Татар халкынын гореф гадэтлэре йолалары сценарий

Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларда

Тема: Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. Ярмарка үткәрү.

Максат:  халкыбызның борынгы гореф — гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. Йола һәм гореф – гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү.

Үстерү бурычы: балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, өйрәнгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли алуларын, игътибарын, кызыксынучанлыгын үстерү;

Белем бирү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, халкыбызның миллли киемнәре (яулык төрләре), халыкка хас әдәп кагыйдәләре белән таныштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: эстетик   сәнгать үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, сөйләм үсеше, эстетик    

сәнгать үсеше, коммуникатив үсеш, физик үсеш.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, интерактив такта ; сандык,  төрле зурлыкта булган баш яулыклары , УМК аудиоязмасы;  әдәбият дәреслеге , рәсемнәр, татар халык киемнәре: калфак, түбәтәй, читек, чәвәк,шәлләр, самавар, мәкаль- әйтемнәре.

 Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр ятлау, уеннар, яңа җырлар өйрәнү,  өс киемнәре булдыру, презентация ясау.

    Дәрес барышы

1. Укытучы: 

 “Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәнегезне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның,

Ничек итеп көн иткәнен…

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Мин шагыйрь Р.Фәйзуллин шигыреннән өзек укыдым.Шагыйрь  бу юллар белән нәрсә әйтергә тели ?

2. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы:Әйе һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

  — Нинди йолалар бар соң?

Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату,ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

“Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Эх, беләсе иде, беләсе…

Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Без сезгә  “ Ярмарка”  күрсәтеп китәргә булдык 

Зәринә   Калфак сатам ,кәләпуш сатам

             Дарым – шарым, тәңкә ярым

             Күпмегә алсаң шуңа сатам

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Барысы бергә уен уйныйлар “ Тубәтәй уены”

Түбәтәеңне кигәнсен,

Бик  ерактан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп түбәтәй.

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Безнең халык элек –электән җырлап биеп яшәгән. Бәйрәмнәрдә төрле уен кораллары кулланганнар. Хәзерге көндә дә ярмаркалар җыр-биюләр белән алып барыла. Ә хәзер татар оркестрын тыңлап китәбез. (Балалар чыгышы)

Ризәлә Сабантуй сөлгеләре лә

           Каештыр өлгеләре…

           Чигүчесе кем икән соң,

           Кемнәрнең сөлгеләре?

            Сөлге сатам кемгә кирәк ?

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Кызлар башкаруында сөлгеләр  белән бию

 Алып баручы: Һәркем Казанга базарга барыр

                           Анда үзенә  кирәген алыр

                            Бай килсә мал алыр

                            Ярлы килсә чабата алыр

М.Нияз   Читекләр сатам, килегез алыгыз

Читекләрдә,чәвәкләрдә

Милли аяк киеме

Матур бизәлгән чимал

Кызыктырмый соң кемне

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Җыр “ Их арча читекләре”

Ильназ     Самавар сатам кемгә кирәк?

Самавар табын күрке

Өстәл туренә куям

Самавардан пар бөркелсә

Өемә кунак җыям

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Җыр: Шәүкәт Галиев “Кунаклар.”

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавысак һәм кош теле.

Ризыклар төрле – төрле:

Сумса, бәлеш. өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәр кемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар

Күңел сандыкларыгыз саекмасын,  һәрчак тулыланып, баеп торсын!”

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

г. Зеленодольска и Зеленодольского муниципального района

Проект.«Татар халкының культурасы hәм гореф – гадәтләре”

Яшел Үзән шәһәренең №27 “Торнакай” балалар бакчасы 1 нче квалификация категорияле тәрбиячесе Хикматуллина Зәлия Габдулхәкимовна

Яшел Үзән, 2017

Проектның паспорты:

  1. Проектның төре: иҗади – практик юнәлешле.

  2. Проектның дәвамлылыгы:3 ай.

  3. Проектның максаты: Балаларны милли – мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф – гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәрьяклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

  1. Проектның актуальлелеге: күзәтүләр, экспериментлар, китап уку, иҗади эшчәнлек, телетапшырулар карау һ.б. чаралар аша балаларда, үз халкының мәдәни байлыгы турында бербөтен кузаллау формалаштыру; халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен өйрәнү аша сөйләм телен үстерү; үз гаиләсенең, ыруының тарихын өйрәнү аша балаларда өлкән буыннарның тәҗрибәсенә һәм гореф -гадәтләренә, гаиләсенә, үз халкына мәхәббәт тәрбияләү; гаилә традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.

  1. Проектның белем бирү өлкәләре һәм бурычлары:

Белем бирү өлкәләре

Бурычлар

Социаль-коммуникатив үсеш

— Тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның календарь йолалаларын белү һәм алар белән кызыксынуларын үстереп балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.

Танып белү

— Халкыбызның милли традицияләрен торгызу, саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре (“Балага исем кушу”, “Боз озату”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”) белән балаларны таныштыру.

Сөйләм телен үстерү

— Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола — уеннары, гореф – гадәтләре аша балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләм телен үстерү.

Нәфис-нәфасәти үсеш

— халык уенчыклары белән таныштыру, халык сәнгатенең декоратив композиция төзү күнекмәләрен ныгыту, аңа хас бизәк элементлары һәм төс гаммасын кулланырга өйрәтү. Татар халкының биюле уен иҗатын үстерү.

Физик үсеш

— халык уеннары белән таныштыру һәм кызыксынуларын үстерү.

  1. Катнашучылар: балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр, музыка һәм физкультура җитәкчеләре.

ПЛАН

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти – әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге

1

Анкета үткәрү: ”Милли традиция-ләрне беләсеңме?”

Нинди милләттән булуын ачыклау

2

Ата – аналар җыелышы: “Минем туган илем ”

Чарага әзерләнү

Үстерешле диалогта катна-шу,сорауларга җавап эзләү

3

Әңгәмә:

“Әбием садыгы”

Милли кием-нәр белән та-нышу. Эстетик тәрбия бирү.

Китаплар, альбомнар, рәсемнәр карау

Костюмнар, атрибутлар әзерләү

4

Җырлы – биюле уеннар уйнау

Уенның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү

Музыка астындауен хәрәкәтләрен ныгыту

Уеннарның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен кабатлау

5

Чәй эчү оештыру. “Милли ризыклар”

Милли ризык-лар турында сөйләшү

Рәсемнәр ясау, әвәләү

Милли ризыклар пешереп алып килү

6

Ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре

Нәүрүз, Карга боткасы,Боз озату, Сабан-туй турында белемнәрен үстерү

Үстерешле уеннар уйнау.

Милли уеннар өйрәнү

7

Г Тукайның иҗаты һәм әкиятләре белән танышу

Дидактик уен “Кайсы әкияттән”

Әкиятләрне төрле вариантларда дәвам ит

Язучының иҗатына кагылышлы материал туплау

Татар халкының яшь буынны тормышка әзерләү тәҗрибәсе, гореф — гадәтләр, традицияләр, алдынгы карашлар, бәйрәмнәр, таләпләр формасында туып буыннан буынга тапшырылып камилләшә барганнар. Сөйләм теленә ия булу балага тапшырылып килә торган белемнәрнең үзләштерелүенә төп нигез булып тора.

  1. Проекттан көтелгән нәтиҗәләр:

  • Әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү. Балаларның ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга өйрәнүе.

  • Татар халкының электән килгән гореф – гадәтләре, йола уеннарытурында күзаллауларын киңәйтү.

  • Халык авыз иҗаты белән кызыксыну, аңа хөрмәт белән карау.

  • Әти – әниләр, балалар бакчасы һәм тәрбиячеләр арасында тыгыз элемтә формалашуы.

  1. Кулланылган әдәбият:

  • Ф.С.Баязитов “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”.

  • К.В. Закирова, Р.Ә.Кадыйрова “Әхлак нигезе – матур гадәт”.

  • Р.Ф.Ягъфаров “Татар халкының уен фольклоры”.

  • Нәкый Исәнбәт “Балалар фольклоры”.

ИНТЕРНЕТСАЙТЛАР

1.http://www.musical-sad.ru/forum/10-63-4

2. http://www.numama.ru/blogs/kopilka-detskih-stihov/stihi-o-varezhkah.html

3. http://www.maaam.ru

4. http://dohcolonoc.ru/

Боз озату

Максат: балаларда табигать күренешләрен белергә омтылыш, үз фикерен әйтә белү сыйфаты тәрбияләү; аларның табигать объектлары белән кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләм күнекмәләрен, сүз байлыгын үстерү; балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам иттерү, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: балаларда кечкенә төркемчекләрдә, бер – берсе белән килешеп эшли белергә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләк тәрбияләү.

Үстерү бурычы: логик фикерләү сәләтен үстерү. Балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә, монологик сөйләмнәрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: өйрәнгәннәрне рәсемдәге сурәтләр белән тәңгәл китерә белергә, логик фикер йөртергә, предметны сурәтләгәндә сыйфатларны исемнәр белән яраклаштыра белергә өйрәтергә, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту, квадраттан тигез өчпочмаклар кисәргә өйрәтүне дәвам итәргә.

Төп белем бирү өлкәсе: таныпбелү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗтимагый тормыш күренешләре, танып белү, сәнгатьчә – эстетик үсеш, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, хәрәкәтле уеннар, слайд күрсәтү, продуктив эшчәнлек, танып белү – тикшеренү, сорау –җавап, нәфис сүз, мактау.

Җиһазлау: мультимедияпроектор, магнитофон, кисеп ябыштыру өчен әсбаплар.

Сүзлек өстендә эш :бозлавык, шугалак, җилкән.

Алдан үткәрелгән эш: психологик күнегү өйрәнү, яз турында әңгәмә,саф һавада табигатьне күзәтү, кисеп ябыштыру өчен материаллар әзерләү, музыка әсәрен сайлау, нәфис сүзләрне өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Психологик күнегү.

  2. Төп өлеш.

  • Табышмак әйтү.

  • Фикер алышу.

  • Видео язма. Бала сөйли.

  • Үстерешле уен. “Сүз эчендә энҗе бар”.

  • Тизәйткеч ятлау.

  • Дидактик уен » Яхшы — начар».

  • Боз белән тәҗрибәләр.

  • Ял минуты.

  • ГабдуллаТукайның “ Б у кайсы вакыт?” шигырен уку.

  • Видео язма .Елгада боз китү.

  1. Боз озату бәйрәме белән таныштыру.

  • Сынамышлар белән таныштыру.

  1. Нәтиҗәл е эш: кисеп ябыштыру. Җилкән кисү.

  • Сулыш алу гимнастикасы.

  1. Җырлы – биюле уен «Яшерәм яулык».

1.Психо гимнастика:

Бүлмәдә йөрим мин, дустымны сайлыйм мин. Бүлмәдә йөрим мин, дустымны сайлыйм мин.

Сәлам, сәлам дускаем, -Уң куллары белән күрешәләр

Дөнья бик матур. -Куллар белән өскә күрсәтәләр.

Син минем якын дустым, — Дустына күрсәтә.

Мин синең дустың. -Бер – берсен кочалар.

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм. Әгәр җавабын дөрес әйтсәгез, без бүген нәрсә турында сөйләшүебезне белерсез.

2.Зиһен ачкычы – табышмак:

Ишегалдында таш була, Өйгә керсә, су була. (Боз)

Дөрес, балалар, без бүген боз турында сөйләшәчәкбез.

3.Фикер алышу:

  • Нәрсә ул боз? (боз ул суның каты хәләте.)

  • Боз кайларда була? 1,2,3,4 Слайд (елгаларда, юлларда, шугалакта, түбәләрдә, суыткычта).

  • Бозны ничек ясап була? (сунны катырып ).

4,5Слайд Видеоязм атәкъдим ителә.

(Бала өй шартларында эшләгән тәҗрибәсе турында сөйли. )

Җәй көне мин әнием белән судан боз ясадым. Аның өчен, без, махсус боз савытына су салып, суыткычка куйдык. Берникадәр вакыттан бозыбыз әзер булды. Ул бозларны эчемлекләр суыту өчен кулландык.

  • Тагын кайда боз ясап була? (кышын урамда).

  • Ничек уйлыйсыз, ни өчен урамда су ката? (чөнки салкын).

  • Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә :Салкында су ката һәм бозга әйләнә.

4.Үстерешле уен. “Сүз эчендә энҗе бар”.

Җир өстенең боз белән каплануы — …(бозлавык).

Боз белән капланган өслек — …(шугалак).

5.Тизәйткеч ятлау. [з] авазы (Балалар түгәрәктә басып торалар, тәрбияче, уенчык бозны алып тизәйткечне әйтә. Аннан күмәк кабатлау, шәхси җавапларда боз кулдан – кулга күчә).

Оз – оз – оз –оз,

Ялтырый боз.

6.7 — 13Слайд. Бозның яхшы- начар якларын искә төшерик әле.

.Дидактик уен » Яхшы — начар».

  • Бозның нинди файдасы бар?(Шугалак, төрле фигуралар – сыннар ясыйлар, косметикада, медицинада кулланалар).

  • Бозны ашарга ярамый. Бозны ыргытып уйнарга ярамый. Яз көне бозга керергә ярамый.

7.Язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма , дигәннәр.

Боз турында: утта янмый, суда батмый, — дигән табышмак та бар. Бу чыннан да шулаймы икән ? Әйдәгез, тикшереп карыйк.

8.Боз белән тәҗрибәләр.

Бозның үзенчәлекләрен билгеләү. Хор белән һәм индивидуаль әйтелә.

Беренче тәҗрибә: Балаларга бозны кулга алырга кушу.

Күзәтү :Боз салкын, шома, кулда эри.

Нәтиҗә: Димәк, боз җылыда эри.

Икенченче тәҗрибә: Исе бармы? – бозны иснәп карарга кушу.

Күзәтү :Исе юк.

Нәтиҗә: Димәк, боз иссез.

Өченчетәҗрибә: Төсе бармы? – Кайсында төсләр күренә? Ни өчен?

Кар һәм боз астына төсле цифрлар куеп карарга кушу. Балалар цифрларны атыйлар, төсләрен әйтәләр.

Күзәтү : Кар аша күренми, чөнки кар ак. Боз аша күрәбез, чөнки ул төссез.

Нәтиҗә: Димәк, боз үтә күренмәле.

Дүртенче тәҗрибә: Балаларга таш белән бозны суга салырга кушу.

Күзәтү : Таш бата, чөнки ул авыр. Боз батмый, йөзә.

Нәтиҗә: Димәк, ул судан җиңел.

9.Физминут.

Музыка астында, балалар, сүзләргә туры китереп төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

Кар бөртекләре очалар. -Кар бөртекләре парлап басалар.

— Кар бөртекләре өчәрләп басалар.

-Кар бөртекләре түгәрәккә басалар.

10.Балалар, тыңлагыз әле, Айзилә сезгә Габдулла Тукайның “ Бу кайсы вакыт?” шигырен сөйли.

Боз һәм кар эреде, Сулар йөгерде.

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт, Я, әйтеп кара? (Яз)

11.Балалар, әйдәгез язгы ташу күренешен карап үтик.

