БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН “СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ” СПЕКТАКЛЕ
(141 нче гиназиянең 5 нче А сыйныфы укучылары катнаша.)
Айсылу ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле мәктәптән тыш эшләр җитәкчесе.
Ильмира САЛИХҖАНОВА, Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы.
(Вакыйга Бөек ватан сугышы вакытында тылдага балалар йортында бара.)
Максат: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укучыларга патриотик тәрбия бирү; сугыш чоры балаларының җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар:
белем бирүдә: укучыларга сугыш китергән кайгы – хәсрәт, бәхетсезлекләр турында аңлату; сугыш вакытында әти – әниләреннән, якыннарыннан аерылган балаларының ятимнәр йортындагы авыр тормышы белән таныштыру;
үстерелешле: балаларда кызыксынучанлыкны үстерү, сөйләм телләрен баету;
тәрбияви: әти – әниләргә карата кадер – хөрмәт, туган җиргә горурлык хисләре тәрбияләү.
Катнашалар: 10-12 яшьлек әти-әниләре, якыннары сугышка киткән балалар.
(Сугыш хәбәре, музыка, балалар чыгалар.)
Алсу. Әнкәй, әнием бәгърем!… Сез әниемне күрмәдегезме? Әнием… матурым….
(Вакыйга балалар йортында бара. Йөткергән тавышлар ишетелә. Сәхнәдә балалар, йөзләре белән тамашачыга карап, тәбәнәк урындыкларда утыралар.)
(Вова быргысын чистартып утыра. Йөткерә.)
Тәрбияче. Мә эчеп җибәр, җиңеләеп китәрсең. А ты опять свою трубу чистишь, пойдем со мной.
Вова. Эту трубу подарил мне папа. Она мне напоминает свою папу.
Ләйлә. Инде 3 ел вакыт үтеп тә китте… Әле кичә генә кебек бары да… Кәрим — минем абыем, ул шулкадәрле йомшак итеп кулымны кысты. Ә Мәдинә, ул минем апам. Апам матур итеп көлә иде. Ул — шәфкать туташы, аны госпитальгә шәфкать туташы итеп алдылар. Ул вакытта апама бары 15 яшь кенә иде. Госпиталгә эләгү аның хыялы булды, хыялы тормышка ашты. Абыемның җылы куллары.. Апамның матур итеп елмаюы…
Фирүзә. Ә минем апам — Гөлчирә. Ул да шәфкать туташы. Безнең әти — әниебез юк, кыскасы, мин хәтерләмим. Без аның белән икәүдән — икәү генә идек. Ул мине карый иде. Әле дә исемдә, апам матур итеп минем чәчләремне үрде, кысып кочаклады, ә мин аркама портфелемне асып, горур башымны югары күтәреп, мәктәпкә киттем.
Карина. (Урындыкка менеп басып) Ә мин, мин — генерал кызы! Моны сезгә беренче кабат кына сөйләвем түгел. Минем бар нәрсәм дә бар иде. Уенчыклар, китаплар, матур күлмәкләр. Нишләп, нигә бу сугыш? Кем аны уйлап чыгарган? Әтием янына барырга телим, аңлыйсызмы, әтием янына. Ул генерал!
Камилла. Генерал,генерал, а у меня ученый! Что ему там на войне делать? Нет он стал уже почти заслуженным. Я помню каҗдый, день каҗдую встречу с папой. Мы любили часами сидеть и пить чай со сладкими ватрушками. Мама всегда их стряпала к приезду папы из научной конференции. (Тәрбияче Вова белән сәхнәгә керә. “Рио – Рита” җыры музыкасы яңгырый.)
Камилла. Песня! “Рио Рита”! Ее пел папа! Анна Каримовна, спойте, пожалуйста, эту песню!
(Тәрбияче шул көйгә “Рио — Рита” җырын җырлый, балалар вальс бииләр. Самолёт очкан тавыш. Балалар куркалар, кычыралар, елыйлар.)
Тәрбияче. Ребята, вы впорядке?
Балалар. Да
Лера. Сколько можно уже?
Әдилә. Ә сез беләсезме, мин үземнең абыены бик ярата идем. Юк, мин аны хәзер дә яратам. Без аның белән вокзалда хушлашканда, ул миңа бик матур күлмәк алып кайтам диде. Менә мондый… путалы, бантиклы. Ләкин бу кайчан булыр, белмим.
Алсу. Ә мин, мин әнием белән әтиемә гел сокланып карый идем. Алар икесе дә шундый… искиткеч! Ә миңа: “Син — бердәнбер кызыбыз безнең, без сине бик яратабыз, үзеңне сакла, яхшы укы!”- диделәр. Ни өчен, ни өчен генә әтием фронтка китте? Әнием аңа: “Син уңган, батыр, син булдырырсың, җиңеп кайтырсың!” — диде. Ә син, син ник дәшмисең, син гел дәшмисең, синең әйтер сүзең юкмы?
Зәлия. Ә минем әнием кайда? Мин бөтенләй белмим. Шушы китабыма карыйм да, аны исемә төшерәм. Без аның белән кич буе китаплар укый идек.
Әсгать. Ә безнең бөтенләй башка тарих. Сугыш башланырга бер көн кала безнең әниләрне каядыр алып киттеләр.
Габдулла. (Әсгатьнең энесе.) Әни безгә: “Балакайларым, күрше апагыз белән калып торыгыз, барсы да яхшы булыр, без тиздән кайтырбыз”, — диде. Бу тиз кайчан булыр икән инде?
Лера. Каждый день одно и тоже…
Полина. А что не так? Мы с тобой с рождения в этом интернате, а у них есть история есть что вспоминать. А нам? Утро, завтрак, подъем, полдник, ужин, сон. Они мечтают, верят, что все будет хорошо.
Лера. Злая ты, я тоже мечтаю! Когда я вырасту куплю всем детям много, много еды, самые вкусные!
Полина. Девочки, мальчики, а давайте играть, вашу .. как она? Каз и уточку!
Балалар шатланышып: Чума үрдәк, чума каз!
(Чума үрдәк,чума каз уены.)
(Кыш. Балалар кышкы киемнәрдән, үзләренең урындыкларында утыралыр. Музыка.)
Камилла. Холодно.
Таһир. Ашыйсым килә
Тәрбияче. Син авырыйсыңмы? Хәзер мин сиңа кайнар су алып киләм.
Камилла. Смотрите! Красивое перешко! Если бы у меня было чернило, я бы, обязательно, написала пиьсмо.
(Талгын музыка. Балалар бер – бер артлы, каз канатын алып, һавада каурый белән хат язган хәрәкәт ясап, сөйлиләр. Сөйләгән берсе арткы планга китә бара.)
Карина. Исәнме, товарищ генерал, әткәем! Сиңа кызың Зөбәйдә хат яза . Сез сугышка киткәч, безне малайларны кызларны, балалар йортына җибәрделәр. “Сиңа ошыймы?” – дип сорасаң, “Әйе миңа ошый! Мин бик тәртипле, үземне гел яхшы тотам. Мин бит — генерал кызы!
Таһир. Әни һәм әти! Без сезне бик сагындык! Габдулланы карыйм, җылы киенәбез. Болай үзе бар да яхшы, безнең өчен кайгырмагыз!
Зәлия. Ә мин, әнием, синең белән укый башлаган китапны күптән укып бетердем инде.
Амалия. Әтием, әнием, абыем, апам мин сезне бик сагынам! Әнием, төшләремдә синең ягымлы тавышыңны ишетәм, йомшак кулларыңны тоям… Әтием, көчле иңнәреңне… Абыем, ягымлы карашыңны! Апам, елмаюыңны… Каделеләрем, минем сезне тизрәк күрәсем килә. Мин сезне бик көтәм, күрешкәнгә кадәр.
Ләйлә. Әнием, мин сиңа үземнең кулларымны кәгазьгә төшереп җибәрәм. Син аларны битләреңә тидер, минем җылымны, яратуымны, сагынуымны тоярсың! Мин сине бик сагындым! Мин сине бик яратам!
Лиана. Исәнме кадерле әнием! Минем барысы да әйбәт. Минем өчен кайгырма. Бүген иртүк тәмле ботка бирделәр, күмәче дә йомшак җылы иде. Синең бәйләгән бияләйләрең өчен бик тә рәхмәт, кыш бик салкын. Алар минем кулларымны җылыта.
Лера. Что вы делаете! Тәмле каша? Булочка тоже вкусная, да? Откуда вы всё это взяли? Не хочешь написать все правду? Как нам холодно, пить, есть хочется плакать хочется! Но мы уже не плачем… слез нет!
Камилла. Каждый день нас все меньше и меньше, раз и нет человека, раз и нет человека!
Карина. Вот без шуңа күрә дә “Бар да яхшы!”- дип язабыз. Сугыштагылар безнең өчен тыныч йөрсеннәр! (Чыгып китәләр.)
Камилла. А знаете, а я на секунду даже и поверила, что каша и булочка тёплая и вкусная, что пирожки горячие…
(Искә төшерү. Музыка. Сәхнәнең бер ягында бала, икенче ягында тәрбияче. Тәрбияче төрле рольләргә керә: әни, абый, апа.)
Алсу. Парам, парам, парам! Нинди тәмле ис! Әнием, син нәрсә пешерәсең?
Тәрбияче. Чыж иттереп саласың,
Бик тиз генә аласың.
Балга манып кабасың. Ул нәрсә?
Алсу. Белдем, белдем! Ул – коймак!
Тәрбияче: Мә, балам, аша!
Алсу. Рәхмәт, әнием!
Тәрбияче. Кабаланма! Пешә күрмә!
(Музыка.)
Амалия. Абыем, кайттыңмы? Мә, ал!
