Татар теле атналыгына сценарий

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы

Дөньяда иң — иң матур тел

Ул минем туган телем.

( 21 февраль — Халыкара Туган тел көненә сценарий)

2 алып баручы (алда а.б.). Бүгенге бәйрәмебезне татар милләтенең бөек комрозиторларыннан берсе Салих Сәйдәшевның музыкасыннан башларга булдык.(Музыка яңгырый)

  1 а.б. Дөньяда иң — иң матур ил    

             Ул — минем туган илем.

             Дөньяда иң — иң матур тел

             Ул — минем туган телем.

  2 а.б. — Балам! — диеп туган телдә

             Эндәшә миңа әнкәм.

             — Әнкәем! — дип, әниемә

             Мин туган телдә әйтәм.

  1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм укытучылар! Без Туган телгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык.Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр — биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган телнетничек яратуыбызны да дәлилләрбез.

  2 а.б. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.

  1 а.б. Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында «Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел», дип әйткәннәрдер дә. Ана теле аша үзләштереллгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.

  2 а.б. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.

       «Туган телем» җыры Абиева Айгөл

  1 а.б. Татар җыры,татар биюе

            Алып килә халкым хәтерем

            Я оялчан, инсаф, ягымлы ул-

            Үзе салмак, үзе әкерен.

   2 а.б.Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр шушы татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә.Менә безнең аксакалларыбыз, галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди матур сүзләр әйтеп калдырганнар.

(…)

Тиен. Әй, карагыз  әле , әллә  чынлап та күңелле  сезнең мәктәптә?Бер генә тапкыр карап кайтырга мине дә алыгыз әле.( җәнлекләр залга утыралар.)

1 а.б. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребезне атап үттек. Габдулла Тукай халкыбызның бөек шагыйре. Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган. Балалар аның шигырьләрен бик яратып укыйлар, көйгә салып җырлыйлар. Әйдәгез Г. Тукай турында видеосюжет карап үтик.

     Г.Тукай тырында видеосюжет карау

(Музыка яңгырый , ике укучы керә “Бала белән күбәләк”җыры башкарыла.)

2 а.б. Тел милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан. Анда егетләрнең hәм кызларның тапкырлыгы, зирәклеге, эшчәнлеге, физик көче сыналган. Шундый уеннарның берсен уйнап алыйк.

Капчык киеп йөгерү.

Кем көчле? (Оклау тартыш)

Тиен. (Алып баручылар янына барып) Апа, сезнең  мәктәптә бик күңелле икән. Гел татарча гына сөйл әшәләр. Әллә нинди кызыклы уеннар уйныйлар. Мине дә үз мәктәбегезгә алыгыз әле.

2 а.б. (залга мөрәҗәгать итеп) Тиенне үз мәктәбебезгә алыйкмы?

Алайса безнең мәктәпкә рәхим ит.

1а.б. Татарстаныбыз үзенең милли бәйрәме Сабан туе белән дөнья күләмендә дан казанган. Без — татар милләтенең киләчәге — шундый дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз. Киләсе җырыбыз да Татарстаныбызга багышлана.

Мин яратам сине Татарстан”

                      II өлеш

                     Викторина “Милләт дәвамчысы”

Укытучы. Бүген республикабызда гына түгел, бөтен татар дөньясында Туган тел көнен билгеләп үтәләр. 21 февраль — Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә

     Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле.   Билгеле булганча, безнең татар телебез ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә арлашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчасы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез ачыклап карыйк.

  Бирем. Телебез турында нинди мәкальләр беләсез?

1 нче бирем. Тел турында нинди табышмаклар беләсез?

2 нче бирем. Татар теле нинди телләр белән тугандаш?

3 нче бирем. Татар телендә бер аваздан торган ничә сүз бар? Алар нинди сүзләр? (У, и ,ә)

4 нче бирем. Бер хәрефтән торган ничә сүз бар?(У, ю, и, я, ә)

5 нче бирем. Табагач сүзенә ничә сүз яшерелгән, ниндиләр? (Таба, агач, абага, бага, ага, ач)

6 нчы бирем. Кайсы сүзләр уңнан башлап укыганда да, сулдан башлап укыганда да бер төрле укыла? (Кабак, кызык, ата, ана, кырык, калак, карак, как, ала, аша,…)

7 нче бирем. Кайсы шәhәрдә пешереп була? (Казан)

8 нче бирем. Кайсы шәhәр юклык формасындагы боерык фигыльне белдерә? (Бөгелмә)

9 нчы бирем. Татарстандагы кайсы шәhәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

10 нчы бирем. Татарстандагы кайсы шәhәрләрнең меңъеллык тарихы бар? (Казан, Алабуга)

11 нче бирем. Ул татар театрының формалашуына гаять зур өлеш керткән, татар драматургиясенә нигез салучылардан булган күренекле әдип? (Г.Камал)

12 нче бирем. Казан кирмәненең төп манарасын атагыз? (Спас)

13 нче бирем. Татар телендә ничә сүз төркеме бар? (13)

14 нче бирем. Язучыны таныгыз?

    Ак чәчәкләр ява,

    Дөнья матур,

    Шундый матур булып тоела.

    Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

    Ак кар булып җиргә коела… (h.Такташ)

15 нче бирем. Язучыны таныгыз?

    Ак ромашкалар арасында кызыл ромашкалар. (М.Җәлил)

16 нчы бирем. Әсәрне таныгыз?

    Бәләкәй Апуш ничек зур Тукай булды? (Ә.Фәйзи. ”Тукай”романы)

17 нче бирем. Әсәрне таныгыз?

    Без түбәннән,тормышның төбеннән күтәрелдек. (Без-кырык беренче ел балалары)

18 нче бирем. Җөмлә төзелешен өйрәнүче фән? (Синтаксис)

19 нчы бирем. Татар теле галимнәрен атагыз? (Саттаров, М.Зәкиев, Р.Юсупов, Д.Тумашева h.б)

20 нче бирем. ”Туган тел” җырының 3 нче куплеты нинди юллар белән башлана? ( Фикер алышу)

       “Туган тел” җырын бергәләп җырлау.

       Викторинага         йомгак ясала, Җиңүчеләр билгеләнә. Грамота hәм истәлекле бүләкләр тапшырыла

       Укытучы. Кадерле укучылар! Туган телебезне, мәдәниятыбызны ни дәрәдә  белүебезне ачыкладык. үзегез нәтиҗәләр ясагансыздыр дип уйлыйм.

       Татарча да яхшы бел,

       Русча да яхшы бел,

       Инглизчә дә  яхшы бел.

       Өчесе дә безнең өчен

       Бик кирәкле затлы тел

       Татарчасы — туган тел,

       Безгә газиз булган тел.

       Ата – ана, әби — баба

       Сине сөя торган тел.

Татар теле атналыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Тема:   “Иң гүзәл  тел- туган  тел”

Максат:     

 1. Укучыларны мәдәниятле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү, туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша  укучыларга ана телләрен өйрәтү.

2. Эчке матурлыкка омтылу хисе уяту, иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ  тудыру.

Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш, туган тел турында плакатлар.

Катнашалар: укучылар, укытучылар.  

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда татар халык милли көйләре яңгырап тора.    Сәхнә түренә “Иң гүзәл  тел- туган  тел дип язылган.   Залда   “Теле барның- иле бар”, “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем”, “Тел – безнең гомер юлдашыбыз плакатлары эленгән.

