Татар егете конкурсына сценарий

"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий

Исеме аның Азалия

Әти-әнисенең бүләге.

Җитез, күркәм холык анда,

Яхшы уку бар теләге.

Азалия… Бу исемгә

Күпме тылсым, күпме сер сыйган

Үзе бии очкан кош шикелле,

Бар гүзәллек аңа җыелган.

Халкының газиз улы ул.

Исеме аның Риназ.

Аны күпме мактасак та,

Тоелыр кебек бик аз.

Кече яшьтән  спортчы ул,

Чаңгычы, футбол уйный,

Олимпиадаларда да

Катнашырмын дип уйлый.

Азалия. И батыр егет, татарларның җанын тетрәндерерлек нинди көч бар синдә?

Риназ. Мирасымнан баш тартмыйча яшәүче,

           Үткәннәрне киләчәккә тапшырырга әзер торучы

           Кыю, батыр татар егете мин.

           Татар дигән данлы милләттән мин,

           Туган илем, туган җирем бар.

          Кол Гали, Тукай, Җәлил, Туфан илһам алган

          Туган телем- татар телем бар.

Гүзәл кыз, ә син нинди уйлар белән янасың?

Азалия. Мин дә замана кызы,

              Милләтемә, халкыма хезмәт итәрдәй

              Шәхес булсам иде.

              Киләчәктә хыялым: безнең татар халкының милли моңнарын бөтен дөньяга яңгырату.

Риназ. Синдәй татар кызы булганда милләтебез югалмас.

Азалия. Ил терәге булырдай егетләребез дә бар икән әле.

Бергә.

Милләтебез киләчәге безнең кулларда.

                                  Гөбәдия

Татар халкының иң затлы һәм татлы сыйларының берсе — гөбәдияне пешерергә мине әбием  өйрәтте. Эше күп булса да, гөбәдия пешерүнең бер авырлыгы да юк.

Авыл каймагы йә сөткә бер чеметем коры чүпрә, тоз, шикәр комы, ак май өстәп, йомшак итеп камыр басып, 15 минутка суыткычка куясың.

Эчлек: беренче катлам – дөге. Аннары кызыл эремчек,йомырка, йөзем белән кушылган дөге. Өстенә тәменчә шикәр комы һәм ак май эретеп саласың. Иң мөһиме — тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә кирәк.

Минем уемча, татар халкының милли ризыкларының берсе булган гөбәдияне һәр хатын-кыз пешерә белергә, туган көн, туй кебек бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт өстәл түрендә торырга тиеш. Чөнки ул — гади генә ризык түгел, ә халкыбызның иң күркәм милли ашы!

Менә табын түрендә

Гөбәдия күренә

Йөзе шат көлеп тора

Хуш ис бөркелеп тора.

                                        Умартачы

Риназ. Азалия, ярдәм ит әле мина.

Азалия: Хәзер, хәзер, Риназ.

Риназ. Шушы татлы, хуш исле, үзебез җитештергән бал белән мөхтәрәм жюри әгъзаларын сыйлап карыйк әле.

Азалия:Дөрес әйтәсең, Риназ.Мин риза, әйдә сыйлыйк.

Жюридагыларга (Рәхим итеп авыз итегез!)

Риназ: Минем бабам — умартачы. Мин аңардан умартачы булу серләрен өйрәнәм. Умарта кортларының бал җыеп, очып кайтканнарын кызыксынып күзәтәм. Жәй көне бабама умарта карашырга ярдәм итәм: күч жыешам, чистартам, бал аертам.

Бал кортлары табигать тудырган могҗизаларның берсе дип уйлыйм.

Алар- тәртип, пөхтәлек яратучы, тырыш, унган-булган җан ияләре.

Кортларның бызылдап очып йөрүләре җаныма рәхәтлек бирэ.

Бал — татлы ризык кына түгел, күп авырулардан дәва да. Бал белән тәмләп чәй эчү генә дә тәнгә шифа бирә. Альберт Энштейн инде күптән бал кортларының иң кирәкле бөҗәк икәнен әйтеп калдырган. Әгәр дөньяда бал кортлары үлеп бетсә, дүрт елдан кешелек дөньясы да юкка чыга. Шуңа курә табигатьне саклыйк! Үзебезнең дә табигать балалары булуыбызны онытмыйк!

                                                 Сөембикә

     Мин горур татар кызы. Өстемдәге бизәкле күлмәгемне, алтын төсендәге камзулымны, татар кызлары гына кия торган читек һәм калфагымны кигәч, үземне сөекле, көчле рухлы ханбикәбезгә охшатып горурланам, үземдә Сөембикә рухын саклыйм кебек. Сөембикә милләтебезнең йөзе, ә мин татар кызы.

