Солдатка озату йоласы сценарий

Cкачать: Сценарий по татарской литературе "Проводы в армию"

                                              
Егетне армиягә 
озату кичәсе!!!

Кыз: 

Язлар, көзләр җитсә, яшь  егетләр тыз-быз килеп,
юлгаҗыенабашлый, җырлардамакталган, төшләргәкерепйөдәткән армия сафларына .
Ватаннысаклау – һәрир – егетнеңиңизгебурычы. Элек – электәнкилгән канун бу.
Безнеңәби – бабайларыбыз да солдатка китүнезурлапүткәргәннәр. Кемнең солдатка
китүенбөтенавылхалкыбелгән, аны, өйдәнөйгәчакырып кунак иткән, зурлап, армия
сафларынаозаткан. Кызганычкакаршы, соңгыеллардабуматургадәтләрюгала бара.
Армиягәкитүнедәдәрәҗәгәсанамыйлар . Элекисә солдатка
бармаганегетегетдиптәсаналмаган. Андыйларбеләнхәттакызларда йөрмәгән. Менә без
бүгенавылларыбызда солдат озатукичәсенеңничекуздырылганынкүрсәтергәтелибез.

Җырлыйлар:

Без үскәндәүскәнидек

Тал
тамырларыкебек.

Үсепҗиткәчтаралыштык

Кош балаларыкебек.

Китәмдисең,
китәмдисең,

Китәм
,дисеңкайларга?

Ниләргәсабыритмисең

Тагынөч –
дүртайларга?

Китәм, дисең,
китәм ,дисең.

Синберкитәрсеңинде.

Синберкитеп
,күңелемне

Моңсуитәрсеңинде.

Военкомат
идәннәрен

Таптамамдигәнидем.

Туып – үскәнавылымны

Ташламамдигән идем.

Военкомат идәннәрен

Таптарга туры килде.

Яшьлисөйгәнярларымны

Ташларга туры килде.

Өч-дүртәбисөйләшеп тора.

—  ахирәт, кем малаекитәтагынбүген?

— Ник,
әлебелмәдеңмени, түбәночның
Мансур малаекитә
бит.

Аныңшундыйҗиткәнмалаебармыниинде?

   
И ахирәт, синбөтенләйарткакалгансыңикән. Буикенчемалаеныңкитүе бит инде.

   
И узгангомер. Без картаймый кем картайсын. Искәнҗилдәйүтәдәкитәикәнбугомердигәнең.

Әйтмәдәгенәинде,…..
Әлекайчангынаүзебезегетләребезне солдатка озатканидек, ә хәзероныкларюлгачыга.

 
Инде илләргенәтынычбулакүрсен, Ходаем. Исәнкешеберкайтаул,
үлгәннәргенәкирекайтмый.

Сугышларгыначыгакүрмәсенберүк.
Бер ел тизүтәр ул. Ходайкиңризыклыитепяратканбалаларбулсыннар. Ата-аналарга
бала хәсрәтебирмәсен. Иңачыхәсрәт – бала хәсрәте.

Шулай,
дөресәйтәсең. Мәңгеонытылаторганкайгытүгелинде ул.

Солдат.:Әбиләр,
мин Армия сафларынакитәминде. Хәерлеюлтеләгезмиңа.

        
Исәнлектәкүрешергәязсын, улым. Сау бул.
Без сиңахәер-дога кылыпторырбыз. Менә, улым, берәркирәгеңәтотарсың. (Акчабирә)

        
 Тукта әле, улым, олы юлга чыгар алдыннан
сиңа бер дога укыйм.
Хозер Ильяс юлдашыңбулсын.

   
«Әл-хәмдүлилләәһираббил-гааләмиин. Вәс-саләәтүвәс-сәләәмүгаләәрасүүлинәәмүхәммәдинвәгаләәәәлиһиивәсахбиһииәҗмәгыйин.
Әгуузүбилләәһиминәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәә-ниррахиим.»Инфирухыйфәәфәүввәсикааләүввәҗәәһидүүбиәмвәәликүмвәәңфүсикүмзәәликүмхайрулләкүмиңкүңтүмтәгъләмүүн».»Вәәгыйддүүләһүммәстәтагътүммиңкуввәтиүв-вәмир-рибәәтыйль-хайль…»

Әтисе.
–Улым, фамилиябезгә тап төшерәкүрмә. Кыюбул, батыр бул. Онытма, эне-сеңелләрең,
безнеңтынычтормышсинеңничекхезмәтитүеңәбәйле. Бер ел күптүгелул,
кешетормышындабермизгелгенә. Яхшыхезмәт ит. Хатларыңныешрак яз. Хәерлеюл, улым!

Әнисе:
“Улым, минем синеңөченничекутйотуымныбеләсең.Тәртипле бул. Олыларныңсүзентыңла,
хат язаргаонытма. Исән – саукиреәйләнепкайт. ХодайТәгаләисәнеңнекүрергәязсын.
Саубул, балам. Хәерлеюл, улым! Исәнлектәкүрешергәнасыйпбулсын, амин. Улым,
сиңаикмәккаптырам. Калган кисәкнеҗыепкуям. Улсинкайтканнытеләп,
өйнеңиңкадерлеурынындасакланыр.(Ипикаптыра).

Тагын бер бик борынгы йола бар менэ шушы
онга кулын манып матчада кул эзеңне калдыр улым,ул синең кайтканыңны көтеп
торыр.

Кыз: Туганҗирдәнаерылып,
еракларда –

Көннетөнгә,
төннекөнгәялгап,

Туганилнеңиминлегенсаклап

Изгеэштә —
хезмәттәсин Солдат!

Ата — баба
заманыннаншулайкилгән:

Хезмәтсорый –
олырухиБиеклекне,

Куәтөстәп, армый –
талмыйКүнегүне,

Түземлекне,
Батырлыкны, Егетлекне!

Бәйрәмбелән сине,
батыр солдатыбыз!

Сине
һәркөнискәалыпүтәрбез!

Изгебурычыңныяхшытәмамитеп

Исән –
иминкайтуыңныкөтәбез!

Иптәше.- Ярый,
егетләр, кузгалыргавакыт.

Китүче солдат:-
Саубулыгызтуганнар, дуслар, классташлар, күршеләр.Саубулыгыз, әти — әни.
Саубул,…!

Барысы:
Саубул,…. Исән- сауйөрепкайт.

(Җырлыйлар.)

Без авылданчыкканчакта

Күтәрелдетоманнар.

Язкайтмасак, көзкайтырбыз,

Саубулыгыз, туганнар!

Хәрби хезмәткә озату йоласы

— Гыйльменур апа, менә сез фамилия, исем, отчестволарыгызны тулаем әйтеп, кайчан туган, кайда туганнарыгызны әйтеп китә алмассызмы икән?

— Мин Кирлегәч авылында тудым 1929 нчы елның 25 нче маенда. Әтием – Исрафил, әнием – Сәхипҗамал, үзем Гыйльменур.

— Әйе. Ә бу авылга килен булып төштегез инде, безнең авылга, әйеме?

— Бу авылга килен булып төштем. Хәзер… Монда… Хәзер… Монда илле җиденче елны төштем, шуннан бирле яшим инде.

— Шуннан бирле безнең авыл кешесе.

— Шуннан бирле монда инде.

— Ә белемегез? Мәктәп кенәме?

— Әйе, минем бит инде коридоры белән җиде класс. Сугыш вакытлары…

— Ә яшь чагыгызда, пенсиягә чыкканчы, кем булып эшләдегез?

