Тема. Бөек Җиңүгә – 67 ел
( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы)
Максат. Өлкән һәм яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыту; укучыларга тормыш кыйммәтләренең бәһасен күрсәтү; балаларда кешелеклелек, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. “Бөек Җиңүгә – 67 ел” исемле плакат, венок, чәчәкләр, магнитофон язмалары.
Материал. “Ачык дәрес”, “Мәгариф”, “Мәгърифәт” басмалары, шагыйрьләребезнең китаплары, интернет мәгълүматлары.
Чараның барышы.
Күңел күкләрегезнең түренә
Кояш эләбез.
Түзем hәм сабыр булганыгыз өчен
Алдыгызда
Җиргә кадәр башыбызны иябез!
(Түбәндәге сүзләр талгын көй астында укыла.)
Исәнмесез, кадерле кунаклар! Сезне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән тәбрик итәбез. Барыбызга да якты кояшлы көннәр hәм уңышлар телибез. Бүген безнең сыйныфтан тыш чарабыз сугыш чоры балаларына багышлана. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми… Әлеге дәресне үзе дә сугыш чоры баласы булган Рәшит Гәрәй шигыре белән башлап җибәрәсе килә.
Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, hаман көлеп торган
Йөзе кырыс иде әтинең.
Кайсыбызны кочып йокласын ул,
Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!
Әй, син,тормыш, нигә гел-гел шулай
Аямыйсың икән беркемне?
Төшендәме күреп уянды ул
Олаучылар атлар җиккәнне:
«Балаларым,»- диде, бүтән бер сүз
Әйтер өчен көче җитмәде.
Кабатлады микән аерылганда:
«Балаларым, боек булмагыз…»
Ә калганын авыл башындагы
Ялгыз каеннардан сорагыз.
Р.Гәрәй
Укучылар, бүген бездә кунаклар бар. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. (Исемлек укыла.) Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр… Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.
Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.
Тәпигә басарга тырышып,
Алар монда камылга ябышкан.
Буыннар ныклыгы, тазалык –
Учларына уылган арыштан.
И. Нәбиуллин
Чабатада тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авлдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда сөйләгәндә
Әнкәй hаман елап җибәрә.
Кырык-илле чакрым язгы суда
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Сугыш беткәнгә дә 67 ел узып бара. Әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр , әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.
Әтиләре сугышып йөргән чакта
Аларның яңа туган елы булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага
Буразнадан билчән утаган.
Илгә – икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул елларның хуҗасын.
Олылар кебек күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
Ә хәзер, укучылар, кунакларыбызга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.
- Сез мәктәтә күп укый идегезме, дәресләр күп керә идеме?
- Класста балалар күп идеме?
- Дәреслекләрне китапханәдән бирәләр идеме?
- Сезнең бүгенге көндә бертуганнарыгыз исәнме?
- Сезнең вакытта интернет бар идеме, аннан уеннар уйный идегезме?
- Нәрсә белән яза идегез, дәфтәрләр кайдан алдыгыз?
- Ул чакта сезнең белән дә кызыклар булгалый идеме?
- Ул заманда сез ничек буш вакытны үткәрә идегез?
- Сугыш беткәнне хәтерлисезме?
Кадерле әби-бабайлар, кайберләрегезнең безнең арада оныклары да укый. Алар сезне бик яраталар. Сезнең турыда язган тирән эчтәлекле язмалары шул хакта сөйли. Хәзер шуларны тыңлап үтик әле.
( Берничә бала үзләренең әби- бабалары турында язмаларын укый.)
Хәзер укучыларыбыз башкаруында кечкенә генә чыгыш карап үтәрсез.
- Егылып калды Тарих күкләреннән
Мең дүрт йөз унсигез атылган кош…
Төзек түгел гомер чылбырлары
Күпме бәхетләрнең урыны буш !
- Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш баеды.
Таң атмады бүген, көн тумады,
Алды җирне сугыш ялкыны.
- 1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Ватан сугышы башлана. Шул көнне үк завод-фабрикаларда, мәктәп-институтларда, колхозларда, гомумән, бөтен җирдә митинглар үткәрелә. Эшчеләр, колхозчылар, студентлар, укучылар, врачлар – барлык кеше сугышка каршы булуларын белдерәләр.Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде. Беренче көннән үк ул Бөек Ватан сугышы дип аталды.
- Батыр егет китте акбүз атта
Туздырырга дошман сафларын.
Акбүз аты кайтты ялгыз гына,
Батыр егет үзе кайтмады.
Дошман уты аның гомерен кискән,
Ал кан белән юган яңагын.
Соңгы сүзе итеп үлгән чакта
Ул тапшырды кызыл байрагын.
Кызыл йолдыз аның каберен бизи
Җиңеп чыккан хезмәт илендә.
Батыр егет! Данлы исемең синең
Мәңге калыр безнең күңелдә.
“Солдатлар” җыры башкарыла.
- Гитлерчылар сугыш башында шәһәр-авылларны, завод-фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап, җәзалап, илебезнең шактый өлешен басып алуга ирештеләр, чөнки Гитлер Германиясе безгә каршы күп гәскәр һәм корал туплаган иде.
- Мин яшәргә телим, минем түгел,
Дошманнарның каны түгелсен.
Таптап үтәм үлем чокырларын,
Бу чокырга кайгы күмелсен.
Кайгы-хәсрәт төяп, мәлгүнь немец
Нигә килдең безгә? – Юк китмә!
“Ничек тә бер кайтып, Рейн суын
Эчәрмен,” – дип өмет тә итмә!
Мәлгүнь немец, нигә килдең безгә?
Үлем, үлем сиңа… Ычкынма!
Кайда гына барып сугылсаң да,
Баш очыңда козгын кычкыра.
“Яшь бөркет” җыры башкарыла.
- Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.
- Ул кабатлап, лачын йөрәгенең
Изге антын сөйгән халкына
Автоматын асты аркасына
Һәм атланды акбүз атына.
Егет үткән юлда сафлар сынды
Туплар ауды, танк ватылды.
Кайдан алды егет мондый көчне
Кайдан алды мондый ялкынны.
Байрак итеп илгә турылыкны,
Утны-суны кичте бу егет
Автоматы түгел, аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.
- Бәлки бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен.
Шулай була калс, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә терәп атамын.
Үзем үлсәм, балаларым кала,
Минем гомерем булып – Ватаным.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
- Сугыш илтте яшьли еракларга,
Йөрәк ничек ярсып типмәсен.
Читтә йөреп ялгыз картаерга
Беркемгә дә насыйп итмәсен.
Туган җирне кайтып бер күрсәм дә,
Мин үкенмәм дидем, үлсәм дә.
Баш очымда салып калдырырга
Туфраккаем йөрттем кесәмдә.
- Язмышымны белмим,озак көткәнсеңдер,
Кайтыр диеп өмет иткәнсеңдер.
Илгә кайтасылар килми идемени соң?
Гомер кисүләрен тели идеммени соң?
Кичер, әнкәй, мине, кичер, әнкәй,кичер!
Яу кырыннан кайта алмавымны.
Кичер әнкәй,кичер, чит ил туфрагында
Мәңгелеккә ятып калганымны.
- Сабый чагым иде, әнкәй бер көн
Миңа юган күлмәк кигезде.
Кочаклады мине, калтыранып,
Маңгаема ирнен тигезде.
Газиз әнкәй, хәзер исән булсаң,
Күз өстенә салып кулыңны
Кайгы белән шатлык уртасында
Көтәр идең сагынып улыңны.
- Халкым өчен хаклык даулаганда
Үч алганда дошман үтерсә,
“Батырларча үлде сөйгән улың,” –
Язмыш шундый хәбәр китерсә,
Еллар буе әрнеп елар идең,
Кайгы дөрләр иде башыңда.
Вөҗданың саф булыр иде, ләкин
Табигать һәм халкым каршында.
“Ак каен”җыры башкарыла.
- Яу кырында каберләр бар –
Гөлләргә уралганнар.
Ә кайда соң сезнең кабер,
Хәбәрсез югалганнар?
Сугыш үткән, төтен беткән,
Яралар төзәлгәннәр.
Батырларның каберләре
Гөлләргә бизәлгәннәр.
Чәчәкләрне дә күрмиләр
Каберсез югалганнар.
Безгә үпкә сакламагыз,
Хәбәрсез югалганнар.
“Һәрвакыт булсын кояш!” җыры башкарыла.
Сынаган сезне бу дөнья! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да сындырмаган, шөкер, бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья! Ә бит сындырырдай итеп сынаган…
Һәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны – ач калган hәм ятим балаларның ул чактагы хәлен-халәтен аңлавы кыен.
Шулай сугыштан соң да аталы балалар ата-ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, алар сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән. Япь- яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп яши. Рәхмәт сезгә, килгән кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисе килә. Тагын күп еллар безне дә, якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!
Гомерләребез сезнең дә безнең дә озын булсын,
Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,
Беркайчан да сүнмәсеннәр иде
Тәрәзәләрдә янган утларыбыз.
Кичә чәй табыны артында дәвам итә.
Тема: “ Сугыш
чоры балалары” Мәктәпкә хәзерлек
төркемендә музыкаль – театральләшкән тамаша. Татарстан
Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесе
“Актаныш гомуми үсеш бирүче
7 нче санлы балалар бакчасы”ның
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Кадрия Вәсим кызы
Әдһәмованың эш
тәҗрибәсеннән.
Максат
һәм бурычлар: Балаларга халкыбызның 1941-1945
еллардагы Бөек Ватан сугышын хәтерләве һәм
хөрмәтләве, сугыш геройлары хөрмәтенә
шигырьләр һәм җырлар язылганлыгы,
һәйкәлләр салынганлыгы турында башлангыч
мәгълүмат бирү, сугыш һәм Бөек Җиңү
турында күзаллау булдыру. Балаларда матур әдәбият
әсәрләрен, монологик сөйләмне, музыкаль әсәрләрне,
рольләрне интонация белән башкару осталыкларын үстерү,
сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә
күтәргән ветераннарга, тыл
хезмәтчәннәренә, туган авыл балаларына карата
хөрмәт тәрбияләү.
Катнашалар: Ак
әби, аның оныклары-кыз һәм малай, сугыш чоры балалары-
Әминә, Исмегөл, Хәйдәр, Инсаф, Фатыйма, Нәнәй
һәм аның ике кызы, Гөлсайра, хат ташучы, Әни,
аның сугышка алынучы улы, Хәдичә. Күмәк җыр
һәм биюләрдә калган 19 бала катнаша.
Балалар
бар да сугыш чорын чагылдырган киемнәрдә. Зал бакча яны, урман
аланы итеп бизәлгән. Аларны арада читән аерып тора. Тамаша
барышында балаларга утыру өчен, читән буенда саламлы капчыклар,
утын пүләннәре куелган.
Алып баручы: Әлеге
сәхнәләштерелгән чарабыз Бөек Ватан сугышы чорын
чагылдыра. АК ӘБИүзенең яшь чагына туры килгән сугыш
чорын оныкларына сөйли. 1941нче- 1945 нче еллар….. Бу коточкыч заманнар була. Әйе, берәү
дә теләмәс иде бу елларны. Күпләр
әтисез кала, абыйларсыз, якын кешеләрсез. Әнисез
калучылар да бихисап… Сугыш ачысын кичергән АК ӘБИнең сөйләвен
минем дусларым Сезгә тамаша итеп уйнап күрсәтер.
Онык-малай: АК
ӘБИем, син ник болай бик моңсу, гомер булмаганны
күңелсезләнеп утырасың?
Онык кыз: Ак
әбиееем, сиңа, әйтәм, килешми лә сиңа
боегып утыру.
АК ӘБИ күзләрен
сөртеп ала, кулында хатлар. Сөйли: иииии,
бәбкәйләрем, Җиңү көне якынлаша ич.
Менә шуңа моңсуланып калдым әле. Күрәм, сез
дә бәйрәмгә әзерләнәсез?
Оныклар, икесе
бергә: “Җиңү” бәйрәменә.
АК ӘБИ:
Менә шушы Җиңү бәйрәме якынлашкан саен,
еракта калган сугыш чорлары исемә төшә дә,
үзәкләрем өзгәләнә.
Онык-кыз: Ак
әбием, ә син безгә сөйлә, бәлки бераз
үзеңә дә җиңел булып китәр.
Онык-малай:
безнең дә ул чаклар турында ишетәсе, беләсе килә
ич. Чынлап та, АК ӘБИ, сөйлә әле.
АК
ӘБИ: Шулай дисезме, Бәбкәйләрем, сезгә кызык
булырмы соң ул?
Онык-кыз: Иң
мөһиме, үзең җиңеләерсең..
АК ӘБИ: Шулай
дисезме, балалар, ярый алайса, тыңлагыз, сөйлим.
Без – сугыш елы
балалары,
ачы
язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп, күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим – мөмкин түгел, яралары калган
йөрәктә.
Әл дә булса минем үткәннәрем төшләремә
кереп йөдәтә. Пәрдә.
Икенче
күренеш Сихри көй яңгырый.
Урман аланы, кошлар сайравы
ишетелә. Ике
кыз урман аланында җиләк җыеп, чәчәк иснәп
йөриләр.
Әминә:
иииии….күңелле
дә җәйнең шушы көннәре, бай да соң
үз урманыбыз. Карале, Исмегөл, никадәр җиләк
җыйдык, әйемее.
Исмегөл:
Әминә, син җитезрәк шууул. Ә мин авылым табигатенең
матурлыгына сокланып йөрдем, чәчәкләр җыеп алдым.
Арада дару үләннәре дә бар.
Икәүләшеп,
агач төбенә утыралар. Бер- берсенең кәрзиннәрен
карашалар. Алар янына тыны кабып, Хәйдәр йөгереп керә.
Хәйдәр:
Әәә
менә сез кайда икән, Әминә, Исмегөл,
әйдәгез, тизрәк, әни кайтырга кушты.
Әминә,
чытлыкланып: Юк әле, кайтмыйбыз без, Хәйдәр, без җыясы
җиләкләр әле бетмәде.
Исмегөл:
Чәчәкләр дә күп әлееее.
Хәйдәр:
Илдә сугыш башланган, өйгә тизрәк кайтырга кирәк!
Кызлар икесе
бергә: Сугыыыыыш????!!! (Урыннарыннан бер торалар, бер утыралар). Сугыш,
дисеңме? Пәрдә.
Өченче
күренеш Кыз балалар түбәндәге
сүзләрне берәм- берәм әйтә-әйтә,
бию өчен зал уртасына чыгып тезеләләр. Һәр балада
сугыш чорын чагылдырган күлмәк, яулыклары артка
җибәреп бәйләнгән, чәчләре ике чатка,
чәчүргеч белән үрелгән.
-Ил
өстенә кара кайгы килде!
-Хыялларыбыз
җилгә очты!
-Күпме
планнар юкка чыкты!
-Бердәм
булыйк, дуслар!
-Безнекеләр
җиңеп кайтыр!
-Бердәмлек
җиңәр, әлбәттә!
-Сабыр
булыйк, сабыйларым!- Бу соңгы сүзләрне җыелма образ
–АНА әйтә, ул да кызлар белән бергә чыгып, биюгә
баса.
Бию:
“Сугыш чоры балалары” Барсының да
башлары аска иелгән. Залның ике ягында кап-кара киемле “Сугыш”
образын чагылдырган ике малай. Алар кара канатларын җилпеп, үз
чыгышларын көтәләр. Бию эчтәлеге: башларын аска иеп
торган кызлар, көчле тавыш ишетеп, күккә карыйлар, АНАга
сарылалар, алар хәлсез, бер кечкенәсе ятып кала. АНА аны кулына
ала. Шул арада залга “Сугыш” керә, кызларга талпына, “Сугыш” АНАныда
ике яклап, тарткалый. Кинәт аңа хәл кереп китә,
һәм ул ике ягына да сарылган “Сугыш”ны читкә
этәрә. Хат ташучы залдагыларга хат тарата, анага да бирә,
сөенеп хатны ачкан АНА бөгелеп төшә, кулыннан “Кара”
хат очып төшә. Кызлар АНАны юатырга аның янына
җыйналалар.
АК
ӘБинең оныгы чыгып, әле дә чүгәләп
утыручы АНА янына җыйналган балалар янына килеп сөйли:
Онык -малай:
Әтиләре
сугышып йөргән чакта, бигрәк сабый бала булганнар.
Тәпи
йөрер- йөрмәс бала- чага буразнадан билчән
утаган.
Илгә-
икмәк, авыл үзе өчен көлчә салган
алабутадан.
Бер
бәләкәй көлтә ега алган ул елларның
хуҗасын.
Олылар кебек
күтәргән бит шулар Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
Онык-кыз: Сезнең
хатлар алганыгыз бармы ул? Сәлам хатлары…юк, юк, штраф турындагылары
турында сорамыйм мин. Чып чын хатлар турында
әйтүем….Дәү әнием: “элек почта аркылы гел хат
языша идек”, ди.
Беркөн без
эшчәнлегебездә бөек Ватан сугышы чорында язылган хатлар
турында сөйләштек, ул хатларны тамаша уйнау өчен
ясап та карадык әле( күрсәтә).
Сугыш кырыннан
язылган солдат хатлары аның якыннары, туганнары өчен
көтеп алынган кадерле бүләк булган. Андый хатларны
хәзер бит музейда гына күрәбез инде. Аларның
күбесенең конверты да булмаган. Өчпочмаклап
бөкләнгән ул хатлар кешеләрнең бер-
берсенә күңел җылысын тапшырган. Без әле
укый белмәсәк тә, ул хатларның никадәр кадерле
истәлек икәнлеген аңлыйбыз.
Дүртенче
күренеш. Өй эче.
Өстәл өстендә сохари, ашъяулык, йон носки,
шикәр.