Тәрбияче. Нәрсә бу, сеңелем, күмәчләрме? Үзең пешердеңме? Минем өчен пешердеңме?
Амалия. Үзем шул, тагын кем булсын инде? И абыем! Сиңа яхшылап тукланырга кирәк, алда имтиханнарың.
Тәрбияче. И сеңелкәем минем, бәләкәчем! Синнән башка нишләгән булган булыр идем? Ярый, күмәчләрне алдым да, йөгердем! Син дә соңга калма яме!
(Музыка.)
Тәрбияче. Аня, Анюта! Пора просыпаться!
Камилла. Доброе утро, мамочка! Доброе утро, папочка!
Тәрбияче. С праздником доченька!
Камилла Это мне? Пироги с яблоками? Мои любимые! Спасибо вам большое! Пироги вкусные! Пирожки горячие!
(Музыка.)
Лиана. Апам, әйдә инде алыйк!
Тәрбияче. Юк, безнен акчабыз калмады, син үзең бит парктагы бер касусельне дә калдырмадың.
Лиана. Анда бик кызык иде шул… Ә хәзер ашыйсы килә.
Сәхнә артыннан тавыш: Ну что пироги брать будем?
Лиана. Вот этих денег вам хватит?
Сәхнә артыннан тавыш: Хватит.
(Музыка.)
(Барлык балалар да, кышкы киемнәрдән.)
(Тәрбияче утын күтәреп керә.)
Тәрбияче. (Шатланып, буржуйка миченә күрсәтә.) Смотрите, ребята, что я сегодня нашла. Будем топить.
Балалар: Спасибо!
Әдилә. Минем рәсем ясыйсым килә, ләкин бик караңгы.
Карина. Бар әнә буржуйка янына бар да яса, анда якты!
Әдилә. Менә барам!
Карина. Бар!
Әдилә. Менә хәзер барам да ясыйм.
Фирүзә. Ә нишләп бу мичне буржуйка дип атаганнар икән? Буржуйлар уйлап тапканнар микән?
Камилла. Нет, потому что дров жрет много, а толку от неё мало.
Амалия. Сания,син нәрсәләрдән куркасың бакаларданмы әллә күселәрдәнме?
Фирүзү. Мин күселәрдән куркам, алар шундый күбәйделәр.
Карина. Нинди күсе, нинди бака? Без бит аларны бер генә ашамадык инде. Менә минем иң куркканым ипи карточкасы. Әгәр югалтсак – без бер ай ач. Һәммәбезгә дә капут!
Балалар. Әйе! Даа!
(Габдулла йөткерә, авырый.)
Тәрбияче. (Габдуллага.) Мә, балакаем, син кайнар су эчеп җибәр әле!
Таһир. Их, сөт булса иде ул!
Карина. Ә мин элек сөтне яратмый идем.
Алсу. Ә мин ярата идем! Хәзер менә кәстрүле белән эчәр идем!
Карина. Кәстрүле белән? Син бит шартлыйсың!
Алсу. Юк!
Карина. Шартлыйсың!
Алсу. Юк!
Карина. Шартлыйсың! (Тавыш…, чәч тартышалар.)
Лера. Девочки! (Кызларны аера.)
Лиана. (Уйнап.) Кызлар, чәй эчәргә килегез!
(Балалар уенны күтәреп алалар.)
Алсу: Ах, нинди кайнар чәй!
Әдилә. Ә сездә хуш исле яңа пешкән ипи булмасмы?
Ләйлә. Ә мае, авызда эреп китә, ммм!
Камилла. Два кусочка сахара случайно, прислучайно не будет?
Балалар. Миңа да кирәк, миңа кирәк!
(Балалар йөгершә башлыйлар, кабаланалар, тавыш…)
Лера. Девочки, мальчики хватет, успокойтесь силы надо беречь!
(Балалар чыгып китәләр, сәхнәдә Әсгать белән Габдулла гына кала.)
Тәрбияче: Вы мальчики почему, без моего разрешения, во двор гулять ходили? Опять молчите?
Әсгать. Без, без бомбоубежище карарга бардык.
Таһир. Анна Каримовна, ә сездә ипи булмасмы?
Тәрбияче. Ипи? Кичә генә сиңа үземнең паёгымны бирдем бит.
Таһир. Сами бит әйттегез, безнең организмны растущий дип.
Тәрбияче. Растущий.. может вам… Растущий шул, балалар, растущий!
(Тәрбияче малайларны кочаклый. Сәхнәдән чыгып китәләр.)
(Җәй. Барысы да җәйге киемнәрдән.Балалар уйныйлар.)
Зәлия.Тоталмыйсың! Тоталмыйсың!
Лера. А я в домике.
Фирүзә. Кызлар, карагыз минем нәрсәм бар (Курчагын күрсәтә.) Менә чәчләре нинди.
Карина. Бир әле миңа! Бир дим!
Камилла. А ну тихо, отдай!
Фирүзә. Ул бит минем курчак, миңа аны әтием бүләк итте.
Камилла. Сама отдашь или помочь?
Фирүзә. Сез нишлисез?
(Тавыш чыга.)
Балалар. Бир инде! Бир!
Камилла. Смотри какое у меня платье! Я тебе дам, если отдашь куклу.
(Карина Фирүзәдән курчакны тартып ала да, башкаларга ыргыта. Курчакны, Фирүзәгә бирмәс өчен, бер – берсенә ыргытышалар.)
Фирүзә. Кызлар, сез нишлисез? (Фирүзә елап сәхнәдән чыгып китә.)
(Кыш. Барысы да җылы итеп киенгәннәр. Балалар сәхнәдә үз урындыкларында утыралар.)
Карина. Булмый.. түзә алмыйм бүтән!
Тәрбияче. Түзегез инде, балакайлар, күп калмады. Без барыбер җиңәчәкбез!
Карина. Юк түзә алмыйм! Ишетәсезме? Әтием, әнием бик сагындым сезне бәгырләрем!
Камилла. (Утырган җиреннән сикереп торып.) Папа, родненький! Самолеты летают, папа! Самолеты летают. Папа! Папа! (Саташа.)
(“День победы» җыры ишетелә.)
(Сугыш беткән. Балалар сәхнәдә. Басканнар. Күзәтәләр, әти–әниләрен, якыннарын көтәләр.)
Алсу. Кызлар, карагыз әле! Әнә минем әнием килә! Әнием! Бәгырем! (Үзәк өзгеч тавыш белән.) Мин монда.
Зәлия. Кызлар, күрегез әле! Минем әтием кайтып килә! Әтием! Ишетәсезме, минем әтием кайтты!
Амалия. Минем абыем кайтты!
(Кемнеңдер әнисе, кемнеңдер әтисе, кемнеңдер абыйсы кайтып балаларны алып китәләр.Сәхнәгә тәрбияче керә. Калган балалар аны кочаклап алалар.)
Ләйлә. Кайтмады бит! Кайтмады!
Карина. Юк! Минем генерал әтием кайтмады.
Тәрбияче. Мылтык тотып, дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән күзгә-күз очрашмадылар алар, фронтка китәргә яшләре җитмәде. Сугыш башланганда балалар гына иде бит әле алар! Кәһар суккан сугыш аларның язмышларына да килеп керде, өмет – хыялларын чәл-пәрәмә китерде, балалык бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай – һай нык татыдылар алар! Ятимлек ачысын да белделәр, көч җитмәслек авыр хезмәттә ватылдылар, ач үлем белән күзгә – күз очраштылар!
Ләйлә: Әтием, әнием! Мин сезне мәңге онытмам!
Карина: Бу көннәр безнең йөрәкләребездә мәңге уелып калыр!
Алар даны мәңгелек…
(Бөек Җиңүнең … еллыгына)
Алып баручы. Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең … еллык бәйрәме белән котлыйбыз!
Илебез күгенең … ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Кичәне ачу өчен сүз Ветераннар советы рәисенә бирелә.
Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә … ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар … ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.
Күп илләрне кара күмер ясап,
Үлек белән түшәп юлларны,
Канга туймас Гитлер безгә табан
Суза хәзер шакшы кулларын.
Җиребезне безнең кол итмәкче,
Кол итәргә азат халыкны
Хыяллана фашист, этләреннән
Талатырга бездән байлыкны.
Көлеп аккан көмеш чишмәбездә
Канга баткан кулын юмакчы.
Кырым кояшында кызынмакчы,
Балабызны килеп бумакчы.
Юк бу илдә урын юлбасарга,
Үз башына төшәр хәсрәте.
Туплар булып ява явызларга
Халкыбызның ачы нәфрәте.
Тыныч иде әле таңнарыбыз,
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә,
Ир-егетләр яуга китәләр.
22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.
(Фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.)
Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады.
Аяусыз сугыш башланды.
Бөек Ватан сугышына безнең авылдан … кеше китте.
(Солдатлар турында җыр.)
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Иле исән калган батыр улың
Яши халкы белән ул бергә.
Тыныч тормыш өчен тырыша ул,
Җырлап иген игә ул җирдә.
Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!
Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Иптәшләр! Бер минутка тынлык.
(Зал басып тын кала.)
Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл — моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы … кеше әйләнеп кайтты.
Ут сүнә, берничә минуттан соң яна. Сәхнәдә кулына кылыч тоткан солдат һәйкәле. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык боек кына һәйкәл янына килә.
Ана (карчык). Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?
Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайда да салкын булганы юк.
Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?
Улы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады…
Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Меңнәр, миллионнар илебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштә башларын салды. Кайберәүләрнең сугыштан киткән балаларының берсе дә кайтмады. Ә синең (Фәлән-фәләнең) кайтты әле.
Ана. Калганнарыгыз да янымда булса, куанычымның чиге булмас иде. Сугышка киткәндәге сыман бер-бер артлы кайтып керерсез дә уен-көлке белән өебезне ямьләрсез кебек.
