Татарча скетчлар сценарий

Юмористический скетч (Тимур Сагаутдинов) - Татаро-Башкирский центр Идел - Алматы

Юмористический скетч (Тимур Сагаутдинов)

04-07-2016

Юмористический скетч (Тимур Сагаутдинов)

ИР ДИГӘН ИРКӘ БУЛЫП КИТТЕ БИТ…
Скетч
КАТНАШАЛАР:

 
Хөршидә    урта яшьтәге ике хатын,
Мөршидә     икесенең кулында тулган сумка, бөтенләй арыганнар

 
Хөршидә (Мөршидәнең артыннан торып). Чиратның арты сезме?
М ө р ш и д ә (канәгатьсезлек белән). Ие, мин, мин булма­ганда, кем булсын инде…
Хөршидә. Әй, син Мөршидә түгелсеңме?
М ө р ш и д ә. Ие, мин Мөршидәмен. Үзеңнең дә тавышың таныш… Тукта әле, син бит Хөршидә, иеме?
Хөршидә. Нәкъ шуның үземен! Фу, элекке вакытта бергә укып йөргән чакта кояш нуры кебек сөйкемле идең бит! Нәрсә булган синең белән?
Мөршидә. Үзең бик уңгансың икән! Нәкъ минем әбиемнең иске кәвеше кебек бөрешеп калгансың ич!
Хөршидә. Ә үзең, үзең нәрсә? Чәйнекнең кителеп төшкән борыны кебек кәкрәеп калып, башка кешеләрдән көлгән буласың тагын!
Мөршидә. Их, Хөршидәкөй! Кияүгә чыктым дигәнче башым камытка эләкте дип әйтмәскәме?
Хөршидә. Анысы рас, Мөршидә!.. Юк, уйлап кара әле: нишләп бу безгә кияүгә чыгуның җене кагылган иде? Йөгәнне белмәгән кырыкмыш тай шикелле рәхәтләнеп типтереп йөрмәс идекме?
Мөршидә. Әйтмә дә инде. Ир дигән иркә булып китте бит әле…
Хөршидә. Иркә дигәнең ни? Алар бүгенге көнне нәкъ “алма, пеш, авызыма төш”кә күчте бит әле… Күптән түгел генә базардан бераз ит-тавык, яшелчә-җимеш алып, ике сумканы ту­тырып, “Син өйгә бара тор, мин парикмахерскийга кереп чыгыйм әле”, – дип, автобуска менгезеп җибәргән идем. Кичкә таба арып-талып, бөтенләй хәлдән таеп өйгә килсәм, сумканың берсе дә юк! Әстәгьфирулла, тәүбә, болар кайда икән дип, иремнән со­раштырсам, мәсьәлә болай икән. Бу безнең миңгерәү автобуска утыргач, ике сумканы ике ягына куйган да, үзе тирән уйга чумган икән. Шундый бер гадәте бар: күзен бер ноктага текәп кала да шулай утыра бирә. Нәселдән килгән, күрәсең: ата­сы гомер буе депутат булып, президиумнарда утырган. Әйе, менә, шулай итеп, автобус өйгә якынайганда, шул уйлы кы­яфәте белән төшеп бара биргән. Ә безнең бер ай ашарлык азык- төлегебез – тү-тү! – автобуста китә барган. Я, моңа ни әйтерсең инде?
М ө р ш и д ә. Һи, шуны сөйлисең! Безнең өйдәге ачык авыз тамак түгел, биш яшьлек кызыбызны трамвайда ташлап киткән. “Гәҗит укып утыра идем, баланы күрми калып бара биргәнмен”, – дип тора бит әле. Бер көн буе эзләп көчкә таптык бит балабызны!
X ө р ш и д ә. Я, шуннан ни булды?
М ө р ш и д ә. Әй, ни булганын нишләтәсең? Хатынның көне көн булмый калды бит әле… Кияүгә чыкмасаң да бәла, чыксаң да бәла! Күптән түгел: “Ваннага су тутырып куйчы, юынып алыйм” – дип ваннага җибәреп, үзем бераз черем итеп алыйм дигән генә идем – бервакыт ишекне берәү бомба шартлаткан кебек кага башлады. Ачсам, астыбыздагы күрше каравыл кычкырып тора: “Өемне су алып китте, краннарыгызны ябыгыз, үлдем-беттем!” – дип чәрелдәп тора. Ваннага барсам, әлеге безнең миңгерәү кран­ны агызган да, үзе пивнушканың кранына китеп калган икән! Моңа ни әйтерсең инде?
X ө р ш и д ә. Я, шуннан ни булды?
М ө р ш и д ә. Ни булсын инде? Бер ай буе шул күршебезнең су баскан өен ремонтлашып йөрдек.
Хөршидә. Су дигәч, исемә төште. Мин дә күптән түгел безнең өйдәге ачык авызга: “Син дә бер адәм булып, өйдәге керләрне юып куйчы”,  – дип ваннага җибәргән идем. Бервакыт бу нишләп ята икән дип барсам, сиңа – әкият, миңа – чын! – әлеге минем сөттәй ап-ак кофтамны үзенең сасык нәскиләре белән кушып юып ята икән!
М ө р ш и д ә. Я, шуннан ни булды?
Хөршидә. Ни булсын инде? Мусорга ташларга туры килде.
М ө р ш и д ә. Иреңнеме?
Хөршидә. Юк ла, кофтаны.
М ө р ш и д ө. Теге юлы: “Мин мунчага барып килим, казанга тамак салып куйдым, карап куярсың”, – дип киткән идем. Кайтсам, йортның эче кап-кара төтен. Ярый әле, иртө кайтканмын, югыйсә янып беткән булыр идек. Үзе шул кап-кара төтен­нең эчендә бик матур гына гырылдап йоклап ята, бичара­кай! Янып китсә дә уяна тор­ган төре юк!
Хөршидә. Тукта, Мөршидәкәй! Мин бүген безнең өйдәге ачык авызга төштән соң өйдәге керләрне үтүкләп куй дип тапшырып киткән идем. Аның да үтүкне кабы­зып куеп йоклый торган гадәте бар бит… Юк, тормыйм башка, китим әле тизрәк!
М ө р ш и д ә. Әгәр чынлап та шундый гадәте булса, пожарныйны чакырта бирмибезме?
Хөршидә (ерактагы нәрсәнедер күрергә тырышып күзен текәп, һаваны иснәп). Әгәр безнең йорт ягыннан төтен исен бо­рының сизсә, шулай итәрсең инде, яме? (Китеп барышлый.) И, ходаем, бу адәм имгәге белән үлә торган булдым бит инде!..