Бәйрәм ” Мин яратам сине Татарстан ” җыры белән башлап җибәрелә.

1 а.б.:        

Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Ә батырлык сезгә — егетләргә!

Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар, безнең кадерле укытучыларыбыз!

2а.б:     Добрый день, дорогие друзья! Мы рады приветствовать на празднике, посвященный неделе родного языка! Международный день родного языка, провозглашенный Генеральной конференцией ЮНЕСКО в ноябре 1999 года, отмечается каждый год с февраля 2000 года для содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию.

3 а.б.:  Бу бәйрәм барлык халыкларны берләштерә.

4а.б.: Этот праздник не только сближает, но и объединяет различные национальности. Каждый народ воспевает свой родной язык!

Мне с малых лет знаком искусный

Богатый, светлый, дорогой

Язык великий, нежный, русский

По жизни я иду с тобой.

Я первый раз его услышал

От мамы, что всегда со мной

И потому он мне так близок

Любимый, добрый и родной.

1 а.б.:   Туган-үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә нәкъ менә туган тел ярдәм итә. Бүгенге бәйрәмебез – телдән журнал һәм ул берничә бүлектән тора. “Иң гүзәл тел- туган  тел” дип аталган журналыбызның беренче битен ачабыз. Ул – “ Тел – безнең гомер юлдашыбыз” дип атала. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел кешелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә.

Бәйрәм ” Туган тел ” шигыре белән дәвам ителә. (видео)

2а.б.

Родной язык – святой язык,

Отца и матери язык!

Как ты прекрасен! Целый мир

В твоем богатстве я постиг!

Родной язык! Родной язык!

С тобою смело шел я вдаль,

Ты радость возвышал мою,

Ты просветлял мою печаль!

3 а.б.: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле…”- дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

4 а.б.: Великий татарский поэт Габдулла Тукай понимал, как важно для татарского народа приобщение к русской и мировой культуре, сближение его с другими народами и их языками.

Нам издавна другом был русский народ,

И разве конец этой дружбе придет?

Нет, мы родились и растем в вышину,

Нанизаны словно в нитку одну! 

1 а.б.:   Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18нче–19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән. Беләсезме дөньяда ничә телдә сөйләшәләр? Хәзерге көндә дөньяда 5 меңнән артык телдә сөйләшәләр, ә миллионнан артык кеше сөйләшә торган телләр -19. Кытай, инглиз, рус, испан, һинд, япон, татар телләре шундыйлар рәтенә керә. Татар теле – төрки телләрнең берсе. Төрки телләргә башкорт, казах, ногай, карачай, комык, якут, үзбәк, төрек, кыргыз, хакас, тува, уйгыр, чуваш, гагауз, әзербайҗан һ. б. телләр керә.

2а.б.: В нашей республике проживают представители более 115 национальностей и народностей. Все они живут в мире и согласии друг с другом. И цель их одна – передать мудрость, накопленную веками – своим потомкам.

3 а.б.:   Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу — безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

(башка телдә шигырь укыла)

4а.б.: Журналыбызның киләсе бите “Тел күрке – мәкаль” дип атала. Халкыбыз элек – электән тапкыр, зирәк булган. Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Халык мәкальләрендә хикмәт бар. Ул үзенә халыкның акылын, тәҗрибәсен, хикмәтле сүзләрен җыйган, шуны энҗе итеп тезгән.

Мин сезгә мәкальләр тәкъдим итәм, тыңлагыз.

*Иң татлы тел – туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

*Ана теле бер булыр.
*Иле барның теле бар,

Теле барның юлы бар.

*Тел кылычтан үткен.

*Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.

*Бәхетле буласының теле татлы булыр.

*Телләр белгән – илләр белгән.

*Татлы тел тимер капканы ачар.

*Инсафлының теле саф.

*Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

1а.б.: 

  • Язык мой — враг мой: прежде ума рыщет, беды ищет.

  • Языком не торопись, а делом не ленись.

  • Язык телу якорь.

  • Кто мало говорит, тот больше делает.

  • Язык голову кормит, он же до побоев доводит.

  • Длинный язык с умом не в родстве.

  • Языком кружева плетет.

  • Язык блудлив, что коза.

  • Что на уме, то и на языке.

  • Язык языку весть подает.

.

2а.б.: Журналыбызның киләсе бите “Тел турында күренекле кешеләр” дип атала. Әйе, тел турында күренекле кешеләр мөһим фикерләр әйтеп калдырган.

“Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын белсен”, — дигән Каюм Насыйри.

3а.б.: Ә менә бөек рус педагогы К.Д. Ушинский: “Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе дә үлә”, — дигән.

4а.б.: “Туган оясыннан аерылган кош Канатына мәңге ял тапмый. Туган телен яратмаган кеше Башкаларның телен яратмый”, — дип язды Әхмәт Ерикәй.

 1а.б.: Телнең төп көче сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый. Бөек рус әдибе Лев Николаевич Толстой: “Сүз бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән сөелергә мөмкин, сүз белән дошманлашырга да мөмкин”,- дигән.

2а.б.: Татар халкы бөек шәхесләргә бай. Безне моңлы иткән Тукаебыз, безне батыр иткән Жәлилебез, безне мәхәббәтле иткән Кол Галиләребез тагын әллә кемнәребез бар.

“…Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”,- дигән Гомәр Бәширов.

3а.б.: Бу бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: “Алар каян көч алган?” – дип куябыз. Ул көч–халыкта, туган җирдә, туган телдә… Ул көч – халык көйләрендә, халык моңнарында.

Татар җыры ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен. Оялчан ул, моңлы, ягымлы ул, Үзе салмак, үзе әкрен.

4а.б.: Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә.

(“Әдрән диңгез” җыры башкарыла)

Киләсе битебез “Елмай” дип атала.

Сценка.

Рус теле дәресе бара.Рөстәмнең портфелендә телефон шалтырый.

Укытучы: — Рустам, телефон звОнит или звонИт?

Рөстәм: — Белмим, Анна Петровна, у меня шалтырый. (Кыңгырау шалтырый).

Рөстәм: — Ура! Дәресләр бетте! Хәзер өйгә!

Рөстәм: — Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!
Әнисе: — Нишләп?
Рөстәм: — Укый белмим, яза белмим,телефоннан да сөйләшеп утырырга да ярамый!

Әнисе: — Улым, түз, түз беразга! Әнә абыең Фәнис ничек яхшы укый.

Беркөнне Рөстәм елмаеп өйгә кайтып керә.

Әнисе: — Улым,нәрсә булды, бик шат күренәсең? Бишле алдыңмы әллә?

Рөстәм: — Юк, әни, Фәнис икеле алды!

1 а.б.: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

2.а.б.:

Родной язык-богатое наследство,

Пришедшее из глубины веков,

Ты отражаешь мысли человека,

Ты помогаешь выразить любовь!

1а.б.: Без иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф–гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли.

3а.б.:

 И нет у нас иного достоянья!

Умейте же беречь

Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,

Наш дар бессмертный –речь!

4а.б.: Журналыбызның киләсе бите  Дөрес, мәдәниятле сөйләшү” турында булыр.

1 а.б: Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, үз телебезне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар.

Телебезне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы

Илең йөрсен уйда гел бергә. 

(Г.Тукайның “Ат, арба ,чана” шигыре укыла)  .

1а.б.: 

Алтын җыйма, йортлар куйма,

Мираска дип балаңа.

Иң кадерле мирас итеп,

Туган телең бир аңа.            

