Тухватуллина фарида биография ведущая тнв музыкальные поздравления

Фәридә Төхфәтуллина - Татарстанда танылган алып баручыларның берсе. Фәридә апаның үзен, тавышын белмәгәннәр бик сирәктер. Ул гел елмаеп, ягымлы гына эндәшер кебек, әмма аның да тормышында төрле чаклар булган...

«Кешене беркайчан да хурламыйм»

Фәридә апа, сез ТНВ ачылганнан бирле шунда эшлисез. Бер урында эшләү ардырмыймы?

Мин бит белемем буенча инглиз һәм татар телләре укытучысы. Параллель рәвештә кайвакыт репетитор буларак балаларны укытам. Шулай ук сценарийлар язу белән дә шөгыльләнәм. Алай бер урында гына утырып торганым юк.

Ник укытучылык эшен сайламадыгыз?

Студент чакта рус балаларына татар телен укыттым. Ошамаудан китмәдем. Укыту методикасының камил булмавын ул вакытта ук белеп алган идем. Әмма аны үзгәртергә хокукыбыз булмады. Ә балаларны мин бик яратам. Машина йөртү таныклыгым булса да, рульгә утырмадым. Шуңа күрә еш җәмәгать транспортында йөрим. Шунда балаларны күрсәм, елмаймыйча түзә алмыйм. Сабыйлар шундый самими, бер гөнаһсыз була бит алар.

Журналистика үзгәрәме?

Без классик юнәлештә эшли башлаган идек. Заманында Илфат Фәйзрахманов, Илгизәр Хәйруллиннар укытты. Үзгәрергә тиеш тә ул, Алинә. Хәзер яшьләр чоры килә, дип әйтәбез. Әмма башка замана дип кенә гыйлем ягы кимемәсен иде. Сәләтле, ихластан кызыксынып, татар журналистикасы дип янган яшьләр бар. Әле бит рус журналистикасына күчмәү дә кирәк… Журналистлар яктырта торган темалар да үзгәрә. Аннан соң бүген Интернет төп мәгълүмат чыганагы булып тора.

Әгәр тискәрерәк якларын барласак, мәгълүматларны өстән-өстән генә җиткерү бар дип уйлыйм. Һәм тагын бер үзгәреш бар — бөтенләй көтелмәгән фикерләр ишетелә. Монысы уңай үзгәрештер.

Фикереңне әйтү — ул кыюлыкмы?

Әйй, әмма гыйлем дә булырга тиеш. Кыюландым да тузга язмаган фикерләрне җиткерәм әле, дигән сүз түгел. Текстларның форматы да үзгәрде — аларның күләме башка. Җыйнак кына текст эчендә зур һәм мөһим фикер җиткерү алга планга чыкты. Телевидениедә дә шулай — әйтеләсе фикереңне, мәгълүматны тиз арада җиткерергә кирәк. Кешенең игътибары да җуелмаска тиеш.

Татар матбугаты үз укучысын югалтып бармыймы?

Районнарда, авылларда укучылар бар. Артык төшенкелеккә бирелмик. Әмма, әйтеп киткәнемчә, хәзер социаль челтәрләр бар. Заманасы шул. Һәр газета-журналның диярлек үз сайты бар. Шулай да Интернеттан уку да татар матбугаты белән кызыксынуга керә дип уйлыйм.

Үзегез нәрсә укыйсыз?

Мин заманадан калышмаска тырышам. Барысын да карап барам диярлек. Эш буенча да кирәк бит. Әмма мин беркайчан да кешене хурламыйм. Кем белсен, бәлки кеше миңа рәнҗер. Ә кешене рәнҗетергә ярамау турында әйтеп торасы да юк. «Дөрес язмыйсың», — дип кешегә ничек әйтеп булсын?.. Дөрес сорау белән дөрес булмаган сорауның аермасы нидә? Габдерәхимнең үз стиле, мәсәлән. Аның үз юлы. Журналистның эше — сорау бирү.

Минем әңгәмәдәшләрем дә гел үзгәреп тора. Кайчак зәвыклы даирәдә эшләүче сәнгать әһелләре килә. Күп очракта мин бирелгән сорауларыма җавапны инде алдан белеп торам. Һәр әңгәмә алдыннан әзерләнәм, моңа кадәр язылган мәгълүматларны барлыйм. Әңгәмәдәш, сиңа ышанып, синең алдыңа килеп утыра. Мин аларны төртеп ега алмыйм… Ул бит килгән, сиңа ышанган. Әле без өстәвенә турыдан-туры эфирда эшлибез. Минем алып баруымны, сорау бирүемне ошатмаучылар шулай ук бардыр, килешәм.