 
Шамиль Сагаутдинов

Булды, җитте, җәмәгать! Шәһәргә качам! Бакча читендәге бүкәнгә җәелепләр утырып, иркенләп бер тәмәке тартырга да вакыт юк бит монда. Әнә көтүдән сыеры кайтып җитте тагын. Күрше сыерын кара син, үзе матур, үзе зур имчәкле. Безнеке?! Ашатып торган килеш, кибешкән-корышкан. Ни сөте, ни имчәге. Кеше сыеры көтүдән кайта да, мөгезе белән…

Булды, җитте, җәмәгать! Шәһәргә качам! Бакча читендәге бүкәнгә җәелепләр утырып, иркенләп бер тәмәке тартырга да вакыт юк бит монда. Әнә көтүдән сыеры кайтып җитте тагын. Күрше сыерын кара син, үзе матур, үзе зур имчәкле. Безнеке?! Ашатып торган килеш, кибешкән-корышкан. Ни сөте, ни имчәге. Кеше сыеры көтүдән кайта да, мөгезе белән кече капканы ачып, керә дә китә. Минеке (безнеке инде!) хатынга охшаса да охшар икән. Мөгрәп тик тора, миңгерәү. Себерке сабы белән сыртына кундырасы нәрсә.
Чү, галуш эчендә нидер кыймылдый әле монда. Ах, авылын сагынаем, колорадо кортлары кереп тулган! Бакчадан бәрәңгене алгач, урамга кадәр чыгалар мөртәтләр. Утырсаң, өстеңә үк менәләр. Бер капчыкка җыеп, Авыл хуҗалыгы министрлыгына илтеп бушатам инде мин боларны. Шуннан соң, берәр юньлерәк агу уйлап тапмаслармы ичмаса!
Көш! Кая чыгасың? Шушы кызыл тавыкларны әйтәм: гел перәме депутатлар булып күренәләр күземә. Үзләре ашап туймыйлар, ә салган күкәйләре юк. Әтәчкә «Жириновский» дип кушамат тактым. Көндезме ул, төн уртасымы — кайчан карасаң да, вакытлы-вакытсыз кычкырып тик йөри. Бик нервыга тисә, чалып ташлыйм инде мин аны, авылын сагынаем…
Һо, мәчебез тәрәзә төбенә килеп утырды. Балда-майда яшәп тәмам симерде, тычкан тоту турында уйламый да. Өйнең түренә, иң йомшак урынга менеп кунаклый. Анысына инде түзәрсең, әмма мырлапмы-мырлый бит әле ул. Мәчене кемгә охшатуымны үзегез дә чамалагансыздыр инде…
Әй, хатын, син анда минем коммунист туганнарыма яңа чапкан печәнне сала тор. (Сәхнә артында «Ярар» дигән тавыш ишетелә.) Туганнарым дип сарыкларны әйтәм мин. Коммунист вакытымда, нәкъ сарык кебек аңгыраланып, якты киләчәккә, коммунизмга ышанып яшәгән идем. Ахырда дөрес әйтелгән сүз булган икән ул үзе. Абрамович кебек олигархларга коммунизм килде ләбаса. (Сәхнә артында «Обама сө зәргә маташа! Керәсеңме инде син, юкмы?» дип кычкырган тавыш яңгырый.) Сөзә торган гадәте булганлыктан, яшь үгезгә Обама дип кушамат таккан идем. Бергә гомер иткән хатынымны имгәтеп-нитеп куймасын тагы, авылын сагынаем!.. Хәзер, карчык, хәзер керәм… И-и, җәмәгать, күрегез сез бу хуҗалыкны! Шушы муллыкны, шушы иркенлекне калдырып, ничек шәһәргә китәсең ди, җүләр! Яшик әле яшәлгәндә…

C:UsersАйсылуDesktopimages.jpg

Аналар көне өчен сценарий

Әзерләде: 5 нче сыйныф җитәкчесе

Солтанова А.М.

