Видео поздравление с днем рождения мужчине на татарском языке

Татарские поздравления | Татарча котлаулар.Красивые татарские поздравления на праздник с текстами,пожеланиями,добрыми словами для наших любимых друзей,коллег по работе,родных и близких.

Татарские поздравления

Татарские поздравления | Татарча котлаулар

Красивые татарские поздравления на праздник с текстами,пожеланиями,добрыми словами для наших любимых друзей,коллег по работе,родных и близких.

В эти самые важные и знаменательные праздники,всем приятно принимать подарки

и услышать хорошие поздравления.

Туган көнгә котлаулар | Что подарить на день рождения

Дарить подарки на значимые праздники: день рождения,юбилей,свадьба – это давняя традиция татар, которая сохранилась до наших дней.Оригинальные подарки можно разделить на несколько категорий:для мужчин,для женщин,для семейной пары,
для родителей,друзей.

Роскошными и дорогими подарками считаются:любая недвижимость:красивый дом,квартира,дача,
а также автомобили,ювелирные изделия и украшения из золота и серебра,с драгоценными камнями и несомненно красивый букет цветов.

Самое главное проявить максимальное внимание и уважение,подобрать нужные слова или тексты для поздравления.

Поздравления с днем рождения,С юбилеем,На татарскую свадьбу:

С бракосочетанием,поздравления молодоженам,с годовщиной свадьбы,с юбилеем свадьбы на татарском языке.

Поздравления на татарском языке с днем рождения

***
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

***

Туган конен котлы булсын!
Бу кон шулай кунелледер
Син туганга,
Бу донья шулай яктыдыр
Син булганга.
Ботен жихан шатлангандыр
Син туганда.
Тирэ-якта хэрчак бэйрэм
Син булганда.
Бугенгедэй сойкемле бул!
Бугенгедэй бэхетле бул:
Жэй голлэре ускэндэ дэ,
Яз яфраклар ярганда да,
Коз жиллэре искэндэ дэ,
Жиргэ карлар яуганда да!

***

Якын дустым, синең туган көнгә.
Буләк итәм шигыръ юллары.
Гел шатлыкта гына узсаң иде
Сикәлтәле тормыш юлларың.

Бу тормышның дустым үз законы,
Таләпләре аның бик кырыс.
Табаласың икән бәхетеңне,
Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Кояшлы көн телим сиңа ,дустым.
Болытларны куып таратып.
Яшик әле алда гомер барда,
Якын дуслар булып яратып.

***

Гөрләп үтсен синең гомерең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Туар таңнар сиңа бары бәхет,
Бары шатлык кына китерсен.

***

Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңа үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.

Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Гел булыгыз янәшә

***

Бу көн шулай куңелледер — Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр — Син булганга.
Бөтен жиһан шатлангандыр — Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм — Син булганда.

***

Җылы язлар килгән чакта
Йөрәккә сөю дәшә,
Син дә шулай гомер буе
Сөеп, сөелеп яшә!

***

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.

***

Котлы булсын, туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

Бүген синең туган көнең
Бар да тели матур теләк.
Күреп торам күңелеңә
Бер җылы сүз синең кирәк.

***

Поздравления на татарском языке с юбилеем 50 лет

***
Сиңа бүген 50 тулды.
Гөмер, диләр, аккан су.
Син шул гөмер уртасында
Бәхет кошын тапкансың.

Ир уртасы-ил тоткасы!
әле шундый яшь Синдә-
Җир җимертеп яшәр чагың
Син-аллалар яшендә!

***

Якты кояш, гел елмаеп шулай,
Сипсен нурын алсу йөзеңә.
Уза гомер диеп, моңайма син,
Ерак әле гомер көзенә

***

Кадер­лебез, матур юби­леең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң кү­ңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

***

Поздравления на татарском языке с юбилеем 60 лет

***

Үткән гомер — кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.
Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.
Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
Настоящий егет булып
Күренә торган чагың.
Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.
Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр

***

60 яшең тулса тулсын,
куңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.

***

60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.

***

Поздравления на татарском языке с юбилеем 70 лет

***
Туган көнең котлы булсын,
Озын булсын гомерең.
Мәңге яшь бул хисләреңдә,
Картаймасын күңелең.
Бәхет алып килсен еллар,
Кайгы- хәсрәт килмәсен.
Шатлан да көл,җырлап яшә
Картаюны белмә СИН

***

Җитмеш бит ул,
Җитмеш бит.
Туксан түгел йөз дә түгел,
Картаймасын бары күңел

Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныкларың гөрләп үссеннәр.