Сез әңгәмәдәш белән сорауларны алдан ук карап чыгасыздыр. Алай кызык түгел.

Мин артык чеметмим. Әмма шулай ук көтелмәгән сораулар биргәлим. Алдан сөйләшеп куймыйм, диярлек. Берничә генә язучы яисә җырчы бар, алар белән мин эфирга хәтле сорауларны билгели алам.

Әңгәмәдәшләрне бүлү шулай ук бик дөрес түгелдер. Алар сездән «чәнечкеле» сорау бирер дип куркамы?

Әзерлекле булып килергә тели алар. Тагын бер әйтим: турыдан-туры эфир бара. Бары тик фикерләрен туплап кына киләләр. Мин дә бүген синең яныңа килгәндә ниндирәк сораулар бирер икән дип уйладым.

«Алкамны югалткач, әнидән шомырт агачына менеп качтым»

Сез әйбәт кебек, әмма барыбер төрле вакытлар буладыр…

Әйе, усал да була алам. Тәлапчәнлектән киләдер бу. Балаларга карата да кайчак кырысрак булып куям. Аннан соң: «Катырак әйтеп куйдым бугай», — дим. Баланы иркәлим дип, аның һәр теләген үтәргә кирәкми. Бала — бәгырь җимеше, аның белән сөйләшергә кирәк. «Юк», — дип кырт кисү, яисә: «Ярый, синеңчә генә булсын», — дип түгел. Бала ул синең өчен иң якын дус, сердәш икәнлегеңне аңласын. Безне дә гел баштан сыйпап тормадылар. Әмма, шөкер, яман юлга басмадык, әти-әнигә үпкәле булып та калмадык. Әнием әле һаман да исән, Аллаһка шөкер. Әтием генә безнең арада юк.

…Мин балачагымны, әти-әнинең яшь һәм сәламәт чагын сагынам. Хәтерлим: берсендә йөрәк формасындагы алтын алкамны югалттым. Аны миңа әнием бүләк иткән иде. «Әгәр алтын булуын яисә булмавын тикшерәсең килсә, тимергә тидереп кара. Чыңлаган тавыш чыкмаса, чын алтын түгел ул», — диде иптәш кызлар. Хәзер шуны тикшереп карыйсы килә бит инде. Өйдә моны тикшерергә форсат булмады. Әтиемнең туганнарына кунакка баргач, тикшереп карарга булдым. Идән ярыгына төште дә китте бит, малай! Аһ, кайгырдым. «Югалттым», — дип әйтергә дә куркам. Апаларга гына әйттем, эзләдек-эзләдек — тапмадык. Шулай итеп алкасыз кайтып киттем. Әни белде!.. Кулына каеш та, кычыткан да тотты. Әй, куа бит. Бакчабызда шомырт агачы үсә иде. Агачның иң өстенә үк менеп утырдым да ярты көн төшмәдем шуннан. Бу беренче сыйныфларда укыган чаклар булган кебек истә калган. Бәлки әнигә моның кадәр үк ачулану кирәк тә булмагандыр… Әмма бу бит 90нчы еллар, әйбернең булмавына кереп барган чаклар. Кадерләп, саклап тоткан алкасы булгандыр, дим.

Ана назы барыбер тигәндер?

Андый вакытлар бик сирәк эләгә иде. Әмма әни яратырга, иркәләргә вакыт таба иде. Аның алдына башымны куеп, чәчләремне тарап үргән чакларны сагынам. Әле дә, чәчемне үрмәсә дә, әни янына кайткач, алдына башымны куеп иркәләнәм. Бала, ничә яшь тулса да, әниләр исән чакта сабый булып кала. Әлбәттә, безнең белән чагыштырганда, хәзерге чор балаларына наз күбрәк эләгә. Кичләрен әкиятләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз. Әти белән әни иртән үк эшкә чыгып китәләр иде дә кич кенә кайталар иде. Әнием гомер буе хуҗалыкта баш хисапчы булып эшләде, шуңа күрә аның иркенләп баштан сөеп утырган чаклары булмады. Ә менә мин, бәби алып кайтып, ул дәү әни булгач, рәхәтләнеп сөйде. «Үз балаларымны үстергәндә вакытым җитеп бетмәде», — дип, минекеләрне карашты.

Фәридә апа, ничек уйлыйсыз, кешенең билгеле бер мизгелдә бәхетле булуы ялгышуга китерә аламы?