У л ы. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?
Ана. Барысы да җитеш, улым. Шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга кунакка гына йөрим. Оныкларым санап бетерерлек түгел.
У л ы. Сине яраталармы соң алар, әнкәй?
Ана. Яраталар, бик тә яраталар. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк, әби дип үлеп торалар. Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?
У л ы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә — кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.
Ана. Йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.
Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?
Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең! (Ана чәчәкләрне куя.)
Алып баручы.
Узган авыр юлларыңны
Яраларың да төзәлсен,
Онытырга тырыш, ана.
Инде тынычлансана.
Сугыштан барлыгы … кеше әйләнеп кайтты. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең … еллыгын бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны онытмыйк. Әйе бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан иде авыл халкы үзенең кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышанганнар иде әле.
Үгет-нәсыйхәтләрнең,әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең шаһиты булды олы юл.
Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә … авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде. Авыл язмышы ил язмышына кушылды. Һәр көнне үзәк өзгеч хәбәрләрдән торган ул көннәрнең шаһиты, Ватан сугышы елларында тракторда эшләгән (Фәлән) апага сүз бирәбез. Тылда күргән авырлыкларыгыз турында сөйләсәгез иде. (Апа сөйли.)
Алып баручы. Әйе, ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.
Сүзне (Фәлән) апага бирәбез. (Апа сөйли.)
Сезнең өчен «Ак күлмәкле каеннар» дигән җыр юллыйбыз. (Җыр башкарыла.)
Алып баручы. Авылдашларның сугыш кырындагы хәбәрләрен хатлар аша белеп тордык.
Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде. (Хатлар укыла.)
Хәзер сүзне сугышта катнашкан ветеранга бирәбез.
(Ветеран сөйли.)
Концерт номеры. «Диңгезче» биюе.
Алып баручы. Совет халкы, 4 елдан артык кан коеп, үз иминлеген генә саклап калмады, фашизм изүе астында газапланучы тугандаш халыкларга да азатлык алып бирде.
Яшәү өчен, авылдашларыбызның бәхетле киләчәге өчен күпме авылдашларыбызның гомере киселде. Ниһаять, зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килде. 1945 ел. 9 май. (Җиңү көе ишетелә.)
Менә … ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик- дуслар аша…
Хөрмәтле сугыш ветераннары!
Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
9 май – Бөек җиңү көненә багышланган монтаж
Ведущий1.Кадерле дуслар! Бүген без Бөек Җиңүгә багышланган кичәбезне бәйрәм итәргә җыелдык. Җиңү көне якынлаша! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр.Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала.
Ведущий 2.День Победы – это радостный и горький праздник. За плечами этого праздника страшное время войны. Войны, ставшей тяжелейшим, трагическим испытанием для нашей Родины. Войны, длившейся 4 страшных года, 1418 дней и ночей. Тогда, в далёком для нас прошлом, люди мечтали о светлом и мирном будущем.
Дети вбегают и изображают счастливую мирную жизнь, вдруг звук сирены, и бомбардировки. Мальчики накрывают девочек своими руками.
ГОЛОС ЛЕВИТАНА О НАЧАЛЕ ВОЙНЫ.
Дети тихонько встают.
Төркемдә – өч бала. Бер малай “солдат”, ике кыз – “ана” һәм “сеңел”. Кызлар “солдат”ны кочаклыйлар, күз яшьләрен сөртәләр.
Бала (малай)
Син, сеңлем, бер дә елама,
Әнием синдә нык бул.
Мин сугыш кырларыннан
Җиңү алып кайтырмын.
ЗВУЧИТ ПЕРВЫЙ КУПЛЕТ ПЕСНИ «СВЯЩЕННАЯ ВОЙНА»
Чтец Нигә булган бу сугыш дип,
Искәт өшкән саен уйланам,
Шул явыз сугыш кырында,
Ятып калган бит минем бабам.
Чтец Үз иле, гаиләсе өчен
Батырларча ул сугышкан.
Оныклары рәхәт үссен дип,
Хәтта үзен кызганмаган.
Чтец Весь под ногами шар земной.
Живу. Дышу. Пою.
Но в памяти всегда со мной,
Погибшие в бою.
Пусть всех имен не назову,
Нет кровнее родни.
Не по тому ли я живу,
Что умерли они?
Ведущий1.Сугышчылар безнең илебезгә Бөек җиңү алып килделәр. Берлинга хәтле барып җитеп Кызыл байрак казадылар. 9 май – Җиңү бәйрәме. Урамнарда шат күңелле, күкрәк тулы орден-медальләр таккан ветераннар. Аларның күзләрендә сагыш тулы әрнүле күз яшләре. Барча халык Бөек җиңүне күреп шатланды, тик үзләренең якыннарын югалтуларын авыр кичерделәр.
Ведущий 2. Вся страна – армия и народ, тыл и фронт – объединились под лозунгами: «Смерть немецким оккупантам!», «Все для фронта, все для победы!».. На защиту Родины встали и взрослые, и дети. Уходили на фронт эшелоны, создавались партизанские отряды, заступали на трудовую вахту в тылу женщины, дети, старики. «Враг будет разбит, победа будет за нами» — эти слова звучали повсюду. И вот наступил тот день, когда по радио объявили об окончании войны. Страна ликовала!
БИЮ (БАЛАЛАР ШАРЛАР, ЛЕНТАЛАР ТОТЫП БИИЛӘР)
Ведущий1.Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел74 ел тула. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел.
Ведущий 2.Война принесла нашей стране много горя, бед, несчастий. Она разорила десятки тысяч городов и сёл, лишила крова около 25 миллионов человек.
Ведущий 1.4 ел сугыш. 1418 көнгә тиңсез халык батырлыгы. 1418 көн җимереклек, канн һәм үлем, авыртулар һәм югалтулар, иң яхшы улар һәм кызлар һәлак була.
Ведущий 2.Многие солдаты не вернулись с полей сражений и остались стоять в бронзе и граните. В памятниках и обелисках навечно застыли они в своём последнем броске на позиции врага.
Ведущий 1.Сугыш йөзләрчә мең баланы ата-анадан, бабалардан, өлкән кардәшләреннән мәхрүм итте. Ул 27 миллионнан артык кеше гомерен алып киткән.
Ведущий 2. Более 27 млн. за 1418 дней – это 14 тысяч убитых ежедневно, 600 человек в час, 1 человек в минуту. Каждый шестой житель нашей страны погиб во время войны. Если по каждому из них объявить минуту молчания, то страна будет молчать – 38 лет. Вот что такое 27 млн.
Ведущий1.Әйдәгез,без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыйк.
1 МИНУТ ТЫНЛЫК. Звучит метроном
Чтец За страну родную люди
Отдавали жизнь свою,
Никогда мы не забудем
Павших в доблестном бою.
Чтец Җиңү бәйрәменә җыелыйк, дуслар,
Бәйрәм итик бүген бергәләп.
Бүген — 9 май,
Бөек бәйрәм көнебез.
Әйдә, кулга – кул тотышып,
Шаулап биеп йөрибез.
УКУЧЫЛАР БАШКАРУЫНДА ҖЫР
Иң матур һәм күркәм урында
Һәйкәл булып баскан солдат тора,
Винтовкасын кысып кулына.
Тукта, иптәш, тукта”
Минем яннан,
Тыныч кына үтеп китмә син!
Мин бит гади бер сын гынатүгел,
Онытма син!
Приходят люди к Вечному огню
Приходят, чтобы низко поклониться.
Тем, кто погиб в жестокую войну.
Их подвигами Родина гордится.
Горит огонь и в дождь, и в снег, и в град,
Бессмертен подвиг доблестных солдат.
Хәзер җырланасы җырыбыз сугышта вафат булганнар рухына дога булып барып ирешсен.
ҖЫРЛЫЙ…….
Авыл тулып калды нарасыйлар,
Белмичәдә ятим үсәсен.
Тол хатыннар калды авыл тулып,
Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,
Сулып барган чәчәк — гөлләрне .
Бабушки, матери, жены и сестры,
Мы перед вами в вечном долгу.
В годы войны не стояли в сторонке,
Горя хлебнули на бабьем веку.
К сердцу в печали прижав похоронку,
Молча вставали за мужа к станку.
Рыли окопы и землю пахали,
Хлеб выпекали, лечили солдат.
Сено косили, железо ковали,
Строили школы, учили ребят.
Ведущий 2.Многие ребята уходили на фронт прямо со школьной скамьи. Разбросала война молодых парней — кого в танкисты, кого в зенитчики, кого в телефонисты, кого в разведчики.
Ведущий 1.Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, ач- ялангач килеш эшләптә үзләрендә яшәргә көч таба алган сугыш чорыя шьләре. Алар кайгыларын җыр – биюләрбелән басарга тырышканнар, дөнья мәшәкатьләрен шулай итеп онытып торганнар.
БИЮ/ ҖЫР
Война прошлась по детским судьбам грозно,
Всем было трудно, трудно для страны,
Но детство изувечено серьёзно:
Страдали тяжко дети от войны.
Мин кайтырмын, балам, тиздән – тиздән,
Синкөтеп тор сагыныпәткәңне.
Мин сугышамсинеңтормышөчен,
Синеңбәхетеңөченсугышам.
Ведущий 2.В перерывах между боями солдаты мечтали, чтобы их дети и внуки никогда не узнали ужасов войны. Так примите поздравления от маленьких участников нашего концерта.
СЕЗНЕҢ АЛДЫГЫЗДА ҖЫРЛЫЙ…
Ведущий 2 .Кто сказал, что надо бросить песни на войне?
После боя сердце просит музыки вдвойне!
