Татар халкынын милли бэйрэмнэре хэм йолалары сценарий

Халкыбыз мирасы,бәйрәмнәре, йолалары.

Проект эше

Тема: Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.

Эшләде:

1 категоряле татар теле тәрбиячесе

                                                        Зарипова Эльмира Минегазиз кызы.

                                                        2017 ел

                                            Эчтәлек

 1.        Кереш                                                                                         4-6

 2.         Төп өлеш                                                                                             7-12         3.        Йомгаклау                                                                                     13                   4.        Кулланылган әдәбият                                                                       14

5.      Приложение 1                                                                            15- 18

6.      Приложение 2                                                                            19-21

Кереш. Проектың актуальлеге.

Бөек татар халкын, бай тархихын,

Гасырлардан килгән мирасын,

Калдырасы иде яшь буынга,

Һәрбер кеше барлап соклансын!

Гореф- гадәтләрне, җыр- биюне,

Сабан туен, Җыен, Нәүрүзен,

Белсен иде җирдә һәрбер бала

Әнисеннән алган үз телен!

( автор Эльмира Зарипова)

Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль, чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. 
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый. 
Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү. 
Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. 
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

Проект эшенең максаты:

Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре , мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәряклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Бу максаттан чыгып түбәндәге бурычларны билгеләдек:

  • тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф- гадәтләрен, бәйрәмнәрен белү, алар белән кызыксынуларын үстереп баларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.
  • татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф- гадәтләре аша балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләм телен үстеру.
  • халкыбызның милли тадицияләрен саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола- бәйрәмнәре ( “ Сөмбелә”, “ Карга боткасы”,

“ Нәүрүз”. “Сабантуй”) белән баларны таныштыру.

Проектың методлары:
— ата- аналар белән эш

— альбом төзү;

— танышу;

— күзәтүчәнлек;

— экскурсия;

— әңгәмә;

— уку, ятлау;

— рәсем ясау, кисеп ябыштыру;

-видеофильм карау;

-очрашулар;


Проектта катнашучылар:  зурлар төркеме балары, ата- аналар, музыка җитәкчесе.

Проектның төре:  магълүмати юнәлештә, иҗади-эзләнуле.

Гамәлгә ашырылу вакыты: озак вакытлы, 2017-2018 нче уку елларын сыйдырган вакыт аралыгында үтүче проект.

Проект эшчәнлегенең тәэмин ителуе: 

 — Күргәзмә һәм  дидактик материаллар .

 -Татар халкының милли иҗаты турында материал туплау.

 — Проектта куллануөчен  кирәкле матерал табу.

 -Рәсем , фото күргәзмәләр , кул эшләре күргәзмәсе булдыру.

-Татар халык аваз иҗатын куллану.

Проекттан көтелгән нәтиҗә:

 -әхлаклылык, әдәплелек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Балалар ана телендә дөрес, матур итеп аралашырга өйрәнә.

— татар  халкының электән сакланып килгән бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнәләр.

— халык – аваз иҗаты белән кызыксыналар, аңа хөрмәт белән карыйлар.

Төп өлеш:

Проектның практик өлеше.

Проектны гамәлгә ашыру этаплары.

әзерлек — сентябрь
төп – октябрь — апрель
йомгаклау – май 

Ай

   Блок

Балалар белән эшчәнлек

Ата- аналар белән эшчәнлек

Йомгаклау чарасы

Сентябрь

“ Тау башына салынганыр безнең авыл”

 — Без яшәгән төбәк, Биектауның килеп чыгышы белән таныштыру.

-“Биектавым”(автор Эльмира Газизовна) шигырен уку. Шигырь эчтэлеге белән танышу.

Без яшәгән авыл “ Биектау”

Презентация карау”

  -Әңгәмә “ Халкым бизәкләре”  ( түбәтәй, калфак, )

— А.Алиш  иҗаты белән танышу.

“ Буяу сатыш” уены өйрәнү.

  -“Без тарихта эзлебез”

Иске Казан стендын баету.

 “Әбиемнең серле сандыгы”

( исәлекле, буыннан- буынга мирас булып калган

Ядкарьләрне барлау)

Авыл китапханәчесе белән очрашу.

“ Авылым тарихы”

Октябрь

“Халкымның бизәкләре”

 — Татар халык әкияте” Өч кыз”

   — “ Бас кызым Әпипә” (бию элементларын өйрәнү).

   —  «Халкым ашлары»

Кечкенә кыз Латыйфаның әнисе белән гобәдия пешерү альбомын карау.(Тылсымлы куллар№1(58) 2017

 —  Абдулла Алиш

“ Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү.  (Язд. диск )

 — теартальләштеуче әкиятләргә костюмнар тегү.

“көзге ярминкә”,күргәзмә эзерләү.

“Тәрбия баскычлары”

Видеофильм тәкъдим

итү.

Татар халкының милли бәйрәме “ Сөмбелә”

Ноябрь

“Әниләрне саклыйк һәм яклыйк”

— “ Әниемнең алтын куллары”

 — Көзге паркка экскурсия .

  -“Һәр кошның үз оясы”

Кисеп- ябыштыру.

“Каз өмәсе” татар халкының күмәк йолаласы белән танышу, әңгәмә.

“ Исемең матур кем кушкан?”

Исем кушу йоласы белән таныштыру.

“ Миңлебай” уены өйрәнү.

“ Ак калфаклы әнием” Әниләрнең кул эшләре.

  — “Кошларга ярдәм итик”. Акциясе.

“Бишек җырлары”конкурс

 “ Әнием – алтыным” зур концерт.

Декабрь

“ Яңа елга төкле аяк белән!”

-Биектау музеена экскурсия.

— “Итекләрем- читекләрем” кисеп ябыштыру.

—   “Кыш бабайның итеге”

-“Милли киемнәр” фотоальбом карау.

“ Йөзек         салыш” уены. Өйрәнү.

-фото- күргәзмә “ Мин яшәгән авыл”

 “ Кыш бабайга хат”

 Чыршы бәйрәме: “ Кыш бабайга кунакка”

Январь

Татар халкының милли бизәкләре

-“ Милли бизәкләр” слайдлар карау.

-“ Татар халкының милли киемнәре һәм алка- чулпылары”, әңгәмә.

— Р.Вәлиеваның “ Түбәтәй һәм калфак” шигырен уку.

—  «Тубәтәй» уенын өйрәнү.

   -Папка- передвижка на тему:  «Татарские народные праздники».

  -Выставка «Национальные блюда».

“Эбием сандыгы”.Музыкаль кичә.

Февраль

“Яклаучым һәм саклаучым- әтием!

—  “ Ил сагында”презентация

 -Милли ризык « Кош теле”

әзерләү.Кечкенә малай Кәрим, әти- әнисе белән кош теле пешерә.

( Тылсымлы куллар №2 (59) 2017)

 —

— Мин әтигә охшаган. Шигырь өйрәнү (394бит Балачак аланы)

“ Капкалы” уенын өйрәнү.

—  Иҗади күргәзмә. “ Әтиемнән өйрәнәм”

Әтиләр бәйрәме.  “Минем әти “

Март

“Эниләр бәйрәме”

  — “Эни- нинди бөек исем!” әңгәмә.

  -Просмотр слайдов «Татар халкының милли бәйрәм-йолалары “

—   Рамазан аенда” шигырен уку. (372бит Балачак аланы)

-“Нәүрүз кайчан туган?”

Әңгәмә.

“ Бер яшьлектә, бер картлыкта” ( Ак яулыклы татар әбиләре белән очрашу)

 “Язгы чәчәк бәйләме”, иҗади  күргәзмә.

Татар халкының яз каршылау бәйрәме “ Нәүрүз”

Апрель

“Г.Тукай әкиятләренә сәяхәт”

-Г.Тукай  тормышы һәм иҗаты белән танышу. Слайдлар карау.

   “Г.Тукай-балар язучысы!”

Әңгәмә.

— “ Туган тел” шигырен өйрәнү.

  «Боз  карау» йоласы. Әңгәмә.

“ Су анасы” уенын өйрәнү.

— “Минем яраткан героем” рәсем, иҗади эш. –Бәйрәмгә костюмнар тегү.

“Эй, шурәле, шурәле, безнең янга кил әле!” музыкаль кичә.

Май

“Җиңу бәйрәме”

— “Татар-хатын кызлары Бөек Ватан сугышында”

(райондагы сугыш ветераннары белән очрашу)

 «Жыен» йоласы белән таныштыру.

— Тозлы камырдан “ Чәк-чәк” ясау. (Тылсымлы куллар №3( 60)2017.

Ш.Галив “ Сабан туе батыры” шигырен өйрәнү.

(527бит Балачак аланы)

“ Җиңү тасмасы” акция.

—  “Минем шәҗәрәм”

Нәсел агачы ясау-төзү

 Жиңү паркына экскурсия.

-“Милли хәзинәбез — Сабантуй”  “ Әй милләтем, минем горур халкым, гасырларга җитәр авазың”

 Гөмүмиләштерелгән уен- тамаша.

Йомгаклау: 

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә — үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашулар сирәгәя бара. Хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүче кешеләр бар. Бүгенге көндә күп кенә өлкәннәребез дә борынгыдан килгән йолаларны, бәйрәм күренешләрне хәтерләп үк җиткермиләр. Шулайда авыл җирендә чын татар әби- бабаларыбыз бар әле.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Кояшкай” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

 Кулланылган әдәбият:

  1. Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан.- Казань: Издательство “ Мастер Лайн”, 1999,- 368с.
  2. Ахметзянов Н.К., Хуснияр З.З. Высокогорский район. Биектау районы.- Казан: ИП Хуснутдинова Зиля Зиннуровна,2015.-416с.
  3. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995
  4. Балачак аланы: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан: РИЦ, 2011,-560б.
  5. Тылсымлы куллар (журнал), мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балары өчен, башлангычсыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләр өчен
  6. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.
  7. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары.-Казан: татар кит.нәшр,.1987
  8. Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек.- Казан: Мәгариф, 2003.- 303б.
  9.  Фильм “ Тәрбия баскычлары” Проект җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәис кызы., 2017

Приложение1

Татар халкының бәйрәмнәре

( ата- аналар өчен)

Халык бәйрәмнәре  ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була.Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Корбан гаете,Ураза бәйрәме, каз өмәсе,никах-туй йоласы,бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәрнең кайберләре безнең балалар бакчасында да үткәрелә.

Яңа уку елына аяк басу белән,безнең балалар бакчасында уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.

Өлкәннәр көненә безнең балалар бакчасында күп еллар хезмәт иткән өлкәннәребезгә күмәк, җырлы- биюле тамаша  театр-тамаша әзерләдек.

«Аулак өй»нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф гадәт  бик борынгыдан килә.Элек, олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар  милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул «Аулак өй» татарларның  гореф гадәте булып киткән.

Әниләр көне” дә безнең бакчада бик күңелле үтә. Быел без аны башкачарак үткәрергә уйладык һәм ул “Исем кушу йоласы, бишек җырлары” исеме астында үтте. Бәйрәм оештыруда әниләребез дә актив катнашты. Зурлар төркеменә йөрүче балаларыбызның әниләре бишек җырлары башкардылар. Тәрбиячеләребез бала йоклату йоласын күрсәттеләр. Бакчабыздан Мостафиннар гаиләсе районкүләм конкурста беренче урынны яулап, “ Ак калфак” конкурсында да катнаштып, Биектауның данын якладык. Бу кокурста миңа төп рольләләрнең берсе, бала юындыручы карчык ролен башкарырга туры килде.

Балага исем кушканчы аны беренче мунча кертү йоласы бу күренештә ачык чагылды.

Исем кушу гаиләдәге зур вакыйга. Исем кушу, бала тугач та, бер атна-ун көн эчендә башкарыла. Балага исем кушу «бәби туе» белән ныгытыла.Гаилә тәкъдиме белән мәхәллә имамы тарафыннан кушыла. Исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-баба, туганнар һәм кендек әби катнашырга тиеш. 

Бишек җырлары. Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.Игътибар иткәнегез бардыр, балалар, бигрәк кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзләренчә йоклаткандай итәләр. Димәк, бишек җырлары балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала. Бишек җырлары — баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли.

Язгы чәчүләр тәмамлангач татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй  бәйрәмен үткәрә.Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып,зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Анда кыр батырларын,көрәшчеләрне,колхоз алдынгыларын бүләклиләр.Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән. Ләкин безнең балалар бакчасында “Сабантуй” бәрәме “Балаларны яклау көне” ндә үткәрелә.Шул уңайдан балалар өчен бик күңелле чара үткәрелә. Бәйрәмне оештыруда ата-аналарның да роле зур. Алар һәрдаим безнең зур ярдәмчеләребез. Бәйрәм балалар мәйданчыгында үткәрелә.   Бәйрәм балалар өчен ярышлар,көрәшләр,ат чабышлары,спорт уеннары , җыр-биюләр белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә.

Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, беренче чара булып уеннар тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Балалар хәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм без алар белән күбрәк “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты…”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Милүшә-дилбегә” кебек уеннар уйныйбыз.Уеннардан балалар уңай тәъсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә балалар белән “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”,  “Йөзек салышлы”, “Ватык телефон” кебек уеннар алына.

Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз.

Безнең «Кояшкай» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

— балаларга республика,туган як турында мәгүлүмат бирү;

— халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

— әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

— туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

— төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Һәрбер төркемдә милли почмаклар бар. Тәрбиячеләр һәрдаим аларны баетып, тулыландырып торалар. Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау өчен күп төрле альбомнар әзерләдек. Аларга керәләр:

  • Татар халык уеннары
  • Милли орнаментлар
  • Татар халык ашлары
  • Татар халык табышмаклары
  • Татар халык бәйрәмнәре һ.б.

Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән.

Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкендән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкнәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәрдә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына  милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстеребез.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Әлдермеш урта гомум белем мәктәбе

Балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү

Вәлиева Алсу Зөфәр кызы I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашулар сирәгәя бара. Хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүче кешеләр бар. Бүгенге көндә күп кенә өлкәннәребез дә борынгыдан килгән йолаларны, бәйрәм күренешләрне хәтерләп үк җиткермиләр. Шулай да авыл җирендә чын татар әби-бабаларыбыз бар әле. Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең Әлдермеш мәктәбендә дә актив алып барыла. Милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыру да зур урын алып тора. Мәктәптә яңа уку елына өстенлекле юнәлеш итеп алдагы юнәлешләр сайлап алынды: -татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү; -татар халык уеннар үрнәгендә тәрбияләү; -сөйләм телен үстерү; -татар халык әкиятләре аша тәрбияләү;- сәнгати-эстетик тәрбия. Милли белем бирүнең төп компонентлары: -Туган як мәдәниятен, халык традицияләрен өйрәнү; -Туган телдә тәрбия һәм укыту; -Милли тәрбия бирү алымнарын кулану; -Милли үзаң булдыру. Халык педагогикасы, төп тәрбияви алым буларак, халык культурасының барлык компонентларын да куллана. Аларга : -халык авыз иҗаты; -җырлар (бишек җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр һ.б.); -әкиятләр; -мәкаль-әйтемнәр; -милли бәйрәмнәр. Нәкъ менә шушы алымнар, безнең мәктәптә балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә зур урын алып тора. Бүгенге көндә, без,укытучылар алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә — үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру. Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Халык бәйрәмнәре  ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була.Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Корбан гаете,Ураза бәйрәме, каз өмәсе,никах-туй йоласы,бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәрнең кайберләре безнең мәктәптә дә үткәрелә.

Яңа уку елына аяк басу белән,безнең мәктәптә күңелле итеп уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы бу бәйрәмне үткәргән. Өлкәннәр көненә безнең мәктәбебездә күп еллар хезмәт иткән өлкәннәребезгә җырлы- биюле “Аулак өй” исемле театр-тамаша әзерлибез. Шулай ук шушы “Аулак өй” күренеше белән безнең укучыларыбыз “Умырзая ”балалар бакчасында кунакта булды. “Аулак өй”нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф гадәт  бик борынгыдан килә.Элек, олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар  милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул “Аулак өй” татарларның  гореф- гадәте булып киткән. Бишек җырларыГалимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.Игътибар иткәнегез бардыр, балалар, бигрәк кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзләренчә йоклаткандай итәләр. Димәк, бишек җырлары балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала. Бишек җырлары — баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли. Язгы чәчүләр тәмамлангач, татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй  бәйрәмен үткәрә.Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып,зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Анда кыр батырларын,көрәшчеләрне,колхоз алдынгыларын бүләклиләр.Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән. Ләкин безнең мәктәптә“Сабантуй” бәрәме “Балаларны яклау көне” ндә үткәрелә.Балалар өчен бу бик күңелле. Бәйрәмне оештыруда ата-аналарның да роле зур. Алар һәрдаим безнең зур ярдәмчеләребез. Бәйрәм спорт мәйданчыгында үткәрелә.   Балалар өчен бу бәйрәм кызыклы ярышлар,көрәшләр,спорт уеннары , җыр-биюләр белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә. Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, беренче чара булып уеннар тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк. Балалар хәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм без алар белән күбрәк “Мәче һәм тычкан”, “Йөзек салышлы”, “Аю-бүре”, “Ал кирәк, гөл кирәк” кебек уеннар уйныйбыз.Уеннардан балалар уңай тәэсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар. Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да өстенлек бирелә . Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Безнең Әлдермеш мәктәбендә милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла: — балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

— халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

— әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

— туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

— төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау өчен күп төрле альбомнар әзерләдек. Мәсәлән: Татар халык уеннары. Милли орнаментлар.Татар халык ашлары.Татар халык бәйрәмнәре һ.б.

Үзебезнең мәктәптә фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән?

Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкенәдән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкенәдән үк әдәплелек,инсафлык,мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр,укытучылар зур эш алып барарга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү,аралаша белү күнекмәләрен гаиләдә,мәктәптә өйрәтергә кирәк.Әгәр без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк,шул чагында гына милләт,халык өчен тәрбияле балалар үстерербез.

