Сугышка озату сценарий

☑ Скачать бесплатно Сугыш турында сәхнә күренеше в формате Документ Microsoft Word (doc). Другие методич. материалы по предмету Начальные классы.

Тема: Мәңге сүнми торган хәтер

Максат: Укучыларның Бөек җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү

Җиһазлау: мультимедиа, учак

Кичә барышы

Экранда матур көн күрсәтелә. Күңелле музыка яңгырый. Егетләр, кызлар вальс әйләнәләр. Кинәт, Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.

Экранда сугыш рәсмнәре чиратлашып чыга. Биюче кызлар, егетләр урыннарында катып калалар. “Изге сугыш “ көе яңгыраганда, кап-карадан киенгән укучылар чыга, сугыш башлануын хәбәр иткән бию башкарыла, кулларында 1941 дигән саннар.

1 алып баручы: 22 июнь. Таң атып килә. (Экранда күрсәтү) Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле тешләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.

2 алып баручы: Ерткыч фашист килә ил өстенә

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче – басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!

Солдат: Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез сөйгәннәр.

Җыр “Солдатлар” (Р. Әхмәтҗанов сүз. Ф. Әхмәдиев муз.) – 1 күплет яңгырый һәм кызлар егетләрне сугышка озату күренешләре сүрәтләнә. ( Экранда “Родина – мать зовет” рәсеме).

1 алып баручы: Сугыш…. Нинди авыр,каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Сәхнәгә әнкәй чыга: Сугыш елларында,

Данлы яу кырына,

Озаттым мин күзем нурларын,

Кояш баткан якта,

Гомерлеккә сакта,

Калды ирем, калды улларым.

Һаман, әле һаман,

Өмет өзмим тәмам.

Көндә карыйм кайтыр юлларга…

Экранда солдатлар хат язганын рәсеме күрсәтелә.

Сәхнәгә солдат чыга, учак янына утыра, хат яза, укый: Кичке атыш тынган минутларда,

Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.

Дары исе сеңгән конвертыма

Йөрәгемнең бер бөртеген салам.

2 алып баручы: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә , күпме ир – егетләребез туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк.

Җыр “Син көтәсен һаман улыңны” (г. Гәрәева муз., Ф. Нәҗмиева сүз.)

Җыр яңгыраганда, сәхнәгә ана керә. әкрен генә атлап, һәйкәл янына бара.(Экранда “Һәйкәл” рәсеме)

Ана: Исәнме, улым! Менә мин тагын синең янында. Салкын түгелме, балакаем?

Улы тавышы: Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын түгел.

Ана: Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме? “әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең,- бәхетле яшәрбез, — дип язган идең.

Улы тавышы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түремдә, әнкәем. әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аясыз булды. Картлык көнендә ничек яшисең соң, әнкәем?

Ана: Барысы җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кенә кунактан кунакка гына йөртәләр. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк. Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның чиге булмас иде. Бәлки, син мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?

Улы тавышы: Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым, әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алар идем, әмма минем кулларым, инде үзем дә кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

Ана: Йөрәк түремдә тугыз ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтыу ай-һай авыр шул, улым.

Улы тавышы: Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде!

Ана: Шулай, улым, дөрес әйтәсең. (Ана һәйкәлгә чәчәкләр куя, “Солдатлар” көе яңгырый, шул вакытта :

Улы тавышы: Кичер,әнкәй, кичер!

Яу кырыннан

Кайта алмавымны…

Кичер,әнкәй, кичер

Чит ил туфрагында

Мәңгелеккә

Ятып калганымны.

1 алып баручы: Узган авыр юлларыңны

Онытырга тырыш, ана.

Яраларың да төзелсен

Инде тынычланса. (“Солдатлар» көе)

1 кыз: Мәңгелек ут –ялкыннардан һәйкәл – (Экранда “Мәңгелек уты” рәсеме)

Һәлак булганнарга сугышта.

Мәңгелек ут – алар сулышы ул

Тоташылган безнең сулышка. ( Кызыл тасмалар б/н бию “Мәңгелек уты” башкару)

2 алып баручы: Утлы еллар үтте, Җиңү килде,

Ул әйләнеп илгә кайтмады

Ул әйләнеп туган якларына

Кайтты менә Җиңү көнендә

Мәңге сүнми торган хәтер булып

Тибрәнә ул илнең күгендә.

(Җыр “Җиңү көне” (“День победы” ) яңгырый, кызыл киемнән киенгән кызлар бию башкаралар, кулларында саннар — 1945 . Экранда рәсемнәр – Җиңү көненә багышланган)

Җиңү кайтавазы мәңгелек

(Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган кичә)

Түбән Тегермәнлек урта мәктәбенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фәния Дамировна Васикова

Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.

1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.

2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!

1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем. Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.

4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.

(“Өммегөлсем” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)

4 кыз. Кызлар, бүген кичке уенга чыгарбыз инде. Алайса бер дә күңел ачкан юк.

5 кыз. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.

6 кыз. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр)

2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.

(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер кыз йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)

Апа. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!

4 кыз. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елый)

(Егетләрне озату күренеше күрсәтелә).

Сәхнәгә алып баручы укучылар чыга.

1 алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле тыл хезмәткәрләре, кадерле укучылар! Без бүген олы тантана— Бөек Җиңүнең 65 еллык бәйрәменә багышланган кичәгә җыелдык.

2 а.б. Әйе, илебез күгенең 65 ел буена аяз булуы белән без сезгә, ветераннарыбызга бурычлы. Барыбызга да озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын!

“Изге сугыш” җыры җырлана.

1 а.б.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Ирлэр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген олгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барысы өзелеп.

2 алып баручы.

Менә шулай башланып китте тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дэ белми иде.

“Солдатлар” (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф.Әхмәдиев көе)

1 алып баручы.

Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкәгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә
Кайдан тылсымлы коч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

2 алып баручы.

Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

(Экранда тыл батыры Шәймәрданова Зәйнәпбикә апаның сөйләгәннәре тыңлана)

“Әйләнеп кайтыгыз” (М.Шиһапов шигыре) җыры җырлана.

2 алып баручы.

Шушы сүздән хәтта алмагачлар

Уйчанланып коелды ул төнне.

Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,

Калтыранып куйды ул көнне.

Әлеге канкойгыч сугышка авылыбыздан да 220 кеше китә.Шуларның бары тик 66 сы гына исән-сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә.Кызганычка каршы, хәзерге вакытта аларның берсе дә безнең арабызда юк. Ләкин без аларны онытмыйбыз.”Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” дигән бит халык.Мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музеенда аларга багышланган махсус бүлек бар.Ул хәзер дә укучылар, авылдашлар тарафыннан тулыландырыла, баетыла.

1 алып баручы.

Бүген дә авылыбызның горурланып сөйләрлек батыр уллары халык күңелендә мәңге саклана. Шуларның берсе-батырлыгы туган ягына җыр булып кайткан, А.Матросов батырлыгын кабатлаган авылдашыбыз Барый Гани улы Шәвәлиев. Дошманга каршы батырларча сугышып, бер адым да артка чигенмичә, Туган ил, Ватан өчен һәлак булды. Без аның белән горурланабыз! Югары Тегермәнлек мәктәбе каршына аның бюсты куелган. Аны мәңгеләштерү максатыннан, мәктәбебезнең варислар оешмасы Барый Шәвәлиев исемен йөртә.