— Төрле… 28 ел яравайда эшләдем. Аннары калганнары шул калхузда – бригатта инде. Ний… Икмәк чәчү иде безнең шул эшләребез. Калхуз эшләре, шул бөтен төрле эшләрне эшләдек инде. Илле сигез яшемә хәтле эшләдем.

— Илле сигездән пенсиягә чыктыгыз инде?

— Илли сигездән чыктым. Пенсиягә илле биштән чыктым, яңадан өстәп эшләдем. Әйе.

— Рәхмәт яусын. Менә хәзер сезнең яшь чакта егетләрне армиягә озату турында сөйләп китә алмассызмы икән? Мәсәлән, сезнең яшь чакта армиягә чакырыла торган егетне кем дип атыйлар иде: рекрут, некрут түгелме?

— Юк, солдат диләр ие, бүтәнчәли аерым исем кушмыйлар ые. Солдат… Армиягә китсә, солдат дип.

— Солдат… Ә менә солдатка, армиягә чакырылу килгәч, аның берәр нинди хушлашып йөри торган йолалары булгандыр инде? Алары ничек үтә иде?

— Туганнары белән саубуллашып йөри. Аннары туганнары, туган тиешлеләре бар да ашка йөртәләр, тәрбия күрсәтәләр. Аннары тәрбияләп озаталар ые. Хәзерге кебек аракы эчеп, юк, андый йола юк ые. Авыл башына хәтле озата бара ек, аннан аннары соң ат белән китәләр ие инде яңгыр яуса, чикмән ябынып…

— Районга китәләр инде?

— Районга китәләр ие, ат белән озату ые. Авыл башына хәтле баралар… Төбе, нәселе булган кеше бара ые инде авыл башына хәтле, озата ые.

— Ә менә шушы хушлашып йөрү вакыты, кадер-хөрмәт күрсәтү күпмегә сузыла иде? Бер атнамы, берничә көн генәме?

— Срогы, солдатның срогы ничек. Озаграк булса, берәр атнага сузыла инде… Бер-ике көндә китәргә булса, китә ие. Озата ек.

— Аннары авыл әйләнеп йөргәннәрдер инде, минемчә. Җыр җырлап, гармуннар уйнап…

— Җыр җырлап, гармун уйнап, авылны селкетеп йөриләр ие. Киткәндә дә гармун уйнап, авыл башына хәтле гармун уйнап барып, озатып калалар ые. Гармунчы утырып та китә ие.

— Ә менә солдатны, туганнарыннан тыш, авылдашлары да чәйгә, ашка алалар идеме?

— Алалар, алалар. Ала ыек.

— Ул якын иткән шикелле була инде…

— Әйе, якын иткән… Ала ыек.

— Менә шулай авыл әйләнеп йөргәндә, дуслары да катнаша торган булгандыр инде?

— Катнаша йы, дуслары катнаша.

— Дуслары, кызлар, егетләр, яшьләр…

— Кызлар да, егетләр дә… Яшьләр бар да катнаша йы.

— Ә нинди музыка коралларында уйнаганнар? Шул гармун гынадыр инде бездә?

— Ул вакытта гармун гына инде. Шул олырак кешеләр скрипка уйный иде. Олы кешеләр инде. Яшьләр түгел, яшьләр гармунда инде алар.

— Менә солдатка, армиягә чакырып кәгазь килгәч, повестка килгәч, ул өйдәге берәр нинди эшләрдән азат ителми идеме? Берәр нәрсә эшләргә ярамый, дип әйтмиләр идеме?

— Юк, нинди эш бар – булышалар ые әти-әниләренә. Аерым эш юк ые.

— Ярамый торган эш юк алайса…

— Юк.

— Ә менә иртәгә китәсе дигән көнне, барыбер төп йортка җыелып, озату кичәсе үткәрелгәндер инде?

— Шул туганнар гына җыела инде, болай нитеп…

— Аш-су әзерләп…

— Аш-су әзерләп… булган, аш-су инде. Шунда чәен куйган, аш-су әзерләгән. Туган-тумачалар җыелып, озаталар ые.

— Шулай… Ә китүче шушы солдат егеткә бүләкләр бирә торган булганнармы?

— Әйе, бирә йек. Бүләк бирәләр ие. Ну менә үзеңнән күпме нәрсә инде… Кызлар кулъяулык бирә.

— Яраткан кызы да…

— Йөргән кызы кулъяулык бирә. Болай дус кызлары да шулай кулъяулык бирә ие чигеп язу язып, чигеп йырлар язып. Ний… Күпме инде анда ул вакытта… акча күпме, кемнең күпме мөмкинлеге бар – шулай биреп озаталар ые инде.

— Үзе белән юлга алып була торган әйберләрне дә алгандыр инде, әйеме?

— Алары, аларны әзерләп куя инде баштан ук.

— Әйе. Мәсәлән, егетне саклар өчен, әбисеме, олырак кешеләрме, егетне сакласын дип, берәр нәрсә биргәннәрме: догалыкмы, бөтиләрме?

— Дога бирәләр ие инде әбиләр, әби кешеләр. Дога бирәләр ие, ипи каптырып калалар ые.

— Иртән, китәсе көннеме?

— Иртән, менә иң, ишекне иң соңгы чыгып киткәндә каптырып, шул ипине каба йы да, калганын, марляга бәйләп, матчага элеп куялар ые.

— Менә хәзер алай бик итмиләр ахырсы…

— Итәләр.

— Ә туган туфракны алып китү юк идеме? Яулыкка төреп?

— Юк, юк, аны, ансын белмим, ансын әйтер хәлем юк, ансын ниткәнем юк.

— Аннары соң, тәртипләп сөйләсәк, ипине каптырып чыгарып җибәрәләр. Туры карап чыгамы ул ишеккә, арты белән түгелме?

— Ишеккә туры карап чыга.

— Аннары соң инде шул бергәләп озата китәләр…

— Озатып китәләр.

— Кире керү ярамый инде…

— Юк. Машина юк инде, җияүләп. Авыл башына хәтле булса да, җияү. Хәзер бит машинага утырып китәләр. Элеккеге, борынгы заманнарда инде болар, безнең заманнарда.

— Менә егетне авыл башына хәтле озатып, егет киткәч, аның хезмәте уңышлы буламы, юкмы дип берәр ничек фаразлый торган булмаганнармы?

— Теләк теләп каласың инде. Юллары уң булсын, хәерле сәфәрләр булсын, исән-сау, дүрт яклары сәламәт булып әйләнеп кайтсын, диеп һәркем дога кыла инде.

— Озату вакытында аерым аңа гына багышлап догалар укылмаганмы? Башка вакытта укылмый торган, махсус догалар?

— Болай аерым дога юк инде, әбисе, әнисе белгән догаларын укыйлар инде, болай аерым дога юк.

— Хәтерләмисезме, безнең авылдан, армиягә китеп, анда үлеп калганнар юк микән?

— Урмышлыдамы?

— Әйе.

— Менә бу Заһит малае калды инде. Теге… Менә күптән… Хәзер анарга ничә ел… Алты ел… Алай гына түгел, күп инде, күп. Ний… Шияп абзый малайлары – Заһитлар күчеп кайтты бит менә монда Сәкинәстайлар өенә. Шуларның малайлары үлеп калды солдатта. Менә хәзерге вакытта үлеп калды була инде.

— Бердән-бер очрак хәзерге вакытка, әйеме?