Риназ: Исәнмесез! Хәерле көн, барыгызга да! Мине таныйсызмы?

Мин Бөек Тукаебызның Шүрәлесен яратам. Кигән киемнәрем дә Шүрәлене алдаган Былтырныкы кебек.  Башымдагы түбәтәемне, өстемдәге камзулымны, хәтта аяк киемемне дә Былтырныкы кебек итеп сайладым.

Әйтсәм әйтим инде. Тагын бер серем бар минем. Элек – электән татар кызлары Былтыр кебек батыр егетләрне яратканнар.  Минем дә гүзәл татар кызларының күңелләрен яулыйсым килә…

Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәреләчәк “Татар егете” бәйгесенә программа

Хәерле көн, барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле егетләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Буранлы көннәрегездә, сагышлы төннәрегездә күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.

Шушы бәйрәм кебек ямьле булсын

Яшәр елларыгыз агышы.

Дәрт-дәрманлы булсын хыялыгызның

Яшәр өчен канат кагышы.

Карап тормый ара еракка,

           Дуслар килгән безгә кунакка.

           Дуслык – безнең тормыш үзәге,

           Дуслык – безнең бәйрәм бизәге.

А.б.      Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән  кунаклар! Бүгенге “Татар егете — 2011”бәйгесен башлыйбыз.Кичәбезнең үзәгендә Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең  иң булган, иң уңган, иң чибәр,иң тырыш егетләре.Әйдәгез, сезнең кайнар алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.

 1нче сан астында чыгыш ясаячак егетебез    Ногманов Айнур

 2нче сан астында    Сафин Айрат                          

3нче сан астында            Фәйзрахманов Нияз

 4нче сан астында           Әхмәтшин Ирек 

 5нче сан астында           Зиганшин Илназ

 6нчы санлы егетебез   Фәтхуллин Рияз

7 нче санлы егетебез Исламов Ринас

 А.б.   Әлбәттә, һәр ярышка бәя бирүчеләр булырга тиеш һәм мин сезне егетләребезнең асылларына бәя бирәчәк жюри әгъзалары  белән таныштырып үтәм. Алар Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбен иң сөйкемле, ягымлы, мөләем ханымнары: Гимадиева Валентина Васильевна,Низамова Гөлия Магъсумовна,Яруллина Алсу Исламгалиевна

Шулай итеп, катнашучылар да, жюри да әзер, ә сез, хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме? Алайса башлыйбыз.

А.б.    Бу бәйгедә тәүге тапкыр,

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез?

Сыналырсыз җыр-моңда.

Яратырбыз, алкышларбыз.

Хәер-фатиха бездән.

Һәркем монда җан атып,

Җиңү көтә бит сездән

1 нче бәйге – “Үзем турында үзем” дип атала.Егетләрнең һәрберсе үзләре белән таныштырырга тиеш була. Сүзне 1 нче сан астында чыгыш ясаучы

(9 кл.)________________

Музыкаль тәнәфес Гарафутдинова Азалия башкаруында җыр “Туган авылым”

2 нче бәйге – “ Сәхнә осталыгын күрсәтү”.Егетләребез үзләре әзерләгән өзек тәкъдим итәләр. (10 кл.)

Музыкаль тәнәфес бию “Джайф»

3 нче бәйге – Чираттагы ярышыбыз җыр-моң өлкәсеннән һәм бәйгебез “Җырчы” дип исемләнә.

Кешене гомере буена

хыялдан хыялга җыр әйдәр,

Җыр назлар…Кирәксә, җыр – яклар!

Кем телне, кем җырны күтәргән

Халыкның йөрәген шул саклар!

Җырсыз кеше – канатсыз кош

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.

Сүзне ( 11кл.)

Хәзер инде сәхнәне

Биючеләргә бирәбез

Бу биюне сезгә дә

Без күрсәтеп үтәбез

4 нче бәйгебез егетләрнең үзләре алдан әзерләгән “Биюләре”

5 нче бәйге “Галим” дип атала.

Уеңны уйдырып сал,

Фикерең анык булсын.

Галимлеккә барганда,

Юлларың синең уңсын.

Егетләрне хәзер зирәклектә сынап карыйк. Сезгә сораулар бирелә, вакытка сорауларга тиз-тиз генә җавап бирергә кирәк.Башладык.

Егетләребез сорауларга җавап эзли торган арада сезнең өчен Гиниятов Нияздан җыр

Сораулар: (өләшенә)

1. Бу өзек нинди әсәрдән ? Кем язган ?

Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем. (Г.Кутуй”Сагыну”нәсере)

2. Бу өзек нинди шигырьдән ? Авторы ?

Әкияттәге ике бала кебек,

Каен башларына үрмәләп,

Ике штансыз малай дөнья белән

Танышып йөргән идек бергәләп… (Һ.Такташ ”Мокамай”)

3. Бу шагыйрь нахакка гаепләнеп 16 ел гомерен төрмәдә үткәргән. Хатыны аны коткару өчен үзенең канын тапшыра, чәч толымнарын кисеп сата. (Х.Туфан)

4. Бу балыкның русча исеме Зур күзле булуыннан чыгып бирелгән,ә татарча исеме Татарстанның Кама елгасы буена урнашкан бер шәһәре исемен йөртә.Бу нинди балык?(Алабуга,окунь)

5. Ул –шагыйрь,язучы ,драматург. Армия сафларында хезмәт иткәндә, турниктан егылып имгәнә. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, үзендә яшәргә, иҗат итәргә көч таба. Сүз кем турында бара ? (Ф.Яруллин)

6.”Шәлегә бер кил әле” җырының сүзләрен кем язган?( К.Каримов)

7. Татар Дәүләт опера һәм балет театры кем исемен йөртә ?

А)К.Тинчурин

Б) М.Җәлил

В) Г.Камал

Сүзне хөкемдарларга бирик.

6 нчы бәйге – “Биеп күнел ачабыз” дип атала.  

Һәр егет үзенә һуш килгән кызны сайлап, безгә “Вальс”әйләнеп күрсәтсен әле. 

Егетләрнең кул хезмәтенә осталыкларын тикшереп карыйк әле 7 нче бәйге – “Төймә тагу.( Тизлеккә) Эшен тәмамлаган егет жюри членнарына тапшыра.

8 нче бәйге

Шагыйрь”,“Язучы”исемле турыбызга килеп җиттек.Сезнең арада булачак шагыйрьләр,язучылар качып ятмый микән,шигырь,мәкаль язуга осталыгыгызны тикшереп карарбыз.

Сиңа киңәшем бар, дускай,

Шагыйрь я язучы буласың килсә.

Теләгеңә ирешерсең –

Дөрләп кабынган хисеңә

Эреми йөрәк түзсә.

Бәйгебез — “Туган як “ темасына мәкалә язу.

Шагыйрьләребез,язучыларыбыз иҗат эше белән шөгыльләнгән арада ял итеп алыйк.

Музыкаль тәнәфес Бию 6 нчы сыйныфлар.

Чираттагы ярышыбыз

Спорт өлкәсеннән булыр.

Отжимание ясарсыз

Ә без көч бирик,дуслар.

9 нчыбәйге “Спортсмен” дип атала. Сезгә хәзер отжимание ясарга кирәк булачак.(Минутка)

10 нчы бәйгеТөсле кәгазьдән Ватанны саклаучылар көненә багышлап открыткадан аппликация ясау.

Сүзне хөкемдарларга бирик.

“Егет кешегә җитмеш төрле һәнәр дә аз” дигәнннәр халыкта. Безнең егетләребез һәряклап оста һәм сәләтле икәннәре миндә бер генә дә шик тудырмый. Сездә дә шулайдыр. Ә хәзер, әйдәгез әле аларга сәләтләрен курсәтергә мөмкинлек биреп алдагы бәйгене игълан итик. 11 нчы бәйге – Скакалка сикерү.(Ялгышканчы)

Мин үзем сәләтсез түгел

Күп нәрсә эшли беләм

Теләсәгез сезнең өчен

Пилмән дә ясап бирәм.

12 нче бәйге “Пилмән ясау”

Музыкаль тәнәфес Җыр Әхмәтгалиева Алия

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез.

Хөрмәтле дуслар! Бүгенге “Татар егете — 2011”бәйгесенә йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез. Шуның белән безнең бәйгебез ахырына якынлашты. Барыгызга да исәнлек-саулык, шатлык һәм бәхет телибез. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!

Сценарий: “Мин бит татар егете”

(1-4 сыйныф балалары өчен бәйге эшчәнлеге)

Максат: балаларның татар милли ядкарьләр турында күзаллауларын тирәнәйтү, татар милли йолаларына кызыксыну уяту.

Тәрбия бурычы: балаларда татар булуына горурлык хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле фикерләү сәләтен, тел байлыгын үстерү, сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү, җитезлек, тапкырлык, түземлек кебек сыйфатларны камилләштерү.