Кулланылган әдәбият:

1. Ә. Хәйри. Р. Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре.171б.    2. Гибатдинов М.М.,Муртазина Л.Р. Наследие Татарстана.1-4 классы: учебные  пособия  для общеобразовательных  организаций.-Казань: Татар. дет. изд-во, 2017. 3. Каюм Насыйри    Китаб−әт-тәрбия. −Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1992.

4. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. — Казан, «Мәгариф», 2003. 5.  Р. Фәхреддин. Нәсыйхәт. — Казан, «Мәгариф», 2005.

Тема: Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша татар халкының культурасы белән таныштыру.

Максат: 1. Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша татар халкының культурасы белән таныштыру

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Татар халкының милли бәйрәмнәренә,гореф-гадәтләренә уңай караш тәрбияләүгә ярдәм итү.

Җиһазлау: Мәкаль, таблица, сюжетлы рәсемнәр,проектор.

I.Дәрес барышы.

-Исәнмесез,балалар! Хәерле көн сезгә! Кәефләрегез ничек?Урамга карагыз әле,нинди матур көн!Бу язгы көн турында нәрсәләр әйтә аласыз?Сез яз көннәрен яратасызмы? Нигә? Яз көне нинди бәйрәмнәр бар? Яз көне эш тә бик күп.Ял көне бакчада эшләдегезме?Нишләдегез?

II.Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

Татар халкы эш турында күп мәкальләр язган.Сез аларны өйрәнеп килдегез.Сөйләгез әле.

Агач- җимеше белән,кеше эше белән матур.Башлаган эшне ташлама.Эшкә-вакыт,уенга-сәгать.Калган эшкә кар ява.Бер яхшы эш мең яхшы сүздән яхшырак. Эш сөйгәнне ил сөйгән.

III. Төп өлеш.

Авыр эшләрдән соң татар халкы матур итеп ял да итә белгән. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле уеннар, җыр-биюләр яңгыраган. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар (посиделки), йон эрләгәннәр(пряли пряжу), оек-бияләй бәйләгәннәр (вязали) , чигү чиккәннәр (вышивали).”

-Димәк, бу ял итүләр нәрсә дип атала? (милли бәйрәмнәр) -Ә сез татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез?

Укучылар, ә хәзер мин сезгә текстлар тәкдим итәм

-Һәр төркемгә мин текстлар әзерләдем (алар таратыла)

Сабан туе

Бик күп төрле уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бер бәйрәме бар. Ул – Сабан туе. Бу бәйрәм – бик борынгыдан килгән бәйрәм.

Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана торган булган. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре беткәч, буш вакытта үткәрелә.

Элек-электән татар кызы үзенә бирнә әзерләгән. Сөлгене үзе чиккән. Иң матур сөлгене ул Сабан туе өчен әзерләгән. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.  Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкындыргыч өлеше – ат чабышы. Атларның һәрберсенә дә чиккән сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү – болар барысы да Сабан туенда гына уйналганнар. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый. Алар бииләр, җырлыйлар. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар. Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә кайталар. Һәр йортта табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә.

Сүзлекчә:

йолалар- традиции

кыр эшләре – полевые работы

бирнә – приданое

Каз өмәсе

Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Шуларның берсе – Каз өмәсе.

Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.

Татар халкы борын –борыннан ук каз үстергән. Татар өендә бик күп мендәрләр булган. Ә татар туйларында иң олы күчтәнәч – пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта сынау йоласы булган. Көнкүрештә каз итен төрлечә кулланалар. Җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан дәва булган .

Каз өмәсенә әзерләнгәндә, туганнарны, күрше кызларын чакырганнар. Гадәттә, өмәгә чакыруна балаларга кушканнар.

Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны чистарталар. Аннары казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр һәм шунда юалар. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Ә иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына.

Сүзлекчә:

җиңеләйтү өчен – чтобы облегчить

каз өмәсе – выщипывание гусей

туй- свадьба

күчтәнәч – гостинец

күмәч- каравай

уңганлык- умение

сынау йоласы – традиция испытания

каклап куйганнар- вялить

дәва- лечение

туганнар – родня

көянтәләр- коромысла

яшьләр- молодые

Сөмбелә

Татар халкының онытыла башлаган матур бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә бәйрәме. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм көн белән төн тигезлшкән чакта – 21-23 сентябрь көннәрендә Сөмбелә бәйрәме уздырыла.

Сөмбелә” – башак дигән сүз, шуңа күрә бәйрәмнең төп атрибутлары – башак һәм Сөмбелә исемле кыз.

Бәйрәм башында бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөембикә дип атаганнар. Сөембикәне башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.

Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Сөмбелә итеп киендергән кызны мәйданга чыгара торган булганнар. Сөмбеләне төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Бергәләп күңел ачканнар.

Сүзлекчә:

онытыла башлаган бәйрәм – праздник, который начал забываться

уңыш- урожай

башак –колос

хуҗабикә – хозяйка

уңган – умелая

тәхет –трон

сынаганнар – испытывали

Нәүрүз

Нәүрүз” сүзе фрсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер вакытында кешеләр “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә”дип игълан иткәннәр.Укучы балалар йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

                                Ач ишегең керәбез,

                                Нәүрүз әйтә киләбез,

                                Хәер-дога кылабыз,

                                Нәүрүз мөбәрәкбад!

 Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

    “Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә бала-чагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Сүзлекчә:

фарсыча – по-персидски

каршылау –встреча

уңган –умелая

игълан иткәннәр –объявляли

мөбәрәкбад — приветствие

махсус – специальный

якты өмет –светлые надежды

учак кабызганнар –разжигали костёр

әйләнгәннәр – кружились

халык йоласы –народная традиция

яңартыла — возрождается

-Укучылар, һәр төркем үз бәйрәме турында сөйләсен әле.

— Ә татар халкының милли бәйрәмнәрен белү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

IV. Ныгыту.

Хәзер без алган белемнәребезне ныгытып китик. Мин сезгә бүген без өйрәнгән берәр бәйрәм турында укыйм, ә сез “сигналь карточкалар” ярдәмендә миңа нинди бәйрәм турында сүз баруын күрсәтәсез.

Бу бәйрәм сентябрьдә үткәрелә… (Сөмбелә)

Татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бәйрәме… (Сабан туе)

Бу бәйрәм атна буе дәвам иткән, һәр көннең үз гадәте һәм тәртибе булган … (Нәүрүз)

Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен үткәрелә төрган бәйрәм… ( Каз өмәсе)

Бу бәйрәмдә төрле милли уеннар уздырыла… (Сабан туе)

Бу вакытта чишмәгә барганнар, анда җырлаганнар, биегәннәр һәм төрле уеннар оештырганнар… (Каз өмәсе)

Балалар өйдән-өйгә кереп, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына сәламәтлек, байлык , уңыш теләгәннәр… (Нәүрүз)

Бу бәйрәм вакытында халык бик күп ризык әзерләгәннәр… (Сөмбелә

V. Йомгаклау. Өй эше бирү.Сезнең дустыгыз чит илдә яши,сез аңа хатыгызда татар халкының бер милли бәйрәме турында языгыз һәм бу бәйрәмгә кунакка чакырыгыз

VII.Йомгаклау.Укучыларның дәрестә ничек катнашуларын аңлату һәм билгеләр белән бәяләү.
 

Татар халык бәйрәмнәре

Татар халык бәйрәмнәре

Соңгы елларда халкыбызның  гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә,  аларны халыкчанрак,җанлырак  итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ.б.ны көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.

Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы да булып торалар. Халык бәйрәмнәре –шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү  дә тудыралар.

Бәйрәмнәрдә халыкның олысы –кечесе актив катнаша.Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция  рәвешендә, үзенә сеңдерә.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки

җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Алар анны кайда гына булса да –үз авылына, төбәгенә тартып тора. Халык бер милләт булып оешканда уртак бәйрәмнәр системасы барлыкка килә.

Татар халкының милли бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга,

аларның культурасын, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, шул УК вакытта алар милли хисне канәгатьләндерүдә, гамәлгә ашыруда нәтиҗәле чара да булып тора.

Татарларның бәйрәмнәрен – сабантуйны һәм җыенны җирле авторлардан беренчеләрдән булып Карл Фукс шактый җентекле итеп яза .Бу бәйрәмнәрне тасвирлаганда ул нигездә Казан шәһәре һәм аның тирәләрендә үткәрелгән күзәтүләренә таяна. Фуксның бу хезмәтләре җәмәгатьчелектә татар халык бәйрәмнәре белән кызыксыну уята.

ЯЗГЫ ЧӘЧҮГӘ КАДӘР ҮТКӘРЕЛӘ ТОРГАН БӘЙРӘМНӘР.

НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга 21-22 мартка туры килгән. Әлеге төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Безнең ата-бабаларыбыз, төрки халык буларак, әлбәттә, Нәүрүзне белгәннәрдер. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Нәүрүз көннәрендә йортан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар –шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмакларын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Шәкертләрнең болай йөрүләре үзләренә күрә бер күңел ачу була.

Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да күзәтелгән, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча таләп иткәннәр:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбарәкбад.

Бу бәйрәмнәрдә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрлечә көчсынашалар. Биюдә, җырда, төрле уеннарда гел Нәүрүзбикә  җиңеп чыга.

Хуш киләсең,гүзәл Нәүрүз!-

Язгы яңа елыбыз,

Яңа елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

БАЛАЛАРНЫ БОТКА БЕЛӘН СЫЙЛАУ.

КАРГА БОТКАСЫ  БӘЙРӘМЕ

Малмыж өязенең көньягында, Минзәлә өязенең кайбер авылларында ул дәрә боткасы дип, Мамадыш өязенең төньяк өлешендәге авылларда зәрә боткасы дип аталган. Бу терминның мәгънәсе безгә ачык түгел.

Татарлар яшәгән көнчыгыш төбәкләрдә – Алабуга, Минзәлә, һ.б. өязләрдә аны карга боткасы дип йөрткәннәр. Яз  көне кара җир күренгәли башлагач, аксакаллар әйткән билгеле бер көнне, бала-чага авыл буенча йөреп, ярмадыр, сөттер, майдыр, йомыркадыр җыеп йөргән. Азык-төлек җыеп йөргәндә балалар такмаклап җырлаганнар.

Карга әйтә:кар, кар,

Туем җитте, барр, барр,

Ярма, күкәй алып бар,

Сый, маеңны салып бар,

Әпәй, итен тагып бар,

Барр, барр, барр.

Җыелган ризыкларны болында, тауда, басуда,кайбер очракларда берәр өйдә, бер-ике өлкән яштәге хатын җитәкчелегендә, зур казанда ботка пешергәннәр. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыелган. Һәркайсы коштабак-кашык алып килгән.   Сыйлангач төрле уеннар уйный торган булганнар.

Бу йола һәр җирдә балалар уены рәвешендә үтә. Шул ук вакытта ул сабантуй бәйрәменең аерылгысыз өлеше дә булган, бәйрәмгә әзерләнә башлау билгесе булып хезмәт иткән.

САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕ

Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Халык йолаларын өйрәнүче этнографлар да аның белән күптән кызыксынганнар, ләкин аларның төп игътибарын нигездә мәйдан  өчен бүләк  җыю тәртибенә һәм мәйданның үзенә, аннары җиңүчеләрне бүләкләү мизгеленә юнәлтелгән. Язгы йолалар исә сабантуй белән бәйләнештә каралмаганнар, аның  белән берлектә  өйрәнелмәгәннәр.

Сабантуй иртә яздан башлап үткәрелә торган тулы бер йолалар, күңел ачулар, ярыш-бәйгеләр тезмәсе икәнлеген исбат итәләр. Алар язын кар эреп җир ачыла башлаган көннәрдән алып язгы чәчүгә кадәр үткәрелгән. Бу бәйрәмнең башка үзенчәлекләре дә бар: аны үткәрү өчен төгәл билгеләнгән календарь көн генә  түгел, атнаның аерым көне дә юк. Монда бөтенесе елның нинди булуына, карның ничек эрүенә  һәм  җирнең  чәчү  өчен  кирәк  дәрәҗәдә әзер булуына бәйле. Моны авыл картлары киңәшләшеп хәл иткәннәр, бәйрәмне үткәрү  турында авыл кешеләренә әйткәннәр.

Сабантуйның беренче, иң тулы һәм озаккарак сузыла торган варианты түбәндәге тәртиптә үтә:

— халыктан җыйган азык-төлектән баларга ботка пешереп ашату (карга боткасы, дәрә боткасы);

— балаларның манган йомырка җыюы;

— ат менгән егетләрнең йомырка җыюы һәм аны пешереп ашавы – сөрән сугу;

— танымаслык булып киенгән ирләрнең йомырка җыеп йөрүе (җәяүле сөрән);

— мәйдан өчен бүләк җыю;

— мәйдандагы ярыш-бәйгеләр;

— яшьләрнең кичке уены.

Сабантуйның икенче варианты беренчесенә караганда кыскарак. Ул түбәндәге этаплардан тора:

— мәйданга атна-ун көн кала егетләрнең бизәлгән атларда чабышуы («ат аягы кыздыру”);

— балаларның манган йомырка җыюы;

— бүләк җыю;

— мәйдан;

— яшьләрнең кичке уены.

Сабантуй – олы бәйрәм һәм аңа хәзелек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырган, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарны җыештырганнар, бәйрәм көнгә лаек нигъмәтләр әзерләгәннәр.

Менә шулай үткән сабантуй.

СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ

“Сөмбелә” уңыш бәйрәме. 21нче августтан 22 нче сентябрь аралыгы халык телендә Сөмбелә айлыгы дип йөртелгән . Әлеге бәйрәм уңыш җыелып алганнан соң үткәрелгән. Бәйрәмгә алдан ук әзерләнә торган булганнар:өйләрне, ишегалларын җыештырганнар, татар халык ашларыннан чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак, бәлеш пешергәннәр, кунаклар чакырганнар. Халык бу көнне көне буе бәйрәм иткән,җырлаган, биегән, төрле уеннар уйнаганнар. Сөмбел  сүзе “сары башак” дигән мәгънәгә туры килә. Безнең ата – бабаларыбыз  Сөмбеләне  уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның уңыш алиһәсе — алтын сары толымлы, “сөмбел чәчле”  кыз итеп тә күз алдына китергәннәр. Сөмбелә  бәйрәме 15 нче сентябрьгә, көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килә.

КАЗ ӨМӘСЕ БӘЙРӘМЕ

Көзге кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Безнең борынгы әби-бабайлар казны бик  яратканнар. Беренчедән,аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Билгеле булганча, мендәр өеменнән башка татар йортын күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын да яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел; каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз… Каз маен хәтта дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит ,колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр.

Инде борынгыдан калган йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын  корыр  вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз-ул туйның хөрмәтле күчтәнәче. Матур табакка салып казны туй мәҗелесенең түренә чыгарганнар.

Каз күтәреп килгән  “күчтәнәчле кунак” башка вакытта да, гадәттә, аерым хөрмәткә лаек саналган.

Яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып казларны  салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару-үзе бер йола белән бәйле. Кызлар, гадәттә, гармуннарын алып,егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган.

Казларны юып кайтуга  хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп  коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп тора. Ә аш-бәлешләр кич белән була. Кичке мәҗелес тәмамлануга, шул йортта  төрле уеннар оештырылган.

Нардуган бәйрәме

Ул кыш көне, декабрьнең 24-25ләрендә башлана һәм унике көнгә сузыла. Нардуган көннәрендә, өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, төрлечә күрәзәлек итүләр, кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп маскарад ясап йөрү һәм башка күңел ачу уеннары уздырыла. Нардуган йоласы Идел буендагы күрше халыкларда да билгеле: чуваш, удмурт, мари, мордва һ.б. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап, тантаналы төстә билгеләп узганнар. Мондый календарь бәйрәм “Нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасын монголча“нар”(кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Әгәр бу шулай икән, нардуган, димәк, “кояш туган” дигән сүз булып чыга. Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. “Нардуганга бармасаң, җитен булмый” кебек ышанулар шуңа дәлил булып тора. Заманнар узган саен, Нардуган, башка йолалар белән катнашып, алардан күп кенә яңа ритуаллар үзләштергән. Атап әйткәндә, Раштуа, Святки бәйрәмнәренең йогынтысы зур булганлыгы күренә. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгән:

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбарак булсын,

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыгыз артсын,

Игеннәрегез уңсын…

Табигый ки, Яңа ел алдыннан һәркем үзенең киләчәк бәхете, язмышы турында күбрәк уйланучан була. Шуңа күрәдер, Нардуган кичәләренең репертуарларында фал ачу уеннары зур урын алып торган. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга яраткан. Мин инде олы яшьтәге кеше, яшь чакта шул аулак өйдә булганым булды. Өй хуҗасы белән килешеп, күпмедер хакка “сатып алган” өй – Нардуган өе була. Безнең кебек малайларны анда бик кертмиләр иде, качып керсәң генә… Яшьләр йомырка, май, башка ашамлыклар алып килә, шулай Нардуган өен “сатып алалар”. Аннан соң яшьләр  биешәләр, такмак әйтәләр, уйныйлар, чәй эчәләр, ашыйлар. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга ярата. Башта кемне булса да бәкедән су алып кайтырга җибәрәләр. Кайтканда сөйләшмичә, артына әйләнеп карамыйча кайтырга тиеш ул. Шулай алып кайтылган су тылсымлы, серле көчкә ия дип ышанганнар. Уенда катнашучылар йөзекләрен җыеп, аларны су тутырылган тирән савытка салалар. Шуларны эшләгәч, бер куплет җыр башкарыла. Уен башы савыттагы йөзекләрне бутый да, карамыйча гына берсен тартып чыгара. Һәм баягы җырның эчтәлегенә карап, йөзек иясенең алдагы тормышын юрау башлана. “Нардуганым нар төсле, матур ярлар бар төсле” кебек җыр өзекләреннән дә аңлашылганча, яше җиткән кызларны күбрәк “быел кияүгә чыгаммы?”, “нинди кешегә тап булам?” кебек сораулар кызыксындыра. Күрәзәлек итүнең башка ысуллары да була. Әйтик, төн уртасында абзарга кереп караңгыда бер сарык тоту: карт сарык эләксә – карт кешегә, яше эләксә – яшь кешегә тормышка чыгасың, имеш. Яки капка аркылы киез итек ыргыту – итек башы кая карап ята, шул якка кияүгә чыгасың һ.б.