Әни
биштәр тутыра: Төенчеккә сохариларны алып төйни,
шикәр һәм йон носкилар сала, үзе елый: Улым, киенеп,
йөр, балакаем, ач йөрмә берүк, ишетәсеңме
мине?! Сакла, балам, үзеңне!
Улы: Юлбасарлар
таптый җиребезне, Ватан сугышына мин китәм.
Әнкәй җаныем, җиңеп кайтырбыз без Синең
алда әнкәм ант итәм. (киенә-киенә): Я инде,
инәкәй, елама, озак та тормам менә, әйләнеп
кайтырмын (үзе дә читкә карый, күзен сөртеп ала).
Биштәрне элеп, чыгып китә: Сакла үзеңне
инәкәй, сабыр бул!
Әни: Барып
җитүгә хәбәр сал, улыыыыым! Пәрдә.
Бишенче
күренеш. Инсаф бакча янында
эскәмиядә утыра.
Фатыйма
йөгереп барып егете Инсафның күкрәгенә каплана.
Фатыйма: Инсаф!
Мин сиңа әлеге кулъяулыгымны бүләк итәм, ул
сиңа туры юл күрсәтер.
Инсаф:
Рәхмәт, Фатыйма, бу бүләгеңне күз карасыдай
саклармын! Рәхмәт! Исән- сау әйләнеп кайтырга
вәгъдә бирәм!
Фатыйма: Килер ул
көн: тагын күрешербез, сугыш бетәр, иркен суларбыз,
Бәлки
хисне бергә бүлешербез, тормыш җебен бергә сузарбыз
Инсаф:
Килер ул көн: тагын табышырбыз, сугыш кырын горур кичәрбез;
Исән
булсак, бәлки кавышырбыз, гомер буйлап бергә китәрбез.
Ш. Мөдәррис “Аерылу моңы”
Фатыйма, чыгып
барган Инсафка иярә: Хуш, сау бул, Инсааааф, җиңеп кайт!
Инсаф: Хуш
Фатыймаааау!
Алтынчы
күренеш Уфалла арбасы тартып Нәнәй керә.
Зур кызы ияргән, кечкенәсен арбага утырткан.
Олы кызы-6
яшьтә: Нәнәй,
дим, нәнәй, мин ардым, бара алмыйм. Минем ашыйсым
киләәәәә ( еламсырый).
Нәнәй:
түз, сабыем, бик аз гына калды, хәзер кайтып җитәрбез
дә, мин сезгә умач пешереп ашатырмын!
Арбадан кечкенә
кыз тавыш бирә: минем тамагым кипте, су, су!
Нәнәй:
хәзер, нәнием, су да булыр, аз гына сабыр итсәгез иде. Сугыш
бетеп, әтиегез кайтса, барсы да булыр бәбкәйләрем. Сез
бик тә акыллы бит, түзегез инде (уфтанып, арбаны тартып чыгып
китәләр).
Җиденче
күренеш Ике яклап тезелеп
кызлар керә. Алар Фәтхерахман Әһмәдиевның
Роберт Әхмәтҗәнов сүзләренә язылган “Солдатлар
җыры”н башкара. Егетләр биштәр асып,
“сугышка китү” тамашасын күрсәтә. Пәрдә.
Кызлар җырдан
соң бер урында җыелып, кайсы кая утырышып калалар. Көйләп
утыралар.
Хат ташучы кыз
керә. Кулында өчпочмаклы хатлар. Кызларга берәм- берәм
хат өләшә. Аннары бик кыенсынып кына Фатыйма янына
килә, хат суза. Фатыйма хатны сөенеп ача, хатның әче
кап-кара, ягъни ул “кара хат” ала.
Фатыйма: Юк, юк
ышанмыйм. (Фатыйма бер хатка, бер күккә карый, тезләнә)
Хат ташучы кыз: Апалар,
кызлар! Туктагыз әле, сабыр итегез, югары очтагы Фәрит
абыйның да кара хаты килгән иде, ә ул исән- имин булып
чыкты. Сабыр итик әле, зинһар өчен, дим.
Гөлсайра: бөркөнне
шундый хәлгә тап булдым. Күршедәге Муллатүткәй
җыелып торган хатын-кызларга
—
Ирләрегезгә
“җан” кушып сөйләшегез, “җан” җанны саклый ул.
—
Ничек
инде, ничек?
—
Ничек
булсын, ирләрегезнең исемнәрен әйткәндә
“җан” дип өстәп куегыз. Менә синең ирең ни
исемле. Сәлихмы? Хәзер Сәлихҗан дип сөйләш.
Синеке Сабирҗан булыр, ә синеке – Галиҗан. Чынлап та, бу
“җан” дигәннәре кешене саклый икән.
Фатыйма: (урыннан
сикереп тора) Ул бит вәгъдә бирде, кайтам, көт, диде. Инсаф…җан
кайтачак! Гөлсайра апа, бу кара хат Сезгә дә килгән
иде, ә улыгыз кайтты бит, әйеме? Гөлсайра Фатыйманы
кочагына алып, юата: Сабыр бул, балам, кайтыр да әле менә
күрерсең!
Әминә:
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр
дә алар кайтмады.
Алар
өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып
йөрде капканы.
Исмегөл: Алар
өчен янды ялгыз гына,
Күз
нурларын сирпеп еракка,
Тик ил
өчен, геройларча, дигән
Хәбәр
генә кайтты бу якка. Р.Закиров “Һаман көтәсең”
Хәдичә: без
әтиләрне, абыйларны, егетләребезне сугышка
әйләнеп кайтмас өчен җибәрмәдек. Ышанасы
килми, бер дә килми.
Сигезенче
күренеш Салют тавышлары. “Ура” кычкырулар. Солдат
егетләр керә, кочаклашалар.
-Исән- имин
генә кайттыгызмы, балакайлар!
-безнекеләрне
күрмәдегезме?
-ә
безнекеләрне?!
Беренче сугышчы: Юк шул,
күрмәдек.
Икенче сугышчы:
Кайтырлар, көтегез!
Ана:
Җиңү яулап батырлар,
Безгә тыныч
тормыш алып кайттылар!
Фатыйма кайткан
солдатларны аралап йөри, өзгәләнеп: Ә Инсаф,
Инсафымны күрмәдегезме?
Яралы солдат:
Көт син аны, Фатыйма, көт, кайтыр ул!
Авыл кызлары:
Җиңү хөрмәтенә бәйрәм
оештырыйк, әйдәгез!
Кочаклашып,
күңелле сөйләшә- сөйләшә чыгып
китәләр. Фатыйма елап утырып кала.
Тугызынчы
күренеш Фатыйма, учына
кара хатны бөгәрләп тоткан көе, моңланып утыра. Башы,
кулы бинтка уралган Инсаф сугыштан кайтып керә. Акрын гына
Фатыйманың артына килеп баса. Тыныч кына эндәшә:
-Фатыйма!
-әү
Инсаф! Менә башкалар кайтты, син юк! Синең хатларыңны
көн дә алып укыйм да, менә шулай сөйләшеп утырам.
-Фатыймааау!Син
сине көттеңме?
-Көттем
Инсаф, өзелепләр көттем, артык нык көткәнгә
кайтмадың бугай.
-Кайттым бит
Фатыйма! Әйдә инде сөйләшик. (Фатыйманы
үзенә борып, алдына тезләнә.
-Инсафым!
Кочаклашалар.
Бар да тынып
кала. Күмәк
бию: “Смуглянка”
Коллектив
Фәрит Мифтаховның Гөлнур Айзәт
сүзләренә язылган ”Җиңү таңы” җырын
күмәк башкара. Залда АК ӘБИ оныклары белән кала.
Унынчы
күренеш АК ӘБИ:
Менә балам, сөйләдем Сезгә сугышның җан
өшеткеч вакытлары турында.
Онык –кыз: Мин
аңладым АК ӘБИем, синең кулларыңда бабамның
сугыш кырларыннан язган хатлары.
Онык- малай: Бу аяусыз
сугыш вакыйгалары тарихта мәңге сакланыр.
Онык –кыз: Мин
куркам сугыштан, Кирәкми безгә сугыш! АК ӘБИгә сыена).
Онык –малай:
Кирәкми безгә кан кою. Без тынычлык телибез.
Онык-кыз: Сугыш дигән афәт башланганда
Алар
нәни бала булганнар…
Бу
коточкыч заманнарда бик күпләре
Якын
кешеләрсез калганнар.
Аның да бит булган сабый чагы,
Тик… Сабый чакны сугыш урлаган.
Ач, ялангач, ятим иткән сугыш
Ак әбине язмыш кыйнаган.
Аңа карап бирешмәгән алар.
Ул елгылар- ныклы бәдәнле.
Раббым Аллам, тыныч картлык бирче,
Сакла, Раббым, һәрбер бәндәңне. (Автор Кадрия
Адгамова “АК ӘБИЕМ–ул
елларның тере шаһиты”)
АК ӘБИ
теләкләрен җиткерә:
Көннәребез безнең тыныч
булсын,
Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,
Сәбәпсезгә
сүнмәсеннәр иде
Тәрәзәдә янган
утларыбыз.
Пәрдә.
Тәмам.
Балалар рольләрне башкаручыларны әйтеп чыгалар.
3 класста әдәби уку дәресе.
Тема: Сугыш чоры балалары.
Азнакай шәһәренең 9 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле башлангыч класслар укытучысы Хөснуллина Рәмзия Миргазияновна.
Максат: Вакыйф Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без”, С Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә” әсәрләре ярдәмендә сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышын аңлату.
Бурычлар: 1) Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны әдәби образлар язмышы ярдәмендә аңлату;
2) Салават Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә”, Ринат Мәннанның “Без музейга барабыз” әсәрләре арасында тел уртаклыгын эзләп табу күнекмәсен камилләштерү;
3) Тарихи үткәнгә ихтирам һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Регулятив (РУУГ): максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару, нәтиҗәне бәяләү.
Танып белү (ТБУУГ): яңа информация туплау, әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү, анализлау , чагыштыру, классификацияләү.
Коммуникатив (КУУГ): үз фикереңне белдерү, башкаларныкын тану, партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү.
Шәхси ( ШУУГ): эш гамәлләрне бәяләү, кызыксындырулы бәяләүне аңлату.
Материал: Әдәби уку: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйн. Өчен д-лек, 2кисәк/Г.М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова. Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, 97-100 бит, дәфтәр, 57-59 битләр, өстәмә эш дәфтәре.
Җиһазлар: В Нуруллин, Р.Мәннән портретлары, китаплары, Мәснәви Хәйретдинов картинасы, С.Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы” аудиоязмасы, үгез, бүре рәсемнәре (слайд) ,сугыш чоры балалары ( фото- күргәзмә), видеоязма (слайдлар).
Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья (тарих).
Эш формалары: Эзләнүле, фронталь, индивидуаль, парларда.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру, психологик уңай халәт булдыру.
Максат: Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.
-Хәерле көн, укучылар!
Шушы кояшлы, матур көндә сезне кабат күрүемә мин бик шатмын. Сезнең барыгызга да күңел күтәренкелеге, уңышлар, сәламәтлек телим. Дәресебезне шат күңел белән башлап җибәрик.
II. Актуальләштерү.
Максат: Әби-бабайлар турында белемнәрне барлау.
-
Өй эшен тикшерү. Сугыш турында М.Җәлилнең, Ф.Кәримнең ятлаган шигырләрен сөйләтү. Иң оста нәфис сүз остасын билгеләү.
-
Сезгә әби-бабайларыгыз үзләренең бала чаклары турында ниләр сөйләгәне бар? Җавапларны тыңлау. Проект эшләре. (Слайд 2-5)
Сугыш … Күпме гомерләрне өзгән ул. 1941 нче елның 22 июнендә тыныч якты көндә хәбәр килеп төшә, фашист солдатлары сугыш башлаган.Бу сүзләрне ишеткәч, авыл халкының башына кара кайгы төшкән. Аналар елый-елый улларын, ирләрен сугышка озатканнар.Ир егетләр “ Борчылмагыз,без кайтырбыз” – диеп җырлап сугышка киткән.Кырда, басуда эшләү,тормыш алып бару,балалар карау,чәчү чәчү,ашлык уру кебек авыр эшләр хатын-кызлар,балалар тылдагылар җилкәсенә төшкән. Фронтка җибәрергә дип оекбашлар,бияләйләр бәйләгәннәр. Үзләренең ашарларына калмаса да барлык әйберләрне фронт өчен биргәннәр.
Ул чорда 13-14 яшьлек яшүсмерләр атлар караган. Ашарга юк, кияргә киемнәр булмаган. Аякларына чабата киеп, язгы пычракта калган черек бәрәңге җыярга йөргәннәр. Өйгә кайтканда чабаталары ертылып бетә. Ә иртәгесен мәктәпкә бара алмыйлар, чөнки аякларына кияргә бернәрсәдә булмый. Сугыштан хат килгәнен һәркем көткән.Ә иң кайгылысы кара хатлар, үлем хаты. Күп кенә ирләр хәбәрсез югалганнар, ә күпмесе пленга эләгеп газап чиккән.Ә күпмесе чит илләрдә күмелгән. Әледә хәбәрсез югалганнарның исемнәре табылып тора.
Нихаять, көткән Җиңү килә. Урамнардан солдатлар кайта.Кемнәрдер шатланган,ә кемнәрдер елаган.Чөнки әтиләре кайтмаган балалар әтиләрен көткәннәр, хатыннары ирләрен сагынганнар, юксынганнар.
Сугыш бетә, яралар төзәлә, ләкин күңелләрдә мәңге эз кала, хәтер кала.Әледә әбиләрнең, бабайларның күзләрендә яшь.Әбиләр, бабайлар “ Балакайлар, аллага шөкер тыныч яшибез, тормышлар имин, ашарга бар. Сезгә дә безнеке шикелле тормышлар күрергә язмасын,”- диләр.
Безнең ветераннарыбыз, тылдагылар тормышларыбыз имин булсын дип безнең өчен, киләчәк буын өчен тырышканнар. Без аларның бу җиңүләре белән горурланабыз.Аларны онытырга безнең хакыбыз юк!
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: “Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу, кайсы укучының кайда кыенлык кичерүен ачыклау, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү .(Слайд 6-11)
Әйе , укучылар 1941 нче елны сугыш башланды. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Таза ир-атларны сугышка алдылар, авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды. Җир сукаларга атлар калмады.Җирне үгезләр ярдәменә эшкәрткәннәр.
— Әдәби уку дәресләрендә без ни белән шөгыльләнәбез?
Көтелгән җавап. Әсәрләр укыйбыз.
— Әсәр ничек туа?
-Әсәрнең эчтәлеген табу- әдәби уку була. Әсәр эчтәлегенә сюжет, тема, авторның укучыга әйткән фикере керә.
—Укучылар хәзерге тормыш белән сугыш чорын рәсемнәрдән чагыштырып карагыз әле.
IV . Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: Авырлыкны чишү юлларын билгеләү, тарихи үткәнгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.
Элеккеге замандагы тормыш-көнкүреш әйберләре турында укучылар аз белә.
Иске әйберләрне күрсәтү, слайдтан карап, юнәлеш бирү. (Слайд 12- 13.)
V. Яңа материалны аңлату.
Төркемнәрдә киңәшегез әле, әсәрне укыганда эшне ничек оештырырбыз икән?
Көтелгән җавап.
-Әсәрне гөҗләп тиз һәм аңлап укырбыз.
-Әдәби әсәрнең исеменә игътибар итәрбез.
-Әсәрнең ни турында булуын-темасын ачыкларбыз.
-Авторны истә калдырырбыз.Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз. (аңлатмалы сүзлектән табарбыз)
-Катнашучыларны табарбыз.Аларның гамәлләренә бәя бирербез.
-Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.
Искәрмә. Әсәрне өйрәнү ысулы тактага язып куела.Укучылар хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә ысулны кабатлыйлар.
1.Максат: В. Нуруллин иҗаты белән таныштыру.(Слайд14.)
Вакыйф Нурулла улы Нуруллин — татар язучысы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Вакыйф Нуруллин Югары Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтендә булып кайта. Аннан татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аның соңгы курсында укыганда (1961) “Совет әдәбияты” журналы редакциясенә эшкә алына.В.Нуруллин баш редакторы итеп билгеләнә. Вакыйф Нуруллин 60нчы еллар башында үзенең кызыклы һәм үзенчәлекле хикәяләре белән матбугатта күренә башлый. Аннары тәүге күләмле әсәре булган “Шинельсез солдатлар” повестен яза. Әдәби җәмәгатчелек һәм укучылар игътибарын тойган язучы тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый, шуннан соң аның бер-бер артлы “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Аккан су юлын табар”, “Яшьнәп үткән яшьлек”, “Һәлакәт” һ.б. повестьлары дөнья күрә. В.Нуруллинның әсәрләре дә тәрҗемә ителеп, һәм нәшриятларында күп мәртәбәләр басылып чыкты. Аның әсәрләре буенча кызыклы телефильмнар да куелды.
2. В.Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без” әсәре белән танышу.(Слайд 15.)
3. Сүзлек өстендә эш. (Слайд 16.).
Кубатура— кубик миллиметр (сантиметр, метр) белән үлчәнә торган күләм зурлыгы;
Эңгер-кичен һәм таң атканда була торган ярым караңгы вакыт.
Каһәр-каргыштан килгән җәза, каты ачу;
Рычаг-таяну ноктасы тирәсендәге әйләнеп, кечерәк көч белән йөк күтәрү һәм авыр эш башкару җайланмасы;
НАТИ— трактор маркасы;
Түмәркә-ботаклы утын түмәре.
-
Фразеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эшләү. (Слайд 17.) Сүзтезмәләрнең мәгънәсен ачыклау.
Чәчләре үрә тора— нык курку;
котым алынды — бик нык курку, куркыту;
бала йоннарым кабара — ачуы чыгу, салкыннан туңу.
