Татар кызына сценарий

“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы бәйге- тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребе

«Татар кызы» бәйгесе

Зигангирова Р.М. беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1 нче алып баручы.

Дәверләрнең горурлыгы,

Хыялдагы татар кызы.

Кайт хыялдан чынбарлыкка,

Бу милләттәшеңнең йолдызы.

 2 нче алып баручы.

Әйе, татар кызы мин,

Тарих биргән олы исем ул.

Минем буем, сыным, күз карашым,

Миндә генә булган төсем ул.

 1 нче алып баручы.

— Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүгенге “Татар кызы -2016” бәйгесенә багышланган кичәнең үзәгендә мәктәбебезнең иң булган, иң уңган, иң чибәр урта сыйныф кызлары. Әйдәгез, көчле алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.

1 а.б. Бәйрәм белән сезне, кадерле кызларыбыз. Бүгенге бәйрәмебез “Татар кызы” дигән исем аша кызларыбызның уңган, булганлыкларын сынарбыз.

2 а.б. Хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырырга рөхсәт итегез:

2 а.б. Ә шулай да, жюрига кызларыбызның кайсы якларына игътибар итәргә кирәк булыр соң?

1 а.б. Беренче – киемнәренә.

2 а.б. Икенче – үз-үзләренең тотышларына, ягъни тыйнаклыкларына.

1 а.б. Зирәклегенә, тапкырлыгына.

2 а.б. Уңганлыгына.

1 а.б. Җыр-биюгә осталыгына.

2 а.б. Җитәр, бәйгенең ямен җибәрмик, тамашачыга карарга калсын.

 Кызларны озатабыз

1 а.б. “Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә.

Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз.

Ул “Таныш булыйк” дип атала.

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап- гади сүзләрендә

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар  кызы,

Кем бар тагын синдәй бүтән?

(Визитка)

II. Интеллектуаль тур 

1 а.б. Тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас безнең халыкка. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

Ә кызларга сораулар бирергә сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы. «Башын әйтәм, ахырын тап!» уенын уйнап алыйк.

• Тырышкан – табар, … (ташка кадак кагар).

• Җиде кат үлчә, … (бер кат кис).

• Үзеңне үзең зурлама, … (кеше сине зурласын).

• Китап – … (белем чишмәсе).

• Ни чәчсәң, … (шуны урырсың).

• Берлек кайда – … (көч шунда).

  • Иң таталы тел- туган тел, ( анам сөйләп торган тел)
  • Сабыр төбе- (сары алтын)

Киләсе биремдә кызларыбызның зирәклеген тикшерик. Сезнең игътибарыгызга – «Сорау бирәм, җавабын тап!» уены.

• Арчада нәрсә тегәләр?

• Галиәсгар Камал кем ул?

• Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм ?

• Кем ул Р Фәхретдин

• Заманында Чистай шәһәре нәрсәсе белән данлыклы иде?

• Казанда хатын-кыз исеме белән аталган нинди архитектура корылмасы бар?

  • Һәр кешенең яшәү урыны?
  • “Кешенең бөтен нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш” бу сүзләрне кем әйткән?

Алып баручы. Кызларның белемнәрен тикшерүне дәвам иттерәбез, Алдагы бирем – «Халкыбызның күренекле кешеләрен ата!» уены.

Татар артистлары: …

Татар шагыйрьләре: …

Татар композиторлары: …

Татар язучылары: …

2 а.б. Хөкемдарлар кызларның җавабын бәяләгәндә, үзенең моңлы җырларын кызларга Юриков Артур бүләк итә.

III тур. Татар милли киемнәрен тәкъдир итү.

1 а.б. Кеше һәрчак омтылып яши. Җиңүгә, яшәргә омтыла һәм үзенең яшәве белән кешеләргә шатлык, сөенечләр, матурлык тудырырга омтыла. Бүген без, кадерле кунаклар, сезне үзебезнең татар халкының ерак үткәнендә булган һәм хәзерге көндә инде онытылып бара торган эстетик яктан үзенчәлекле, сәнгать иҗаты дәрәҗәсендәге бизәкләр белән чигелгән киемнәр белән танышып үтәрбез.

2 а.б. Көнчыгыш мөселман илләренең, Европаның төрек телле халыкларының һәм инде һичшиксез Алтын Урда халкының көчле тәэсиренә карамастан, татар халкы үзенең көнкүреш, тел, кием һ.б. үзенчәлекләрен саклап кала алган.

