Студентлар белэн очрашу сценарий татарча

Cкачать: Студентлар белән очрашу очен сценарий

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар! Хәерле кич, кадерле укучылар! Хәерле
кич, кунаклар!

         Бүген без сезнең белән бергәләп ял кичәсенә җыйналдык.
Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә
үткәрә. Бүгенге бәйрәмебез – “Студентлар белән очрашу” кичәсе.

         Ишегебез ачык,

         Түрдән үтегез.

         Кайчан булмасын,

         Рәхим итегез.

                   Кемнәр килсә дә,

                   Йөзебез ачык.

                   Дус-ишләр килү

                   Үзе бер шатлык.

         Түрдән узыгыз, кадерле студентларыбыз!

         (Студентлар кереп утыра)

Алып баручы.             Бәйрәм, гадәттә башлана

                                      Кунаклар чакырудан.

                                      Туганнарга, дус-ишләргә

                                      “Чакыру” тапшырудан.

                                               Бер ай алдан шалтырату

                                               Бик үк килешеп бетмәс.

                                               Бәйрәмгә көнендә дә

                                               Белдертсәң, зыян итмәс,

дип, бүген студентларны үзебезгә кунакка чакырдык.

         Сезнең каршыгызда мәктәбебезне  шушы елларда бетереп чыгып
киткән укучыларыбыз. Аларны сәләмләү өчен сүзне мәктәп директоры Басир Сагыйрь улына
бирәбез.

         (Директор чыгышы)

Алып баручы. Ә хәзер инде сүзне сезгә бирәбез, кадерле студентлар. 
Иң мөһиме – үзегез укыган уку йорты, аның престижы турында сөйләп китсәгез иде.
Студент тормышыннан кызыклы вакыйгалар да көтәбез сездән.

         Һәм сез дә, укучылар, үзегез кызыксындырган сорауларны әзерләп
утырыгыз.

         (Студентлар чыгышы, сораулар бирү)

Алып баручы. Кичәбезне КВН рәвешендә дәвам итәбез. Студентлар белән көч сынашырга
булачак студентларыбызны чакырабыз.

         (11 сыйныф укучылары чыга)

Сезнең уң ягыгызда студентлар командасы. Аларның
капитаны – курку белмәс, сүз остасы, үтә тапкыр Илүзә.

Сул ягыгызда – укучылар командасы. Аларның да һәркайсы
акыллы һәм зирәк. Капитаннары да батыр, матур, җор сүзле Фаил.

Бүгенге уенны хөрмәтле жюри хөкем итәр. Жюри
составында хөрмәтле укытучыларыбыз: …

1нче бәйге. Сәләмләү.
Һәр команда үзенә исем, девиз сайлый.

         Ә командалар әзерләнгәнче без дә күңелле тәнәфес ясап алыйк.
Аны бигрәк тә 5нче сыйныф укучылары ярата, аларны бирегә чакырабыз.

(5 класслар чыгышы, җыр “Күңелле тәнәфес”)

2нче бәйге. “Мәзәк күрсәтү” дип атала. Һәр команда мәктәп
тормышында яки студент тормышында була торган кызыклы хәлләрне күрсәтергә тиеш.

         (6 класслар чыгышы)

3нче бәйге. Җыр бәйгесе. Һәр команда үзе яраткан җыр башкара.

4нче бәйге. “Шаян сорауга – шаян җавап” дип атала.

1)   
Нәрсәне әзерләп була,
ә ашап булмый? (дәрес)

2)   
Чәйне кайсы кул белән
болгатсаң кулайрак? (иң яхшысы – кашык белән болгату)

3)   
Сулга борылганда кайсы
тәгәрмәч борылмый? (запас)

4)   
Кәҗәгә 6 яшь тулгач, нәрсә
була? (7 нче китә)

5)   
Бабайда бар, малайда
юк; әбидә бар, кызда юк. (“б” хәрефе)

6)   
Минзәләдә негр баласы
туган: үзе кара, теше ап-ак. Монда нәрсә дөрес түгел? (яңа туган баланың
теше булмый)

7)   
Алманың яртысы нәрсәгә
охшаган? (икенче яртысына)

8)    
Нинди култыкка әйбер
кыстырып булмый? (диңгез)

9)   
Нәрсәне күрү бик
җиңел? (кеше гаебен)

10)                      
Чиләккә башта нәрсә
салалар? (күз)

5 нче бәйге. “Иң кызык уен” диа атала. Ике команда бер-берсе белән
уен уйната.

6 нчы бәйге. Хәрмәтле командалар. Бүген бу залда, шушы сәгатьтә
“Гаҗәеп әйберләр музее” эшли. Монда укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләренең
яраткан предметлары. Сезгә бу тартмадагы әйберләрне белергә һәм аларның
хуҗаларын әйтергә кирәк.

Экспонат №1 (дәресләр тәртибе / расписание)

Мәктәптә бер генә көн дә бу әйбердән башка үтми.

Аны төзү өчен бик күп көч куярга кирәк.

Бу әйбердә бөтен дәресләр һәм кабинет номерлары күрсәтелгән.

Экспонат №2  (туп)

Бу предметны гәүдәнең төрле өлешләре белән бәрәләр.

Ул түгәрәк формада.

Аны физкультурада кулланабыз.

Экспонат №3 (гармун)

Бу предметтан башка бәйрәмнәр узмый.

Сәдәфләре күп, ләкин бу пидҗәк түгел; каешта йөртелә, ләкин чалбар
түгел.

Аңа кушылып җырлыйлар.

Экспонат №4   (пробирка)

Бу предмет юка пыяладан ясалган.

Аның формасы – сосисканы хәтерләтә.

Аны тәҗрибәләр үткәргәндә кулланалар.

Экспонат №5   (экзамен комиссиясе)

Бер төркем кешеләр.

Шуларның берсе өстәлгә кәгазь битләре тезә.

Яҗадан сораулар бирә, билге куя, беркетмә тутыра. Бу нинди серле
группа?

Алып баручы.             Командалар ярышы

                                      Калдыра безне хәйран.

                                      Тик, кадерле укучылар,

                                      Иртәгә түгел бәйрәм.

                                               Шуңа күрә шушы җирдә

                                               Туктатабыз  уенны.

                                               Жюри әйтер, кемнәр алды

                                               Иң беренче урынны.

         Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

         (жюри  балларны аңлата, җиңүчеләрне әйтә)

         (Истәлекле бүләкләр өләшү)

Алып баручы.             Сез көләч, күркәм, мәхәббәтле,

                                      Шундый зифа, сылу гәүдәле.

                                      Үзегез тырыш, мәшһүр, зур
белемле,

                                      Туктап калмагыз шунда, әйдәле!

                                               Аспирантурасына да
ябышыгыз,

                                               Сездән була, бездән шул
теләк!

                                               Сездәгедәй көч,
сездәгедәй йөрәк

                                               Галим булып җитәргә
кирәк.

         Безнең чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен һәм шундый күңелле
кичә бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.

         Киләчәктә дә шундый матур, зирәк, көләч йөзле булып калыгыз.
Тормыш сынайларына бирешмәгез. Бәхетле булыгыз!

Зирекле лицее

 Яңа Чишмә муниципаль районы

дип атаглан студентлар белән

очрашу кичәсе сценарие.

                              Оештыручылар: 11 сыйныф укучылары

                                       Һәм сыйныф җитәкчесе – Вәгыйзова Ф.Г.

2017-18 уку елы.

В. Агаповның “Уйларымда мәктәп еллары” дип атарган җыры астында алып баручылар чыга.

1. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. “Кыңгыраулы мәктәп елларына, алып кайта мине уйларым…” дип аталган бәйрәмебезне ачык дип белдерәбез.

Д.        Бәйрәм, гадәттә башлана

              Кунаклар чакырудан.

             Туганнарга, дус-ишләргә

         “Чакыру” тапшырудан.