Видеоязма .Елгада боз китү.

Ләкин шуны онытмагыз: су буйларына олылар белән генә барырга ярый.

12.Тәрбияче : Балалар , карагыз, елгадан боз китүне карарга әби дә килә. (әби керә) .Исәнләшәләр .

Әби:Балалар, сезгә карап балачагым искә төште .Нәкъ шушы вакытта без Боз озату бәйрәмен каршылыйидек. Боз озату бәйрәме-бик күңелле бәйрәм ул. Бәйрәм табигать кочагында, боз аккан көнне үткәрелә. Аны каршыларга берничә көн алда хәзерләнеп торганнар. Иң матур киемнәрен киеп, ул көннәрдә боз акканны карарга су буена төшкәннәр. Бо өстенә учаклар ягып җибәргәннәр. Кичке караңгылыкта бу учак яктысы бик ерактан күренеп, матурлык биреп торган. Анда кызлар, егетләр уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр. Олылар, боз агымына карап, җәйнең нинди буласын юраганнар. Шуларның берсе белән сезне дә таныштырасым килә:

Елгалар яз көне боздан тиз ачылса, ашлык уңар.

13.Тәрбияче:

— Сынамышларны без дә беләбез.

Язгы ташкын шәп булса,…(иген уңар). Елгаларда боз төнлә китсә,…(ашлык уңар).

Әби: Рәхмәт ,балалар. Туган телегезне бервакытта да онытмагыз. Сезгә бүләгемдә бар. (Оригами, көймәөләшә).

14.Тәрбияче: әйдәгез,көймәләргә җилкәннәр ясап, без аларнысуга агызып җибәрик.

15.15 Слайд. Җилкәнле көймә.

Продуктив эш: кисеп ябыштыру. Алдан әзерләнгән квадратларны диагональ буенча бөкләп өчпочмаклар кисәләр. Аларны таякчыкларга кертеп, көймәләргә беркетәләр.

16. 16 Слайд.

( Балалар җилкәнле көймәләрне суга җибәрәләр.)

18.Сулыш алу гимнастикасы. Балалар көймәләрне өреп йөздерәләр.

Әби: Елга буенакилгәч, уен уйнамый китеп булмый инде ул. Мин дә сезне түгәрәккә уенга чакырам.

Җырлы – биюле уен «Яшерәм яулык».

Кулъяулыгым яшел ,яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшең артына.

Сценарий проведения татарского праздника «Карга боткасы» («Грачиная каша») .

Ход праздника

Зал празднично украшен. На одной стороне макеты деревенских домов, на другой — пейзаж весенней полянки. Звучит веселая мелодия.

Воспитатель. В давние времена думали, что весну на своих крыльях проносят грачи. Поэтому после прилета грачей народ устраивал праздник «Карга боткасы». Они радовались прилету птиц и весне.

Здравствуй, милая весна.
Ты душиста и ясна.
Зеленеют лес и луг!
И зовет тепло лучей,
На прогулку всех детей.

Звучит татарская плясовая. В зал заходят дети, одетые в национальные татарские костюмы. Впереди идет мальчик с гармошкой. Дети останавливаются у первого дома.

1-й ребенок.

Эй, хозяева!
Открывай ворота
Если дашь нам пять яиц
Твоя курочка снесет сто яиц!

Из домика выходит хозяйка и дает детям яйца. Дети под музыку подходят к следующему домику.

2-й ребенок.

Эй, хозяева!
Дай нам масло, дай крупу,
Не жалей еще муку.

Из дома выходит хозяйка и дает детям муку. Дети под музыку подходят к третьему домику.

3-й ребенок.

Кар-кар кричат грачи,
Есть бялеш в печи,
Если в печи бялеш есть
Значит дома гости есть!

Из дома выходит хозяйка и выносит бялеш. Дети встают полукругом.

Песня «Весна пришла» (муз. Л. Хайретдиновой, сл. народные)

4-й ребенок.

Грачи за морем были
Весну-красну добывали.
В родные края прилетели,
Над нашей землей закружили.

Танец «Грачи прилетели» (дети в костюмах исполняют танец)

Воспитатель. Вслед за грачами вернулись и другие птицы.

Песня «Жаворонки» (муз. М. Музафарова, сл. А. Бикчантаевой)

Воспитатель. После прилета птицы начинают вить гнезда, чтобы вывести птенцов.

Тили-тили, птички пели
Взвились — к лесу полетели.
Стали птички гнезда вить.
Кто не вьет, тому водить.

Эстафетная игра «Построй гнездо»

Воспитатель. Ребята, нынче хозяева были щедрые, собралось много продуктов. По-моему, самое время варить грачиную кашу. А пока каша готовиться мы поиграем в народные игры:

1) игра «Зеленый платок»;

2) игра «Тюбетейка»;

3) игра «Колечко».

Воспитатель.

Вот и каша готова
Поиграли и плясали,
Грачей весело встречали,
А теперь пора настала
Вкусной кашей угощаться.

Стелятся скатерти, дети садятся вокруг и угощаются кашей.

Аулак өй.

Сәхнә матур итеп бизәлгән. Анда чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, суккан кәләмнәр эленгән. Сәхнәдә “Аулак өй” дигән җыр яңгырый. Әни бәйләү бәйли, малай туп белән уйный, кызлар курчак белән уйныйлар.

Малай: Туп, туп, кызыл туп.

Сикер, сикер, кызыл туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Сикер, сикер, кызыл туп.

1 кыз:Чәп – чәп, чәбәкәй,

Минем сеңлем бәләкәй.

Ул – акыллы, ул тәтәй,

Килмә монда кәҗәкәй.

2 кыз: Гөлдергү, гөлдергү,

Бигрәк чибәр, кемдер бу?

Тарап куйган чәчләре,

Өсте – башы бик ару.

Гөлдергу, гөлдергү,

Бер әдәпле кыздыр бу.

Ишек шакый. Хуҗа ишекне ача:

Аргы урамнан килдеңме,

Бирге урамнан килдеңме?

Без сагынганны белдеңме,

Үзең сагынып килдеңме?

1 нче кунак: Аргы урамнан килмәдек,

Бирге урамнан килдек без.

Сез сагынганны белмәдек,

Үзебез сагынып килдек без.

Хуҗа: Исәнмесез, дусларым! Түрдән узыгыз, әйдәгәз!

1 нче кунак: Без сезгә күчтәнәчләр алып килдек.

Хуҗа: Зур рәхмәт.

Кунаклар өйге кереләр, таралышалар.

2 нче кунак( күрше урыс авылыннан килде) елаган баласына:

  • Никита, детка, о чем плачешь?

  • Об ворота ударился головой.

  • Ну – ка, скажи, когда это случилось?

  • Вчера вечером.

  • Почему же ты плачеш сегодня?

  • Так вчера дома никого не было.

Подходят к дому.Стучатся.

2 нче кунак: Здравствуйте, хозяюшка!

Позволь в избу войти!

Бала: В избу войти да на лавочку сесть!

На лавочку сесть да песенку спеть!

Хуҗа: Рада гостям, как добрым вестям.

Собрались мы позабавиться, да потешиться!

Пошутить, поиграть, посмеяться!

Так что, смех вам, да веселье!

2 нче кунак: Были мы в соседней деревне.Ох и любят они играть. И нас научили. Давайте поиграем.

Игра: “ Мак маковистый “.

Хуҗа: Ой – ой, бик каты шаярасыз! Карагыз, миндә нәрсә

бар. (показывает сундук).

2 нче кунак: Ребята расшумелись, разбаловались. Посмотрите что есть у хозяйки.

Бала: Слетались птицы с моря,

Садились у нас на заборе,

Пели птицы, сказывали птицы

Песни да сказки, были да небылицы.

Хуҗа әкияткә костюмнар өләше.

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек”татар халык әкияте буенча инсценировка.

Хуҗа: Балалар, бу Тычкан белән Көртлек бик хәйләкәр! Эшләмиче ашарга бик риза! Татар халык мәкальдә: “Кем эшләми, шул ашамый” дип әйтәләр. Без хәзер эшлибез,

аннары ашыйбыз.

2 нче кунак: Какие хитрые Тычкан и Көртлек. Работать не хотели, а кушать бегут.В русской народной пословице говорится: “Кто не работает, тот не ест”. Давайте мы сейчас

поработаем, потом поедим.

Балалар камырдан кабартма ясыйлар. Мичкә куялар.

Бала: Күңелле булды кичә,

Мичтә бәлешләр пешә,

Хәзер инде ял итик,

Бергәләп уйнап алыйк!

2 нче кунак: Пока булочки пекутся, поиграем.

Татар халык уены: “Кәрия – Зәкәрия”.

Хуҗа: Бик матур уен булды бу, булдырдыгыз. Кабартмалар да өлгерде. Килегез, авыз итәгез. Балалар кабартмалар белән чәй эчәләр.

Нәүрүз килә.

(Авыл күренеше. Бер якта йөртлар, икенче якта агачлар киртә белән бүленеп алынган. Уртада балалар уйнар урын, чирәмлек. Музыка яңгырый. Балалар парлашып җырлап керәләр.)

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк ү әле.

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле.

Алай да бергә-берә,

Болай да бергә-бергә.

Безнең белән бергә булсаң,

Күгәрчен кебек гөрлә.

Под музыку дети заходят в зал, выстраиваются полукругом.

Ведущий: Исәнмесез, балалар!Хөрмәтле кунаклар, газаз балалар, без бүген сезне матур бәйрәмгә, Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз. Кырыс кышлар үткәч, табигат җанланганда, үзенең сайрар кошлар белән яз җитә. Яз җиткәч, көн белән төн тигезләшкән көндә, төрки халыкларның яңа ел каршылау бәйрәме- Нәүрүз бәйрәме башлана. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз!

Слово «Науруз» означает «новый день». Науруз — это период пробуждения природы, наступления тепла и начало весенне-полевых работ. Науруз- это праздник урожая, праздник всеобщего согласия и мы вас всех приглашаем вместе с нами встретить этот праздник!

Дети. Праздник радостный встречаем

Мы в республике родной.

Поздравляем, поздравляем

Всех с Наурузом и весной!

2. Когда приходит к нам Науруз,

Цветут сады,цветут поля.

Когда приходит к нам Науруз,

Весною дышет вся земля !

3. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын !

Нәүрәз көен кем көйләсә,

Ул дәртле һәм бай булсын !

4. Нәүрүз ,Нәүрүз, зур рәхмәт

Телибез изге, теләк.

Бәйрәм мөбарак булсын !

5. Пробудилось все ото сна,

В гости к нам пришла весна!

6. И Науруз на целый год.

Пусть вам счастье принесет.

7. Новый день, как новый год,

Радость всем нам принесет!

Ведущая : Нәүрүз килә , Нәүрүз килә ,

Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр тавышына кушылып

Җырлыйк әле.

Весенняя капель”.

Дети. Весна шагает по полям.

В лучах тепла и света.

Сегодня Науруз у нас,

И нам приятно это!

2. Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә .

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

3. Яз килде , кояш көлде

Дөньяга нур бөркелде .

Уянды бар агачлар ,

Куанды алмагачлар.

Ведущий. Пришла весна-красна, веселится детвора!

Танец “Калинка-малинка”.

Ведущая : От забот зима устала. И ура!

Весна настала. Снег под солнцем растопился,

В ручейки он превратился.

Бежит, течёт, поёт вода вместе с ней идёт весна!

Звучит музыка, появляется Шурале, на веревке тащит Науруз.

Шурале: Ишь, что удумали. Весну встречать, а я тоже праздник хочу, чтобы было красиво. Будешь жить у меня в лесу, и у меня будет праздник!

Науруз: Нет, Шурале, мне нельзя жить в неволе. Люблю всем даритьтепло и радость. Отпусти.

Шурале(хитро): И меня любишь?

Науруз: И тебя тоже, пусти меня к детям, пусть у них будет праздник.

Шурале: Нет, не пущу. Я тоже праздника хочу.

Шурале и Наурузбика уходят.

Ведущая. Ребята, что же нам делать? Как спасти Науруз? Кто сможет победить Шурале?

Дети. Былтыр.

Звучит музыка, появляется Былтыр.

Былтыр. Здравствуйте, дети! Как дела? Вы меня звали? Что случилось?

Дети. Шурале похитил Науруз, унес ее в дремучий бор, а без нее не наступит весна.

Былтыр. Я помогу вам.

Звучит музыка из балета «Шурале» Ф. Яруллина, появляется Шурале, танцует.

Шурале. Молодой джигит, не бойся, не влечет меня разбой.

Но хотя я не разбойник – я не праведник святой.

Почему, тебя завидев, я издал веселый крик?

Потому, что я щекоткой убивать людей привык.

Каждый палец приспособлен, чтобы злее щекотать,

Убиваю человека, заставляя хохотать.

Ну-ка, пальцами своими, братец мой, пошевели,

Поиграй со мной в щекотку и меня развесели.

Былтыр. Хорошо, я поиграю, у меня условья есть. Ты согласен или нет?

Шурале. Говори же, человечек, будь, пожалуйста, смелей,

Все условия приму я, но давай играть скорей!

Былтыр. Если так – меня послушай, как решишь – мне все равно. Для начала есть загадки у меня.

Загадки.

Шурале не отгадывает.

Былтыр. А теперь давай померимся силой, Шурале!

«Подними-ка».

Шурале проигрывает.

Былтыр. Дух лесной, давай сначала поработаем вдвоем.

На арбу с тобою вместе мы бревно перенесем.

Щель большую ты заметил на другом конце бревна?

Там держи бревно покрепче, сила вся твоя нужна.

Шурале засовывает пальцы в бревно, Былтыр выбивает топором клин, пальцы Шурале прищемились и остались в бревне. Шурале кричит.

Шурале. У-У-У! Мои пальцы! Ой, как больно! Ой, мои пальчики, как их освободить? Помоги, Былтыр!

Былтыр. Ты украл Науруз? Верни нам Науруз, потом я тебя освобожу!

Шурале с бревном уходит за Науруз.

Былтыр. Ребята, а вы сильные, смелые? Вы можете кого-нибудь выручить из беды? Попробуйте помериться силой.

ИГРА «Күтәр әле» «Подними-ка»

На середину выходят два игрока. Опираясь друг на друга спинами, они соединяют свои локти. Тот из них, который сразу после сигнала, сможет первым поднять второго игрока и будет считаться победителем. Победитель остается в игре, но теперь он уже пробует свою силу с новым игроком. Игра продолжается до окончательного выявления победителя.

Звучит музыка, появляется Шурале с Науруз.

Шурале. Вот привел вашу Науруз! Скорей освободи, Былтыр!

Былтыр отвобождает Шурале.

Шурале. Простите меня, я не буду больше вредничать. Можно мне остаться на празднике?

Науруз: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар. Мин яз кызы — Нәүрүз. Сезне бәйрәм белән котлыйм. Нәүрүз мөбәрәк булсын ! Хуш , киләсең Нәүрүз .

Разливайся веселье, словно солнца яркий свет.

Здравствуй, праздник наш весенний,

С Наурузом всех, всех, всех!

Ведущая. В гости к нам Науруз пришла

Всем нам стало хорошо.