Чиләккә балдак салган кызлар киләсе елга кадәр йорт-җирнең иминлегенә, яшьрәк кызлар, киләчәккә язмышларын исәпкә алып, салынган йөзекләренә юрап бирергә җырлар көтә. Шулай итеп, һәркем, киләсе елга кадәр күңеленнән нәрсә дә булса юрап, балдак салган. Балдак салучыларга такмаклар, уен җырлары да әйтелә.

Презентация на тему: » Татар халкының милли йолалары. Боз озату йоласы. Карга боткасы. Май башы йоласы. Каз өмәсе.» — Транскрипт:



1


Татар халкының милли йолалары. Боз озату йоласы. Карга боткасы. Май башы йоласы. Каз өмәсе.


2


Йола сүзе нәрсәне аңлата? Йола — халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш – көнкүреш тәртипләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле эш – хәл, гореф – гадәт.


3


1.Яз башында бозлар киткәндә уздырыла. 1.Яз башында бозлар киткәндә уздырыла. 2.Барлык авыл халкы елга буена төшә. 2.Барлык авыл халкы елга буена төшә. 3.Саламнан карачкы ясыйлар. Соңгы бозлар киткән көнне карачкыны яндыралар. 3.Саламнан карачкы ясыйлар. Соңгы бозлар киткән көнне карачкыны яндыралар. 4.Су буенда егет- кызлар күңел ачканнар. 4.Су буенда егет- кызлар күңел ачканнар.


4


Яз көне кара каргалар килгәч уздырыла. Балалар йорт буйлап такмак әйтеп ашамлыклар җыялар. Болында бу ашамлыклардан ботка пешерәләр. Боткадан барлык авыл халкы авыз итә. Учак янында биеп-җырлап күңел ачалар. Калган ботканы каргаларга сибәләр.


5


1 нче майда уздырылган. 1 нче майда уздырылган. Бу йола хатын-кызлар өчен генә булган. Бу йола хатын-кызлар өчен генә булган. Авылга якын тауларга чыгып киткәннәр. Авылга якын тауларга чыгып киткәннәр. Үзләре белән ашамлыклар алганнар. Үзләре белән ашамлыклар алганнар. Таудан манган йомырка тәгәрәткәннәр. Таудан манган йомырка тәгәрәткәннәр. Җыр, бию, уеннар уйнаганнар. Җыр, бию, уеннар уйнаганнар.


6


Каз өмәсе көз ахыры кыш башында уздырыла. Каз өмәсе көз ахыры кыш башында уздырыла. Каз йолкырга кызлар чакырыла. Каз йолкырга кызлар чакырыла. Йолкынган казларны су буена юарга төшәләр. Йолкынган казларны су буена юарга төшәләр. Каз ите белән бәлеш пешерелә. Каз ите белән бәлеш пешерелә. Каз өмәсе кичке уен белән тәмамлана. Каз өмәсе кичке уен белән тәмамлана.


7


Уртак билгеләр. 1. Һәрбер йола да күмәк уздырыла. 2. Һәрбер йола да табигать белән бәйле. 3. Бер генә йола да бию, җыр, уеннарсыз узмый.


8


Йомгаклау. Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен.


9


80 нче мәктәптә уздырылган татар халкының милли бәйрәмнәре.


ЭЧТӘЛЕК

Кереш 3

I – бүлек Татар халкының бәйрәмнәре 6

II –бүлек Татар халкының дини бәйрәмнәре 13

III- бүлек Христиан динен тотучыларның бәйрәмнәре 16

IV бүлек Минем тикшерүләрем 18

Йомгаклау 19

7. Әдәбият исемлеге 20

8. Кушымталар 21

Кереш

Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф- гадәтләрен өйрәнергә кирәк. Фәкать алар гына безгә дөрес юлны табарга, халкыбызга нахак бәла ягуларга дөрес җавап бирергә ярдәм итәчәк”.     Г. Бәширов.

Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен йолаларын, җыр-моңнарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Татар халкында: Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, — дигән гыйбарә яши.

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган

чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да, үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

Әлки районы — күпмилләтле төбәк. Монда татарлар, руслар, чуашлар, таджиклар, керәшен татарлары элек–электән дус, тату яшәп килгәннәр. Бу үзенчәлекне истә тотып, безнең район мәктәпләрендә төрле милләт балалары арасында толерантлык саклау — бик зур бурычларның берсе. Укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләүгә дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Аларны күмәкләштереп, күңелләрен күтәреп, төрле бәйрәмнәрдә катнаштырырга кирәк. Шул чакта гына аларның чын сәләтләре, эстетик байлыклары тулысынча ачылачак. Укучы сәнгатькә, матурлыкка, рухи байлыкка һәрдаим омтылырга тиеш.

Мин үзем татар телен, халкымның йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен хөрмәт итәм. Мәктәптә, районыбызда үткәрелә торган бәйге-кичәләр миннән башка үтми диярлек.

Хәзерге вакытта нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәсеннәр, ничек кенә күңел ачмасыннар — борынгы әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең күбесе югала бара. Минем уйлавымча, күптәннән килгән бәйрәм ,йолаларны саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы — халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомумән, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә Әлки төбәгендә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем.

Әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең югала баруы нәтиҗәсендә халкыбыз мәдәни, рухи яктан саега бара, шуңа күрә халыкны милләт буларак рухи яктан баету бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм. Минем уйлавымча, әлеге тема игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Бу фәнни – тикшеренү эше гасырлар аша безнең хозурга килеп ирешкән гореф-гадәтләребезне, бәйрәм-йолаларыбызны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыруга юнәлдереп язылды. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер. Темасы – “Әлки районы мисалында халкыбызның бәйрәм, йолалары”.

Тикшеренүнең объекты – Әлки төбәгендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләре, бәйрәм,йолалары.

Тикшеренү эшенең максаты:

Әлки төбәгендә яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен барлау һәм онытылып баручы йолалар өстендә эшләү алымнарын билгеләү.

Эшнең максатыннан чыгып, бурычлар куелды:

— халыкның рухи мирасын яктырткан бәйрәмнәр турында әби-бабаларыбыздан сорашу;

— хәзерге көндә онытылып баручы йолаларны барлау;

— халыкның рухи мирасын баетуга юнәлдерелгән эш төрләрен өйрәнү.

Фәнни – тикшеренү эше керештән, 4 бүлектән һәм йомгаклау өлешеннән тора.

I бүлек

Татар халкының милли бәйрәмнәре

Һәр халыкның үз бәйрәмнәре, үз гореф-гадәтләре, үз йолалары бар.

Аларны ел фасылларына бәйле «Сабантуй”, «Нәүрүз”, «Сөмбелә”, «Яңа

ел,” , «Карга боткасы”бәйрәмнәренә, ислам диненә бәйле «Корбан гаете”һәм «Рамазан” бәйрәмнәренә һәм каз өмәсе, балага исем кушу, яңгыр теләү, орлык чыгару кебек йолаларга бүлеп йөртәләр. Букүркәм традицияләр бик борынгы заманнардан ук , буыннан- буынга күчеп, безнең чорга килеп җиткәннәр.Алар- барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр.Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк тоелган.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була.

Татар халкының күп кенә милли бәйрәмнәре бар. Тәрбияви әһәмияте ягыннан зур булган бәйрәмне әйтеп китүне дөрес дип саныйм: ул – Сабантуй бәйрәме. Халкыбызның бәйрәмнәре диюгә, иң беренче чиратта Сабантуй бәйрәме күз алдына килеп баса.

Бу борынгы бәйрәмнең мең елдан артык тарихы бар. Сабантуй бәйрәме Идел буе Болгары дәүләтендә уздырылган булган. Борынгы Идел буе Болгары сүзе — сабан һәм бөек Идел буе Болгары дәүләтенең гореф-гадәтләре, мәдәнияте, фәне Казан ханлыгы мирасчы булып дәвам иттергән.

Идел буе Болгары Ислам динен кабул иткәнче Мәҗүсилек чорында Сабан туеның максаты, мөгаен, уңыш рухларын юмалау белән, хәтта яңа елда яхшы уңыш булсын өчен булган, ләкин хәзер ул халыкның күңелен ачу максатынан гына бәйрәм ителә.

Сабантуй бәйрәме хәзерге вакытта язгы кыр эшләре беткәч, хезмәт бәйрәме буларак үткәрелә. Бу милли бәйрәмебез Татарстан белән генә чикләнмичә, Россиябезнең татарлар яшәгән башка төбәкләрендә , хәтта Литва, Төркия, Алмания кебек чит илләрдә дә уздырыла. Сабантуйга әзерлек, бик борынгы чорлардагы кебек, берничә ай буе бара. Ул һәр елда төгәл бер вакытта, язгы чәчү эшләре тәмамләнгач кына уздырыла. Аны әзерләүчеләр һәм традицион күренешләрне (Сабан туен ачып җибәрү, ат бәйгесе, милли көрәш һ.б.) оештыручылар шулай ук алдан билгеләнә. Бик борынгы заманнарда уздырылган йола бәйрәмнәре кебек, Сабантуй ифрат та тантаналы рәвештә башланып китә һәм көн буе дәвам итә. Хәзергә Сабантуйлар сәнгатьнең барлык төрләре югары үсеш дәрәҗәсенә ирешкән бер чорда уздырыла. Тик биредә без игътибарны мәсьәләнең башка ягына — борынгы йола бәйрәмнәренең Сабантуйда сакланып калган үзенчәлекләренә юнәлтергә омтылабыз. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: йолада  төрле сәнгать төрләре үзара аралашып килә: анда драматик күренешләр, халык уеннары, җыр, музыка, биюләрнең барысы да була.

Сабантуй бәйрәменең әби-бабаларыбыз заманында ничек үткәрелүен белү теләге белән мин үзебезнең район үзәгендә яшәүче Шарапова Әлфия апа янында булып кайттым. Ул үзенең яшь вакытында Сабантуй бәйрәменең ничек күңелле узуы турында сөйләп бирде:

Сабантуй җитәргә 1-2 көн кала яшь егетләр һәр өйдән бүләк җыеп йөргәннәр. Өй саен кереп, бүләк җыюны сөрәнгә чыгу дип атаганнар. Ә сөрәнче – сабан туена бүләк җыючы булган. Безнең якларда яшь киленнәр сөрәнгә бик матур чигелгән сөлге, ә яшь кызлар күз явын алырдай итеп чигелгән кулъяулык биргәннәр. Яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы истә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән. Һәр хуҗабикә өйдәге сабыйлар санынча йомырка биргән, ә карчыклар тавыклары исән-имин торсын дип күбрәк тә биргәннәр.

Сабантуй бәйрәмендә ат чабышлары иң абруйлы ярыш булып санала. Иң матур сөлгеләрнең берсе ат чабышындаҗиңүчегә бирелә. Иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене тагаиделәр. Татарча көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү кебек уеннар бикборынгыдан килгән. Соңрак капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәквату, колгага менү уеннары гадәткә керде. Көрәшчеләр һәм җайдакларүзләренең гайрәтен, осталыгын, батырлыгын күрсәтә торган булсалар,җырчылыр һәм музыкантлар бу бәйрәмдә үзләренең талантларын күрсәтеп,халыктан мактау, хуплау сүзе ишетү өчен көтеп алалар иде. Сабантуйда яңаҗыр, яңа көйләр отып калабыз, аларны басу – кырда эш вакытында яки өйдәкышкы озын кичләрдә җырлый идек. Халык күп булуга, ярыш вакытындагыыгы – зыгыларга карамастан, бу бәйрәмдә тәртип бозулар булмады. Ярышлартөгәлләнгәч, халык шат күңел белән өйләренә таралыша иде”.

Сорашып йөрүләр барышында күрше Ташбилге авылында Сабантуй

бәйрәменең башка авыллардан үзенчәлеклерәк уздырылуы билгеле булды. Бу

авылда халкым йолалары әле хәзер дә саклана. Ташбилге авылында яшәүче

Талия апа безгә түбәндәгеләрне сөйләде: «Кичен авыл яшьләре болынга,

ягъни сабан туе буласы урынга кичке уенга җыела. Егетләр — кызлар татар

халкының җырлы-биюле уеннарын, «Назалы», «Биш парлы», «Балыкчы»,

«Капкалы», “Биеп алышлы» «Каешлы» һ.б. уйныйлар. Сөрән җыючы егетләр

башларына түбәтәй, аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп,

билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп кичке мәҗлестән кичке уенлыкка киләләр.

Төнге сәгать 1-2 ләрдә сөрән җыю башлана. Ул кичтә авыл халкы йокламый, хәзинәсендә булганча, ишек алдына табын әзерли. Табынга эчемлекләр, буялган йомырка, камыр ризыклары, кабымлык куела. Хуҗаның үсмер ягъни 8-9 класста укыган һәм кияүгә чыкканчы булган кызлары һәр елны чиккән

кулъяулык бүләк итә. Аңа да рәхмәт әйтелә. Чиккән кулъяулыклар

гармунчыга бәйләнә, җыеп барыла һәм сөрән тәмамлангач егетләр үзара бүлешәләр. Яшь киленнәр егетләргә чиккән сөлге бүләк итәләр. Сөлгеләрне

атап та бирәләр. Яшь кияү урам уртасына алып чыгып чөелә .

Егетләр урамда » Алмагачлары» көенә җырлап йөриләр.

Алмагачым чәчәк ата

Майның 15 ләрендә.

Шул алмагач чәчәге күк

Минем дус-ишләрем дә.

Сусар баласын өйрәтә

Суга каршы йөзәргә.

Бик күп сабырлыклар кирәк

Аерылганда түзәргә.

Икенче көнне сөрәнче егетләр Сабантуй күрке булып йөриләр. Татар

халык җырларын җырлап әйләнү, күмәк биюләр оештыру, кыр батырларын,

яшь кияүләрне кабат мәйдан уртасында чөю әлеге егетләрнең вазифасына

керә. Сөрәнче егетләрнең аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп,

билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп, башларына түбәтәй киеп мәйданда матур

итеп җырлап йөрүләре күңелләрне әллә кайларга алып китә, йөрәкләрне

җилкетә.»

Һәрбер укучы сабантуйда катнашып, үз сәләтен күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, безнең гимназиядә бию түгәрәге эшләп килә. Без шушы түгәрәккә йөреп, күп төрле биюләр өйрәнәбез һәм районыбызда үткәрелә торган бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз. Әлбәттә, мондый чаралар зур әзерлек һәм көч таләп итә, әмма әлеге бәйрәмнәрдән алган шатлык-куанычлар безнең күңелләрдә мәңге калачак (1,2 нче кушымталар)

Әлфия апа сөйләгәннәрдән шуны аңладым: Сабантуй бәйрәменең күп кенә йолалары безнең буыннарга кадәр килеп җитмәгән. Безгә, яшь буынга шуларны торгызу өстендә эшләргә дә, эшләргә әле.

Татар халкының тагын бер күркәм бәйрәме- Нәүрүз бәйрәме бар.Бу бәйрәмне безнең райондагы Әлморза авылында бик күңелле үткәрәләр.Шул авылда яшәүче Сафина Рокыя ападан бәйрәм турында сорашып утырдым:

Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз

җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан итәләр. Укучы балалар өйдән — өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш – сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп, кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр

әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән(5 нче кушымта).

Татар халкының борын- борыннан безнең чорларга кадәр килеп җиткән дини бәйрәмнәрнең берсе- Ураза гаете. Шул хакта күбрәк белү өчен мәчеттә дин сабакларына укытучы Кәфия апаянына киттем: .

Мөселманнар бер ай дәвамында сәхәргә тордылар, «Бисмилла” әйтеп, сәхәр ашын ашадылар, кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын да динебездә хәрәм булган нәрсәләрдән тыйдылар. Аяклар начар юлда йөрмәде, куллар җәбер-золым кылмады, күзләр әшәкелекне, нәҗеслекне күрмәде, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламады, телләр гайбәт сөйләмәде… Ахшам азаны ишетелү белән дога кылдылар, авыз ачтылар, рухый ләззәтнең югары нокталарына ирештеләр. Ифтар табыннарында мохтаҗларны, ятимнәрне туендырдылар… Тәравихка бардылар, җәмәгать эчендә саф-саф булып тезелделәр, Аллаһының хозурында рөкугъка иелеп сәҗдәгә бардылар. Калебләреннән кинә, ачу, хирыслык, дошманлыкны чыгарып аттылар, шул рәвешчә, тыйнак һәм самими бәндә, эчкерсез кол булдылар ( 6нчы бит).

Инде менә бәйрәмдә бу тырышлыкның, бу иҗтиһадның җимешләрен татыйбыз. Рамазан гаетендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөрешә, балалар ата-аналар янына барып, хәлләрен белешә, хөрмәт күрсәтә… Бәйрәм бер-берсенә үпкә тоткан кешеләрне татулаштыру көченә ия. Мөэминнәр Рамазан гаетендә бигрәк тә мохтаҗларның, ятим вә үксезләрнең күңелен күрергә тырышырга тиешләр. Моның савабы бик зур..

