) Әкиятнең темасын һәм проблемасын ачыклау. Укучыларны бирелгән сорауларга нигезләнеп фикерләргә өйрәнү. Слайд 6.

5) Әсәрнең темасын халык авыз иҗаты белән бәйләү.

6)Балалар, димәк сер саклый белү күркәм сыйфатларның берсе. Бу турыда безнең халкыбыз элек-электән бик матур фикерләр әйтеп калдырган. Әйдәгез, бу турыдагы мәкальләрне укыйк әле. Слайд 7.

7) Дәфтәрләрдә язма эш. Ә хәзер бу мәкальләрне дәфтәрләрегезгә язып куегыз һәм исегездә калдырыгыз.

8) Әңгәмәне дәвам итү.

-Балалар, бу мәкальләрнең кайсысы үрдәк образына туры килә? (Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы).

-Үрдәккә нинди сыйфат җитми?(җаваплылык)

-Ул иптәшләрендә үзенә булган нәрсәне югалтты.(ышаныч)

-Нәрсә ул ышаныч?

9) Сүзлек өстендә эш. Слайд 8.

10)Әсәрнең эчтәлеге буенча нәтиҗә ясау.

-Үрдәк ни өчен фаҗигагә юлыга?

-Сер саклый белмәве аның үзенә генә зыян саламы?

-уйлап карагыз әле, бу әкияттә сүз хайваннар турында гына барамы? Кешеләр белән дә мондый хәлләр булырга мөмкинме?

-Сер саклый белү кешеләрдә нинди сыйфат санала?(яхшы)

-Яхшы сыйфатларга ия булган кешене нинди кеше дип атыйлар? (әдәпле,әхлаклы) Балалар,мин яңадан күренекле мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин сүзләренә мөрәҗәгать итәм.Тыңлагыз әле, галим нәрсә ди:

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә-тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала-дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас-аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушсалар, бәяхас хурларлар вә кимсетерләр генә”. Мин сезгә бу сүзләр язылган карточкалар бүләк итәм. Сез аны һәрвакыт иң күренә торган урынга куегыз, ул сезгә әдәпле, кадерле бала булу турында исегезгә төшереп торсын.

11. Өй эше. Слайд 10.

Укытучы сүзе. Балалар, сез дәрестә бик тырышып эшләдегез, хәзер рәхәтләнеп ял итсәгез дә була. Әйдәгез, курчак театрының калган өлешен карап бетерик.

Презентация

Гильфанова Альфина Наилевна, воспитатель

МАДОУ «Детский сад №105 «Дюймовочка» г.Набережные Челны»

Гарифуллина Раиля Наилевна, воспитатель

МАДОУ «Детский сад №105 «Дюймовочка» г.Набережные Челны»

Тема: Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте белән танышу.

Аңлатма язуы

Бу эшчәнлек мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен әзерләнде. Эшчәнлек А.Алишның иҗаты белән таныштыру, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне күздә тотып төзелде.

Мондый эшчәнлек балаларның фикерләү сәләтен үстерә, А.Алиш иҗатына мәхәббәт тәрбияли, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү белән беррәттән, халык авыз иҗатын ныграк өйрәнергә этәргеч бирә.

Бу эшчәнлек балалар бакчаларында балалар һәм тәрбиячеләр өчен күрсәтелергә мөмкин.

Максат:язучының иҗаты белән танышу.

Бурычлар:

1. А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятенең эчтәлеген сөөйләргә өйрәнү, әкиятне укуга кызыксыну уяту.

2. Сәнгатьле сөйләү кунекмәләрен үстерү; дус, тату яшәү нормаларын тәрбияләү.

3. Язучының иҗатына кызыксыну тудыру.

Сузлек эше:бүрекле, төлке, сертотмас, гәүһәр.

Җиһазлау: А. Алишның портреты, мәкальләр белән плакатлар, әкият белән аудиоязма, видеоязма, китаплар күргәзмәсе.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, сорау бирү, мактау, бәяләү.

Эшчәнлек төзелеше:

Сюрприз момент: уен персонажы Мырау – песинең килүе;

«Сертотмас үрдәк»әкиятенә иллюстрацияләр карау;

Үстерелешле уеннар;

Әкиятнең әчтәлеген сөйләү;

Физкультминутка;

Балалар беләнәкиятөстендә эш;

«Сертотмас үрдәк»әкиятенә видеоязма карау;

Эшчәнлеккә йомгак ясау.

Эшчәнлекнең барышы:

Балалар безгә бүген кунаккаМырау исемле песи килгэн. Ул бик матур, чиста, зур.Песи сезнең белән дуслашырга тели.

Мырау:Исәнмесез балалар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек! (Балаларның җавабы)

Мырау:Мин сезнең белән дуслашырга телим. Сезнең беләнәкиятләр тынлыйсым килэ.

Рәхим ит, Мырау!

Балалар,әйтегезәле, татар халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?Рус телендә нинди әкиятләр ишеткәнегез бар?Әкиятләр нинди төрләргә бүленәләр? (Балаларның җавабы)

Балалар, сезнең авылда булганыгыз бармы? Сезнең әби-бабайларыгызда нинди йорт хайваннары бар? (Балаларның җавабы)

Аудиоязмада А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен тыңлау, сораулар ярдәмендә балалардан эчтәлеген сөйләтү.

Балалар, хәзер без сезнен белән уйнап алабыз. Мин сезгә сүзләрәйтәм, сез шул сүзләрдән жөмләләр төзегез:Әти, бер, зәңгәр,ипи, әни, ике, кызыл, алма, әби, өч, яшел, суган, бабай, дүрт, сары, бәрәңге.         

Ял минуты

Ишек алдында әтәчләр
Зарядкага бастылар.
Уңга-сулга, уңга-сулга,
Алга-артка, алга-артка,
Утырдылар, тордылар.
Аяк белән тыпырдашып,
Көчләрен сынаштылар.
Бер, ике, өч,
Бездә дуслык, бездә көч.