Кадыйр Сибгатуллинның “Без сугышта һаман” шигыре сөйләнә.

2 алып баручы: Юксынулар алып килде сугыш,

Күпме ирләр кайтмый калдылар.

Шул ирләрнең йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Әлеге җырланасы җырларда сагыну, сагыш, әрнү саклана.

“Юксыну” җыры (С.Хәким шигыре, Ш.Мәҗитов көе);

Татар халык җыры “Сагыну”

1 алып баручы.

Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.

Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!

“Хәбәрсез югалганнар” җыры тыңлана.

2 алып баручы.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, укучылар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк. (Зал басып тын кала).

1 алып баручы. Сезне һәркем белә, башын ия –

Алдыгызга зурлап чәчәк сибә!

Сынаулары белән сылый Тормыш,

Моабитлар аша үткәрә…

Рух вә җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә!

Йолдыз итте сезне дә ул. Җәлил,

Алиш, Кормаш, Әхмәт, Баттал,

Фоот, Әхәт, Гариф, Сәлим,

Зиннәт! –

Йолдыз итте.

Күңел күкләрендә кабызып!…

Көрәшчеләр рухы көч-дәрт бирә-

Без яшибез сезгә табынып!

(Экранда Җәлилчеләрнең рәсемнәре күрсәтелә барыла)

Укучылар М.Җәлилнең “Бүреләр”, “Вәхшәт” шигырьләрен укыйлар.

“Яраннар чәчәк аткан” җыры тыңлана.

2 алып баручы.

Шулай ук авылыбыз уртасында Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл дә бар. Без аны кадерләп саклыйбыз.Шушы батыр авылдашларыбыз истәлегенә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз.

1 алып баручы. Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме,авылдашлар!

Безне беркайчан да

Начар яктан искә а…

Алар даны мәңгелек…

(Бөек Җиңүнең … еллыгына)

Алып баручы. Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ве­тераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең … еллык бәйрәме белән котлыйбыз!

Илебез күгенең … ел буена аяз булуы белән без сезгә бу­рычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбыз­га да!

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

Кичәне ачу өчен сүз Ветераннар советы рәисенә бирелә.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Бу Җиңү зур кор­баннар аша килде һәм менә … ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар … ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.

Күп илләрне кара күмер ясап,

Үлек белән түшәп юлларны,

Канга туймас Гитлер безгә табан

Суза хәзер шакшы кулларын.

Җиребезне безнең кол итмәкче,

Кол итәргә азат халыкны

Хыяллана фашист, этләреннән

Талатырга бездән байлыкны.

Көлеп аккан көмеш чишмәбездә

Канга баткан кулын юмакчы.

Кырым кояшында кызынмакчы,

Балабызны килеп бумакчы.

Юк бу илдә урын юлбасарга,

Үз башына төшәр хәсрәте.

Туплар булып ява явызларга

Халкыбызның ачы нәфрәте.

Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә,

Ир-егетләр яуга китәләр.

22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр ты­ныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

(Фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.)

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә ка­рап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым капла­ды.

Аяусыз сугыш башланды.

Бөек Ватан сугышына безнең авылдан … кеше китте.

(Солдатлар турында җыр.)

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Иле исән калган батыр улың

Яши халкы белән ул бергә.

Тыныч тормыш өчен тырыша ул,

Җырлап иген игә ул җирдә.

Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Иптәшләр! Бер минутка тынлык.

(Зал басып тын кала.)

Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылы­быз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл — моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы … кеше әйләнеп кайтты.

Ут сүнә, берничә минуттан соң яна. Сәхнәдә кулына кылыч тоткан солдат һәйкәле. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык боек кына һәйкәл янына килә.

Ана (карчык). Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?

Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайда да салкын булганы юк.

Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Ән­кәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?

Улы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады…

Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Меңнәр, миллионнар илебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштә башларын салды. Кайберәүләрнең сугыштан киткән балала­рының берсе дә кайтмады. Ә синең (Фәлән-фәләнең) кайтты әле.

Ана. Калганнарыгыз да янымда булса, куанычымның чиге булмас иде. Сугышка киткәндәге сыман бер-бер артлы кайтып керерсез дә уен-көлке белән өебезне ямьләрсез кебек.

У л ы. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?

Ана. Барысы да җитеш, улым. Шәһәрдән шәһәргә, авыл­дан авылга кунакка гына йөрим. Оныкларым санап бетерер­лек түгел.

У л ы. Сине яраталармы соң алар, әнкәй?

Ана. Яраталар, бик тә яраталар. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк, әби дип үлеп торалар. Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?

У л ы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз ну­рым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә — кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

Ана. Йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең! (Ана чәчәкләрне куя.)

Алып баручы.

Узган авыр юлларыңны

Яраларың да төзәлсен,

Онытырга тырыш, ана.

Инде тынычлансана.

Сугыштан барлыгы … кеше әйләнеп кайтты. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең … ел­лыгын бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны оныт­мыйк. Әйе бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу су­гыш илебез халкына. «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан иде авыл халкы үзе­нең кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утыр­ган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышанганнар иде әле.

Үгет-нәсыйхәтләрнең,әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшь­ләренең шаһиты булды олы юл.

Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә … авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде. Авыл язмышы ил язмышына кушылды. Һәр көнне үзәк өзгеч хәбәрләрдән торган ул көннәрнең шаһиты, Ватан сугышы ел­ларында тракторда эшләгән (Фәлән) апага сүз бирәбез. Тыл­да күргән авырлыкларыгыз турында сөйләсәгез иде. (Апа сөйли.)

Алып баручы. Әйе, ирләре, уллары, туганнары зур ба­тырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

Сүзне (Фәлән) апага бирәбез. (Апа сөйли.)

Сезнең өчен «Ак күлмәкле каеннар» дигән җыр юллый­быз. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы. Авылдашларның сугыш кырындагы хәбәрләрен хатлар аша белеп тордык.

Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилме­реп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлык­ны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде. (Хатлар укыла.)

Хәзер сүзне сугышта катнашкан ветеранга бирәбез.

(Ветеран сөйли.)

Концерт номеры. «Диңгезче» биюе.

Алып баручы. Совет халкы, 4 елдан артык кан коеп, үз иминлеген генә саклап калмады, фашизм изүе астында га­запланучы тугандаш халыкларга да азатлык алып бирде.

Яшәү өчен, авылдашларыбызның бәхетле киләчәге өчен күпме авылдашларыбызның гомере киселде. Ниһаять, зур кор­баннар биреп алынган Җиңү көне килде. 1945 ел. 9 май. (Җиңү көе ишетелә.)

Менә … ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиз­дерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик- дуслар аша…

Хөрмәтле сугыш ветераннары!

Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий (9 мая 2018 г.)

Оформление: «Бессмертный полк» с фотографиями ветеранов Великой Отечественной  войны, тружеников тыла, георгиевские ленты у всех, цветы, венки. Пост у обелиска. Звучат песни военных лет.

  1.  алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларыбыз, хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана — Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.
  2.  алып баручы. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.

Хөрмәтле        тыл ветераннары! Бүгенге бәйрәм өчен оештырылган чарабызны сезгә багышлыйбыз.

1Ведущий: «Добрый день, дорогие наши ветераны! Добрый день, уважаемые гости! Разрешите считать наш праздничный митинг открытым!»