В минуты отдыха песня позволяла расслабиться, сделать передышку. А в решительные минуты помогала избавиться от слабости и паники. Говорилось, что фронтовая песня — это вторая винтовка, что враг боится песни больше, чем огнестрельного оружия, потому что боец-песенник будет сражаться до последнего, не отступая.
СЕЗНЕҢ АЛДЫГЫЗДА ҖЫРЛЫЙ…
Сугыш тавышлары күптән тынды
Төзәлделәр җирнең яралары,
Әтиләрнең окопларын сөреп
Иген чәчә хәзер балалары.
Сугыш тавышлары тынды,
Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман,
Сугыш агачларын аударсак та,
Кайлардадыр әле тамыры калган.
Ведущий 2.Солнце яркое светит над миром. Пусть так светится оно вечно. Мы хотим, чтобы наше будущее было спокойным и счастливым, поэтому мы хорошо учимся, поем и танцуем. Вот видите, эти девушки искренне любят жизнь.
………………………………………………………………. БАШКАРУЫНДА БИЮ
Ведущий 1.Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнеңдә хакы юк!
СЕЗНЕ СӘЛӘМЛИ ………………………………………………….ҖЫРЫ.
Ни один пусть не рвётся снаряд,
Ни один не строчит автомат.
Оглашают пусть наши леса
Только птиц и детей голоса.
И пусть мирно проходят года,
Пусть не будет войны никогда!
74 ел илебез күге аяз!
Сугыш беркайчан да булмаска тиеш.
Йә, әйтегез, сугыш кемгә кирәк икән?
Һәр адәмнең газиз башы бит бергенә.
На первый план выходят мальчик и девочка – «брат и сестра».
Мальчик: Я так боюсь, а вдруг фашисты к нам вернутся?
И мы с тобой уже не сможем поиграть.
Девочка: Не бойся, их разбили насмерть наши прадеды,
И мы сегодня можем мирно спать.
Смотри, какое небо голубое!
В нем самолёты больше никогда не загудят.
Кто даст им потревожить сон героев,
Которые под этим небом спят?
Мальчик: Так если они спят, они проснутся?
И будут также жить, как и тогда?
Девочка: Нет, братик, спят они уже навечно.
Они уснули за тебя и за меня.
А мы с тобой должны их подвиг вечно помнить
И понимать, что в жизни нет прекрасней дня.
Мальчик:А день Рожденья? Нет-нет-нет! Я понял,
Что День Победы — самый лучший праздник для меня!
Ведущий 1.Хөрмәтле ветераннар! Сезне Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Инде бүгенгесе көндәдә сугышлар булмасын, халыклар мул тормышта яшәсен дигән теләктә калабыз. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез.
Ведущий 2.Каждый год в день Победы 9 Мая мы встречаем на улицах пожилых людей с орденами и медалями на груди. Их называют ветеранами, это они не жалея себя, защищали нашу Родину.
Ветераннарга сүз бирелә. Алар үзләре белән сугышта булган вакыйгалар, җиңү көне турында сөйлиләр.
Балалар ветераннарга чәчәк бүләк итәләр.
Шуның белән бәйрәм кичәсе тәмамлана, саубуллашалар.
ИСПОЛНЯЕТСЯ ПЕСНЯ «ДЕНЬ ПОБЕДЫ»
Ведущий 2.Если в вашей семье, в вашем доме живут ветераны, те, кто участвовал в боях с фашистами, не забудьте поздравить их с праздником Победы!
Ведущий 1.Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең барыбызның да теләге бер:дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде. Шундый теләкләр белән без чыгышыбызны тәмамлыйбыз. Игътибар белән тыңлаганыгыз өчен зур рәхмәт.
Тарханова Гүзәлия 30 апрель, 2009 — 09:57
Әкрен генә музыка тавышы ишетелә (Ф. Әхмәдиевнең “Солдатлар” җырын яки башка бер җырны сайларга мөмкин).
Сәхнәгә әби белән оныгы чыгалар. Әбинең кулында өчпочмаклы солдат хатлары. Ул аларны әйләндергәләп карый, сыйпый, үзе нидер уйлый.
Оныгы. Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан. Кулларыңда тагын бабамнан калган солдат хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?
Әби. Әйе, балам. Җиңү бәйрәме көне якынлашты исә, узган сугыш еллары үзәкләрне өзеп искә төшә.
Оныгы. Әбием, зинһар, сөйлә әле шул еллар турында.
Әби. Ярый, балам, тыңла алайса. (Бер читкә китеп утыралар, әби сөйли башлый)
Әби. 1941 елның матур җәе иде. Авыл халкы Сабантуйга әзерләнә. Чишмә буйларында уен-көлке, җыр-бию тавышлары яңгырап тора. Минем дә, бабаңның да яшь чагы, без дә биюгә кушылып киттек. (Сәхнәдә яшьләр. Башта кызлар, аннан соң егетләр бии башлый. Биюнең иң кызган чагында куркынган, дулкынланган кыяфәттә бер кыз йөгереп керә)
Кыз. Кызлар, егетләр! Герман сугыш башлаган!
Яшьләр. Сугыш? (Бар да тынып кала. Кыз, алга чыгып, М.Галиевнең “Безнең буын” шигырен укый)
Җиңү көне.
Әдәби – музыкаль монтаж
Музыка яңгырый. «День победы»
1 укучы. Раил
Июнь.
Якты кояш җылы нурын сибеп,
Зәңгәр офыкка төшеп югалды
Кайгы белмәс шаян балаларның
Шат көлү авазы яңгырады.
2 укучы Раушания
Июнь.
Ул көнне мәктәптән кайтканда,
Кич арып йокларга ятканда,
Берәү дә китерми уена
Иртән иртүк сугыш башланасын
Һәм бетәсен бары тик 45 – нең маенда
Фонограммада«Священная война»көе яңгырый.
3 укучы. Рузаль
Ак томаннар арыш кырларында
Тыныч кына изрәп ятканда,
Җырлар белән таңны уятырга
Сандугачлар канат какканда,
Аяз күктән кара болыт булып,
Фашист козгыннары килделәр.
Ут һәм үлем чәчеп улый-улый
Ил өстендә очып йөрделәр.
Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән
Дошманына халкым ташланды.
Азатлыгы өчен туган илнең
Авыр көрәш җирдә башланды.
Җыр: “Солдатлар”
Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар
Балалар керделәрутларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренепшинельгә,
Калдылар еракта йокларга.
«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…
Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар
Анаулйокламый, сабые
Юрганыначса да уяна.
Аналарйөрәгешикелле
Мәйдандамәңгелекутяна.
Аналарйөрәгешикелле
Утяна, уйлана, талпына.
Аналархәтерешикелле
Җилйөрикурганнарартында
4 укучы. Булат.
Бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. “ Исән – сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз!” – дип озаткан иде авыл халкы үзенең улларын. Аналарның йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына, елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында сизелмәде.
5 укучы. Зарина
Сугыш ачысы, сугыш кайгысы кагылмаган йорт калдымы икән безнең авылда. Юк, калмады. Тылдагы авырлыклар хатын – кыз җилкәсенә төшкән, алар ир-ат хезмәтен дә, хатын – кыз хезмәтен дә башкарганнар. Нәкъ менә шушы аналар бик зур авырлыкларны җиңеп, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, колхоз кырларында, фермаларда фронт өчен азык – төлек җитештергәннәр. Туган илебезне дошманнан азат итүдә үз өлешләрен керткән, иң якын кешеләрен югалткан авылдашларыбызга чиксез рәхмәтле.
Сәхнәартында«Темная ночь» көе яңгырый. Хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнеп утыралар: тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, җеп эрлиләр. Кыскасы, фронтка җибәрү өчен посылка әзерлиләр. Берсе сугышчыларга хат яза. Хатын-кызларның йөзләре кырыс, күзләрендә моң-сагыш. Алар дөнья хәлләре, фронт хәбәрләре турында сөйләшәләр. Тормышның, көнкүрешнең авырлыгыннан зарланалар.
Беренче хатын. Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.
Икенче хатын.Безгә килерсез. Өч-дүрт көнлек керосиным бар әле.
Өченче хатын. Мин базардан бер стакан тоз алып кайттым. Иртәгә тоз белән тәмле бәрәңге пешереп алып килермен әле.
Дүртенче хатын .Кайчан җәй җитәр инде? Ягарга утын бетте. Бер көнне балалар суыкка чыдый алмыйча чыра яндырып куйганнар һәм чак кына ут чыгармаганнар. Ярый әле Бибиәсма түти күреп алган.
Бишенче хатын.Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер фронтка ашлыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге һәм май да җибәрергә, ди. Хәтта токмачны да киптереп фронтка озатырга, ди.
Алтынчы хатын.Җибәрәбез, җибәрмичә. Үзебезнең газизирләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.
Кулына хатлар тоткан хат ташучы керә. Барысы да аңа өмет белән төбәләләр. Хат ташучы аларның кайсын җырлатып, кайсын биетеп, сөенчесен ала-ала хатлар өләшә.
1 укучы Назыйм
Эх, апалар, сугыш елларында
Теңкәгезгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.
“Яраннар чәчәк ата” В. Лилия
Тәрәзәгә баккан да,
Ялгыз ана моңлана,
Жыерчыклы кулына
Энҗе яшьләре тама.
Авыр сугыш еллары
Мангаен сырлап үткән.
Өй түрендә диварда
Дүрт рәсем тора күптән.
Батырлар кая киткән?
Бик авыр еллар үткән…
Матчага кыстырылган
Дүрт кәгазь кибеп беткән.
Яраннар чәчәк аткан.
