Татарча экиятлэр сценарий

Сәхнәләштерү өчен әкият-сценарийлар тәкъдим итәм

 Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт — кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

Яшәгән ди ике тычкан баласы — Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч — Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.

«Башак»

(«Колосок» әкияте буенча)

Катнашалар:

Алып баручы

Әтәч

1 тычкан- Әйләнчек

2 тычкан- Бөтерчек

Алып баручы:

— Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт — кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

Алып баручы:

— Яшәгән ди ике тычкан баласы — Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч — Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә)

Сәхнәгә тычкан балалары керә. Алар җыр башлый:

Әтәч таңда кычкыра да,

Барыбызны уята.

Таң нурыдай балкый аның

Ал Кикриге кояшта.

(Сәхнәгә әтәч керә, кушымтаны җырлый)

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып.

Тычканнар:

И әтәчкәй, рәхмәт сиңа,

Уятканга йокыдан.

Безнең тормыш тора һәрчак

Җыр-бию һәм уеннан.

Әтәч:

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып .

Әйләнчек:

— И әтәчкәй, дускаебыз! Бу дөньяда уйнап-көлеп яшәп калыйк! Ә син гел эш тә, эш дисең. Кил, әйдә, безнең янга, бераз уйнап-көлеп, җырлап-биеп алыйк!

Бөтерчек: Әйе-әйе! Әйдә!

Әтәч: И балакайларым! Аңлагыз, җырлап-биеп кенә дөнья бармый шул ул. Хезмәт итәргә кирәк. Ансыз аш та, мал да булмый, табын да ярлы була. Ичмасам, миңа булышсагыз иде. Акыллыларым, әнә сарайда себеркеләр бар. Алып килегез дә, бергәләп себереп алыйк әле ишек алдын, көлеп торсын!

Әйләнчек: Ой! Әтәчкәй! Бүген бер дә эшлисем килми бит әле, үзең генә себереп ал инде. Әллә нишләп кәефем дә китеп тора, кереп ял итеп торыйм әле. Бәлки үтәр.

Бөтерчек: Әйе, Әтәчкәй, син булдырасың да, рәтен дә беләсең. Әллә нәрсәсенә минем дә кәеф дан түгел бүген, магнит давылы ахрысы. (кереп китәләр)

Әтәч: Ярар, ярар! Мин каршы килмим. (Себерә-себерә чыгып китә. Сәхнәгә тычкан балалары керә. Як-якларына каранып, әтәч киткәнлеген тикшерәләр. )

Әйләнчек: Дустым, әйдә бер җыр сузып җибәрик әле. Җаннар рәхәтләнеп китсен.

Бөтерчек: Әйдә! Ә нинди җыр?

Әйләнчек: «Кояшлы ил»не җырлыйбызмы соң?

Бөтерчек: Ярый, әйбәт җыр. Я, әйдә башладык!

(«Кояшлы ил» җырын җырлыйлар) Җыр беткәч тычканнар «Әйдә әбәкле уйныйбыз» дип сәхнәдән йөгереп чыгып китәләр.

Себерке тотып әтәч керә. » Сарман буйларында » җырының көенә җырлый-җырлый ишек алды себерүен дәвам итә:

Ялтыратып, куйыйм, себерим әле

Ишек алдым һәрчак нур чәчсен (шул)

Бу дөньяда ярый хезмәт булган,

Эшсез калсаң әгәр нишләрсең?

— Тукта, нәрсәдер бар бугай монда. Башак! Менә ичмасам, байлык! Тукта, тычканнарга дәшеп, табышымны күрсәтим әле тизрәк!

— Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек! Килегез әле монда, кил ! Күрегез әле мин ни тап- тым!

Әйләнчек: Башак, башак. Моны суктырырга кирәк инде!

Әтәч: Ә кем суктырыр соң?

Бөтерчек: Мин түгел!

Әйләнчек: Мин дә түгел! Әйттек бит инде , кәеф тә китеп тора дип.

Әтәч: Ярар соң. Үзем суктырырмын. (авыр сулап чыгып китә)

Әйләнчек: Ә без әйдә биеп алыйк булмаса! Син ризамы?

Бөтерчек: Риза-риза! Әйдә! (Заманча бию куела. Тычканнар бииләр).

Әтәч кайтып керә.

Әтәч: Нәрсә магнит давыллары бетте дә мени, дусларым?

Бөтерчек: И, дускаебыз Ал Кикрик, син башак тапкач, күңелләр күтәрелеп китте. Димәк, тәмле нәрсәләр ашап булачак!

Әйләнчек: Әйе шул, ур-р-ра!

Әтәч: Ә имәндә икән чикләвек! Башак табып кына тәмле нәрсә ашап булмый шул. Менә суктырып кайттым, күпме ашлык чыкты бит ә!

Әйләнчек: Ай-яй күп булган бу!!!

Бөтерчек: Чыннан да, инде хәзер ашлыкны тегермәнгә алып барып он тарттырырга кирәк.

Әтәч: Аңлашыла, ә кем тарттырыр соң?

Әйләнчек: Мин түгел!

Бөтерчек: Мин дә түгел!

Әтәч: Ярар, нишлисең бит, үзем барырмын. Ашлыгы булгач, тегермәнгә алып баруы гына булыр, анысы. ( капчыгын сыртына сала да чыгып китә.)

Бөтерчек: Дустым, әтәч кайтканчы әйдә болай уйныйк: (Кеше исемнәре әйтешеп уйныйлар) Мәсәлән: Таһир — Ринат — Тәлгат — Тәнзилә ….

Әйләнчек: О, Ес! Бу уенны мин шундый яратам!

Бөтерчек: Беренче мин әйтәм!

Әйләнчек: Әйдә, башладык!

(Җырлый-җырлый әтәч кайта) «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырының көенә.

Әтәч: Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек, килегез әле монда, кил! Күрегез әле бу онны! Ап-ак! Моннан пешкән ризык һичшиксез телеңне йотарлык булачак!

(Ике тычкан бергә): — Ур- р-ра! Ур-р-ра! Менә булган ич! Хәзер инде камыр басып, пирог кына пешерәсе кала.

Әтәч: Ә …. Ә кем камыр басар инде?

Әйләнчек: Мин түгел.

Бөтерчек: Мин дә түгел.

Әтәч: Ярар соң. Үзем эшләрмен инде анысын да! ( Эшкә керешә)

Әйләнчек: Дустым, әйдә уйныйк инде тизрәк!

Бөтерчек: Ниндиле?

Әйләнчек: Табышмак әйтешле кызык уен ич, әйеме?

Бөтерчек: Әйе, әйе. Әйдә уйныйбыз. Беренче мин әйтәм, тыңла! (табышмак әйтешәләр)

Алып баручы: Бу вакытта әтәч камыр баса, мичкә яга, пирог ясап мичкә тыга, пешеп җиткәч, алып, табын янына куя. Шуны гына көткәндәй, тычкан балалары өстәл янына килеп тә утыралар.

Әйләнчек: Ах! Нинди тәмле ис!

Бөтерчек: Бигрәк тамак ачыкты инде. Нәкъ вакытында пеште бу пирог!

Әтәч: Сабыр, сабыр, дусларым! Иң элек әйтегез әле. Башакны кем тапты? (Бергә әйтәләр)

— Син таптың син! (кычкырып әйтәләр)

— Ә кем башакны суктырды?

— Син инде, Ал Кикрик, син! (бераз тынычрак)

— Кем сыртына салып, ашлыкны тегермәнгә алып барды?

— Син, әтәчкәй, син. (тыныч тавыш белән)

— Һәм, ниһаять, кем камыр басты, утын алып кереп мичкә якты, пирог пешерде?

— Барысын да син эшләдең, син! (пышылдап)

— Ә сез, кадерлеләрем, ни эшләдегез? (тычканнар берни дә әйтмиләр, үз ялгышларын аңлап берәм-берәм өстәл яныннан китәләр. Әтәчкә алар бик кызганыч тоела һәм ул аларны кире дәшеп ала.)

Әтәч:

Их, дусларым, ялкаулыкның

Нәтиҗәсе аяныч.

Һәркемгә дә бары хезмәт-

Бу дөньяда таяныч.

Әгәр дә сез бүгеннән

Тырышып, чын күңелдән,

Эшләсәгез, сезне мин

Коткарырмын үлемнән.

Тычканнар:

Ялгышыбыз аңладык,

Кичер безне, дускаем.

Бергә-бергә хезмәттә

Табарбыз балын, маен.

Алып баручы:

Дөньяда тик эш икән

Кешене кеше иткән!

Бәхет елмаеп караган,

Бу дусларга бер читтән.

Яңа ел әкияте

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү; балаларда яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыру.

Катнашалар: төлке Алиса, песи Базилио, Буратино, Мальвина, Кыш бабай, Кар кызы.

“Яңа ел вальсы” музыкасы астында балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. Зал уртасында чыршы бизәлгән.

А.б. Нинди матур безнең чыршы!

Җем – җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Җыр “Чыршы”

1 бала. Исәнме, чыршы, исәнме.

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 бала. Саумы, саумы, чыршыкай,

Саумы, саумы, Яңа ел!

Яшел чыршы тирәли

Әйләнәбез елмаеп.

Җыр “Чыршыкай, купшыкай”

3 бала. Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек.

Тора түшәмгә тиеп.

4 бала.Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккаттыра,

Ничек матур киенгән.

5 бала.Төрле – төрле утлар яна

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җыр “Чыршы янында”

Күңелле көй агышында залга Буратино керә. Кулында – алтын ачкыч. Буратино.Исәнмесез! Яңа ел белән! Сез мине таныдыгызмы? Әйе, мин Буратино – әкият герое. Тортилла исемле ташбака миңа шушы ачкычны бүләк итте. Бу ачкыч гади түгел. Аның тылсымы бар. Мин үземнең дустымны Мальвинаны эзлим. Ул монда юк икән. Аны эзләп килгәнче ачкыч чыршыда эленеп торсын әле. (Чыршыга ачкычны элеп, көй агышында чыгып китә)

Залга Алиса белән песи Базилио керәләр. Песи таякка таянган, төлкенең пычкысы бар

Төлке белән песи биюе

Төлке.Без мескеннәрне бәйрәмгә кертегезче.

Песи.Безнең дураклар илендә шундый суык, өшеп беттек.