Р.Кайтыгыз әле сез, дуслар,

    Канат ярган туган йортыңа.

    Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

    Балачакның гүзәл йортына

А. Бер күрешү үзе бер гомер бит,

     Очрашуга сәбәп табылган.

     Сагынышкан сыйныфташлар

     Күрешергә монда агылган!

 Д. Кайда да булса, кайчан да булса,
     Бер күрешү— үзе бер шифа.

      Ә бу шифа бик тә көчле була

      Сыйныфташлар очрашканда…

 А. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм — очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз бүген безгә кунакка – сыйныфташлар очрашуына килде. Әйдәгез әле аларны түребезгә чакырыйк.

Р. Әле кайчан гына, нәкъ 12 ай элек, очына-очына үзләре дә шул бәйрәмгә әзерләнеп йөргән, төрле идеяләр белән янган, мәктәп тормышында бик күп кызыклы моментлар, хәтирәләр калдырган сыйныф — 2017 уку елы чыгарылыш студентларын чакырабыз. Әле мәктәптән аерылуыгызга аз вакыт үтсә дә… сез инде студентлар…. Һәм менә бүген сезнең өчен дә сыйныфташлар очрашуы….. Рәхим итегез.

Д. Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,

Балачак эзләрен эзлиләр.

Кем кайда ниндидер сүз язган,

Кемнәндер кайдадыр эз калган…

Барысын күзлиләр, эзлиләр,

Сагыну хисләрен сиздерми

Бары тик елмаеп йөриләр

2016-нче елгы 11 – ләр.

.                        

Рәхим итегез, түрдән узыгыз, дуслар.

Р. Гөлүсә ападан  видео яздыртырга .

2015 елгы чыгарылыш укучылары турында укытучыларыбыз ни диеп искә алырлар икән, сорап карыйк әле. Чыннан да алар бүген дә шундый булып калганнардыр дип ышанабыз.

А.. Сез бит әле олы түгел бездән бик күпкә

     Тик шулай да никтер акыллырак

     Тоеласыз безнең күңелгә.

     Акыллылык килә еллар белән

     Еллар белән килә җай гына

     Иң-иң өлкән студентларыбыз да

     Очрашуга килгән бит менә.                        

 Рәхим итегез 2014 уку елы чыгарылыш укучылары. Түребезгә үтегез, хөрмәтле дуслар!

…………………………………………………………………..

И. (“Зәңгәр вагон” җыры көенә җыр җырлана)

Дуслар, сыйныфташлар, сезне алда көтә

Яңа уку елы – 10ынчы класс.

Тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз

Куркытмасын сезне ЕГЭлы 11 нче класс. — Диеп җырлар җырлый-җырлый арабыздан 9нчы сыйныфны тәмамлап дөнья гизәргә чыгып киткән укучылар да бүгенге очрашуга кайтканнар. Аларны да шатланып сөенеп каршы алабыз, урынны да түребездән бирәбез. Рәхим итегез дуслар.

,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,………………………………………

Р. Килгән кунакларыбызны сәламләү өчен сүзне лицеебыз җитәкчесе Айрат Минвәлиевичкә бирәбез.   Директор котлавы

Д. .Кичәбезне юкка гына “Сыйныфташлар очрашуы” диеп атамадык. “Еллар узган саен мәктәп белән ара ерагая,  суына бара, ләкин мәктәп еллары турындагы хәтирәләр югалмый, хәтер сандыгының кайсыдыр почмагында мәңгелеккә сакланып кала,”- дип сөйлиләр өлкәнрәк кешеләр… Сезнең тормышыгызда да бу шулайдыр.

УЕН “Блиц —опрос”

Р. Мәктәп чакларын да искә төшереп үтмичә булмас, бу чор сезгэ нинди вакыйгалар, эмоциональ кичерешләр белән истә калды? Хәзер барлык серләрне дә чишәбез инде.

  1. Дәрестән куып чыгарганнары бар идеме?
  2. Мәктәп елларында тәмәке белән мавыга идеңме?
  3. Өй эшләрен күчерә идеңме?
  4. Мәктәп елларындагы беренче мәхәббәтең?
  5. Иң яраткан укытучың?
  6. Дәресләрдә йоклап  киткәнең бар идеме?
  7. Әти-әниеңне мәктәпкә чакырганнары бармы? Нәрсә өчен?
  8. Үзеңне директорга чакырганнары бармы? Нәрсә өчен?
  9. Журналда яки дневникта билгеләреңне төзәткәнең бармы?
  10. Мәктәп вакытындагы хыялларың чынга аштымы?
  11. Мәктәп елларындагы иң кызыклы вакыйганы яки дәресне искә төшерегез әле
  12. Кире мәктәпкә кайтыр идегезме?
  13. Балачакта кем булырга теләгән идең?
  14. Яраткан фәнең нинди иде?
  15. Дәрестә ничек кучерә идең? Тотылганың бармы?
  16. Укытучыларның сезне ничек дип үрти яки нинди орышу сузләре әйтә иде?
  17. Мәктәптә кушаматың бар идеме?
  18. Укытучылар исемегезне бутый идеме?
  19.  Иң яратмаган фәнегез нинди иде?

Кызыклы үзенчәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт…

Ин. Сыйныфташлар очрашуының тәртибен билгеләү өчен сездән ярдәм сорыйбыз. (студентлар капчыктан номерлар алалар 1-5)

Риф.Сезнең игътибарга “Кайда? Кайчан?” диеп аталган уен тәгъдим итәбез.

Слайдта мәктәп тормышыннан фотолар  —  кайчан, нинди бәйрщм булуын танырга, искә төшерерә .

…………………………………………………………………………………………………..

№ 1  чыгыш (капчыктан чыккан номерлар тәртибе белән уеннар оештырыла. Уенның нәтиҗәсе – нинди дә булса уку йортында укып чыккан һөнәр ияләренә бәйле булаһәм сүз шул студентларга бирелә)

,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,…………………………………….

Д.  Әйдәгез үткәннәргә кайтып килик әле бер. Күз алдына китерегез, иртә, сез тәмле төшләр күреп йоклап ятасыз, кинәт будильник шалтырый башлады. Мәктәпкә барырга вакыт җиткән. Ләкин бит әле татлы йоклый идең. Торырга кирәк дип катырак кычкыра будильник.Тагын биш кенә минут! Нинди биш минут! Кеше тавышы белән кычкыра будильник. Ай, ходаем, мин йоклап калганмын! Гаебегезне таныгыз! Хәзер курыкмыйча әйтергә була. Сезнең күбегезнең шулай булганы бар! Мәктәп сумкасын өстәлдән ризык алып ашый — ашый, кабалана — кабалана тутырганыгыз бардыр, шулай бит.

2 а.б. Менә шуларны искә төшереп без чираттагы  конкурсны тәкъдим итәбез : «Ашыга, ашыга» дип атала.

 (Ике өстәлгә мәктәп сумкалары, пеналлар, ручкалар, карандашлар, дәреслекләр, линейкалар, уенчыклар, алмалар һ.б.)

,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,……………………….

№2 — чыгыш

…………………………………………………………………………………

Ин.2 а.б. Ярар, сумканы тутырдык…., башка шапканы үтеп барышлый гына кия, кия очабыз гына, ләкин без бит инде хәзер сонга калдык. Укытучы сорый инде хәзер: “Ник соңга калдың?” Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, сочинение язганда шулай оста булырга кирәк иде дә бит.

Сорауга – сорау белән җавап бирергә кирәк: 2 команда  1- студентлар, 2 — укучылар

………………………………………………………………………..

№ 3чыгыш

………………………………………………………………………………….

Менә бу предметның сиңа мәктәптә, теге-яки бу дәрестә бик-бик кирәк булуын расларга. Предметны ала һәм кәгазь карточкадан бер дәрес исемен ала. Дәлилли.