Мы танцуем и поем

Дружно весело живем.

Хоровод «Куш кулым».

Ведущая: А теперь детвора, поиграть пришла пора.

Музыкальная игра “Тюбетейка”.

Дети: Весеннее солнце

Не прячься, свети.

Пришла к нам весна

Татарстан наш, цвети!

«Кояшлы ил».

Науруз: Я пришла к вам не с пустыми руками. Я принесла вкусный гостинец. Мин алып килдем сезгә тәмле күчтәнәч.

А сейчас, дети, я поспешу

На поля и луга тепло я несу,

Чтоб стояли хлеба.

Зеленела листва

Расцветала родная земля!

Шурале: И мне в лес пора. Но я буду вас навещать, и вы меня не забывайте.

Былтыр. А мне пора в родную деревню.

Герои: До свидания!

Герои уходят.

Ведущий.   Мы вместе сегодня праздник встречали,

                         Танцевали, пели и стихи читали.

                         Науруз нам праздник подарил,

                         Науруз нас всех объединил!

Тема: Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша татар халкының культурасы белән таныштыру.

Максат: 1. Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша татар халкының культурасы белән таныштыру

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Татар халкының милли бәйрәмнәренә,гореф-гадәтләренә уңай караш тәрбияләүгә ярдәм итү.

Җиһазлау: Мәкаль, таблица, сюжетлы рәсемнәр,проектор.

I.Дәрес барышы.

-Исәнмесез,балалар! Хәерле көн сезгә! Кәефләрегез ничек?Урамга карагыз әле,нинди матур көн!Бу язгы көн турында нәрсәләр әйтә аласыз?Сез яз көннәрен яратасызмы? Нигә? Яз көне нинди бәйрәмнәр бар? Яз көне эш тә бик күп.Ял көне бакчада эшләдегезме?Нишләдегез?

II.Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

Татар халкы эш турында күп мәкальләр язган.Сез аларны өйрәнеп килдегез.Сөйләгез әле.

Агач- җимеше белән,кеше эше белән матур.Башлаган эшне ташлама.Эшкә-вакыт,уенга-сәгать.Калган эшкә кар ява.Бер яхшы эш мең яхшы сүздән яхшырак. Эш сөйгәнне ил сөйгән.

III. Төп өлеш.

Авыр эшләрдән соң татар халкы матур итеп ял да итә белгән. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле уеннар, җыр-биюләр яңгыраган. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар (посиделки), йон эрләгәннәр(пряли пряжу), оек-бияләй бәйләгәннәр (вязали) , чигү чиккәннәр (вышивали).”

-Димәк, бу ял итүләр нәрсә дип атала? (милли бәйрәмнәр) -Ә сез татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез?

Укучылар, ә хәзер мин сезгә текстлар тәкдим итәм

-Һәр төркемгә мин текстлар әзерләдем (алар таратыла)

Сабан туе

Бик күп төрле уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бер бәйрәме бар. Ул – Сабан туе. Бу бәйрәм – бик борынгыдан килгән бәйрәм.

Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана торган булган. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре беткәч, буш вакытта үткәрелә.

Элек-электән татар кызы үзенә бирнә әзерләгән. Сөлгене үзе чиккән. Иң матур сөлгене ул Сабан туе өчен әзерләгән. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.  Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкындыргыч өлеше – ат чабышы. Атларның һәрберсенә дә чиккән сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү – болар барысы да Сабан туенда гына уйналганнар. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый. Алар бииләр, җырлыйлар. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар. Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә кайталар. Һәр йортта табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә.

Сүзлекчә:

йолалар- традиции

кыр эшләре – полевые работы

бирнә – приданое

Каз өмәсе

Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Шуларның берсе – Каз өмәсе.

Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.

Татар халкы борын –борыннан ук каз үстергән. Татар өендә бик күп мендәрләр булган. Ә татар туйларында иң олы күчтәнәч – пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта сынау йоласы булган. Көнкүрештә каз итен төрлечә кулланалар. Җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан дәва булган .

Каз өмәсенә әзерләнгәндә, туганнарны, күрше кызларын чакырганнар. Гадәттә, өмәгә чакыруна балаларга кушканнар.

Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны чистарталар. Аннары казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр һәм шунда юалар. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Ә иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына.

Сүзлекчә:

җиңеләйтү өчен – чтобы облегчить

каз өмәсе – выщипывание гусей

туй- свадьба

күчтәнәч – гостинец

күмәч- каравай

уңганлык- умение

сынау йоласы – традиция испытания

каклап куйганнар- вялить

дәва- лечение

туганнар – родня

көянтәләр- коромысла

яшьләр- молодые

Сөмбелә

Татар халкының онытыла башлаган матур бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә бәйрәме. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм көн белән төн тигезлшкән чакта – 21-23 сентябрь көннәрендә Сөмбелә бәйрәме уздырыла.

Сөмбелә” – башак дигән сүз, шуңа күрә бәйрәмнең төп атрибутлары – башак һәм Сөмбелә исемле кыз.

Бәйрәм башында бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөембикә дип атаганнар. Сөембикәне башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.

Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Сөмбелә итеп киендергән кызны мәйданга чыгара торган булганнар. Сөмбеләне төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Бергәләп күңел ачканнар.

Сүзлекчә:

онытыла башлаган бәйрәм – праздник, который начал забываться

уңыш- урожай

башак –колос

хуҗабикә – хозяйка

уңган – умелая

тәхет –трон

сынаганнар – испытывали

Нәүрүз

Нәүрүз” сүзе фрсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер вакытында кешеләр “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә”дип игълан иткәннәр.Укучы балалар йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

                                Ач ишегең керәбез,

                                Нәүрүз әйтә киләбез,

                                Хәер-дога кылабыз,

                                Нәүрүз мөбәрәкбад!

 Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

    “Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә бала-чагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Сүзлекчә:

фарсыча – по-персидски

каршылау –встреча

уңган –умелая

игълан иткәннәр –объявляли

мөбәрәкбад — приветствие

махсус – специальный

якты өмет –светлые надежды

учак кабызганнар –разжигали костёр

әйләнгәннәр – кружились

халык йоласы –народная традиция

яңартыла — возрождается

-Укучылар, һәр төркем үз бәйрәме турында сөйләсен әле.

— Ә татар халкының милли бәйрәмнәрен белү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

IV. Ныгыту.

Хәзер без алган белемнәребезне ныгытып китик. Мин сезгә бүген без өйрәнгән берәр бәйрәм турында укыйм, ә сез “сигналь карточкалар” ярдәмендә миңа нинди бәйрәм турында сүз баруын күрсәтәсез.

Бу бәйрәм сентябрьдә үткәрелә… (Сөмбелә)

Татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бәйрәме… (Сабан туе)

Бу бәйрәм атна буе дәвам иткән, һәр көннең үз гадәте һәм тәртибе булган … (Нәүрүз)

Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен үткәрелә төрган бәйрәм… ( Каз өмәсе)

Бу бәйрәмдә төрле милли уеннар уздырыла… (Сабан туе)

Бу вакытта чишмәгә барганнар, анда җырлаганнар, биегәннәр һәм төрле уеннар оештырганнар… (Каз өмәсе)

Балалар өйдән-өйгә кереп, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына сәламәтлек, байлык , уңыш теләгәннәр… (Нәүрүз)

Бу бәйрәм вакытында халык бик күп ризык әзерләгәннәр… (Сөмбелә

V. Йомгаклау. Өй эше бирү.Сезнең дустыгыз чит илдә яши,сез аңа хатыгызда татар халкының бер милли бәйрәме турында языгыз һәм бу бәйрәмгә кунакка чакырыгыз

VII.Йомгаклау.Укучыларның дәрестә ничек катнашуларын аңлату һәм билгеләр белән бәяләү.
 

Подробности

Автор: Алия Киямова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 22383

Рейтинг:   / 30

Халкымның йола,гореф-гадәт һәм бөйрөмнәренең әдәбиятта чагылышы.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе”нең укытучысы Кыямова Алия Мулләхмәт кызының
фәнни-тикшеренү эше.