Төлке. Безгә учак ясар өчен зур агач кирәк. Учак җылысында җылыныр идек.

Песи.О! Кара әле, Алиса. Нинди зур, күркәм агач (чыршыны күрсәтә). Бу агачтан утын күп чыгар.

Төлке. Менә шәп бу. Әле аның бизәкләре, уенчыклары да бар.

Песи. Ә без агачны кисик, уенчыкларын җыеп алыйк һәм үзебезнең дураклар илендә аларны сатарбыз. Күп итеп акча эшләрбез.

Төлке. Шәп фикер бу! Мин инде уенчыкларны ничек итеп бүләсен дә исәпләдем: сиңа – икесе, миңа – өчесе. Тигез итеп бүлү була.

Песи.Тигез булмый бит алай!

Төлке. Ярар, мырылдама! Әйдә, башта агачны кисик әле. (чыршының утлары сүнә)

Песи.О! Кара әле, чыршының утлары сүнде! Үпкәләде бугай ул безгә. (Песи белән төлке чыршыны кисмәкче булалар һәм анда ачкычны күрәләр)

Төлке. Базилио, кара әле: ачкыч бит бу! Алтын бит бу. (ачкычны алып тешләп карый). Буратиноның ачкычы түгелме соң бу?

Песи.Шуныкы, шуныкы. Димәк, ул үзе дә шушы тирәдә йөридер.

Күңелле көй агышында залга Буратино белән Мальвина керәләр.

Буратино. Менә, Мальвина, син чыршы бәйрәменә килеп тә җиттең.

Мальвина.Мин бик шатмын. Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен! (баш ия, реверанс ясый)

Буратино.Мальвина, кара әле, миңа Тортилла нинди матур ачкыч бүләк итте. Мин аны чыршыга элеп торган идем. (чыршыны әйләнеп чыга, ачкычны тапмый).

Төлке.Хә – хә – хә. Ачкычны эзлисеңме? Менә бу ачкыч кирәкме сиңа? Без аны сиңа бирмибез. Алтын үзебезгә кирәк.

Песи.Әйе, үзебезгә кирәк! Сиңа да кирәкме?

Мальвина.Әйе, бу ачкыч Буратинога кирәк. Аныкы бит ул.

Төлке. Кирәк булса соң.

Песи. Без аны бушка гына бирмибез.

А.б. Сез ачкычны кире Буратинога бирсен өчен без нишлик соң?

Төлке. Безнең күңелне күтәрергә кирәк.

Песи. Әйе, күтәрегез күңелне.

А.б. Ярар. Әйдәгез, безнең белән “Чыршы” уеныуйнарга басыгыз, бергәләп уйнап алыйк.

Уен “Чыршы”

А.б. Хәзер мин сезгә чыршыга эленә һәм эленми торган әйберләрне атыйм., ә сез барыгыз бергә “әйе” яисә “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Төрле төстәге шарлар?

Мендәрләр, одеяллар?

Мармелад, шоколадлар?

Күпсанлы урындыклар?

Ә йомшак уенчыклар?

Дәфтәрләр һәм китаплар?

Кызыл – сары утлар?

Әкияттәге җеннәр?

Матур – матур чылбырлар?

Серпантин, мишуралар?

Сумкадагы папкалар?

Туфли һәм кроссовкилар?

Чәнечке, пычак, калак?

Көзге һәм агач тарак?

Тәмле – тәмле конфетлар?

Кыздырылган котлетлар?

Ә малайлар һәм кызлар?

Һавадагы йолдызлар?

Булдырдыгыз, афәрин!

Төлке. Уеннары күңелле булды. Ләкин әле безнең яңа ел турында шигырьләр дә тыңлыйсыбыз килә..

Песи. Алар шигырьләр сөйли белмиләрдер әле.

А.б. Нишләп белмәсеннәр?! Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйли белә. Менә тыңлап карагыз әле.

6 бала. Бүген бездә зур бәйрәм-

Бүген Яңа ел килә.

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә җилкенә.

7 бала. Без бүген чыршы янында

Әйлән – бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

8 бала. Яңа ел ул Яңа шул

Иске ел булмас әле.

Шатлыгын да, бәхетен дә

Кызганып тормас әле.

Төлке. Ярар, ярар… шигырьләр беләсез икән. Менә алыгыз ачкычны!

Песи. Әйе алыгыз.

(Буратино белән Мальвина ачкычны алып, көй агышына чыгып китәләр).

Төлке. Ә син беләсеңме, Базилио, монда тиздән Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Ул Кар кызының чибәрлеген күрсәң син…

Песи. Карап та тормыйм.

Төлке. Әйдә, Базилио, без ул чибәр Кар кызын урлап китәбез дә, аны бүләкләргә алыштырып алабыз. Рәхәтләнеп шоколад, конфет ашарбыз.

Песи. Дөрес фикер йөртәсең син, Алиса. Рәхәтләнеп ашыйбыз тәм – томнарны. Ләкин Кар кызын ничек урларбыз соң?

Төлке. Ә без Кыш бабайны йоклатырбыз.

Песи. Ничек йоклатырбыз соң аны?

Төлке. Без Кыш бабайга компот эчерербез. Ә компотка йокы даруы салырбыз!!!

Песи. Ә – ә – ә. Менә шәп хәйлә. Бабакай йоклагач, без Кар кызын урлыйбыз. Әйдә качыйк та, Кыш бабай килгәнен көтеп торыйк (чыгып китәләр).

А.б. Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмештәй сакалы

Чәчләре, керфекләре.

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур кәгазь капчыкларга

Күчтәнәч салып килә.

Балалар. Кыш бабай.

Җыр “Чыршы әйләнәсндә”

А.б.Кыш бабай килгәнче бер уен да уйнап алыйк әле.

Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабарсыз. Әгәр мин дөрес әйтмәсәм, аяклар белән тыпырдарсыз.

  • Кыш бабай барыбызга да таныш бабаймы?

  • Ул җәй көне киләме?

  • Кар кызы белән Кыш бабай дуслармы?

  • Кыш бабай салкыннан куркамы?

  • Кыш бабай шугалаклар бүләк итәме?

  • Кыш бабай яңгырлар яудырамы?

  • Кыш бабай карлар яудырып, таулар өяме?

  • Кыш бабай галошлар кияме?

  • Кыш бабабыз тиздән киләме?

  • Бүләкләр алып киләме?

Игътибарлы икәнсез. Будырдыгыз балалар.

Ә хәзер Кыш бабайны чакырыйк.

Бергә. Кыш бабай, кил безгә,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Килче тизрәк, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

(Тылсымлы көй агышында Кыш бабай килеп керә)

Кыш бабай. Саумы, көтеп алган бәйрәм!

Саумы, чыршыкай!

Исәнмесез, бар кунаклар,

Сезне күреп шатландым.

Бу хәерле сәгатьтә,

Бәйрәм теләге сезгә,

Шат яшәгез гомергә.

Кар бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

А.б. Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә, тизрәк уз, бабай.

Балалр сине көтте,

Тагын бер яшькә үсте.

9 бала. Рәхмәтсиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

Яңа елга һәммәбезне

Матур бизәгән өчен.

Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне!

А.б. Исәнме, Кыш бабай! Безнең чыршыныңутлары янмый бит әле.

Кыш бабай. Хәзер, хәзер без моны төзәтәбез. (чыршы янына килә, тылсымлы таягы белән селки). Чыршы, чыршы кабын син, утларыңны балкыт син!

(Чыршыда утлар яна)

Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яңа елда әйлән – бәйлән

Җырлап – биеп алыгыз.

Җыр “Исәнме, Кыш бабай”

Кыш бабай. Сезнең белән бигрәк күңелле булды. Бераз эсселәп тә киттем.

Су эчәсем килә. (Чокыр тотып Төлке белән Песи йөгереп керәләр).

Төлке. Ай, Кыш бабай,эчәсең киләме? Менә безнең тәмле суыбыз бар. Авыз итеп кара.

Песи. Сусауны бик тиз баса.

Кыш бабай. Нинди эчемлек соң ул?

Песи. “Йокыкола”

Кыш бабай. Бер дә ишеткәнем юк мондый эчемлек турында.

Төлке. Менә дигән эчемлек ул. Син эчеп кара.

Кыш бабай. Ярый алайса, бирегез. Бик сусадым мин.(эчә) Ай, нәрсә булды миңа?.. күзләрем йомыла… йоклыйсы килә… йоклап китәм бугай… (йоклый).

Төлке. (шатланып). Менә булды!

Песи. Йоклаттык бит бабайны. (Чыршы артына качалар. Кар кызы керә)

Кар кызы. Исәнмесез, кадерле дусларым. Менә мин дә килеп җиттем. Кыш бабайны күрмәдегезме сез?.. Ай, бабакайга ни булган? Йоклый түгелме ул?

Төлке. Әйе, йоклый шул, арыгандыр.

Песи. Ә син безнең белән барырсың. Без сине бүләкләргә алыштырып алабыз.

Кар кызы. Болай булмый бит. Явызланмагыз!

Төлке. Әйдә ,тизрәк. Әнә Кыш бабай уяна инде. (Кар кызын алып чыгып китәләр).

Кыш бабай (уянып). Ой, нәрсә булды бу?.. Балалар бәйрәм хөрмәтенә шигырьләр әзерләгән, ә мин йоклаганмын. Ягез, нәни дусларым, миңа шигырьләрегезне сөйләгез инде.

10 бала. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

11 бала. Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең,

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.

12 бала. Кыш бабай, син дә,

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чана шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

13 бала. Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак –чак “эреп” куймадым.

Җылы икән , бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

14 бала. Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап – актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Кыш бабай. Мин әле һаман уянып бетә алмыйм. Әллә берәр һөнәрегезне күрсәтәсезме?

А. Алишның “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкияте.

1 нче күренеш

Диск №48 2 – 3 яшь.

Алинә: Ишетәсезме, әтәч кычкыра!

Камилә: Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

  • Кикрикүк

  • Кикрикүк.

Алинә: Дустым, ә сезнең әтәч белән тавык маҗаралары турында әкият ишеткәнегез бармы?

Камилә: Юк! Сөйләп күрсәт әле, зинһар өчен!

Алинә: Ярый, тыңлагыз. ( Чирәмгә утыралар ) Әтәч белән Тавык күптәннән бергә гомер кичерделәр, бик тату яшәделәр.