Д. Ике портфель әзерләргә Берсенә: лента, колокольчик, одноразовые перчатки, помада, буш банка (бк  портфельне егеткә бирергә).  Икенче портфелдә кояш күзлеге, уенчык  машина, уен  карталары, рулетка, ясалма чәчәк (кыз бала өчен )

…………………………………………………………………………………………………………………….

№ 4 чыгыш

………………………………………………………………….

Р.Мәктәптә укыган чакта нинди генә рольләрне башкарырга туры килми бит укучыларга – укучы, спортсмен, җыештыручы, укытучы, гаепләнүче, художник һәм иң әһәмиятлесе – артист. Мөгаен студентлар булгач та бу рольләр сезгә кирәккәндер, әйдәгез сынап карыйк әле

Пантомимо күрсәтергә – башкалар аны аңларга тиеш була:

  • Әле генә тәмле итеп, күп итеп ашап чыккан кеше;
  • Түфлиеның табаны төшкән кыз;
  • Автобуста барганда кинәт тукталып калу;
  • Йөреп барганда таеп киттегез;

-Өй түбәсеннән  өстеңә нәрсәдер төшә;

ЯКИ     Уеннын шартлары: командаларга берәр төрле задание бирелә. Мисал өчен 1 нче командага футбол уенын иллюстрировать итәргә, ә 2 нче командага хоккей яисә башка берэр төрле күренеш. Ләкин бер шарт белэн, хәрәкәтләр башкарырга ярамый, бары тик картина кебек кенә булырга тиеш.

  • ……………………………………………………………………………………………………………….
  • №5 чыгыш
  • ……………………………………………………………………………………………….

Хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең яныгызда мәктәпне тизрәк тәмамлау турында хыялланып мәктәбебездә укып йөрүче 9нчы,10нчы, 11 сыйныф укучылары. 11 сыйныф укучыларына мәктәптә укырга ничәдер ай гына калып бара. Алар да бик тиздән студентлар сафына басалар. Әйдәгез әле, аларга үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне әйтеп үтегез.

Теләкләр тыңлана.

Д. Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр,

     Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

     Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

     Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

Чыгышларның тәртибен билгеләү өчен тәгъдим ителгән уеннар:

  1. Булачак Укытучылар өчен “Устами младенца – Балалар теле белән” 

видеога төшереп  укучылардан берәр фикер әйттерәбез.

Экспонат №1 (дәресләр тәртибе / расписание)

  • Мәктәптә бер генә көн дә бу әйбердән башка үтми.
  • Аны төзү өчен бик күп көч куярга кирәк.
  • Бу әйбердә бөтен дәресләр һәм кабинет номерлары күрсәтелгән.

Экспонат №5   (экзамен комиссиясе)

  • Бер төркем кешеләр.
  • Шуларның берсе өстәлгә кәгазь битләре тезә.
  • Яңадан сораулар бирә, билге куя, беркетмә тутыра. Бу нинди серле группа?
  1. КНИТУ студентлары  өчен – кара тартма (эчендэ — ак халат, отвертка, пробирка)
  2.  КАИ студентлары өчен – кечкенә кара тартмада самолет  — “Әйе, юк” уены.
  3. Мед. ВУЗларда укучы студентлар өчен – “Где логика – мантыйк кая?” уены (слайдта 3 төрле рәсем: букет белән ак чәчәкләр, ак болытфонынды фәрештә һәм үлем фәрештәсе)
  4. Мед .сестралар өчен – ребус.
  5. Төрле уку йортларында укуычы студентлар өчен – “Кроссворд – башваткыч”

Кроссворд сораулары:

1 —  Ипи түгел, су түгел,  Авыр түгел, аз түгел,  Ансыз яшәү мөмкин түгел.

(Һава)

2- Аягы юк — качадыр, канаты юк — очадыр. (Төтен)

3 —  Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап,

Көн дә кими бер канат.  (Календарь)

4 — Кигән киеменең бизәге  Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.  (Җәй)

5 — Йон түшәгем ертылды,  Бөтен дөнья йон булды.  (Буран)

Килеп чыккан сүз – ҺӨНӘР.

Подробности

Автор: Розалия Фоатовна Исламгалиева

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4271

Рейтинг:   / 7

МБОУ «Кунгерская СОШ» Атнинского муниципального района

Внеклассное мероприятие «Встреча с выпускниками»
Исламгалиева Розалия Фоатовна, учитель ИЗО и искусства
2012-2013 учебный год
Студентлар белән очрашу кичәсе.
10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр
1а.б.-Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын.
2 а.б.-Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.
1а.б.-Исәнмесез, хәерле кич, кадерле дуслар, укытучылар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсенә җыелдык. Бүгенге кичәдә сезнең белән бергәләп күп һөнәрләр турында сөйләшербез, ишеткәннәребез, күргәннәребез һөнәр сайларга, хезмәтне яратып яшәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
2а.б.-Әлбәттә, һөнәрләр күп, ләкин шул һөнәрләрне сайларга юл күрсәтүче, белем бирүче кешеләребез – укытучыларыбыз турында әйтеп китми мөмкин түгел.
-1а.б.- Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта,
Һәр укучы — язылмаган роман ,
Һәр дәресегез – маяк тормышта,
Эш коралыгыз гади — акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин тирәлек.
2 а.б.-Ил карты да сезгә башын иеп,
Мөгаллим, дип зурлап эндәшә,
Яшьләр сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сезгә тиңләшә.
1 а.б. Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучылар укытучыларының исем – фамилияләрен яхшы хәтерлиләр микән, әйдәгез, сынап карыйк әле.
УЕН. Алып баручы укытучының фамилиясен әйтеп бара, залдагылар исеме һәм атасының исемен әйтергә тиеш
Фазуллина (Бәрия Гыйбадулловна)
Хәкимҗанова (Фаилә Фәйзиевна)
Габидуллина (Фирая Бариевна)
Гыйлемханов (Илгизәр Закирович)
Сәгдиев (Фәрхәт Гарәфетдинович)
Вәлиевва (Җәүһәрия Хәйдәровна)
Вәлиев (Дамир Габдрахманович)
Садыков (Рәшит Шакирович)
Гатауллин (Ягфәр Шәйхиевич)
Ганиев (Хөсәен Хәйдәрович)
Мөбәрәкшин (Айдар Госманович).
2 а.б. Укытучыларыгызны онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә.