Гает – сөенеч, шатлык һәм күңел ачу көнедер. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бәйрәм көннәрендә кылычлы-калканлы уеннарны карарга рөхсәт иткән. Рамазан бәйрәме көнне, мөмкин булса, һәр мөселман иртүк йокыдан торырга тиеш. Әйбәтләп юынырга, чиста киемнәр кияргә кирәк. Мәчеткә барганда ашыгып атламаска, салмак кына, вәкарь белән бару мәслихәт. Юлда Аллаһыны зикер итеп, тәкбир әйтеп бару тиешле.

Ураза гаетеннән соң 70 көн узгач татар халкының иң зур бәйрәме — Корбан ае башлана.Корбан бәйрәме Мәккәгә хаҗ кылу тәмамланган көнне башлана һәм 3-4 көн дәвам итә. Бәйрәмнең беренче көнендә хаҗ кылучылар корбан чалалар. Корбан чалуның да үз тарихы булган. Риваятьләргә караганда, Ибраһим пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләгә чиксез бирелгәнлек билгесе итеп үзенең улы Исмәгыйльне корбан итеп чалмакчы булган. Әмма Аллаһы Тәгалә, Ибраһимны кызганып, аңа сарык бәрәне җибәрә һәм аның улын коткарып кала. Шуннан соң һәр мөселман кеше шушы вакыйга истәлегенә корбан чалырга тиеш була… Әлеге бәйрәм көннәрендә, догалар кылып, корбаннар чалу дәвам итә. Бәйрәм табыннарына дин әһелләре һәм башка кунаклар чыкырыла. Коръән укыла, изгелеккә өндәп вәгазьләр сөйләнә”.

Барлык ислам дөньясындагы кебек, татарларда да соңгы елларда мөселманлык күзгә күренеп ныгыды.Аның күптөрле чагылышлары бар. Мәсәлән, элегрәк корбан чалдыручы кешеләр сирәк иде, ә хәзер бу күренеш күпкә үзгәрде: кайбер гаиләләрдән икешәр корбан чалдыручылар да бар. Без үзебез дә ел саен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдырабыз.

Шушы электән килгән гореф-гадәтләр арасында безнең халкыбызда изге урыннарга йөрү, ул урыннарны яңарту да уңай якка үзгәрә башлады. Шуңа бер мисал: безнең районыбыздан ерак кына түгел Биләр шәһәрлеге җирлегендә “изгеләр чишмәсе” дигән урын бар. Бу изге урынга безнең район халкы гына түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама, Ульяновск кебек ерак шәһәрләрдән дә киләләр. Монда тавык яки сарык суеп ашлар пешерәләр, мулладан укытып, вәгазь тыңлыйлар. Аннары биек тау башына — изгеләр истәлегенә куелган таш янына менәләр.

II-БҮЛЕК

Татар халкының йолалары

Халык йолаларын фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган йолалар. Гаилә йолаларына: туй, бала туу, үлгән кешене күмү, искә алу йолалары керә, ә язгы чәчү, сабан йолалары,нардуган, раштуа, кызыл йомырка бәйрәме, аулак өйләр, кич утырулар, өмәләр, яңгыр сорау,түгәрәк уеннар һ.б.ел фасылларына караган йолаларга керәләр.

Татар халкының буыннан- буынга күчеп килгән тагын бер милли йоласы—“Каз өмәсе” турында язып үтмәкче булам.

Һәр кеше яшәү өчен нинди дә булса хезмәт башкарырга тиеш. Кешедә хезмәт уңай тойгылар уята икән, ул тойгылар хезмәт сөючәнлек сыйфатын формалаштыруга этәргеч була. Алда язылып китәсе бәйрәмебез – “Каз өмәсе” шундый хезмәт бәйрәмнәренең берсе.

Каз өмәсе” бәйрәме турында тулырак мәгълүмат алу нияте белән, мин татарлар яши торган Салман авылына юл алдым. Безнең анда тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, эшчән, батыр туганыбыз—Хәйруллина Мәүлия апабыз яши. Алар хәзерге көндә дә күп казлар үстереп, Каз өмәләре үткәреп, матур гомер итәләр (3, 4 нче кушымталар)

Мин аның сөйләгәннәрен язып алдым:

Бу бәйрәм һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыруны балалар­га кушалар.
Әйтелгән көнгә кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Башта бер бала казны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый.
Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата баралар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
Су буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин.
Ашаганнан соң кызларның бер өлеше, «каз боткасы» пешерү өчен, көйледә ярма күзләргә китә. Кичке ка­раңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре ашка чакырыла. Аларга каз шулпасында токмачлы аш, каз калҗасы белән бәрәңге, каз ите белән бәлеш пешерелә”.

Безнең гимназиябездә дә ноябрь ахыры—декабрьбашларында“Каз өмәсе” бәйрәме үткәрелә. Залга укучылар җыела. Без, “Курчак театры” түгәрәгенә йөрүче укучылар ясалма казларны көянтә башларына элеп, Каз канаты җырын җырлап зал буйлап йөреп чыгабыз. Каз йолкыганда кызлар белән төрле такмаклар әйтешеп, уйнап-көлеп утырабыз.Соңыннан хуҗабикә безне каз коймагы белән сыйлый.

Каз өмәсе” укучыларда эш нәтиҗәсе белән горурлану һәм канәгатьләнү хисе тәрбияли. Хезмәттән алган шатлык–сөенеч укучыларның күңелләренә бик тирәнтен кереп кала. Мондый бәйрәмнәр укучылар өчен тәрбияви чара да булып тора.

Хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләүдә “Сөмбелә” йоласының эчтәлеген аңлатып китү дә әһәмиятле. Иген бабайның: “Киләчәктә табыннар гел шулай мул булсын, җиребездә игеннәр күкрәп уңсын. Мәңге бергә шулай насыйп булсын, дуслар белән бергә гомер итәргә,” — дигән сүзләреннән соң укучыларның күз алларына туган як басу–кырлары, ашлык белән тулы амбарлары, тырыш авыл хезмәтчәннәре килеп баса. Кешеләрнең уңышлы хезмәт эшчәнлеге аларда үз халкы белән горурлык хисе тәрбияли.

Тагын бер онытылып баручы йолабыз – “Карга боткасы”. Бу бәйрәм турында авылыбыздагы аксакал Каюм бабайдан сораштым.

Карга боткасы”,” Карга туе” — XIX гасырда бу бәйрәм балалар бәйрәме генә булып саналды.  Аны иртә язда, кара җир күренә башлагач, аксакаллар әйткән аерым бер көнне үткәрделәр. Бала-чага, авыл буенча өйдән-өйгә йөреп, ярма, сөт, май, йомырка җыеп йөриләр иде. Шулай җыйган ризыклардан болында, тауда, басуда, бер-ике өлкән яшьтәге хатын-кыз җитәкчелегендә, зур казанда ботка пешерәләр иде. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыела. Һәркайсы савыт, кашык алып килә, шунда төрле уеннар уйныйлар иде”.

Исем кушу йоласы.

Бу бәйрәмгә мулла чакырыла. Ул баланың колагына аның булачак исемен һәм әтисенең исемен өч тапкыр әйтә. Баланың битен ябып, мендәргә салып, мулла янына китерәләр. Киездә баланың әти-әнисе, мулла, авыл картлары утыра. Мулла баланы алып утыра да, аның уң һәм сул колагына баланың исемен әйтә.

Бала авырса, яки миң чыкса, баланың исемен алыштыралар.

III-БҮЛЕК

Христиан динен тотучы халыкларның бәйрәмнәре

Әлки районы — күпмилләтле төбәк. Монда татарлар, руслар, чуашлар, керәшен татарлары элек–электән дус, тату яшәп килгәннәр. Төрле милләт халыклары арасында милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек кебек сыйфатлар хөкем сөрә. Аларның шулай ук үз бәйрәмнәре, йолалары бар. Безнең районда христиан динен тотып яшәүче халыклар Пасха, Раштуа,Язны озату (Масленица), Качману бәйрәмнәрен зурлап үткәрәләр.

Ерак кына түгел чуаш халкы яши торган Иске Матак авылы бар. Мин шул авылга барып Демидова Таисия апа белән әңгәмә кордым:

Пасха” – христиан динен тотучы кешеләр өчен зур бәйрәм. Бу көн—Христосның яңадан туган көне. Пасха бәйрәме ел саен бер үк көнгә туры килми—ул үзгәреп тора. Менә 2014 нче елда бу бәйрәм 20 нче апрельгә туры киләчәк. Пасха датасына карап башка христиан бәйрәмнәренең дә үткәрелү вакыты үзгәрә.

Пасха бәйрәмен төрле төскә буяган йомыркалар һәм бизәлгән күмәчләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Без бәйрәм җиткәнче өйдә барлык эшләрне бетереп куябыз. Ә Пасха көнне кулга чүпрәк тотып бер җирне дә сөртергә дә, җыештырырга да ярамый, йомыркаларны да алдагы көнне буяп куябыз. Шимбә көнне чиркәүгә барып, дога кылып кайтабыз, ә Пасха көнне балалар, туган—тумачалар белән бергәләп бәйрәм итәбез. Ул көнне күбебез зиярәткә барып, үлгән мәетләребезнең каберләрен чистартып, аларга дога кылып кайтабыз.

Бу олы вакыйганың асылында дин тотучыларны иң югары гомумкешелек идеаллары нигезендә яшәргә чакыру ята. Пасха, безнең күңелләребездә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет-ышаныч тудырып, якыннарыбызга, бер-беребезгә карата ярату һәм ихтирам тойгыларын гәүдәләндерә. Ул бездә намус белән яшәү, игелекле булу, мохтаҗларга ярдәм итү кебек изге теләкләр уята”

Шунысы куанычлы, диннәр һәм милләтләр арасында татулыкны ныгытуга актив ярдәм итеп, бүген дин җәмгыятьне рухи яңартуда көннән-көн зуррак роль уйный. Бу күркәм эшкә руханиларның тырышлыгы һәм гыйбадәтханәләрне торгызу, шул исәптән Изге Ананың Казан иконасы табылган урында гыйбадәт кылу үзәген торгызу, зур этәргеч бирә.

Рус, чуаш халкының тагын зур бәйрәмнәренең берсе-Раштуа бәйрәме. Раштуа көне-Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Бу бәйрәм чиркәү

яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.

Праваслау динендәгеләрнең кышкы салкында үтә торган тагын бер изге бәйрәмнәре-Качману(Крещение) бәйрәме бар. Качману — бөек бәйрәм, яңа календарь буенча 19 гыйнварда бәйрәм ителә.

Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динентотучылар7 гыйнварга каршы төндә, изге Раштуа бәйрәмен каршылый.

Праваслаудинендәгеләр6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп — гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык — гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.

Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең көннәре була. Качману көнен икенче төрле Белем бирү көне һәм Яктылык көне дип тә йөртәләр — аның алдыннан борынгыдан ук калган буенча суга чумылдыру йоласы үтәлә.

Безнең районыбызда да Качману көнендә суга чуму йоласы бар. Аның өчен Шәпкә сулыгында махсус урын әзерләнгән. Суга чуму вакытын безнең хәбәрчеләребез төшереп кайтканнар ( 7 нче кушымта).

Безнең гимназиябездә дә төрле милләт балалары белем ала. Без бер-беребез белән үзара дус- тату яшибез, бер-беребезнең динен хөрмә итәбез.

IV-БҮЛЕК

Минемкүзәтү нәтиҗәләре

Авыл исеме

Авылда яшәүче милләт кешеләре

Шушы халыклар катнаша торган бәйрәмнәр, йолалар

Базарлы Матак(район үзәге)

Татарлар, руслар, чуашлар,керәшеннәр,таджиклар,

әрмәннәр

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Раштуа,Качману

Салман авылы

Татарлар

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Каз өмәсе,Исем кушу йоласы

Чаллы авылы

Татарлар

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Каз өмәсе,Исем кушу йоласы

Ташбилге авылы

Татарлар

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Каз өмәсе,Исем кушу йоласы

Иске Матак авылы

Руслар, чуашлар

Раштуа,Качману, Пасха, Боз озату, Мөстәкыйльлек бәйрәме

ЙОМГАКЛАУ

Шулай итеп, мин куйган максатыма ирештем, билгеләнгән бурычлар үтәлде: Әлки төбәгендә яшәүчеләрнең бәйрәмнәре, гореф- гадәтләре, йолалары турында күп мәгълүмат тупладым, таблицага яза бардым. Халыкларның бәйрәм, йолаларына юнәлтеп язылган хезмәтләр белән таныштым, тел һәм әдәбият дәресләрендә безнең мәктәп укытучылары тарафыннан кулланыла торган татар фольклоры җыетыгыннан кирәкле мәгълүматлар алдым.

Хәзерге вакытта бик күп бәйрәмнәр үткәрелә, ләкин борынгы әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең кайберләре югала бара. Минем уйлавымча, күптәннән килгән бәйрәм ,йолаларны саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы—халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомумән, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә Әлки төбәгендә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем. Минем бәхеткә авылларыбызда борынгы йолаларны искә төшереп,матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да очрады. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде.

Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип

кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.

Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Халыкның милли йөзе,гореф-гадәтләре йолалары,туган тел,үз ана теле саклаган очракта гына саклана.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/31441-tatar-halyk-folklory

Максат: укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне

онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү, уйлау,

фикерләү сәләтләрен үстерү, милли бәйрәм һәм

йолаларны белүләренә ирешү.

“Үз тарихын, үз тамырларын барларга,

белергә омтылган халык- сәламәт халык ул!”

I Актуальләштеру: Милли гореф-гадәтләр турында әңгәмә кору.

Укытучы: Укучылар сез нинди милли бәйрәмнәр беләсез?

Укучылар: Сабан туе, Карга боткасы, Нәүрүз…

Укытучы: Бик дөрес укучылар. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре булган кебек татар халкының да үз бәйрәмнәре, милли традицияләре, үзенә генә хас үзенчәлекләре бар.Бүгенге дәрестә без сезнең белән менә шул гадәти булмаган үзенчәлекләрне күзәтербез, әби-бабаларыбызның бай мирасын барларбыз.

Халык йолаларын фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган йолалар. Гаилә йолаларына туй, бала туу, үлгән кешене күмү, искә алу йолалары керә, ә язгы чәчү, сабан йолалары, нардуган, раштуа, кызыл йомырка бәйрәме, аулак өйләр, кич утырулар, өмәләр, корбан чалу, яңгыр сорау, түгәрәк уеннар һ.б.ел фасылларына караган йолаларга керәләр.

— Бәйрәмнәр ни өчен кирәк?(Ял итү, аралашу,берләшү өчен.)

— Халкыбыз ял итә белгәнме соң?

— Халкыбызның йолаларын саклауга без өлеш кертә алабызмы?

II Төп өлеш.

-Халык йолалары кешеләрнең күңелен били, тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә, бер-берләренә якынайта, дуслаштыра. Шуңа күрә милли йолалар һәм бәйрәмнәр милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тота.

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре турында сез ниләр беләсез?(укучылар чыгышы)

Илназ: Мин сезгә безнең борынгы әби- бабаларыбызның иң яратып уздыра торган милли бәйрәме “Сабан туе” турында сөйләргә телим.

“Татар халкының сагынып көтеп алына торган Сабантуй бәйрәме — борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.

Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.

Бәйрәм үткәреләчәк урынны табигатьнең иң матур җирендә алдан ук сайлап куялар, матур итеп бизиләр

Сабантуйда иң кызык уеннар

Көрәш — мәйдан күрке. Көрәш яшьләр күңелен дә тыныч калдырмый, картларныкын да дәртләндерә. Сабан туйлары гөрли. Әлеге бәйрәмнең чикләвек төше булып көрәш санала. Элек-электән ир-егетләр мал өчен түгел, дан өчен көрәшкән.

— Барлык тамашачыларның көтеп алган бәйгесе — ат чабышлары — олысын да, кечесен дә битараф калдырмый. Халыкта: «Ат булса, мәйдан табыла, ат булмаса — ябыла», — дигән әйтем бар. Көн искиткеч кызу булуына карамастан, оста җайдаклар тарафыннан иярләнгән акыллы малкайлар, старт бирелүгә, җан-фәрманга алга ыргылалар.

Менә шундый ул җырга-моңга, уеннарга бай, халыкның йөзек кашы булган, милли бәйрәм -Сабантуй. Шуңа һәркемнең йөрәк түрендә яши дә ул.»

Рүзәлия: Мин сезгә элек-электән кызлар яратып уздырган “Каз өмәсе” турында сөйлим.

“Авылларда каз өмәсе гөрли. Казлы йортта бәйрәм, анда уен, анда көлке, анда шаян сүз­ләр…

Яшьләр элек-электән каз өмәсен көтеп алганнар. Кыз­лар җәйдән үк әзерләнә баш­лаган. Казлы кешеләр белән дуслашып, аларга булышып, ярдәмләшеп торганнар. «Җиң­ги, мине каз өмәсенә чакырсаң, урагыңны бушлай урып бирер идем»,—дигәннәр. Әгәр якын-тирәдәге берәр кызны каз йол­кырга чакырмасаң, ул чын-чы-нлап үпкәли. Чөнки каз өмәсе­нә бару дәрәҗә санала.

Атна-ун көн кала кызларга өндәү килеп төшә. «Фәлән абы­стай иртәгә каз йолкыта, мин шунда чакырулы»,— дип сөенә кызлар. Иң өлгер һәм иң үткен, эшнең бөтен нечкәлекләрен бел­гән кыз өмә башлыгы итеп сай­лана. Ул, алдан ук килеп, кирә­кле савыт-сабаларны, каз ма­мыгын тутыру өчен мендәр тышларын, җәймәләрне бар­лап куя. Кызларның килгән бе­ренә хуҗа кеше суелган каз тоттыра. Күмәкләшеп, җыр-лый-җырлый, уен-көлке сөйлә­шеп, казларны йолкып та бете­рәләр. Эчен-башын чистарт­кач, каз түшкәләрен парлап-па-рлап көянтә башына элеп, чиш­мәгә юл тоталар. Кайда өмә — шунда яшь егетләр. Чишмә юлында кызларны гармунчы егетләр каршылый.

