Ягез эле энилэр сценарий мэдэният йортлары очен

. Начальные классы, Мероприятия, 2 класс, Ягез эле, энилэр!

«Ягез әле, әниләр!» 
  
Музыка астында алып баручы чыга 
А.Б. Хөрмәтле әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Кичэбезнен хэзер башланачак икенче олешен дэ без гүзәл һәм уңган әниләребезгә багышлыйбыз. Әйдәгез, хөрмәтле дуслар, кул чабып, әниләребезне бирегә чакырыйк. 
Музыка астында әниләр үз өстәлләренә чыгып утыралар. 

А.б. Кичәбез “Ягез әле, әниләр!” дип атала. Әниләрне командаларга бүлү өчен подностагы карточкаларны алырга тәкъдим итәм. Рәхим итегез! 
Карточкалар артында 1 һәм 2саннары язылган.Һәр әни карточкалар ярдәмендә кайсы командада булуын ачыклый. Һәр команда үзенә исем сайлый. 

А.Б. Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра.(жюри әгъзалары белән таныштыру)  Ә хәзер бүгенге матур бәйрәм белән әниләребезне котлап  җыр тыңлап китәрбез. 
Җыр башкарыла «Моя мама»
А.Б. Без бүген әниләребезнең уңганлыкларын, осталыкларын һәм җитезлекләрен тикшерербез.

Ә хәзер уеныбызны башлыйк.

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктык сезнең каршыга.

Уңганлыкта, житезлектә

Сыналырбыз ярышта

 1нче конкурс.”Көтү куу”

 

А.б. Бу конкурс “Көтү куу” дип атала . Һәр командадан әниләр чиратлашып “абзарга” “көтүне куып” кертергә тиеш. 
Һәр уенчы билгеләнгән арада кабартылган шарларны гимнастик таяклар ярдәмендә капкага алып барырга һәм кертергә тиеш. 

2нче конкурс.”Мәргән” яки снайпер
А.б. Бу конкурста әниләрнең төз ату осталыкларын тикшерербез. Конкурс “Мәргән” яки дип атала. 
Һәр уенчы билгеләнгән араны йөгереп барып, ??? баскетбол тубын кәрзингә атарга тиеш. Кайсы команда тупны күбрәк кертә, шул команда җиңүче була. 

3нче конкурс. “Алфавит” 
А.б. Бу уенда әниләребезнең тел осталыкларын тикшерербез. Сезгә алфавит тәртибендә балаларыгызда булган яки булдырырга теләгән уңай сыйфатларны язарга кирәк. Жюри сезнең тел байлыгыгызны һәм алфавитны белүегезне исәпкә алачак. 
Һәр командага кәгазь һәм ручка бирелә. Кайсы команда тизрәк һәм күбрәк сүз яза, шул җиңүче була. Алфавитны белүләре исәпкә алына. Командалар биремне үтәгән арада җыр башкарыла. 

«Песенка Мамонтенка» Гибадуллин Нияз

4нче конкурс. “Йомгак” 
А.б. Әниләребезгә җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Кем кул эшенә оста- рәхим итегез! 
Һәр командадан икешәр уенчы чакырыла. Бер уенчы карандашка җеп чорнарга, ә икенче уенчы киресенчә сүтеп йомгакка чорнарга тиеш . Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына. 

5 нче конкурс,, Ромашка»

Әйдәгез, балачактагы хыялларыбызга кайтып килик әле. Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган, яки ак халат киеп, врач булып, курчакларны дәваламаган.

( Командирлар чәчәк таҗларын алалар. Анда төрле биремнәр язылган.)

— Сез – Әлфия Авзалова. Зал Сезне көтә, Әлфия апа! Сәхнәгә рәхим итегез.

— Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезне котлап, яңа курчак бүләк итте. Әй уйнадыгыз да соң инде. Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.

— Иртә белән баланы бакчага алып бару күренешен күрсәтегез.

— Кечкенә чакта өйрәнгән беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча сөйләп күрсәтегез.

— Бакчадан кайтканда, әниегез белән кибеткә кердегез. Күзегез матур уенчыкларга төште. Шуны әниегездән алдыруыгызны күрсәтегез.