Кереш
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Шулай итеп, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.
Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан. Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбызның күбрәк авылга багышланган әсәрләрендә сурәтләнә, чөнки авыл халыкның бик борынгыдан килә торган мондый хәзинәләрен үзендә саклаучы дөнья итеп карала.
Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәре әдәбиятыбыз барышында аерым урын алган әсәр. Ул әсәрендә аерым бер авыл мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик мәгълүмат бирә. Халык характерының һәм яшәешенең әхлакый чыганакларын автор революциягә кадәрге татар авылының борынгыдан килә торган гореф-гадәтләрендә, йолаларында эзли. Туган халкының сабан туй, көзге туйлар, каз өмәсе, тула өмәсе кебек хезмәт бәйрәмнәрен, чәчү, печән һәм урак өстен сурәтләү аша язучы аның хезмәткә мөнәсәбәтен һәм осталыгын чагылдыра. Халыкның иң яхшы йолаларында һәм гореф-гадәтләрендә гәүдәләнгән шигъри күңел, икенче яктан, аның тарихи оптимизмын, зур ихтыяр көчен тудырган, яктылыкка, аң-белемгә омтылып яшәвенә сәбәп булган. Шушы ук күңел аңа башка халыклар белән аралашырга, үзенең данлы улларын ихтирам итәргә булышкан. Боларны автор, аерым алганда, күрше татар һәм рус авылы яшьләренң бергәләп күңел ачуларын, халык шагыйре Тукай үлгәннән соң гади крестьяннарның да тирән кайгыруларын сурәтләү аша күрсәтә. Г.Бәшировтан кала тагын Г.Исхакыйның әсәрләрендә гаилә йолаларыннан сөннәт, туй йолаларын сурәтләвен күрәбез. “ Сөннәтче бабай” әсәре милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, буыннар бәйләнешен, гаиләнең балаларда тугрылык тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдыра. Г.Исхакый бу әсәрен иҗтимагый сәясәтче буларак милләтен кайтыртып язган, аның киләчәге турында борчылган. Ул “Зөләйха”, “Остазбикә”әсәрләрендә туй йолаларын тасвирлап биргән.
Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.
Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкымнымның күңел җәүһәрләрен барлыйбыз, үткәнен киләчәк буыннарга җиткерәбез, киләчәккә ышанычын арттырабыз, милләтебезне саклауда бер юнәлеш булуын азсызыклыйбыз. Чөнки әдәбият аша гына халыкның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятләрен, үзенчәлеген, милли рухын тоеп, сиземләп була. Фәнни эшнең максаты да менә шундый әдәби әсәрләргә нигезләнеп, татар халкының йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәренең буыннан-буынга тапшырылып килүен ачыклау, Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .
1.1 Республикабызда бик зурлап уздырыла торган бәйрәмебез – Сабан туе.
Язгы бәйрәм – Сабан туеның барлыкка килүен, формалашуын, үсүен ел фасыллары һәм татар халкының гаять үзенчәлекле рухи һәм мәдәни мирасы арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыручы каледарь йолаларның бер өлеше итеп карарга кирәк.
Сабан туе кайчан, кайда барлыкка килгән, аның тамырлары кая барып тоташа? VI гасыр ахырына караган “Вэйшу”дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне үз ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары хакында кызыклы мәгълүмат теркәлгән.
Бәйрәмнең атамасын тәшкил иткән “сабан” һәм “туй” дигән борынгы төрки сүзләргә лингвистик анализ, аны башка төрки халыкларының ел фасылларына бәйле охшаш бәйрәмнәре белән чагыштыру, Сабан туен барлыкка килгән чорында ук табигатьнең уянуы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй булуы хакында сөйли. Аның нигезендә борынгы төрки кабиләләрендә яшәп килгән йола – табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы — нәсел-ыруның яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән1. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә
уздырылган. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән бер рәттән, аерым бәйрәм дип атый.
“ Бу авылнын мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым”.
Безнең бәйрәмнәрдә, аерым алганда Сабан туенда борынгы традиция эзләре сакланып калуның төп сәбәпләреннән берсе шунда ки, алар барыннын да элек яшьләрдә осталык, батырлык, физик яктан чыдамлылык тәрбияләүгә, бер сүз белән әйткәндә, ыруны яңартуга, аның көчен һәм байлыгын арттыруга юнәлтелгән.
Махсус яшьләр Җыены булуын без “Идегәй” дастанында да күрәбез.
Әлеге сынау урыннары булып, мөгаен, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәрнең мәйданнары хезмәт иткәндер. Әйтик, “Дутан батыр” әкиятендә дә бәйрәм – халык җыелып, мәйдан ясап ат, көрәшләр бәйгесе үткәрү2. Татар телендә “мәйдан” һәм “бәйге” турыдан-туры Сабан туе бәйрәме белән бәйле һәм синоним сүзләр буларак кабул ителә, барыннан да элек, көрәш һәм ат чабышлары үткәрү урынын аңлата3.
Фольклорда мәңгеләштерелгән каһарман халык хәтерендә чын алып батыр – көчле, кыю, гадел һәм зирәк кеше, үз халкының патриоты буларак калган. Хәтта картлык көнедә дә үз улы Норадын белән бәхәстә, Идегәй үзе турында болай ди:
Гөрелдәсәм, сугар яшенмен,
Көлсәм мин бер чуакмын;
Киреләнсәм, йокың бозармын,
Көрәшсәм, сине егармын,
Йөгерсәм, сине узармын4.
Дастанда асылда Идегәй катнашкан күп кенә Җыен һәм Сабан туе ярышлары һәм уеннары тасвирлана.
Сабан туе – халкыбызның борыгыдан килгән бәйрәме. Аның белән башка халык вәкилләре дә кызыксынганнар. Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен Сабан туе дип аталуы турында немец галиме Карл Фукс (1776-1846 нчы елларда яшәгән) болай дип язып калдырган:
“Бу борынгы татар халык бәйрәме һәр язда үткәрелә, анда барлык татарларда катнаша.
Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди…
Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар. ”1
Туй сүзе исә татар халкында нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һәм башкалар. Димәк, Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның (суканың) эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй, ягъни бәйрәм икән.
Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак, авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабан туй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч , гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Ләкин, тулаем алганда, сабан туй кунак чакыру, кунакка йөрешү вакыты булган. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар .
“ Сабан туен, язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. Сабан туе дигәнебез һаман килә, үзенә күңелле яңалыклар ияртеп көн саен якыная бара. Моны кешеләр генә түгел хәтта атларда сизә…
Үзенең көрәшчеләре, чабыш атлары, колга башындагы кызыл башлы сөлге-тастымаллары, канәфер, бадъян, дарчиннәр, эрбет чикләвекләре, төрле төскә буялган күкәйләре, чуклы конфетлары һәм гомергә онытылмаслык гармун көйләре, уен-җырлары – кыскасы, бөтен шау-шулы һәм бизәкле, чуп-чуар куанычлары белән дәп-дәү булып, шаулап, ыгы-зыгы кубарып безнең авылга Сабан туе әнә шулай килә иде…
Иртәгә Сабан туе дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән..! ”1
Сабан туй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә.
“ Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. .Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган.
К.Тинчурин “Зәңгәр шәл” драмасында Сабан туй бәйрәмендә егетләрнең бүләк җыю күренешен тасвирлаган. Драматургның әсәре шаян уеннарга, җыр-моңга бай, гүзәл яңгырашлы . Әсәрдә авыл егетләренең Сабан туена бүләк җыеп йөрү күренеше бик үзенчәлекле, искиткеч матур итеп сурәтләнгән. Бу көнне һәркемдәге күңел күтәренкелеге, уен-көлке, тапкыр җаваплы әйтешүләр – Сабан туеның татар халкы өчен нинди зур куанычлы бәйрәм булуын күрсәтә . Әсәрдә бирелгән сабан бүләге җыю күренеше шуңа бер мисал булып тора. Ул татар халкының җыр-моң, уен-көлке яратуының үрнәге. Егет һәм кызларның бер-берсе белән әйтешүе жор теллелекләрен генә түгел, ә аларның хезмәттә дә уңган, тырыш булуларын күрсәтә. Моңа мисал итеп, кызларның чиккән сөлгеләрен, тукыган тастымалларын әйтеп китү урынлы булыр.
Сабан туен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.
Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене такканнар.
Ат – Сабан туе күрке. Хуҗалар үзләренең атларын чабышка алдан ук әзерләгәннәр. Әзерлекле ат чабышлар якынаюын алдан ук сизеп торган.
М. Гали бу хакта 1915 нче менә ничек язган: “Сабан туена кадәр бер атна элек атыбыз тынычсызлана, баскан урыныда бии башлады, авызына бер уч та азык капмады. Ишек алдына чыгарылган чакларында мәйдан тарафына карап туктаусыз кайнарланып кешнәде.”2
Фатих Хөсни “Йөзек кашы ” исемле повестенда атларның Сабан туенда чабышуын үзенчәлекле итеп сурәтләп бирә.
“ Без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат йөгертергә барабыз. Быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе
синдә. Атның кайнар ялы синнең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән-берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: “Каула, Айдар, каула !..”
Уйнаклап кына баралар. Барып җиттек. Тезелдек.. Чыктык…
Ниндидер юл аермасы үттек, берәү шунда кинәт кенә: “Һа!”дип кычкырып җибәрде, колагыма җил бәрелде, тояклар ачу белән тупырдадылар. Күземне ачып-йомарга өлгермәдем, кашка байтал минем алга атылып чыкты…
Алда берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, аннары тагын югалдылар… Безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын нинди җир! Я күтәрә ул, я башыңны яра…
…сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде,- үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.
Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул.”1
Г.Ибраһимов та үзенең “Алмачуар “дигән хикәясендә сабан туендагы ат чабышының чын мәгънәсендә драматик мизгелләрен аеруча калку итеп тасвирлый:
“… атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Буласы бик зур бәла икән: инде тигезләп бетердем дигәндә, я берәрсенең аты кузгалып алга китеп бара, я баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:
— Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде.
Ул “Һайди”ның “һ” сен әйтеп бетерә алмаганнардыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар…Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы — әле дә аерып җитә алмыйм…Очкан кошлар кебек , бер-беребезне таптап, узып, кауланшып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек…
Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янында кала…
Алмачуарым “эһ” дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, Күк биянең алдына барып чыга…
…Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез… Кара болыт икегә ярыла. Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!
Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәшхәр көне!
Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.”1 Тик хикәя генә үкенечле бетә.
Ахырга калып килгән атка бүләкләрне нәзер әйткән хатын-кызлар биргәннәр. Бу хакта күренекле татар язучысы Г.Бәширов “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик повестенда менә ничек яза:
“Арттан килгән атның туктый башлавы булды, аны төрле яктан йөгереп килгән әбиләр, җиңгиләр сарып алды. Алар кулларындагы ситсыдыр, яулыктыр, тастымалдыр кебек бүләкләрен атның ялына, маңгай чәченә, йөгәненә тагарга тотындылар. Тора-бара бүләкләр астыннан атның койрыгы белән колаклары гына күренеп калды. Бәйлиләр, бәйли-бәйли сөйләнәләр:
-“Улым солдаттан котылса”дип нәзер әйткән идем, — ди берсе.
— Эчемә кату чыкканга түзәр әмәлләрем калмаган иде. “Арттан килгән атка бүләк бирер идем,”-дип нәзер әйткәч, аллага шөкер, әйтмәгәнем генә булсын…
Тагын берсе, кызым баладан исән-сау котылса, дип, икенчесе, сыеры тана бозау китерсә, дип адарынган икән…”2
Шундый нәзерле бүләкләр тапшыру – Сабан туеның күптәнге традициясе, татар халкының атка – кешенең турылыклы дустына ихлас мәхәббәте дәлиле.
Күпчелек авылларда исә, атлылар чабыш башлана торган урынга киткәч, мәйданда башка ярышлар, аерым алганда, йөгерешү бәйгесе үткәрелгән. Катнашучылар яшьләренә карап, малайлар, ирләр һәм картлар төркеменә бүленгәннәр. Ярыш уздыру ат чабышыныкы кебек үк: старт бер читтә, ә финиш мәйданда булган. Әллә ни зур арага йөгермәгәннәр. Малайларның йөгерешен күз алдына китереп бастыру өчен татар язучысы Мөхәммәт Галинең “Сабан туенда” хикәясеннән бер өзек китерик.
“Шул арада басуга чыктык. Бераз баргач, староста теге сөлгеле колганы юл кырыена китереп кадады да:
— Йсмыркага узышырга малайлардан кем бара? – дип кычкырып җибәрде.
Безнең эчләр “жу” итеп китте. Тиз генә ыштаннарны салып, күлмәк өстеннән билгә бәйләдек.
Безне десятник Әхмәди абзый, карап җибәрү өчен, моннан ярты чакрым хәтле ераклыктагы юл аермасына алып китте. Барганда бер-беребез белән бер дә сөйләшмәдек.
Юл аермасына җиткәч, Әхмәди абзый:
— Тезләнегез, малайлар, аяк очларыгыз бер сызык өстендә торган булсын, мин “һу, һу” дип өченче тапкыр әйткәндә чабып китегез!- диде…
Без тезләндек. Әхмәди абзый, аяк очларыбызны карап чыгып, беренче тапкыр “һу, һу”дигән иде, без, үзебезне тыя алмыйча, йөгерешеп киттек…
…Ул арада безне йомырка алырга дип чакырдылар. Без теге колгалы яулык төбенә бардык. Анда зур бер кәрзин белән йомырка куйганнар. Аның янында староста һәм авылның берничә атаклырак картлары утырганнар.
Без килгәч тә алар бездән:
— Кайсыгыз баш килде? –дип сорадылар…
…Иң элек ак күлмәкле малайга бер дистә күкәй санап бирделәр, аның артыннан зәңгәр күлмәккә алтыны. Чират миңа килеп җиткәч, күкәй өләшүче десятник, старостага карап:
— Бу малайга ничәне бирәбез инде, башта бик тырышып йөгергән иде, килеп җиткәч егылып калды, -диде.
— Бишне ,- диде староста.
Мин, биш күкәйне алып, авыз эченнән генә “рәхмәт” дип киттем…”
Элек-электән Сабан туйларында авыр әйберләр, ягъни ташлар күтәрүдә ярышканнар. Ярышларның бу төре татар халык әкияте “Алпамша”да менә ничек сурәтләнгән: “Алпамша ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә.”1 Авыр әйберләр ыргыту буенча “Ак бүре”әкиятендә сурәтләнгән ярышлар булуы да ихтимал: “Диюнең һөнәре шул иде, буш вакытларда шул шарны (биш йөз пот авырлыгында) алып атып, менә шул биек тауның башына очыртып җибәреп, шар төшкән чагында яңадан бер кулы белән тотып алып, һавага ыргытып җибәрә иде.”2
Хәзерге Сабан туйларында күбесенчә авырлык күтәрү буенча ярышларда герләр яки штангалар кулланыла.
Чын мәгънәсендә милли спорт төрләре турында сөйләгәндә, татарларда, башка төрки халыклардәгы кебек үк, элек-электән үткәрелеп килгән йодрык сугышын искә алмый мөмкин түгел. Ул кайбер әдәби әсәрләрдә мәсәлән,
К. Нәҗминең “Язгы җилләр ”романында да искә алына. Туксанынчы еллардагы кул (йодрык) сугышларын Сабан туе мәйданнарында да күрергә мөмкин була башлады.
Сабан туе бәйрәменең иң төп уеннарынан берсе, әлбәттә, көрәш. К.Фукс бу турыда менә нәрсәләр язып калдырган: “Түгәрәк уртасына яшь һәм таза татарлардан ике көрәшче чыга, билләрен сөлге белән бәйлиләр, куллары белән шуңа тотынып, бер-берсен егарга тырышалар. Бу көрәш кайчак бик озак дәвам итә, яки, көрәшчеләрнең көченә карап, кайчак бик тиз тәмамлана. Кайсы да булса егыла икән, тамашачылар шаулашып көлешәләр, ә горур җиңүче, бүләк алып, моннан чыгып китә. Бәйрәм вакытында тәртип саклау
өчен, татарларның шактые, кулларына таяк тотып, түгәрәк буенча йөреп торалар.” Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән, аннары яшүсмерләр, егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән.
Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә бирелгән өзектә халыкның көрәштән нинди ләззәт алуы бик оста тасвирланган.
“…Мәйдан уртасына сирәк кенә коңгырт сакаллы староста килеп чыкты. Күкрәгендә җиз калай.
— Маташма шул малай-шалай белән, — диде староста. – Тизрәк олыларга күч!
— Соң аның үз пүрәткәсе бар бит. Хәзер яшүсмерләр керә башлый, алар артыннан олылар, — диде Гыйбаш абый…
— Булды, булды! – дип аваз салдылар. – Шәп салды! Сызгырып кына барып төште!..
Гәүдәгә базык кына, киң җилкәле бер егет чыкты.
— Кәче егете чыкты, Кәче!- диештеләр.
Халык дулкынлана, гөжли, тора-торгач үзеннән-үзе кычкырып җибәрә, эһелдәп куя. Халык “аһ” итеп бөтен мәйданы белән кузгалып куйганда Айбан егете әллә кая, мәйдан кырыена ук барып төшкән иде.
Җиңүче егет, ашыкмыйча, салмак кына атлап кырыйга барып чүгәләде. Гыйбаш абый аңа ике йомырка илтеп бирде…
Кайсыдыр телен чартлатып куйды:
— Әй-әй, таза бу! Кара ул муенны! Кара ул беләкләрне! Бот юанлыгы!..
”Шунда барысы Әхәт абыйны димли башладылар:
— Йә, чык инде, Әбделәхәт, хур итмә Яңасаланы!
Әхәт абый Кәче егетенә караганда гәүдәгә бераз көйрәк икән, буйга да кыскарак, муены да тегенеке кебек юан түгел. Шулай да җилкәгә киң, бары белән нык күренә.
Мәйдандагы халыкның һәммәсе дә диярлек, куәт биреп, төрле яктан кычкыра башлады…
…Көрәш озакка сузылды. Егетләрнең әле берсе тилпенеп карый, әле икенчесе йолкып алмакчы була. Барып чыкмый гына бит!
Әхәт абый “һоп”дип кычкырып та җибәрде, Кәче егетен суырып та алды. Халык дәррәү урыныннан торды. Инде тотып ата дигәндә Кәче егете кулын күтәрде.
Бөтенесе мәйдан уртасына ташландылар.
— Ай, маладис, Әхәт туган!- диештеләр. — Ай куандырдың!
— Ур-ра! Ур-ра! Бил бирмәде, сынатмады!”
Бу өзекне укыганда ук күз алдына шау-гөр килеп торган көрәш мәйданы килеп баса. Үзеңне чынлап та шунда кебек хис итәсең. Халыкның күңел күтәренкелеге, үз авыл батыры өчен горурлану хисләре катыш халәтен тоясың.
Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган. Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.
Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.
Гомәр Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик әсәрендә сабантуй бәйрәме нәкъ мин алда язып киткәнчә оештырылган. Ул аны яшьлегенең бик матур мизгеле итеп тасвирлаган. Кечкенә малайның йомырка җыюдан соң кичергән шатлык хисләрен, бәйрәмнең җанлылыгын укучыга шулай сурәтләгән ки, әсәрне укыгач, үзеңне шунда кебек тоя башлыйсың.
Бу XIX гасыр Сабан туе күренешләре. Бүгенге көндә дә Сабан туе халкыбызның иң олы бәйрәмнәреннән берсе. Ул чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында республикабызның зур шәһәрләрендә уздырыла. Хәзерге сабан туйларын үткәрү – элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Июнь ахырында җөмһүриятебезнең башкаласында зур республика Сабан туе була. Сабантуй бәйрәмен үткәрү датасын хакимият тарафыннан билгеләнә.
Бәйрәмнең башында, иң беренче эш итеп, сабанда, ягъни язгы кыр эшләрендә бик тырышып эшләгән, хезмәт куйган игенчеләрне хөрмәтлиләр, аларны бүләклиләр . Иң уңганнарына Сабан батыры дигән исем бирәләр.
Р.Харисның “Сабан туе” поэмасыннан алынган шушы сүзләрнең хәләл көчен кызганмыйча эшләүче авыл хезмәтчәннәренә багышлануы очраклы түгел. Борынгы сабан туеның хезмәт йолалары бүгенге көндә дә сакланып калганнар һәм ил-халык өчен иң мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән дә. Чөнки хезмәт – ул халкыбызның яшәеше, аның якты киләчәге.
Элек-электән килгән бүләк җыюлар, ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү, армспорт, гер күтәрү.
Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Тик хәзерге Сабан туйларының ямен җибәрүче факторлар да бар. Бу хәмер, сыра эчеп, исереп йөрүчеләр, тәртип бозучылар. Элекке заманда бу бик сирәк күренеш булган һәм кешеләр тарафыннан бик нык тәнкыйтьләнгән.
Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.
Сабан туе темасы татар язучылары һәм шагыйрьләре өчен кадерле һәм мөһим тема. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Еники, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мөхәммәдиев, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапты.
Сабан туе, башка халык бәйрәмнәре һәм йолалары кебек үк, елдан-ел яңа формасы һәм эчтәлеге ягыннан байый. Анда Татарстан Республикасында бара торган тирән үзгәрешләр чагылыш таба. Ул җөмһүриятебездә яшәүче барлык халыкларның рухи һәм физик культурасы үсешендә, аларның яшәү рәвешен баетуда дәвамлылыкны тәэмин итә.
1.2. Татар халкының элек-электән килгән гаилә йолалары да бар. Бу – туй, бала туу белән бәйле, күмү һәм искә алу йолалары. Гаилә йолалары арасында иң катлаулысы – туй йолалары. Туй йолалары дигәндә, без бер туй мәҗлесен генә түгел, ә берсен берсе алыштырып килә торган тулаем бер катлаулы циклны күз алдында тотабыз. Коллективлашу чорларында туй йоласының бик күп чылбырлары өзелгән, юкка чыккан. Шулай да, тормыш күрсәткәнчә, халык йолалары алар бик яшәүчән, традицион йолаларның да борынгы һәм матур үрнәкләре төрле төбәкләрдә һәм матур әдәбиятта сакланып киләләр, кабат торгызуны, яңартып җибәрүне, игътибарны көтеп яталар. Татар әдәбиятында бу йолаларны Гаяз Исхакый ( “Остазбикә”, “Зөләйха”әсәрләре), Гомәр Бәширов (“Туган ягым – яшел бишек”әсәре), Әхмәт Фәйзи (“Тукай”романы), Фатих Хөсни (“Җәяүле кеше сукмагы”, “Йөзек кашы” әсәрләре), М.Рәфыйков (“Кәләш ” шигыре) һәм башка язучыларның әсәрләрендә халыкның теле һәм рухи байлыкларының бөтен нечкәлекләре, җирле үзенчәлекләре белән баетылып, шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге итеп тасвирлап бирелгән. Бу йолаларның бүгенге көн туй йолалары белән күпмедер охшаш һәм аермалы булуын да күрәбез, аларны чагыштырабыз.
Туй йолаларына никах, кияү килү, аны каршылау, кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү (бирнә, мәһәр, калым, җанлы мал); туй көннәре; туйдан соңгы йолалар (яшь киленгә су юлы күрсәтү, яшь киленнең эндәшү сүзләре, тел яшерүе һ.б. ) керәләр.
Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә туй йоласының бирелешен халкыбызның рухи бер хәзинәсе, истәлеге итеп тасвирлаган. Туй йоларының чагылыш үрнәкләре итеп әсәрдән өзекләр китерәбез.
Үткәннәргә әйләнеп карасак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта димче килү, димләү, кыз килешү, аклашу, ярәшүләр белән башланып китә торган булган.
Ничек булган соң ул кыз димләү, яучы яки башкода булып килү? Димче, яучы итеп авылда дәрәҗәле, ышанычлы, сүзгә оста, үтемле итеп сөйли. Сер саклый торган кешене җибәргәннәр. Кыз димләүнең, ике гаилә арасында булган сөйләшү-килешүләренең үзенең тәртибе булган, әдәп, бер-берсенә ихтирам саклау, хәтер калдырмау, араларны якынайтырга омтылуны чагылдырган төрле серле, тылсымлы йолалар, үткен сүзләр кулланылган.
Кыз ярәшү – борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул димче, яучылар килеп, кызны бирергә ризалык алу белән генә бетми, ике якның вәгъдә бүләкләре алмашуы белән дә ныгытыла. Гадәттә, кыз ягыннан, вәгъдә бүләге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белән сугып яки тегеп әзерләп куйган әйберсе – сөлге-ашъяулык бирелә торган булган. “… Бер заман киңәш-уңашлар, белешү, сорашулар туктады, икеләнүләр бетте, апайны ярәштеләр. Кем ул Кибәхуҗа егете Нәбиулла? Апай аны күргәнме, аңа барырга риза булганмы? Әллә ата-ана кушуына каршы тора алмыйча гына буйсынганмы? Бу турыда йортта сүз кузгалмады шикелле.
Ярәшүен ярәштеләр, әмма булачак туй йортка куаныч белән килергә җыенмый, берсенең дә күңеле тыныч түгел. Аның җитди сәбәбе бар иде…”1
Әсәрдә ярәшелгән Өммикамалның яраткан егете Әхәт бар. Кызның ата-анасы егетнең нинди дә булса берәр начарлык эшләвеннән куркалар, кеше алдында хурлыкка калудан шүрлиләр иде. Өммекамал да үзенең ярәшкән кешесен бер дә күргәне булмый. Элекке заманнарда кызлар күбесенчә үзләренең булачак ирләрен күрмичә, димләгән кешегә әти-әни ризалыгын алып кияүгә чыкканнар. Ата-ана рәнҗешеннән курыкканнар.
Кызны ярәшкәннән соң, туйга әзерлек башлана.
“… Борчуларның шундый кайнап торган бер мәлендә туй хәстәре башланды…
“Сыртым сынса да сер бирмәм!”- ди агайлар. Чөнки туй дәгәннәре кеше гомерендә бер генә килә. … берәүнең дә сынатасы килми. Туй нихәтле шәп булса, никах та шултикле нык булырга тиеш. Уен эш түгел ул туй, түгел!..
Сарыклар суелды, бал белән сыра да мул куелды. Арчадан поты белән бер тәңкәлек ак капчыклы, кызыл пичәтле ак он да әллә ничә капчык алынды, “кызыл башлы” чирекләр дә, тегермән ташы тикле базар күмәче дә, куй мае, йөзем җимеше дә, бүтәннәре дә мул кайтты.
Башланды чистарыну, төзәтенү, мичләр, морҗалар… китте тазарыну-юыну, киенү-ясану. Хатын-кыз иртзәәзн кичкә кадәр… баз белән өй арасында кайнаша. Ир-ат ком белән ышкып, эшлия-камытларның тәңкәләрен ялтырата,… ишек алларын, капка төпләрендәге яшел чирәмнәрне себереп куя…”
Туйга әзерләнү менә шулай бик җанлы бара. Олыдан алып кечегә кадәр нәрсә дә булса эшли, булыша. Туй көне килеп җиткәч, кунак каршылау, сәламләүләр үзенчәлекле матур бер йола кебек башкарылган.
“Менә туй көне дә килеп җитте.
Көтә торгач, югары очтан кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Китте каушау, йөгереш, кабаланыш. Җыелды капка төбенә халык.
Менә кодалар, урам буенча тузан туздырып, кош-кортны куркытып, килеп тә төштеләр. Капка төбенә җыелган яшь-җилбезәк санап тора:
— Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты… сигез пар!” Ай-ай-ай! Зур туй буласы икән бу! Кибәхуҗадан гына сигез пар!
Иң алдагы атта – баш кода…
Трантастан төшүләренә, каршыларына кулын сузып, башта әти. Аның артына посыбрак, шәлъяулык почмагын ирен кырые белән тешләбрәк, әни бара. Аннары көтүе белән абыйлар, җиңгиләр кузгала.
Иң беренче сүз әтинеке:
— Исәнме, саумы, кода, таза-сау гына килеп җиттегезме? Уллар-кызлар исәнме? Йорт-җир, мал-туар иминме? Хәвеф-хәтәр юкмы?..
— Ходайның биргәненә шөкер әле, кода. Бар да әйбәт, барсы да аллага шөкер! Үзегездә исәнлек-иминлекме? Бик ару гына ятасызмы? Бала-чага үсәме, авыру-сырхау юкмы? Мал-туар үрчиме?
— Бик, бик шөкер, кода, бик шөкер! Әйдәгез әле, әйдәгез!
Башлана кара-каршы елмаешып кул кысышу, бер-берсенә матур-матур сүзләр әйтешү…
Иң алдан баскычка, бисмилласын әйтеп, кода бабай аяк басты, аның янында авызын каплап кодагый, аннары бүтәннәре…”
Никах өйләнешүне, гаилә төзүне шәригатьчә, махсус дога укытып беркетү йоласы. Никах мәҗлесе, никах туе кыз өендә үткәрелә, анда олы кешеләр, картлар, егетнең һәм кызның әти-әниләре, туганнары була. Никах мәҗлесе тыныч, салмак, изгелек һәм бәхет теләү сүзләре белән уздырыла. Анда исерткеч эчемлекләр куелмый, туй ашамлыклары белән бергә, йола ашы итеп бал-май, баллы су-ширбәт куела. Никах йоласын халкыбыз изге итеп саный, тылсымлы көчкә ия итеп ышана.
“… капка төбеннән сәлам биргән тавыш ишетелде. Мулла белән мәзин килеп җитте… Аларны иң түргә уздырдылар… Шунда туйның бисмилласы, ике яшьне бер-берсенә гомерлеккә беркетеп куя торган никах уку башланды… Хәзрәтнең әле бер кодага, әле икенчесенә китапчалатып зерә дә мәзәк сүзләр әйтүе ишектән дә, ачык тәрәзәдән дә ишетелеп торды…” Бу ризалык сорау йоласы иде.
…Ике олы кеше келәт янына барып апайның да ризалыгын сорап килделәр, аны мулла абзыйга әйттеләр. Шуннан соң мулла абзый озак кына итеп никах укыды…”
Никах мәҗлесе беткәннән соң, хәзрәт белән мәзин кайтып киткәч, кыз өендә туй мәҗлесе башланып китә. … Әти кунакларны аягүрә басып сыйлый… Гайнулла җизни … кода бабайга текәлде. Әй китте шуннан калын тавышы өйгә сыймастай җәелеп, табын өстеннән дулкынланып:
Ничекләр генә килдегез, ай, сез, безгәй,
Батмаенча гына лай диңгезгәй.
Газаз кодалар бит, ай, сез безгәй,
Нинди сыйлар гына куйыйк соң сезгәй…
Кибәхуҗалар ягыннан яшь кодаларның берсе җавап җыры сузып җибәрде:
Таң иртәләр генәй тышка чыксам,
Йолдызкайлар сөйләшәй ай белән;
Әйтер сүзләребез хәттин ашкан, Бәшир кода,
Әйтербез ләй әли җай белән…
…Ул көнне мәҗлес караңгы төшкәч кенә тынды. Иртәгесен иртүк кодалар мунча керде. Аннан чыгуга коймак, аннан соң мәҗлес, тагын… кара-каршы җырлашу башланды.”
Туй йолаларының тагын берсе — бу кияү килү, аны каршылау һәм кияү келәте әзерләү булган. Туй килгәч, кияүне кыз янына керткәннәр. Кияү белән кыз очрашкач, кияүнең билбавын чишү, читеген салдыру һәм башка шундый сынау йолалары башкарылган. Кайсы җитезрәк һәм өлгеррәк булса, гаиләдә шул баш булачак саналган.
“… Пәнҗешәмбе көн иртәдән үк кияү келәтен хәстәрләү башланды…
Әмма моның иң четрекле ягы – кияү белән кызга урын-җир хәстәрләү икән. Зифа тәтәй…:
— Урын җәяргә дүрт кыз кирәк… дүртесенең дә ата-анасы тигез булуы кирәк,- диде…
Ястыкны да, мендәр белән җәймәләрне дә дүрт кыз дүрт почмагыннан тотып сак кына урынга китереп салдылар… Урын өстенә исле май сөрттеләр.
Кичкә таба апайны да алып керделәр… Зифа тәтәй, кияү кергәннән соң аның белән ничек булырга икәнен төшендерергә тотынды:
— Хәзерге кияүләр ничектер инде бик рәхимсез кылыналардырмы, юктырдырмы… Читеге тыгыз булса, әүвәл башта үкчәсен эләктерергә тырыш, үкчәсен! Чыкмый икән… дөбердәттереп сөйрә дә төшер!.. Шуны бел: ничек кенә туры килсә дә коелып иңмә, батыр бул, җитез бул!..”
Шул ук вакытта кияүнең үткенлеген тикшерү өчен төрле сынауларда әзерләгәннәр. Сәхибҗамал кияү утырасы мендәр астына аш тәлинкәсе кыстырды,.. алдан ук көлә башлады:
— Менә шуннан беләбез инде: үткенме синең киявең, Өммикамал апай, әллә пешкән шалкан, төшкән-калганмы? Үткен булса, тәлинкәне читкә куяр, аңгыра булса, карга баласыдай авызын ачып, килеп утырыр. Шунда тәлинкә -шатырт!..”
Кыз йортына кияүне кияү егетләре кыңгыраулар тагылган атларда озата килгәннәр. Капка төбендә күршеләр, малай-шалайлар, кыз-кыркын җыелган була. “Ишек бавын “ сату сынавы уздырыла. “ Ишек бавы – бер алтын. Безнең апай – мең алтын !“- дип такмаклаулап, Гомәр җизнәсеннән кызыл сөяк саплы, балыклы пәке ала.”
Туй атлары, кияү килү һәм аны каршылау Г.Исхакыйнының “Остазбикә” әсәрендә дә бик матур, үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Ул остазбикә Сәгыйдә белән Вахит хәзрәтнең тормыш коруларын, аларның эчке кичерешләрен һәм бер-берсенә карата мөнәсәбәтләрен тасвирлый. Шул ук вакытта 12 ел бергә торып балалары булмагач, иренең нәсел җебен өзмәс өчен икенче хатынга өйләндергән (димәк, милләтне дәвам итәр өчен). Г.Исхакый остазбикә Сәгыйдәне идеаллаштырып сурәтләгән.
Кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү, туй көннәре, туй ашамлыклары белән бәйле йолалар бүгенге көннәрдә дә сакланып калган һәм үтәлә дә. Күркәм гаилә йолаларының берсе булган туй йолалары халык өчен әһәмиятле һәм гаилә коруга үтә җаваплы караган, аның ил каршында, җәмгыять каршында үтәлергә тиешле гадәт һәм әхлак нормалары, йолалары калыплашкан. Йолалар белән бергә, аларга караган бик күп сүзатамалар, гыйбарәләр йола белән бергә үрелеп яшиләр, шулай ук туй йолаларырының һәр этабында кара-каршы сөйләшү, җырлашу,
үткен, зирәк сүзләр уйнату бу йолаларның бизәге булып торалар һәм аның аерылмас бер өлешен тәшкил итәләр.
Шулай итеп, йолалар халыкның тарихы белән үтә тыгыз бәйләнештә. Телдә диалекталь, ягъни җирле үзенчәлекләр булган кебек, халыкның рухи культурасы да җирле үзенчәлекләр белән баетыла, ул җирле үзенчәлекләр шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге була.
1.3. Татар халкының гаилә йолалары арасыннан үзенчәлекле бер йоласы бар. Бу бала туу белән бәйле булган ир баланы сөннәткә утырту йоласы. Элек – электән ир балалары булган гаиләләр сөннәт йоласын үтиләр, чөнки бу ата-ананың изге бурычы. Хәзер бу йола шифаханәләрдә табиблар тарафыннан башкарыла. Ә бит моннан берничә дистә еллар элек кенә сөннәтче бабайлар, әбиләр булган. Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясе чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Татар авылының фикерләү рәвешен, хис-тойгы һәм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп язылган. “Сөннәтче бабай” хикәясендә сөннәткә утырту йоласы аша шул чор татар авылының, халкының бөтен тарихы, традицияләре, шул юлда килеп чыккан фаҗигаләр тасвирлана. Исеме күптән онытылган Сөннәтче бабайны авыл халкы хөрмәт итә. Ул изге эш башкара: малайларны сөннәткә утырта. Аның кадерләп саклый торган ике изге әйберсе бар: Мөхәммәт галәйһессәламгә барып тоташа торган шәҗәрәсе һәм чалгы пәкесе. Пәке ата-бабадан күчә-күчә килгән икән, хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр кулына да кереп чыккан. Моңа Сөннәтче бабай гына түгел, авыл халкы да ышана.
“…Исеме генә түгел, аның бөтен нәселене язган, аның бабаларыны, бабаларының бабаларыны язган “Сөннәтче шәҗәрә”се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас тарикы берлән хакы барлыгыны читтән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алырлык булса да, авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлән сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә юк иде…
…Бунларның өчесе дә өйнең иң кадерле йирендә, Гөлйөзем әбинең кыз чагыннан калган “Һәфтияге”, бөтиләре саклана торган түрдәге шүрлектә, кечкенә сандыкта тора иде.”
Автор тарафыннан Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең үзара
мөнәсәбәте, йорт-җире, сөннәткә утырту йоласы аеруча бер җылылык белән тәфсилле сурәтләнә. Алар бик күп еллар бер җан, бер тән булып яшиләр.
“… Бунларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: “Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?”-дияргә өлгерә алмый иде. Гөлйөзем әби чиләк күтәреп чыга иде. Көз йитеп, “сөннәт туйлары” итә башларга вакыт йитеп, Гөлйөзем әби: “Карт “сөннәтләр йитә”,-дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай, тәһарәт төзеп, чалгы пәкесен кайрарга тотына иде.”
“…Менә көтәр көн килеп йитә, көннәр салкынланып йитеп, чебеннәр, күбәләкләр үлеп бетә иде. Сөннәтче бабай иртә намазга алдан ук барып утырып, ниятләрене укый, намаз беткәч, ишракънамазыны да бетереп, хәзрәткә килеп: “ Безгә фатиха биреп чыкмассыз микән? Карчык самавыр куеп торырмыз дип әйт дигән иде,”- дип, хәзрәтне ашка чакыра. Хәзрәт тә чакырыласыны әллә кайчан белеп торганга, вәгъдә бирә… Ул көнне үзе кияү булып кергән вакытта бикәч бүләге иттереп бирелгән чиккән якалы күлмәкне, аның өстеннән бу хәзрәттән элгәреге хәзрәт биргән кыска җиңле, алды теткәләнгән булса да, арты өр-яңа тора торган әдрәс казакины, башына хәзрәтнең кияүгә чыккан кызының угылыны сөннәткә утырткач биргән кәләпүшен кия иде…
Шул көнне өйләдән соң Сөннәтче бабай, һаман шул кунакча киеменнән, череген салават әйтеп кәгазьгә төреп, пәкене күкрәк кесәсенә тыгып,.. эшкә чыгып китә. Иң әүвәл, хәзрәтнең угылы булса – хәзрәткә, аның угылы булмаса –мөәзингә, анда булмаса –илдәге хаҗига, анда да булмаса – намаз карты Гобәй бабайга, анда да булмаса – башка берәр намазлы-ниязлы картның йортына бара иде. Аталары күтәреп чыгара торган, чыкмас өчен тыпырчына-тырмаша торган зуррак малайларны өйрәтер өчен, ул, кесәсеннән чыгарып, бер алма бирә, аның берлән сөйләшеп, аңарга чыбыркы ишеп бирергә вәгъдә итә иде. Шулай итеп, аңар: “Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәмез, менә үлчик әле,”-дип яткыра да, салават әйтеп: “Бисмилла, Аллаһе әкбәр!”-дип кисеп ала да, акыра-бакыра торган малайның җәрәхәтенә черегене сибеп, чыгарга куша иде. Шул эшләрне бетергәч… элгәреге сөннәтләр хакында сөйләп, чәй эчә иде. Сөннәт садакасын алып, гадәттәге бер икмәкне янындагы малайга күтәртеп, ул күңел тынычлыгы берлән өйгә кайтып китә, бу көнгә шуның берлән эшене ткутата иде…
Сөннәтче бабай шул эшне тәһарәтле көенчә кылганга, һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде… Иң актык сөннәт беткәч, Сөннәтче бабай зиярат өстенә барып Коръән укый, хәзрәткә кереп садака бирә, остазбикәгә дип йимеш илтә иде .”
Бер җан, бер тән булып яшәгән карчыгы үлеп киткәч, Сөннәтче бабай өйләнергә карар итә, ләкин бәхетсезлегенә уңмаган, ялкау, затсыз карчыкка туры килеп, тормышы чыгарыннан чыга. Әмма ул түзә, өенең сыер абзарына әверелүенә дә, өс-башының катып бетүенә дә, карчык пешергән ашларның авызга алгысыз булуына да түзә, хатын булучыга каты бәрелми. Ләкин сөннәт пәкесе белән тегенең бәрәңге әрчеп утырганын күргәч, түзми, тилереп китә, кычкыра, елый, карчыкны өеннән куа башлый. Шактый дулаганнан соң егыла, ә берничә көннән соң Сөннәтче бабайны алдан үзе казып куйган каберенә күмеп кайталар.
Соң нинди изге пәке булды бу? Берәр нәрсәнең билге-символы түгелме? Әйе, бу милләт символы. Әсәрнең ахырында Сөннәтче бабай пәкесен юкка гына мәхдүмгә биреп калдырмый. Бу аның киләчәккә өмете, гореф-гадәтләрне дәвам иттерүче яшьләргә васыяте кебек сурәтләнә. Адәм балалары элек-электән үк заман тормышы белән генә яшәмәгән: үткәненә күз ташлаган, аннан гыйбарәт алып, бүгенгесен корган, киләчәге турында уйлаган. Сөннәт йоласы гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән. Милләтнең киләчәге аңа да бәйле булуын Г.Исхакый тагын бер кат исбатлады.
Г.Исхакый — милләтпәрвәрлекнең, милләт яшәеше өчен ничек көрәшергә, гамәл кылырга кирәклекнең гыйбарәтле үрнәге. Ул татар өчен җан аткан, безнең өчен бүген дә үрнәк, милли идеал, халкыбызны бергә туплаучы кодрәтле көч.
1.4. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне өмә ясап, түләүсез, ирекле рәвештә җыелып, бергәләп, күмәкләп эшләү татар халкының борынгыдан килгән күркәм йолаларыннан берсе.
Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.
Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе.
Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Билгеле булганча, мендәр өемннән башка татар йортын күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел; каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз… дисеңме. Җәй көннәрендә кипкән каз ите белән ит юклыгы да сизелмәгән. Каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.
Инде борынгыдан калган йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклаган, чөнки пар каз – ул туйның хөрмәтле күчтәнәче. Каз күтәреп килгән “күчтәнәчле кунак” башка вакытта да, гадәттә, аерым хөрмәткә лаек саналган. Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә каз өмәсенең “Кызлар килде утырмага ”бүлегендә бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә. Ул каз өмәсенең авыл тормышындагы бер кызыклы вакыйгасы итеп бирә, чөнки бу иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үз-үзеңне күрсәтү чарасы да булып торган. Шаян сүз, җыр, көлке өмәне җанландырган. Әсәрдә язылганча, каз өмәсе үткәрелә торган чорда авылга кунак кызлары да килгән. Гадәттә, кунак кызларын ихтирам күрсәтелгән, алар каз өмәсенең иң түрендә булган.
Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм үткәрүнең үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда
канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, чакыруны балаларга кушалар.
Әйтелгән көнгә кызлар иртүк килеп җитәләр. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сындыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый. Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнелә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
“Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларныа берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызының куллары буш… Күпереп торган сыек зәңгәр күлмәгенең итәген керләнмәсен дипме күтәргән.., буен-сыны уйнатып төшеп килә, агай, без күзләребезне ала алмас булдык.
Башка кызларның да өсләрендә гел яңа күлмәк белән кешлеккә генә кия торган яхшы бишмәт йә жикет, башларына күзеңнең явын алырдай аллы-яшелле шәлләр бөркәнгәннәр. Исең китмәле!”
“Туган ягым –яшел бишек ” әсәреннән алынган өзектәгечә кызлар каз
юарга матур киемнәрен киеп барганнар.Чөнки кызларга, гадәттә,
гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган.
“Казларны юып келәт киштәсенә менгереп эленгәч, кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел, зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. Китә шуннан су ташу!.. Күпер төбендәге егетләр һаман уйный да җырлый. Яннарынан узган кызларга берәр шаян сүз әйтеп йә булмаса күз кысып, каш сикертеп калалар.” 1
Су буеннан кайтуга, кызларны “каз коймагы” көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин. Кичке караңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре чакырыла. Аларны каз шулпасында пешкән токмачлы аш, каз ите белән бәлеш пешереп сыйлыйлар.
Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты “сата”. Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат “сатып” алганнан соң гына кертелә.
Кич белән хуҗалар бөтен каз, бәлеш, каз боткасы пешерәләр. Кичке мәҗлескә, каз ашына кунаклар да чакыралар. Кунак җыю, кунак сыйлау – татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, аш-суга йөрешепяшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган1.
Казлар күп булсын дип үтәлә торган тылсымлы йолалар да бар. Мәсәлән, каз ояда йомырка өстендә утырганда каз бәбкәләре күп чыксын өчен, киек казлар очканда кырдан салам алып кайтып куйганнар. Сыдырган каурыйларны судан тезелеп казлар кайтсын дип су сукмакларына, су
юлларына чәчәчләр. Каз канатларын кешегә бирергә ярамый, кул китә
диләр. Биргән очракта да сул канатны я каз канатларының очын кисеп, казан өсләрен сырып кына кешегә бирәләр. Тере каз сату, казларны суйганда ырымлау кебек үзенчәлекләр бүгенге көндә дә яшәп килә.
Каз өмәсенә багышлангап, шагыйрьләребез шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән. Мәсәлән, Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе ” шигыре шундыйлардан.
Каурый сибәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе.
Каз мамыгы яшь киленгә
Түшәк, ястык, юрганга.
Мамыктай кулын сөйгәнең
Иңнәреңә куйганда,
Сокланырсың сылу кызга,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе…
Юл аягы – каз коймагы –
Сыйланасың, суык тимәс.
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән йола
Татарның каз өмәсе.

