Татар милли ризыклары сценарий

 Максат: Бәйрәм хисе тудыру, балаларның белемнәрен камилләштерү.Кичә, татар халык ашлары белән танышканнан соң, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырыла. Балалар барысы да милли киемнәрдә

Гарипова Самания Абелгаясовна МАДОУ №9 г. Набережные Челны

Тема. “Милли ризыклар”. (Күңел ачу кичәсе).

Максат: Бәйрәм хисе тудыру, балаларның белемнәрен камилләштерү.

Кичә, татар халык ашлары белән танышканнан соң, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырыла. Балалар барысы да милли киемнәрдән. Залда татар халык ашларыннан күргәзмә оештырыла.

Алып баручы. Балалар, безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Бүген бездә гадәти булмаган кичә. Бездә кунакта –  татар халык ашлары.

1 нче бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                  Күңелсездер сезгә дә.

                  Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

                  Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

                  Кирәк һәммәбезгә дә.

                                            Роберт Миңнуллин

2 нче бала. Зурлап олы бәйрәмне

           Җыелды татлы ашлар.

           Гөбәдия, бәлешләр,

           Пәрәмәч, өчпочмаклар.

3 нче бала. «Алан» бакчасына

           Җыелдылар күп булып.

           Утыралар тезелеп,

           Кабарып, өстәл тулып.

Залга гөбәдия, чәк-чәк, кош теле, бәлеш, өчпочмак, коймак, пәрәмәч булып киенгән балалар керә.

Җыр: «Кунаклар» (Ш. Галиев сүзләре, С. Сабирова музыкасы).

Без әзерлибез табын,        

Китереп бөтен ягын.        

Уртага куйдык чәчәк,        

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

— Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

4 нче бала. Менә табын түрендә

         Гөбәдия күренде.        

         Йөзе шат, көлеп тора,

         Хуш ис бөркелеп тора.

5 нче бала.  «Табын яме — чәк-чәк» дигән

            Сүзләр йөри тугелме?

                    Һәрбер туйның иң түрендә

                    Урын ала түгелме?

6 нчы бала. Баллы чәк-чәккә күңеле

          Күтәрелә кызларның.

          Хәзер инде тыпыр-тыпыр

          Биисе бар аларның.

Алып баручы. Ә хәзер “Парлашып калу” уенын уйнап алырбыз. Көй уйнаганда барыбыз да таралып, иркенләп биеп йөрибез; ә көй туктагач, парлашып калырга онытмагыз. Кем парсыз кала – ул сорау ала (татар халык ашлары турында).

“Парлашып калу” уены.

7 нче бала. Без әзерлибез табын

                    Китереп бөтен шартын.

                    Өчпочмак, бәлеш, коймак –

                    Кем әйтеп бирер икән,

                    Нәрсәләр җитми тагын?

Алып баручы. Нәрсәләр җитми икән, түгәрәккә басып, чиратлашып әйтеп карыйк әле. Бер әйткән камыр ризыгын кабатламаска тырышыгыз.

Алып баручы. Әйдәгез, ял итеп алыйк, бераз биеп тә карыйк.

Татар халык биюе “Әпипә”

Кош теле.  Табын түрен һәрчак бизи

                   Майда пешкән кош теле.

                   Авыз итми һич тә китми

                   Килгән кунак, билгеле.

Бәлеш.  Утырсам да мин менә

            Тыйнак кына, тик кенә,

            Эчем тулы ит кенә,

            Май белән, дөге белән.

Пәрәмәч. Итгән генә торсам да,

               Майга чумып чыксам да,

               Мин да бик тәмле булам.

 Бөккән. Менә мине әйткәндә,

             Мин бит төрлечә булам:

             Бер пешкәндә — ит белән,

             Бер алма белән тулам.

             Мине дә тәмле, диләр,

             Табынның яме, диләр.

Җыр: «Кояшлы табын» (Р. Курамшин көе, Э. Шәрифуллина сүзләре).  

Ак әби керә  (милли киемнән, кулында — чигүле сөлге белән коймак).

— Кулымда яңа гына табадан төшкән, кабарып, кызарып пешкән коймаклар. Коймак ул – бик кадерле, мәртәбәле ризык.

                                     Коймак пеште,

                                     Табадан төште.

                                     Кунакларга сый-хөрмәт,

                                     Якты чырай, такта чәй.

Алып баручы. Рәхмәт, Ак әби, без бу коймаклар белән төркемдә чәй эчәрбез. Әйдәгез әле бергәләп “Коймаклар” уенын уйнап алыйк.

“Коймаклар” уены.

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлар ал!

Ак әби. Балалар, мин сезгә өчпочмак ясау серләрен әйтеп китим әле. Өчпочмак гадәттә әче камырдан ясыйлар. Сарык я бозау итен вак кына турыйлар. Бәрәңгене әрчеп, югач турыйлар. Иткә бәрәңге, суган, май, тоз, борыч салып болгаталар. Камырны чәй тәлинкәсе кадәр җәяләр. Камыр уртасына эчен салалар да өчпочмак ясап, чеметеп, ябыштыралар. Ясап бетергәч, майлаган табага тезеп, духовкага тыгалар. Өчпочмак бер сәгать чамасы пешә.

Алып баручы. Ак әби, синең киңәшләреңне истә тотып, өйгә кайткач өчпочмак пешереп ашарбыз әле. Ә хәзер балалар белән “Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйнап алыйк.

“Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Күрсәт әле, үскәнем ничек суган турыйлар,

Менә шулай, менә шулай суган турыйлар.

Күрсәт әле, үскәнем ничек бәрәңге турыйлар,

Менә шулай, менә шулай бәрәңге турыйлар.

Күрсәт әле, үскәнем ничек ит турыйлар,

Менә шулай, менә шулай ит турыйлар.

        Ак әби.Сез бик тәрбияле балалар икәнсез. Бик сөендем. Минем дә сезгә әйтәсе килгән сүзем бар.

  • әти-әнидән алда табын янына килеп утырмагыз;
  • әти-әнидән алда ашка сузылмагыз;
  •  ипи валчыгын коеп ашамагыз, ипинең рәнҗүе төшәр;
  • сыныгыгызны ашап бетерегез, югыйсә бәхетегез калыр;
  • вакытында туя бел, кашыгыңны куя бел.

  Алып баручы. Ак әби, зур рәхмәт сиңа! Бу үгет-нәсыйхәтләреңне истә тотарбыз. Бүгенге кичәдә без татар халкының милли ашларына дан җырладык. Без аларны кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез.

«Детский сад №10 «Милэшкэй» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района РТ»

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе «Мамадыш шәһәре 10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасы”

Милли ризыклар табын түрендә

Выполнила воспитатель 1кв. кат:

Садриева Миляуша Кашифовна

Уен — шөгыль «Милли ризыклар табын түрендә»

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Максат:

татар халкының милли ризыклары, тарихы турындагы белемнәрне киңәйтү.

Бурычлар:

Тәрбия бурычы:пешекче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү; өлкәннәргә, кунакларга карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: табышмаклар, шигырьләр ярдәмендә күзаллау, фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: сүзлек запасын баету.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм телен үстерү, сәнгати-эстетик, социаль-коммуникатив;

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, музыка, уен технологиясе “Синквейн”.

Сүзлек өстендә эш: татлы, йомшара, кабара, япма.

Җиһазлау, материал:

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр,табышмаклар әйтү,милли ризыклар белән танышу; пешекче хезмәте белән танышу.

Балаларны татар халыкашлары белән таныштыруны дәвам итү;

— Табышмаклар, шигырьләр, җырлар кабатлау;

— Үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү;

— Төгәллек, игьтибарлык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары булдыру.

