Тамчы шоу сценарий

Скачать: Сценарий внеклассного мероприятия "Тамчы-шоу" на татарском языке

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

«Иске Юраш  урта гомумибелем бирү мәктәбе»

"Тамчы шоу"

                                                    Алабуга
районы Иске Юраш урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучылары 

                                            Шәрипова Зөбәрҗәт
Салих кызының  

                                            3-4 нче сыйныфта уздырган

“Тамчы шоу”  эшкәртмәсе.

                    Тамчы шоу

Тема: Туган илем.

Максат: Туган илебез турында белемнәрен
ныгыту, камилләштерү;

               Сәнгатьле сөйләм телен
үстерү;

               Игътибарлылыкны арттыру;

              Туган илне ярату, саклау
кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: сүзе язылган карточка, туган ил
турында

                   мәкальләр, ноутбук,
проектор

                         Барышы.

Бүген бездә “Тамчы шоу”

Гаҗәеп күңелле шоу.

Кызлар һәм егетләр ярыша

Менә була тамаша.

— Бүген без сезнең белән тамчы-шоу
уен-ярышына җыйналдык. Ярышта ике команда катнаша: “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”. Ә
хәзер сүзне укучыларга бирик.

Командалар белән танышу.

Безнең исем: Тапкырлар!

Безнең девиз:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,

 Сезгә куып тоттырмас.

1.Мин — Дарина, бик күп укыйм

Быел бик тә тырышам.

Отличник укучылардан

Бераз гына калышам.

    2. Зөфәр булам, Илмәттән,

    Мин дүртенче сыйныфта.

    Бик яратам җырларга,

    Тырышам шәп укырга.

     3.Ә мин, Дилюс, шук малай,

     Өлгер малай, ут малай.

     Кайчак мине кисәтәләр

     Аңламыймын, ник алай.

     4. Өченче сыйныфта укыйм

Илназ булам, дусларым,

Биим дә мин, җырлыйм да мин

Спортны да яратам.

Барысы бергә:

Барыбыз да дус һәм тату

Командада дүрт бала.

Сер бирмәскә тырышырбыз –

“Тапкырлар”
сезнең алда.

Безнең исем: Зирәкләр!

Безнең девиз:

Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик зирәк ул бик сирәк.

1.Мин —
Җәлил, беркайчан да

    Девизымны онытмыйм.

    Чиста, пөхтә, тиз язам

    Өлгер белән дуслашам.

   2. Мин, Айзат, бик тырышам,

    Һәр көн саен алга барам.

    Иптәшләрне дә калдырмыйм,

    Үзем белән бергә алам.

3.Исәнмесез, барыгыз да!

Минем исемем – Нияз.

Туган илемне яратам,

Күгебез булсын аяз.

4. Минем исемем Эмиль

Үзем һәр яктан камил.

Куамын көнчелекне,

Яратам дөреслекне.

Барысы бергә:  

Без дә бик тырыш балалар

Командада дүрт кенә.

Көч сынашырга әзер без

Дүрт булсак та төш кенә.

-Бүгенге бәйгене туган илебезгә, анда
барган вакыйгаларга багышлыйбыз..

-Ярышыбызны башлыйбыз. Беренче тур
“Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” дип атала. Командалар чиратлашып сорауларга җавап
бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командада
катнашучылар җавап бирә.

                           Сораулар:

1.Россия президенты кем? (Владимир
Владимирович Путин)

2.Татарстан Республикасы президенты   (Рөстәм
Нургалиевич Минниханов)

3.Россия гербында нәрсә сурәтләнгән? (2
башлы бөркет)

4.Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?  
(Канатлы ак барс)

5.Татарстан флагында нинди төсләр?    (
яшел, ак, кызыл)

6. Россия флагында нинди төсләр?    (ак,
зәңгәр, кызыл)

7.Россия башкаласы     (Мәскәү)

8.Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)

9.Ничә планета бар? (9)

10.Ничә материк бар?(6)

11.Татарстандагы иң зур елга      (Идел)

12. Россиядә иң тирән күл (Байкал)

13. Безнең мәктәп директоры (Гиззатуллин
И.Л.)

14. Алабуга район башлыгы кем? (Емельянов
Геннадий Егорович)

15. Беренче олимпия уеннары нинди илдә
барлыкка килгән? (Греция)

16.Соңгы кышкы Олимпия уеннары нинди
шәһәрдә уза? (Сочи)

Икенче тур “Игътибарлылык” дип
атала. Сезгә рәсемнәр күрсәтелә, аларны игътибар белән карарга һәм нәрсә сурәтләнгәнен
әйтергә кирәк була.

“Тапкырлар” командасына

— 2 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар
ничә? Нишлиләр?

(2 юлбарыс, ята)

“Зирәкләр” командасына

— 4 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар
ничә? Нишлиләр?

(5 ат, чаба)

Өченче тур.  “Продолжи ряд!” дип
атала. Сезгә мәкальне дәвам итәргә кирәк. Командалар чиратлашып җавап бирә.
Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командага күчә.

Дүртенче тур. “Бул зирәк! Туган
авылыңны  таныйсыңмы?” Рәсемдә сезгә бик тә таныш булган җир сурәтләнгән. Бу кайсы
җир? Карточкага язып күрсәтергә.

Бишенче тур “Бул тапкыр!”

Буталган хәрефләрдән сүз төзергә

О Л И М П И А Д А

 “Сүз эчендә сүз” — “олимпиада” сүзеннән русча
һәм татарча сүзләр төзү

(лампа, мода, пила, липа, дама, лом,
Олимп,  Мила, Лида, Дима, Ада, ипи, ми)

Алтынчы тур “Капитаннар ярышы”
Сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә

“Зирәкләр” командасы капитанына сораулар:

1.Турыпочмаклыкның мәйданын барлык ягын
кушып табалар. (юк)

2. Татар кызының милли баш киеме – калфак
(әйе)

3. Ак барс – Казан хоккей командасының
исеме(әйе)

 4.14 +4 =18 (әйе)

 5.“Шүрәле” әкиятен А.Алиш язган (юк)

6.Без Аксубай районында яшибез (юк)

7.1 см да 10 мм (әйе)

8.Мәктәбебез М.Җәлил урамында урнашкан.
(юк)

9.Алты алтың кырык алты. (юк)

“Тапкырлар” командасы капитанына сораулар:

1.Турыпочмаклыкның мәйданын иңен буена
тапкырлап табалар.(әйе)

2. Чаллы – КамАЗ машинасы чыгара торган
шәһәр (әйе)

3. Каен- ылыслы агач (юк)

4. Татар егетенең милли баш киеме – калфак
(юк)

5. Якшәмбе – ял көне (әйе)

6. 72:8=9 (әйе)

7. Без Алабуга районында яшибез. (әйе)

8. “Су анасы” әкиятен Муса Җәлил язган
(юк)

9. 20-8=13 (юк)

-Музыкаль тәнәфес “Туган ягым Татарстан”
җыры башкарыла. “Республикам минем Татарстан” презентациясе күрсәтелә.

-Нәтиҗә ясау, бүләкләү.

“Тамчы – шоу” уены

    Максат:

  1. укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
  2.  укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  3. тел культурасын үстерү;
  4. укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  5. эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
  6. туган телгә,  әдәбиятка, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.  

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, яңа басылып чыккан матур әдәбият китапларыннан күргәзмә, сораулар язылган карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары, Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Хөсни, Һ.Такташ портретлары, презентация.

Уен тәртибе. Уенда 2  команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп  төрле костюмнар да әзерли ала.  

Уен барышы.

    Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә.  Уенчылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы.  1  Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезнең хөрмәткә без 7 сыйныф укучылары белән  “Тамчы – шоу” уенын күрсәтербез. Ике команда арасыннан зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз.

2.  Тамчы шоу уены барыгызга да бик яхшы таныш, шуңа күрә иптәшләрегезне куллар чабып аларга көч бирерсез дип ышанып калабыз.