27 нче ноябрь, 2015 нче ел

Җыр:  Садриева Әдилә                                                                                        (1)

1.аб Хәерле көн кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән  котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

2.а.б Кадерле әниләребез!  Балагызның берәве сез, гаиләнең йөрәге сез, иминлекнең терәге сез, һәркемнең кирәге сез. Сез чаялар, сез батырлар, сез дөньяда иң матурлар. Сез булганга тормыш ямьле, сез булганга яшәү гамьле.

1.аб.Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгалары кояш кебек кайнар.

Эретерлек гранит кыяны.

2.а.б.Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы,

Шатлыкларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң атканда,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлеккә аңа тиңнәр юк.

   1.аб Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме –

Бергә : Әнкәй, хатын-кыз!

Әниләрне бәйрәм белән котлар өчен башлангыч сыйныф укучыларын сәхнәгә чакырабыз.    ( 2)

1.: — Әни…. Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! — Әни… Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен.  Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре… Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.  Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!  Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул.

-Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып сине кем караган?

2. -Әнием!

1: -Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?

2.   -Әнием!

1.: — Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

2: -Әнием!

1.: — Беренче тапкыр мәктәпкә сине кем алып килгән?

2   — Әнием!

Кадерле әниләребез сезнең өчен 5 нче сыйныфлардан бүләккә бию.        (3)

1: — Ана – бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга! Шуңа күрә зур горурлык белән без сөйлибез ана турында.  

Ана! Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе, күңелнең ул иң-иң түрендә. Ул – салкында синең җылытучың, юанычың авыр көнеңдә.

2.— Тик син генә, әнкәй, тик син генә, сабый чакта мине баккансың. Төн йокыңны бүлеп уянгансың, юрганымны килеп япкансың.  Син әйтәсең, әни, күз нурым дип, хәтеремдә калыр бу сүзең. Гомер буе якты маяк булып, нур сибәрмен сиңа мин үзем!  

 6 нчы сыйныф укучыларыннан әннләренә бүләккә  кызыклы күренеш. Сәхнәгә  сыйныфларны чакырабыз.             (4)

1.   — Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле, әниләребез.Безне назлап үстергәнгә, әниләр, рәхмәт сезгә!

2.  — Һәрвакыт эшчән булганга,  

Әниләр, рәхмәт сезгә!

1.   — Һәрвакыт тырыш булганга,

   Әниләр, рәхмәт сезгә!

2  — Бөтен әниләргә кояш тигез өләшсен нурын.

Бергә: —Таңыбыз тыныч булсын!

Сезнең алда  7 нче сыйныфлардан  бүләккә җыр.          5

1: Әни, әнием, әнкәй! “Әнкәй” сүзе үзенчә йомшак, ягымлы ишетелә, бер олы мәгънәне аңлата.

2 а.б.

Әнкәй диләр, әнкәй генә диләр,

Йомшак искән җылы җилләрне,

Әни сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып-үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-ана диләр.

Ул әнкәйдә кыйммәт булганга.

“Әни” дән дә гүзәл бармы бер сүз?

Әйтегезче, дуслар, туганнар!

1.а.б. Ана – бәхет, шатлык өләшүче, ана безнең сүнмәс маяк ул.

Кайгыда да ,һәрчак шатлыкта да балаларым диеп яна ул.

Бу дөньяда иң кадерле, иң яхшы кеше – әни!

Бел кадерен әниләрнең, хөрмәтлә һәм бел зурлый.

Һәркемгә дә газиз әни, әни сүзе изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә, бу гади сүз – үлемсез!

Әни, әнкәй, син бит минем берәү, йөрәгемнең иң-иң түрендә.

Күңел җылың,якты йөзең белән маягым бул гомер- гомергә.

         6

Ә хәзер  8 нче сыйныф кызларын үзләренең матур биюләре белән сәхнәгә чакырабыз.

2.а.б.

Әниләрнең назы белән без керәбез һәр көнгә.

Кояш кирәк җир йөзенә, әни кирәк һәркемгә.

Дөньяда иң газиз кеше – әниләр,һәркем белә.

Аларның җылы сүзләре җанга рәхәтлек бирә.

Әни бит ул – изге кеше,изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый, әни тормыш көзгесе

1.аб.

Әнкәемнең бүген чырае шат,гөлләр алып килгән яз кебек,

Нәрсә генә бүләк итсәм дә мин аның хөрмәтенә аз кебек.

Мөмкин булса,җыеп учларыма бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә җылы кочагында назлый белә кызын, улларын.

Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә йолдыз сузар идем кулына.

Әни кеше генә җан сулышын өрә синең гомер юлыңа.

Олыгайгач та мин аңа табынып чал чәченә башны иярмен.

Олы бүләгемне сузган чакта:-Озын гомерле бул!- диярмен.

2.а.б.

“Әни” диеп ,җылы итеп, эндәшә һәрбер бала.

Һәрбер кеше шатланадыр әни барга дөньяда.

Бүген олы бәйрәм – әниләр бәйрәме,

Китерегез аларга ак гөлләр бәйләме.

