Татарча комедиял?р сценарий

Татарча самиздат. Язучылар союзында тормаган язучылар өчен сайт. Татарский самиздат, Сайт для писателей, не состоящих в союзе писателей.

(Булатова Дилбәрнең “Сайлау” хикәясе буенча инсценировка)

Катнашалар:
Нурия – 11 нчене быел гына тәмамлаган яшь кыз
Мәдинә — Нуриянең нәнәсе,
Мәхмүт — Нуриянең әтисе

Вакыйга җәй көнендә, гадәти авыл өендә бара. Өйдә Мәдинә, чәй табыны әзерләп йөри.

М ә д  и  н ә. И, шушы Илнурның игелеклелеге…  Ул ярдәм итмәсә, бу печән бүген кайтачак та түгел иде… Үзе төяште, кайтарышты. Менә хәзер турыга абзар башына ук өелә печәнкәем… (Тәрәзәдән карап.) Көчле шул яшьләр, бер селтәгәндә ярты чүмәләне ыргыта түбәгә… И-и, кара, кертеп тә бетерделәр…
Тастымал тотып чыгарга итә. Нурия, кереп тастымалны кулыннан алып чыгып йөгерә. Мәдинә тәрәзәдән карый. Нурия керә.

Подробности
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 716


Тулырак…

Сатирик комедия 2 пәрдәдә.

Пьеса Вакыйф Нуриевның “Кышның озын бер төне…” исемле бәяны буенча язылды.

Алтыпочмаклы гади авыл өе. Сәхнәдә түр ягы һәм алгы якның да бер өлеше күренә төн. Алгы якта суыткыч һәм чоланга ишек барлыгы күренеп тора. Г а р и ф җ а н белән Ә м и н ә караватта йоклап яталар. Тәрәзә шакыйлар…

Подробности
Автор: Super User
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 1252


Тулырак…

Пьеса, 6 күренештә

Катнашучылар:

Җәмил – авыл малае, 6 яшендә.

Оксана – аның сеңлесе, 6 яшендә.

Көнбикә – Җәмилнең әнисе, 26-30 яшьләрдә.

Гөлбикә — Көнбикәнең әнисе, 50 яшьләрдә.

Подробности
Автор: Майруза Насырова
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 1495


Тулырак…

Кыш бабайның өе. Өйдә Кыш бабай үзе һәм карчыгы Буранбикә (ул кардан ясалган снежная баба га охшап тора.)

Б у р а н б и к ә (телеграмма күтәреп керә). Менә, карт, тагын бер җирдән телеграмма килгән әле монда. Бу атнада әллә йөзенче телеграмма инде бу.

К ы ш б а б а й. Йөзен йөз дә, бер дә уку белән сикереп торып юлга чыгарлык итеп язалмыйлар телеграммаларын. Менә бер авылдан нинди телеграмма җибәргәннәр, кара әле: Кыш бабай! 29 декабрь сәг 20.00 гә безгә кил. Шул да булдымы чакыру: хөрмәт күрсәтү юк, үтенү юк… Фәлән көнне фәлән сәгатькә кил имеш… әйе менә, чаптым ди хәзер, урыс әйтмешли, разбежался.

Подробности
Автор: Майруза Насырова
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 1225


Тулырак…

(Балалар өчен Г. Тукай әсәрләре буенча пьеса.)

Кәҗә белән Сарык(аларны татарча киенгән малай белән кыз дип тә күз алдына китерәм. Малай (сарык ) капчык тоткан, кыз(кәҗә) аны култыклап алган.) сәхнәгә (болынга) керәләр. Болында чәчәкләр, төрле матур куаклар үсеп утыра.(Кечкенә балалар чәчәк тотып, яки куак тотып утырса да ярый дип күз алдына китерәм)

Подробности
Автор: Майруза Насырова
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 2203


Тулырак…

  1. Сөю тозагы

  2. Югалган язмышлар (Телсез гармун)

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә
районы

Ленино гомуми урта белем бирү
мәктәбе

“Елак Батыр”

(Мәктәп сәхнәләре өчен ике бүлектән торган

комедия)

Сәхнәгә куючы
режиссер: Ленино мәктәбенең татар теле

укытучысы Зөлфия
Галиакбәр кызы Хәсәнова.

Максат: Балаларда
сөйләм телен үстерү; өлкәннәрне, яшьтәшләрне, әти-әниләрне, укытучыларны хөрмәт
итү күнекмәләре булдыру; укучыларда намуслылык, ярдәмчелек, шәфкатьлелек,
игътибарлылык, гаделлек тәрбияләү; татар теленә кызыксыну уяту.

Катнашалар:

Рәсим – 6-нчы сыйрыф укучысы, ялкау малай.