Әллә нинди генә сәер чак бу:

Үзе моңсу, үзе күңелле.

Каз гомере кире кайтмый торган

Яшьлек кебек кыска гомерле.

Җырлый-җырлый кызлар каз юалар.

Юл буена канат сипкәннәр…

Каз юып кайткан кызларны кайнар чәй, каз маенда пешкән коймак яисә тәбикмәк көтә. Ә кичен каз боткасына, каз ашына җыелалар. Хуҗабикә бербөтен казны пешереп тора. Ләкин аны үзе турамый, өмә башлыгына тапшыра. Аштан соң җыр-бию, күңел ачу уенна­ры башлана. Кичәгә егетләр килә.

Каз өмәсенең борынгылар­дан калган тылсымлы йолала­ры бар. Шуларның берсе — каз­лар ояда, йомырка өстендә утырганда кыр казлары тезе­леп кайтканын күрсәң, аяк астыннан салам учмасы алып, каз оясына кертеп саласың. Янәсе, казлар кыр казлары ке­бек күп булып, тезелешеп чыга­чак. Бәбкәләр чыккан йомырка кабыгын да атмаганнар, аны, бер чыбыкка тезеп, асып куй­ганнар.

Каз канаты, каз каурыйлары турында да кызыклы ырымнар сакланып килгән. Каз канатын үз кулың белән кешегә бирмә, югыйсә кул китә, ягъни алдагы елда каз бәбкәләрең әйбәт чык­мас, каздан уңмассың, имеш. Еракка һәм су аркылы да канат бирергә ярамый.

Каз өмәсенең икенче көнен­дә, кызлар, балалар бергә җы­елып, каурый сыдыралар. Сы­дырган каурыйларны су юлы­на, сукмакларга, тыкрыкларга чәчәләр. Киләсе елда да шул җирләрдән ишле бәбкәле каз­лар тезелеп кайтсын, дигәннәр. Мамыгын мендәргә кушкан­нар.

Йомшак мамык мендәрләр авыл өенә ямь биреп, хуҗалар­ның уңганлыгын, тырышлы­гын күрсәткән. Улын өйләнде­рәсе яисә кызын кияүгә бирәсе кеше иң матур, иң симез каз­ларны туй мәҗлесенә саклый. Пар каз — кода-кодагый сый­лары арасында иң мактаулы, иң күркәм ризык. Аны табынга биргәндә: «Менә, кодагыйлар күчтәнәче»,— дип мактый-мак-тый сыйлаганнар.

Каз өмәсеннән таралганда, кызларга күчтәнәчкә каз башы, каз тәпиләре биреп җибәргән­нәр.

Шаян кызлар, өмәдән тарал­ганда, болай дип җырлыйлар икән:

Ары ефәк сузаек.

Бире ефәк сузаек,

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Өебезгә сызаек.”

Ислам: Ә мин “Печән өсте” турында сөйләп китәм.

“Печән өстен элек-электән котеп алганнар. Печән чабучыларны сыйлау өчен тәкә симерткәннәр, каймаклы катык, әйрән әзерләп куйганнар. Печәнгә төшәр алдыннан кызлар кичке уеннарга чыгудан туктый, болында кию өчен ак алъяпкычлар, яулыклар, бөркәнчекләр, җиңсәләр тегәләр. Ә ир-егетләр чалгы-тырмаларны барлап куя. Авылда махсус чалгы тапаучылар булган. Икенче берәү тырма ясаган. Сынса — төзәткән.

Авыл картлары болынга чыгып, печәннең җитлеккәнме, юкмы икәнен ачыклаганнар. Чәчәк орлыклары бер кат җиргә коелгач кына (янәсе, киләсе елда да печән калын булсын), печәнгә чыкканнар.

Печәнгә төшәсе көнне атларны сабан туендагы кебек матурлап бизәп, затлы дирбияләр белән җигәләр. Печән кабартучылар, җыючылар, кызлар, яшь киленнәр бер атка, ә чалгычылар икенче атка, йомшак печән салынган арбаларга тезелеп утыралар. Кызларның өсләрендә чәчәкле күлмәк, билләрендә ак алъяпкыч.

Җиңел аяклы, җиңел куллы, иң хөрмәтле, тәҗрибәле кеше, чалгысын селтәп, беренче покосны алып китә.

Печән җыю, печәнне кибәнгә кую кебек эшләргә картлар, олы кешеләр җитәкчелек иткән.

«Кибән уртасына усак агачы куеп калдырыгыз. Усак агачы печәнне кыздырмый. Каен агачы ярамый, печәнне боза»,— дигәннәр.

Яшь киленнәр, болындагы печәнчеләрне хөрмәтләп, аларга хезмәт күрсәтеп торганнар. Су китергәннәр, самовар кайнатып, чәй әзерләгәннәр, аш пешергәннәр. Чиста сөлге-тастымаллар тотып, чалгычыларны каршылаганнар. Сөлгеләр каралса — алып юганнар. Шушы ук Нократ авылында, печән җыйган вакытта, быел төшкән яшь киленнәр­не болындагы күлгә яисә елга суына төртеп төшерә торган булганнар. Әлеге йола бүгенге көнгә кадәр сакланса да, халык өчен күңелле бер шаяру рәвешендә башкарыла. Ләкин суга төшерүнең тирән мәгънәсе дә бар. Ул — башка авылдан яки башка ырудан килгән яшь кызны шушы тобәкнец җир-су ияләре белән таныштыру, дуслаштыру дигән сүз. «Печән җыйганда күл буена җиттеңме — суга төшкәнеңне көт тә тор, йә төртеп төшерәләр, йә күтәреп бәрәләр»,— диләр яшь киленнәр. Яшь килен артыннан кызларны су белән «сыйлаганнар». Тизрәк кияүгә чыксын, имеш. Судан чыккач, икенче кием кигәннәр. Ә икенче елында киленнәр тыныч кына эшләп йөриләр. Чөнки бу йола яшь киленнәргә генә кагыла икән.

Печән чабу, печән җыю тиз һәм бердәм эшләнгән. Көннәр кызу, коры чагында җыеп, өеп куярга тырышканнар. Ерак болыннарда төн кунып, куыш-шалашларда йоклап, учаклар ягып, сойләшеп утырганнар. Эш төгәлләнгәндә, «болын озату» бәйрәме ясаганнар. «Иртәгә болын озату, тутырган тавык төшерәм», дигән яшь киленнең анасы, һәм ул сап-сары тутырган тавык белән печәнчеләрне кунак иткән. Уртак табынга башка сый-хөрмәт тә тезелгән.

Печән өсте — җәйнең иң матур, иң кызган чагы. Көннәрнең иң озын, төннәрнең кыска чагы. Егет-кызларның, яшь киленнәрнең эштә сыналыр чагы.

Резедә: “Җәйнең иң күңелле, иң эссе вакыты — урак өсте. Урак өсте­нә багышлап күпме җырлар, шигырьләр, бәетләр иҗат ител­гән. Җыр белән эш башлаган­нар, җырлый-җырлый эштән кайтканнар.

Уракка төшкәндә, яшьләр кич чыгудан туктый, һәр кеше уракка әзерләнә. Кызлар, ки­леннәр алъяпкыч, җиңсә-яулык-ларын барлый. Булмаса, тегә, чигә. Ир-ат уракларны тикше­рә, тешләрен үткенли. Ат дир­бияләрен тәртипкә китерә.

Ашлык өлгергәнме, әллә ир­тәрәкме? Монысын өлкәннәр, авыл картлары хәл итә. Алар белән киңәшкәч кенә, уракка төшәләр. Уракка төшүнең бе­ренче көне — үзенчәлекле. Бе­ренче көнне теләсә кем эш баш­ламый. Эчкерсез, уңган, бик җитез, «җиңел» куллы кеше урагын уйнатып алгач кына, башкалар тотына. Беренче уракчы ура-ура җыр суза:

И арышым, арышым,

синдә бәнем табышым, Синнән башка юктыр бәнем

бу доньяда тормышым. Көмеш башак, җәүһәр бортек,

ука кеби сабагын, Ботен дөньяны туйдырдың,

сиңа булсын сәламем…

Урак озакка сузылып, урак­чылар кулларын киссә: «Быел­гы урак бигрәк авыр булды, кулларны кисеп бетердек, авыр куллы кеше башлады, ахры­сы»,— дигәннәр. Гадәттә, ха­тын-кыз урак урса, егетләр көл­тә бәйләп, чүмәләгә куеп тор­ган. Бала-чага йөгерә-йөгерә көлтә ташыган. Кояш бик кыз­дыра башлагач, чүмәлә төбенә утырып ял итеп, черем итеп ал­ганнар. «Йокы аралаш чикерт­кә сайравы, бал кортлары бе­зелдәве, кемнеңдер кырт-кырт урак урган тавышы ишетелә, һай, шул чактагы тәмле йокы­лар»,—дип сөйли әбиләр. Ко­яш баеп, эңгер-меңгер җиткәч, уракларын иңбашына салып, җырлый-җырлый кайтырга чыкканнар.

Яшел саплы урак белән

Урак урасым килә.

Әй, туганнар, сезнең белән

Бергә яшисем килә.

Урак урулары уен.

Зурат куюы кыен.

Бергә чакта берни түгел,

Аерым торуы кыен.

Ялгыз, ярдәмчесез кешеләр өмә ясаганнар. Пермь өлкәсе татарлары шундый өмәне «урак пумич» дип атыйлар. Пу-мичта ярыша-ярыша эшләгән­нәр. Өмәгә дип сарык суйган­нар, аш пешергәннәр. Башлап килүчегә сарык башы ашаткан­нар, җиңүчеләргә сарык түше биргәннәр. Тырышып, ярышып эшли торгач, бер көндә урып та бетергәннәр. Пумичтан кү­ңелле итеп җырлап кайткан­нар. «Пумич кайта, пумич»,— дип, картлар җыр тыңларга чыккан. Чакыру билгесе итеп, өмә буласы йорт колгага бик матур сөлге бәйләп элә. һәм ул, җәйге җилдә җилфердәп, яшьләрне өмәгә чакыра. Хуҗа кеше алдан ук сыра, әйрән ясый, ботка пешереп, ышык урынга зур табын әзерли.

Урак урганда «җир хакы»н бирү, «җир иясе»н, «кыр ата-сы»н ризалаштыру кебек ыша­нулар, йолалар яшәп килгән. «Җир атасы» өчен җир башын­да берникадәр ашлыкны ур­мый калдыру гадәте булган. Кайбер урыннарда «Җир сака­лы» үреп калдырганнар. Янәсе, ул киләсе ел өчен мул уңыш теләп торачак. Җир башына җиткәч, учмадан өч төен төй­нәгәннәр. Анысы — җир өле­ше, җир тамгасы икән. Ул да киләчәккә бәрәкәт юраган.

Урак беткән көнне мул итеп йомырка пешергәннәр. Кабы­гын җир астына күмгәннәр. Игеннәр йомырка кебек эре бөр­текле була, имеш.”

Әминә: “Кулдан сугылган сөлге-тасты-маллар, ашъяулыклар, чаршау-чы-былдыклар кемнәрне генә соклан­дырмаган да кемнәрне генә әсир итмәгән!

Киндер сугу, сөлге-тастымаллар туку турында әби-бабаларыбыз әллә никадәр хатирәләр саклый, белем-тәҗрибәләре белән уртакла­ша.

Киндер сугу эше дүшәмбе көн урын корудан, ягъни станок көй­ләүдән башланган. «Бүген җиңел көн, киндер урынын кертәбез»,— дигәннәр.

Киндер туку — бик борынгы һө­нәр. Аның үзенә генә хас сүзләре, атамалары туа килгән. Мәсәлән, «кысалы киндер станогы», «кыса­сыз киндер станогы», «кереш», «көре», «кылыч», «тәбәлдерек», «соса», «калтырча», «әвернә бүкә­не», «әвернә төбе», «боргыч тая­гы», «бавыр агачы», «киндер киш­тәсе», «талкы таягы», «киләп ага­чы» һ. б. Болар—сугу станогына караган сүзләр.

«Тәрәш», «тәрәшле», «тәрәш­ләнгән сүс», «сүсне тәрәштән үт­кәрү», «җепне көрегә бирү» кебек атамалар исә туку эшен чагылды­ралар.

Киндер сукканда, кызлар яз­мышларын юраганнар.

«Сөлге сугам, сөлге сугам, Солге сугам аклыкка… Кызыл башлы сөлгеләрем Язсын бәхет-шатлыкка», —

дип җырлаганнар. Чүпләү калак­ларын тотып, урамга йөгереп чык­каннар. Кайсы якта кеше күренә яисә эт өрә—аны шул тарафка ярәшәләр, имеш.

Тагын мондый юрама: сөлге су­гучы кыз, тастымал башын муенга салып, урамга йөгерә. Беренче нинди кеше очрый, кияве дә шун­дый була, дигәннәр. Карт икән — карт кешегә, яшь егет күренсә— яшькә бара дип юраганнар.

Кияүгә китәсе кызлар бирнә әйберләре, сөлге-тастымаллар, ашъяулыклар, чаршау-чыбылдыклар әзерләгәннәр. «Безнең якларда бик матур йола бар иде,—дип сөй­ли Пенза өлкәсендә яшәүче әби­ләр.— Кыз бала, унбиш-егерме сөлге суккач, яшьтәшләрен, тирә-күршеләрен чакырып, чәй мәҗлесе үткәрә, үзе тукыган сөлге-тасты-малларын күрсәтә. Унике җирдән чүпләнгән ин матур сөлгене кай­нанага бирә. Аннары сөлгеләрен пар-пар итеп төреп куя…»

Яз көне яңа суккан сөлгеләрне кар суында юып, яшел чирәм өсте­нә җәяләр. Кояшта ята-ята, кин­дер агара. Аннары аны җыеп тук­маклыйлар. Ниһаять, кызның бир­нәсе әзер. Кияүгә киткәнче, сөлге-тастымалларны агач сандыкта саклыйлар.

Кыз бала кияүгә чыкканда, риза­лык билгесе итеп, егеткә сөлге бү­ләк иткән. Аны «акка салу», «ак­лыкка бирү» дип йөрткәннәр. Кай­бер төбәкләрдә «кул билгесе» ди­гәннәр.

Килен кеше -кияү өенең бусага­сын атлап кергәч тә, бусага бир­нәсе итеп, чөйгә сөлге элгән. Өйне үзе алып килгән сөлге-тастымал­лар белән бизәгән. Тирә-күрше, нәсел-нәсәп килен әйберләрен кү­рергә килгән: «Бу кыз бик әүкатле, тырыш бала икән, кара син аның чөй сөлгесен!.. Ә чаршаулары!… Өйне курчак кебек бизәгән»,—дип бәяләгәннәр.

Илле, йөз ел элек сугылган әнә шул сөлгеләргә карыйм да хәйран калам: әбиләребез алтын куллы булган икән бит! Нинди генә үр­нәкләр, нинди генә бизәкләр уйлап тапмаганнар. Бизәгенә карап исем бирелгән: алмалы сөлге, асалы сөлге, чүпләмле сөлге…”

Карина: “Нәүрүз. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн

белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән.

“Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз

җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан

итәләр. Укучы балалар өйдән — өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар

такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш – сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп,

кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр

әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән.

Бу бәйрәм безнең кәннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Безнең

Мәктәбебездә дә бу бәйрәм ел саен уздырыла. Нәүрүз такмаклары Ш.

Мәрҗани, К. Насыйри тарафыннан язылып алынганнар.”

Илүзә: “.“Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресерәге 22 сентәберьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшлэре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч бәйрәм килә. Ул көнгә алдан ул мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе “Сөмбелә” алтын сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан такия үреп кидерткәннэр. Ил агалары “Сөмбелә” не көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән. Без дә мәктәптә ел саен “Сөмбелә” бәйрәмен уткәрәбез, күңел ачабыз.”

Укытучы: Рәхмәт укучылар. Милли бәйрәм дигәндә без аерым бер милләткә генә хас булган гореф-гадәтләрне, йолаларны ,уеннарны ,җыр-такмакларны,үз эченә алган күңел ачуларны,олы тантаналарны күз алдында тотабыз.Бу бәйрәмнәр олыларның кече буынга халкыбызның йола-гадәтләрен тапшыру ысулы да.Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары ниндиләр?

Укучылар:”Корбан бәйрәме” , “Әләшә бәйрәме”, “Ураза бәйрәме”

Әйе,дөрес.Тик дини бәйрәмнәр әле болар белән генә чикләнми, алар бик күп төрле,сез алар белән үсә төшкәч танышырсыз.Ә бүген без менә шушы ике бәйрәмгә генә тукталырбыз

Чулпан: “Әләшә» – элек-электән үт­кәрелеп килгән җыеннарның бер төре. 1000 еллар элек барлыкка килгән. Уҗымнарның тишелеп чыгышына карап, сыерчык бала очырган атнаның җомга көнендә үткәрелә, июнь аеның беренче җомгасына туры килә. Сынамышлар буенча, әгәр җирдә басып торган сыерчык бодай уҗымына күмелсә, ул атнада яңгыр мул булса, иген дә мул була. Бу бәйрәм Калатау тирәсендә генә үткәрелгән. Халык бирегә җыйналып мул уңыш, елларның имин булуын сораган. Елларга карап, дини бәйрәмнең асылы үзгәрә бара, совет власте, күмәкләшү елларында ул бөтен­ләй тыела. Тик райондашларыбыз, әби-бабаларыбыз йолаларын онытмыйча аны саклап, буыннан-буынга тапшыра килде. Җитәкчеләребез «Әләшә»не тоташ бәйрәмгә әйләндереп, биредәге аланга табыннар әзерләтеп, өлкәннәрне автобус белән йөр­түне гадәткә керттеләр. Яр астындагы «Изгеләр чишмәсе»нә менеп-төшүне җиңеләйтү максатыннан районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов матди ярдәм күрсәтте, тимердән баскычлар ясалып, янә­шәсенә тотынып менәр өчен торбалар сузылды.

1994 елдан «Әләшә» бәй­рәме зурлап уздырыла башлады. Аны мәҗүсилекнең бер төре дип гаепләп тә маташтылар, тик халкым туктамады. Ерактан кайткан якташлар, кунаклар, авылдашлар шушы изге урында очрашып, Ходайның барлыгына тирәнрәк ышанып, вәгазьләр тыңлап, догалар укуларын дәвам итәләр. Соңгы елларда «Уңыш» хуҗалыгы җитәкчесе Габделәнәс Хәкимов бәйрәмгә ике корбан чалдырып, табигать кочагында Корбан ашы пешерүне гадәткә кертте. «

Лилия: Ә мин дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан бәйрәме турында турында сөйлим.

“Корбан бәйрәме элек заманнарда ничек үткәрелсә, хәзер дә шулай ук бәйрәм ителә.
Аның төп мәгънәсе: кеше каны түгелмәсен, терлек каны түгелсен. Заманча: ”теләктәшлек көне” Корбан чалу хакында пәйгамбәребезнең әйтеп калдырган хәдисләре дә күп, мәсәлән, шулардай берсе: «Адәм баласы­на корбан бәйрәме көнне, Аллаһка якынаю өчен корбан чалудан да сөеклерәк эш булмас». Корбан чалу йоласы тамырлары белән борынгы заманнарга, Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль чорларына килеп тоташа. Алламның әмере белән Ибраһим үзенең сөекле, бердәнбер баласын корбан итеп чалырга керешкәндә, Аллаһ Исмәгыйль урынына тәкә җибәрде. Итнең өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә өләшәләр. Хуҗа бәйрәм табыны әзерли. Анда дин әһелләре һәм башка кунаклар чакырыла. Коръән укыла, изгелеккә өндәп, вәгазьләр сөйләнә. Гает көннәрендә барча мөселманнар мәчеткә намаз укырга баралар, бер-берсенең хәлен белешәләр, вафат булган ата-аналары, әби-бабайлары,туган-тумачалары рухына багышлап, дога кылалар, хәер бирәләр.”

III Уен(кроссворд чишү):

1

б

2

ә

3

й

4

р

5

ә

6

м

7

н

8. ә

9

р

1. Хаҗ кылу тәмамланганнан соң нинди бәйрәм үткәрелә? (корбан)

2. XIX гасырда Урта Идел буенда татарлар яшәгән авылларда үткәрелгән бәйрәм. Бу сүзнең мәгънәсе “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда Яңа елны каршылау бәйрәме итеп үткәрелә.

(Нәүрүз)

3. Үзенә генә хас булган йола, атрибутларын һәм күңел ачу төрләрен үз эченә алган Казан татарлары бәйрәме.

(Сабантуй)

4. Рамазан бәйрәме. (ураза)

5. Игеннәр амбарларга кереп тулгач үткәрелә. (Сөмбелә)

6. Кызлар осталыкта сынала торган бәйрәм. (каз өмәсе)

7. Сабантуй бәйрәмендә халыктан җыела. (бирнә)

8. Июнь аеның беренче җомгасында үткәрелә торган дини бәйрәм. (әләшә)

9. 25 декабрьдән алып 5 январьга кадәрге чорда үткәрелгән бәйрәм. Бәйрәмнең төп мизгелләре түбәндәгеләр: кеше танымаслык итеп киенеп, йорттан йортка керү, йөзек салып багу, кызларның язмышы турында, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар.

(Нардуган)

IV. Йомгаклау.

Укытучы: Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.

Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның милли йөзе, гореф-гадәтләре йолалары,туган тел,үз ана теле саклаган очракта гына саклана.

Автор: Мубаракшина Лилия Радиковна

Подробности

Автор: Алия Киямова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 22383

Рейтинг:   / 30

Халкымның йола,гореф-гадәт һәм бөйрөмнәренең әдәбиятта чагылышы.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе”нең укытучысы Кыямова Алия Мулләхмәт кызының
фәнни-тикшеренү эше.

Кереш
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Шулай итеп, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.
Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан. Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбызның күбрәк авылга багышланган әсәрләрендә сурәтләнә, чөнки авыл халыкның бик борынгыдан килә торган мондый хәзинәләрен үзендә саклаучы дөнья итеп карала.
Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәре әдәбиятыбыз барышында аерым урын алган әсәр. Ул әсәрендә аерым бер авыл мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик мәгълүмат бирә. Халык характерының һәм яшәешенең әхлакый чыганакларын автор революциягә кадәрге татар авылының борынгыдан килә торган гореф-гадәтләрендә, йолаларында эзли. Туган халкының сабан туй, көзге туйлар, каз өмәсе, тула өмәсе кебек хезмәт бәйрәмнәрен, чәчү, печән һәм урак өстен сурәтләү аша язучы аның хезмәткә мөнәсәбәтен һәм осталыгын чагылдыра. Халыкның иң яхшы йолаларында һәм гореф-гадәтләрендә гәүдәләнгән шигъри күңел, икенче яктан, аның тарихи оптимизмын, зур ихтыяр көчен тудырган, яктылыкка, аң-белемгә омтылып яшәвенә сәбәп булган. Шушы ук күңел аңа башка халыклар белән аралашырга, үзенең данлы улларын ихтирам итәргә булышкан. Боларны автор, аерым алганда, күрше татар һәм рус авылы яшьләренң бергәләп күңел ачуларын, халык шагыйре Тукай үлгәннән соң гади крестьяннарның да тирән кайгыруларын сурәтләү аша күрсәтә. Г.Бәшировтан кала тагын Г.Исхакыйның әсәрләрендә гаилә йолаларыннан сөннәт, туй йолаларын сурәтләвен күрәбез. “ Сөннәтче бабай” әсәре милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, буыннар бәйләнешен, гаиләнең балаларда тугрылык тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдыра. Г.Исхакый бу әсәрен иҗтимагый сәясәтче буларак милләтен кайтыртып язган, аның киләчәге турында борчылган. Ул “Зөләйха”, “Остазбикә”әсәрләрендә туй йолаларын тасвирлап биргән.
Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.
Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкымнымның күңел җәүһәрләрен барлыйбыз, үткәнен киләчәк буыннарга җиткерәбез, киләчәккә ышанычын арттырабыз, милләтебезне саклауда бер юнәлеш булуын азсызыклыйбыз. Чөнки әдәбият аша гына халыкның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятләрен, үзенчәлеген, милли рухын тоеп, сиземләп була. Фәнни эшнең максаты да менә шундый әдәби әсәрләргә нигезләнеп, татар халкының йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәренең буыннан-буынга тапшырылып килүен ачыклау, Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .
1.1 Республикабызда бик зурлап уздырыла торган бәйрәмебез – Сабан туе.
Язгы бәйрәм – Сабан туеның барлыкка килүен, формалашуын, үсүен ел фасыллары һәм татар халкының гаять үзенчәлекле рухи һәм мәдәни мирасы арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыручы каледарь йолаларның бер өлеше итеп карарга кирәк.
Сабан туе кайчан, кайда барлыкка килгән, аның тамырлары кая барып тоташа? VI гасыр ахырына караган “Вэйшу”дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне үз ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары хакында кызыклы мәгълүмат теркәлгән.
Бәйрәмнең атамасын тәшкил иткән “сабан” һәм “туй” дигән борынгы төрки сүзләргә лингвистик анализ, аны башка төрки халыкларының ел фасылларына бәйле охшаш бәйрәмнәре белән чагыштыру, Сабан туен барлыкка килгән чорында ук табигатьнең уянуы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй булуы хакында сөйли. Аның нигезендә борынгы төрки кабиләләрендә яшәп килгән йола – табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы — нәсел-ыруның яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән1. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә
уздырылган. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән бер рәттән, аерым бәйрәм дип атый.
“ Бу авылнын мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым”.
Безнең бәйрәмнәрдә, аерым алганда Сабан туенда борынгы традиция эзләре сакланып калуның төп сәбәпләреннән берсе шунда ки, алар барыннын да элек яшьләрдә осталык, батырлык, физик яктан чыдамлылык тәрбияләүгә, бер сүз белән әйткәндә, ыруны яңартуга, аның көчен һәм байлыгын арттыруга юнәлтелгән.
Махсус яшьләр Җыены булуын без “Идегәй” дастанында да күрәбез.
Әлеге сынау урыннары булып, мөгаен, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәрнең мәйданнары хезмәт иткәндер. Әйтик, “Дутан батыр” әкиятендә дә бәйрәм – халык җыелып, мәйдан ясап ат, көрәшләр бәйгесе үткәрү2. Татар телендә “мәйдан” һәм “бәйге” турыдан-туры Сабан туе бәйрәме белән бәйле һәм синоним сүзләр буларак кабул ителә, барыннан да элек, көрәш һәм ат чабышлары үткәрү урынын аңлата3.
Фольклорда мәңгеләштерелгән каһарман халык хәтерендә чын алып батыр – көчле, кыю, гадел һәм зирәк кеше, үз халкының патриоты буларак калган. Хәтта картлык көнедә дә үз улы Норадын белән бәхәстә, Идегәй үзе турында болай ди:
Гөрелдәсәм, сугар яшенмен,
Көлсәм мин бер чуакмын;
Киреләнсәм, йокың бозармын,
Көрәшсәм, сине егармын,
Йөгерсәм, сине узармын4.
Дастанда асылда Идегәй катнашкан күп кенә Җыен һәм Сабан туе ярышлары һәм уеннары тасвирлана.
Сабан туе – халкыбызның борыгыдан килгән бәйрәме. Аның белән башка халык вәкилләре дә кызыксынганнар. Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен Сабан туе дип аталуы турында немец галиме Карл Фукс (1776-1846 нчы елларда яшәгән) болай дип язып калдырган:
“Бу борынгы татар халык бәйрәме һәр язда үткәрелә, анда барлык татарларда катнаша.
Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди…
Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар. ”1
Туй сүзе исә татар халкында нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һәм башкалар. Димәк, Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның (суканың) эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй, ягъни бәйрәм икән.
Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак, авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабан туй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч , гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Ләкин, тулаем алганда, сабан туй кунак чакыру, кунакка йөрешү вакыты булган. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар .
“ Сабан туен, язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. Сабан туе дигәнебез һаман килә, үзенә күңелле яңалыклар ияртеп көн саен якыная бара. Моны кешеләр генә түгел хәтта атларда сизә…
Үзенең көрәшчеләре, чабыш атлары, колга башындагы кызыл башлы сөлге-тастымаллары, канәфер, бадъян, дарчиннәр, эрбет чикләвекләре, төрле төскә буялган күкәйләре, чуклы конфетлары һәм гомергә онытылмаслык гармун көйләре, уен-җырлары – кыскасы, бөтен шау-шулы һәм бизәкле, чуп-чуар куанычлары белән дәп-дәү булып, шаулап, ыгы-зыгы кубарып безнең авылга Сабан туе әнә шулай килә иде…
Иртәгә Сабан туе дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән..! ”1
Сабан туй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә.
“ Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. .Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган.
К.Тинчурин “Зәңгәр шәл” драмасында Сабан туй бәйрәмендә егетләрнең бүләк җыю күренешен тасвирлаган. Драматургның әсәре шаян уеннарга, җыр-моңга бай, гүзәл яңгырашлы . Әсәрдә авыл егетләренең Сабан туена бүләк җыеп йөрү күренеше бик үзенчәлекле, искиткеч матур итеп сурәтләнгән. Бу көнне һәркемдәге күңел күтәренкелеге, уен-көлке, тапкыр җаваплы әйтешүләр – Сабан туеның татар халкы өчен нинди зур куанычлы бәйрәм булуын күрсәтә . Әсәрдә бирелгән сабан бүләге җыю күренеше шуңа бер мисал булып тора. Ул татар халкының җыр-моң, уен-көлке яратуының үрнәге. Егет һәм кызларның бер-берсе белән әйтешүе жор теллелекләрен генә түгел, ә аларның хезмәттә дә уңган, тырыш булуларын күрсәтә. Моңа мисал итеп, кызларның чиккән сөлгеләрен, тукыган тастымалларын әйтеп китү урынлы булыр.
Сабан туен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.
Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене такканнар.
Ат – Сабан туе күрке. Хуҗалар үзләренең атларын чабышка алдан ук әзерләгәннәр. Әзерлекле ат чабышлар якынаюын алдан ук сизеп торган.
М. Гали бу хакта 1915 нче менә ничек язган: “Сабан туена кадәр бер атна элек атыбыз тынычсызлана, баскан урыныда бии башлады, авызына бер уч та азык капмады. Ишек алдына чыгарылган чакларында мәйдан тарафына карап туктаусыз кайнарланып кешнәде.”2
Фатих Хөсни “Йөзек кашы ” исемле повестенда атларның Сабан туенда чабышуын үзенчәлекле итеп сурәтләп бирә.
“ Без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат йөгертергә барабыз. Быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе
синдә. Атның кайнар ялы синнең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән-берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: “Каула, Айдар, каула !..”
Уйнаклап кына баралар. Барып җиттек. Тезелдек.. Чыктык…
Ниндидер юл аермасы үттек, берәү шунда кинәт кенә: “Һа!”дип кычкырып җибәрде, колагыма җил бәрелде, тояклар ачу белән тупырдадылар. Күземне ачып-йомарга өлгермәдем, кашка байтал минем алга атылып чыкты…
Алда берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, аннары тагын югалдылар… Безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын нинди җир! Я күтәрә ул, я башыңны яра…
…сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде,- үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.
Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул.”1
Г.Ибраһимов та үзенең “Алмачуар “дигән хикәясендә сабан туендагы ат чабышының чын мәгънәсендә драматик мизгелләрен аеруча калку итеп тасвирлый:
“… атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Буласы бик зур бәла икән: инде тигезләп бетердем дигәндә, я берәрсенең аты кузгалып алга китеп бара, я баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:
— Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде.
Ул “Һайди”ның “һ” сен әйтеп бетерә алмаганнардыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар…Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы — әле дә аерып җитә алмыйм…Очкан кошлар кебек , бер-беребезне таптап, узып, кауланшып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек…
Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янында кала…
Алмачуарым “эһ” дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, Күк биянең алдына барып чыга…
…Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез… Кара болыт икегә ярыла. Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!
Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәшхәр көне!
Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.”1 Тик хикәя генә үкенечле бетә.
Ахырга калып килгән атка бүләкләрне нәзер әйткән хатын-кызлар биргәннәр. Бу хакта күренекле татар язучысы Г.Бәширов “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик повестенда менә ничек яза:
“Арттан килгән атның туктый башлавы булды, аны төрле яктан йөгереп килгән әбиләр, җиңгиләр сарып алды. Алар кулларындагы ситсыдыр, яулыктыр, тастымалдыр кебек бүләкләрен атның ялына, маңгай чәченә, йөгәненә тагарга тотындылар. Тора-бара бүләкләр астыннан атның койрыгы белән колаклары гына күренеп калды. Бәйлиләр, бәйли-бәйли сөйләнәләр:
-“Улым солдаттан котылса”дип нәзер әйткән идем, — ди берсе.
— Эчемә кату чыкканга түзәр әмәлләрем калмаган иде. “Арттан килгән атка бүләк бирер идем,”-дип нәзер әйткәч, аллага шөкер, әйтмәгәнем генә булсын…
Тагын берсе, кызым баладан исән-сау котылса, дип, икенчесе, сыеры тана бозау китерсә, дип адарынган икән…”2
Шундый нәзерле бүләкләр тапшыру – Сабан туеның күптәнге традициясе, татар халкының атка – кешенең турылыклы дустына ихлас мәхәббәте дәлиле.
Күпчелек авылларда исә, атлылар чабыш башлана торган урынга киткәч, мәйданда башка ярышлар, аерым алганда, йөгерешү бәйгесе үткәрелгән. Катнашучылар яшьләренә карап, малайлар, ирләр һәм картлар төркеменә бүленгәннәр. Ярыш уздыру ат чабышыныкы кебек үк: старт бер читтә, ә финиш мәйданда булган. Әллә ни зур арага йөгермәгәннәр. Малайларның йөгерешен күз алдына китереп бастыру өчен татар язучысы Мөхәммәт Галинең “Сабан туенда” хикәясеннән бер өзек китерик.
“Шул арада басуга чыктык. Бераз баргач, староста теге сөлгеле колганы юл кырыена китереп кадады да:
— Йсмыркага узышырга малайлардан кем бара? – дип кычкырып җибәрде.
Безнең эчләр “жу” итеп китте. Тиз генә ыштаннарны салып, күлмәк өстеннән билгә бәйләдек.
Безне десятник Әхмәди абзый, карап җибәрү өчен, моннан ярты чакрым хәтле ераклыктагы юл аермасына алып китте. Барганда бер-беребез белән бер дә сөйләшмәдек.
Юл аермасына җиткәч, Әхмәди абзый:
— Тезләнегез, малайлар, аяк очларыгыз бер сызык өстендә торган булсын, мин “һу, һу” дип өченче тапкыр әйткәндә чабып китегез!- диде…
Без тезләндек. Әхмәди абзый, аяк очларыбызны карап чыгып, беренче тапкыр “һу, һу”дигән иде, без, үзебезне тыя алмыйча, йөгерешеп киттек…
…Ул арада безне йомырка алырга дип чакырдылар. Без теге колгалы яулык төбенә бардык. Анда зур бер кәрзин белән йомырка куйганнар. Аның янында староста һәм авылның берничә атаклырак картлары утырганнар.
Без килгәч тә алар бездән:
— Кайсыгыз баш килде? –дип сорадылар…
…Иң элек ак күлмәкле малайга бер дистә күкәй санап бирделәр, аның артыннан зәңгәр күлмәккә алтыны. Чират миңа килеп җиткәч, күкәй өләшүче десятник, старостага карап:
— Бу малайга ничәне бирәбез инде, башта бик тырышып йөгергән иде, килеп җиткәч егылып калды, -диде.
— Бишне ,- диде староста.
Мин, биш күкәйне алып, авыз эченнән генә “рәхмәт” дип киттем…”
Элек-электән Сабан туйларында авыр әйберләр, ягъни ташлар күтәрүдә ярышканнар. Ярышларның бу төре татар халык әкияте “Алпамша”да менә ничек сурәтләнгән: “Алпамша ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә.”1 Авыр әйберләр ыргыту буенча “Ак бүре”әкиятендә сурәтләнгән ярышлар булуы да ихтимал: “Диюнең һөнәре шул иде, буш вакытларда шул шарны (биш йөз пот авырлыгында) алып атып, менә шул биек тауның башына очыртып җибәреп, шар төшкән чагында яңадан бер кулы белән тотып алып, һавага ыргытып җибәрә иде.”2
Хәзерге Сабан туйларында күбесенчә авырлык күтәрү буенча ярышларда герләр яки штангалар кулланыла.
Чын мәгънәсендә милли спорт төрләре турында сөйләгәндә, татарларда, башка төрки халыклардәгы кебек үк, элек-электән үткәрелеп килгән йодрык сугышын искә алмый мөмкин түгел. Ул кайбер әдәби әсәрләрдә мәсәлән,
К. Нәҗминең “Язгы җилләр ”романында да искә алына. Туксанынчы еллардагы кул (йодрык) сугышларын Сабан туе мәйданнарында да күрергә мөмкин була башлады.
Сабан туе бәйрәменең иң төп уеннарынан берсе, әлбәттә, көрәш. К.Фукс бу турыда менә нәрсәләр язып калдырган: “Түгәрәк уртасына яшь һәм таза татарлардан ике көрәшче чыга, билләрен сөлге белән бәйлиләр, куллары белән шуңа тотынып, бер-берсен егарга тырышалар. Бу көрәш кайчак бик озак дәвам итә, яки, көрәшчеләрнең көченә карап, кайчак бик тиз тәмамлана. Кайсы да булса егыла икән, тамашачылар шаулашып көлешәләр, ә горур җиңүче, бүләк алып, моннан чыгып китә. Бәйрәм вакытында тәртип саклау
өчен, татарларның шактые, кулларына таяк тотып, түгәрәк буенча йөреп торалар.” Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән, аннары яшүсмерләр, егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән.
Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә бирелгән өзектә халыкның көрәштән нинди ләззәт алуы бик оста тасвирланган.
“…Мәйдан уртасына сирәк кенә коңгырт сакаллы староста килеп чыкты. Күкрәгендә җиз калай.
— Маташма шул малай-шалай белән, — диде староста. – Тизрәк олыларга күч!
— Соң аның үз пүрәткәсе бар бит. Хәзер яшүсмерләр керә башлый, алар артыннан олылар, — диде Гыйбаш абый…
— Булды, булды! – дип аваз салдылар. – Шәп салды! Сызгырып кына барып төште!..
Гәүдәгә базык кына, киң җилкәле бер егет чыкты.
— Кәче егете чыкты, Кәче!- диештеләр.
Халык дулкынлана, гөжли, тора-торгач үзеннән-үзе кычкырып җибәрә, эһелдәп куя. Халык “аһ” итеп бөтен мәйданы белән кузгалып куйганда Айбан егете әллә кая, мәйдан кырыена ук барып төшкән иде.
Җиңүче егет, ашыкмыйча, салмак кына атлап кырыйга барып чүгәләде. Гыйбаш абый аңа ике йомырка илтеп бирде…
Кайсыдыр телен чартлатып куйды:
— Әй-әй, таза бу! Кара ул муенны! Кара ул беләкләрне! Бот юанлыгы!..
”Шунда барысы Әхәт абыйны димли башладылар:
— Йә, чык инде, Әбделәхәт, хур итмә Яңасаланы!
Әхәт абый Кәче егетенә караганда гәүдәгә бераз көйрәк икән, буйга да кыскарак, муены да тегенеке кебек юан түгел. Шулай да җилкәгә киң, бары белән нык күренә.
Мәйдандагы халыкның һәммәсе дә диярлек, куәт биреп, төрле яктан кычкыра башлады…
…Көрәш озакка сузылды. Егетләрнең әле берсе тилпенеп карый, әле икенчесе йолкып алмакчы була. Барып чыкмый гына бит!
Әхәт абый “һоп”дип кычкырып та җибәрде, Кәче егетен суырып та алды. Халык дәррәү урыныннан торды. Инде тотып ата дигәндә Кәче егете кулын күтәрде.
Бөтенесе мәйдан уртасына ташландылар.
— Ай, маладис, Әхәт туган!- диештеләр. — Ай куандырдың!
— Ур-ра! Ур-ра! Бил бирмәде, сынатмады!”
Бу өзекне укыганда ук күз алдына шау-гөр килеп торган көрәш мәйданы килеп баса. Үзеңне чынлап та шунда кебек хис итәсең. Халыкның күңел күтәренкелеге, үз авыл батыры өчен горурлану хисләре катыш халәтен тоясың.
Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган. Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.
Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.
Гомәр Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик әсәрендә сабантуй бәйрәме нәкъ мин алда язып киткәнчә оештырылган. Ул аны яшьлегенең бик матур мизгеле итеп тасвирлаган. Кечкенә малайның йомырка җыюдан соң кичергән шатлык хисләрен, бәйрәмнең җанлылыгын укучыга шулай сурәтләгән ки, әсәрне укыгач, үзеңне шунда кебек тоя башлыйсың.
Бу XIX гасыр Сабан туе күренешләре. Бүгенге көндә дә Сабан туе халкыбызның иң олы бәйрәмнәреннән берсе. Ул чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында республикабызның зур шәһәрләрендә уздырыла. Хәзерге сабан туйларын үткәрү – элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Июнь ахырында җөмһүриятебезнең башкаласында зур республика Сабан туе була. Сабантуй бәйрәмен үткәрү датасын хакимият тарафыннан билгеләнә.
Бәйрәмнең башында, иң беренче эш итеп, сабанда, ягъни язгы кыр эшләрендә бик тырышып эшләгән, хезмәт куйган игенчеләрне хөрмәтлиләр, аларны бүләклиләр . Иң уңганнарына Сабан батыры дигән исем бирәләр.
Р.Харисның “Сабан туе” поэмасыннан алынган шушы сүзләрнең хәләл көчен кызганмыйча эшләүче авыл хезмәтчәннәренә багышлануы очраклы түгел. Борынгы сабан туеның хезмәт йолалары бүгенге көндә дә сакланып калганнар һәм ил-халык өчен иң мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән дә. Чөнки хезмәт – ул халкыбызның яшәеше, аның якты киләчәге.
Элек-электән килгән бүләк җыюлар, ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү, армспорт, гер күтәрү.
Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Тик хәзерге Сабан туйларының ямен җибәрүче факторлар да бар. Бу хәмер, сыра эчеп, исереп йөрүчеләр, тәртип бозучылар. Элекке заманда бу бик сирәк күренеш булган һәм кешеләр тарафыннан бик нык тәнкыйтьләнгән.
Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.
Сабан туе темасы татар язучылары һәм шагыйрьләре өчен кадерле һәм мөһим тема. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Еники, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мөхәммәдиев, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапты.
Сабан туе, башка халык бәйрәмнәре һәм йолалары кебек үк, елдан-ел яңа формасы һәм эчтәлеге ягыннан байый. Анда Татарстан Республикасында бара торган тирән үзгәрешләр чагылыш таба. Ул җөмһүриятебездә яшәүче барлык халыкларның рухи һәм физик культурасы үсешендә, аларның яшәү рәвешен баетуда дәвамлылыкны тәэмин итә.
1.2. Татар халкының элек-электән килгән гаилә йолалары да бар. Бу – туй, бала туу белән бәйле, күмү һәм искә алу йолалары. Гаилә йолалары арасында иң катлаулысы – туй йолалары. Туй йолалары дигәндә, без бер туй мәҗлесен генә түгел, ә берсен берсе алыштырып килә торган тулаем бер катлаулы циклны күз алдында тотабыз. Коллективлашу чорларында туй йоласының бик күп чылбырлары өзелгән, юкка чыккан. Шулай да, тормыш күрсәткәнчә, халык йолалары алар бик яшәүчән, традицион йолаларның да борынгы һәм матур үрнәкләре төрле төбәкләрдә һәм матур әдәбиятта сакланып киләләр, кабат торгызуны, яңартып җибәрүне, игътибарны көтеп яталар. Татар әдәбиятында бу йолаларны Гаяз Исхакый ( “Остазбикә”, “Зөләйха”әсәрләре), Гомәр Бәширов (“Туган ягым – яшел бишек”әсәре), Әхмәт Фәйзи (“Тукай”романы), Фатих Хөсни (“Җәяүле кеше сукмагы”, “Йөзек кашы” әсәрләре), М.Рәфыйков (“Кәләш ” шигыре) һәм башка язучыларның әсәрләрендә халыкның теле һәм рухи байлыкларының бөтен нечкәлекләре, җирле үзенчәлекләре белән баетылып, шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге итеп тасвирлап бирелгән. Бу йолаларның бүгенге көн туй йолалары белән күпмедер охшаш һәм аермалы булуын да күрәбез, аларны чагыштырабыз.
Туй йолаларына никах, кияү килү, аны каршылау, кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү (бирнә, мәһәр, калым, җанлы мал); туй көннәре; туйдан соңгы йолалар (яшь киленгә су юлы күрсәтү, яшь киленнең эндәшү сүзләре, тел яшерүе һ.б. ) керәләр.
Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә туй йоласының бирелешен халкыбызның рухи бер хәзинәсе, истәлеге итеп тасвирлаган. Туй йоларының чагылыш үрнәкләре итеп әсәрдән өзекләр китерәбез.
Үткәннәргә әйләнеп карасак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта димче килү, димләү, кыз килешү, аклашу, ярәшүләр белән башланып китә торган булган.
Ничек булган соң ул кыз димләү, яучы яки башкода булып килү? Димче, яучы итеп авылда дәрәҗәле, ышанычлы, сүзгә оста, үтемле итеп сөйли. Сер саклый торган кешене җибәргәннәр. Кыз димләүнең, ике гаилә арасында булган сөйләшү-килешүләренең үзенең тәртибе булган, әдәп, бер-берсенә ихтирам саклау, хәтер калдырмау, араларны якынайтырга омтылуны чагылдырган төрле серле, тылсымлы йолалар, үткен сүзләр кулланылган.
Кыз ярәшү – борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул димче, яучылар килеп, кызны бирергә ризалык алу белән генә бетми, ике якның вәгъдә бүләкләре алмашуы белән дә ныгытыла. Гадәттә, кыз ягыннан, вәгъдә бүләге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белән сугып яки тегеп әзерләп куйган әйберсе – сөлге-ашъяулык бирелә торган булган. “… Бер заман киңәш-уңашлар, белешү, сорашулар туктады, икеләнүләр бетте, апайны ярәштеләр. Кем ул Кибәхуҗа егете Нәбиулла? Апай аны күргәнме, аңа барырга риза булганмы? Әллә ата-ана кушуына каршы тора алмыйча гына буйсынганмы? Бу турыда йортта сүз кузгалмады шикелле.
Ярәшүен ярәштеләр, әмма булачак туй йортка куаныч белән килергә җыенмый, берсенең дә күңеле тыныч түгел. Аның җитди сәбәбе бар иде…”1
Әсәрдә ярәшелгән Өммикамалның яраткан егете Әхәт бар. Кызның ата-анасы егетнең нинди дә булса берәр начарлык эшләвеннән куркалар, кеше алдында хурлыкка калудан шүрлиләр иде. Өммекамал да үзенең ярәшкән кешесен бер дә күргәне булмый. Элекке заманнарда кызлар күбесенчә үзләренең булачак ирләрен күрмичә, димләгән кешегә әти-әни ризалыгын алып кияүгә чыкканнар. Ата-ана рәнҗешеннән курыкканнар.
Кызны ярәшкәннән соң, туйга әзерлек башлана.
“… Борчуларның шундый кайнап торган бер мәлендә туй хәстәре башланды…
“Сыртым сынса да сер бирмәм!”- ди агайлар. Чөнки туй дәгәннәре кеше гомерендә бер генә килә. … берәүнең дә сынатасы килми. Туй нихәтле шәп булса, никах та шултикле нык булырга тиеш. Уен эш түгел ул туй, түгел!..
Сарыклар суелды, бал белән сыра да мул куелды. Арчадан поты белән бер тәңкәлек ак капчыклы, кызыл пичәтле ак он да әллә ничә капчык алынды, “кызыл башлы” чирекләр дә, тегермән ташы тикле базар күмәче дә, куй мае, йөзем җимеше дә, бүтәннәре дә мул кайтты.
Башланды чистарыну, төзәтенү, мичләр, морҗалар… китте тазарыну-юыну, киенү-ясану. Хатын-кыз иртзәәзн кичкә кадәр… баз белән өй арасында кайнаша. Ир-ат ком белән ышкып, эшлия-камытларның тәңкәләрен ялтырата,… ишек алларын, капка төпләрендәге яшел чирәмнәрне себереп куя…”
Туйга әзерләнү менә шулай бик җанлы бара. Олыдан алып кечегә кадәр нәрсә дә булса эшли, булыша. Туй көне килеп җиткәч, кунак каршылау, сәламләүләр үзенчәлекле матур бер йола кебек башкарылган.
“Менә туй көне дә килеп җитте.
Көтә торгач, югары очтан кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Китте каушау, йөгереш, кабаланыш. Җыелды капка төбенә халык.
Менә кодалар, урам буенча тузан туздырып, кош-кортны куркытып, килеп тә төштеләр. Капка төбенә җыелган яшь-җилбезәк санап тора:
— Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты… сигез пар!” Ай-ай-ай! Зур туй буласы икән бу! Кибәхуҗадан гына сигез пар!
Иң алдагы атта – баш кода…
Трантастан төшүләренә, каршыларына кулын сузып, башта әти. Аның артына посыбрак, шәлъяулык почмагын ирен кырые белән тешләбрәк, әни бара. Аннары көтүе белән абыйлар, җиңгиләр кузгала.
Иң беренче сүз әтинеке:
— Исәнме, саумы, кода, таза-сау гына килеп җиттегезме? Уллар-кызлар исәнме? Йорт-җир, мал-туар иминме? Хәвеф-хәтәр юкмы?..
— Ходайның биргәненә шөкер әле, кода. Бар да әйбәт, барсы да аллага шөкер! Үзегездә исәнлек-иминлекме? Бик ару гына ятасызмы? Бала-чага үсәме, авыру-сырхау юкмы? Мал-туар үрчиме?
— Бик, бик шөкер, кода, бик шөкер! Әйдәгез әле, әйдәгез!
Башлана кара-каршы елмаешып кул кысышу, бер-берсенә матур-матур сүзләр әйтешү…
Иң алдан баскычка, бисмилласын әйтеп, кода бабай аяк басты, аның янында авызын каплап кодагый, аннары бүтәннәре…”
Никах өйләнешүне, гаилә төзүне шәригатьчә, махсус дога укытып беркетү йоласы. Никах мәҗлесе, никах туе кыз өендә үткәрелә, анда олы кешеләр, картлар, егетнең һәм кызның әти-әниләре, туганнары була. Никах мәҗлесе тыныч, салмак, изгелек һәм бәхет теләү сүзләре белән уздырыла. Анда исерткеч эчемлекләр куелмый, туй ашамлыклары белән бергә, йола ашы итеп бал-май, баллы су-ширбәт куела. Никах йоласын халкыбыз изге итеп саный, тылсымлы көчкә ия итеп ышана.
“… капка төбеннән сәлам биргән тавыш ишетелде. Мулла белән мәзин килеп җитте… Аларны иң түргә уздырдылар… Шунда туйның бисмилласы, ике яшьне бер-берсенә гомерлеккә беркетеп куя торган никах уку башланды… Хәзрәтнең әле бер кодага, әле икенчесенә китапчалатып зерә дә мәзәк сүзләр әйтүе ишектән дә, ачык тәрәзәдән дә ишетелеп торды…” Бу ризалык сорау йоласы иде.
…Ике олы кеше келәт янына барып апайның да ризалыгын сорап килделәр, аны мулла абзыйга әйттеләр. Шуннан соң мулла абзый озак кына итеп никах укыды…”
Никах мәҗлесе беткәннән соң, хәзрәт белән мәзин кайтып киткәч, кыз өендә туй мәҗлесе башланып китә. … Әти кунакларны аягүрә басып сыйлый… Гайнулла җизни … кода бабайга текәлде. Әй китте шуннан калын тавышы өйгә сыймастай җәелеп, табын өстеннән дулкынланып:
Ничекләр генә килдегез, ай, сез, безгәй,
Батмаенча гына лай диңгезгәй.
Газаз кодалар бит, ай, сез безгәй,
Нинди сыйлар гына куйыйк соң сезгәй…
Кибәхуҗалар ягыннан яшь кодаларның берсе җавап җыры сузып җибәрде:
Таң иртәләр генәй тышка чыксам,
Йолдызкайлар сөйләшәй ай белән;
Әйтер сүзләребез хәттин ашкан, Бәшир кода,
Әйтербез ләй әли җай белән…
…Ул көнне мәҗлес караңгы төшкәч кенә тынды. Иртәгесен иртүк кодалар мунча керде. Аннан чыгуга коймак, аннан соң мәҗлес, тагын… кара-каршы җырлашу башланды.”
Туй йолаларының тагын берсе — бу кияү килү, аны каршылау һәм кияү келәте әзерләү булган. Туй килгәч, кияүне кыз янына керткәннәр. Кияү белән кыз очрашкач, кияүнең билбавын чишү, читеген салдыру һәм башка шундый сынау йолалары башкарылган. Кайсы җитезрәк һәм өлгеррәк булса, гаиләдә шул баш булачак саналган.
“… Пәнҗешәмбе көн иртәдән үк кияү келәтен хәстәрләү башланды…
Әмма моның иң четрекле ягы – кияү белән кызга урын-җир хәстәрләү икән. Зифа тәтәй…:
— Урын җәяргә дүрт кыз кирәк… дүртесенең дә ата-анасы тигез булуы кирәк,- диде…
Ястыкны да, мендәр белән җәймәләрне дә дүрт кыз дүрт почмагыннан тотып сак кына урынга китереп салдылар… Урын өстенә исле май сөрттеләр.
Кичкә таба апайны да алып керделәр… Зифа тәтәй, кияү кергәннән соң аның белән ничек булырга икәнен төшендерергә тотынды:
— Хәзерге кияүләр ничектер инде бик рәхимсез кылыналардырмы, юктырдырмы… Читеге тыгыз булса, әүвәл башта үкчәсен эләктерергә тырыш, үкчәсен! Чыкмый икән… дөбердәттереп сөйрә дә төшер!.. Шуны бел: ничек кенә туры килсә дә коелып иңмә, батыр бул, җитез бул!..”
Шул ук вакытта кияүнең үткенлеген тикшерү өчен төрле сынауларда әзерләгәннәр. Сәхибҗамал кияү утырасы мендәр астына аш тәлинкәсе кыстырды,.. алдан ук көлә башлады:
— Менә шуннан беләбез инде: үткенме синең киявең, Өммикамал апай, әллә пешкән шалкан, төшкән-калганмы? Үткен булса, тәлинкәне читкә куяр, аңгыра булса, карга баласыдай авызын ачып, килеп утырыр. Шунда тәлинкә -шатырт!..”
Кыз йортына кияүне кияү егетләре кыңгыраулар тагылган атларда озата килгәннәр. Капка төбендә күршеләр, малай-шалайлар, кыз-кыркын җыелган була. “Ишек бавын “ сату сынавы уздырыла. “ Ишек бавы – бер алтын. Безнең апай – мең алтын !“- дип такмаклаулап, Гомәр җизнәсеннән кызыл сөяк саплы, балыклы пәке ала.”
Туй атлары, кияү килү һәм аны каршылау Г.Исхакыйнының “Остазбикә” әсәрендә дә бик матур, үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Ул остазбикә Сәгыйдә белән Вахит хәзрәтнең тормыш коруларын, аларның эчке кичерешләрен һәм бер-берсенә карата мөнәсәбәтләрен тасвирлый. Шул ук вакытта 12 ел бергә торып балалары булмагач, иренең нәсел җебен өзмәс өчен икенче хатынга өйләндергән (димәк, милләтне дәвам итәр өчен). Г.Исхакый остазбикә Сәгыйдәне идеаллаштырып сурәтләгән.
Кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү, туй көннәре, туй ашамлыклары белән бәйле йолалар бүгенге көннәрдә дә сакланып калган һәм үтәлә дә. Күркәм гаилә йолаларының берсе булган туй йолалары халык өчен әһәмиятле һәм гаилә коруга үтә җаваплы караган, аның ил каршында, җәмгыять каршында үтәлергә тиешле гадәт һәм әхлак нормалары, йолалары калыплашкан. Йолалар белән бергә, аларга караган бик күп сүзатамалар, гыйбарәләр йола белән бергә үрелеп яшиләр, шулай ук туй йолаларырының һәр этабында кара-каршы сөйләшү, җырлашу,
үткен, зирәк сүзләр уйнату бу йолаларның бизәге булып торалар һәм аның аерылмас бер өлешен тәшкил итәләр.
Шулай итеп, йолалар халыкның тарихы белән үтә тыгыз бәйләнештә. Телдә диалекталь, ягъни җирле үзенчәлекләр булган кебек, халыкның рухи культурасы да җирле үзенчәлекләр белән баетыла, ул җирле үзенчәлекләр шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге була.
1.3. Татар халкының гаилә йолалары арасыннан үзенчәлекле бер йоласы бар. Бу бала туу белән бәйле булган ир баланы сөннәткә утырту йоласы. Элек – электән ир балалары булган гаиләләр сөннәт йоласын үтиләр, чөнки бу ата-ананың изге бурычы. Хәзер бу йола шифаханәләрдә табиблар тарафыннан башкарыла. Ә бит моннан берничә дистә еллар элек кенә сөннәтче бабайлар, әбиләр булган. Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясе чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Татар авылының фикерләү рәвешен, хис-тойгы һәм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп язылган. “Сөннәтче бабай” хикәясендә сөннәткә утырту йоласы аша шул чор татар авылының, халкының бөтен тарихы, традицияләре, шул юлда килеп чыккан фаҗигаләр тасвирлана. Исеме күптән онытылган Сөннәтче бабайны авыл халкы хөрмәт итә. Ул изге эш башкара: малайларны сөннәткә утырта. Аның кадерләп саклый торган ике изге әйберсе бар: Мөхәммәт галәйһессәламгә барып тоташа торган шәҗәрәсе һәм чалгы пәкесе. Пәке ата-бабадан күчә-күчә килгән икән, хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр кулына да кереп чыккан. Моңа Сөннәтче бабай гына түгел, авыл халкы да ышана.
“…Исеме генә түгел, аның бөтен нәселене язган, аның бабаларыны, бабаларының бабаларыны язган “Сөннәтче шәҗәрә”се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас тарикы берлән хакы барлыгыны читтән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алырлык булса да, авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлән сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә юк иде…
…Бунларның өчесе дә өйнең иң кадерле йирендә, Гөлйөзем әбинең кыз чагыннан калган “Һәфтияге”, бөтиләре саклана торган түрдәге шүрлектә, кечкенә сандыкта тора иде.”
Автор тарафыннан Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең үзара
мөнәсәбәте, йорт-җире, сөннәткә утырту йоласы аеруча бер җылылык белән тәфсилле сурәтләнә. Алар бик күп еллар бер җан, бер тән булып яшиләр.
“… Бунларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: “Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?”-дияргә өлгерә алмый иде. Гөлйөзем әби чиләк күтәреп чыга иде. Көз йитеп, “сөннәт туйлары” итә башларга вакыт йитеп, Гөлйөзем әби: “Карт “сөннәтләр йитә”,-дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай, тәһарәт төзеп, чалгы пәкесен кайрарга тотына иде.”
“…Менә көтәр көн килеп йитә, көннәр салкынланып йитеп, чебеннәр, күбәләкләр үлеп бетә иде. Сөннәтче бабай иртә намазга алдан ук барып утырып, ниятләрене укый, намаз беткәч, ишракънамазыны да бетереп, хәзрәткә килеп: “ Безгә фатиха биреп чыкмассыз микән? Карчык самавыр куеп торырмыз дип әйт дигән иде,”- дип, хәзрәтне ашка чакыра. Хәзрәт тә чакырыласыны әллә кайчан белеп торганга, вәгъдә бирә… Ул көнне үзе кияү булып кергән вакытта бикәч бүләге иттереп бирелгән чиккән якалы күлмәкне, аның өстеннән бу хәзрәттән элгәреге хәзрәт биргән кыска җиңле, алды теткәләнгән булса да, арты өр-яңа тора торган әдрәс казакины, башына хәзрәтнең кияүгә чыккан кызының угылыны сөннәткә утырткач биргән кәләпүшен кия иде…
Шул көнне өйләдән соң Сөннәтче бабай, һаман шул кунакча киеменнән, череген салават әйтеп кәгазьгә төреп, пәкене күкрәк кесәсенә тыгып,.. эшкә чыгып китә. Иң әүвәл, хәзрәтнең угылы булса – хәзрәткә, аның угылы булмаса –мөәзингә, анда булмаса –илдәге хаҗига, анда да булмаса – намаз карты Гобәй бабайга, анда да булмаса – башка берәр намазлы-ниязлы картның йортына бара иде. Аталары күтәреп чыгара торган, чыкмас өчен тыпырчына-тырмаша торган зуррак малайларны өйрәтер өчен, ул, кесәсеннән чыгарып, бер алма бирә, аның берлән сөйләшеп, аңарга чыбыркы ишеп бирергә вәгъдә итә иде. Шулай итеп, аңар: “Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәмез, менә үлчик әле,”-дип яткыра да, салават әйтеп: “Бисмилла, Аллаһе әкбәр!”-дип кисеп ала да, акыра-бакыра торган малайның җәрәхәтенә черегене сибеп, чыгарга куша иде. Шул эшләрне бетергәч… элгәреге сөннәтләр хакында сөйләп, чәй эчә иде. Сөннәт садакасын алып, гадәттәге бер икмәкне янындагы малайга күтәртеп, ул күңел тынычлыгы берлән өйгә кайтып китә, бу көнгә шуның берлән эшене ткутата иде…
Сөннәтче бабай шул эшне тәһарәтле көенчә кылганга, һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде… Иң актык сөннәт беткәч, Сөннәтче бабай зиярат өстенә барып Коръән укый, хәзрәткә кереп садака бирә, остазбикәгә дип йимеш илтә иде .”
Бер җан, бер тән булып яшәгән карчыгы үлеп киткәч, Сөннәтче бабай өйләнергә карар итә, ләкин бәхетсезлегенә уңмаган, ялкау, затсыз карчыкка туры килеп, тормышы чыгарыннан чыга. Әмма ул түзә, өенең сыер абзарына әверелүенә дә, өс-башының катып бетүенә дә, карчык пешергән ашларның авызга алгысыз булуына да түзә, хатын булучыга каты бәрелми. Ләкин сөннәт пәкесе белән тегенең бәрәңге әрчеп утырганын күргәч, түзми, тилереп китә, кычкыра, елый, карчыкны өеннән куа башлый. Шактый дулаганнан соң егыла, ә берничә көннән соң Сөннәтче бабайны алдан үзе казып куйган каберенә күмеп кайталар.
Соң нинди изге пәке булды бу? Берәр нәрсәнең билге-символы түгелме? Әйе, бу милләт символы. Әсәрнең ахырында Сөннәтче бабай пәкесен юкка гына мәхдүмгә биреп калдырмый. Бу аның киләчәккә өмете, гореф-гадәтләрне дәвам иттерүче яшьләргә васыяте кебек сурәтләнә. Адәм балалары элек-электән үк заман тормышы белән генә яшәмәгән: үткәненә күз ташлаган, аннан гыйбарәт алып, бүгенгесен корган, киләчәге турында уйлаган. Сөннәт йоласы гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән. Милләтнең киләчәге аңа да бәйле булуын Г.Исхакый тагын бер кат исбатлады.
Г.Исхакый — милләтпәрвәрлекнең, милләт яшәеше өчен ничек көрәшергә, гамәл кылырга кирәклекнең гыйбарәтле үрнәге. Ул татар өчен җан аткан, безнең өчен бүген дә үрнәк, милли идеал, халкыбызны бергә туплаучы кодрәтле көч.
1.4. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне өмә ясап, түләүсез, ирекле рәвештә җыелып, бергәләп, күмәкләп эшләү татар халкының борынгыдан килгән күркәм йолаларыннан берсе.
Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.
Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе.
Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Билгеле булганча, мендәр өемннән башка татар йортын күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел; каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз… дисеңме. Җәй көннәрендә кипкән каз ите белән ит юклыгы да сизелмәгән. Каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.
Инде борынгыдан калган йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклаган, чөнки пар каз – ул туйның хөрмәтле күчтәнәче. Каз күтәреп килгән “күчтәнәчле кунак” башка вакытта да, гадәттә, аерым хөрмәткә лаек саналган. Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә каз өмәсенең “Кызлар килде утырмага ”бүлегендә бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә. Ул каз өмәсенең авыл тормышындагы бер кызыклы вакыйгасы итеп бирә, чөнки бу иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үз-үзеңне күрсәтү чарасы да булып торган. Шаян сүз, җыр, көлке өмәне җанландырган. Әсәрдә язылганча, каз өмәсе үткәрелә торган чорда авылга кунак кызлары да килгән. Гадәттә, кунак кызларын ихтирам күрсәтелгән, алар каз өмәсенең иң түрендә булган.
Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм үткәрүнең үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда
канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, чакыруны балаларга кушалар.
Әйтелгән көнгә кызлар иртүк килеп җитәләр. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сындыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый. Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнелә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
“Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларныа берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызының куллары буш… Күпереп торган сыек зәңгәр күлмәгенең итәген керләнмәсен дипме күтәргән.., буен-сыны уйнатып төшеп килә, агай, без күзләребезне ала алмас булдык.
Башка кызларның да өсләрендә гел яңа күлмәк белән кешлеккә генә кия торган яхшы бишмәт йә жикет, башларына күзеңнең явын алырдай аллы-яшелле шәлләр бөркәнгәннәр. Исең китмәле!”
“Туган ягым –яшел бишек ” әсәреннән алынган өзектәгечә кызлар каз
юарга матур киемнәрен киеп барганнар.Чөнки кызларга, гадәттә,
гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган.
“Казларны юып келәт киштәсенә менгереп эленгәч, кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел, зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. Китә шуннан су ташу!.. Күпер төбендәге егетләр һаман уйный да җырлый. Яннарынан узган кызларга берәр шаян сүз әйтеп йә булмаса күз кысып, каш сикертеп калалар.” 1
Су буеннан кайтуга, кызларны “каз коймагы” көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин. Кичке караңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре чакырыла. Аларны каз шулпасында пешкән токмачлы аш, каз ите белән бәлеш пешереп сыйлыйлар.
Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты “сата”. Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат “сатып” алганнан соң гына кертелә.
Кич белән хуҗалар бөтен каз, бәлеш, каз боткасы пешерәләр. Кичке мәҗлескә, каз ашына кунаклар да чакыралар. Кунак җыю, кунак сыйлау – татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, аш-суга йөрешепяшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган1.
Казлар күп булсын дип үтәлә торган тылсымлы йолалар да бар. Мәсәлән, каз ояда йомырка өстендә утырганда каз бәбкәләре күп чыксын өчен, киек казлар очканда кырдан салам алып кайтып куйганнар. Сыдырган каурыйларны судан тезелеп казлар кайтсын дип су сукмакларына, су
юлларына чәчәчләр. Каз канатларын кешегә бирергә ярамый, кул китә
диләр. Биргән очракта да сул канатны я каз канатларының очын кисеп, казан өсләрен сырып кына кешегә бирәләр. Тере каз сату, казларны суйганда ырымлау кебек үзенчәлекләр бүгенге көндә дә яшәп килә.
Каз өмәсенә багышлангап, шагыйрьләребез шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән. Мәсәлән, Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе ” шигыре шундыйлардан.
Каурый сибәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе.
Каз мамыгы яшь киленгә
Түшәк, ястык, юрганга.
Мамыктай кулын сөйгәнең
Иңнәреңә куйганда,
Сокланырсың сылу кызга,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе…
Юл аягы – каз коймагы –
Сыйланасың, суык тимәс.
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән йола
Татарның каз өмәсе.

Йомгаклау.
Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.
Фәнни эшне эшләү дәверендә куелган максатка өлешчә ирештем дип саныйм. Керештә теманың актальлеген дәлилләнде. Адәм баласы әти-әнисен, кендек каны тамган туган җирен, ана телен, динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Табигый, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әдәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана.
Татар халкының бу күңел җәүһәрләре әдәби әсәрләр аша киләчәккә тапшырыла, чөнки ул китап булып, милли мирасыбыз булып буыннар арасындагы бәйләнешне тәэмин итеп тора. Әдәби әсәрләр кешенең иҗадилыгын, фикерләү сәләтен, аң һәм интеллектын үстерә. Аңа тормыш тәҗрибәсе тупларга, матурлыкны күрергә һәм әхлакка өйрәнүгә омтылыш тәрбияләүче чара да булып торалар.
Беренче бүлектә халык бәйрәмнәренең иң күңеллесе, иң матуры булган Сабан туе уздыруга күзәтү ясадым. Аның татар халкы өчен әһәмиятле булуын язучыларыбыз Г.Бәширов, М.Гали, Г.Ибраһимов, Ф.Хөсни, Ә.Фәйзи, К.Тинчурин әсәрләрендә бирелгән өзекләр күрсәтеп үттем.
Икенче бүлектә гаилә йолаларының иң күркәме, иң затлысы булган туй уздыру йоласы чагылыш тапты.
Өченче бүлек тулысынча Г. Исхакый әсәрендә сурәтләнгән ир баланы сөннәткә утырту йоласына багышланды. Бу йоланың милләт язмышы белән бәйле булуы азсызыклап әйтелде, чөнки Г.Исхакый “Сөннәтче бабай ”хикәясендә милләт язмышын, аны саклау , буыннан-буынга тапшыру мәсьәләләрен шул чорда ук күтәреп чыга, әдәбиятта мирас итеп калдыра.
Дүртенче бүлектә тормыш-көнкүреш йолаларыннан саналган каз өмәсе сен тасвирлап бирдем. Аның үзенчәлекле якларын, юрау-йолаларын әдәби әсәрләрдән алынган мисаллар ярдәмендә күрсәттем. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ”, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар ” әсәрләреннән бирелгән өзекләрдә бу йоланың матур мизгелләре сурәтләнгән.
Бу фәнни эш гамәли яктан да әһәмияткә ия дип уйлыйм. Ул, беренче чиратта, әдәбият укытуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә зур ярдәмлек һәм чыганак булыр. Икенчедән, гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәребезнең чагылыш тапкан әдәби әсәрләребез безнең тарихыбызның бер гүзәл әдәби мирасы да.
Мирас…
Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рихи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте — мәңгелек.
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

У вас нет прав для создания комментариев.

© 2023 Интернет-портал учителей РТ

Go Top

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татар халкынын гореф гадэтлэре йолалары сценарий
  • Татарские праздники завтра
  • Татар халкыны? гореф гад?т йолалары сценарий
  • Татарские праздники вкратце
  • Татар фольклоры сценарий