Күз томалану турында әйтәсең киләме? Кеше бервакытта да бер гамәлен дә ялгышу максаты белән кылмый. Ә кеше ялгышмыйча гына яши алмый. Минем дә ялгышканым бардыр. Әмма алай үз-үземне битәрләп: «Менә монда ялгыштым», — дип утырганым булмый. «Эх», — дип куя алам, билгеле. Аллаһ Тәгалә һәрнәрсәне үзе бирә. Бәлки ул сынаудыр, бәлки тәҗрибә… Ялгышларны да Аллаһ сине сынар өчен бирә, сөенечләрне дә. Кайчак кеше башын югалта бит, дөнья куа. Ә сынау алдында калса, туктый, хәл ала.

Бу яктан миңа шулай ук намазда булуым ярдәм итә. Пандемия чорында күпләр депрессиягә бирелде. Барысы да Аллаһ кушканча булыр. Мин абыстай түгел, бары тик үз белгәннәремне генә әйтәм. Аллаһка ышану, намаз уку гел тынычландыра. Кайчак ниндидер бер карарга килеп, мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Әнием дә намазда. Аның әйтә торган бер сүзе бар: «Намазыңны укы, аннан соң фикерләп бетерерсең». Чыннан да, шулай була. Намазымны кылам — мәсьәлә үзеннән-үзе чишелеш таба.

Ирегез дә намаздамы?

Юк, ул намаз укымый, әмма уразаларны калдырмый. Аннан еш: «Син дә намаздамы?» — дип сорыйлар. Ул: «Мин шул юлда», — дип җавап бирә. Бүген намазга басам дип кенә намаз укып булмый. Аның сәгате килеп җитәргә тиеш дип уйлыйм. Мин, мәсәлән, намазга утыз яшемдә бастым.

«Классташ кызларның мине тотып кыйнаганнары да булды»

Сыйныфташларыгыз белән чагыштырсак, кияүгә соң чыктыгызмы?

26 яшемдә ир хатыны булдым. Әни: «Әтиең исән чакта кияүгә чыксаң иде», — дип теләде. Ә әти, инсульт кичерү сәбәпле, дүрт елга якын сөйләшмәде, әмма аякта булды, зиһене бик яхшы иде. Әйтәсе сүзен, фикерен, уң кул начар эшләү сәбәпле, сул кулы белән я язып, я сурәт ясап, я ишарәләр белән җиткерә иде. Аллаһ никах вакытын нәкъ менә шул чакка билгеләгән булгандыр.

Ә сыйныфташларым арасында алай дус дип атарлык кызлар булмады. Руслар «волк-одиночка», диләр бит әле, менә мин шундый булдым. Бергә уйнап үскән күрше кызлары белән һаман да аралашабыз, әмма сыйныфташ кызлар белән элемтәдә тормыйбыз. Минем бу хакта артык сөйләгәнем дә юк, менә сиңа сөйлим әле. Мин яхшы укыдым. Өстәвенә, бухгалтер кызы идем. Миңа: «Син генә булдың инде…» — дип кимсетеп карыйлар иде. Хәтта кыйнаган чаклары да булды, Алинәкәй… Мин берүзем — алар бишәү. Имеш, мин генә яхшы укыйм.

Көнләшүме бу?

Әйе, хөсетлектән килгәндер инде бу. Әмма егетләр һәрвакыт минем яклы булды. Аннан соң контроль эшләр җитте. Эшләп бирергә кеше кирәк булды… Ә Фәридә бит яхшы укый, ул белә.

Сүз белән дә кимсетми калмаганнардыр?..

«Син ямьсез, син пәригә охшаган», — диләр иде. Мин, дөрестән дә, үземне матур түгел дип уйлап үстем. Әни югыйсә: «Кызым, син чибәр», — дип әйтә иде. Әмма мәктәптә кат-кат кабатланган бу сүзләрне мин дөреслек итеп кабул итә башлаган идем.

Шушы авырлыкларда нишләргә кирәк? Хәзер дә шушы хәлдә булучылар бардыр…

Венера исемле укытучыбыз бар иде. Ул: «Тормышыңда болай ябырылган чаклар булыр әле. Бөтенесен артка ташларга өйрәнсәң, бу сыйфат сине көчлерәк кенә итәр», — дип киңәш биргән иде. Кешегә үпкәләргә дә, рәнҗергә дә кирәкми. Авыр, аңлыйм. Әмма мин бервакытта да әнигә әләкләми идем. Бу хәл турында әнигә укытучы әйтте. Кызларның әниләре дә гафу үтенеп килде. Әмма әни зурга җибәрмәде. Хәзерге чор булса, судка кадәр үк барып җитәрләр иде.