Тик ана уйга баткан,
Өч малаен, ирен ул
Изге яуда югалткан…
2 укучы. Раил
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Раушания
Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларның йокыларын саклап
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
3 укучы. Булат
Безнең Наласа авылыннан барысы ____ кеше фронтка китә. Алар илебез иминлеген саклап төрле фронтларда сугышалар, зур батырлыклар күрсәтәләр. Күпләр илебез азатлыгын саклап башларын салдылар.
4 укучы. Назыйм
Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы _____ кеше кайтмый калды.
5 укучы.Рузаль
Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.
Зарина
Тын кал, иптәш!
Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең – кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне.
Бер минут тынлык
Җыр “Билгесез солдат”
Өстендә утлары гөрселди яналар
Гөлләре ел буе бөреләр яралар
Кайтмаган яулардан ул солдат мәңгегә
Әнкәсе җир аны тапшырган тәңрегә.
Билгесез бу солдат мәңгегә йоклаган
Ул безнең ватанны дошманнан саклаган
Ул кемнең газизе исемен кем белә
Баш ия алдында бар халык кабергә.
Йолдызлар сибелә каберең өстенә
Мәңгелек ут булып батырлык җилпенә
Кайтмаган яулардан ул солдат мәңгегә
Әнкәсе җир аны тапшырган тәңрегә.
1 укучы. Раил
Ил чакыргач, утлы давыл аша
Җиңү яулап алга бардыгыз,
Тәмуг газапларын күргәндә дә
Ирләр булып сез калдыгыз!
Абыйлар! Без сезнең кебек үк
Нык уяу булырга әзербез.
Һәм сезгә лаеклы алмашлар,
Данлыклы солдатлар булырбыз.
Эстафета безнең кулларда,
Нык, бердәм сафларда атларбыз.
Бу изге азатлык байрагын
Сакларбыз, сакларбыз, сакларбыз!
2 укучы. Рузәл
Куркытмас авыр киртәләр,
Очраса да безнең юлларда,
Эстафета булыр һәрвакыт
Корычтай нык, чыдам кулларда.
Вәгъдәбездә нык торырбыз,
Үтәрбез ил кушканны.
Беребез дә изге җиргә
Кул суздырмас дошманны.
1941 нең 22 июне беркайчан да кире кайтмаячак.
Кире кайтмасын! Кабатланмасын!
Зәринә .
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар кояшка,
Җир чәчәкләр төзеп күкрәгенә
Йөз балкытып карый кояш та.
Батырлыгын совет солдатының
Рәхмәт белән искә алабыз.
Җиңүләрдән аның хөрмәтенә
Мәңге яшәр һәйкәл салабыз.
Булат.
Ал нурларга төренеп кояш байый,
Үткән юллар килә күңелгә,
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онтылмаслар гомер- гомергә.
Алыгыз , Сез, бүген бүләк итеп
Котлауларның иң- иң олысын
Каршылагыз тагын бик күп тапкыр
Якты матур Җиңү бәйрәмен.
Ветераннарга лента бәйләү
1 укучы.Назыйм
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка! Дан! Дан!Дан!
Жыр “Солдатта булган диләр”
Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.
Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.
Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган, диләр.
Раушания
Әгәр сугыш булса, яңадан да
Җир сыкраныр авыр ярадан
Яшь егетләр китәр яу кырына
Кайтмас өчен өйгә яңадан
Без сугышны әле онытмадык
Китмәс тә ул безнең күңелдән
Яклап калыйк җирне сугышлардан.
Саклап калыйк җирне үлемнән!
Раил
Әгәр сугыш булса тагын ятим
Калыр безнең газиз аналар
Күпме туйлар булмый калыр илдә
Тумый калыр күпме балалар.
Беребездә теләмибез кабат
Сугыш утларына керергә
Менә шуңа күрә кирәк безгә
Тынычлыкның кадерен белергә.
Җыр: “Бүген җиңү бәйрәме ”
Медальләр ялтырый кояшта
Ветераннар түшендә.
Күзләре яшьле булса да
Елмаю йөзләрендә.Куш.Бүген җиңү бәйрәме,
Ачы сугыш беткән көн.
Яу кырында калганнарны
Искә ала торган көн.Парадка бара бабайлар,
Баралар очрашуга,
Бер-берсен барлап чыгарга,
Бераз елап алырга.Куш.Кайгы китерә сугышлар
Туктасын иде алар.
Тынычлыкта яшәсеннәр
Җирдә барлык балалар!Куш.
Тема: “ Сугыш
чоры балалары” Мәктәпкә хәзерлек
төркемендә музыкаль – театральләшкән тамаша. Татарстан
Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесе
“Актаныш гомуми үсеш бирүче
7 нче санлы балалар бакчасы”ның
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Кадрия Вәсим кызы
Әдһәмованың эш
тәҗрибәсеннән.
Максат
һәм бурычлар: Балаларга халкыбызның 1941-1945
еллардагы Бөек Ватан сугышын хәтерләве һәм
хөрмәтләве, сугыш геройлары хөрмәтенә
шигырьләр һәм җырлар язылганлыгы,
һәйкәлләр салынганлыгы турында башлангыч
мәгълүмат бирү, сугыш һәм Бөек Җиңү
турында күзаллау булдыру. Балаларда матур әдәбият
әсәрләрен, монологик сөйләмне, музыкаль әсәрләрне,
рольләрне интонация белән башкару осталыкларын үстерү,
сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә
күтәргән ветераннарга, тыл
хезмәтчәннәренә, туган авыл балаларына карата
хөрмәт тәрбияләү.
Катнашалар: Ак
әби, аның оныклары-кыз һәм малай, сугыш чоры балалары-
Әминә, Исмегөл, Хәйдәр, Инсаф, Фатыйма, Нәнәй
һәм аның ике кызы, Гөлсайра, хат ташучы, Әни,
аның сугышка алынучы улы, Хәдичә. Күмәк җыр
һәм биюләрдә калган 19 бала катнаша.
Балалар
бар да сугыш чорын чагылдырган киемнәрдә. Зал бакча яны, урман
аланы итеп бизәлгән. Аларны арада читән аерып тора. Тамаша
барышында балаларга утыру өчен, читән буенда саламлы капчыклар,
утын пүләннәре куелган.
Алып баручы: Әлеге
сәхнәләштерелгән чарабыз Бөек Ватан сугышы чорын
чагылдыра. АК ӘБИүзенең яшь чагына туры килгән сугыш
чорын оныкларына сөйли. 1941нче- 1945 нче еллар….. Бу коточкыч заманнар була. Әйе, берәү
дә теләмәс иде бу елларны. Күпләр
әтисез кала, абыйларсыз, якын кешеләрсез. Әнисез
калучылар да бихисап… Сугыш ачысын кичергән АК ӘБИнең сөйләвен
минем дусларым Сезгә тамаша итеп уйнап күрсәтер.
Онык-малай: АК
ӘБИем, син ник болай бик моңсу, гомер булмаганны
күңелсезләнеп утырасың?
Онык кыз: Ак
әбиееем, сиңа, әйтәм, килешми лә сиңа
боегып утыру.
АК ӘБИ күзләрен
сөртеп ала, кулында хатлар. Сөйли: иииии,
бәбкәйләрем, Җиңү көне якынлаша ич.
Менә шуңа моңсуланып калдым әле. Күрәм, сез
дә бәйрәмгә әзерләнәсез?
Оныклар, икесе
бергә: “Җиңү” бәйрәменә.
АК ӘБИ:
Менә шушы Җиңү бәйрәме якынлашкан саен,
еракта калган сугыш чорлары исемә төшә дә,
үзәкләрем өзгәләнә.
Онык-кыз: Ак
әбием, ә син безгә сөйлә, бәлки бераз
үзеңә дә җиңел булып китәр.
Онык-малай:
безнең дә ул чаклар турында ишетәсе, беләсе килә
ич. Чынлап та, АК ӘБИ, сөйлә әле.
АК
ӘБИ: Шулай дисезме, Бәбкәйләрем, сезгә кызык
булырмы соң ул?
Онык-кыз: Иң
мөһиме, үзең җиңеләерсең..
АК ӘБИ: Шулай
дисезме, балалар, ярый алайса, тыңлагыз, сөйлим.
Без – сугыш елы
балалары,
ачы
язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп, күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим – мөмкин түгел, яралары калган
йөрәктә.
Әл дә булса минем үткәннәрем төшләремә
кереп йөдәтә. Пәрдә.
Икенче
күренеш Сихри көй яңгырый.
Урман аланы, кошлар сайравы
ишетелә. Ике
кыз урман аланында җиләк җыеп, чәчәк иснәп
йөриләр.
Әминә:
иииии….күңелле
дә җәйнең шушы көннәре, бай да соң
үз урманыбыз. Карале, Исмегөл, никадәр җиләк
җыйдык, әйемее.
Исмегөл:
Әминә, син җитезрәк шууул. Ә мин авылым табигатенең
матурлыгына сокланып йөрдем, чәчәкләр җыеп алдым.
Арада дару үләннәре дә бар.
Икәүләшеп,
агач төбенә утыралар. Бер- берсенең кәрзиннәрен
карашалар. Алар янына тыны кабып, Хәйдәр йөгереп керә.
Хәйдәр:
Әәә
менә сез кайда икән, Әминә, Исмегөл,
әйдәгез, тизрәк, әни кайтырга кушты.
Әминә,
чытлыкланып: Юк әле, кайтмыйбыз без, Хәйдәр, без җыясы
җиләкләр әле бетмәде.
Исмегөл:
Чәчәкләр дә күп әлееее.
Хәйдәр:
Илдә сугыш башланган, өйгә тизрәк кайтырга кирәк!
Кызлар икесе
бергә: Сугыыыыыш????!!! (Урыннарыннан бер торалар, бер утыралар). Сугыш,
дисеңме? Пәрдә.