1а.б.Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең иң хөрмәткә лаеклы укытучыларының берсе -мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәзинә Равил кызы Җәләлиевага бирәбез.
Рәзинә апа сөйли.
Илүзә.- Мәктәпне тәмамлау белән башта: “Кем булырга?”, “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар туа. Һәркем үз күңеленә ятышлы, хыялын тормышка ашырырдай, файдалы һөнәр сайлый ала.
Фәнил: Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим.
Илүзә.- Бүлмәдән – бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр
Кем кайда нинди сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган…
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Бу сүзләр, әлбәттә, безнең узган елгы чыгарылыш укучыларына күбрәк кагыла-дыр. Аларда нинди яңалыклар бар икән? Узган елгы чыгарылыш укучылары, Язилә, Салават, Ильяр, Инсаф, Айнур, Рамил, рәхим итегез.
Фәнил. Сезнең барысы да әйбәт икәненә инаныр өчен безнең кайбер сорауларыбыз бар. Әйтегез әле
— Сезнең яшегез ничә дип уйлыйсыз: паспорт буенча, тирә – ягыгыздагыларның фикере буенча, сәламәтлегегез буенча.
— Сезнең шәхси машинагыз бармы, дачагыз, этегез, ясалма керфекләрегез, паригыгыз, ясалма тешләрегез, япон плеерыгыз?
— Начар гадәтләрегез бармы? Мәсәлән, тәмәке тарту, нәчәлникләр белән бәхәсләшәсезме, иртәнге зарядканы ясыйсызмы,укуга соңга калмыйча килү, сессияне бернинди “койрыкларсыз” вакытында бирү.
— Сыйныфташларыгыз белән исәнләшәсезме?
— Юмор хисегезне онытмадыгызмы әле?
— Сезнең сыйныфның нинди уңышлары хәтерегездә калды?
-Мәктәп журналын яндырасы килгән вакытларың булдымы?
— Балачак кая калды икән?
— Өй эшләрен кемнән күчерергә ярата идең?
— Дәрестә иң яраткан мизгелләрең?
— Синең мәктәптә иң яраткан урының?
— Укытучыларга һәм үзеңнең сыйныфташларыңа әйтер сүзләрең бармы?
— Хыялларың тормышка аштымы?
Илүзә: Мәктәптә уку чорында сез үзешчән сәнгатьтә актив катнаштыгыз, һәм алдагы биюебез дә сезгә ошар дип уйлыйбыз.
Концерт номеры бию 11нче сыйныф кызлары Илүзә һәм Зөбәрҗәт
Илүзә:- Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да бар. Сүзне аларга бирик әле. Рәхим итегез!
Аграрный университетта белем алучы Гибадуллин Алмазга сүз бирәбез. Гибадуллин Алмаз сөйли һәм җырлый
Сабиров Рамил
КХТИ – Технологик университетта укучы Садретдинов Айнурны чакырам. Шулай ук Шакиров Салават һәм Заһидуллина Регина да шушы уку йортында белем ала. Аларның да безгә әйтер сүзләре бардыр.
Зөбәрҗәт: Кадерле дуслар, сезнең өчен тагын бер бию тәкъдим итәбез. Сезнең каршыда Зәринә Исламгалиева рус халык биюе белән.
Зәринә бию
Зөбәрҗәт: Безнең сыйныф укучылары арасында фармацевтика белән кызыксыну-чылар да бар. Галләмова Нурдидәнең чыгышы безнең өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Нурдидә сөйли
Илүзә: Бүгенге көндә медицина өлкәсендә белем алучы студентларыбыз да шактый. Без бүген медицина көллиятендә белем алучы студентлар фикере кызыксындыра. Бирегә Галиева Айсылуны чакырабыз.
Айсылу
(Исламгалиев Рөстәм)

Зөбәрҗәт: Мәктәптә укыган чорда Алмаз белән Марс мәктәбебезнең йөзек кашлары булдылар. Һәр чарада башлап йөрделәр. Марс үзенең булачак һөнәрен дә сәнгать белән бәйләде. Культура университеты студенты Шиһапов Марс ны бирегә чакырабыз. (Сөйли).
Шиһапов Марс җырлый.
Фәнил: Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын тагын бер сынап карыйсы килә. Мәктәпкә алар ничек әзерләнделәр икән, портфельләренә нәрсәләр тутырып йөрделәр икән? Белик әле. Бирегә юмор хисенә бай 1 егет һәм 1 кызны чакырам.
Портфель тутыру уены. Алдан тутырылган портфельдәге һәр әйберне мәктәптә бик тә кирәк һәм ни өчен кирәк икәнен аңлатып бирергә. Портфельдә резин перчатка, буш банка, берәр уенчык, помада, уенчык машина, кояштан саклану күзлеге һ.б. шундыйлар булырга мөмкин.
Илүзә: Сыйныфыбыздагы укучылар арасында Казанның иң борынгы һәм данлыклы уку йортларыннан берсе булган Казан Федераль Университетында укуларын дәвам итәргә теләүчеләр дә бар. Бу уку йорты турында сөйләү өчен бирегә Мөбәрәкшина Айсылуны чакырам.
Мөбәрәкшина Айсылу сөйли
10 нчы сыйныф укчылары парлы татар биюе.
Фәнил: 10нчы сыйныф укучыларының дәртле бию ләрен караганнан соң, хөрмәтле тамашачыларыбыз, сезнең дә биисегез килеп калгандыр. Хәзер мин бирегә 5 егет һәм 5 кызны чакырам. Ике командага бүленеп бию ярышы. Кызлар һәм егетләр командасы. Һәр командага аерым көй куеп, төрле халык биюләре биетү.
Фәнил: Молодцы! Булдырдыгыз! Һәр ике команда да бик матур бии икән, төгәл генә җиңүчеләрне билгеләп тә булмады. Болар белем ягыннан ничек икән, сынап карыйк әле. Хәзер мин сезгә мәктәп темасына кагылышлы сораулар бирәм, кайсы коанда күбрәк дөрес җавап бирә, шул җңүче була.
Кызыклы сораулар
1. Укучыларның чыгарга яратмаган урыннары. (Такта).
2. Укытучы урындыгындагы сюрприз. (Кнопка).
3. Ата-аналар һәм укытучыларның танышу клубы. (Ата-аналар җыелышы).
4. Яссы глобус. (Карта).
5. Ата-аналар өчен афтограф альбомы. (Көндәлек)
6. 2дән 5кә кадәр. (Билге).
7. Газаплар һәм җәзаларның башлануы һәм бетүе турында сигнал.(Звонок)
8. Мәктәп масштабындагы президент. (Директор).
9. Һәр сыйныфта да бар. (Такта).
10. Барлык укытучылар тилмереп көтеп ала. (Отпуск).
11. Сөйләшүче глобус. (География укытучысы).
12. Аяклы калькулятор (Гөлзидә апа)
13. Аяклы формула (Физика укытучысы)
14. Мәктәпнең ял йорты (Арттагы парта)
15. Коткару хезмәте (Шпаргалка)
16. Бөтендөнья сугышы (Тәнәфес вакыты)
Зөбәрҗәт: Районыбызның визит карточкасы булган Әтнә техникумы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли. Бу уку йортында да безнең мәктәпнең шактый гына укучылары белем ала. Шуларның берсе – Минишина Алия. Алия, әлеге уку йорты турында сөйләп китерсең дип уйлыйбыз.
Минишина Алия җырлый.
Минишина Алия сөйли.
1а.б.- Безнең мәктәпне тәмамлаган яшьләр дә тормышта үз урыннарын алырлар һәм бүген туган ягыбызның күп тармакларында хезмәт куярлар. Без аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанырбыз. Һәм алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйбыз.
2а.б.- Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат
Мәктәпкә дип килегез тагы.
1а.б.- Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.
Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,
Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!
2а.б.- Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Килүегез өчен зур рәхмәт. Алдагы көнегездә дә без сезгә зур уңышлар, исәнлек – саулык, бәхет, укуыгызда бары уңышлар гына теләп калабыз !
10 нчы сыйныф кызлары башкаруында җыр “Юкка түгел, юкка түгелдер”

У вас нет прав для создания комментариев.

Студентлар белән очрашу (сценарий)