Яле, Мырау, әйт, балалар дөрес җаваплар бирделәрме?

Мырау: Бик яхшы , күп беләләр.

Йомгаклау

Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Язучы балаларда нинди гадәтләрнең булмавын тели? Балалар сез дуслык, татулык турында мәкальләр беләсезме?(Балаларның җавабы)

— Балалар, безнең эшчәнлегебез тәмам. Безгэ Мырау белән дә саубуллашырга вакыт җитте.

Мырау: Рәхмәт балалар. Мин сезне яратам. Сау булыгыз!

Кулланылган әдәбият:

З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова, “Туган телдә сөйләшәбез”, методик ярдәмлек, Казан, 2012 ел.

Подробности

Автор: Сания Хайруллина

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4087

Рейтинг:   / 5

Т.Р Питрәч муниципаль районы Татар Казысы гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Резедә Шәрифулла кызы, 1нче категория.
2013

Тема . А. Алиш . “ Сертотмас үрдәк”. (4кл.)
Максат. А . Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен сәнгатьле укырга, эчтәлеген аңларга өйрәтү, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру, балаларның сүз байлыгын үстерү; эчтәлек аркылы балаларга тәрбия бирү, әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләрен өйрәтү; логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау. А. Алишның портреты, “Салават күпере” журналы, әкиятләргә ясалган иллюстрацияләр, әкиятләрдән төзелгән китаплар күргәзмәсе, әкият геройлары (йомшак уенчыклар), балалар язучыларына атап төзелгән альбомнар, мәкальләр, хәдисләр, компьютер, презентация.
Метод һәм алымнар. Эзләнү – тикшеренү методы, әсәрне анализлау алымы, әңгәмә.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру.
— Балалар, без сезнең белән А.Алиш язган әкиятне укырбыз. Әкиятне укый башлаганчы мин әзерләгән табышмакларга җаваплар табыйк.
1) Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. ( Куян )
2) Бернәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. ( Керпе )
3) Сорыдыр төсе, үткендер теше,
Урманда йөри, бозаулар эзли. ( Бүре )
4) Җәен урманда патша,
Кышын кардан да аста. ( Аю )
5) Нечкә билле,
Көянтә койрыклы. ( Төлке )
6) Соскы борын бакылдык –
Күп сөйләшә такылдык. ( Үрдәк )
-Яхшы, балалар, әйтегез әле, бу җәнлекләр кайсы әкият геройлары икән? Кем белә?
-“Сертотмас үрдәк”.
-Димәк, бу әкиятне кем язган икән?
-Абдулла Алиш.
-Шулай балалар. Бүген без сезнең белән А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте белән танышырбыз. Укый башлаганчы сер саклау турында әңгәмә үткәрик.
Әңгәмә.
— Борынгылар: ” Сер саклый белә торган кеше-акыллы кеше ул; — дигәннәр. Ә нәрсә соң ул сер? — Сер ул, балалар, кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат.
— Нинди серләр була соң? Белмисезме? (Укучыларның җаваплары).
— Гаилә сере, дәүләт сере, хәрби сер, табиб сере. Сер тота белү гадәткә әверелергә тиеш. Сер тота белмәү күңелсез хәлләргә, фаҗигага әверелергә мөмкин. Әйтик, дәүләт серен сату – илгә хыянәт итү дигән сүз. Сер тотмаучыларны хыянәтче, гайбәтче дип атыйлар. Сер саклый белә торган кеше – ышанычлы кеше, ул илен дә, халкын да – беркемне дә сатмый. Әйтик әгәр табиблар, Гиппократ антын бозып, авыруга: “Син якын арада яшәүдән туктаячаксың”, — дисәләр, нәрсә килеп чыгар иде?
— Фаҗига, әлбәттә.
-Димәк, б алалар, серне бөтен кешегә дә сөйләргә ярамый икән.
-Халык әйтемнәрендә һәм мәкальләрендә дә шул турыда әйтелгән: “Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына”.
II. Белемнәрне тигезләү.
Тест ( 2-4 слайд )
А. Алишның туган ягы
1. Оренбург өлкәсе Мостафа авылы.
2. Арча районы Кушлавыч авылы.
3. Спас районы Көек авылы.
А.Алишның туган елы
1. 1908.
2. 1906.
3. 1923.
Бу әкиятләрнең кайсылары А.Алишныкы?
1. Капкорсак патша.
2. Койрыклар.
3. Чукмар белән Тукмар.
“Сертотмас үрдәк” әкиятендә үрдәккә иң беренче булып кем о чрый?
1. Куян.
2. Керпе.
3. Төлке.
Керпе үрдәккә нинди киңәш биргән?
1. Сереңне сөйләмә!
2. Хуҗаңны эзләп йөрмә!
3. Йортыңа кире кайт!