Өченче
күренеш Кыз балалар түбәндәге
сүзләрне берәм- берәм әйтә-әйтә,
бию өчен зал уртасына чыгып тезеләләр. Һәр балада
сугыш чорын чагылдырган күлмәк, яулыклары артка
җибәреп бәйләнгән, чәчләре ике чатка,
чәчүргеч белән үрелгән.
-Ил
өстенә кара кайгы килде!
-Хыялларыбыз
җилгә очты!
-Күпме
планнар юкка чыкты!
-Бердәм
булыйк, дуслар!
-Безнекеләр
җиңеп кайтыр!
-Бердәмлек
җиңәр, әлбәттә!
-Сабыр
булыйк, сабыйларым!- Бу соңгы сүзләрне җыелма образ
–АНА әйтә, ул да кызлар белән бергә чыгып, биюгә
баса.
Бию:
“Сугыш чоры балалары” Барсының да
башлары аска иелгән. Залның ике ягында кап-кара киемле “Сугыш”
образын чагылдырган ике малай. Алар кара канатларын җилпеп, үз
чыгышларын көтәләр. Бию эчтәлеге: башларын аска иеп
торган кызлар, көчле тавыш ишетеп, күккә карыйлар, АНАга
сарылалар, алар хәлсез, бер кечкенәсе ятып кала. АНА аны кулына
ала. Шул арада залга “Сугыш” керә, кызларга талпына, “Сугыш” АНАныда
ике яклап, тарткалый. Кинәт аңа хәл кереп китә,
һәм ул ике ягына да сарылган “Сугыш”ны читкә
этәрә. Хат ташучы залдагыларга хат тарата, анага да бирә,
сөенеп хатны ачкан АНА бөгелеп төшә, кулыннан “Кара”
хат очып төшә. Кызлар АНАны юатырга аның янына
җыйналалар.
АК
ӘБинең оныгы чыгып, әле дә чүгәләп
утыручы АНА янына җыйналган балалар янына килеп сөйли:
Онык -малай:
Әтиләре
сугышып йөргән чакта, бигрәк сабый бала булганнар.
Тәпи
йөрер- йөрмәс бала- чага буразнадан билчән
утаган.
Илгә-
икмәк, авыл үзе өчен көлчә салган
алабутадан.
Бер
бәләкәй көлтә ега алган ул елларның
хуҗасын.
Олылар кебек
күтәргән бит шулар Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
Онык-кыз: Сезнең
хатлар алганыгыз бармы ул? Сәлам хатлары…юк, юк, штраф турындагылары
турында сорамыйм мин. Чып чын хатлар турында
әйтүем….Дәү әнием: “элек почта аркылы гел хат
языша идек”, ди.
Беркөн без
эшчәнлегебездә бөек Ватан сугышы чорында язылган хатлар
турында сөйләштек, ул хатларны тамаша уйнау өчен
ясап та карадык әле( күрсәтә).
Сугыш кырыннан
язылган солдат хатлары аның якыннары, туганнары өчен
көтеп алынган кадерле бүләк булган. Андый хатларны
хәзер бит музейда гына күрәбез инде. Аларның
күбесенең конверты да булмаган. Өчпочмаклап
бөкләнгән ул хатлар кешеләрнең бер-
берсенә күңел җылысын тапшырган. Без әле
укый белмәсәк тә, ул хатларның никадәр кадерле
истәлек икәнлеген аңлыйбыз.
Дүртенче
күренеш. Өй эче.
Өстәл өстендә сохари, ашъяулык, йон носки,
шикәр.
Әни
биштәр тутыра: Төенчеккә сохариларны алып төйни,
шикәр һәм йон носкилар сала, үзе елый: Улым, киенеп,
йөр, балакаем, ач йөрмә берүк, ишетәсеңме
мине?! Сакла, балам, үзеңне!
Улы: Юлбасарлар
таптый җиребезне, Ватан сугышына мин китәм.
Әнкәй җаныем, җиңеп кайтырбыз без Синең
алда әнкәм ант итәм. (киенә-киенә): Я инде,
инәкәй, елама, озак та тормам менә, әйләнеп
кайтырмын (үзе дә читкә карый, күзен сөртеп ала).
Биштәрне элеп, чыгып китә: Сакла үзеңне
инәкәй, сабыр бул!
Әни: Барып
җитүгә хәбәр сал, улыыыыым! Пәрдә.
Бишенче
күренеш. Инсаф бакча янында
эскәмиядә утыра.
Фатыйма
йөгереп барып егете Инсафның күкрәгенә каплана.
Фатыйма: Инсаф!
Мин сиңа әлеге кулъяулыгымны бүләк итәм, ул
сиңа туры юл күрсәтер.
Инсаф:
Рәхмәт, Фатыйма, бу бүләгеңне күз карасыдай
саклармын! Рәхмәт! Исән- сау әйләнеп кайтырга
вәгъдә бирәм!
Фатыйма: Килер ул
көн: тагын күрешербез, сугыш бетәр, иркен суларбыз,
Бәлки
хисне бергә бүлешербез, тормыш җебен бергә сузарбыз
Инсаф:
Килер ул көн: тагын табышырбыз, сугыш кырын горур кичәрбез;
Исән
булсак, бәлки кавышырбыз, гомер буйлап бергә китәрбез.
Ш. Мөдәррис “Аерылу моңы”
Фатыйма, чыгып
барган Инсафка иярә: Хуш, сау бул, Инсааааф, җиңеп кайт!
Инсаф: Хуш
Фатыймаааау!
Алтынчы
күренеш Уфалла арбасы тартып Нәнәй керә.
Зур кызы ияргән, кечкенәсен арбага утырткан.
Олы кызы-6
яшьтә: Нәнәй,
дим, нәнәй, мин ардым, бара алмыйм. Минем ашыйсым
киләәәәә ( еламсырый).
Нәнәй:
түз, сабыем, бик аз гына калды, хәзер кайтып җитәрбез
дә, мин сезгә умач пешереп ашатырмын!
Арбадан кечкенә
кыз тавыш бирә: минем тамагым кипте, су, су!
Нәнәй:
хәзер, нәнием, су да булыр, аз гына сабыр итсәгез иде. Сугыш
бетеп, әтиегез кайтса, барсы да булыр бәбкәйләрем. Сез
бик тә акыллы бит, түзегез инде (уфтанып, арбаны тартып чыгып
китәләр).
Җиденче
күренеш Ике яклап тезелеп
кызлар керә. Алар Фәтхерахман Әһмәдиевның
Роберт Әхмәтҗәнов сүзләренә язылган “Солдатлар
җыры”н башкара. Егетләр биштәр асып,
“сугышка китү” тамашасын күрсәтә. Пәрдә.
Кызлар җырдан
соң бер урында җыелып, кайсы кая утырышып калалар. Көйләп
утыралар.
Хат ташучы кыз
керә. Кулында өчпочмаклы хатлар. Кызларга берәм- берәм
хат өләшә. Аннары бик кыенсынып кына Фатыйма янына
килә, хат суза. Фатыйма хатны сөенеп ача, хатның әче
кап-кара, ягъни ул “кара хат” ала.
Фатыйма: Юк, юк
ышанмыйм. (Фатыйма бер хатка, бер күккә карый, тезләнә)
Хат ташучы кыз: Апалар,
кызлар! Туктагыз әле, сабыр итегез, югары очтагы Фәрит
абыйның да кара хаты килгән иде, ә ул исән- имин булып
чыкты. Сабыр итик әле, зинһар өчен, дим.
Гөлсайра: бөркөнне
шундый хәлгә тап булдым. Күршедәге Муллатүткәй
җыелып торган хатын-кызларга
—
Ирләрегезгә
“җан” кушып сөйләшегез, “җан” җанны саклый ул.
—
Ничек
инде, ничек?
—
Ничек
булсын, ирләрегезнең исемнәрен әйткәндә
“җан” дип өстәп куегыз. Менә синең ирең ни
исемле. Сәлихмы? Хәзер Сәлихҗан дип сөйләш.
Синеке Сабирҗан булыр, ә синеке – Галиҗан. Чынлап та, бу
“җан” дигәннәре кешене саклый икән.
Фатыйма: (урыннан
сикереп тора) Ул бит вәгъдә бирде, кайтам, көт, диде. Инсаф…җан
кайтачак! Гөлсайра апа, бу кара хат Сезгә дә килгән
иде, ә улыгыз кайтты бит, әйеме? Гөлсайра Фатыйманы
кочагына алып, юата: Сабыр бул, балам, кайтыр да әле менә
күрерсең!
Әминә:
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр
дә алар кайтмады.
Алар
өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып
йөрде капканы.
Исмегөл: Алар
өчен янды ялгыз гына,
Күз
нурларын сирпеп еракка,
Тик ил
өчен, геройларча, дигән
Хәбәр
генә кайтты бу якка. Р.Закиров “Һаман көтәсең”
Хәдичә: без
әтиләрне, абыйларны, егетләребезне сугышка
әйләнеп кайтмас өчен җибәрмәдек. Ышанасы
килми, бер дә килми.
Сигезенче
күренеш Салют тавышлары. “Ура” кычкырулар. Солдат
егетләр керә, кочаклашалар.
-Исән- имин
генә кайттыгызмы, балакайлар!
-безнекеләрне
күрмәдегезме?
-ә
безнекеләрне?!
Беренче сугышчы: Юк шул,
күрмәдек.
Икенче сугышчы:
Кайтырлар, көтегез!
Ана:
Җиңү яулап батырлар,
Безгә тыныч
тормыш алып кайттылар!
Фатыйма кайткан
солдатларны аралап йөри, өзгәләнеп: Ә Инсаф,
Инсафымны күрмәдегезме?
Яралы солдат:
Көт син аны, Фатыйма, көт, кайтыр ул!
Авыл кызлары:
Җиңү хөрмәтенә бәйрәм
оештырыйк, әйдәгез!