( Әтәч чыга, ул тибенә, җим табып тавыкны чакыра. )

Әтәч: Тавыккаем, матуркаем,

Әнә бер бөртек таптым,

Ялгыш авызыма каптым,

Каптым да ялгыш йоттым.

Хәзер тагын эзләрмен,

Тапсам, сиңа бирермен.

Тамагыңны туйдырырмын,

Күңелеңне күрермен.

Тавык: Кыт – кыт кытыйк, кыт – кыт кытыйк.

Көндә бөртек, көндә бөртек.

Туйдым шул бөртегеңнән.

Телим дөнья күрергә,

Сахраларда йөрергә.

Кыт – кыт кытыйк, кыт – кыт кытыйк.

Дөньялар гизеп кайтыйк.

Әтәч: Булсын, әйдә синеңчә,

Кузгалыйк иртән – иртүк.

Кикрикүк – кикрикүк.

( Күңелле көйгә кагына – кагына чыгып китәләр.)

2 нче күренеш

Диск №52 2 -3 яшь.

( Урман күренеше. Кошлар сайраган тавыш. №19 2 – 3 яшь. Күбәләкләр вальс бии. Сәхнәне уратып Әтәч белән Тавык килеп керәләр.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, бер ботак сындыр, мине куандыр, яшел яфрак та булсын, кызыл җимешләре дә…

Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам.

( Әтәч ботакны сындырырга маташа, шулвакыт каршысына Куян килеп чыга.)

Куян: Кем ул минем урманыма баш булмакчы, сорамый – нитми агачларымны сындырмакчы? Бик кирәк икән, рөхсәт сора.

Әтәч: Сызыйк тизрәк без моннан, сындырырбыз соңыннан. Монда дөньяда тиңе булмаган ерткычлар яши икән, киемнәре соры, колаклары ярты метр икән, бик усал ерткычлардыр, безнең өчен куркынычлардыр, кош ите ашаучылардыр.

( музыка. Әтәч белән Тавык урман эченнән алга таба китәләр. Чикләвек агачы янына тукталалар.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, кыт — кытак, кыт – кытак, сындырып бирче бер ботак, яшел яфраклысын, чикләвеклесен.

Әтәч: Тавыккаем, сындырам, хәзер, хәзер булдырам. ( Әтәч каршына Тиен килеп чыга.)

Тиен: Әй, кем ул, кем урманда йөри, кем ул минем чикләвек агачымны сындырырга тели?

Әтәч: Сызыйк тизрәк без моннан, сындырырбыз соңыннан, күрәсеңме,нинди усал ерткычлар бар, безгә, ахры, бу зур урман булыр тар. Колагын күрәсеңме, утыртып тора, йонлач койрыгын селеккәләп куя.

( музыка. Әтәч белән Тавык урман эченнән алга таба китәләр. Кыргый аламгач янына тукталалар.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, ничек тә булса кара, ике – өч кенә алмалы нәни ботак булса да ярар.

Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам. ( Әтәч ботакны селкетә. Алмагач артыннан Төлке килеп чыга.)

Төлке: Хуш килдегез, рәхим итегез, өемә керегез, түремә узыгыз, кунагым булырсыз. Аякларыгыз арыгандыр, сусагансыздыр, талчыккансыздыр. Мин сезне күптәннән көттем, сезгә дип күчтәнәчләр дә хәзерләгәндәй иттем. Урманнан иң кызыл алмалар сайладым, сезнең өчен генә саргаеп өлгергән чикләвекләр җыя алдым, бәхетегез шул икән, ризыгыгыз мул икән.

Әтәч: Кара әле, монда ерткычлар нинди яхшылар икән.

Төлке: ( үз – үзенә ) Менә дигән тәмле ашлар…Менә юләр башлар, үзләре килеп керделәр. ( Тавык белән Әтәчкә ):

Әйдә керик өемә,

Кунак булырсыз менә.

( Әтәч белән Тавык Төлкенең өенә кереп китәләр)

Төлке: Утырыгыз шушында,

Ашый торыгыз, менә.

Мин күршегә кереп чыгам,

Танышырга чакырам.

( Төлке күршесе янына йөгерә. Бүре чыга.)

Бүре: У – у – у – у, у – у – у – у!

Ничә көн инде мин ач,

Куян тотып булмагач,

Хәлем бер дә яхшы түгел

Азык табып булмагач.

Төлке: Күршекәем, кара әле,

Минем арттан бар әле

Анда ике юләр баш-

Пешереп ашарбыз тәмле аш. ( Китәләр )

( Төлке өе яныннан Куян узып бара. Өйдән Тавык белән Әтәч чыгып баралар.)

Куян: Син, Әтәч әфәнде, артыграк батырланасың, берни белмичә кыланасың, Төлкенең кем икәнең соңгарак белерсең, бу өйгә керүеңә бик үкенерсең, ләкин ул чакта инде соң булыр, хәйләкәр төлкенең тамагы туйган булыр.

Тавык: Монда бит шундый яхшы ерткычлар яши, алар беркемгә дә тимиләр.

( Тиен килеп җитә һәм ул да кызып сөйләп китә. )

Тиен: Бу оядан тизрәк сызыгыз, төлке кармагыннан котылыгыз. Төлке ул бик хәйләкәр ерткыч, аның өендә калу бик куркыныч.

Әтәч: Төлке безне шундый шат каршы алды. Аның турында бездә бик яхшы фикер калды.

Тиен: Әй, юләр башлар, хәзер икегезне дә пешереп ашар.

( Әтәч капчыкка күз сала, аның тавык йоны белән тулы икәнең күрә. )

Әтәч: Ай – ай, харап булганбыз, чыннан да бик ялгышканбыз!

Тавык: Кыт – кыт кытыйк, кыт – кытыйк.

Әйдә тизрәк сызыйк. ( Әтәч белән Тавык чыгып качалар, Төлке белән Бүре аларны эзлиләр, ләкин таба алмыйлар.)

Бүре: Нихәл инде буу – у?

Ышандым шушы Төлкегә,

Калдым шулай көлкегә. ( Төлке белән Бүре башларын иеп чыгып китәләр. )

( Музыка тавышы кире ишегалдына алып кайта. )

Алинә: Шулай итеп, Әтәч белән Тавык чак исән калганнар.

Камилә: Нинди кызык әкият!

Алинә: Әйдәгез, дуслар, әтәч – тавыкларны ашатыйк. Ил гизәргә чыгып китмәсеннәр, хәйлә сөючеләргә эләкмәсеннәр.

Җыр:

15 бала. Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап – ак булды болыннар,

Ап –ак булды киң кырлар.

16 бала.Кыш бабай килгән,

Ап – ак тун кигән.

Көтәм: кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

17 бала.

Кыш бабай. Ай, арып киттем әле мин. Картайдым шул… Ә минем оныгым Кар кызы кая соң?

Балалар җавабы.

Төлке, Песи, Кар кызы керәләр.

Песи. Нәрсә шаулашасыз? Менә ул Кар кызыгыз!

Төлке. Кыш бабай, Кар кызың кирәкме? Без аны бүләкләргә алыштырабыз.

Кыш бабай. Ай –ай –ай!!! Сез ничек оялмыйсыз? Ярар, сезнеңчә булсын, алыгыз бүләкләрне. Минем кызымны кайтарыгыз (капчыкны бирә)

Песи белән төлке капчыкны алып чыгып китәләр.

Кыш бабай. Исәнме, кызым! Менә, ниһаять, син безнең белән. Ә сез, балалар, борчылмагыз. Мин бит тылсымчы. Песи белән Төлке алып киткән капчыкта чын бүләкләр түгел, ә күркәләр һәм ылыслар гына булыр.

18 бала. Суык бабай, алтыным,

Битләрең кызарган.

Әйдәле, бер биик,

Уздырып кызлардан.

Кыш бабай. Әйе шул. Инде бер матур итеп бер биеп алсаң да була! Бүген бит бәйрәм!

Кыш бабай биюе.

Кыш бабай. Ярый, инде балаларны бүләкләр белән сөендерер чак җитте. Ә бүләкләрем гади генә түгел, аларны чанага салып алып килергә кирәк..

Кыш бабай. Менә чана белән сандык та килеп җитте. Аны ачарга кирәк… Ләкин ул ни өчендер ачылмый әле…

А.б. Буратиноның алтын ачкычы бар бит! Аның белән ачып карыйк.

(Буратино ачкычын Кыш бабайга бирә).

Кыш бабай. О – о –о! Рәхмәт! Бер – ике – өч, ачкыч йозакны ач! ( сандык ачыла, аның эчендә җеп йомгагы). Син, тылсымлы йомгак, капчыкны тизрәк алып кил!

Кыш бабай йомгакны “Тылсымлы бүлмә”гә ыргыта. Беренче тартып чыгарганда йомгакта итек, икенчесендә бер баланың әтисе, өченчесендә бүләкләр белән капчык ияреп чыга. Капчык артыннан Төлке белән Песи дә керәләр.

Песи. Гафу итегез безне.

Төлке. Без бүтән алай явызланмабыз.

Икесе бергә. Бәйрәмегездә калырга рөхсәт итегезче.

Кыш бабай. Балалар, гафу итәбезме бу явызларны?

Балалар. Итәбез.

Кыш бабай. Ярар, елга бер генә килә торган тылсымлы Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә гафу итәбез сезне. Калыгыз безнең бәйрәмебездә.

А.б. Төлке , син хәйләкәр дә, җитез дә, Яңа елны табып, алып кил әле безгә.

Кыш бабай. Менә дусларым, сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез,

Шул минем теләкләрем.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләшәләр)

Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә.

Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

Кыш бабай. Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне

Бер – беребезгә телик.

А.б. Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне.

Котлы булсын, Яңа ел!

