Татар милли киемнэре сценарий

Татар халкының тормышы сәнгатьтән аерылгысыз.

Мастер- класс. Тән зиннәте – кием,акыл зиннәте- гыйлем.

Хәерле көн ,хөрмәтле коллегалар,килгән кунаклар!Хәерле көн,кадерле балалар!

Сезнең аңлашып хезмәттәшлек итәрбез дигән теләк белән эшебезне башлыйк. Кәефләребез күтәрелеп китсен өчен,бер- беребезгә карап елмаеп алыйк.

Төркемнәрдә эшләрбез.Һәрберезгә игътибарлы булырга киңәш итәр идем.

Әйе,гомер узган , тула оек белән чабата да тузган.Әмма халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездэ сакланган.Музейларда гына сакланса да , көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, бизәнү- төзәнү әйберләре халкыбызның мактанычы ,горурлыгы. Әйе бик матур шул.Татар халкының киемнәре дә, йөзләре дә, хезмәт җимешләре дә матур,күркәм күңел сыйфатлары чагыла аларда. Халкыбыз нинди генә авырлыкларны үз җилкәсе белән татыса да ,ул һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән.

Осталык дәресендә тән зиннәте кием булганга күрә ,милли киемнәр белән якыннан танышырбыз,татар халкының милли киемнәрен хөрмәтләп акыл тупларбыз,шушы өлкәдә төрле күнекмәләр ярдәмендә зиһеннәребезне үстерерербез, белемгә ия булырбыз.Чөнки халык иҗатын өйрәнү-безнең зиһенебезне баета ,дөньяга карашыбызны киңәйтә,тел байлыгыбызны , белемебезне үстерә,тарихыбызны аңларга ярдәм итә.

Үткәннәргә игътибар, киләчәккә күпер ул.

Ә нәрсә соң ул күпер?Күпер-елга ,чокыр,тимер юл аша үтеп йөрү өчен корылма аша, ике ярны тоташтыра.

Ә бу җөмләдә күпер нинди мәгънәгә ия?

Сөйләшә торган сүз яки языла торган фикерләр арасында логик бәйләнеш,эзлекле күчеш.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен ,

Нинди уйлар , нинди моңнар

Безгә калдырып  киткәнен.  ( Р. Файзуллин)        

Әйткәнемчә,кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши.Кирәкле дә бер ук вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык өсти, кайгы- хәсрәтләре оныттыра.

         Хөрмәтле әбиләр,апалар ,әниләр ,кызлар  борчу- мәшәкатьләрен онытып  матур , җылы шәлләр бәйлиләр.Шәлләр күптөрле була: ефәк, зәңгәр,мамык чуклылар.

Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим бер өлеше .Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез.

  Татар милли киемнәрендә ак,кызыл, яшел,зәңгәр төсләр өстенлек иткән.Татар кызларының күлмәкләре киң,бала итәкле була.Итәкләренең катлары никадәр күп булса , шулкадәр матур  була.

Аның өстеннән җиңсез бәрхет камзул киелгән.Башларына ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән бәрхет калфак кигәннәр,яисә чит- читеннән артка чөеп , яулык бәйләгәннәр.Аякларында –төсле күннән бизәкләп чигелгән җиңел читекләр.Авыл кызлары күлмәк өстеннән чигүле аляпкыч та яба торган булганнар.Аляпкычларның да итәк очларына бала итәк тотылган,күкрәк турыларына чәчәк  бизәкләре чигелгән.Татар кызларының яраткан бизәнү әйберләре – алка.муенса, беләзек.

Сөйлә миңа –мин онытырмын,

Күрсәт истә калдырырмын,

Кызыксындыр- өйрәнермен.

   Татар әдәбиятында язучыларыбыз да шәлләргә битараф калмаган. Әйтик, драматург Кәрим Тинчурин яратып укылган “ Зәңгәр шәл “ драмасын яза.

Халык шагыйре Сибгат Хәким Оренбург шәле турында менә нәрсәләр ди.

 Оренбург шәле челтәрле бизәк,

Кышкы юллар төсле каймалар.

Язларымны хәтерләтә торган

Андый шәлләр тагын кайда бар?

( Татар халык көе “ Зәлидә “)

Берничә еллар элек яулыклы сылуларны очрату гаҗәп хәл булса , хәзер  сонгы елларда аларны очрату гадәти хәл.Без аларга күнегеп җиттек.Татар хатын- кызлары арасында яулыклы,үз-үзләрен тотуларыннан ук нур , сафлык бөркелеп торган туташлар саны артканнан арта бара.

  Урамда , халык арасында йөргәндә яулыклы кызларга чиксез сокланып караучылар белән беррәттән ,аларны кызганып : “ Яшьлеген, матурлыгын яулык астына яшергән”,- диючеләр табыла.Халыкта шундый мәкаль дә бар бит “ Зиннәтле ташның урыны зиннәтле савытта” Һәркем өйендэ зиннәтле бизәнү әйберләрен , асылташларын аерым бер урында тота.Хатын-кыз кешелек дөньясында иң гүзәл зат . Яшьтән үк тыйнак булып , тыелганнан тыелып,хәлэл белән хәрәмне аера белү- ул үзе бер батырлык.

( “ Ак яулыклы әнием” Н. Касыймова сүзләре,Л.Б- Болгари  кое)

А.Б. Балалар, сез “ Могҗизалар кыры “ тапшыруын яратып карыйсыз дыр, могаен.Алып баручы Леонид Якубович шундый сорау бирде .” Өстендә нинди киеме бумау борынгы хатын-кызлар  өчен оят саналган?”

Сөйлә миңа –мин онытырмын,

Күрсәт истә калдырырмын,

Кызыксындыр- өйрәнермен.

Яулыкларны бәйләү төрләре:

1 кыз.Дүртпочмаклап бәйләгән яулык арканы  җәй көне эсседән,кыш көне салкыннан саклый.Яулыкның ак, аксыл төстә булуы – беренчедән , башны эссе сугудан сакласа , икенчедән ул – сафлык, чисталык билгесе.

2 Кыз.Өчпочмаклап бәйләү – күбесенчә , мөселман хатын- кызларына хас күренеш.

3 кыз.Чалма кебек бәйләү- бик уңайлы, чәче дә каплый,купшылап бизәргә дә мөмкин.

4 кыз.Чөеп бәйләү йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламый.

“Куляулык салыш”  уены.

“ Энҗе- мэрҗэн калфагым “( Р. Вәлиева сүзләре.Л –Б. Болгари) Миләүшә җырлый

А.Б .Калфак-татар  хатын- кызларының рухи матурлыгын ,күңел байлыгын , тегү- чигү эшенә осталыгын ,зәвыгын чагылдыручы  төрки халыкларында киң таралган баш киеме .Аның тарихы Болгар чорына барып тоташа.

    Укучы

Ай, ак калфагым!Көмеш ,ай , ука-чук,

Чын осталар чиккән – беркайда юк!

Җепкә тезгән энҗе ак энәдә ,

Энҗе- калфак – милли хәзинә лә.( Лена Шагыйрҗан)

Көмеш челтәр хәситә,беләзек,алка – муенсалар , укалы калфакта , каюлы читекләрдә төрле сәнагать  казанышлары чагыла.

Заманына карап калфакның рәвеше дә үзгәрә барган.13 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыкта бәрхет калфаклар алыштырган.Алтын- көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер  төс биргән.

  Калфакның чигелешенә игътибар итсәк , анда күбесенчә чәчәкләр бәйләмен ,ай- йолдыз балкышын , үсемлек сабакларын ,үлән яфракларын күрербез.Болар барысы да табигатьнең яшәү сулышын,яшәү көчен зурлый.

   Болгар илендә хатын-кызлар кигән ак калфак диңгез энҗесе ( жемчуг ) белән бастырып чигелгән.Ә энҗе үзе бик күп авырулардан дәва булган.Ак төстәге баш киеме ул кешенең явыз нияте юклгын  белдергән.Калфакны маңгай өлешенә тошереп кигәнәр.

Укучы

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя,

Чын әкият иленнән.

А.Б.

Түбәтәй-төрки татар халыкларында ирләрнең төп баш киеме.

Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымалардан гына тегелгән,чөнки йон- ефәк электрлаша.Ә гади тукымадан гына тегелгән баш киеме биоэнергиянең таралуын 1әм  тискәре энергиянең керүен тоткарлый.

Камзул.

Камзул турында фикере белән Азалия  уртаклашыр.

( “ Тәфтиләү” көе).

Күргәнегез бармы сылу кызлар                          Азалия сөйли

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә ,гүя, сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә- күчә килгән.