Кочаклашып,
күңелле сөйләшә- сөйләшә чыгып
китәләр. Фатыйма елап утырып кала.
Тугызынчы
күренеш Фатыйма, учына
кара хатны бөгәрләп тоткан көе, моңланып утыра. Башы,
кулы бинтка уралган Инсаф сугыштан кайтып керә. Акрын гына
Фатыйманың артына килеп баса. Тыныч кына эндәшә:
-Фатыйма!
-әү
Инсаф! Менә башкалар кайтты, син юк! Синең хатларыңны
көн дә алып укыйм да, менә шулай сөйләшеп утырам.
-Фатыймааау!Син
сине көттеңме?
-Көттем
Инсаф, өзелепләр көттем, артык нык көткәнгә
кайтмадың бугай.
-Кайттым бит
Фатыйма! Әйдә инде сөйләшик. (Фатыйманы
үзенә борып, алдына тезләнә.
-Инсафым!
Кочаклашалар.
Бар да тынып
кала. Күмәк
бию: “Смуглянка”
Коллектив
Фәрит Мифтаховның Гөлнур Айзәт
сүзләренә язылган ”Җиңү таңы” җырын
күмәк башкара. Залда АК ӘБИ оныклары белән кала.
Унынчы
күренеш АК ӘБИ:
Менә балам, сөйләдем Сезгә сугышның җан
өшеткеч вакытлары турында.
Онык –кыз: Мин
аңладым АК ӘБИем, синең кулларыңда бабамның
сугыш кырларыннан язган хатлары.
Онык- малай: Бу аяусыз
сугыш вакыйгалары тарихта мәңге сакланыр.
Онык –кыз: Мин
куркам сугыштан, Кирәкми безгә сугыш! АК ӘБИгә сыена).
Онык –малай:
Кирәкми безгә кан кою. Без тынычлык телибез.
Онык-кыз: Сугыш дигән афәт башланганда
Алар
нәни бала булганнар…
Бу
коточкыч заманнарда бик күпләре
Якын
кешеләрсез калганнар.
Аның да бит булган сабый чагы,
Тик… Сабый чакны сугыш урлаган.
Ач, ялангач, ятим иткән сугыш
Ак әбине язмыш кыйнаган.
Аңа карап бирешмәгән алар.
Ул елгылар- ныклы бәдәнле.
Раббым Аллам, тыныч картлык бирче,
Сакла, Раббым, һәрбер бәндәңне. (Автор Кадрия
Адгамова “АК ӘБИЕМ–ул
елларның тере шаһиты”)
АК ӘБИ
теләкләрен җиткерә:
Көннәребез безнең тыныч
булсын,
Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,
Сәбәпсезгә
сүнмәсеннәр иде
Тәрәзәдә янган
утларыбыз.
Пәрдә.
Тәмам.
Балалар рольләрне башкаручыларны әйтеп чыгалар.
Тема: Мәңге сүнми торган хәтер
Максат: Укучыларның Бөек җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү
Җиһазлау: мультимедиа, учак
Кичә барышы
Экранда матур көн күрсәтелә. Күңелле музыка яңгырый. Егетләр, кызлар вальс әйләнәләр. Кинәт, Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.
Экранда сугыш рәсмнәре чиратлашып чыга. Биюче кызлар, егетләр урыннарында катып калалар. “Изге сугыш “ көе яңгыраганда, кап-карадан киенгән укучылар чыга, сугыш башлануын хәбәр иткән бию башкарыла, кулларында 1941 дигән саннар.
1 алып баручы: 22 июнь. Таң атып килә. (Экранда күрсәтү) Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле тешләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.
2 алып баручы: Ерткыч фашист килә ил өстенә
Кол итәргә илем кешесен!
Тез чүккәнче – басып җан бирербез.
Туган ил һәм азатлык өчен!
Солдат: Безне озаткан сукмакларны
Капламасын үләннәр.
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез сөйгәннәр.
Җыр “Солдатлар” (Р. Әхмәтҗанов сүз. Ф. Әхмәдиев муз.) – 1 күплет яңгырый һәм кызлар егетләрне сугышка озату күренешләре сүрәтләнә. ( Экранда “Родина – мать зовет” рәсеме).
1 алып баручы: Сугыш…. Нинди авыр,каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.
Сәхнәгә әнкәй чыга: Сугыш елларында,
Данлы яу кырына,
Озаттым мин күзем нурларын,
Кояш баткан якта,
Гомерлеккә сакта,
Калды ирем, калды улларым.
Һаман, әле һаман,
Өмет өзмим тәмам.
Көндә карыйм кайтыр юлларга…
Экранда солдатлар хат язганын рәсеме күрсәтелә.
Сәхнәгә солдат чыга, учак янына утыра, хат яза, укый: Кичке атыш тынган минутларда,
Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.
Дары исе сеңгән конвертыма
Йөрәгемнең бер бөртеген салам.
2 алып баручы: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә , күпме ир – егетләребез туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк.
Җыр “Син көтәсен һаман улыңны” (г. Гәрәева муз., Ф. Нәҗмиева сүз.)
Җыр яңгыраганда, сәхнәгә ана керә. әкрен генә атлап, һәйкәл янына бара.(Экранда “Һәйкәл” рәсеме)
Ана: Исәнме, улым! Менә мин тагын синең янында. Салкын түгелме, балакаем?
Улы тавышы: Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын түгел.
Ана: Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме? “әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең,- бәхетле яшәрбез, — дип язган идең.
Улы тавышы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түремдә, әнкәем. әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аясыз булды. Картлык көнендә ничек яшисең соң, әнкәем?
Ана: Барысы җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кенә кунактан кунакка гына йөртәләр. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк. Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның чиге булмас иде. Бәлки, син мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?
Улы тавышы: Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым, әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алар идем, әмма минем кулларым, инде үзем дә кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.
Ана: Йөрәк түремдә тугыз ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтыу ай-һай авыр шул, улым.
Улы тавышы: Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде!
Ана: Шулай, улым, дөрес әйтәсең. (Ана һәйкәлгә чәчәкләр куя, “Солдатлар” көе яңгырый, шул вакытта :
Улы тавышы: Кичер,әнкәй, кичер!
Яу кырыннан
Кайта алмавымны…
Кичер,әнкәй, кичер
Чит ил туфрагында
Мәңгелеккә
Ятып калганымны.
1 алып баручы: Узган авыр юлларыңны
Онытырга тырыш, ана.
Яраларың да төзелсен
Инде тынычланса. (“Солдатлар» көе)
1 кыз: Мәңгелек ут –ялкыннардан һәйкәл – (Экранда “Мәңгелек уты” рәсеме)
Һәлак булганнарга сугышта.
Мәңгелек ут – алар сулышы ул
Тоташылган безнең сулышка. ( Кызыл тасмалар б/н бию “Мәңгелек уты” башкару)
2 алып баручы: Утлы еллар үтте, Җиңү килде,
Ул әйләнеп илгә кайтмады
Ул әйләнеп туган якларына
Кайтты менә Җиңү көнендә
Мәңге сүнми торган хәтер булып
Тибрәнә ул илнең күгендә.
(Җыр “Җиңү көне” (“День победы” ) яңгырый, кызыл киемнән киенгән кызлар бию башкаралар, кулларында саннар — 1945 . Экранда рәсемнәр – Җиңү көненә багышланган)
Җиңү кайтавазы мәңгелек
(Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган кичә)
Түбән Тегермәнлек урта мәктәбенең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Фәния Дамировна Васикова
Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.
1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.
2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!
1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.
3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем. Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.
4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.
(“Өммегөлсем” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)
4 кыз. Кызлар, бүген кичке уенга чыгарбыз инде. Алайса бер дә күңел ачкан юк.
5 кыз. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.
6 кыз. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр)
2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.
(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер кыз йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)
Кызлар. И харап булдык, я Аллам!
1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)
Апа. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!
4 кыз. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елый)
(Егетләрне озату күренеше күрсәтелә).
Сәхнәгә алып баручы укучылар чыга.
1 алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле тыл хезмәткәрләре, кадерле укучылар! Без бүген олы тантана— Бөек Җиңүнең 65 еллык бәйрәменә багышланган кичәгә җыелдык.
2 а.б. Әйе, илебез күгенең 65 ел буена аяз булуы белән без сезгә, ветераннарыбызга бурычлы. Барыбызга да озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын!
“Изге сугыш” җыры җырлана.
1 а.б.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Ирлэр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген олгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барысы өзелеп.
2 алып баручы.
Менә шулай башланып китте тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дэ белми иде.
“Солдатлар” (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф.Әхмәдиев көе)
1 алып баручы.
Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкәгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә
Кайдан тылсымлы коч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.
2 алып баручы.
Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.
(Экранда тыл батыры Шәймәрданова Зәйнәпбикә апаның сөйләгәннәре тыңлана)
“Әйләнеп кайтыгыз” (М.Шиһапов шигыре) җыры җырлана.
2 алып баручы.
Шушы сүздән хәтта алмагачлар
Уйчанланып коелды ул төнне.
Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,
Калтыранып куйды ул көнне.
Әлеге канкойгыч сугышка авылыбыздан да 220 кеше китә.Шуларның бары тик 66 сы гына исән-сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә.Кызганычка каршы, хәзерге вакытта аларның берсе дә безнең арабызда юк. Ләкин без аларны онытмыйбыз.”Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” дигән бит халык.Мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музеенда аларга багышланган махсус бүлек бар.Ул хәзер дә укучылар, авылдашлар тарафыннан тулыландырыла, баетыла.
1 алып баручы.