 1.Уеныбызның барышына  һәм укучыларның чыгышларына  бәя бирүче жюри составы белән дә танышыйк.     1.

                                                                2.

2.

Дуслар, сез безгә сүз бирегез,

Белгәннәр алга чыксын.

Һәрберегез тамчы шоуда    

Осталыгын, зирәклеген, булганлыгын күрсәтсен.

Сезнең ялыгыз күңелле үтсен! Зур уңышлар сезгә.

 1.Ә хәзер сүзне командаларга   бирәбез. Әйдәгез алар белән якыннанрак танышыйк.

 Дуслык (Безнең исем)

Безнең девиз. Дуслык — безнең бәйрәм бизәге

                         Дуслык – безнең җиңү теләге.

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

Зирәкләр ярышка чыксын.

Акылын һәм тапкырлыгын

Эшкә җигәргә тырышсын

Татар телендә алган белемнәрне

Акларга без тырышырбыз

Тамчы-шоуда безнең белән

Якынрак танышырсыз.

 2.Бик әйбәт, укучылар. Хәзер икенче команда белән дә танышыйк.

 Безнең исем. ЯЛКЫН.

Безнең девиз. Ялкындай янып яшәргә,

                        Җиңәргә – бирешмәскә!

“Ялкын” командасыннан

Сәлам кабул итегез.

“Дуслык” ярышка чакыргач,

Көч сынарга булдык без.

Сыныйк алган белемнәрне

Хәзер татар телендә

Кем иң зирәк һәм иң тапкыр

Барсын һәрвакыт алдан.

.1. Булдырдыгыз укучылар. Шулай итеп, 1 беренче турга кереп китәбез

I тур.  Батыр – берне, белемле – меңне егар.

Мин сезгә мәкальләрнең беренче өлешен әйтәм, ә сез икенче өлешен, мәкальне әйтеп бетерергә тиеш буласыз.  Һәр дөрес җавап өчен 1 бал куела.

 1 команда 

Кем эшләми-….

Дөрес сүзгә-….

Иле барның-….

Агач җимеше белән мактана-…

Әйткән сүз-…

2 команда.

Кем эшләми-….

Дөрес сүзгә-….

Иле барның-….

Агач җимеше белән мактана-…

Әйткән сүз-…

                             2 тур. Язучыларны таны.

Герой – шагыйрь, “Җырларым”, “Кызыл ромашка” шигырьләре авторы.

Балачагы ятимлектә үткән бөек татар шагыйре.

Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган балалар язучысы, әкиятләр авторы.

Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итүче, “Күчтәнәч”, “Алма бабай” җыентыклары авторы.

Мин сезгә язучылар,шагыйрьләр  турында  кыскача белешмә бирәм, ә сез әйтәсез язучының исем фамилиясен.

3 тур. Игътибарлылык бәйгесе.

    Хәзер сезгә экранда рәсемнәр күрсәтелә. Бик яхшылап игътибар белән карагыз. Әле әйтегез,  

Мәсәлән:

  1. Ничә чәчәк сурәтләнгән иде?
  2. 2 рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
  3. Чәчәкләр нинди төстә?

4 тур. Әдәби әсәрне беләсезме?

1. Шулай итеп, безнең Биктимеребез зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, юлы Чишмә тавына килеп чыга. Ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта балачагалар, шау-гөр килеп, чана шуалар. Чаналы малайларга сер бирәсе килмәгән Биктимер, кулындагы табасына утырып, шугалакта шуа башлый… Ф.Хөсни «Сөйләнмәгән хикәя»

Алып баручы. Хәзер әдәби әсәрләрдән өзекләр укыла. Сезгә әсәрнең исемен һәм авторын дөрес итеп әйтергә кирәк.

Бара торгач, юл кинәт кенә таудан түбәнгә таба төште. Велосипед юлдан тагын да тизрәк тәгәрәде. Мөнир бик курыкты. Ә ул тормозга баса белми иде. Велосипед таудан очты диярлек. Мөнир үз алдында берни дә күрмәде… Н.Фәттах «Велосипедчы Мөнир»

Рус теле укытучысы аңа тактада бер җөмлә язарга кушты. Гыйззәтуллин тактага: «Карим опоздал на урок»,- дип язып куйды. Эш бик җиңел- иянең астына бер сызык. Хәбәргә ике сызык сызарга да шуны русча сөйләргә кирәк иде…М.Мәһдиев «Рус теле дәресендә»

...Әйдүк аңарга якынлашты, аның башыннан сыйпады. Әйдүкнең исе дә аңарга таныш иде. Ул, нигәдер, бу кешегә өрүе өчен оялды. Ул җиргә ятып шуышып килә башлады. Ул да булмады, торып чабып китте, кинәт борылды да Әйдүкне аяклары белән кочаклап алды…Һ.Такташ «Караборынның дусты»

           Vтур.  Бишенче тур.

Өй эше итеп сезгә

үзегезгә ошаган, яраткан  бер  шигырьне  яттан өйрәнеп килергә иде.

Хәзер сүзне “Дуслык”командасына  бирәбез.

Әле “Ялкын” командасын тыңлыйбыз.

   6 тур. Атынчы тур.

Бирелгән хәрефләрдән сүзне җыегыз. Нинди сүз килеп чыгар.

Тукранбаш. Әле шушы сүздән яңа сүзләр төзегез. Кайсы командада күбрәк сүз була, шул җиңүче. 2 минут вакыт сезгә.

Вакытыгыз бетте. Әйдәгез башлыйбыз кара-каршы сүзләрне әйтәбез.

VII тур.   Капитаннар бәйгесе

 Хәзер капитаннарга сораулар бирәбез, ә алар

Әйе, юк дип җавап бирергә тиеш булалар.

“Дуслык” командасына.

         1.”И туган тел, и матур тел” шигырен Г.Тукай язган.(Әйе)

2.Матур,чибәр,гүзәл,ямьле – бу синоним сүзләр. (әйе)

3.Елның бишенче ае – август.(юк)

4.Татар телендә алты килеш бар.(әйе)

5.Дүшәмбе – русча среда.(юк)

6.Капма – каршы мәгънәле сүзләр – Антонимнар. (әйе)

  1. Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр. (әйе)
  2. сентябрь,октябрь, ноябрь – кыш айлары. (юк)
  3. Исемнең сораулары – нишли?нишләде? (юк)
  4. Татарстанның башкаласы- Казан. (әйе)

2.Э.  “Ялкын” командасына.

1.”Туган авыл” шигырен Г.Тукай язган. (әйе)

2.Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль.(әйе)

3.Елның икенче ае -март. (юк)

4.Шимбә – русча суббота.(әйе)

  1. Татар телендә сигез сүз төркеме бар.(юк)
  2. Ак-кара, озын-кыска, зур-кечкенә – бу омоним сүзләр.(юк
  3. Мин,син,ул,без,сез,алар – зат алмашлыклары.(Әйе)
  4. Рәвешнең сораулары – нишли?нишләде?(юк)
  5. Күз карасы кебек саклау – бу фразеологизм. (әйе)
  6. Мин җиденче сыйныфта укыйм. (әйе)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!                                     

Бүгенге “Тамчы – шоу “уеныбыз ахырына якынлашты. Татар телен яратыгыз, шул телдә аралашыгыз, бер-берегез белән дус яшәгез.

Җирне саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиеш без.

Без яшибез бер үк җирдә,

Без-күршеләр.

Без,әйдәгез, дуслар булыйк,

Без – кешеләр.

Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә.

“Дуслык” сүзе булсын безнең – ТЕЛЕБЕЗДӘ!

Тамчы – шоу” уены

Җыр “Туган тел.

Исәнмесез» ,- диде берәү килеп

Читтә йөргән чакта каңгырап,

Гүя шулчак баскан җирләреннән

кайнар чишмә чыкты ургылып.