5.Чылбыр тәртибендә уку. Әсәрдәге катнашучыларны табу.(Тактада һәм дәфтәрдә түбәндәге схема языла –эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә.) (Слайд 18.)
Катнашучылар
Мәхмүт Гәрәй автор үгез бүре укучы( әсәрне укучы)
Сорауларга җавап бирү.
-Нигә әтиләрен чакырмый соң бу малайлар? Ник урманга үзләре генә килгәннәр?
— Алар утынны нәрсәгә төйи: атка, сыерга, үгезгә, машинага, тракторга.
6. Үз фикереңне әйт. Үгезне тасфирлаган урыннарны табып уку.
Малай үгезне нәрсә белән чагыштыра?
7.Парларда эш. Буре турында язылган юлларны тап. Партадашыңа укып күрсәт.
Бүрегә тасфирлама төзе.
Модельләштерүне дәвам итү.(Слайд 19.)
Катнашучылар
М
әхмүт Гәрәй автор үгез бүре укучы -без
т
ырыш эшчән балачагын искә дуамал ерткыч тарихны
төшерә баһадир усал белү
Укучылар хикәянең ничек тәмамлануын, малайларның авылга ничек кайтуларын беләсегез килсә, китапханәдән Вакыйф Нуруллинның “Иркен минем туган илем” китабын алып укыгыз.
VI. Ял минуты (Слайд 20.)
С. Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы”н тыңлау (хәрәкәтләр ясау) .
VII. Белемнәрне беренчел ныгыту. (Слайд 21.)
Максат: Өстәмә материал белән эшләү күнекмәсе булдыру.
“Музей йорты” на сәяхәт. Мәснәви Хәйретдиновның “Шомырт исе килә” картинасы буенча эш. Мәснәви Хәйретдиновның “Шомырт исе килә” картинасында табигатьнең иң матур — шомыртлар чәчәк аткан чоры сүрәтләнгән. Шушы матурлыкны тагын да тулыландырып, чәчәкләр арасында ике кыз утыра. Картинаны карагач алган беренче тәэсирләр.(Төркемнәрдә эш.Бер төркем икенче төркемгә сорау бирә. Сорау –җавап уены.)
-Көн нинди?
-Нинди исләр тойдыгыз?
-Ни өчен кызлар хәрби киемнән?
-Картинада хәрәкәт сизеләме?
-Картина белән марш арасында нинди уртаклык бар?
-Картинаның исеме буенча кайсы чор тасвирлануын аңлатып буламы?
-Моның өчен кайсы детальләргә игътибар итәргә кирәк?
-Сугыш чоры сүрәтләнүен каян белдегез?
-Кызлар атышлар тынып торган арада ял итәргә туктаганнардыр, минемчә. Минем белән килешәсезме укучылар?
(Рамка белән эш) Ерак түгел бер ат та утлап йөри. Тыныч вакытта ашап калырга уйлаган, ахры. Кызлар бирегә ат белән килгән.
VIII. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.
Максат:Алган белемнәргә таянып парларда эш күнекмәсе булдыру.
Укучылар, менә мин сезгә тагын бер язма укыйм.
Әниебез көне-төне басуда булган. Без аларның артыннан тырма белән башак җыеп йөрдек. Ашарга ипи юк иде. Өшегән бәрәңге ашадык. Он заты күрмәдек. Өскә-башка юк, киндер күлмәк киеп йөри идек. Аягыбызда чабата. Әни, үзебезнең сыерны җигеп, симәнә ташыды. Печән чаптык, көчебез җитми иде. Язарга ручка юк. Перо белән китапның чиста битенә яза идек. Укырга мөмкинлек булмады. Ашлык суктык. Төнлә дә эшләдек .
Нәтиҗә: Димәк сугыш чорында авыл җирендәге эш хатын-кызлар, балалар кулында булган.
IX. Парларда эш. (Слайд 22.)
1,3 пар дәфтәрдән С Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә” шигырен укып биремнәрне үти.
2, 4 пар Р Мәннанның “Без музейга барабыз” шигырен укып, сорауларга җавап бирә.
X. Эшчәнлекне бәяләү (рефлексия). (Слайд 23.)
Максат:Укучылар эшчәнлекне ничек башкаруларын , белемнәрне үзләштерүләрен аңлаулары.
Күз саламын әби сандыгына
Ачамын да барлыйм узганы.
Чиккән калфак, чулпы тәңкәләрдә-
Йөз аклыгын күркәм халкымның, -дигән шигъри юлларны уку, сорауларга җавап бирү.
-Шигырь кайсы әсәргә ошаган?
XI . Йомгаклау.
Максат: Үзеңнең эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү
Укучылар, сез бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?
-Кемгә кайсы шигырь, әсәр ошады? Ни өчен?
-Яңа белемне кайда куллана алабыз?
-Дәрестә сезнең нәрсә бик яхшы, нәрсә авыррак килеп чыкты?
-Үткәннәр, сугыш чоры турында тагын ниләр беләсегез килә?
XII. Өй эше. Сайлап алу ысулы белән тәкъдим ителә. (Слайд 24.)
1) “Сандыктагы хәзинә” шигыреннән үзеңә иң ошаган өлешне сайлап алып, сәнг. итеп укырга;
2) “Без музейга барабыз” шигырен ятларга;
3) “Минем бабам сугышта катнашкан” исемле кечкенә хикәя язарга.
Сценарий. Ә. Гадел – сугыш чоры баласы
Поделитесь с коллегами:
4
Ә.Гадел. Сценарий. Ә.Гадел — сугыш чоры баласы.
Беренче алып баручы. Хәерле көн, кадерле кунаклар, хәерле көн, хөрмәтле мөгаллимнәр, хәерле көн, милләтебезнең киләчәге булган укучылар! Бүгенге очрашуыбызны нәкъ менә шул рәвешле — хәерле көн теләп башлыйсыбыз килә. Хәерле, димәк, игелекле; хәерле, димәк, изге; хәерле көн дигәндә, көннәребезнең исән-имин үтүен телибез, хәерле төн, дигәндә, төннәребезнең тыныч, хәвефсез булуын телибез. Тарихи сәхифәләребез мондый көннәрнең, мондый төннәрнең кадерен белергә гыйбрәтле сабаклар биреп өйрәтә. Афәтле еллар хатирәсе күкләр аязлыгын, балалар елмаюын җитдирәк бәяләргә кирәклегенә төшендерә.
Икенче алып баручы. Җитмеш дүрт ел элек элек илебезнең тыныч тормышына фашистларның явыз кулы сузыла. 1418 көн буена халкыбызның батыр улллары һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куялар, сәламәтлекләрен, гомерләрен кызганмыйлар. Халык батырлыгы турындагы хәтер — безнең өчен рух тәҗрибәсе, яңа буынның бөек казанышларга ихтирам күрсәтүе.Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең бүгенге очрашуыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында баш июебез булып ирешсен иде.
Беренче алып баручы.Сугышны сабый күңеле белән кичергәннәрнең йөрәгендә әрнү һәм горурлык катыш мәңге җуелмас эз калган. Әрнү — шушы елларда һәлак булган абый, әти, якыннарны кайтарып булмаячагын белеп үсү нәтиҗәсе, горурлану — иң якын ватандашларның кешелек тарихындагы иң авыр, газаплы сугышта фидакарьлек күрсәтүенең шаһиты булып үсүе нәтиҗәсе ул. Шундый үзенчәлекле буын вәкилләренең берсе — шагыйрь, прозаик, публицист, әдәбиятта Әхмәт Гадел тәхәллүсе астында иҗат иткән Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов.
Икенче алып баручы: Бүгенге очрашуыбызның кунаклары — әдипнең улы Ихтияр әфәнде һәм дусты Ринат әфәнде әдип шәхесен тирәнрәк аңларга, иҗаты белән тагын да якынрак танышырга ярдәм итәрләр, дип уйлыйбыз. Исәнмесез, Ихтияр әфәнде, исәнмесез, Ринат әфәнде!
(кунаклар торып басалар, алкышлар)
Беренче алып баручы. Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов республикабызның Мамадыш районы Акчишмә авылында 1942 елның 2 нче февралендә дөньяга килә.Еллар үткән саен, сабый чак иле булып, аның күз алдына әнә шул авыл тасвиры пәйда була:
Ниләргә икән, сине сагынам,
Бәгърем өзелә, җилләр иссәләр.
Әремле урам, туган авылым,
Хуш исле бөтнек, талгын чишмәләр,
— дип яза шагыйрь «Сабый чагым» дип аталган җырында.
Икеенче алып баручы: Бәхетенә күрә, Әхмәт Гаделгә иң якын, газиз кешесен фронт кырында югалту хәсрәтен кичерергә туры килми — 1946 елда аның әтисе исән-имин туган якларына әйләнеп кайта, урман белгече буларак эшләвен дәвам итә.Һади абый җиңел сөякле, көчле, ныклы иманлы, туры мәгънәсендәге көрәшче була: фронтта яраланып кайтканнан соң да, күп тапкырлар сабантуй мәйданнарында батыр кала. Әмма сугыш яралары эзсез үтми: гаилә башлыгы бу дөнья белән иртәрәк хушлаша. Әтисендә булган урманны, тереклекне ихлас ярату хисе аңа да күчә, мәктәпне тәмамлагач, ул Лубян урман техникумында белем ала. Әмма Әхмәт Гаделгә белгечлеге буенча озак эшләргә насыйп булмый. 1963 елда ул армия хезмәтенә алына һәм шунда үзен каләм остасы итеп таныта.
Беренче алып баручы: Солдат тормышы үзенең катгый таләпләре, кырыс чикләре белән күпләрнең рухи үсешен туктатып торса, Әхмәт Гадел, киресенчә, дәртләнеп иҗат итә башлый монда. Ә 1963 елда илле мең тираж белән саллы гына шигырьләр җыентыгын да бастырып чыгара. Шиксез: Ватанны яклап, корал һәм каләм көченнән файдаланган Муса Җәлилләр, Фатих Кәримнәр, Гадел Кутуйлар, Абдулла Алишлар каны ага шул татар шагыйрендә!
Икенче алып баручы: Тормыш гел җиңү, куанычлардан тормаган кебек, югалтулардан да тора. Шуларның иң аянычларының берсе — энесе Рөстәмне югалту булгандыр, мөгаен. Югыйсә, шагыйрьнең сизгер йөрәге, нечкә күңеле энесенең якты истәлегенә багышлаган шигырь юлларын саркытмас иде. «Китмә» дип исемләнгән әлеге шигырь самими лиризм, кешелекле моңы белән композитор З.Вәлиеваның игътибарын җәлеп итә. Соңрак ул «Язмышлардан узмыш юк икән» телесериалы өчен саундтрек буларак та сайлана.
Икенче алып баручы: Сезнең игътибарыгызга ______________________башкаруында әлеге җырны тәкъдим итәбез.
(«Киттең» җыры).
Беренче алып баручы: Ялгызлык, мәхәббәт, сагыну кебек темаларны читләтеп үтмәсә дә, Әхмәт Гадел шигъриятенең үзәгендә туган ил, Ватан төшенчәләре ята. «Әхмәт Гадел җир-су, нигез, туфрак, буыннар язмышына багышланган әсәрләрендә көчле. Шагыйрь иркенләп яза, табигый халәтенә кайта, әрнү-борчулары сине уйландыра, ул хисләр синең хисләгә, борчуларга әйләнә», — дип яза атаклы шагыйребез Сибгат Хәким.
Икенче алып баручы: «Шомыртбаш урманнары», «Туганнар», «Авылым яңгырлары», «Ак чишмәм», «Авылым» — бу һәм башка шигырьләре моңа дәлил булып тора. Рәхим итеп, аларны тыңлап, шагыйрь күңеленә сәяхәт кылыгыз!
Укучы 1.
Укучы 2.
Укучы 3.
Укучы 4.
Укучы 5.
Беренче алып баручы: Әхмәт Гаделнең иҗат дөньясы гаять киң, табигый сәләте аңа үзен төрле жанрларда сынап карарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта әлеге бай иҗади мирасның чагыштырмача аз өйрәнелгәнлеген дә искәртергә кирәк. Әдип иҗатына багышланган «Гаязов Укулары» мәктәбебезнең күркәм традициясенә әверелер, әлеге бушлыкны да тутырырга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.
Икенче алып баручы: Ә хәзер «Гаязов укулар»ы эшчәнлеген башлап җибәрер вакыт җитте, дип уйлыйбыз. Барыгызга да эчтәлекле эшчәнлек, кызыклы табышлар, фикри тирәнлек теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, дуслар!
- Беренче язмыш. “Әти ат белән Сабантуйга алып бара алмый калды”
- Икенче язмыш. “Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы”
- Өченче язмыш. “Кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым”
- Дүртенче язмыш. “Барысына да сугыш гаепле, сугыш кына”
- Бишенче язмыш. “Күңелле генә барган Сабантуй бәйрәмен сугыш өзде”
- Алтынчы язмыш. “Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык”
- Җиденче язмыш. “Бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын хәзерге балалар белә микән?”
- Сигезенче язмыш. “Ата-анасыз калуыма каһәр суккан сугыш гаепле”
Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Тиздән бәйрәм — 9нчы Май — Җиңү бәйрәме. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.
Беренче язмыш. “Әти ат белән Сабантуйга алып бара алмый калды”
Наил абый Сабиров 1932 елның 22 августында Әтнә районының Дусым авылында туа. Хезмәт юлын 1950 елда укытучы буларак башлый. 1954-1960 елларда комсомол оешмасында җитәкче булып эшли. 1960 елда аны “Чулпан” колхозы рәисе итеп сайлыйлар, биредә 34 ел колхоз белән җитәкчелек итә. Ул – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
— Сугыш башланганда миңа тугыз яшь иде. Әтием Закир апай белән мине атка утыртып Сабантуйга алып барырга тиеш. 1937 елда әтине колхоз рәисе итеп билгеләп куйдылар, шуның өчен таңнан торып эшкә чыгып китә иде ул. 1941 елның июнь иртәсен бик ачык хәтерлим, күңелемдә авыр хатирә булып сакланып калды ул. Якты һәм аяз көн иде ул, күктә бер болыт әсәре дә юк. Кәефләр дә күтәренке. Ул чакта сугыш башланганын белмим әле, түземсезлек белән әтинең эштән кайтуын көтәм. Тәрәзәдән күземне дә алмыйм.
Ниһаять, әти дә кайтып җитте. Йөзендә ниндидер җитди уйчанлык, тирән сагыш. “Улым, сугыш башланган, бәйрәмгә барып булмый әле. Син өйдә калып тор, ә мин апаңны алып кайтам”, — дип чыгып китте. “Сугыш” дигән шомлы сүзне беренче тапкыр шул вакытта ишеттем дә инде, — дип сөйли Наил абый.
“Аерылыша алмый тордык, чалбарына тагылып бардым”
Әтисе Закирны, 1896 елгы булганга, ярты ел армиягә алмыйлар. Соңрак, 1941 елның икенче яртысында гына хәрби хезмәткә чакырыла ул. “Әтине озатырга әни белән авыл башына кадәр мендек. Әти барыбызны да кочаклап саубуллашты. Мине кысып-кысып кочаклаганы истә калган. Анын белән озак вакыт аерылыша алмый тордык, аның чалбарына тагылып бардым.
Поезд кузгалып китте… Без — дүрт бала: бер ир, өч кыз, әни белән елап авылда калдык. Бөтен тормышның авырлыгы әни җилкәсенә төште. Без, балалар да, әни кайда эшләсә, шунда булдык. Сарыклар караса, сарык карадык, бозау караса, бозау тәрбияләдек. Ач-ялангач булса да, авыл халкы, дошманны җиңү өчен барын да эшләде. Иртәге көнгә ышанычы зур иде. Шул ышаныч көч биргәнгә, чәчүен дә чәчте, урак белән игенен дә урды”, — ди ул.
— Әти хатларны күп язды, берсе килмәсә, берсе килер, дип язган ул аларны. Ут эчендә, окопларда язылган солдат хатларының никадәр кадерле булуын белеп үстек. Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының номеры куелган штемпель сугылган хатлар әле дә күз алдында тора. Әллә ничә төрле карандаш, әллә ничә төрле кара белән язылган иде алар. Шул хатларны кулдан-кулга йөртеп, әллә ничә тапкыр укып чыга идек. Хатларның кайсын гына алсак та ул җиңүгә ышаныч белән язылган иде.
Авырлыкларга карамастан, әти җылы сүзләр табып безне һәрвакыт җиңүнең киләсенә ышандырды. Хатларында үзенең сугышчан иптәшләре хакында да язды. “Сугышта тәмәкене солдатлар үзләренә ашарга биргән паекка алыштыралар, тартмауның файдасы тиде”,– дип язган ул бер хатында. Әти тәмәке тартмады, — дип искә алды Наил абый.
“Тиздән үләчәк, озак яши алмас, дип әйттеләр”
1943нче елда Закир абый сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. Армия хезмәтеннән азат ителеп, туган авылына кайта.
— Без ат белән каршы алырга барганда әти җәяүләп Җөлби авылына кадәр кайтып җиткән иде. Аның кайтуы бәйрәмгә тиң булды. Тик ярты елдан соң әти кабат сугышка китте. Ләкин 1944нче елның ахырында авыр яраланып кайтты. Әтинең хәле катлаулы булганга күрә, аны самолет белән Казанга алып киттеләр. Без әни белән аның янына хастаханәгә бардык, шәфкать туташы чыгып, әти белән саубуллашырга рөхсәт бирде. Тиздән үләчәк, озак яши алмас дип әйттеләр. Әти алай тиз генә бирешмәде, бер еллап хастаханәдә дәваланды. Үз хәлен үзе белгәндер, безгә сиздермәскә тырышты. Аллаһыга мең шөкер, ул 88 яшенә кадәр яшәде, — ди Наил абый.