— Сезгә 4 яшь. Төне буе тешегез сызлап чыкты. Иртә белән әниегез теш врачына алып барды, сез нишләдегез?

6 нчы конкурс: Модный приговор

Кул астында булган киемнэрне кулланып командадагы бер кешене киендерергэ

Энилэр эзерлэнгэнче Залга мэкальлэр

Агачны яфрак бизәсә, кешене ……… ( хезмәт бизи ).

— Һөнәрле үлмәс, ………….( һөнәрсез көн күрмәс ).

— Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ……….( тыңламаган, әрәм булган)

— Олыласаң олыны, ………..( олыларлар үзеңне )

— Яхшыдан үрнәк ал, …………( яманнан гыйбрәт ал )

— Өйнең яме………….( бала белән)

— Казанга ни салсаң,………..(чүмечкә шул чыга)

— Оясында ни күрсә,………..(очканында шул булыр).

7 нче конкурс Причёска ясау Озын толым

Кызларның чәчен үрү (командадан бер кеше). Иң оригинал прическа кемнеке булыр икән?

Энилэр прическа ясаганчы залга табышмаклар

Бик сәләтле икәнсез,

Талантлы – шаккатырлык,

Минем сыныйсы килә:

Ничек сезнең тапкырлык?

1) Һәй,егет, бу ничек була?Минем өч икмәгем бар, берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм.(Ата- анасына, баласына, үзенә)

2) Ишек төбендә алтын таяк.(кияү)

3) Ике атага, ике улга 3 йомырканы тигез итеп бүләргә кирәк.1 йомырка тисен.(бабай, ата, ул)

4) Бер көзгегә дөнья сыйган.(Телевизор)

5) Ишекле түрле яшь килен йөри.(Себерке)

6) 4 татар, дүртесен дә бер чиләк төбенә атар.(Сыер саву)

7) Асты диңгез, өсте нур(Бәби)

8) Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк?(Саулык)

9) Һәркемдә бар (Исем)

10) Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда табылмый,

Үзеңнеке булмаса,

Кешедән сатып алып булмый.(Бәхет)

11) Фатыйма белән Хәдичә

Бер- берсенә караша,

Килә алмыйлар янәшә (Идән, түшәм)

12) Көндез — хөрмәттә,

Кич –хезмәттә.(Юрган)

13) Мең туган бер каеш буган.(Себерке)

14) Дүрт татар хатыны бер яулык ябынган(Өстәл)

15) Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз)

8 нче конкурс Иң истә калган вакыйга.

Әниләре балаларының кечкенә вакытларын искә төшереп китсеннәр әле. Алар белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп безгә дә сөйләтик әле үзләрен.

9 нчы конкурс Жырны танып бел». Русчалатып эйткэндэ «Угадай мелодию».

Балалар жырларын белэлэр микэн энилэр,эйдэгез, сынап карыйк.

10 нчы конкурс Шигырь

Бәйгебезнең алдагы биреме шигырь юллары белән бәйле. Без сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырь юлларын укырмын. Сез аларны дәвам итәргә, аның исемен, авторын әйтергә тиеш буласыз.

— Әйдәле, маэмай, өйрән син… Г.Тукай

—-:   Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә…(М.Җәлил)

—:    Нэкъ Казан артында…Г.Тукай)

—-     Иртәнге таң нурыннан…(М.Җәлил)

11 нче конкурс – Баек «Оста биюче» дип атала. Лезгинка восточный татар башкорт мари ??? рус

А.б. Кадерле әниләр! Конкурс ахырына якынлаша. Ә хәзер жюри бәйгегә йомгак ясаган арада укучылар башкаруында кунелле бию – «Хорошее настроение»


А.б. Кадерле тамашачылар! Жюри бәйгегә йомгак ясады. Хәзер сүзне аларга бирик. 
Жюри конкурс нәтиҗәләре белән таныштыра. 
А.б. Хөрмәтле әниләр! Бәйгебез тәмам. Килүегезгә, бәйгедә катнашуыгызга зур рәхмәт! Алдагы тормышышызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.