Илнур – 5-нче сыйныф укучысы, ударник. Шул ук Шүрәле
дә

Алмаз

Рәдиф                      6-нчы сыйныф укучылары

Асия

Гөлгенә

Класс җитәкчесе

Миңнегөл
Рәсимнең әнисе

Хәрниса әби

I пәрдә

Рәсим (ачу белән сумкасын бәрә). Эх, туйдым да соң шушы укудан. Шушы сумканы
күрмәс өчен генә дә әллә ниләр бирер идем. (Җиргә сузылып ятып, бар тавышка
магнитофонын кабыза.
) Ярый әле, мәктәбе үзебезнең авылда түгел. Көн саен
өеңә килеп аптыратырлар, өйдәгеләр мәктәпкә барырлар иде. Ә болай рәхәтрәк.
Ичмасам, рәхәтләнеп ял итә – итә барасың. Берәр сәгатькә соңга калырга, берәр
сәгатьтән кайтып китәргә дә була. Шулвакыт Илнур күренә. Рәсимне күрмичә узып
китә башлый. Рәсим аяк чала.

Рәсим. Әй, малай, дәү үстеңмени? Абыеңны да күрми
башлагансың. Әллә тегеләр коткысына бирелдеңме?

Илнур. Күрмәдем шул. Уйланып кайта идем әле.

Рәсим. Нәрсә? Яңа Америка ачарга җыенмыйсыңдыр бит?

Илнур. Юк ла… Математикадан олимпиада өчен мәсьәләләр
чыккан, шуларны уйлыйм.

Рәсим. Юк белән баш ватасың, энекәш. Галимнәр үзләре
чишсеннәр.

Үзләре чишә алмыйлар да безгә
бирәләр.

Илнур. Син бигрәк инде, бала – чага кебек. Галимнәр
бит аларны безнең белемебезне сынар өчен, зиһенебезне арттырыр өчен
чыгарганнар.

Рәсим. Я, әйт әле, Пифагор: борынгы кешеләр мәсьәләләр
чишеп баш ватканнармы? Белмәгәннәр дә алар математиканы. Кирәкмәгән дә.

Илнур. (читкә карап). Хайваннарга хәзер дә математика кирәкми. (Рәсимгә.)
Ул вакытта бит кешеләр безнең шикелле булмаганнар. Әллә Мисырдагы пирамидаларны
математикасыз гына төзегәннәр дип уйлыйсыңмы?

Рәсим. Я, ярар, бик күп беләсең икән. Укы, исәплә,
профессор булырсың. Синең ишеләр булганда, миңа да җиңелрәк булыр.

Илнур. Ничек җиңелрәк?

Рәсим. Шундый зур кеше булгач, Рәсим абыеңны да
онытмассың бит иңде. Кешегә ярдәм итәргә кирәк. Аңладыңмы, Пифагор? (Икесе
дә бераз сүзсез торалар.)

Илнур. Рәсим абый, киләчәктә безнең кебек малайлар
мәктәпкә нәрсә белән йөрерләр икән? Ул вакытта, мөгаен, ракеталарда
йөрерләрдер, ә? Менә кызык булыр.

Рәсим. Мин сиңа әйттем бит инде, профессор. Минем
киләчәктә эшем юк. Миңа бүгенгесе кадерле. Менә бүген утырып йөрсәң икән ул
нәрсәгә булса да.

Илнур. (китә башлый, кинәт борылып килә). Рәсим абый, җен-пәриләр чынлап та бармы икән
ул?

Рәсим. Минем күргәнем юк. Бар, юк-бар белән аптыратып
йөрмә әле. (Илнур китә башлый). Әй, профессор, тукта әле, тукта. Беркөн
түбән оч Гыйльми түти мунчадан чыкканда убыр күргән ди.

Илнур. (йөгереп килеп). Убыр күргән? Ни төсле ди? Аны сиңа кем әйтте?

Рәсим. Анысы сиңа кирәк түгел. Иләк кебек ут
кыяфәтендә ди. Гыйл
ьми түти артыннан бертуктамый  бара икән.

Илнур. Син шуңа ышандыңмы?

Рәсим. Ышанмый ни, беркөн теге Ташкирмәннең Иван
дәдәйгә дә урманда Шүрәле очраган ди. Иван дәдәй көч-хәл белән генә качып
котылган.

Илнур. Рәсим абый, ә сиңа очраса шул Шүрәле, нишләр
идәң?

Рәсим. Миңа очрасамы? Миңа очраса, мәктәпкә бер дә
җәяү бармас идем әле.

Илнур. Ничек алай?

Рәсим. Шуңа атланып барыр идем. (Атка атланган
хәрәкәтләр ясый. )

Илнур. Ай-һай йөрәк синдә, Рәсим абый.

Рәсим. Белеп кенә бетермиләр Рәсим абыеңны. Әгәр
белсәләр, һаман миңа бәйләнмәсләр иде.

Илнур. Мин синең шикелле үк булдыра алмас идем. Ярар,
мин киттем әле. Шигырь дә ятлыйсым бар.(Чыга башлый). “Нәкъ Казан
артында…” (Чыга.)

Рәсим. Эш Шүрәледә түгел әле, аннан хәтәррәге бар. (Сумкасын
актара башлый, үзе як-ягына карана, чүгәли.)

Шул вакыт Алмаз, Рәдиф, Асия,
Гөлгенә керәләр. Туктап калалар. Рәсим аларны күрми

Алмаз. Әһә, бу мактанчык моңда икән.