Җыр “Бер яшькә үстем”

Главная /
Начальные классы /
Разное

Әкият-сценарийлар

Скачать

17.95 КБ, 519378.docx Автор: Зарипова Лидия Азгатовна, 21 Мар 2015

Скачать

49 КБ, 519380.doc Автор: Зарипова Лидия Азгатовна, 21 Мар 2015

Скачать

24.89 КБ, 519382.docx Автор: Зарипова Лидия Азгатовна, 21 Мар 2015

Скачать

38 КБ, 519383.doc Автор: Зарипова Лидия Азгатовна, 21 Мар 2015

Скачать

42.5 КБ, 519384.doc Автор: Зарипова Лидия Азгатовна, 21 Мар 2015

Скачать

31.44 КБ, 519385.docx Автор: Зарипова Лидия Азгатовна, 21 Мар 2015

Скачать

23.81 КБ, 519386.docx Автор: Зарипова Лидия Азгатовна, 21 Мар 2015

Скачать

23.74 КБ, 519387.docx Автор: Зарипова Лидия Азгатовна, 21 Мар 2015

Скачать

48 КБ, 519388.doc Автор: Зарипова Лидия Азгатовна, 21 Мар 2015

Сәхнәләштерү өчен әкият-сценарийлар тәкъдим итәм

Автор: Зарипова Лидия Азгатовна

Похожие материалы

ТР Актаныш муниципаль районы

МББУ “Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Яңа ел

әкияте

(Башлангыч класс укучылары белән яңа ел бәйрәменә)

Оештыручы: Әмирова Айзилә Наил кызы

Яңа ел әкияте.

Катнашалар: Үги әни

Гөлбикә

Иркәбикә

Кыш бабай

Бүре

Куян

Төлке

Көй яңгырый. Гөлбикә өй эчендэ бәйләм бәйләп утыра.

Гөлбикә. Инде таң да ата, тиздән әтәчләр дә кычкырачак. Ә мин эшемне дә бетерә алмадым. Әгәр өлгермәсәм… уйларга да куркам. (Бәйли башлый һәм йоклап китә)

Үги ана. Ах син, ялкау кызый. Йокларга бирмисең, уяттың бит. Әле һаман эшлэрне бетермәдеңмени?

Гөлбикә. Бетердем, әнием, бетердем. Бүтән алай эшләмәм.

Үги ана. Ничек инде эшләмәм. Нәрсә уйлап таптың тагын! Бар әнә утын яр, мичкә як, су китер, Иркәбикәмә артәнге аш әзерлә!

Гөлбикә. Ярар, әнием.(китә)

Үги ана. Бар, бар, тиз бул!

Иркәбикә керә, авыз ачып исни.

Үги ана. Иркәбиркәм, алтыным, ничек йокладың бәбкәм? 12 ястык, 3 мендәр өстендә, 2 юрган астында кыен булмадымы, балакаем?

Иркәбикә. Начар, әнием. Аркаларым, билләрем авырта. Төне буе колагымда нидер чыңлады.

Үги ана. Гөлбикә ул, юньсез. Төне буе энәләре белән чыңлап утырды, йокларга бирмәде. Мә, кызым, кәнфит суыр.

Иркәбикә. Кирәкми кәнфит.

Үги ана. Минем матурыма нәрсә кирәк соң?

Иркәбикә. Миңа шундый күп бүләкләре, чып-чын тылсымлы Кыш бабае белән Яңа ел кирәк. Уртада чыршы утырсын. Утлары балкып, янып торсын.

Үги ана. Син нәрсә, кызым, урамда күзачкысыз буран котыра. Кем урманга чыршы артыннан барсын..

Иркәбикә. Әнә, Гөлбикә барсын.

Үги ана. Әйе шул. Гөлбикә барсын. Эше дә юк. (Чакыра) Гөлбикә, Гөлбикә…

Гөлбикә. Нәрсә, әнкәй?

Үги ана. Эшләреңне бетердеңме?

Гөлбикә. Әйе, утын ярдым, мичкә яктым, су китердем, ашарга пешердем.

Үги ана. Алайса, бар әле, урманга барып кайт.

Гөлбикә. Нигә, әнкәй?

Үги ана. Тиздән яңа ел. Кыш бабайны эзләп тап. Аннан күп итеп бүләкләр сора, иң матур, иң биек чыршыны алып кайт. Утлары янып, балкып торсын.

Гөлбикә. Анда бит буран, салкын. Мин адашырмын.

Үги ана. Каршы дәшмә! (Аяк тибеп кычкыра). Бар, юлыңда бул!

Әкиятче: Шулай итеп Гөлбикә урманга чыгып китә. Әйдәгез әле, балалар, Гөлбикәгә күңелсез булмасын өчен бергәләп бер җырлап китик.

Балалар түгәрәккә басып җыр җырлыйлар. Җыр беткәч,

балалар урыннарына утыралар, Гөлбикә кала.

Гөлбикә. Менә мин урманда. Берүземә бик куркыныч. Миңа кая барырга? Кыш бабайны каян табарга? Их, берәрсе миңа ярдәм итсен иде. (куянны күрә) Ой, кем син? Чык, курыкма. Мин сиңа тимәм.

(Куян яшеренгән урыныннан чыга, калтырый).

Куян. Өшедем, туңдым. Дер-дер киләм.

Гөлбикә. Бу кайгы – кайгы түгел. Мә, минем тунымны ал. Ул ап-ак, үзе җылы, йомшак. Ул сине җылытыр.

Куян. Рәхмәт, Гөлбикә. Ә син?

Гөлбикә. Борчылма. Миңа салкын түгел.

Куян. Минем туным шундый җылы. Мин хәзер бернәрсәдән дә курыкмыйм. Мин хәзер ап-ак. Туйганчы йөгерсәм дә, күңел ачсам да ярый. Бүре дә, төлке дә мине күрмәс. Гөлбикә, минем кишерем бар, әйдә уйныйбыз.

Гөлбикә. Күңелле синең белән, Куян. Ләкин мин ашыгам.

Куян. Кая ашыгасың?

Гөлбикә. Үги әнием мине урманга Кыш бабайны эзләргә җибәрде. Бик матур чыршы да алып кайтырга кушты.

Куян. Әйе, авыр икән синең хәлләр. Мә, ал бу кишерне. Әгәр сиңа минем ярдәм кирәк булса, шушы кишерне тотып:

Бер, ике, өч кишер

Куянны монда китер” — диярсең.

Гөлбикә. Рәхмәт, Куянкай.

Куян. Әйдә, Гөлбикә, мин сине озатам, юлны да күрсәтермен.

Әкиятче: Куянкай Гөлбикәгә юлны күрсәтә киткән. Алар артыннан җиргә бер- бер артлы кар бөртекләре сибелеп калды. Әйдәгез әле, аларның биюләрен карап китик.

Кар бөртекләре биюе.

Бию туктагач, бүре керә.

Бүре. Мин ач соры бүре.

Урманда йөрим,

Җәнлекләр күзлим.

Картайдым шул инде,

Бетте бит хәлем.

У-У-у!

Менә кайгы, менә хәсрәт:

Аякларым өшеде,

Итекләрем тишелде.

Нишләргә инде?

Гөлбикә (керә). Кем анда шулай күңелсезләнеп утыра? Ә Бүре абзыкай, исәнме.

Бүре. Кем анда миңа абзый дип эндәшә? Ничә ел урманда яшәп, әле берәүнең дә миңа абзый дигәне юк иде. Күренеп тора, изге күңелле кызга ошагансың?

Гөлбикә. Кайгыңны күрдем, хәсрәтеңне белдем, Бүре абзыкай. Мә минем итекләремне. Алар яңарак та, калынрак та, сине шундук җылытырлар.

Бүре итекләрне кия.

Бүре. Әйе шул, аякларым шундук җылынып киттеләр. Биисе килеп тора.

Бии.

Бүре. Рәхмәт сиңа, Гөлбикә. Кая барышың болай?

Гөлбикә. Үги әни мине Кыш бабайдан күп итеп бүләкләр һәм матур чыршы алып кайтырга җибәрде. Тик менә аның кайда яшәгәнен генә белмим.

Бүре. Мин сиңа ярдәм итәрмен, юлны күрсәтермен. Үзеңнең яхшылыгың һәм юмартлыгың өчен бер күркә дә бүләк итәрмен. Әгәр синең белән берәр нәрсә булса, минем ярдәмем кирәк булса, шушы күркәне ыргыт та әйт:

Чыршы күркәсе, чыршы күркәсе,

Бүре абзыкай бире килсәче”, — диген.

Гөлбикә. Рәхмәт сиңа, Буре абзыкай.

Бүре. Әйдә, Гөлбикә, киттек.

Әкиятче. Әкият тиз барса да, эшләр тиз генә эшләнми шул. Бүре белән Гөлбикә бара торган арада, әйдәгез, балалар бер җыр тыңлап китик.

3 класс укучылары башкаруында җыр.

Музыка астында уйнаклый-уйнаклый төлке керә.

Төлке. Кем исе килә монда? Куянмы? Юк. Бүреме? Юк. Әллә йомры икмәк исеме соң? Юк.

Гөлбикә. Исәнме, Төлке апакай. Мин әле бу урман буйлап йөрим. Кыш бабайны эзлим.

Төлке. Шушындый салкында кара урманда кар ерып берүзең нишләп йөрисең?

Гөлбикә. Мин бит үзем теләп түгел. Үги әнием бик усал минем. Ул мине урманга җибәрде. Кыш бабайны табарга, күп итеп бүләкләр, чыршы алып кайтырга кушты. Кыш бабайның кайда икәнен генә белмим. (елый)

Төлке. Кыш бабай барыбызга да кирәк шул. Тик аны бөтен кеше дә таба алмый шул. Борчылма, әгәр минем табышмакларыма җавап бирсәң, мин сиңа ярдәм итәрмен.

(табышмаклар әйтә. Кыз җавап бирә).

Төлке. Булдырдың, молодец! Менә сиңа шуның өчен пешкән җиләкләр. Әгәр сиңа минем ярдәмем кирәк булса, җиләкләрне селкетерсең, шундук килеп җитәрмен.

Гөлбикә. Рәхмәт сиңа, Төлке апакай. Миңа ярдәмең өчен мин сиңа үземнең бияләйләремне бүләк итәмен.

Төлке. Ой шундый матурлар, шундый җылылар. Күптән шул бияләйләргә кызыгып йөри идем. Әйдә мин сине озатам, юлны күрсәтәм.

Әкиятче: Көн киттеләр, төн киттеләр Төлке белән Гөлбикә. Һаман барып җитә алмадылар Кыш бабай янына. Әйдәгез, балалар, алар өшемәсеннәр, тизрәк Кыш бабайны тапсыннар өчен бергәләп җыр җырлап алыйк.

Җыр.Әйлән-бәйлән.

Җыр туктагач Гөлбикә керә. Өшегән.