Җиһазлау:

куна тактасы, уклау, киселми торган пычаклар, алъяпкыч, пешекче киеме, он, йомырка, тоз, чәй содасы, милли ризыклар, магнитлы такта, магнитлы өчпочмаклар.

Шөгыль барышы:

Балалар: Исәнмесез кадерле кунаклар. Әйдәгез түрдән узыгыз.

Тәрбияче: Зурлап олы бәйрәмне

Җыелды татлы ашлар.

Гөбәдия, бәлешләр,

Пәрәмәч, өчпочмаклар.

Балалар, бу шигырь нәрсә турында?

Балалар: Милли ризыклар турында.

Тәрбияче: Ә нинди милли ризыклар турында шигырьләр, табышмаклар беләсез?

Балалар:Шундый тәмле ризык,

Эчлеге кат-кат итеп тезелгән. (Гөбәдия)

Балалар: Утырсам да мин менә,

Тыйнак кына, тик кенә,

Эчем тулы шулпа белән ит кенә. (Бәлеш)

Балалар: Камыр эчендә бәрәңге,

Йә әйтеп җибәр әле? (Кыстыбый)

Балалар: Иттән генә торам мин,

Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)

Балалар: Вак- вак кына кисеп ,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып өзеп

Аша дустым, син шулай. (Чәк-чәк)

Балалар: “Милэшкэй” бакчасына

Җыелды татлы ашлар,

Гөбәдия, бәлешләр,

Пәрәмәч, өчпочмаклар.

Иң кадерле икмәк тә.

Табын яме чәк-чәк тә

Утыралар тезелеп

Кабарып, өстәл тулып.

Балалар:Менә табын түрендә

Гөбәдия күренә

Йөзе шат көлеп тора

Хуш ис бөркелеп тора.

Балалар:Менә мине әйткәндә,

Мин бит төрлечә булам:

Бер пешкәндә — ит белән,

Бер алма белән тулам.

Мине дә тәмле, диләр,

Мин инде бөккән булам.

Балалар:Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

  Өчпочмак ясаганнар.  

Тәрбияче: Бу ризыкларның кайсысы иң баллысы?

Балалар: Чәк-чәк

Тәрбияче: Дөрес балалар,әйдәгез әле чәк-чәк турында үзебез шигырь төзеп карыйбыз.

(Синквейн уены)

-Бу нәрсә? (Чәк-чәк)

-Чәк-чәк нинди?(Баллы, татлы, йомшак, сары, тэмле)

-Чәк-чәк нишли? (Пешә, кабара, суына, ябыша, киселә, пешерә.)

Кем чәк-чәк турында матур җөмлә төзеп бирә ала?

Балалар.: — Мин әни белән тәмле чәк-чәк пешердем.

— Әби безгә баллы чәк-чәк алып килде.

— Чәк- чәк безнең милли ризык.

— Чәк-чәкне балда болгатып ясыйлар.

— Мин баллы чәк-чәк белән чәй эчәм.

— Мин әнигә чәк-чәк ясарга булыштым.

Тәрбияче. Әйдәгез әле чәк-чәк пешерү серләрен искә төшерик әле! Сез ризамы? Кем әйтә?

Бала: Хәзер мин сезне татар халкының милли ризыгы чәк-чәк пешерергә өйрәтәм. Камыр ясар өчен йомырка, тоз, чәй содасы алабыз. Савытка салып, яхшылап болгатабыз. Аннары он салып камыр басабыз.

Тәрбияче. Яхшы. Рәхмәт! Алга таба кем дәва итә?

Балалар: Камырны баскач, яхшылап җәябез.

Камырны җәйгәч тасмаларга бүләбез.

Аннан вак кына итеп кисәбез.

Камырны вак итеп кисеп майга салып пешерәбез, аннан бал белән болгатып матур итеп өеп куябыз.

Тәрбияче.

Балалар камырны ясап, җәяләр, кисәләр һәм пешекчегә тапшыралар.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Чәк-чәк пешерү авыр хезмәт, бик күп тырышәлык сорый. Безнең татар халкыбыз менә шундый тырыш, уңган!

Балалар без милли ризыклар турында табышмаклар әйтештек, шигырьләр сөйләдек. Ә нәрсәдер эшләмәдек?

Балалар.: Жыр җырламадык!

Тәрбияче. Ә җырлыйсыгыз киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп җыр җырлап алыйк әле.

(Җыр “Кунаклар”.

Ш.Галиев)

Карагыз әле, балалар, монда япма белән капланган өстәл тора. Нәрсә белән капланган? (Балалар кабатлый- “япма”)

Япма астында нәрсә бар икән? Әйдәгез, ачып карыйк. (Бала япманы ача).

Балалар. Милли ризыклар.(Бергә)

Тәрбияче: Балалар сез нинди ризыклар күрәсез?

Балалар: өчпомак, пәрәмәч, дучмак, бөккән,

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, бу ризыклар ни өчен әзерләнде микән?

Балалар: Кунаклар каршы алырга.

Бәйрәм табынына.

Сабан туе көненә.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, безнең татар халкы бик кунакчыл халык. Татарлар һәрвакыт кунакларны тәмле ризыклар, мул өстәлләр белән каршы ала.

Ризыклар турында матур әйтемнәр, шигырьләр дә бар бит. Ягез әле, кем белә?

Балалар: Чәк-чәк табын матурлыгы, чәк-чәк табын кояшы.

Балалар: Коймак пеште , табадан төште.

— Табын түрен һәрчак бизи

Майда пешкән кош теле.

-Өчпочмаклар да бик тәмле.

Әчегә дә, төчегә дә, бик тәмле була дучмак.

Пешекче чәк-чәк алып керә: Балалар, үзегез кискән чәк-чәк әзер булды!

Тәрбияче. Кадерле балалар! Безнең сезне шушы ризыкларыбыз белән сыйлыйсыбыз килә. Тәмле ризыкларыбыздан авыз итегез!

(Балалар хезмәткәрләр белән чәй табынына утыралар)

Подробности

Автор: Фарида Вагизова

Опубликовано 22 Июнь 2014

Просмотров: 2707

5-нче сыйныф укучылары чыгышы

Сыйныф җитәкчесе:
Вагизова Ф.Г.

Микрофондагы курай моңы астында шушы юллар укыла. Слайдта бер берсен алмаштырып башкорт даласы фотолар чыга.
Сокландыра җирең гүзәллеге
Табигатең карап туймаслык.
Башкортстаным — сине бит
Оҗмах ур(ы)ны диеп уйларлык.
Дала–басуларың – яшел бәрхет —
Ерак-еракларга сузылып киткән.
Мәгърур Урал тавы кочагына
Урманнарың сарылып үскән.
Башкортостан — илем минем
Синдә генә минем бәхетем.
Башкортостан газиз туган илем
Син бит минем җирдә җәннәтем.
— Кызлар башкаруында “Башкорт милли биюе”.
— Бию тәмамланганда башкорт милли киемнәреннән укучылар чыга.
— Слайдларда Башкорт республикасы картасы, гербы, флагы, Салават Юлаев – башкортларның милли герое һәйкәле күрсәтелә. Һәр шигырь, сүз юлларына туры килердәй слайдлар күрсәтелә.
1.Һаумыһығыҙ, илдәштәрем!
Ҡан-ҡәрҙәштәр, имандаштар!
Ҡайнар сәләм, рухташтар!
Фекерҙәштәр, серҙәштәр,
Ҡайнар сәләм ерҙәштәр.
2.Бер күк аҫтында тыуғанбыҙ беҙ,
Бер төйәктә ғүмер итәбеҙ,
Бер тупраҡтың ризыҡтарын ейеп,
Бер йылғаның һыуын эсәбеҙ.
3.Нисә ҡара – бер үк йондоҙ яна,
Бер үк Сулпан балҡый һәр иртә.
Хозурланып бер үк ай йылмая,
Бер үк ҡояш беҙгә нур бөркә.
4.Бер тупраҡҡа тамған күҙ йәшебеҙ,
Бер тупраҡҡа тамған тиребеҙ.
Ҡан тамыры менән мәңгелеккә
Ҡушылып үҫкән тыуған еребеҙ.