Рәдиф. Карап торыйк, нишләр икән?

Асия. Менә монда гына чүгәлик. (Агач артына
яшеренәләр.)

Рәсим. (көндәлеген ала). Яратам Ринат абыйның шушы гадәтен. Бүген дә “1”ле
куйган, ә башкалары “2”ле куйган булалар. Үзләренчә, миңа файда итмәкче
булалардыр инде. Белмиләр шул алар минем хәлне! “2”лене берничек тә төзәтеп
булмый. Ә “1”лене “4”кә төзәтү минем өчен чүп тә   түгел. Хәзер менә ялт
иттереп төзәтеп тә куябыз. Шуның өчен әтидән – “молодец” белән 50 сум акча,
әнидән конфет эләгәчәк. (Сумкасын алып китмәкче була, шулвакыт Хәерниса әби
күренә.)

Хәерниса. Кая гына китеп югалды икән инде. Бәйләп куйган
җирдән юкка

чыккан бит. (Рәсимне күреп). Улым,
бу тирәдә арканын сөйрәп йөргән, муенында кыңгыравы да булган да бер матур
бозауны күрмәдеңме?

Рәсим. (үз-үзенә). Менә батырлык эшләргә җай да чыкты. Юк, әби,

күрмәдем. Эзләшимме соң? Нинди
дисең әле?

Хәерниса. Муенына мәрхүм әтиемнән калган, бабам Мәкәрҗә

ярминкәсеннән алган муенчакка
җиз алка белән картымның абыйсы матрус

булган чакта алып кайткан аркан
тагылган. Ул арканның очында күршебез Галиәхмәт очлап биргән имән казык, ә …

Рәсим. (әбине бүлдереп). Әби дим, кыскарак кына булмыймы? Бозавың

нинди?

Хәерниса. Ә бозавым үзе инде, балакаем, нәкъ песи
баласы: юаш кына, муенында муенса кебек матур булып кара сызык сузылган, каш
араларында да кара тап бар. Ул күзләрен күрсәң, зәп-зәңгәрләр үзләре, инде колаклары,

аяклары…

Рәсим. Әби, ә тапсам, нәрсә бирәсең?

Хәерниса. И балакаем, бик куркам. Урманга фәләнгә кереп,
агачка чорналып, уралып буылып үләр дип куркам. Әнә күрше авылның…

Рәсим. Әби, ә тапсам, нәрсә бирәсең?

Хәерниса. Табыш кына, балакаем. Нәрсә сорасаң да
кызганмас идем әле. Рәхмәт инде, балакаем, ярдәмгә әзер торасыз. Бигрәк
игелекле булып үсәсез инде. Беркөнне…

Рәсим. (читкә). Әһә, җае чыкты. Җәяү йөрү бетте болай булгач, теге

армиядәге оныгының матаен
сорыйм. Аннары абыең оча гына матайда. Чылтыр-чылтыр – син күр, мин күр, әби.

Хәерниса. Кая гына китте икән иңде?

Рәсим. Кайгырма, әби, бозавың табылыр. Әби, әгәр
тапсам, Гыйльметдин абыйның иске матаен кызганмассың бит инде, ә?

Хәерниса. Атай. Бирермен, балакаем, бирермен, табыш
кына.

Рәсим (үз-үзенә). Эшләр пеште болай булгач.
Син, әби, теге якка бар, ә мин бу якка. (Мотоциклда барган хәрәкәтләр ясап
чыгып китә. Яшеренгән җирдән башкалар чыга.)

Рәдиф. Күрдегезме? Оятсызлыкның чигенә чыкты бу.

Алмаз. Әле бүген генә сүз бирде бит: үземне яхшы, үрнәк
тотармын диде.

Асия. Сүз бирергә оста ул.

Гөлгенә. Картаны да ел башыннан бирле өйрәнәм дип
әйтә дә, һаман әле Австрия белән Австралияне, Арктика белән Антарктиданы аера
алганы юк.

Рәдиф. Тагын монда килә. Әйдәгез, карагач, карагач
спектакльне ахырына кадәр карап бетерик инде.(Яшеренәләр).

Рәсим (аркан сөйрәп керә). Әйдә инде, әйдә.
Менә хәзер шушында бәйләп куйыйм әле мин аны. Бозавы да табылды, бавы да
куренмәс. Ә әби эзләсен әле бераз. Карт кешегә җәяү йөрү файдалы диләр бит. Мин
шул арада кайтып ашап килим. Бүген эш күп булачак. Матайда да чабасы булыр.(Китә).
Башка балалар качкан җирләреннән чыгалар.

Рәдиф. Күрдегезме? Әйттем бит нәрсә булса да кыла
бу дип.

Асия. Нишләтергә инде бу Рәсимне, ә?

Гөлгенә. Бөтен мәктәпкә тап төшерә бит ул.

Алмаз. Акылга утырырлык итеп кызык итәргә кирәк
аны.