Гөлбикә. Мин адаштым бугай, юлны да югалттым. (Чыршы төбенә бүрәнәгә барып утыра)

Мин бик өшедем. Кыш бабайны ничек табарга соң? (елый)

Кыш бабай (керә). Тс! Шауламагыз! Мин ниндидер тавыш ишетәм. Әллә тамчы тама инде: тып-тып-тып. Юк, шыбырдап яңгыр ява бугай. Ошамаган. Ә-ә-ә, монда бер кызыкай елап утыра икән.

Кыш бабай. Җылымы сиңа, кызыкай?

Җылымы сиңа, матуркай?

Гөлбикә. Җылы, Кыш бабай,

Җылы, Суык бабай.

Кыш бабай (салкын сулышын өреп): Ә хәзер җылымы сиңа, кызыкай?

Җылымы сиңа, сылукай?

Гөлбикә. Җылы, Кыш бабай,

Җылы, Суык бабай.

Кыш бабай (3нче тапкыр салкын сулышын өреп): Ә хәзер ничек, кызыкай?

Гөлбикә. Җылы, Кыш бабай,

Кыш бабай. Ах, юләр карт! Тишек баш! Катып үлә бит кызыкай. (таягы белән суга) Кар бөртекләрем, тизрәк тун китерегез әле ! (Кар бөртекләре тун кертәләр). Кар бөртекләрем, итекләрне алып килегез! (кар бөртекләре итек алып керәләр). Кар бөртекләрем, бияләйләр кая? (Кар бөртекләре бияләйләр алып килә).

Гөлбикә. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай.

Кыш бабай. Шундый салкын көндә урманда нишләп йөрисең, балакаем?

Гөлбикә. Мине үги әнием җибәрде. Чыршысыз һәм бүләкләрсез кайтмаска кушты.

Кыш бабай. Мин синең арттан күптән күзәтәм, балакаем. Син бүләкләргә лаек. (Бүләкләр бирә). Менә бу иң матур, иң зур чыршыны да үзең белән алырсың. Әйдә озатып куям.

Әкиятче. Гөлбикә өенә исән – сау килеш, күп итеп бүләкләр төяяп кайткан. Үги ана белән Иркәбикә көнләшүдән үлә язганнар. Шуңа күрә алар Иркәбикәне дә урманга җибәрергә булганнар. Калын тун, киез ката кидергәннәр, башына җылы шәл бәйләткәннәр. Кулына 1 кәрзин пирожкилар тоттырганнар да урманга озатканнар. Бара кыз, бара сөйрәлеп. Хәле бетә.

Иркәбикә йөри-йөри дә бүрәнә өстенә барып утыра.

Иркәбикә. Арыдым. Утырып ашап алыйм әле.

Музыка астында куян керә.

Куян . Нинди тәмле ис килә. Кызыкай, миңа да бир әле.

Иркәбикә. Кит әле, кылый. Үземә дә әз.

Куян. Кара син нинди саран. (Китә)

Бүре керә.

Бүре. Нинди тәмле исләр килә. Ит пирожкие бугай. Сорап карыйм әле. Кызыкай, бүре абзыеңны да сыйла әле.

Иркәбикә. Югал күз алдымнан, ач тәре. Хәзер сыртыңа бирермен.

Бүре. У-у-у, саран. Нинди әдәпсез кыз! (китә)

Иркәбикә. Үзең син саран. Пешер дә аша.

Төлке керә.

Иркәбикә. Әнә тагын бер хәйләкәре килә (пирожкиен яшерә).

Төлке. Тавык итеннән пешкән пирожки исе килә.

Иркәбикә. Монда бүре исе килә.

Төлке. Син мине алдый алмассың. Нишлисең монда.

Иркәбикә. Әйтмим әле.

Төлке. Әйтмәсәң дә беләм. Кыш бабайны көтәсең. (китә)

Кыш бабай. Кара әле, тагын бер кыз утыра. Кемнедер көтә бугай. Тикшереп карыйк әле. (Кыз янына килә). Өшедеңме, кызым.

Иркәбикә. Күрмисеңмени, катып үләм!

Кыш бабай (салкын сулышын өрә). Ә хәзер, кызыкай?

Иркәбикә. Өшим, тизрәк бүләкләреңне бир!

Кыш бабай. Ярар, синеңчә булсын. Кар бөртекләрем, китерегез әле, бүләкләрне. (Таягы белән суга, кар бөртекләре, себерке алып чыгалар)

Иркәбикә. Кирәкми миңа болар. Миңа бүләкләр кирәк!

Абау, кара нинди холык! Эттэн дэ явызрак бу. Кара ничек ачулана! Кара ничек өрә! Шундый дорфа булганың өчен мин сине эткә әйләндерәм.

Иркәбикә чыршы артына йөгереп кереп китә,

икенче яклап шуннан ук өрә-өрә эт килеп чыга.

Әкиятче. Шулай икенче кыз эт булып кайтып керә. Капка төпләрендә күпме генә өрсә дә кертүче генә булмый.

Үги әни керә. Бар әле, өреп торма. Кит моннан, кит. Хәзер мин сине себерке белән…

Гөлбикә йөгереп чыга.

Гөлбикә. Юк, тимәгез аңа, тимәгез. Карагыз ничек ачыккан, өшегән. Хәзер мескенкәем мин сине ашатам. (башыннан сыйпый, ашарга бирә) Бу бит безнең Иркәбикәбез!

Үги ана. Кит аннан, ни сөйлисең җүнсез! Бу көчек ничек минем кызым булсын! Минем Иркәбикәм, алтын бөртегем, бүләкләр белән кайтачак.

Гөлбикә кесәсеннән кыңгырау ала, шалтырата.

Кыш бабай. Ишетәм-ишетәм, киләм-киләм. Чакырдыңмы, кызым?

Гөлбикә. Чакырдым, бабакай. Бездә бүген кайгы. Иркәбикәбез эткә әйләнгән. Ярдәм ит зинһар!

Кыш бабай. О-хо-хо!Мин моны үзем генә эшли алмыйм. Урман җәнлекләренең ярдәме кирәк.

Гөлбикә. Мин беләм нишләргә кирәген.

Кишер, күркә, җиләкләрне файдаланып җәнлекләрне чакыра.

Куян, Төлке, бүре керә.

Бергә. Чакырдыңмы безне? Ни булды?

Гөлбикә. Ярдәм итегез, дусларым, Иркәбикәне кабат матур кызга әйләндерергә иде..

Куян.Ул бит усал. Мин куркам.

Бүре. Ул бит саран. Минем булышасым килми.

Төлке. Ул миннән дә хәйләкәррәк. Булышмыйм.

Гөлбикә. Юк, ул андый түгел. Ул бүтән саран да, усал да, хәйләкәр дә булмас. Ул бик акыллы, әйбәт кыз. Шулай бит, Иркәбикә?

Эт баш кага.

Бергә. Ярар алайса, булышырбыз.

Куян. Менә сиңа кишер.

Бүре. Менә сиңа күркә.

Төлке. Менә сиңа җиләк

Бергә. Матур кызга әйлән тизрәк!

Эт сикерә, өрә башлый. Чыршы артына кача.

Икенче яклап Иркәбикә йөгереп керә.

Иркәбикә. Исәнме, Әнием. Мин сине шундый сагындым!(Йөгереп килеп, әнисен кочаклый). Исәнме, Гөлбикә! (Шатланышып әйләнәләр). Исәнме, Кыш бабакай! Исәнмесез, дусларым! Мине коткаруыгыз , ярдәм итүегез өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Гафу итегез мине, мин беркайчан да бүтән ялкау, киребеткән булмам.

Яңа ел җыры башкарыла

Бәби әйтә

         Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә иде. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы хәзерли. Яңа елда…

Күбәләкләр ничек килеп чыккан?

Яр буенда зур бакча үскән. Мондагыдай гаҗәеп чәчәкләр Җир йөзендә башка булмаган. Аның хуҗасы киң күңеллелеге һәм юмартлыгы белән дан тоткан, килгән кешеләргә чәчәкләр бүләк итәргә яраткан. Ләкин бер шарт белән: чәчәкне ул үзе өзеп бирергә тиеш. Бервакыт бакчага чит…

        Әүвәл заманда булган икән, ди, бер ир белән хатын. Алардан туган бер бала. Үскәч, шул баланы Аю-Әппәз дип йөрткәннәр. Ул исем шуңардан кушылган: көннәрдән беркөнне шул егеткә атасы, коймак пешерергә дип, урманнан утын алып кайтырга куша. Болар…

Итәгатьле мәче

Шулай беркөнне Чыпчык малае ишегалдына очып төшкән дә бодай чүпләргә тотынган, ди. Чыпчык, сикерә-сикерә, бодай бөртеге чүпли, ә хәйләкәр Мәче бер читтән моны күзә теп тора икән. Шулай карап-карап торган да Мәче, ялт сикереп, Чыпчыкны канатыннан эләктереп алган. – Менә…

Комсызлык бәласе

(Венгр халык әкияте) Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да сыр тигез булмас төсле күренгән аларга. — Бирегез, үзем бүлеп бирим,— дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган да.…

(Венгр халык әкияте) Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да сыр тигез булмас төсле күренгән аларга. — Бирегез, үзем бүлеп бирим,— дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган да.…

Аю белән Бабай, Камыр малай, Өч аю, Теремкәй, Төлке, Куян һәм Әтәч, Куян кызы, Кем нәрсә ярата? Елак әтәч, Җиләккә барганда, Кыз һәм икмәк, Сания инде зур үсте… Бәби әйтә, Карлар ява, Зилә бакчага бара, Яңа чана, Рөстәм әкиятләре.

Аю белән Бабай

(Татар халык әкияте)

Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булып уңган. Бабай Аюга:

—        Син шалканның кай җирен аласың, тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган.

Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан.

—        Мин шалканның яфрагын алам! — дигән. Һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.

Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам дип уйлаган Аю.

—        Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал! — дигән ул Бабайга.

Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган.

Камыр малай

(Рус халык әкияте)

Борын-борын заманда бер Карт белән Карчык торган. Аларның балалары булмаган.

Беркөнне Карт келәттән он себереп алып керә. Карчыгы, онны иләп, каймакка гына камыр баса. Камыр әзер булгач, аңардан бала башы, аннан аякларын, кулларын ясый да тәрәзә төбенә киптерергә куя.

Камыр-курчак кипкәч тәрәзәдән сикереп төшә дә бала булып йөгереп китә. Йөгерә-йөгерә, урманга җитә. Урманга керсә, аңа Куян очрый.

