Табигатьне саклыйк сценарий

сценарий к празднику

“Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” сценарий

1 алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар!

2 алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле жюри әгъзалары һәм кадерле балалар!

1 алып баручы: Без бүген Кистем урта мәктәбенең актлар залында бәйрәмгә җыелдык. Сезне барыгызны да “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы ” исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә күрергә шатбыз.

2 алып баручы:  2013 ел Экология культурасы һәм тирә-як мохитне саклау елы итеп игълан ителде. Шуңа күрә бүгенге бәйге экология темасына багышланган.

1 алып баручы:  “Табигатне саклагыз”. Бу сүзләрне без еш ишетәбез. Әмма аларның чын мәгънәсен аңлап бетерәбез микән?

2 алып баручы:  Туган җиребезнең чиста сулы елга һәм инешләрен пычырату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгнәсез кисеп бетерү, туфракны һәм һаваны агулау – болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә.

1 алып баручы: Әйдәгез, һәрберебез, булдыра алганча, табигатне саклыйк.

“Албасты”

1 алып баручы: Хәзер барыгызны да бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүз Кистем урта мәктәбенең директоры Әлфия Габдульбаровнага бирелә.

2 алып баручы: Хәзер эш тәртибе белән танышып үтик. Биредә Балезино, Юкамен районнарында эшләп килгән балалар бакчалары һәм мәктәпләре укучылары катнашалар.

1 алып баручы: Конкурста шигырьләр тематик яктан ике төркемгә бүленгән: табигать, аның матурлыгы турында һәм табигатьне саклау турында. Шигырьләр рус һәм татар телендә яңгырар.

2 алып баручы: Бәйгебез ике залда узар. Балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен конкурс татар теле бүлмәсендә үтәр. 5-11 сыйныф укучылары шигырьләрен актлар залында укырлар. Һәр бала шигырь сөйләргә чыккач, үзенең исемен, шигырнең авторын, исемен әйтер.

1 алып баручы: Бәйгене башлап җибәргәнче жюри әгъзалары белән таныштырырга рөхсәт итегез.

1 Касимова Альфия Габдульбаровна – Кистем  мәктәбе директоры

2 Тютина Гөлчәчәк Мингаязовна

3 Касимова Светлана Казбековна

4 Касимова Фаима Аухатовна

5 Касимова Танзиля Рафаиловна

6 Касимова Ляля Шайхулловна

7 Есенеева Сахия

8

2 алып баручы: Бәяләү 5 группа буенча, 10 баллык система буенча булачак:

Балалар бакчасы

1-4 сыйныфлар

5-8 сыйныфлар

9-11 сыйныфлар

Рус телендә сөйләүчеләр

“Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” конкурсында шигырь сөйләү тәртибе

(5-8 һәм 9-11 сыйныфлар)

Укучының фамилиясе һәм исеме

Мәктәп, сыйныф

Шигырьнең авторы һәм исеме

1

Касимова Алиса

Паюра төп мәктәбе,

 9 сыйныф

И. Юзеев “Бакчачы турында баллада”

2

Перевощиков Данил,

Касимова Дарина

Школа № 5, 5 класс

Г. Тукай “Дождь и солнце”

3

Одинцов Руслан

Палагай мәктәбе,7 класс

Ш. Садыйков “Утыртыгыз агачлар”

4

Касимова Лияна

Кистем мәктәбе, 6 сыйныф

Р. Миңнуллин “Бүреләрнең кешеләр белән дуслашуы турында кечкенәкият”

5

Шиляева Диана

Турецкая школа, 5 класс

Л. Лерон “Гөлләр рәхмәте”

6

Бузанакова Ләйлә

Починки мәктәбе, 7 сыйныф

Л. Бузанакова “Кем чүпли урманда”

7

Касимов Айрат

Паюра төп мәктәбе,

 5 сыйныф

Р. Бәшәр “Исәнме, Ак инеш”

8

Касимова Зарина

Кистем урта мәктәбе,

 10 сыйныф

Ә. Бәянов “Сәяхәтнамә” поэмасыннан өзек

9

Тютин Анвар

Школа № 3

М. Җәлил “Дуб”

10

Касимов Нур

Паюра мәктәбе, 9 сыйныф

Г. Ибраһимов “Яз башы” хикәясеннән өзек

11

Журавлева Розалия

Кистем мәктәбе, 5 сыйныф

“Болын”

12

Касимова Лейсира

Юнда мәктәбе, 10 сыйныф

Г. Тукай “Шүрәле” поэмасыннан өзек

13

Касимова Динара

Кистем мәктәбе, 7 сыйныф

Ә. Габиди “Поши”

14

Касимова Алсу

Паюра мәктәбе, 7 сыйныф

М. Гыймазетдинов “Авыл чишмәсе”

15

Ситникова Вероника

Турецкая школа, 6 класс

Г. Тукай “Родная деревня”

16

Касимова Лейсан

Паюра мәктәбе, 6 сыйныф

Р. Валиева “Уйнадылар”

17

Касимов Амир

Кистем мәктәбе, 7 сыйныф

Р. Бәшәр “Исәнме, Ак инеш”

18

Бузанаков Айназ

Починки мәктәбе, 6 сыйныф

Ш. Садыйков “Чәчәкләр”

19

Касимова Диләрә

Кистем мәктәбе, 6 сыйныф

Р. Валиева “Бөдрә чәчле ап-ак  каен”

20

Поторочина Наталия

Юнда мәктәбе, 6 класс

М. Җәлил “Звезды”

 “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” конкурсында шигырь сөйләү тәртибе

(балалар бакчасы һәм 1-4 сыйныфлар)

Укучының фамилиясе һәм исеме

Район, мәктәп, сыйныф

Шигырьнең авторы һәм исеме

1

Касимов Динислам

Кистем  балалар бакчасы

 Л. Әмирханова “Кошкайларымны сыйлыйм”

2

Касимов Айнур

Кистем  балалар бакчасы

М. Әхтәм “Тиен”

3

Касимов Салават

Паюра балалар бакчасы

М. Файзуллина “Чисталык яратабыз”