1 а.б. Идел буе болгарлары йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар.

Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре, башмаклары үткән гасырда үк дөнья базарында дан тоткан.

2 а.б. Халкыбызның рухи камиллеге, шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр белән кием-салымнарга төшкән. Менә бүгенге кичәдә без аларның кайбер үрнәкләрен күреп үтәрбез.

1 а.б. Татар хатын-кызлары кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта җитез, булдыклы бит алар…

7 клас  егетләре җырлый

2 а.б. Бәйгебезнең бу өлешен “Ак алъяпкыч билләрдә” дип атадык.

1 а.б. Гомер буенча ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң?

Туй, бәби ашлары – токмачлы аш, авыл мичендә пешкән икмәк, чәкчәк, гөбәдия, кош теле, коймак…

2 а.б. Менә бүгенге кичәгә дә кызларыбыз тантаналы бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклар белән килгәннәр.

Бу осталыкка алар әниләреннән, әбиләреннән өйрәнгәннәр.

Кызлар, сүз – сезгә.

IV.Татар милли ашларын тәкъдим итү.

(музыкаль пауза)
бию төркеме чыгышын карап үтик. Турал Рузил

1 а.б. Тышта ямьле яз ае. Сабантуйга да ерак әле. Аңа кадәр бүләккә әллә ничә сөлге, ашъяулык, кулъяулык чигеп бетерерлек вакыт бар әле.

2 а.б. Өем түрләренә эләр идем,

Килешер лә микән чигешем

Килешмәслек түгел, һай чигеше,

Болар – кызларыбызның кул эше.

Я, кызлар, күз нурыбызны, күңел жылыгызны кушып үзегез бәйләгән, бизәгән, чиккән хәзинәләрегез белән таныштырыгыз әле.

V. “Алтын куллар” Минем яраткан шөгылем.

1 а.б. Кадерле дуслар! Бүген сезне каршыга чыккан кызларыбыз, танылган җырчылар, атаклы нәфис сүз осталары да, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары да түгел. Алар гап-гади кызлар! Әмма аларның рухлары нык, күңелләре бай.

Хәзер алар безгә үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтерләр.

VI. Музыкаль номерлар.

1 а.б. Кичәбез ахырына да якынлашты. Хөрмәтле хөкемдарларыбыз, сүзне сезгә бирәбез.

VII.Әбием сандыгы

1 нче алып баручы.

— Монда сүз иң кадерле әйберләр турында барыр. Ул әйберләр сезнең гаилә өчен ничек кадерле? (Кызлар үзләре алып килгән әйберләр белән таныштыралар, сөйлиләр).

2 нче алып баручы.

Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

— Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең бәйгебез тәмам . Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык теләп саубуллашабыз. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!

Хөрмәтле дуслар! Менә бәйгебез ахырына якынлашты. Йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез

Вед 1 Татар теле минем туган телем,

Саклый аны батыр милләтем.

Әби –бабай теле,

Ата –анам теле

Куңелем тулы аңа хөрмәтем!

Вед 2 Туган телем –татар теле ,

Бик якын ул куңелгә.

Тәмле сузе , җыр-моннары өчен

Онытмам мин аны гомергә

Вед 1 Әнием дә татар кызы,

Әтием дә татар улы ,

Шулай булгач барыбыз да

Балалар: Без татар балалары.

Жюри сайлау

Вед 2: Шушы сузләр белән, без “Татар малае” һәм “ Татар кызы” бәйгесен ачык дип игълан итәбез .Сезнен алда буген татар халкына гына хас булган батырлыкларын ,унганлыкларын малайлар һәм кызлар тәкъдим итәчәкләр һәм уз-ара коч сынашачаклар.

Вед 1 Безнен бакча малайлары

Килгән буген бәйрәмгә

Татар егетләре алар

Бирешмәсләр беркемгә.

Ә хәзер бәйгедә катнашучы малайларны алкышлар белән каршылыйк.

Аларнын һөнәрләре белән якыннанрак танышыйк.

Бәйгебезнең беренче өлеше : “Танышу”( узләренен һөнәрләрен курсәтәләр)

Вед 2: Малайларыбыз белән таныштык. Аларнын булганлыкларын, осталыкларын, кул эшенә, биюгә, моңга………….. сәләтләрен курдек.