Куян әйтә:

—        Мин сине ашыйм,— ди.

—        Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлармын,— ди Камыр малай.

—        Җырла! — ди Куян.

—  Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Синнән китәм дә китәм, —

ди. Куяннан качып китә.

Бара-бара Аюга очрый. Аю әйтә:

—        Мин сине ашыйм,— ди.

—        Син мине ашама,— ди Камыр малай,— мин сиңа җы җырлармын,— ди.

—        Җырла! — ди Аю.

— Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Мин куяннан киттем,

Синнән китәм дә китәм, —

дип, качып китә.

Бара-бара Төлкегә очрый.

—        Мин сине ашыйм,— ди Төлке.

—        Син мине.ашама, мин сиңа җыр җырлармын,—ди Камыр малай.

—        Җырла! — ди Төлке.

—  Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Мин куяннан киттем,

Мин аюдан киттем,

Синнәм китәм дә китәм, —

дигән икән.

Төлке әйткән:

—        Һай, матур да җырлыйсың икән. Йәле, якынрак килеп, минем борын очыма утырып бер җырлап бир әле,— дигән.

Камыр малай, якынрак килеп, тагын бер җырлаган икән, Төлке аны капкан да йоткан.

Өч аю

(Рус халык әкияте )

Бер Кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.

Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә.

Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берселәре, аны Михаил Иванович дип атаганнар. Ул тузгыган йонлы һәм бик зур аю булган. Икенчесе — әниләре. Ул буйга бераз кечерәк. Аны Настасия Петровна дип йөрткәннәр. Өченчесе — кечкенә генә бер аю баласы. Аңа Мишутка дип дәшкәннәр. Аюлар өйдә юк икән, алар урманга йөрергә чыгып киткәннәр.

Бу кечкенә өйдә ике бүлмә булган: берсе — ашханә, икенчесе  йокы бүлмәсе. Кыз аш бүлмәсенә керүгә өстәлдә аш салынган өч савыт күрә. Беренчесе — бик зур савыт, Михаил Ивановичныкы. Икенчесе — кечерәк савыт, Настасия Петровнаныкы. Өченчесе — зәңгәрсу савыт, Мишутканыкы. Һәрбер савыт янында берәр кашык яткан: берсе зур, икенчесе уртача, өченчесе кечкенә.

Кыз башта иң зур кашыкны алган һәм иң зур савыттан ашап караган; аннан соң, уртача кашыкны алып, уртача савыттан ашап караган; соңыннан кечкенә кашыкны алган һәм зәңгәрсу савыттан ашап караган. Аңа Мишутканың ашы барысыннан да тәмлерәк булып тоелган.

Кызның утырасы килгән, һәм ул өстәл янында торган өч урындык күргән: берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк — Настасия Петровнаныкы, өченчесе— кечкенә, анысы Мишутканыкы. Кыз элек зур урындыкка менгән һәм аннан егылып төшкән; аннары уртача урындыкка утырып караган, анда җайсыз булган; аннары ул кечкенә урындыкка күчеп утырган. Һәм монда утыру шундый җайлы икән — Кыз көлеп җибәргән. Ул зәңгәр савытны алып тез өстенә куйган да ашарга тотынган. Ашны бөтенләй ашап бетергән дә урындыкта утырган көйгә тирбәлә башлаган.

Урындык ватылып киткән, һәм Кыз идәнгә егылып төшкән. Ул егылган урыныннан торган, урындыкны күтәреп куйган һәм икенче бүлмәгә кереп киткән. Анда өч карават тора икән: аның берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе уртача — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә — Мишутканыкы. Кыз башта зурысына ятып караган, ул артык киң; уртанчысына ятып караган, монысы артык биек; кечкенәсенә ятуы була һәм Кыз шунда ук йокыга китә.

Аюлар өйгә ачыгып кайтканнар һәм ашарга утырганнар.

Зур аю, үз савытын алып карагач, куркыныч тавыш белән үкереп җибәргән:

—        Минем савытымнан кем ашаган?

Настасия Петровна, үз савытына карагач, йомшаграк тавыш белән:

—        Минем савытымнан кем ашаган? — дип кычкырган.

Ә Мишутка, үзенең буш савытын күргәч, нечкә тавыш белән:

—        Минем ашымны кем ашап бетергән? — дип чинаган.

Михаил Иванович үзенең урындыгына караган да куркыныч тавыш белән үкергән:

—        Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан?

Настасия Петровна урындыгына күз төшергән дә йомшаю тавыш белән:

—        Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан? — дип кычкырган.

Мишутка, үзенең ватык урындыгын күреп:

—        Минем урындыкка кем утырган, кем аны ваткан? — дип чинаган.

Аюлар икенче бүлмәгә кергәннәр.

Михаил Иванович куркынычлы тавыш белән үкергән:

—        Минем урынга кем яткан, кем аны изгән?

Йомшаграк тавыш белән:

—        Минем урынга кем яткан, аны кем изгән? — дип кычкырган Настасия Петровна. Ә Мишутка, аяк астына кечкена эскәмия куеп, караватына менгән дә нечкә генә тавыш белән чинап җибәргән:

—        Минем урында кем ята?

Ул кинәт анда яткан Кызны күреп алган һәм чыелдый башлаган:

—        Менә ул! Тот, тот!

—        Менә ул! Менә ул! Ай-я-ай! Тот!

Ул Кызны тешләргә теләгән. Кыз, күзләрен ачып җибәрүгә, аюларны күргән һәм тәрәзәгә ташланган. Тәрәзә ачык булган: Кыз тәрәзәдән сикереп төшкән дә урман буйлап йөгергән. Аюлар аны куып җитә алмаганнар.

Теремкәй

(Рус халык әкияте )

Басуда терем-теремкәй урнашкан була.

Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:

—        Терем-теремкәй, теремдә кем яши? — дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

—        Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык. Ә син үзең кем буласың?

—        Мин бака-Бакылдык булам.

—        Әйдә кер, бергә торырбыз.

Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергән, шул көннән алар төремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.

Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

—        Терем-теремкәй! Төремкәйдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?

—        Мин куян-Куркаккай булам.

—        Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.

Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.

Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

—        Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Ә син үзең кем буласың?

—        Мин төлке-Хәйләбай булам.

—        Әйдә кер, бергә яшәрбез.

Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.

Яшь бүре-Сорыколак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

—        Әй, терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Мин, төлке-Хәйләбай.

—        Ә син үзең кем буласың?

—        Мин бүре-Сорыколак булам.

—        Әйдә кер, безнең янга!

Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.

Көтмәгәндә теремкәй янына, лап-лоп атлап, аю-Камытаяк килеп чыга.

Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да бөтен көченә акырып җибәрә:

—        Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Мин, төлке-Хәйләбай.

—        Мин, бүре-Соры колак.

—        Ә син үзең кем буласың? Мин аю-Камытаяк булам. Кер, алайса, бергә яшәрбез!

Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.

—        Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,— ди Камытаяк.

—        Син безне сытарсың бит!

—        Юк, сытмыйм,— ди.

—        Мен, алайса! — диләр.

Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шарт!

Теремкәй сытыла, шатыр-шотыр килеп, бер якка авыша, бөтенләй таралып китә.

Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Сорыколак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.

Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, яңа теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә яши башлыйлар.

Төлке, Куян һәм Әтәч

Абдулла Алиш

Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар.

Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.

Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган:

—        Һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың? — дигән аңа Эт.

—        Нигә еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын,— дигән Эт. Алар өй янына килгәннәр. Эт өрә башлаган:

—        Ьау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит! Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын,— дигән.

Эт курыккан да чыгып качкан.

Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган:

—        Нигә елыйсың, Куян?

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сорады, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Елама, Куян,— дигән Аю,— мин аны куып чыгарырмын.

—        Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Аю.

Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.

—        Төлке, бар чыгып кит! — дип акырып җибәргән Аю.

Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — ди икән. Аю курыккан да китеп барган.

Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Үгез очраган.

—        Нигә елыйсың, Куян? — дигән Үгез.

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Әйдә, Куян, киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Үгез.

—        Юк, Үгез, куа алмассың. Эт куды, чыгара алмады, Аю куды, чыгара алмады, син дә куып чыгара алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Үгез.

Алар өй янына килгәннәр. Үгез үкереп җибәргән:

—        Бар, Төлке, чыгып кит! — дигән. Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — дигән.

Үгез курыккан да йөгереп качып киткән. Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән бу. Аңа җилкәсенә чалгы салган Әтәч очраган.

—        Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян? — дигән Әтәч.

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Әйдә киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Әтәч.

—        Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды, куа алмады, Аю барды, куа алмады, Үгез куды, куа алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Әтәч.

Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан! —

lигән Әтәч.

Төлке, моны ишеткәч, бик курыккан һәм:

—        Хәзер, аягыма гына киям…— дигән.

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан! —

дип, тагын да ныграк кычкырган Әтәч.

—        Тунымны гына киям,— дигән Төлке. Әтәч өченче тапкыр кычкырган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди, алар.

Куян кызы

Бер Соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.

Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

—        Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,— дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр

укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнисе тапмасын дип, ал арны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул салып ташлаган.

Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.

—        Әни, әни, минем аягым бик авырта! — дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.

—        Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,— дигән.

—        Инде ни эшләргә? — дип уйга баткан Куян.— Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга? — дип кайгырган.

Шулвакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән — Тиенне күргән. Ул Куянга болай дигән:

—        Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк,— дигән.

Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, Доктор Айбо-литның өенә үзе илтергә булган.

Куян кызын күтәргән дә Доктор Айболитка киткән, Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.

Барып җитсәләр, Доктор Айболитның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. «Балаларны чиратсыз карыйм мин»,— дигән Доктор Айболит. Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм аңа болай дигән:

— Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,— дигән.

Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, Куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.

Кем нәрсә ярата?

(Татар халык әкияте)

Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. «Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?» дип бәхәсләшәләр икән.

—        Иң тәмле сый,— сөт,— ди Песи.— Сөттән соң бер Тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик Тычканны тотуы кыен.

—        Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң — менә шунда тамак тук-тук-тук була! — ди Әтәч.

—        Юк-юк! — дип сүзгә кушыла Акбай.— Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

—        Нәрсә-ә-ә сөйлисең син,— дип каршы килә Кәҗә.— Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — Ди ул.