4

Касимова Хамида

Кистем балалар бакчасы

М. Җәлил “ Куянкай”

5

Тютина Сабина

Кистем  балалар бакчасы

З. Мансур “Кырмыска”

6

Гафуров Ринат

Кистем балалар бакчасы

Ә. Бикчәнтаева “Нәсимә һәм күгәрчен

7

Микушова Арина

Кистем  мәктәбе, 3 сыйныф

Р. Миңнуллин “Нәни поши”

8

Копылев Никита

Школа № 3, 1б класс

З. Нури “В лесу”

9

Шиляева Лиана

Турецкая школа, 1 класс

10

Тютина Диана

Кистем мәктәбе, 2 сыйныф

Р. Миңнуллин “Урманда”

11

Касимов Арслан

Паюра мәктәбе, 4 сыйныф

Р. Валиева “Башка ятьмә салмадым”

12

Тютина Алия

Школа № 3, 3 сыйныф

Моһаҗит “Каеннар кайгысы”

13

Касимов Александр

Кистем мәктәбе, 1 сыйныф

М. Әхтәм “Болында”

14

Гафуров Марат

Кистем мәктәбе, 3 сыйныф

Р. Миңнуллин “Бичара куян”

15

Касимов Рамил

Паюра мәктәбе, 3 сыйныф

Р. Миңнуллин “Нәни поши”

16

Касимов Самир

Кистем мәктәбе,1 сыйныф

“Табигать – әниебез!”

17

Чибышева Екатерина

Школа № 5, 3б класс

Г. Тукай “Не все то золото, что блестит”

18

Тютина Наргиза

Кистем мәктәбе,3 сыйныф

Моһаҗит “Минем әти – җир докторы”

19

Касимова Расима

Паюра мәктәбе, 4 сыйныф

Ә. Бикчәнтаева “Нәсимә һәм күгәрчен”

20

Касимов Ришат

Кистем мәктәбе, 3 сыйныф

Р. Миңнуллин “Акбай шулай ди”

“Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” конкурсын үткәрү программасы

9.00 – 10.00 – приезд гостей и конкурсантов, регистрация

10.00 – 10.30 – торжественная часть

10.30 – 11.30 – конкурсная часть

11.30 – 12.00– подведение итогов, награждение участников и педагогов

12.30 – отъезд

“Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” конкурсын үткәрү программасы

9.00 – 10.00 – приезд гостей и конкурсантов, регистрация

10.00 – 10.30 – торжественная часть

10.30 – 11.30 – конкурсная часть

11.30 – 12.00 – подведение итогов, награждение участников и педагогов

12.30 – отъезд

“Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” конкурсын үткәрү программасы

9.00 – 10.00 – приезд гостей и конкурсантов, регистрация

10.00 – 10.30 – торжественная часть

10.30 – 11.30 – конкурсная часть

11.30 – 12.00– подведение итогов, награждение участников и педагогов

12.30 – отъезд

“Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” конкурсын үткәрү программасы

9.00 – 10.00 – приезд гостей и конкурсантов, регистрация

10.00 – 10.30 – торжественная часть

10.30 – 11.30 – конкурсная часть

11.30 – 12.00 – подведение итогов, награждение участников и педагогов

12.30 – отъезд

“Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” конкурсын үткәрү программасы

9.00 – 10.00 – приезд гостей и конкурсантов, регистрация

10.00 – 10.30 – торжественная часть

10.30 – 11.30 – конкурсная часть

11.30 – 12.00 – подведение итогов, награждение участников и педагогов

12.30 – отъезд

 “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” конкурсында шигырь сөйләү тәртибе

(балалар бакчасы һәм 1-4 сыйныфлар)

Укучының фамилиясе һәм исеме

Район, мәктәп, сыйныф

Шигырьнең авторы һәм исеме

Баллар

1

Тютина Наргиза

Кистем  мәктәбе, 2 сыйныф

Р. Миңнуллин “Кулъяулык”

2

Касимов Илсаф

Паюра балалар бакчасы

З. Туфайлова “Тукай абый”

3

Абашев Салават

Палагай мәктәбе, 3 сыйныф

Й. Адинова “Карга боткасы”

4

Касимов Самир

Кистем балалар бакчасы

5

Белослудцева Анастасия

Люк мәктәбе, 1 класс

М. Җәлил “Сказ о храбром джигите”

6

Касимова Хамида

Кистем балалар бакчасы

Р. Миңнуллин “”

7

Микушова Арина

Кистем  мәктәбе, 3 сыйныф

“Бәби туе”

8

Гафуров Ринат

Кистем балалар бакчасы

М. Мазунов

9

Тютин Ленур

Кистем мәктәбе, 1 сыйныф

Р. Корбан “Үзем башлыйм”

10

Касимов Арслан

Паюра мәктәбе, 3 сыйныф

Г. Исхакова “Авылда Сабан туе”

Ленур һәм Диана

11

Журавлева Розалия

Кистем мәктәбе, 4 сыйныф

Р. Файзуллин “Онытма син”

12

Арасланова Гузель

Починки мәктәбе, 4 сыйныф

Моһаҗит, “Рәхмәт сезгә, каргалар”

13

Гафуров Марат

Кистем мәктәбе, 2 сыйныф

Р. Миңнуллин “Тәкә”

14

Шиляева Диана

Турецкая школа, 4 класс

Р. Миңнуллин “Сабантуй бүген бездә”

15

Тютина Диана

Кистем мәктәбе,1 сыйныф

Р. Корбан “Җәлил турында җыр

16

Тютина Виктория

Кистем мәктәбе,4 сыйныф

Р. Корбан “Чүлмәк ватканда”

17

Емельянов Александр

Люк мәктәбе, 2 класс

М. Җәлил “Клятва”

18

Касимов Ришат

Кистем мәктәбе, 2 сыйныф

Р. Миңнуллин “Кирәкми әтәчегез”

19

Абашева Альсина

Палагай мәктәбе, 4 сыйныф

М. Җәлил “Соңгы җыр”

20

Касимов Рустам

Кистем мәктәбе, 3 сыйныф

Р. Миңнуллин “Чүлмәк вату”

5 сыйныф

“Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы” конкурсында шигырь сөйләү тәртибе