Асия. тәртибе дә, белеме дә юк бит аның. Беркөн әдәбият
дәресендә “Маякча кызы” н Г.Тукай язган дип сөйләгән иде, бөтен класс шаркылдап
көлде.

Алмаз. Математика дәресендә дә ½ не 0,5 тән зуррак
дип әйтеп салды.

Гөлгенә. Нишләтергә соң инде аны? Чынлап та кызык
итәргә кирәк.

Рәдиф. Кызык итәргә? Әйтергә генә ансат. Ә нишләргә
соң?

Алмаз. Уйлыйк. Без бит күбәү. Эшләтик бераз
башларыбызны.

Асия. Ул бит әле мактанчык та. Өченчекөн бөтен бала-чаганы
җыйган да әй мактана: имеш, ул Су анасын күргән. Су анасы аңа үзенең тарагын
биреп торган. Ә ул тамчы да курыкмаган.

Рәдиф. Ә су буеннан бака тавышыннан куркып
елый-елый йөгергәнен әйтмәгәндер әле.

Гөлгенә. Күп инде аның андый хикмәтләре. Беркөнне…

Алмаз (бүлдереп). Әйдәгез, болай итик.
Хәерниса әбиенең бозавын үзенә илтеп бирик. Ул бозавы табылгвнны Рәсимгә
әйтмәсен.

Рәдиф. Шуннан соң нишлибез?

Алмаз. Шуннан… Безгә Г.Тукай үзе ярдәм итәчәк.
Шуннан бозау урынына бер Шүрәле бәйләп куябыз.

Асия.  Кайдан алабыз ул булмаган Шүрәлене? Оныттыңмы?

Алмаз. Анысы шулай. Менә шул ялган безгә
чынбарлыкны ачарга ярдәм итәчәк.

Балалар (бергә). Ничек?

Асия. Тизрәк әйт инде.

Алмаз. Беребез Шүрәле булып киенә. Без аны бозау
урынына бәйләп куячакбыз. Калганын инде соңыннан күрербез.

Барысы бергә. Әйбәт. Әйдәгез, шулай эшлик. Менә кызык
булыр!

Рәдиф. Ә бу рольне кем башкарыр икән?

Гөлгенә. Андый эшләргә 5 нчедәге Илнур бик оста инде.

Алмаз. Булды. Хәзер үк Илнурны эзләп табыйк.
Киттек.

Асия. Киттек. Ашыгыйк.

II пәрдә

Шул ук аланлык. Шулар ук һәм җитәкчесе,
Хәерниса әби, Миңлегөл апа.

Рәдиф (сөйләнә-сөйләнә керә). Менә хәзер сез үз
күзләрегез белән күреп ышаначаксыз.

Укытучы. Ничек алай шундый ямьсезлекләрне эшли алды икән ул?

Миңлегөл. Әйтәм аны, аннан-моннан гына капкалап чыгып йөгерде.
Менә нәрсәдә булган икән хикмәт.

Укытучы. Буген үк бөтен сыйныфны җыярга кирәк.

Хәерниса. Мин тагын шундый, әбекәй дә, әбекәй дип, һәрбер
эшемне эшләргә торган малайны күреп, бигрәк әйбәт,  игелекле бала дип, рәхмәт
укый-укый тынычлап  кайтып киттем. Гыйльметдинемнең матаен да кызганмыйча
бирмәкче булдым.

 Алмаз. (аркан сөйрәп керә. Аның артыннан Шүрәле
булып киенгән Илнур керә).
Син Шүрәле, менә шушында Рәсим абыеңны көтеп тор
инде. Кара аны, сыңатма.

Илнур-Шүрәле. Тырышырбыз. Минем аның белән үземнең
исәп-хисап та бар әле. Әнә үзе килә бугай.

Рәдиф. Әйдәгез, без хәзер менә шушында качып торыйк.
Хәзер безнең алда тормышчан спектакл
ь
булыр. (Яшеренәләр. Рәсим керә.
Шат) 

Рәсим. Тиздән бөтен малайның күзе миндә булачак инде.
Урам буйлап матайда җилдертү бөтен малайга да эләкми шул ул. (Бозау тавышы
ишетелә.)
Ә, ятасыңмы? Рәхмәт инде сиңа, дускай. Син бит мине матайлы
итүче. Рәсим абзаң онытмас сине. Бәлки тагын кирәк булырсың. Кирәк әйберләр
чыгар әле. Әбиләрдә кинолык акча да бетми. Шулвакыт тагын сине искә төшерермен.
Я, әйдә Хәерниса әбиеңә (арканны алып сөйри башлый, сикереп шүрәле чыга,
Рәсим куркып егылып китә).
Нәрсә бу? Мин бит… Мин бит монда бозау
бәйләдем… Ә бу…

Шүрәле. Һич тә шикләнмә, егет, Мин карак угры түгел.

Рәсим. Ә… ә… н… н… нәрсә?

Шүрәле. Юл да кисмимен, шулай да Мин бит үк тугры
түгел.

Рәсим. Әллә кеше төсле сөйли инде?

Шүрәле. Я, нигә курыктың? Син бит миңа атланып йөрисе
идең.