Алар бәхәсләшәләр икән әле — һаман килешә алганнары юк, ди.

Елак әтәч

Батулла

Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.

—        Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.]

Әтәч һаман елый:

—        И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.

—        Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим. |

—        Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлый-и-и-и,— дип елый Әтәч.

—        Син бит Әтәч түгел, улым, елама. Алайса тавыклар көләр үзеңнән. Әнә Әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.

— Елак-елак, елтын колак,

Карама таяк, карт әтәч.

Гарьлек, хурлык,

Бер түбәтәй орлык,—

дип җыр чыгарганнар тавыклар Әтәч турында.

Син бит Әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорам Йә елак Әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый ал массың.

Җиләккә барганда

Җәвад Тәрҗеманов

Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай[1] урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле…» — дигән. «Әйдә,— дигән Рөстәм.— Бергә-бергә күңелле булыр…»

Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына койрыгын уйнаткалап маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам…»

Ә коймага кунган тавык малае, канатларын җилпеп: «Кик-рикү-үк! Әйдә киттек хәзер үк!» — дип кычкырган.

Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Һауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк. Баралар, баралар икән болар, шулчак каршыларына кызыл оек кигән каз бәбкәсе килеп чыккан: «Кыйгак-кыйгак, болай матур итеп тезелеп кая киттегез?» Тегеләр: «Урманга җиләккә барабыз,— дигәннәр.— Әйдә, син дә безнең белән. Бергә-бергә күңелле булыр».

Тагын кузгалып киткәннәр болар. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, иң арттан — Кыйгак. Баралар, баралар икән болар, болында әнисе тирәсендә уйнаклап йөрүче колынны очратканнар һәм җиләккә барырга чакырганнар. «Миһа-һа-а!» — дип шатланып кешнәп җибәргән тай, әнисе аңа рөхсәт биргәч.

Болар тагын кузгалып киткәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара икән. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Ьауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк, аннан — каз бәбкәсе Кыйгак, иң соңыннан — колын Миһаһа. Баралар, баралар икән, арттан кәҗә бәтие кычкырганны ишеткәннәр: «Мә-ә-ә-мә-ә-ә, мин дә барам…» Тегеләр: «Әйдә, бергә-бергә күңелле булыр»,— дигәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, аннан — Кыйгак, аннан — Миһаһа, иң соңыннан — бәти Мәәә. Шунда каршыларына…

Бу әкият менә шулай бала йоклап киткәнче дәвам итә. Дәвамын әкият сөйләүче үзе уйлап таба.

Кыз һәм икмәк

Балалар матбугатыннан

Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның: ул көйсезләнергә ярата икән. Бервакыт әбисе аны өстәл янына аш ашарга чакырган. Тәлинкә янына бер телем арыш ипие куйган. Шунда Гөлназ: «Мин сезнең бу ипиегезне ашамыйм, үзегез ашагыз, миңа конфет бирегез»,— дип киреләнә башлаган.

Шулвакыт бөтен өйне дер селкетеп, тәрәзә янына Трактор килеп туктаган:

—        Мин басуны сөрдем, тырмаладым, орлык чәчтем. Ашлык куе, биек булып үсте, башаклар алтын-сары төскә керде. Ипи кирәкми дигәне өчен Гөлназга мин бик ачулы! — дигән.

Аның артыннан Комбайн килеп кергән:

—        Күрсәтегез әле миңа ул ипи яратмаган Гөлназ исемле кызны! Мин юкка гына ашлыкны урдым, суктыммы? Көннәр, төннәр буе басудан кайтмадым,— дип ачуланган.

Өй янына тырылдап Йөк машинасы якынлашкан һәм яңгыратып кычкырып җибәргән:

—        Мин дә ипи яратмаган Гөлназ турында ишеттем, бик үпкәләдем. Без шофер белән ару-талуны белмичә ашлыкны амбарга ташыдык. Бер дә юкка тырышканбыз икән!

Тәрәзә артында шакылдаган, гүләгән, шыгырдаган тавышлар килгән, өй дер селкенгән. Канатларын әйләндереп, Тегермән ашыгып килеп туктаган.

—        Монда ничек шауламаска, ачуланмаска! Мин бер файда-сызга ашлыктан он ясадыммы? Ә Гөлназ ипигә карамый да!

Мич тә капкачларын шалтыраткан:

—        Мин дә аз эшләмәдем. Гөлназ өчен гөбердәп торган ипи пешердем,— дигән.

Әбисе, аңа шелтәле карап:

—        Күрдеңме, кызым, сиңа өстәл өстендә ипи булсын өчен барысы да күпме эш эшләгәннәр, тырышканнар,— дигән.

Гөлназга бик оят булган. Ул өстәл янына килгән дә:

—        Әби, миңа аш ашарга ипи бирче,— дип пышылдаган. Ашны ипи белән ялт итеп ашап та бетергән. Аннан соң ишегалдына чыккан. Трактор йөртүчегә, шоферга, тегермәнгә, комбайнчыга һәм әбисенә:

—        Бик зур рәхмәт! Ипи бик тәмле! — дигән.

Сания инде зур үсте…

Госман Бакир

(Өзек )

Сания әле бик кечкенә, ләкин аның дәү үсәсе килә. Әнисе аңа: «Син зур булдың инде, уенчыкларыңны ватма»,—ди. Кая әле аңа зур булырга! Өстәл биеклеге дә юк ич, өстәл астыннан ул башын имичә дә үтеп чыга. «Кайчан дәү үсәрмен икән, кайчан өстәл өстендәге әйберләрне күрә алырмын икән?» — ди торгандыр инде ул.

Кайчакта Сания әнисе белән күрше кибеткә керә. Кибеттән чыкканда әнисенең сумкасы әйбер белән тулы була. «Әни, мин дәү үстем инде, сумканы үзем күтәрим, миңа бир!» — ди ул. Кая әле аңа сумка күтәрергә! Ул үзе дә сумка хәтле генә диярлек! Шулай да әнисе: «Әйдә, алайса, икәү күтәреп барыйк!» — ди. Сумканы икәү күтәрәләр. Билгеле инде, ул әле сумканы күтәреп бара алмый, тик әнисе күтәргән сумкага асылынып кына бара. Урамдагы кешеләр, моны күреп:

— Ай-яй, нинди зур үскән бу кыз! Әнисенә ничек булыша! — дигән шикелле елмаеп калалар.

Бәби әйтә

Мирсәй Әмир

Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә иде. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы хәзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр! Алар шул чыршы әйләнәсендә биерләр, җырларлар, белгән шигырьләрен сөйләрләр. Ә соңыннан чыршыга эленгән бүләкләрне алырлар. Әй кызык булыр!

Айгөл, шуларны уйлап, кычкырып көлеп җибәрде. Зур бүлмәнең бер почмагында торган тәгәрмәчле карават өстендә кечкенә бәбиләре йоклап ята иде. Айгөл кычкырып көлгән тавышка бәби уянды. Әнисе әйтте Айгөлгә:

—        Айгөл, кызым, тавышланмыйча гына бәбине селкет әле, тагын әзрәк йокласын. Минем эшем бар.

Айгөл тәгәрмәчле караватны бер — алга, бер артка йөртә башлады. Ә бәби йокламый. Әллә йокысы туйган, әллә Айгөл селкетә белми. Бәби нәрсәдер әйтергә тырышкан кебек, мыгыр-мыгыр килә. Ул арада кычкырып та җибәрде:

—        Үә, үә!

Бәби шулай кычкыргач, Айгөл әнисенә әйтте:

—        Әни, бәби әйтә, әни, ал! — ди.

Әнисе бәбине кулына алды. Әнисе кулына кергәч, бәби тешсез авызы белән кызык итеп көлде. Нәрсәдер әйткән төсле әйтте:

—        Анна… Илл!..

—        Яңа ел шул, улым, Яңа ел! — диде әнисе.

Айгөл аптырап китте. Ул бәбине сөйләшә алмый дип белә иде.

—        Әни,— диде ул,— бәби «Яңа ел» дип әйтә беләмени? Сөйләшә белми бит ул.

—        Нигә белмәсен, белә.

—        Бәбичә сөйләшә белгән кеше дә буламы? — дип сорады Айгөл.

—        Зур кешеләр бәби белән сөйләшә беләләр. Менә син дә, бәбине яратсаң, аның белән сөйләшергә өйрәнерсең,— диде әнисе Айгөлгә.

Карлар ява

Зиннур Хөснияр

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Илгизәргә бу күренеш бик ошады. Ул, чанасын алып, урамга чыкты. Алар, күрше малайлары беләнбергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая барды. Балалар куандылар:

—        Ай-яй, нинди матур булды!

—        Әйдә, тагын тәгәрәтик әле!

—        Әйдә, әйдә!

Балалар кардан ак аю һәм Кар бабай сыны ясап куйдылар. Ал арның шатлыгы тагы да арта:

—        Кулына таяк тоттырыйк!

—        Күзенә күмер куйыйк!

—        Борын да ясыйк! Борыны кып-кызыл булсын!

Балалар шулай эшләделәр дә. Берсе өйдән кишер алып чыкты. Шуннан Кар бабайга борын ясап куйдылар. Аннан соң үзләре, читтән карап, рәхәтләнеп көлештеләр.

Зилә бакчага бара

—        Кик-ри-кү-үү-үк! — дип кычкырды кызыл кикрикле әтәч.— Бу өйдә ялкаулар ю-ю-юк!

Инде таң аткан икән, торыр вакыт та җиткән.

—        Үс-үс, ү-ү-үс, кызым! — диде Зиләгә әнисе.

—        Үз кызым, үз кызым! — диде әтисе. Зилә күнегүләр ясарга кереште:

—    Бер, ике, өч, бер, ике, өч.

Миңа керә көч,

Миндә була көч.

Зилә күлмәк кия, төймәләрен каптыра. Аннары битен юа ә песи карап тора.

Песи, песи, пескәем,

Уеннан һич туймыйсың,

Ник битеңне юмыйсың?

Тычканнарың күрерләр

Һәм үзеңнән көләрләр…

Песи бик тә оялды, кулына сабын алды. Зилә урамга чыкты, күреп алды чыпчыкны, үзенә дәште кошчыкны. Чыпчык канат җилпеде, аннары телгә килде:

—    Хәерле иртә, хәерле иртә,

Зилә бакчага китә.

Бары ялкау Акбай гына

һаман да черем итә.