Йомгаклау.
Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.
Фәнни эшне эшләү дәверендә куелган максатка өлешчә ирештем дип саныйм. Керештә теманың актальлеген дәлилләнде. Адәм баласы әти-әнисен, кендек каны тамган туган җирен, ана телен, динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Табигый, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әдәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана.
Татар халкының бу күңел җәүһәрләре әдәби әсәрләр аша киләчәккә тапшырыла, чөнки ул китап булып, милли мирасыбыз булып буыннар арасындагы бәйләнешне тәэмин итеп тора. Әдәби әсәрләр кешенең иҗадилыгын, фикерләү сәләтен, аң һәм интеллектын үстерә. Аңа тормыш тәҗрибәсе тупларга, матурлыкны күрергә һәм әхлакка өйрәнүгә омтылыш тәрбияләүче чара да булып торалар.
Беренче бүлектә халык бәйрәмнәренең иң күңеллесе, иң матуры булган Сабан туе уздыруга күзәтү ясадым. Аның татар халкы өчен әһәмиятле булуын язучыларыбыз Г.Бәширов, М.Гали, Г.Ибраһимов, Ф.Хөсни, Ә.Фәйзи, К.Тинчурин әсәрләрендә бирелгән өзекләр күрсәтеп үттем.
Икенче бүлектә гаилә йолаларының иң күркәме, иң затлысы булган туй уздыру йоласы чагылыш тапты.
Өченче бүлек тулысынча Г. Исхакый әсәрендә сурәтләнгән ир баланы сөннәткә утырту йоласына багышланды. Бу йоланың милләт язмышы белән бәйле булуы азсызыклап әйтелде, чөнки Г.Исхакый “Сөннәтче бабай ”хикәясендә милләт язмышын, аны саклау , буыннан-буынга тапшыру мәсьәләләрен шул чорда ук күтәреп чыга, әдәбиятта мирас итеп калдыра.
Дүртенче бүлектә тормыш-көнкүреш йолаларыннан саналган каз өмәсе сен тасвирлап бирдем. Аның үзенчәлекле якларын, юрау-йолаларын әдәби әсәрләрдән алынган мисаллар ярдәмендә күрсәттем. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ”, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар ” әсәрләреннән бирелгән өзекләрдә бу йоланың матур мизгелләре сурәтләнгән.
Бу фәнни эш гамәли яктан да әһәмияткә ия дип уйлыйм. Ул, беренче чиратта, әдәбият укытуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә зур ярдәмлек һәм чыганак булыр. Икенчедән, гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәребезнең чагылыш тапкан әдәби әсәрләребез безнең тарихыбызның бер гүзәл әдәби мирасы да.
Мирас…
Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рихи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте — мәңгелек.
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