Нинди сәбәпләр аркасында Хуҗаның йорты туздырылмый калган?
1 .Хуҗа дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган.
2. Хуҗаның йортын йорт хайваннары яхшы саклаган.
3. Хуҗа вакытында кайтып җиткән.
Үрдәк нинди гадәте аркасында харап булган?
1. Мактанчык.
2. Комсыз.
3. Сертотмас.
Музыкаль тәнәфес. “ Мактанчык үрдәк “ җырын җырлау.
III. Яңа дәрес материалын өйрәнү.
1. Аңлатмалы сүзлек белән эш. ( 5 слайд )
Сер – кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат.
Колак салмаган – тыңламаган.
Гәүһәр – җәүһәр, кыйммәтле таш.
2. Әкиятнең темасын, проблемасын, чишелешен аңлату.
Сораулар:
“Сертотмас үрдәк “ әсәрендә сүз нәрсә турында бара?
Әсәрдә нинди проблема күтәрелә?
Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәрергә булганнар?
Үрдәкнең фаҗигасе нидән гыйбарәт?
Хуҗалыкка зыян килми кала. Ни өчен?
— Искә төшерик әле: әкиятләр ничә төргә бүленә? (Тормыш – көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр була.)
— Ә “Сертотмас үрдәк “ әкияте кайсы төркемгә керә? (Хайваннар турындагы әкият.)
-Нәтиҗә ясыйк. Әкият хайваннар, кош – кортлар турында булса да, анда сурәтләнгән вакыйгалар кем тормышын тасвирлый? (Кешеләр .)
— Үзен әсәрдәге үрдәк кебек тоткан кешеләрне очратканыгыз бармы? Үзегезнең үрдәк хәлендә калганыгыз булмадымы? Әкиятнең төп темасы нинди? ( Сер саклау.)
Укучыларның фикерләрен тыңлау.
3. Әкиятне өлешләргә бүлү.
— Ә хәзер, балалар, әкиятне өлешләргә бүлик һәм һәр өлешкә исемнәр уйлыйк. ( 6 слайд )
1. Үрдәк аю янында. 2. Бүрегә үрдәк кенә аз. 3. Төлке балаларына тәмле симез ит. 4. Хуҗа уяу кеше икән.
4. Төзелген план буенча эчтәлекне сөйләтү.
Иллюстрацияләр белән эш. -Рәсемдә бирелгәннәрнең кайсы Алиш әкиятләреннән алынган? ( 7 слайд )
“Нечкәбил”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Койрыклар”, “Шүрәле”, “Өч кыз”, “Сертотмас үрдәк”.
Бирелгән мәкальләр кайсы әкияткә туры килә? ( 8 слайд ) 1. Сер тотмас – дус тапмас.
2. Азрак сөйләсәң, күп ишетерсең.
3. Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.
5. Рәсемнәрне әкият эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз. ( Алты рәсем тәкъдим ителә. Шуларны тиешле тәртиптә урнаштырырга. ) ( 9 слайд )
6. Рәсем буенча таптырып, әкиятне рольләргә бүлеп уку. Рольләргә бүлеп укыганда укытучы диалогларны дөрес әйтеп укуларына игътибар итә, өйрәтә.
-Ә хәзер, балалар, әкиятне тулысынча укып чыгыйк. 7. Дәреслектәге сораулар буенча эш. -Әсәрнең исеменнән нәрсә белеп була? — Бу әкияттән ниләр аңладыгыз? Әкият сезгә ошадымы? Ни өчен урманга үрдәкне җибәрергә булганнар? Бу әкиятне укып, без нәрсәләргә өйрәндек? ( Укучыларның җаваплары )
— Әйе, балалар, пәйгамбәребез гайбәтне тыңларга да рөхсәт итмәгән. Ул бер хәдисендә болай дигән: “Гайбәт сөйләүче белән гайбәт тыңлаучының гөнаһлары уртактыр “. Сер тотмау, гайбәт сөйләү бик зур гөнаһ та, әдәпсезлек тә була икән.
Халык мәкальләренә тагын бер кат игътибар итик әле:
Сер тотмас – дус тапмас.
Азрак сөйләсәң, күбрәк ишетерсең.
Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.
Мәкальләрнең дөреслеген исбат иттерү.
iV. Өйгә эш бирү. ( Өй эшен сайлау мөмкинлеге бирелә.)
1. Әкиятнең күңелегезгә хуш килгән өлешләренә рәсем ясарга.
2. Әгәр үрдәк өенә исән-имин кайткан булса, Хуҗа, хайваннар арасында нинди сөйләшү булыр иде? Шул турыда язарга.
3. Үзегезгә охшаган өлешне ятлап килергә.
4. Әкиятнең ахыры күңелсез тәмамлана: Үрдәк һәлак була. Үрдәк исән калырлык итеп, әсәрнең ахырын ничек үзгәртер идең? Шул турыда язарга.
V. Йомгаклау.
Әйтегез әле: бу әкиятне укыгач, нинди фикергә килдегез? Әкиятне өйрәнү кирәк идеме? ( Фикерләр тыңлана.)
-Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. ( Билгеләр кую.) Матур уй – фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас. Сез нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз.
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.
( Г. Тукай. “Киңәш” ).