“Ачлыктан шешенеп үлделәр, безне сыер саклап калды”
Наил абый сугыш елларында авыл кешеләренең бик авырлык белән яшәвен искә ала. Сугыш башлангач, бер-ике ел алай ук авыр булмаган. Чөнки әниләре Нәсимә бик тырыш хатын-кыз була, сыер асрый. Иң авыр сугыш елларында абзардагы сыерлары аларны ачлыктан саклап калган. Сыеры булмаган кешеләрнең ачлыктан шешенеп үлгән очраклары да булган. Ул вакытта авыл халкы сыер бозаулап күп тә үтмичә, аны суя торган була. Наил абыйлар гаиләсе ике-өч ел бозауны саклап үстерә ала. Тик соңыннан, көз көне аны икмәккә алыштырырга мәҗбүр булалар.
— Ул икмәкне аз-маз итеп карап кына тотып яшәгәндер инде әни. 1943нче елларда халык кузгалак, кычыткан, акбаш ашауга күчте. Мичкә ягар өчен тизәк, әрем җыя идек. Бернәрсә алырга рөхсәт юк, законнар бик кырыс. Хәтерлим, Кәүсәрия апа иптәш кызы белән башак җыярга барды. Ул елларда авылларда тәртип урнаштырырга, тикшерергә махсус кешеләр билгеләнде. Шундый активистларның берсе Гайшә апаларны басуда күреп ала. Билгеле, ул аларның бер уч башкаларын алып калган, бик каты куркыткан. Апа куркуыннан фермада эшләүче иптәш кызы янына менеп утырган, шунда аягы эшләп торган пироватка эләккән…
Олы апаны 4–5 ел окоп казырга, Иваново өлкәсенә торф чыгарырга йөрттеләр. Бер апа гына йөрмәде, урман кисүчеләр дә, окоп казучылар күп булды. Мин дә эшләп үстем, унбер яшьтән көтү көтәргә туры килде. Шулай бервакыт көтү көткәндә, 4–5 сарык юкка чыкты бит. Көтүче гаепле, югалган маллар өчен акча түләтәләр. Сарыкларны эзләп, сугышка бармаган Нури абый белән Марига киттек, басу буйлап сарык эзлибез, ә күз җир өстендә калган өшегән бәрәңгеләргә төшә. “Бәрәңге җыярга килсәң була икән монда”, — дигән уй сызылып үтә. Шулай йөри торгач кичке караңгылык төште. Без якындагы колхозга барып йокладык. Сарыкларны икенче көнне генә таптык, алар елга кырыенда йөриләр иде. Зур бәладән котылып калдык, — дип сөйли танышым.
Сугыш елларында колхоздагы авыр эшләрне балаларга да эшләргә туры килә. Наил абый малларны ашату өчен ашлык басуы кырыйларыннан бала-чагаларның урак, чалгы һәм кул арбалары белән печәнгә яраклы яшеллек җыюларын искә ала. Уфалла арбасы белән печән ташу, урманнан утын алып кайтулар аңа яхшы таныш. Тауга этеп меңгерүләр, таудан тыя алмыйча арба алдыннан йөгерүләр балачак мизгеленең бер өлеше генә.
— Бервакыт уфалла арбасын алып, тау кырыена печән чабарга киттем. Шулай печән чабып ятам, берзаман колхоз рәисе Шәфыйк абый килде. Мин нәрсә әйтер икән дип сагаеп кына торам. “Энем, син печәнне әйбәт чабасың икән, әйдә, иртәгә колхоз басуына чык әле”,– диде. Ул вакыттта басуда арыш, борчак, карабодай игәләр иде. Шуларны чаптык, тамак ачса, ат кузгалагы, чыпчык кузгалагы, башак уып ашый идек. Чалгы, урак белән эшләдек. Үгез җигеп эшләргә дә туры килде, берничә егет белән бергә чыгып китә идек. Үзең генә үгезне тыңлатам димә, үгез теләгән җиренә бора да алып китә, — ди ул.
“Мәктәп салкын, утын әзерләргә йөрдек”
— 1–2 ел бригадир ярдәмчесе булып та эшләп алдым. Бар да кул белән эшләнә, авыр. Әни уракны бик оста ура иде, килендәше белән икесен гел үрнәк итеп күрсәттеләр. 1943 елдамы, 1944 елмы, төгәл хәтерләмим, Казанда алдынгылар слёты үткәрделәр. Әни шуннан бүләккә ефәк күлмәк, калын кара тышлы Г. Тукай китабы алып кайтты. Ул күлмәкне, апай кияргә кызыкса да, сатарга туры килде, акча кирәк бит. Ә китап авыл буйлап йөрде. Мин дә аны күп тапкырлар укып чыктым. Гомумән, китаплар укырга бик яраттым. “Укырга кирәк, укыган кеше тиешле сәгатен генә эшли, башкалар алдында дәрәҗәсе дә бар”, — дип уйлана идем. Чөнки уртанчы апа Сабада хисапчылар курсында укыды. Җәяүләп йөрделәр. Эшли башлагач, апа эш сәгате бетүгә кайтып китә, без эшлибез. Аңа кызыгып кала идек.
Авыр булса да, без укырга тырыштык. Башта Дусым авылындагы башлангыч мәктәптә укыдык. Мәктәп салкын, аны җылыту өчен юньлерәк укыган балаларны утын әзерләргә җибәрәләр иде. Ул вакытта колхозның бер гектар чамасы агачлыгы бар, шунда йөрдек. Җәйге чорда янәшәсенә борчак чәчәләр иде, борчак өстә кала бит ул, без утын әзерләгәндә куана-куана шул борчакны ашыйбыз. Мәктәптә бер тапкыр ашаталар, күп очракта бәрәңге шулпасы була иде ул.
— Башлангычта егермедән күбрәк булсак та, җиденче сыйныфта укыганда алты-җиде бала гына калдык. Ир малайлардан мин генә, калганы барысы да кызлар. Алар мине гел үрти торганнар иде. Ул заманда дәфтәрләр сирәк, китаплар юк диярлек. Китап булса, аның юл арасына яза идек. Әтинең Марида Петр Семенович исемле дусты бар иде. Мин атналар буе аларда торганымны хәтерлим. Ул абый безгә ат олавы белән утын да бирә иде әле. Мин һәрвакыт аларның гаиләсенә барырга тырыштым, аларда ашарга була иде. Петр абыйның Лиза исемле кызы миңа дәфтәрләр бүләк итте. Рус теле укытучысының “Наил, синең матур дәфтәрең бар икән, сиңа тырышып язарга кирәк”, – дип әйткәне хәтердә. 5–6 сыйныфта укыган чак инде бу, — ди Наил абый.
“Беренче хезмәт хакымны әнигә алып кайтып бирдем”
Сигезенче сыйныфка укырга Әтнәгә бара ул. Җәяүләп Әтнәгә кадәр чабата белән йөри. Кеше янына киярлек кием булмагач, аттестат алырга да бармый, икенче көнне генә алырга туры килә.
— Унынчы сыйныфны бетергәч, мине Түбән Көек мәктәбенә немец теле укытучысы итеп билгеләделәр. Ике ел немец теле укыттым, ул чакта өчәр сыйныф иде. Сәгатьләр күп. Шулай итеп акча эшли башладым. 540 сум акча түлиләр иде. Шул көннән башлап, без алай акчага мохтаҗлык кичермәдек. Ярты айлык хезмәт хакы алганымны хәтерлим. Ул 100 сум акчаны алам да карыйм, алам да карыйм, карый торгач ертылып китте. Апа алыштыралар аны дип, үзенә алып, миңа ертылмаганны бирде. Әнигә алып кайтып бирдем, — ди ул.
“Бәрәңге кабыкларын җыеп бардык”
Сугыш беткәнен ул авыл урамыннан барганда ишетә. Кем әйткәнен дә хәтерләми Наил абый. Бары тик йөгереп, хәле бетеп кайтканы истә калган.
Сугыштан соң да 1945–46нчы елларда ачлык бик көчле иде әле. Безнең Казанда туган тиешле кеше бар иде. Вахит абый, жир комбинатында эшли, ул ярдәм итте. Күршедә яшәгән Фатыйма апа цех начальнигы булгандыр инде, бәрәңге кабыкларын майда кайнатып бирә иде. Әнинең бәрәңге кабыкларын юып, җыеп куйганын хәтерлим. Бу да ачлыктан котылуның бер юлы булгандыр, — ди Наил абый.
Икенче язмыш. “Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы”
Сугыш чоры балалары төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Сугыш аларның балачагын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган. Әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын калган…
Әтнә районы Яңа Шашы авылында яшәүче Резидә Габидуллина да әнә шундыйлардан. 1941 елның 22 июнендә Брянск өлкәсенең Дятково шәһәрендә дөньяга килә ул. Әтисе сугышка киткәндә кызчык анасы карынында гына була әле. “Мин кайтканчы зур үс, очрашырбыз” дип саубуллашып чыгып китә якын кешесе. Ләкин аларга күрешергә насыйп булмый. Әтисе шул китүдән кире әйләнеп кайтмый. Батырларча һәлак булды дигән хәбәре генә килә. Үз гомеремдә бер тапкыр да “әти” дип әйтә алмый кала кыз, шул сүзне әйтергә тилмергән һәм үксеп елаган чакларын еш искә ала. “Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы”, — ди ул.
Резидә Габидуллина сугыштан соңгы елларның бар авырлыгын татыган. Эшләмәгән эше калмый аның: үгез җигеп сука сукалый, урак ура, көлтә ташый, урман кисә, төннәрен чабата үрә. «Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була», — ди халык мәкале. Күпме кыенлыклар күрсә дә, бирешмәгән, матур тормыш үткән ул. “Тамак ач, өскә кияргә юньле кием булмаса да, беркайчан зарланмадык, тормышны яратып яшәдек, эшләдек, — дип сөйли ул.
Сугышның башлануы хакында танышым әнисе сөйләвеннән генә белә. Икенче көнне үк ир-егетләр атлы арбаларга төялеп, шәһәр урамнарын әйләнеп, якыннары белән хушлашып, олы юлга кузгалган. Аларны ачы күз яшьләре белән бөтен халык озатып кала. Шул вакытта фронт арты хезмәте хатын-кыз, картлар һәм бала-чага җилкәсенә төшкән.
“Мин кайтканчы зур үс, очрашырбыз…”
— Сугыш сәгать иртәнге дүрттә башланган. Әтине бер сәгатьтән соң военкоматка чакырып алалар. Бу да тәэсир иткәндерме инде, әнием Һәдия балага авырый башлый һәм аны хастаханәгә илтәләр. Әти сугышка китәр алдыннан беренче чиратта өйгә кайтып, аннан соң хастаханәдә булып китә. “Һәдия, – ди ул, – сугыш озакка сузылыр инде… Балабызны табуга авылга кайтып кит. Исән-сау кайтсам, җир астыннан юллар салып булса да, сезнең яныгызга кайтырмын. Тик сугыш тиз генә бетмәс әле. Шушы балабыз сине ташламас, аның белән бергә яшәрсез. Бер-берегезне саклагыз”, — дип китә ул.
Шул ук вакытта әнинең эчен сыйпап: “Мин кайтканчы зур үс, очрашырбыз”, — дип миңа да эндәшкән. Шундый сүзләр белән безне юатып әти сугышка китә, шул китүеннән кире әйләнеп кайту аңа насыйп булмый… Сугышның соңгы елына кадәр фронтта була ул. Новосибирск госпиталеннән җибәргән хаты – соңгысы була: “Һәдия, яраландым. Хәзер барысы да яхшы, ике бармагым йөри башлады… Белмим, авылга кайтарырлармы, сугышка җибәрерләрме”, – дип яза. Тик туган ягына кайтмый, сугыш кырына китә.
Әни гомере буена әтине көтеп яшәде, аның һәлак булганлыгына ышанырга теләмәде.
Мине әнием шул ук көнне көндезге сәгать уникедә таба. Әнинең бертуган апасы Факиянең кызлары Исламия һәм Нурания апалар вокзалга бу күңелле яңалыкны җиткерү өчен вокзалга баралар. Сугышка китүчеләр арасыннан әтине эзлиләр, таба гына алмыйлар. “Җизни, синең кызың туды”, – дип әллә никадәр чакырым кузгалып киткән поезд артыннан чабалар, — дип искә алды Резидә Габидуллина.
“Сыер, сарыклар белән бергә йоклаган”
Өзлексез гүләү, бомба шартлау тавышлары… Кичке якта немец самолетлары Дятково шәһәрен бомбага тота башлый. Шуның өчен барлык кешеләргә, караңгы төшкәч, тәрәзәләрне кара кәгазь белән капларга кушыла. Ярый әле якында гына әзер окоп кебек чокырлар була. Резидә апа әйтүенчә, яр буе чокырлары күпләр өчен саклану урыны булып хезмәт иткән.
— «Яңгыр кебек коелды гына бомбалар безнең өскә. Үлемебез монда икән дип торабыз. Күпме кешенең гомере кыл өстендә эленеп калды. Шәһәрдә көчле янгын башланды, бөтен тирә-як ут эчендә калды. Шартлаулар һәм ишелеп төшкән биналар, кешеләрнең җан өзгеч тавышлары… Халык бихисап күп кырылды”, — дип сөйли иде әни. Ул вакытта авыруларны – бер, балаларны икенче подвалга төшергәннәр. Җиңелрәк җәрәхәт алганнарны вагоннарга төяп башка шәһәргә озатканнар.
Хастаханәдән чыккач, әни дә авылга кайтырга уйлый. Ләкин, сугыш хәзер бетә ул, анда сине ирең көтмидер бит, дигән сүзләргә ышанып, кайтуны гел кичектереп килгән. Тик сугыш көчәйгәннән-көчәя, шәһәрдә бомбалар тавышы да ешая. Ул вакытта йорт җиһазларын, вак-төяк әйберләрне алып кайту өчен тимер юлдан вагоннар бирелгән. Ә соңга таба алары да бетерелә. Әни кая барырга да белми, җиде юл чатында басып кала. Немец самолетлары күренүгә, тирә-якка чыгып чаба торган булган, якындагы төрле авылларда төн уздырырга туры килә аңа.
Хуҗалары йокларга яткач, терлек абзарларына кереп төн куна ул. Сыер, сарыкларга терәлеп җылынып ята торган булган. Икенче көн иртән, хуҗалары йокыдан торганчы ук чыгып киткән, — дип искә ала Резидә апа.
“Әни, язмыш кочагына калдырып, мине ташлап чыгып киткән”
— Шулай азаплана торгач, тегендә-монда сугылып йөреп дүрт айдан артык вакыт үтеп китә. “Бик авыр иде. Ашарга юк, халык ачлыктан тилмерә. Башта ачлык артык сиздермәсә дә, калган елларда бик интектек”, — дип сөйләде әни. Ул бичара барлык авырлыкларга ничек түзгәндер?! Әлеге үзәккә үткән вакыйгалар әнинең үлгәнче хәтердә сакланды. Тик сабырлыкның да бер чиге була бит. Шул чиккә җиткәч, әни мине бишеккә салып чыгып китә. Язмыш кочагына ташлап калдырган. “Балам, исән бул, миңа рәнҗемә”, – дигән ул.
Үзе әйтүе буенча, мине күтәреп йөрер чамасы калмаган. Тик үз хатасын аңлап, бер тәүлектән соң кире әйләнеп кайткан ул. “Гафу ит, балам”, — дип елаган. Әнинең хәлен аңларга була инде. Мин гел ачлыктан елаганмын. Әни яз көне басудан черек бәрәңге җыйган, шуны алабута онына кушып ипи пешерә торган булган, — дип сөйли ул.
“Немец самолетлары куа, артта бомбалар ярыла”
— Тора-бар без ниндидер бер авылга кайтканбыз, анда ике катлы йортта яшәгәнбез. Әнинең мине юындырырга әзерләнеп йөргән чагы була. Ул арада тирә-як гөрселди, тәрәзә пыялалары ватылып чыңылдый, ишек ачылып китә, гөлләр баскычтан түбән тәгәри… Ерак түгел генә бомба шартлаган икән.
Әни, мине тиз генә чүпрәкләргә төреп, урамга чыгып чаба. Һавада очкан немец самолетларын күреп, ул елап басып кала. Таш кебек катып калган ап-ак йөзен күреп, бер солдат әни янына килеп баса. “Самолетның астында тор, ул аннан күрә алмый, ә кырыйда торсаң, ул сине күрәчәк”, – дигән ул әнигә. Әтнә егете була ул. Әни аның исемен хәтерли алмады. Ул да, башка солдатлар да әнигә тиз арада Әтнәгә кайтып китәргә кушалар, җәяүле немецларның якынаюын әйтәләр. “Бу сугыш бик көчле, исән кайтып булмас, ахры”, – дип сөйләшкән солдатлар. Шул вакытта немец самолетлары листовкалар чәчеп үтәләр. Поезд юлларын ватарга өнди алар. Шуннан соң, әни тиз арада качып китәргә кирәклеген аңлый, — ди ул.
Барысы алты гаилә товар поездына “эләгеп”, тимер-томыр өстендә утырып кайталар. Поезд Мәскәүгә кадәр зур тизлектә кайта, аны немец самолетлары куа килә. Тирә-якта, артта бомбалар ярыла. Немец самолетлары күренү белән поезд урман ышыгында туктарга тырышкан, андагы халык тизрәк агачлар куе үскән урынга чапкан. Шундый тукталышларда бик күпләрнең гомере өзелгән.
— Әниләрнең вагоннарын сакларга (дөресрәге, кыйммәтле запасть частьларны сакларга) солдатлар куялар. Ышанасызмы-юкмы, алар арасында әти дә булган. Ләкин әни белән алар бер-берсенең барлыгын белми кала, югыйсә, әтием мине бер тапкыр булса да күреп калган булыр иде. Юл ерак, шуңа күрә озак кайтканбыз без.