5.Башҡортостан – дуҫлыҡ йорто
Татыулыҡта уның ҡото.
Туғанлыҡта – уның нуры,
Тоғролоҡта уның уты.

6.Башҡртостан – дуҫлыҡ иле,
Һәр милләте туған телле.
Йыры-моңо төрлө- төрлө.
Булһын мәңге рухлы, түлле
7.Башкортстан сүзен ишетү белән, күз алдына ифрат матур киңлекләр, мәһабәт кыялар, тезем-тезем таулар, калын урманнар, мул сулы елга-күлләр, тау чишмәләре килеп баса.
8. Картага карап җиремне
-Бер яфрак чаклы, — дидем.
Мин хәйранмын киңлегеңә
Башкортостаным – илем
Башкортстан картада нәни генә каен яфрагы кебек ул, ләкин шулай булуына карамастан, иңләп — буйлап йөреп чыга алмаслык зур ил.
9. Хәзинәләренең муллылыгы, җиренең уңдырышлылыгы, табигать күренешләренең гүзәллеге белән кемнәрне генә сокландырмый ул Башкортостан.
10. Аның мәйданы – 142947квадрат километр. Бер ягыннан биек Урал таулары өзелмәс челтәр булып урап алган, икенче ягында иксез-чиксез калын урманнар шаулый.
11. Иң биек ноктасы булып – Ямантау тавы тора.
12.Кан тамырлары кебек тармакланган Агыйдел елгасы үзе бер могҗиза.
13. Башкортостан Татарстан кебек үк күпмилләтле республика
14. Башкортлар элек электән ярым күчмә тормыш рәвеше алып барганнар. Һәм бу яшәеш аларның үзенчәлекле гореф-гадәтләрендә дә, ашау-эчүләрендә дә ачык чагылган.
15. Без бүген сезне үзенчәлекле башкорт аш-сулары белән таныштырып үтәрбез. Ул нигездә эре мөгезле терлекчелек продукциясенә нигезләнә.
16.Башкортларның табынында сөттән әзерләнгән ризыклар күптөрле: каймак, май, катык,ак эремчек, кызыл эремчек – корт яки әҗәкәй….
17.Җәйге эссе көннәрдә әйрән, кымыз иң тансык эчемлек булып тора. Башкорт кымызы җанга, тәнгә сихәт бирә. Аны хәтта дәвалау максатында да файдаланалар. Кымыз өчен алар махсус токымлы атлар асырыйлар.
18. Ә кадерле кунакларга тәъдим ителә торган сый – атаклы башкорт балы белән сөтле кайнар чәй. Юкка гына Башкортостан республикасы илебездә бал җитештерү буенча беренче урында тормый шул инде…
19.Ашамлыклардан – ат яки сарык итеннән пешкән бишбармак, тоkмач, палма, kуллама, итле аш , аерым савытта, шулпа белән бирелә торган казы (өйдә ясалган, киптерелгән колбаса ) иң атаклылыардан санала.
20.Төрле ярмалардан ясалган тәгамнар да киң кулланылган: арпадан пешкән “кысыр аш” – күҗә, кыздырылган арпа, бодай бөртекләре – курмас, талкан киң таралган.
21.Чече камырдан – җәймә, көлчә пешерәләр. Шулай ук бавырсак, чәк-чәк, майгикмәк тә алар табыны ризыклары.
22. Башкот ризыкларының үзенчәлеге итеп бик аз төрдәге аштәмлерткечләр кулланылуны да атап була. Болар: сарымсак, кара һәм кызыл борыч.

23.Бүген лицеебызның ашханәсендә сез башкорт аш-суларының кайберләрен авыз итә алырсыз.
Бергә: Ашларыгыз тәмле булсын.

  1. Кереш. Милли ашларның үзенчәлеге

     Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле  ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.  Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар.  Без моны төрле сайтларны һәм әдәбиятны өйрәнү барышында ачыкладык. Бүген интернет челтәрендә татар милли ашларына багышланган   watan.suigelek.ru,  beztatarlar.ucoz.rumuslim-info.com сайтлары иң күп өйрәнелүче чыганак булып торалар.  Бер үк төрле ризыклар төрле-төрле рецептлар буенча әзерләнә, үзенчәлекле ризыклар барлыкка килә. Алар барысы да милли ашларның кулланылышын арттырырга ярдәм итәләр. Болар  “Татар милли ризыклары” темасының актуальлеген билгели.  Интернет челтәрендә дә, әдәбиятта да  әлеге  тема тулысынча яктыртылмаган, чөнки һәр төбәктә һәм хәтта һәр гаиләдә бер үк исемле ризыклар төрле рецептлар белән әзерләнәләр.

Эзләнү-тикшеренү эшенең объекты: камыр ашлары.

        Эзләнү — тикшерү эшенең максаты: татар халкының милли ашлары белән танышу, өйрәнү, үзенчәлекләрен табу; милли ризыкларның  халыкларны берләштерү чарасы буларак хезмәт итүен ачыклау.

        Эзләнү — тикшерү эшенең төп бурычы: татар милли ашларының төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен дәлилләү.

       Кулланылган методлар: фәнни, әдәби һәм матбугат материаллары белән эшләү; өлешчә эзләнүле метод.

            Эш  өч  өлештән тора: кереш, төп, йомгаклау. Кереш өлештә теманың актуальлеге күрсәтелде, макса һәм бурычлар билгеләнде, кулланылган методлар күрсәтелде.  Төп өлештә   татар милли ризыклары тарихы, аларның үзенчәлекләре, камыр ашлары һәм татарның иң яраткан эчемлеге чәй турында язылды.  Татар гаиләләрендә милли ризыкларның кулланылышы буенча уздырылган  тикшеренүләр дә төп өлештә урын алды.   Йомгаклау өлешендә эзләнү-тикшеренү эшенә  нәтиҗә ясалды.

II. Төп өлеш.  Татар милли ризыклары

  1. Татар милли ризыклары тарихы.

             Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.  
Татар   халкының милли ашлары үз этник традицияләре нигезендә генә үсмәгән, аңа күрше халыкларның — руслар, мари, удмурт һ. б., шулай ук Урта Азия халыкларының, аеруча үзбәк һәм таҗикларның ашлары йогынты ясаган. Татар халкы ашларына пылау, хәлвә, ширбәт кебек ашамлыклар, шулай ук рус милли ашамлыклары бик күптән килеп кергән. Шул ук вакытта башка халыкларга хас ашларны әзерләү, азыкларның төрләрен ишәйтү татар ашларының төп этник үзенчәлекләрен үзгәртмәгәннәр.

         Татар  ашларына бөртекле ашлык һәм терлекләрдән алынган азыклар төп юнәлеш биргән.  Татар халкы элек-электән иген иккән, терлек асраган. Табигый, халык күбрәк он, ярма кебек азыклар белән тукланган, ә XIX гасыр азагында, XX гасыр башында бәрәңге күбрәк кулланыла башлаган.           Иген игү белән беррәттән, татарлар терлекчелек белән дә бик күптәннән шөгыльләнгән. Күбрәк сыер, сарык, кәҗә асраганнар. Атларны эш һәм юл йөрү өчен генә түгел, бәлки ите өчен дә үрчеткәннәр. Ат итен пешереп ашаганнар,тозлаганнар һәм каклаганнар. Крестьян хуҗалыкларында кошлар, бигрәк тә тавык, каз, үрдәк үрчеткәннәр.