Бүген дә авылыбызның горурланып сөйләрлек батыр уллары халык күңелендә мәңге саклана. Шуларның берсе-батырлыгы туган ягына җыр булып кайткан, А.Матросов батырлыгын кабатлаган авылдашыбыз Барый Гани улы Шәвәлиев. Дошманга каршы батырларча сугышып, бер адым да артка чигенмичә, Туган ил, Ватан өчен һәлак булды. Без аның белән горурланабыз! Югары Тегермәнлек мәктәбе каршына аның бюсты куелган. Аны мәңгеләштерү максатыннан, мәктәбебезнең варислар оешмасы Барый Шәвәлиев исемен йөртә.
Кадыйр Сибгатуллинның “Без сугышта һаман” шигыре сөйләнә.
2 алып баручы: Юксынулар алып килде сугыш,
Күпме ирләр кайтмый калдылар.
Шул ирләрнең йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Әлеге җырланасы җырларда сагыну, сагыш, әрнү саклана.
“Юксыну” җыры (С.Хәким шигыре, Ш.Мәҗитов көе);
Татар халык җыры “Сагыну”
1 алып баручы.
Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.
Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!
“Хәбәрсез югалганнар” җыры тыңлана.
2 алып баручы.
Хөрмәтле ветераннарыбыз, укучылар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк. (Зал басып тын кала).
1 алып баручы. Сезне һәркем белә, башын ия –
Алдыгызга зурлап чәчәк сибә!
Сынаулары белән сылый Тормыш,
Моабитлар аша үткәрә…
Рух вә җаны көчле булганнарны
Йолдыз итеп күккә күтәрә!
Йолдыз итте сезне дә ул. Җәлил,
Алиш, Кормаш, Әхмәт, Баттал,
Фоот, Әхәт, Гариф, Сәлим,
Зиннәт! –
Йолдыз итте.
Күңел күкләрендә кабызып!…
Көрәшчеләр рухы көч-дәрт бирә-
Без яшибез сезгә табынып!
(Экранда Җәлилчеләрнең рәсемнәре күрсәтелә барыла)
Укучылар М.Җәлилнең “Бүреләр”, “Вәхшәт” шигырьләрен укыйлар.
“Яраннар чәчәк аткан” җыры тыңлана.
2 алып баручы.
Шулай ук авылыбыз уртасында Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл дә бар. Без аны кадерләп саклыйбыз.Шушы батыр авылдашларыбыз истәлегенә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз.
1 алып баручы. Сугыш һәйкәлләре һәр урында:
Ишетәсезме,авылдашлар!
Безне беркайчан да
Начар яктан искә а…
Сценарий. Ә. Гадел – сугыш чоры баласы
Поделитесь с коллегами:
4
Ә.Гадел. Сценарий. Ә.Гадел — сугыш чоры баласы.
Беренче алып баручы. Хәерле көн, кадерле кунаклар, хәерле көн, хөрмәтле мөгаллимнәр, хәерле көн, милләтебезнең киләчәге булган укучылар! Бүгенге очрашуыбызны нәкъ менә шул рәвешле — хәерле көн теләп башлыйсыбыз килә. Хәерле, димәк, игелекле; хәерле, димәк, изге; хәерле көн дигәндә, көннәребезнең исән-имин үтүен телибез, хәерле төн, дигәндә, төннәребезнең тыныч, хәвефсез булуын телибез. Тарихи сәхифәләребез мондый көннәрнең, мондый төннәрнең кадерен белергә гыйбрәтле сабаклар биреп өйрәтә. Афәтле еллар хатирәсе күкләр аязлыгын, балалар елмаюын җитдирәк бәяләргә кирәклегенә төшендерә.
Икенче алып баручы. Җитмеш дүрт ел элек элек илебезнең тыныч тормышына фашистларның явыз кулы сузыла. 1418 көн буена халкыбызның батыр улллары һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куялар, сәламәтлекләрен, гомерләрен кызганмыйлар. Халык батырлыгы турындагы хәтер — безнең өчен рух тәҗрибәсе, яңа буынның бөек казанышларга ихтирам күрсәтүе.Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең бүгенге очрашуыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында баш июебез булып ирешсен иде.
Беренче алып баручы.Сугышны сабый күңеле белән кичергәннәрнең йөрәгендә әрнү һәм горурлык катыш мәңге җуелмас эз калган. Әрнү — шушы елларда һәлак булган абый, әти, якыннарны кайтарып булмаячагын белеп үсү нәтиҗәсе, горурлану — иң якын ватандашларның кешелек тарихындагы иң авыр, газаплы сугышта фидакарьлек күрсәтүенең шаһиты булып үсүе нәтиҗәсе ул. Шундый үзенчәлекле буын вәкилләренең берсе — шагыйрь, прозаик, публицист, әдәбиятта Әхмәт Гадел тәхәллүсе астында иҗат иткән Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов.
Икенче алып баручы: Бүгенге очрашуыбызның кунаклары — әдипнең улы Ихтияр әфәнде һәм дусты Ринат әфәнде әдип шәхесен тирәнрәк аңларга, иҗаты белән тагын да якынрак танышырга ярдәм итәрләр, дип уйлыйбыз. Исәнмесез, Ихтияр әфәнде, исәнмесез, Ринат әфәнде!
(кунаклар торып басалар, алкышлар)
Беренче алып баручы. Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов республикабызның Мамадыш районы Акчишмә авылында 1942 елның 2 нче февралендә дөньяга килә.Еллар үткән саен, сабый чак иле булып, аның күз алдына әнә шул авыл тасвиры пәйда була:
Ниләргә икән, сине сагынам,
Бәгърем өзелә, җилләр иссәләр.
Әремле урам, туган авылым,
Хуш исле бөтнек, талгын чишмәләр,
— дип яза шагыйрь «Сабый чагым» дип аталган җырында.
Икеенче алып баручы: Бәхетенә күрә, Әхмәт Гаделгә иң якын, газиз кешесен фронт кырында югалту хәсрәтен кичерергә туры килми — 1946 елда аның әтисе исән-имин туган якларына әйләнеп кайта, урман белгече буларак эшләвен дәвам итә.Һади абый җиңел сөякле, көчле, ныклы иманлы, туры мәгънәсендәге көрәшче була: фронтта яраланып кайтканнан соң да, күп тапкырлар сабантуй мәйданнарында батыр кала. Әмма сугыш яралары эзсез үтми: гаилә башлыгы бу дөнья белән иртәрәк хушлаша. Әтисендә булган урманны, тереклекне ихлас ярату хисе аңа да күчә, мәктәпне тәмамлагач, ул Лубян урман техникумында белем ала. Әмма Әхмәт Гаделгә белгечлеге буенча озак эшләргә насыйп булмый. 1963 елда ул армия хезмәтенә алына һәм шунда үзен каләм остасы итеп таныта.
Беренче алып баручы: Солдат тормышы үзенең катгый таләпләре, кырыс чикләре белән күпләрнең рухи үсешен туктатып торса, Әхмәт Гадел, киресенчә, дәртләнеп иҗат итә башлый монда. Ә 1963 елда илле мең тираж белән саллы гына шигырьләр җыентыгын да бастырып чыгара. Шиксез: Ватанны яклап, корал һәм каләм көченнән файдаланган Муса Җәлилләр, Фатих Кәримнәр, Гадел Кутуйлар, Абдулла Алишлар каны ага шул татар шагыйрендә!
Икенче алып баручы: Тормыш гел җиңү, куанычлардан тормаган кебек, югалтулардан да тора. Шуларның иң аянычларының берсе — энесе Рөстәмне югалту булгандыр, мөгаен. Югыйсә, шагыйрьнең сизгер йөрәге, нечкә күңеле энесенең якты истәлегенә багышлаган шигырь юлларын саркытмас иде. «Китмә» дип исемләнгән әлеге шигырь самими лиризм, кешелекле моңы белән композитор З.Вәлиеваның игътибарын җәлеп итә. Соңрак ул «Язмышлардан узмыш юк икән» телесериалы өчен саундтрек буларак та сайлана.
Икенче алып баручы: Сезнең игътибарыгызга ______________________башкаруында әлеге җырны тәкъдим итәбез.
(«Киттең» җыры).
Беренче алып баручы: Ялгызлык, мәхәббәт, сагыну кебек темаларны читләтеп үтмәсә дә, Әхмәт Гадел шигъриятенең үзәгендә туган ил, Ватан төшенчәләре ята. «Әхмәт Гадел җир-су, нигез, туфрак, буыннар язмышына багышланган әсәрләрендә көчле. Шагыйрь иркенләп яза, табигый халәтенә кайта, әрнү-борчулары сине уйландыра, ул хисләр синең хисләгә, борчуларга әйләнә», — дип яза атаклы шагыйребез Сибгат Хәким.
Икенче алып баручы: «Шомыртбаш урманнары», «Туганнар», «Авылым яңгырлары», «Ак чишмәм», «Авылым» — бу һәм башка шигырьләре моңа дәлил булып тора. Рәхим итеп, аларны тыңлап, шагыйрь күңеленә сәяхәт кылыгыз!
Укучы 1.
Укучы 2.
Укучы 3.
Укучы 4.
Укучы 5.
Беренче алып баручы: Әхмәт Гаделнең иҗат дөньясы гаять киң, табигый сәләте аңа үзен төрле жанрларда сынап карарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта әлеге бай иҗади мирасның чагыштырмача аз өйрәнелгәнлеген дә искәртергә кирәк. Әдип иҗатына багышланган «Гаязов Укулары» мәктәбебезнең күркәм традициясенә әверелер, әлеге бушлыкны да тутырырга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.
Икенче алып баручы: Ә хәзер «Гаязов укулар»ы эшчәнлеген башлап җибәрер вакыт җитте, дип уйлыйбыз. Барыгызга да эчтәлекле эшчәнлек, кызыклы табышлар, фикри тирәнлек теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, дуслар!