Сезнен белэн хушлашырга

Матур сузлэр эзлибез.

Тормышыгыз гузэл булсын.

Ак бэхетлэр телибез!

  Без телибез сезгә олы бәхет,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

 Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз! 

Фойеда конкурста катнашучы хатын-кызларның пешергән, теккән, чиккән, бәйләгән, кулдан эшләгән хезмәтләренә күргәзмә оештырылган. Сәхнәдә, арткы планда нурларын сибеп торган зур кояш рәсеме эленгән. Кояш түгәрәге уртасына: «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» дип язылган.

Түрдә өстәлләр тезелгән һәм бәйгедә катнашучыларның һәрберсе өчен урындыклар куелган. Бәйгедә биш-алты хатын-кыз катнашырга мөмкин. Сәхнәгә егет белән кыз чыга.

Кыз. Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар.
Эретерлек гранит кыяны?

Егет. Кем күңеле тулган айдай серле.
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп.
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кыз. Кем елмая җәйге таң аткандай.
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык.
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Егет. Кем куллары өйне, җирне ямьли.
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

Беренче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез!

Икенче алып баручы. 8 нче март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ягез әле, әниләр!» исемле бәйгене башларга рөхсәт итегез.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Икенче алып баручы. Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Беренче алып баручы. Хәзер яңгыраячак җыр, кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен. И. Закировның Р. Миңнуллин сүзләренә язылган «Әнкәмнең догалары» җыры.

Икенче алып баручы (җырдан соң). Хөрмәтле тамашачылар, хәзер бәйгедә катнашучы әниләрне сәхнәгә чакырабыз. Рәхим итегез, кадерле әниләр!

(Хатын-кызлар сәхнәгэ чыгалар.)

… белән якыннан таныштырып үтәбез мәктәбендә

… елга якын укытучы булып эшли. Тормыш иптәше … белән … исемле кыз һәм … исемле егет үстерәләр. … һәм кечкенә … дә бүгенге бәйгедә әниләрен яклаучы булып катнашачаклар. (Шул тәртиптә әниләр белән таныштыралар.)

Беренче алып баручы. Бәйгене башлаганчы, сезне бүгенге кичәдә исәп-хисап алып баручы жюри әгъзалары белән таныштырып үтәбез.

Икенче алып баручы (жюри әгъзалары белән таныштыра ). Хөрмәтле жюри, билгеләнгән урыннарыгызны алыгыз.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, кадерле әниләр, бәйгене башлыйбыз. Беренче тур «Каенанага хат» дип атала.

Икенче алып баручы. Бәйгенең шарты белән таныштырып үтәбез: сез үзегезне каенана белән аерым яшисез дип хис итегез. Алай гына да түгел, сез ирегезнең әти-әнисеннән бик еракта яшисез һәм инде бер ел буена алар белән очрашмагансыз һәм шушы вакыт эчендә бер хат та язмагансыз. Һәм менә, ниһаять, бер ел вакыт узгач, каенанагызга хат язарга булгансыз.

Беренче алып баручы. Бу катлаулы бурыч алдында кыен хәлдә калмасыннар өчен, әниләргә хатны өйләрендә язып килергә мөмкинлек биргән идек. Хәзер без ал арның каенаналарга өйдә язып килгән хатларын тыңлыйк. Рәхим ите-
гез, киленнәр. (Хатлар укыла.)

Икенче алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Без әниләр белән таныштырганда, һәрбер катнашучы әнинең яклаучылары да килгән дип әйткән идек инде. Хәзер сәхнәне …нең яклаучылары: тормыш иптәше …га һәм кызы …га бирәбез. Рәхим итегез.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, бәйгебезне дәвам итәбез. Кадерле әниләр, сезнең һәрберегезнең газиз балалары бар. Бала йоклатканда нинди бишек җырлары җырладыгыз икән?

Икенче алып баручы. Бәйгебезнең икенче туры — бишек җыры башкару. (Сәхнәгә өстән бау белән бишек төшерелә. Бишектә бәби урынына курчак ята.) Рәхим итегез, кадерле әниләр. (Әниләр җыр башкара.)