Афәрин егетләр.Алкышлар.

Әйдәгез кызларыбызга кучик.

Элек –электән татар кызлары биюгә, җырга оста булганнар. Аларнын куллары белән чигелгән сөлге,кулъяулык, мендәр тышлары татар өйләренең курке булып торган .Пешергән ризыклары исә теленне йотарлык тәмле булган ди.

Вед 1 Безнең кызларыбыз да алардан калышмыйлар. Курегез,купме һөнәрләре бар аларнын…һәрберсе кул эшенә , аш-су га, җырга –биюгә оста.

Әйдәгез әле кызлар, узегез белән таныштырыгыз.

Кызлар “Таныштыру”

Вед 1 Карагыз әле, нинди сәләтле .унган,зирәк, сылу ,ягымлы …… икән безнең заман кызлары да. Һичшиксез, аларның сәләтләре нәселдән кучә, әлбәттә.

Булдырдыгыз , кызлар, афәрин. Бул алкышлар сезгә яңгырый.

Жюри сузе

Вед 2 Менә бәйгебез тәмам,

Сынаулар артта калды

Барчагызга афәрин !

Берегез дә сынатмады!

Вед 1 Теле юкның иле юк диеп

Хак әйтәләр халык телендә

Телем дә бар минем

Илем дә бар .

Яшәу рәхәт туган җиремдә

 Сценарий свадьбы на татарском языке — Котлы булсын туегыз!

Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар.

Тамада:

Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,

Ә тормышлар тормый дулкынсыз.

Тормыш дулкыннарын басар өчен,

Яшәп булмый сөю, ялкынсыз.


Хәерле көн, хәерле кич хөрмәтле туганнар! Кода-кодачалар! Дуслар-иптәшләр! Без бүген сезнең белән безнең өчен иң кадерле булган якыннарыбыз (фәлән) белән (фәләннең) туй мәҗлесенә җыелдык. Аларның кавышуы – олы куаныч, зур шатлык, бәхет. Ә хәзер әйдәгез, бу очрашуның сәбәпчеләре кәләш белән кияүне көчле алкышлар белән каршы алыйк! Рәхим итегез!

Ай икегез, икегез,

Тигез гомер итегез.

Икегез дә пар килгәнсез,

Тигез гомер итегез!

Котлы булсын туегыз,

Безгә үрнәк булыгыз.

Мәңге-мәңге бергә булсын

Тормыштагы юлыгыз.

Кадерле кияү белән кәләш! Сезнең бүген иң бәхетле, иң шатлыклы көнегез! Галәмдә тагын бер матур гаилә туды. Сезнең кебек гаиләләр безнең тормышыбызның бизәге. Гаиләгез һәрчак нык булсын. Хөрмәтле кияү һәм кәләш, мәҗлесебез кунаклары! Ә хәзер гаилә учагы кабызырга тәгъдим итәм.

кияү белән кәләшкә шәм һәм шырпы бирәләр. Алар гаилә учагын кабызырга тиеш булалар. Бу вакытта залда утлар сүнә, талгын гына музыка уйный. Парлар ут кабызган вакытта алып баручы түбәндәге сүзләрне җиткерә

Кайчандыр, бик борынгы вакытларда Ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Ут – тормыш терәге, тормыш символы. Сез дә яшьләр үзегезнең гаилә учагын кабызып җибәрегез. Шушы учакның ялкыны гомерлекә сезне озатып барсын, күңелегезне җылытып, бер-берегезгә булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юлыгыз һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш утыгыз мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәгез! Бәхетле булыгыз!

Сезнең бәхет капкасын

Бәла-каза какмасын!

Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә

Сезнең өйне тапмасын.

Ягылмасын ялалар.

Кагылмасын бәлаләр.

Өйгә-илгә ямь биреп,

Гөрләп торсын балалар.

Кулыгыз кулга тотынып,

Бәхетегез мул булсын.

Ахыр суларга кадәр

Адресыгыз бер булсын!

И гүзәл пар! Сезне

Яңа тормыш башлавыгыз белән котлыйбыз!

Бәхетле озын гомер телибез!

Хөрмәтле кунаклар рөхсәт итегез бүгенге туй мәҗлесен башлап җибәрергә! Җырлап, биеп, күңел ачып бүгенге көнне онытылмаслык итеп уздырыйк әле. Кызыл туйлар котлы булсын!