Бирегез аларга җан – күңел җылысын,

Әйтегез,әйтегез рәхмәтнең олысын.

Өй түренә утыр, әни, бүген синең бәйрәмең,

Сиңа бүген бәйрәмгә без бүләк әзерләдек.  

Әниләрне бәйрәм белән котлар өчен сүзне 9 нчы сыйныфларга бирәбез.(7)

2 а.б.Ильнар,  статистикага күз салыйк әле: беләсеңме, уртача алганда, әниләр авыру балалары янында якынча 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да,  үз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буена юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус  тавы биеклеге булыр иде; әниләр тарафыннан үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде; әниләр балалары өчен борчылып күпме күз яшьләре түгә икән?

1 а.б Әйе шул. Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул.

 2 а.б. Кадерле әниләребез! Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр улларыгызны корыч ихтиярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идеме икән татарда? Әгәр дә сез тырышмасагыз, булыр идеме икән безнең мәктәптә “4” һәм “5” легә укучылар?

Ә хәзер әниләрне бәйрәм белән котлау өчен 5 нче сыйныфларга бирәбез. Әниләр өчен без кызыклы күренеш күрсәтеп китәбез.        ( 8)

1.: Кадерле әниләребез! Сез бүген иң матурлар, иң мөлаемнар,иң чибәрләр һәм иң сөйкемлеләр! Безнең  сыйныфның социологлары әниләрнең “Барыннан да ныграк кайда булырга теләр идегез ? дигән сорауга җавапларын билгеләделәр.

Кешеләр булмаган утрауга, бер кешене дә күрмәскә, бер нәрсә дә ишетмәскә -20%, айга – 30%, әни янына – балачакка һәм тизрәк – 50%.

Без сезгә аерым утрау да, айга баруны да тәэмин итә алмыйбыз. Шуның өчен без сезгә балачакка кайтырга тәкъдим итәбез.

(Музыка)

Кыңгырау шалтырый, укытучы керә.)

2А.б  Исәнмесез! Нишләп утырасыз?! Укытучының кергәнен күрмисезмени?

Утырыгыз.Математика дәресе. Тапкырлау табл. тикшерәм. Бер генә кат аңлатам. Мисалның җавабын кул чабу белән җавап бирәсез. Аңлашылдымы?

Сиразетдинова 2*2

Низамова 3*3

Гатауллина 2*2

Бикмуллина 5*1

Молодецлар булдырдыгыз! Иртәгә масса берәмлекләрен сорыйм. Барыгызга да “5”ле. Дәрес тәмам. Киләсе дәрескә әзерләнегез.   Ә хәзер музыкаль тәнәфес. Сүзне  8 нче сыйныф укучысы Садриева Әдиләгә  бирәбез.                ( 9)

1.б: Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

2 а.б. Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең  өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да Ана күрсәтер! Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Сезнең мәрхәмәтлелек чиксез!

6 нчы сыйныфлардан бүләккә бию. (10)

1 а.б. Иртән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул: — Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием бары.

2. б. Мәктәптән арып кайтканда

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

  • Кайттыңмы, балам? – диеп

Кем булсын соң, кемнең шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

Ә хәзер котлау өчен сүзне кабат 7 сыйныфларга бирәбез. (11)

1 а.б. Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле  күзләр — әниемнеке.

Йомшак, җылы куллар — әниемнеке.

Иң-иң татлы сүзләр — әниемнеке,

Җан изрәткән җырлар — әниемнеке.

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

Әниләргә Хайруллин Рөстәмнән бүләккә – җыр. (12)

1.:-АНА- ул бөек зат ,ул изге зат,

2.: -ул күркәм, гүзәл, уңган-булган,

1:-тырыш, оста, җитез, түземле,

2.:- ул-тормыш бизәге, тормыш чәчәге,

1.: йомшак табигатьле, нәфис, хисчән,

2.:-гаилә җылысын саклаучы.  

1.:-Ана сиңа гел яхшылык тели, гаепләрең булса – кичерә, турылыклы калыйк гомер буе ,Ана дигән күркәм кешегә.                                          

2.: Ана күңеле мәңге күләгәсез, ана күңеле мәңге бозланмый. Кирәк икән, ул баласы өчен яшьлеген дә, саулыгын да, гомерен дә хәтта кызганмый.

1.:- Газиз Әнкәй! Йомшактыр кулларың, татлыдыр сүзләрең, җылыдыр карашың, тансыктыр табының. Сабыйлык языннан бүгенге көнгәчә безләргә зур бәйрәм тибеше җаныңның! И, ходай кабул ит безләрдән зур гозер: Әнкәйгә бир саулык! Әнкәйгә бир

гомер!

10-11 сыйныфлардан сезнең өчен скетч.( 13)

2: -Кадерле әниләребез! Сезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган, Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек! Гомер юлларыгыз озын булсын, тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, авырлыклар мәңге килмәсен.

1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк итик,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

14 номер Җыр : Гимадова Зилә

Әле билгеле түгел

Солдатта хезмәт иткән татар егете командирына керә
— Миңа өйгә кайтырга кирәк. Хатын бала табарга тиеш.
Аны бер атнага кайтарып җибәрәләр. Килгәч, командир сорый:
— Ну, ничек… Кызмы, малаймы?
— Белмим әле. Тугыз айдан билгеле булачак инде.