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

А.Б. Камзул –озын яки кыска , җиңсез яки җиңле,ябык яки озын изүле , өч,биш, җиде билле булырга мөмкин.Бай хатын- кызлар камзулларын парчадан , ефәктән,бәрхеттән.тектергән.Аны тагы да матурлап , купшылап , тар гына җәнлек мехы яисә аккош мамыгы өсәп тектерергә яратканнар

Ә асылташлар белән бизәп эшләгән каптырма исә камлзулны тагы да баетып  торган һәм сәламәтлекне саклаган.Камзуллардагы нечкә зәвык белән  сайлап тезелгән асылташларны күреп сокланырга гына кала.Аларны ювелир төгәллек белән , һәрберсенең организмга тәэсирен тирән белеп урнаштырганнар.Мәрҗән,энҗе,якут кебек ташларны , ашказаны асты бизе , бавыр ,бөер турысына туры китереп , ике яклап камзулның ал капмасына тезгәннәр.

А.б .

Борынгы бабаларыбыз күн эшкәртүнең чын осталары булган .Алар сафьяннан, юфт дип йөртелә торган  йомшак күннән затлы киемнәр теккән.Болгарлар  бигрәк тә сафьян читек һәм күннән сугыш киемнәре тегү белән дан тоткан.Сафьян читекләрне чигүле , каюлы бизәкләр белән  матурлап эшләгәннәр һәм Иран, Византия һ. б. илләргә чыгарганнар

19 гасырда татарның сафян читекләре ,дөнья базарында дан тоткан.Мәсәлән , 1883 елда Париҗда тар читекләре –зур алтын медаль  белән бүләкләнгән.Ә  1886 елда бронза медаль белән бүләкләнгән.

  Европаны сокландырган ,халкыбызның йөзек кашы саналган һөнәрне бүген Татарстандагы Арча милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итә.

( “ Их, Арча читекләре”-Н. Касыймов сүзләре.Л.Б. Болгари кое)

985 елда бер вакыйга була.Руслар Болгар иленә яу белән килә.Сугыш барышында Болгарлар җиңелә башлый.Күп кенә Болгар сугышчылары әсирлеккә төшә.Әмма сугышның язмышын үзгәртерлек шундый хәл була.Руслар болгар сугышчыларының һәрберсендә яяяхшы күннән тегелгән итекләр күреп таң кала.Ник дисәң,русларның аякларында чабата була.Гаскәр башлыгы шунда сугышны туктатарга ,болгар әсирләрен иреккә җибәрергә әмер бирә.” Бөтен гаскәренә күн итекләр кидергән  халыктан ясак түләтеп булмас , әйдәгез үзебезгә тиң чабаталыларны эзлик”- дигән ул.Шулай итеп читекләр болгарның һөнәрчелек данын тагын

да арттырган.

( “Бииләр итек-читекләр” җыры Ш. Галиев сүзләре,Болгари кое)

 7 класс укучылары

Практик өлеш

Чигү үрнәкләре.Безнең кызларыбыз да чигәргә бик яраталар. Менә аларның кул эшләре: чигүләре.( Мөмкин чигү башкарып күрсәтергә)

Кунак яки видео чигү турында.

“Әйе”,  ”Юк” уены

1.Татар егетенең милли баш киеме- калфак.( Юк)

2.Татар кызының милли баш киеме –яулык.( Әйе)

3.Кызлар осталыкта сынала торган йола- көз көннәрендә үтә- Каз өмәсе- (Әйе)

4.Үзенә генә хас булган йола, атрибутларны һәм күңел ачу төрләрен , милли бәйрәмнәрне үз эченә алган бәйрәм- Сабантуй.( әйе)

5.Итек-читекләр бии.    (юк)

7.Камзул ир-атлар да,хатын-кызлар да кия.( Эйе)

8.Нәүруз –кышны каршылау.( Юк)

9.Милли киемнәр -халыкның рухи байлыгы ( Әйе)

Калфак,яулык,шәл һәм камзул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче кайчан туган .

Татарда читек- кәвеш.

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк,яклыйк туган илебезне.

Без  көч биреп яшәтергә тиеш,

Җырдай газиз туган телебезне.

Пакъ күңелле ,эчкерсез халкымның күнеле дә,уйлары да , киемнәре дә матур булган.Әлеге сезнен белән бергә үткән бу минутларда  без моны бергәләп расладык.

Сценарий мероприятия:

ТЕМА:”Милли киемнәр.Орнаментлар”

Шәймуллина Гөлнара Миннехановна

Җиһазлау: сандык, киемнәр (альяпкыч, түбәтәй, читек, калфак), уеннар өчен кисмә материаллар, күргәзмәгә татар халкының милли киемнәре эленгән, бер якта корылган чәй табыны,презентация.

Катнашучылар: 2 нче сыйныф укучылары, әби ролендә – татар теле укытучысы Шаймуллина Г.М.,алып баручы – татар теле укытучысы Бубекова Ч.И.

Максатлар:

1.Татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирү;Милли киемнәребездә чәчәк һәм үсемлек мотивлары. Орнамет турында төшенчә бирү,

2.Укучыларда интеллектуаль , иҗади эшне  формалаштыру . Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

3.Милли мәдәнияткә ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Халык сәнгате аша балаларда киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.Татар халкының үткәненә кызыксыну уяту, милли традицияләребезгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Мероприятиенең барышы:Салмак кына татар көе уйнап тора. Кабинет бүлмәсе матур итеп бизәлгән, күргәзмәгә татар халкының милли киемнәре эленгән. Бер читтә бизәкле сандык тора. Аның эчендә киемнәр, матур итеп киенгән балалар тезелеп утыра. Ишектән ӘБИ керә.

Әби: И-и-и-и, кунаклар килгән икән. Исәнмесез. Хәлләрегез ничек? Әллә миңа кунакка килдегез? (Әйе.) Бик яхшы булган. Кунак бик яратам мин.Кая кунакларга чәй әзерлим әле.(әби самовар янына китә,чәй әзерли)

Шул вакытта укучылар сөйләшәләр:

Ученик1-Скажи,а что это за сундук стоит?

Әби: -ЭЭЭЭ .не просто старые вещи.Это ведь мои вещи,и не только мои,здесь вещи моей бабушки,и даже пробабушкыныкы да бар.

Добронравова Алёна стих:

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез,сорыйк үзеннән-

Ачып күрсәтсен безгә

Элек-электән, татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп, аларга матур бизәкләр ясап, чигеп киенгәннәр, аякларында матур итеп бизәлгән читекләр, башларында чигелгән түбәтәйләр – ир кешеләрдә, ә хатын кызларда – калфаклар булган.

Менә минем сандыгымда шундый матур әйберләр бар да инде. Хәзер без алар белән ныклап танышып китәрбез.

Менә бу – калфак, хатын кызларның баш киеме. (Карыйлар) Бизәкләп, матурлап эшләнгән. (Светаның башына киертә)

Добронравова Света:

Сандыкта ятты озак

Әбием чиккән калфак.

Ул калфакны әнием дә

Кадерләп кигән һәрчак.

бала Рәсүл

Милләтемнең нуры анда

Ука,чугы,чәчәге.

Онытма,ядкарь бүләк-

Әбиемнең калфагы.

Әби:Ә бу нәрсә икән – кем белә? (Түбәтәй күрсәтелә) Дөрес, бу түбәтәй. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп йөриләр, шулаймы? Менә сезнең арада да түбәтәй кигән малайларны күрәм.

Рамиев Данил 2г

Түбәтәемне кидем,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул

Татар малае дидем.

Әби: Менә монысы алъяпкыч, чөнки аны алга бәйләгәннәр. Хатын кызлар ашарга пешергәндә

шундый матур алъяпкычларны киеп җибәргәннәр дә тәмле – тәмле ризыклар пешергәннәр. Башларына яулык та бәйләп җибәргәннәр – ашамлыкка чәчләре төшмәсен дип.

бала Малова Ярослава(татар кызы киемендә):

Алъяпкычымның бизәге

Нурлар сибә йөземә.

чәчәк төшкән һәрбер кием

Килешәдер үземә?

Рәсүл:Алъяпкычлы татар кызы

Бигрәк матур сез бүген.

Милли киемнәргә карап,

Камаша ике күзем.

Милли бәйрәмнәрдә, татар халык биюен башкарганда, хор белән җырлаганда кия. Татар җыр һәм бию ансамбленең киемнәре күз явын алырлык.

Рома стих

КАлфак,яулык,күлмәк,камзул

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче,кайчан туган

Татарларда читек-кәвеш??

Әби:Бу нәрсә икән, кем әйтә? Дөрес, бу читек. Аларны кызлар да, малайлар да кигәннәр. Бик матур, уңайлы, чигелгән аяк киеме ул.

Настя:Аяктагы читекләрнең

Чигүле чит читләре

МАлайларның-кызларның да

Янып тора битләре

Рома стих

КАлфак,яулык,күлмәк,камзул

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче,кайчан туган

Татарларда читек-кәвеш??