Рәсим. Ничек булды соң әле бу? Ә… ә бозау?

Шүрәле. Мин – син бәйләп куйган бозау.

Рәсим. Син… бозау?

Шүрәле. Әйе, Хәерниса әбинең бозавы. Тик Шүрәлегә
әверелдем.

Рәсим. Ничек. Ә… әверелдең?

Шүрәле. Шулай. Син бит әллә нинди булмастай хәлләрне
булган итеп сөйлисең. Синең ялганың мине дә Шүрәлегә әверелдерде.

Рәсим. Ә хәзер нәрсә булыр?

Шүрәле. (бармаклары белән кытыклау хәрәкәте ясап). Хәзер мин сине урманга, Шүрәлеләр янына алып
китәм.

Рәсим. Зинһар, дим, Шүрәле абый, бу юлга гына калдыр
инде (еламсырап). Мин икенче болай булмам…

Шүрәле. Икенче болай булмам дисеңме?

Рәсим. Чын… чынлап әйтәм. Сүз бирәм. Икенче…
булмам.

Шүрәле. Ярар, карарбыз. Тик бер шартым бар.

Рәсим. Әйт кенә, нинди шарт булса да күнәм.

Шүрәле. Хәзер син миңа кайчан һәм кайда, кемгә нинди
ярамаган эшләр эшләвеңне сөйләп бир.

Рәсим. Шуннан соң җибәрәсеңме?

Шүрәле. (үлчәү хәрәкәтләре ясап). Үлчәүгә салып карармын. Яхшылык җиңсә –
җибәрәм. Начарлык җиңсә – юк. Яшермә. Аннан файда юк. Мин барыбер барысын да
беләм. Башла. Мин сызык сыза барам. Соңыннан үзең санарсың (таяк алып
сызарга әзерләнә.)

Рәсим. Мин ни… ни мин…

Шүрәле. Ниләрсез генә, нәкъ алдагандагыдай сөйлә.

Рәсим. Ни… Мин бүген, бүген мин Хәерниса, Хәерниса
әбине алдадым.

Шүрәле. Ни өчен?

Рәсим. Матаена кызыктым.

Шүрәле. Бер сызык. Тагын?

Рәсим. Тагын… Көндәлегемдәге билгемне төзәтеп
куйдым.

Шүрәле. Тагын өч сызык.

Рәсим. Ә… Ә ни өчен өч?

Шүрәле. Чөнки син берьюлы өч кешене: әти-әниеңне,
класс җитәкчегезне алдагансың. Тагын?

Рәсим. (як-ягына каранып). Өченчекөн Илнурның китабын суга тондырдым.

Шүрәле. Ни өчен?

Рәсим. Китабын күтәргән дә шигырь ятлаган булып
артымнан йөри.

Шүрәле. Тагын?

Рәсим. Мәктәпкә соңга калып барам, иртә кайтап.

Шүрәле. Кайда? Нишләп йөрисең?

Рәсим. Шушы аланда берничә малай уйныйбыз.

Шүрәле. Монда? Ничек уйныйсыз?

Рәсим. Карта уйныйбыз. Аннан…

Шүрәле. Я, я (сызык сыза бара).

Рәсим. Тәмәке тартабыз.

Шүрәле. Җитәр. Инде хәзер яхшылыкларыңны сана.

Рәсим. (еламсырап).  Яхшылык…
Ә нәрсә соң ул?

Шүрәле. Син моны үзең белергә тиеш идең.

Рәсим. Шүрәле абый, җибәр инде бу юлга гына.

Шүрәле. Менә син әйт әле, хәзер син нишләргә тиеш?

Рәсим. Белмим.

Шүрәле. Белмисең икән, үзеңә үпкәлә. Мин сине
урманга алып китәм. Анда минем иптәшләрем кети-кети уйнарга күптән көтәләрдер
инде. “Булганымдыр кытыклап адәм үтергән чакларым”.

Рәсим. Шүрәле абый дим, зинһар, калдыр инде. Әнием
дә елар.

Шүрәле. Хәзер әниең исеңә төштемени? Ул бүген сиңа
нәрсә эшләргә кушкан иде?

Рәсим. (бераз уйлап тора). Су алып кайтырга,
аннан…

Шүрәле. Ә син?

Рәсим. Мин кызлар түгел, дип чыгып качтым шул.

Шүрәле. Ә укытучың нәрсә дигән иде?

Рәсим. Картларга ярдәм итәргә дигән иде.

Шүрәле. Син, Хәерниса әбигә ярдәм итәргә булдың
инде, ә?

Рәсим. Шүрәле абый…

Шүрәле. Укытучыңа нәрсә дип сүз бирдең?

Рәсим. Дәресләремне әзерләп килергә, тәртипле
булырга.

Шүрәле. Моннан соң нишләргә уйлыйсың? Әгәр җибәрсәм…

Рәсим. Моннан соң әйбәт булыр идем. Бөтен кешенең
сүзен тыңлар идем. Башкаларга да начарлык эшләттермәс идем. Шүрәле абый, дим. (Елый.)