Т.Р Питрәч муниципаль районы Татар Казысы гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Резедә Шәрифулла кызы, 1нче категория.
2013

Тема . А. Алиш . “ Сертотмас үрдәк”. (4кл.)
Максат. А . Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен сәнгатьле укырга, эчтәлеген аңларга өйрәтү, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру, балаларның сүз байлыгын үстерү; эчтәлек аркылы балаларга тәрбия бирү, әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләрен өйрәтү; логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау. А. Алишның портреты, “Салават күпере” журналы, әкиятләргә ясалган иллюстрацияләр, әкиятләрдән төзелгән китаплар күргәзмәсе, әкият геройлары (йомшак уенчыклар), балалар язучыларына атап төзелгән альбомнар, мәкальләр, хәдисләр, компьютер, презентация.
Метод һәм алымнар. Эзләнү – тикшеренү методы, әсәрне анализлау алымы, әңгәмә.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру.
— Балалар, без сезнең белән А.Алиш язган әкиятне укырбыз. Әкиятне укый башлаганчы мин әзерләгән табышмакларга җаваплар табыйк.
1) Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. ( Куян )
2) Бернәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. ( Керпе )
3) Сорыдыр төсе, үткендер теше,
Урманда йөри, бозаулар эзли. ( Бүре )
4) Җәен урманда патша,
Кышын кардан да аста. ( Аю )
5) Нечкә билле,
Көянтә койрыклы. ( Төлке )
6) Соскы борын бакылдык –
Күп сөйләшә такылдык. ( Үрдәк )
-Яхшы, балалар, әйтегез әле, бу җәнлекләр кайсы әкият геройлары икән? Кем белә?
-“Сертотмас үрдәк”.
-Димәк, бу әкиятне кем язган икән?
-Абдулла Алиш.
-Шулай балалар. Бүген без сезнең белән А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте белән танышырбыз. Укый башлаганчы сер саклау турында әңгәмә үткәрик.
Әңгәмә.
— Борынгылар: ” Сер саклый белә торган кеше-акыллы кеше ул; — дигәннәр. Ә нәрсә соң ул сер? — Сер ул, балалар, кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат.
— Нинди серләр була соң? Белмисезме? (Укучыларның җаваплары).
— Гаилә сере, дәүләт сере, хәрби сер, табиб сере. Сер тота белү гадәткә әверелергә тиеш. Сер тота белмәү күңелсез хәлләргә, фаҗигага әверелергә мөмкин. Әйтик, дәүләт серен сату – илгә хыянәт итү дигән сүз. Сер тотмаучыларны хыянәтче, гайбәтче дип атыйлар. Сер саклый белә торган кеше – ышанычлы кеше, ул илен дә, халкын да – беркемне дә сатмый. Әйтик әгәр табиблар, Гиппократ антын бозып, авыруга: “Син якын арада яшәүдән туктаячаксың”, — дисәләр, нәрсә килеп чыгар иде?
— Фаҗига, әлбәттә.
-Димәк, б алалар, серне бөтен кешегә дә сөйләргә ярамый икән.
-Халык әйтемнәрендә һәм мәкальләрендә дә шул турыда әйтелгән: “Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына”.
II. Белемнәрне тигезләү.
Тест ( 2-4 слайд )
А. Алишның туган ягы
1. Оренбург өлкәсе Мостафа авылы.
2. Арча районы Кушлавыч авылы.
3. Спас районы Көек авылы.
А.Алишның туган елы
1. 1908.
2. 1906.
3. 1923.
Бу әкиятләрнең кайсылары А.Алишныкы?
1. Капкорсак патша.
2. Койрыклар.
3. Чукмар белән Тукмар.
“Сертотмас үрдәк” әкиятендә үрдәккә иң беренче булып кем о чрый?
1. Куян.
2. Керпе.
3. Төлке.
Керпе үрдәккә нинди киңәш биргән?
1. Сереңне сөйләмә!
2. Хуҗаңны эзләп йөрмә!
3. Йортыңа кире кайт!
Нинди сәбәпләр аркасында Хуҗаның йорты туздырылмый калган?
1 .Хуҗа дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган.
2. Хуҗаның йортын йорт хайваннары яхшы саклаган.
3. Хуҗа вакытында кайтып җиткән.
Үрдәк нинди гадәте аркасында харап булган?
1. Мактанчык.
2. Комсыз.
3. Сертотмас.
Музыкаль тәнәфес. “ Мактанчык үрдәк “ җырын җырлау.
III. Яңа дәрес материалын өйрәнү.
1. Аңлатмалы сүзлек белән эш. ( 5 слайд )
Сер – кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат.
Колак салмаган – тыңламаган.
Гәүһәр – җәүһәр, кыйммәтле таш.
2. Әкиятнең темасын, проблемасын, чишелешен аңлату.
Сораулар:
“Сертотмас үрдәк “ әсәрендә сүз нәрсә турында бара?
Әсәрдә нинди проблема күтәрелә?
Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәрергә булганнар?
Үрдәкнең фаҗигасе нидән гыйбарәт?
Хуҗалыкка зыян килми кала. Ни өчен?
— Искә төшерик әле: әкиятләр ничә төргә бүленә? (Тормыш – көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр була.)
— Ә “Сертотмас үрдәк “ әкияте кайсы төркемгә керә? (Хайваннар турындагы әкият.)
-Нәтиҗә ясыйк. Әкият хайваннар, кош – кортлар турында булса да, анда сурәтләнгән вакыйгалар кем тормышын тасвирлый? (Кешеләр .)
— Үзен әсәрдәге үрдәк кебек тоткан кешеләрне очратканыгыз бармы? Үзегезнең үрдәк хәлендә калганыгыз булмадымы? Әкиятнең төп темасы нинди? ( Сер саклау.)
Укучыларның фикерләрен тыңлау.
3. Әкиятне өлешләргә бүлү.
— Ә хәзер, балалар, әкиятне өлешләргә бүлик һәм һәр өлешкә исемнәр уйлыйк. ( 6 слайд )
1. Үрдәк аю янында. 2. Бүрегә үрдәк кенә аз. 3. Төлке балаларына тәмле симез ит. 4. Хуҗа уяу кеше икән.
4. Төзелген план буенча эчтәлекне сөйләтү.
Иллюстрацияләр белән эш. -Рәсемдә бирелгәннәрнең кайсы Алиш әкиятләреннән алынган? ( 7 слайд )
“Нечкәбил”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Койрыклар”, “Шүрәле”, “Өч кыз”, “Сертотмас үрдәк”.
Бирелгән мәкальләр кайсы әкияткә туры килә? ( 8 слайд ) 1. Сер тотмас – дус тапмас.
2. Азрак сөйләсәң, күп ишетерсең.
3. Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.
5. Рәсемнәрне әкият эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз. ( Алты рәсем тәкъдим ителә. Шуларны тиешле тәртиптә урнаштырырга. ) ( 9 слайд )
6. Рәсем буенча таптырып, әкиятне рольләргә бүлеп уку. Рольләргә бүлеп укыганда укытучы диалогларны дөрес әйтеп укуларына игътибар итә, өйрәтә.
-Ә хәзер, балалар, әкиятне тулысынча укып чыгыйк. 7. Дәреслектәге сораулар буенча эш. -Әсәрнең исеменнән нәрсә белеп була? — Бу әкияттән ниләр аңладыгыз? Әкият сезгә ошадымы? Ни өчен урманга үрдәкне җибәрергә булганнар? Бу әкиятне укып, без нәрсәләргә өйрәндек? ( Укучыларның җаваплары )
— Әйе, балалар, пәйгамбәребез гайбәтне тыңларга да рөхсәт итмәгән. Ул бер хәдисендә болай дигән: “Гайбәт сөйләүче белән гайбәт тыңлаучының гөнаһлары уртактыр “. Сер тотмау, гайбәт сөйләү бик зур гөнаһ та, әдәпсезлек тә була икән.
Халык мәкальләренә тагын бер кат игътибар итик әле:
Сер тотмас – дус тапмас.
Азрак сөйләсәң, күбрәк ишетерсең.
Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.
Мәкальләрнең дөреслеген исбат иттерү.
iV. Өйгә эш бирү. ( Өй эшен сайлау мөмкинлеге бирелә.)
1. Әкиятнең күңелегезгә хуш килгән өлешләренә рәсем ясарга.
2. Әгәр үрдәк өенә исән-имин кайткан булса, Хуҗа, хайваннар арасында нинди сөйләшү булыр иде? Шул турыда язарга.
3. Үзегезгә охшаган өлешне ятлап килергә.
4. Әкиятнең ахыры күңелсез тәмамлана: Үрдәк һәлак була. Үрдәк исән калырлык итеп, әсәрнең ахырын ничек үзгәртер идең? Шул турыда язарга.
V. Йомгаклау.
Әйтегез әле: бу әкиятне укыгач, нинди фикергә килдегез? Әкиятне өйрәнү кирәк идеме? ( Фикерләр тыңлана.)
-Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. ( Билгеләр кую.) Матур уй – фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас. Сез нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз.
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.
( Г. Тукай. “Киңәш” ).