Презентация(милли киемнәр)карыйбыз.

Әби:Балакайларым!!!

Татар хатын-кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр,

Кич утырып,җырлар җырлап,

Оста чигү чиккәннәр.

Кызлар чигү чигәләр.”Калфагым”җыры астына.

Рома:-Значит раньше вечером только вышивали и песни пели,интернета ведь не было.Эх скучно жили

-Әби: (Түбәтәй уены)Юк,әле төрле кызыклы уеннар да уйнаганнар,табышмаклар,мәкальләр,такмаклар,такмазалар әйтешкәннәр!Менә,хәзер без шул уеннарны уйнап китәрбез.Хәзер без,яшь вакытта уйнаган уенны “Түбәтәй”уенын уйныйбыз!Әйдәгез,әле балалар кем уйный?(5 укучы чыга).

Ведущая:Җаза:вопросы по презентации.

 Сез нинди милли киемнәр беләсез?

— Ни өчен аларны «милли» дип атыйлар?

— Аларның нинди үзенчәлекләрен әйтергә була?

— Татар халык киемнәрендә нинди орнаментлар (бизәкләр) күренә?

— Милли бизәкләрдә нинди төс юк?

— Малай белән кызның киеме нәрсә белән аерыла?

Әби:Молодцы,балалар!

Ведущая: (аъяпкычларны бизәү)Мы сейчас с вами сами попробуем,украсить орнаментом фартуки.Дети украшают фартуки,в это время ведущий задаёт вопросы,загадки зрителям.

Шигырь – табышмаклар әйтү:

1. Яңа гына идем итек

«Ч» өстәгәч, булдым……..(читек)

2. Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бархатные.

Бар түбәмдә …………..(түбәтәй)

Мин бүген бик бәхетле.

3. Җырлый – җырлый сәхнәләрдә

Кызларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ………..(калфагы).

4.Бәрхеткә тезеп чиктем,

Шатланыр минем әткәй

Булыр миннән бүләккә менә дигән( түбәтәй)

Әби:- әй,молодцы,балалар булдырасыз.татарлар эшчән халык,Ләкин алар бәйрәмнәрне дә бик күңелле үткәргәннәр,биюләр биегәннәр.

Нурислам 2г

Калфак кигән кыз баланың багып алчы йөзенә,

Нинди гүзәл татар кызы,күз тимәсен үзенә

Диана 2г

Килешеп тора түбәтәй аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,күз тимәсен үзенә

Татар Халык биюе.

Добронравовы:Бу байлыкны урнаштырып,

Әби сандыгын япсын,

Безнең кебек балаларга

Аны ачып күрсәтсен.

Диана:Ал чәчәкле киемебез,

Гөл чәчәкле өебез.

Аллы-гөлле чәчәк кебек

Балкыр безнең илебез.

Барыбыз бергә “Мин яратам сине — Татарстан”җырын җырлыйбыз.

Ведущий:Сау булыгыз!Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Әйләнә тирә белән танышу, кисеп-ябыштыру шөгеле.

Тема: Татар милли киемнәре һәм бизәкләре.

әктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:

— татар милли киемендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

Бурычлар:

-балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну уяту;

-балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү;

-ләлә, кыңгырау, канәфер чәчәкләрен, яфраклар кисү ысулларын ныгыту.

Сүзлек өстендә эш:серле, тылсымлы, сихри сандык, ләлә, кыңгырау, канәфер чәчәк, алъяпкыч, түбәтәй, читек, калфак, камзул,ашъяулык.

Алдан үткәрелгән эш:

милли киемнәр, андагы татар бизәкләре белән танышу өчен иллюстрацияләр, китаплар карау,

милли киемнәр турында әңгәмә,

җырлар тыңлау: “Кәләпүшем — калфагым”, “Әпипә”

татар бизәкләрен трафаретлар ярдәмендэ альбомнарга төшерү,

● “Түбәтәй” уенын өйрәтү,

өстәл уеннары уйнау: “Читекнең парын тап”, “Савыт – сабаны бизә”, “Киемне бизә”.

Җиһазлар:серле сандык, магнитофон, проектор, ИКТ куллану, презентация “Татар милли киемнәре һәм бизәкләре”, түбәтәй, кул эше өчен кирәкле материаллар .

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, матур әдәбиять, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Оештыру минуты. Уңай халәт тудыру.

2. Татарстан һәм андагы яшәүче халык турында әңгәмә.

3. Музейга сәяхәт.

4. Милли бизәкләр турында әңгәмә.

5. Сюрпризлы мизгел.

6. Уен “Түбәтәй”.

7. Ашъяулыгын бизәү.

8. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Кереш өлеше

Группада тыныч татарча көй уйный. Балалар кереп ярым түгәрәккә басалар.

1.Оештыру минуты. Уңай халәт тудыру.

— Саумы , кояш!

Саумы , һава!

Саумы, иртә!

Саумы, бакчам!

Саумы, минем дусларым! (бергәләп кул чабалар).

Исәнмесез, хәерле көн балалар һәм килгән кунаклар. Без сезнең белән бүген милли киемнәр һәм татар милли бизәкләре турында сөйләшербез.

Төп өлеш

2. Татарстан һәм андагы яшәүче халыклар турында әңгәмә.

Т: Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем- Татарстан! (Г.Зәйнәшева)

Т: Балалар, безнең республика ничек атала?

Б: Безнең республика Татарстан.

Т: Дөрес , балалар. Республикабызда нинди милләтләр яши?

Б: Татарлар, руслар, чувашлар, үзбәкләр, һ.б.

Т: Дөрес, балалар. Без нинди милләт кешесе икәнен ничек белә алабыз?

Б: Милләтләрне телләре, киемнәре, киемдәге орнаментлары буенча аерып була.

Т: Дөрес, шулай. Балалар, карагыз әле миңа, минем кием сезгә ошыймы?Ә мин нинди халыкның милли киеменә киенгәнмен? (тәрбияче татар халык милли киеменә киенә).

Б: Ошый. Сез татар халык милли киеменә киенгәнсез.

3. Күргәзмәгә сәяхәт.

Т: Ә хәзер без сезнең белән татар халкының милли киемнәре сакланган күргәзмәсенә барып кайтабыз.

Күргәзмәдә татар милли киемнәре куела: түбәтәй, калфак, читек, камзул, алъяпкыч, кулъяулык, ашъяулык һ.б.

Т: Балалар кайзыгыз татар халык милли киемнәре турында шигырьләр белә?

Балалар түбәтәй,калфак, читек турында шигырьләр сөйлиләр

4. Милли бизәкләр турында әңгәмә.

Т: Булдырдыгыз балалар. Күрәсезме, балалар, барлык киемнәргә дә орнаментлар, бизәкләр төшерелгән. Ул ничек дип атала?

Б: Чәчәк-үсемлекле орнамент дип атала.

Т: Дөрес, балалар. Татар милли орнаментның төп бизәкләре чәчәкләр, үсемлекләр: ләлә, канәфер, кыңгырау, чалмабаш чәчәкләре, өчяфраклар. Борынгы заманда барлык кеше дә кием сатып ала алмаган, алар киемнәрне үзләре теккәннәр һәм матур булсын өчен бизәгәннәр. Ә аларны бизәү өчен үрнәкләрне каян алганнар?

Б: Табигатьтән алганнар.

Т: Дөрес, балалар. Бу матур киемнәр нәселдән-нәселгә бирелеп килгән һәм шулай музейларга да эләккәннәр.

5. Сюрпризлы мизгел

Шул вакыт ишек шакыйлар.

Т: Балалар ишетәсезме, кемдер ишек шакый. Мин карыйм әле, кем икән анда.

Тәрбияче барып ишекне ача һәм ишек төбендә сандык таба. Тәрбияче сандыкны ачып карарга тәгъдим итә, ләкин сандык ачылмый.

Т: Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки, ачылыр.

Б: сандак матур, бизәкле, серле, тылсымлы һ.б.

Сандык ачылы һәм аның эченнән табышмаклар табылы.

Т: Балалар бу сихри сандыкта сезнең өчен табышмаклар бар икән. Әйдәгез әле табышмакларга бергәләп җаваплар табыйк.

1.Яңа гына идем итек,

Ч” өстәгәч булдым….(читек).

2.Әнием ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхәтне,

Ул үзем кебек бәләкәй

Ә исеме …… (түбәтәй).

3.Җырлый – җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ….(калфагы).

6. Татар халкының милли киемнәренә багышланган уен “Түбәтәй”.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер баланың башына түбәтәй кигертелә һәм шигырь сөйләгәндә түбәтәйне бер-берсенең башларына түгәрәк буенча күчереп баралар. Шигырьне сөйләп бетерүгә түбәтәй кем башында кала шул уеннан чыгарыла. Азактан калган бала җиңүче була.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән, матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

7. Ашъяулыгын бизәү.