Белем бирү бурычы: милли киемнәрне аера, аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәту, биремнәрне мөстәкыйль рәвәштә башкарырга булышу.

Төп белем бирү өлкәсе: танып- белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият уку, музыка, физик культура.

Ысуллар һәм алымнар: уен,әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, балалар сөйләмен һәм җитезлекләрен бәяләү.

Җиһазлау: мультимедия, , презентацияләр,  татар халык ядкарьләрен слайдларда күрсәтү, бүләкләр.

Сүзлек өстендә эш: билбау, түбәтәй, сөлге, камзул, читек.

Бәйге барышы:

Залга балалар “Туган тел” көе астында кереп басалар.

А.б: Туган телем – татар теле,

Бик якын ул минем күңелгә.

Тәмле сүзе, җыр – моңнары  өчен

Онытмам мин аны гомергә.

Бергәләшеп яшик, тату булыйк

Татарстан дигән җирләрдә.

Горурланыйк, без бит татар диеп

Аралашыйк татар телендә.

Җыр “Мин яратам сине, Татарстан”

Хәерле көн, кунаклар, хәерле көн, балалар!

Киләчәктә милләт Тукайларсыз,

Такташларсыз гына юл алмас.

Җырсыз – моңсыз затлар югалса да,

Җырлы, моңлы татар югалмас.

— Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм. Безнең малайларыбыз “Мин бит татар егете” дигән бәйгедә көч сынашачаклар. Бәйге булгач, безгә жюри әгъзалары кирәк булачак. Жюри составына түбәндәгеләрне тәкъдим итәм ((Жюри сайлана: Арсланова Л.Х., Таҗиева Р.Р., Хасанова Р.Н.. Жюри  әгъзалары белән таныштыру). Хөрмәтле жюри , үз урыннарыгызга рәхим итегез.

Татар баласы” шигырен укыйлар ( 3а, б сыйныфы укучылары Зарипова Азалия, Золотова Диана, Хөснетдинова Айсылу)

Безнең мәктәп малайлары

Килгән бүген бәйгегә.

Татар егетләре алар,

Бирешмәсләр беркемгә.

А.б:

Ә хәзер бәйгедә катнашучы малайларны  алкышлар  белән каршылыйк. Музыка.

Рәхим итегез.

4д сыйныф егете Вафин Алмаз- 1нче номер

4д сыйныф егете Шаймеев Булат- 2нче номер

4г сыйныфы егете Исхаков Ислам-3 нче номер

3д сыйныфы егете Ахунов Булат- 4 нче номер

2д сыйныфы егете Насыйбуллин Рамис- 5 нче номер

2д сыйныфы егете Хабетдинов Әмир- 6 нчы номер

2г сыйныфы егете Әхмәтханов Артур- 7нче номер

1д сыйныфы егете Нуруллин Камил- 8 нче номер

1д сыйныфы егете Камалетдинов Рамил- 9нчы номер

Бәйгебезнең 1 өлеше – “Танышу

Малайлар үзләре белән таныштырып узсыннар.

Һәрберсе үзе белән таныштыра.

Егетләр белән таныштык.

Бәйгенең 2 өлеше “Сәләт” дип атала.

Татар халкында “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәрдә аз – диләр. Малайлар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп китсеннәр.”

  3 өлеш: “Зирәклек”

Тапкырлыкларын, белемнәрен сыныйбыз.

— Түгәрәк, башка кияләр. Ул нәрсә? (Түбәтәй). Түбәтәй турында сөйлиләр.

— Җиңсез, малайлар да, кызлар да күлмәк өстеннән кияләр. Ул нәрсә? (Камзул). Камзул турында сөйлиләр.

— Аны билгә бәйлиләр. Ул нәрсә? Билбау.

— Яңа гына идем итек (ч) өстәгәч булдым (читек). Читек турында сөйлиләр.

— Баш  – башында  чуклар, чигелгән, аның өстенә ипи яисә чәк – чәк  куеп зур кунак каршылыйлар. Ул нәрсә? (Сөлге). Сөлге  турында сөйләнелә.

— Булдырдыгыз, малайлар. Сөлге – татар кызының осталыгының символы ул. Сөлге өчен егетләр бил алыша, атларда чабыша. Әлбәттә, яшь килен чиккән затлы сөлгеләрнең берсе сабантуй батырына әләккән.

4 өлеш: “Тапкырлык”

Сез бит булган егетләр.

Елмаегыз, шаярыгыз,

Булырсыз, җиңүчеләр.