У вас нет прав для создания комментариев.

Сертотмас үрдәк

«Сертотмас үрдәк» татар әкияте | «Болтливая утка» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк бул­ган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайваны­на, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,—дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!»— дигән.

«Нигә белдермәскә кушты икән?»— дип, үрдәк йөдәп чык­кан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.

Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу»,—дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»— дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!»—дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сез­нең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде»,—дигән. Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туй­дырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре— үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән…

Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән.

Үрдек күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер кер­пе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан:

— Кая барасың болай?— дигән.

Үрдәккә инде шул гына кирәк тә. Юл буе берәү дә очрама­ганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган:

— Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, эте­без дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр,— дигән.

— Синең өең эракмы соң?—дигән керпе.—Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән.

— Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән үрдәк. Өйләрендә елан­нарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәче­нең шуклыгын да сөйләп биргән.

— Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарар­лы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч бу­лыр, җимерелмәслек нык булыр,— дигән.

Керпенең бу акыл­лы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган.

Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган, һәм ул да аңардан сораган:

— Өй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

— Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды,— дигән үрдәк, керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән.— Куян эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән»,— дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сораш­кан, теге юләр моңа да серен ачкан.

— Хуҗаңны күргәнем юк,— дигән дә куян куаклык эченә кереп югалган.

Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән куянга сөйләгән сүзне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында аюдан сораган:

— Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Аю:

— Күрмәдем,— дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын ур­таклашкандай булып кыланган.— Урман эченәрәк керсәң, һич­шиксез табарсың,— дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән»,—дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.

Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:

— Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең? — дигән. Те­ге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен бүрегә дә әйткән. Усал бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә: «Боларның са­рыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк!»—дигән дә үзе куаклар арасына кереп югалган.

Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.

Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз кушкан:

— Багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмә­деңме?—дигән.—Янында эте, кулында балтасы бар иде,— дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның ты­нычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.

— Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән төлке.— Янында кәкре койрыклы эте дә, би­лендә корыч балтасы да бар иде,—дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән.

Алар:

— Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, үрдәккә күрсәткән…

— Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите,— дигән һәм шул минут, үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, анала­рыннан тагын да сораганнар.

— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам,— дигән төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән.

Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам тузды­рылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманна­рына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасын­нан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән… «Тагын берничәне тот­кач, толып тектерермен»,— дигән һәм тиресен киптерергә ам­барга элгән.

Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

***

«Болтливая утка» татарская сказка | «Сертотмас үрдәк» татар әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Болтливая утка

Близко ли, далеко ли жил-был Охотник. Была у него собака Белый Коготь, меткое ружьё и много домашних зверей и птиц. Среди них заметно выделя­лась утка, с хохолком на голове, по прозвищу Болтли­вая Утка.

Встретит Утка Горластого Петуха, или Бородатого Козла, или Курицу Куда-Куда, или Кота Цап-Царап и ну болтать! Те, бывало, слушают, слушают, да так и уйдут, не дослушав до конца.

— Знаешь новость? Тебе одному скажу по сек­рету…

Так всегда начинала свой рассказ Болтливая Утка.

Однажды Охотник перекинул через плечо ружьё, через другое — охотничью сумку. Потом созвал всех зверей и птиц и сказал:

— Я ухожу на охоту. Белый Коготь со мной пойдет. Смотрите, никому не говорите, что меня с Белым Когтем дома нет.

Звери и птицы остались одни. Ну и страшно же им было ночью! Всё казалось, что кто-то крадётся к ним во двор. Однако ночь прошла — ничего не случилось.

И день прошёл. Не возвратился Охотник. На зака­те солнца звери и птицы собрались на совет. Что де­лать, если Охотник и вторую, и третью ночь не будет ночевать дома?

— Надо идти за Охотником, — сказал Горластый Петух.

— Да, надо идти за Охотником,- согласились все.

Но кто пойдёт? Подумали, подумали, решили по­слать Болтливую Утку: она и по земле ходит, и по воздуху летает, и по воде плавает — лапки у неё, как вёсла.

— Ты ступай за Охотником,- сказали Болтливой Утке товарищи.- Только по дороге никому ничего не рассказывай.

— Так уж и быть. Завтра пойду,- прокрякала Болтливая Утка, зевнула и спать легла.

Ранним утром Утка встала, позавтракала и отпра­вилась в путь. Сначала она долго летела, широко раз­махивая крыльями. Летела, летела, прилетела к реке. Села на воду и поплыла. Плыла, плыла, приплыла к берегу. Вышла на берег, отряхнулась, пошла пешком. Шла, шла, пришла к лесной опушке. А у опушки яго­ды спелой — видимо-невидимо. В траве букашки раз­ные. Наелась Болтливая Утка спелых ягод да жирных букашек, отдохнула и пошла в лес.

Лес густой, тёмный. Идёт Болтливая Утка, покря­кивает. Навстречу — Колючий Ёж.