Икенче алып баручы. Хөрмәтле дуслар, әниләребез алдагы турга әзерләнгән арада, без сәхнәгә аларның яклаучыларын чакырабыз. Рәхим итегез.

(Яклаучылар концерт номерлары башкаралар.)

Беренче алып баручы. Бәйгебезне дәвам итәбез. Балалар бишек җырлары гына түгел, ә әкиятләр сөйләгәнне дә бик яратып тыңлыйлар. Әмма бер сөйләгән әкиятне берничә кат сөйләп тә булмый. Шуңа күрә бөтенләй булмаган яңа әкиятләр уйлап чыгарырга туры килә.

Икенче алып баручы. Кыскасы бу тур — әкиятләр туры. Бу турга да әниләргә өйләрендә үк әзерләнеп килергә мөмкинлек бирелгән иде. Хәзер без аларның үзләре чыгарган әкиятләрен тыңлыйк. Рәхим итегез!

(Әкиятләр сөйләгәннән соң әниләргә ял бирелә һәм концерт номеры башкарыла.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, кадерле әниләр, белгәнегезчә, безнең райондагы … дә …, … авылында …, … авылында … кебек шигырь осталары яши. Безнең теләгебез: шигырь язучылар һәм шигырь сөючеләр күбрәк булсын иде. Шуны искә алып, без бүгенге бәйгегә шигъри сәләт турын керттек.

Икенче алып баручы. Бәйгенең шарты; без әниләргә конвертлар әзерләдек. Конвертлар эченә уникешәр сүз язылган кәгазьләр салынган. Шул сүзләрне кертеп, әниләр өч куплетлы шигырь язарга тиешләр. Рәхим итегез, әниләр, конвертларны алыгыз. Сезгә ун минут вакыт бирелә. Башладык. Конверт эченә язылган сүзләр: «әнкәй», «бишек», «шатлык», «кайгы», «назлап, «игелек», «изгелек», «җырлар», «гомер», «үскән», «хәтерлим», «кадерле».

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, күргәнегезчә. Мәдәният йортының фойесында без әниләр хезмәтләренә күргәзмә оештырдык. Жюри әгъзалары бу күргәзмә белән таныштылар һәм хәзер аларга бирелгән бәя белән сезне дә таныштырып үтәчәкләр. Рәхим итегез.

Жюрига сүз бирелә, күргәзмәдәге әйберләргә урын билгеләнә.

Икенче алып баручы яклаучыларга сүз бирә.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле шагыйрьләр, без сезнең шигырьләрегезне тыңларга әзер. Рәхим итегез!

(Шигырьләр укыла.)

Икенче алып баручы. Кадерле әниләребез бәйгенең алдагы турына әзерләнә торсын, ә без сәхнәгә аларның яклаучыларын чакырабыз. (Яклаучылар сүз ала.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле дуслар, бу турда катнашучылар үзләре теләгән номерны башкаралар — гаилә әгъзалары белән җырлыйлар, бииләр, фокуслар күрсәтәләр яки берәр комедиядән өзек куялар. Бу турда да аларга өйләрендә хәзерләнеп килергә мөмкинлек бирелде. Рәхим итегез!

Икенче алып баручы. Соңгы алтынчы турга кадәр әниләргә бераз ял бирәбез. (Җыр.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, әниләр! Бүгенге бәйгенең соңгы туры — үзешчән сәнгать туры. Бу турда безнең әниләребез төрле халыкларның биюләрен башкарырга, артистлар булып җырларга тиешләр.

Икенче алып баручы. Без аларга имтихан биргәндәге кебек билетлар әзерләдек. Билетларда кайсы артистка булып җырларга һәм кайсы милләт биюен башкарырга икәнлеге күрсәтелгән. Рәхим итегез, әниләр, билетларны алыгыз. Әниләр билетларны алалар. Билетта язылган номерларны башкаралар.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, «Ягез әле, әниләр!» бәйгесенең җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига бирәбез. Жюри бәйгенең барлык турларына да йомгак ясый, җиңүчеләрне билгели. Балалар җыр һәм бию ансамбле бәйгедә катнашучы хатын кызларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшыралар һәм Ф. Әхмәдиевнең Г. Зәйнашева сүзләренә язылган «Җырлыйм әнием турында» дигән җырын башкаралар.