Онытмагыз, бу дөньяда

Иң зур бүләк бер генә —

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган тел генә.

2 а.б. 

Сотни слов, родных и метких,
Сникнув, голос потеряв,
Взаперти, как птицы в клетках,
Дремлют в толстых словарях. 

Ты их выпусти оттуда,
В быт обыденный верни,
Чтобы речь, людское чудо- 

Не скудела в наши дни.

3а.б.: 

Күп милләтле илем булгач,

Сөйли төрле телләрдә.

Күп милләтләр телен белү-

Артык түгел кемгә дә.

Бөтен тел үзенчә яхшы,

Сөйләшик төрле телдә

Үзебезнең ана теле,

Булсын йөрәк түрендә.

(“Каз канаты” җыры башкарыла+ татар биюе)

4а.б.: :

Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Туган телебезне саклап калу, аны буыннан буынга тапшыру бездән тора. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул!

1а.б.: 

Илләр, телләр, диннәр алмашына

– Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

2а.б.: 

Куштым сиңа сайлап матур исем

– Җисемеңә туры килсен ул.

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң — әнкәң биргән исем ул.

3а.б.: 

Вакыт белән бергә үзгәрә бел

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу – Ватанны сату белән бер.

4а.б.: 

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!

Кичә ахырында “Яратыгыз” җыры җырлана.

Яратырга килдек без бу жиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый,
Яратмаган йөрәк – йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк – йөрәк түгел —
Яратмыйча безгә карамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый,-
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

                       Сценарий

      «Халыкара туган тел көне»  

                        Татар теле һәм әдәбияты укытучысы            

                                             Тумакова Илһамия Абзалтдин кызы                  

                                                            әзерләде  

                                                 2016 ел                              

                    Сценарий: “Халыкара туган тел көне”

Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, читек бизәү.

         1 алып баручы: Хәерле көн, дуслар, балалар, кунаклар!

И, туган тел, и, матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, берни белән дә алыштырып булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Безнең туган телебез-татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел.

2 алып баручы: Добрый день, друзья, дети, гости!

О язык мой, мы навечно

Неразлучные друзья

С детства стало мне понятно

Радость и печаль моя.

Дети, не зря мы сегодняшний праздник начали со стихотворения Габдуллы Тукая “Родная речь”. Ведь мы отмечаем праздник “День родного языка”. У человека в семье близкие и родные люди-это его родители. Значит и язык, на котором они говорят, называется родным.

Каждый народ-это своя неповторимая культура, история, образ жизни, традиции, и, конечно же, язык. Язык нам дорог как родная мать, наши предки назвали его родной язык. Ведь только тот человек способен учить другие языки, кто знает в совершенстве свой родной язык, читает и интересуется культурой своего народа, любит и гордится своим родным языком.

1алып баручы: Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.

2 алып баручы: Сегодня мы собрались, чтобы отметить “Международный день родного языка”. Этот день был утвержден на Генеральной конференции ЮНЕСКО  и установлен День празднования 21 февраля. На земном шаре существует около шести тысяч языков. Среди них татарский язык и русский  язык считаются одним из богатых и красивых языков. И наш город и наш детский сад иногонационален. Наш детский сад посещают дети разных национальностей: татары, русские, башкиры, чуваши, ураинцы, марийцы, турки и другие национальности. В нашем детском саду дети учатся говорить на двух государственных языках. И знание мастерства своеого языка покажут они сегодня.

1 бала:  Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

 2 бала:  Язык ты русский изучи, друг юный мой!

Тебе и мне он близок и родной.

В нем столько музыки и столько красоты!

Всем сердцем, всей душой его полюбишь ты!

Мы братским языком его зовем-

Так много теплоты сердечной в нем!

3 бала: Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

“Балам!” –диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – диеп, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

4 бала: Мне, нерусскому, близок и дорог.

Замечательный русский язык.

Я постиг его строй в разговорах

И к нему, как к родному, привык.

Мне открыла сокровища мира,

Все, что буду я вечно беречь,

Вдохновенная русская лира,

Многозвучная русская речь.

1 алып баручы: Әйе, “әни, диеп безнең телебез ачылган

“Әни”, диеп яшибез җирдә.

Бишек җырлары җырлаган

Әниебез бит безгә.

“Бишек җыры” җырлана.

 5 бала: Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам. 

6 бала: Уму и сердцу язык твой проводник,

Без него ты попадешь в тупик.

Язык твой – жизнь твоя, твои мечты,

Ты без него уже не ты.

Стук в дверь, заходит «НЕЗНАЙКА».

Незнайка: Здравствуйте, ребята, что это за праздник?

Ребенок: Международный день родного языка.

Незнайка: А что это за день? Я не знаю никакие языки.

1 алып баручы: Не расстраивайся, Незнайка. Дети тебя сейчас научат, они знаю много языков. Дети, скажите, как по-татарски «Доброе утро?»

Дети: Хәерле иртә!

2 алып баручы: Как по-английски “Доброе утро?”

Дети: Good mooning!

1 алып баручы: Как по- немецки “Доброе утро?”

Дети: Гутен морген!

2 алып баручы: Как по-чувашски “Доброе утро?”

Дети: Ыра Ир пулдар!

Незнайка: Какие вы оказывается умные, знаете много языков. И я хочу остаться у вас. Можно?

 Язнаю татарскую песню “Мин яратам сине Татарстан” . Давайте вместе споем.

1алып баручы: Татарский язык и русский язык, язык Тукая, язык Пушкина-это языки братья. Мы умеем петь, играть, общаться на этих языках. И у нас у всех есть родная страна.

2алып баручы: Туган җирем-Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

7бала: Татар теле минем туган телем

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим…

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар теле минем туган телем,

Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.

Шул тел белән уйлыйм,

Шул тел белән җырлыйм

Тоям аның һәрчак сафлыгын.

Татар теле минем туган телем

Саклый аны батыр милләтем.

Әби-бабай теле, атам-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

8бала: Мы в любимом Татарстане

Дружно, весело живем.

По-татарски и по-русски

Мы танцуем и поем.

Веселиться вместе с нами

Всех друзей к себе зовем.

Русский народный танец

1 алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган.

2 алып баручы: Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.    

Уен “Мәкальләр чылбыры”

Балалар, кулга кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер-берсенә туп биреп, мәкаль әйтешәләр. Бер бала мәкальне башлый, икенчесе дәвам итә.

  1. Иң татлы тел –   (туган тел, анам сөйләп торган тел.)
  2. Язык-(душа народа.)
  3. Сөйдергән дә тел,   (биздергән дә тел.)
  4. Язык (до Киева доведет.)
  5. Теле барның  (юлы бар.)
  6. Не спеши языком, (торопись делом.)
  7. Телләр белгән —   ( илләр белгән.)
  8. Слово не воробей, (вылетит не поймаешь.)
  9. Кем эшләми,  (шул ашамый)
  10. Язык – (ключ к знанию.)
  11.  Бәхетле баланың (теле татлы.)

1алып баручы: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын!

9 бала: Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле тел.

10бала: И родной тел, и красивый,

Мамам-папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән

А затем төннәр буе

Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом, ни сәбәптәндер,

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы, тик шушы телдә

Алам духовный азык.