Гимн РФ (фонограмма)

1. Ветераннар, ветераннар (Эльвина)

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,

Сез булганда матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан,

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган,

Һәр ветеран – чын каһарман.

1 а.б. 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды!
Илебез халкы 1418 көнгә сузылган  дәһшәтле Бөек Ватан сугышына  күтәрелде.

(«Священная война» көе яңгырый).

Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.

2.  Явыз дошман килә ил өстенә, (Камилла)

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын,

Халкыбызның канын коярга.

3.Ерткыч фашист килә ил өстенә (Сабира)

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче- басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!

4. Юлбасарлар таптый илебезне, (Эвелина)

 Ватан сугышына мин китәм.

Менә — балам. Син әнкәсе аның ,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

2а.б. Сугыш… нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

5. Ул кабатлап, лачын йөрәгенең (Эльвина)

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына.

6. Егет үткән юлда сафлар сынды, (Камилла)

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?

7. Байрак итеп илгә тугрылыкны, (Эвелина)

Утны- суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

1 а.б. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

2а.б. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

1 а.б.  Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны…

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?

2а.б. Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар- ирсез,

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?

1 а.б. Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?

2а.б. Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!

1 а.б. Безнең  3 авылдан: Юрмы, Янек, Әшле авылларыннан 149 кеше Бөек Ватан сугышына китә, кире кайтмадылар сугыш кырыннан 111 кеше.

Ведущий: Сүз мәктәп заведующиесына Гайсина Гузәл  апага бирелә.

2а.б. Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде.

Утлы еллар, поход юллары.

 Туган якка кире кайтмадылар,

Һәр авылның күпме уллары.

Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды,

Бу тормышның барлык назыннан.

Исемнәре һәйкәл күкрәгенә,

Авыл саен тезеп язылган.

1 а.б Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

2  а.б. «Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», дип китсәләр дә,  …….авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан …. кеше исән. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

1 а.б. Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.

2  а.б. Кайтмаганнар

Уйда сакланалар,

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар…

Исемнәре данга төрелгәнгә

Һәйкәл булып басты

Кайтмаганнар!

Баш иябез сезгә, каһарманнар!

1 а.б. Карагыз да уйланыгыз,

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында!

2  а.б. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.

Минута молчания (метроном)

1 а.б. Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызның, якыннарыбызның яткан җирләре йомшак булсын, туфраклары җиңел булсын. Аларның һәркайсын хәер – догалар белән искә алып китик. 

       Сүз Набиль бабайга бирелә.

Набиль бабай

2  а.б. Үлгəннəр хөрмəтенə һəйкəлгə классларга веноклар, туганнарына, кардəшлəренə чəчəклəр салырга рөхсəт ителə.

«Һәйкәлләргә чәчәк куябыз» (музыка)

1  а.б. Сугыш инде күптән бетте… Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

2  а.б. Ведущий: Сугышның һәрвакыт ике ягы бар. Аның берсе- фронтта да, тылда да үтә авыр, хәлдән тайдыргыч хезмәт.

1  а.б. Ведущий: Әбиләребезнең, хатыннарыбызның һәм апа-сеңелләребезнең ул еллардагы хезмәтен кем һәм кайчан тиешенчә бәяләде соң? Без сезнең алда мәңге бурычлы, хөрмәтле хатын-кызлар. Йокысы үткән төннәрегезгә, ачы толлык өчен, койган күз яшҗләрегезгә башыбызны иябез.

2  а.б.  Ведущий: Сүз авыр сугыш елларында тылда хезмәт иткән барлык хатын-кыз хезмәт ветераннары исеменнән …. апайга бирелә.

1  а.б. Ведущий: Сүз ветеран укытучысына, сугыш кызына Нотфуллина Сәкинә  апага бирелә.

Нотфуллина Сәкинә  апа

2  а.б.  Онытмыйк Җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!

1  а.б. Буыннардан буыннарга күчә

Батырларның гомере, җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк,

Чын батырлык -илгә тугрылык.

2 а.б. Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

1  а.б. Бөек җиңүгә 73 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Вручение цветов труженикам тыла, детям войны учащимися начальных классов

Песня в исполнении М.Гузель

 20.Рәсәй бүген бәйрәм итә, (Эльвина)

Карап булмый тыныч кына,

Чал ветеран ләгънәт укый!

«Тик булмасын сугыш кына!»

Сугыш кичкән карт солдатның

Бер сүз каба сулышына

Кабатлый ул дога итеп

«Тик булмасын сугыш кына!»

21. Кирәкми безгә кан кою, (Камилла)

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

22.  Җиңү килде җирне нурга күмеп, (Сабира)

Шатлык белән күзне чылатып;

 Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден, медальләрне чыңлатып.

23. Җиңү көне -Халык тантанасы, (Эвелина)

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояшка.

2  а.б. Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр.

1 а.б. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне тагын да байрам белан котлыйбыз, исанлек саулык, озын гомер телибез. Хазер сезне клубка концертка чакырабыз. Рәхим итегез.

«День Победы» (фонограмма)  Закрытие митинга.

Җиңү көне.

Әдәби – музыкаль монтаж

Музыка яңгырый. «День победы»

1 укучы. Раил

Июнь.

Якты кояш җылы нурын сибеп,

Зәңгәр офыкка төшеп югалды

Кайгы белмәс шаян балаларның

Шат көлү авазы яңгырады.

 2 укучы Раушания

Июнь.

Ул көнне мәктәптән кайтканда,

Кич арып йокларга ятканда,

Берәү дә китерми уена

Иртән иртүк сугыш башланасын

Һәм бетәсен бары тик 45 – нең маенда

Фонограммада«Священная война»көе яңгырый.

3 укучы. Рузаль

Ак томаннар арыш кырларында

Тыныч кына изрәп ятканда,

Җырлар белән таңны уятырга

Сандугачлар канат какканда,

Аяз күктән кара болыт булып,

Фашист козгыннары килделәр.

Ут һәм үлем чәчеп улый-улый

Ил өстендә очып йөрделәр.

Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән

Дошманына халкым ташланды.

Азатлыгы өчен туган илнең

Авыр көрәш җирдә башланды.

Җыр: “Солдатлар”

Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар

Балалар керделәрутларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренепшинельгә,
Калдылар еракта йокларга.

«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…

Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар

Анаулйокламый, сабые
Юрганыначса да уяна.
Аналарйөрәгешикелле
Мәйдандамәңгелекутяна.

Аналарйөрәгешикелле
Утяна, уйлана, талпына.
Аналархәтерешикелле
Җилйөрикурганнарартында

4 укучы. Булат.

Бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. “ Исән – сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз!” – дип озаткан иде авыл халкы үзенең улларын. Аналарның йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына, елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында сизелмәде.

5 укучы. Зарина

Сугыш ачысы, сугыш кайгысы кагылмаган йорт калдымы икән безнең авылда. Юк, калмады. Тылдагы авырлыклар хатын – кыз җилкәсенә төшкән, алар ир-ат хезмәтен дә, хатын – кыз хезмәтен дә башкарганнар. Нәкъ менә шушы аналар бик зур авырлыкларны җиңеп, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, колхоз кырларында, фермаларда фронт өчен азык – төлек җитештергәннәр. Туган илебезне дошманнан азат итүдә үз өлешләрен керткән, иң якын кешеләрен югалткан авылдашларыбызга чиксез рәхмәтле.