— Куда путь держишь? — спросил Ёж.
А Болтливой Утке так захотелось поговорить! Совсем забыла она, что наказывали товарищи.

— Тебе одному скажу по секрету,- ответила Болт­ливая Утка.- Я ищу своего хозяина — Охотника. Он ушёл на охоту и не возвращается. Собака наша, Бе­лый Коготь, тоже с ним. Некому теперь сторожить наш дом, Вот мои товарищи и послали меня разыскать Охотника.

— А далеко отсюда ваш дом? — спросил Колючий Ёж.- Водятся ли у вас жирные мыши?

— Да вот эта тропинка ведёт прямёхонько к наше­му дому,- ответила Болтливая Утка.- Только смотри, никому не говори.

Потом Болтливая Утка сказала Колючему Ежу, что мыши у них жирные и охотится за ними Кот Цап — Царап.

Когда Болтливая Утка собралась уходить, Колючий Ёж дал ей совет: он был добрый, хотя и колючий.

— Я не разбойник. Зла тебе не причиню. Но ска­жу: будь осторожна, каждому встречному своей тайны не выдавай. Тогда в вашем доме будет спокойно.

Но Болтливая Утка не послушалась умного совета.

Пошла она дальше. Шла, шла, навстречу — Заяц Длинные Уши, Заяц спросил:

— Эй, ты, Хохлатка. Ты, наверное, живёшь на глубоком тихом озере? Зачем же ты пришла в этот темный лес?

— Тебе одному скажу по секрету, — отвечала Болт­ливая Утка.- И хозяин Охотник, и собака Белый Ко­готь ушли на охоту. Дом наш остался без присмотра.

И Утка пересказала Зайцу всё, что говорила Колю­чему Ежу.

«Ага,- подумал Заяц Длинные Уши,- раз хозяи­на нет, самое удобное время обгрызть кору у молодых яблонь». Он спросил у Болтливой Утки, где дом Охот­ника. Когда та, глупая, всё разболтала, Заяц сказал:

— Не встречал я твоего хозяина. И шмыгнул в кусты. А Болтливая Утка пошла дальше. Шла, шла, вы­шла на лужайку. Смотрит: посреди лужайки спит, раз­валившись и громко храпя, большой Косолапый Медведь. Болтливая Утка разбудила Медведя и тут же все ему рассказала. Потом спросила:

— Не встречал ли ты здесь человека с ружьём и собакой? Не встречал. Наверное, он там, в чаще, прорычал Медведь таким голосом, словно ему жалко было Болтливую Утку, а сам подумал: «Хозяина нет, самое удобное время полакомиться мёдом у него на пчельнике». И торопливо заковылял прочь.

Болтливая Утка всё искала охотника, всё глубже уходила в лес. Наконец, зашла в самую чащу. И вдруг перед ней — Серый Волк.

— Эй, Хохлатка,- крикнул он.- Как это ты ходишь в таком дремучем лесу одна?

Не испугалась Утка Серого Волка и всё ему разболтала. Злой Серый Волк щёлкнул зубами и подумал: «Самое удобное время унести у Охотника овцу». А Утке сказал:

— Не встречал я твоего хозяина.

И скрылся между деревьями.

Пошла Болтливая Утка дальше. Дорогой ей попадались дикие звери, быстрые птицы, маленькие букаш­ки. Всем рассказывала Болтливая Утка свою тайну. Шла, шла — навстречу Хитрая Лиса с пушистым хвостом. Утка и с Лисой заговорила:

— Нарядная тётушка, не встречала ли ты моего хозяина? При нём собака Белый Коготь и ружьё. Без хозяина и собаки у нас дома не спокойно.

— Как же, видела,- тонким голоском ответила Хитрая Лиса и повела за собой Болтливую Утку. Дол­го пробирались они по тёмному лесу, наконец, пришли к глубокому оврагу, густо заросшему кустарником. Там была лисья нора. Возле норы играли маленькие лисята. Они мигом окружили мать.

— Мама, мама, что ты принесла нам поесть?

А Хитрая Лиса и говорит:

— Вот вам, детки, утятинка. Лисята набросились на Болтливую Утку и съели её. Съели — не наелись. Ещё просят.

Хитрая Лиса подумала: «Охотника дома нет. Пой­ду, всех его кур переловлю». И говорит лисятам:

— Сейчас, детки, схожу, ещё принесу.

А лисята пищат:

— Неси побольше!

И опять стали гоняться друг за другом и кувыр­каться.

Вот так из-за одной Болтливой Утки чуть не про­пал весь дом Охотника. Но Охотник был умный. Он хорошо устроил своё хозяйство. Заяц Длинные Уши не смог погрызть яблонь — сад Охотник обнес высоким забором. Косолапый Медведь не полакомился мёдом, потому что Охотник выкопал вокруг пчельника глубокую канаву. Медведь даже чуть не свалился в неё. И Серый Волк не пролез в овчарню — овец защитила крепкая дверь. А Лиса, хоть и была хитрой, но попа­лась в капкан. Скоро вернулись Охотник и Белый Коготь. Охотник увидел Лису в капкане и сказал:

— Ещё несколько таких поймаю,- сошью себе к зиме лисью шубу.
Бородатый Козёл, Кот Цац-Царап, Курица Куда-Куда, Горластый Петух рассказали Охотнику обо всём и очень жалели, что послали за ним Болтливую Утку.

А.Алиш «Сертотмас үрдәк»әкиятенә ияреп язган сәхнә әсәре.
(Исмәгыйлова Р.Т)

Катнашучылар:

Сертотмас үрдәк

Аучы

Актырнак-аучының эте

Төлке

Керпе

Сарык

Куян

Бүре

Аю

1нче күренеш:

Барышы:авыл тормышына хас булган тавышлар ишетелә.

Актырнак.Вау-Вау(3 тапкыр) Ишетмиләр биит!.Вау-Вау(көчлерәк
тавыш белән)Хуҗа , тизрәк чык инде.Зур бәлә бездә;

(Өйдән аучы йөгереп чыга)

Аучы.Ни бар, ни бар?