Татар халык уены “Түбәтәй”

(Түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба)

Табышмаклар :

  1. Сөяге юк, теше юк, Сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)
  2. Всегда во рту, а не проглотишь. (Язык.)
  3. Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)
  4. Мокрый теленок, за оградой лежит. (Язык.)
  5. Бик күп телләрне белсә дә, сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним, дисәң, өйрәтә, карышмый беркемгә дә. (Китап.)

  1. Русской речи государь, по прозванию… (словарь.)
  2. Теле юк, үзе аңлата. (Китап.)

11 бала: Туган ил ул-алтын арышлар,

Туган ил ул-зифа камышлар.

Туган ил ул-иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

12 бала: Пусть мир торжествует на свете!

И дружат народы Земли!

Пусть радуются все дети,

Пусть в счастье живут они!

13 бала: Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!

2алып баручы:  Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый.

14 бала: Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу-Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бу җыр, дибез.

1алып баручы: наш сегодняшний праздник начали со стихотворения Габдуллы Тукая, заканчивать его хотим тоже с его же словами и песней написанной на его слова.

“… С народом россии мы песню певали,

Есть общее в нашем быту и морали…

Вовеки нельзя нашу дружбу разбить

Нанизаны мы на единую нить”.

2алып баручы: Без-татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү –үзе бер бәхет.

Без татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Без татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья, бар халык.

Җыр “Туган тел”

Каталог всероссийских педагогических конкурсов

Подать заявку на публикацию авторского материала в СМИ

Программа Международных педагогических конкурсов

Программы повышения квалификации педагогических работников

автор: Шайхразиева Эльмира Ренатовна

Воспитатель МАДОУ №108 “Счастливое детство”

Сценарий праздника “День родного языка”—”Туган тел”

Сценарий утренника

День родного языка, «Туган тел»!

Звучит музыка на песню «Туган тел»(сл.Г.Тукая)

Ведущий1 . 

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда  күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Ведущий 2. 

О, язык родной, певучий, 

О родительская речь!

Что ещё на свете знал я, 

Что сумел я уберечь?

Ведущий 1. 

Исәнмесез, балалар, тәрбиячеләр! Хәерле көн! Бүген без туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә 21 февраль туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

Ведущий 2. 

Здравствуйте, ребята! Для чего же мы собрались сегодня?  21 февраля каждый год весь мир отмечает «Международный день родного языка». В мире существует очень много языков. Ещё когда вы только родились и были совсем крохами, ваши мамочки напевали вам колыбельные песни на вашем родном языке. А как вы понимаете, что такое родной язык? (тот, на котором мы разговариваем). На каком языке вы разговариваете? Какие бывают языки? Почему люди учат языки других народов? 

А теперь дети прочитают стихотворение о родном языке.

Ребенок1.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Ребенок 2.

На «Пять» татарский надо знать

И русский надо знать на «пять».

Вокруг два языка слышны.

Они нам дороги, нужны.

Какие пословицы о языке вы знаете?

Язык до Киева доведет.

Слово не воробей, вылетит – не поймаешь.

Держи язык за зубами.

Видна птица по перьям, а человек — по речам.

Язык острее бритвы.

Теле барның иле бар.

Әдәп башы – тел.

Дөньяда иң татлы нәрсә дә тел, иң ачы нәрсә дә тел.

Ведущий 2.  Отгадайте загадку:

Эти яркие сестрички,
Дружно спрятали косички
И живут семьей одной.
Только старшую открой,
В ней сидит сестра другая,
В той еще сестра меньшая.
Доберешься ты до крошки,
Эти девицы -…(Матрешки)

Танец матрёшек.

Ребенок3.

Без – татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

Ребенок 4.

Наш Татарстан

Дружбой славится

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

Ребёнок 5.

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар.

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

Төрле костюмнар киеп

Йөрибез җырлап-биеп.

Атадык без бу бәйрәмне 

Дуслык бәйрәме диеп.

Ведущий 2

Наш детский сад посещают дети разных националностей. Каждый народ говорит на своем родном языке: татары – на татарском, русские – на русском, чуваши – на чувашском, башкиры – на башкирском. У каждого народа свои обычаи, традиции, свои наряды. Поскольку мы живем в Татарстане начнем ознакомление с татарами, их одеждой, традициями и их бытом. Татары основное население Татарстана. Как называется столица нашей Республики?  Татарский народ очень самобытный, богатый традициями и своей культурой.

Слайд 2,3.

Мы с вами познакомились многими татарскими народными сказками и играми на занятиях, сейчас давайте вместе сыграем в народную игру 

Татарский танец

 “Кәрия-Зәкәрия”

 Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да аның турында җырлыйлар. Кушымтаны җырлаганда уртада торучы бала  бии, башкалар кул чабалар.

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта: 

Кәрия — Зәкәрия коммая,

Кәрия — Зәкәрия коммая,

Кәри комма, Зәкәрия,

Зәкәрия коммая.

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

Ведущий1:    

Прав был великий татарский поэт Г. Тукай.

С народом России мы песни певали,

Есть общее в нашем быту и морали

Один за другим проходили года,

Шутили, трудились мы вместе всегда

Вовеки нельзя нашу дружбу разбить

Нанизаны мы на единую нить.

 (Слайд 6,7).

Русские костюмы тоже очень красивые, в зависимости от возраста, статуса и по какому поводу одевается костюмы немного отличаются.

(Башкорт көе яңгырый)

Ведущий 2: На территории Поволжья живет башкирский народ. Они разговаривают на своем башкирском языке. Издревле они славились тем, что были искусными охотниками. Они разводили лошадей и из лошадиного молока делали очень полезный для здоровья напиток-кумыз. Башкирские женщины ткали ковры, вышивали на полотенцах.

(Слайд 8)

 1 ребёнок: Башкирский костюм очень богат декоративной отделкой. Основу башкирского костюма составляет нательное платье (кулдэк) с оборками и жилеткой.

2 ребёнок: Самым богатым элементом костюма были нагрудники (сэлтэр). Они оберегали девушку от злых духов.

3 ребёнок: Украшения у женщин: серьги,браслеты, перстни – изготовлялись из серебра,кораллов, бисера и монет. Чем больше украшений, тем богаче девушка!

4 ребёнок:  Праздничный женский головной убор назывался калябаш. Высокая шапочка с широкой лентой. Расшивалась бисером и серебром.

5 ребёнок: У древних башкир существовало поверье, как спастись от нечистой силы. Если за девушкой гналась нечистая сила, то она должна была бросить какую-либо дорогую часть из своей одежды и помолиться. Тогда погоня прекращалась.

Ребята, давайте попробуем с вами поздороваться и сосчитать до 10 на разных языках (на русском, татарском, английском, немецком,  марийском, турецком и др.)

Татарская народная игра “Чума үрдәк, чума каз”.

Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата, ярата.

Тирән күлне ярата, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Ул Алсуны ярата, ярата.

Ведущий: Чувашский край, с какой любовью

                   Ты с малых лет меня растил

                   И душу радует сыновью

                   Размах твоих растущих крыл.

Ведущая: Следующий народ-марийцы. Они проживают в Республика Марий-Эль, столица Йошкар-Ола. 

Детский сад у нас хорош.

Лучше сада не найдешь.

И споем сейчас о том,

Как мы весело живем.

Җыр “Кояшлы ил”

Кояшлы ил-безнең ил,

Күге аның гел аяз, гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да, җире дә,

Салават күпере дә, ля-ля-ля

Яңгыры да, кары да,

Безгә якын бары да.

Безгә якын бары да.

Ведущий 1.

Телебезне күңел гөле итеп

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы

Туган телең йөрсен синең белән бергә.