Бу кызлар белән аралашмыйсызмы?

Юк, аралашмыйбыз. Әмма без бит бер авылдан, күрешсәк, әлбәттә, исәнләшеп үтәбез. Аннан соң мин тугызынчы сыйныфтан соң Арчага укырга киттем. Халисә апа безнең сыйныф җитәкчесе иде. Ул: «Бу сыйныф сиңа укырга ирек бирмәячәк. Синең потенциалың зур. Я сиңа башка авыл мәктәбенә күчәргә кирәк, я башка чарасын күрегез», — диде. Әни-әти, уйлагач, мине Арча педагогия көллиятенә укырга җибәрергә булды. Анда күчкәч кенә үземнең тырыш, матур булуыма инандым.

Мин бәхетсез, дип елаган көннәр булдымы?

Юк, мин шөкер итеп яшим. Алай дип әйтергә ярамый.

Бәлки элегрәк?..

Булгандыр… Бүгенге көнебез, Аллаһка шөкер, бөтен. Әмма ул гел алай булмады. Әниләр: «Ике кашык, бер стаканнан тормышны башладык», — диләр иде. Без дә нәкъ менә шулай башладык. Хезмәт хаклары да бик түбән иде. Үткән елларда ул акчаның бәракәте булмагандыр… Төрле вакытлар булды. Әмма мин бик авырдым да бит. Урын өстендә ятканда акча турында уйламыйсың. Бу сызланулар кайчан бетәр дип кенә уйлыйсың… Операциядән соң үз аякларымда эшкә бару зур бәхет иде.

Озак дәваландыгызмы?

Бер ел тилмердем. Операциягә керергә курыктым. Белгечләр: «Ясатмыйча булмый!» — диде. Хирург: «Әйе, син ел ярым ятарсың. Аннан соң авыртуы да кимер. Әмма шушы ел ярым дәвамында син дусларыңны да югалтачаксың. Эшләрсең, әмма эшең сиңа рәхәтлек китермәячәк. Шәхси тормыш һәм гаиләң дә икенче планга күчәчәк…» — дигән иде. Кеше гел сайлау алдында кала. Операциясе дә өч сәгать барды… Операция тәмамлангач, аякларым селкенә микән дип уйладым. Хәрәкәтсез калудан бик курка идем. Кызым өчен дә борчылдым, балага ана назы кирәк бит… Менә шушы вакытларда намазга да бастым, Аллаһка шөкер.

«Тормыш — бумеранг ул»

26 яшегезгә кадәр гашыйк булмый калмагансыздыр?..

Мин чикне белдем. Үзем алай гашыйк булмасам да, миңа игътибар итүчеләр бар иде. Әле бит яман ат чыгуы да бар. Бер кара тап төшерсәң, гомерең буе чистарына алмассың. Аллаһка шөкер, әти-әниемнең йөзенә кызыллык китергәнем булмады.

Сезне аерылган, дип ишеткән идем.

Андый гайбәтләр була инде ул. Синең турында сөйләмиләр, дисеңме? Миңа да: «Фәридә, син фәлән белән очрашасың икән», — дип әйтәләр иде. Хәтта кияүгә чыккач та төрле сүзләр йөрде. Гөнаһ бу. Шайтаннары котыртадыр. Ул сүзләргә игътибар итәргә кирәкми. Әйткәләшеп, талашып, вакытны әрәм итәргә ярамый. Тормыш — бумеранг бит ул, кире үзләренә әйләнеп кайтырга мөмкин. Мин үзем сөйләп йөрмим. Әгәр янымда сөйләнә башласалар: «Кешенең гайбәтен сөйләп, гөнаһын киметмик», — дим.

Бу көнләшүдәндер. Сез чибәр бит.

Һәркемнең үз сөйкемле сөяге була. Миңа еш: «Күзләрең елмая», — диләр. Хәтта Разил Вәлиевнең дә минем елмаюым турында шигыре бар. Елмаюым бренд кебек.

Елмаюыгызны тәнкыйтьләүчеләр бар.

Тәнкыйтьләсеннәр, сөйләсеннәр, исем китми. Менә сөйләми башласалар, нишләрбез?.. Аннан соң күз дә елмаерга тиеш бит. Тамашачыны да алдап булмый. Аннан соң бөтен кешегә ярап бетеп булмыйдыр ул, Алинә.

Сез намазда. Бер заман яулык кияргә уйласагыз, телевидениедән китү турында сорау басар…

Минем бу турыда уйланганым бар. Бер хәзрәт белән дә сөйләшкән идем. Ул: «Я Раббым, башыма яулыгымны кидем, бөтен җиремне капладым, өемнән чыгып китәм. Мине шулай итеп өемә кайтар», — дияргә кирәк», — дип киңәш итте. Өйгә кайткач та, рәхмәт әйтергә кирәк.