Бары бер сүз: «Исәнмесез»,- диде

Күпме моң ишетте колагым.

Атам-анам теле, туган телнең

Газмзлеген шунда аңладым

Җыр булырлык матур сүзләр биргән

Матур телем. Туган телем.

рәхмәт сиңа, Туган телем

Киңдер сиңа күңел түрем.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр

Белмәгән коры калыр.

Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине?!

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй мөкатдәс Тукай теле!

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле – дуслык теле.

Мин халкымның чәчкә күңеленнән,

Бал кортыдай, энҗе җыямын,

Җыямын да җанлы энҗеләрдән

Хуш исле бер кәрәз коямын.

Шуңа да мин беләм тел кадерен:

Бер телдән дә телем ким түгел —

Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,

Ким күрер тик аны ким күңел!..

Халык теле миңа — хаклык теле,

Аннан башка минем илем юк;

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк!

Әнкәм теле миңа — чәчән теле,

Аннан башка минем халкым юк

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк.

Максат:

укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;

укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;

тел культурасын үстерү;

укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;

эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.

Уен барышы.

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер – беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә, үзебезнең төбәгебезгә, туган ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Сүз командаларга бирелә. 2 командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде, әйдәгез алар белән танышыйк)

(2 команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра, укучыларның шөгыльләләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә)

Ә хәзер инде сезнең телне ни дәрәҗәдә белүегезне тикше­реп карыйбыз. Бу бәйгедә ике төркем катнаша. (Төркемнәргә алдан ук өй эше бирелә: исем, сәламләү, җыр, девиз, эмблема, тел турында шигырь һәм мәкальләр әзерләргә, «җ»яки «к» хәрефеннән торган хикәяләр язып килергә) Беренче төркемнең исеме -«Тел белгечләре», ә икенче төркемнеке — «Тукай оныклары». Бәйгене башлап җибәрәбез һәм төркемнәргә сүз бирәбез.

Сәламләү«Тел белгечләре«

Туган телдә сәламлибез сезне.

Татар теле — туган телебез.

Иң беренче көннән ахыргача

Сөйләшикче шушы телдә без.

Девиз: Тел күрке — сүз.

«Тукайоныклары»

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без — «Туган тел»дән туганнар,

Без — Тукай оныклары.

Девиз: «Теле барның — иле бар»

Җыр: «Әссаләмәгаләйкүм”

1 тур

Алып баручы. Уенга кереп китү, җылынып алу өчен җиңел сораулар.

(командаларга чиратлап сораулар бирелә)

Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре(“Туган тел”)

Казан башында нәрсә бар? (“К” хәрефе)

Г.Тукайның авыл турындагы шигыре (“Туган авыл”)

Дөньяда берәү генә, авылда өй саен (“ө” хәрефе)

Казан ханбикәсе (Сөембикә)

Капма-каршы мәгънәле сүзләр ( антонимнар)

Зат алмашлыклары (мин, син, ул,без, сез, алар)

Татарстан гимны авторы (Рөстәм Яхин муз., Рамазан Байтимеров сүз.)

Татарстанның беренче президенты (М.Ш.Шәймиев)

Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек атыйбыз? (фольклор)

Үз тормыш юлың турында язу (автобиография)

Дөя ничә литр су эчә? (80 литр)

Аюның тәпие нинди? (яссы табанлы, 5 бармаклы)

Ай Җир тирәли ничә тәүлектә әйләнә? (28 тәүлектә)

Г.Тукай романының авторы (Ә.Фәйзи)

М.Җәлилнең төрмәдә утырганда язган шигырләр җыентыгы (“Моабит дәфтәрләре”)

Татарстан флагы ничә төстә һәм ул төсләр нәрсәне аңлата?(3)

2010 ел нинди ел буларак билгеләп үтелә? (Укытучы)

Ишеттем мин читтә “Туган телне”

Халкым, нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм.

Ш. Галиев.

Җыр “Мин яратам сине Татарстан”

2 тур “Кем иң өлгер һәм зирәк”

Укучыларга сораулар бирелә, җавапны уйларга вакыт бирелми. Кем иң өлгер һәм тиз була, шул җавап бирә.Ахырдан иң күп дөрес җавап бирүче җиңә.

Халык аваз иҗатының төп төрләрен атагыз.

Әкиятләр эчтәлекләренә карап ничә төргә бүленә?

Габдулла Тукай кайсы авылда туган?

Габдулла Тукай ничәнче еллда туган?

Сертотмас үрдәк” әкиятен кем язган?

Хуҗасын эзләргә чыгып киткән үрдәк урманда өченчеләрдән булып кемне очрата?

Шәүкәт Галиевның иң танылган шигырен атагыз.

Мәкальне дәвам итегез: эше барның…………………..

“Бакчачы” шигырен кем язган?

Әниләре каргаган ике малайның исемнәре.

Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына.

Бөтенләйгә түгел – вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.

Синнән алган һәрбер сүземне мин

Күз карасы кебек саклар идем.

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

Дога итеп кенә ятлар идем.

Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,

Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

Җыры булыр алар киләчәкнең.

Әйтә алмыйм әле, ул җырлардан

Аз булса да дөнья үзгәрерме?

Тик югалтмам, туган телем, синнән

Алып торган асыл сүзләремне.

Рухыбызда туган тел син,

Җаныбызда туган тел.

Ясалма, килмешәк түгел,

Каныбызда туган тел.

Рухыбызда туган тел син

, Әткәм-әнкәмнең теле,

Борынгы бабабыз теле,

Болгар бабабыз теле.

Бишек җыры көйләгән тел,

Моңлы, ягымлы тел син

Гашыйкларны таныштырган

Һәм кавыштырган тел син.

Зәңгәр күктән кояш кебек,

Якты нур сипкән тел син.

Халкыбызны иманлы иткән,

Шәфкатьле иткән тел син.

Рухыбызда туган тел син,

Җаныбызда туган тел.

Ясалма, килмешәк түгел,

Каныбыздатуган тел!

Туган илем! Син бит минем өчен

Хәтта җаным фида кылырлык.

Туган анам кебек якын дисәм,

Бу — төчелек түгел,— горурлык!

Туган илем — минем туган телем,

Шушы телдән башка җырым юк,

Дип җырласам әгәр җырларымда,

Бу — төчелек түгел,— горурлык!

Туган илем, синең үткән юлың —

Минем юлым, башка юлым юк,

Дип сокланам барыр юлларыңа,

Бу — төчелек түгел,— горурлык!

Концерт номеры.

3 тур “Әдәби викторина”

Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер – ике уч он белән нәрсә пешереп була?

Алтын таракның төшеп калган урыны.

Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? Ни өчен?

Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме.

Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?

Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?

Г.Тукайның бер шигыре “Әйдәле Акбай, ………….” дип башлана. Шигырьне дәвам ит. Шигырь ничек атала?

“Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик беогәләп…”

Бу шигырь юлларының авторы кем?

Бер әби, әтәчләренең сугышуларына түзә алмыйча, берсен берничә көнгә күршеләренә кертеп

торган. Ул әдәби әсәрнең исеме ничек?

Г.Тукайның йорт хайваннары турындагы әсәрләре.

Габдулла Тукай “Бала белән Күбәләк”

Бала : Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Габдулла Тукай “Кызыклы шәкерт”

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, — зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

4 тур “Әкиятне таны”

Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

1 . Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та

бар. (“Карт белән төлке”)

Елга, елга әйт әле: казлар кайсы якка очтылар? (“казлар – аккошлар”)

Як – ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин. (“Су анасы”)

Матурым – матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы?

(“Песиләр һәм күселәр”)

Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама,

Соры бүре куып җитте, Яшерсәнә карама,

Яшерсәнә карама. (“Гөлчәчәк”)

6. Әйдә без бу алма агачын селкетик тә, алмасын коеп ашыйк……(“Ике ялкау”)

Әкият инценировкасы

Концерт номеры.