  1. Материалы для учителя

  2. Другое

Автор материала: Султанова Танзиля Рависовна

Содержимое документа:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы
Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе
Төрле һөнәр ияләре, студентлар белән традицион очрашу
Төзеде тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары Султанова Тәнзилә Равис кызы
Тат.Бүләр,2017
Кичә өч өлештән тора:
Слайд-шоу “Мәктәп фотоаъбомы”
«Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә» дип аталган чын күңелдән сөйләшү (төрле тармакларда эшләүче укучыларыбыз белән сөйләшү)
Студентлар белән сөйләшү.
«Акыл — тезген, белем — ат» дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.
1алып баручы:
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын!
2алып баручы:
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын…
Очрашуга килүчеләрне сәламләп җырлый_______________________________
1 а.б. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм — очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Исламов Илсур Мәгъфүрҗан улына бирәбез.
1 а.б. Кайда да булса, кайчан да булса,Бер күрешү— үзе бер шифа.10-20 ел үткәннән соң да,Бер күрешеп, сөйләшик әле, Елашыйк та, җырлашыйк әле.
2а.б. Бер күрешү— үзе бер шифа дип,Эч серләрне сөйләшик әле,Хәсрәтләрне уртаклашыпШатлыкларны бүлешик әле,Күңелләрне бушатыйк әле,Классташлар, очрашыйк әле.
__________________________________________________
1 а.б. Күп кенә әйберләрнең могҗизалы үзенчәлеге бар — кешеләргә хәтерне кайтару, күңелдәге якты истәлекләрнең, кабатланмас мизгелләрнең шатлыгын бүләк итү.
2 а.б. Ә инде без үткәннәребезгә кире кайтканда, үзебезгә таяныч, терәк эзләгәндә, әлбәттә мәктәп фотоальбомын ачабыз.
1 а.б Безнең мәктәп фотоальбомы мәктәп тормышының төрле мизгелләрен саклый . Фотоальбомдагы җитешсезлекләрне күреп ачулы йөзләр ясамагыз зинһар, мәктәп елларында сез нинди булгансыз, сез шуларны күрерсез. Безнең белән елмаегыз. Игътибар — без төшерәбез!
«Мәктәп фотоальбомы» фильм күрсәтелә
1алып баручы:
Бүгенге очрашу кичәбезгә төрле һөнәр ияләре, студентлар җыелды.
Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,
Берәүләре солдат булып илне саклый,
Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,
Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.
Берәүләре белем бирә балаларга,
Берәүләре нигез сала калаларга,
Берәүләре газет-журнал чыгаралар
Бу тормышта үз юлларын табалар.
2алып баручы:
Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да, шулай ук инде тормышта үз юлларын табып, төрле тармакларда эшли башлаган элеккеге укучыларыбыз да бар.
1алып баручы:
Иң беренче әле күптән түгел генә югары уку йортларын тәмамлап төрле профессия үзләштергән укучыларыбызны сәхнәбез түренә чакырабыз:. Аларның безнең укучыларга , укытучыларга нинди әйтер сүзләре бар икән, рәхим итегез. Кунакларга сүз бирелә.
2 а.б. Ә хәзер, безнең чыгарылыш укучыларыбыз үзләренең мәктәп елларын ничек истә калдырдылар икәнен белеп китик әле: — Сез укырга кергән елның 1 сентябрендә нинди һава торышы иде?
Беренче укытучыгызның исеме ничек? Сез аны нинди итеп истә калдырдыгыз?
3 класста бер парта артында кем белән утырдыгыз?
Сезнең яртакан фәнегез һәм яраткан укытучыгыз.
Сез 11 класста вакытта классыгызда ничә укучы иде?
Класс җитәкчегезнең туган көне кайчан?
Чыгарылыш экзаменында рус теленнән нинди темага сочинение яздыгыз?
Мәктәп тормышыннан иң истә калган, иң кызыклы вакыйганы сөйләп үтсәгез иде.
————————————————————
1 а.б. 1 алып баручы:
Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр.
Кем кайда ниндидер сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган…
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Соңгы елларда гына 11 сыйныфны тәмамлаган укучыларга сүз бирик әле, рәхим итегез!
2 а.б. Узган уку елында гына 11 сыйныфны тәмамлаган
2011 елгы чыгарылыш : (кемнәр кайта …)
2010 елгы чыгарылыш _———-, _2009, 2008___
2 а.б. Үзегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде, укырга кергәндә нинди авырлыкларга очрадыгыз? Безнең укучыларга нинди киңәшләрегез бар?
1 а.б. Узган 2012 елда нинди истә калырлык вакыйгаларыгыз булды? Киләчәккә планнарыгыз нинди?
2 а.б. Ә хәзер без сезне «Акыл — тезген, белем — ат» дип исемләнгән шаян интеллектуаль уенга чакырабыз.
Сәхнәгә 2 команда чакырыла: 1 команда : 2008-2010 елгы чыгарылыш, 2 команда – 2011-2012 елгы чыгарылыш. Бәйге булгач жюри кирәк булачак. Жюри членнары чакырыла.
1 нче конкурс: «Традицион разминка»:
Югары Кибәхуҗа авылында мәктәп ачылуга ничә ел булды?
Яңа мәктәп бинасы ничәнче елда төзелгән?
Иң беренче укытучың кем исемле иде?
Мәктәптә ничә кабинет?
Нәрсәне әзерләп була, ләкин ашап булмый? (дәрес)
Нинди әкияттә геройга өч тапкыр һөҗүм ясала, ләкин дүртенчесендә генә ул һәлак була? (колобок)
Кайсы фәннән беренче бишлегезне алдыгыз?
Ни өчен икелеләр алдыгыз?
Иң яраткан фәнегез?
Мәктәп ашханәсендә иң яратып ашаган ризыгыгыз?
Беренче класста сумкагызга уенчык тыгып йөри идегезме?
Кызларның чәченнән тарта идегезме?
Соңгы дәресегез нинди дәрес иде?2 Разминка тәмамланды. Дәреснең төп темасына күчәбез — «Тапкырлар бәйгесе». (слайдта)
Тарихи шәхесләр, йолдызлар 5 10 15 20 25 30
Бөек математика илендә 5 10 15 20 25 30
Җыр-кешенең юлдашы 5 10 15 20 25 30
Биология 5 10 15 20 25 30
География 5 10 15 20 25 30
Номинацияләрне һәм очконы команда үзе сайлый.
1.Тарихи шәхесләр, йолдызлар.
5 балл. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы , композитор, Югары Кибәхуҗа авылы егете. (Фәрит Хатыйпов)
10 балл. Профессор, КДУ ның журналистика, социология, психологияфакультеты деканы, Ю.Кибәхуҗа авылы егете. (Васил Гарифуллин)15 балл. Күренекле язучы, Татарстан республикасының Габдулла Тукайисемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,якташыбыз, «Язгы аҗаган» романы авторы. {Мәхмүт Хәсәнов)20 балл. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халык артисткасы,Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җырчы {Венера Ганиева)25 балл. Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе,профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ТатарстанФәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, Олы Кибәхуҗаавылында туган. {Яхъя Абдуллин)%
30 балл. Мәшһүр актер. ТАССР, РСФСР, СССР халык артисты. ГКамал исемендәге татар дәүләт академия театрында реалистик традицияләрне үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә, Саба районыннан. (Ш.Биктимиров)
2.Бөек математиклар илендә.
5 балл. Евклидның «Башлангычлар»дип аталган хезмәте багышланган…А. Геометриягә.В. Географиягә.
С. Сәяхәтләргә.Д . Арифметикага
10 балл. Кайсы фән турыдан туры математикага кагылмый?
А. Алгебра.В. Тригонометрия.
С. Комбинаторика.Д. Механика.
15 балл. Пифагор тоеремасы.
А. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары суммасына тигез.
Б. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары аермасына тигез.
В. Турыпочмаклы өчпочмакның катетларының суммасы гипотенузага тигез.
Г. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының суммасына тигез.
20 балл. Кайсы саннар египет өчпочмагы якларына туры килә?А. 10, 15,20.В. 3,4,5.
С. 1,2,3.Д. 7,8,11.
25 балл. «Конус» сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?А. Түгәрәк пирамида.В. Чыршы күркәсе.
С. Нарат күркәсе.Д Колпак.
30 балл. Бу грек сәүдәгәре, египет пирамидасы шәүләсен һәм таяк шәүләсен үлчәп һәм үзенең охшашлык турында теоремаларын кулланып, пирамида биеклеген үлчәгән.
А. Евклид.В. Архимед.
С. Фалес.Д Пифагор.
3. Җыр — кешенең юлдашы.
5 балл. Көйне танырга. («Казан кичләре”)
10 балл. Көйне танырга һәм кушылып җырларга. («Яшьлегем чишмәләре»)
15 балл. Бер куплет җыр җырларга: — гашыйк булган кеше кебек
90 яшьлек бабай кебек
кечкенә бала кебек
марш кебек
бишек җыры кебек
20 балл. Түбәндәге шигырь юлларын көйгә салырга:
Дуслар җыр сузалар һәр якта
Дус булып яшәве күңелле!
һәм сезгә кушылып бакчалар
Җырлыйлар, бииләр шикелле.
25 балл. Бирелгән рифмага җыр чыгарырга: мәктәп-тәмләп
30 балл. Җырның авторларын әйт. («Ак каен » җыры. Зиннур Сафиуллин көе, Әзһәр Зәйни сүзләре)
Биология
5 балл. Нәрсә ул «Кызыл китап», {әз калган үсемлек, хайваннарны туплаган
китап).
10 балл. Эссе һавада ничек йөрергә:
а)трусиктан гына
б)ак киемнән (кояш нурларын кире кайтара)
в)кара киемнән
г)шләпәдән
15 балл. Нинди «тере барометрларын» беләсез? {энә карагы, күбәләк, бал кортлары, май коңгызы, кычыткан күбәләге н.б.)
20 балл. Нинди кошлар ел дәвамында төсләрен өч тапкыр алмаштыралар? (ак кыр тавыклары)
25 балл. Сәяхәтчеләр ни өчен банка белән суга бака салып үзләре белән йөрткәннәр? {нава торышын белергә)
30 балл. Борынгы заманнарда 7 металл гына бар дип уйлаганнар. Бу нинди металлар? (алтын, көмеш, бакыр, аккургаш, кургаш, тимер, терекөмеш).
География.
5 балл. Чиге күренеп торса да барып җитеп булмый, {офык)
10 балл. У белән язсаң тау була (Урал)
А белән язсаң диңгез була (Арал)
15 балл. Космостагы кешеләр җирдәге меридианнарны, параллельләрне күрәләрме? (юк, картада гына)
20 балл. Американы кем ачкан? (Х.Колумб)
25 балл. Җирнең шар формасында икәнлеген раслаучы борынгы грек философы (Аристотель)
30 балл. «Бабай бүреге йөз ямау» табышмагы нәрсә турында (глобус)
______________________________________________
1 а.б. Әйдәгез үткәннәргә кайтып килик әле бер. Күз алдына китерегез, иртә, сез тәмле төшләр күреп йоклап ятасыз, кинәт будильник шалтырый башлады. Мәктәпкә барырга вакыт җиткән. Ләкин бит әле татлы йоклый идең. Торырга кирәк дип катырак кычкыра будильник.Тагын биш кенә минут! Нинди биш минут! Кеше тавышы белән кычкыра будильник. Ай, ходаем, мин йоклап калганмын! Гаебегезне таныгыз! Хәзер курыкмыйча әйтергә була. Сезнең күбегезнең шулай булганы бар! Мәктәп сумкасын өстәлдән ризык алып ашый, ашый, кабалана, кабалана тутырганыгыз бардыр, шулай бит.
2 а.б. Менә шуларны искә төшереп без чираттагы  конкурсны тәкъдим итәбез : «Ашыга, ашыга» дип атала.
Сезгә шул алтын чорларны искә төшереп эстафетада катнашырга чакырабыз. Бу эстафета барышында йөгерергә дә, сикерергә дә туры килмәячәк. Мәсьәлә бик гади – кулдан кулга бирә бирә, мәктәп әйберләрен сумкага әйбәтләп кенә тутырырга, шул ук вакытта берәр алма ашап өлгерергә.
(Ике өстәлгә мәктәп сумкалары, пеналлар, ручкалар, карандашлар, дәреслекләр, линейкалар, уенчыклар, алмалар һ.б.)
1 а.б. Җиңделәр… Ләкин аңлашылмый , ни өчен сумкага уенчыклар тутырдыгыз? Дөрес, ашыкканда ниләр генә эшләмисең, шулай бит.
2 а.б. Ярар, сумканы тутырдык, башка шапканы үтеп барышлый гына кия, кия очабыз гына, ләкин без бит инде хәзер сонга калдык. Укытучы сорый инде хәзер: “Ник соңга калдың?” Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, сочинение язганда шулай оста булырга кирәк иде дә бит.
Конкурс “Син кайда булдың?”
1 а.б. Командадан ике катнашучы. Берсе пантомима ярдәмендә карточкадагы ситуацияне аңлата, икенчесе карый һәм телдән сөйләп карый. Аннары әзер вариант белән чагыштырабыз. Текстка якынрак булса яхшырак. (1. Столоваяда идем. 2. Будильник уятмаган. 3. Компьютерда утырдым)
2 а.б. Без сезне физкультура дәресенә чакырабыз. (5 урындык куела, һәр командадан 6 катнашучы, бию көе беткәч утыралар)
Жюри нәтиҗә ясый.
2 алып баручы:
Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар, Канат ярган туган ояны. Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат Мәктәпкә дип килегез тагы!
1 алып баручы: Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр. Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз, Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