Актырнак.Әйдә тизрәк !…Вау-Вау!Өй артына.

(Бергө чыгып югалып торалар.Аучы бүре имгәткән сарык бәрәнен
алып керө)

Аучы.Ай-яй!Ай-яй-яй!Нөселле сарык бәрәнен харап иткәннөр
бит.Ай-яй(кызгана)

Актырнак.(кайгырып)Күреп калдым ул явызны ,артыннан куган
идем.Куып җитә генә алмадым.Эх!!!

Аучы.(ачуланып)Ну шул явыз бүреләрне!Башлары белөн җавап
бирерлөр алар(йодрык яный)

Актырнак.Хуҗам борчылма алай. Мин аларны эзләренннөн бик тиз
табармын.

Аучы.(Аучы йөгереп өйгә кереп китә,актырнак иснәнеп йөри.Сумка
аскан мылтык таккан аучы чыга ,әче итеп сызгыра.Актырнак килеп
җитә)

Аучы.Актырнак,чакырып кил син,бөтен

хайваннарны.(Актырнак сызгырып кош-кортларны,хаваннарны чакыра)

Актырнак.Хау-хау-хау!Хуҗа чакыра сезне ,әйдәгез!

(Абзарның ишекләре ачыла .Аннан Сарык .Әтәч,Үрдәк
чыгалар,һәрберсе кычкыра,Алдагы планда Сертотмас үрдәк)

Аучы.Күрәсезме ,Сарык бәрәнен?

Сарык.Ах,балакаем,җанкисәгем…Матур бәрәнем!(Елый)

Аучы.Сорамыйча чыгып киткән

Үзе утардан,

Үлән ашап йөргән чакта,

Бүрегә тарыган.

Актырнак. Бу кечкенә бәрән өчен үчен без алачакбыз!

Аучы.Менә шулай!Без ,Актырнак белән бергә,

Җыендык ауга,

Шул явызны табар өчен

Киттек урманга.

Без өйдә юк икәнне һичкем белмәсен.

Бу серне сез һәркайсыгыз яхшы саклагыз.

Аңладыгызмы?(Барысы бергә)Аңладык…!

Без озак йөрмәбез, бик тиз кайтырбыз.

Сертотмас.Юлыгыз уңсын, явыз бүре тотылсын!

Аучы.Ярый ,хушыгыз!Серне саклагыз! Хушыгыз! (чыгып китәләр)

Актырнак.Хуҗа әйткәнне истә тотыгыз.Хушыгыз!(Хушлашалар)

2 нче күренеш:

(музыка уйный.Яңадан таң ата)

Сертотмас. Бак- бак .Бүре тагын килгән,абзар тирәсендә
йөргән.Бак-бак.Хуҗаны тизрәк эзләп табарга кирәк.Бак-бак!

Әтәч. Кикрикүк.

Сарык. Бәәк.

Хайваннар.(Бергә)Әйе,кирәк,бик кирәк,ләкин тизрәк!

Сертотмас. Әтәчне җибәрсәк ничек булыр?Бәлки ,юлы уңар?

Сарык. Ә-Әй. Ул оча да, йөзә дә белми,табып кайта алмаячак.Әйдә
Үрдәкне җибәрик,бәлки юлы уңар?

Сертотмас. Бәлки сарыкны җибәрербез!

Әтәч. Эй,…Сарык аңгыра бит ул.Буэш өчен,батырны ,җитезне

Җибәрергә кирәк.Минемчә,…(башын кашып)Үрдәкне җибәрергә
кирәк,Чөнки ул(бармакларын бөгеп саный)йөгерә

дә ала,йөзә дә ала,оча да ала.

(Үрдәк мактанып йөреп ала .)Бак-бак!

Сарык.Әйе,әйе,Үрдәк барсын.

Әтәч.Дөрес,дөрес Үрдәккә тапшырырга кирәк.

Сертотмас.Минемчә ,…Әтәч миннән батырырак…

Минем урманга барганым юк шул.Биик анда куркынычтыр.

Сарык.Актырнак йөри ич әле,аның кай җире бездән артыграк?

Әтәч.Әй!Хуҗага ияреп барырга кем дә булдыра аны,ә син менә бер
ялгызың барып кара,Ә…Үрдәк бу эшне булдыра,чөнки ул оча ала.

Сертотмас.Авыр эш инде авырын.Ярар сезнең хакка барырмын.Сер
саклау турында тыныч булыгыз,ярый хушыгыз.(Саубуллашалар)

3нче күренеш. (Урман күренеше)

Сертотмас.(такмаклый) Бак-бак-бак!Әй хуҗа ,синкайда?Бак-бак-бак!
Эзли,эзли арып беттем, бераз ял итим.Кара әле, үзләре өйдә
калдылар.Ә мин…юләр,шуларның сүзләрен тыңладым.Шундый авыр эшкә
алындым.

Керпе.(агач арасыннан җырлап килә)Фу-фу-фу.

Балаларым.йомшакларым,

Бик ачыккканнар

Күренми микән еланнар

Яки тычканнар.

Тукта әле,кемдер селкенә, качыйм тиз генә.

Сертотмас.(күреп ала)

Керпе ,керпе ,нигә качасың?

Мин юаш үрдәк,

Бары синнән сорый торган

Сүзем бар әзрәк.

Керпе.(куркыбрак каршысына чыга.)

Сертотмас.Иптәшләремнең йомышларын үтим.Хуҗабыз белән этебезне
эзлим.Эт ияркән,кулына мылтык тоткан кешене күрмәдеңме?

Керпе.Әнә,теге якта,ишетелде мылтык тавышы.Әсезнең өегез кайда?
Сездә тычканнар һәм еланнар юкмы? Минем балаларым бик нык
ачыкканнар.

Сертотмас.Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара.Бер
кешегә дә әйтмә,кара!Бездә еланнар бөтенләй күренми, ә тычканнарга
песи көн бирми.Хуш киттем ,аларны эзләп табарга кирәк.

Керпе.Сак бул,очраган берәүгә дә сереңне сөйләмә!