Алып баручы кунакларга табындагы ризыклардан авыз итәргә кыстый. Кунаклар саларталр ашап, сулар эчкән вакытта “Пар балдаклар” җыры башкарыла

Тамада: Кешенең чын бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармый. Төрле каршылыклар, киртәләр дә очрый. Моның шулай икәнлегенә сезнең әти-әниләрегез шаһит. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны-олы итеп, хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын сезгә. Ә хәзер сүзне кияүнең әти-әнисенә бирик әле. Алар менә шундый тырыш, эшчән, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның да уллары белән киленнәренә әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез. Иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

Кияүнең әти-әнисенә сүз бирелә

Тамада: Кияүгә шундый аккош кебек гүзәл, матур, чибәр, уңган-булган кыз тәрбияләгәннәре өчен кәләшнең әти-әнисенә мең рәхмәт. Аларның да балаларына үгент-нәсыйхәтләре, әйтер сүзләре бардыр мөгаен. Рәхим итегез! үзегез белән дә таныштырып җибәрергә онытмагыз

кәләшнең әти-әнисенә сүз бирелә

Тамада: Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар бокалларыбызны тутырып, әти-әниләр өчен күтәреп куек. Һәм әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап алыйк. (җыр башкарылган вакытта беренче кайнар аш китерелә).

Тамада: Түр башында, кияү-кәләш, әти-әниләрдән тыш тагын бер егет белән бер кыз утыра. Алар шаһитлар. Әйдәгез әле алар белән дә танышып китик булмаса. Үпкәләп калулары да бар бит! (Шаһитлар үзләре белән таныштыралар).

Тамада: Шундый зур хезмәткә

Алынган шаһитлар!

Туйның күркәмлелеген

Алар тикшереп торалар.

Яшь парларның туе

Гөрләп узсын әйдә.

Ә бу бокалларны

Күтәрик шаһитлар хөрмәтенә.

Тамада: Кунаклар кыбырсына башлады,

Аяклар ойи башлады.

Булмый болай утырып,

Киттек җаным, әйдә биергә.

Хөрмәтле кунаклар әйдәгез бию залына. Рәхәтләнеп күңел ачып, биеп, уеннар уйныйк. Ә иң беренче биюне безгә кияү белән кәләш башкарыр. Ә инде аларга сез дә кушылырсыз. Рәхим итегез, беренче гаилә биюненә. (бию вакытларында төрледән-төрле уеннар да үткәрергә була).

Тамада: Хөрмәтле кунаклар әйдәгез табыннарга утырышыйк. Менә монда, кияү белән кәләш адрысына меңләгән хат, посылка килеп иреште. Әйдәгез әле аларның кайберләрен укып алыйк.

икенче аш китерелә

Сезнең кавышуыгыз белән котлыйбыз. Тормышыгыз ширбәт ае кебек узссын. Хөрмәт белән: умартачылар оешмасы.
Котлыйбыз һәм сезгә искәртеп үтәбез. Якын арада һәм 50 ел эчендә аерылышу турында гаризалар кабул ителмәячәк. Халыкара суд комиттыннан.
Бураннар да, салкыннар да, җилләр дә сезнең капкагызны шакымасын. Бары тик йортыгызда мәхәббәт, сөю атмосферасы гына хөкем сөрсен. Гидроменцентр.
Сезнең өчен палатада махсус урын әзерләнгән. Түземсезлек белән яшь әнине көтәбез. Балалар табу йортыннан бер көтү шәфкать туташлары.
Кияүгә махсус хат: Сезне балалар коляскасын йөртүгә өйрәтү курсларында көтеп калабыз. ГИБДД дан.

Тамада. Хөрмәтле кияү һәм кәләш! Кода-кодагыйлар, кодачалар! Шушы көнгә кадәр сез кайберләрегез әле бер-берегезне белми ә йөргәнсез. Ә бүгенге шатлыклы вакыйга сезне туганлаштырды да куйды. Сез бер-берегезне әле белеп тә бетерми торгансыздыр. Шуңа күрә кунаклар белән таныштырып китү бик кирәклк күренеш булыр. Таныштыру өчен микрафонны ике як кодагыйга тапшырам. Алар үз туганнары белән таныштырып җибәрсеннәр әле.