У вас нет прав для создания комментариев.

© 2023 Интернет-портал учителей РТ

Go Top

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

——— • ———

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Петушок» балалар бакчасы» ы́ часа он ррр при 66 им мир мракмәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Сценарий “Бишек туе” (“Празднование рождения ребенка”)

на татарском языке для детей подготовительной группы.

Автор: Галявиева Гульнара Викторовна

воспитатель

с. Высокая Гора

«Бишек туе» күңел ачу чарасы.

Максат:

Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну уяту.

Бурычлар:

-Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.

-Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.

Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.

-Бишек җырларын өйрәнү.

-Ата- аналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.

Җиһазлау:

Бишек

Самавыр

Чиккән сөлгеләр

Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)

Савыт-саба

Милли ризыклар (чәк-чәк, өчпочмак)

Курчак

Магнитофон

Пианино

сандык

Алдан эшләнгән эш:

“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.

Татар халкының башка төрле йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Халык авыз иҗатының “үчти-үчти” сикерткәндә, теләкләр, бала йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.

Татар халкының милли биюен өйрәнү.

Катнашучылар:

Әби

Бабай

2 кыз, 2 малай

Әти

Әни

Чараның барышы.

Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.

Әби: -Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.

Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.

Әти белән әни керә.

Әти:- Сөенче,сөенче

Безнең гаиләдә сөенче!

Дөньяга аваз салып

Бишенче бала туды!

Әби, бабай: — Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз, балалар.

Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.

Әни:

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек.

1нче кызы:

Әлли-бәлли бәү итә,

Сеңлем йокыга китә.

Сеңлем йокыга киткәч,

Әнисе кайтып җитә.

Малай:

Әлли бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йокыларга киткәчтен.

Бик дәү булып үсәр бу.

Әти :

Әттә, әттә, әттәти,

Минем кызым бик тәти.

Минем кызым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи.

Бабай:

Үсә-үсә бәбкәем,

Үсә-үсә зур була.

Кояш кебек сөйкемле,

Үзе сүзгә җор була.

Балалар:- Әти-әни без сезгә бүләк әзерләдек.

Бииләр.

Бала елый башлый.

Әни бишекне тибрәтә башлый. Бала һаман елый.

Әби: — И-и балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк ул. Әби-бабаларыбыз элек-электән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый идем.

Әни: -Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү!

Хублар хубы,

Алма тубы,

Пешкән,тулгансын,

Бу чагында

Син тагын да

Чибәр булгансын!

Алмакаем,

Аппакаем,

Йоклаек икәү!

Йокла,иркә,

йокла бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе

Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек

Бабай:- Мәңгелек җыр- бишек җырыбыз.