(5-8 һәм 9-11 сыйныфлар)

Укучының фамилиясе һәм исеме

Мәктәп, сыйныф

Шигырьнең авторы һәм исеме

Баллар

1

Касимова Альфира

Кистем урта мәктәбе,

 10 сыйныф

Г. Сафин “Авыл бизәкләре”

2

Бекмансуров Айдар

Палагай мәктәбе, 7 сыйныф

Ш. Садыйков “Җиңү бәйрәме”

3

Касимова Илюза

Кистем мәктәбе, 11 сыйныф

М. Җәлил “Вәхшәт”

4

Касимова Алина

Паюра мәктәбе, 5 сыйныф

Р. Хисами “Сөлге”

5

Лекомцев Денис

Турецкая школа, 9 класс

Т. Юсупов “Оседлайте, джигиты, коней”

6

Касимова Лияна

Кистем урта мәктәбе,

 5 сыйныф

М. Җәлил “Кызыл ромашка”

7

Бузанаков Айназ

Починки мәктәбе, 5 сыйныф

Р. Миңнуллин “Сабантуйда”

8

Касимов Нур

Паюра мәктәбе, 8 сыйныф

Э. Шәрифуллина “Каз өмәсе”

9

Тютин Энвиль

Школа № 1, 5 класс

Ф.Карим “Советский воин”

6 класс

10

Тимерьянова Алсу

Школа № 5, 6 класс

11

Гафуров Руслан

Кистем мәктәбе, 5 сыйныф

Р. Миңнуллин “Энем арттан иярә”

12

Ившин Егор

Турецкая школа, 5 класс

М. Җәлил “Каска”

13

Касимова Лейсира

Паюра мәктәбе, 9 сыйныф

К. Булатова “Сөембикә”

14

Одинцов Руслан

Палагай мәктәбе,  6 сыйныф

Р. Миңнуллин “Сабантуй бүген бездә”

15

Касимова Динара

Кистем мәктәбе, 6 сыйныф

М. Җәлил “Сандугач һәм Чишмә”

16

Кузьмина Ольга

Турецкая школа, 11 класс

Ф. Карим “Советский солдат”

17

Касимова Резида

Кистем мәктәбе, 11 класс

“Авылда туй”

18

Абашева Алина

Починки мәктәбе, 9 сыйныф

Ш. Галиев “Әткәйгә хат”

19

Касимова Ляйсан

Паюра мәктәбе, 5 сыйныф

С. Вильданова “Аулак өйләр”

20

Тютин Анвар

Школа № 3, 7 класс

М.Джалиль “О героизме”

Әпипә

21

Касимова Ильсия

Кистем мәктәбе, 10 сыйныф

Р. Баттал “Каз өмәсе”

22

Касимова Диляра

Кистем мәктәбе, 5 сыйныф

М. Җәлил “Бүреләр”

23

Страхова Олеся

Турецкая школа, 5 класс

М. Җәлил “В Европе весна”

24

Журавлев Денис

Кистем мәктәбе, 8 сыйныф

Д. Абдуллин “Көрәш батыры”

25

Касимова Алиса

Паюра мәктәбе, 8 сыйныф

Х. Туфан “Килеп җитте сугыш бу җиргә”

26

Касимова Зарина

Кистем мәктәбе, 9 сыйныф

М. Җәлил “Кошчык”

27

Корепанова Снежана

Школа № 3, 7 класс

М.Джалиль “Ромашка”

28

Касимова Айзиля

Кистем мәктәбе, 6 сыйныф

Р. Миңнуллин “сабантуй кызык булды”

29

Нуралиев Ирек

Починки мәктәбе, 7 сыйныф

Ф. Кәрим, “Умырзая”

30

Касимова Дина

Кистем мәктәбе, 11 класс

“Авылда сугыш”

Аерылмагыз

Табигатьне саклыйк.

Солтанова Энҗе Мөбәрәкҗан кызы

Актаныш районы Усы башлангыч мәктәбе

Максат: табигатькә мәхәббәт,сак караш тәрбияләү, җирне матурларга, аны “дәваларга “ өйрәтү.Укучыларның экология өлкәсендәге белемнәрен арттыру,аларның танып-белү мөмкинлеген үстерү.

Зал җәйге табигатьне чагылдырып бизәлгән,ясалма агачлар,чәчәкләр куелган.

А.б Гүзәл җирем ( Р.Вәлиева).

Гүзәл җирем,

Туган илем,

Нинди генә төс юк анда:

Аланында- алсу гөлләр,

Алтын кояш кырларында.

Гүзәл җирем,

Туган илем,

Нинди генә моң юк анда:

Әрәмәдә- сандугачлар,

Кәккүк тавышы – урманында

Гүзәл җирем,

Туган илем,

Нинди генә ямь юк анда:

Сихри нурлар- таңнарында

Гүзәл җирем,

Туган илем,

Якты ямең,татлы тәмең

Мәңге минем күңелемдә…

Алсу. Инде шактый җир үттек, арыдык,әйдәгез утырып ял итеп алыйк.

Галия. Әйдәгез,чәчәкләрне чирәмгә куеп торыйк.

Наил. Бигрәк күп чәчәк җыйдык. Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән инде без аларны?

Марат. Әйе, өйгә кадәр бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас.( кулларына рогаткалар,озын чыбыклар тотып,лимонад шешәсе кыстырып тәртипсез балалар керәләр).

1 бала. У-у, карагыз әле, күпме чәчәк монда,җитмәсә кычытканы тора юл өстендә (тибеп җибәрә, ялгыш кулы эләгә,бала ыңгырашып куя).Әл-лә-лә, кулымны чагып та алды.

2 бала. Әйдәгез, чәчәкләр очыртып уйныйбыз. Кем ераккарак очыртыр икән? (күбәләккә дә ташлар ыргыталар).

Саескан. Әле генә нинди матур балалар килгән иде, ә болары нинди тәртипсезләр.Урман аланында нәрсә ясап бетерделәр. Әй сез, урман җәнлекләре,кошлары, бөҗәкләре урман аланында бәла, барыгызда ашыгыгыз.