Ике кодагый үз ягыннан килгән туганнары белән таныштыра, исемнәрен әйтеп үтә

Хөрмәтле кунаклар! Табындагы ризыклардан авыз итегез. Оялып утырмагыз. Сез ашап-эчеп алган арада сезнең хөрмәткә җыр башкарыла. (туй турында берәр җыр. Туй турындагы җырларны сайттан карарга була).
Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә ике кеше чакырыла. Алар башта бер, аннары ике, аннары өч, аннары дүрт һ.б. чупа-чупс конфетын авызларына кабып, шигырь яисә җыр җырларга тиеш булалар. Кемнең авызына күбрәк конфет сыя шул җиңүче була.
Хөрмәтле туганнар, дуслар! Сезнең кияү белән кәләшкә теләкләрегез күптер. Махсус теләкләр өчен альбом тәгъдим итәбез. Сез анда үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне язы аласыз. Туй ахырында ул истәлек яшь гаиләгә тапшырыла. Туй бетеп өйгә кайтып киткәч рәхәтләнеп төне буе теләкләрне укып ятсыннар.
Хөрмәтле кунаклар туебызның иң мөһим өлеше – килгән кунаклар теләкләр әйтә башласын. Гаилә бюджетына киләсе акчаларны менә шушы матур бер сандыкка салып барыйк.

Теләкләр әйткән вакытта төрле уеннар да уйнарга мөмкин

Шушында яңгыраган барлык теләкләр хөрмәтенә бокалларыбызны күтәрик. Һәм барыгызны да бию залына чакырам. Анда безне кызыклы гына шоу көтә. (бию залында төрле уеннар уйнатып, биетергә мөмкин.
Кәләш туй букетын кияүгә чыкмаган кызларга “ата”.
Кияү белән кәләш! Килгән кунаклар табынга рәхим итеп килеп ягы әзерләгән күчтәнәч: каклаган каз белән чәк-чәктән авыз итик.

Чәк-чәк һәм каклаган каз алып чыгу презентациясе төрле туйда төрлечә үткәрелә. Ул бары тик фантазиядән генә тора
Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә 3 пар чакырыла. Уенның тәртибе буенча ирләрнең күзләрен яулык белән бәйләргә тиеш булабыз. Ә хатын-кызларга причепкалар эләктерәбез. Ирләр аны тиз арада йомык күз белән эзләп табырга тиеш булалар. Башладыкмы!? Бер! Ике! Өч!
Туй мәҗлесебезнең иң югары ноктасына килеп җитәбез. Туй тортын алып чыгарга вакыт килеп җитте. Көчле алкышлар белән каршы алыйк!!!.

тортны кискән вакытта шигырь укыла

Бүген сезнең иң бәхетеле,

Иң бәхетле көнегез.

Матур булсын күңелегез,

Тәмле булсын телегез!

Гөрләтеп әйдә, туйлагыз,

Туйның кимен куймагыз!

Тик башыгызны җуймагыз,

Яратышып туймагыз!

Яратып кына яшәгез

Берегезне берегез –

Ходай биргән мәхәббәтнең

Кадерләрен белегез.

Арабыз да сокланырлык

Матур оя корыгыз!

Матур, җылы оягызда

Тату гына торыгыз.

Туйганчы биеп калыгыз,

Туйганчы җырлашыгыз!

Бәхетле картлыкка илтсен

Бүгенге юл башыгыз.

Яшь чакларның узганын да

Сизми калырсыз әле.

Туегызны сагыныплар

Искә алырсыз әле!

Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге туй мәҗлесебез ахырына якынлаша. Монда булган монда калсын. Үпкәләштән булмасын. Ничек кенә күңелле булса да таралышыр вакыт. Исән-имин булыйк. Бәб туенда очрашканга кадәр саубулыгыз!!!

Тәмам.

Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәреләчәк “Татар егете” бәйгесенә программа

Хәерле көн, барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле егетләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Буранлы көннәрегездә, сагышлы төннәрегездә күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.

Шушы бәйрәм кебек ямьле булсын

Яшәр елларыгыз агышы.

Дәрт-дәрманлы булсын хыялыгызның

Яшәр өчен канат кагышы.

Карап тормый ара еракка,

           Дуслар килгән безгә кунакка.

           Дуслык – безнең тормыш үзәге,

           Дуслык – безнең бәйрәм бизәге.