  1. Татар милли ризыкларның үзенчәлекләре

              Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин: шулпалы кайнар ашлар, икенче итеп бирелә торган ашлар һәм камыр ашлары, чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар һәм эчемлекләр. Кайнар шулпаларга һәм ашларга аеруча зур әһәмият бирелә. Нинди шулпада әзерләнүенә карап, ашларны итле, сөтле, кысыр ашларга, ә аларга нәрсәләр салынуга карап, камырлы, ярмалы, камырлы-яшелчәле, ярмалы-яшелчәле, яшелчәле ашларга бүлергә мөмкин. Халыкның культурасы һәм көнкүреше үсү процессында милли ашларның төрләре яшелчәле ашлар исәбенә тулылана барган. Ләкин татар табынының үзенчәлекле ягын әле хәзер дә камырлы ашлар  тәшкил итә.

         Токмачлы аш милли ризыкның төп асылын билгели.

         Икенче итеп бирелә торган ашлар өчен татар халкы элек-электән ит, ярма һәм бәрәңге куллана.  

        Ит белән ярмадан чүлмәктә пешергән бәлеш иң борынгы ашамлыклардан санала. Аны симез ит (сарык, сыер, каз ите, каз һәм үрдәкнең баш-аягы, бүтәкә-бавыры) белән тары, арпа, дөге ярмасыннан пешерәләр.  

  1. Камыр ашлары.

              Камыр ашларының төрлелеге традицион табынның үзенчәлеге булып тора. Төче һәм чүпрә белән изгән әче камырны ике төрле — гади һәм татлы камыр итеп әзерлиләр. Татлы камырга май, йомырка, шикәр, ваниль, дарчин өстәлә. Камырны татар халкы бик тырышып һәм җиренә җиткереп әзерли.

         Татар ашларына әче камырдан пешергән азыклар хас. Аларга барыннан да элек ипи керә. Иписез көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул — изге азык. Балаларны кече яшьтән ук ипинең һәр валчыгын җыярга өйрәткәннәр. Хәзерге вакытта без арыш ипиен дә, күмәчне дә күбесенчә сатып алабыз.

          Ипидән тыш, әче камырдан төрле ашамлыклар әзерләнә. Алар арасында иң таралганы —кабартма. Аны янып торган мич алдында да, кайнап торган майда да пешерәләр. Кабартманы майлап кайнар килеш ашаганнар.

        Татар халкында эченә берәр нәрсә салып пешергән ашамлыклар үзенчәлекле һәм күптөрле.Кыстыбый шундый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала, кайбер якта аны күзикмәк, якмыш дип тә атыйлар. Аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә тары боткасы салып ясыйлар. XIX гасыр азакларыннан кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.

            Халыкның яраткан борынгы ашамлыкларыннан берсе — төче яисә әче камырдан эченә симез ит (сарык, сыер, каз, үрдәк һ. б. ите) һәм ярма яки бәрәңге салып пешергән бәлеш. Бәлешне зур итеп тә, кечкенә итеп тә әзерләгәннәр. Соңрак шулай эченә төрле нәрсә салып әзерләгән бөтен ашамлыкларны бәлеш дип атый башлаганнар.

              Өчпочмак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элегрәк симез ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.
          Камырдан пешергән ашамлыклар арасында 
пәрәмәч үзенә бертөрле урын алып тора. Элек пәрәмәчне ваклап тураган пешкән ит белән ясаганнар, эремчек пәрәмәче кебек духовкада пешергәннәр.  

          Авыл җирләрендә бөккән яисә тәкә киң таралган. Ул —  озынча түгәрәк яисә ярым ай рәвешендә ясалган ашамлык, аның эченә гадәттә төрле яшелчәләр (кабак, кишер, кәбестә) салалар.  

           Гөбәдия — бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Ул катлы-катлы, түгәрәк биек бәлеш. Бер генә тантана, бәйрәм табыны да ансыз  үтми.

           Татар ашлары тиз өлгерә торган татлы камырдан әзерләгән ашамлыкларга бик бай, аларны чәй янына бирәләр. Татлы камырдан пешерелә торган ашамлыклар камырга нәрсә салынуы һәм әзерләү ысулы ягыннан күп кенә төрки халыкларга хас булса да, алар оригиналь милли ашларга әверелеп, тагын да камилләшә төшкәннәр. Шундый оригиналь ашамлыкларның берсе — чәкчәк, ул һәр туй мәҗлесендә булмый калмый. Чәкчәкне кияү йортына кәләш һәм аның әти-әниләре алып килә. Юка гына җиләк-җимеш кагына төргән чәкчәк туйда хөрмәтле сыйлардан санала.
                               4.   Чәй- шифалы эчемлек.

               Татар халкы чәйне элек-электән яратып эчә. Камыр азыклары — кабартма, коймак белән чәй кайчагында иртәнге ашны алыштыра. Чәйне каты итеп, кайнар көе, кайчагында сөт белән эчәләр. Чәй белән сыйлау татар халкында кунакчыллыкның бер билгесе булып тора.  Өйгә кем генә кермәсен, барысын да чәй белән сыйлап чыгаралар.

            Чәй Кытайда барлыкка килгән. VIII гасырда исә ул Япониягә дә килеп керә. Соңрак Корея, Һиндстан, Иран, Монголия, Көньяк-Көнчыгыш Себер һәм Урта Азия халкы да бу эчемлекне татып карау бәхетенә ирешә. Чәй тиз арада популярлык казанып, күп илләрнең иң яраткан эчемлегенә әйләнә.

           XIX гасырда  чәй эчү гадәте татар халкы тормышына ныклап кереп урнаша. Чәйдән башка бер генә милли бәйрәмне дә күз алдына китереп булмый. Чәйне каты итеп пешергәннәр һәм ул һәрвакыт самовар өстендә торган. Татар хатын-кызларының чәй яратулары турында бик күп мәкаль-әйтемнәр бар.  Мәсәлән, “Чәй эчсәң күңелдә җәй”,  “Чәй чынаягы 3 булыр, 3 булмаса хуҗаларга көч булыр”. Сөтле чәй бүген бигрәк тә популяр. 
            Татар чәе турында бик күп атаклы шәхесләр искә алган. Мәсәлән, тарихчы Н. Воробьев: “Татарларда иң киң таралган эчемлек – чәй. Алар аны бик еш һәм бик озак итеп эчәләр”, дип яза. Ә Н. Фукс исә, “Татарлар чәй эчәргә ярата. Аны бал белән кимендә 4 чынаяк эчәргә кирәк”, дип искә алган.

Әйе, без чәйне еш һәм озак итеп эчәбез. Чөнки  чәй табыны янында иң мөһим сорауларга җавап эзләнә һәм табыла.

       Каюм Насыйри ,,Тәрбия китабы”ның 48 нче нәсихәтендә:,, … гомереңнең вакыты аздыр. Сәламәтлегеңнең кадерен бел, үзеңне хайван дәрәҗәсеннән чыгар, сихәтлекне саклау шартлары күптер”,- дип яза.   Яшел чәй ракка каршы эчемлек булып санала. Россия Федерациясе  президенты Путин да яшел чәй генә эчә. Автобуста күңел болганганда да яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар. Тире ялкынсынганда, ашказаны язвасында да яшел чәй булыша. Чәйне җиләк-җимешләрдән, үләннәрдән дә хәзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләрне барыбыз  эчәбез.  Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар.Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр.Нарат җиләгеннән ясалган чәйне — ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен -эч киткәндә, ә каен җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый.