5 тур. Капитаннар ярышы. Мәкальләр беләсеңме?

Мәкальне әйтеп бетер

«Тел белгечләре» төркеменә

1 .Бүгенге эшне…(иртәгә калдырма)

Язның бер көне …(ел туйдыра)

Һөнәрле үлмәс …(һөнәрсез көн күрмәс)

Эш эшләми …(уңыш килми)

Иренгән…(ике эшләр)

Аз сөйлә …(күпэшлә)

«Тукай оныклары»төркеменә

.Тел сөйли …(кул эшли)

Тырышкан табар …(ташка кадак кагар)

Ялкауга эш кушсаң …(башы авырта)

Киңәшле эш …(таркалмас)

Тәвәккәл…(ташярыр)

Сөйдергән дә тел …(биздергән дә тел)

Концерт номеры.

6 тур Өй эшен тикшероү

Хикәя — бикәя тезү ярышы ( «К» яки «Җ» хәрефләрегенә
кулланып, хикәя төзергә). .

КӘКРЕ КӘРИМНЕҢ КАРАК КӘҖӘСЕ

Кәкре Кәримнең карак кәҗәсе — куркыныч карак.

Кәкре Кәримнең кара карак кәҗәсе көтүдән кайтканда кол­хоз келәтенә кергән. Келәттә кишер, кыяр, кәбестә күчәне кимергән. Каравылчы, кәкре Кәримнең карак кәҗәсен күреп, кәкре каен күсәге күтәреп куган. Кәкре Кәримнең кара карак кәҗәсе кычкыра-кычкыра, кадала-кадала кырга качкан,

Кәҗә качкач, каравылчы келәт капкасын кадаклап куйган. Кәкре Кәримнең карак кәҗәсе кырда кыр кәҗәсен күргән. Кыр кәҗәсе куркып качкан.Кәкре Кәримнең карак кәҗәсе ку­рыкмаган. Кыр кәҗәсе качкач, карак кәҗә Кәримне күзәтергә керешкән. Карый-карый күзләре кылыйланган.Күпме күзәтеп караган, Кәримне күрмәгән.

Каралтыда Кәрим карак кәҗәне караган, караңгыда күрмәгән. Күрмәгәч, колхоз кырыннан караган. Колхоз кы­рында карак кәҗәсен күргән. Карак кәҗә, Кәримне күргәч, каушап-куркып калган. Кәкре Кәрим карак кәҗәсен куалап кайтып киткән. Кара кәҗә, кушаяклап, каударланып, карал­тыга кайтып кергән.

ҖЫРЛЫЙ — ҖЫРЛЫЙ ҖИЛӘК ҖЫЙГАНДА.

Җылы җәй җитте. Җәйге җылы җил җанны җылыта. Җиһан, Җәлил, Җамал җиләккә җыеналар. Җиһан, Җамал, Җәлил җитен җиренә җиттеләр. Җәлилнең җиләне җилдә җилферди. Җиһан, Җамал җитен җирендә «Җырларым» җырын җырлап җибәрделәр.

Җиһан, Җамал, Җәлил җиләк җиренә җилдәй җилдерәләр. Җиләкле җиргә җиттеләр. «Җиләк җыйганда» җырын җырлый-җырлый, җир җиләге җыялар. Җиһанга җиләк җыю җиңел. Җамал җиләкне җайлы җирдән җыя. Җәлил Җиһаннан, Җамалдан җитезрәк җыя. Җиһан, Җамал җыйган җиләк Җәлил җыйган җиләктән җиңелрәк.

Җәйләрен җиләс җирдә җыйнаулашып җырлый-җырлый җиләк җыюлары җайлы.

Концерт номеры.

ТурКем тизрәк?

«Тел белгечләре» төркеменә.

Составында чи иҗеге булган сүзләр язарга:

Чирәм читлекчитән чиста чишм

Читен чибәрчирек чиләк чик

Чират чичәнчимал Чита Чистг

Число чикләвек чинар(агач)

«Тукай оныклары төркеменә.

Составында чә иҗеге булган сүзләр язарга:

Күчәр кичәкүчәнүрәчә чәчәк

Чәкән чәнечке чәйнек Хәдичә чәбөк

Чәч чәрелдек чәчмәчәйханә чөберч

Чәкүшкә тилчә

Концерт номеры.

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

Зөлфәт.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/73792-tamchy-shou-ko-dnju-rodnogo-jazyka

Тамчы — шоу

Тема:  Туган телл?р була бер ген? —

            Туган телне?  кадерен бел ген?.

КВН да ике команда катнаша:

  1. 1 команда:
  2. 2 команда:

        Туган телг? м?дхия

  ?й син, телем, туган телем, тамыр телем.

  ?ир астыннан тарих серен табар телем.

  ?й син, телем, р?х?т телем, авыр телем.

  Телне тешл?п канатырлык сабыр телем.

  Сине? бел?н р?хм?т укыйм, тел?к телим.

  ?ырга салып сине, милли к?йл?р к?йлим.

  Табындагы икм?гем к?к телем-телем.

  Табынам си?а, синсез бер т?м тоймас телем.

  ?й син, телем, айлы т?нем, якты к?нем.

  ?ремн?рд?н ?че, балдан татлы телем.

  Сине саклап калыр ?чен, к?пме белем

  Кир?клеген а?ладым мин, белдем б?ген.

 Б?ген — 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел к?не дип игълан ителде.

Без б?ген «Тамчы шоу» интеллектуаль уенынына ?ыелдык.

Б?генге уенда 5,6,7 класс укучыларыннан торган ике команда  канаша. Х?зер с?зне ?зл?ре бел?н якыннанрак таныштырыр ?чен мин аларга бир?м.

Укучылар ?зл?ре бел?н таныштыралар.

  1. команда-  безне? команданы? исеме:”______________________________     ”,

Безне? девиз:

  1.  команда-  безне? команданы? исеме “_____________________________        ”.

Безне? девиз:

Шулай итеп, беренче турга кереп кит?без.  

I тур “Батыр- берне, белемле – ме?не егар” дип атала.

Мин сезг? м?кальл?рне? беренче ?лешен ?йт?м, ? сез икенче ?лешен, м?кальне ?йтеп бетерерг? тиеш буласыз.  ??р д?рес ?авап ?чен 1 бал куела.

 1 командага

  1. И? татлы тел – туган тел, (анам с?йл?п торган тел).
  2. Теле барлар халык булган, (теле юклар балык булган).

3.      Теле барны? (иле бар).

  1. Алтыда белг?н ана теле? (алтмышта да онытылмас).
  1. командага
  1. Теле бозыкны? (к??еле бозык).
  2. Тел к?рке – (с?з).
  3. Телл?р белг?н – (илл?р белг?н).
  4. Туган телем  — (ирк? г?лем).

II тур. Игътибарлылык б?йгесе.

  •      Мен? без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экран сезг? ?зене? алты р?семен к?рс?тер. Сез шул р?семн?рне игътибар бел?н карап м?мкин кад?р ист? калдырырга тырышыгыз.

1  команда — 6 нчы р?семд? нич? камка к?р?сез? ( 3)

            2 команда- 1 нче  р?семд? кызны? бантигы нинди т?ст??(кызыл)

III тур  “Нинди с?з яшерелг?н?”