05.05.2018

Доклад “Балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү”

Гайнутдинова Гульчачак Галимзяновна

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

Оценить★



4874

Содержимое разработки

Доклад

Балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү”

Милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашулар сирәгәя бара. Хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүче кешеләр бар. Бүгенге көндә күп кенә өлкәннәребез дә борынгыдан килгән йолаларны, бәйрәм күренешләрне хәтерләп үк җиткермиләр. Шулайда авыл җирендә чын татар әби- бабаларыбыз бар әле.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

Акчэчэк” балалар бакчасында яңа уку елына өстенлекле юнәлеш итеп алдагы юнәлешләр сайлап алынды:

татар халкыныңгореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү;

татар халык уеннар үрнәгендә тәрбияләү;

сөйләм телен үстерү;

татар халык әкиятләре аша тәрбияләү;

сәнгати-эстетик тәрбия.

Милли белем бирүнең төп компонентлары:

Туган як мәдәниятен, халык традицияләрен өйрәнү

Туган телдә тәрбия һәм укыту

Милли тәрбия бирү алымнарын куллану

Миллиүзаң булдыру

Халык педагогикасы, төп тәрбияви алым буларак, халык культурасының барлык компонентларын да куллана. Аларга керәләр:

халык авыз иҗады

җырлар (бишек җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр һ.б.)

әкиятләр

мәкаль-әйтемнәр

милли бәйрәмнәр.

Нәкъ менә шушы алымнар, безнең балар бакчасында да балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә зур урын алып тора.

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә — үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Халык бәйрәмнәре  ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була.Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Корбан гаете,Ураза бәйрәме, каз өмәсе,никах-туй йоласы,бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәрнең кайберләре безнең балалар бакчасында да үткәрелә.

Яңа уку елына аяк басу белән,безнең балалар бакчасында уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.

Өлкәннәр көненә безнең балалар бакчасында күп еллар хезмәт иткән өлкәннәребезгә күмәк, җырлы- биюле “Аулак өй” исемле театр-тамаша әзерлибез. Шулай ук шушы “Аулак өй” күренеше белән безнең балалар “Теләнче-Тамак авылы картлар һәм инвалидлар йорты” нда кунакта булды.

«Аулак өй»нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф гадәт  бик борынгыдан килә.Элек, олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар  милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул «Аулак өй» татарларның  гореф гадәте булып киткән.

Әниләр көне” дә безнең бакчада бик күңелле үтә.Быел без аны башкачарак үткәрергә уйладык һәм ул Исем кушу йоласы, бишек җырлары” исеме астында үтте. Бәйрәм оештыруда әниләребез дә актив катнашты. Зурлар төркеменә йөрүче балаларыбызның әниләре бишек җырлары башкардылар. Тәрбиячеләребез бала йоклату йоласын күрсәттеләр.

Исем кушу гаиләдәге зур вакыйга. Исем кушу, бала тугач та, бер атна-ун көн эчендә башкарыла. Балага исем кушу «бәби туе» белән ныгытыла.Гаилә тәкъдиме белән мәхәллә имамы тарафыннан кушыла. Исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-баба, туганнар һәм кендек әби катнашырга тиеш. 

Бишек җырлары. Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.Игътибар иткәнегез бардыр, балалар, бигрәк кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзләренчә йоклаткандай итәләр. Димәк, бишек җырлары балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала. Бишек җырлары — баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли.

Язгы чәчүләр тәмамлангач татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй  бәйрәмен үткәрә.Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып,зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Анда кыр батырларын,көрәшчеләрне,колхоз алдынгыларын бүләклиләр.Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән. Ләкин безнең балалар бакчасында “Сабантуй” бәрәме “Балаларны яклау көне” ндә үткәрелә.Шул уңайдан балалар өчен бик күңелле чара үткәрелә. Бәйрәмне оештыруда ата-аналарның да роле зур. Алар һәрдаим безнең зур ярдәмчеләребез. Бәйрәм балалар мәйданчыгында үткәрелә.   Бәйрәм балалар өчен ярышлар,көрәшләр,ат чабышлары,спорт уеннары , җыр-биюләр белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә.

Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, беренче чара булып уеннар тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Балалархәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм без алар белән күбрәк “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты…”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Милүшә-дилбегә” кебек уеннар уйныйбыз.Уеннардан балалар уңай тәъсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә балалар белән “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”, “Мәликә”, “Йөзек салышлы”, “Ватык телефон” кебек уеннар алына.

Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай укдидактик уеннарга да өстенлек бирелә . Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз. Бу “Кәҗә мәкәрҗә” – үртәвеч, “Үчти-үчти, үчтеки”, “Әти биштә”. Балалар бик теләп катнашалар, үртәвечләрне бик тиз отып алалар.

Безнең «Акчәчәк» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

— балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

— халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

— әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

— туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

— төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Һәрбер төркемдә милли почмаклар бар. Тәрбиячеләр һәрдаим аларны баетып, тулыландырып торалар. Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау өчен күп төрле альбомнар әзерләдек. Аларга керәләр:

Татар халык уеннары

Милли орнаментлар

Татар халык ашлары

Татар халык табышмаклары

Татар халык бәйрәмнәре һ.б.

Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән.

Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкендән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкнәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәрдә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына  милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстеребез .

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/311085-doklad-balalarny-tatar-halkyny-goref—gad

Также вас может заинтересовать

  • Тренинг по профилактике «эмоциональнального выгорания» у педагогов ДОУ
  • Конспект совместной деятельности воспитателя с детьмив подготовительной к школе группе с использованием здоровьесберегающей технологии «Подвижные игры» «Путешествие в русскую деревню»
  • Методические рекомендации для педагогов ДОУ по формированию нравственных чувств у старших дошкольников на основе полихудожественного подхода
  • Конспект занятия «Я загадаю вам загадку»
  • Конспект по конструированию в 1 младшей группе

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Эчтәлек

I. Кереш сүз.

Җир Хартиясе труында  мәгълүмат……………………………………………………….3-4

II. Халкымның йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәре

1. Татарстан күпмилләтле дәүләт…………………………………………………………..4-5

2.  “ Сез нинди милли бәйрәмнәр һәм йолалар беләсез?”

 Анкета  мәгълүматлары……………………………………………………………………….6-8

3. Татар халкы – республикабызның төп халкы…………………………………….8-9

4. Сабантуй бәйрәме – халык бәйрәме…………………………………………………..9-14

5. Керәшен татарлары бәйрәмнәре – Питрау һәм Казанская………………….14-16

6. Чуваш халкы йолалары……………………………………………………………………16-17

7. Татар халкының гореф-гадәте һәм йолалары……………………………………17-18

III. Нәтиҗә………………………………………………………………………………………….18

IV. Кулланылган әдәбият…………………………………………………………………….19

V. Презентация.

      Максат: Татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .

        Фәнни тикшерү эшенең бурычлары:

— йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәрнең төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен дәлилләү;

— әдәби әсәрләргә нигезләнеп, йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәренең

буыннан-буынга тапшырылып килүен ачыклау;

— Зәй төбәгендә уздырыла торган йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәрне барлау.

Методлар:

1.     Фәнни, әдәби һәм матбугат материаллары белән эшләү.

2.     Әдәби әсәрләргә анализ бирү.

3.     Өлешчә эзләнүле метод.

4.     Интервью алу.

5.     Анкета тутыру.

        I. “ Булыргамы, әллә булмаскамы?” – дигән сорауны моннан дүрт гасыр элек яшәгән инглиз даһие, шагыйрь һәм драматург Ульям Шекспир куйган. XX гасыр ахырында бу сорау кешелек дөньясынына да экологик афәт, ашкынып  кораллану, сугышлар кебек глобаль проблемалар формасында  килеп туды. Һәм  Җир шарына юк ителү куркынычы янавы турында билгеле булды. Дөньяның бик югары дәрәҗәле галимнәре, проблеманы тану белән генә чикләнмичә, аны бергәләп хәл итү чараларын да эзләргә керештеләр. Җирдә тотрыклы тормыш рәвешенә ирешү, тыныч һәм аның киләчәге өчен җаваплылык тоеп яшәүне күздә тотып, Җир Хартиясе булдырдылар.  Җир Хартиясе ул – XXI гасырда гадел, тотрыклы һәм тыныч кешеләр берлеге төзүнең төп принциплар декларациясе. Максаты кешеләрдә яңа хис – үзара глобаль бәйләнеш һәм кешелек дөньясының, шулай ук бөтен тереклек ияләренең иминлеге өчен җаваплылык хисе тәрбияләү. Җир Хартиясе принциплары үз эченә тереклек берлеген хөрмәт итү һәм кайгырту, экологик бөтенлек, социаль һәм икътисади гаделлек, демократия, көч кулланмау һәм тынычлык мәсьәләләрен үз эченә ала. 2000 нче елның 29 нчы июнендә Гаага шәһәренең Дөнья Сараенда   Җир Хартиясе проектын рәсми тәкъдир итү тантанасы булды. Бу тантанада Татарстан Республикасы президенты М.Ш.Шәймиев:                                                                                                               

“Республикабыз Җир Хартиясен тормышка ашыру өчен эксперименталь территория була алачак , чөнки моның бөтен шартларда тудырылган ”,- дигән мөрәҗәгать белән чыкты. 2001 нче елның апрелендә Татарстан Парламенты тантаналы төстә Җир Хартиясен кабул итте. Шулай итеп, Татарстан Республикасы дөньяда беренчеләрдән булып Җир Хартиясе принципларын  тормышка ашыручы регионга әйләнде.

       Мин үземнең фәнни – эзләнүле эшемне Җир Хартиясенең 12 принцибыннан чыгып эшләдем. Анда болай диелә: “ Төп һәм азсанлы халыкларның хокукларын аерым игътибарга алган хәлдә, һичбер чыгармасыз бөтен кешенең, аларның абруен, хокукын яклау.”  Менә шушы принцип кысаларында Татарстан Республикасының төп халкы булган татар милләтенең йола, гореф-гадәт, бәйрәмнәре турындагы хезмәтемне сезгә тәкъдим итәм.

    II. Халкымның йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәре .

1. Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт. Аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Татарлар барлык халыкның 52,9 %, руслар39,5%, чувашлар 3,4% ын ,ә башка милләтләр 4,2% алып тора.

Туган төбәгебез Зәйдә 10нан артык милләт яши. Шуларның 56% татарлар, 40% руслар, 2% якыны чувашлар, 0,6% украиннар, 0,4% башкортлар, 1,2% ы башка милләт халыклары. Алар республикабызда бер бөтен зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус-тату яшәп, киләчәккә атлыйлар.

 Мин шушы гаиләнең үз туган татар телен яратучы, үз милләтен хөрмәт итүче — бер вәкиле. Шуңа күрә эшемдә республикам да яшәүче халыкларны бер бөтен – халкым дип атадым. Төрле милләт кешеләре булсалар да, алар күп еллар бергә яшиләр. Шулай булгач,  зур бер Халык дип әйтергә хокукыбыз бардыр, минемчә, чөнки татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй, керәшеннәрнең һәм башка христиан диненә караган Питрау (Петров день) кебек бәйрәмнәрне олылап, бергәләп бәйрәм итә башладык. Татар халкының традицион йолалары һәм бәйрәмнәре республикабызда яшәгән  төрле милләт халыклары: рус, башкорт, чуваш, мари, удмуртлар белән дә зур уртаклык булуын күрсәтә. Бу исә элек-электән үк бер-берсе белән аралашып, бер төсле булган табигый шартларда тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе туплап көн итү нәтиҗәсе булып тора дип әйтергә мөмкин.

       2. Мәктәбебезнең 5 нче б, 7 нче б, в һәм 8 нче б,г сыйныфларында укучы балаларның әти-әниләре белән анкета уздырдык.  Анкетада 100 әти-әни катнашты.

2.     Аларга карата мөнәсәбәтегез . “Үз милли бәйрәмнәребезне яратабыз, башка халыкларының бәйрәмнәрендә хөрмәт итәбез,”- дигән җаваплар алынды.

Сабан-туй

Олы көн

Корбан

бәйрәме

Рама-зан

бәйрәме

Раштуа

Пок-рау

Пит-рау

Казан-

ская

Трой-сын

Май

чабу

Берсен-

дә дә катнаш-

маучы-

лар

63%

68%

22%

12%

73%

14%

45%

17%

19%

39%

16%

Анкета мәгълүматларына карасаң, әле әти-әниләрнең барысы да милли бәйрәмнәрне белмиләр яисә алар турында хәбәрдәш  кенә. Халык арасында Сабантуен һәм Олы көнне беләләр. Хәтта шәһәребездә бәйрәмнәрдә катнашмаучылар да юк түгел. Кызганычка каршы, андый гаиләләр очрый әле. Үз гореф-гадәте, йола һәм бәйрәмнәрен белмәгән әти-әниләрнең балаларына яхшы тәрбия бирә алырларына шик туа, чөнки милли горурлык, туган телеңә, туган җиреңә мәхәббәт алар аша гына тәрбияләнә.  Анкета күрсәткәнчә, әле халыкка милли гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәре турында газета-журналларда мәгълүматлар бирү, катнашырга өндәү бүгенге көн бурычларының  берсе.

    3. Татар халкы — республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын һәм катлаулы юл үткән. Аның составында төп урынны болгар, хәзәр, кыпчак, татар, угыз  һәм кайбер башка этник кавемнәр алып тора. Болар- төрки кабиләләре. Шуңа күрә татар халкының тарихы борынгы төркиләрдән башлана. Алтын Урда чорында татарлар халык буларак формалаша, аларның мәдәниятләре зур үсешкә ирешә.

    Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага  үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Безнең татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, нократ, әстерхан, касыйм , себер, пермь татарлары. Без Зәй төбәгендә яшәүче татарлар – ислам динен тотучы Казан татарлары булабыз. Төбәгебездә татарлар һәм керәшеннәр бер милләт булып яшиләр, чөнки телләребез бер, тик диннәребез генә төрле. Керәшеннәр христиан динен тоталар. Керәшеннәрдә яшәп килгән иҗтимагый йола һәм бәйрәмнәрен үткәрү вакыты христиан календаре бәйрәмнәренә туры китерелгән. Аларның исемнәре татар теле үзенчәлекләренә яраклаштырып, русча йөртелгән. Шуңа күрә керәшен татарларының  бәйрәмнәре рус халкыныкына охшаш. Ә йола, гореф-гадәтләре башкача.

     Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә.

Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.

   Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабантуйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Май чабу, Покрау, яфрак бәйрәмнәре; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; христиан диненә бәйле Пасха, Раштуа, Кач ману бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр,  утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.

      4. Республикабызда бик зурлап уздырыла торган бәйрәмебез – сабантуе.

 Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак,  авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабантуй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч, гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Ләкин, тулаем алганда, сабантуй кунак чакыру, кунакка йөрешү вакыты түгел. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар Һ.б.

     Сабантуй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар, Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабантуеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. .Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган.  Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган.

     Сабантуен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган.  Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.

      Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене такканнар.  Сабантуендагы ат чабышын Г.Ибраһимов үзенең “Алмачуар “ хикәясендә бик оста тасвирлаган. Тик хикәя генә үкенечле бетә.

                                       Шул ук вакытта көрәш тә башланган. Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән, аннары яшүсмерләр, егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән. Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган.  Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.

      Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре  аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.