Предпросмотр онлайн:

Скачать 23.91 Kb

Посмотрите также:

   Студентлар белән очрашу кичәсе тәкъдим итәм. Кичәне ике укучы шаян тонда алып баралар. Төрле уеннар концерт номерлары белән чиратлашып бара. Кичә барышында сүз студентларга да сүз бирелә. Студентлар белән очрашу кичәсе үз алдына түбәндәге максатларны куя:   -Укучыларда  төрле  профессияләр  буенча  белем  алу,  уку  йортларындагы  тәртипләр,  студент  тормышы  турында  күзаллау   булдыру;  — Мәктәпне  тәмамлагач,  профессиональ  һәм  югары  уку  йортларында  белем  алуга  омтылыш  тәрбияләү; …

Поделитесь с коллегами:

Студентлар белән очрашу кичәсе

Кичәне ике укучы алып бара.

-Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм бүгенге җыелуның төп сәбәпчеләре — безнең мәктәпнең кичәге укучылары, бүгенге студентлар!

Бер күрешү — үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын.

  • Кадерле сабакташлар! Инде безне сагынып килгәнсез икән, бүгенге кичәне истә калырлык, сагынып сөйләрлек итеп үткәрик әле.

  • Бергәләп күңел ачу өчен, уйнап-көлеп сагышларны тарату өчен;

  • Бер сөйләшеп эчләрне бушату өчен, серләшеп алу өчен;

  • Бергә укыган, уйнаган, шаярган вакытларны искә төшерү өчен:

  • иң кыю;

  • иң оста;

  • иң чибәр;

  • иң сәләтле;

  • иң булдыклы;

  • иң аралашучан;

  • иң сцйкемле;

  • иң «әрсез» студентларыбызны бирегә чакырабыз!

  • Тизрәк чыгып калыгыз, урыннар бетә.

  • Әйдәгез, әйдәгез, курыкмагыз, имтихан алмыйбыз.

  • Ә менә бу урыннарга үзебезнең мәктәп укучыларын чакырабыз.

  • Менә алар, безнең мәктәпнең

  • иң кыю;

  • иң оста;

  • иң чибәр;

  • иң сәләтле;

  • иң булдыклы;

  • иң аралашучан;

  • иң сөйкемле;

  • иң «әрсез» укучылары!

(Студентлар һәм укучылар үз урыннарын алалар)

  • Менә барлык урыннар да үз хуҗасын тапты.

  • Урындыклар да, Аллага шөкер буш калмадык, дип җиңел сулап куйдылар.

  • Инде башласак та ярыйдыр.

  • Имтиханнардан туеп, куркып беткән кадерле студентларыбыз, алдан ук әйтеп куябыз, иркенләбрәк утырыгыз, безнең бүген җиңелчә генә аралашу булачак.

  • Без сезнең белән әллә нинди сынаулар үткәрергә дә, зачёт алырга да җыенмыйбыз.

  • Озын сакаллы, күзлекле, явыз профессорлар Казанда калды. Тәк что, борчылмагыз.

  • Монда без — сезнең дусларыгыз һәм һәрвакыт сезгә ярдәмгә килергә торучы укытучылар гына бар.

  • Укытучылар, дигәннән. Әйдәгез, беренче уенны аларга багышлыйк әле, хәтерләре калмасын.

  • Хәзер без укытучыларның фамилияләрен әйтеп барабыз. Сез аларның исем-отчестволарын әйтеп барыгыз.(Студентлар һәм укучылар чиратлашып җавап бирә).