  1. Безнең  тикшеренүләр

              Без татарларның нинди ризыкларны яратуын ачыклау максатыннан  шәһәрдә яшәүче берничә кеше белән очраштык. Әңгәмә барышында аларның яше, гаиләсе, кунак сыйлау әдәпләре, иң еш пешерелә торган милли ризыклары турында сорашып белештек.  Барлык сорашучылар да татар милли ризыкларының бик тәмле һәм файдалы икәнен ассызыкладылар. Алар бик күп төрле милли ризыклар пешерәләр. Тикшеренүләр нигезендә без Яр Чаллыда яшәүче татарларның ин яраткан милли ризыклары булып гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, бәлеш, пәрәмәч, чәй булуын ачыкладык. Без алар тарафыннан  иң еш һәм яратып пешерелә торганнары турында гына әйтеп китәрбез. Халимова Рәзилә Фәрит кызы Яр Чаллы шәһәрендә 23 ел яши. Туган төбәге- Азнакай. Тормыш иптәше белән 20 ел бергә яшиләр. Бәлешне сыер, сарык   итеннән, балыктан, ярмадан һәм яшелчәләрдән  пешерәләр. Бәлешне биек итеп тә, тәбәнәк итеп тә, вак кына итеп тә ясыйлар. Биек бәлешкә  шулпа салалар. Рәзилә апаларның яраткан ризыклары – итле бәлеш.

  Булатова Сөембикә Мотыйгулла кызына  55 яшь. Тормыш иптәше белән 34 ел яшиләр, 2 кыз, 6 онык үстерәләр. Сөмбикә апаның өстәлендә һәрчак тәмледән тәмле татар ашлары була. Шулар арасында иң яратып әзерләнә торганы – гөбәдия. Сөмбикә апа гөбәдия турында бик күп мәгълүмат бирде.  Гөбәдия — катлам-катлам эчле зур түгәрәк бәлеш. Аның эченә  корт — киптергән эремчек, бүрттергән дөге,  туралган йомырка, йомшартылган йөзем, яисә төшсез өрек яки кара җимеш сала. Аларның һәркайсын аерым әзерли. Пешкән гөбәдияне кискәч, катламнар аермачык беленеп торырга тиеш. Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да ясый, камырга майны күп сала. Гөбәдия итле һәм җиләк-җимешле була. Җиләк-җимешле гөбәдияне юкарак ясый һәм чәй янына чыгара. Итле гөбәдия булганда, дөге өстенә кыздырылган ит фаршы һәм суган салына. Итле гөбәдияне, кайнар килеш, шулпалы аш артыннан бирә.

             Шулай ук без Гарипова Сәвия Нурулла кызында да булдык. Ул үзе Мамадыш ягыннан, аңа 52 яшь.  Бер малай үстерә. Сәвия апаларда да милли ризыкларны еш пешерәләр. Ул   пәрәмәч пешерү серләре белән уртаклашты. Пәрәмәчне иттән, бәрәңгедән, эремчектән, ачы камырдан да, төче камырдан да пешерә, ачык һәм ябык итеп тә ясый. Пәрәмәчне яртылаш күмелерлек итеп майда яки духовкада табада пешерә, табынга кайнар килеш  бирә.

             Тикшеренүләрнең бер көнендә без Әнисә апа һәм Фәнил абый Хәлфетдиновлар гаиләсендә булдык.  Бу гаилә дә инде 26 ел бергә яшиләр. Өстәлләрендә һәрчак милли ашлар була. Фәнил абый токмачлы аш ярата. Әнисә апа табынга һәр көнне милли аш әзерли. Ул безгә бавырсак турында сөйләде. Бавырсак пешерүнең беренче сере: камыр ясар өчен йомыркаларны туңдыру мәҗбүри. Үзеңә  1-2 килограмм бавырсак пешерү өчен камырны биш йомыркага басу җитә.  Туңган  биш йомырканың кабыгын әрчеп, бүлмә температурасында эретергә кирәк. Аннары алар өстенә 2 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметеп тоз, чеметеп кенә чәй содасы, 1 чәй кашыгы шикәр комы салып, яхшылап болгата. Шушы массага он кушып, сыек кына камыр ясый.   Аннан тактага бушатып, аңа әз-әз генә он куша-куша камырны үзләндерә. Камыр әзер булгач, аны бишкә бүлеп, һәр кисәкне куллар белән тактада әвәли-әвәли озынча таяк рәвешендә суза, аннары һәркайсын пычак белән 2-3 сантиметр зурлыкта, ромб рәвешендә кыеклап кисәкләргә кисә.

Бавырсак пешерүнең икенче сере: камыр пешәсе майга су салырга кирәк. Су – бавырсакларны күпертү һәм пешерү өчен кирәк. Иң элек киң зур тимер савытка (эмаль савыт ярамый) салкын үсемлек мае, алдан аерым савытта эретелгән туңмай белән бер стакан салкын су салып болгата. Барсын бергә куша. Бавырсак пешәсе май салкын булырга тиеш.    Май җылына башлагач, бавырсаклар төпкә ябышмасын өчен савытны әкрен генә селкеткәләп тора.

           Шунысын истә тотарга кирәк, бавырсак әзерләүнең иң авыры камыр ясауда түгел, ә аны пешерүдә. Май кайнап чыккач, бавырсакларны әкренләп болгатып торырга кирәк. 2-3 сантиметр зурлыктагы камыр кисәкләре синең күз алдыңда күпереп, 7-8 сантиметрга җитә. Су кайнап беткәч, алар савытта калган майда кызара башлый. «Бавырсакның пешкәнме-юкмы икәнен белү өчен аның берсен майдан алып, читкә алып куясың. Әгәр дә бавырсак шиңә икән, ул әле пешеп җитмәгән дигән сүз», – дип аңлатты Әнисә апа.

           Минем дәү әнием Әлфинур һәм дәү  әтием Нурислам  Балтачта 41 ел  бергә яшиләр. Дәү әнием мине тәмле ашлар белән сыйлый, мине дә пешерү серләренә төшендерә. Дәү әнием чәкчәкне бик тәмле итеп пешерә.Чәкчәк – татар халкының милли ризыгы, табын күрке. Туйларны, төрле бәйрәмнәрне аннан башка күз алдына да китереп булмый. Чәкчәкне ашавы да бик күңелле бит! Чәкчәк өстенә чәчәк тә куярга була.

       Әнием мине өчпочмак пешерергә өйрәтте. (Кушымта 4)

       Тикшеренү вакытында  без түбәндәге сорауга да җавап аласыбыз килде: шәһәребездәге туклану урыннарында нинди татар милли ризыклары сатуда бар микән? Моны ачыклау өчен берничә кибеттә һәм кафеда булдык. Кибетләрдә чәкчәк һәрчак сатуда бар.  Сатып алучылар әлеге татлы ризыкны бик теләп алалар.  Шулай ук кибетләрдә без пәрәмәч, өчпочмак, вак бәлеш, бәлеш, гөбәдия кебек ризыкларның да булуын искәрттек.  “Татар ашлары”, “Хәләл кафе”, “Каймак”   кафеларында  милли ризыклар һәрчак  бар. Ә менә “Карамель” кафесында без милли ризыкларны очратмадык.  

III.Йомгаклау.