* * *
Поздравления с юбилеем

Поздравления на татарском языке с Юбилеем 80 лет

***
Котлы булсын, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

***

Поздравления на татарском языке с юбилеем 90 лет

***
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.

***

Туксан дигән киртәләрне
Бар бит әле үтәсе.
Никадәрле газиз җанга
Бәхет бүләк итәсе.

***

Поздравления на татарском языке с юбилеем 100 лет

***
Йөзгә кызыллык китерми,
Йөз яшькә җиткән чагың.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Йөзе дә җитә аның.
Син — иң зуры. Синең янда
Тик бала-чага болар:
Җитмеш,сиксән, туксан яшьлек
балалар, салагалар…
Шуларны син көнләштереп
Йөгереп үт, биеп үт…
Таяк белән йөрсәң ни соң,
Аягың да йөри бит.
Бәхетле бул, сәләмәт бул,
Көлеп яшә, бирешмә.
Йөзгә җиткән шәп кешегә
Ике йөз дә килешә.
Әнә, безнең йөрәкләр дә
Йөз грамм сорап тибә…
Йөзгә җиткән иң кадерле
Кешебез хөрмәтенә.
***

Поздравления на свадьбу

Никах,поздравления молодоженам,с днём свадьбы,татарча туй

***
Никах көнегез котлы булсын!
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!

***

Пар балдаклар балкышыннан
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!
Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!

***

Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.

***

Тәбриклибез кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз .
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын, алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгебез шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегезгә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

***
Ак бураннар уйнаганда,
Башлана тормышыгыз.
Гомер буе мэхэббэтне
Сакларга тырышыгыз !!
Бер-береннен кадерен белеп,
Шатланып,уйнап-колеп
Утегез гомер юлларын,
Пар кугәрченнәр кебек !
Бугенге коннен шатлыгы
Гомергә жуелмасын.
Бер-берсен сойгэн йорэккэ
Яралар уелмасын.
Гел унышлар котеп торсын
Үтәсе юлыгызда.
Бәхет очен куп кирәкми,
Ул бит үз кулыгызда!
***

Татарча котлаулар,Туган көн белән,юбилейга,никахка,туйга!