Галимуллина (Әминә Хөрмәтовна) Лотфуллина (Фәридә Вәдүтовна)

Мухаметшина (Гөлназ Ильдусовна) Бадриева (Альбина Фоатовна)

Зиятов (Айрат Фәрхәтович) Фазлыев (Рәдиф Мәннәпович)

Хидиятуллина (Гөлсинә Гарифулловна) Гайнетдинова (Рузалия Зөфәровна)

Гарафиев (Ханафи Гыйлметдинович) Хасанов (Айрат Айдарович)

Гарипова (Лилия Мансуровна) Зиятова (Дилбәр Хәлиловна)

Мингазов (Зөфәр Галиевич) Нуретдинова (Фәния Сәүдәхановна)

Сафиуллина (Алсу Рафаэловна) Әһлиуллина (Рәмия Мансуровна)

  • Молодцы, бу уенда актив булдыгыз!

  • Сезгә «4»ле куябыз, ә сезгә «5»ле!

-Ә хәзер студентларыбызны сәламләү өчен укытучыларыбыз арасыннан иң яшь йөрәкле мөгаллимебез Айрат абыйга сүз бирәбез.

( А. Зыятов чыгышы)

  • Беләсеңме Гөлнара, минем тизрәк мәктәпне бетереп, студент буласым килә. Рәхәтләнеп Казанда йөрисең, үзеңә үзең хуҗа.Формаң кайда, ник бизәнеп килдең диюче дә юк. Өй эшен дә сорамыйлар, семейстрга бер тырышып экзамен биреп аласың да…

  • Телисең кинога барасың, театрга…Авылда гына беркая да барып булмый ул. Ә шәһәрдә дусларың белән кафега барып була, ресторанга.

  • Син Гөлнара бигрәк арттырасың ингде. Әллә әти-әниең миллионермы?

  • Ие шул, бераз арттырып җибәрдем бугай. Әйдә, студентларның үзләренә сорау бирик әле, Казанда тормышлар ничек икән?

— Хәзер укучыларыбыз үзләен кызыксындырган сорауларны студентларга бирәләр. Рәхим итегез.

(Укучылар сорау бирә, студентлар җавап бирәләр).

  • Менә, Эльмира, студентлар тормышы турында да бераз белдек.

  • Нәрсә генә әйтсәгез дз, барыбер студент буласым килә.

  • Күрмәгәнең күрәсе килә, менә шулдыр инде ул дустым.

  • Күрәсе килә, күрәсе килә…Беләсезме минем нәрсә күрәсе килә? Айсылу белән Алисәнең биегәнен күрәсе килә.

(Яшьләр биюе).

  • Гөлнара, ник май кояшы кебек балкыйсың?

  • Менә үзебезнең класста булган бер кызык хәл искә төште әле, шуңа көләсе килә.

  • Кызык хәл дигәннән, кызыклар укыганда һәркем белән бул инде ул, әйдә студентлардан да сорыйк әле. Мәктәптә укыганда, яисә студент булгач, алар белән нинди кызык хәлләр булды икән.

  • Алар сөйләргә әзерләнгәндә мин сезгә үземнең җырымны бүләк итәм.

(Гөлнара җырлый)

  • Ә хәзер сүзне студентларга бирәбез.

  • Алар белән укучы булганда, яисә студент булгач нинди кызыклы хәлләр булды икән.

(Студентлар сүз ала)

-Бас кызым , Әпипә,

Син басмасаң мин басам…

— Тукта әле, Эльмира, программа буенча синең чыгыш түгел бит.

-Гөлнара, мин алып баручымы!?

-Алып баручы.

— Димәк минем бер тәкъдим кертергә хакым бар. Хәзер бер типтереп биеп алабыз!

( Күмәк татарча бию)

Гөлнара борчыла, сүзен башлый алмый:

-Ничек кенә әйтергә икән?

  • Гөлнара, ник болай борчыласың, сүзеңне дә әйтә алмыйсың?

  • Менә бер сүз әйтәсем килә, килешер микән дим.

  • Я, әйтеп кара инде.

  • Ярар, алайса әйтим. Кунакка күчтәнәчсез килмиләр, менә шул!

  • Юк, Гөлнара, ялгышасың. Студентларның безгә күчтәнәче бар. Лотфуллин Булат безгә күчтәнәч итеп җыр әзерләгән.

  • Менә ничек күңелле булып китте. Без дә җавапсыз калмабыз әле.

  • Рәхим ит, Булат.

(Л. Булат җырлый).

— Кунак ашы, кара каршы. Ә хәзер безнең күчтәнәчне Эльмира Вафина һәм кызлар бию төркеме тәкъдим итә.

( В Эльмира җырлый).

  • Эльмира, безнең кунаклар утыра-утыра оешып беттеләр бугай инде.

  • Ярар, аларның оеган аякларын язу өчен бер тәкъдим кертәм. Хәзер шушында утыручылар, барыбыз да сикереп торабыз да, мәктәп тирәли 5 тапкыр йөгереп керәбез.

  • Шәп идея! Ләкин бу алып баручыларга кагылмый. Чөнки без кайчаннан бирле аяк өстендә.

  • Кадерле дуслар! Барыбызда урамга! 1-2-3, марш! Карале боларны, берсе дә тыңламый.

  • Әйдә инде алайса, теге уенны тәкъдим итик.

  • Һәр командадан 2 шәр уенчы чакырабыз.

(Уен. Бер уенчы түгәрәк ата, икенчесе шул түгәрәкләрне таякка кертеп җыеп бара. Кайсы команда күбрәк очко җыя ).

  • Молодцы, студентлар күбрәк очко җыйды, укучылар да тырышты, күренеп тора алар студент шулпасын ашап карамаган шул әле.

  • Ә хәзер бераз шаярып алсак та ярар, яшьлекләр заяга узмасын.

  • Яшь, яшь, яшь әле

Без бит әле яшь әле.

Алсу таңнар кочагында

Яшьлекнең гүзәл мәле.

  • Булды, Гөлнара, җырлауны калдырып торабыз. Актёрлык конкурсын башлыйбыз.

  • Әйдә, әйдә, слушаюсь иптәш башкомандующий.

— Ә хәзер бу язуларны өләшеп чыгабыз. Менә бу шигырьне анда язылганча эшләп күрсәтергә кирәк булачак.

  • Маймылланып, ә юк-юк, артистланып күрсәтергә кирәк булачак.

( Язуны өләшәләр).

  • Кемнән башлыйбыз?

(Актёрлык сәләтен күрсәтү).

  • Уйнадык та, шаярдык та , инде бераз серьёзный булып алсак та ярар.

  • Безнең студентларның мәктәпкә, укытучыларга, укучыларга әйтер сүзләре бардыр. Сүзне аларга бирик әле.

(Студентларның сүзе).

  • Рәхмәт, кадерле сабакташлар.

  • Менә очрашу кичәбез ахырына якынлашты.

  • Ничек инде, өйләргә таралышабыз мәллә?

  • Юк, иң шәбе алда әле!

-Син дискотеканы әйтәсеңдер инде.

-Синең уеңда шул бию генә инде. Без бит әле үзебезнең мәктәпнең өлкән класс укучыларының гимны булган Яшьлек җырын җырламадык.

— О кей! Салаватка кушылып җырлыйбыз!

«Яшьлек» җыры башкарыла.

— Аралашу кичәсе тәмам….

— Очрашу дәвам итә!

Икесе бергә:

  • Ә хәзер дискотека!

Студентлар белән очрашу кичәсе (на татарском языке)

Студентлар белән очрашу кичәсе (на татарском языке)

МАКСАТ : Укучыларда төрле профессияләр буенча белем алу, уку йортларындагы тәртипләр, студент тормышы турында күзаллау булдыру;

Мәктәпне тәмамлагач, профессиональ һәм югары уку йортларында белем алуга омтылыш тәрбияләү.