Телевидениедә лаеклы ялга кадәр эшләрсезме?

Әлегә китәргә теләк юк, әмма язмышны беркем алдан белми. Мәктәптә укыганда табибә буласым килә иде. Әмма әнинең киңәше буенча, аннан соң телләр өйрәнү белән дә кызыксына идем, мин укытучылыкка кердем. Тик хәзер уйланам: сүз дә дәва булырга мөмкин бит. Шуңа күрә табибә булудан әллә ни ерак китмәгәнмен дип уйлыйм. Экран аша әйткән фикерләрем, язучыларның сүзләрен искә төшерү телевизор караучыларның күңелләрен дәвалыйдыр дип өметләнәм. «Сүзең белән дәвалыйсың», — дип әйтүчеләр дә бар. Бу сүзләрне ишетү рәхәт.

05.02.2016 Шоу-бизнес

Фәридә Төхватуллина: “Һай, үлеп яратам”, дип кияүгә чыкмадым” (ФОТО)

“Яңа Гасыр” каналында “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын алып баручы Фәридә Төхвәтуллина сыер да сава, терлек-туар да карый, кирәк булса утын да яра. Кыскасы, кара эш дип чирканып тормый, ниндие бар – бөтенесен башкара. “Башыңа төшсә, бөтен эшне өйрәнәсең, эшнең ояты юк”, – ди ул.

– Фәридә, ирең Илшатка яратып кияүгә чыктыңмы?

– Тора-бара ярата да башлыйсыңдыр. Кияүгә чыкканда, һай, мин моны үлеп яратам, дип чыкмадым үзе. 

– Ник алай?

– Ярату тора-бара килә дип уйлыйм. Акыл белән уйлап, сине яраткан, хөрмәт иткән кешегә кияүгә чыгарга кирәк. Икең бер фикердә булу кирәк. Сөйләшергә уртак тема булмаса, коры ярату белән генә яшәп булмый, юллар аерыла ул. Иремнең хатын-кызны хөрмәт итүе, аңлый белүе ошады. Нинди хәл булса да аңа таянам.

– Илшат 122нче рус гимназиясендә физкультура укыта икән, бу акчага гына яшәп булмыйдыр инде ул, бизнесы бармы?

– Әйтмим. Серләр калсын әле.

– Ә син “Сиңа миннән сәлам”не алып барып, череп баеп беткәнсеңдер инде, шулаймы? Анда “Видеокотлаулар” 5200 сум, өй телефоныннан язып алынган бер хатның бәясе 2300 сум тирәсе, диләр.

– Алай акча артыннан куа торган кеше түгел мин. Күңел халәтемә туры килгән эш булсын.

Алар бер-берсенә “бәгърем” дип эндәшә. 2 класста укучы олы кызлары Мәликәне мәктәпкә илтү, алып кайту әтисе карамагында. Кызлары да әтиләре эшләгән гимназиядә белем ала.

– Балачагың ничек узды?

– Әтием Әтнә районы Олы Мәңгәрдән, шул авылда дөньяга килгәнмен. Әниемә колхозның баш хисапчысы эше тәкъдим ителү сәбәпле, әниемнең туган авылы – Арча районы Яңа Иябаш авылына күченеп киткәнбез. Балачагым шунда үтте. Әни мөстәкыйль бала итеп үстерде: “Авыр хәлдә калсаң, иң беренче Аллаһы Тәгаләгә таянып, аннан көч-куәт сора”, – дип өйрәтте. Әнием Хаҗирә бүген дә шул авылда гомер итә. Әтием Фердинанд 55 яшендә инсульттан вафат булды. Ул үлгәндә 27 яшемдә идем.

– Энекәшең Фәннурга – 23, арагыз 12 яшь икән, ник алай?

– Әнидән энекәшемне: “Үзем генә калам”, – дип сорап алдым. Авыл хуҗалыгы университетында урман хуҗалыгы буенча укый ул, соңгы елы инде.

Туган якка атна саен кайтабыз, минем якка күбрәккайтырга туры килә, әти булмагач хуҗалык эшләре җыела. Терлек-туар, тавык, казлар асрый әни. Ирем ягыннан әткәй-әнкәй Әтнә районы Чишмәле Сап авылында яшиләр.

– Әйбәт киленме син?