Сәхнәартында«Темная ночь» көе яңгырый. Хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнеп утыралар: тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, җеп эрлиләр. Кыскасы, фронтка җибәрү өчен посылка әзерлиләр. Берсе сугышчыларга хат яза. Хатын-кызларның йөзләре кырыс, күзләрендә моң-сагыш. Алар дөнья хәлләре, фронт хәбәрләре турында сөйләшәләр. Тормышның, көнкүрешнең авырлыгыннан зарланалар.

Беренче хатын. Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.

Икенче хатын.Безгә килерсез. Өч-дүрт көнлек керосиным бар әле.

Өченче хатын. Мин базардан бер стакан тоз алып кайттым. Иртәгә тоз белән тәмле бәрәңге пешереп алып килермен әле.

Дүртенче хатын .Кайчан җәй җитәр инде? Ягарга утын бет­те. Бер көнне балалар суыкка чыдый алмыйча чыра яндырып куйган­нар һәм чак кына ут чыгармаганнар. Ярый әле Бибиәсма түти күреп алган.

Бишенче хатын.Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер фронтка аш­лыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге һәм май да җибәрергә, ди. Хәтта токмачны да киптереп фронтка озатырга, ди.

Алтынчы хатын.Җибәрәбез, җибәрмичә. Үзебезнең газизир­ләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.

 Кулына хатлар тоткан хат ташучы керә. Барысы да аңа өмет белән төбәләләр. Хат ташучы аларның кайсын җырлатып, кайсын биетеп, сөенчесен ала-ала хатлар өләшә.

1 укучы Назыйм

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Яраннар чәчәк ата” В. Лилия

Тәрәзәгә баккан да,

Ялгыз ана моңлана,

Жыерчыклы кулына

Энҗе яшьләре тама.

Авыр сугыш еллары

Мангаен сырлап үткән.

Өй түрендә диварда

Дүрт рәсем тора күптән.

Батырлар кая киткән?

Бик авыр еллар үткән…

Матчага кыстырылган

Дүрт кәгазь кибеп беткән.

Яраннар чәчәк аткан.

Тик ана уйга баткан,

Өч малаен, ирен ул

Изге яуда югалткан…

2 укучы. Раил

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Раушания

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

3 укучы. Булат

Безнең Наласа авылыннан барысы ____ кеше фронтка китә. Алар илебез иминлеген саклап төрле фронтларда сугышалар, зур батырлыклар күрсәтәләр. Күпләр илебез азатлыгын саклап башларын салдылар.

4 укучы. Назыйм

Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы _____ кеше кайтмый калды.

5 укучы.Рузаль

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Зарина

Тын кал, иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең – кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

Бер минут тынлык

Җыр “Билгесез солдат”

Өстендә утлары гөрселди яналар

Гөлләре ел буе бөреләр яралар

Кайтмаган яулардан ул солдат мәңгегә

Әнкәсе җир аны тапшырган тәңрегә.

Билгесез бу солдат мәңгегә йоклаган

Ул безнең ватанны дошманнан саклаган

Ул кемнең газизе исемен кем белә

Баш ия алдында бар халык кабергә.

Йолдызлар сибелә каберең өстенә

Мәңгелек ут булып батырлык җилпенә

Кайтмаган яулардан ул солдат мәңгегә

Әнкәсе җир аны тапшырган тәңрегә.

1 укучы. Раил

Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз,

Тәмуг газапларын күргәндә дә

Ирләр булып сез калдыгыз!

Абыйлар! Без сезнең кебек үк

Нык уяу булырга әзербез.

Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

Данлыклы солдатлар булырбыз.

Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык байрагын

Сакларбыз, сакларбыз, сакларбыз!

2 укучы. Рузәл

Куркытмас авыр киртәләр,

Очраса да безнең юлларда,

Эстафета булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

Вәгъдәбездә нык торырбыз,

Үтәрбез ил кушканны.

Беребез дә изге җиргә

Кул суздырмас дошманны.

1941 нең 22 июне беркайчан да кире кайтмаячак.

Кире кайтмасын! Кабатланмасын!

Зәринә .

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар кояшка,

Җир чәчәкләр төзеп күкрәгенә

Йөз балкытып карый кояш та.

Батырлыгын совет солдатының

Рәхмәт белән искә алабыз.

Җиңүләрдән аның хөрмәтенә

Мәңге яшәр һәйкәл салабыз.

Булат.

Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә,

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онтылмаслар гомер- гомергә.

Алыгыз , Сез, бүген бүләк итеп

Котлауларның иң- иң олысын

Каршылагыз тагын бик күп тапкыр

Якты матур Җиңү бәйрәмен.

Ветераннарга лента бәйләү

1 укучы.Назыйм

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка! Дан! Дан!Дан!

Жыр “Солдатта булган диләр”

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган, диләр.

Раушания

Әгәр сугыш булса, яңадан да

Җир сыкраныр авыр ярадан

Яшь егетләр китәр яу кырына

Кайтмас өчен өйгә яңадан

Без сугышны әле онытмадык

Китмәс тә ул безнең күңелдән

Яклап калыйк җирне сугышлардан.

Саклап калыйк җирне үлемнән!

Раил

Әгәр сугыш булса тагын ятим

Калыр безнең газиз аналар

Күпме туйлар булмый калыр илдә

Тумый калыр күпме балалар.

Беребездә теләмибез кабат

Сугыш утларына керергә

Менә шуңа күрә кирәк безгә

Тынычлыкның кадерен белергә.

Җыр: “Бүген җиңү бәйрәме

Медальләр ялтырый кояшта
Ветераннар түшендә.
Күзләре яшьле булса да 
Елмаю йөзләрендә.Куш.Бүген җиңү бәйрәме,
Ачы сугыш беткән көн.
Яу кырында калганнарны
Искә ала торган көн.Парадка бара бабайлар,
Баралар очрашуга,
Бер-берсен барлап чыгарга,
Бераз елап алырга.Куш.Кайгы китерә сугышлар
Туктасын иде алар.
Тынычлыкта яшәсеннәр
Җирдә барлык балалар!Куш.

Кызыл Чапчак төп белем бирү мәктәбе

“Җиңү кайтавазы мәңгелек”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

(Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана)

Үткәрәләр мәктәп коллективы, авыл китапханәсе, клуб хезмәткәрләре, авыл кешеләре

Сценарийны язды тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Махмутова Сәлимә Илдус кызы

2015 нче ел 9 май

Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр каршында,

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!

Тыныч кына көй уйный. Сәхнәгә ике алып баручы чыга (егет белән кыз).

  • 2015 нче елның 9 нчы маенда Җиңү салюты 70 нче мәртәбә яңгырый.

  • 1941 нче ел. Июнь… Илебез, Евро­пада кызып барган сугыш ялкынының безнең илебезгә кагылмасына ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.

А.б.

Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен каршылый халык

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Ак болытлар өерен тирбәтеп

Җылы җилләр тагын истеләр.

Кояш нуры белән бизәлешкән

Күбәләкләр очып үттеләр.

Шул иртәдә печән чабу өчен

Авыл халкы чыкты болынга.

Күмәкләшеп, өмә ясап эшли

Шундый гадәт борын-борыннан.

Сызганулы кулда чалгы

Эх, ул печән исләре…

Эшкә дәрт һәм кулга куәт бирә

Туган якны ярату хисләре.

Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.

1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.

2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!

1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем. Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.

4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.