Беренче алып баручы. Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Ә без, хөрмәтле тамашачылар, сезнең белән саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр!

Татарстан Республикасы

 Балтач муниципаль районы

МБГБУ «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»

“Ягез, әле, әниләр!”

(КВН)

                                                      Үткәрде:Файзрахманова Г.Ф.

2014-2015 нче уку елы

Ягез, әле, әниләр!

Укытучы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, килгән кунаклар, укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – 8 март халыкара – хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә.

Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

Укучылар башкаруында җыр башкарыла “Яз килә”

Кадерле әниләр! Сездән бүген тырышлык та, җитезлек тә, уңганлык та, осталык та таләп ителә. Безнең бүгенге бәйрәмебез гади генә түгел, без сезнең белән ике командага бүленеп ярышабыз. Сез инде менә үзегез үк ике командага бүленеп утыргансыз. Безгә хөрмәтле жюри әгъзаларын гына сайлыйсы калды. Кемнәрне тәкъдим итәсез (жюри сайлана).

1 тур: Сез командагызга командир сайларга, исем, девиз уйларга тиеш.

Сез әзерләнгәнче Садиков Данил сезгә үзенең шигырен бүләк итә.

Командаларның бер – берсен сәламләве.

2 тур: ,, Бишек җырлары”.

Туган телгә, иксез-чиксез дөнья читлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе – бишек җырлары. Безнең әниләребез бишек җырларын онытмадылар микән, кызларыбыз белә микән?! Кадерле әниләребез, кадерле кызларыбыз. Бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтегез әле.

Иң беренче сез шушы курчакларны тиз, матур итеп төрергә, аннары бишек җырларын җырлап йоклатырга тиеш (командадан 1 кеше).

Сез әзерләнгән арада Хабибуллин Наил безгә гармунда үзенең бик матур көйләрен бүләк итә.

3 тур: ,, Ромашка» уены.

Әйдәгез, балачактагы хыялларыбызга кайтып килик әле. Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган, яки ак халат киеп, врач булып, курчакларны дәваламаган.

( Командирлар чәчәк таҗларын алалар. Анда төрле биремнәр язылган.)

—  Сез – Әлфия Авзалова. Зал Сезне көтә, Әлфия апа! Сәхнәгә рәхим итегез.

— Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезне котлап, яңа курчак бүләк итте. Әй уйнадыгыз да соң инде. Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.

—  Иртә белән баланы бакчага алып бару күренешен күрсәтегез.

— Кечкенә чакта өйрәнгән беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча сөйләп күрсәтегез.

—  Бакчадан кайтканда, әниегез белән кибеткә кердегез. Күзегез матур уенчыкларга төште. Шуны әниегездән алдыруыгызны күрсәтегез.

— Сезгә 4 яшь. Төне буе тешегез сызлап чыкты. Иртә белән әниегез теш врачына алып барды, сез нишләдегез?

4 тур: Причёска ясау

Кызларның чәчен үрү (командадан бер кеше). Иң оригинал прическа кемнеке булыр икән?

Сез әзерләнгән арада Ситдикова Камилә җыр җырлый “Әнием”.

5 тур: Табышмаклар әйтешү.

            Бик сәләтле икәнсез,

            Талантлы – шаккатырлык,

            Минем сыныйсы килә:

            Ничек сезнең тапкырлык?

1) Һәй,егет, бу ничек була?Минем өч икмәгем бар, берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм.(Ата- анасына, баласына, үзенә)

2) Ишек төбендә алтын таяк.(кияү)

3) Ике атага, ике улга 3 йомырканы тигез итеп бүләргә кирәк.1 йомырка тисен.(бабай, ата, ул)

4) Бер көзгегә дөнья сыйган.(Телевизор)

5) Ишекле түрле яшь килен йөри.(Себерке)

6) 4 татар, дүртесен дә бер чиләк төбенә атар.(Сыер саву)

7) Асты диңгез, өсте нур(Бәби)

8) Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк?(Саулык)

9) Һәркемдә бар (Исем)

10) Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда табылмый,

Үзеңнеке булмаса,

Кешедән сатып алып булмый.(Бәхет)

11) Фатыйма белән Хәдичә

Бер- берсенә караша,

Килә алмыйлар янәшә (Идән, түшәм)

12) Көндез  — хөрмәттә,

Кич –хезмәттә.(Юрган)

13) Мең туган бер каеш буган.(Себерке)

14) Дүрт  татар хатыны бер яулык ябынган(Өстәл)

15) Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз)

6 тур: Иң истә калган вакыйга.