Соңрак әниләр Арчада тукталыш ясый. Ул вакытта районга колхозлардан ашлык алып килеп, печән алып кайта торган булганнар. Шунда әни Габдрахман абыйсы белән очраша, ул безне үзе белән алып китә. Әни белән мин – Әтнә районы Яңа Шашы авылына, әнинең бертуган апасы алты баласын төяп шул ук райондагы Дусым авылына юнәләләр. Кайта-кайта караңгы төшкән, без кайтып кергәндә авыл халкы йоклаган булган. Әбиләрнең капка төбенә җитеп, аларга хәбәр иткәч, әнинең килендәше Факия апай чыгып, мине күтәреп өйгә алып кергән. Мине юындырып, әби үзенең йомшак ястыгына салган. Шул ятудан мин өч көн, өч төн йоклаганмын, — дип сөйли Резидә Габидуллина.
“Җиңги, без кайта алмабыз, әнине ташлама”
Сугыш Брянсктан чигенгәч, гаилә кабат Дятково шәһәренә кайтып китә.
— Факия апалар да, әби дә безнең белән иде. Юлда Факия апаның бер баласы үлде. Ә әбинең дүрт улы да сугыш кырында ятып кала: минем әтием Зиннәтулла, Ахунҗан, Сибгатулла, Габдулла абый. Алар әнигә, әбине ташламавын үтенеп китә. “Җиңги, без кайта алмабыз, әнине ташлама”, – диләр.
Шәһәргә барып төшкәч, әни андагы җимерек биналарны карап озак басып торган. Бәхеткәдер, безнең йорт төзек сакланып калган. Зур бер бүлмәгә өч гаилә урнаштык. Әни дә эшкә чыкты. Шәһәрдәге заводны торгызу өчен хатын-кызлар алты айдан артык урман кисә. Тирән чокырлар казыганнар, үлгән солдатларны күмгәннәр. Заводта 10-14 яшьлек балалар да эшләгән, — дип сөйләде танышым.
“Ятим балалар көн саен вокзалга бара, әтиләрен көтәләр”
Сугыш бетү хәбәрен кечкенә кызчык радиодан ишетә. Бик нык шатлана, ләкин бу шатлыгы китек була: сугыш аны әтисез калдырган.
— Сугыш беткән хәбәрне радиодан ишеттек. Бу зарыгып көткән мизгелләр булды, әмма… Тирә-яктагы ир-атларның күбесе исән-сау кайтты, ләкин минем әти күренмәде. Менә шундый минутларда әнинең йөрәге ниләр кичерде икән?! Ирләре исән калганнарның тормыш авырлыгын урталай бүлеп тартулары, ә әнинең күз яшьләренә төренеп елаган төннәре минем дә хәтердә уелып калган.
Без дә әти кайтыр, дип көтеп тордык. Ятим балалар көн саен товар ташучы поезд килгәндә вокзалга бара иде. Мин дә калганнарга иярәм. Безне кызганыптыр инде, шул вакытта солдатлар төрле күчтәнәчләр бирәләр иде.
Ә бервакыт яшь кенә бер абый мине кочаклап алды һәм бик озаклап елады. Бу вакыйга күңелемә шулкадәр нык кереп калды. Үз әтием исән-сау әйләнеп кайтсын һәм мине шулай кочаклап алсын иде, дип уйладым. “Әти” дип әйтәсе килгән вакытлар бик күп булды. “Әти” сүзен әйтүчеләрдән мин көнләшә идем. Шуның өчен иптәш кызым Мәдинә мин барында “әти” дип әйтергә кыенсына иде.
Шәһәрдә балалар бакчалары эшли башлады, мин шунда йөрдем. Бакчага мине әбием илтә иде. Матур гына яшәгәндә әби авылга кайтыйк, дип әйтә башлады. Әни дә ризалашырга мәҗбүр булды. Шулай итеп, кабаттан Әтнә якларына кайтып киттек. Кайтышлый юл буе тирә-юньне карап кайттым. Юл буйларында, урман, су кырыйларында ватык танклар, төрле кораллар… Озак кайттык без, юлда артык сүз сөйләшмәдек. Һәркем үз уйларына бирелгән иде. Кайткач, әбинең туган авылы Күшәрдә булдык, аннан соң каенсеңлесе Мәликә яшәгән Чишмәле Сап авылына бардык. Шунда әбием бик нык авырый башлады. Дүрт баласын сугышта югалту кайгысын күтәрә алмагандыр инде, — дип искә алды ул.
“Әти бала бишеген кочаклап елаган”
Резидә Габидуллина җиде сыйныф белемне Чембулат мәктәбендә ала. Сыйныф җитәкчесе Мөкътәс Миннекиев аңа “партизанка кызым” дип эндәшә торган булган. Кыз укуга бик хирыс була, соңрак Әтнә мәктәбенә укырга бара. Тик әнисе авырып китү сәбәпле, укуын тәмамлый алмый.
— Әнием Һәдия гомере буена әтигә тугрылыклы булып калды, кияүгә чыкмады. Ә әтигә килсәк, ул Новосибирскта госпитальдә яткан, сугыш тәмамлануга аз гына вакыт калгач, үлгән хәбәре килә. Без авылга кайтып киткәч, әти Дятьковода булган. “Өйгә кердем, барлык әйберләр дә урынында, хәтта бала бишеге дә асылынып тора иде – шул бишекне кочаклап еладым”, – дип яза ул әнигә үзенең хатында. Күрешә алмый кала алар, — диде ул.
Өченче язмыш. “Кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым”
Тормыш көннән-көн яхшы якка үзгәрә. Сугыш чоры ятимнәре күргән чиксез авыр яшәеш еракта калды. Тик күңел төпкелендәге хатирәләре онытылмый шул… Арча районы Яңасала авылында гомер итүче Гөлбәхәр Абдуллинаның шул чордагы газаплар турында сөйләгәндә, күзләреннән яшьләр килә. Әтисе: «Кайгырма, елама, без озак тормабыз, җиңү белән кайтырбыз», дип китсә дә, аңа якын кешесен яңадан күрү насыйп булмый: ул яу кырында ятып кала.
— Сугыш елларындагы авырлыкларны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Әнигә сигез бала калдык. Сугышның беренче көннәрендә үк әтине фронтка озаттык. Сирәк кенә булса да, әтидән хатлар алып тордык. Ул хатларны кадерләп җыеп, кичләрен кат-кат укый идек. “Сугыш бик каты бара, исән-сау кайтып булырмы?”, – дип кенә кыска хәбәр җибәрде ул. Сугыш кырыннан юллаган хатларда вакыйгаларның бик тә киеренке булуы хакында язды.
Әтинең бу хаты беренчесе һәм соңгысы була. Озакламый “хәбәрсез югалган” дигән сары кәгазь килеп төште. Тик күңелдә мәңге сүнмәс өмет яшәде, авыл башында әтинең кайтуын көтеп утыра идек. Берәрсе күренсә, безнең әти түгелме икән, дип, олы юлдан күзебезне алмыйбыз. Әтине күрү теләге барыннан да көчле, барыннан да өстен иде. Сугыштан күрше кызларның әтиләре исән-сау кайтты, түшләре тулы орден-медаль иде. Әтиләре аларга сары тышлы кәнфит тә алып кайткан. Шул чактагы читенлекләрне белсәгез! Тамагыма төер утырды, кычкырып-кычкырып елыйсым килде. Аларның кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым. Башымны аска иеп, өйгә йөгердем. Әтисез үсү гомер буе бәгырьгә тиде.
Рәхәт яшәмәдек. Авыр чаклар күп булды. Ятимлек кенә түгел, хәерчелек тә үзәккә үтте. “Сигез бала бит сез… Кайлардан, нәрсәләр алып ашатыйм”, — дип ачыргаланып елый иде әни. Чарасызлыктан, ул мине сеңлем белән хәер сорашырга чыгарып җибәрә торган иде. Ул вакытта бар кеше дә бертигез, тик безне җәлләп 1-2 бәрәңге, берәр уч он салучылар табылды, — ди Гөлбәхәр апа.
“Алабута орлыгыннан пешкән ипи тәме авызда әле дә саклана”
— Көннәребез яз җитүен көтеп үтә иде, кыш айлары бик озак барган кебек тоелды. Яз көне җир ачыла, кар эри бит. Басудан сөенә-сөенә черек бәрәңге ташый торган идек, аны тапсаң зур бәхет инде. Аннан соң калган башак башлары эзли торган идек, әни аларны ашка салып пешерде. Җәй җиткәч ачлыктан кычыткан, балтырган коткарып калды. Алабута орлыгыннан пешкән ипи шулкадәр ачы була иде, тәме авызда әле дә саклана кебек. Барлык хатирәләр искә төшә дә: “Әй, Аллам нинди көндә яшәгәнбез. Ничек түзгәнбез, каян сабырлыклар алганбыз?” — дим.
— Мәктәптә 6 нче сыйныфка кадәр генә укый алдым. Өскә кияргә кием, дәфтәр, каләмгә акча булмады. Ул вакытта заемга, налогка дип ахыргы сыерыбызны да алып чыгып киттеләр. Югыйсә, карап торган бөтен байлыгыбыз шул иде. Ачтан үлмәс өчен мин колхозга төрле эшләргә йөри башладым. Яшелчә бакчасында чүп утау, сарык көтүе көтү, су ташу, өлкәннәр белән ашлыкка барулар – берсе дә калмады, — ди ул.
“Бет басты, түзәр чама калмагач качып киттек”
— Бераз үсә төшкәч, Лаеш урманына утын кисәргә җибәрделәр. Машиналарга төяп урманга китереп аттылар, анда бер урыс хатынында тордык. Әни чүпрәккә төреп, ашарга җиде күмәч һәм бәрәңге пешереп тыга иде. Шушы ризыкларны бер айга җиткерергә кирәк булды. Көнгә ярты бәрәңге, бер телем ипине исәпләп, бүлеп куя идем. Тамак туйганчы ашыйсы килә, әллә ничә тапкыр теге төенчекне ачып карыйм. Бәрәңгене бер алам, бер куям. “Тукта, Гөлбәхәр. Күп ашасаң, башка көннәрне ач калачаксың”, — дип үземне туктатам. Шул ук вакытта авылда, бер валчык ризык капмаган якыннарым искә төшә.
Кигән бишмәтләребез, чабатларыбыз тузып бетте. Ашарга беткәч, бер-ике көнгә өйгә кайтарып җибәрәләр. Киемнәргә ямаулар ямап, яңа чабаталар ясатып һәм ашарга тутырып тагын урман кисәргә киләбез. Лаеш урманында эш беткәннән соң тайгага җибәрделәр. Анда без урманда, тактадан корылган иске бинада тордык. Шунда бөтен җирне бет басты, түзәр чама калмагач дүрт хатын-кыз качып китәргә булдык.
Юлга төнлә чыгып киттек. Безне эзләргә чыгуларын ишеттек. Шуның өчен көндез качып яттык, юлыбызны төнлә генә дәвам итә идек. Шулай да мең газаплар күреп, авылга кайтып җиттек. Ничә көн кайтканбыздыр, хәтерләмим. Качып кайтканнан соң безне кире алып китмәделәр, бары тик алты ай мәҗбүри хөкем бирделәр, — ди ул.
Язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми, нинди генә сынауларга дучар итми… Гөлбәхәр апаны да шактый күп сыный ул. Озакка сузылган авыр сугыш елларында эшләмәгән эше калмый. Сугыштан соңгы елларның да бик авыр булуын искә ала танышым. Ләкин бер эштән дә курыкмаучы сугыш чоры баласы авырлыклар алдында сыгылып төшми. Бүгенге көндә авылның хөрмәтле кешесе булып гомер кичерә.
Дүртенче язмыш. “Барысына да сугыш гаепле, сугыш кына”
Бу буын йөрәгенә күпме моң-зар, авырлыклар сыйган. Өлкән буын әле дә хатирәләр белән яши. Ничек түздек, чыдадык икән, диләр. Олы Әтнә авылында яшәүче Фатыйма Бәшировага да бик яшьли тормыш арбасын тартырга туры килә. Тик ул зарлануны белми. “Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, язмыш”, – дип, сабыр гына елмая. Бүгенге тормышның рәхәтлегенә, өстәлләрнең муллыгына, үзенең кадер–хөрмәттә яшәвенә куанып туя алмый.
— Сугыш авырлыклары онытылмый, күңел яралары гел яңарып тора. 1941нче елның июнендә сугыш башланган көнне мин Каенсар урманындагы колхоз лагеренда идем. Ул вакытта Каенсарда ике лагерь эшләде. Берсе — районныкы, икенчесе — колхозчы балалары өчен иде. Сугыш башлану турындагы хәбәрне ишеткәч, әтине сугышка алып китсәләр, күрми калырмын дип, лагерьдан качып кайтып киттем. Дөрес, минем арттан лагерьның ул вакыттагы хуҗалык мөдире Кәрим абый бик тиз килеп, мине кире Каенсарга алып төшеп китте. Мин карышып тормадым, чөнки әтигә әле сугышка алыну турында хәбәр килмәгән иде. Шул вакыттагы сөенгәнемне бер үзем генә беләм!
Тик ул сөенеч әллә ни озакка бармады шул. Сугыш башланып озак та үтмәде, биш яшьлек Мөнәвәрә исемле бик матур сеңлемне җир куенына салдык, ә җиде айдан соң минем әтине дә сугышка алдылар. Бу вакыйгаларга кадәр гаиләбездәге тугыз баланың дүртесен җирләгән идек инде. Түзә икән кеше, барысына да түзә икән. Ә сугыш дигән афәт тагын да авыррак итеп сынады. Балалар кайгысыннан айнып та бетмәгән әниемне сөекле иреннән, безне кадерле әтиебездән аерды. Барысына да шул сугыш гаепле, сугыш кына, — дип сөйли ул башыннан кичергәннәрен.
“Мин китте дә, бетте диеп, балаларны таратма…”
1942 нче елның 15 нче гыйнвары… Бу моңсу төнне Фатыйма апа бүгенгедәй яхшы хәтерли.
— Урамда тешне сындырырлык салкын иде. Ә безнен өйдә җылы. Әти мичкә яккан, әни тыныч кына кичке ашны хәстәрләп йөри. Мин урын өстендә авырып яткан Гыйлемхан абыем янында утырам, өч яшьлек энем Камил гел әти янында мәш килә.
Өйдә авыр тынлык. Әни безгә күрсәтмәскә тырышып, моңсу күзләреннән тамып төшкән күз яшьләрен алъяпкычы чите белән сөрткәләп ала. Абый белән без барысын да аңлыйбыз — иртәгә әтиебез сугышка китә. Әнине борчымас өчен еламаска тырышып карыйбыз, тик шулай да күзебездән бертуктаусыз яшьләр ага да ага. Энебез Камил генә берни аңламый дисәк, ул да нәрсәдер сизенгән кебек, бер дә әти яныннан китми. Әти ниләр кичергән икән ул көнне? Ара-тирә әнигә күз ташлап ала да, безнең күңелне күтәрергә теләп, нидер сөйләгән, шаярткан була. Уен-көлкеле кеше иде шул әтиебез.
Әти, әти… Үзе белде микән гаиләсе белән соңгы тапкыр бергә булуын? Әллә эчтән генә безнең белән хушлашып утырды микән? Шул кичне безгә сөеп караган күзләрендә күпме моң-зар иде аның… Аерылу ачысыннан өзгәләнгән күңеле барыбер үзенекен итте һәм әти түзмәде, кулына тальянын алып, җырлап җибәрде. Бүгенге көндә дә әлеге җырның сүзләре, көе күңелемдә саклана. “Аклы ситсы күлмәгеңне, көн дә киеп каралтма. Мин китте дә, бетте диеп, балаларны таратма…” — дип җырлады ул.
“Әтисез яшәргә өйрәндек, тешне кысып түздек”
— Иртән-иртүк әти хушлашып, сугышка китте. Аны озатырга әни берүзе генә барды. Мин бик теләсәм дә, әтине озатырга бара алмадым — авыру абыем һәм кечкенә энемне үзләрен генә калдырасым килмәде. Әти белән әни өйдән чыгып киткәч, абый белән икебез тыела алмыйча, үксеп-үксеп еладык. Шул көннән соң әтиебезне башка күрмәдек. “Әти” дип дәшәр кешебез калмады. 1942 нче елның 16 нчы гыйнварь көне безне яраткан әтиебездән аерды, — дип сөйли Фатыйма апа Бәширова.
Шул көннән башлап алар әтисез яшәргә өйрәндек. Нишлисең, сугыш ил өстенә килгән кайгы бит, аннан берничек тә котылып булмый. Һәр гаилә үзе булдыра алганча яшәргә тырышты. Берәүгә дә җиңел булмады. Тешне кысып булса да түздек. Фронттагыларга безгә караганда да авыррак икәнен һәркем аңлый иде. Шуңа күрә дә фронт өчен, җиңү өчен диеп тырыштык. Әтиләребез, туганнарыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләк безгә көчле этәргеч иде. Шуңадыр да, чыдам булдык, егылсак та еламадык, — ди Фатыйма апа.
“Әти беркайчан да тезләренә утыртып безне сөймәячәк”
Яңа көн туган саен алар фронттан хәбәр көткән. Тик әтиләренең бер генә хаты да килми. Бары тик иң курыккан уйлары чынга аша — 1942нче елның март аенда якын кешеләренең үлеме турында хәбәр алалар.
— Безнең өй бусагасын да кара кайгы атлап керде. Шул көнне дөньяның асты өскә килгәндәй булды, өй эчен ниндидер бер шомлы бушлык биләп алды. Әниемнең үксеп-үксеп елавы бүгенгедәй күз алдымда. Үзе елый, ә үзе мине толлык ачысы кереп урнашырга өлгергән куенына кысып, юатмакчы була: “Түзәргә кирәк, балам, түзәргә кирәк”,- дип калтыранган куллары белән башымнан сыйпый. Ә ничек түзәргә соң?! Әти бит бүтән беркайчан да елмаеп кайтып кермәячәк, беркайчан да тезләренә утыртып безне сөймәячәк… Күңелдәге бу уйларны ничек итеп әнигә аңлатасың инде, анын бит йөрәге болай да яралы.