Юбилей

Бер татар чәчәк кибетенә керә:
— Зинһар өчен, миңа минем хатыныма иң матур чәчәк гөлләмәсе ясап бирегез әле.
— Сезнең хатыныгыз белән, мөгаен, ничәдер еллык юбилеегыздыр.
— Юк, бер ай.
— Эх!..  Сез шундый яхшы бүләк ясыйсыз!.. Һәм нибары бер ай…
— Әйе, бер ай… мин өйгә кайтмаганга…

Саф безнеңчә милли тутыйкош

Бер мужик кибеттә йөргәндә тутыйкош күрә. Бу тутыйкошның аягыннан ике җеп асылынып тора. Килә дә берсен тарта бу моның, тутыйкош французча сөйләшә башлый. Әйләнеп килә дә икенчесен тарта, тутыйкош инглизчә сөйләшә башлый. Мужик аптырый. Икесен берьюлы тартсам нишләр икән, дип уйлый. Килә дә тарта. Тутыйкош саф татарча итеп:
— Анаңны, егасың бит инде, яптырный…

Тузга язмаган сүзләр

Утыз ел элек бу сүзләр өчен, бәлки, юләрләр йортына ябарлар иде:
Мин урманга китәм, телефоннан шалтыратырсың әле…
Башкача сөйләшә алмыйм, кулым туңды…
«Шүрәле»не ялгыш сөртеп ташлаганмын…
Блин, синең почтаңа кереп булмый…
Биш минут элек хат җибәргән идем, алдыңмы?..
Фотоңны миңа ыргыт әле…
Телефонны өйдә калдырганмын…
Югаласың син, сөйләшеп булмый, әйдә, метродан чыккач шалтыратам…
Минем телефонга акча сал әле…
Нибары биш гига гына анда…
Телефоныңа яздыр әле…
Бу папканың исемен алыштырма…
Ул киноны мин телефоннан карадым инде…
Нобель премиясе лауреатларының китабын суырттым әле…
Монда вай-фай яхшы тота икән…

Адин чай, дыуа коймак

Бер чи татар Мәскәүгә килә, татарчадан башка бер сүз дә белми. Кафега тамак ялгап алырга керә, бар стойкасы артында негр тора. Абзый бөтен белгән русчасын эшкә җигә:
— Адин чай, дыуа коймак.
— Я не понимаю тебя.
— Ну адин чашка чай, дыуа ыштук коймак инде.
— Не, не понимаю.
— Бер чәшке чәй, ике коймак, анаңны сатыйм, шуны да аңламыйсың… — дип аптырап татар өстәлгә  100 доллар акча куя. Негр шундук җанланып китә:
— Духовкада бәлеш тә бар, әллә җылытып китерим?

Кем пеләшрәк?

Ике пеләш татар кычкырыша.
– Ә син миннән пеләшрәк!
– Ничек ул, синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!
–  Синең  башың зуррак!

Татарлар килде

Марсиан көндәлегеннән.
20 октябрь. Японнар килде. Нанотехнологияләр ярдәмендә безнең бункерларны биш сәгать эчендә ачып керделәр һәм “суши” өләштеләр. Тәмле булды, әмма барыбызга да җитмәде. Японнарны ашадык.
21 октябрь. Американнар килде. Алдынгы технологияләр һәм атом коралы ярдәмендә бункерларны ике сәгать эчендә ачып керделәр һәм “гамбургер” өләштеләр.   Тәмле булды, әмма барыбызга да җитмәде. Американнарны ашадык.
22 октябрь. Татарлар килде. “Анаңны ” дип башланган серле сүз һәм балталар ярдәмендә бункерларны ярты сәгать эчендә ватып керделәр һәм “маңгаеңа бирәм” өләштеләр. Тәмле булмады, әмма барыбызга да җитте.

Минем урам кайчан?

Казан урамы буйлап троллейбус бара. Йөртүче тукталышларны игълан итеп бара:
— Киләсе тукталыш Сыртланов урамы.
Үтеп китәләр.
— Сыртланов урамы тукталышы. Киләсе тукталыш — Гарифьянов.
Тагын үтеп китәләр.
— Гарифьянов урамы. Киләсе тукталыш бертуган Касимовлар…
Шунда йөртүче янына бер бабай килә дә:
— Улым, минем фамилия Хабибуллин. Миңа кайчан төшәргә?

Идеаль гаилә

— Нинди юләр ир соң син?!. Минем гүләйт иткәнне бөтен авыл сөйли ич инде.
— И, тилекәем, син шуларның гайбәтенә ышанасыңмы инде?

Гаилә башлыгы

— Син гаилә башлыгы, үзең хәл ит.
— Нишләп мин булыйм ди инде… Без гел барсын да бергә хәл итәбез ич.
— Барыбер, син — гаилә башлыгы.
— Нишләп мин?
— Бәхәсләшмә минем белән!
Шул минуттан алып ир — гаилә башлыгы.