Бу аланга тәртипсез балалар килделәр дә күрегез, нәрсә ясап киттеләр. Алар әле ерак түгел, алып килергә кирәк аларны.

Җәнлекләр. Ярар, хәзер без аларны(артларыннан куа китәләр).

Төлке. Менә алар, тиз куып тоттык без аларны.

Аю. Ә хәзер аланның хуҗаларын тыңлап карыйк әле.

Ни булды сиңа күбәләк.

Нигә син шундый моңсу,

Тавышың да нигә чыкмый,

Җырламыйсың, бу ни, бу?

Күбәләк. Әй дусларым, белмисезме,

Хәлем авыр икәнен

Җырлар идем мин теләп

Тик юлымны бүлделәр.

Авыр- авыр ташлар белән

Канатны сындырдылар.

Аю. Ай-һай, бигрәк тәртипсез балалар килгәннәр икән урманга кунакка.Тиз генә без аларны салкын базга ябып куйыйк, тәртипле булсыннар,аннан чыгарырбыз.

А.б Аю абзый, ә бәлки алар үз ялгышларын үзләре аңларлар,тәртипләрен төзәтерләр.(Тәртипсез балаларның аягы аксаганы елый башлый.” Ай, аягым авырта, сезнең урманда аягыма әллә ни керде, ярдәм итегез миңа”)

Төлке. Үзең ваткан лимонад шешәсенең пыяласы ул.Сиңа кем булышыр икән?

Бака яфрагы. Ул мине таптап китте, мин аңа булышмыйм.

А.б Иң элек аякны юарга кирәк,аннан соң яфрак куярга.

Күбәләк. Алар миңа авыр ташлар аттылар.

Аю. Күрдегезме, алар сезгә ничек үпкәләгәннәр.

Урман хуҗасы. Мин- табигать сакчысы,урман хуҗасы.Явызлардан,усаллардан табигатьне саклыйм. Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа. Әгәр хәзер серле таягымны селкеп җибәрәм икән, сез өегезгә юлны бөтенләй таба алмассыз. Аңладыгызмы?

Балалар. Урман хуҗасы, зинһар кичер безне.Без башка беркайчан да алай эшләмәбез.

Урман хуҗасы. Бу юлга гафу итәм.Тик бер шартым бар. Әнә тегендә агачлык артында балаларны күрәсезме?

Балалар. Күрәбез.Күрәбез.

Урман хуҗасы. Бу балалар табигатьнең чын дуслары,сезне табигать сакчысы булырга өйрәтерләр.

Урман хуҗасы Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Урман хуҗасы. Мин сезгә кунаклар алып килдем.

А.б Күптән көтәбез сине, Урман хуҗасы. Рәхим итеп утырыгыз.

1 бала. И күңелле җәй көнендә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

2 бала. Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

3 бала. Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Барысы бергә. Табигать ул – безнең әни,

Табигатьне саклагыз.

4 бала. Урманны саклап ,карап торуда

Безгә Урманчы бабай булыша

Киекләре белән серләшкән ул,

Агачлары белән сөйләшкән

Булган җан җылысын

Шушы урманына өләшкән.

5 бала. Куаклары битен тырнаганда,

Төпләренә күпме абынган

Һәр агачның битен сыйпаган ул,

Һәр куакка кулы кагылган.

6 бала.Урманчыга яшел һәйкәл булып,

Аягүрә баскан урманы

Һәйкәлнең дә елый, көлә белә

Ыңгыраша белә торганы.

Җыр “ Барган идем”

А.б Һәркем өчен үзенең торган җире,туган ягы бик тә кадерле. Чөнки бөтен нәрсә туган җирдән, балачактан башлана. Шуңа күрә дә кечкенәдән үк табигатьне яратырга, сакларга өйрәнергә кирәк.

Җыр “Зәңгәр күл” С Сәйдәшев музыкасы. Г Насрый шигыре

.А.б Безнең урманнарыбыз,елга-күлләребез бик бай. Урман-кырларыбызда нинди генә тәмле җиләкләр пешми,төрледән- төрле гөмбәләрне әйтеп тә торасы юк. Әле бит ул үзенең дару үләннәре белән күпме авыруларны да дәвалый. Безнең илдә 500 дән артык дару үләне үсә. Барлык даруның 30% ын дару үләненнән ясыйлар.(Табибә керә)

Табибә Исәнмесез , балалар. Мин дә сезнең бәйрәмгә килдем әле. Монда дару үләннәре турында шигырьләр сөйлиләр дип ишеттем, миндә аларның файдасы турында әйтеп китәрмен.

Мәтрүшкә Мәтрүшкәнең зәңгәрен

Бардыр әле күргәнең

Ә мин булам сарысы

Шәп доктор, дип кешеләр,

Мактый мине барысы

“Панадол”ны, “Упса”ларны

Күпләп эчү зарарлы.

Дару үләннәре эч син

Тыңла мине, ярармы?

А.б Мәтрүшкәне ничек кулланалар? Табибәне тыңлап карыйк әле.

Табибә Мәтрүшкәнең ревматизм,паралич,баш авыртуыннан,салкын тигәннән шифасы бар. Аны чәчәк аткан вакытта җыялар. Төнәтмә ясап та, чәйгә кушып та эчәләр.

Җыр. Мәтрүшкәләр А Гыйләҗев музыкасы. И Юзеев сүзләре.

Тузганак Яратам мин таң нурын

Дару минем тамырым

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң киптереп,

Тәме исең китәрлек

“Брук Бонд” чәеннән бер дә

Калышмыйм мин, белегез,

“Принцесса Гита” белән

Ярышырга әзер без

Табибә Тузганак тамыры төнәтмәсе белән пешкән урынны дәвалыйлар. Яфракларыннан әзерләнгән сокны сары авыруы булганда эчәләр.Ул витаминнарга бик бай.

Ромашка Ромашка минем исемем

Минем чәчәкләрне җыеп,

Чәчегезне юсагыз,

“Ходен Шолдерс” шампунен

Читкә алып куегыз

Чәчәкләрем төнәтмәсе

Бар чирдән дә дәвалый

Смекта”,”Ренни” урынына

Мине эчсәң дә ярый

Табибә Ромашка чәчәгенең төнәтмәсен салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда,авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.