Т: Балалар без сезнең белән күргәзмәдә бик күп матур бизәкле әйберләр белән таныштык. Әйдәгез әле искә төшерик.

Б: түбәтәй, калфак, читек, камзул, алъяпкыч, кулъяулык, ашъяулык һ.б.

Т: Дөрес. Балалар, әйдәгез әле без дә күргезмәгә үзебезнең өлешне кертик. Күргезмәгә бүләккә ашъяулык бизәп тапшырыйк. Балалар, карагыз әле минем кулда ашъяулык, ул матурмы, ул нәрсәләр белән бизәлгән?

Б: Әйе, матур. Ул яфраклар белән бизәлгән.

Т: Дөрес балалар, ашъяулык матур. Тик минемчә анда нәрсәләрдер җитми, сез ничек уйлыйсыз?

Б: Чәчәкләр җитми.

Т: Дөрес балалар, чәчәкләр җитми. Безнең ашъяулыгы тагында матуррак булсын өчен аны матур татар халкының милли бизәкләре — чәчәеләр белән бизибиз.

Өстәл артында дөрес утыру күнекмәләрен искә төшерәбез.

Т: Сезнең өстәлегездә бизәкләр – шаблоннар ята. Сез аны төсле кәгазьләргә төшереп, кайчы белән кисеп алырсыз һәм матур итеп шушы ашъяулыкка ябыштырырсыз.

Кайчыны дөрес тоту күнекмәсен искә төшерү.Балалар чәчәкләрне төсле кәгазьләргә төшереп, кисеп, бер-бер артлы чыгып һәр кеше үзенең кискән чәчәген ябыштыра.

Т: Балалар, ашъяулыгыбыз бик матур композиөияле килеп чыккан, чиста итеп ябыштыргансыз, күргүзмә эшчеләре бик шат булыр.

8.Йомгаклау өлеше

Т:Балалар сезгә бүгенге шөгел ошадымы?

Миңа бүген сезнең эшләрегез ошады. Барыгызга да рәхмәт.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/311069-tatar-milli-kiemnre-m-bizklre

Максат:

  1. Татар һәм рус халкының милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау,  татар милли  бизәкләрен танып белергә өйрәтү;

  2. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә әйтүне активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.

  3. Балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.

  4. Татар, рус орнаментларын ябыштырганда симметриялекне саклау.

Тәрбияче; балалар, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

– Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп, кояш нурлары белән уйнап алыйк.

Кояш җылысын учыбызга җыябыз.

Битләребезн җылытабыз.

Күзләребезне.

Чәчебездән сыпырабыз.

Үзебезне яратабыз.

Бер-беребезгә елмаябыз.

Үзебезнең яхшы кәефебез белән кунаклар белән уртаклашабыз

(Учларыннан өреп очыралар)

Тәрбияче:балалар карагыз әле безгә кунакка курчаклар килгән. Нинди курчаклар алар? Әйдә карыйк әле.(татар һәм рус курчаклары)

Балалар:татар кызы

Тәрбияче:каян белдегез татар кызы икәнен? Әйе, аларның кигән киемнәре татар халкының бизәкләре белән бизәлгән. Без дә сезнең  белән бүген татар һәм рус халкының  милли киемнәрен искә төшереп үтәрбез. Тәрбияче: татар кызы нәрсә кигән (күлмәк) әйе,бу татар хатын-кызлары кия торган күлмәк.Ул төрле бизәкләр белән бизәкләнә.-Ә менә монысы нәрсә?Әйе балалар, Камзул (кабатлау). Ул озын  яки кыска, җиңсезбула. Хатын-кызлар камзулларын бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр.- Камзулны ирләрдә кигән. Алар күбрәк күлмәк белән ыштан кигәннәр.Безнең ирләрнең камзулларын  кара төстәге, ә әби-апаларыбыз яшел төстәге бәрхеттән теккәннәр. Тәрбияче:- Ә менәмонысы нәрсә балалар?(Дөрес ,калфак.) Калфаклар да төрле була икән балалар. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстен әшәл яулык ябылган. Ә менә зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны матур итеп чиккәннәр.Айсылу  курчакта  бүген нинди матур калфак киеп килгән. -Балалар, карагыз әле, ә менә бу баш киеме сезгә барыгызгада таныштыр дип уйлыйм.. –Нәрсә ул?(Түбәтәй)-Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Бутүбәтәй, аныкәләпүшдиптәйөртәләр. Улбезнеңәтиләребез, бабаларыбызяратып кия торган баш киеме.-Түбәтәйматурбизәлгәнмебалалар?-Әйе, бикматурбизәлгән. Кырыйларынаматурбизәкләр  урнаштырганнар. Гали курчакныңдатүбәтәебикматур. Тәрбияче:-Балалар, татар халкыэлек-электәнматуритепкиенәдәбелгән, матуритепбәйрәмнәрдәүткәргән. Бәйрәмнәр бик күңелле уза торган булган. Алар иң матур киемнәрен киеп барганнар.Биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар.Әйдәгез,шул уеннарның берсен уйнап  ял итеп китик. Җырлы-биюле уен”Түбәтәй” Тәрбияче:-Булды,балалар, әзрәк ял итеп тә алдык, ә хәзер рус курчакларын карап үтик.

Рус кызы башына нәрсә кигән балалар? Әйе, ул какошник кигән. Элек рус кызларының яраткан баш киемнәре булып какошник саналган, какошникның формасына карап кызларга ничә яшь , нинди гаиләдән икәнен белеп булган Рус кызы өстенә нәрсә кигән?(Сарафан)Сарафан һәм рубаха рус кастюмнарының иң мөһим элешләре булып торган. Рубаха ак киндер тукымадан тегелгән һәм аны өчпочмак, квадрат, түгәрәк һәм ромб кебек узорлар белән бизәгәннәр. Сарафанны зәңгәр, кызыл, ал төсләрдән теккәнннәр. Бу матур киемнәрне кем теккән?(тегүче)

Ишек шакыйлар:тегүче керә

Тегүче:-исәнмесез, балалар Балалар:исәнмесез Тегүче:мин тегүче булам, сезгә матур киемнәр тегәм, баш киемнәре ясыйм. Сезнең “Балачак көймәсе” конкурсында катнашасыгызны ишетеп килдем һәм бүләккә сезгә киеп биергә түбәтәй белән какошник алып килдем Ләкин мин сездә кунаклар бар икәнен белмәдем, бүләкләрем җитмәс шул. Тәрбияче:нишлибез балалар кунакларны бүләксез калдырып булмас, сез ничек уйлыйсыз? Гөлфия апай безгә ярдәм итсә без кунакларга да какошник һәм түбәтәй ясап бүләк итә алыр идек. Балаларның кул эшләре (түбәтәй һәм какошник бизәү)

Тегүче:минем нәни ярдәмчеләрем, сез бик җитез, акыллы, тәртипле балалар икән, мине кыен хәлдән чыгардыгыз, бик матур килеп чыкты, рәхмәт сезгә. Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар, ә хәзер минем яныма якынырак килегез эле. Сезгә бүгенге шөгелебез охшадыма, без кайсы халыкның милли киемнәре белән таныштык?– курчаклар кайсы  якларыбеләношаганнар? (чәчләреозын)

– Кайсы  якларыбеләнаерылыпторалар? (киемнәре, бизәкләребелән)

-Татар кызыныңкүлмәгениндитөстә, ничек  киенгән? (зәңгәр, матур)

– Рус кызының  костюмындакүбрәкниндитөсләр  кабатлана? (сары, кызыл)

– Малайларның  киемнәре ничек аерылыпторалар? (татарда жилет бар, русныкында күлмәге чигелгән) – Рус кызыныңбашынданәрсә? (какошник)

– Ә татар кызының башына нәрсә киелгән? (калфак)

– Малайларның башлыклары ничек аерылып торалар? (рус малаенда кепка, ә татарныкында түбәтәй)

Тәрбияче:рәхмәт балалар миңа сезнең белән шөгель алып баруы бик охшады.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

Уртанчылар төркемендә

Татар һәм рус халкының милли киемнәре”

темасы буенча ачык шөгель

Тәрбияче:Яруллина А.Р.

2018-2019

Поделитесь с коллегами:

МБДОУ №45 «Машенька» города Набережные Челны

Конспект ООД:

«Милли киемнәр белән таныштыру»

Подготовила и провела:

воспитатель

(по обучению детей татарскому языку)

Хурмаева Гульсина Мансуровна

2015 год

Конспект ООД:

«Милли киемнәр белән таныштыру»

Максат:1.Татар халык милли киемнәрен аера һәм үзенчәлекләрен әйтеп бирү.

2.Яңа сүзләр кертү:алъяпкыч,түбәтәй,калфак , камзул.