Татарча мэзэклэр — М. Кәбиров тупламасыннан

(Барлыгы 969 карау, бүген — 16 кеше)

Яңа елны каршы алганда, йә булмаса каникулларда дуслар, туганнар, гаилә белән уеннар уйнарга мөмкин! Без сезгә бүген тәкъдим итәсе уеннар гади түгел… тылсымлы! Алар кәефне дә күтәрә, араларны да якынайта. Киттекме? 

1. “Иҗади конкурс”

Уйный башлар алдыннан шапка эченә Яңа ел темасына карган сүзләр язылган кәгазьләр салыгыз. Мисал өчен: кар, Кыш бабай, чыршы, буран. Һәр катнашучы үзенә эләккән сүз кергән берәр җыр җырлап күрсәтергә тиеш.

2. “Кем тизрәк?”

Катнашучылар зур размерлы киез итекләр киеп чыршыны йөгереп әйләнеп узарга тиеш, кем беренче – шул җиңүче, чыршы төбендәге яткан бүләк аңа була.

3. “Бияләй”

Алып баручы катнашучының күзләрен бәйли, кулына йон бияләй кидертә. Ул кулына тоттырылган әйбернең бияләй аша тотып карап нәрсә икәнлеген аңларга тиеш.Әгәр белә алса, шул нәрсә аңа бүләккә була.

4. “Кәнфитне тап”

Катнашучы алдына он салынган савыт куялар, ул куллар ярдәменнән башка он эченә күмелгән кәнфитне алырга тиеш була.

5. “Алманы ал”

Бу юлы он урына – су, кәнфит урынына – алма. Шулай ук кул ярдәменнән башка алырга кирәк.

6. “Кар бөртекләре”

Алып баручы кар бөртекләрен — йомарланган кәгазь кисәкләрен идәнгә тарата. Катнашучыларның күзләре бәйләнә һәм алар кар бөртекләрен кәрҗингә җыярга тиеш булалар. Кем күбрәк җыя, шул – җиңүче.

7. “Кем күбрәк?”

Бер минут эчендә алдан әзерләнгән киемнәрне булдыра алган кадәр күбрәген кияргә кирәк. Шушы вакыт эчендә кем күбрәк кияргә өлгерә, шул җиңә.

8. “Оч, оч”

Алып баручы мамык кар бөртеген өскә ыргыта. Катнашучыларның максаты – кар бөртекләре идәнгә төшмәслек итеп өреп тору, кемнең кар бөртеге һавада озаграк тора – шул җиңүче.

9. “Яңа планета”

Һәр катнашучыга шар һәм фломастер өләшеп чыгалар. Алар яңа планета ачалар: шарны кабартып, анда фломастер белән кешеләр ясыйлар. Кемнең “планета”сында кешеләр күбрәк, шул җиңә.

10. “Кем өлгер?”

Уенда ике кеше катнаша, аларның араларына урындык куялар,урындык өстендә берәр әйбер (мәсәлән, шоколад). Алып баручы рөхсәт биргәннән соң кем беренче кулын шул әйбер өстенә куя, шул җиңә.

11. “Шарт”

Һәр катнашучының күзен бәйлиләр һәм алларына шар куялар. Максат – шарларны шартлату. Тик бер кечкенә генә сер бар: уйнаучыларның күзләрен бәйләгәч, шарларны алып куябыз ?

12. “Битлек”

Уенчыга битлек кидертәләр. Тик ул анда нәрсә сурәтләнгәнен күрмәскә тиеш. Ул калганнарга төрле сораулар биреп нинди битлек кигәнен белергә тиеш. Аның сорауларына “әйе”, “юк” дип кенә җавап бирергә ярый. Дөрес әйтсә, битлек аңа бүләккә була.

13. “Кем артык?”

Идәнгә 6 кар бөртеген түгәрәк буенча тезеп куялар. 7 катнашучы алар тирәли музыкага әйләнеп йөри. Җыр туктауга, катнашучылар үзләренә бер кар бөртеге ала, кемгә җитми кала, ул уеннан чыгарыла. Әлеге конкурс бер генә катнашучы калганчы дәвам итә.

14. “Чорныйбызмы?”

Озын бауның бер башына бүләк, ә икенче башына карандаш бәйләргә кирәк була. Катнашучылар бауны карандашка чорный, кемнең бүләге үзе янына тизрәк килеп җитә, шул җиңә, бүләге үзенә була.

15. “Бушатабызмы?”

Әлеге уен өлгерлеккә. Һәр уенчының ике стаканы бар: берсе буш, икенчесе су белән тулык. Кем бал кашыгы белән тулык стакандагы суны бушына тизрәк күчереп бетерә, шул җиңә.

(Булатова Дилбәрнең “Сайлау” хикәясе буенча инсценировка)

Катнашалар:
Нурия – 11 нчене быел гына тәмамлаган яшь кыз
Мәдинә — Нуриянең нәнәсе,
Мәхмүт — Нуриянең әтисе

Вакыйга җәй көнендә, гадәти авыл өендә бара. Өйдә Мәдинә, чәй табыны әзерләп йөри.