1С днем рождения на татарском

С днем рождения на татарском

2Сднем рождения женщине нататарсклм

Сднем рождения женщине нататарсклм

3Поздравления с днём рождения на татарском

Поздравления с днём рождения на татарском

4Поздравления на татарском языке

Поздравления на татарском языке

5Поздравления с днём рождения на татарском языке

Поздравления с днём рождения на татарском языке

6Татарские поздравления с днем рождения

Татарские поздравления с днем рождения

7Поздравить с юбилеем на татарском языке

Поздравить с юбилеем на татарском языке

8Открытки с днём рождения на татарском языке

Открытки с днём рождения на татарском языке

9Туган кон

Туган кон

10Пожелания на татарском языке

Пожелания на татарском языке

11Поздравления с юбилеем 50

Поздравления с юбилеем 50

12Открытки на татарском языке туган кон

Открытки на татарском языке туган кон

13С юбилеем

С юбилеем

14Туган кон

Туган кон

15С юбилеем 95 лет женщине

С юбилеем 95 лет женщине

16Открытки с днем рождения татарча

Открытки с днем рождения татарча

17Поздравления с днём рождения женщине на татарском языке

Поздравления с днём рождения женщине на татарском языке

18Поздравления с днём рождения мужчине на татарском

Поздравления с днём рождения мужчине на татарском

19С юбилеем мужчине на татарском языке

С юбилеем мужчине на татарском языке

20Открытка с 50 летием на татарском языке

Открытка с 50 летием на татарском языке

21Открытки с днём рождения апа

Открытки с днём рождения апа

22Апап туган Конон БПЛАН

Апап туган Конон БПЛАН

23Поздравления с днём рождения сестре на татарском языке

Поздравления с днём рождения сестре на татарском языке

24Поздравления с днём рождения девушке

Поздравления с днём рождения девушке

25С 55 летием женщине

С 55 летием женщине

26Татарские поздравления с днем рождения

Татарские поздравления с днем рождения

27Туган кон

Туган кон

28Поздравление на крымскотатарском языке

Поздравление на крымскотатарском языке

29Поздравления на татарском мужчине

Поздравления на татарском мужчине

30Чэчэклэр открытка

Чэчэклэр открытка

31Шаблон открытки с днем рождения

Шаблон открытки с днем рождения

32Туган кон

Туган кон

33Туган кон

Туган кон

34Надпись на торте туган конен белэн

Надпись на торте туган конен белэн

35Открытка туган конен бе

Открытка туган конен бе

36Туган кон поздравления

Туган кон поздравления

37С днём рождения тётя на башкирском языке

С днём рождения тётя на башкирском языке

38Поздравления с днём рождения на башкирском языке

Поздравления с днём рождения на башкирском языке

39Открытки туган

Открытки туган

40Поздравления на башкирском языке

Поздравления на башкирском языке

41Поздравления с днём рождения женщине на башкирском языке

Поздравления с днём рождения женщине на башкирском языке

42Поздравления с днем пищевой промышленности женщине

Поздравления с днем пищевой промышленности женщине

43Поздравление на свадьбу на башкирском языке

Поздравление на свадьбу на башкирском языке

44С днём рождения женщине руководителю

С днём рождения женщине руководителю

45Открытки с днём рождения апам

Открытки с днём рождения апам

46Поздравление воспитателю с днем рождения

Поздравление воспитателю с днем рождения

47Туган конен белэн на татарском

Туган конен белэн на татарском

48С днём рождения Альфия гиф

С днём рождения Альфия гиф

49Эти туган конен

Эти туган конен

50Туган коне

Туган коне

51С днём рождения Гульнара

С днём рождения Гульнара

52Фон туган кон

Фон туган кон

53Котлыйбыз юбилей

Котлыйбыз юбилей

54Юбилей 55 яшь открытки

Юбилей 55 яшь открытки

55Яна кон белэн

Яна кон белэн

56С днем рождения 65 лет

С днем рождения 65 лет

57Туган кон гомер бэйрэме

Туган кон гомер бэйрэме

58Поздравления с юбилеем женщине 60

Поздравления с юбилеем женщине 60

59Котлыйбыз юбилей

Котлыйбыз юбилей

60День поэзии на татарском языке

День поэзии на татарском языке

61С днем рождения татарча котлаулар

С днем рождения татарча котлаулар

62Цветочная рамка футаж

Цветочная рамка футаж

63Красивые стихи на турецком языке

Красивые стихи на турецком языке

6485 Лет юбилей

85 Лет юбилей

65С днём рождения альфтя

С днём рождения альфтя

66С юбилеем 70 лет женщине

С юбилеем 70 лет женщине

67Открытки на татарском языке с праздником

Открытки на татарском языке с праздником

68Котлыйбыз открытка

Котлыйбыз открытка

69

70

71

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

Күңеле алтын кешенең

Бәйрәме дә күңелле.

Көн дә үткәрәсе килеп

Тора туган көнеңне.

Туган көндә үзеңне дә

Мактыйсы килеп тора.

Мактап тормыйм,

Шәплегеңне

Барсы да белеп тора.

Бәхет кенә алып килсен,

Туасы иртәләрең.

Татып яшә дуслар иңен,

Гүзәлләр иркәләвен.

Кайгылары урап үтсен,

Авырлыклар җиңелсен.

Юкка-барга баш иярлек

Егет түгел инде син.

Шатлыкларың артып торсын,

Калкып торсын кесәң дә.

Бу заманда ул да кирәк,

Нәрсә генә дисәң дә.

Шул теләкләрне Ходайга

Житкереп куйыйк инде.

Бокалларга салынганын

Киптереп куйыйк инде.

Зур бәхетләр юлдаш  булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек —  ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет  читләп үтмәсен.

Котлы булсын, … , туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең.

Сиңа сөенеч  кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Язлар гына бүләк  итәдер ул

Бу дөньяга  синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып  кабул итче

Йөрәктәге барлык назларны.

Бүгенге көн бер кайчан да

Онытылмый торган көн.

Әй, сөеклем, бердәнберем,

Ул бит синең туган көн.

Көннәремә-төннәремә

Нур өстәүчем син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Син булмасаң, сөеклем дип

Мин кемгә дәшәр идем.

Мәхәббәтнең бөек көчен

Тоймыйча яшәр идем.

Минем чиксез шатлыгым да,

Бәхетем дә син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Туган көнең — бер бизәге

Мәхәббәтле елларның.

Ярый әле син тугансың,

Ярый әле мин бармын.

Җәйнең матур көннәрендә

Син дөньяга килгәнсең.

Әтиеңә, әниеңә

Сөенеч китергәнсең.

Йөзең айдай, сүзең балдай,

Ягымлыдыр карашың.

Ирең ничек яратмасын

Син Сандугач баласын.

Бик күпләрне көнләштереп

Яшисез бергә-бергә.

Мәхәббәт ялкыннарыгыз

Сүрелмәсен гомергә.