Әйдәгез, хәзер егетләребезнең тапкырлыкларын карап үтик.Мәкальләрнең башы әйтелә, азагын әйтергә, чиратлап)

1)Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт .(кыяр)

2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар. (суган)

3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык .(кишер)

4)Утыра бер ак чүлмәк

 Үстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)

6)Җиргә күмәләр язын,

Көзен алалар казып.

Күмгәндә берәү була,

Алганда чиләк тула. (бәрәңге)

7.Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата. (Ай һәм Кояш)

8.Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп .(Гөмбә)

9 Бернәрсә тегә белми-

Энәләр тагып йөри керпе

10.Кешедә бар-хайванда юк,

Күлдә бар- елгада юк. (к хәрефе)

11.Тыкрык башында нәрсә бар? (т хәрефе

12 Алмаш-тилмәш өчкүз яна:

Яшел,сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

булыша ул көнозын. (Светофор)

13.Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән. (Китап)

Татар халык мәкальләре биреме.

Балаларга мәкальнең башы әйтеләчәк, алар азагын өстәргә тиеш булалар.

Мәкальләр

  1. Аз сөйлә дә………… күп эшлә.

  2. Тырышкан табар…………..ташка кадак кагар.

  3. Җәй эшләсән……………….кыш ашарсың

  4. Агач — җимеше белән….кеше – яхшы эше белән.

  5. Йомшак агачны корт басар……. начар кешене сүз басар.

  6. Һәр яхшының ……….бер начар ягы була.

  7. Егет кешегеә ………..җитмеш төрле һөнәр дә аз..

  8. Батыр бер үләр………. куркак өч үләр.

  9. Халык урынын табар, су барыр юлын табар.

  10. Олыларны хөрмәт ит……..кечеләргә шәфкать ит.

  11. Кергән җиреңне ………карап кер.

  12. Күпне өмет итеп, ……….аздан коры калма.

  13. Ялкау кеше……………. эш тапмас.

  14. Бер михнәте-…………. бер рәхәте

Жюри малайларны бүләкли.

А.б:

Укыйк дисәк, менә дигән мәктәбебез бар.

Яшик дисәк, матур  калабыз  бар.

Тотыйк  дисәк, изге  динебез  бар,

Татар дигән асыл телебез бар,

Горурланырлык татар малайларыбыз – булачак егетләребез бар.

Йомгаклау.

Кунакларга бүләк өләшү.

Малайларга   түбәндәге  номинацияләр бирелә:

—         Иң тапкыр егет

—         Иң җор егет

—         Иң көчле егет

—         Иң сәләтле егет

—         Иң тырыш егет

—         Иң җитез егет.

— татар егете-2018

— Иң булдыклы егет

Кулланылган   әдәбият:

Зарипова З .М “Туган  телдә  сөйләшәбез.”

Газизов  Р.К. “Бәйрәмнәр, туйлар  өчен”

Татар малае.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

(“Туган тел” җыры)

Исәнмесез, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар, чакырылган кунаклар һәм кадерле балалар. Менә бүген без табигатьнең матур бер көнендә бу якты залга бәйрәмгә килдек. Бәйрәмебезнең максаты – “Татар малае” бәйгесен уздыру. Бәйрәмебез үзәгендә – мәктәбебезнең уңган, булган егетләре.

Бүгенге бәйгедә катнашучы егетләребезнең чыгышлары, укучыларыбызның җыр һәм биюләре барыгызның да күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз һәм сүзне мәктәп мөдире Валиев Ринат Марс улына бирәбез.

Бүгенге кичәбез Роберт Миннуллин иҗатына багышлана. Хәзер сүзне 11 нче сыйныф укучысы Шаехова Миляушәгә бирәбез. Ул Роберт Миннуллинның “Татар яшьләренә” дигән шигырен башкарып китәр.

Хәзер сезнең игътибарны

Бу өстәлгә юнәлтик-

Алар турында халыкка

Бер кәлимә сүз әйтик.

Гаделлелегегезне белеп,

Чакырдык бүген сезне,

Галиҗәнәп җюри халкы,

Кызартмагыз йөзебезне.

Хөрмәтле тамашачылар, жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез: Суфиянова Зәйнәп Шакир кызы, Гайнанова Рәсилә Мулланур кызы, Бегежанова Мәүҗидә Зиннәт кызы, Гайнанова Нәүлә Габделлавал кызы.

Әй, кызлар һәм малайлар,

“Татар малаен” сайлыйк,

Хәзер аларны елмаеп,

Кул чабып каршы алыйк.

Бәйгедә катнашалар: Бикбаев Азат, Валиев Инсаф, Исмагилов Денис, Музипов Тимур, Зарипов Айдар, Ахматов Рөстәм, Абдрафиков Альмир, …..