— Ыы.

— Аңа багышлап, берәрсе бәет чыгармады микән, әйтә алмыйсызмы?

— Ансын белмим, әнисеннән белешсәң генә ансын, белмим.

— Әнисе чыгарган булырга мөмкин, әйе бит?

— Ыы.

— Солдатлар армиягә киткәч, ул бит әле сез яшь чакта өч ел булгандыр хезмәте?

— Өч, өч ел.

— Аның янына баручылар булмагандыр инде: әти-әниләре?

— Юк, хат инде көтеп, өч почмаклы хат көтеп ята йык инде. Өч почмаклы хат ые шулай.

— Солдат хатлары…

— Солдат хатлары… Шуны көтеп ята ек.

— Шул.

— Энем минем өч ел хезмәт итте су астында, туган энем.

— Хатларын гадәти итеп кенә язалар идеме, әллә җырлар да кушалар идеме?

— Алай йыр кушмыйлар ые. Исәнлек-саулык сорап, безнекеләрен сорап инде, үзләренекен сөйләп язалар ые. Алай иптәшләр җәберли, дип язган кеше булмады инде беркайчан да.

— Беркайчан да зарланмыйлар, әйеме?

— Юк, беркайчан да зарланмадылар.

— Аннан соң армиядән әйләнеп кайткачтын да, андагы хәлләрне бик сөйләргә тырышмаганнардыр әле, минемчә, әйеме?

— Юк. Үтте генә, диләр, яхшы үтте, диләр.

— Әйе шул. Хәзерге яшь егетләр дә ( кайталар бит менә, абыйлар барып кайткалады), бер дә зарланып сөйләмиләр андагы ларны.

— Ярамый инде сөйләргә. Зарланмыйлар, сөйләмиләр.

— Ярый, армиягә карата сораулар бетте, рәхмәт яусын!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

4 август 2011 ел.

Информант: Кәримова Гыйльменур

Исрафил кызы, 1929, Кирлегәч.

Трек №6

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

2. Календарь йолалар


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 1301 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su — 2015-2023 год. (0.051 сек.)

up

Поиск по сайту

Сценарий по татарской литературе «Проводы в армию»

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор: Натфуллина Гелюся Хабировна

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 19.26 Kb
Количество скачиваний: 14

Скачать

Просмотров: 75

Похожие материалы

  • Как научить ребёнка учить стихи
  • Методическая разработка образца протокола родительского собрания, в дополнительном образовании.
  • ЗАДАНИЯ И МЕТОДИЧЕСКИЕ РЕКОМЕНДАЦИИ по выполнению контрольных работ по дисциплине «Государственная и муниципальная служба» для студентов заочного отделения специальности 46.02.01 Документационное обеспечение управления и архивоведение
  • Сценарий дня рождения детской организации
  • КСП по обучению грамоте на тему Как мы произносим слоги? 1 класс
  • Методическая разработка по ПМ 04. по теме «ВЫПОЛНЕНИЕ ЛЕЧЕБНЫХ ВМЕШАТЕЛЬСТВ В ПРЕДЕЛАХ СВОИХ ПОЛНОМОЧИЙ: ПРОФИЛАКТИКА ПРОЛЕЖНЕЙ, УХОД ЗА ПАЦИЕНТОМ С ПРОЛЕЖНЯМИ»
  • Педагогический проект «Моя инициатива в образовании»
  • Инновационные технологии на занятиях хореографией.
  • Лекция- концерт (викторина) «Знакомтесь, народные инструменты»
  • Социальный проект «Школьная газета»

«Туган якка солдат сәламе»

Сәхнә артыннан шигырь укыла.

1нче алып баручы:

Аналарны сагыну, сөю белән

Сугарылган солдат хатлары.

Шул хатларда гүя чагыла кебек

Илгә биргән изге антлары.

Аналарны хөрмәт иткән уллар

Хыянәт итмәс туган иленә.

Илгә тугрылыклы хезмәт итеп,

Чыныгып кайтыр туган җиренә.

Чыныгып кайтыр солдат,сагынып кайтыр,

Туган — туфрак тартыр үзенә.

Гадел хезмәт иткән солдат булгач,

Туры карар ана күзенә.

Ә аналар, нечкә күңеллеләр,

Көн дә хатлар көтә улыннан.

Хәер-догаларын укып көтә,

Күзен алмый киткән юлыннан.

Аналарның хәер-фатыйхасы

Юлдаш булсын солдат улларга.

Көч вә кодрәт бирсен, куәт бирсен

Иминлеген илнең сакларга.

1 нче алып баручы. Исәнмесез, хәерле кич улларын Россия армиясе сафларына озатып, алардан һәркөн түземсезлек белән хат көтүче хөрмәтле әти-әниләр, авылдашлар, килгән кунаклар! «Туган якка солдат сәламе» дигән очрашу кичәбезне башлыйбыз. Бүгенге кичәбез армия сафларында хезмәт итүче кыю егетләребезгә багышлана. Без чын күңелдән армиядәге һәм биредә залда утыручы ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык телибез.

2 нче алып баручы. 23 февраля тысячи воинов — солдаты и старшины, офицеры и генералы отмечают этот праздник, вспоминая о службе ратной, о том возвышенном и прекрасном, тяжелом и горьком, что связано с ней, о живых и погибших, о надежных и верных соратниках и друзьях. Мы поздравляем всех, кто служил на благо Родины, защищал её на фронтах войны и несет службу в мирное время. Счастья вам и благополучия, удачи и оптимизма! С праздником!

1 нче алып баручы. Солдат күңеле — янар хыяллар ул,
Үтелмәгән авыр юллар ул.
Постта торган һәрбер минутларда
Туган ягын сагыныр, уйлар ул.

Барлык ир-егетләребезгә багышлап беренче музыкаль бүләк. «Солдатта булган диләр»

2 нче алып баручы. Мы праздников немало знаем разных,
Но этот, 23 февраля, —
Для вас, солдаты, самый важный праздник,
И вся страна вас будет поздравлять:
Все в вашу честь — концерты и парады,
Сердечной благодарности слова,
Сегодня пожелать мы очень рады
Здоровья, счастья и удачи вам!

1 нче алып баручы. Россия армиясе — дөньядагы иң зур армия. Анда миллионнан артык солдат хезмәт итә. Шул солдатлар арасында безнең Адав — Толымбай авылыннан да 5 егетебез бар. Менә алар: Валиуллин Эдик Марат улы, Галимзянов Илнар Илгиз улы, Галимов Ильяс Хазинур улы, Гыйззәтуллин Рафис Рәис улы, Хуснулин Руслан Ромай улы. Алар бүгенге көндә иксез-чиксез илебезнең төрле шәһәрләрендә үзләренең изге бурычларын үтиләр — Ватаныбызны саклыйлар. Тагын 2 егетебез Мулюков Нияз Фәяз улы һәм Камалетдинов Эльмир Илдар улы төрле өлкәләрдән килгән яшь солдатлар белән идарә итәләр. Кичәбезнең кадерле кунаклары итеп бүгенге көндә Ватанны саклаучы егетләребезне дөньяга тудырган һәм тәрбияләп үстергән әниләр, әтиләр — Солдат Аналары, солдат Әтиләре чакырылды.