Шүрәле. Ярый. Инде спектакльне
бетерик, Елак батыр. (Маскасын сала.) Тамашачылар, сез дә чыгыгыз.
(Башкалар яшеренгән җирләреннән чыгалар.)
Таныш булыйк, Рәсим абый. Мин –
Илнур. Бәлки боларын да беләсеңдер?   

Рәсим. (аптырап). Син… сез…

Илнур-Шүрәле. Әйе, мин, алар.

Рәсим. Апа, әни, дусларым, мин моннан соң беркемне дә
алдамам…

Илнур. Сайра, сайра, Рәсим абый.                                                                           
Рәсим. Әни, син кушкан эшләрне дә җиренә җиткереп эшләрмен.

Рәсим. Хәерниса әби, зинһар, гафу ит инде. Моннан соң
бозавыңны һаман үзем алып кайтырмын. Әйбер дә сорамам.

Укытучы. Нишлибез, балалар, ышанабызмы?

Гөлгенә. Әллә бераз сынап карыйбызмы?

Миңлегөл. Әй, улым, улым, нинди хәлгә төшкәнсең бит.

Хәерниса. Менә сиңа тәүфыйклы малай.

Асия. Хәзер Рәсимне шушы аланда калдырып китик.

Гөлгенә. Нишләр ул монда?

Укытучы. Дөрес, балалар, калдырыйк. Ул үзе безнең янга
килер әле. 

Уйлансын, эшләгән эшләрен тагын
бер кат күз алдыннан кичерсен. Барыгыз,  Миңлегөл апа, сез кайтыгыз.
Тыныч булыгыз.

Хәерниса әби. Сау булыгыз.

Миңлегөл. Исән булыгыз. Рәхмәт.

Рәдиф. Хәзер Шүрәледән курыкмыйсыңмы инде, Рәсим.

Илнур. Әгәр теге көнне мин укыганны тыңлап торсаң,
“җен – фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул”, — дигәнне белер идең. Ә син
минем китапны суга тондырдың. (Рәсим башын иеп утыра.)

Рәсим. Әйе, мин елак батыр булып калдым болай булгач.

Алмаз. Уйла, Рәсим, уйла.

Асия. (көлеп) Үзең генә очына чыга алмасаң, ярдәмгә Шүрәлеләрне дә
чакыр.

Укытучы. Ярар, әйдәгез, китик. Бүген безнең Фәтхулла
бабайларның утынын ярасы бар.

Гөлгенә. Миңа ул олы улына хат та яздырырмын дигән иде.

Укытучы. Әйдәгез, балалар. (Рәсим дә чыгарга
талпына.)
Хуш, Рәсим.

Чыгып китәләр. Рәсим кала. Илнур
кире әйләнеп керә.

Илнур. Мә, бу шигырьләрне
ятлый пор. Анда юк-барга ышанмаска, батыр булырга кушкан. Хезмәт турында да,
бар (Йөгереп чыгып китә)

Йозек кашы татарча спектакль

«Йөзек кашы » | «Перстень» татарский спектакль по повести классика татарской литературы Фатиха Хусни.Инсценировка Ильгиза Зайниева,режиссер Лилия Ахметова. В основе сюжета спектакля — воспоминания деревенского парня Айдара Курбанова (Сабирзянов Алмаз Ревалевич). Их много, как и ярких событий, случившихся в его… Далее

Кырыкта да кытыклый татарча спектакль

«Кырыкта да кытыклый» татарча спекталь | «И в сорок лет щекочет» татарский спектакль-комедия от Буинского театра сатиры повествует историю о взаимоотношениях мужчины и женщины, которые живут вместе, но любят при этом других. Любовь как-будто не причём , такое тоже ведь… Далее

Арбалы хатыннар

«Арбалы хатыннар» | «Женщины 41 го» татарский спектакль драматурга Заки Зайнуллина и режиссера Фарида Бикчантаева о сильных женщинах, на плечи которых во время войны свалились ужасные беды. В основе спектакля «Женщины 41-ого» — реальные события, очевидцем которых был Заки Зайнуллин.… Далее

Кодалар-кодачалар

«Кодалар-кодачалар» татарча спекталь| «Сваты» татарский спектакль-комедия на татарском языке в двух действиях. Семья, любовь,свадьба,измена, дерзкая сваха и вереница невероятных совпадений… Бог мечтал, чтобы Адам и Ева создали образцовую семью, основанную на Любви. Этого же хочет сваха Сара. Она желает объединить… Далее

Беренче театр/Первый театр (1961) по пьесе Галиасгара Камала. Сюжет пьесы, созданной в 1908 году, весьма прост: в городе готовится первый в истории публичный спектакль для татарского зрителя. Известно, что этот сюжет взят из личной жизни самого писателя, из семейного конфликта… Далее

Шомбай эшләпәсе/Шляпа Шомбая(Халим Залялов) Здравствуйте! Моя шляпа не простая, а волшебная: если я её надену так, я Шомбай. А если переверну, совсем другой человек. Я служу у одного очень жадного бая. Жалованье не даёт, слуг обижает… Балалар өчен әкият. Спектакль… Далее