А.б.      Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән  кунаклар! Бүгенге “Татар егете — 2011”бәйгесен башлыйбыз.Кичәбезнең үзәгендә Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең  иң булган, иң уңган, иң чибәр,иң тырыш егетләре.Әйдәгез, сезнең кайнар алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.

 1нче сан астында чыгыш ясаячак егетебез    Ногманов Айнур

 2нче сан астында    Сафин Айрат                          

3нче сан астында            Фәйзрахманов Нияз

 4нче сан астында           Әхмәтшин Ирек 

 5нче сан астында           Зиганшин Илназ

 6нчы санлы егетебез   Фәтхуллин Рияз

7 нче санлы егетебез Исламов Ринас

 А.б.   Әлбәттә, һәр ярышка бәя бирүчеләр булырга тиеш һәм мин сезне егетләребезнең асылларына бәя бирәчәк жюри әгъзалары  белән таныштырып үтәм. Алар Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбен иң сөйкемле, ягымлы, мөләем ханымнары: Гимадиева Валентина Васильевна,Низамова Гөлия Магъсумовна,Яруллина Алсу Исламгалиевна

Шулай итеп, катнашучылар да, жюри да әзер, ә сез, хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме? Алайса башлыйбыз.

А.б.    Бу бәйгедә тәүге тапкыр,

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез?

Сыналырсыз җыр-моңда.

Яратырбыз, алкышларбыз.

Хәер-фатиха бездән.

Һәркем монда җан атып,

Җиңү көтә бит сездән

1 нче бәйге – “Үзем турында үзем” дип атала.Егетләрнең һәрберсе үзләре белән таныштырырга тиеш була. Сүзне 1 нче сан астында чыгыш ясаучы

(9 кл.)________________

Музыкаль тәнәфес Гарафутдинова Азалия башкаруында җыр “Туган авылым”

2 нче бәйге – “ Сәхнә осталыгын күрсәтү”.Егетләребез үзләре әзерләгән өзек тәкъдим итәләр. (10 кл.)

Музыкаль тәнәфес бию “Джайф»

3 нче бәйге – Чираттагы ярышыбыз җыр-моң өлкәсеннән һәм бәйгебез “Җырчы” дип исемләнә.

Кешене гомере буена

хыялдан хыялга җыр әйдәр,

Җыр назлар…Кирәксә, җыр – яклар!

Кем телне, кем җырны күтәргән

Халыкның йөрәген шул саклар!

Җырсыз кеше – канатсыз кош

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.

Сүзне ( 11кл.)

Хәзер инде сәхнәне

Биючеләргә бирәбез

Бу биюне сезгә дә

Без күрсәтеп үтәбез

4 нче бәйгебез егетләрнең үзләре алдан әзерләгән “Биюләре”

5 нче бәйге “Галим” дип атала.

Уеңны уйдырып сал,

Фикерең анык булсын.

Галимлеккә барганда,

Юлларың синең уңсын.

Егетләрне хәзер зирәклектә сынап карыйк. Сезгә сораулар бирелә, вакытка сорауларга тиз-тиз генә җавап бирергә кирәк.Башладык.

Егетләребез сорауларга җавап эзли торган арада сезнең өчен Гиниятов Нияздан җыр

Сораулар: (өләшенә)

1. Бу өзек нинди әсәрдән ? Кем язган ?

Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем. (Г.Кутуй”Сагыну”нәсере)

2. Бу өзек нинди шигырьдән ? Авторы ?

Әкияттәге ике бала кебек,

Каен башларына үрмәләп,

Ике штансыз малай дөнья белән

Танышып йөргән идек бергәләп… (Һ.Такташ ”Мокамай”)

3. Бу шагыйрь нахакка гаепләнеп 16 ел гомерен төрмәдә үткәргән. Хатыны аны коткару өчен үзенең канын тапшыра, чәч толымнарын кисеп сата. (Х.Туфан)

4. Бу балыкның русча исеме Зур күзле булуыннан чыгып бирелгән,ә татарча исеме Татарстанның Кама елгасы буена урнашкан бер шәһәре исемен йөртә.Бу нинди балык?(Алабуга,окунь)

5. Ул –шагыйрь,язучы ,драматург. Армия сафларында хезмәт иткәндә, турниктан егылып имгәнә. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, үзендә яшәргә, иҗат итәргә көч таба. Сүз кем турында бара ? (Ф.Яруллин)

6.”Шәлегә бер кил әле” җырының сүзләрен кем язган?( К.Каримов)

7. Татар Дәүләт опера һәм балет театры кем исемен йөртә ?