Менә алар:

Валиуллин Эдикның әнисе — Валиуллина Альбина

Галимзянов Илнарның әнисе — Галимзянова Әлфия

Галимов Ильясның әнисе — Галимова Динә

Гыйззәтуллин Рафисның әнисе — Гыйззәтуллина Гөлшат апа

Хуснулин Русланның әнисе — Хуснулина Роза

Мулюков Ниязның әнисе Мулюкова Гөлсинә апа

Камалетдинов Эльмирның әнисе — Измайлова Чулпан

2 нче алып баручы. Именно вам, дорогие мужчины мы посвящаем сегодняшнюю концертную программу и все добрые слова и пожелания в ваш адрес…23 февраля — это важнейшая дата для многих людей по всей нашей стране, это знаменательный день для всех тех, кто с гордостью носит мундир российского военнослужащего. Это, конечно же, радость для родных и близких, которые своей любовью и заботой помогают солдатам и офицерам нашей страны в их не простой службе.

День защитников Отечества

Отмечает человечество!

С этим днем мы поздравляем вас,

И в подарок вам — концерт от нас!

Долгие годы желаем вам жить,

Любить горячо и любимыми быть,

Горя, лишений чтобы не знать —

Всем вам хотим в этот день пожелать!

1 нче алып баручы. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар. Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда — ул илебезнең, һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш, сәлатле, илһамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра. Аннан соң?! Аннан соң, сабыр гына кош теледәй генә булса бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана. Кадерле әниләр сезнең йөрәк түрегезгә күпме җылылык, наз, яхшылык сыйган. Сезнең сабырлык турында шагыйрьләр күпме шигырьләр иҗат иткән, сезнең сабырлык күпме җырларга салынган.

2 нче алып баручы. Сегодня на наш вечер пришли мамы этих ребят. Мы хотим сказать вам, дорогие мамы, большое спасибо за то, что вы вырастили честных, смелых и сильных духом сыновей, которые, не смотря ни на что, пошли служить своей Родине.

1 нче алып баручы. Әйдәгез шундый әниләр белән якыннан танышыйк.

Бик сагындым авыл юлларын,

Юл буенда үскән урманын,

Аланында пешкән баланын

Бик сагындым, якын дусларым!

Соры шинель киеп өстемә

Күпме җирне җәяү урадым.

Онытып булмый, һаман төшемдә

Эзләп кайтам балан куагын.

Ятам имеш аның төбендә

Бер җыр туа шулчак күңелдә:

Туган җирем! Нинди матур син!

Үзең ерак, үзең якын син, —

дигән матур сүзләрен телефон аша җиткерде солдат егетебез Галимов Ильяс. Хәзер сәхнәгә Галимова Динә Мәлик кызын чакырабыз. Безнең Сезгә берничә соравыбыз бар иде.

  • Улыгызның хәрби хезмәткә чакырылуы турында повестка алып кайткан көн хәтерегездәдер. Ниләр кичердегез? Улыгызга нинди киңәшләр бирдегез?

  • Әгәр дә мөмкин булса, Ильясның бүгенге көндә кайда хезмәт итү турында сөйләп китә алмассызмы?

  • Сез аның белән ничек аралашасыз?

  • Сез улыгыз белән аның хезмәт урынында очраштыгыз. Аның хезмәт итү урыны нинди, шул турыда безгә дә сөйләсәгез иде.

  • Ул үзенең сагыну хисен ничек аңлата?

Бик зур рәхмәт Динә. Бөтен уй-теләкләрегез тормышка ашсын. Тиз арада исән-имин күрешү насыйп итсен. Инде бездән Сезгә музыкаль бүләк. Сәхнәдә Галимов Ильясның классташы Виктория Николаева үзенең яраткан җырын башкара.

2 нче алып баручы. Праздников у нас в стране много самых разных,
Чтит российский наш народ памятные даты,
23 февраля — самый важный праздник,
Мы сегодня поздравлять будем вас, солдаты!
В этот день от всей души пожелать вам нужно:
Пусть решаются легко важные задачи,
Будут верными друзья и спокойной служба,
Крепкого здоровья вам, счастья и удачи!

А сейчас…подарок от сына…

Спасибо, милая моя,

Что воспитала так меня,

Настрой что жизненный дала

И никогда не предала.

Когда болел, когда страдал,

Когда учиться начинал.

Дала ты все, что в жизни надо

Для сына, парня и солдата.

Теплом согрела ты своим.

Я знаю, как тобой любим.

За все тебя благодарю.

Мамуля, я тебя люблю!

На сцену приглашается мать Валиуллина Эдика — Валиуллина Альбина Петровна. Вам слово.

  • Где служить данное время Эдик?

  • Как часто Вы с ним общайтесь?

  • Доволен ли ваш сын службой?

Инде бездән Сезгә музыкаль бүләк. Сәхнәдә үзенең яраткан җыры белән Вероника Николаева.

1 нче алып баручы. Исән — сау гынамы газиз әнкәй?

Мин дә исән. Сәлам юллавым.

Өебез тирәсендә торсын балкып

Кичке алсу шәфакъ нурлары.

Кайгырасың икән мине уйлап,

Гел йөрисең, диләр боегып.

Еш чыгасың икән юл буена

Мамык шәлләреңә төренеп.

Мин кайтырмын, ак бакчабыз балкып,

Җимешләрен биргәч, җәй көне.

Ләкин теге балачактагыча

Уятмассың таңнан син мине.

Оныт барлык борчу — пошынуны

Мине уйлап артык боекма.

Һаман саен инде моңсуланып

Юл буена алай син чыкма.

Мин укып киткән хатның авторы — солдат Гыйззәтуллин Рафис. Хәзер сәхнәгә Рафисның әнисе Гөлшат Гашыйк кызын чакырабыз.

Гөлшат Гашыйк кызы!

  • Бүген сезнең улыгыз кайда хезмәт итә?

  • Аның белән ничек аралашасыз?

  • Аларга сотовый телефоннар бирелде дип ишетәбез. Бу чыннан да шулаймы? Күбрәк нәрсә турында сөйләшәсез?

  • Хатлар язамы?

2 нче алып баручы. Для поддержки настроенья
Мы хотим потанцевать.
Разрешите, наши папы,
«Вальс» для вас сплясать!

На сцене танцевальный коллектив «Сезам».

1 нче алып баручы. Ананың моңлы йөзеннән

Яфрак сарысы китте.

Баласын ерак илләрдән

Көтеп алыр көн җитте.

Тәрәзәгә карап көтә Ана

Кайтмасмы дип газиз баласы.

Баласының язган хатын укып,

Зарыгып көтә газиз Анасы.

Хөрмәтле Әлфия , инде улыгыз Илнар белән очрашу көннәренә дә күп калмады. Исән-сау булса, ул ныгып, зур өметләр белән кайтачак.

  • Аның киләчәген ничек планнаштырасыз?

  • Улыгыз белән еш очрашасызмы?

  • Солдатка бару теләге кайчан туды икән?

  • Ул үзенең сагыну хисен ничек аңлата?

«Солдат ничек яши?» — дип сорыйсыз

Аны уйлап бик сагынган вакытларда.

Мамык юрган сорап иркәләнми төнлә,

Ә көндезен…

«Солдат ничек яши?» — дип сорыйсың

Юка шинелен киеп җил-суыкта.

Боекса да һәм туңса да солдат җырлый,

Солдатны җыр йөретә, җыр җылыта.

Аларга туган як сәламе итеп, бәйрәм белән котлап җыр тапшырабыз. Исән-сау йөреп әйләнеп кайтуларын телибез.