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез,

Сыналырсыз җыр-моңда.

Яратырбыз, алкышларбыз

Хәер-фатиха бездән.

«Татар малае» бәйгесе

Җиңү көтә бит сездән.

Безнең 1нче бәйгебез «Әйдәгез, танышыйк!» дип атала. Бәйгедә катнашучылар кыскача үз-үзләре белән таныштырырга тиешләр.Бәйгенең бу төренә 3-5 минут вакыт бирелә. Инде салыйк җирәбә. Кем беренче чыгыш ясый? Язмыш, әйтеп бир. Әйдә! (җирәбә салалар, һәрбер катнашучыга номерлар таратыла)

Һәммәгезгә дә уңышлар юлдаш булсын.

1нче сүзне …… ………………………………………………………….бирәбез.

Алдагы уенчыбыз ………………………………………….,хәзер сүзне аңа бирәбез.

Үз-үзе белән таныштыруны дәвам итә ………………………………………………

Әхәзер микрафонны …………………………………………………………… бирәбез.

Чират, ……………………………………………………………….. да җитте. Рәхим ит.

Ә хәзер уенда катнашучы … ……………………………………………чакырабыз.

Таныштыруны дәвам итә …………………………………………………………..

Соңгы егетебезгә сүз бирәбез, каршы алыгыз. Ул …..

Афәрин, булдырдыгыз, егетләр!

Намус – җаның сакчысы,

Еллар – гомер баскычы,

Сөю – бәхет балкышы,

Шигырь – йөрәк ачкычы.

2нче бәйгебез “Роберт Миннуллин һәм мин” дип атала. Чыгыш ясарга 5 минут вакыт бирелә.

Сүзне беренче уенчыбыз Бикбаев Азатка бирәбез.

Сәхнәгә Музипов Тимурны чакырабыз.

Каршы алыгыз ……………………………………………………………………………….

Микрофонны Ахматов Рөстәмгә тапшырабыз.

Алдагы чыгыш ясаучыбызАбдрафиков Альмир.

Бәйгене дәвам итә Исмагилов Денис.

Чират Валиев Инсафка җитте.

Соңгы егетебез Зарипов Айдар.

Тырышкан табар-ташка кадак кагар, диләр халыкта. Егетләребез дә тырыштылар, бәйгедә сынатмадылар.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Алдагы бәйгебез “Сәнгатьтәге осталыгым” дип атала. Бәйгенең бу төренә 5 минут вакыт бирелә.

Сәхнәгә беренче уенчыбызны чакырабыз. Рәхим итегез. ………..

Үзенең осталыгын Ахматов Рөстәм күрсәтә.

Бәйгене дәвам итәВалиев Инсаф.

Чираттагы егетебез Исмагилов Денис

Микрофонны Музипов Тимурга бирәбез.

Осталыгын күрсәтә Зарипов Айдар.

Бикбаев Азатны каршы алабыз.

Ниһаять, чиратАбдрафиков Альмирга да җитте. Рәхим ит.

Менә нинди уңган безнең егетләребез, бииләр дә, җырлыйлар да, үзләрен бар яктан күрсәтә дә беләләр.

Кул эшенә осталыкны

Сынарга вакыт җиткән.

Алдагы бәйге “Алтын куллар” дип атала.

Үзенең бүләген Музипов Тимур тапшыра.

Алдагы уенчыбыз Исмагилов Денис.

Сүзне Ахматов Рөстәмгә бирәбез.

Сәхнәдә Зарипов Айдар.

Кул эшенә осталыгын Валиев Инсаф күрсәтә.

Чираттагы бүләк Абдрафиков Алмирдан.

Микрофонны ……………………………………………………….. тапшырабыз.

Соңгы уенчыбызга сүз бирәбез. Бикбаев Азат рәхим ит.

Егетләр, кулыгыз, чыннан да, алтын икән. Бу бәйгене дә уңышлы ерып чыга алдыгыз.

Я,әле син ничегрәк,

Башыңныэшләтәсең?

Кызыклардөньясында

Адашмыйчайөрисең!

Бар яктан да белемлеме

Шунытикшерепкарыйк,

Зирәклекһәмтапкырлыкта

Үзкөчегезнесыныйк •

Ниһаять,Кем тапкыр? бәйгесенә дә килеп җиттек. Ә хәзер малайларыбызның зирәклеген тикшерәбез.

Бәйгебез тәмамланып та килә инде. Аңа нәтиҗә ясарга вакыт та җитте. Жюриларыбыз нәтиҗә ясаганчы укучылар әзерләгән концерт номерларын карап үтик.