Ул вакытта әни белән икебезне ярсып елаудан бишектә яткан бер айлык Фәрит энемнең шыңшып-шыңшып алуы гына бераз айнытып җибәргәндәй булды. Әтисе сугышка киткәч туган сабый да иң якын кешесен югалтуын аңлаган, күрәсең. Шул гөнаһсыз бала хакына яшәргә көч таптык. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә ул баланы безгә әтиебез истәлеге итеп бүләк иткән. Тик кыска гомерле булды шул. Беренче сыйныфка керәсе елны авырып, якты дөньядан китеп барды ул, — дип искә ала танышым.
Әтисенең үлгән хәбәрен алган көннән башлап, үзен кулга алып, якыннарына терәк булып, кайгыларны эчкә йотып, әнисе белән бергә авыр тормыш йөген тарта башлый кыз. Тик язмыш аларга тагын бер сынау әзерләп куйган була. Каты авырудан соң уналты яшьлек абыйсы мәңгелеккә күзләрен йома.
— Кара кайгы алып килгән март аен ачы сагыш тулы апрель алыштырды. Каты авырудан соң, бердәнбер терәгебез — абыем вафат булды. Кайгы өстенә кайгы, хәсрәт өстенә хәсрәт өстәлде. Сындырып сынады язмыш, әмма сабыр булдык, чыдадык… Түзде әнием, бирешмәде. Безне, исән калган өч баласын, кеше арасында ким-хур итмичә, аякка бастырды, — ди ул.
“Корчаңгы атлар карадым”
— Еллар уза торды, сугыш дип, тормыш тукталмады. Яшисе бар бит. Мин дә әнигә булышу йөзеннән, унике яшьтән колхоз эшенә чыга башладым. Эшче-крестьяннар мәктәбе (РКШ) янында “Пищепром” дигән оешма бар иде. Анда төрле азык-төлек пешереп саттылар. “Пищепром” карамагындагы басуларда олы апалар белән бергә җир казу эшләрендә катнашып йөрдем.
Ундүрт яшем тулгач, 1943нче елның көзендә, мине корчаңгы атлар карарга куйдылар. Ничек ышанып тапшырганнардыр миңа ул 24 атны, әле дә исем китә. Кизләү чишмәсеннән су ташып эчерә идем атларга. Ә су ташу өчен атны Шакир абый җигеп бирә иде. Ул колхозның таза атларын карады.
Башта су эчермәсән, атлар корчаңгы баскан җирләренә кул да тидертмиләр иде. Ә бит аларны майлап торырга кирәк. Шул авыру атларны караган вакытларым исемә төшсә, әллә нишләп китәм. Үзем кечкенә, атларны майлыйсы бар, буем җитми. Шулай азапланганымны күргәч, Шакир абый ярдәмгә килде. Бүкәннәр ясап бирде ул миңа. Шул бүкәннәргә басып, атларны майлый идем.
Шунда әтине сагынып, җырлап та, елап та алганнарым исемдә. Бер елга якын атлар караганнан соң, мине башка эшкә күчерделәр. Моңа ул вакыттагы милиция начальнигы Абдулла абый сәбәпче булды. Беркөнне ат җигеп чишмәгә суга килсәм, Абдулла абый кем беләндер сөйләшеп тора. Мине күрде дә, сораштыра башлады: “Сиңа ничә яшь, балам? Кем кызы син?”. Мин барысын да сөйләп бирдем. Ул бераз уйланып торды да: “Ярый, карап кына йөр, сеңлем”, — дип китеп тә барды. Кизләү чишмәсе янындагы шул очрашудан соң, күп тә үтмәде, мин әвендә (көлтәләр киптерә торган урын) эшли башладым. Бер яктан караганда, чиксез рәхмәтле идем мин Абдулла абыйга. Ә икенче яктан, атларымны ташлап китү авыр булды. Тәмам ияләнеп беткән идем мин аларга, — ди Фатыйма апа.
“Әтине төштә күреп уянсак та, шатлана идек”
Фатыйма апаны әвенгә көлтә кисәргә куялар. Шунда эшләп торган җирдән 1944нче елда Казанга ФЗУга жибәрәләр. Җитен комбинатында киндер сугу станогында эшли. Сугыш бетү турындагы хәбәрне комбинатның Кызыл почмагында ишетә.
— 1946нчы елның җәендә туган авылым Олы Әтнәгә әнием янына кайтып, тагын әвендә эшли башладым. Озакламый, 1947нче елның декабрендә почта бүлекчәсенә эшкә урнаштым. Дүрт ел хат ташучы булдым, унбиш ел “Союзпечать” киоскысында эшләдем. 1966нчы елда сортировка бүлегенә күчтем һәм шул урында 1991нче елга кадәр хезмәт куйдым.
Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды. Бар җирдә юклык. Әмма иң авыры сугыш калдырган күңел җәрәхәтләре булгандыр, мөгаен. Гомеребезнең иң матур чорында без әти назына тилмереп үстек. Әтиләребезне төштә күреп уянсак та, шатлана идек. Әниләребез исә җиләк кебек чакларында тол калып, ялгыз тормышның бар ачысын татып яшәделәр. Тик шулай да намусларына тап төшермәделәр. Безнең өчен, балалары өчен яшәде алар. Күбесе газиз ирләренең кайда ятып калганын да белмичә, якты дөньядан китеп барды, — ди ул.
Фатыйма Бәширова озак еллар әтисенең кайда җирләнгәнен белми яши. Тик аның каберен эзләп табу уе күңеленә тынгылык бирми. Төрле җирләргә язып карый, мөрәҗәгать итә. Ниһаять, 1990нчы еллар башында Казан шәһәренең 79нчы мәктәбендә эшләгән “Поиск” группасыннан хат ала. Анда әтисенең 445нче номерлы медсанбатта хезмәт иткәнлеге һәм яу кырында алган тән җәрәхәтләреннән вафат булганлыгы турында бәян ителгән була.
— Сәфәргалиев Әхмәтхан Сәфәргали улы Смоленск шәһәрендәге мемориаль комплексның 2нче номерлы Туганнар каберлегендә җирләнгән дигән хат килеп төште. Шул хатны алгач, әти белән очрашкандай булдым. Ничә еллар күңелемә тынгы бирмәгән сорауларга җавап тапканыма да куандым. Газиз әтиемнең исем-фамилиясе Туганнар каберлеге өстендәге истәлек тактасында мәңгеләштерелгән, — дип сөйләде ул.
Бишенче язмыш. “Күңелле генә барган Сабантуй бәйрәмен сугыш өзде”
Сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Шуның өчен аларның истәлекләрен теркәп калдыру мәслихәт. Әтнә районында гомер итүче сугыш чоры баласы Гарәфи Әхмәтҗановның да истәлекләрен тыңладык. Ул сабыйларның аяныч язмышы, тол аналарның кичерешләре турында дулкынланмыйча сөйли дә алмый.
— Сугыш ачысын, кайнар күз яшьләрен, кара кайгыны бик күпләр белән беррәттән миңа да татырга туры килде.
Сугыш! Каһәр генә төшсен аңа. 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе кояшлы, матур, аяз иде. Авылда — Сабантуй бәйрәме. Бар халык бәйрәмгә җыелган. Бөтен авылны яңгыратып тальян аваз сала. Шул вакытта кайдандыр, кемнеңдер кычкырган тавышы ишетелде: “Сугыш башланган, сугыш”. Аяз көнне яшен суктымыни, бар халык тораташтай катып калды. Аннан китте елау, китте кычкыру… Җанлы, күңелле генә барган Сабантуй бәйрәме шул урында кинәт өзелде. Кара кайгыга баткан авыл халкы өйләренә таралыштылар. Бала булсак та, күзгә йокы кермәде. Таң да нигәдер бик тиз атты.
Авылдан, иң беренчеләрдән булып, сугышка Лотфулла абый китте. Бар халык аны озатты. Без дә малайлар белән бергә авыл капкасын чыкканчы озата бардык. Көн саен бер-ике авылдаш ир-егетләр сугышка китә башладылар. Үзәкне өзеп, хатыннары, балалары, туганнары белән саубуллаша, бәхилләшәләр. Озатучылар зар елап, яулыкларын болгап калдылар, — дип башлады сүзен Гарәфи Әхмәтҗанов.
“Сыерларны җигеп эшләттек”
Сугыш башланганда Гарәфи абыйга унөч яшь була. Ишле гаиләдә тәрбияләнә ул. Әнисе уналты яшендә тормышка чыгып, унике бала тапкан. Иң олы абыйсы 1919нчы елгы, сугышка киткәндә аңа 22 яшь була. Абыйсы һәм әтисеннән ике тапкыр гына хат килә, озакламый аларның үлгән хәбәрен алалар.
— Көндезләрен укып, төнлә сыер, ат җигеп басудан, кибәннән әвенгә ашлык ташыйбыз. Мәктәптә укыган вакытларда кечкенәдән җырларга ярата идем. Мәктәп директоры булып Шәмсеруй апа эшләде. Концертлар, спектакльләр куя идек. Хәтеремдә әле, ”Галиябану” спектаклен куйдык. Мин — Хәлил, Шәмсеруй апа Галиябану ролен уйнадык. Районда булган смотрларда еш катнаша идек, анда ике ел рәттән беренче урынны алдык. 1941нче елның 26нчы июнендә Казанга Республика смотрына барырга тиеш идек. Кызганычка каршы, сугыш безнең бөтен хыял-максатларыбызны җимерде. Әтиләребез, абыйларыбыз, якыннарыбыз кулларына корал тотып, илебезне фашистлардан сакларга сугышка киткәч, без, балалар, хатын-кызлар, аларның урынына басып, колхоз дилбегәсен тарта башладык.
Чәчү вакытларында басудан кайтып та тормый идек. Бике оныннан умач уып аш пешерәләр, ул ашны ашагач, исерә идек. Атларга да ашарга юк, көн саен хатын-кызлар капчык белән урманнан атларга сәрдә ташып ашаталар иде. Атлар корчаңгы, түнәләр, күтәрәмгә чыктылар. Баулар белән күтәреп торгызабыз. Авыл халкы үз хуҗалыгындагы сыерларны җигеп эшләтә иде. Ач -ялангач булсалар да, авыл халкы, дошманны җиңәр өчен барысын да эшләде. Иртәнге көнгә аларның ышанычлары зур иде, шул ышаныч көч биргәнгә алар барысына да түзделәр, — дип сөйләде ул.
“Мине кызганып кайсысы бәрәңге, кайсысы ипи кыерчыгы бирә”
Сугыш елларында авыл кешеләренең бик авырлык белән яшәвен искә ала Гарәфи абый. Халык кузгалак, ат кузгалагы, черек бәрәңге белән тукланган. Сыеры булган кешегә яраган, тормышы җиңелрәк барган. Кузгалакны сөткә бутап ашаган чакларын оныта алмый танышым. Алай ашаганда эч кипми иде, ди ул.
— Урманда ягарга утын,чабата ясар өчен юкә, җиләк-җимеше, гөмбәсе, ашарга яраклы төрле үләннәре булуы да ачлыкны җиңәргә булышты. Мичкә ягар өчен урманга чыбык-чабыкка төшә идек. Урман каравылчылары күрсәләр, бауны, балтаны, уфалланы алып калалар. Утынның рәтлерәген эләктерә алсак, артык калганын сата идек. Яшисе бар бит. Мине кызганып кайсысы бәрәңге, кайсысы ипи кыерчыгы бирәләр иде. Истә калганы шул: утын сатып кайтканда үзебезнең Киме елгасында хәлдән таеп егылып калганмын. Шуннан чана белән тартып алып кайтканнар, — ди ул.
“Шырпы тартмасы бет белән тула”
Язмыш җилләре аны 1943нең октябрендә колхозга бирелгән нәрәт нигезендә, 1927нче елгы яшьтәшләре белән бергә, Мариның Суслонгерына китерә, аннан соң Шелонгер станциясенә агач ташый.
— Мине белән бергә авылдашым Габдуллахан да бар иде. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка — солы, үзебезгә 500 грамм ипи бирәләр, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да, үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта тотып бетләрне коябыз. Бердән алып унга кадәр санаганчы, шырпы тартмасы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием булмады.
Эшли торгач, Габдуллаханның күлмәге таушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә килде. Бер мари хатынына яшереп кенә утын алып кайтып биреп, күлмәкле булдык. Ул мескен хатынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы да тузды. Тагын утын алып кайтып, аяк чолгаулы булдым, ә чабатаны үзем үрергә өйрәндем.
Безнең анда күргәннәрне эт тә күрмәде. Көне буе эшлисең, ял юк. Әле шуның өстенә халыкны ач тоталар иде. Түзә алмаслык хәлләр… Бервакыт качып та карадык, куып тотып кире алып кайттылар, каты итеп кыйнадылар. Безнең белән Чепья кызлары да бар иде. Аларны аннан соң хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмәгәч җәзадан котылып калдык. Мондагы тәртипсезлекне, вәхшилекне Ворошилов үзе килеп күргәннән соң гына тәртипкә салды, — ди ул.
“Сугыш безне тезләндерә алмады”
Көннәр шулай бер-бер артлы уза барган. Гарәфи абый 1944нче елның урак өсте башлангач кына, туган авылыма әйләнеп кайта. Спиртзаводка ашлык, бәрәңге ташый башлый. Элек илткән ашлыкларны Әтнә глубинкасыннан Коркачык станциясенә ташый.
Сугыш беткән хәбәрне танышым басуда ишетә.
— Барыбыз да йөгерешеп авылга кайттык. Бар халык мәдәният йорты янына җыйналды. Кемнәрдер елый, кычкыра, сикерә. Бу күз яшьләре инде шатлыктан иде. Ниһаять, Җиңү килде. Сугыш беткәнгә бик шатландык, ләкин кайбер гаиләләргә бик тә моңсу, ямансу булды. Күп балалар әтисез калды. Ә авылда күпме тол хатыннар…. Җиңү кемгә шатлык, кемгә кара кайгы китерде. Күпме гаиләләр таркалды, таза–сау ирләр сугыш кырында ятып калды. Авыллар, шәһәрләр җимерелде…
Сугыш безне тезләндерә алмады, киресенчә ул безне үҗәт булырга, сынмаска, сыгылмаска өйрәтте. 1945нче елның көзендә мине Арча янындагы Үрнәккә тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. Анда биш ай укыганнан соң, 1946нчы елның язында тракторчы таныклыгы белән авылга эшкә кайттым. 1950нче елны армия хезмәтенә алындым. Армиядә шоферлар курсын тәмамладым. Иран, Төркия чикләрендә хезмәт иттем. 1953нче елның 12нче ноябрендә армиядән кайттым. 50 ел мәдәният өлкәсендә эшли. Татарстанның, Россиянең “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме белән бүләкләндем, — ди ул.
Бүгенгесе көндә, Гарәфи абый Ары авылында улы Илнур, килене Зөлфия тәрбиясендә яши. — Аллага шөкер, бар да әйбәт. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, сугыш башланган көн һәм Җиңү көне онытылырга тиеш түгел, оныкларның оныклары да белеп, тынычлыкны сакласыннар иде. Сугыш иң хәтәре, ул үзе белән бәхетсезлек, ятимлек, ачлык алып килә. Ул китергән афәтне санап бетереп булмый… Якты көн туган саен сугышлар башка кабатланмасын, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз матур, тыныч тормышта яшәсеннәр иде, — дип тели ул.
Алтынчы язмыш. “Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык”
Шәмсиева Луиза Әһли кызы — сугыш чоры баласы. 1935нче елда Әтнә районы Күлле-Киме авылында туган. Озак еллар туган авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. “Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса”, — ди ул. Балачагы сугыш елларына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә аның, сугыш башланганда кызга 6 яшь була.
— Тормышта мин дә чордашларым кичергәннәрнең барысын да күрдем, кичердем. Заман безне төрлечә сынады. Шуны ачык аңладым: нинди кыен вакытларда да рухи азыктан аерылырга ярамый икән. Моңын, рухи дөньясын югалтмаган халык кына яшәячәк. Тормыш ул балкып торса да, хәсрәт белән тулса да туктап тормый, дәвам итә икән. Балачагым ләгънәтле сугыш елларында, аннан соңгы илне тергезү белән бәйле авыр заманда үтте. Сугыш алып килгән фаҗигаләр, авырлыклар күңел түрендә әле дә саклана. Сугыш бетүгә шактый вакыт узды инде. Күпме сулар акты, күпме җилләр исте, тик балачактагы әрнүләр һаман сыкрый. Кеше язмышларын ачып бетереп булмый. Бу – табигый хәл, — дип башлады ул сүзен.
Без “әтисез” диеп елап утырырга туры килмәде. Бик күп еллар өч хуҗалык – Маһинур, Марзия апалар белән бер өйдә тордык. Үзебезнең аерым йортыбыз булмады. Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык. Өйнең түбәсендәге саламнар да ягылып бетте. Сугыш бездән бик еракта булса да, көндезләрен мичләргә ягу тыелды.
Кичләрен, өйдә лампа яндырыр алдыннан, тәрәзәләрне томалап куйган чаклар истә. Дошманнан шулай сакланганбыздыр инде. Юынырга сабын юк, авылда берничә “кара мунча” гына бар. Кешеләрнең тәнен бет, корчаңгы, күзләрен трахома басты. Күпләрнең өйләренә таракан, борча, кандала тулды. Әнием Хәтимә утын, салам көленә су салып тондыра, аннан соң ләгәнгә утыртып безне юа. Корчаңгыга каршы “креолин” дигән дару тидерә иде. Ул бөтен тәнне ачыттыра, исе дә бик зәһәр булып истә калган. Авыр вакытлар инде, юклык заманы. Ашарга ипи, кияргә кием юк. Ягарга утын, лампа яндырырга керосин юк. Язарга дәфтәр, кәгазь-китаплар, каләмнәр дә юк. Юктан башка бер нәрсә бар: ул да булса – хәсрәт тулы күңел.