2 нче алып баручы. Наша следующая гость — Хуснулина Роза Мансуровна. Ее сын Руслан проходит службу в_______. Послушаем ее рассказ о сыне, его службе.

— Роза Мансуровна, когда вы провожали своего сына в армию, конечно же, переживали за него, а сейчас что вы чувствуете? Син инде икенче улыңны Армиягә озаттың. Руслан белән күбрәк аралашасызмы? Әллә Рафаэль белән күбрәк аралашкан идегезме?

И вот в свои 17 лет

Я стал в солдатский строй.
У всех шинелей серый цвет,
У всех один покрой.
У всех товарищей-солдат
И в роте, и в полку —
Противогаз да автомат,
Да фляга на боку.
Я думал, что не устою,
Что не перенесу,
Что затеряюсь я в строю,
Как дерево в лесу.
Иду в жару, иду в пургу.
Ну что — не по плечу?
Здесь нету слова «не могу»,
А пуще — «не хочу».
И я иду, и я пою,
И пулемет несу,
И чувствую себя в строю,
Как дерево в лесу.

Хуснулина Роза Мансуровна. А это музыкальное произведение для Вас.

Всех защитников страны
Поздравляем нынче мы.
Этот танец, без сомненья,
Всем поднимет настроенье!

Русский танец

Для вас, Роза Мансуровна, наш музыкальный подарок.

2 нче алып баручы. Днем и ночью, в дождь и снег, в жару и холод наши лётчики, солдаты, пограничники охраняют рубежи великой страны, защищают нашу мирную жизнь.

1алып баручы: Тәрәзәңнән җылы җилләр кереп.

Кагылсалар синең битеңә,

Сагынуымны шул җилләрдән белеп,

Төшер әнкәй мине исеңә.

Урамда төн,

Тәрәзәдә бәсләр,

Күңел әрни, сезне сагына

Мин хат язам.

Һәр сүз үзе теләп,

Кәгазь битләренә агыла.

Барлык армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әти-әниләренә әлеге җыр улларының сәламе булып яңгырасын.

Барлык әти-әниләргә багышлап Мөлекова Гөлсинә апа җыр башкара. «Балаларга фатиха»

1 нче алып баручы. Бәйрәм бүген урамнарда,

Шатланып кояш көлә.

Уйный-уйный гармуннарда

Солдатлар җырлап килә.

Аласыңдыр минем хәбәрләрне

Беләсеңдер минем уемны.

Иркен ачып күңел тәрәзәңне

Тыңлыйсыңмы минем җырымны.

Мин җырлыймын язның матурлыгын,

Йөрәгемнең кайнар ярсуын.

Мин җырлыймын солдат тапкырлыгын

Батырлыгын солдат халкының.

Бергә булган солдат дусларыңа

Күрсәткәндә минем төсемне,

Сез йөрегән ату кырларына

Җырым илтсен җылы хисемне.

Сәхнәгә Мөлекова Гөлсинә Рәхимҗан кызын чакырабыз. Инде чират Сезгә дә килеп җитте. Ниязда солдатлар белән идарә итү теләге кайчан туган иде? Ул кемнән үрнәк алды икән?

2 нче алып баручы. Чтоб мирно всем жилось,

Чтоб мирно всем спалось

Каждый день и каждый час

Зорко охраняет нас

Армия наша!

Благодарны люди ей

Славной Армии своей,

В честь неё гремит салют,

В песнях славу ей поют!

Армия наша: самая могучая!

Армия наша: самая лучшая!

1 нче алып баручы. Җылымы соң кияр киемнәрең

Кайнармы соң ашар ашларың?

Кулъяулыклар болгап китеп бардың…

Шушы көннән көтә башладым.

Китүеңә ничә айлар үтте,

Карлар явып, карлар эреде.

Һаман көтәм синең кайтуыңны,

Шулай инде ана күңеле.

Үзең кайткач бергә укырбыз дип

Җыя бардым солдат хатларың.

Ташкын сулар акты, кошлар кайтты,

Ә син, улым, һаман кайтмыйсың.

Кайтып кереп хәрби кием белән

Яшьле күзем сине күрерме?

Аналарга бала шундый якын

Шундый инде ана күңеле.

Онытма син, улым, сафка басып,

Ил каршында антлар иткәнең.

Һәр анага бала якын, беләм,

Һәр ананың шулай көткәнен.

Сыерчыклар кайтты туган якка

Ә син, улым, һаман кайтмыйсың.

Беләм, улым, изге хезмәттә син.

Туган илнең чиген саклыйсың.

Бу сүзләрне хәзер сәхнәгә чыгучы ана Измайлова Чулпан Харис кызы тарафыннан иҗат ителгән дияргә була. Рәхим итегез, Сезне сәхнәгә чакырабыз.

Эльмир турында берничә сүз әйтеп китегез әле. Бу һөнәрне сайларга нәрсә этәрде икән аңа?

Хәзер яңгыраучы җыр Камалетдинов Ильмирга бәйрәм бүләге булып җиткерелсә, аңың туганнары өчен Ильмирдан зур бүләк итеп кабул ителсен.

Киң урамнар ник тарайган

Җырлар сибелә як-якка.

Гармуннарын тартып уйнап,

Егетләр китә солдатка.

Айлы кичтә тәүге хисне

Салмагыз, кызлар, ятка.

Сыналырга, сынатмаска

Егетләр китә солдатка.

Күңел тынычлыгын алып,

Моңнар сибелә як-якка.

Ярсуларны җырга салып,

Егетләр китә солдатка.

Олыгайган саен йокылар сак,

Үткәннәргә хәтер еш кайта.

Кайчак таңнарның да алсулыгы

Сугыш яралары кузгата.

Утны-суны кичкән ирләрнең дә

Күңелендә күпме моң ята.

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан

Яшьлекләрне безнең чакырып ал.

Җырлый әле, безнең бу көйләрдә

Җиңеп кайтканнарның хакы бар!

1 нче алып баручы. Туган җирдән аерылып, еракларда-

Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,

Туган илнең иминлеген саклап,

Изге эштә-хезмәттә син Солдат!

Ата-баба заманыннан шулай килгән:

Хезмәт сорый-олы рухи Биелекне

Куәт алып, армый-талмый Күнегүне

Түземлекне, Батырлыкны,Егетлелекне!

Бәйрәм белән Сезне, батыр СОЛДАТЛАРЫБЫЗ!

Сезне һәр көн искә алып үтәрбез!

Изге бурычыгызны яхшы тәмам итеп

Исән-имин кайтуыгызны көтәбез!

Киң урамнар ник тарайган

Җырлар сибелә як-якка.

Гармуннарын тартып уйнап,

Егетләр китә солдатка.

Айлы кичтә тәүге хисне

Салмагыз, кызлар, ятка.

Сыналырга, сынатмаска

Егетләр китә солдатка.

Күңел тынычлыгын алып,

Моңнар сибелә як-якка.

Ярсуларны җырга салып,

Егетләр китә солдатка.

Ил барда — егет хур булмас, диләр, илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.

В день субботний или в праздник

Лучшими надеждами полны.

Ждут солдаты в город увольненья.

Разрешенья ждут от старшины.

Всему свой час — досугу и веселью,

Ждёт завтра вас иных проблема гора,

И концерт наш подходит к завершенью,

Счастливый путь, спасибо за вниманье.

Счастливый путь — говорю мужчинам я,

Счастливый путь, до скорого свиданья,

Счастливый путь, до новых встреч, друзья!

Дорогие мужчины и мальчики, с праздником вас!