Җырсыз кеше – канатсыз кош,

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.

Сәхнәдә ……

Бие, бие, бие әле

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии диләр

Биетеп карыйк әле.

Шаехова Миляушабашкаруында шаян бию.

Инструменталь ансамбль башкаруында ……

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Биеп алыйк, әйдә әле,

Котлы булсын, гөрләп торсын,

Малайларның бәйрәме.

Борын, маңгай, эч, тубык, куллар, арка….)

Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк.

Җыр сулар һава кебек

Җыр яши, җыр – мәңгелек.

Шаехова Миляуша башкаруында җыр …..

Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнең күрсеннәр.

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең егетләр дисеннәр.

Әйдәгез кадерле дуслар

Туктатабыз уенны.

Хәзер жюри сезгә әйтер

Иң беренче урынны.

“Мин бит татар малае” бәйгесе тәмам. Кадерле малайларыбызга, аларны бәйгегә әзерләүче укытучыларыбызга, ата-аналарга бик зур рәхмәт. Барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш, зур уңышлар теләп калабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез.

Җыр “Һәрвакыт булсын, кояш!”

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Свидетельство о регистрации СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841

Зачем размещать разработки
у нас?

  • Свидетельство бесплатно
  • Нам доверяют
  • Нужно использовать при аттестации

Свидетельство о публикации
в СМИ

свидетельство о публикации в СМИ

Дождитесь публикации материала
и скачайте свидетельство
о публикации в СМИ бесплатно.

Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность

Диплом за инновационную профессиональную деятельность

Опубликует не менее 15
материалов в методической
библиотеке портала и скачайте
документ бесплатно.

06.08.2018

Конкурс – шоу «Татар егете». Разработка внеклассного мероприятия (на татарском языке)

Короткова Лилия Юрьевна

Учитель татарского языка, заместитель директора по воспитательной работе

Разработка внеклассного мероприятия поможет обобщить и углубить знания, умения и навыки обучающихся в понимании и общении на татарском языке.

Подобранные конкурсные задания способствуют пробуждению интереса и положительной мотивации к изучению татарского языка, воспитанию интереса к татарской культуре и традициям.

Оценить




1108

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Милләтемнең татар баласы мин.

Милләтемнең асылташы мин ,
Гаиләмнең йөзек кашы мин ,
Чал тарихлы Казан кызы мин,
Мәдәни кыйммәтләрне саклап,
Милләтемне алга сөрүче дә -мин.

Мин татар кызы, татар баласы, һәм татар булуы ул узе бер бәхет диеп уйлыйм. Чөнки үземнең телемне бик яратам, Татар телендә ирекле сөйләшәм, татар телендэ җырлыйм, татар телендә телевидениядә, балалар өчен тәүлек әйләнәсендә эшли торган «Шаян ТВ» каналында, тапшыруларда катнашам. Чынлап та, «үз телен белгән кеше бик күп уңышларга ирешер»-дип уйлыйм. Минем татар телен яхшы белуем әни белән әтидән килә. Без гаиләдэ гел татар телендә сөйләшәбез, һәм тел белүнең төп нигезе- гаилә — дип уйлыйм. Әгәр дә гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә татар телендә соөйләшмәсәк, ул татар теле бетергә дә мөмкин. Минем уйлавымча, туган телне яраттыра белергә, популярлаштырырга кирәк. Безнең республикабызның җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич Минниханов бу эштә башлап йөри. Бу телевидениедә балалар каналын ачуы призидентыбызның фикере һәм ярдәме булды. Балалар кечкенәдән татар телен ишетеп, татар телендә сөйләшеп үсәргә тиеш.

Безнең Казанда төрле бәйгеләр дә уздыралар . Иң яраткан татар теле бэйгесе -«Дулкыннар» бәйгесе. Монда җырлар, нәфис сүз белән бәйләнгән бәйге үткәрәләр. «Дулкыннар» ел саен безнең үзебезнең телне саклап калуга , һәм телебезне үстерүгә өлеш керткән олы шәхесләргә багышлана. Алар арасында бик танылган Г Тукай, Р. Валиев, Ф Яруллин, Н Җиһанов, Р Яхин , Н Исәнбэт .

Идел яшьләр үзәге ул бөтен татар балаларын берләштерә. Бик күп лагерьлар оештыра. Мин ул лагерьларда актив катнашам. Анда без татар балалары белән генә түгел, чит республикалардан килгән балалар белән дә аралашабыз. Татар телен бик яхшы белмәсәләр дә, безнең белән аралашкач: «Мин татарчаны ныклап өйрәнәм әле»,- диеп кайтып китәләр. Мин алар белән татар телендэ генә сөйләшергә тырышам, чөнки без туган телебездә сөйләшә торган яшьләр, шуңа күрә бер мохит кирэк. Менә «Дулкыннар» һәм ШАЯН ТВ татар мохитен тудыра.