Ведущий 2.

Родной язык – цветок души.

Ты сохрани его на веки.

Чтоб дети, внуки вспоминали

Родной язык уберегли.

Ведущий 1.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, менә сезнең белән саубуллашыр чак та җитте. Сау булыгыз! Бүгенге бәйрәм кичәсе сезнең күңелләргә дәрт өстәсен.

Ведущий 2.

Дорогие друзья! Вот и подошел к концу наш праздник. Пусть наша встреча останется добрым воспоминанием в ваших сердцах. Успехов вам и доброго здоровья.

Казан шәһәре Идел буе районының ”Катнаш төрдәге 160 нчы номерлы балалар бакчасы“ муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениясе

“Туган тел” көненә

багышланган кичә

Төзеде:

Татар теле тәрбиячесе

Гатауллина Ләйсән

Таһир кызы.

Максат:

-туган телебезгә карата әти-әниләрдә,балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү;

-татар халык әкиятләрен белү күнекмәләрен тикшерү;

-бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау:аудиоязмалар,ноутбук,мольберт,төрле рәсем слайдлары,түбәтәй,проектор.

Туган тел көненә багышланган кичә.

Балалар музыка астында залга керәләр

Бакчабызда бүген бәйрәм

Бәйрәмнең дә ниндие.

Барыбызда көтеп алган,

Безнең туган тел көне!

Исәнмесез,кадерле әти-әниләр.Хәерле кич!Бүген бездә бәйрәм.Туган тел көне.Без туган телебезне зурлап татар телендә җырлар җырларбыз,татар халык уеннары уйнарбыз.

1бала Дөньяда иң-иң матур ил,

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел,

Ул минем туган телем.

2бала. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил”дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Ә хәзер,”Әссәләмәгәләйкүм” җырын җырлап алырбыз.

(балалар урыннарына утыралар.)

Зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләр катнашындагы ярышыбызны башлыйбыз.Әти-әниләрне 2 төркемгә бүлдек.Алар арасыннан тапкырларын,зирәкләрен сайлап алдык.Беренче командабыз Кояш,2 командабыз Йолдыз.

Ә хәзер командалар бер-берсен сәламләп китсеннәр әле.

1ком.Йолдыз командасына бездән сәлам.

Безнең девиз:Эзләргә,табарга,бирешмәскә!

2 ком.Кояш командасына бездән сәлам.

Безнең девиз:Без акыллы,без зирәк,безгә белем бик кирәк!

Шулай итеп,1турны башлап җибәрәбез.Беренче турда экранда Казанның истәлекле урыннары

буенча рәсемнәр күрсәтелә. Дөрес итеп,уйлап җавап бирергә кирәк.(Кремль,Сөембикә манарасы, Милли музей ,М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры,Сәйдәшев исемендәге концерт залы, Г.Тукай музее,Кол Шәриф мәчете,Камал театры,М.Җәлил һәйкәле,Казан дәүләт университеты.)

Ә хәзер музыкаль тукталыш.Балалар белән “Түбәтәй” уенын уйнап алырбыз.(Марат шигырь,Гульназ Нурисл.жырлый,Севда бии,Табышмак,Радмир әтәч булып кычкыра.)Рәхмәт,балалар.

2 турга кучәбез.

Командаларга “Туган җирем Татарстан “буенча сораулар бирелер.Уйлап җавап бирәбез.(Слайд юк)

1.Татарларның милли бәйрәме (Сабантуй)

2.Шүрәле әкиятенең авторы кем?(Г.Тукай)

3.Татар халкының милли ашларын беләсезме?(чәк-чәк,өчпочмак,бәлеш,пәрәмәч,бавырсак)

4.Татар халкының милли киемнәрен санап чыгыгыз.(читек,камзул,калфак,түбәтәй,алъяпкыч)

5.Татарстанның беренче президенты кем?(М.Шәймиев)

6.Татарча балалар өчен нинди тапшырулар беләсез?(Күчтәнәч,Тамчы –шоу)

7.Татарча балалар өчен нинди газета-журналлар беләсез?(Сабантуй,Салават купере,Ялкын)

8.Республикабызның төп табигый байлыгы(нефть)

9.Татарстанда ничә зур елга бар?(4 зур елга бар)

(В Татарстане сколько самых крупных рек?)

10.Нинди елгалар?(Идел,Кама,Нократ,Агыйдел)

(Волга,Кама,Вятка,Белая)

Бераз ял итеп алабыз.Балалар башкаруында парлы бию карап үтәрбез.

3 турга күчәбез.Экранда бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә.

1.Җиде кат үлчә (бер кат кис)

2.Егет кешегә җитмеш төрле( һөнәр дә аз.)

3.Аш белән атканга (таш белән атма.)

4.Аерылганны аю ашар(бүленгәнне бүре ашар)

5.Алма агачыннан (ерак төшми)

6.Теле барның(иле бар)

Музыкаль тукталыш.”Күрсәт әле үскәнем”җырын тыңлап үтәрбез.

4 тур.Түбәтәй,алъяпкыч ,читек үрнәкләрен бизәү.(балалар,әти-әниләр)

5 турга да якынлаштык.Экранда күрсәтелгән татар әкиятләренең исемнәрен белергә кирәк.Беренче слайдта нинди әкият рәсеме сурәтләнгән.

(Су анасы,Шурәле,Өч кыз,Кәҗә белән сарык,Куян кызы,Сертотмас үрдәк,Чукмар белән Тукмар,Койрыклар.)

Балалар белән “Чума үрдәк ,чума каз “уенын уйнау

6 турда Татар халкының бизәнү әйберләрен атау. Экранга карап ашыкмыйча җавап бирергә кирәк.(чулпылар,алкалар,беләзекләр,калфаклар,

түбәтәйләр)

7 турда Сүзләрнең антонимнарын табарга.(матур,чиста,ак,сәламәт,якты,салкын)

Кичәбезне Г.Тукайның “Туган тел”җыры белән тәмамлыйбыз. Барыгызга да зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр .

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

«И туган тел, и матур тел!»

(шигырь бәйрәме)

Азнакай районы, Актүбә 2 нче урта

гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гаскәрова Эльвира Мәхмүт кызының

дәрес эшкәртмәсе

2012

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

Тема. “Татар теле- анам теле”

Максат:

— туган телгә — ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

— телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

— туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”); рәсемнәр, Г.Тукай; М.Җәлил портретлары, “Халыкара туган тел көне”нә слайд – шоу.

21 нче февраль – халыкара

туган тел көне

1 нче алып баручы : Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Ә батырлык сезгә — егетләргә!

2 нче алып баручы: Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля — Международный день родного языка. Сегодня большой праздник. И в этом зале собрались представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык – великий, необъятный, «живой, как жизнь».

1 нче алып баручы: 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

2 нче алып баручы : Один из постулатов древности гласит: «Врата мудрости никогда не бывают закрытыми». Изучая родной язык, (а у нас в республике, это государственные языки – русский, татарский, а для других национальностей – это чувашский, марийский, мордовский и другие языки), вам, возможно, удастся чуть пошире распахнуть эту таинственную дверь мудрости

1 нче алып баручы: Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

2 нче алып баручы : Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.

1 нче алып баручы : — Укучылар, туган тел турында кемнәр нинди шигырьләр иҗат иткән?

Анам теле миңа – халкым теле,

Аннан башка минем халкым юк.