Всех благ, любви, здоровья и счастья!

Вместе: Мир вашему дому! До свиданья!

Благодарим, солдаты, вас
За жизнь,
За детство,
За весну,
За тишину,
За мирный дом,
За мир, в котором мы живём.

.

1нче алып баручы:

Яратмаган кеше булыр микән

Туган якның сихри моңнарын.

Солдат сакта торган чагында да

Тыңлый туган якның җырларын.

Карап калыйк диләр, ахры алар
Истә калсын диләр бу яклар.

Без кайтырбыз әле бер әйләнеп

Талмасыннар гына канатлар.

Олыгайган саен йокылар сак,

Үткәннәргә хәтер еш кайта.

Кайчак таңнарның да алсулыгы

Сугыш яралары кузгата.

Утны-суны кичкән ирләрнең дә

Күңелендә күпме моң ята.

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан

Яшьлекләрне безнең чакырып ал.

Җырлый әле, безнең бу көйләрдә

Җиңеп кайтканнарның хакы бар!

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

Җәмгыять

Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның үз йоласы

18 яше тулган егетле гаиләләрдә яз-көз күңелле дә, моңсу да мәшәкатьләр барлыкка килә: малайны армиягә озатасы бар. Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Берара, илдә чуалышлар булган елларда армиягә бару-бармау мәсьәләсе белән көрәшергә туры килсә дә, хәзер егетләрнең күбесе хезмәткә үз теләге белән китә.
Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның диярлек…

Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның үз йоласы

18 яше тулган егетле гаиләләрдә яз-көз күңелле дә, моңсу да мәшәкатьләр барлыкка килә: малайны армиягә озатасы бар. Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Берара, илдә чуалышлар булган елларда армиягә бару-бармау мәсьәләсе белән көрәшергә туры килсә дә, хәзер егетләрнең күбесе хезмәткә үз теләге белән китә.

Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның диярлек үз йоласы — туган йортында дус-ишләре белән озату мәҗлесе уздырыла, кайбер авылларда никрутлар авылда йорттан-йортка кереп саубуллашып китә. Аның кайтуын авылдашларының бүләкләре, чиккән кулъяулыклар көтә…

14 июнь көнне хәрби комиссариат капкалары 4 егетне армиягә озатты. Исән-сау әйләнеп кайтсын егетләребез, көтүчеләргә сабыр гына көтәргә язсын. Озатулары авыр булса да, хезмәт срогын тутырып кайткач «Мин армияне уздым» дип горурланып сөйләшүләре ни тора! Элек, ичмаса, солдатны армиядән кайтуын «Эшче көч кайта», — дип колач җәеп көтеп торганнар, берничә көн ял итүгә, үзе теләгән эшкә дә урнашкан кичәге солдат. Тик хәзер замналар үзгәрде, «эшсезлек» алдан атлый башлады. Армияне дә узган, хәтта югары белемгә дә ия егетләребез үзенә кулай эш таба алмый гаҗизләнеп, кемгәдер көнлек хезмәткә ялланып эшләргә мәҗбүр.

Бу темага Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән еш кагылырга туры килә. Алмаз Әгъзәм улы да борчыла яшьләрнең киләчәге өчен. Егетләрне озаткан көнне дә сөйләшү үзеннән үзе шул юнәлешкә кереп китте.

— Теләге булган ир-егетләргә эшле, тораклы булу юлы бар. Гаиләләре белән дә китә алалар, — диде ул. — Болар контракт буенча хезмәт итүчеләргә кагыла.

  • Хәрби кеше булу малайларның кечкенәдән килгән хыялы. Димәк, ул хыялны теләгән һәркем тормышка ашыра ала?

— Әлбәттә. Сәламәтлеге мөмкинлек биргән, армия хезмәтен узган 40 яшькә кадәрге ир-егетләрне, шулай ук 27 яше тулып, төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә армиягә алынмаган егетләрне дә контракт буенча хезмәт итәргә чакырып калабыз. Хәтта сәламәтлеге яхшы булмау сәбәпле армиягә алынмаганнар да теләк белдерә ала, андыйларга медицина комиссиясе уздырыла. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр фәкать полициядә исәптә тормаска тиеш, махсус белеме булу да мәҗбүри түгел. Белем дигәннән, контрактчыларның мондый контенгенты да бар: югары яки махсус урта белемгә ия булучылар солдатка чакырылу урынына контракт белән китә ала. Бу очракта уңай яклары — әйтик, егетләр хезмәт иткән чорда акча эшли, киләчәгенә мая туплый, өстәвенә биредә яшәүче әти-әнисенә булыша ала, аннан алар казармаларда түгел, тулай торак яки фатирларда (чыгымнарын хөкүмәт күтәрә) яши. Бу юнәлеш буенча өч егет китәргә әзерләнә.

Гомумән, контракт белән хезмәт итүнең өстенлекле яклары нидә?

  • Һәр контрактчы хәрбигә түбәндәгеләр гарантияләнгән: торак белән тәэмин итү, белем алу, медицина ярдәме күрсәтү, азык-төлек (аерым категория хәрбиләр өчен) һәм махсус кием белән тәэмин итү, юлда бушка йөрү (командировкаларга, чираттагы ялны уздырырга барган юл чыгымнары), лаеклы ялга чыкканда стаж буенча өстенлек (20 һәм аннан да күбрәк еллар эшләсә), тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләү. Торак белән тәэмин итүгә килгәндә, хәрби 20 ел хезмәт итә икән (кайбер очракларда 10 ел да булырга мөмкин), аңа үзе теләгән җирдән даими яшәү өчен торак бирелә. Тиешле ул елларны да көтмичә ипотека ярдәмендә тораклы була ала. 6 елдан артык эшләсә, кредит алып торакны акчага да сатып алу мөмкинлеге бар. Бу очракта банкка залогка шул алган торак салына. Мондый мөмкинлек тә бар: контракт белән хезмәт итүченең счетына ел саен билгеле күләмдә акча күчерелә. Өч ел дәвамында бу программада катнашучы хәрби банктан кредит алып Россиянең үзе теләгән почмагыннан үзенә торак сатып ала ала. Алган кредитын үзе түгел, РФ Кораллы көчләр министрлыгы каплый.

Бер җирдә дә тормыш өчен уңайлыкларны әзерләп куймаганнар, һәрвакыт үзеңә җиде кат тиреңне чыгарырга туры килә. Ә хәрби комиссар сөйләгәннәр кызыктырырлык. Хөрмәтле әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә: әгәр улыгызның һәрвакыт кесәсендә акчасы булуын, баш очында түбәсе, тамагы тук, өсте бөтен булуын телисез, бүгенге заманның «модас»на әйләнгән начар гадәтләрне үзләтермәвен телисез икән, контракт белән хезмәт итәргә үзегез үк тәкъдим итегез. Гаилә корганнар өчен дә уңайлы яклары күп. Хезмәт итүче килеп урнашкан горнизонда тормыш иптәшенә дә эш табыла. Балаларын урнаштырырга борчыласы юк — балалар бакчасы, мәктәпләр эшли. Ә туган яктан гаиләне алып киткән очракта, әйберләрне озату өчен бушлай контейнер бирелә. Гаилә әгъзаларына юл чыгымнарын хөкүмәт күтәрә. Контракт белән хезмәт итүчеләрнең тагын бер өстенлеге — алар хәрби ипотекага дәгъва кыла ала.