Сертотмас.Тотындың инде акыл сатырга.Син өйрәтмәсәң .ату белмим
инде ничек сөйләшергә.(китеп бара)

Керпе.Башкалар әйткәнгә колак сал.Ул сүзләрдән гыйбрәт ал.Үзең
белгәнчә эшлә .тик авыр хәлгә төшмә.(куаклар эченә кереп югала)

Сертотмас.(Әйләнеп йөри)Җитмәсә ,берәрсе очрамый
шунда.Уф!…арытты.Утырып ял итеп алыйм әле монда(утыра)…Чү,әнә
ниндидер озын колак күренә.

Куян.(җырлый)

Юк микән тәмле кайрылы

Яп-яш агачлар

Балаларым, ап-акларым,

Алар бик ачлар.(үрдәкне күреп куркып кала)Ай-ай !Кем бу!Әй
,бүрекле үрдәк!Ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас.Иптәшләремнең йомышларын үтим,(горурланып) хуҗабыз
белән этебезне эзлим.Эт иярткән ,кулына мылтык тоткан кешене
күрмәдеңме?

Куян.(читкәрәк китеп)Алай булгач ,хуҗаның алмагачларын кимереп
кайтырга була икән.(үрдәккә карап) Синең өең еракмы соң?

Сертотмас.Менә шушы сукмак безнең өйгә туп туры алып
бара.Беркегә дә әйтмә кара!

Куян.Хуҗаңны күргәнем юк.(куаклар артына кереп китә)

Сертотмас.Бак-бак-бак!Кайдан гына табарга инде хуҗаны?(сукмак
буйлап китә)

5нче күренеш:

Аю.Юлда аю йоклап ята мышный-мышный.(Үрдәк аягы белән төрткәләп
уята)

Аю.(Киерелеп)Ни булды, нигә тарткалыйсың,нигә уяттың тәмле
йокымнан?

Сертотмас.Иптәшләремнең йомышын үтим(горурланып)Хуҗабыз белән
этебезне эзлим.Эт иярткән мылтык тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю.Юк, күрмәдем.(үрдәкнең кайгысынуртаклашканбулып)Урман
эченәрәк кер.Шунда табарсың.

Сертотмас.Ярый,киттем,хуш.(китеп бара)

Аю.Хуҗаның умартасын ватып ,бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт
икән.(тизгенә китеп бара)

6нчы күренеш.

(Сертотмас каршына бүре килеп чыга)

Бүре.Ыр-р-р.Әй ,бүрекле баш,шушындый куе урманда япа-ялгызың
гына курыкмыйча батырланып нигә йөрисең?

Сертотмас.Иптәшләремнең йомышын үтим,(горурланып)

Хуҗабыз белән этебезне эзлим.Эт иярткән мылтык тоткан кешене
күрмәдеңме?

Бүре.(тешләрен шыгырдатып,үз -үзенә)Боларның сарыкларын барып
ашап кайтырга бик җайлы чак икән.(Үрдәккә карап)Андый кешене
күргәнем юк!(куаклар арасына кереп китә).

7нче күренеш.

Сертотмас юлын дәвам итә.Каршысына төлке очрый.

Сертотмас. Чибәркәй,матур апакай,минем хуҗамны күрмәдеңме?Эт
иярткән .кулына мылтык тоткан иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре,күрдем мин аны ! Янында кәкре койрыклы
эте дә,мылтыгы да бар иде.Әйдә минем белән.Хуҗаң янына алып
барам.(төлке белән үрдәк китеп баралар)

(бераздан төлке чыга-мактана)

Төлке. Ха-ха!Ябып куйдым тегене.Бик яхшы азык булыр.Менә шулай
була ул.Сер тота белмәсәң!(бармагын югары күтәреп)Киттем тизрәк
авылга.Хуҗа кайтканчы,калган үрдәкләрне дә алып кайтам.(Китеп бара)

8нче күренеш. Авыл тормышы.

(Хуҗа белән Акбай өй янында күренәләр)

Хуҗа.Ай,арыдык!Ярый әле кайтып җиттек.

Акбай Вау-вау-вау!Сез кайда?

Хуҗа.Ни булган монда ?Кая киткәннәр?

(Тавышлар килә)Коткарыгыз!Зинһар дип әйтәм!Коткарыгыз!

(кычкыралар)(Аучы белән Акбай Куян ,Төлке,Бүре ,аюны алып
чыгалар)

Аучы.Әһә !Капкынга эләктегезме?Мин бит сезгә караганда

да хәләкәйрерәк.Икенче кеше малына тимәссез дип
беләм,шулаймы?Ишетмим.

Җәнлекләр (бео аваздан) Юк, башка кеше малына тимибез.

Сезнең белән дус яшәрбез,җибәрегез безне.

Аучы.Ашыкмагыз әле(Бармагын янап).Әтәч син кайда?

Әтәч.Кикрикүк(канатларын җилпеп) Мин монда!

Аучы.Сарык син исәнме?

Сарык.Бә-ә-әк!Мин исән хуҗам мин исән!

Аучы.Ә…Үрдәк кайда?

Җәнлекләр.(елыйлар)Ул.ул урманга китте.

Аучы Ах! Харап булган икән!

Сертотмас..Бак-бак-бак!Харап булмадым.Көчкә очып
котылдым.(Төлкегә күрсәтеп)Бу мине бикләп куйды.

Барыбер качтым (борынын югары күтәреп)Бак-бак-бак.

Хайваннар.Безне гафу итегез! Бер генә тапкыр булса да

Аучы.Ярар бу юлга гафу итәбез.Дуслыкка ни җитә!

Ролләрне башкардылар:

Хуҗа Керпе

Акбай Куян

Сертотмас Бүре

Әтәч Аю

Сарык Төлке

Сарык бәтие

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сертификаты на новогодние праздники
  • Сертификат праздник эколят молодых защитников природы
  • Сертификат праздник осени
  • Сертификат на что можно подарить учительнице на последний звонок
  • Сертификат на праздник первой отметки