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк, — дип язды Башкортстанда яшәп иҗат итүче Ф.Гарипов.

2 нче алып баручы Ә Атнабаев туган тел турында:

Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйдәндердем мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс

Имгәтелгән буын тилерә, — диде.

1 нче алып баручы — Ә менә Вил Казыйханов, Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә ияреп, менә мондый шигырь юллары тезгән. “И родной тел” дип атала. Аны безгә Максименко Д сөйләп күрсәтер.

И родной тел, и красивый тел,

Мамам-папамның теле,

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буенча

Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом, ни сәбәптәндер

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

Почему же нас детсатта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе, когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр?

И родной тел, и красивый тел,

Мамам-папамның теле,

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и без синсез,

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

1 нче алып баручы. Бүген бу залда татар телен яратучы укучылар җыелган. Алар татар телендә шигырьләр сөйләрләр. Зур уңышлар телибез сезгә! Хәзер сүзне аларга бирәбез.

9 “Б” сыйныф укучысы

Прохоров Д Э.Мөэминова “ Туган телем”

7 “Б” сыйныф укучыларының чыгышы

Жандарова Альбина — “Бакчачы” Муса Җәлил

Филатов Вадим — Г.Тукай “Туган авыл”

Прохорова Юлия — Мазунов “Яз килә”

6 “Б” сыйныф укучысының чыгышы

Гулова Зилия — Г.Тукай “ Кышкы кич”

2 “А” сыйныф укучыларының чыгышы

Шагавәлиев И — “ Тукайга багышланган күргәзмә”

Шагавәлиева Г — “ Тукайга”

3 “Б”, 3 “В” сыйныф укучыларының чыгышы

Зиятдинова Римма ,Кәримова Адиля — Х.Туфан “Агыла да болыт агыла”

5“А” сыйныф укучысының чыгышы (үзе язган шигырь)

Мөслимов Тимур — “ О Тукае”

3 “Б” ,3 “В” сыйныф укучыларының чыгышы – Җыр “Казан кичләре”

1 нче алып баручы Тел турында халык әйткән мәкальләрне тыңлап китегез.

Теле барның – иле бар,

Теле барның – халкы бар.

Тел белгән – дана, тел белмәгән – бәла.

2 нче алып баручы

Тел – белемнең баскычы, акылның – ачкычы.

Тел сөйли, баш эшли.

Телгә ихтиярсыз – илдә игътибарсыз

Тел Төмәнгә илтә – ди халык мәкалләре.

4 “В” сыйныф укучыларының чыгышы

Закиров Салават — Х Туфан “Давылда”

Хикматуллин Рамиль – Х.Туфан “Тургай нигә эндәшми?”

7 “В” сыйныф укучысының чыгышы

Раянова Гүзәл (үзе язган шигыре)

8 “Б” сыйныф укучысының чыгышы

Гайсин Дамир — Н.Әхмәдиев “ Кеше бул”

2нче укучы. Бөек кешеләрнең тел турында әйтелгән сүзләр

Сүз – бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән дошманлаштырырга мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга мөмкин”. (Л.Толстой)

Языку мы учимся и должны учиться непрерывно, до последних дней” (К. Паустовский)

Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши, халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак, халык үзе үлә” (К.Ушинский)

1нче укучы. “Туган ил”, “Туган тел” сүзләре һәрвакыт бергә яшиләр, аерылгысыз булып яшиләр” (С.Хәким)

Величайшее богатство народа — его язык. Тысячелетиями накапливаются и вечно живут в слове несмежные сокровища человеческой мысли и опыта» ( М.Шолохов)

«Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү – тиеш. (Г.Ибраһимов)

2нче укучы.- Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә тиеш. Пушкин, Лермонтов, Достоевский,Толстой әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета. Татар һәм рус телләре дәүләт дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү – безнең бурычыбыз.

1нче укучы Родные языки множества наций , проживающих у нас в Татарстане «Нанизаны словно на нитку одну». Их цель одна – передать мудрость, накопленную веками – своим потомкам. 7 “Б” сыйныф укучысы казак телендә шигырен сөйли Филатов Вадим — Абай Кунакбаев “ Өч тел”

2нче укучы Шәйхи Маннур язган сүзләре белән без кичәбезне тәмамлыйбыз. Безгә аны Хамедов Фаррух сөйләп күрсәтер.

Яратыгыз” җыры яңгырый.

Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбе

Интеллектуаль уен

Көчле звено”

Үткәрүче укытучы: Әхмәдуллина Гөлназ Илфат кызы

башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Көчле звено” интеллектуаль уенын үткәрү программасы.

Максаты:

Укучыларда өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү.

Яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн тәлапләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру.

Җиһазлау.

Уен өчен кирәкле җиһазлар : “Көчле звено” дип язылган язу, шарлар, трибуна, укучыларда эмблемалар, алларында исемнәре язылган табличкалар.

Уен барышы.

Хәерле көн, кадерле балалар. Бездә бүген зур бәйрәм. Көчледән көчле кем көчле булуын сынау, ярышу бәйгесе.

Тормыш һич тукталып тормый. Үсә, үзгәрә, бик күп яңалыклар алып килә. Телевизор экраннарында яңадан яңа тапшырулар барлыкка килә. Әлбәттә, без дә тукталып тормыйбыз. Телевизор экраннарында бара торган төрле уеннарны карыйбыз. Үзебез дә кайбер сорауларга җавап бирергә тырышабыз.

Менә бүген без “Слабое звено”уенына охшаган “Көчле звено” уенын уйнарбыз.

Уенның шартлары түбәндәгеләр.

1.Уенда 8 укучы катнаша, 6 турдан һәм финалчылар ярышыннан тора.

2.Һәр уйнаучыга чираттан сораулар бирелә.Сорауларга җавапны әзерләү өчен вакыт бирелми.Сорау әйтелеп беткәч тә,җавапны бирергә тиеш буласыз.

3.Һәр турның ахырында бер кеше,ягъни көчсез звено уеннан төшеп кала.

4.Команда иң начар уенчы дип исәпләнгән укучыны уеннан чыгара, ни өчен чыгаруын дәлилли.

5.Уенан чыгарылган катнашучы үзенең һәм башкаларның ничек уйнавы турында фикерен әйтеп чыгып китә.

1 тур.Әкиятләр илендә.

1.”Алтын балык турында әкиятнең”авторы (А.С.Пушкин)

2.Серле лампасы булган әкият герое(Аладдин)

3.Пятачокның дусты булган аю исеме(Винни Пух)

4. “Су анасы”әкиятенең авторы (Г.Тукай)

5.Микки Маусның дус кызы (Минни)

6. “Снежная королева “әкиятен кем язган.(Андерсен)

7.  Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер.(бүре башы)
8.
. Былтыр исемле егет — кайсы әкият герое?(Шүрәле)

1. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы.(песи)

2.Нинди уңган кызга фея ярдәм иткән? (Көлсылу).

3.Бу кечкенә кызга карлыгач ярдәм иткән? (Дюймовочка).

4.Кайсы әкият герое балаларны, кошларны һәм җәнлекләрне дәвалый?(Айболит).

5.Аюны хәйләләп урманнан өенә алып кайттырган кызның исеме? (Маша).

6.Әкияттә барлык савыт-сабалар кемнән качканнар? (Федорадан).

7.Италиядә туган суган – малай гына түгел, ә ышанычлы, тугры дус та?(Чиполлино).

8.Озын борынлы малайны агачтан кем ясаган? (Карло исемле әти).