Балаларың дәүмәтләрен

Язсын әле күрергә.

Йомшак ефәк чәчкәйләрең

Җилфердәсен җилләрдә.

Көзләрең дә язлар булып,

Кышларың да җәйдәй булсын,

Йортыңда нур балкысын,

Бәхет, шатлык тулып торсын,

Кояш гел елмаеп торсын

Олыгайган көннәрдә.

Ходай сиңа насыйп иткән

Җир йөзенә туарга.

Пар атларда апкайтканнар

Сабантуйлы айларда.

Бәхеткәең ташып торсын,

Йөрсәң дә син кайларда.

Туган конен белэн котлыйбыз

Шатлык белэн, озын гомер белэн

Яшэвене генэ телибез

Доньядагы хэрбер яхшылыктан

Олеш чыксын сина мул гына

без телибез сина ак бэхетлэр,

Шатлыкларга илткэн юл гына

Бэйрэменэн матур хатирэсе

Кунелендэ калсын уелып

Табриклибез сине чын кунелдэн

Барыбыз да бергэ жыелып!

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,

Картаелган инде, иясең.

Килә безнең шулчак чәчләреңнең

Һәрберсенә башны иясе.

Якын дустым, синең туган көнгә.

Буләк итәм шигыръ юллары.

Гел шатлыкта гына узсаң иде

Сикәлтәле тормыш юлларың.

Бу тормышның дустым үз законы,

Таләпләре аның бик кырыс.

Табаласың икән бәхетеңне,

Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Кояшлы көн телим сиңа ,дустым.

Болытларны куып таратып.

Яшик әле алда гомер барда,

Якын дуслар булып яратып.

Син туган көн бик күңелле булган,

Табигать тә калган тынычлап.

Туган көнгә күркәм теләкләрне

Юллыйм әле, дустым, кушучлап.

Беркайчан да саулык ташламасын,

Бәхетләрең булсын түгәрәк.

Шатлык арты шатлык килеп торсын,

Бала-чага үссен тәгәрәп.

Салкын карлы  кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә,

һәрвакытта йөзең  көләч булсын,

Балкып яшә  гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк  синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге  күңел күгең —

Без калабыз шушы теләктә.

Бәхет нурында  коенып,

Назга күмелеп  яшә.

Тиңең белән  тигез булып

Сөеп-сөелеп яшә.

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,

Тыныч булсын кичең, төннәрең.

Сайрар кошлар  синең өчен генә

Багышласын иде  көйләрен.

һәр көн сине котлап кояш чыксын,

Сине назлап  җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан  көннәр үтсеннәр.

Күңел күгең  һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен  сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Туган көнең-юбилеең  белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы  телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып  торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш  очыннан узсын —

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Туган көнең  белән котлыйм,

Ак бәхетләр сиңа телим.

Гомер юлың озын булсын,

Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең  белән котлыйбыз.

Шатлык белән,  озын гомер белән

Яшәвеңне генә -телибез.

Матур яз аенда  тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың  кире кайтып,

Күрсәң иде  үзең игелек.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

Котлы булсын, … , туган көнең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән

(Үтсен  синең гомер көзләрең.)

Үтсен синең килер көннәрең.

Сөеклебез, безнең өчен

Изгенең изгесе син.

Бәхетләрне  чагылдырган

Вөҗданның көзгесе  син.

Яшәү шатлыгы  син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта  сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гөрләп үтсен  синең гомерең,

Юлларыңа  гөлләр сибелсен.

Туар таңнар сиңа бары бәхет,

Бары шатлык  кына китерсен.

Поздравления на татарском языке в прозе

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

“Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!”

Сине чын күңелемнән туган көнең белән тәбриклим. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Мәхәббәтең чишмә суыдай саф, бәхетең шомырт чәчәгедәй ак булсын. Һаман да шулай ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Кояш нурының җылысын, таң җилләренең иң назлысын, укуыңда, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим.

Тәбриклим сине туган көнең белән!

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең –  … яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.

Сине яратып, хөрмәт итеп, …

Кадерле… ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән

гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-

ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Поздравления с днём рождения на татарском языке

Еще больше поздравлений с днем рождения на татарском языке своим близким, вы найдете по кнопке ниже.

Туган көн белән котлау >>>

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Видео поздравление с днем рождения мужчине на английском языке
  • Видео поздравление с восемнадцатилетием девушку
  • Видео поздравление с днем рождения мужчине коллеге скачать бесплатно
  • Видео поздравление с 18 летием дочери от папы
  • Видео поздравление с днем рождения молодому мужчине скачать бесплатно