(“Өммегөлсем” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)

4 кыз. Кызлар, бүген кичке уенга чыгарбыз инде. Мөслах белән Әкмәл гармун алып чыгыбыз диделәр.Алайса бер дә күңел ачкан юк.

5 кыз. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.

6 кыз. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр)

2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.

(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер малай йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)

Апа. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!

4 кыз. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елый)

Левитан тавышы яңгырый, радио аша сугыш игълан ителә. Бу хәбәрне “Священная война” җыры күтәреп ала.

Менә шулай башланып китә тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде.

Сау бул, улым, читкә оч син,

Бәхет яусын юлыңа.

Авылың өчен тыныч бул син,

Анаң кала урыныңа.

Лачын коштай очып,

Дошманны ку иленә.

Яшен ташы булып оч син,

Оч син фашист өстенә.

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.

1.“Солдатлар” җыры башкарыла (Р.Әхмәтҗанов шигыре,Ф.Әхмәдиев көе).
2.”Тыныч булсын бу тормыш”

Башкара ветеран укытучы Ахунова Галина.

Сугыш башлану хәбәрен Кызыл Чапчак авылында бүгенге Илдус абыйлар урамындагы багана башындагы репродуктор аша ишетәләр..

Сугышның икенче көне-23 июньдә сугышка китәргә чакыру да килә. Бу хәбәрне авыл советы председателе Рамазанов Гәрәй белдерә. Хәбәр авыл халкына шундый авыр тәэсир итә ки, сугышның чыннан да куркыныч булуы шушы хәбәрдән соң гына гәүдәләнә. Җыйналган авыл халкы акрынлап өйләренә тарала һәм сугышка китүчеләрне озатырга әзерләнә башлый.Шушы көнне үк авылыбызның 4 ир-аты-Абзалов Минвәли, Салаватов Габделәхәт, Мортазин Мостафа, Сәхбетдинов Гильметдинне сугышка озаталар. Хатыннары, туганнары Ширәмәткә кадәр озата бара.

Сугышка озату күренеше.

Әкренләп көн дә авылдашларыбызны сугышка озаталар. “Военкоматка кешеләрне илтү өчен төнлә ат саклаган җирдән алып киттеләр атларны” дип искә ала Зәкәрия абый Галимов.Арбага җигелгән пар ат, дугада пар кыңгырау, кызыл тасма белән аралаштырылган кара кайма хәсрәт билгесен хәтерләтә. Бәйрәм иртәсендә шатлыклы чыңлаган кыңгыраулар бүген күңелсез генә өзек-өзек булып чыңлыйлар. Алар да авыл халкының кайгылы йөзләренә карап, аларның кайгыларын уртаклашкандай калтырыйлар, моңлы һәм сагышлы тавышларын еракларга тараталар. Аларның чыңлавына Шәйхенуров Җәмилнең, Галиуллин Әнәснең моңлы гармонь тавышы кушыла. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 250 кеше китә.

Хуш, авылым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

Барсын сиңа кайнар сәлам булып

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,

Бил кысышып җылы күрешү;

Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,

Ләкин… сугыш уен түгел шул!

Хуш, авылым, әгәр кайта алмасам,

Яраланып юлда егылсам,

Йөрәгемдә саклап ялкынымны,

Акрын-акрын тәнем суынса,

Хуш, авылым!

Соңгы минутта да

Мин уйлармын синең турында.

Җыр 1.“Солдатлар”- башкарыла. Җырлый Бибинур апа Галимова.
2. “Әтиемә”

Авыр сугыш авыл халкына көн дә кайгы китерә тора. Фронтта батырларча сугышкан уллары үлеп, аларның үлү хәбәре килгән фронтовик семьяларында гомерлек кайгы, ачы хәсрәт хөкем сөрә. Халык иҗатында моңлы һәм сагышлы авазлар яңгырый башлый, шушы җырлар аша немец фашистларына халык үзенең ләгънәтен белдерә, аның җир йөзеннән юк ителүен тели. Авыр сугыш елларында җыр халыкта дәрт уята, алар рухланып, үзенең максатына ирешергә омтыла. Сугыш кырларыннан язылган гади генә сүзләр дә халык авазында җыр булып, көчле яңгырый:

“Әгәр үлсәм, туфрак булсам, бәхил бул… ”

“Катюша” көенә бию .Башкара 5 нче сыйныф укучысы Хузятова

Җан ачысын тоеп хаклык кичкән

Хаклык күңеле тирән яралы.

Нәфрәт уты бөркеп сулыш ала

Үч алу бит аның карары.

Дәхшәт куба, кырлар яна гүләп

Җир актарып туплар ярыла.

Яшь батырның барыр юлларына

Утлы төтен, ялкын сарыла.

Озак бара көрәш каты була

Дошман явы күпләп кырыла.

Ләкин батыр егет үзе бер иртәдә

Ятып кала сугыш кырында.

Сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән язучылырыбыз күп безнең. Шуларның берсе халык шагыйре-Муса Җәлил. Аның аенычлы язмышы һәрберебезгә мәгълүм.

Укучылыр башкаруында М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү.
1.Хәбибуллин Нәфис Фатих Кәрим “Мин-гуманист”
2.Гарифуллина Камилә Ф.Кәрим “Ант»

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Иле исән калган батыр улың

Яши халкы белән ул бергә.

Тыныч тормыш өчен тырыша ул,

Җырлап иген игә ул җирдә.

Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Кайтмый калган авылдашлар хөрмәтенә

М.Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү.

Башкаралар Нургалиева З., Хатипова Г., Калимуллин Р.

Бөтен совет халкы белән берлектә авыл халкы изге Ватанны саклап калу өчен, бердәм хезмәт вахтасына басып, “Барысы да фронт өчен” дигән девиз белән ару-талу белми, көнен дә, төнен дә исәпләмичә тырышып эшләвен дәвам итә.

1941 нче елның кышы аерата авыр һәм салкын килә, җыеп эскерткә куелган игеннәрне сугу җәйгә кадәр сузыла, икмәк тапшыру заданиесе бик авырлык белән үтәлә.

Әмма тормышны алып барырга кирәк . Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

  Олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

  Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронт­ка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата да өлеш керттеләр.

Солдат хатыннары!Сезнең тормышыгыз михнәтле, тамагыгыз ачлы-туклы, күңелегез тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды. Кызыл Чапчак авылына иң беренче мондый кәгазь РТС та яшәгән Фәйзуллина Гөлсем апага килә. Халык арасында Гөлсем апаның мондый эчтәлекле җыры тарала:

Аклы ситса күлмәгемнең

Ак сатин кештәкләре.

Алдан саргайган гөлләрнең

Мин булам иптәшләре.

Авыл тулып калды нарасыйлар,

Белмичә дә ятим үсәсен.

Кочып елый тол хатыннар,

Ялгыз каеннарның кәүсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,

Сулып барган чәчәк-гөлләрне.

Мендәр читен тешләп үткәрәчәк,

Исәпсез күп кара төннәрне.

Әйе, авыр иде иңне күтәрергә,

Күтәрелә әмма хатыннар.

Алмадылар орден…

Бирмәделәр

Әмма алар-герой, батырлар.

Күз яшьләрен йотып чәчү чәчте,

Урак урды

Таңнан алда басып аякка:

Билдән карга

батып урман ксите,

“Хезмәт көне” дигән таякка. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмый­ча җиңү көнен якынайттылар алар.