3.Пиктограммалар ярдәмендә җөмләләр төзү.

4.Матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Сүзлек өстендә эшләү:

Актив сүзләр:камзул,калфак , түбәтәй.

Пассив сүзләр: алъяпкыч.

Индивидуаль эш:Саша белән авазлар өстендә эшләү.

Алдагы эшләр.Татар халык уеннарын уйнау, иллюстрацияләр карау,музейга экскурсия,шигырьләр, әкиятләр уку.

Методик алымнар: сүзле уеннар,

Җиһазлар:милли киемнәр, кросворд,бүләкләр, рәсемнәр, төсле кәгазьләр, яулык.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче.

-Исәнмесез .Хәерле көн балалар.Хәлләрегез ничек?Хәзер үзебез белән таныштырабыз.

«Төйнәлгән яулык уены.

Тәрбияче яулыкны балаларга бирә. Яулык кемдә кала , шул татар халык мәкален әйтә.

-Синең исемең ничек?

-Сиңа ничә яшь?

-Син кайсы шәһәрдә яшисең?

-Син нинди кыз?

Гаиләң турында сөйлә.

Тәрбияче.

-Балалар , бүген миңа бакчага килгәндә чакыру кәгазе бирделәр.Телестудиягә барасыгыз киләме?

-Әйе.

Тәрбияче

-Сезнең анда булганыгыз бармы?

-Юк.

Телестудия бик еракта .Сез ничек уйлыйсыз анда ничек барып була.?

-Автобуста, трамвайда, самолётта.,ковёр самолётта.

Тәрбияче

-Балалар без бүген ковёр самолётта барырбыз(Ковёр самолёт очып китә алмый.Безгә бер бирем үтәргә кирәк.

Уен «Тиз әйт»(Пиктограммалар буенча)

Пиктограммалар ярдәмендә җөмләләр төзү.

Тәрбияче.

-Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз.Күз алдыгызга китерегез,сез очасыз.(Әкрен генә татар көе ишетелә)

-Менә балалар килеп тә җиттек студиягә.

Бу студия «Могҗизалар кыры «дип атала.Уен уйнап алабыз.

Барабан әйләндерелә.

1.бирем Кроссвордны чиш (Яңа сүз кертү.)

1.Төс(ак)

2.Хәйләкәр , урманда яши, матур койрыклы, ит балык ярата,ул нәрсә?(төлке)

3.Ел фасылы.(яз)

Түтәлдә үсә, тәмле, кызгылт сары төстә.(кишер)

-Балалар нинди сүз килеп чыкты?

-Алъяпкыч.

-Һәрбер бала кабатлый .Иҗекләп әйтелә.

-Алъяпкыч нинди төстә ?

(Алъяпкычның төсенә , бизәкләренә игътибар ителә.Аның татар халык милли киеме икәнен әйтелә.)

Тәрбияче.

-Балалар бергәләп әйтеп карыйбыз.

Ал-ал япкыч ,бу ак алъяпкыч,

Ал-ал -япкыч ,бу зур алъяпкыч.

2 бирем.

Кисәкләрне җый .Һәрбер бала кисәкләрдән камзул рәсемен җыя.

-Камзул татар халык киеме.Аны кызлар да , малайлар да кия.

Кам-кам-зул-зул бу чиста камзул

Кам-кам-зул-зул бу кызыл камзул.

3 бирем.

Барабанда ял минуты чыга.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар .

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә юабыз.

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без .

Менә шундый булган без.

4 бирем.

Барабанда түбәтәй рәсеме чыга.

Һәр бала түбәтәйне тотып, түбәтәй дип әйтеп чыга.

Тү-тү -бә -тәй ,бу кызыл түбәтәй,

Тү-тү бә-тәй, бу матур түбәтәй.

5 бирем.

Бүләк.Калфак.Калфакны тотып карау.Татар хатын кызлар баш киеме икәнен әйтү.

Кал-кал-фак-фак бу матур калфак.

Кал-кал-фак-фак бу кечкенә калфак

-Балалар ,әйдәгез икенче студиягә керәбез.

Модалар студиясе. Бу студиядә модалар күрсәтәләр.

Балалар алъяпкыч, түбәтәй, камзул калфак кияләр.Чиратлашып модалар күрсәтәләр.

-Соня нәрсә кигән?

-Соня кызыл, матур, яңа калфак кигән.Балалар теләсәгез эзкизлар сатып ала аласыз

-Исәнмесез.

-Сезгә нәрсә кирәк?

-Миңа ,зинһар , матур, яшел камзул бирегез әле?.

-Рәхмәт , сау булыгыз.

-Әйдәгез икенче студиягә керәбез.

«Уйныйбыз да ,җырлыйбыз да » дип атала

Уен «Яшел яулык».

Балалар түгәрәк буйлап йөриләр.Бер бала кырыйда.Җыр туктагач яулыкны бер балага бирә.

Балалар бу студия «Нәрсә, кайда? Кайчан «дип атала.

1 бирем

Сезнең белән бакча мөдире Ирина Тимофеевна уйный.

Пиктограммалардан җөмлә төзү.

2.бирем.

Сезнең белән татар төркеме тәрбиячесе Алсу Хузеевна уйный.Нинди татар милли киемнәрен беләсез?

3.бирем.Сезнең белән музыка җитәкчесе Людмила Васильевна уйный.

Рәссам нәрсә бутаган.Курчакны дөрес итеп киендерү.

-Бу студия балалар «Әкияттә кунакта дип атала»

…»Гөлчәчәк әкиятеннән өзек укыла…Гөлчәчәк,көмеш күлгә рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына китте.Гөлчәчәк якында үсеп утыручы кушкаенга менеп утырды.Соры бүре кушкаенның тамырларын казый башлаган .Агач тамырларын тырмый -тырмый гөлчәчәкнең альяпкычына үрелгән. Үткен тырнаклары белән ертып алган. Гөлчәчәк елап җибәргән. Менә аның абыйсы да килеп җиткән.Тик Гөлчәчәк альяпкычын тоткан да катып калган.Абйыйсы Гөлчәчәкне аңлаган.Абыйсы нәрсә аңлаган Сез ничек уйлыйсыз.Әөлчәчәккә ничек ярдәм итәргә.

(Балаларның ничек ярдәм итүләре ачыклана)

.Гөлчәчәккә бүләк итеп алъяпкыч бизиләр ковралинда.

Балалар безнең кайтыр минутлар да килеп җитте.Ошадымы сезгә телестудиядә.? Нинди авырлыклар булды?

Нинди яңа сүзләр исегездә калды?.

Ковёр самолётта бакчага кайту.

Автор: Нуриева Зульфиря Мингалиевна
Должность: воспитатель

Учебное заведение: Детский сад «Кояшкай»
Населённый пункт: Татарстан, Рыбно-Слободский р-н. с.Биектау
Наименование материала: Проект
Тема: «Милли киемнәребез»

Раздел: дошкольное образование

Проект темасы:
”Милли киемнәребез”.

Проект максаты:
балаларны үзләре яши торган җирлек белән якыннан
таныштыру;диологик сөйләмнәрен үстерү;сүзләрне,кыска фаразларны ачык
әйтә белүләренә ирешү;милли
киемнәребез(калфак,түбәтәй,камзол,алъяпкыч,читек һ.б)кызыксынуларын
үстерү;милләтебезгә карата горурлану хисе тәрбияләү.

Йомгаклау чарасының формасы һәм исеме:
”Рәхмәт сезгә -әниләребез!”.
(Бәйрәм иртәсе).

Чара үткәрелде:2-кечкенәләр төркемендә.

Проект темасы
:Милли киемнәребез.

Максат
: татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның
күзаллауларын тирәнәйтү.

Тәрбия бурычы
:балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну
тәрбияләү.Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы
:балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам
итү.Милли киемнәрнең исемнәрен,бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга
өйрәнү.Үсемлек мотивларыннан бизәк төзергә өйрәнү.

Белем бирү бурычы
:чәчәк,яфрак,сапларны ясау ысулларын ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе
:рәсем.

Интеграль белем бирү өлкәләре
:аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,матур
әдәбият,музыка.

Методик алымнар һәм чаралар
:уен
мизгеле,сорау,аңлату,әңгәмә,күрсәтү,мөстәкыйль эш.

Җиһазлау
:тартма,алъяпкыч,түбәтәй,магнитофон,проектор,мольберт,ИКТ
куллану,татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш:
серле,тылсымлы,сихри
тартма,лалә,канәфер,кыңгырау,алъяпкыч,түбәтәй.

Алдан үткәрелгән эшләр
:милли киемнәр,андагы татар бизәкләре белән
танышу,татар бизәкләрен рәсемгә төшерү,”Түбәтәй” уенын өйрәнү,уеннар
уйнау,әниләргә милли киемнәр тегү-чигүләр йөкләтелә.