Вор/Карак по пьесе Зульфата Хакима Хакимханов Зульфат Зуфарович один из основных авторов, произведения которого постоянно пополняют репертуары современных театральных коллективов. Самые известные из них: «Җүләрләр йорты», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Кишер басуы», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык»,… Далее

Старик из деревни Альдермеш/Әлдермештән Әлмәндәр легендарная пьеса Туфана Миннуллина произведение, которое ставили очень многие профессиональные театры и самодеятельные коллективы по всему советскому пространству. К старику Альмандару, которому стукнуло 91 год небесные силы посылают смерть, якобы ему пора умереть. Смерть приходит… Далее

Әниемнең ак күлмәге/Белое платье моей матери(по драме Шарифа Хусаинова,1969г) «Белое платье моей матери» вскрывает все проблемы, вопросы из области долга, совести, обязательств перед родителями, но здесь нет злости, ненависти и ссор. Мама воспитала десятерых детей. Все уже устроены в жизни… Далее

Алмачуар (Конь в яблоках) увлекательный детский спектакль. Это очень трогательная и печальная история, о непростых взаимоотношениях мальчика Закира и молодого коня по кличке Алмачуар . Любовь к лошадям у Закира зародилась еще с самого раннего детства. Он рос среди них,… Далее

 Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт — кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

Яшәгән ди ике тычкан баласы — Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч — Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.

«Башак»

(«Колосок» әкияте буенча)

Катнашалар:

Алып баручы

Әтәч

1 тычкан- Әйләнчек

2 тычкан- Бөтерчек

Алып баручы:

— Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт — кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

Алып баручы:

— Яшәгән ди ике тычкан баласы — Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч — Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә)

Сәхнәгә тычкан балалары керә. Алар җыр башлый:

Әтәч таңда кычкыра да,

Барыбызны уята.

Таң нурыдай балкый аның

Ал Кикриге кояшта.

(Сәхнәгә әтәч керә, кушымтаны җырлый)

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып.

Тычканнар:

И әтәчкәй, рәхмәт сиңа,

Уятканга йокыдан.

Безнең тормыш тора һәрчак

Җыр-бию һәм уеннан.

Әтәч:

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып .

Әйләнчек:

— И әтәчкәй, дускаебыз! Бу дөньяда уйнап-көлеп яшәп калыйк! Ә син гел эш тә, эш дисең. Кил, әйдә, безнең янга, бераз уйнап-көлеп, җырлап-биеп алыйк!

Бөтерчек: Әйе-әйе! Әйдә!

Әтәч: И балакайларым! Аңлагыз, җырлап-биеп кенә дөнья бармый шул ул. Хезмәт итәргә кирәк. Ансыз аш та, мал да булмый, табын да ярлы була. Ичмасам, миңа булышсагыз иде. Акыллыларым, әнә сарайда себеркеләр бар. Алып килегез дә, бергәләп себереп алыйк әле ишек алдын, көлеп торсын!

Әйләнчек: Ой! Әтәчкәй! Бүген бер дә эшлисем килми бит әле, үзең генә себереп ал инде. Әллә нишләп кәефем дә китеп тора, кереп ял итеп торыйм әле. Бәлки үтәр.

Бөтерчек: Әйе, Әтәчкәй, син булдырасың да, рәтен дә беләсең. Әллә нәрсәсенә минем дә кәеф дан түгел бүген, магнит давылы ахрысы. (кереп китәләр)

Әтәч: Ярар, ярар! Мин каршы килмим. (Себерә-себерә чыгып китә. Сәхнәгә тычкан балалары керә. Як-якларына каранып, әтәч киткәнлеген тикшерәләр. )

Әйләнчек: Дустым, әйдә бер җыр сузып җибәрик әле. Җаннар рәхәтләнеп китсен.

Бөтерчек: Әйдә! Ә нинди җыр?

Әйләнчек: «Кояшлы ил»не җырлыйбызмы соң?

Бөтерчек: Ярый, әйбәт җыр. Я, әйдә башладык!

(«Кояшлы ил» җырын җырлыйлар) Җыр беткәч тычканнар «Әйдә әбәкле уйныйбыз» дип сәхнәдән йөгереп чыгып китәләр.

Себерке тотып әтәч керә. » Сарман буйларында » җырының көенә җырлый-җырлый ишек алды себерүен дәвам итә:

Ялтыратып, куйыйм, себерим әле

Ишек алдым һәрчак нур чәчсен (шул)

Бу дөньяда ярый хезмәт булган,

Эшсез калсаң әгәр нишләрсең?

— Тукта, нәрсәдер бар бугай монда. Башак! Менә ичмасам, байлык! Тукта, тычканнарга дәшеп, табышымны күрсәтим әле тизрәк!

— Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек! Килегез әле монда, кил ! Күрегез әле мин ни тап- тым!

Әйләнчек: Башак, башак. Моны суктырырга кирәк инде!

Әтәч: Ә кем суктырыр соң?

Бөтерчек: Мин түгел!