Әти дә юк. Гомумән, мин әтиемне бик аз хәтерлим. Ул кыю йөрәкле, тәвәккәл, эшчән һәм көчле кеше булган. Сабантуйларда күкрәгендә утын ярдырткан. Шахтада күмер дә чапкан, Күәм колхозында рәис булып та эшләгән, мәдәният өлкәсендә дә күп көч куйган, “сәнәкчеләр” тарафыннан эзәрлекләнгән, аздан гына үлмичә калган. Күлле Киме урамнары буйлап тротуар җәйдерткән, бик озак вакыт сакланып торды алар. Әтиемнең авыл тарихында урыны зурдан булган. Ул революциянең яктылык, яңалык алып киләсенә чын күңелдән ышанып, халыкка хезмәт итү эшенә чума. Тик мондый фидакарьләрчә хезмәт итүгә чик куела. Ул шәхес культы корбаны, — дип искә алды танышым.
“Ризыкның аунап ятканын күрсәм, күзләремә яшьләр тула”
Әнисе Хәтимәгә ачлыкны, иренең үлемен, сугыш кыенлыкларын кичерергә авырлыкларга бирешмәве, өметен югалтмавы ярдәм итә. – Әни таң белән җырлый-җырлый мунча яга, үзе елый-елый җырлый торган иде. Шунысы истә калган: әнине тыңлап башка хатын-кызлар да күз яшьләрен тыя алмый. Сыер савалар, шул ук вакытта күзләреннән мөлдерә-мөлдерәмә яшьләр тама. Кызганыч, әти белән әни бары сигез ел гына бергә яшәп калган. Ике бала белән әнием 29 яшендә тол калды, — ди ул.
Луиза Шәмсиева ул елларны авыл кешеләренең авырлык яшәвен искә алды. Фронттан көн саен диярлек кайгы хәбәрләр килеп торуын әйтте. Шулай да, тылдагыларны рухи күтәренкелек, иртәге көнгә зур өмет яшәткән. Ач–ялангач булсалар да, дошманны җиңү өчен барын да эшләгән алар, чәчүен дә чәчкән, урак белән игенен дә урган, урманын да кискән, окоп та казырга барганнар.
— Иртәге көнгә ышаныч зур иде. Тылда калучыларга җиңел булмый. Әни ат урынына эшләде. Бер әнигә өч кеше: әби, апам белән мин. Әни партоешма секретаре, авыл советы председателе, аннан соң укытучы булып эшләде. Партоешма секретаре булса да, аягында чабата булды. Кырга ашлыкны кул белән урырга чыгып китәләр, әни колхозчыларга ашарга пешереп кала. Мин дә шунда барып ашап кайта идем. Шуңа да берәр ризыкның әрәм-шәрәм булып аунап ятканын күрсәм, күзләремә яшьләр тула. Ул чакларда күпме хыялландык бит без бу ризыклар турында. Сыер асрадык, ул гына безне ачлыктан коткарып калды.
Тормыш йөген җигелеп тарткан, җәмәгать эшләрен һичбер авырыксынмыйча башкарган йомшак күңелле әниемнең тормышы, эш тәҗрибәсе бик күпләргә үрнәк. Күлле Киме авылында кызлардан беренче булып, җидееллык мәктәпне тәмамлаган ул. Оештыру сәләте зур, матур итеп җырлый иде. Ефәк көлтәседәй ике озын толымлы, зифа буйлы булып истә калды ул минем. Ачлыкны күп күрсәк тә, салкын кышларда туңып яшәсәк тә, әнием безне чын кешеләр итеп үстерә алды. Педагогия училищесында укыды, мәктәптә эшли башлады. Әни тумыштан нечкә хисле, һәр нәрсәне тирән кичерешләр аша кабул итүчән иде, шигъриятне, матур әдәбиятны, җырны сөеп яшәде, эштә дә, өйдә дә таләпчән, чиста, пөхтә булды. Бик яшьтән үзешчән сәнгатькә тартылып яшәгән, бу кызыксынуы гомеренең соңгы көненә кадәр кимемәде.
“Эштән соң да уйнарга атлыгып тордык”
— Әнинең Җогып авылында укыткан вакыты. Кимегә Казаннан күчмә театр килә, көтмәгәндә баш рольне уйнаучы артист авырып китә. Нишләргә? Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар: “Бу рольне Хәтимә башкара алачак, аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк”, — диләр. Әнине чакыртып кайтаралар. Спектакль өзелмичә кала. Әни җырлы рольләрне яратып уйный. Артистлар аның театрга эшкә килүен үтенәләр. Ләкин абыйсы – Габдулла Сабиров – Сибгат Хәкимнең укытучысы – мәктәптән аерылырга рөхсәт итми. Зур театрга китмәсә дә, авыл сәхнәсендә әнием башкармаган рольләр калмагандыр.
Без өчәү – апа, әби, мин – залның иң беренче рәтендә утырып, бик күп спектакльләр карадык: әни еласа — еладык, ул көлсә — көлдек. Юморга бай, көләч йөзле, йомшак табигатьле әниемне авыл халкы ихтирам итеп яшәде: яшьләр дә, аксакаллар да киңәш, йомыш аңа киләләр иде. 34 ел башлангыч классларда укытты, сул кул белән язучы балаларны дөрес язарга өйрәтте. Әле дә авылда “Хәтимә кулы белән яз”, — дигән гыйбарә йөри. Әнием тормыш авырлыгын уен – көлке, җыр белән җиңеп барды. “Кара урман”, “Гөлҗамал”, “Су буйлап”, “Уел”, “Шахта”, “Шомыртым” кебек гүзәл җырларны үзенә генә хас бер моң белән җырлый иде, — дип сөйли Луиза апа.
Луиза Шәмсиеваның күңелендә балачакның шатлыклы мизгелләре дә истә калган.
— Балалар идек бит без, шуның өчен эштән соң да уйнарга атлыгып тордык. Шулкадәр балык тотарга ярата идек. Кечкенә, бармак кадәр генә балыклар. Һәр тоткан балыкны җепкә тезеп барабыз. Озаграк тотсак: ” Әни ачуланмаса ярар иде”, — дип тели – тели кайтабыз, чөнки кечкенәдән без йортның төп хезмәтчеләре, эшкә батыр булып үстек. Аннан соң биш таш уенын кызыксынып уйный идек. Дүрт ташны дүрт урынга куясың да, бер ташны өскә чөеп, җирдәгесен аласың. Соңыннан, дүрт ташны да бергә алырга кирәк. Җиргә сызыклар сызып, ике аяклап, аннан соң бер аяк белән генә сикерә идек, — ди ул.
“Сугыш вакытында бүреләр, ризык эзләп, авылга ияләштеләр”
— Тагын бер вакыйга искә төште. Беренче сыйныфта укыганда, укытучы Разия апа мине үзләренә – Шашы авылына кунакка алып кайтты. Өскә кияргә юк, иптәш кызым Фидусиянең кофтасын алып тордым. Мәктәптән җәяү кайтканда укытучыма Фатих Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” дигән поэмасын яттан сөйләп бара идем. Мәктәптә укый башлагач, патриотик җырлар җырлап, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, эшкә – башак җыярга баруыбыз да истә калган. Басу – кырларда калган башакларны җыеп, колхоз амбарларына тапшырдык. Кырда үскән борчакны каравылчы саклый, бик кызыксак та, ашап булмый.
Ничек ул вакытта бала-чаганы кызгану булмаган икән? Аңлый алмыйм. Ул заманда безнең ашаган ризык – черек бәрәңге, чыпчык кузгалагы. Фермага дуңгызларга кайткан ризык та безнеке иде. Яз җитүгә — без болында. Яңа чыккан акбаш, кычыткан, какы, кәҗә сакалы дигән үләннәр белән тукландык. Сугыш вакытында бүреләр дә, ризык эзләп, авылга ияләштеләр, кичләрен йөрергә куркыныч була башлады. “Акбай” исемле бик акыллы этебез бар иде, аны да бүреләр ашады. Шуңа без бик кайгырган идек.
Биш–алты яшьлек чакларымда әби, мине җитәкләп, авылдан өч чакрым ераклыктагы Бактачы авылына кунакка алып бара иде. Болын буйлап барасы. Чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, исләре дә, төсләре дә төрле-төрле. Әби файдалы үләннәр җыя, мине дә таныштыра: мәтрүшкә, бака яфрагы, кузгалак, акбаш, тагын әллә ниндиләр. Әби кызы идем мин (әни көне буе эштә). Ул мине табигать белән дә таныштырырга тырышты. Әбием, Мөхәррәм кызы Мәчтүрә, йомшак күңелле, шигъри җанлы, ачык йөзле булып күңелдә саклана, — дип сөйләде ул.
Сугыш фотохроникасы. Солдатлар балалар белән. Севласпилс, 1944 ел.
Җиденче язмыш. “Бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын хәзерге балалар белә микән?”
Сугыш чоры баласы Разия Хәкимова кулына ипи телеме алган вакытта, еш кына сугыш еллары исенә төшүе хакында әйтә. “Ул еллар күпме кешене бер телем ипигә тилмертте. Сугышның авыр вакытлары, югалту, кайгы-хәсрәт шаукымы байтак вакыт әле үзен сиздерде. Ул бүген дә онытылмый, җанны тырмап тора…”, — ди ул.
— Күңелемне рәнҗеткән бер вакыйга хакында сөйләп узасым килә. Бөркенне акрын гына кибеткә төшеп барам. Аяклар авырта, сызлый, бик ашыгып атлап булмый. Янымнан мәктәп укучылары исәнләшеп узып китте. Мин дә юл читендәге сукмакка чыгып атлый башладым. Кинәт минем сулышым кысылып, күз алларым караңгыланып китте. Башта күргәнемә үзем дә ышанмыйча тордым, юл өстендә ярты телем ипи ята!? Буйсынырга теләмәгән аякларымны бөгеп ипи сыныгына үрелдем. Ярты телем ипи!.. Ирексездән күземнән яшь ага башлады. Сугыш вакытында бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын белә микән хәзерге балалар? Мин кадерсез ипи сыныгын ипләп пакетка төреп сумкага салдым да, юлымны дәвам иттем, ә уйларымда ерак балачагымны искә алдым, — дип башлады сүзен Разия Хәкимова.
“Дуңгызлардан калган апараны ашадык”
Разия апа 1932 нче елда биш балалы, гади эшче гаиләсендә туа ул.
— Сугышка әти-әни колхозда эшләде, сыер асрадык. “Сыерлы гаилә-сыйлы гаилә”, — ди бит халык. Шуңа күрә тамагыбыз тук булды. Ә менә сугыш башлангач, ил өстенә килгән афәт һәрбер гаиләгә дә зур сынауга әверелде. Әтине сәламәтлеге буенча комиссовать итсәләр дә, трудармиягә алдылар. Ул Казанның 16нчы заводында мичкә якты, төрле эшләрдә эшләде. Кагыйдәләр кырыс булгандыр инде, сугыш барышында 3-4 тапкыр кайтты дип хәтерлим. Бер кайтуында ярты литр сыек май алып кайтты ул. Әнинең бәрәңге кыздырып ашатканы искә төшә. Ул бәрәңгенең тәмлелекләре!
1942 нче елның язына безнең гаиләбез бик авыр хәлгә калды: сыерыбыз үлде, безнең соңгы өметебез өзелде. Ашарга азык бетте. Өстәвенә, 1941нче елгы сеңелебез Асия кызамыктан үлеп китте. Без ниндидер могҗиза белән исән калдык. Әле дә хәтеремдә: бер көнне әни, Сания апа иртә таңнан ук эшкә чыгып киткәннәр, көне буе эшләгәнгә бер стакан он бирәләр бит. Шул онны салып әни аш пешерә. Ул ашка салырга тоз да, бәрәңге дә юк.
Кара-каршы күршебез Тайфә апа бәрәңге кабыгын чыгарып түгә. Аларда ашарга булгандыр инде. Мин күреп өлгерсәм,тиз генә бәрәңге кабыкларын җыеп алып керәм, ул кабыкларны юып ашка салабыз.
Ә беркөнне без өч бала иртән йокыдан уянганда, өйдә ашарга тәгам ризык юк иде. Әни эштән кайта да, безне күреп елый башлый. Минем хәлем юк, гел баш авырта, бертуктаусыз ашыйсым килә. Кулларым-аякларым шеште, бит шешенеп күзләр кысылып килә. Ашыйсым килгәнгә түзә алмыйча, кычкырып елый башлыйм. Миңа туганнарым Мәхмүт һәм Кафия кушыла.
Безнең өй түрендә үкереп елап утырганны күреп, күрше Хәдичә апа килгәнен хәтерлим. Безнең ач, шешенгән икәнебезне күреп ул кызган килеш авыл советына төшеп китә, комиссия җыеп менә. Шуннан нәрсә булды дисезме? Безгә фермадан дуңгызларга бирә торган апарадан “өлеш” чыгардылар. Мин бер ай буе көн саен бер литрлы бидон белән фермадан апара ташыдым. Шуның белән исән калдык. Бу вакыйгалар кичә генә булган кебек. Мин көн саен Хәдичә апага рәхмәт әйтеп дога кылам, — ди ул.
“Лапас артында яшеренеп бәрәңгене ашыйм”
— Сугыш беткәнгә шактый вакыт узды. Ләкин озын төннәрдә йоклый алмый ятам да, черем итеп алганда кабат шул чорга әйләнеп кайткандай булам. Мәктәптә дәрестә утырам икән. Класста салкын, иске чабатаның башы “чәчәк ата” башлаган. Мәктәптән кайтканда бүген кайсы басуга черек өшегән бәрәңге җыярга барырга икән дип план корам. Шул бәрәңгедән әни бәрәңге кәлҗемәсе пешерәчәк. Дерт итеп уянып китәм. Аллага шөкер, төш кенә икән дип шатланам. Ә хәтер инде әллә кайда калган вакыйгаларны казып чыгара…
Балачак балачак инде ул! Ул балачакның сугыш сулышы белән өтелгәненә без гаепле түгел идек шул. Уйныйсы да, иркәләнәсе дә килгәндер вакытында. Иртә яз башында ташулар аккач, җир өстенә ватылган савыт-саба китекләре чыга. Без аларны “таштеки” дип атый идек. Күрәм: бакчабызның уртасындарак нәрсәдер ялтырый. Иптәш кызлар алдында мактанасым килгәндер инде… Өшегән балчык буенча эчкә атлап кереп киткәнем хәтеремдә. Атлаган саен аягым бата, ә ялтыравык уенчык якында гына. Салкын балчыкка аяклар сазлыкка баткан күк кереп батты. Кире борылырга теләсәм дә, селкенә дә алмыйм, кычкырырга куркам. Ярый әле Сабира әби күреп алган, сүгә-сүгә тартып чыгарганы истә. Чабаталар балчыкка батып калды. Ялан аяк чыгып, ташу суында аякларны юдым. Салкын да тимәгән, авыртып та ятылмаган. Ходай үзе саклагандыр инде.
Күрше Насфияләр тормышы аруырак иде дип хәтерлим. Насфия урамга чыгам дип миңа яшереп кенә берәр кечкенә бәрәңге алып чыга да, минем кулыма тоттырып кире өйләренә ашыга. Ә мин лапас артында яшеренеп шул бәрәңгене ашыйм. Ә бер көнне кулыма бер иске агач кашык тотып Бәдәр апаларга төшкәнмен дә, “Бәдәр апа, шушы кашыкны бер бәрәңгегә алмаштырып бир әле “,- дип ялынганмын.
Бәдәр апа кулыма 3-4 зур бәрәңге тоттыргач, кош тоткандай өйгә йөгердем. Сабира әбием бәрәңгеләрне самовар челтәренә куеп пешерде. Ул бәрәңгеләрне барыбызга да тигез итеп бүлеп ашадык… Сугышлар бетеп, мин инде үзем акча эшли башлагач, Бәдәр апа чакырып кертте дә, иске агач кашык күрсәтте. “Таныйсыңмы?”- ди. Нинди танымаган ди ул! Ә менә ул кашыкны берәрсе бирде микән, сорап алганмын микән-анысын хәтерләмим. Ачлык йөрткәндер инде.
Җиңү бәйрәме көне хәтергә мәңгегә уелып калган. Авыл халкы язның бер көнен дә әрәмгә уздырмый бит ул. Без дә иртә таңнан бәрәңге бакчасын казырга чыгып бастык. Үз бакчабызны казып куябыз да, кешеләргә тамак хакына бакча казып йөрибез. Кинәт урамда халык шаулаша башлады. Күршеләрнең өйләрендә түгәрәк радио бар иде. Сугыш беткән дип хәбәр иткәннәр. Без дә капка төбенә йөгереп чыктык. Күршеләр кочаклаша, елаша башладылар. Без, бала-чагалар, “Ура!”- кычкырдык, алдагы матур көннәр турында хыялланып сөйләштек. Бу хыяллар чынга ашты. Хәзер илебез тыныч күк астында яши. Тормышыбыз яхшы, табыннарыбыз мул, бар да бар. Инде булганына шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә, тынычлыктан аерма дип дога кыласы гына кала”, — ди ул.
Сугыш фотохроникасы. Иван Кузнецов исән-имин туган ягына — Орел өлкәсендәге гаиләсенә әйләнеп кайткан. 1945 ел.