Без татар мәдәниятен, татар сәнгатен үстерергә тиеш. Аны үстерү өчен, балаларга да тырышырга кирәк, үзеңнең өлешне кечкенәдән кертергэ кирәк!

Әлбәттә, милләт бит ул җыр белән, биюгә генә әйләнеп калмый. Без милли үзәкне дә үстерергә тырышырга тиеш. Милли үзаң ул,минемчә, үзеңнең миллэтенне, телеңне популярлаштыру. Башка илләргә барсак та, горурланып сөйлим Татарстан турында, Казан турында, татар милләте турында.

Татар милләтенең күп кенә шэхесләрен чит илләрдә дә беләләр. Кибетләргә керсәк тә, татар телендә жырлар яңгырый. Аннан соң аэропортыбызга да Габдулла Тукай исемен — бөек шагыйребез, күренекле шәхесебез исемен бирделәр. Килеп төшүгә, белдерү ясыйлар. «Сез Тукай исемендәге аэропортка килеп төштегез»,-дисәләр, барыбыр кызык бит, ничек матур яңгырый. Әлбәттә, кешеләр кызыксыналар.

Лагерьда танышкан, чит регионда яшәүче дусларыма татар телендәге шигырьләрне җибэрэм. Смс-лар белэн аралашканда да, инстаграмда да- татар телендә генә язарга тырышам.

Ә безнең милләтебезнең киләчәге бик зур. Безнең Республикабызда шундый милли сәясәт бар- ул китаплар. Мин бик яратып китаплар укыйм . Мәсәлән, Г. Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрен бик яратып укыдым. Анда төрле геройлар аша , без тормышка күз салабыз, тормышка өйрәнәбез, анда гыбратле хәлләр бар. Миңа бик ошый.

Безнең Ш. Мәрҗани, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинов бар. Алар да милләтне үстерүгә зур өлеш керткәннәр бит инде. Мәсәлән, Ш. Мәрҗәнинең тууына 200 елга багышланган хәбәләре булды. Мин анда катнаштым. Бик күп кызыклы хәбәрләрне тыңлап утырдым.

Кайсы яктан гына алсаң да, татар ул булдыра , өлгерә. Мәсәлән, фигуристка Алинә Заһитова, без аның белән яшьтәшләр. Мин аның өчен шатландым. Ул татар кызы, үзе Ижевск шәһәрендэ яши.

Мәскәү шәһәрендэ Алсу җырчы быз. Ул кая барса да, татар жырларын да җырлый. Мин аның җырларын өйрәнәм.

Аннары Равиль Фәгдиев, Америкада яши, татар шәхесе.

Миңа бик охшаган сәясәтчеләрем бар, ул Минтимер Шәрипович Шәймиев, ул Болгар, Свияжскины төзекләндерүгә зур өлеш кертте.

Татар гимназияләре бар, анда бәйрәмнәребезне үткәрәбез. Мин, мәсәлән, Каз өмәсен яратам. Без бик еш авылга кайтабыз һәм каз өмәләрендә катнашабыз, казларны йолкып, жырлый-жырлый, аларны чишмэлэрдэ юып, кыймаклар пешереп, бик кызык итеп уткэрэбез. Бу горуф гадәтләрне саклап калу, онытмау.

Безнен милләтебезне аерып тора торган киемнәрне яратам. Минем бик куп мили бизәкле кулмәкләрем бик куп. Аларны яратып Татар телендәге бәйгеләренә, концертларга киям. Минем кулмэклэр белән, башка милләт дусларым да кызыксына…Милли аяк киемнәрен бик яратам. Киеп йорим.

Безнен милләт хатын-кызлары кул эшенэ бик осталар : матур тегәләр, матур чигэлэр, бәйлиләр. Мин дэ Кул Шэриф мэчете рәсемен чигеп рамка оченә куеп, диварга олдем.

Безнен милләт бик кочле милләт. Юкка гына мени Г.Тукайә йткән : «Халык кочле ул, зур ул»-дип. Милләтемнең киләчәге якты, һәм ул өметле яшьләрдә.

Автор материала: К. Назмиева (1 курс)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татарские народные праздники сабантуй
  • Татар гаил?се сценарий
  • Татарские народные праздники осенью
  • Тасс уполномочен заявить кто написал сценарий
  • Татарские народные праздники кратко