А)К.Тинчурин

Б) М.Җәлил

В) Г.Камал

Сүзне хөкемдарларга бирик.

6 нчы бәйге – “Биеп күнел ачабыз” дип атала.  

Һәр егет үзенә һуш килгән кызны сайлап, безгә “Вальс”әйләнеп күрсәтсен әле. 

Егетләрнең кул хезмәтенә осталыкларын тикшереп карыйк әле 7 нче бәйге – “Төймә тагу.( Тизлеккә) Эшен тәмамлаган егет жюри членнарына тапшыра.

8 нче бәйге

Шагыйрь”,“Язучы”исемле турыбызга килеп җиттек.Сезнең арада булачак шагыйрьләр,язучылар качып ятмый микән,шигырь,мәкаль язуга осталыгыгызны тикшереп карарбыз.

Сиңа киңәшем бар, дускай,

Шагыйрь я язучы буласың килсә.

Теләгеңә ирешерсең –

Дөрләп кабынган хисеңә

Эреми йөрәк түзсә.

Бәйгебез — “Туган як “ темасына мәкалә язу.

Шагыйрьләребез,язучыларыбыз иҗат эше белән шөгыльләнгән арада ял итеп алыйк.

Музыкаль тәнәфес Бию 6 нчы сыйныфлар.

Чираттагы ярышыбыз

Спорт өлкәсеннән булыр.

Отжимание ясарсыз

Ә без көч бирик,дуслар.

9 нчыбәйге “Спортсмен” дип атала. Сезгә хәзер отжимание ясарга кирәк булачак.(Минутка)

10 нчы бәйгеТөсле кәгазьдән Ватанны саклаучылар көненә багышлап открыткадан аппликация ясау.

Сүзне хөкемдарларга бирик.

“Егет кешегә җитмеш төрле һәнәр дә аз” дигәнннәр халыкта. Безнең егетләребез һәряклап оста һәм сәләтле икәннәре миндә бер генә дә шик тудырмый. Сездә дә шулайдыр. Ә хәзер, әйдәгез әле аларга сәләтләрен курсәтергә мөмкинлек биреп алдагы бәйгене игълан итик. 11 нчы бәйге – Скакалка сикерү.(Ялгышканчы)

Мин үзем сәләтсез түгел

Күп нәрсә эшли беләм

Теләсәгез сезнең өчен

Пилмән дә ясап бирәм.

12 нче бәйге “Пилмән ясау”

Музыкаль тәнәфес Җыр Әхмәтгалиева Алия

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез.

Хөрмәтле дуслар! Бүгенге “Татар егете — 2011”бәйгесенә йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез. Шуның белән безнең бәйгебез ахырына якынлашты. Барыгызга да исәнлек-саулык, шатлык һәм бәхет телибез. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!

Ростовская область

г. Пролетарск

МБОУ лицей № 1

Учитель начальных классов: Доля Елена Анатольевна

Номинация «Мы такие разные, мы такие классные!»

Фестиваль народов России. Татары.

(в сценарии участвует все учащиеся класса- 20 чел)

Выступление длится 7 – 10 минут.

Звучит гимн Татарстана. Все стоят смирно.

 Исәнмесез балалар!

(Все) Вас приветствует семья татар!

1 чел: Республика наша, Татарстан, богата плодородными землями и лесами.

2 чел: По нашей Земле протекают великие могучие реки — Кама и Волга.

3 чел: На плодородных землях прекрасно растет пшеница и рожь.

4 чел: Самая большая гордость Татарстана — это люди, живущие в республике.

5 чел: И все, кто здесь живет, крепко любят свой родной Татарстан.

6 чел: Все народы: татары, башкиры, русские, казахи живут дружно….

(Все) в мире и согласии.

7 чел: Главный город республики татарстана – Казань.

8 чел: Казань – наш город древний
Уже тысячелетний,
Один из самых лучших
В России городов.
9 чел: Всегда со всем радушием
Друзей встречать готов.

10 чел: У каждой страны есть свои символы – гимн, флаг и герб.

11 чел: Флаг Татарстана состоит из 3-х цветов:

12 чел: зеленый цвет на флаге – это цвет весны и молодости,

13 чел: белый цвет – чистота,

14 чел: красный цвет – это цвет солнца, энергии и силы.