Әниләре балаларының кечкенә вакытларын искә төшереп китсеннәр әле. Алар белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп безгә дә сөйләтик әле үзләрен.

Укучылар башкаруында татар биюе.

        7 тур: Иң өлгер пар.

Командадан ике кеше чыгып бәрәңге әрчетү.

.

            8 тур: “ Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез” – дигән уен үткәреп алыйк әле.

 — Агачны яфрак бизәсә, кешене ……… ( хезмәт бизи ).

 — Һөнәрле үлмәс, ………….( һөнәрсез көн күрмәс ).

 — Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ……….( тыңламаган, әрәм булган)

 — Олыласаң олыны, ………..( олыларлар үзеңне )

 — Яхшыдан үрнәк ал, …………( яманнан гыйбрәт ал )

 — Өйнең яме………….( бала белән)

 — Казанга ни салсаң,………..(чүмечкә шул чыга)

 — Оясында ни күрсә,………..(очканында шул булыр).

Басырова Язгөл башкаруында җыр.

Минем хәзерге соравым, балалар, сезгә:

Иң кыйммәтле оя нәрсә ул балалар? Сез ничек уйлыйсыз? (гаилә).

Укытучы. Әйе, иң кыйммәтле оя – гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәк, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Әйдәгез, балалар, киләчәктә дә шушы ояда тату, дус булыйк. Әти-әниләрегезнең ярдәмчеләре, төп терәкләре булырсыз, аларга беркайчан авыр сүз әйтмәссез, гел кадер – хөрмәттә яшәтерсез дигән теләк белән кичәбезне тәмамлыйк. Учагыбыз сүнмәсен, сүрелмәсен.

Егылганда тартып торгызырга,

Арыганда иңнән этәргә,

Әти-әни кирәк балаларга,

Сабыйлыкны шатлык итәргә.

Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп дирекциясенә бирелә.

Жюрига сүз бирелә.

Командаларга рәхмәт хатлары тапшырыла.

Кызларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырам.

Бәйрәмебез ахырга якынлашты. Бәйрәмгә килүегез, катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Тагы бер кат бәйрәм белән.

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.

Укытучы: Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, килгән кунаклар, укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – әниләр көне белән тәбрик итәбез.

Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә.

Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

Хабибуллина Эльмира башкаруында җыр “Әнием”

Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган әниләребезгә багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, әниләр!” дип атала. Әйдәгез, хөрмәтле дуслар, кул чабып, әниләребезне бирегә чакырыйк. 

Сәхнәдә Шомбыт урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, үзенең җитезле­ге, чаялыгы белән теләсә нинди киртәләрне җиңел үтә белүче мәгариф хезмәт­кәре –Гимадиева Нәзирә Хәкимулла кызы. Нәзирә Хәкимулла кызы сукояр йолдызлыгы астында туган.Яраткан артистлары Рината Литвинова һәм Исламия Махмутова. Яраткан шөгыле китап уку. Ә яраткан эше теплицада помидорлар үстерү. Кер үтекләүне җене сөйми. Яраткан яшелчә, җиләк-җимеше виноград.

Өлкәннәргә күңел күтәренкелеге, яшьлек дәрте өстәүче, аларның моң-зарларын тыңлап, җыр белән юмалый белүче, үзе баш-аягы белән сәнгатькә гашыйк әниебезне каршы алабыз. Сәхнәдә — . Хабибуллина Илмира Нурмехәммәт кызын. Ул кучкар йолдызлыгы астында туган. Яраткан җырчысы – Ришат Тухватуллин,яраткан шөгыле бәйләү, шуңа күрә бәйләүнең кирәген бирә инде. -чигү эшләренә кулы ятып тора. Яраткан эше- өй җыештыру. Тәмләп ашый торган ризыгы — пилмән.Яратмаган эше савып кергән сыек сөтне банкаларга тутыру.