Ә хезмәт хакларына килгәндә, Алмаз Әгъзәм улы күңелне күтәрә торган саннар әйтте. Алар түбәндәгечә:

Беренчесе — тариф разряды буенча хәрбиләрнең оклады:

1 нче тариф разряды өчен 10000 сумнан башланып, 7 нче тариф разрядына кадәр һәр разряд өчен берәр мең сум артып бара, 8 нче разрядка 17500, 9 нчыга 18000 сум түләнә.

2. Хәрби дәрәҗә буенча оклад:

Рядовой солдатныкы 5000 сум, ефрейторга 5500 сум, кече сержантка 6000 сум. сержантка 6500 сум, өлкән сержантка 7000 сум, старшинага 7500 сум түлиләр. Моннан тыш 2 елдан 5 елга кадәр 10%, 5 тән 10 елга 15%, 10 нан 15 кә кадәр 20%, 15 тән 20 елга кадәр эшләгәннәргә 25%, 20 дән 25 елга кадәр 30%, 25 ел һәм аннан да күбрәк эшләгәннәр өчен 40% өстәмәләр каралган. Квалификация класслары өчен дә өстәмәләр бар: өченче класска 5%, икенче класска 10%, беренче класска 20%, осталык классына 30% түләнә. Өстәмәләр моның белән генә бетми, дәүләт серен саклый торган мәгълүматлар белән эш итүчеләр хәрбиләр окладының 65%ын, ә аерым шартларда хезмәт итүчеләр, тыныч яшәештә дә тормыш өчен куркыныч булган адым белән бәйле йөкләмәләрне үтәүчеләр, шулай ук хезмәттә аерым уңышларга ирешкәннәр 100%ка кадәр хәрбиләр окладына өстәмә акча алачак. Үзләренә бирелгән йөкләмәләрне намус белән үтәгәннәргә 25% премия түләнә. Һәр хезмәт итүчегә ел саен бер оклад күләмендә матди ярдәм күрсәтелә, РФ Кораллы көчләр министрлыгының 1010 номерлы приказы нигезендә 100000 сумга кадәр ел саен премия каралган. Төньяк чигендә һәм шуңа тиң булган башка җирләрдә, шулай ук климат шартлары һәм экологоия яхшы булмаган, ерак җирләрдә, таулы районнарда, далада һәм сусыз урыннарда хезмәт итүче хәрбиләргә коэффициент һәм өстәмәләрне исәпкә алган суммалар түләнә.

Районыбызда акча артыннан Себергә китеп эшләүчеләр дә шактый. Алар анда авыр шартларга да риза булып яши. Себер белән чагыштырганда контракт белән хезмәт итү күпкә отышлы түгел микән? Үзеңнең генә тормышыңны түгел, балаңның киләчәген дә кайгыртасың дигән сүз бит. Кеше үзен көтеп торган җирдә кадерле. Кадерле булу ул бәхетнең үзе инде.

Бу язманы дикъкать белән укып чыккан яшьләр уйлансын иде. Бер карарга килгәч, иң беренче эш итеп Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка барырга кирәк. Әйдәгез, егетләр, тәвәккәл таш яра! Уң сәгатьләрдә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Җиңү көне.

Әдәби – музыкаль монтаж

Музыка яңгырый. «День победы»

1 укучы. Раил

Июнь.

Якты кояш җылы нурын сибеп,

Зәңгәр офыкка төшеп югалды

Кайгы белмәс шаян балаларның

Шат көлү авазы яңгырады.

 2 укучы Раушания

Июнь.

Ул көнне мәктәптән кайтканда,

Кич арып йокларга ятканда,

Берәү дә китерми уена

Иртән иртүк сугыш башланасын

Һәм бетәсен бары тик 45 – нең маенда

Фонограммада«Священная война»көе яңгырый.

3 укучы. Рузаль

Ак томаннар арыш кырларында

Тыныч кына изрәп ятканда,

Җырлар белән таңны уятырга

Сандугачлар канат какканда,

Аяз күктән кара болыт булып,

Фашист козгыннары килделәр.

Ут һәм үлем чәчеп улый-улый

Ил өстендә очып йөрделәр.

Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән

Дошманына халкым ташланды.

Азатлыгы өчен туган илнең

Авыр көрәш җирдә башланды.

Җыр: “Солдатлар”

Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар

Балалар керделәрутларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренепшинельгә,
Калдылар еракта йокларга.

«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…

Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар

Анаулйокламый, сабые
Юрганыначса да уяна.
Аналарйөрәгешикелле
Мәйдандамәңгелекутяна.

Аналарйөрәгешикелле
Утяна, уйлана, талпына.
Аналархәтерешикелле
Җилйөрикурганнарартында

4 укучы. Булат.

Бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. “ Исән – сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз!” – дип озаткан иде авыл халкы үзенең улларын. Аналарның йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына, елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында сизелмәде.

5 укучы. Зарина

Сугыш ачысы, сугыш кайгысы кагылмаган йорт калдымы икән безнең авылда. Юк, калмады. Тылдагы авырлыклар хатын – кыз җилкәсенә төшкән, алар ир-ат хезмәтен дә, хатын – кыз хезмәтен дә башкарганнар. Нәкъ менә шушы аналар бик зур авырлыкларны җиңеп, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, колхоз кырларында, фермаларда фронт өчен азык – төлек җитештергәннәр. Туган илебезне дошманнан азат итүдә үз өлешләрен керткән, иң якын кешеләрен югалткан авылдашларыбызга чиксез рәхмәтле.

Сәхнәартында«Темная ночь» көе яңгырый. Хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнеп утыралар: тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, җеп эрлиләр. Кыскасы, фронтка җибәрү өчен посылка әзерлиләр. Берсе сугышчыларга хат яза. Хатын-кызларның йөзләре кырыс, күзләрендә моң-сагыш. Алар дөнья хәлләре, фронт хәбәрләре турында сөйләшәләр. Тормышның, көнкүрешнең авырлыгыннан зарланалар.

Беренче хатын. Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.

Икенче хатын.Безгә килерсез. Өч-дүрт көнлек керосиным бар әле.

Өченче хатын. Мин базардан бер стакан тоз алып кайттым. Иртәгә тоз белән тәмле бәрәңге пешереп алып килермен әле.

Дүртенче хатын .Кайчан җәй җитәр инде? Ягарга утын бет­те. Бер көнне балалар суыкка чыдый алмыйча чыра яндырып куйган­нар һәм чак кына ут чыгармаганнар. Ярый әле Бибиәсма түти күреп алган.

Бишенче хатын.Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер фронтка аш­лыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге һәм май да җибәрергә, ди. Хәтта токмачны да киптереп фронтка озатырга, ди.

Алтынчы хатын.Җибәрәбез, җибәрмичә. Үзебезнең газизир­ләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.

 Кулына хатлар тоткан хат ташучы керә. Барысы да аңа өмет белән төбәләләр. Хат ташучы аларның кайсын җырлатып, кайсын биетеп, сөенчесен ала-ала хатлар өләшә.

1 укучы Назыйм

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Яраннар чәчәк ата” В. Лилия

Тәрәзәгә баккан да,

Ялгыз ана моңлана,

Жыерчыклы кулына

Энҗе яшьләре тама.

Авыр сугыш еллары

Мангаен сырлап үткән.

Өй түрендә диварда

Дүрт рәсем тора күптән.

Батырлар кая киткән?

Бик авыр еллар үткән…

Матчага кыстырылган

Дүрт кәгазь кибеп беткән.