КАТНАШАЛАР : 8-9 нчы класс укучылары, студентлар.

АВТОР ҺӘМ ОЕШТЫРУЧЫ : Зиятова Д.Х.

ҖИҺАЗЛАУ: Музыкаль аппаратура, шарлар, чәчәкләр һ.б.

ВАКЫТЫ: Январь 2012 нче ел.

Кичәнең максаты.

·      Укучыларга  уку йорты сайлауда ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү.

·      Аралашу культурасы тәрбияләү.

·      Мәктәбебезне тәмамлаган укучылар белән элемтәләрне ныгыту.

1.    Җыр яңгырый”Без татар яшьләре”

1755 елның 25 январь көнне императрица Елизавета Петровна «Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан соң 25 январь официаль университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Чөнки студент тормышы –иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала.
          Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык  вакыйгалар, чаралар бик күп була. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер, миңа калса.
Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга бай булган кем дисезме? Әйе, әйе, студент, сез бер дә ялгышмыйсыз! Сүзем сезнең турында.

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар!
Хәерле кич, кадерле укучылар! Хәерле кич, кунаклар!

Бүген без сезнең белән бергәләп ял кичәсенә
җыйналдык. Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә
бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Бүгенге бәйрәмебез — «Студентлар
белән очрашу» кичәсе.

Ишегебез ачык,

Түрдән үтегез.

Кайчан булмасын,

Рәхим итегез.

Кемнәр килсә дә,

Йөзебез ачык.

Дус-ишләр килү

Үзе бер шатлык.

Түрдән узыгыз, кадерле студентларыбыз!

(Студентлар кереп утыра)

Алып баручы. Бәйрәм, гадәттә башлана

Кунаклар чакырудан.

Туганнарга, дус-ишләргә

«Чакыру» тапшырудан.

Бер ай алдан шалтырату

Бик үк килешеп бетмәс.

Бәйрәмгә көнендә дә

Белдертсәң, зыян итмәс, —

дип, бүген студентларны үзебезгә кунакка
чакырдык.

Сезнең каршыгызда мәктәбебезне шушы елларда
бетереп чыгып киткән укучыларыбыз. Аларны сәләмләү өчен сүзне
мәктәп директоры Басир Сагыйрь улына бирәбез.

(Директор чыгышы)

Алып баручы. Ә хәзер инде сүзне сезгә бирәбез,
кадерле студентлар. Иң мөһиме — үзегез укыган уку йорты, аның
престижы турында сөйләп китсәгез иде. Студент тормышыннан кызыклы
вакыйгалар да көтәбез сездән.

Һәм сез дә, укучылар, үзегез кызыксындырган
сорауларны әзерләп утырыгыз.

(Студентлар чыгышы, сораулар бирү)

Алып баручы. Кичәбезне КВН рәвешендә дәвам
итәбез. Студентлар белән көч сынашырга булачак студентларыбызны
чакырабыз.

(11 сыйныф укучылары чыга)

Сезнең уң ягыгызда студентлар командасы. Аларның
капитаны — курку белмәс, сүз остасы, үтә тапкыр Илүзә.

Сул ягыгызда — укучылар командасы. Аларның да
һәркайсы акыллы һәм зирәк. Капитаннары да батыр, матур, җор сүзле
Фаил.

Бүгенге уенны хөрмәтле жюри хөкем итәр. Жюри
составында хөрмәтле укытучыларыбыз: …

1нче бәйге. Сәләмләү. Һәр команда үзенә исем,
девиз сайлый.

Ә командалар әзерләнгәнче без дә күңелле тәнәфес
ясап алыйк. Аны бигрәк тә 5нче сыйныф укучылары ярата, аларны
бирегә чакырабыз.

(5 класслар чыгышы, җыр «Күңелле тәнәфес»)

2нче бәйге. «Мәзәк күрсәтү» дип атала. Һәр
команда мәктәп тормышында яки студент тормышында була торган
кызыклы хәлләрне күрсәтергә тиеш.

(6 класслар чыгышы)

3нче бәйге. Җыр бәйгесе. Һәр команда үзе яраткан
җыр башкара.

4нче бәйге. «Шаян сорауга — шаян җавап» дип
атала.

  1. Нәрсәне әзерләп була, ә ашап булмый? (дәрес)

  2. Чәйне кайсы кул белән болгатсаң кулайрак?
    (иң яхшысы — кашык белән болгату)

  3. Сулга борылганда кайсы тәгәрмәч борылмый?
    (запас)

  4. Кәҗәгә 6 яшь тулгач, нәрсә була? (7 нче
    китә)

  5. Бабайда бар, малайда юк; әбидә бар, кызда
    юк. («б» хәрефе)

  6. Минзәләдә негр баласы туган: үзе кара, теше
    ап-ак. Монда нәрсә дөрес түгел? (яңа туган баланың теше булмый)

  7. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче
    яртысына)

  8. Нинди култыкка әйбер кыстырып булмый?
    (диңгез)

  9. Нәрсәне күрү бик җиңел? (кеше гаебен)

  10. Чиләккә башта нәрсә салалар? (күз)

5 нче бәйге. «Иң кызык уен» диа атала. Ике
команда бер-берсе белән уен уйната.

6 нчы бәйге. Хәрмәтле командалар. Бүген бу
залда, шушы сәгатьтә «Гаҗәеп әйберләр музее» эшли. Монда укытучылар
һәм мәктәп хезмәткәрләренең яраткан предметлары. Сезгә бу
тартмадагы әйберләрне белергә һәм аларның хуҗаларын әйтергә кирәк.

Экспонат №1 (дәресләр тәртибе / расписание)

Мәктәптә бер генә көн дә бу әйбердән башка үтми.

Аны төзү өчен бик күп көч куярга кирәк.

Бу әйбердә бөтен дәресләр һәм кабинет номерлары
күрсәтелгән.

Экспонат №2 (туп)

Бу предметны гәүдәнең төрле өлешләре белән
бәрәләр.

Ул түгәрәк формада.

Аны физкультурада кулланабыз.

Экспонат №3 (гармун)

Бу предметтан башка бәйрәмнәр узмый.

Сәдәфләре күп, ләкин бу пидҗәк түгел; каешта
йөртелә, ләкин чалбар түгел.

Аңа кушылып җырлыйлар.

Экспонат №4 (пробирка)

Бу предмет юка пыяладан ясалган.

Аның формасы — сосисканы хәтерләтә.

Аны тәҗрибәләр үткәргәндә кулланалар.

Экспонат №5 (экзамен комиссиясе)

Бер төркем кешеләр.

Шуларның берсе өстәлгә кәгазь битләре тезә.

Яҗадан сораулар бирә, билге куя, беркетмә
тутыра. Бу нинди серле группа?

Алып баручы. Командалар ярышы

Калдыра безне хәйран.

Тик, кадерле укучылар,

Иртәгә түгел бәйрәм.

Шуңа күрә шушы җирдә

Туктатабыз уенны.

Жюри әйтер, кемнәр алды

Иң беренче урынны.

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

(жюри балларны аңлата, җиңүчеләрне әйтә)

(Истәлекле бүләкләр өләшү)

Алып баручы. Сез көләч, күркәм, мәхәббәтле,

Шундый зифа, сылу гәүдәле.

Үзегез тырыш, мәшһүр, зур белемле,

Туктап калмагыз шунда, әйдәле!

Аспирантурасына да ябышыгыз,

Сездән була, бездән шул теләк!

Сездәгедәй көч, сездәгедәй йөрәк

Галим булып җитәргә кирәк.

Безнең чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен һәм
шундый күңелле кичә бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Киләчәктә дә шундый матур, зирәк, көләч йөзле
булып калыгыз. Тормыш сынайларына бирешмәгез. Бәхетле булыгыз!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Страна работа праздник заимствованные
  • Странные японские праздники
  • Студентлар белэн очрашу кичэсе сценарий
  • Страна непослушания сценарий
  • Странные славянские праздники