1.Соры бүре кемгә хезмәт иткән? (Иван-царевичка).

2.Малышның түбәдә яшәүче дустының исеме ничек? (Карлсон).

3.Кайсы герой камырдан ясалган? (Йомры икмәк).

4. Бакчада үскән геройның исемен әйтегез? (Шалкан).

5. Кем аяк киемен бик яраткан, исемен дә шулай кушканнар? (Кот в сапогах).

6.Кайсы геройның исемендә баш киеме бар? (Кызыл Калфак).

7.Нинди соры төстәге герой балаларны кыерсыткан? (Бүре).

8.Әкиятләрдәге хәйләкәр хайван (Төлке)

1.Ул себеркегә атланып оча(Убырлы карчык)

2.”Сертотмас үрдәк “әкиятне кем язган?(А.Алиш)

3.Бу юллар кайсы әкияттән: : «Тиен бик ачуланган да әйткән:-Алайса, син гомер буе киндер сугып кына тор, дигән… »(Өч кыз)

4.“Фиксиклар”мультфильмындагы малайның исеме ничек ? (Дим Димыч)

5.Буратиноның зәңгәр чәчле дус кызының исеме?(Мальвина)

6.Айда туган мультфильм герое(Лунтик)

7.Тылсымлы чуртан балыгы кемгә ярдәм иткән(Емеля)

8.”Русалочка” әкиятнең авторы(Андерсен)

2 тур.Татар теле.

1.Татар алфавитында ничә хәреф бар?(39)

2.Сүзнең мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәк(тамыр)

3.Предметны белдерә торган сүз төркеме(исем)

4.Предметның эшен-хәрәкәтен белдерә торган сүз төркеме(фигыль)

5.Предметның билгесен белдерә торган сүз төркеме(сыйфат)

6.Матур сүзенә капма-каршы мәгънәле сүз(ямьсез)

7.Зур сүзенең синонимы(олы,дәү)

1.”Туган тел”шигырен кем язган?(Тукай)

2.Балык та,шәһәр дә исеме(Алабуга)

3.Библиотека сүзенең татарчасы(китапханә)

4.Татарстанның президенты(Р.Миннеханов)

5.Дәвам итеп бетерегез: “Кем эшләми,…(шул ашамый)

6.Ислемай сүзенең русчасы(духи)

7.Ак сүзенең антонимы(кара)

1. Хәреф танырга өйрәтүче китап? (әлифба )

2.Татар хатын-кызларының милли баш киеме. (Калфак)

3. Татар халкының милли аяк киеме. (Читек)

4.Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казан)

5.Нинди ике нота бакчада үсә? (фасоль)

6.Бер хәрефле нинди сүз беләсез? (ю)

7.Алма дисәң дә алалар,

нәрсә соң ул, балалар? (алма)

Җанатарлар өчен

1. Су коена инештә;

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)

2. Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп, мин

Тавык-чеби аламын. (Төлке)

3. Җәен соры, кышын ак

Шул ни булыр, әйтеп бак? (Куян)

4. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

5. Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)

6. Мыеклы, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк,

Сыйпый аны һәммәсе,

Шуны ярата… (мәче)

Бер кисмәктә мең егет.(Кыяр)

7. Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.(
Кишер)

8 Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.(
Кәбестә)

9. Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.(
Карбыз)

10 .Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.(
Бәрәңге)

11. Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.(
Помидор)

12. Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.(
Күгәрчен)

13.Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?(Тукран)

14.Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.(Кәҗә)

15. Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.(Ат)

16. Үлән ашый, май ташый.(Сыер)

17. Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.(Сарык)

3 тур.Математика

1. Кушу гамәле нәтиҗәсе ничек атала? (Сумма)

2. Иң кечкенә икеурынлы саны әйтегез (10)

3. Җиде сигезең ничә? (56)

4. Бер сәгатьтә ничә минут? (60)

5. Алу гамәленең нәтиҗәсе ничек атала? (Аерма)

6. Әтәч бер аягында басып торганда 3 кг. Ике аягында басып торганда ул ничә кг? (3 кг)

1. Кисемтәләрне нәрсә белән үлчиләр? (Линейка)

2.. Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы, 1 кг тимерме? (Бертөрле)

3. Өстәлдә ике шәм янып тора иде. Берсе сүнде, ничәсе калган? (Берсе, калганнары янып бетте)

4. Иң кечкенә натураль сан (1)

5. 1 кг да ничә грамм? (1000)

6. Иң кечкенә өчурынлы сан (100)

1. Иң зур ике урынлы сан (99)

2. Тапкырлау нәтиҗәсе (Тапкырчыгыш)

3. Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык (Квадрат)

4. Малай велосипедта шәһәргә бара. Аңа каршысына 6 колхозчы утырган машина очрады. Һәр колхозчының 2 шәр тавыгы бар. Шәһәргә ничә кеше бара? (1 малай)

5. Миллион язылышында ничә нуль? (6)

6. Нинди сан җөп дип атала? (2 гә калдыксыз бүленә торган сан)

4 тур.Әйләнә-тирә дөнья.

1. Нинди агач яфрагын коймый? ( чыршы)

2.Чыршының яфрагын ничек диләр? (ылыс)

3.Бер елда ничә ай? (12)

4.Тавыкның баласы? (чеби)

5.Агачлар кайчан яфрак коя? (көз)

1.Кар кайчан ява? (кыш)

2.Бер сүз б-н әйт: имән, каен, юкә.. (агачлар)

3.Агачлар кайчан яфрак яра? (яз)

4. Аю кыш көне нишли? (йоклый)

5.Елга кайчан ката? (кыш)

1.Яздан соң килә… (җәй)

2.Ябалак көндез күрәме? ( юк)

3.Этнең аягы ничәү? (4)

4.Озын буенлы җәнлек? (жираф)

5.Карны җебетсәң нишли? (суга әйләнә)

1. Урман табибы? (тукран)

2.Кайсы җәнлек баласын сумкада йөртә? (көнгерә)

3.Светофорның ничә “күзе”? (3)

4.Иң кире хайван? (ишәк)

5.Маймыл ярата торган җимеш(банан)

5 тур.Русский язык.

1. Сколько букв в русском алфавите? (33)

2. Сколько согласных букв? (21)

3.Как называется часть речи, обозначающая действие предмета?  (глагол)

4. Как называется главный член предложения, отвечающий на вопрос «кто?» или «что?»   (подлежащее)

1. Из чего складываются предложения?(из слов)

2.. Звуки видят или слышат?(слышат)

3. В каком слове сорок гласных? (сорока)

4. Попробуйте закончить  пословицу.Поспешишь, …   (людей насмешишь).

1. Если в предложении о чем-либо спрашивается, какой тогда нужен знак препинания на конце такого предложения?(вопросительный знак)

2. Сколько слогов в слове «ягода»?(3)

3.Подбери к слову белый антоним(черный)

4.Подбери к слову большой синоним (огромный)

Игра с болельщиками «Доскажи словечко».

1. Жеребенок с каждым днем

Подрастал и стал … (конем)

2. Кто альбом раскрасит наш?

Ну, конечно, … (карандаш)

 3. Кругла, рассыпчата, бела

На стол с полей пришла.

Ты посоли ее немножко,

Ведь правда вкусная …  (картошка)

 4. Что за скрип, что за хруст?

Это что еще за куст?

Как же быть, без хруста,

Если я … (капуста)

 5. Мчусь как пуля я вперед,

Лишь поскрипывает лед.