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызлары­быз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Безнең авылдашлар арасында сугышта катнашып, исән кайткан шофер Камал апа да була.

Яшьлекләрен сугыш урлаган , ач-ялангач килеш эшләп тә үзләрендә яшәргә көч тапкан сугыш чоры яшьләре, тол хатыннар хөрмәтенә җыр башкарыла.

Җырлый Шумитова Фирдания 1. “Яран гөл”

2. “

Сугыш вакыты диеп торылмаган, тормыш дәвам иткән. Яратканнар, яратылганнар. Мәхәббәт темасы мәңгелек.

Сәхнәдә Зәлия Мөхлисова. Клара булатованың “Сиңа кайтам” әсәрен тыңларбыз.

Мин кайтырмын ,балам, тиздән-тиздән,

Син көтеп тор сагынып әткәңне.

Сөрик кенә изге җиребездән

Кәһәр суккан шашкан этләрне.

Мин сугышам синең тормыш өчен,

Синең бәхетең өчен сугышам.

Син уйный тор, бәгърем, иртә-кичен,

Мин кайтырмын тиздән сау булсам.

Күпме аталар яу кырыннан үзләренең балаларын шундый эчтәлекле хатлар язып юаттканнар. Балалар бит алар нәфис, назлы чәчәкләр …

9 май – Бөек җиңү көненә багышланган монтаж

Ведущий1.Кадерле дуслар! Бүген без Бөек Җиңүгә багышланган кичәбезне бәйрәм итәргә җыелдык. Җиңү көне якынлаша! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр.Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала.

Ведущий 2.День Победы – это радостный и горький праздник. За плечами этого праздника страшное время войны. Войны, ставшей тяжелейшим, трагическим испытанием для нашей Родины. Войны, длившейся 4 страшных года, 1418 дней и ночей. Тогда, в далёком для нас прошлом, люди мечтали о светлом и мирном будущем.

Дети вбегают и изображают счастливую мирную жизнь, вдруг звук сирены, и бомбардировки. Мальчики накрывают девочек своими руками.

ГОЛОС ЛЕВИТАНА О НАЧАЛЕ ВОЙНЫ.

Дети тихонько встают.

Төркемдә – өч бала. Бер малай “солдат”, ике кыз – “ана” һәм “сеңел”. Кызлар “солдат”ны кочаклыйлар, күз яшьләрен сөртәләр.

Бала (малай)

Син, сеңлем, бер дә елама,

Әнием синдә нык бул.

Мин сугыш кырларыннан

Җиңү алып кайтырмын.

ЗВУЧИТ ПЕРВЫЙ КУПЛЕТ ПЕСНИ «СВЯЩЕННАЯ ВОЙНА»

Чтец Нигә булган бу сугыш дип,

Искәт өшкән саен уйланам,

Шул явыз сугыш кырында,

Ятып калган бит минем бабам.

Чтец Үз иле, гаиләсе өчен

Батырларча ул сугышкан.

Оныклары рәхәт үссен дип,

Хәтта үзен кызганмаган.

Чтец Весь под ногами шар земной.

Живу. Дышу. Пою.
Но в памяти всегда со мной,

Погибшие в бою.
Пусть всех имен не назову,
Нет кровнее родни.
Не по тому ли я живу,
Что умерли они? 

Ведущий1.Сугышчылар безнең илебезгә Бөек җиңү алып килделәр. Берлинга хәтле барып җитеп Кызыл байрак казадылар. 9 май – Җиңү бәйрәме. Урамнарда шат күңелле, күкрәк тулы орден-медальләр таккан ветераннар. Аларның күзләрендә сагыш тулы әрнүле күз яшләре. Барча халык Бөек җиңүне күреп шатланды, тик үзләренең якыннарын югалтуларын авыр кичерделәр.

Ведущий 2. Вся страна – армия и народ, тыл и фронт – объединились под лозунгами: «Смерть немецким оккупантам!», «Все для фронта, все для победы!».. На защиту Родины встали и взрослые, и дети. Уходили на фронт эшелоны, создавались партизанские отряды, заступали на трудовую вахту в тылу женщины, дети, старики. «Враг будет разбит, победа будет за нами» — эти слова звучали повсюду. И вот наступил тот день, когда по радио объявили об окончании войны. Страна ликовала!

БИЮ (БАЛАЛАР ШАРЛАР, ЛЕНТАЛАР ТОТЫП БИИЛӘР)

Ведущий1.Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел74 ел тула. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел.

Ведущий 2.Война принесла нашей стране много горя, бед, несчастий. Она разорила десятки тысяч городов и сёл, лишила крова около 25 миллионов человек.

Ведущий 1.4 ел сугыш. 1418 көнгә тиңсез халык батырлыгы. 1418 көн җимереклек, канн һәм үлем, авыртулар һәм югалтулар, иң яхшы улар һәм кызлар һәлак була.

Ведущий 2.Многие солдаты не вернулись с полей сражений и остались стоять в бронзе и граните. В памятниках и обелисках навечно застыли они в своём последнем броске на позиции врага.

Ведущий 1.Сугыш йөзләрчә мең баланы ата-анадан, бабалардан, өлкән кардәшләреннән мәхрүм итте. Ул 27 миллионнан артык кеше гомерен алып киткән.

Ведущий 2. Более 27 млн. за 1418 дней – это 14 тысяч убитых ежедневно, 600 человек в час, 1 человек в минуту. Каждый шестой житель нашей страны погиб во время войны. Если по каждому из них объявить минуту молчания, то страна будет молчать – 38 лет. Вот что такое 27 млн.

Ведущий1.Әйдәгез,без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыйк.

1 МИНУТ ТЫНЛЫК. Звучит метроном

Чтец За страну родную люди

Отдавали жизнь свою,

Никогда мы не забудем

Павших в доблестном бою.

Чтец Җиңү бәйрәменә җыелыйк, дуслар,

Бәйрәм итик бүген бергәләп.

Бүген — 9 май,

Бөек бәйрәм көнебез.

Әйдә, кулга – кул тотышып,

Шаулап биеп йөрибез.

УКУЧЫЛАР БАШКАРУЫНДА ҖЫР

Иң матур һәм күркәм урында

Һәйкәл булып баскан солдат тора,

Винтовкасын кысып кулына.

Тукта, иптәш, тукта”

Минем яннан,

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гынатүгел,

Онытма син!

Приходят люди к Вечному огню

Приходят, чтобы низко поклониться.

Тем, кто погиб в жестокую войну.

Их подвигами Родина гордится.

Горит огонь и в дождь, и в снег, и в град,

Бессмертен подвиг доблестных солдат.

Хәзер җырланасы җырыбыз сугышта вафат булганнар рухына дога булып барып ирешсен.

ҖЫРЛЫЙ…….

Авыл тулып калды нарасыйлар,

Белмичәдә ятим үсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,

Сулып барган чәчәк — гөлләрне .

Бабушки, матери, жены и сестры,

Мы перед вами в вечном долгу.

В годы войны не стояли в сторонке,

Горя хлебнули на бабьем веку.

К сердцу в печали прижав похоронку,

Молча вставали за мужа к станку.

Рыли окопы и землю пахали,

Хлеб выпекали, лечили солдат.

Сено косили, железо ковали,

Строили школы, учили ребят.

Ведущий 2.Многие ребята уходили на фронт прямо со школьной скамьи. Разбросала война молодых парней — кого в танкисты, кого в зенитчики, кого в телефонисты, кого в разведчики.