                  Татар ашлары күптөрле. Татар ашларын татарлар гына түгел, чит илләрдә дә яратып ашыйлар.  Аш  әзерләүдә кулланылучы продуктларның күптөрле булуы татар  милли ашларының үзенчәлеге булып тора.  Татарларда ит, бәрәңге, йомырка, ярма, он ризыклары, бал бик күп кулланыла.  Тикшерү вакытында милли ризыклардын бавырсак, гөбәдия, бәлеш, пәрәмәч, чәкчәк кебек ризыкларның күп кулланылуын ачыкладык.  Эшебездә  төп тикшеренү  объекты булып  камыр ашлары булды. Аларны ачыклау өчен без  куелган максат буенча татар халкының милли ашларын өйрәндек, үзенчәлекләрен таптык; милли ризыкларның  халыкларны берләштерү чарасы буларак хезмәт итүен ачыкладык.  Татар милли ашлары төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәненә төшендек. Эш барышында фәнни, әдәби һәм матбугат материаллары белән эшләдек, өлешчә эзләнүле методы кулландык. Татар милли ашлары өйрәнү өчен бай чыганаклардан санала.  Моны өйрәнүне дәвам итәргә кирәк.

«Ләйсән» балалар бакчасы.

Милли ризыклар — табын турендэ. « Кунел ачу кичәсе »

Тәрбияче Фахразиева С.К.

Милл ризыклар — табын турендә.

(Кунел ачу кичәсе)

Кичә, татар халык ашлары белән танышканнан сон, зурлар һәм
мәктәпкә әзерлек торкеме балалары белән уздырыла. Балалар барысы да
милли киемнәрдән. Залга татар ашларыннан кургәзмә оештырыла.

А. Б. Балалар, безнен эби-бабайларыбыз, әти-әнилэребез кул

эшләренә, жыр — биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да

оста булганнар. Тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларнын

узенчэлеге халыкнын тормыш рәвешенә бәйле булган. Буген бездә

гадэти булмаган кичә. Бездә кунакта — татар халык ашлары.

1 .бала.: Зурлап олы бәйрәмне

Жыелды татлы ашлар.

Гобэдия бәлешләр,

Пәрәмәч, очпочмаклар.

2.бала. : «Ләйсән» бакчасына

Жыелды лар куп булып. Утыралар тезелеп, Кабарып өстэл тулып.
Жыр: «Кунаклар» ( Ш. Галиев суз. С. Сабирова муз.) Гобэдия (киенгән
бала) куренэ, залнын бер ягына барып баса. Кулында гобэдия.

3. нче бала. Менә табын турендэ

Гобэдия куренде.

Йозе шат, колеп тора,

Хуш ис боркелеп тора.

4. нче бала. Уз, әйдә, гобэдия,

Уз әйдә туребезгэ. Чэк-чэк керә (баланын башында чэк-чэк
сурәтләнгән маска, кулында чэк-чэк)

5 нче бала. Табын яме — чэк-чэк дигән

Сузлэр йори тугелме? Хэрбер туйнын ин турендэ Урын ала тугелме?

6 нче бала. Баллы чэк-чэккэ кунеле

кутэрелэ кызларнын. Хәзер инде тыпыр-тыпыр Биисе бар аларнын.

Мәк. әзерлек торкеме балалары «Комеш капка» биюен башкара. Кош
теле булып киенгән бала керә.

1. б. Табын турен һәрчак бизи

Майда пешкән кош теле.

Авыз итми һич тә китми

Килгән кунак, билгеле.

Бәлеш. Утырсам да мин менә

Тыйнак кина, тик кенә

Эчем тулы ит кенә

Май белән доге белән.

Пәрәмәч. Иттән генә торсам да

Майда чумып чыксам да,

Мин дә бик тәмле булам.

Жыр: «Кояшлы табын» ( Р. Курамшин кое, Э.

Шарифуллина суз.)

Игенче керә (милли киемнән, кулында чигуле солге белән тугэрэк
ипи).

— Кулымда — яня гына мичтән чыккан, купереп пешкән икмәк.

Никадәр кадерле, мәртәбәле, олы ул ! Әллә нинди ризыклар

торса да, анна башка табында ямь юк. Табын падишаһы ул,

тормыш падишаһы. Ул тамагыбызнын тук, тормышыбызның

мул булуын раслый.

2. б. Иркен кырларның исен,

Кояшнын тәмен, тосен,

Жир әнкәбезнең кочен

Узенэ жыйган очен.

Бергә: Доньянын тинсез ашы,

Табыннарның кояшы,

Ипекәй диләр аны.

Игенче: Дорес, балалар,

Ипекәй һәр кон кирәк, Ул тәмледән тәмлерәк, Ул тыйнак, ләкин
кочле. Онытмагыз игенче. Жырлы уен «Ак калач» уйнала.

А. Б. Иген игу борын-борыннан ин изге, ин мокатдэс, ин дэрэжэле
эш санала. Алтын бортеклэрне жир куенына чәчәргә чыгар алдыннан
бабаларыбыз мунча кергән, ин чиста

кулмэклэрен кигән. Хәзер без башка заманда яшибез. Эммэ икмәк
элеккечә кадерле.

Жыр: « Икмәк кадере» (К. Эһлиуллин кое., Ф. Рэхимгулова
суз.)

3. б. Остэлдэ икмәк,

Ашъяулык япкач

Икмәк кадерен

Мин яхшы беләм.

Тәмле хуш исен

Ойгэ тараткан

Узем ускэч тә

Игенче булам. А.б. Икмәк — һәр табыннын турендэ тора, икмәк — ул
тормыш тоткасы. Шуна курэ анын кадерен белергә кирәк. Э сез икмәк,
ипекәй турында нинди әйтемнәр, мәкальләр беләсез?

  • Ипи валчыкларын коеп ашама, ипинен рэнжеше тошэр.

  • Ипи остенэ әйбер куйма, ипидән остен нәрсә юк.

  • Ипекэйнен валчыгы да бездән олы, коеп ашама.

  • Сыныгынны ашап бетер, бэхетенне калдырасын. А.б. Бугенге
    кичәдә без икмәккә, татар халкының милли ашларына дан жарладык.
    Ул шулай тиешь тә тау хәтле хезмәт жимеше булган бу ризыкларга
    без битераф калырга тиешь тугел. Без аларны кадерләсәк,
    хормэтлэсэк кенә рәхәт яшәрбез.

Татар милли ризыклары тарихы

Татар милли ризыклары тарихы

     Татар халкы үз милли ашларына бик бай, hәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшhүр.  Азыкны казанда пешергәннәр, йөздереп кыздырганнар hәм мичтә пешергәннәр. Мичтә бигрәк тә ипи пешергәннәр. Иписез көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул изге азык.

Татар халкы үз милли ашларына бик бай, hәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшhүр. Азыкны казанда пешергәннәр, йөздереп кыздырганнар hәм мичтә пешергәннәр. Мичтә бигрәк тә ипи пешергәннәр. Иписез көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул изге азык.

Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин:  шулпалы кайнар ашлар; икенче итеп бирелә торган ашлар; камыр ашлары; чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар.

  • Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин:
  • шулпалы кайнар ашлар;
  • икенче итеп бирелә торган ашлар;
  • камыр ашлары;
  • чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар.

Күбрәк пешкән ит кулланганнар. Итне ашка зур-зур кисәкләр итеп салганнар, ашар алдыннан гына тураганнар. Итне җәй hәм яз көннәрендә куллану өчен тозлап hәм каклап куйганнар.

  • Күбрәк пешкән ит кулланганнар. Итне ашка зур-зур кисәкләр итеп салганнар, ашар алдыннан гына тураганнар.
  • Итне җәй hәм яз көннәрендә куллану өчен тозлап hәм каклап куйганнар.

Азыкны мичтә пешер өчен чуен hәм чүлмәкләр тотканнар. Чуенда - бәрәңге борчаклы аш, боткалар пешергәннәр.

  • Азыкны мичтә пешер өчен чуен hәм чүлмәкләр тотканнар.
  • Чуенда — бәрәңге борчаклы аш, боткалар пешергәннәр.