Да мелькают огоньки!

Кто несет меня? … (коньки) 

6..  По дороге наша Машенька идет,

За веревочку козу она ведет

А прохожие глядят во все глаза

Очень длинная у девочки … (коса)

7. В яме спит зимою длинной

Но чуть солнце станет греть,

В путь за медом и малиной Отправляется … (медведь)

 8. В черном поле заяц белый.

Прыгал, прыгал, петли делал.

След за ним был тоже бел

Кто ж этот заяц … (мел)

 9. В подполье, в каморке

Живет она в норке.

Серая малышка

Кто же это? … (мышка)

6 тур.Табышмаклар.

1. Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(
Йолдыз)

2. Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(
Суык)

3.Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(
Һава)

1.Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(
Салават күпере)

2. Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(
Буран)

3. Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(
Агач)

1. Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

2.Кыйнамый, сукмый, үзе елата.
(Кычыткан)

3. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.
(Гөмбә)

Финалчылар ярышы.

1.Җирнең уртасында нәрсә бар.(и хәрефе)

2.Дәрес башында нәрсә ишетәбез(д хәрефе)

3.Акчасыз керәсең,хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)

4.Нәрсә өстән аска таба үсә?(сакал)

5.Канаты булса да,оча алмаучы кош(пингвин)

6.Иң кечкенә кош(колибри)

7.”Эшкә өндәү”шигыренең авторы(Г.Тукай)

8.Г.Тукайның нинди шигырендә Кояш,Сандугач,Алмагач Баланы уйнарга чакыра?(Эш беткәч,уйнарга ярый)

9.Цирк сәхнәсе ничек атала?(арена)

10.Чәнечкеле чәчәк(роза)

Өстәмә сорау.

Сырлы,сырлы,сырлы ул

Безнең белән җырлый ул.

Биетә дә ,җырлата

Күңелле ул,моңлы ул.(гармун)

Туган телем-татар теле

(21 февраль- Бөтендөнья тел көне)

Максат: ана теленең бөеклеген, гагизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам

итү хисе тәрбияләү.

Вожатый: Хөрмәтле укытучылар, укучылар.1999 елда, ЮНЕСКО ның Генераль конференциясе тарафыннан 21 февраль-Бөтендөнья тел көне итеп билгеләп үтү турында карар кабул ителә. Һәм бу дата 2000 елдан башлап Бөтендөнья күләмендә билгеләп үтелә. Безнең мәктәт тә бу чарадан читтә калмый.

Татар теле… Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Мәрҗәниләр, Тукайлар нигез салган, 7 млн. халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып,бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар телем.

Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм кемнәр генә мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып-белмәгән һәм уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз, туган телем-татар теле.

1 укучы И минем җандай кадерле,

И җылы. Тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

2 укучы Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе-әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип тә атый.

(“Тал бишек” җыры).

Вожатый Кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле. Һәркем аны, сабый чакның якты истәлеге итеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Бу табигый да, чөнки бала шигьри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша. Бары тик ана гына баласына үз телендә изге теләкләрен тели.

(Сәхнәгә “бала” күтәреп «ана» чыга. Ул бишек җыры җырлый, баласына теләк тели).

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу.

Бәү-бәү итеп, күз йомып

Изрәп кенә китәр бу.

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала,

Үз халкына, үз иленә

Хезмәт итәр бу бала.

нәсел агачын дәвам итүче бул, улым;зирәк, акыллы, тәмле сүзле, шәфкатьле, миһербанлы бул;сау-сәламәт, тәүфыйкьлы, озын гомерле бул, балам;күркәм холык-фигыльле, горур бул, якты маяк булып балкы;мәрхәмәтле бул, балам, олыны олы, кечене кече ит;йомшак күңелле бул, әти-әниеңә сөенечләр китереп яшә!

3 укучы Туган тел-иң татлы тел,

Туган тел-иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма-

Туган телне онытма!

4 укучы Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп

Әйттем анам теле белән:

-Мин җирдә кеше!-диеп.

5 укучы Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

1 укучы Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына.

Бөтенләйгә түгел-вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.

2 укучы Синнән алган һәрбер сүземне мин.

Күз карасы кебек саклар идем.

Ул сүзләрнең затлыларын алып,

Дога итеп кенә ятлар идем.

3 укучы Халкым теле-хаклык теле.

Аннан башка минем илем юк!

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

Вожатый Татар халкында шундый бер әйтем бар: бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Әйе, бу бигрәк тә мәкальләр турында әйтелгәндер. Укучылар, мәкальләрне ни дәрәҗәдә беләсез шуны сынап карыйк, мәкаль әйтешеп алыйк.

— Күңеле турының- теле туры.

— Үткен тел- бәхет,

Озын тел-бәла.

Акыллының теле- күңелендә, Тиленең акылы- телендә.

— Ана баланы ике тапкыр тудыра:

1 кат-тән биреп,

2 кат-тел биреп.

— Яхшының сүзе акыл чыгара,

Яманның теле ачу чыгара.

— Кулы кычыткан эш бозар,

Теле кычыткан сүз бозар.

Телеңне тыйсаң тыныч булырсың.Кешенең үзенә карама, сүзенә кара.Изге сөйләсәң, изге ишетерсең,Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.

Кеше күрке-йөз,Йөзнең күрке-күз,

Уйның күрке-тел,

Телнең күрке- сүз.

Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.

Вожатый Туган телнең бөеклеге, аһәңлеге, матурлыгы турында кайда гына язылмаган да, кемнәр генә җырга салып җырламаган.Татар халкында шундый бер төшенчә бар. Ул риваять дип атала. Риваять сүзе гарәп теленнән алынган. Анда элеккедән килгән яисә буыннан-буынга сөйләнгән вакыйга-хәлләр хикәяләнә. Без дә сезнең игътибарга бер риваять тәкъдим итәбез.

(Риваять сәхнәләштерү)

1 укучы Туган җирем- Идел буе,

Һәркемнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 укучы Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем-туган телем,

Рәхмәт сиңа! Туган телем-киңдер

Сиңа күңелем түрем.

3 укучы Халыкларга хөрлек биргән

Туган илем

Сине җырлап, итәгеңә башым идем.

Җырла диеп бирде миңа туган илем

Тукай телен, Такташ телен, Җәлил телен.

4 укучы Минем телем-

Меңәрләгән ишләре күк,

Моңлы тел ул.

Үзенә җай, үзенә ятыш,

Аның көе:

“Сак-Соклары”, “Рамайлары!,

“Сарманнары”, “Гөлҗамалы”,

“Карурманы”, “Әллүкие”…

(татар халык җыры)

Вожатый Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

Югары мәдәниятле булуга туган телеңне яхшы белү дә керә. Үз халкына ана телендә хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булмаган кешене, ул нинди генә дәрәҗәле эштә эшләмәсен, һич тә югары мәдәниятле кеше дип әйтеп булмый.

Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әни!”-дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әти!”-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле ул булмас.

Соң минутта әйтә алсаң:”Әни!”-дип,

Соң минутта әйтә алсаң:”Әти!”-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

Безнең 21 февраль-Бөтендөнья тел көненә багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз, ихтирамыгыз өчен рәхмәт!

Кичәбезне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамласак, бу бер дә артык булмас.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татарские национальные праздники сообщение
  • Татар тамада юбилей сценарий
  • Татарские национальные праздники проектная работа
  • Татар моны сценарий
  • Татарские национальные праздники каз омэсе