  1. Калак – чар           акчарлак
  2. Яка – бал                ябалак
  3. Ш?л – ми                мил?ш
  4. Мыр-узая                умырзая
  5. Ык – тычкан          кычыткан
  6. Нил – т?к?               т?линк?
  7. Ас – тал                    салат
  8. Кап – ит                   китап

IV тур  Блиц – турнир   Капитаннар ярышы

1 нче командага

  1. Татар теленд? 6 килеш бар. (?йе)
  2. К?н ??м т?н с?зл?ре синоним. (юк)
  3. Ятьм? с?зенд? 4 аваз. (юк)
  4. ?йт? максаты ягыннан ??мл?л?р 3 т?рле була. (?йе)
  5. Т?мамлык нинди? кайсы ? кайдагы? сорауларына ?авап бир?. (юк)
  6. Канат с?зе-  к?п м?гън?ле с?з.( ?йе)
  1. О, ? х?рефл?ре с?з башында гына языла. ( юк)
  2. Б  я?гырау тартык  (?йе)
  3. Аграк,  яшелр?к,т?млер?к –бу сыйфатлар чагыштыру д?р???сенд?. (?йе)
  4. М?ст?кыйль с?з т?ркемн?ре 7.(?йе

2 нче командага

  1. Чыгыш килешене? сораулары  кемг?? н?рс?г?? кая? (юк)
  2. Олы, зур. Бу с?зл?р синонимнар.( ?йе)
  3. Д?нья с?зенд? 5 аваз бар. (?йе)
  4. Х?лне? 7 т?ркемч?се бар (юк)
  5. Кайта,с?йл?ш?, пешер? –болар исем с?з т?ркеме.(юк)
  6. Таш й?р?кле – бу с?з туры м?гън?д?. (юк)
  7. Ж ны? са?гырау пары  ч. (юк)
  8. Фонетика с?йл?м авазларын ?йр?н?. (?йе)
  9.  Гына, ген? кис?кч?л?ре ??рвакыт аерып язылалар. (?йе)
  10.  ??мл?д? барлык х?лл?р д? аерымланып килерг? м?мкин (юк).

V тур. Бу ?зек кайсы ?с?рд?н? (?с?рне? исемен, авторын ?йтерг?)

1. Яшьлеге?д? к?п тырышса?, эшк? бирс?? чын к??ел, 
Каршыларсы? картлыгы?ны бик тыныч ??м бик ?и?ел.(Г.Тукай “Эшк? ?нд??”)

2.Башлыйк ?ле с?зне Карахм?т ил?,

Яд ит?рл?р, кем бел?, р?хм?т ил?.

Алдымызда ат к?митен к?р?лем

??м Микитин ??мгатен? ир?лем.(Г. Тукай “Печ?н базары, яхуд я?а Кисекбаш)

3.Без т?б?нн?н, тормышны? т?бенн?н к?т?релдек. Кем к?т?рде? Кайчан? Ничек? Сезг? мен? шул турыда с?йл?п бирерг? телим.(Г. Ибра?имов “Кызыл ч?ч?кл?р”)

  • Театр — яктылыкка, нурга илт?,
    Кире юлга ?иб?рми, у?га илт?..(Г.Тукай “Театр”)

5. Б?ген театр була, трат-та-та, трат-та-та!

Шатлыктан к??елем тула, трат-та-та, трат-та-та! (Г.Камал “Беренче театр”)

6.М?рд?н абзый Илс?ярне будкага кертеп ?иб?рде. Аны? артыннан ?зе д? кереп, т?р?з?г? килде. (Г.Гоб?й “маякчы кызы”)

VI тур. Табышмакларга ?авап бирерг?.

  1. Гомер буе эшл?п тора бертуктамый,

К?не- т?не сакта тора ?ич йокламый. 

Бер туктаса, бер йокласа, уятырга

Беркемне? д? к?че ?итми ул батырга. (й?р?к)

  1. ?лч??л?рд? ?лч?нми,

Базарларда сатылмый. (Акыл)

  1. Кечкен? ген? сандыкка б?тен д?нья сыйган. (китап)
  2. Сумка тотып кер?л?р, белем т?яп чыгалар. (м?кт?п)
  3. Кайсы яктан укыса? да, берни белм?с,

Белер- белм?с с?йл?с? д?, С?зен бирм?с. (надан)

  1. Кайдан башлап укыса? да- Укучыны? т?п эше.

Ме? д? берне бел?, дил?р, Аны? бел?н дус ише. (уку)

  1. Бер эшл?п? астында д?рт малай. (?ст?л)
  2. Акыллы ч?ч? барыр, акылсыз ?ыя барыр. (белем)

Йомгаклау с?зе жюрига бирел?.

Просмотр содержимого документа

«Тамчы-шоу »

Татарстан Республикасы Лаеш районы
Муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе
Урта Девятово гомуми белем бирү мәктәбе

(5-6 нчы сыйныф укучылары белән үткәрелгән сыйныфтан тыш чара)

Эшләде: Шагитова Ләйсән Равил кызы,
II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Урта Девятово, 2013.

Максат:
1. Укучыларда Татарстан Республикасы, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары һәм татар халкының гореф-гадәт йолалары, әдәбияты буенча алган белемнәрен тирәнтен ныгыту; системага салу; яңалыклар кертү.
2.Укучыларның Татарстан Республикасы темасы буенча белемнәрен үстерү. Укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру.
3. Укучыларда Республикабызга, татар теленә карата, аның рухи байлыкларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү; укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, баету.

Җиһазлау: төрле рәсем, музыка, слайдлары,плакатлар, интерактив такта.

Катнашалар: 6-7 нче сыйныф укучылары.

Уенның барышы:

Хәерле көн укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Сезнең хөрмәткә без 5-6 нчы сыйныф укучылары белән әзерләгән “Тамчы шоу” уеннын башлап җибәрәбез. Ике команда арасыннан белемлеләрен, үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. Тамчы шоу уены барыбызга да бик яхшы таныш уен дип беләбез.
Иң элек уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри әгъзалары белән таныштырып китәм.
Жюри составы:
1. Зайнутдинова Руния Насыйх кызы-татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
2. Бартеньева Елена Василий кызы-мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча завучы;
3. Сарбаева Венера Ильсур кызы- мәктәпнең тәрбия эшләре буенча завучы.
Алар сезнең Татарстан Республикасы темасы буенча алган белемнәрегезне тиешенчә бәяләрләр диеп уйлым.

Һәм шулай итеп, бүгенге “Тамчы-шоу” интелектуаль уеныбызны башлыйбыз!
Әйткәнемчә, бүгенге уенда 5-6 нчы сыйныф укучылары катнаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.
Укучылар үзләре белән таныштыралар. Алдан уйланылган исем, девиз әйтелә.( укучылар үзләре уйлаган девизларын әйтәләр)
1 нче команданың исеме: “ Сыйныфташлар.ru”
Девиз:Татулык – көчле итә.
2 нче команданың исеме: “Канатлы Ак Барс”
Девиз: Дуслык-тау күчерә.
Шулай итеп, беренче турны башлап җибәрәбез. Беренче турда Туган җирем- Татарстан турында сораулар укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар.Дөрес җавапны әтергә теләүче команда йомшак уенчыкны беренче булып кычкыртырга тиеш ( һәр команданың каршында йошак уенчыклар куелган була)

I тур “Уйлап җавап бир”

1. Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? («Туган тел»)
2. Мөселманнарның иң изге китабы? (Коръән китабы)
3. Кама, Волга, Белая река, Вятка елгалары татарча ничек атала?(Чулман, Идел, Агыйдел, Нократ)
4. Татарстанның нефть чыгару үзәге? (Әлмәт)
5Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында кемнең һәйкәле бар ? (Г.Тукай)
6.Казан шәһәрендә нинди театрлар бер? (Галигаркәр Камал исемендәге академя театры, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры һ.б. )
7. Татар халыкының мили киемнәрен санап чыгыгыз? (Калфак, түбәтәй, читек, камзул, алъяпкыч)
8. Татар халыкының мили ашларын беләсезме? (Өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, токмачлыаш, бавырсак)
9. Республикабызның төп табигый байлыгы? (Нефть)
10. Татарстанның беренче президенты кем? (М.Шәймиев)
11. Татарстанның дәүләт телләре? (Рус һәм татар телләре)
12 Татарстан флагындагы төсләр? (Яшел, ак , кызыл)
13. Татарча балалар өчен нинди газета-журналлар чыга? (Сабантуй, Ялкын, Яшьләрзаманы, Салават күпере)
14. Балалар өчен татар телендә күрсәтелә торган торган нинди тапшырулар бар? (“Күчтәнәч”, “ Яшьләр тукталышы”, “Тамчы шоу”, “Күңелле балачак” )
15. Татарстан Республикасы гимнының авторы кем? (Рөстәм Яхин)
16.Кайсы татар бию көе классик әсәр дип танылды? (Әпипә)
17. Татарстан гербының авторы кем? (Р.Фәхретдинов)
18. Бер хәрефле сүз? (ю,и, у)
19. Нәүрүз бәйрәме кайчан була? (21 мартта)
20. 30 нчы август нинди бәйрәм? (Татарстан Республикасы көне)

II тур «Шигырь сөючеләр » конкурсы.