Эшчәнлек төзелеше
.

1.Сюрприз.
2.Алъяпкыч турында әңгәмә.
3.Түбәтәй турында әңгәмә.
4.Уен:”Түбәтәй”.
5.Алъяпкыч белән түбәтәйне бизәү.
6.Йомгаклау,эшләрдән күргәзмә оештыру.

Эшчәнлек барышы
.

Тәрбияче
:Балалар,бүгенге көн шундый матур,күктә ялтырап кояш нурларын
сибә.Әйдәгез әле шушы матур көннең юмартлыгыннан файдаланып бер-
беребезгә шат елмаю бүләк итик.Менә ,инде тышкы көннең сихри матурлыгы
безнең бүлмәбезне дә яктыртып тибәрде.(Ишек артында :”Мине чыгып
алыгыз,мин сезне көтәм”,-дигән тавыш ишетелә)
-Балалар,миңа ниндидер тавыш ишетелде,ә сез ишеттегезме?Мин карап
килим әле,кем килгән икән анда?
Тартма табыла.Тәрбияче балаларга тартманы ачып карарга әйтә,ләкин ул
ачылмый.
-Ә бәлки тартмага матур сүзләр әйтеп карарга кирәктер?Бәлки ачылыр.

Балалар
: Матур тартма,серле,бизәкле,чәчәкле,тылсымлы,һ.б.
-Ә бәлки тартмага шигырь сөйләп күрсәтергәдер?
(Балалар белән бергәләп сөйләнә).
Серле тартма,матур тартма,
Кызыктыра безне күптәннән.
Әйдә, карыйк,ниләр бар икән
Истәлеккә безгә үткәннән.
Тәрбияче тартманы ача һәм берәмләп андагы әйберләрне алып күрсәтә.
-Алъяпкыч.(Бу алъяпкычның кыңгырау,лалә,дәлия чәчәкләре һәм яфраклар
белән бизәлгәнен ачыклау).

-Түбәтәй.(Нинди бизәкләр белән бизәлгәнен ачыклагач,бер бала
В.Хәйруллинаның “Түбәтәй” шигырен сөйли.)
Әнием туган көнемә
Бүләк итте түбәтәй.
Әмир.
Шундый матур түбәтәем-
Үзем кебек бәләкәй.
Әнием ак сәйлән тезеп
Чиккән яшел бәрхетне.
Бар түбәмдә түбәтәем-
Мин бүген бик бәхетле.
Рәсем буенча тасвирлап сөйләү.Балаларга төрле бизәктәге,төрле билгеләре
буенча бер-берсеннән аерылып торучы алъяпкыч,түбәтәй рәсемнәре
өләшенә.Бала рәсем буенча сөйләп бирә.(Миндә яшел төстәге түбәтәй,ул алсу
төстәге лалә чәчәк һәм яшел яфраклар белән бизәлгән.Бизәкләр аның
түбәсендә һәм кырыйларына урнашкан.)

Уен
:”Түбәтәй”.
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм,дигәнсең.
Түп-түп,түбәтәй,
Түбәтәең укалы,
Чиккән,матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
-Елаган тавыш ишетелә,балалар сез ишетәсезме?Бу тавыш бит тартмадан
килә. Нәрсә бар икән анда,карыйм әле.Монда ап-ак алъяпкыч белән түбәтәй
елый икән.Сез белмисезме,нигә елый икән алар?
-Аларның бизәкләре юк икән бит,шуңа күрә алар күңелсез,боек икән.

Без аларның кәефләрен күтәрү өчен ,аларга бизәкләр ясарга кирәклеген
ачыклыйбыз.
Татар бизәкләре белән слайдлар карау.Балаларның эшләре вакытында акрын
гына “Кәләпүш”(Р.Вәлиева сүзләре,Л.Батыр-Болгари көе) җыры куела.
Балаларга ясау өчен чәчәк өлгеләре бирелә.Тактага ясап күрсәтелә.
Балаларның эшләрен җыеп алып күргәзмәгә тезәбез.Анализ ясала.
-Күрәсезме,балалар?Безнең боек дусларыбызның күңелләре күтәрелеп
китте.Сез аларны бик шатландырдыгыз.Берсеннән-берсе матур түбәтәй һәм
алъяпкычлар булды.
Ә хәзер без сезнең белән иң матур ясалган,чиста-пөхтә эшләрне билгеләп
үтәрбез.(Иң матур ясаган бала шигырь сөйли.)
Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Сәмирә
.
Матур лалә чәчәк төшкән-
Бик ошады үземә.
Балалар ,без серле тартманың башка балалар янына да барасын
онытмыйк,әйдәгез әле аңа рәхмәт әйтеп саубуллашыйк.(Тартманы чыгарып
кую).
Балалар безнең әниләребез дә бик тырышып милли киемнәр тегеп,аларга
матур бизәкләр чигеп килгәннәр.Һәрберебезнең дә әниләре бик
тырышлар,уңганнар,бар яктан да килгәннәр.(Балалар белән әниләрнең кул
эшләрен карап чыгу,актив катнашучы әниләребезгә “Почет грамота”сы
әзерләнә).
Шундый тырыш,уңган әниләребезгә бәйрәм күрсәтеп үтик.

Проект эшчәнлегенең йомгаклау чарасы
:

Рәхмәт сезгә әниләребез!”.
Бәйрәм буласы зал матурлап бизәлә.Шарлар,төрле плакат-картиналар
эленә,өстәлдә ваза б/н чәчәкләр. Музыка астында балалар бәйрәм буласы
залга керәләр.

Алып баручы
:Хөрмәтле әниләребез,әбиләребез,бакчабызда эшләүче
апаларыбыз һәм кызларыбыз.Сезне язның беренче бәйрәме 8-март халыкара
хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.Сезгә гомернең

озынын,сәламәтлекнең ныклысын,күңел тынычлыгы,бәхет-шатлык,куанычлы
тигез гомер теләп калабыз.
Авырлыклар бер дә кичермәгез,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Сезнең йөрәктәге шатлык нуры
Балкып торсын мәңге сүнмәсен.
Кояшның яктылыгына
Тора сөю аптырап.
Әниләрнең нурлы йөзе
Кояштан да яктырак.
Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез.

1.
Нигә бүген бөтен җирдә.
Чәчәкләр балкый бездә
, Әмир
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
2. Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Зәринә.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
3.Әниләрнең бәйрәменә
Куана алар шулай.
Раяз.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
4. Мин дә котлыйм, әнкәм,сине,
Теләгем бар минем дә.
Мәңге шулай кояш кебек
Әмирхан.

Балкы күңел күгемдә.
5.Күгәрченнәр гөрләшәләр
Якты кояш нурында.
Фаил
.
Алар җырлый иң матур җыр
Минем әни турында.
6. Нинди уңган,нинди булган-
Ул һәр эштә,һәр кайда!
Йомшак сүзе,күркәм үзе,
Нурлы йөзе елмая.
Әдилә
.

7. Күрәсезме букет итеп
Алсу нурлар бәйләмен.
Азалия
.
Кояш котлый март аенда
Минем әни бәйрәмен.
8. Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле-әнием.
Зәмирә
.
Яхшылыкта,матурлыкта
Үрнәк миңа әнием.
9. Кояш көлә,мин елмаям,
Бик тә күңелле бүген.
Риназ
.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
10. Кайсын юам,кайсын җыям,
Чиста булсын,ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй
Әминә.
Бөтен нәрсә пакъ булсын.

11.Бәйрәм бүген, бәйрәм !-диеп
Бар дөнья көлеп торсын.
Сәмирә
.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын.
12. Тып-тып тама тамчылар
Җырлап бәйрәм көенә.
Сөмбел
. .
“Бәйрәм бүген”-дип гүя
Тамчылар да сөенә.
Ә хәзер хөрмәтле әниләребез,бәйрәмнбезнең концерт өлешен карап үтик.
1.

Хор
:”Әниләр бәйрәме”.Г.Гомәров сүз.,М.Бикбаева муз.
2.

Шигыр
ь:”Әнием” .Ә.Бикчәнтәева. Әдилә сөйли.
Әнием,кадерлем,
Син -минем йолдызым.
Уянам йокыдан,
Ишетәм:”Тор, кызым!”
Ягымлы тавышың,
Карашың сөйкемле.
Әйтерсең,кояшның
Нурлары сирпелде!
3.
Җыр
:”Рәхмәт әнием”.А.Минһаҗев сүз.,Ә.Һадиева муз. Кызлар
башкара.
4.
Бию
:”Шаян малайлар”. (тат.хал.көе.).
5.
Шигырь
:”Әниләрне сөендерик”.Р.Корбан. Риназ сөйли..
Әниләрдән дә кадерле
Кеше юктыр дөньяда.