М ә д  и  н ә. И, шушы Илнурның игелеклелеге…  Ул ярдәм итмәсә, бу печән бүген кайтачак та түгел иде… Үзе төяште, кайтарышты. Менә хәзер турыга абзар башына ук өелә печәнкәем… (Тәрәзәдән карап.) Көчле шул яшьләр, бер селтәгәндә ярты чүмәләне ыргыта түбәгә… И-и, кара, кертеп тә бетерделәр…
Тастымал тотып чыгарга итә. Нурия, кереп тастымалны кулыннан алып чыгып йөгерә. Мәдинә тәрәзәдән карый. Нурия керә.

Подробности
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 716


Тулырак…

Сатирик комедия 2 пәрдәдә.

Пьеса Вакыйф Нуриевның “Кышның озын бер төне…” исемле бәяны буенча язылды.

Алтыпочмаклы гади авыл өе. Сәхнәдә түр ягы һәм алгы якның да бер өлеше күренә төн. Алгы якта суыткыч һәм чоланга ишек барлыгы күренеп тора. Г а р и ф җ а н белән Ә м и н ә караватта йоклап яталар. Тәрәзә шакыйлар…

Подробности
Автор: Super User
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 1252


Тулырак…

Пьеса, 6 күренештә

Катнашучылар:

Җәмил – авыл малае, 6 яшендә.

Оксана – аның сеңлесе, 6 яшендә.

Көнбикә – Җәмилнең әнисе, 26-30 яшьләрдә.

Гөлбикә — Көнбикәнең әнисе, 50 яшьләрдә.

Подробности
Автор: Майруза Насырова
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 1495


Тулырак…

Кыш бабайның өе. Өйдә Кыш бабай үзе һәм карчыгы Буранбикә (ул кардан ясалган снежная баба га охшап тора.)

Б у р а н б и к ә (телеграмма күтәреп керә). Менә, карт, тагын бер җирдән телеграмма килгән әле монда. Бу атнада әллә йөзенче телеграмма инде бу.

К ы ш б а б а й. Йөзен йөз дә, бер дә уку белән сикереп торып юлга чыгарлык итеп язалмыйлар телеграммаларын. Менә бер авылдан нинди телеграмма җибәргәннәр, кара әле: Кыш бабай! 29 декабрь сәг 20.00 гә безгә кил. Шул да булдымы чакыру: хөрмәт күрсәтү юк, үтенү юк… Фәлән көнне фәлән сәгатькә кил имеш… әйе менә, чаптым ди хәзер, урыс әйтмешли, разбежался.

Подробности
Автор: Майруза Насырова
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 1225


Тулырак…

(Балалар өчен Г. Тукай әсәрләре буенча пьеса.)

Кәҗә белән Сарык(аларны татарча киенгән малай белән кыз дип тә күз алдына китерәм. Малай (сарык ) капчык тоткан, кыз(кәҗә) аны култыклап алган.) сәхнәгә (болынга) керәләр. Болында чәчәкләр, төрле матур куаклар үсеп утыра.(Кечкенә балалар чәчәк тотып, яки куак тотып утырса да ярый дип күз алдына китерәм)

Подробности
Автор: Майруза Насырова
Категория: Сәхнә әсәрләре

Карау саны: 2203


Тулырак…

  1. Сөю тозагы

  2. Югалган язмышлар (Телсез гармун)

Табиб практикант белән бергә авыруларны кабул итә. Табибны телефонга чакыралар, практикант үзе генә кабул итә. Кире килсә — практикант өч авыруны дәвалаган дип сөйлиләр. Ничек?

Практикант сөйли:

Беренче авыруның эче китә иде. Эч йомшарта торган дару бирдем. Ул коридор буйлап йөгереп китте дә, бераздан кулын селтәп, хастаханәдән чыгып китте. Икенче авыру култык таягыннан иде. Мин аңа да эчне йомшарта торган дару бирдем. Ул башта култык таяклары белән титаклады, аннары аларны ташлап йөгерде.

Табиб почмакта кып-кызыл күзле бер кешене күреп ала.

Ә бу кем?

Ә ул йөткерүдән зарланып килгән иде. Мин аңа да эчне йомшарта торган дару бирдем. Ул йөткерергә куркып утыра.

Невропатолог янына авыру килә.

Доктор, мин үземне начар хис итәм.

Сезгә бәвел тапшырырга кирәк.

Авыру гаҗәпләнә, әмма стакан белән бәвелен алып килә.

Табиб озаклап бәвелне карый. Авыру инде курка ук башлый. Доктор кисәк кенә бәвелне авыруның йөзенә сибеп җибәрә.

А-а-а-а-а!

Бәвелгә караганда, сезнең эчке органнарыгыз бер дигән. Әмма нервларыгызны дәваларга туры килер.

Әби поликлиникага килә. Бүлмәгә керә дә, ак халатлы иргә зарлана башлый:

Минем аякларым авырта.

Өскәрәк!

Эчем дә авырта шул.

Өскәрәк дим!

Йөткерәм дә.

Өскә!

Башым да авырта шул.

Өскә дим! Өске катка! Ә мин бухгалтер.

Доктор, минем хатыным белән берни дә барып чыкмый.

Мин сезнең анализлардан чыгып шуны әйтә алам — 300 мең сумлык бер операция кирәк. Яки 100 мең сумлык берничә операция.

Миңа хатыным белән киңәшергә кирәк иде… Иртәгә әйтермен.