15 чел: На гербе изображен  Белый барс, он крылатый — означает свободу и независимость татар.

16 чел: У нас татар есть свой национальный костюм (демонстрация)

17 чел: Одежда украшена различными декоративными элементами. Издревле

Татары кочевали по степям и жили в кибитках.

18 чел: Узоры и орнамент на одежде отражают связь татар с землей: степь, луг, сад. (показывают)

16 чел: Тюбетейка на голове — это вершина, связь со Вселенной, а вышивка золотыми или серебряными нитями показывает высокий статус татарина.

19 чел: Костюмы наши хороши!
Их вышивали от души
Калфак, тюбетейка на голове,
А на ножках — туфли иль сапожки.

20 чел: У девушек – фартук, платье, калфак
У парней – тюбетейка, рубашка, жилетка.

(ВСЕ) Мы татары традиции верно храним,
Внукам своим их передадим.

1 чел: У татарского независимого народа много традиционных праздников: Наур

уз, Хаит Байрам, Рамазан, Сабантуй. Они празднуются после Уразы –

великого мусульманского поста.

2 чел: Душа татар, башкир сокрыта в Сабантуе
Где б не жили они — в Казани ли, в Москве.
От Астрахани до Перми, от Волги – до Камчатки
Татары дарят праздник всей стране.

3 чел: Сабантуй — самый известный национальный праздник татар. Переводится

с татарского языка, как «праздник плуга», поклонения Земле.

4 чел: Все люди развлекаются и веселятся. Готовят традиционные блюда, играют,

поют и, конечно же, танцуют!

Татарский танец «Туган – Як» (Край родной)

5 чел: Ни один мусульманский народный праздник не обходится без угощения.

Выражение «Татарское гостеприимство» стало крылатым символом того,

что гость отлично проведет время и отправится домой счастливым и

довольным.

(ВСЕ) татарский плов

6 чел: Принесли сегодня плов, плов хвалить – не надо слов!

Рис помыли и сварили, мясо тоже положили.

7 чел: Ведь все гости любят плов и не нужно поваров!

Ведь татарин каждый знает – плов во рту буквально тает!

(ВСЕ) Угощаем вас мы пловом, быть добру и всем здоровым!

8 чел: Очень вкусный эчпочмак!

С мясом запеченный!

9 чел: Сьешь его и друг и брат,

Будешь ты довольный!

10 чел: Татарское блюдо –

(ВСЕ) печенье «Чак — чак»!

Его можно к чаю, к застолью и так,

Традицией верной на свадьбе слывет,

Печенье готовят всей дружной семьей.

11 чел: Невеста красиво его украшает

И щедро гостей за столом угощает,

На блюде народном его подает –

(ВСЕ) Чак – чаком гордится татарский народ!

Дорогое жюри, блюда возьми,
От народа дары с уваженьем прими!

Частушки.

  1. Мы ребята из Казани

     К вам приехали на час.

    Приготовили частушки,

    Посмешить хотели вас.

2. Эх, топни нога!

   Топни, правенькая!

   Я — татарка боевая,

  Хоть и маленькая !

3.Роза песни поёт,

   В пляске спуску не даёт!

   Веселись и ликуй !

 Это праздник Сабантуй !

4.Я — весёлый паренёк

  В тюбетейке на бочок.

Сапоги стоптал до дыр.

 Разудалый я батыр !

5. На камзоле у меня

Цветы распускаются !

 На такую красоту

Пчёлы все слетаются!

6.За меня батыры бьются.

  Как драчливы петухи.

 Написали бы мне лучше

 Задушевные стихи !

7.Я сегодня на Нуврузе

Проплясала два часа.

 Ноги целые остались,

Отвалилася коса !

8. На столе подарков много.

 На балконе ждёт баран.

Значит, праздник будет вскоре-

Курбанбайрам !

9. С речкой, летом и теплом

   Трудно расставаться.

  Приглашаем всех в Казань

 В аквапарк, купаться !

10. Мы частушки вам пропели,

Вы скажите от души,

Хороши ль частушки наши ?

И мы тоже хороши !

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татар концерт сценарий
  • Татарские народные праздники сочинение
  • Татар егете конкурсына сценарий
  • Татарские народные праздники сабантуй
  • Татар гаил?се сценарий