– Әйбәт кабул иттеләр, “кызым”, дип кенә эндәшәләр. Чит кешенең баласына “кызым” дип әйтү җиңел микән? Күмәк эшләр булганда, миңа да шалтыратып киңәшәләр, күңелем үсеп китә. Ашлар уздырганда үзем дә алар белән киңәшләшәм. Безнең ике авыл арасы 50 чакрым гына, безгә кайтканда, аларга да сугылып чыгабыз. 

– Кайткан саен мунча керәсеңме?

– Мунча яратам. Ирем – мунча белгече. Ишегалдында күмер самавыры кайнатабыз, аны төп йорттан таптык. Әниемнең бала чагындагы самавыр ул.

– Чабынасыңмы?

– Чабынам. Юкә, имән, каен себеркесен яратам. Себерке әзерләргә әти, балалар белән бергәләп менәбез. Шунда ук бәйлибез, үләннәр дә җыябыз.

– Печән дә чабасыңмы?

– Юк, карап кына торам.

– Илшат белән танышу ничек булды?

– Тулай торакта дүрт ел яшәдем. Хорга йөри идем, концертта таныштык. Илшат та шул ук торакта яши иде. Студентның акчасы бетә, ә Илшатта гел акча була. Булмый хәле юк, спорт факультетында укыгач, төрле ярышларда катнаша, призлар ота, эшли дә иде. Очрашып йөрдек, әмма гаилә кору турында уй юк иде. Язмыш соңыннан тагын очраштырды, ике ел йөрдек тә кавыштык. Список лучших лицензионные казино Украины вы найдете на этом сайте.

– Тел байлыгыңны үстерү өчен нишлисең?

– Әдәби китаплар укыйм.

– Йокларга яратасыңмы?

– Биш-алты сәгать йокы җитә миңа. Бишенче яртыда уянып, иркенләп җыенам, алтынчы яртыда безне машина килеп ала.

– Сезнең тапшыруны гел тәнкыйтьләп торалар: “Артистларны сөйләтмәгез, күбрәк котлаулар укыгыз”, – диләр.

– Тәнкыйтьне яратам. Мактаган дустыңнан курык, диләр.

– Ачуың чыкмыймы?

– Юк, бик тыныч кабул итәм.

– Син тамашачылар белән “Саумысез” дип исәнләшәсең, ник?

– Чит илдәге тамашачыларны да күз алдында тотам.

– Эфирга чыгар алдыннан дога кыласыңмы?

– Һәрвакыт “зиһен, тел ачкычлары бир, яман нәрсәдән сакла”, дип, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм.

– Карале, Фәридә, син җырчы Анна Германга охшагансың икән…

– Әйе шул, бервакыт Киров өлкәсеннән бер абый Анна Германның фотосы белән хат та язып җибәргән иде.

– Буең күпме соң синең?

– 173.

– Күзең зәңгәр бугай…

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак

№ — | 04.02.2016
Акчарлак
печать

Биография Фариды

Фарида Тухватуллина проживает в городе Казань, Россия. Родной город — Чистополь. В настоящий момент Фариде 43 года. Из открытых источников получены следующие сведения: информация о высшем и среднем образовании, родственниках.

Страна: Россия
Город: Казань
Место рождения: Чистополь
Возраст: 43 года
Дата рождения: 13 декабря 1980
Знак зодиака: Стрелец
Семейное положение: неизвестно

Родственники

Имя Степень родства Дата рождения
Динара Тухватуллина сестра 23 июня 1986 года
Ася Давыдова-Тухватуллина сестра 18 марта 1982 года
Гузель Музыка сестра нет данных

Место жительства

Местожительство

Среднее образование

Школа №2 Россия, Чистополь

Высшее образование

КФУ (бывш. КГУ им. Ульянова-Ленина), дата окончания: 2003

Факультет: Институт управления, экономики и финансов

Кафедра: Банковского дела

Россия, Казань

Социальные сети

Источник информации

Информация получена из общедоступного открытого источника.

За достоверность информации сайт ответственность не несет.