    Гомәр Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик әсәрендә сабантуй бәйрәме нәкъ мин алда язып киткәнчә оештырылган. Ул аны яшьлегенең бик матур мизгеле итеп тасвирлаган. Кечкенә малайның йомырка җыюдан соң кичергән шатлык хисләрен, бәйрәмнең җанлылыгын укучыга шулай сурәтләгән ки, әсәрне укыгач, үзеңне шунда кебек тоя башлыйсың. Чәчү беткәннән соң, печәнгә төшкәнче, керәшеннәрдә, мишәрләрдә, татарлар яшәгән кайбер җирләрдә җыен  үткәргәннәр. Ул кунаклашу, ягъни атна буе кунакка йөрү        һәм ярминкәләрдә булу, сабантуендагы кебек бүләкләр җыеп, көрәш, ат чабышлары, уеннар уздырганнар. 

       Хәзерге вакытта да сабантуйлары бик матур  итеп үткәрелә. Тик ул киресенчә, чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында республикабызның зур  шәһәрләрендә уздырыла. Хәзерге сабантуйларын үткәрү — элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Июнь ахырында җөмһүриятебезнең башкаласында зур республика Сабантуе була. Сабантуй бәйрәмен үткәрү датасын хакимият тарафыннан билгеләнә. Элек-электән килгән бүләк җыюлар,  ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү,армспорт, гер күтәрү. Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Тик хәзерге сабантуйларының ямен җибәрүче факторлар да бар. Бу хәмер, сыра эчеп, исереп йөрүчеләр, тәртип бозучылар. Элекке заманда бу бик сирәк күренеш булган һәм кешеләр тарафыннан бик нык тәнкыйтьләнгән.

   Сабантуйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара. Республикабызның күп кенә районнары бу эштә актив катнаша. Безнең Зәебездә инде менә бишенче ел  төрле төбәкләрдә сабантуйлары үткәрә. Ырынбур, Самара, Пермь, Чиләбедә уздырылган сабантуйларында катнашты. Зәй төбәге артистлары, спортчылары, хөрмәтле кешеләре быел шундый сабантуйлардан Чиләбе шәһәрендә үткән федераль Сабантуенда, аннары Ырынбур өлкәсендә Әсәкәйдә уздырылган бәйрәмдә булып кайттылар. Алар анда милләттәшләребез белән аралашып, татар дөньясының яңалыклары белән таныштырып, яңа җыр-моңнарын яңгыраттылар. Бу сабантуйларының чын шаһите булган, төбәгебезнең оста гармунчысы – Фазуллина Роза Степановна белән таныштырасым килә. Шәһәребездә аны белмәгән кеше бик аздыр. Ул “ Уйнагыз, гармуннар!” бәйгесе җиңүчесе. Роза Степановна район гармунчылары белән берлектә сабантуйларда катнаша. Ул бу бәйрәмнәр турында менә нәрсәләр ди:

”  Кайсы гына төбәккә барсак та, безне чәкчәк  һәм якты йөз белән каршы алдылар. Руслар арасында яшәсәләр дә, туган телебездә рәхәтләндереп сөйләшәләр. Син үзеңне чит төбәктә түгел,  ә күрше авылда гына кебек хис итә башлыйсың.

      Ә инде сабантуйларына килгәндә, бездәге кебек уздыралар. Ат чабышлары, көрәш, капчык киеп йөгерү, баганага менү, аркан тартышу, чүлмәк вату һ.б. уеннар уйныйлар. Мәйдан уртасындагы сәхнәдә концерт бара. Татарча җыр-моң бар җирдә яңгырап тора. Зәйдән барган артистлар  концерт куя, спортчыларыбыз җирле халык белән берлектә уеннарда катнаша.

      Татарлар булмаган һәм яшәмәгән җир юк бугай дип, менә шушындый очрашулардан соң уйлап куясың. Икенче елга, 2008 нче елда федераль Сабантуе Әстерханда оештырылачак. Гомерем булса, анда да барырга җыенам әле,” – дип сүзен төгәлләде Роза Степановна.

    Роза апага сәламәтлекләр телик, шәһәребездә мондый җырга-моңга гашыйк кешеләр булганда, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, бәйрәмнәребез яшәячәк әле.

          5. Сабантуйлары гөрләп үткәннән соң, күп тә үтми тагын бер олы бәйрәм  — Питрау бәйрәме ( Петров день) уздырыла. Бу керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.  Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

   Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 нче июль көнне билгеләп үтелә. Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Ә яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган.

   Хәзер Питрау – Зәй җирлегендә Баграж яныдагы Кашкатау итәгендә бик зурлап уздырыла. Анда керәшеннәр генә түгел, барча зәйлеләр катнаша. Кайлардан гына килмиләр бу көнне Кашкатауга. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш-бәйгеләр үткәрелә. Мәйданда спорт уеннары ( армспорт, гер күтәрү, көрәш), утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясе” үрү, “Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Иң кульминацион вакыты – “ Питрау чибәре“ сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “ Питрау чибәре“ кабыза. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены башлана. Бу бәйрәмдә Зәй төбәгендә яшәгән барлык милләт вәкилләре дә катнаша. Питрау бәйрәме Мамадышта да бик олылап үткәрелә башлады.

         Зәй төбәгендә бүгенге көндә дистәгә якын милләт вәкилләре бер гаиләдәй, дус-тату яши. Аларга мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрен яңарту өчен шартлар тудырыла. Сабантуй, Питрау, Казанская һәм башка халык бәйрәмнәре елдан-ел матуррак үтә. Һәр авыл ниндә булса бәйрәм үткәрүе белән элек-электән аерылып торган. Баграҗда Питрау, Сәвәләйдә Боламык,  ә Якты Күл Казанскаясы белән тирә як авылларны шаккатырган. Казанская бәйрәме 21 нче июль көнне уздырыла. Ул дини бәйрәм. Шулай ук халыкның зур эшкә тотынганчы , яъни урып- җыю эшләре башланганчы ял итеп алу бәйрәме дә.        Казанская – халыкның кичке уенга төшүе, ял итү киче ул. Уеннар, җыр-биюләр төнгә кадәр дәвам иткән, Зәй болыннары, авыл урамнары гөр килеп торган, күршеләр, туганнар йорттан-йортка йөреп, кунак булганнар. Әлеге бәйрәмдә кавышкан, туй көннәрен билгеләп үткән парлар да булган. Казанская – ул гаилә иминлеге һәм хатын-кызлар бәйрәме дә. “Казанская чибәре”, “ Иң яхшы  керәшен җырын башкаручы” бәйгеләре бүгенге көндә дә күпләрдә кызыксыну уята.

       Керәшеннәрнең , русларның һәм чувашларның бик олылап бәйрәм итә торган  дини бәйрәмнәре: Олы Көн ( Пасха ), Раштуа, Нардуган, Май чабу ( Масленница ), Тройсын (Троица), Покрау (Покров) һ.б.

      6. Безнең Зәй төбәгендә руслардан кала саны буеча өченче урында чувашлар тора. Чувашлар татарлар кебек чукынган чувашларга һәм чукынмаган чувашларга бүленәләр. Канаш авылында чукынмаган чувашлар яши. Алар көлеп, “ безне чукындырырга онытканнар” дип әйтәләр. Шуңа күрә дә ислам динен дә, христиан динен дә тотмыйлар. “Әби-бабайлар өйрәтеп калдырган догаларны укыйбыз, алардан калган гореф-гадәтләрне саклап яшибез,” — ди Татьяна Ильяровна. Шуңа  аларның үз бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре башкачарак. Олы көн, Симек һәм Тройсынны гына билгеләп үтәләр. Бу турыда мин 75 яшьлек , саф татар телендә сөйләшүче Савгильдина Татьяна Ильяровна белән очрашудан белдем. Олы көн бәйрәме христианнардан алдарак үткәрелә, ул пәнҗешәмбе көнне була. Йомырка ману, җыю  кебек йолалар да бар. Ә инде Симек июнь аенда уздырылган. Чәршәмбе көнне кешеләр мунча якканнар, өй җыештырганнар, кер юганнар, барлык эшләрен бетереп , бәйрәмгә әзерләнгәннәр. Кече атна (пәнҗешәмбе) көнне, үлгәннәрне искә алу көне ( родительский) үткән. Бу көнне сарык тәкәсе суеп, бәлеш пешергәннәр. Бәлешләр саны парлы   булмаган, я ул өч, я биш, я җиде булган. Бер бәлеш һәрвакытта балаларга атап салынган. Ит шушы көнне үк ашалып бетәргә тиеш булган, ә сөякләрне кемгә атап суелуына карап, шуның каберенә күмелгән. Җомга көнне сабантуе уздырганнар. Татарлардагы кебек уеннар, ярышлар барсы да булган. Шимбә көнне Тройсынны бәйрәм иткәннәр. Керәшеннәрдәге  кебек урманнан каен ботаклары алып кайтып, йорт тирәсен, өйнең эчен бизәгәннәр, каен ботаклары тотып, җырлар җырлап, урам әйләнгәннәр. Урамның иң матур җирендә уен оештырганнар.  Аннары елгага каен ботакларын ташлаганнар. Әгәр каен ботагың батса, начарга юраганнар, ә инде йөзеп китсә, яхшылык көткәннәр.

      7. Татар халкының үзенә генә хас бер йоласы бар. Бу сөннәткә утырту. Бик күп ир балалары булган гаиләләр сөннәт йоласын үтиләр, чөнки бу ата-ананың изге бурычы. Хәзер бу йола  шифаханәләрдә табиблар тарафыннан лазер белән башкарыла. Ә бит моннан берничә дистә еллар элек кенә сөннәтче бабайлар, әбиләр булган. Быел  әдәбият дәресендә Г. Исхакыйның ” Сөннәтче бабай “ әсәрен өйрәндек. Сөннәт йоласының гасырлар дәвамында буыннан-буынга  тапшырылып килүен белдем. Милләтнең киләчәге аңа да бәйле булуын аңладым.

 Татар халкының бүгенге көндә яратып каршы ала торган дини бәйрәмнәребез Рамазан һәм Корбан гаетләре бар. Аларны аны башка мөселман кардәшләребез белән бергә бәйрәм итәбез.  Халкымның үзенә генә хас туй, үлгән кешеләрне күмү йолалары  буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр сакланган    

Г.Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” автобиографик әсәрендә каз өмәсе, сүс һәм тула өмәләре, кунакка килү, утырмалар бик матур итеп сурәтләнгән. Зәй төбәгендә дә аулак өйләр уздыру, утырмага йөрүләр булган. Аларда кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, уеннар, җырлар җырлаганнар. Каз өмәләре, кунаклашу, утырмага, аулак өйләргә йөрүләр көз-кыш айларында гына булган. Татар халкында Яңа ел каршылау бәйрәмнәре элекке вакытта үткәрелмәгән. Ә керәшеннәрдә 25 нче декабрьдән 5 нче гыйнварга кадәр Нардуган, аннары Раштуа бәйрәме башланган.    

      Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве — бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен,  гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

  Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез районыбызда  яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

 III.    Нәтиҗә. Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.

     Халык бәйрәмнәрен саклап калу,  аларны кабат  җанландыру, өйрәнү, җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета, халыклар дуслыгын ныгыта.

     Республикабыздагы милләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур.

IV. Кулланылган әдәбият

1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.Кзан,1995.

2. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. Казан, 1997.

3. Борһанова Р. “ Якты Күлдә – Казанская бәйрәме”, .“Зәй офыклары”, 2007.

 4. “Зәй офыклары”, “ Питрау”, 18 нче август, 2007.

5.  Кашапова Р. “ Әсәкәйдә татарлар рухы, татар галәме”, “Зәй офыклары”,30нчы июнь, 2007.

6. Максимов Н.В. Без бер тамырдан. Казан, Мәгариф, 2002.

7. Мөхәрҗи М. Җир Хартиясе. Казан, 2007.

8. Сафин Р. Татар юлы. Казан, 2002.

9. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.Казан, 1992.

10. Филиппов А. Карендәшләр. Казан, 2001.

КАЗ ӨМӘСЕ

Татар
халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай
гореф-гадәтләре һәм йолалары бар.
Мәсәлән, ел фасылларына бәйле сабантуй һәм
нәүрүз бәйрәмнәре, ислам диненә
бәйле корбан һәм рамазан бәйрәмнәре,
йолаларга бәйле каз өмәсе һ. б. Еллар үткән
саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары
үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара.

Каз
өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә
соң? Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле
рәвештә, түләүсез, бергә-бергә
башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп
эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер
дә кош-корт сую һәм йорт күтәрүне
өмә җыеп эшлиләр.

Каз
өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш
башында үткәрелә. Ул, бүтән
өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр
кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз
өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә
генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр,
иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына
бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә
туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр.
Гадәттә, өмәгә чакыруны балалар­га кушалар.

Әйтелгән
көнгә кызлар өмәгә иртүк килеп
җитә. Башта бер бала казны эшкәртәләр, зур
канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылган казның бер
генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер
җирдә дә тиресе ертылмый.

Казлар
йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Эре
канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле
вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп,
кызларның су буена юарга баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны
алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак
буйлап тарата баралар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең
казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән
эшләнә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга
кала.

Су
буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп тора. Каз коймагына
күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин.

               
Ашаганнан соң кызларның бер өлеше, «каз боткасы» пешерү
өчен, көйледә ярма күзләргә (төеп
чистартырга) китә. Кичке ка­раңгылык төшәр алдыннан
өмәдә катнашкан кызларның әниләре ашка
чакырыла. Аларга каз шулпасында токмачлы аш, каз калҗасы белән
бәрәңге, каз ите белән бәлеш пешерелә.

Каз
өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур
күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә
җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек
төбенә баса. Алар каз канаты «сата». Егетләр өйгә
һөнәрләрен күрсәтеп, канат «сатып» алганнан
соң гына кертелә.

Кунак
җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә
дәрәҗәле эш исәпләнгән.
Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән
аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да
ямьләндереп җибәргән. Өмәдә
эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена
җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне
хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган
булулары ачыкланган.

Каз өмәсе

Каурый
сибәм су юлына,

Ишле
булсын казыгыз.

Өмәләрдә
эш күрсәтеп,

Ярлар
табып калыгыз.

Бии-унный
сылу кызлар,

Чыңлый
чулпы төймәсе.

Борынгыдан
килгән гадәт

Татарның
каз өмәсе.

Каз
мамыгы яшь киленгә—

Түшәк,
ястык, юрганга.

Мамыктай
кулын сөйгәнең

Иңнәреңә
куйганда.

Сокланырсың
сылу кызга,

Чыңлый
чулпы төймәсе.

Борынгыдан
килгән йола

Татарның
каз өмәсе.

Юл
аягы—каз коймагы—

Сыйлансаң,
суык тимәс.

Каз
йолка белмәгән кызны

Егет
солтаны сөймәс.

Бии-уйный
сылу кызлар,

Чыңлый
чулпы төймәсе.

Борынгыдан
килгән йола

Татарның
каз өмәсе.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татарские праздники завтра
  • Татар халкыны? гореф гад?т йолалары сценарий
  • Татарские праздники вкратце
  • Татар фольклоры сценарий
  • Татарские праздники весной список