Ведущий 1.Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, ач- ялангач килеш эшләптә үзләрендә яшәргә көч таба алган сугыш чорыя шьләре. Алар кайгыларын җыр – биюләрбелән басарга тырышканнар, дөнья мәшәкатьләрен шулай итеп онытып торганнар.

БИЮ/ ҖЫР

Война прошлась по детским судьбам грозно,
Всем было трудно, трудно для страны,
Но детство изувечено серьёзно:
Страдали тяжко дети от войны.

Мин кайтырмын, балам, тиздән – тиздән,

Синкөтеп тор сагыныпәткәңне.

Мин сугышамсинеңтормышөчен,

Синеңбәхетеңөченсугышам.

Ведущий 2.В перерывах между боями солдаты мечтали, чтобы их дети и внуки никогда не узнали ужасов войны. Так примите поздравления от маленьких участников нашего концерта.

СЕЗНЕҢ АЛДЫГЫЗДА ҖЫРЛЫЙ…

Ведущий 2 .Кто сказал, что надо бросить песни на войне?
После боя сердце просит музыки вдвойне!

В минуты отдыха песня позволяла расслабиться, сделать передышку. А в решительные минуты помогала избавиться от слабости и паники. Говорилось, что фронтовая песня — это вторая винтовка, что враг боится песни больше, чем огнестрельного оружия, потому что боец-песенник будет сражаться до последнего, не отступая.

СЕЗНЕҢ АЛДЫГЫЗДА ҖЫРЛЫЙ…

Сугыш тавышлары күптән тынды

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды,

Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман,

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

Ведущий 2.Солнце яркое светит над миром. Пусть так светится оно вечно. Мы хотим, чтобы наше будущее было спокойным и счастливым, поэтому мы хорошо учимся, поем и танцуем. Вот видите, эти девушки искренне любят жизнь.

………………………………………………………………. БАШКАРУЫНДА БИЮ

Ведущий 1.Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнеңдә хакы юк!

СЕЗНЕ СӘЛӘМЛИ ………………………………………………….ҖЫРЫ.

Ни один пусть не рвётся снаряд,

Ни один не строчит автомат.

Оглашают пусть наши леса

Только птиц и детей голоса.

И пусть мирно проходят года,

Пусть не будет войны никогда!

74 ел илебез күге аяз!

Сугыш беркайчан да булмаска тиеш.

Йә, әйтегез, сугыш кемгә кирәк икән?

Һәр адәмнең газиз башы бит бергенә.

На первый план выходят мальчик и девочка – «брат и сестра».

Мальчик: Я так боюсь, а вдруг фашисты к нам вернутся?

И мы с тобой уже не сможем поиграть.

Девочка: Не бойся, их разбили насмерть наши прадеды,

И мы сегодня можем мирно спать.
Смотри, какое небо голубое!
В нем самолёты больше никогда не загудят.
Кто даст им потревожить сон героев,
Которые под этим небом спят?

Мальчик: Так если они спят, они проснутся?

И будут также жить, как и тогда?

Девочка: Нет, братик, спят они уже навечно.

Они уснули за тебя и за меня.
А мы с тобой должны их подвиг вечно помнить
И понимать, что в жизни нет прекрасней дня.

Мальчик:А день Рожденья? Нет-нет-нет! Я понял,

Что День Победы — самый лучший праздник для меня!

Ведущий 1.Хөрмәтле ветераннар! Сезне Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Инде бүгенгесе көндәдә сугышлар булмасын, халыклар мул тормышта яшәсен дигән теләктә калабыз. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез.

Ведущий 2.Каждый год в день Победы 9 Мая мы встречаем на улицах пожилых людей с орденами и медалями на груди. Их называют ветеранами, это они не жалея себя, защищали нашу Родину.

Ветераннарга сүз бирелә. Алар үзләре белән сугышта булган вакыйгалар, җиңү көне турында сөйлиләр.

Балалар ветераннарга чәчәк бүләк итәләр.

Шуның белән бәйрәм кичәсе тәмамлана, саубуллашалар.

ИСПОЛНЯЕТСЯ ПЕСНЯ «ДЕНЬ ПОБЕДЫ»

Ведущий 2.Если в вашей семье, в вашем доме живут ветераны, те, кто участвовал в боях с фашистами, не забудьте поздравить их с праздником Победы!

Ведущий 1.Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең барыбызның да теләге бер:дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде. Шундый теләкләр белән без чыгышыбызны тәмамлыйбыз. Игътибар белән тыңлаганыгыз өчен зур рәхмәт.

«9 май — Җиңу бәйрәме»

сценариясе

Төзеде

Батталова Г.Р.

Максат: Укучыларны әти-әнине һәм әби-бабаларның гомумән, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәте белән таныштыру, ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, сугыш афәтенең һәр көне, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү, тынычлык сөюче щәхес тәрбияләү.

Бәйрәмне укучылар «Синий платочек» җырына бию белән башлый.

Гөлназ: Хәерле көн! Исәнмесез!

Хөрмәтле ветераннар, авылдашлар, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык Бөек Җиңүнең 60 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын Гомер, сәламәтлек, тыныч көннәр насыйп булсын барыгызга да.

Фәнзия: Хөрмәтле авылдагларыбыз — сугыш һәм хезмәт ветераннары. Бүген без сезгә дан һәм мәдхия җырлар, сезнең түземлелегез, сабырлылыгыз алдында баш ияр өчен җыелдык.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар,

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар.

Кинәт кошлар тавышы тына. Музыка туктый.Еракта туп шартлаган тавышлар ишетелә.

Гөлназ: Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья

Соңгы тапкыр кояш балкыды

Таң атмады бүген, таң атмады

Алды җирне сугыш ялкыны

«Священная война» җыры яңгырый

Вставай, страна, огромная. Вставай на смертный бой

С фашисткой силой темною. С проклятою ордой!

Пусть ярость благородная Вскипает как волна

Идет война народная, священная война.

Не смеют крылья черные, Над родиной летать

Поля ее просторные, Не смеет враг топтать

Пусть ярость благородная

Вскипает как волна

Идет война народная

Священная война.

Фәнзия: Ирләр ките, кызлар елап калды

Шаулап калды иген өлгереп

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп

«Солдатлар» җырын башкару

Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар

Балалар керделәр утларга

Балалар сүз бирде тупларга

Купләре төрелеп шинельгә

Калдылар еракта йокларга

Гөлназ: Менә шулай башланып ките тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы. Бу 1941 елның 22 июнь таңы идее. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагы да әле беркем дә белми иде.

Резеда: Авылыбызның иң-иң уртасында

Иң матур һәм күркәм урында

Һәйкәл булып баскан солдат тора

Винтовкасын кысып кулына

Альбина: Кемнәр болар, исемнәрен ничек?

Белеп-булмый-кайда туганнар?

Тик шунысы ачык, биеклекне

Яулаганда һәлак булганар

Ләйсән: Берсе ята гүя ял иткәндәй

Печән чапкан чакта болында

Икенчесе ята бер уч туфрак

Кысып тоткан килеш кулында

Эльвира: Өченчесе алга карап баскан

Кочаклаган килеш каенны

Ул әйтә күк фронт алга китү

Баса минем барлык кайгымны.

Гүзәл: Истәлеккә куйган һәйкәлләрдә

Булмасын дип бер дә хаталык

Без аларны уртак исем белән

Җиңүчеләр диеп атадык.