Әйләнчек: Мин дә түгел! Әйттек бит инде , кәеф тә китеп тора дип.

Әтәч: Ярар соң. Үзем суктырырмын. (авыр сулап чыгып китә)

Әйләнчек: Ә без әйдә биеп алыйк булмаса! Син ризамы?

Бөтерчек: Риза-риза! Әйдә! (Заманча бию куела. Тычканнар бииләр).

Әтәч кайтып керә.

Әтәч: Нәрсә магнит давыллары бетте дә мени, дусларым?

Бөтерчек: И, дускаебыз Ал Кикрик, син башак тапкач, күңелләр күтәрелеп китте. Димәк, тәмле нәрсәләр ашап булачак!

Әйләнчек: Әйе шул, ур-р-ра!

Әтәч: Ә имәндә икән чикләвек! Башак табып кына тәмле нәрсә ашап булмый шул. Менә суктырып кайттым, күпме ашлык чыкты бит ә!

Әйләнчек: Ай-яй күп булган бу!!!

Бөтерчек: Чыннан да, инде хәзер ашлыкны тегермәнгә алып барып он тарттырырга кирәк.

Әтәч: Аңлашыла, ә кем тарттырыр соң?

Әйләнчек: Мин түгел!

Бөтерчек: Мин дә түгел!

Әтәч: Ярар, нишлисең бит, үзем барырмын. Ашлыгы булгач, тегермәнгә алып баруы гына булыр, анысы. ( капчыгын сыртына сала да чыгып китә.)

Бөтерчек: Дустым, әтәч кайтканчы әйдә болай уйныйк: (Кеше исемнәре әйтешеп уйныйлар) Мәсәлән: Таһир — Ринат — Тәлгат — Тәнзилә ….

Әйләнчек: О, Ес! Бу уенны мин шундый яратам!

Бөтерчек: Беренче мин әйтәм!

Әйләнчек: Әйдә, башладык!

(Җырлый-җырлый әтәч кайта) «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырының көенә.

Әтәч: Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек, килегез әле монда, кил! Күрегез әле бу онны! Ап-ак! Моннан пешкән ризык һичшиксез телеңне йотарлык булачак!

(Ике тычкан бергә): — Ур- р-ра! Ур-р-ра! Менә булган ич! Хәзер инде камыр басып, пирог кына пешерәсе кала.

Әтәч: Ә …. Ә кем камыр басар инде?

Әйләнчек: Мин түгел.

Бөтерчек: Мин дә түгел.

Әтәч: Ярар соң. Үзем эшләрмен инде анысын да! ( Эшкә керешә)

Әйләнчек: Дустым, әйдә уйныйк инде тизрәк!

Бөтерчек: Ниндиле?

Әйләнчек: Табышмак әйтешле кызык уен ич, әйеме?

Бөтерчек: Әйе, әйе. Әйдә уйныйбыз. Беренче мин әйтәм, тыңла! (табышмак әйтешәләр)

Алып баручы: Бу вакытта әтәч камыр баса, мичкә яга, пирог ясап мичкә тыга, пешеп җиткәч, алып, табын янына куя. Шуны гына көткәндәй, тычкан балалары өстәл янына килеп тә утыралар.

Әйләнчек: Ах! Нинди тәмле ис!

Бөтерчек: Бигрәк тамак ачыкты инде. Нәкъ вакытында пеште бу пирог!

Әтәч: Сабыр, сабыр, дусларым! Иң элек әйтегез әле. Башакны кем тапты? (Бергә әйтәләр)

— Син таптың син! (кычкырып әйтәләр)

— Ә кем башакны суктырды?

— Син инде, Ал Кикрик, син! (бераз тынычрак)

— Кем сыртына салып, ашлыкны тегермәнгә алып барды?

— Син, әтәчкәй, син. (тыныч тавыш белән)

— Һәм, ниһаять, кем камыр басты, утын алып кереп мичкә якты, пирог пешерде?

— Барысын да син эшләдең, син! (пышылдап)

— Ә сез, кадерлеләрем, ни эшләдегез? (тычканнар берни дә әйтмиләр, үз ялгышларын аңлап берәм-берәм өстәл яныннан китәләр. Әтәчкә алар бик кызганыч тоела һәм ул аларны кире дәшеп ала.)

Әтәч:

Их, дусларым, ялкаулыкның

Нәтиҗәсе аяныч.

Һәркемгә дә бары хезмәт-

Бу дөньяда таяныч.

Әгәр дә сез бүгеннән

Тырышып, чын күңелдән,

Эшләсәгез, сезне мин

Коткарырмын үлемнән.

Тычканнар:

Ялгышыбыз аңладык,

Кичер безне, дускаем.

Бергә-бергә хезмәттә

Табарбыз балын, маен.

Алып баручы:

Дөньяда тик эш икән

Кешене кеше иткән!

Бәхет елмаеп караган,

Бу дусларга бер читтән.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татарча 9 майга сценарий татарча
  • Татарча ?киятл?р сценарий
  • Татарский праздник мавлет
  • Татарский праздник летом
  • Татарский праздник курбан байрам сообщение