Яраннар чәчәк аткан.

Тик ана уйга баткан,

Өч малаен, ирен ул

Изге яуда югалткан…

2 укучы. Раил

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Раушания

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

3 укучы. Булат

Безнең Наласа авылыннан барысы ____ кеше фронтка китә. Алар илебез иминлеген саклап төрле фронтларда сугышалар, зур батырлыклар күрсәтәләр. Күпләр илебез азатлыгын саклап башларын салдылар.

4 укучы. Назыйм

Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы _____ кеше кайтмый калды.

5 укучы.Рузаль

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Зарина

Тын кал, иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең – кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

Бер минут тынлык

Җыр “Билгесез солдат”

Өстендә утлары гөрселди яналар

Гөлләре ел буе бөреләр яралар

Кайтмаган яулардан ул солдат мәңгегә

Әнкәсе җир аны тапшырган тәңрегә.

Билгесез бу солдат мәңгегә йоклаган

Ул безнең ватанны дошманнан саклаган

Ул кемнең газизе исемен кем белә

Баш ия алдында бар халык кабергә.

Йолдызлар сибелә каберең өстенә

Мәңгелек ут булып батырлык җилпенә

Кайтмаган яулардан ул солдат мәңгегә

Әнкәсе җир аны тапшырган тәңрегә.

1 укучы. Раил

Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз,

Тәмуг газапларын күргәндә дә

Ирләр булып сез калдыгыз!

Абыйлар! Без сезнең кебек үк

Нык уяу булырга әзербез.

Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

Данлыклы солдатлар булырбыз.

Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык байрагын

Сакларбыз, сакларбыз, сакларбыз!

2 укучы. Рузәл

Куркытмас авыр киртәләр,

Очраса да безнең юлларда,

Эстафета булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

Вәгъдәбездә нык торырбыз,

Үтәрбез ил кушканны.

Беребез дә изге җиргә

Кул суздырмас дошманны.

1941 нең 22 июне беркайчан да кире кайтмаячак.

Кире кайтмасын! Кабатланмасын!

Зәринә .

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар кояшка,

Җир чәчәкләр төзеп күкрәгенә

Йөз балкытып карый кояш та.

Батырлыгын совет солдатының

Рәхмәт белән искә алабыз.

Җиңүләрдән аның хөрмәтенә

Мәңге яшәр һәйкәл салабыз.

Булат.

Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә,

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онтылмаслар гомер- гомергә.

Алыгыз , Сез, бүген бүләк итеп

Котлауларның иң- иң олысын

Каршылагыз тагын бик күп тапкыр

Якты матур Җиңү бәйрәмен.

Ветераннарга лента бәйләү

1 укучы.Назыйм

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка! Дан! Дан!Дан!

Жыр “Солдатта булган диләр”

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган, диләр.

Раушания

Әгәр сугыш булса, яңадан да

Җир сыкраныр авыр ярадан

Яшь егетләр китәр яу кырына

Кайтмас өчен өйгә яңадан

Без сугышны әле онытмадык

Китмәс тә ул безнең күңелдән

Яклап калыйк җирне сугышлардан.

Саклап калыйк җирне үлемнән!

Раил

Әгәр сугыш булса тагын ятим

Калыр безнең газиз аналар

Күпме туйлар булмый калыр илдә

Тумый калыр күпме балалар.

Беребездә теләмибез кабат

Сугыш утларына керергә

Менә шуңа күрә кирәк безгә

Тынычлыкның кадерен белергә.

Җыр: “Бүген җиңү бәйрәме

Медальләр ялтырый кояшта
Ветераннар түшендә.
Күзләре яшьле булса да 
Елмаю йөзләрендә.Куш.Бүген җиңү бәйрәме,
Ачы сугыш беткән көн.
Яу кырында калганнарны
Искә ала торган көн.Парадка бара бабайлар,
Баралар очрашуга,
Бер-берсен барлап чыгарга,
Бераз елап алырга.Куш.Кайгы китерә сугышлар
Туктасын иде алар.
Тынычлыкта яшәсеннәр
Җирдә барлык балалар!Куш.

ҖӘМГЫЯТЬ

Буралы авылында “Солдат озату” йоласы үтте

Әле күптән түгел генә Фәридә апаның аның “Бирнә сандыгы” йоласын аһ итеп караган булсак, узган атнада Буралыда армия сафларына солдат “озатып” кайттык!  

Буралы авылында “Солдат озату” йоласы үтте

Яшь ир-егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып армиягә озату тора. Ул һәр җирдә дә егетләрнең якын туганнары һәм дуслары белән бәйрәмчә күңел ачу, уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп бара. Буралылылар әлеге истәлекле чараны элекке йола буенча бик күңелле итеп оештырдылар: булачак “солдат” Азамат яшәгән йортка туганнары һәм якыннары җыелып, юл теләкләре җиткерелде, Азия остабикә догалар кылды. Нәҗибә апаның фронтка алынып, хәбәрсез югалган туганының сөйгәненә атап язган мәхәббәт хисе тулы хатын укыганда, яшәеш тә туктап калган кебек тоелды. Бу вакытта һәркем ике яшь йөрәкнең ул чакта нинди хисләр кичерүен күңеле белән булса да тойгандыр…

 Әти-әни ролендә бик оста уйнаган  Нәгыймә һәм Сәйлүн Гомәровларның яшь егеткә булган изге теләкләрен барысы да йотлыгып тыңлады. Электән килгән гадәт буенча, егет кешегә икмәк каптырып, аны, якыннары сау-сәламәт әйләнеп кайтканчы дип, билгеле урынга салып куйдылар. Яшь кыз Эльвира сөйгән егетенә үз куллары белән чиккән кулъяулык тапшырганда, кем генә үзенең яшьлеген сагынып искә алмады икән?!

– Бүгенге чарада катнашканда, үземнең армиягә киткән чаклар искә төшеп, күзләргә яшьләр килде хәтта. 1968 елда Карамалы авылыннан бер көнне алты егет киттек.  Егетләр-кызларны “ГАЗ-51” кузовына утыртып, Азнакай военкоматына илткәннәр иде. Аннан Казаннан 13 тәүлек Хабаровскига бардык. Шунда диңгез флотында хезмәт иттем. “Александр Суворов” крейсерына моторист итеп билгеләгәннәр иде, рәсем ясарга, сызым сызарга осталыгымны белеп, күчерделәр.  Иң истә калганы – В.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан Тын океанында зур өйрәнүләрдә катнашу булгандыр, – ди Сәйлүн Гомәров.

– Солдат озату йоласын торгызу – күңелемдә күптән йөрсә дә, нигәдер, башта алынырга базмадым. Миңа уйлар төнлә килә. Шулай уйланып яттым да, икенче көнне фикеремне авылдаш  абый-апаларга җиткердем. Барысы да күтәреп алгач, дөрес юнәлештә булуыма сөенеп куйдым. Яшь чагында шушылай итеп егетләрне армиягә озата идек. Һәрберсенә үзебез чиккән кулъяулыкларны бирә идек. Ә инде армиядән хат көтү – үзе бер күңелле хатирә. Почтальонның каршына йөгерә идек.  Аларның кайберсен әле бүген дә истәлек итеп саклыйбыз, – ди бәйрәмне оештыручы Фәридә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Создание пользовательских сценариев
  • Солдат озату сценарий татарча
  • Современные праздники карелии
  • Создание командного сценария
  • Солдат озату кичэсенэ сценарий