Татар халкында пилмән - бәйрәм көннәрендә, я кунак чакырганда әзерләнә, аны hәрвакыт шулпа белән бирәләр.

Татар халкында пилмән — бәйрәм көннәрендә, я кунак чакырганда әзерләнә, аны hәрвакыт шулпа белән бирәләр.

Кунак чакырганда, бигрәк тә шәhәр кешеләре, пылау пешерәләр.

Кунак чакырганда, бигрәк тә шәhәр кешеләре, пылау пешерәләр.

Татар халкы йомырканы камыр ашларында күп куллана. Аны пешереп тә, кыздырып та ашыйлар.

Татар халкы йомырканы камыр ашларында күп куллана. Аны пешереп тә, кыздырып та ашыйлар.

Өчпочмак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элек ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.

Өчпочмак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элек ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.

Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч зур урын алып тора

Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч зур урын алып тора

Кыстыбый- гади ашамлыклардан санала. Юка җәймә эченә тары боткасы салып ясаганнар. 19 гасырда кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.

Кыстыбый- гади ашамлыклардан санала. Юка җәймә эченә тары

боткасы салып ясаганнар.

19 гасырда кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.

Гөбәдия-бик үзәнчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәhәр халкы әзерли.

Гөбәдия-бик үзәнчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәhәр халкы

әзерли.

Татар халкы элек электән чәйне яратып эчә. Татлы камырлардан чәй янына куела торган - катлама, кош теле.

Татар халкы элек электән чәйне яратып эчә. Татлы

камырлардан чәй янына куела торган — катлама, кош теле.

Чәкчәк  Милләтебез горурлыгы, табынның күрке –чәкчәк. Ул hәр туй мәҗлесендә була.

Чәкчәк

Милләтебез горурлыгы, табынның күрке –чәкчәк. Ул hәр туй мәҗлесендә була.

Сылу кызлар.

(Звучат фанфары (начало фанфары). На сцену выходят ведущие.)

Добрый день, дорогие друзья и все гости нашего праздника! Мы рады приветствовать всех собравшихся на конкурсе “Татарские красавицы”. (аплодисменты)

Хәерле көн телим барчагызга,

                 Кояшлы көн телим гөлләргә,

                 Сәламәтлек телим һәммәгезгә,

                 Ә  осталык һәм тапкырлык – кызларыбызга.

2нче хэм 3нче сыйныф укучылары башкаруында жыр.

Татар кызы – гади кыз тугел.

Татар кызы – чибэр хэм сылу.

Татар кызын бар да ярата.

Татар кызы шатлык тарата.

Хөрмәтле тамашачылар! Без бүгенге бәйрәмебезне гүзәл һәм уңган татар кызларына багышлыйбыз.

Бәйрәмебезнең исеме дә “Сылу кызлар!” дип атала. Безнең уенда бүген эшкә уңган, тапкыр, зирәк, төскә матур, сылу кызларыбыз катнаша.

Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (нэфкат Нигматуллин “Сылу кызлар”)

Гафарова Роксана

Гафарова Роза

Гайнанова Инесса

Дусметова Лидия

Ибраева Эвелина

Акмалова Лидияна

Давлятшина Розанна

Табризова Аделина

Зинурова Регина

Галимова Юлиана

Мунирова Диана

Хурамшина Сафия

Вагапова Элис

Газимова Алсу

Шамшитова Энже

Ахматова Алена

Емельянова Элина

Горяева Виолетта

Аптрахманова Элиза

Фатыхова Юлиана

Аптрахманова Алена

Харисова Виктория

Хусаинова Алиса

Хусаинова Ангелина

Ахмадеева Зухра

Каримова Карина

Галяметдинова Алсу

Динеева Дарина

Галимова Азалия

Бурмистрова Кристина

(Музыка астында сәхнәгә кызлар чыгалар).

Менә күрәсез, дуслар, буген кызларның иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә жыелган.

Бәйгебезне ачып җибәрү өчен сүзне мэктэп модире Валиев Ринат Марс улына бирэбез. (выход почетных гостей)

Слово предоставляется начальнику управления образования Спешиловой Елене Александровне. (выход почетных гостей)

“Сылу кызлар” бәйгесе,

Кызыктыра күптәннән.

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын, үткәннән.

Слово для поздравления предоставляется методисту постоянного представительства РТ по Уральскому региону Алетдиновой Динарии Идрисовне. (выход почетных гостей)

Хәзер яңгыраячак жыр, сезгэ бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен. (Җыр ).

 Әлбәттә, һәр ярышка бәя бирүчеләр булырга тиеш һәм мин сезне жюри әгъзәлары  белән таныштырып үтәм. (представление жюри)

Алетдинова Динария Идрис кызы

Ахтямова Маулида Рафик кызы

Шайхиянов Уелдан Камил улы

Хатыпова Гульсира Мугин кызы

Габдрахманова Наиля Карим кызы

Аларга ярдэм итэчэк Мусабекова Алина Габделавал кызы

Ә шулай да, жюрига кызларыбызның кайсы якларына игътибар итәргә кирәк булыр соң?

Беренче – киемнәренә.

Икенче – үз-үзләренең тотышларына, ягъни тыйнаклыкларына.

Зирәклегенә, тапкырлыгына.

Уңганлыгына.

Җыр-биюгә осталыгына.

Җитәр, бәйгенең ямен җибәрмик, тамашачыга карарга калсын.

Шулай итеп, катнашучылар да, жюри да әзер, ә сез, хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме?

Алайса , бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз.

Ул “Таныш булыйк дип атала. (Визитка)

Сэхнэбез турендэ “Мирас”. Шокурово Мэктэбе.

Узлэре белэн таныштыра “Тапкыр кызлар”. Эжегол мэктэбе.

Сэхнэдэ “Кугэрченнэр”. Бэяктуз мэктэбе.

Бэйгене дэвам итэ “Шаян кызлар”. Урмэкэй мэктэбе.

Суз “Зирэк кызларга” тапшырыла. Эжегол мэктэбе.

Арый мэктэбеннэн “Дуслык” командасы.

Таныштыруны дэвам итэ “Аккошлар”. Манчаж – тамак мэктэбе.

Хэзер сэхнэгэ “Шигер кызларын” чакырабыз. Уфа-шигер мэктэбе.

Бэйгене дэвам итэ “Кунелле яшьлэр” командасы. Акбаш мэктэбе.

Беренче булекне тэмамлый Васькино мэктэбе укучылары.

 Кызларыбыз белэн таныштык. Инде икенче булеккэ дэ кучэргэ вакыт житте.

Безнең халыкка тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

Интеллектуаль турга хэрбер командадан берэрле кешене сэхнэгэ чакырабыз .

Сез сорауларга жавап биргэн арада, калган кызлар узлэренен осталыгын курсэтеп, калфак бизилэр.

Беренче бирем. Бирелгэн сорауларга тиз генэ жавап бирэбез.

1.Татарстанның иң зур елгасы.( Идел)

2. татарстан флагының төсләре(Яшел,ак,кызыл)

3.Татарстан гимнының авторы(Р.Яхин)

4. Татарстанда урнашкан шәһәр, анда сәгатьләр ясыйлар(Чистай )

5. Татарстан Республикасының беренче президенты (Шәймиев)

6. Казан Кремленең төп манарасы ничек атала? (Спас)

7.Казанда җәяүлеләр урамының исеме? (Бауман)

8.Язны каршылау бәйрәме (Нәүрүз)

9.Татар халкының ханбикәсе (Сөембикә)

10. Татар халык авыз ижатына нинди эсэрлэр керэ?

Э хэзер сез сузнен тэржемэсен татарча эйтергэ тиеш буласыз.