Если это ваша анкета, то вы можете ее удалить. Перейти к удалению анкеты

Вакыт иртәнге сигезләр тирәсе,табиб кереп хәлемне белешә,күрсәткечләрне барлый.
-Я,Вәлиәхмәтова,бүген табабызмы?
-Аллаһы Тәгалә ничек насыйп итә инде.
-Баланың күрсәткечләре яхшы,җитлеккән,үзеңнең халәт тә куанырлык.Көне дә нинди матур?!
Бу вакытта палатаның каплавычлары аша кояш күз кыса»Табиблар сүзенә колак салу мәслихәт «-ди сыман.
-Яхшы,соңрак тагын керербез, борчылма!
Ничек инде борчылмыйсың,»Раббым ярдәмеңнән ташлама»-дип йокылы-уяулы үткән төн,карындагы балам да ничектер тынгысыз сыман…
Вакыт бара,бераздан бер төркем табиблар кереп һәркайсы үз фикерен белдереп,нигезләп,сабыйның туар вакыты җиткәнен аңлаталар.Аллага Тапшырган…
Өйлә намазы вакыты,әнием инде ничә көн намазлыктан төшми,әйтмәсә дә сизәм,борчыла.Арчаданы дусларга шылтыратам:
-Өйләгә хәзерләнәсезме?
-Әйе шул,берәр хәл юктыр бит,бу атнада авылга да кайтмадыгыз?
-Хәл дип,бала табу бүлегенә кереп барам,догада булыгыз.(Телефонның теге очында озак кына тынлык,мин авырлы икәнемне белгертмәгән идем әле ул вакытта)
-Әбәү,белми дә кала язганбыз,хәзер укырбыз Алла Теләсә.
Вакыт өйләдән соң дүртләрне авыша,алтын куллы табибә @dr.guseva_es Елена Сергеевна
акушерка Мөршидә ханым @khusainovamurshida тагын берничә хезмәткәр, мәш киләләр.Мин тулгак саташуы арасында белгәннәремне укыйм.
-Бәхет төенчегемнең кендеген кискәндә бисмилла әйтеп өлгердеңме җанаш?
-Борчылма, мин каршы алган һәр баланы дога белән кабул итәм,Әлхәмдүлилләһи шөкер-ди Мөршидә ханым, һәм куеныма сабыебызны куя.
-Исемен уйладыгызмы соң?
-Нурсәед!
-Матур исем,бер дә ишеткәнем юк,бәхетләре булсын!
-Аллаһы Тәгалә бәхет.ачкычларын насыйп итсен�.
Нурсәедебез туган көн бүген!Һәр мизгелен яңадан кичердем сыман.
@khaziratukhfatull
@ggaliavieva
@khusainovamurshida
@mom_rkb_kzn
@РКБ
#перинатальныйцентрркбРТ



190



38


8 months ago

Фарида Курбангалеева – привлекательная девушка, всесторонне развитая личность и настоящий профессионал в своем деле. Хотите узнать, где она родилась и где обучалась? Когда начала работать на TV? Сейчас мы об этом расскажем.

Фарида курбангалеева

Фарида Курбангалеева: биография. Семья, детство

Она появилась на свет в 1979 году (27 августа) в столице Татарстана – Казани. Ее родители не имеют отношения к телевидению. Они оба являются инженерами. Отец Фариды окончил физфак. А мать ее получила высшее образование в авиационном институте.

Наша героиня росла активной и общительной девочкой. А еще она была очень доброй. Фарида старалась накормить всех бездомных собак и кошек в округе. Девочка мечтала стать ветеринарным врачом. Однако со временем она поменяла свое мнение.

В 9 лет Фарида Курбангалеева всерьез увлеклась журналистикой. Ей нравилось брать интервью у сверстников, родителей и соседей. А еще малышка любила писать разные заметки.

Студенчество

В 1996 году наша героиня окончила среднюю школу. Затем она подала документы в местный госуниверситет. Ее выбор пал на факультет журналистики. Талантливую девушку зачислили в вуз. Фариду считали одной из лучших студенток на курсе. Красавице прочили блестящее будущее. В 2001 году ей вручили диплом об окончании Казанского госуниверситета.

Телевизионная карьера

Фарида Курбангалеева начала работать, будучи студенткой. В 1998 году она устроилась корреспондентом на ГТРК «Татарстан». Ее репортажи высоко оценили не только зрители, но и руководство канала. Вскоре Фариду назначили специальным корреспондентом. По заданию редакции они выезжала на различные мероприятия, места происшествий и так далее. «День взаймы» — так назывался один из ее проектов на татарском телевидении.

В апреле 2007 года Курбангалееву утвердили на должность собкора канала «Россия» в Поволжье. Однако проработала она там всего месяц. А все потому, что девушка решила отправиться на покорение Москвы.

Фарида курбангалеева телеведущая фото

Российская столица тепло приняла Фариду. Уже в мае 2007 года уроженка Казани стала ведущей передачи «Вести» на федеральном канале «Россия». Поначалу она вместе с Михаилом Антоновым появлялась в вечерних выпусках. А в период с сентября 2008 г. по октябрь 2014 г. передача с ее участием выходила в эфир в дневное время. После ухода Марины Ким и Маши Ситтель в декретный отпуск у нашей героини прибавилось работы. Она стала чаще появляться в кадре. Однако с июня по ноябрь 2014 года некоторые дневные выпуски «Вестей» вел Николай Зусик.