Кычыткан Кычыткан усал, диләр,

Кычыткан чага,диләр

Минем витаминнарымның

Файдасын бит белмиләр

Кычытканлы тәмле аш

Ашаганыгыз бармы?

“Галина Бланка”, кубик “Магги”

Минем кебек витаминнарга баймы?

Табибә Кычыткан шикәр диабетын, аз канлылыкны дәвалый. Аның ванналары тәнне ял иттерә,йөрәк- кан системасын ныгыта.

Җыр “Үз илемдә”Сара Садыйкова музыкасы.Гөлшат Зәйнашева сүзләре.

1 бала Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн нишләрмен

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

2 бала Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен китсәләр күлемнән,

Корыса күкеле урманнар.

3 бала Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

4 бала Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр

Барысы бергә Кешеләр, саклагыз җиремне!

Табигатьне бергәләп саклыйк.

Бүгенге көндә балаларга экологик тәрбия һәм белем бирү бик мөһим. Хәзер заводларның һәм машиналарның күплелеге экологиягә начар тәэсир итә, сулый торган һава, эчә торган суыбыз да мактанырлык түгел. Урамнарны да гел чисталыкта тотып булмый.Шәһәр хакимияте урамнарны чисталыкта тотарга тырыша әлбәттә, ләкин кайбер ата-аналар, хәтта өлкән яшьтәге әби-бабайлар арасында да урамдагы чүпне чүп савытына түгел, ә теләсә кайда атучылар бар. Бу бик ямьсез күренеш. Мондый ата-аналарнын балалары, шундый ваемсызлыкны күреп үсәләр һәм алар ничек чисталыкнын кадерен белсен? Яшьүсмерләр арасында да кош ояларын туздыру, агач ботакларын сындыру, шырпы белән уйнау һ.б очраклары күзәтелә.

Шуңа күрә балаларны кече яшьтән үк, табигатьнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтергә; табигатьне сакларга, чүпләмәскә, пычратмаска, тереклек ияләрен яратырга кирәклегенә төшендерергә кирәк. Моның өчен без, тәрбиячеләр, балалар белән саф һавага чыккач,елнын кайсы вакыты булуына карамастан, табигатьтәге һәр мизгелгә балаларның игътибарын җәлеп итәбез. Матур итеп кошларның сайрауларын, чәчәкләрнең атуын, агачларның яфраклар яруларын, көз җиткәч төсләрен үзгәртүләрен һәм коелуларын, кар, яңгыр яуны, бөҗәкләрне игътибар белән күзәтәбез. Һәрбер әйбер турында балаларга сойлибез, тыюлыкларны мисаллар китереп аңлатабыз, табигатьне сакларга кирәклегенә төшендерәбез. Сынамышлар, табышмаклар, шигырьләр белән дә таныштырабыз, халык авыз иҗатын киң кулланабыз.

Балалар бакчасында экологик тәрбия бирелеп, өйдә ата-аналар белән бу эш алып барылмаса, эшнең нәтиҗәсе күренмәс иде. Шуңа күрә ата-аналар белән дә бу юнәлештә эш алып барабыз: консультацияләр әзерлибез, әңгәмәләр үткәрәбез, ачык шөгыльләргә чакырабыз. Билгеле, ата-аналар без биргән киңәшләрне тыңлыйлар, өйдә экологик тәрбия бирүне дәвам итәләр.

Ел әйләнәсендә табигать белән тыгыз элемтәдә тору өчен, без төркемебездә экологик почмак булдырдык. А балаларның яшь үзенчәлегенә карап, тәкъдим ителгән гөлләрне утырттык. Шулай ук суган утыртып,сулар сибеп, балалар суган кыякларының үскәнен күзәтәләр,кыш һәм яз буе шул кыякларны ашка салып яратып ашыйлар. Ә җәй коне түтәлдә балалар белән кыяр үстердек. Кыярлар үскәч, “үзебез үстергән кыярлар” дип балалар бик сөенеп ашадылар.

Балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүне уеннар аша да өйрәтәбез. Моңа дидактик, халык уеннары, хәрәкәтле уеннар ярдәмгә килә. Менә ата-аналарга балалар белән уйнау өчен бер уен тәкъдим итәм.

Дидактик уен “Табигатьне сакла”

Өстәлдә үләннәр, кошлар, җәнлекләр, кеше, кояш, су һ.б сүрәтләнгән рәсемнәр куела. Уенны алып баручы бер рәсемне яшерә, ә бала , әгәр җирдә яшерелгән обект булмаса, калган тере обектлар белән ниләр буласы турында сөйләргә тиеш. Мәсәлән: кошны яшерә-калган хайваннар, кеше, үләннәр белән нәрсә була һ.б. — бу уен балаларга логик фикер йортергә, уйланырга этәргеч бирә.

Табигатьнең кайсы фасылын гына алма, алар һәрберсе үзенчә матур. Ә үзебезнең төбәгебезнең табигате бигрәк тә күңелгә якын. Шуна күрә шушы гүзәл табигатебезне бергәләп саклыйк, экологик проблемаларга битараф калмыйк, булдыра алганча табигатне саклауга үз өлешебезне кертик. Киләчәк буынга табигатькә карата мәхәббәт тәрбиялик.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/373350-tabigatne-berglp-saklyjk

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәhәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Табигатьне саклыйбыз” темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Әзерләде: 2 нче квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Гайнуллина Әлфия

Харислам кызы

Татар теле дәресенә план

Тема: Табигатьне саклыйбыз.

Җәвид Тәрҗеманов “Табигать китабы”.

Максат:

1. Яңа сүзләр кертү: гаять, алан, кошкорт. Пычратма! Ул пычратмый. Өзмә! Ул

өзми. Үтермә! Ул үтерми; Җ. Тәрҗемановның Табигать китабы” шигыре белән

таныштыру.

2. Шигырьдәге сөйләм үрнәкләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана

белү; аралашуны, кызыксынуны, иҗади фикер йөртә белү сәләтен үстерү; укучыларның

табигать турындагы белемнәрен киңәйтү.

3. Табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Циклның исеме “Табигатьне саклыйбыз”.