  • Писатель (язучы -)

поэт (шагыйрь -)

  • город ( шәһәр)

  • число (сан )

  • овощ (яшелчә -)

  • ягода (җимеш -)

  • певица, (җырчы)

  • птица (кош -)

  • художник- (рэссам)

  • праздник (бәйрәм -)

Хәзер кызларның көнкүрештә, аш-су әзерләүдә тапкырлыгын сынап карарбыз. Сезгэ киңәшләрне тәмамларга кирэк. (Сораулар командаларга бер-бер артлы бирелә).

1. Тоз дымланмасын өчен нишлэргэ кирэк? … (тоз савытына берничә бөртек дөге ярмасы салырга кирәк).

2. Шулпа тәмле булсын өчен нишлэргэ? (итне сал­кын суга салып пешерергә кирәк. Ит пешеп җитәрәк, шулпага коры табада кыздырган ки­шер белән суган салсаң, шулпа тагын да тәмлерәк һәм матуррак була).

3. Камыр кулга ябышмасын өчен нэрсэ эшлэргэ? (кулны көнбагыш мае белән майларга кирәк).

4. Бавыр тәмле, йомшак булсын өчен нишлилэр? (кыздырганчы 1-2 сәгать сөттә тоталар).

5. Балыкның тәңкәсе яхшырак купсын өчен, … (тиз генә кайнар суга салып алалар).

6. Бүрттергән чакта дөге изелмәсен өчен,… (кайнап чыккач, суга 2-3 кашык сөт салалар).

7. Кайнатканда сөт ташымасын өчен,… (са­выт кырыен майларга кирәк).

8. Сөт кайнаткан савыт тизрәк юылсын өчен, … (аны башта — салкын, аннары җылы су белән юалар).

9. Сөт тизрәк кайнасын өчен,… (савытка бе­раз шикәр комы салалар).

10. Ашарга пешергәндә бармак пешсә нишләргә кирәк? (колакны тотарга)

11. Пирогнын эчлеге агып чыкмасын очен нишлилэр? (кисель яки крахмал салалар)

Булдырдыгыз кызлар. Без инде оченче турга кучэбез. Бәйгебезнең бу өлешен Ак алъяпкыч билләрдә дип атадык.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлы.

Сүзгә саран булса да

Уңган була татар кызы.

Менә бүгенге кичәгә дә кызларыбыз тантаналы бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклар белән килгәннәр.

Бу осталыкка алар әниләреннән, әбиләреннән өйрәнгәннәр.

Кызлар, сүз – сезгә. (заставка “Татар халык ашлары”)

Дуслык

Зирэк кызлар

Кунелле яшьлэр

Шигер кызлары

Аккошлар

Мирас

Тапкыр кызлар

Васькино

Кугэрченнэр

Шаян кызлар

Афәрин, кызлар! Хэзер без бэйгене туктатып торабыз хэм барыгызны да тошке ашка ашханэгэ чакырабыз. Э жюри бу арада сез пешергэн ризыкларны бэяли тора.

(Амина Нигматуллина “Чибэр кыз”)

Бэйрэмне дэвам итэбез. Бэйгебезнен алдагы булеге модага кагылышлы. Хәзерге мода бик күптөрле. Ә элек безнең хатын – кызларыбыз ничек киенгәннәр икән соң? Безнең гаиләләребез сандыгында нинди киемнәр сакланган икән ?

Дефиле “Татар милли киеме уткэндэ” (энкэем сандыгы)

Кугэрченнэр

Шаян кызлар

Дуслык

Кунелле яшьлэр

Шигер кызлары

Аккошлар

Зирэк кызлар

Тапкыр кызлар

Васькино

Мирас

Дефиле. “Бугенге татар милли киеме”. (мода в настоящем)

Васькино

Кунелле яшьлэр

Шигер кызлары

Аккошлар

Зирэк кызлар

Дуслык

Кугэрченнэр

Тапкыр кызлар

Мирас

Шаян кызлар

Дефиле. “Татар милли киеме килэчэктэ”. (татарча дискотека)

Аккошлар

Кугэрченнэр

Зирэк кызлар

Шаян кызлар

Мирас

Тапкыр кызлар

Васькино

Дуслык

Кунелле яшьлэр

Шигер кызлары

Ниһаять, соңгы биремгә дә якынлаштык. (Кызларыбыз эзерлэнгэнче концерт номеры)

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз безнең каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез –

Сыналырсыз җыр-моңда.

Кадерле дуслар! Бүген сезнен каршыга чыккан кызларыбыз танылган җырчылар да, атаклы нәфис сүз осталары да, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары да түгел. Алар гап-гади кызлар! Әмма аларның рухлары нык, күңелләре бай.

Хәзер алар безгә үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтерләр.

Дуслык

Аккошлар

Шигер кызлары

Зирэк кызлар

Тапкыр кызлар

Васькино

Кунелле яшьлэр

Шаян кызлар

Мирас

Кугэрченнэр

Биремнэр тэмам. Бүгенге бәйгедә катнашучы кызларыбызга безнең күңелләрне ачканнары, ял иттергәннәре өчен бик зур рәхмәт белдерәбез, аларга уңышлар, сәламәтлек, шатлык, бәхет телибез.

Жюри нэтижэ чыгарганчы мэдэният йорты коче белэн эзерлэнгэн концерт тэкъдим итэбез.

Шушы бәйрәм дәвамында без кызларның җитезлеген, тапкырлыкларын, бию һәм җырда осталыкларын күреп киттек.

Хөрмәтле тамашачылар, “Сылу кызлар!” бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига бирәбез. (награждение)

 Хөрмәтле дуслар! Бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты, без сезнең белән саубуллашабыз.

Без телибез сезгә олы бәхет,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Киләсе очрашуларга кадәр Сау булыгыз.    

Очередность команд

Команды

Визитка

Блюдо

Прошлое

Настоящее

Будущее

Номер

Мирас

1

6

10

9

5

9

Тапкыр кызлар

2

7

8

8

6

5

Кугэрченнэр

3

9

1

7

2

10

Шаян кызлар

4

10

2

10

4

8

Зирэк кызлар

5

2

7

5

3

4

Дуслык

6

1

3

6

8

1

Аккошлар

7

5

6

4

1

2

Шигер кызлары

8

4

5

3

10

3

Кунелле яшьлэр

9

3

4

2

9

7

Васькино

10

8

9

1

7

6

Очередность команд

Команды

Визитка

Блюдо

Прошлое

Настоящее

Будущее

Номер

Мирас

1

6

10

9

5

9

Тапкыр кызлар

2

7

8

8

6

5

Кугэрченнэр

3

9

1

7

2

10

Шаян кызлар

4

10

2

10

4

8

Зирэк кызлар

5

2

7

5

3

4

Дуслык

6

1

3

6

8

1

Аккошлар

7

5

6

4

1

2

Шигер кызлары

8

4

5

3

10

3

Кунелле яшьлэр

9

3

4

2

9

7

Васькино

10

8

9

1

7

6

Очередность команд

Команды

Визитка

Блюдо

Прошлое

Настоящее

Будущее

Номер

Мирас

1

6

10

9

5

9

Тапкыр кызлар

2

7

8

8

6

5

Кугэрченнэр

3

9

1

7

2

10

Шаян кызлар

4

10

2

10

4

8

Зирэк кызлар

5

2

7

5

3

4

Дуслык

6

1

3

6

8

1

Аккошлар

7

5

6

4

1

2

Шигер кызлары

8

4

5

3

10

3

Кунелле яшьлэр

9

3

4

2

9

7

Васькино

10

8

9

1

7

6

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татар милли киемнэре сценарий
  • Татарские национальные народные праздники
  • Татар малае бэйгесе сценарий
  • Татарские нац праздники
  • Татар кызына сценарий