-Шигырьләрдән алынган өзекләрнең исемен һәм авторын искә төшерегез.

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый.
Ян тәрәзә каршында иртәге дәресен карый.
Чын күңел белән карый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,
Бик озак утырды бер дә алмастан күзен.
(Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”)

Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма —
Туган телне онытма!
(Ш.Галиев) «Туган тел»

Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием.
(“Дәү әнием” Ә.Бикчәнтәева)

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
(“Су анасы” Г.Тукай)

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
(“Җырларым”)

И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш;
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә бик тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик җиңел.
(Г.Тукай “Эшкә өндәү”)

III-тур”Рәсемне таны”

Экранда рәсемнәр күрсәтелә һәм сораулар бирелә?
1. Бу-кем?
2. Рәсемдә ничә сары чәчәк бар?
3. Рәсемдә ничә кеше бар?
4. Бу нәрсә?
5. Бу кайсы җир?
6. Бу нинди бина?
7. Бу кемнең һәйкәле?
8. Бу кемнең бюсты?

IV-тур “Башы телемдә, ахыры төендә”

(экранда мәкальнең башы күрсәтелә, ә ахырын командалар әйтергә тиеш)

Мәкальнең ахырын тап:
• Кем эшләми- …( шул ашамый).
• Тырышкан табар-…(ташка кадак кагар).
• Эш сөйгәнне… (ил сөйгән).
• Ана күңеле балада- …(бала күнеңеле далада).
• Күрше хакы,… (тәңре хакы).
• Бүгенге әшне иртәгәгә …(калдырма) .
• Аз сөйлә… (күп тыңла) .
• Белемле үлмәс…(белемсез көн күрмәс)
• Көче бар берне егар…( белеме бар меңне егар)

Табышмакның җавабын тап:

• Җәен сары, кышын ак.(куян)
• Үзе нәни, үзе йомшак, тәгәри бер сары йомгак.(чеби)
• Ашар өчен туныйсың, тунаганда елыйсың.(суган)
• Тышы яшел, эче кып-кызыл бал гына.(карбыз)

V тур «Әкияттә — кунакта»
(командалар әзерләнгәндә җанатарлар арасында утыручы бер
укучы музыкаль чыгыш ясый)
Бишенче тур безнең ике этаптан тора:

I-этап

Ике команда да әкиятләрдән өзек әзерләделәр. Сез каршы як командасы күрсәткән әкиятне карагач, авторын һәм исемен әйтергә тиеш буласыз.
“Сыйныфташлар.ru” командасы Туфан Миңнуллинның «авыл эте Акбай » әкият- пьесасыннан өзек күрсәтә.
Көндәш “Канатлы ак барс” командасы Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык » әкият-пьессасыннан өзек күрсәтә.

II-этап

Экранда күрсәтелгән муьтфилемнапның исемен , төп героен әйтергә тиеш буласыз.

VI тур. Капитаннар ярышы . «Дөрес җавап» уены
«Әйе», «юк» дип җавап бирергә тиеш булалар.

“Сыйныфташлар.ru” командасы капитанына сораулар:

— Муса Җәлил рәссаммы? (Юк)
— Яр-Чаллы шәһәрме? (Әйе)
— Идел күлме ? (Юк)
— Унике санмы? (Әйе)
— Вәсилә Фәттәхова президентмы? (Юк)
— Чулман елгамы? (Әйе )
— Г.Тукай премиясе бармы ? (Әйе)
— Галиәскәр Камал киномы ? (Әйе )
— Күннән чигеп эшләнгән татар мили аяк киеме читекме? (Әйе)
— Алка баш киемеме? (Юк)
— Идел белән Кама елгасы тоташканмы ? (Әйе)
-Татарстанның президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевмы ? (Юк)

“Канатлы Ак барс” командасына сораулар:

— Казанда Пушкин урамы бармы ? (Әйе)
— Сабантуй бәйрәме кыш көне буламы? (Юк )
— Камзул аяк киемеме? (Юк)
— Татарстан дүрт елга илеме? (Әйе)
— Әминә Бикчәнтәева язучымы? (Юк)
— Футбол командасында 11 уенчымы? (Әйе)
— Яз көне Универсиада була? (Юк)
— Казанда метро төзелдеме? (Әйе)
— “Сабантуй” журналмы (Юк)
— Кабан күле шәһәрме? (Юк)
— Татарстанның флагында өч төсме? (Әйе)
— Салават Фәтхетдинов рәссаммы? (Юк)

VII-тур” Күбрәк сүз тап”

Командаларга “УНИВЕРСИАДА” сүзе бирелә. Бер минут эчендә сүзләр уйлап язарга тиеш.
(ун, ир, ис, ау, дару, ару, редис, ара, син, сару һ.б.с.)

VIII” Җырның исемен әйт”

1.”Кояшлы ил” җыры.
2.” Эх,бии итек-читекләр”җыры
3.”Туган тел”җыры
4. “Мин яратам сине Татарстан” җыры

Йомгаклау

-Ә хәзер сүзне гаделләрдән — гадел жюрига бирәбез. Рәхим итегез!( жюри нәтиҗә ясый һәм җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкли)
-Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз.Һәм уеныбызны “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамлыйбыз! Барыбыз да җырлыйбыз.
— Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сау булыгыз!

Тема. Тамчы – шоу. Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе.

Васил. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар.

Индира .Бүген без сезне “Тамчы – шоу” карарга чакырдык. Ни өчен тамчы соң дисәгез, татар халкында шундый гыйбарә бар: “Тамчыдан күл җыела” яки “Тамчы тама – тама ташны тишә”, диләр. Без дә белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыябыз да гыйлемле кешегә әйләнәбез.

Васил. Бүгенге бәйгедә без үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнебезне күрсәтербез.

Индира. Хәзер командалар белән танышып үтик.

1 нче команда капитаны: Безнең каманда “Нарат”. Безнең девиз: “Без – табигать баласы”.

2 нче команда капитаны: Безнең каманда “Каен”. Безнең девиз: “Сәламәтлек – зур байлык”.

Васил .Командалар белән таныштык. Инде хәзер жюри белән дә танышып үтик.

Экранда “Тамчы – шоу” дип язылган слайд күрсәтелә.

1 нче тур.(слайд 2, “Кем тизрәк?”.)

Васил.Беренче турыбызны башлыйбыз. Әлеге турның исеме “Кем тизрәк?”. Мин сораулар бирәм, кайсы командадан кемнең җавабы әзер, шул карточканы күтәрә. Бер дөрес җавапка бер балл.

1 нче сорау. Чуар киемле урам малае

Борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык).

2 нче сорау. Яз килә, көзен китә,

Оя ясасаң, үз итә. (Сыерчык).

3 нче сорау. Бер кошым бар — тынмый,

Агачка оя кормый.

Өе – җирдә, җыры – күктә. (Тургай).

4нче сорау. Тап, тап, табагач,

Табагачта бер агач,

Койрыгы бер калач. (Саескан).