Җиһазлау: И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле” 4547 нче

битләр, табигать, хайваннар, кош турында рәсемнәр, компьютер, проектор, экран.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

Исәнләшү, хәерле көн теләү.

Елмаегыз! Берберегезгә тылсымлы сүзләр әйтегез.

Исәнмесез!

Хәерле иртә!

Кәефегез ничек?

Сиңа исәнлек телим.

Син бүген бик матур.

Дежур укучы һава торышы турында сөйли.

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

Дәреснең максаты әйтелә.

Алдагы дәрестә бу “Зоопаркта” дигән зур теманы тәмамладык. Кыргый хайван

һәм кош исемнәре белән таныштык, алар турында шигырьләр укыдык, тәрҗемә иттек,

хикәяләр төзедек. Ә безнең грамматик тема сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе.

Сыйфатларның гади, чагыштыру дәрәҗәләрен кабатларбыз.

1) Дәрестә биремнәрне үтәгәндә чиста, пөхтә үтәлешенә игътибар итәм,

һәркайсыгызның дәрестә актив булуын, сорауларга төгәл, тулы җавап бирүен сорыйм.

Нинди кош исемнәрен беләсез? (песнәк, чыпчык, карга, торна, акчарлак, ябалак,

тукран, сандугач)

Нинди кыргый хайваннарны беләсез? (аю, бүре, төлке, куян, керпе, дөя, ташбака,

арыслан, маймыл, юлбарыс, ишәк, көнгерә, елан)

2) — Ты экскурсовод в зоопарке. Что ты расскажешь о животных. Син экскурсовод.

Рәсемнәр буенча хайваннар турында сөйләгез. Кошлар турында нәрсә беләсез?

Ябалак төнлә яхшы күрә, яхшы ишетә. Тавышсыз оча. Бик зур файда китерә.

Тычканнарны ашый.

Бу соры бүре. Ул усал, тиз йөгерә. Ит ярата.

Арыслан кыргый хайван. Ул бик көчле. Тиз йөгерә.

Ә бу хәйләкәр төлке. Ул сары төстә. Куян, тавык итен ярата.

Ә бу зур аю. Ул бик көчле хайван. Җиләкҗимешләр, балык, бал ашый. Кышын

йоклый. Алар 4045 ел яшиләр.

Ишәк иң көчле хайван.

Ташбака ике йөз елга кадәр яши.

Дөя бик зур хайван. Ул сусыз берничә көн яши ала. Ул җылы якта яши. Туган җире

көньяк Америка. Ул үлән ашый.

Үзбәя.

3) Шулар арасында иң куркак реди них самое трусливое);

иң тырыш амое трудолюбивое);

иң көчле амое сильное);

иң кызык хайван амое интересное животное);

иң озак яшәүче амое долгоживущее).

Үзбәя.

4) Кызыл, яшел, зәңгәр, сары, кара, ак, бәхетле, якты, файдалы, күңелле, йомшак,

пычрак, сәламәт, куркак сыйфатларын гади чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә әйтегез.

5) Өй эшен тикшерү.

6) Йомгак, нәтиҗә ясау.

Как образуется превосходная степень прилагательных

а) частичное повторение начала основы;

б) усилительные частицы бик, иң.

Как образуется сравнительная степень прилагательных

При помощи суффиксов рак/-рәк

Үзбәя.

III. Яңа дәрес өстендә эш.

Бүген бу “Табигатьне саклыйбыз дигән зур теманы башлыйбыз. Дәрестә

Җ.Тәрҗемановның “Табигать китабы” исемле шигырен укырбыз. Яңа сүзләр

өйрәнербез.

1. Яңа сүзләр белән танышу.

гаять [гъәйәт] очень

алан [алан] поляна

кошкорт — [къош къорт] — птицы

Пычратма! Ул пычратмый.Не загрязняй! Он не загрязняет.

Өзмә! Ул өзми. Не рви! Он не рвет.

Таптама! Ул таптамый. Не топчи. Он не топчет.

Үтермә! Ул үтерми. Не убивай. Он не убивает.

2. Сүзтезмәләр төзү.

1) а) гаять бай, акыллы, тәртипле, көчле, күренекле, эшчән, уңган, күңелле,

файдалы

б) алан нинди? Чәчәкле, җиләкле, күбәләкле

в) кошкортлар. Аланда кошкортлар сайрый.

2) Өзми, таптамый, үтерми фигыльләрен затсан белән төрләндерү

I в. таптамый

II в. үтерми

Тактада “өзми” фигылен хәзерге заман юклык формада төрләндерү.

Үзбәя.

3. Җ.Тәрҗемановның “Табигать китабы” шигырен уку.

IV. Ныгыту.

1. Тәрҗемә итү.

2. Сорауларга җавап бирү.

Автор балаларны кая чакыра? (урманга, кырга)

Нигә чакыра? (“Табигать китабы”н укырга)

Ул китап нинди? (зур, бай)

Нәрсәләр бар? (җир, су, күк, кояш, ай, җәнлекләр, кошкортлар)

3. Тамыр сүзләрдән ясалма сүзләр ясагыз.

Җир, су, кояш, ай.

4. 46 нчы бит 4 нче күнегү. Дөресме, дөрес түгелме?

Үзбәя.

5. Табигать турында әңгәмә

Табигать кешегә нәрсә бирә?

Табигать кешегә агач, җиләкҗимеш, файдалы үләннәр бирә. Агачлар һаваны

чистарталар. Саф һава кешеләргә дә, хайваннарга да, үсемлекләргә дә кирәк. Чиста һава

ул безнең сәламәтлегебез.

Табигать безгә матурлык һәм шатлык бүләк итә. Урманда кошлар сайрый, кырда

икмәк үсә, болында чишмә ага. Һава, су, кояш безнең дусларыбыз.

Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Суны,һаваны, җирне пычратырга, үләннәрне

таптарга, хайваннарны, кошларны үтерергә, чәчәкләрне өзәргә ярамый.

6. Нәтиҗә ясау.

Табигатьне саклау турындагы закон Татарстан буенча 1997 нче елның февраль

аенда, ә Россиядә 1991 нче елда кабул ителгән.