Фарида курбангалеева биография фото

Внешность

Фарида Курбангалеева тщательно следит за собой. Она понимает, что работа в кадре обязывает ее выглядеть идеально. Несколько раз в месяц девушка посещает косметолога. Также наша героиня делает маски для лица в домашних условиях. А главным секретом здоровой и сияющей кожи она называет хороший сон (не менее 7 часов в сутки). Фарида придерживается правильного питания. А еще телеведущая «дружит» со спортом.

Интересные факты

  • Многим медийным личностям посвящают песни и стихи. Не стала исключением и Фарида Курбангалеева. Телеведущая (фото см. выше) послужила источником вдохновения для петербургской группы Herzogi. В феврале 2014 года ребята опубликовали в соцсетях композицию «Фарида». Несложно догадаться, кому она посвящается.
  • В 2014 году Курбангалеева и Максим Шарафутдинов выступили в качестве ведущих в картине «Незаметные герои неизвестной войны». Фильм рассказывает о подвигах солдатов-татар во время Первой мировой.

Личная жизнь

Наша героиня – привлекательная девушка со спокойным характером. В юности у нее было много поклонников. Однако Фарида не спешила строить серьезные отношения. Она ждала большой и чистой любви. И вскоре судьба подарила ей то, о чем мечтала красавица.

Фарида курбангалеева биография

Вот уже достаточно много лет она состоит в законном браке с любимым мужчиной – режиссером-документалистом Денисом Красильниковым. В 2003 году супруги впервые стали родителями. На свет появилась их дочурка София.

7 января 2015 года в семье произошло очередное пополнение. У Фариды и Дениса родилась еще одна дочь. Имя девочки не разглашается. Наша героиня всегда мечтала о большой семье. И, похоже, все задуманное постепенно сбывается. В ближайшие 2-3 года супруги хотят завести еще одного ребенка (желательно мальчика).

В заключение

Мы рассказали о том, как попала на телевидение Фарида Курбангалеева. Биография, фото ведущей, ее личная жизнь – все это представлено в статье. Пожелаем этой великолепной девушке карьерного роста и семейного благополучия!

ТНВ телеканалында күпләр яратып карый торган «Манзара» тапшыруында кадрлар алмашынуы көтелә.

«Матбугат.ру»га билгеле булганча, әлеге проектта 13 ел хезмәт куйган Гөлназ Рәхмәтуллина үз теләге белән эшеннән китә. Бу хакта ул болай дип уртаклаша:

«Манзара тапшыруы җәйге ялдан соң кабат эфирда. Ә минем ялым дәвам итәчәк. Бу фотолар ике атна элек, отпуск алдыннан эфирга чыккан ахыргы тапшыруда төшерелде. Мин ул вакытта инде үз теләгем белән эштән китү турында гаризамны язып, имзалар куйдырган идем. Хезмәт кенәгәм кулымда, бүгеннән мин ирекле кош, дуслар.

Эшемне, хезмәттәшләремне, тамашачыларыбызны, тапшыру кунакларын әлбәттә бик сагынырмын! Чөнки барыгызны да бик яратам.

Алай булгач ник китәсең, диярсез. Экраннан кеше үз теләге белән китәмени ул, дип аптыраучылар да булды) Әйе, андый хәлләр дә була. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Экран — пенсиягә чыкканчы утыра торган урын түгел, килешәсездер. Әлеге тапшыруда мин 13 ел эшләдем, аз түгел бит, әйеме?

Телевидениега 2000 нче елда килгәнне исәпкә алсаң, шактый икән. Иң күңелле, кызыклы, бар көчне биреп эшләгән шәп еллар булды бу. Тәме бетә башлаганчы, хезмәт юлымның бу өлешенә нокта куеп, башка юнәлешкә күчәргә вакыт.

Кайда эшләргә җыенаммы? Әлегә бераз ял итәргә исәп бар. Башка планнарым турында вакыты җиткәч әйтермен, Аллаһы боерса. Барыбыз да исән-имин булыйк!» — ди Гөлназ. 

Чыганак: «Матбугат.ру»

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Туган конен белэн поздравление на татарском своими словами
  • Туристическое поздравление с днем рождения
  • Туган конен белэн женщине татарча красивые поздравления
  • Турецкое видео поздравление с днем рождения
  • Туган кенен б?лен энием поздравление на татарском