Иртәгесен:

Ничек, нинди карар кабул иттегез?

Без кухня алырга булдык.

Доктор, мин тәм тоймый башладым. Аннары хәтерне дә җуйдым.

Тәәк. Хәтер буенча иртәгә килерсез. Ә бүген менә бу 17 саны куелган даруны кабыгыз әле.

Доктор, бу бит тизәк!

Менә бит, тәм тоясыз икән!

Иртәгесен:

17 саны даруны кабыгыз әле!

Анда бит тизәк!

Менә хәтерегез дә яхшырган дигән сүз.

Хирурглар бәхәсләшә:

Иң җайлысы — китапханәчеләргә операция ясавы. Аларның барлык органнары да алфавит буенча урнашкан.

Юк, электрикларныкы. Аларның төрле органнары төрле төстә, берни дә бутамыйсың.

Юк, иң җайлысы автомеханикларга операция ясавы. Аларның һәрвакыт артык детальләре кала, әмма алар беркайчан да тавыш чыгармый.

Сезне шатландыра алмыйм. Бер үпкәгезне кисеп ташларга туры килер.

Ничек инде? Минем бит үпкәм авыртмый.

Бавырыгыз сыймый.

Бер бабай табиб янына килә.

Мин 20 яшьлек кызга өйләнгән идем. Ул балага узды. Мине тикшереп карагыз әле — мин бала ясарлык микәнни?

Доктор:

Мин сезгә бер әйбер сөйлимме? Минем бер дустым ауга барган иде. Патроннарын өйдә онытып калдырган. Бара икән, бара икән, кабан килеп чыккан. Ул мылтыгын күтәргән генә икән, кабан егылган!

Кемдер аткандыр.

Менә мин дә шулай дип әйтмәкче булам.

Доктор, операциядән соң Ален Делон кебек буласың дип әйткән идегез.

Дөрес бит инде, ул да хәзер сезнең кебек үк карт, чирле кеше. 

Бер кешегә операция ясыйлар.

Хәзер сезгә ашарга ярамый. Арт юлыгыздан шприц белән манный кертеп кенә ашарга туры килер.

Бераздан авыру доктор янына килә. Кәефе яхшы.

Ничек кәефләр?

Яхшы!

Ә нигә артыңны биетеп торасың?

Дустым сагыз биргән иде.

Доктор, хатын белән булганнан соң минем колаклар шаулый.

Сиңа ничә яшь соң?

Алтмыш.

Ә алтмыш яшьтә син нәрсә ишетмәкче буласың соң? Кул чапканнарынмыни?

Бер ир табибка килә.

Минем хатыным белән барып чыкмый.

Хатыныгыз белән килегез!

Ир хатыны белән килә. Табиб хатынга:

Чишенегез. Читкәрәк китеп басыгыз. Биеп күрсәтегез! Борылып басыгыз. Ярар, аңладым, киенегез!

Доктор! Минем хатын белән берни дә булып чыкмый дим!

Кызганыч, синең хатын белән минем дә берни килеп чыкмас иде.

Өч авыру бер үк зар белән табиб янына килә.

Доктор, тын кысыла, йөрәк кага, йоклап булмый.

Пенсияң күпме?

12 мең.

Күбрәк җиләк-җимеш!

Икенчесе:

Доктор, тын кысыла, йөрәк кага, йоклап булмый.

Пенсияң күпме?

9 мең.

Күбрәк яшелчә!

Өченчесе:

Доктор, тын кысыла, йөрәк кага, йоклап булмый.

Пенсияң күпме?

5200.

Күбрәк саф һава!

Авыру:

Доктор, мине үбегез әле!

Доктор:

Миңа ярамый. Табибларның медицина этикасы кагыйдәләре буенча авыруларны үбәргә ярамый. Ә гомумән алганда, мин прием вакытында сезнең белән йокларга да тиеш түгел идем.

Табиб авыруны карый, башын чайкый, телен шартлата.

Авыру, коты алынып:

Доктор, нәрсә минем!

М-да…

Дәвалап буламы соң?

Ничек әйтергә? Операция ясарга кирәк. Бик катлаулы, бик авыр операция.

Мин яшәячәкменме соң?

Шундый операциядән соңмы? Яшәячәксең анысы. Әмма мин киңәш итмәс идем.

Бер хатын приемга килә:

Доктор, мине ирем генә канәгатьләндерми.

Сөяркә табыгыз.

Бар минем.

Тагын берне табыгыз.

Унау инде.

М-да. Алайса сездә авыру инде. Менә бу даруларны эчеп карагыз!

Хатын өенгә кайткач, доктор язган рецептны иренә суза:

Менә кара — табиб язып бирде, авыру мин! Ә син һаман фахишә дә фахишә…

Авыл больницасында операция. Авыру ыңгыраша башлый.

Хирург:

Наркоз бирегез!

Ниндине?

Нинди бар, шуны!

Медсестра:

Бәлли-бәлли итәр бу…

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татарча кыз алу сценарий татарча
  • Татарча курчак театры сценарий
  • Татарча комедиял?р сценарий
  • Татарча 9 майга сценарий татарча
  • Татарча ?киятл?р сценарий