Сигезенче язмыш. “Ата-анасыз калуыма каһәр суккан сугыш гаепле”
— Без тормышның ачысын-төчесен йөге белән татыган, әмма көчле рухлы булып кала белгән күренекле әдибебез әйткәнчә: “ Без — 41 ел балалары” булуыбызны һәрдаим раслап килдек һәм киләбез. Хәзерге көндә күпләребез сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда узган тормышны, газапларын, кайгы – хәсрәтләрен, ачлыкны, халкыбызның күрсәткән рухи батырлыгын, үз башларыннан үтмәгәч аңлап та бетермиләр кебек яки аңларга теләмәгән кешеләр юк түгел.
Әдәбиятта, газета-журнал битләрендә, телевидение экраннарында, радио дулкыннарында бу мәсьәләгә караш җитәрлек күләмдә чагылыш алмый, кимегәннән кими кебек. Үткәннәрне белмәсәк киләчәк юк, дигән сүз, — дип саный шагыйрь, сугыш чоры баласы Фердинант Гайсин.
Шагыйрьнең язмышы сугыш, сугыштан соңгы еллар белән бәйләнгән. Баштан үткән, ачы язмышы хакында еш искә ала. Ул еллар аның иҗатында да чагылыш тапкан. Үскәндә аның үзәгенә беренче чиратта ятимлек үткән булса, икенчесе — ачлык булды, дип искә ала ул. Ятим үсүендә, ата-анасыз калуында ул каһәр суккан сугышны гаепли.
— Сугыш безнең гаиләне урап узмады. Әтием миңа алты ай булганда сугышка китә. Мин аны гомерем буе көттем, кайтыр дип хыялландым, кайтмады – хәбәрсез югалды, — дип башлады сүзен Фердинант Гайсин. — Сугыш белән килгән ачлыктан котылу өчен нәрсәләр генә ашарга туры килмәде безгә. Төрле үләннәр: кычыткан, кузгалак, акбаш, ат кузгалагы, юкә яфрагы. Халык язга таба бөтенләй хәлсезләнә иде. Яз җиттеме кырдан черек бәрәңге җыярга бара идек. Җәй җиттеме пешергә өлгермәгән җиләк – җимеш, арыш һәм бодай башларын уып ашый идек. Хәзерге мул тормышта да икмәк бөртекләрен кадерләп җыеп алу, җамаяк төпләрен ипи белән чистартып ашау, сугыш чорыннан калган балаларга, үсмерләргә хас нәрсә. Авыл халкы икмәкне үстереп фронтка җибәрде, ләкин үзләренә бер бөртек тә икмәк бирелмәде. Ач килеш иң авыр эшләрне башкардылар: сука сукаладылар, урман кистеләр, салам, ашлык ташыдылар. Хатын-кызлар, үсмерләр атларны, тракторларны алмаштырдылар, — диде ул.
“Ике уч бодай өчен әни асылынып үлде”
1945нче елда Фердинант абыйның әнисе, ачлыктан котылып калу өчен кесәсенә бер – ике уч бодай салып эштән кайта. Бу хәлне колхоз рәисенә җиткерәләр. Авыл советы һәм колхоз рәисе Зиннәтбану ханымны каторгага җибәрәбез, дип бик нык куркыта.
— Бу вакытта йөз грамм ашлык өчен төрмәгә утырткан очраклар еш була. Әнием каторгадан исән – сау кайта алмам, дип уйлагандыр ахры, иртән тора, мичкә салам ягып өйне җылыта, миңа ашарга пешереп өстәлгә куя, мин ул вакытта сөннәттә булам, лапаска чыга да, үз-үзенә кул сала. Соңрак хуҗалар: “ Без аны каторгага җибәрмәс идек, яшь баласы бар бит,” — дип авыл халкы алдында акланмакчы булалар. Әлеге вакыйга тормышымның иң авыр мизгеле булды.
Мин биш яшемдә апам Гөлбану белән калам. Бертуган апама ул вакытта егерме бер яшь була. Тормышка чыкмаган яшь кыз биш яшьлек бала белән кала. Ул вакытта апам, наряд буенча колхозга килгән, мәҗбүри, хатын-кызлар белән урман кисүдә була. Өйдәге хәлне күргәч, районнан килгән вәкил апамны урман кисүдән азат итә, ул өйгә кайта. Урман кисүнең нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм, чөнки исән-сау әйләнеп кайтырга да тулы ышаныч булмаган. Шунлыктан, киткәндә елау, күз яше күп булган. Бу авыр заманда хатын-кызларның чыдамлыгына хәйран калырлык, — ди шагыйрь.
“Апай качырып бер стакан кәҗә сөте эчерде”
Апасы кечкенә Фердинантны авылдагы балалар йортына биреп карый, әмма алты сум пенсия өчен кире үзенә ала. Шул алты сум акчага алар кибеттән ипи, тоз сатып алалар.
Балалар йортында йөздән артык ятим калган балалар хөкүмәт карамагында тәрбияләнәләр иде. Ашау яхшы, өстә яхшы кием, чисталык, ләкин ирексезләр иде. Без аларга көнләшеп карый идек, шулай да без ирекле, шуны ул вакытта аңламаганбыз.
1946нчы елда апам мине алып, авыл егете Касыймҗанга тормышка чыга. Без торган кечкенә генә иске йорт ялгыз кала. Апам килгән йортта безнең белән сигез кеше бар, шуның дүртесе үсмер балалар. Шул чор өчен бу зур гаилә, ашарга юк, салам ягып җылынабыз, балалар идәндә салам матрасларда тәгәрәшеп йоклыйлар. Безнең сөтле кәҗәбез бар иде, шул кәҗәне сауган саен апам качырып бер стакан сөт эчертә. Бәлки шул бер стакан сөт ачлыктан, шешенүдән коткарып калгандыр.
Зур гаиләдә яшәргә авыр булгач, өчебез: җизни, апам, мин үзебезнең иске йортка кире кайтабыз. Шул нигездә биш бала үстек, алтынчы бала мин идем. Алар кулында балигъ булганчы үстем, урта мәктәпне тәмамладым.
Балачагым булмады дияргә була, көннәрем бала, хайваннар карап, өйдәге эшләр белән үтә иде. Кечкенәдән эшләп үстем. Җизнәм бик кырыс, аз сүзле кеше иде. Аны сугышта пленда булган өчен районга чакырып сорау алып кимсеттеләр. Аларга үстергәннәре өчен гомерем буе рәхмәтлемен, әгәр алар кулында үсмәсәм, язмыш минем белән башкача уйнаган булыр иде. Язмышымның авыр көннәре күп булды, аларның күбесе шигырь юлларына әверелде, — ди ул.
“Ятимлек ачысы юлыма аркылы төште”
Балачак, яшүсмер елларында күңелле мизгелләре дә булган. Фердинант Гайсинга шагыйрь Сибгат ага Хәким белән очрашу насыйп була.
— Ул очрашуны әле дә булса сагынып искә алам. Унынчы классны бетереп, авылда тракторчы булып эшләгән еллар. Чәчү вакытында, урак өсләрендә ул елларда авыл яшьләре агитбригада оештырып басу- кырларда концертлар куеп йөри иделәр. Матур җырлыйсын, дип мине дә ара-тирә шул концертларда җырлата иделәр. Гадәттә Сибгат абый авылга кайтса, басу-кырларга чыгып, хозурланып йөрергә ярата иде.
Шулай концерт куеп ятканда карап торучы халык арасына килеп керде ул. Ул вакытларда клуб мөдире булып Роза Гайсина эшли иде. Ул Сибгат абыйны күреп алды да: “ Менә бу егетнең җырлаганын тыңлагыз әле, тавышы бик моңлы. Авылда әрәм булып ята”,- диде. Минем җырлаганны тыңлаганнан соң: “Энем сиңа җырчы булырга кирәк, укырга Казанга кил. Мин Нәҗип Җиһанов белән сөйләшермен”,- диде. Әлбәттә инде, шул сүзләрдән соң мин зур өметләр баглап Казанга киттем. Нәҗип абый мине: “Син Сибгат малаемы?” — дип каршы алды. Җырларга кушкач, мин үземнең авыл клубында яратып җырлап йөргән җырымны — Нәҗип Җиһановның “Батырҗан” ариясен башкардым. Нәҗип абый җырлавымны ошатты һәм мине Казанга — бер еллык музыка училищесына укырга чакырды.
— Училищедан чыгып барганда миңа авылдаш егет очрады. Ул мине Казан педагогик-индустриаль техникумга керергә үгетли башлады. Янәсе, музыка училищесының тулай торагы да юк, җырчы булып кая бармакчы буласын? — диде. Ятимлек ачысы шул равешле монда да юлыма аркылы төште. Мин кире документларымны алып, авылдаш егеткә ияреп китеп бардым. Шулай итеп, Казан педагогик-индустриаль техникумның ишекләрен ачып кердем. Әлеге уку йортында мөгаллим белгечлеге алып, Казанның 126 нчы урта мәктәбендә 35 ел дәвамында балалар укыттым. ”Татарстанның атказанган укытучысы”, “Россиянең мәгариф отличнигы” исемнәренә лаек булдым.
Ачы язмыш мине бу тормышка ачык күз белән карап, дөрес фикер йөртергә өйрәтте”, — ди ул.
- Күпме тарих, күпме язмышлар… Сугыш чорында күргәннәрен алар бүген дә төгәл хәтерлиләр, еллары, көннәрен ялгышмый атап сөйлиләр, күңелләрендә сакланып калганны тагын бер кат яңарталар — безгә, бездән соң килүче буынга гыйбрәт һәм сабак өчен. Сугыш михнәтен күргән буыннын сафы сирәгәя барса да, әле исәннәре белән сөйләшеп калырга, хатирәләрен яздырып алырга ашыгыйк.
Слайд 1Буразнада үскән балалар.
Балачагымны сугыш урлады.
Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә,
Кан ул, ут
ул, үлем, яралар,
Күз яшьләре, ачлык, кайгы,
Тол аналар, ятим балалар.
Слайд 2Онытма син!
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Исеңдә тот, аларның син
Сугышларда кан
түккәнен.
Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар…
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар. Киткәне бар…
Р. Фәйзуллин.
Слайд 3Сугыш…Сугыш башланган оланнар!
Сугыш…
Моннан зуррак хәвеф, зуррак афәт
Булдымы икән җирдә тагын да.
Ач
балалар килә күз алдына
Шул сүз ишетелгән чагында.
Слайд 4Күтәрелде халык зур көрәшкә.
Ватан-ана!..
Шушы сүзгә сыйды яшәү көче,
Шушы сүздә – бөтен
теләкләр.
“ Ватан!”- диеп кеше утка керде,
“ Ватан !” – диеп типте йөрәкләр.
Слайд 5.
Ул елларны ничек онытасың,-
Ир-егетләр китте яу кырына.
Без кайтырбыз дип киткән юлдан
Китсәләр
дә алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Слайд 6
Язгы таңда яфрак шаулавында
Җыр ишетсәң, син дә колак сал.
Ләйсән яңгырлары яуган
чакта
Тыңла, отып кал.
Алар булыр батыр солдаткаларның
Җырланасы моңсу җырлары.
Слайд 7
Сугыш чоры кешеләре-нең
Исемнәрен ташка нык уеп,
Кулдан килсә әгәр брон-задан
Һәйкәл куяр идем
мин коеп.
Килеп йөрер идем шул һәйкәлгә
Батырлыкны кабат кү-рергә.
Өйрәнергә тормыш авырлыгын
Алар кебек җиңә белергә.
Слайд 8
Әтиләре сугышып йөргән чакта,
Тәпи йөрер- йөрмәс бала-чага
Буразнада билчән утаган.
Илгә-ИКМӘК, авыл
үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бөек Ватан сугышында
Ир-егеткә иңдәш булды,
Каһарманга тиңдәш булды,
Сылу, гүзәл хатын-кызлар.
Слайд 9нны
Хөрмәт итәм татар хатыннарын,
Ихтирамым – олы йөрәктә.
Олы җанлы алар.
Иң нык заттан.
Андый
ныклык юктыр ташта да.
Чыдамлылар алар.
Чыдадылар
Иңгә салып авыр елларны.
Слайд 10Буразнада үскән балалар.
Әтисез калган сабыйлар, карга батып урман да кис-кән, сукага
җигелеп , җир дә сөргән,кибәнен дә куя-лар, саламын да өяләр.Ба-шыңа – кәләпүшең, өсте-ңә- бишмәтең, аягыңа- аяк киемең , ашарыңа туйган-чы ипиең булмасын да, мондый балачакны бәхетле балачак дип атап булмый, әлбәттә.
Слайд 16Мәңге сүнми торган хәтирә.
Сугыш дигән шомлы аваз иртән
Бәгырьне телеп үткәндә,
Мин бит
яшь ярымлык бала идем,
Син сугышка чыгып киткәндә
Иркәләдең алып кулларыңа,
Үзең никтер читкә карадың,
Дерелдәгән бармакларың белән
Чәчләремне генә тарадың.
Мин ябыштым синең муеныңа,
Ала алмас кебек беркем каерып.
Әткәй, китмә!-дигән кебек елап калдым,
Сугыш барыбер алды аерып.
Слайд 17Әткәй хатлары.
Әткәй сүзен әйтеп үсмәдек без.
Белмим аннан авыр ни барын.
Боекканда җыелып
укый идек
Әткәбездән килгән хатларны.
Суык булса безгә, әни шул ук сандык төбен актарды.
Җаннар җылынганчы укыдык без
Әткәбездән килгән хатларны.
Озата барды гомер буе
Әткәбезнең фронт хатлары.
Алар безне түбән төшүләрдән,
Хурлык эчүләрдән саклады.
Слайд 19
Толларның күзендә ,
Ятимнәр йөзендә
Сугышның шәүләсе бар һаман.
Күңелдә шом яши,
Җәен дә җан
өши-
Сугышлар булмасмы яңадан?
Яз назлар өр-яңа гөлләрне,
Тик толлар күзеннән ,
Ятимнәр йөзеннән
Сугышның шәүләсе бетәрме?
Слайд 20Сезнең тормыш- үзе батырлык.
Их апайлар, абыйлар, сугыш елларында
Теңкәгезгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын
күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә,
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да,
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.
Слайд 21Елап калды сабыйлар.
Ирләр китте, балалар елап калды.
Шаулап калды иген өлгереп,
Басу капкасына
чаклы озата барды
Яше, карты- барсы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
Слайд 22Ул елларны ничек онытасың?
Булмасын ла иде бу тормышта
Гаделсезлек, михнәт, кайгылар,
Өзелмәсен иде
яшь гомерләр,
Бер мәгънәсез вәхши сугышта.
Көмеш чәчле газиз, ялгыз ана
Яшәмәсен мәңге сагышта.
Слайд 23Дан җырлыйк без бу буынга.
Үтте..
Үтте…
Ир кулы түгел,
Тормыш тотты нәфис куллардан.
Дүрт баласы
бергә елаганда,
Көнләштеләр кызлар толлардан.
Ишекләре ачык…
Ирләре бүген тагын кайтмады.
Слайд 24Гөлләр инде яфрак яралар.
Гөлләр инде яфрак яралар,
Хәбәр итеп язлар җитәсен.
Язлар җиткәч
, сугыш бетәсен
Көтеп тора сабый балалар.
Чү, елама , солдат баласы:
Туплар әйтә әнә,ишетәмсең,
Язлар җиткәч сугыш бетәсен.
Слайд 25
Бу ятимнәр соңгылары булсын.
Кеше каны бүтән акмасын
Безнең әткәйләргә төшкән бомба
Музейларда гына
Слайд 26
Яшибез гел шулай кояшлы,
Тыныч көннәргә сөенеп.
Һәркемнең күңлендә бер теләк:
Иминлек!
Иминлек!
Иминлек!
Слайд 27Геройлар кайта.
Батыр сугышчы- геройлар кайта ,
Медальләрен балкытып.
41 нче ел балалары.Ачлык та.
Ялангачлык та, авыр хезмәт тә куркытмый аларны. Тик әтиләре генә исән-сау кайтсын.Әмма… Җиңү кемгәдер шатлык, кемгәдер кайгы- хәсрәт алып килде.Күпме сабыйның әтиләре сугыш кырында ятып калган.
Слайд 28
Бәйрәм бүген илебездә,
Бәйрәм туган җиребездә.
Слайд 29Сугыш чоры балаларына куелган һәйкәл.
Слайд 30
Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз , әй сез тынмас җаннар.
Сезгә тиеш әле бик
күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
Буыннардан буыннарга
Күчә барыр сезнең даннар.
Слайд 31
Һәрчак кояш безгә көлеп карый,
Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.
Без – яшь буын-
Иң
бәхетле буын.
Әй, Ходаем, бирче ТЫНЫЧЛЫКНЫ,
Бир, Ходаем, изге тормышны.
Юкка кыйлгыл мәңге: төн – кышлыкны,
Сугыш дигән афәт- тормышны.
Офыклардан офык башлана,
Җир шарында яшәү- тантана!
Слайд 32
Хөрмәтле ветераннар!
Бүгенге кичәгә килеп, үзегезнең уй-хисләрегез белән уртаклашканыгыз өчен бик
зур рәхмәт. Ходай биргән гомерегездә балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның олы ихтирамын, игелеген күреп яшәгез! Илебез күге аяз булсын!
Беркайчан да күрмик сугышны.
Слайд 33 Узган авыр юлларыңны
Онытырга тырыш , ветеран.
Яраларың да
төзәлсен,
Әйдә инде, тынычлан!
Предмет: | Другое |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
«Сугыш чоры балалары» темасына язылган эзләнү-тикшеренү эше сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтү авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, намуслы хезмәт белән көн күргән хатын-кызларыбызга багышлана.
Ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя. Безнең бурыч – Җиңү алып килгән ватандашларыбыз турындагы хәтирәләрне киләчәк буынга җиткерү. Бары тик бердәмлек һәм Туган илгә мәхәббәт кенә шундый зур җиңүгә китерә алуын төшендерү.