5 нче сорау. Дөньядагы иң зур кошның исеме ? (Африка тәва кошы).

6 нче сорау. Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кош очып китә?

7 нче сорау. Иң күп ашаучы кош. (Песнәк).

8 нче сорау. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк).

9 нче сорау. Кайсы кош тавышсыз оча? (Ябалак).

10 нче сорау. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан).

11 нче сорау. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач).

12 нче сорау. Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар? (Чыпчыклар).

2 нче тур. “Дару үләннәрен беләсеңме?”.

Индира. Кешеләр элек – электән үк менә нәрсәгә игътибар иткәннәр. Җир йөзендә үсемлекләр бик күп. Ләкин җәнлекләр нигәдер, аларның кайберләренә генә мөрәҗәгать итәләр. Шуннан кешеләр бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы үзлекләрен ачканнар.

1нче сорау. Бу үсемлекнең чәчәкләре алтынсу сары төстә. Күбрәк юл буйларында, урман аланнарында да очрый. Халык медицинасында бу үсемлекне элек – электән кулланганнар. Халык аны юкка гына “99 авырудан дәвалау үләне” дип атамый. Үләннең исемен атагыз. (Сары мәтрүшкә — зверобой).

2 нче сорау. Рус халык медицинасында бу үсемлеккә аерым мәхәббәт белән карыйлар. Аны күзләр авыртканда, баш әйләнгәндә, шешләр вакытында кулланалар. Аларны табуы бик җиңел. Үзләре кар бөртекләре кебек. Бу нинди үсемлек? (Ромашка – ромашка аптечная).

3 нче сорау. Бу үсемлек турында шундый риваять йөри. Юл буенда кояшта ике елан кызынып яткан. Шулвакыт борылыштан арба килеп чыккан .

Еланнарның берсе тиз генә шуышып кырыйга чыгып калган, ә берсе өлгермәгән, аның өстеннән рба чыккан. Кешеләр туктап күзәтә башлаганнар. Исән калган еланның берсе юл буенда үсеп утырган бер үлән яфрагын яралы еланга алып килеп биргән. Бу нинди үсемлек булды икән? (Бака яфрагы – подорожник).

4 нче сорау. Бу үләннең исеме латинча “карлыгач” дигән исемнән алынган. Имеш, карлыгачлар, үзләренең сукыр туган балаларының күләрен шушы үлән согы белән юганнар. Шуңа күрәдер инде, ул кошлар килүгә чәчәк ата. Халык аны , чиста үлән дип йөртә

Ләкин файдасы белән бергә, аның зыяны да бар. Ул агулы. Шуңа күрә аны файдаланганда бик сак булырга кирәк. (Канлы үлән – чистотел).

5 нче сорау. Бу үләнне һәркайда очратырга мөмкин. Бакча артларында, чокырларда, ташландык урыннарда. Без аныул чүп үлән буларак беләбез. Ә менә япониядә аны түтәлләрдә махсус үстерәләр. Халык медицинасында тамырын да, яфракларын да кулланалар. (Әрекмән – лопух).

6 нче сорау. Бу борынгы дару үсемлеге. Аны ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар.

Элек – электән шундый имеш – мимешләр калган. Кем бу үсемлекне өендә тота яки ишек өстендә саклый, аның йортында сихерчеләр, явыз ниятле көчләр керә алмаган. Өйдәгеләр барысы да сәламәт булганнар. (Гади мәтрүшкә — душица обыкновенная).

Икенче тур тәмам. Өченче турга кереп киткәнче, энергизатор уйнап китик. Уенның исеме “”.

Беренче команда Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне, икенче команда хайваннарны атап чыга. Капитан бер үсемлекне атый, икенче уенчы аның үсемлеген дә, үзенекендә атарга тиеш. Ахыргы уенчы 6 үсемлек атап чыга.

Энҗе чәчәк, алтын туй чәчәчге, сәрдәнә, йокы үләне, кыңгырау чәчәк, сары мәтрүшкә.

Зубр,

3 нче тур. “Кызыл китап” ни сөйли?

Васил. Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигать бүген ярдәм көтә!

Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән.

Әйдәгез, шул көннәрне дөрес тәртиптә языйк. Даталар артына көннәрнең исемнәрен язарга кирәк.

22 март —

1 апрель –

22 апрель –

5 июнь —

26 сентябрь —

4 октябрь –

Хайваннарны саклау көне, Кошлар көне, Әйләнә — тирәне саклау көне, Диңгез көне, Су көне

Дөрес җавапларны тыңлап китегез.

3 нче турның икенче соравына күчәбез. Слайд .

Сезнең алдыгызда Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр. Сезгә аларның исемнәрен щйтеп, алар турында сөйләп китәргә кирәк.

Слайд . Сары башмачык, Женьшень, Реликт кисмән.

Слайд . Лотос, Ак торна, Зубр.

3 нче сорау. Сезнең алдыгызда Кызыл китап турында язылган мәгълүматлар бирелгән. Сезгә дөрес даталарны дөрес куерга кирәк.

1948 елда – Англия зоологы Питер Скотт дәгъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла.

1979 елда – Безнең илдә Кызыл китап басылып чыга.

1984 елда – 2 нче басма дөнья күрә.

елда – Татарстан Республикасының Кызыл китабы бастырыла

елда – Балтач ройоны Кызыл китабы төзелә.

1984, 1979, 1948,

4 нче тур “Табигатьне ничек сакларга?” дип исемләнгән.

Индира. Экологик хәлнең кискенләшүен кешелек дөньясы бик соң аңлый башлады.Сулый торган һавабыз, эчә торган суыбыз, туфракларыбыз көннән – көн ныграк агулана.Әйләнә тирәбезне ямьләндерү, табигый байлыкларны киләчәк буыннар өчен кадерләп саклау – безнең бурыч.Алдагы биремне тыңлап китегез.

Сезгә авылның тарихи атамаларын санап чыгарга һәм аларны саклау өчен нинди эшләр үткәрергә мөмкин икәнен әйтеп чыгырга кирәк.

Беренче команда каенлыкларны, урман һәм посадкаларны атап чыга.

Сарай тавы, Бәбәй тавы, Каенсар, Шүрәле, Каршы тау, Алашай, Кирәмәт, Ар су буе, , Хәдичә каенлыгы, Хәмәтвәли каенлыгы.

1.Каршы тауда каеннар, нарат һәм чыршы агачлары үсә. Корыган агачларны әтиләр белән кисеп, ботакларын яз көне ягабыз. Бу агачлар берничә дистә елдан соң безгә төзелеш материалы була ала. Шуңа күрә аны сакларга кирәк.

2.Сарай тавында да безнең әти — әниләр утырткан агачлар. Корыган агачларны каенлыкны чистарту эшләре алып барыла. Корыган агачлар урынына яз көне яшь агачлар утыртабыз. Бк эшне өлкән класс укучылары эшли.

3.Ар су буе гөмбәләр бик күп үскән урын.Без анда гөмбә җыярга йөрибез. Гөмбәләрне җыйганда ашарга яраклыларын гына җыябыз. Карт гөмбәләргә, агулы гөмбәләргә кагылмыйбыз. Чөнки аларны урмандагы җәнлекләр, кошлар ашыйлар.

4.Агачлыклар, каенлык һәм урман янындагы басуларга ашлама кертүне бетерергә кирәк. Чөнки бу үсемлекләргә, агачларга һәм анда яшәүчеләргә зыян ясый. Кошлар күпләп үлә, алар артыннан акрынлап агачлар да корып бара. Суларга һава пычрана. Бу безнең тазалыкка тискәре йогынты ясый.

Көек чишмәсе, Кәби чишмәсе, Каратау чишмәсе, Бикчәнтәй чишмәсе, Каенсар, Бакый, Томбай, Сәнәк елгасы, Ар су буе, Фазыл чишмәсе.