V. Йомгаклау.

Табигать кешегә бик күп нәрсәләр бирә саф һава, агач, җиләкҗимеш, гөмбә,

файдалы үләннәр. Тагын матурлык, бүләк итә. Бу табигатьтә ял итәбез. Шуңа күрә

агачларны сындырырга;

чәчәкләрне өзәргә;

үләннәрне таптарга;

кошкортларны, җәнлекләрне үтерергә;

һаваны, җирне, суны пычратырга ярамый.

VI. Билгеләр кую.

Өй эше бирү. Безнең якның табигате” темасына хикәя төзергә.

 Мин – табигать

          баласы

                                                                                
Төзеде:  Күлле  Киме  урта

                                                                         
мәктәбенең башлангыч сыйныф

                                                                         
укытучысы  Йосыпова Г.И.

                                                      
                          Үткәрелде: 

                                                                 
               4сыйныф укучылары белән

                                                       
 Вакыты: 22
октябрь, 201
4ел

Максат.          

       Укучыларда   туган  як   табигатенә  
мәхәббәт тәрбияләү;  яраткан   шагыйрьләребезнең
, язучыларыбызның   әсәрләре   аша    табигатьнең
матурлыгын күрә белергә,   саклый  белергә
өйрәтү; танып –белү сәләт-

ләрен
үстерү.

 1.Кереш
өлеш.   Мин – табигать баласы.

 Слайд 1.

         Берәүләр шәһәрдә
яшәсә, без исә,гаҗәеп гүзәл авыл
табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып
үскән табигать балалары, җир балалары.
“Шәһәрне макта, авылда тор “ — дигәннәр
борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.

                 “Коенып үскән су буе,

                   Шылт  та итми як- якта

                   Яшәргә риза мин монда

                   Әйләнеп бер яфракка” – дип яза гомере
буе  шәһәрдә яшәгән, әмма туган
авылына, чишмәләренә,басу – кырларына, тал – тирәкләренә
– гомумән авылыбызның гүзәл табигатенә гашыйк
булган авылдаш язучыбыз Сибгат Хәким.

         Слайд 2. Слайдтагы сүзләрне уку. 

«Табигать кочагында яшәү,аны күреп
тору,аның белән сөйләшү- бәхет.”

        
Ә нәрсә
соң ул табигать?

        
Табигать ул безнең
әйләнә –тирәбез,туган җиребез,туган ягыбыз…

        
Суларын эчеп туймаслык
чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле
аланнарыбыз, урман – кырларыбыз.
Җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясы.

-Без шул табигатьтә яшибез.Без барыбыз
да табигать балалары.Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең
челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри
зәңгәрлеге күңелләргә сихәт
бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә
дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт
өсти,матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать  —  Җир
анабызга аз гына саксыз кагылсаң да ул җимерелергә,уалырга
гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә
мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга , усаллардан сакларга
тиешбез.

        
Кызганычка каршы саклап
бетерә генә алмыйбыз шул.

2.   Табигатькә саксыз караш турында шигырьләр
тыңлау.
(”Белмим, нәрсә белән бетәр”,
“Җир елый” шигырьләре)

  3.   Табигатьне кадерләү турындагы
әйтемнәрне  уку, мәгънәләрен аңлату
.

  Слайд 3. “Җиргә
төкергән – үзенә төкергән”

                 “Кеше үз
гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш”

                 “Агачның тамырларына
балта чабып, яфрагы белән дус булма”

                 “Кул пычранса су белән
юарсың,

                   Су пычранса ни белән
юарсың”

                 “Бер агачтан мең шырпы ясап
була.

                    Бер шырпы белән
мең агачны яндырып була”

                  “Каен себеркесе хан кызын
терелткән” һ.б.

  (Өстәп әйтү)

   4. Г.Тукай иҗатында табигатьне
саклау  темасы. 

 Слайд 4 – 6.  Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып ,
табигатьне саклау турында чаң какты. Кечкенәдән Кырлай
табигатенә,урманнарына, малайлар белән бергә ат
көткән болыннарына, сихри күккә ашкан төз
чыршыларга гашыйк була нәни Гадулла. Әтисе Сәгъди абзый бик
олы җанлы ,эшлекле татар крестьяны була.Нәни Габдулланы үзе
белән бергә игенчелек эшләренә тарта башлый. Крестьян
хезмәте авыр булса да аның ләззәтен таба ул:көн
үзәгендә басудан кайткач буага төшеп су
керүләр, баздан катып алып менеп чишмә суына болгатып
эчүләр – кичләрен Кырлай урманнарында җыр, моң –
болар барысы да Тукайны шагыйрь иткән иң
әһәмиятле шартлар,Тукаебыз күп кенә шигырьләрендә
җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне
яратырга, аларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга
өнди, үзенең шигьри бизәкләре белән табигатьнең
гүзәллеген ача.

  “Туган авыл”   шигырен тыңлау.

   “Бу рәсемнәр кайсы шигырьдән?”

5.  А.Алиш әсәрләре аша табигатьнең
матурлыгын күрү.

 Слайд 7-8

  Туган туфракка сабый чакта
җибәргән тамырлар гына кешене бәхетле итә.
Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда башлана
һәм А.Алиш әйткәнчә куе урманнардан,киң
кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак
икәнлегең күңелгә мәңге берегеп кала.

  Ә кем соң ул балалар А.Алиш? 

Әйе, балалар,  А.Алиш — сөекле
әкиятче, язучы, герой абыебыз да ул. гүзәл табигать кочагында
үскән зирәк малай кечкенәдән үк
сәләтле бала була,фәннәрне бик яхшы
үзләштерә, концертлар оештыра, шигырьләр
,хикәяләр яза табигатенең  ,тирә – як мохитне оста
тоемлый , үзенчә күрә белгән. Язучының
күп әсәрләре табигать — белән тыгыз
бәйләнештә язылган. Ул табигать ямен , аның матурлыгын
сиземли һәм аңлый белүче язучы. Безне дә табигать
матурлыгын күрә белергә, югалтмыйча  сакларга
өйрәтә.