Кояшка тиңләп,әнисен
Сөядер һәрбер бала.
Салмыйк аларны борчуга,
Сөендерик үзләрен.
Әни кеше начар әйтмәс-
Тыңлыйк һәрчак сүзләрен.
6.
Җыр
:”Алмаз”. Р.Еникеев муз, Җ.Дәрзаманов сүз.Кызлар башкара.
7.
Шигырь
”Кечкенә”.Ш.Җиһангирова сүз. Зәринә сөйли.
-Әни,нигә безнең Сәмирә
Шулкадәрле кечкенә?
Минем 20 тешем бар,
Ә аныкы 3 кенә.
-Бөтен бәбиләр дә шулай
Кечкенә була башта.
Син дә бик кечкенә идең,
Без алып кайткан чакта.
-Ә нигә соң аягында
Басып тора ул көчкә?
-Үсәр,кызым! Синең кебек
Җитсен әле ул өчкә.
-Мин аны күтәреп йөрим!
Үсмәсен шулай торсын!
Әни! Син кечкенә чакта
Кечкенә идеңме соң ?
8.
Бию
:”Конфетлар”.Ф.Сәлмәнов муз,М.Бикбова сүз.Кызлар башкара.

9.
Җыр
:”Җырлыйм әнием турында” . Ф.Әхмәдиев муз,Г.Зәйнәшева сүз.
Әдилә башкара.
10.
Шигырь
“Әнием”. Р.Вәлиева. Әмирхан сөйли.
Минем әнием бик матур,
Тәмледер әйткән сүзе.
Һәрчак кояш шикелле
Елмаеп тора йөзе.
Сөеп уята йокыдан
Аның нурлы күзләре.
Көндезләрен юлдаш була
Назлап әйткән сүзләре.
Яратамын әниемне,
Йомшак аның куллары.
Битләремне сыйпаганда
Шундый рәхәт буладыр.
11.
Җыр
:”Туган тел”. Г.Тукай сүз,Т.х.көе . Сөмбел башкара.
12.
Бию
:”Парлы бию”(Раяз-Зәринә,Әмирхан-Азалия; тат.хал.көенә).
13
.Шигырь
”Бүләк”.Йолдыз Җамалетдинова сүз. Сөмбел сөйли.
Бүлмә эче ыгы-зыгы-
Безнең өйдә зур бәйрәм,
Әти чәчәк бүләк итте
Әниемә бер бәйләм.
Идәннәрне юды,аннан
Сулар сипте гөлләргә.
Бүгенге көн охшамаган
Бер дә башка көннәргә.

Әни миңа әкият сөйли,
Кулларында бәйләве.
Нигә көндә булмый икән
Бу әниләр бәйрәме?!
14.
Җыр
:”Балалар бакчасында”.Н.Гайсин сүз,Н.Зарипова муз..Сәмирә
башкара.
15.
Шигырь
:”Әни бәйрәме”.Х.Халиков сүз. Әмир сөйли.
Иртәдән йөрим көлеп,
Бәйрәм икәнен белеп.
Мин сөенгәнне күреп,
Кояш та көлә кебек.
Кояш көлгәнен сизеп,
Гөлләр сөенә кебек.
Күбәләкләр,чәчәкләр
Йөриләр,әнә,биеп.
Яфраклар лепердәшә,
Минем йөрәгем кебек.
Әниемнең бәйрәм көнен
Барсы өлгергән белеп.
16.Бию:”Әпипә.”Т.х.көе. Әдилә башкара.
Безнең яраткан әбиләребез,дәү әниләребез дә бар бит әле,аларга да бәйрәм
сәләмнәребезне җиткерик.
17.
Шигырь
:”Дәү әнием”.Ә.Бикчәнтәева сүз.Зәмирә сөйли.
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.
Ак ефәктәй чәчләрен
Ул тарап куя,үреп.
Чисталыкка өйрәнәм
Мин дә аңардан күреп.
Тәмле ашлар пешерә
Матур гөлләр үстерә.
Өебезнең нуры ул
Барыбыздан олы ул.
Җылы оек-бияләй
Бәйли безгә көз җиткәч.
Мин дә аңар бүләкләр
Алырмын үсеп җиткәч.
18.
Җыр хор
;”Әбием әбекәем”.Р.Сәрвәров муз,Р.Бакиров сүз.
19.
Шигырь
:”Әнигә булышам”.Н.Мадъяров сүз. Азалия сөйли.
1. Мин әнигә булышам,
Табак-савыт юышам.
Чистарган савыт-сабаны,
Шүрлекләргә куешам.
2.Мин әнигә булышам,
Урын-җирләр җыешам.
Иртән гөлләргә су сибәм,
Керләрне дә уышам.
3.Мин әнигә булышам,
Идәннәрне юышам.

Әни кебек эш остасы
Булу өчен тырышам.
Бәйрәмебезнең азагын шушы җыр сүзләре белән тәмамлыйбыз.
Диңгезне чиксез киң диләр,
Беләм алай түгелен.
Барлык диңгезләрдән дә киң
Әниемнең күңеле.
Әнием,әнием,әнием.
Таң җиледәй назлы кулларың.
Әнием тик сиңа багышлап
Җырлыйлар кызларың,улларың.

Милли кием –  халкымның күңел көзгесе. Сөй гомерне, сөй халыкны,  сөй халыкның дөньясын.  Г. Тукай.

Милли кием –

халкымның күңел көзгесе.

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын. Г. Тукай.

Максат:

Максат:

  • халкыбызның рухи мирасын саклау, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүhәрләрен хәзерге буынга җиткерү;
  • милләтебезнең асыл бизәкләрне, милли киемнәренә соклану хисе тәрбияләү.

бурычлар:

бурычлар:

  • Милли киемнәрнең тарихын өйрәнү;
  • Татар халкының милли кием үрнәкләрен саклап калу һәм киләчәк буынга җиткерү;
  • Популяр әдәбият битләреннән, музей һәм гыйльми оешмалар фондыннан алынган , күп еллар буена экспедицияләргә йөреп җыелган материалларны өйрәнү.

Эш методлары:

Эш методлары:

  • Музей экспонатлары белән таныштыру;
  • Халык киеме төрләре белән кызыксындыру;
  • Тотып карарга һәм фотога төшереп алырга мөмкинчелек тудыру;
  • Экспедицияләр оештыру;
  • Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли киемнәр куллану.

Фәнни эзләнү эшләре Проект Эзләнү Татар халык милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен өйрәнү. Милли киемнәрнең төрләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.

Фәнни эзләнү эшләре

Проект

Эзләнү

Татар халык милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен өйрәнү.

Милли киемнәрнең төрләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.

Милли өс киемнәре Түбәтәй, калфаклар- ның бизәкләре Борынгы бизәнү әйберләре  Эзләнү эшенең тармаклары Читек-чүәк үрнәкләре Заманча милли киемнәр

Милли өс киемнәре

Түбәтәй, калфаклар-

ның бизәкләре

Борынгы бизәнү әйберләре

Эзләнү эшенең

тармаклары

Читек-чүәк үрнәкләре

Заманча милли киемнәр

Көтелгән нәтиҗәләр:

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • даими рәвештә, милли киемнәрне өйрәнү максатыннан чыгып, экспедицияләр оештыру;
  • фольклор коллективын булдыру һәм чыгышларда җирле милли кием төрләрен табигый халәттә куллану;
  • заманча милли киемнәр уйлап чыгаруда укучыларның иҗади сәләтләрен ачу.

Калфак кигән кыз баланың Багып алчы йөзенә: Нинди гүзәл татар кызы! – Күз тимәсен үзенә.   Килешеп тора түбәтәй Аның күркәм йөзенә: Нинди матур татар улы! – Күз тимәсен үзенә. Үзе тыйнак, үзе горур, Хак сүз булыр әйткәне. Яратыр газиз Ватанны, Сөяр әткәй-әнкәйне!   Дәү булгач та шулай калыр Татар баласы булып. Әйтерләр: - Татар кызы бу! Диярләр: - Татар улы!

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы! –

Күз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы! –

Күз тимәсен үзенә.

Үзе тыйнак, үзе горур,

Хак сүз булыр әйткәне.

Яратыр газиз Ватанны,

Сөяр әткәй-әнкәйне!

Дәү булгач та шулай калыр

Татар баласы булып.

Әйтерләр:

— Татар кызы бу!

Диярләр:

— Татар улы!

милли өс киемнәре

милли өс киемнәре

  • Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халыкының борынгы милли киеме — чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе.

Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

*Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыль-ләре, Һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашу-лары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвы-гын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән.

*Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыль-ләре, Һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашу-лары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвы-гын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән.

* Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием.

* Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием.