Акбай моны ишетте һәм шартларга җитеште. Зилә аны оялтты:

Бакчага кәҗә кергән,

Кәбестәне кимергән.

Ишетмәгән, күрмәгән:

Акбай йоклап симергән.

Кызарынды, бүртенде, Акбайга кыен булды, һау-һаулап кәҗә куды.

Зилә бакчага китә, аны әтисе илтә. Зилә җәяүләп бара-ерак түгел ич ара.

—        Бер атлыйсы… ике, өч, дүрт, биш…

Инде юлның яртысы, әнә бакча капкасы, тәрбияче апасы Килеп җитә ул бик тиз:

—        Бер, ике, өч, дүрт, биш.

—        Исәнмесез! — ди Зилә. Тәрбияче апа елмаеп килә. Әтисе китеп бара, Зилә бакчада кала.

Ә бакчада — бәбиләр, бик күп, бик күп тәтиләр.

Яңа чана

Рәисә Ишморатова

Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә:

—        Раилә, кил, чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар.

Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә:

—        Чанаңны саклап кына шу, ватма,— диде.

—        Ярар,— диде Раилә. Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чолгап алды. Алар: «Раиләгә дә чана алганнар!» —дип шатландылар. Раилә горурланып шуды да шуды чанада. Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән аңа. Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде.

—        Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм әле,— диде ул. Кыз аңа кулын гына селтәде:

—        Кит, кит, бирмим, йә ватарсың,— диде дә Илдар яныннан выжылдап шуып китте. Фирая белән Гүзәл, бу сүзләрне ишеткәч:

—        Ул чанасын кызгана, саран, саран,— дип, Раиләне үрти башладылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Тик Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде.

Рөстәм

Дәрҗия Аппаковадан

Беркөн мин улым Рөстәм белән әбиләрдә кунакта булдым. Самовар, җырлый-җырлый, өстәлгә килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алма, карбызлар, конфетлар килеп тулдылар өстәлгә. Алмалары: «Мине ал, мине ал!»; конфетлары: «Кулыңны суз! Ах,тәмле без, ах тәмле!»; карбызлары: «Ал-кызыл без! Ал-кызыл! Кап авызыңа, эрербез»,— диешә сыман, алдыбызда кызыктырып яталар.

Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Башта миңа карады ул. Аннан әбисенә карады.

Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса салды. Мин бер алма алып бирдем. Апасы аның алдына конфет, бер телем карбыз куйды.

Улым үзен бик әдәпле тотты. Ашыкмый гына ашады, авызын чапылдатмады. Ашъяулыкка карбыз суын агызмады.


[1] Һәркем үз улының яки кызының исемен әйтеп сөйли (автор искәрмәсе ).

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет белем учреждениесе

Түнтәр гомуми урта белем мәктәбе

Әкиятләр иленә

сәяхәт

(ачык клуб сәгате эшкәртмәсе)

Озайтылган көн төркеме

тәрбиячесе Зәйнетдинова

Эльмира Роберт кызы

2021 ел, декабрь

Тема: Әкиятләр иленә сәяхәт. 

Максат:

1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү  хисләре булдыру

 Җиһазлау: Татар халык әкиятләре,”Әкияттә-кунакта” презентациясе, ноутбук, проектор.

Клуб сәгатенең барышы

— Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме? 

— Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге клуб сәгатебез гадәти түгел. Шуның өчен игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

  2. Ә бүген без сезнең белән серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз. (1 нче слайд)

(   әкият дөньясы рәсеме,   борын-борын заманда…….дип язылган)

Бу дөньяда бар серле ил

Ул әкият дөньясы.

 Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

 Күкләр аяз.

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

  Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

  • Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды икән ул? (Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)

-Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин? (Яшәгән ди, булган ди…, әүвәл заманда…, бервакыт…, көннәрдән бер көнне…)

-Әйе. Димәк, сез әкиятләр укырга яратасыз икән, шулаймы? (Әйе)

II. Яңа белемнәр ачу.

 Укучылар, әкияттә нинди геройлар була? Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә. Нинди  геройлар  алар, укучылар, сез аларны беләсезме икән? (2 нче слайд-төлке рәсеме)

Бу – Төлке.

  • Әйе, укучылар сез әкият геройларын бик яхшы беләсез икән. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?

  • Төлке  әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдый ала, ялагай.

Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?

  • Бу әкиятләр хайваннар турында була.

  • Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә. Бу төр әкият  жанрының иң борынгысы дип санала.

  • Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. (Икенче герой —убырлы карчык.) (3 нче слайд)

  • Бу – Убырлы Карчык

  • Убырлы карчык нинди герой?

  • Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя ала. Ләкин  әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар.

  • Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?

  • Тылсымлы  әкиятләр төркеменә кертәләр.

  • Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.

Тылсымлы әкиятләрдә тагын нинди геройлар була? ( Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән мөнәсәбәткә керә, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар эшли.)

  • Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар?(тормыш-көнкүреш әкиятләре)

  • Бу әкиятләрдә нәрсә турында сүз бара?(халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар)

  • Алар башка төр әкиятләрдән нәрсә белән аерылып тора?(Алар башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын).

  • Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый чуар.

  • Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый? ( Алар арасында зирәк   кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар.)

  • Димәк,(4 нче слайд)

 хайваннар турында әкиятләр          тылсымлы әкиятләр             

тормыш-көнкүреш  әкиятләре

III. Физкультминутка

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

—  Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Татар халык әкиятләреннән башка әкиятләр дә бар бит, аларны  беләбезме соң?  Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик. Шулай итеп, Йолдызлы сәгатебезне башлыйбыз!

Уен 5 турдан һәм финалдан тора. Укытучы биремне әйтә, уенда катнашучылар үзләре дөрес дип уйлаган сан язылган сигнал карточкаларын күрсәтәләр. Әгәр җавап дөрес булса 1 йолдызчык бирелә.Һәрбер турдан соң иң әз йолдызчык алучы, уеннан төшеп кала. Финалга ничә укучы калса да ярый.

 1.I тур. Бу өзек кайсы әкияттән? (5 нче слайд)

1) Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, синнән дә качам(“Йомры икмәк”

2) Тиен бик ачуланган да әйткән:

-Алайса, син гомер буе киндер сугып кына тор, дигән…(“Өч кыз”)

3) Уйладылар да камырдан бер сын ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын ярырга. Ә камыр сыны кәҗә бәтиләре белән уйнап йөри.(“Камыр батыр”)

4) Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән … атлы килене булган. Карчык бик явыз икән , ди

(“Гөлчәчәк”)

5) Егет көн саен атасы янына керә икән. Атасы моннан:
-Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар?-дип сорый икән. Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.(“Зирәк карт”)

6) Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.

Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди. (“Кәҗә белән Бүре”)

(6нчы слайд)

7)Шулай бервакыт, эш булмагач, үги ана төпсез мичкәгә су ташырга кушкан. Бик усал булган ул үги ана. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән.(“Зөһрә кыз”)

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

Артык сүзне тап! (9 нчы слайд)

Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре. (Бүре)

Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче. (Шүрәле)

(10 нчы слайд)

Убырлы карчык, соры бүре, күл, кушкаен, сыерчык, шүрәле.(Шүрәле)

Урман, бүре, кыз, убырлы карчык, пәрәмәчләр, әби, аучылар. (Убырлы карчык)

Куян, йолдыз, тиен кызы, итек, дару, Доктор Айболит. (Тиен кызы)

Чана, балыклар,төлке, бабай, куян, боз, тун.(Куян)

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

II тур

Ш К А О Р К А (КАРАКОШ) хәрефләрдән сүз төзергә.

Иң күп һәм иң озын сүз төзүче укучыларга йолдыз бирелә. Шулай ук иң күп хәрефләрдән сүз төзүче җанатарларга да бүләк бирелә.

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

III тур

1) Әкиятләрнең авторын бел! (11 нче слайд)

            Су анасы                                        татар халык әкияте

            Кәҗә белән бүре                            Абдулла Алиш

           Сертотмас үрдәк                           рус халык әкияте

            Шалкан                                         Габдулла Тукай

2) Карт алтын балыкны тотканчы ятьмәне ничә тапкыр суга ташлый?( 3 тапкыр)

Карчык картны алтын балыкка ничә тапкыр йомышка җибәрә? (5 тапкыр)

Яшелчә бакчасында бабай,әби, онык, эт, песи, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? ( 3 кеше)

3) а) Кайсы артык? А.Алиш әкияте түгел?

1. Сертотмас үрдәк

2. Чукмар белән Тукмар

3. Нечкәбил

4. Койрыклар

5. Төлке белән Каз

б) Кайсы артык?

1. Саламторхан

2. Балыкчы һәм балык турында әкият

3. Шалкан

4. Карт белән Төлке

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

4) а) Бу мәкальләр кайсы әкияткә туры килә?

— Булыр булмас эшне алдан шаулап йөрү кирәкмәс. 4

— Авыр эшне күмәк кул җиңә. 1

— Яман белән юлдаш булма, 5

Надан белән сердәш булма!

1. Шалкан

2. Саламторхан

3. Балыкчы һәм балык турында әкият

4. Карт белән Төлке

5. Аерылганны аю ашар,

Бүленгәнне бүре ашар.

б) -Миндә авыз бар дип бертуктаусыз сөйләнмә! 1

— Дустың булса югалтма! 2

1. Сертотмас үрдәк

2. Чукмар белән Тукмар

3. Нечкәбил

4) Койрыклар

5) Төлке белән Каз

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

Финал. Таңбатыр сүзе хәрефләреннән сүзләр төзү. Иң күп сүз төзүче уенчы җиңүче була.

( Бу вакытта карап утыручы укучылар төркемнәрдә биремнәр эшлиләр. “Үги кыз” әкият-спектакле билеты белән эшләү)

V. Рефлексия өлеше.

— Клуб сәгате кайсы ягы белән файдалы булды?

— Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

— Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?

VI.Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

— Клуб сәгате ошадымы ? Бүген нәрсәләр белеп кайтып китәбез?

2. Барлык укучыларга рәхмәт әйтү, актив катнашучы укучыларга кечкенә бүләкләр бирү.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татарский праздник маулид ан наби
  • Татарча экият сценарий
  • Татарча фольклор кич?се сценарий
  • Татарча театр комедия сценарий
  • Татарча сценарий юбилейга 50 яшь хатын кызга