    Аның “Туган авыл” шигыре нибары 7
юлдан тора. Шушы кыска гына шигыре белән ул туган авылының
матурлыгын, гүзәллеген, аны нык яратуын төрле яклап ачып
биргән.

     Илүзә шигырь сөйли. 
“Туган авыл”.

     1 сыйныф  укучылары ”Ярканат” шигырен 
сөйли.

        
Әкиятләрен ул
табигать күренешләрен ,хайваннар һәм кошлар дөньясын
сурәтләп яза.

Слайд 9.    “Әкиятләрен рәсемнән
танып бел” .

6.    А.Алишның 
” Койрыклар “ әкиятен сәхнәләштерү.

-Балалар, А. Алиш бу
әкиятендә хайваннар һәм  кошлар дөньясын гына
сурәтләп калмый, куян кебек ялкау була күрмәгез , дип
тә кисәтә.

7.  Чишмәләр– табигать бизәге .  С.
Хәким чишмәләре . Слайд 10-11

      Һәрбер шәхес үзенең иҗатында
туган ягының матурлыгына дан җырлаган, үз ягы
табигатенең гүзәллеген һәр кешегә
җиткерегә тырышкан. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын
күңелдән яраткан  кеше генә Ватанын ярата
һәм кирәк вакытта үз – үзен аямыйча
көрәшкә күтәрелә.Аны исә
чишмәләрдән, елга – күлләрдән башка
күз алдына да китереп булмый.        Чишмәләр…Кемнең
генә күңеленә илһам салмый да,кемгә
генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар.
Чишмәләр – табигатькә җан кертүчеләр
алар,елга, күл,инеш,диңгез,океаннарга тормыш бүләк
итүчеләр дә.Чишмәләрне без мәңге
яшәр өчен яратылган үлемсез чыганаклар дип кабул итәргә
өйрәнгәнбез. Алай түгел икән шул. Карамасаң
чистартып тормасаң,алар да улә икән.

     Авылыбызда чишмәләр күп булган: нәкъ авыл
уртасында Буяучы чишмәсе, бераз өскәрәк
киткәч,чишмәләр бер – бер артлы тезелеп киткән: Марс
чишмәсе,Кларс чишмәсе,Түбән оч,Югары оч
чишмәләре.Авылдаш шагыйребез Сибгат Хәким бу
чишмәләр янында күп булган,алар аның
күңелен дулкынландырган. Чишмәләргә багышлап “Бер
тауда 10 чишмә”, “Фазыл чишмәсе” шигырьләрен иҗат
иткән ул.Алар көйгә дә салынган.

Суларны колонкалардан гына агызып эчә башлагач, күп
чишмәләребез юкка чыкты. Моны күреп шагыйрьнең
җаны сыкраган. “Гүзәллекнең кадерен белеп
җиткермибез шул…” дия торган булган ул.

Иң зур һәм иң матур чишмә
авылыбызның түбән очына урнашкан улаклы чишмә: суы
куаклар арасыннан бәреп чыккан ,озын агач улаклар буйлап аккан.Бу
чишмәнең тәмле шифалы суы эч һәм эчәк
авыруларыннан интеккән кешеләргә бик файдалы,
диләр.Шәһәрдән кайткан күпме кешеләр
шул чишмәнең суын алып китәләр. С.Хәким дә
шул чишмәнең суын эчеп үскән.

“Чишмәләр үзләре минем

Учларыма су салды

Су салды алар яшәргә

Көчәйтеп тик сусауны” – дип яза ул.

“Туган якка бер тапкыр кайтып
килмәсәң,ел буе тамагы туймый калган

кеше кебек йөрисең…” “Кайтам, кайтам туган авылыма…”,-
дип яза шагыйрь.

   Хәзер С.Хәкимнең туган авылын,аның табигатен
чиксез ярату, сагыну хисләре белән язылган “Сусау” дигән
җырын тыңларбыз.

        8.Урманнар – безнең табигатебезнең аерылгысыз
бер өлеше.

Слайд   12-13

             Урманнарны бөтен кеше дә ярата,
һәркемнең анда барасы килә.Чут – чут итеп сайраган кош
тавышлары, хуш исле җиләк , чәчәк , үлән
исләре кешеләрне үзенә тарта. Ял
көннәрендә төркем –төркем дә, ялгыз да
кешеләр урманга агылалар. Урманнар – безнең дусларыбыз,
туендыручыларыбыз

Урманның безгә биргән сый –
хөрмәтенә без бик рәхмәтле. Әмма барлык
кешеләр дә урман байлыгыннан тиешенчә генә файдаланып, аны
саклый беләләр микән соң? 

       “Сак бул , син” шигыре.  Илфинә сөйли.

Сәхнәләштерелгән
күренеш.
    Урманда
гөмбә җыючы кызлар нинди күренешләргә тап
булалар?          Игътибар белән тыңлыйк әле аларны.

(Урман күренеше.Кәрзиннәр
тотып 3 кыз чыга.Кырмыска, Күбәләк, Куян, Кош,Чыршы, Каен,
Ландыш белән очрашалар. Моң – зарларын тыңлыйлар).

    “Табигать ул – безнең әни.
Табигатьне саклагыз!”-дип бетерәләр. “Барган идем” җыры
җырлана.

     9. Магнитофон язмасында “Җир –
ана кисәтүе”н тыңлау.

Слайдлар 14-15.

    10.Йомгаклау. Укучылар сөйли.

  Әйе,без табигать балалары, ә
табигать – безнең хуҗабыз! Моны

беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең
кагыйдәләренә,кануннарына каршы килмичә аңа
булышыйк.

    Чыннан да, безнең Туган ягыбыз
чәчәк кебек, ул беркайчан

картаймас.Минем бөтен теләгем,хыялым шул.Чәчәк
ат син, минем яраткан,сөекле Туган ягым. Ләкин чәчәк
кебек шиңмә, саргайма һәм
кипмә.Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда
һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә
яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!

  11.  Җыр “Туган җиремә”

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Таби?атты аялайы? сценарий
  • Таби?ат туралы сценарий
  • Табель 2022 праздники
  • Табасаранский праздник эбельцан
  • Таан той хакасский праздник