Икенче команда сулыкларны әйтә һәм аларны ничек чистартырга, сакларга мөмкин юлларны атап чыга.

1.Яз көне карлар эрегәч, әтиләр белән барып чишмәләрне чистартабыз.Улакларын төзәтеп, чишмәне ләмнән чистартабыз. Чишмә янында чүп калдырмыйбыз, булган чүпләрне җыеп, ягабыз.

2.Кубыр елгасы ярларына чүп ташлау кими. Кешеләр ашлама капларын да су буенда чайкауны бетерде. Чөнки балыклар күпләп үлә, бу Кубыр елгасының пычрануына китерә.

3.Бака күле кырына чүп ташлауны туктату әстендә эш алып барыла. Яр кырындагы агачларны кисеп, яр кырын чистарталар. Ял итергә килгәч, монда чүпләр калдырмау өстендә эшләү җитеп бетми.

4.Сулыкларны чиста тоту өчен басуларга ашлама кертүне мөмкин кадәр киметергә кирәк.Су янында урнашкан амияк бочкаларын судан ераграк җиргә урнаштырырыга кирәк.

Сүз жюрига бирелә.(Жюри командаларның җавапларын бәяли, җиңүче команданы билгели).

Алып баручылар уенны тәмамлыйлар.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

«Иске Юраш урта гомумибелем бирү мәктәбе»

Алабуга районы Иске Юраш урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучылары

Шәрипова Зөбәрҗәт Салих кызының

3-4 нче сыйныфта уздырган

«Тамчы шоу» эшкәртмәсе.

Тамчы шоу

Тема: Туган илем.

Максат: Туган илебез турында белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

Игътибарлылыкны арттыру;

Туган илне ярату, саклау кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: сүзе язылган карточка, туган ил турында

мәкальләр, ноутбук, проектор

Барышы.

Бүген бездә «Тамчы шоу»

Гаҗәеп күңелле шоу.

Кызлар һәм егетләр ярыша

Менә була тамаша.

— Бүген без сезнең белән тамчы-шоу уен-ярышына җыйналдык. Ярышта ике команда катнаша: «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр». Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

Командалар белән танышу.

Безнең исем: Тапкырлар!

Безнең девиз:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас.

1.Мин — Дарина, бик күп укыйм

Быел бик тә тырышам.

Отличник укучылардан

Бераз гына калышам.

2. Зөфәр булам, Илмәттән,

Мин дүртенче сыйныфта.

Бик яратам җырларга,

Тырышам шәп укырга.

3.Ә мин, Дилюс, шук малай,

Өлгер малай, ут малай.

Кайчак мине кисәтәләр

Аңламыймын, ник алай.

4. Өченче сыйныфта укыйм

Илназ булам, дусларым,

Биим дә мин, җырлыйм да мин

Спортны да яратам.

Барысы бергә:

Барыбыз да дус һәм тату

Командада дүрт бала.

Сер бирмәскә тырышырбыз —

«Тапкырлар» сезнең алда.

Безнең исем: Зирәкләр!

Безнең девиз:

Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик зирәк ул бик сирәк.

1.Мин — Җәлил, беркайчан да

Девизымны онытмыйм.

Чиста, пөхтә, тиз язам

Өлгер белән дуслашам.

2. Мин, Айзат, бик тырышам,

Һәр көн саен алга барам.

Иптәшләрне дә калдырмыйм,

Үзем белән бергә алам.

3.Исәнмесез, барыгыз да!

Минем исемем — Нияз.

Туган илемне яратам,

Күгебез булсын аяз.

4. Минем исемем Эмиль

Үзем һәр яктан камил.

Куамын көнчелекне,

Яратам дөреслекне.

Барысы бергә:

Без дә бик тырыш балалар

Командада дүрт кенә.

Көч сынашырга әзер без

Дүрт булсак та төш кенә.

-Бүгенге бәйгене туган илебезгә, анда барган вакыйгаларга багышлыйбыз..

-Ярышыбызны башлыйбыз. Беренче тур «Булсаң зирәк, әйт тизрәк!» дип атала. Командалар чиратлашып сорауларга җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командада катнашучылар җавап бирә.

Сораулар:

1.Россия президенты кем? (Владимир Владимирович Путин)

2.Татарстан Республикасы президенты (Рөстәм Нургалиевич Минниханов)

3.Россия гербында нәрсә сурәтләнгән? (2 башлы бөркет)

4.Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)

5.Татарстан флагында нинди төсләр? ( яшел, ак, кызыл)

6. Россия флагында нинди төсләр? (ак, зәңгәр, кызыл)

7.Россия башкаласы (Мәскәү)

8.Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)

9.Ничә планета бар? (9)

10.Ничә материк бар?(6)

11.Татарстандагы иң зур елга (Идел)

12. Россиядә иң тирән күл (Байкал)

13. Безнең мәктәп директоры (Гиззатуллин И.Л.)

14. Алабуга район башлыгы кем? (Емельянов Геннадий Егорович)

15. Беренче олимпия уеннары нинди илдә барлыкка килгән? (Греция)

16.Соңгы кышкы Олимпия уеннары нинди шәһәрдә уза? (Сочи)

Икенче тур «Игътибарлылык» дип атала. Сезгә рәсемнәр күрсәтелә, аларны игътибар белән карарга һәм нәрсә сурәтләнгәнен әйтергә кирәк була.

«Тапкырлар» командасына

— 2 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(2 юлбарыс, ята)

«Зирәкләр» командасына

— 4 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(5 ат, чаба)

Өченче тур. «Продолжи ряд!» дип атала. Сезгә мәкальне дәвам итәргә кирәк. Командалар чиратлашып җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командага күчә.

Дүртенче тур. «Бул зирәк! Туган авылыңны таныйсыңмы?» Рәсемдә сезгә бик тә таныш булган җир сурәтләнгән. Бу кайсы җир? Карточкага язып күрсәтергә.

Бишенче тур «Бул тапкыр!»

Буталган хәрефләрдән сүз төзергә

О Л И М П И А Д А

«Сүз эчендә сүз» — «олимпиада» сүзеннән русча һәм татарча сүзләр төзү

(лампа, мода, пила, липа, дама, лом, Олимп, Мила, Лида, Дима, Ада, ипи, ми)

Алтынчы тур «Капитаннар ярышы» Сорауларга «әйе» яки «юк» дип җавап бирергә

«Зирәкләр» командасы капитанына сораулар:

1.Турыпочмаклыкның мәйданын барлык ягын кушып табалар. (юк)

2. Татар кызының милли баш киеме — калфак (әйе)

3. Ак барс — Казан хоккей командасының исеме(әйе)

4.14 +4 =18 (әйе)

5.»Шүрәле» әкиятен А.Алиш язган (юк)

6.Без Аксубай районында яшибез (юк)

7.1 см да 10 мм (әйе)

8.Мәктәбебез М.Җәлил урамында урнашкан. (юк)

9.Алты алтың кырык алты. (юк)

«Тапкырлар» командасы капитанына сораулар:

1.Турыпочмаклыкның мәйданын иңен буена тапкырлап табалар.(әйе)

2. Чаллы — КамАЗ машинасы чыгара торган шәһәр (әйе)

3. Каен- ылыслы агач (юк)

4. Татар егетенең милли баш киеме — калфак (юк)

5. Якшәмбе — ял көне (әйе)

6. 72:8=9 (әйе)

7. Без Алабуга районында яшибез. (әйе)

8. «Су анасы» әкиятен Муса Җәлил язган (юк)

9. 20-8=13 (юк)

-Музыкаль тәнәфес «Туган ягым Татарстан» җыры башкарыла. «Республикам минем Татарстан» презентациясе күрсәтелә.

-Нәтиҗә ясау, бүләкләү.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Танковые войска праздник 2022
  • Тайланд праздник огней
  • Таможня профессиональный праздник
  • Тайланд праздник лой кратонг
  • Тайланд праздник лои кратонг