* XIX йөзнең икенче яртысында икътисади үзгәрешләр, сәүдә мөнәсәбәтләренең киңәюе, яшь татар буржуазиясенең дөньяга чыгуы (халыкның милләт буларак формалашу дәвере) татар халкының гадәти өс киеменә дә үзгәреш кертә. Ул үзенең элеккеге урынчылык билгеләрен җуя башлы. Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли.

* XIX йөзнең икенче яртысында икътисади үзгәрешләр, сәүдә мөнәсәбәтләренең киңәюе, яшь татар буржуазиясенең дөньяга чыгуы (халыкның милләт буларак формалашу дәвере) татар халкының гадәти өс киеменә дә үзгәреш кертә. Ул үзенең элеккеге урынчылык билгеләрен җуя башлы. Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли.

*Борынгы стильдәге ирләр күлмәген мамык, җитен, киндер җебеннән тукылган материядән теккәннәр (ефәк күлмәк-ыштан кияргә ирләргә шәригать кушмаган). Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән .

*Борынгы стильдәге ирләр күлмәген мамык, җитен, киндер җебеннән тукылган материядән теккәннәр (ефәк күлмәк-ыштан кияргә ирләргә шәригать кушмаган). Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән

.

Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Күлмәк итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы. XIX йөз ахырларында фабрика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда хәйран купшы бала итәкләр кую модага керә.

Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Күлмәк итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы. XIX йөз ахырларында фабрика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда хәйран купшы бала итәкләр кую модага керә.

Алъяпкычымның бизәге Әллә кайдан күренә. Аллы-гөлле чәчәк төшкән, Килешәдер үземә.  

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

  • Күлмәк-ыштанга якын нәрсә — алъяпкыч. Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән.
  • Борынгырак заманнарда фәкать күкрәкчәле алъяпкычлар гына булса, XX йөз башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. Бу вакытларда татар хатын-кызлары арасында төрле төстәге фабрика тукымасыннан эшләнгән яңа формадагы: төрешле, аркалы, култыклы, канатлы һ.б. төрле алъяпкычлар тарала.

Бәрхетләрдән тегелгән, Ука белән чигелгән, Нәкышләре көмешләргә, Алтыннарга күмелгән.  * Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән тектергәннәр.

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

* Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән тектергәннәр.

XIX йөз ахыры — XX йөз башларында, яңа кием стиленә күчү дәверендә, ирләр камзулы Аурупа кием төре — жилеткага яраклаша тешә.

XIX йөз ахыры — XX йөз башларында, яңа кием стиленә күчү дәверендә, ирләр камзулы Аурупа кием төре — жилеткага яраклаша тешә.

Бигрәк матур түбәтәе Энҗе бөртекләр белән. Алар монда килгән гүя Чын әкият иленнән.  

Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

*Түбәтәй. Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар.  *Әрсезгә кия торган түбәтәй-ләрне карарак төстәге тукы-мадан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгән-нәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган.  *Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры XX йөз башында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәhәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй - кәләпүшләр тарала.

*Түбәтәй. Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар.

*Әрсезгә кия торган түбәтәй-ләрне карарак төстәге тукы-мадан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгән-нәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган.

*Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры XX йөз башында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәhәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй — кәләпүшләр тарала.

Хатын-кызларның баш киемнәре шактый катлаулы. Калфакларның төрләре гаять күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була.

Хатын-кызларның баш киемнәре шактый катлаулы. Калфакларның төрләре гаять күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була.

Беләзегем- йөзегем, Киярмен әле үзем. Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек.  Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күп төрле булган.

Беләзегем- йөзегем,

Киярмен әле үзем.

Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күп төрле булган.

Читек кигән, иген иккән Халкым элек-электән. Читек кигән халкым күреп Дошман борылып киткән.   Чия пешкән, алма төшкән Каюлы да, челтәрле. Илдә итекләр күп булыр, Читеккә соң җитәрме?!   Арча кызлары ник чибәр? Читек кигәнгә чибәр. Читек киеп уйнап, биеп, Әйдә, бер җырлап җибәр!  

Читек кигән, иген иккән

Халкым элек-электән.

Читек кигән халкым күреп

Дошман борылып киткән.

Чия пешкән, алма төшкән

Каюлы да, челтәрле.

Илдә итекләр күп булыр,

Читеккә соң җитәрме?!

Арча кызлары ник чибәр?

Читек кигәнгә чибәр.

Читек киеп уйнап, биеп,

Әйдә, бер җырлап җибәр!

* Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.  Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

* Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.

Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

Чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка Һәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.

Чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка Һәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.

* Милли киемнән йөргән хатын-кызларны да бик еш очратырга мөмкин. Хәтта, төрле милли оешмаларда татар милли киеменә багышланган кичәләр уздырыла. Анда кызлар татар костюмы элементлары файдаланылган заманча һәм мөселман киемнәрен тәкъдим итәләр. Күбесенчә, мөселман кызлары өчен костюмнарны

* Милли киемнән йөргән хатын-кызларны да бик еш очратырга мөмкин. Хәтта, төрле милли оешмаларда татар милли киеменә багышланган кичәләр уздырыла. Анда кызлар татар костюмы элементлары файдаланылган заманча һәм мөселман киемнәрен тәкъдим итәләр. Күбесенчә, мөселман кызлары өчен костюмнарны «Әл-Бәрәкәт» фирмасы тегә. Алар арасында заманча стильдәгеләре һәм традицион мөселман костюмнары да бар. Киемнәр кызлар өчен махсус сайлана. Иң мөһиме, татар милли киеме һәм мөселманнар өчен традицион стильдә тегелгән кием гадилеге белән аерылып тора.

Хәзерге вакытта милли киемнәр заман таләпләренә туры китерелеп тегелә. Бизәнү әйберләре, аяк киемнәре, калфак-түбәтәйләр дә заманчалаштырыла.

Хәзерге вакытта милли киемнәр заман таләпләренә туры китерелеп тегелә. Бизәнү әйберләре, аяк киемнәре, калфак-түбәтәйләр дә заманчалаштырыла.

Кулланылган әдәбият:  

Кулланылган әдәбият:

  • Р.Уразман “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”
  • ” Сөйли белгән морадына ирешкән” Г.С. Нуриев.,М.Ф.Кашапова.
  • “ Әхлак дәресләре” В.С.Казыйханов.
  • Татар халык иҗаты
  • “ Авыллар һәм калалар тарихыннан” Ф. Гарипова.
  • “ Татар халык киемнәре”,Татар китап нәшрияты.  

Слайд 1

Татар халкының милли киемнәре

Татар халкының милли киемнәре


Слайд 2
 Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас

та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
 Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та


Слайд 3
Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм

тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлек-ле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.
Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы,


Слайд 4

Хатын-кыз күлмәге.
Хатын-кызларның күлмәге тоташ яки өзек буйлы, бала итәкле, аска

таба киңәеп киткән, озын җиңле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.
Хатын-кыз күлмәге.Хатын-кызларның күлмәге тоташ яки өзек буйлы, бала итәкле, аска таба


Слайд 5
 Алъяпкыч.
  Күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч ябылган. Алъяпкычның төсе аның белән

бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.
 Алъяпкыч.  Күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч ябылган. Алъяпкычның төсе аның белән бергә


Слайд 6
Түбәтәй.
  Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр

өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.
Түбәтәй.  Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә


Слайд 7
Калфак .
Дәү әнием матур калфак
Бүләк итте уземә.
Энҗе калфак үзе

ап-ак
Бик килешә йөземә.

 Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.
Калфак . Дәү әнием матур калфак  Бүләк итте уземә. Энҗе


Слайд 8
Читек.
Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек.

Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр
Читек.Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне


Слайд 9
 Камзул.
 Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр.

Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.
 Камзул. Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр


Слайд 10
Хатын-кызлар бизәнү әйберләре
Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре

дә тыгыз бәйләнгән. Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX йөзнең башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән (бөтерү, бөртекләү, каралту, гравирлау, инкрустацияләү) зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Аларны өч төркемгә бүлеп карарга була: баш, муен-күкрәк һәм кулга бәйле бизәнү әйберләре.
Хатын-кызлар бизәнү әйберләреХатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә


Слайд 11
Тема. “Кәләпүшем, кәләпүш” проектны йомгаклау- күңел ачу чарасы

Бурычлар:

Балаларда матур әдәбият аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту,
аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү.
Халкыбызның күңел бизәкләре белән горурлык хисе тәрбияләү;
сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.
Милли киемнәрне аера hәм аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.
Уен эшчәнлеге аша балаларның милли киемнәр турында белемнәрен ныгыту.
Тема. “Кәләпүшем, кәләпүш” проектны йомгаклау- күңел ачу чарасы  Бурычлар: Балаларда


Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татарские национальные народные праздники
  • Татар малае бэйгесе сценарий
  • Татарские нац праздники
  • Татар кызына сценарий
  • Татарские народные праздники список