ҺӘЙКӘЛ ТАВЫШЫ: Розалия апа Тукта, иптәш, тукта!

Минем яннан, тыныч кына үтеп китмә син

Мин бит гади генә бер сын түгел

Мин-көрәшче!

Авылдашың синең, иптәшең! Онытма син!

Бик кыммәткә төште синең бәхет безгә!

Шул хакта гел сөйләп тору өчен

Таш сын булып, һәйкәл булып кайттык бүген Сезгә!

Резеда: Купме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу һәйкәл.

Альбина: Күпме ятим аналар һәйкәл янына килеп бу таш сыны «балам» диеп сыйпадылар.

Ләйсән: Күпме тол хатыннар һәйкәл янына килеп назлы сүзләрен пышылдадылар.

Мөслимә апа: Авыр чорның батыр хатыннары

Күз яшьләрен эчкә яшереп

«Ипи» өчен уфаллалар тартып

Станцадан орлык ташыды

Шул толларның ятимнәре бит сез

Буразнада үскән балалар

Үткәннәрне искә алыйк әле

Ачылса да кабат яралар

Фәнзия: Сугышка безнең авылдан 180 ир-егет киткән. Күпме авылдашыбыз чит-яр җирләрдә ятып калды. Алар еракта, дөньяның төрле илләре туфрагында мәңгелек йокыга талдылар.

АНА:

Әнисә апа: Улым! Газизем, бердәнберем. «Мин бит тиз кайтырмын, әни», — дип елмая-елмая чыгып киттең дә -югалдың. Күзләрем исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән идем. Кайтмадың шул. Атаң белән бергә еракта калдыгыз. 60 ел мин сезне көтәм, 6 ел, 6 көн генә түгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озак төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.

ҺӘЙКӘЛ ТАВЫШЫ:

Розалия апа: Исеңдәме, әнкәй, мине озатып

Авыл күмелгәнче бардың да

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да

Әрнетмәскә теләп мине шунда

Елавыңнан үзең тын булдың

Тик шулай да күзең сөртер өчен

Яулык почмагына тотындың

АНА: син яраткан җырларны җырлап

Күңелемне әзрәк юатам

Син дә кушылып минем белән

Җырлашасың кебек ерактан

Гөлназ: Күзләреңне тутырып, әби, җаным

Кемне эзлисең син, карыйсың?

Хәтерләтә синең карашларың

Канлы сугышларның тарихын

КЫЗ-ӘБИ:

Наташа: Ялгыз башка иптәш эзләгән күк

Тулган айга карый күзләрем

Шул ай кебек балкып йөрисеңдер

Кайларда син минем гүзәлем!

Йолдызларга карап уйга талам,

Сине уйлап өзелә үзәгем…

Сагынасыңмы, әллә оныттымы?-

Кайларда син минем гүзәлем?

Эльвира: әнә шулай газиз улларын, сөйгән ярларын, Гомер иткән ирләрен көтә-көтә алар Инде картайдылар.

Гүзәл: көтә-көтә үзләре дә гүр иясе булдылар. Ләкин ул көннәрне оныту мөмкин түгел. Халык хәтере үлмәде.

Бергә: Халык хәтере- мәңгелек.

Гөлназ 1941 нче елның 22 нче июне беркайчан да Кире кайтмасын

Бергә Кире кайтмасын! Кабатланмасын!

Резеда: Ул көн коточкыч кайгы белән тарих битенә язып куелды.

Альбина Ул көн снаряд кыйпылчыклары булып кешеләрнең тәннәрендә йөри әле.

Ләйсән Култык таякларының, протез аякларның шыгырдавы булып колакларыбызга ишетелә әле ул көн.

Гүзәл Улары кайтмаган аналарның, тол калган хатыннарның күз Яше булып күзләребезгә күренә ул көн.

Эльвира «Әти!» диеп әйтергә тилмереп үскән сабыйларның каргышына төренгән ул көн.

Фәнзия Буген безнең арада сугышның бөтен авырлыгын, аның газап-михнәтен кичергән ветераннар, иңнәренә сугыш авырлыгын күтәргән тыл-хезмәт батырлары утыра. Хөрмәтле ветераннар! Бүген сезнең һәркайсыгыз алдында баш иябез, мең-мең рәхмәт сезгә!

Гөлназ сүзне — мәктәп директорына

— колхоз рәисе

— администрация кунагына

— авыл советы рәисе

— соцзащита, раисабез

Эльвира Ал нурларга төренеп кояш байый

Үткән юллар килә күңелгә

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онытылмаслар гомер-гомергә

Ләйсән Югалтулар алып килде сугыш

Күпме ирләр кайтмый калдылар

Шул ирләрнең йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар

Гөлназ Мәңгелек ут булып яна хәтер, сүнмәс ялкын булып кабына

Үткәннәргә тарта бүген күңел, батырларын илем сагына

Ватаныбыз азатлыгы, безнең бүгенге тыныч көнебез өчен яу кырында ятып калган авылдашларыбызны тынлык белән искә алыйк

Тынлык

Альбина Уйный быргылар, тындылар туплар

Шатлык кичерә безнең батырлар

Явыз дошманны алар җиңделәр

Берлин өстенә ал байрак элделәр

Резеда Җиңү көне! Халык бәйрәм итә

Яз төренгән янар комачка

Җир чәчәкләр тезеп күкрәгенә

Йөз балкытып карый Кояш та

«День Победы» җыры яңгырый

День Победы, как он был от нас далек

Как в костре потухшем таял уголек

Были версты, обгорелые в пыли,-

Это день мы вспоминали, как могли

П-в: Этот день Победы, порохом пропах

Это праздник — сединою на весках

Это радость со слезами на глазах

День Победы, День Победы, День Победы!

Дни и ночи у мартеновских печей

Не смыкала наша родина очей…

Дни и ночи битву трудную вели,

Этот день мы приближали как могли

Здравствуй, мама, возвратились мы не все..

Босиком бы пробежаться по росе..

Пол Европы, прошагали пол Земли

Этот день мы приближали как могли

Гөлназ Җиңү килде җирне нурга күмеп

Шатлык белән күзне чылатып

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып

Наташа «Ветераннар»

Картаймагыз, әле , ветераннар

Европаны саклап калган ирләр

Җиңү бәрәмнәрен якынайтып

Үттегез сез сез күпме илләр

Үттегез сез күпме җирләр

Үттегез сез, батыр ирләр.

Җырлагыз сез җиңү көннәрендә

Яшьлегегез — җиңү көйләрендә

Ветераннар, сез күп түгелләр бит

Кайталмады күпләр өйләренә

Кайталмады купләр илләренә

Кайталмады туган җирләренә

Ветераннар, сез күп түгелләр бит

Узыгыз, сез данлы ветераннар

Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар

Сезгә тиеш әле бик күп назлар

Сезгә тиеш әле бик күп язлар

Сез күп түгел Инде, ветераннар

Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар

Сезгә тиеш әле бик күп язлар

Гөлназ Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сез — бүген дә сафта. Һәркайсыгыз — гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар. Тагын бер кат рәхмәт Сезгә!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сугышка багышланган сценарий
  • Сурхури праздник дата
  • Суккот праздник восхождения
  • Сугыш чоры балалары бел?н очрашу сценарий
  • Сурхарбан чей праздник национальный

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии