Татар халык уеннары балаларга сценарий

Татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан тәрбиячеләр өчен бәйрәм сценариесе (методик эшкәртмә) тәкъдим ителә.

Татарстан  Республикасы  Саба муниципаль  районы                                                    ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге                                                           Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                                                                         мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

«Татар халык уеннары көне»

(бәйрәм сценарие)

   1 кв. категорияле тәрбияче                                                                      Шакирова Эльвира Альфред кызы

 Маскат: — татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

Бурычлар: — татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында күзаллау формалаштыру;

— халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата балаларда ихтирам хисе тәрбияләү;

— татар милли уеннары белән кызыксынуны, уеннарны мөстәкыйль эшчәнлектә куллану теләген үстерү.

Бәйрәм барышы:

Бәйрәм саф һавада спорт-күңел ачу формасында үткәрелә.                                      Татар халык бию көе яңгырый (аудио-язма УМК «Туган телдә сөйләшәбез»)

Алып баручы: — Исәнмесез, балалар!  

Балалар: — Исәнмесез!

Алып баручы: — Балалар, без сезнең белән «Татар халык уеннары көне»нә җыелдык. Бүген уйнаячак уеннарны  халык үзе уйлап чыгарган. Борын-борын заманнарда безнең  бабаларыбыз да балачакта матур-матур уеннар уйнап үскәннәр. Уеннар һәрвакыт халыкның үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. Әмма уеннар тормыш вакыйгаларын гына кабатламый, алай гына булса, уенның бер кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, җырлар кебек үк, буыннардан — буынга күчә–күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өстәлгән. Шулай итеп уен мавыктыргыч, кызыклы булып киткән. Бу уеннарны бүгенгесе көндә дә  балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, ишек алдында уйныйлар. Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы?

Балалар: — Әйе, яратабыз!

Алып баручы: — Бәйрәмне башлыйбыз! Безнең беренче уеныбыз «Йөзек салыш» дип атала (уен музыка астында уйнала).

Уен кагыйдәләре: бер бала уч төпләре арасына йөзек яшерә, уенда катнашучылар ул балага үзләренең кулларын «көймә” итеп ясап сузалар. Алып баручы бала үзенең кулларын һәр баланың кулына куеп, башкаларга сиздермичә генә бер балага йөзекне салырга тиеш. Аннары “Кемдә йөзек, сикереп чык!” дип әйтә һәм йөзек салынган бала тиз генә алып баручы бала янына  сикереп чыгарга тиеш. Калган балалар аны тотып калмакчы булалар. Йөзек салынган бала тоттырмыйча сикереп чыга алса, ул алып баручы була, әгәр аны тотып калалар икән, алып баручы яңадан үзе кала.

Шурәле керә.

Шүрәле: — И-и-и, мин адаштым ахры. Әйе, безнең якларда урманнар бик матур шул.  Мин кошлар сайравын тыңлап, урмандагы чәчәкләргә сокланып йөри-йөри монда кадәр килеп җиткәнмен. Мин кая килеп чыктым соң?

Иркен һәм матур да

Безнең туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы илебез!

  • Исәнмесез, балалар!

Алып баручы: — Исәнме, Шүрәле! Без сиңа урманга юлны күрсәтербез, син безнең балалар белән уйнап ал инде! Алар уйнарга бик яраталар.

Хоровод-уен: “Әй, Шүрәле, Шүрәле, Шүрәлене күр әле!”

Шүрәле:  — Рәхмәт, балалар! Сез бик яхшы, тату балалар икәнсез (урындыкта түбәтәй күреп ала, сорый): — Бу нинди матур баш киеме – үзе чигелгән, моны кызлар киядер инде?

Балалар: — Юк, аны малайлар кия. Ул – түбәтәй дип атала.

Алып баручы: — Әйе, балалар дөрес әйтте. Бу – түбәтәй. Ир-атлар кия торган традицион баш киеме. Түбәтәйне бисер белән матур итеп бизиләр, төрле төстәге җепләр белән чигәләр. Безнең түбәтәйдә дә матур татар бизәкләре (орнаментлары) чигелгән. Татар халкының түбәтәй белән бәйле уены бар. Әйдәгез, шул уенны уйнап алабыз!

Малайлар Шүрәле белән “Түбәтәй” уенын уйныйлар (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта, трек №13)

Түгәрәккә басалар, бер-берсенә түбәтәйне тапшырып, җырлыйлар:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта:

Түп, түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды! (түбәтәй кемдә кала, шул балага җәза бирелә: биергә, шигырь сөйләргә, әтәч булып кычкырырга һ.б.)

Алып баручы: — Булдырдыгыз! Алдагы уен  «Тимербай» дип атала. Бу уен да сезгә ошар дип уйлыйм (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта,  трек № 29).

Уен кагыйдәләре: уйнаучылар түгәрәк ясап басалар, санамыш ярдәмендә алып баручыны – Тимербайны сайлыйлар. Ул түгәрәкнең уртасына баса.           Уен музыка астында  үткәрелә.

Соңгы сүзләргә алып баручы нинди дә булса хәрәкәт ясый. Барсы да хәрәкәтне кабатларга тиеш. Аннары алып баручы үз урынына башка бер баланы сайлый. Күрсәткән хәрәкәтне кабатларга ярамый. Уенда төрле предметлар кулланырга мөмкин (туплар, тасмалар һ.б.)

Алып баручы: — Менә нинди күңелле уеннары бар безнең татар халкының! Әйдәгез, бәйрәмне дәвам итик.

“Наза” уены.

Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр

каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-

кулларын хәрәкәтләндерәләр:

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

«Наза» дигән уенны без уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта:

 Наза, наза,

Наза матур кыз бала.

 Наза тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

Алып баручы: «Чүлмәк вату» уенын татар халкы иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булган – Сабантуйда оештырган. Әйдәгез, без дә уенны уйнап алыйк әле (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта, трек №13).

Уен кагыйдәсе: балалар бер сызыкка тезелеп басалар,  алардан 2-3 м ераклыкта чүлмәк куела. Яулык белән баланың күзләре бәйләнә һәм ул чүлмәккә кадәр барып, таяк ярдәмендә чүлмәкне ватарга тиеш.

Алып баручы: — Бу уенны да бик күңелле итеп уйнадыгыз! Алдагы уен да бик кызык. Бу уенда да күзләрне бәйлисе була. Уен «Утыр, утыр, Мәликә!” дип атала.

Уен кагыйдәләре: балалар түгәрәк ясап басалар, уртага бер бала чыга, аның күзләрен яулык белән бәйлиләр. Балалар түгәрәк буенча әйләнеп, җырлыйлар:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачы төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Түгәрәктәге бер бала күзе бәйләнгән бала каршына килеп утыра, күзе бәйләнгән бала аңа кагылып, кем икәнен белергә тиеш. Әгәр дә кем икәнен әйтә алмаса, аңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.

Алып баручы: — Балалар, сезгә уен ошадымы?

Балалар: — Әйе, бик ошады!

Шүрәле: — Әфәрин,  сез булдырасыз! Ә менә кызлар минем белән уйнамадылар бит әле. Кызлар, килегез монда, уйныйбыз бергә-бергә!

Хоровод-уен  “Зиләм-зиләм”.

Балалар түгәрәк ясап басалар, бер-берсенә уң, аннары сул кулларын бирәләр һәм парлап басалар да җырлыйлар:

Менә сиңа — уң кулым,

Менә сиңа — сул кулым.

Менә сиңа – якын дустым,

Менә сиңа – куш кулым!

Эх, Зиләм, Зиләм, Зиләм,

Сандугачым, кил әле!

Кил әле, дустым, кил әле,

Икәү әйләник әле!

Алып баручы: — Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез,  бәйрәмне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк. Җырның сүзләрен кем язган?  

Балалар: — Габдулла Тукай!

“Туган тел” җыры (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта,  трек № 37).

Шүрәле: — Балалар, сез бүген бик күңелле итеп уйнадыгыз, “Туган тел” җырын искә төшердегез. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә! (үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләшә). Мин дә үземнең урманыма кайтыйм инде. Саубулыгыз, балалар!

1.”Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында,
болыннарда уйнала. Балалар арасында «буяу сатучы” һәм «буяу
алучы”   билгеләнә. Калганннар «буяулар” булып  тезелеп
утыралар. «Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. «Буяу алучы”
килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар
алынып беткәч, «буяу сатучы” «буяу алучы” га  килә: «Син
минем буяуларымны бир”. «Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син
аларның  киемендәге   сәдәф төсен белергә тиешсең.  Шул
вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы «буяу” ларының
сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, «буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

2. «Тотам  тотышлы”. 3 уенчы.
Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар 
иң  өскә чыккан уенчы җәза ала.

3.  «Миңлебай” уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. ( Укучы артыннан
хәрәкәтләр кабатлана.)

4. «Әйт, күгәрчен». Балалар түгәрәккә
басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр
башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп
йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп
башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

5.   «Парлашу”. Балалар зур
түгәрәк   ясап басалар. Физкультура  дәресен искә төшереп 1,2
дип санап чыгалар.  Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында
кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә,
икенчеләр икенче якка  биеп китәләр. Көй туктауга  парлашып әйләнергә
кирәк.

6.”Әтәчле”. Идәндә түгәрәк сызылган . Ике уенчы шул
түрәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән
аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә
белән этеп бер-берсен   түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.

7. «Яулык салыш«. (20 уенчы катнаша)
Балалар түгәрәктә. Көй башлануга  яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап
җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала шул җәза ала.

8.”Яулык бәйләшле”. Балалар бер рәткә басалар.
Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып
елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык
кемдә кала, шул уенчы  уеннан чыга.

9.”Исеме кем”. (2 уенчы катнаша) Уенчыларның
аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә
тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри,  кем  тизрәк язуны  күреп
күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

10. «Урындыклар». Көй башлануга 
урындыклар тирәли бииләр . Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр,
урындыксыз калган  уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны  уенчылар
саныннан бергә ким  алына).

11.  » Кем җитезрәк?”   Ара
калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау
урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике  уенчы 
урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга  уенчылар  урындыкка
утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

               
Мичтә бәлеш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

12. «Ак калач”. Балалар, кулга-кул
тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар,
җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре
белән күрсәтәләр:
Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач    

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

(Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да ,түгәрәктәгеләргә
кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.

13. «Кем җитезрәк». Ике егет чыга.
Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән егетләргә  алъяпкыч 
кигезергә, яулык бәйләтергә  тиешләр. Соңга калып бәйләткәне җәза ала.

14. » Йозаклы”. Ике уенчы кулга-кул
тотышып «йозак ясап” басалар.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы
биек «йозак” аша үтәләр, көй туктауга  йозак эчендә калган уенчы

 уеннан чыга, яисә җәза ала.

15. «Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора,
урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй
башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул
арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан
чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда ,

уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга
таба берурындык калдыралар.   Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала
билгеләнә.

16.”Кәрия-Зәкәрия”. Балалар, кулга-кул тотынышып,
түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт
итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган
сәләте, уңганлыгы мактала:

         Бу бик яхшы
биюче,

         Бу бик яхшы
биюче,

         Аның биюе
матур,

         Аннан үрнәк
алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак
әйтәләр:

         
Кәрия-Зәкәрия, коммая,

         
Кәрия-Зәкәрия, коммая,

          Кәри
комма, Зәкәр комма,

          Зәкәрия
коммая

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп
туктагач,

чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төр
17. «Тукмаклы”. Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер
уенчы
баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак  сабы кемгә күрсәтә. 
Шул уенчы уеннан чыга.
18.”Кәгазьдә бию”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла. 
Көй башлануга уенчылар   кәгазъдә бии башлыйлар. Күпмедер
вакыт биегәннән соң кәгазъ урталай бөкләнелә, бер уенчы 
кәгазъдән чыкканчы  уен шулай дәвам итә.
19. «Урманга бару”. Балалар, бер-бер артлы тезелеп
басалар. 
Марш астында атлап баралар.  Урманга килеп кергәч лирик көй
тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк
җыялар, җырлыйлар:
Тиз-тиз итеп савытыма
Эре җиләкләр җыям.
Аларны йә киптерәм,
Йә татлы каклар коям.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән?
Соңгы юлны әйтүгә, «аю» белән «бүре» килеп чыга
да балаларны куа башлый.
20.” Кем тизрәк?” Уенчылар зур түгәрәк ясап басалар, уртада бер
уенчы яулык  болгап тора, көй башлануга уенчылар түгәрәк буйлап биеп
баралар, көй туктауга яулыкны  кемдә булса эләктереп калырга тиеш.
21. ”Ачык авыз”. Балалар,аллы-артлы җитәкләшеп, парлашып, түгәрәк
ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул
вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитәкләшәләр Һәм бию көенә
әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала Һәм эчке
яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын
парсыз кала. 
Ул, уртага чыгып: «Мин кем? » — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: 
«Ачык авыз син!» — дип җавап бирәләр. Аннан соң «ачык
авыз»
ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, Һәм «ачык 
авыз «лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.
22.”Әйдә, танышабыз”. Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-
кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә 
җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, 
ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер 
куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге 
уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, 
кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар 
танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.
23.”Утраулар”.  Идәндә уенчылар саныннан бергә кимерәк
итеп 
кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр,ә көй туктауга
«утрау”ларга басып калырга тиешләр. «Утрау”га  басып
өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында «утраула (кәгазьләр) 
алына барыла, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.
24.”Санап җибәр!” Санамыш белән ике уенчы сайланыла:
«Каенда карга, имәндә чыпчык
Һавада кош, син очып чык!”
Уенчылар санынча урындыклар куела. Урындыкларда  төрле санда бәрәңгеләр
салынган капчыклар.Уенчылар шул капчыклар өстенә утырып,  андагы
бәрәңгеләр санын  әйтеп бирергә тиешләр.
25.”Йомырка бөтереш”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла.
Команда булуга уенчылар үзләренә  бирелгән йомырканы бөтереп 
җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?
27.”Яшерәм яулык”. Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка
куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул,
түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри: 
Кулъяулыгым яшел, яшел, 
Яшел чирәм астында. 
Сиздермичә ташлап китәм 
Бер иптәшем артына. 

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе
түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне
әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык
салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә. 

28.”Колакка   колак”. Көй башлануга уенчылар таралышып
биеп йөриләр,ә көй туктауга, нинди команда бирелә шуны парлашып
үтиләр.Мәсәлән: Колакка колак, борынга борын, аркага арка, уң аякка уң 
аяк, тезгә тез….  
29. «Болында”. Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп
басалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер
якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар: 
Чәчәкләр үскән болында 
Җырлыйбыз әйлән-бәйлән. 
Халидә, Халидә, 
Әйләнәсең кем белән? 

Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана: 

Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән? 
Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да,
кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә
җырлыйлар: 

Гөлнара, Гөлнара, 
Син каласың уртада. 

Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар.
Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан
башлана. 


30. » Капкалы”. 
10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап
басалар.Парлар  җитәклшкән килеш кулларын өскә  күтәреп капка ясап
торалар.Көй башлануга арадан бер пар  үзе теләгән капкага керә, алар
урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.Көй туктауга капкага керергә
өлгерми калган пар җәза ала.
 31.”Агыйдел”. Балалар, парлашып, бер- бер артлы басалар.
Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын
бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз
бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә. 

Агыйделнең суларында 
Ак чиләгем күмелде. 
Әйдә, дустым, безнең якка 
 Безнең яклар күңелле. 
Кушымта: 
Зәңгәр чәчәк жыя-җыя, 
Зәңгәрләттем кулымны. 
Бергә-бергә уйныйк әле, 
Бир дускаем, кулыңны. 

32. «Борынга шырпы кыстыру”.
 Уечыларның борынына шырпы кабы
кыстырыла, шырпы кабын бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар.
Кем беренче?
33. ”Күңелле яшисең килсә болай ит…” Балалар  түгәрәктә, алып баручы
уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны җырлыйлар, «болай ит”
дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар.
«Күңелле яшисең килсә, болай ит(2 тапкыр)
Күңелле яшисең килсә (3тапкыр) болай ит.

34.”Яулык алыш”. 
Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала.
Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм  бер кеше яулык җыючы итеп
сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык, 
Уртасында бал чыбык, 
Ал яулык, гөл яулык, 
Бир син миңа бер яулык, — 
дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч,
яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан
башлана. 

35..”Селкенмә”. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә
көй туктауга,  уенчылар нинди дә булса бер торышта «катып калалар”.
Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.
36 .”Без, без, без идек”.  Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп
түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без,без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык, 
Келәткә кердек бал ашадык,
Кап та коп, Якуб
Авызыңны ач та яп!  Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны
көлдерергә, сөйләштерергә тырыша, Кем  беренче көлә яисә авызын ача шул
уеннан чыга.
37.”Куянкай”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар.
Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — «куян «. Куян, бер
кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый
әйләнәләр: 
Ак куянга ни булган, 
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый, 
Урыныннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер! 

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә,
чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә. 

38. « Башмакчы». Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү
уенны оештыручы була.
 Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан
зуррак булырга тиеш), уртага баса. 
Җырлый: 
Төрле һөнәр беләбез, 
Матур итеп тегәбез; 
Асыл төсле җепләр белән
Башмак башын чигәбез. 
Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар: 
Әй, башмакчы, башмакчы, 
Үзең оста такмакчы. 
Син җырлама такмагын, 
Бир кияргә башмагын. 

39.  «Күрсәт әле, үскәнем». 
Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм
бер баланы 
уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр
 кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: 
«Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш
кушу 
өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла: 
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар? 
— Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар. 
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар? 
— Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар. 
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар? 
— Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар. 
— Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар? 
— Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар. 

40. «Гөлбаһар”. 
Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка
басалар. 
Берсе «бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып
тора. 
Каршы яктан бер бала «көтүче » булып килә. 
Җырлый: 
— Әй, әбекәй, Гөлбаһар, синең артта ниләр бар? 
— Шалкан белән торма бар. 
— Берсен миңа бирсәнә! 
— Көчен җитсә тартып ал! 
  Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә «әби
«
 аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша. 
«Шалкан-тормалар » берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска,
 иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып 
алып бетергәнче уен дәвам итә. 

41. «Такыя үрәм”. Балалр түгәрәк ясап басалар . Тәрбияче
алып баручы була. Берничә балага «чәчәк» исеме кушыла, һәм аларга
шул чәчәктән ясалган башлык бирелә: 
Без йөрибез болында, 
Чәчәкләр бик күп монда. 
Матур чәчәк җыябыз, 
Такыялар үрәбез. 
Алып баручы: 
Ал кирәк, гөл кирәк, 
Безгә нәфис гөл кирәк. 
Энҗе чәчәк, кил әле, 
Бер елмаеп көл әле. 
Энҗе чәчәк: 
Энҗедәй чәчәк атам мин 
Яз көнендә урманда. 
Миңа берни дә кирәкми 
Күләгәлек булганда. 
Балалар: 
Энҗе чәчәк, күр әле! 
Такыя итеп үр әле! 

Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә.
 Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя
үрелә. 
Ромашка: 
Күкчәчәк: 
Кечкенә көнбагыш кебек 
Чәчәк булам мин үзем. 
Таҗларымны санап кара,
 Әгәр булсаң бик түзем. 
Арыш арасында үсәм, 
Зәп-зәңгәр чәчәк атам. 
Зәңгәр күкле, чат кояшлы 
Аяз көнне яратам. 
Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп
җырлыйлар: 
Без йөрибез болында, 
Чәчәкләр бик күп монда. 
Матур чәчәк җыйдык без, 
Такыялар үрдек без. 

42. «Наза”. Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер
бала парсыз,ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан
җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр: 
               
Наза дигән кыз баланың 
               
Бөрлегәне түгелгән; 
              
«Наза» дигән уенны без 
               
Уйныйбыз чын күңелдән. 
 Кушымта.Наза, наза, 
               
Наза матур кыз бала. 
               
Наза тырыш, уңган бала, 
               
Зирәк, акыллы бала. 
Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә,
үзенә пар сайлый, Һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала
уенны дәвам итә. 

43. «Нардуган”. Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның
тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап
әйләнәләр: 
Син уртада, без кырыйда,
 Әйләнәбез, нардуган, 
Син нишләсең, ни кылансаң, 
Мин дә шуны булдырам! 
Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге
балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы
бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә. 

44.  «Бу дустың белән күреш” .
 Балалар, кулга-кул 
тотынышып, түгәрәккә басалар Һәм җырның эчтәлегенә әйтелгән хәрәкәтләрне
ясап, «‘Сандугач-күгәрчен » көенә җырлап әйләнәләр: 

Аякларың тыпырдат, 
Куларыңны чәбәклә, 
Бер монда, бер монда, 
Кыен эш түгел бер дә. 
Башың аска иеп ал, 
Кул бармагың янап ал, 
Бер монда, бер монда, 
Кыен эш түгел бер дә. 
Бу дустың белән күреш, 
Бу дустың белән күреш, 
Йә иптәш, йә, әйлән, 
Бик кыен түгел бу эш. 
Жырга туры килгэн хәрәкәтәр эшлиләр. 

45.  «Түгәрәк алан”.
 Балалар, кулга-кул тотынышып,
түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр: 
Бу аланда чәчәкләр күп, 
Кыймыйм ләкин өзәргә. 
Әминә, Гөлфия, 
Әйдә әле биергә. 
Бу аланда чәчәкләр күп, 
Без аларга тимибез, 
Лилия, Гөлия, 
Әйдә бергә биибез. 
Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр Һәм икесе дә
кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен
әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә. 

46. «Бүген кемнең туган көне?». 
Балалар, кулга-кул
тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга.
Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк
эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый: 
— Бүген кемнең туган көне? 
Нигә кояш елмая? 
— Белдек, белдек, Гөлсинәгә 
Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула. 
Гөлсинәгә карагыз: 
Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык Телибез чын күңелдән. 

Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә
бии. 

47.  «Яулык бирәм”. Уйнаучылар көй астында — зур
түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап
әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә:
«Яулыгымны ал, кесәңә сал»,- ди. Балалар: 
«Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!»,-диюгә, бала уенны алып
баручыны тотарга Һәм яулыкны аннан алырга тырыша.

Балалар өчен уеннар

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар:

Аю-бүре, Кап та коп, Җиз бүкән, Алдыр чишмә тамчылый, Кошлар һәм читлек, Яшелчәләр, Майламыйча купмый, Мин качам, син тот, Чыпчык, чык, Буяу сатыш, Самовар, Мәкаль әйтеш, Ашханә, Ак, димә, кара, димә…, Чүлмәк сатыш, Почмак алыш, Песи белән тычканнар, Алырмын, кош!  Песием, песием, Буш  урынлы, Казлар-аккошлар, Кунаклар, Тәкыя үрәм, Зәңгәр чәчәк, Түбәтәй, Көн-төн, Ватык телефон, Энә, җеп, төен, Мияу-мияу, нинди төс? Төсле автомобильләр, Утыр-утыр, Мәликә, Аю урманында, Соры куян юына, Нардуган, Без дә.

Аю-бүре

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала.

Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:

— Дуслар, кая барасыз?

— Кара урманга барабыз.

— Кара урманда нишлисез?

— Кура җиләк җыябыз.

— Җилә к белән нишлисез?

— Җиләктән как коябыз.

— Бүре килсә нишлисез?

— Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә;

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.

Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

Кап та коп

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:

— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.

Ул берәр таны ш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.

Җиз бүкән

Йөгереклекне, җитезлекне үстерү өчен бу уен күбрәк малайлар арасында җәй көне тышта уйнала.

Балалар бер түгәрәк булып, җирдә «җиз бүкән» булып, чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер малай басып саклап тора. Арада бер малай бүкәнсез калдырылган була. Ул арттан килә дә «сакчы» белән сүз башлый:

— Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?

— Җиз бүкән сатлык икән.

— Күпме хак алыр икән?

— Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.

— Әйдә йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? — диләр дә түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Кем иң элек әйләнеп килеп җитсә, җиз бүкән шуныкы була.

Алдыр чишмә тамчылый

Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал кирәк, гөл кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагылар җавап бирәләр:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал да кирәк, гөл дә кирәк,

Роза матур кыз кирәк.

Исеме чыккан уенчы каршы якны ң сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.

Кошлар һәм читлек

Бу уен балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә. Ә уенның кагыйдәсе болай.

Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр.

Алып баручы яңада н хәбәр салгач, «читлек» ябыла — балалар, чүгәли төшеп, кулларын төшерәләр. Түгәрәктән чыга алмый калган «кошлар» тотылган дип исәпләнә. Алар да, кулга-кул тотынышып, «читлек» ясаучылар янына басалар.

«Читлек» иркенәя. «Читлек» 3—4 кат ачылып-ябылгач, уенга йомгак ясала. Иң җитезләр билгеләнә. Соңыннан уенчылар урыннарын алмашалар.

Искәрмә . Әгәр алып баручы хәбәр салганда «кош»ның башы читлек эчендә кала икән, ул тотылган дип исәпләнә. «Читлек»нең эченә кермичә кырыйда гына «очып йөргән» «кош»лар да тотылганга исәпләнә.

Яшелчәләр

Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм «бакчачы» аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт «сатып алучы» килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин.

— Син кем?

— Кеше.

— Нигә килдең?

— Яшелчә алырга.

— Нинди?

— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр яшелчәләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләгән урынны урап килә . Әгәр «сатып алучы» ул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

Майламыйча купмый

Түгәрәк уртасында берәү тәңкә салып йөри. Бөтен кешеләргә салып бетергәч ул: «Тәңкә батыр, сикереп тор»,—ди.

Тәңкәле кеше: «Майламыйча купмый», — ди. Шуннан соң тәңкә салучы йә бер җыр башкара, йә биеп күрсәтә, аннан болар урыннарын алышалар: җырлаган (биегән) кеше утыра, икенчесе тәңкә салучы була.

Мин качам, син тот

Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:

«Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга», — дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.

Чыпчык, чык

Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала кала. Ул — сыерчык. Сыерчык бер бала янына килә дә: «Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?»—ди . Ул бала: «Чыпчык», — дип җавап бирә һәм : «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», — ди. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.

Буяу сатыш

Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга.

Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:

Буяуларың бар микән,

Зәңгәр микән, ал микән?

«Төсем матур, мине ал», —

Диючесе бар микән?

Буяу сатучы җавап бирә:

Буяуларым күптән күп:

Зәңгәр, кызыл, яшел, күк.

Кайсы һөнәрен күрсәтсә,

Шуңа шөһрәт, даннар күп.

Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып, үз сафына китә. Аннан «буяу» сатып алырга икенче малай килә. Уен «буяу»лар алынып беткәнче дәвам итә.

Самовар

Самовар һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш. Әби, «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә… шикәр!» —ди.

«Шикәр», акрын гына килеп, «самовар»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. «Самовар» карый, балаларны ң барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.

«Самовар» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самовар» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самовар»га җәза бирелә.

Гөрләмеш, яки кача-кача

Гөрләүчене берәр койма, багана як и өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, почмакка илтеп гөрләтәләр.

Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап гөр-гөр әйтә:

Гөр-гөр гөрлимен,

Вакыт күбен белмимен,

Вакыт күбен белер идем,

Мин бит сезне күрмимен.

Инде озак гөрләдем,

Моннан ары түзмимен.

Ул әйткәнче, балалар качып бетәргә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса, берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кычкыра. Шуннан ул гөрләгән ояга кайсы элек килеп кулы белән кагылса, шунысы тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдан килеп баскан булса, йә качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була да гөрләүче урынына баса.

Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.

Мәкаль әйтеш

Балала р түгәрәкләнеп утыралар . Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, «бер, ике, өч…» дип, алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә, уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң, …» — дип, яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа : «Шуны урырсың»—дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

Ыргытучы : Кем эшләми, …

Яулы к тигәне : шул ашамый.

Ыргытучы : Какма кеше капкасын, …

Яулы к тигәне : ү з капкаңны кагарлар.

Ыргытучы : Ачтан үлсәң дә, …

Яулы к тигәне : ата-анаңны ташлама.

Ыргытучы : Ачы булсаң, тоздай бул, …

Яулы к тигәне : татлы булсаң, балдай бул.

Ыргытучы : Бер тиенлек куян, …

Яулы к тигәне : у н тиенлек зыян.

Ыргытучы : Берәү туеп сикерә, …

Яулы к тигәне : берәү туңып сикерә.

Ыргытучы : Ашаганда колагың селкенсен, …

Яулы к тигәне : эшләгәндә йөрәгең җилкенсен һ . б .

Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәз а бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.

Ашханә

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгы п баса һәм түгәрәктәге балаларны ң һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйга турында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәре керү мәҗбүри.

Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. «Ашханә» дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.

Ак, димә, кара, димә…

Уенны ң максаты : балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар тезелеп утыралар. Санамы ш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:

— Синең күлмәгең нинди, акмы?

— Кызыл.

— Синең аягыңда туфлимы?

— Итекләр.

— Сөтнең төсе нинди? һ. б.

Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:

«Ак», димә, «кара», димә,

Башыңны түбән имә.

«Әйе», димә, «юк», димә,

Көлмә, елмайма.

Искәрмә: без кечкенә чагында бу уенны ике кеше уйный идек. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярмаган сүзләрне әйттерергә тырыша идек:

Әйе-юкны әйтмәскә,

Ак-карага тимәскә,

Өч миллион акчаң булса

Нишләр идең?

Чүлмәк сатыш

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.

Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.

Берәү чүлмәк алучы була һәм:

— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.

Хуҗа:

— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:

— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.

Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:

«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

— Сатам.

— Күпмегә сатасың?

— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышынна н кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

Почмак алыш

Уенның максаты: балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, аларда уяулык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар — «әбиләр». Бер бала, «әбиләр» янына килеп, мунча сорап йөри:

— Әби, мунча бир әле?

— Мунчам буш түгел әле.

— Әби, мунча бир әле?

— Ташы төшкән.

— Әби, мунча бир әле?

— Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әйтелә.)

Аннары тиз генә: «Һоп, һоп!» — дип, берничә мәртәбә кычкыралар. Шушы вакытта балалар урыннарын алыштыралар.

Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.

Песи белән тычканнар

Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган дүртесе, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.

Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша.

Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән яки кул белән ымлап, йә булмаса йөткереп, «Әйдә урыннарны алмашабыз!» дигән серне белдерәләр.

Шул вакыт песи, башын аска игән, күзен йомган булып, астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:

Мияу-мияу мышнаган,

Мич башында кышлаган,

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

Песи-песи поскан,

Ике күзен кыскан,

Кысса безне тоталмый,

Тотар иде, җиталмый…

Шулай дип җырлашка н арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.

Алырмын, кош!

Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бер­бер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.

«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.

Песием, песием

Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:

Песи, песи, пес итәр,

Ана песи сөт эчәр,

Ана песи сөт эчкәндә,

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң,

Лап итәр дә шап итәр!

«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.

Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.

Буш урынлы

Йөгереклек һәм җитезлекне булдыру өчен булган бу уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.

Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:

Саескандай чыйкаклап,

Мин йөримен өй саклап,

Каздай булып кыйгаклап,

Сиңа тиям, син әбәк!

Шулай дип берсенең аркасын а суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан

йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.

Татар халкының бик күп уеннары бар. Менә шулар арасыннан җырлы-биюле берничәсен уйнап карарга тәкъдим итәбез.

«Чума үрдәк, чума каз»

Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр дә, парлашып, кулга-кул тотыналар.  Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

 … үзенә иптәш эзли,

 Белмим кемне ярата шул, ярата.

 …не ярата шул, ярата.

Уйнаучылар җыр ритмына туры китереп, кулларын хәрәкәтләндереп торалар. Ялгыз бала, рәт арасыннан узып үзенә бер иптәш сайлый һәм аны җитәкләп ахырга барып баса.  Үз парыннан аерылган уйнаучы исә рәт башына китә. Җыр яңадан башлангач, ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый.

Уен шулай дәвам итә.

«Миңлебай» уены

Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, җыр җырлап әйләнәләр.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай.

Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана. Кабатлый алмаган кеше уртага чыгып Миңлебай була.

 «Су анасы»

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала “су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра.

Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора –

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы су анасы була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра.

«Түбәтәй»

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлыйлар, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Туп-туп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

 Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.

 «Ак калач»

Балалар,  кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлыйлар, калачның ничек пешүен, җәелүен кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.

Булатның туган көненә

Без пешердек  ак калач;

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы,

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне алып кач!

Ул үз  урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Шулай дәвам итә.

 «Без-без, без идек»

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май каптык,

Кап та коп, кара, Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йом!

М-м-м…

Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары берюлы  авызларын йомып, җиңелчә күңелле төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була.

 «Нардуган»

Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана.

Син уртада, без кырыйда,  

Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

 Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиеш. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала аны үз урынына чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

«Буяу сатыш»

 Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында “буяу сатучы” һәм “буяу алучы” билгеләнә. Калганннар “буяулар” булып тезелеп утыралар. “Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга.

“Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

Йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, “буяу сатучы” “буяу алучы” га килә: “Син минем буяуларымны бир”. “Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның киемендәге сәдәф төсен белергә тиешсең. Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы “буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, “буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

«Тотам тотышлы»

3 уенчы катнаша. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.

«Әйт, күгәрчен»

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

(Куян кебек сикереп йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(Як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

«Парлашу»

 Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1, 2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.

«Әтәчле»

Идәндә түгәрәк сызылган. Ике уенчы шул түгәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.

«Яулык салыш»

Бу уенда 20ләп уенчы катнаша ала. Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга, яулык кемдә кала, шул җәза ала.

«Яулык бәйләшле»

 Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны башына яба, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә, уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга.

«Исеме кем»

(2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазь беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

«Урындыклар»

Уртага түгәрәкләп урындыклар тезелә. Урындыклар саны уенчылар саныннан бергә ким алына. Көй башлануга катнашучылар урындыклар тирәли бииләр. Көй туктауга алар урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган кеше уеннан чыгарыла.

«Кем җитезрәк»

Ике егет чыга. Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән кызлар егетләргә алъяпкыч кигезергә, яулык яптырырга тиешләр. Соңга калып тәмамлаганы җәза ала.

«Йозаклы»

Ике уенчы кулга-кул тотышып “йозак ясап” басалар. Куллары өскәрәк күтәрелеп тора.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек “йозак” аша үтәләр, көй туктауга «йозак» төшә. Йозак эчендә калган уенчы уеннан чыга, яисә җәза ала.

«Кәрия-Зәкәрия»

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия-Зәкәрия, кеммая,

Кәрия-Зәкәрия, кеммая,

Кәри кемма, Зәкәр кемма,

Зәкәрия кеммая.

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.

«Тукмаклы»

Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак сабы кемгә күрсәтә, шул уенчы уеннан чыга.

«Урманга бару»

Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй тыңлана. Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыга да балаларны куа башлый.

«Әйдә танышабыз»

Уйнаучылар ике түгәрәк булып кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

«Утраулар»

Идәндә уенчылар саныннан бергә кимрәк итеп кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр, ә көй туктауга “утрау”ларга басып калырга тиешләр. “Утрау”га басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында “утраулар (кәгазьләр) алына бара, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.

«Яшерәм яулык»

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

«Капкалы»

10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар. Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Татар халык уеннары.

МАКСАТ:

  1. Балаларны татар  халык  уеннары, аларны? ?зенч?лекл?ре, кагыйд?л?ре  бел?н якыннан таныштыру.

Барышы:

Х?ерле к?н , укучылар! Кичке уеннар элек-элект?н татар халкыны? и? матур, и? к?рк?м йолаларыннан саналган.??йге матур кичл?рд?, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьл?рне? шат авазларына к?мелг?н. Кичке уеннарда ?ыр-бию, уен-к?лке бер ген? минутка да тынып тормаган. Анда ?ырлы-биюле т?г?р?к уеннары, ике урам арасында ?ыр ярышлары, шаян такмаклар ?йтеш?, к?м?к ??м ялгыз биюл?р,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетл?р ??м кызлар бер-берсе бел?н танышкан-кавышканнар,к?решк?н-с?ешк?нн?р, в?гьд?л?р бирешк?нн?р. Шу?а к?р? д? кичке уеннар яшьл?рне? и? яраткан урыны булып саналган.Кадерле балалар! Б?ген без сезне? бел?н шул уенарны? бернич?се бел?н танышырбыз, уйнап карарбыз.

     “К?рс?т ?ле, ?ск?нем” уены.

Уен балаларны? х?зерге заман хик?я фигыльл?рне? 3 зат к?плеген куллану к?некм?л?рен ныгыту,   кыргый ??м йорт хайваннарына хас билгел?рне к?рс?терг? ?йр?т? максатыннан чыгып оештырыла.

Уенны? эчт?леге. 

Балалар т?г?р?к ясап басалар ??м ипт?шл?ренн?н берсен уртага чыгаралар да, к?м?к ?ырлап ?йл?неп, уртадагы балага т?рле эшл?р кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Мен? шулай, мен? шулай”, дип, ул эшл?г?н эшне кабатлыйлар. Эш кушу ?чен т?б?нд?ге такмаклар файдаланыла:

 К?рс?т ?ле, ?ск?нем,

Ничек й?ри аюлар?

-Мен? шулай, мен? шулай,

Шулай й?ри аюлар.

К?рс?т ?ле, ?ск?нем,

Ничек  й?ри керпел?р?

-Мен? шулай, мен? шулай

Шулай й?ри керпел?р.

К?рс?т ?ле, ?ск?нем,

Ничек ?гез кычкыра?

Мен? шулай, мен? шулай

Шулай ?гез кычкыра. ?.б…

 (Ничек ?рд?кл?р й?ри, ничек куян сикер?, ничек эт  йортны саклый)

» Кем ?итезр?к?”

Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). К?й башлануга ике  уенчы  урындыклар тир?ли биеп й?рил?р, к?й туктауга  уенчылар  урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -У?да уймак, табада коймак,

                Мичт? б?леш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы ?и??че.

                                    “Чума ?рд?к, чума каз”уены.

 Балалар бер-берсен? карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен ?йтеп ?ырлыйлар. ?ыр бет?г?, так калган бала саф арасыннан ?т?, ?зен? пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен д?вам ит?.

 Чума ?рд?к, чума каз,

Чума ?рд?к, чума каз,

Тир?н к?лне ярата шул, ярата.

Тир?н к?лне ярата шул, ярата.

Булат ?зен? ипт?ш сайлый

Булат ?зен? ипт?ш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата.

                                     “Т?г?р?кле уен”

 Балалар т?г?р?к буйлап й?рил?р. Кушымтада бер малай уртага чыга, ?зен? бер кызны чакыра, алар уртада биил?р, калган балалар урыннарында ?йл?н?л?р.

Т?г?р?кле уйнаганда,

?йл?неп ?ырлаганда,

Т?гел? к??ел мо?нары,

Чишм?д?й кайнап ага.

У?ган егет, сикереп чык!

Чиб?р кызны алып чык!

Бире килегез ?ле,

Биеп бирегез ?ле.

Кил, Айсылу, бир кулы?ны,

?йл?неп уйныйк берг?.

Уйныйк, берг?, биик берг?,

Ямь тулсын яшь к??елг?.

                                       “К?рия-З?к?рия”

 Балалар т?г?р?к ясап басалар ??м ипт?шл?ренн?н берсен уртага чыгаралар да аны? турында ?ырлыйлар. Кушымтаны ?ырлаганда уртада торучы бала  бии, башкалар кул чабалар.

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аны? укуы яхшы,

Аннан ?рн?к алыгыз.

Кушымта:   К?рия — З?к?рия коммая,

Кария — З?к?рия коммая,

К?ри комма, З?к?рия,

З?к?рия коммая.

Бу бик яхшы ?ырлаучы,

Бу бик яхшы ?ырлаучы.

Аны? ?ырлавы яхшы,

Аннан ?рн?к алыгыз.

Кушымта.

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аны? биюе матур,

Аннан ?рн?к алыгыз.

Кушымта.

» Капкалы”                                  

10 пар ?ит?кл?шеп зур т?г?р?к ясап басалар.Парлар  ?ит?клшк?н килеш кулларын ?ск?  к?т?реп капка ясап торалар.К?й башлануга арадан бер пар  ?зе тел?г?н капкага кер?, алар урынына баса, ?леге пар икенче капкага бара.К?й туктауга капкага керерг? ?лгерми калган пар ??за ала.

             Яулык бир?м

 Уйнаучылар к?й астында — зур т?г?р?кт?, ? уенны алып баручы т?г?р?к уртасында бию х?р?к?тл?ре ясап й?ри. К?й туктауга, уенны алып баручы бер бала янына кил? д? «Яулыгымны ал, кес??? сал»,— ди. Балалар: «Бер, ике, ?ч, д?рт, биш, тотарга тырыш»,— диюг?, бала уенны алып баручыны тотарга ??м яулыкны аннан алырга тырыша.

Просмотр содержимого документа

«Татар халык уеннары »

Көндәлек тормышта татар халык
уеннарының һәм
әкиятләрнең
әһәмияте
.


Уеннар – халык иҗаты җимеше ул. Аларны да халык уйлап чагарган.
Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә
кешеләрнең әүвәлге чорлардагы
шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба.

Уеннар турында төрки –татар язма
истәлекләрдә дә мәгълүматлар очрый.
Мәсәлән, Х
I гасырда яшәгән филолог
Мәхмүд Кашгарый язып калдырган “Диване лөгатет-төрек”
әсәрендә “Мөгез-мөгез” дигән балалар
уенының тасвирланмасы бирелә.

Балалар су янына төзелешеп утыралар.
Алардан берсе: “Мөгез-мөгез”, — ди. Калганнары: “Нинди мөгез,
нәрсәнең мөгезе?”, — дип сорыйлар. Ул
берәм-берәм мөгезле хайваннарның исемнәрен санап
әйтә. Аның артыннан балалар кабатлыйлар. Әгәр
шулар арасында мөгезсез хайваннарның исеме әйтелеп,
кабатланса, шул баланы суга этеп җибәрәләр.

Уйлап карасаң, ничек кызык: моннын
тугыз гасыр элек уйналган уен сез хәзерге вакытта уйный торган “Очты,
очты…” уенына ничек охшаган…

Әммауеннар тормыш вакыйгаларын гына
кабатлый икән дип уйларга ярамый. Алай гына булса, уенның бер
кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, бәетләр,
җырлар кебек үк, буыннан-буынга күчә-күчә
шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр
өчтәлгән. Шулай итеп уен мавыктыргыч, кызыклы булып
киткән.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак,
баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик
үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар
нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек
кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш,
көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик
активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары
тәрбияләү белән беррәттән,
нәниләрнең ихтибарын арттыруга, хәтерләрен
үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында
балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла,
мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре
үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт
күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья
белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

Уен – баланың тормышка
әзерләү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда
китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең
характерына нигез ташы булып урнашып кала тораган гадәтләргә,
күнекмәләргә өйрәнә, моның
өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур
канәгатьләнү хисе уяталар, – дип язган профессор П.Ф.
Лесгафт.

Уен вакытында баланың
күңеле күтәренке, көр була, һәм бу
халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында
туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына
әверелдерә. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен –
балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да.
Чөнки нәкъ менә уен вакытында тәрбияче һәр
баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның
оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын,
гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен
ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән
балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып,
аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер
роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән
эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда
башкаларның хәленә керә белү,
ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар
тәрбияләнә.

Уеннар күптөрле:
хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик, уеннар,
төзелеш һәм танып белү уеннары һ.б. Әлеге
уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен
тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын
баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен
үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

Балалар халык уеннарын бик яратып
уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары,
тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек,
тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук
кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар
тәрбияли. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә,
зирәклеккә сынау ул.

Иң башта уеннарны сайлый белү
зур әһәмияткә ия. Уеннарны сайлаганда, тәрбияче
балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь
үзенчәлекләрен, уен белән ни
дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен
алдындагы халәтен, кәефен истә тотарга тиеш.

Уенны башлаганда, йә булмаса уенны
алып баручыны сайлаганда, сынамышлар кулланырга мөмкин. Сынамышлар –
тәрбиячегә уен вакытында рольләр билгеләү
өчен дә уңайлы чара. Уенның күңелле,
җанлы, уңышлы үтүе күп очракта рольләрне
дөрес билгеләүдән тора. Уеннарны оештыруга җитди
әзерләнергә кирәк. Уеннар никадәр кызыклырак итеп
оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зуррак. Берьюлы икедән
артык уен уйнарга киңәш ителми. Беренче уен күп
хәрәкәтле булса, икенчесе тынычрак була, берсе –
түгәрәк ясап уйналса, икенчесе – як-якка таралып уйнала.

Бер елда кечкенәләр
төркемендә чама белән 10 яңа уен
өйрәнелә, уртанчылар төркемендә – 12, зурлар
һәм мәктәпкә әзерлек
төркемнәрендә 14 уен өйрәнергә
мөмкин. Моннан тыш, һәр төркемдә алдагы елларда өйрәнелгән
уеннар кабатланып тора, уйнала. Нәниләрнең яше арткан саен,
уеннарның максаты катлаулана бара. Төрле яшьтәге балаларга
бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Тәрбияче
балалар белән уйный торган барлык уеннарны яхшы белергә, аларны
оештыру өчен, бөтен белемен, фантазиясен, иҗади
мөмкилекләрен файдаланырга тиеш.

Татар халкының да, башка
милләтләрнеке шикелле үк, бай уен репертупры һәм
уен фольклоры бар.

Балалар уеннары:

—      
Юаткычлар;

—      
Мавыктыргычлар;

—      
Сүз уеннары (санамышлар, тел көрмәкләндергечләр,
әйтешләр, алдавычлар һ.б.);

—      
Җырлы-биюле уеннар;

—      
Драма уеннары;

—      
Зиһен сынамыш уеннары;

—      
Хәрәкәтле уеннар һ.б.

Балалар уеннары

Балаларның рухи яктан бай, физик
яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның
әһәмияте зур. Олыларга эштән бушаган вакытында
күңел ачу, ял итү вакыт уздыру өчен бер чара булса,
бала өчен “уен – чын шөгелгә, тормыш
көрәшенә һәм хезмәткә
әзерләнү ул”.

Юаткычлар

Балалар бәби вакытында ук уеннар
белән очраша. Юаткычларның кулланылыш максаты бәбинең
күңелен ачу, дәртләндерү, кузгату өчен
була. Баланы коендырганда, мәсәлән, болай диләр:

Казлар канат бирсен,

Торналар аяк бирсен,

Бүрәнәләр май
бирсен,

Ябалаклар йон бирсен,

Балам зур үссен,

Үс-үс-үс!

Мавыктыргычлар

Бала үсә төшә
сөйләмне аңлый башлагач, аның белән тел
ярдәмендә дә мөгамәлә итү
мөмкин. Ул инде төрле күңел ачуларда да зурлар белән
пратнёр була ала. Баланың бу акыл һәм психологик яктан
үсеше халык иҗаты әсәрләренең яңа
төрләрен таләп итә. Мавыктыргычларда баланың кул
бармакларына төрле рольләр биреп, алар арасында бер вакыйга сыман
нәрсәләр сөйләнелә. Билгеле ки,
турыдын-туры үгет-нәсыйхәт бирү балага кызык
түгел, әгәр дә әйтәсе үгетне уеннар
рәвешендә ирештерсәң, ул аңа игътибар
итәчәк. Мавыктыргычлар шулай “уйнап кына” баланы тормыш
хакыйкатенә төшендерү, элементар тормыш законнарына
өйрәтү үзлегенә ияләшә.

Сүз уеннары

Бала үскән саен, аның
дөньяны танып белүе дә, эстетик зәвыгы да үсеш
кичерә. Ул инде үз ишләре белән аралашып, алар
белән партнёр булып, бергәләп уен коралалар.

Җырлы-биюле уеннар

Җырлы-биюле уеннарда музыка, җыр,
такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен
хәрәкәтләре белән
тәңгәләшә, җыр һәм
такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләр
белән иллюстрацияләнә.

Җырлы-биюле уеннарны анализлау
шушыны күрсәтә: алар күп гасырлар дәвамында йола
бәйрәмнәре вакытында зурлар тарафыннан уйналып килгән
һәм соңга таба нәниләр репертуарына
күчкән.

Драма уеннары

Балалар уеннарының иң таралган
бер төре – тамашалы (драма) уеннар. Театрлаштыру яисә шуңа
омтылу балаларның күп уеннарына хас. Ул нәниләр
психологиясе үзенчәлегеннән килә. Нәниләр
әйләнә-тирәлектән күп
тәэссирләр алсалар да, аларны сүз белән тулаем
әйтеп бирә алмыйлар. Шунлыктан үзләре
күргән нәрсәләрне театрлаштырырга, уйлап
бирергә тырышалар.

Зиһен сынаш уеннары

Балалар репертуарында уйнаганда
бигрәк тә гакыл-зиһен эшчәнлеге таләп
ителгән уеннар бар. Бу уеннарны, беренче чиратта, балаларның
мантыйкый фикерләвен арттыручы әһәмиятле чаралар, халык
педагогикасының гүзәл үрнәкләре.

Татар халкының уеннары
һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын,
милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә
дә мөмкинлекләре ачык чагыла. Икенче чктан ул халыкның
рухи тормышын, көнкүрешен матурлык кануннары нигезендә
оештыруның мөһим чаралары да булып тора. Кыскасы, уен – ул
җитди шөгыль.

Куланылган әдәбият:

1.    
Р.Ягъфәров. Татар халык уеннары. Энҗе чәчтем – энҗе
җыям. – К.: “Раннур” нәшрияты, 2002.

2.    
Р.Ягъфәров. Балалар фольклоры. Энҗе чәчтем – энҗе
җыям. – К.: “Раннур” нәшрияты, 2000.

Уеннар – халык иҗаты җимеше
ул. Аларны да халык уйлап чагарган. Нинди генә уенны алма, аның
эчтәлегендә кешеләрнең әүвәлге
чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба.

Уеннар турында төрки –татар язма
истәлекләрдә дә мәгълүматлар очрый.
Мәсәлән, Х
I гасырда яшәгән филолог
Мәхмүд Кашгарый язып калдырган “Диване лөгатет-төрек”
әсәрендә “Мөгез-мөгез” дигән балалар
уенының тасвирланмасы бирелә.

Балалар су янына төзелешеп утыралар.
Алардан берсе: “Мөгез-мөгез”, — ди. Калганнары: “Нинди мөгез,
нәрсәнең мөгезе?”, — дип сорыйлар. Ул
берәм-берәм мөгезле хайваннарның исемнәрен санап әйтә.
Аның артыннан балалар кабатлыйлар. Әгәр шулар арасында
мөгезсез хайваннарның исеме әйтелеп,  кабатланса, шул
баланы суга этеп җибәрәләр.

Уйлап карасаң, ничек кызык: моннын
тугыз гасыр элек уйналган уен сез хәзерге вакытта уйный торган “Очты,
очты…” уенына ничек охшаган…

Әммауеннар тормыш вакыйгаларын гына
кабатлый икән дип уйларга ярамый. Алай гына булса, уенның бер
кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, бәетләр,
җырлар кебек үк, буыннан-буынга күчә-күчә
шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр,
хәрәкәтләр өчтәлгән. Шулай итеп уен
мавыктыргыч, кызыклы булып киткән.

Бишек җырлары, юаткычлар,
мавыктыргычлар белән безнең телләр ачылган. Шулар аша
әти-әнинең, әби-бабайларның,
үзеңә дә сиздермичә, юаткан булып кына безне
әйләнә-тирәлек белән таныштырганнар,
яшәү кагыйдәләренә
өйрәткәннәр, күңелеңдә дә
матурлыкны күрә белү тойгысы
тәрбияләгәннәр.

Татар халкының җырлы-биюле уеннары.

Чума үрдәк, чума каз.

Уйнаучылар кара- каршг ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әлфия үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илназны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.

Уен шулай дәвам итә.

Кунаклар.

Балалар, кулга — кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн килде, Чакырдык без кунаклар; Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар. Чыж — пыж итеп коймаклар Җәелде, әй, җәелде.

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. Җыелды, әй, җыелды.

Аннан ары кабарды,

Кабарды, әй, кабарды.

Шиңде, юп — юка калды. Пеште инде коймаклар, Сыйландылар кунаклар, Сыйландылар кунаклар. Тордылар, баш иделәр, Таралдылар, әй, шатлар, Бииләр, ай — яй, шатлар.

Кулларын як-якка җәяләр.

Кысылалар.

Кулларын югары күтәрәләр.

Чүгәлиләр.

Эчләрен сыпыралар.

Баш ияләр. Бииләр.

Түбәтәй.

Балалр түгәрәкләнеп басалар.

Түбәндәге җырны җырлый-җырлый,

түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне

кигәнсең,

Бик ераклардан

килгәнсең,

Төскә

матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта:

Түп – түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа

җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып

кычкыра н. б.). Уен шулай дәвам итә.

Зәңгәр чәчәк.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк

ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр

тотып, уртага чыгып баса. Балалар

түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар Зәңгәр чәчәк ярата.

Тукап биеп-ощырлап торалар, ә уртадагы

бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп

йори:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле. Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала

алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә.

Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул

чабып торалар.

Утыр, утыр, Мәликә.

Балалар түгәрәккә басал ар. Берәү, күзен

бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар,

кулга-кул тотыгнышып, түгәрәктә җырлап

әйләнәләр:

Утыр, утыр, Мәликә,

алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп

бирче тиз генә.

Берәү аның янына килп утыра. Уртадагы

бала аны капшап танып исемен әйтергә

тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен

шул рәвешчә дәвам итә.

Ак калач.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә

басалар. Берсе уртага чыгып баса.

Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый,

калачның ничек пешүен, җәелү-

кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән

күрсәтәләр:

Булатның туган көненә Без пешердек ак калач; Менә шулай ул биек, Менә шулай тәбәнәк, Менә шуның киңлеге, Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне сайлап кач!

Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да

түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен-җыр шулай

дәвам итә.

Түбәтәйле.

Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга

түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар

тирәли басалар һәм, көй башлануга,

җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга,

түбәтәйләрен кияләр, шул арада

урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр.

Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче

мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык

кала, уйнаучылар саны артыграк була.

Соңга таба бер урындык калдыралар.

Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала

билгеләнә.

Агыйдел.

Балалар, парлашып, бер бер артлы басалар.

Бер бала парсыз кала, ул алга чыга.

Кушымтаны җыр таганда, бачачар

кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә

күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта

парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә

ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

Агыйделнең

суларында Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка, Безнең яклар күңелле.

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зэңгэрләттем

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир дускаем, кулыңны.

Әйт, күгәрчен.

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә, Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

Балалар яулык очларын тотып йөриләр.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай, Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә, Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр.

Миңлебай.

Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап жырлап йөриләр:

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай,

Син нишләсәң, ни кылансаң, Без кыланырбыз шулай.

Кырыйдагы бачачар туктап калалар, уртадагы бала, җырлый-җырлый, нинди дә булса, хәрәкәт күрсәтә:

Бер болай, бер болай,

Иә, кылыныгыз шулай.

Балалар аның җырын, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйлар:

Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.

Уртадагы бала түгәрәктән берәүне уртага чыгара да, бергә әйләнеп, үзе аның урынына баса.

Уртага кыз бала чыгарылса,түбәндәгечә әйтәләр:

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, матуркай.

Син нишләсәң, ни кылансаң, Без кыланырбыз шулай.

Яулык алыш.

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан

уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкчәнеп

басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп

сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык, Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, —

дип, такмаклый-такмаклый, барлык

кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп

бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-

берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен

тагын яңадан башлана.

Кәрия-Зәкәрия

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәркәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче, Бу бик яхшы биюче, Аның биюе матур, Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия-Зәкәрия, коммая, Кәрия-Зәкәрия, коммая, Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия коммая

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы, Бу бик яхшы җырлаучы. Аның җырлавы матур, Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төрлечә әйтеп, җырлап-биепуенны дәвам итәләр.

Яшерәм яулык.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын

артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык

салучы билгеләнә. Аның кулында

кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы

сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында. Сиздермичә ташлап китәм Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч

төбенә кулъяулыкны калдырып китә. үзе

түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы

бала, тиз генә артка чыгып,

сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә

тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки

кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза

бирелә.

Куянкай.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә

басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала

чүгәли Ул — «куян «. Куян, бер кулын

иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр

җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган? Иптәшен дә табалмый, Урыныннан да торалмый, Куян, куян, син сикер, Иптәшең табып китер!

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан

бер иптәшен уртага алып әгаәнәләр дә,

чакырылган бала куян булып кала. Уен

шулай дәвам итә.

Болында.

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп баесалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар:

Чәчәкләр үскән болында Җырлыйбыз әйлән-бәйлән. Халидә, Халидә,

Әйләнәсең кем белән?

Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:

Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән?

Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:

Гөлнара, Гөлнара,

Син каласың уртада.

Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана.

Без-без, без идек.

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал каптык, Келәткә кердек май каптык;

Кап та коп,

кара, Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йом!
М-м-м

Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр,

аннары, берьюлы авызларын йомып,

җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян

хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә,

шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш

була (җырлый, бии, сорауларга җавап бирә н.б.).

Башмакчы.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

Әй, башмакчы, башмакчы, Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя һәм аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була.

Уен яңадан башлана.

Урманга бару.

Балалар, бер-бер артлы тезелеп басачар.

Марш астында атлап баралар. Урманга

килеп кергәч. . лирик көй тыңлана. Балалар,

таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап,

җиләк җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма Эре җиләкләр җыям. Аларны йә киптерәм, Иэ татлы каклар коям. Монда җиләк күп икән, Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, «аю» белән «бүре»

килеп чыга да балаларны куа башлый.

Ачык авыз.

Балалар, аллы-артлы парлашып, түгәрәк

ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул

уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул

вакытта эчке якта торган балалар

түгәрәк ясап җитекләшәләр һәм бию

көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән

соң. көй кинәт кенә туктала һәм эчке

яктагылар тышкы якта басып калган

балалар белән парлашалар. Бер бала тагын

парсыз кала. Ул, уртага чыгып: «Мин

кем?» —дип кычкыра. Иптәшләре аңа:

«Ачык авыз син!» — дип җавап бирәләр.

Аннан соң «ачык авыз «ның бер әйбере

алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала,

һәм «ачык авыз «лар биш-алтыга җиткәч,

аларга җәза бирелә.

Әйдә, танышабыз.

Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул

тотынышып басалар. Уен башлангач, алар

әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар.

Эчтәгеләр сәгат теле уңаена, ә тыштагы

түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның

бер куплеты беткәч, барысы да туктап

калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-

берсенә йөз белән борылып басалар,

кулларын кысышалар: бер-берсе белән

танышалар. Уйнаучылар танышып

беткәнче, уен шулай дәвам итә.

Күрсәт әле, үскәнем.

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртсдагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: «Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

Күрсәт әле, үскәнем, Ничек кошлар очалар?

— Менә шулай, менә шулай, Шулай кошлар очалар.

— Күрсәт әле, үскәнем, Ничек йөри аюлар?

— Менә шулай, менә шулай, Шулай йөри аюлар.

— Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек чаба поездлар?

— Менә шулай, менә шулай, Шулай чаба поездлар.

— Күрсәт әле, әскәнем, Ничек сикерә куяннар?

— Менә шулай, менә шулай, Шулай сикерә куяннар.

Гөлбаһар.

Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка

басалар. Берсе «бакча каравылчысы итеп

билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора.

Каршы яктан бер бала «көтүче » булып

килә. Җырлый:

Әй, әбекәй, Гөлбаһар, Синең артта ниләр бар?

— Шалкан белән торма бар.

— Берсен миңа бирсәнә!

— Көчен җитсә тартып ал!

Көтүче балаларның берсен тотып үз

ягына тарта башлый, ә «әби » аның юлына

каршы чыгып йолкытмаска тырыша.

«Шалкан-тормалар » берсенә берсе нык

тотынышканнар, ычкынмаска, иптәшен

дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай

берәм-берәм йолкып алып бетергәнче уен

дәвам итә.

Такыя үрәм.

Балалар түгәрәк ясап бас тар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага «чәчәк» исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.

Алып баручы:

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

Энҗе чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Энҗе чәчәк:

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәләк булганда.

Балалар:

Энҗе чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле!

Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.

Ромашка:

Күкчәчәк:

Кечкенә көнбагыш кебек Чәчәк булам мин үзем. Таҗларымны санап кара, Әгәр булсаң бик түзем.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чат кояшлы

Аяз көнне яратам.

Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдый без,

Такыялар үрдек без.

Наза.

Балалар парлашып, бер-б р артлы

тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр

каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-

җырлый, баскан җирдә аякларын-

кулларын хәрәкәтләндерәләр:

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

«Наза» дигән уенны без Уйныйбыз чын күңелдән. Кушымта:

Наза, наза,

Наза матур кыз бала.

Наза тырыш, уңган бала, Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала

каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә,

үзенә пар сайлый, һәм алар икенче башка

барып басалар. Парсыз калган бала уенны

дәвам итә.

Нардуган.

Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның

тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул

тотынышып, нардуган җырын җырлап

әйләнәләр:

Син уртада, без кырыйда, Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсең, ни кылансаң, Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә

булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге

балалар шул хәрәкәтне кабатларга

тиешләр. Кем шуны булдыра алмый,

уртадагы бала үз урынына аны чыгара да,

уен баштагыча дәвам итә.

Бу дустың белән күреш.

Балалар, кулга-кул тс пынышып,

түгәрәккә басалар һәм, җырның

эчтәлегенә әйтелгән ? әрәкәтләрне ясап,

«‘Сандугач-күгәрчен » көенә җырлап

әйләнәләр:

Аякларың тыпырдат,

Куларыңны чәбәклә,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Башың аска иеп ал,

Кул бармагың янап ал,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Бу дустың белән күреш,

Бу дустың белән күреш,

Йә иптәш, йә, әйлән,

Бик кыен түгел буэш.

Жырга туры килгэн хэрэкэтлэр эшлилэр.

Түгәрәк алан.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә

йөриләр һәм такмак әйтәләр:

Бу аланда чәчәкләр күп, Кыймыйм ләкин өзәргә. Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп, Без аларга тимибез,

Лилия, Гөлия,

Әйдә бергә биибез.

Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып,

бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә кырыйдагы

балалар арасыннан берәр балалның каршына

килеп башларын ияләр. Уен әлеге балалрның

исемен әйтеп дәвам итә.

Бүген кемнең туган көне?

Балалар, кулга-кул тотъ нышып. Түгәрәк

ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала)

уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-

җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә

уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка

йөри. Тәрбияче балалар белән бергә

җырлый:

Бүген кемнең туган көне?

Нигә кояш елмая?

— Белдек, белдек, Гөлсинәгә

Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.

Гөлсинәгә карагыз:

Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык Телибез чын күңелдән.

Икенче куплетны җырлаганда, балалар

туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә

бии.

Яулык бирәм.

Уйнаучылар көй астында — зур түгәрәктә, ә

уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию

хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга,

уенны алып баручы бер бала янына килә дә:

«Яулыгымны ал, кесәңә сал»,- ди. Балалар:

«Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга

тырыш!»,-диюгә, бала уенны алып

баручыны тотарга һәм яулыкны аннан

атырга тырыша.

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар:

Аю-бүре, Кап та коп, Җиз бүкән, Алдыр чишмә тамчылый, Кошлар һәм читлек, Яшелчәләр, Майламыйча купмый, Мин качам, син тот, Чыпчык, чык, Буяу сатыш, Самовар, Мәкаль әйтеш, Ашханә, Ак, димә, кара, димә…, Чүлмәк сатыш, Почмак алыш, Песи белән тычканнар, Алырмын, кош!  Песием, песием, Буш  урынлы, Казлар-аккошлар, Кунаклар, Тәкыя үрәм, Зәңгәр чәчәк, Түбәтәй, Көн-төн, Ватык телефон, Энә, җеп, төен, Мияу-мияу, нинди төс? Төсле автомобильләр, Утыр-утыр, Мәликә, Аю урманында, Соры куян юына, Нардуган, Без дә.

Аю-бүре

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала.

Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:

— Дуслар, кая барасыз?

— Кара урманга барабыз.

— Кара урманда нишлисез?

— Кура җиләк җыябыз.

— Җилә к белән нишлисез?

— Җиләктән как коябыз.

— Бүре килсә нишлисез?

— Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә;

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.

Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

Кап та коп

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:

— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.

Ул берәр таны ш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.

Җиз бүкән

Йөгереклекне, җитезлекне үстерү өчен бу уен күбрәк малайлар арасында җәй көне тышта уйнала.

Балалар бер түгәрәк булып, җирдә «җиз бүкән» булып, чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер малай басып саклап тора. Арада бер малай бүкәнсез калдырылган була. Ул арттан килә дә «сакчы» белән сүз башлый:

— Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?

— Җиз бүкән сатлык икән.

— Күпме хак алыр икән?

— Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.

— Әйдә йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? — диләр дә түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Кем иң элек әйләнеп килеп җитсә, җиз бүкән шуныкы була.

Алдыр чишмә тамчылый

Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал кирәк, гөл кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагылар җавап бирәләр:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал да кирәк, гөл дә кирәк,

Роза матур кыз кирәк.

Исеме чыккан уенчы каршы якны ң сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.

Кошлар һәм читлек

Бу уен балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә. Ә уенның кагыйдәсе болай.

Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр.

Алып баручы яңада н хәбәр салгач, «читлек» ябыла — балалар, чүгәли төшеп, кулларын төшерәләр. Түгәрәктән чыга алмый калган «кошлар» тотылган дип исәпләнә. Алар да, кулга-кул тотынышып, «читлек» ясаучылар янына басалар.

«Читлек» иркенәя. «Читлек» 3—4 кат ачылып-ябылгач, уенга йомгак ясала. Иң җитезләр билгеләнә. Соңыннан уенчылар урыннарын алмашалар.

Искәрмә . Әгәр алып баручы хәбәр салганда «кош»ның башы читлек эчендә кала икән, ул тотылган дип исәпләнә. «Читлек»нең эченә кермичә кырыйда гына «очып йөргән» «кош»лар да тотылганга исәпләнә.

Яшелчәләр

Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм «бакчачы» аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт «сатып алучы» килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин.

— Син кем?

— Кеше.

— Нигә килдең?

— Яшелчә алырга.

— Нинди?

— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр яшелчәләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләгән урынны урап килә . Әгәр «сатып алучы» ул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

Майламыйча купмый

Түгәрәк уртасында берәү тәңкә салып йөри. Бөтен кешеләргә салып бетергәч ул: «Тәңкә батыр, сикереп тор»,—ди.

Тәңкәле кеше: «Майламыйча купмый», — ди. Шуннан соң тәңкә салучы йә бер җыр башкара, йә биеп күрсәтә, аннан болар урыннарын алышалар: җырлаган (биегән) кеше утыра, икенчесе тәңкә салучы була.

Мин качам, син тот

Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:

«Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга», — дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.

Чыпчык, чык

Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала кала. Ул — сыерчык. Сыерчык бер бала янына килә дә: «Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?»—ди . Ул бала: «Чыпчык», — дип җавап бирә һәм : «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», — ди. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.

Буяу сатыш

Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга.

Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:

Буяуларың бар микән,

Зәңгәр микән, ал микән?

«Төсем матур, мине ал», —

Диючесе бар микән?

Буяу сатучы җавап бирә:

Буяуларым күптән күп:

Зәңгәр, кызыл, яшел, күк.

Кайсы һөнәрен күрсәтсә,

Шуңа шөһрәт, даннар күп.

Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып, үз сафына китә. Аннан «буяу» сатып алырга икенче малай килә. Уен «буяу»лар алынып беткәнче дәвам итә.

Самовар

Самовар һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш. Әби, «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә… шикәр!» —ди.

«Шикәр», акрын гына килеп, «самовар»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. «Самовар» карый, балаларны ң барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.

«Самовар» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самовар» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самовар»га җәза бирелә.

Гөрләмеш, яки кача-кача

Гөрләүчене берәр койма, багана як и өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, почмакка илтеп гөрләтәләр.

Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап гөр-гөр әйтә:

Гөр-гөр гөрлимен,

Вакыт күбен белмимен,

Вакыт күбен белер идем,

Мин бит сезне күрмимен.

Инде озак гөрләдем,

Моннан ары түзмимен.

Ул әйткәнче, балалар качып бетәргә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса, берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кычкыра. Шуннан ул гөрләгән ояга кайсы элек килеп кулы белән кагылса, шунысы тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдан килеп баскан булса, йә качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була да гөрләүче урынына баса.

Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.

Мәкаль әйтеш

Балала р түгәрәкләнеп утыралар . Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, «бер, ике, өч…» дип, алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә, уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң, …» — дип, яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа : «Шуны урырсың»—дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

Ыргытучы : Кем эшләми, …

Яулы к тигәне : шул ашамый.

Ыргытучы : Какма кеше капкасын, …

Яулы к тигәне : ү з капкаңны кагарлар.

Ыргытучы : Ачтан үлсәң дә, …

Яулы к тигәне : ата-анаңны ташлама.

Ыргытучы : Ачы булсаң, тоздай бул, …

Яулы к тигәне : татлы булсаң, балдай бул.

Ыргытучы : Бер тиенлек куян, …

Яулы к тигәне : у н тиенлек зыян.

Ыргытучы : Берәү туеп сикерә, …

Яулы к тигәне : берәү туңып сикерә.

Ыргытучы : Ашаганда колагың селкенсен, …

Яулы к тигәне : эшләгәндә йөрәгең җилкенсен һ . б .

Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәз а бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.

Ашханә

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгы п баса һәм түгәрәктәге балаларны ң һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйга турында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәре керү мәҗбүри.

Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. «Ашханә» дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.

Ак, димә, кара, димә…

Уенны ң максаты : балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар тезелеп утыралар. Санамы ш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:

— Синең күлмәгең нинди, акмы?

— Кызыл.

— Синең аягыңда туфлимы?

— Итекләр.

— Сөтнең төсе нинди? һ. б.

Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:

«Ак», димә, «кара», димә,

Башыңны түбән имә.

«Әйе», димә, «юк», димә,

Көлмә, елмайма.

Искәрмә: без кечкенә чагында бу уенны ике кеше уйный идек. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярмаган сүзләрне әйттерергә тырыша идек:

Әйе-юкны әйтмәскә,

Ак-карага тимәскә,

Өч миллион акчаң булса

Нишләр идең?

Чүлмәк сатыш

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.

Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.

Берәү чүлмәк алучы була һәм:

— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.

Хуҗа:

— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:

— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.

Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:

«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

— Сатам.

— Күпмегә сатасың?

— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышынна н кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

Почмак алыш

Уенның максаты: балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, аларда уяулык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар — «әбиләр». Бер бала, «әбиләр» янына килеп, мунча сорап йөри:

— Әби, мунча бир әле?

— Мунчам буш түгел әле.

— Әби, мунча бир әле?

— Ташы төшкән.

— Әби, мунча бир әле?

— Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әйтелә.)

Аннары тиз генә: «Һоп, һоп!» — дип, берничә мәртәбә кычкыралар. Шушы вакытта балалар урыннарын алыштыралар.

Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.

Песи белән тычканнар

Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган дүртесе, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.

Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша.

Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән яки кул белән ымлап, йә булмаса йөткереп, «Әйдә урыннарны алмашабыз!» дигән серне белдерәләр.

Шул вакыт песи, башын аска игән, күзен йомган булып, астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:

Мияу-мияу мышнаган,

Мич башында кышлаган,

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

Песи-песи поскан,

Ике күзен кыскан,

Кысса безне тоталмый,

Тотар иде, җиталмый…

Шулай дип җырлашка н арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.

Алырмын, кош!

Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бер­бер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.

«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.

Песием, песием

Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:

Песи, песи, пес итәр,

Ана песи сөт эчәр,

Ана песи сөт эчкәндә,

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң,

Лап итәр дә шап итәр!

«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.

Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.

Буш урынлы

Йөгереклек һәм җитезлекне булдыру өчен булган бу уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.

Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:

Саескандай чыйкаклап,

Мин йөримен өй саклап,

Каздай булып кыйгаклап,

Сиңа тиям, син әбәк!

Шулай дип берсенең аркасын а суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан

йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.

Казлар-аккошлар

Бу уен балаларның сөйләм телен үстерү һәм к, г авазларының дөрес әйтелешен тикшерү, ныгыту максаты белән үткәрелә.

Мәйданчыкның бер башына «казлар өе», икенчесенә «көтүче өе» билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк — «бүре өне».

Буш урын — «болын».

— Казлар, казлар!

— Га-га-га!

— Ашыйсыгыз киләме?

— Бик килә шул, бик килә!

— Алай булса кайтыгыз!

— Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында бүре бар,

Ул безне тотып ашар.

— Сезнең бар канатыгыз —

Очып кына кайтыгыз.

«Казлар», канатларын җәеп, болын өстеннән «өйгә» таба «очалар», аларга «бүре» каршы чыга һәм «казлар»ны тотарга тырыша. Тотылган «казлар»ны «бүре» үз өенә алып китә.

Кунаклар

Балала р кулга-кул тотынышып , түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар,

Чыж-пыж итеп коймаклар

Җәелде, әй җәелде. (Кулларын як-якка җәяләр.)

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. (Кысылалар.)

Җыелды, әй җыелды,

Аннан ары кабарды. (Кулларын югары күтәрәләр.)

Кабарды, әй кабарды,

Шиңде, юп-юка калды. (Чүгәлиләр.)

Пеште инде коймаклар,

Сыйландылар кунаклар.

Тордылар, баш иделәр,

Таралдылар, әй шатлар. (Баш ияләр.)

Бииләр, ай-яй шатлар. (Бииләр.)

Тәкыя үрәм

Балалар түгәрәк ясап баса, алып баручы уртада кала.

Алып баручы :

Мин йөримен болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Чәчәкләр җыям,

Тәкыя үрәм.

(Алдан балаларның һәрберсенә чәчәк исеме кушылган була.)

Алып баручы:

Кыңгырау чәчәк, кил әле,

бер елмаеп көл әле,

Кочагыма кер әле.

Кыңгырау чәчәк уртага чыга. Алып баручы белән кыңгырау чәчәк икесе ике якка йөгереп китә, буш урынны алырга тырышалар. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.

Чәчәк чакыру сүзләре:

Зәңгәр чәчәк, күк чәчәк,

Бигрәк тә матур чәчәк,

Тәкыямны матур итәчәк.

Аллы-гөлле миләүшә,

Безнең белән сөйләшә:

— Мине онытып калдырма,

Тәкыя үр,— дип дәшә.

Сары күзле, ак керфекле

Ромашка да бар әле.

Тәкыя бик матур булыр,

Кочагыңа ал әле.

Тузганак, тузганак,

Җил белән шаярып,

Алчы бер тузгалап.

Зәңгәр чәчәк

Балалар, кулга-кул тотынышып , түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, аңа тезләнеп, кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Түбәтәй

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлы й түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җы р ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа «җәза» бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.) Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм,— дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Көн-төн

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул — «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар.

Ябалак «төн» дип кычкырса, «кошлар» куллар белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла.

Уен, шул рәвешчә, түгәрәктә бер генә «кош» калганчы уйнала. Ул җиңүче була.

Ватык телефон

Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Бер бала уенны алып баручы була. Ул иң беренче утырган баланың колагына тиз генә бер сүз әйтә. Анысы үз чиратында янындагы иптәшенә, ә ул — күршесенә… Шулай итеп, бу сүз, колактан-колакка әйтелеп, теземнең икенче башына барып җитә. Шуннан соң уенны алып баручы сүз барып тукталган соңгы баладан:

«Нинди сүз?» — дип сорый. Тегесе әйтә. Әгәр сүз дөрес барып җитмәсә, ул рәт буенча сүзнең кемдә «бозылганлыгын» эзләп китә. Сүзне бозган бала артка барып утыра, һәм уен яңадан башлана. Әгәр сүз дөрес килеп җитсә, уенны алып баручы үзе артка барып утыра. Аның алдындагы бала уенны алып баручы була.

Энә, җеп, төен

Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала — энә, икенчесе — җеп, өченчесе төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә, балалар арасыннан төрлечә йөреп, җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Тегеләре берберсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса, аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Мияу-мияу, нинди төс?

Балалар санамыш ярдәмендә бер «песи» сайлап куялар.

Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм «Мияу-мияу!» ди. Балалар : «Нинди төс?» —ди п сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, сары булсын, ди. Балалар тизрәк якын-тирәдәге сары төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам һ. б.). Андый әйбер тапмаган бала тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тиеш. Тота алса, тотылучы песи булып, тота алмаса, үз урынында калып, уен шулай дәвам итә.

Төсле автомобильләр

Балалар бүлмәнең бер як стенасы буйлап, як и мәйданчык кырыена куелган урындыкларда утыралар. Алар — «автомобильләр». Уйнаучының һәрберсенә нинди булса да (үз теләге буенча) төсле флаг, яки төсле түгәрәк боҗра бирелә.

Тәрбияче бүлмә (мәйданчыкның) уртасына йөзе белән уйнаучыларга карап баса. Ул кулына төрле төстәге өч флаг тоткан. Тәрбияче флагларның берсен югары күтәрә. Кулларына тәрбияченеке төсендәге флаглар тоткан балалар мәйданчык буйлап (теләсә кайсы юнәлештә) йөгереп йөри башлыйлар; йөгергәндә алар автомобиль булып гүелдиләр. Тәрбияче кулындагы флагны югарыдан түбәнгә төшергәч, балалар туктыйлар һәм «автомобильләр кире кайталар» дигән сигналдан соң әкрен генә үз «гаражлары» (урындыклары) янына юнәләләр . Аннан соң тәрбияче икенче төстәге флагны югары күтәрә, һәм уен яңадан башлана.

Тәрбияче флагларны югарыга берәмләп, икешәрләп яки өчесен дә берьюлы күтәрә ала. Флагларның өчесен дә берьюлы күтәргәндә, барлык автомобильләр дә үз «гаражларыннан» чыгалар.

Утыр-утыр, Мәликә

Балалар түгәрәккә басалар, берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның кырыена утыра. Уртадагы бала аны капшап танырга һәм исемен дә әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Аю урманында

Мәйданчыкның бер очына сызык сызып куела. Бу «урман чите» була. Сызыктан 2—3 адым арыра к аю торган урын билгеләнә. Мәйданчыкның каршы ягына «балалар өе» сызып куела.

Бер бала «аю» итеп билгеләнә. Калган уйнаучылар үзләренең өйләрендә урнашалар.

Тәрбияче: «Урманга барабыз»,— ди. Балалар гөмбә, җиләк җыйган сыман, бер бөгелеп, бер тураеп, урманга киләләр һәм әйтәләр:

Аю бабай урманында

Җиләк, гөмбәләр җыям.

Аю өнендә утыра,

Безгә карап үкерә.

Аю бу вакытт а үз урынында утырырга тиеш . Балалар «үкерә» дигән сүзне әйтүгә, аю, үкереп, урыныннан тора, ә балалар өйгә йөгерәләр. Аю аларны тотарга (әбәкләргә) тырыша. Тотылган баланы аю үз өненә алып китә. Балалар яңадан җилә к һәм гөмбә җы я башлыйлар.

Аю 2—3 уйнаучыны тоткач, яңа аю сайлана, һәм уен яңадан кабатлана.

Соры куян юына

Уйнаучыларның берсе «куян» булып билгеләнә. Калганнары түгәрккә басалар. Куян түгәрәк уртасына баса. Түгәрәккә тезелгән балалар тәрбияче белән бергә түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Соры куян юына,

Ул кунакка җыена,

Юды борынын,

Юды авызын,

Юлы колагын,

Сөртте корытып!

Куян барлык хәрәкәтләрне шигырьдәге сүзләргә килештереп башкара, борынын, авызын, колагын юа һәм сөртенә.

Аннан соң ул ике аякта сикерә-сикерә түгәрәктә торучы берәр бала янына (кунакка) бара. Ул бала куян урынына түгәрәк уртасына баса, һәм уен кабатлана.

5—б куян алмашынгач, уен тәмамлана.

Нардуган

Бер бала уртага чыгарыла. Башк а балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып , шуш ы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмаса, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

Без дә

Иң беренче уенны алып баручы билгеләнеп куела . Ул салмак кын а берәр вакыйга сөйли. Әгәр аны ң сөйләмендә балалар башкара ала торган хәрәкәт-шөгыль телгә алынса, уенчылар хор белән: «Без дә!» — дип кычкыралар. Аларның хәленнән килми торган эшләр турында сөйләнелсә, дәшми калырга тиешләр. Кем дә кем булдыра алмас шөгыль, хәрәкәт турында сүз барганда, ялгышып: «Без дә!» — ди икән, ул бала уеннан чыгарыла. Мәсәлән, уенны алып баручы шундый хикәя сөйли:

— Мин урманга киттем (уенчылар: «Без дә!» — диләр).

Урманда мин җиләк җы я башладым («без дә!»). Менә көчле җил чыкты (дәшмиләр). Яңгыр ява башлады, күк күкрәде (дәшмиләр). Мин печән куышы астына кереп утырдым («без дә!») һ. б.

Уен җавап бирүчеләрнең берсе генә калганчы дәвам итә. Һәм ул җиңүче булып санала. Икенче уенда ул бала уенны алып баручы була.

Чараның темасы: Татар фольклоры.

Максат:

  1. Укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру
    эшен дәвам итү; халкыбызның милли тарихи үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт
    тәрбияләү.
  2. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең
    әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү.
  3. Укучылар арасында үзара дуслык, бердәмлек сыйфатлары булуны ныгыту.


Материал:

  1. С.Әхмәтов. Уйныйбыз да,җырлыйбыз да…,Чаллы, 1991
  2. Р.Ягъфәров. Кәҗә-мәкәрҗә; Казан»Мәгариф», 1994.
  3. Гөлбакча.
  4. Нигъмәтжанов М.Н. Татар халык җырлары. -Казан, 197б.
  5. Халык уеннары. — Казан, 1990.

Жиһазлау: тубәтәй, кул эшләреннән кургәзмә, телевизор, DVD-караоке,
магнитофон, кулъяулык, курчак, милли татарча чәй табыны.

Дәрес барышы:

— Исәнмесез, укучылар!

— Исәнмесез, саумысез!

— Хәерле көн, балалар!

— Имин үтсен көнегез!

— Кәефләрегез ничек соң?

— Кояшлы иртә кебек.

— Укучылар, без буген сезнең белән халкыбызньң милли гореф-гадәтләре турында
сөйләшербез. (Слайд 1). Алар кешене тәрбиялерәк итәргә булышалар. Татар
гаиләсендә балаларга тәрбия биру милли йола-гадәтләргә нигезләнеп алып барыла.
Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны саклавы,
үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Безнең
халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сеючән, ярдәмчел, күңел ачучан халык.

Без бүгенге дәресебездә татар халык җырларына, биюләренә, мәкаль һәм
әйтемнәренә, табышмакларга, уеннарга тукталырбыз.

— Иң элек татар халык җырларын башкарып китик. Укучылар, сез җырлар
яратасызмы? (…) Әйе, безнең халкыбыз да җырларны бик яраткан һәм җырлар иҗат
иткән. Ул җырларны бәйрәмнәрдә, кичке уенлыкларда, аулак өйләрдә җырлап күңел
ачкан. Укучылар, сез татар халкының нинди җырларын беләсез? (…)

— Халкыбыз кешене киеменә карап каршы алган, акылына карап озаткан. Өс-баш
матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле. Осталар чиккән
калфаклар, кәләпүшләр, тубәтәй-ләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бәби
итәкле кулмәкләр, камзуллар искиткеч матур. Әби-бабаларыбыз кием-салымга тәнне
каплау, тәнне жылыту чарасы итеп кенә карамаганнар, анъң килешле, уңайлы булуына
да игътибар иткәннәр. Бүгенге күргәзмәбездә дә сез татар халкыньң чигелгән
кием-салымнарын күрәсез. (күргәзмә карау).

Костюмнар (слайд 2-3)

— Ә сезнең әти-әниләрегез нишли, нинди кул эшләре белән шөгыльләнәләр?
(сөйлиләр)

— Татар халкы мәкальләр иҗат иткән һәм кулланган. Без сезнең белән мәкальләр
өйрәнгән идек. Ә хәзер ул мәкальләрнең сезнең исегездә калу-калмавын тикшереп
карыйк. “Мәкаль әйтеш” уены.

Мәкальләр (слайд 4)

Туган илең – (туган анаң).

Кем әшләми – (шул ашамый).

Сабыр төбе – (сары алтын).

Җиде кат үлчә — (бер кат кис).

Әткәй – шикәр, (әнкәй – бал).

Уку – (энә белән кое казу).

Эш беткәч, (уйнарга ярый).

Гыйлем – нур, (наданлык – хур).

Эшнең (ояты юк).

Саф һава – (тәнгә дәва).

— Бишек жырлары – кеше күңеленең иң нечкә кыллары. Шуңа да аларны һәркайсыбыз
сабый чакның якты истәлеге итеп, гомер буе күңел түрендә саклый. Бишек җырлары
ана белән бала икәүдән – икәү генә калган вакытта башкарыла.

— С какой целью исполняются колыбельные песни?

— Как они поются?

“Народ-поэт”, “народ-мудрец” на протяжении веков создавал лирику материнства.

Через песню мама передавала ребёнку свою ласку, любовь, нежность.

Бишек җыры (слайд 5)

— Считалось, что с шестинедельного возраста ребёнок понимает обращённые к
нему слова, реагирует улыбкой на слова взрослых. Сон, как живое существо,
приглашают в дом, к колыбели, просят усыпить ребёнка. В песнях выражают
пожелания счастья ребёнку во взрослой жизни.

— Когда ребёнок подрастал, начинал говорить, он учился у взрослых. Это
детский фольклор.

Заклички. Эндәшләр (слайд 6)

— Что вы знаете о закличках. (Ответы детей)

— Люди верили в волшебную силу слова, верили, что произнесённые
слова-заклинания может повлиять на силу природы. Ребёнок знакомится с природой,
играет с ней на равных.

— Какие вы знаете заклички?

 Загадки. Табышмаклар (слайд 7)

Табышмакка җавап табу өчен, ут кебек зиһен йөгереклелеге кирәк. Ул үзе
кечкенә булса да, эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Тик моның өчен
хыялың бай һәм җитез булсын да зиһенең йөгерек булсын.

— Әйдәгез табышмаклар әйтешеп алыйк:

Считалки. Санамышлар (слайд 8)

Самый распространённый жанр детского фольклора.

— Для чего нужны считалки? Какие вы знает считалки? 

Дразнилки. Үртәвечләр

— Что высмеивалось в дразнилке?

 Скороговорки. Такмаклар (слайд 9)

Прослушивание детей.

Изучать нужно, чтобы не забывать устное народное творчество нашего края,
передавать его из поколения в поколение.

— Детский фольклор – явление вечное, ибо вечно детство, которое дано
человеку, что бы играя, творить жизнь.

— Татар халкы күңел ачучан халык, дидек. Ул хезмәт итү белән беррәттән ял
да итә белгән. Бәйрәмнәрдә, кичәләрдә төрле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез без
дә татар халкыньң «Йөзек салыш» уенын уйнап алыйк.

Укытучы:

— Аулак өйләрдә, кичке уеннарда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның
матурлыгы макталган, шаян биюләр, уен – такмаклар яңгырап торган.
(Cлайд 10)

(Җырлы – биюле уен “Челтәр элдем читәнгә”)

Әпипә (слайд 11)

Бию (слайд 12)

Йомгаклау.

— Бүген без халкыбызның матур гореф-гадәтләренә, фольклор әсәрләренә тукталып
үттек. Без үзебенең милләтебезне онытмыйча, милли гореф-гадәтләрне дәвам итәргә,
фольклор әсәрләрен сөйләмебездә кулланырга тиешбез.

— Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны
киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татар халык йолалары бэйрэмнэре сценарий башлангыч
  • Танцуют флешмоб на вднх вдохновение праздник
  • Танцуй сегодня праздник ночной
  • Тарандес праздник армян
  • Танцуй красивая танцуй сегодня праздник твой барыкин