Үзе сәхнәдә чыгыш ясау белән генә калмыйча, башкаларга да киңәш бирүче, инсафлы, мәрхәмәтле, юмарт, авыл урамнарында иң күп йөрүче почта хезмәткәребез Байдамшина Фирдания Әхәт кызы. Фирдания Әхәт кызы арыслан йолдызлыгы астында туган. Яраткан җырчыла­ры –Ришат Тухватуллин һәм Илдар Әхмәтов. Яраткан шөгыле – буш вакытта крассворд чишү. Яраткан эше- камыр ашлары пешерү. Яратмаган эш- көтү көтү. Татар халкының милли ризыгы өчпочмакны бик ярата.

Хәзер сәхнәдә мөлаем, ягымлы, уңган,  ике кыз үстерүче әниебез Мингарипова Гөлфия Гәптрәкыйп кызы. Кыз йолдызлыгы астында туган. Яраткан җырчысы Рифат Зарипов, камыр ризыкларын пешерергә ярата. Яраткан шөгыле- бәйләү. Мантыйны көн дә ашарга риза.
Котлы Бүкәш участок шифаханәсендә, авыруларга беренче ярдәм кулы сузучы Сафина Динә Рафаэль кызы.Көчле, тәҗрибәле, шаян телле белгеч.Яраткан артисты –Фирдүс Тямаев.  Яраткан шөгыле – бәйләү. Яраткан эше- авыруларга укол салу. Ә яратмаган эше- кан басымын үлчәү. Яраткан ризыгы- пәрәмәч. Пәрәмәчне иртән ашасам, көне буе кәк итеп йөрим ди.

Матур биюче, нәфис сүз остасы һәм башка эшләрне белүче, авылыбызның иң иста урамында торучы, күреше авыл килене Гарипова Минзәлия кызы. Гарипова Минзәлия апа кучкар йолдызлыгы астында туган. Яраткан ар­тисты – Зөһрә Шәрифуллина. Яраткан шөгыле- носки, чөлкәләр бәйләү. Яратмаган эше- җәй көне бакчада чүп утау. Яраткан ризыгы – пәрәмәч.

“Кояшкай” балалар бакчасының сәнгать җитәкчесе, балаларның яраткан тәрбиячесе, бакча мөдиренең уң кулы, сабыр холыклы –Валиева Гүзәлия Мәхмүт кызы. Яраткан җырчысы–Римма Ибраһимова. Чаян йолдызлыгы астында туган. Җырларга, биергә ярата. Яраткан шөгыле-кул эше. Ә яратмаган эше юк. Өчпочмак дисәң, үлә дә китә инде.
Бәйгедә катнашучы әниләребезне тагын бер тапкыр алкышлыйк.

Кадерле әниләр! Сездән бүген тырышлык та, җитезлек тә, уңганлык та, осталык та таләп ителә. Безнең бүгенге бәйрәмебез гади генә түгел, сез һәрберегез үзегез өчен ярышырсыз.  Безгә хөрмәтле жюри әгъзаларын гына сайлыйсы калды. Кемнәрне тәкъдим итәсез (жюри сайлана).

Гадел жюри әгъзалары
Үз бәясен бирерләр. 
Иң осталарын сайлап, 
Безгә игълан итәрләр.
Ә хәзер сез бу бәйгедә
Каушамагыз, сынатмагыз.
Бирешмичә көндәшләргә
Осталыкны күрсәтегез.
Чын күңелдән, саф йөрәктән,
Уңыш сезгә юлдаш булсын.
Бездән сезгә шулдыр теләк-
Бисмилләһир-рахманир-рахим.

Һәр уен танышудан башлана.Шулай итеп бәйгенең  беренче турын башлыйбыз.

1. тур:“ Таныш булыйк “  бәйгесе дип атала. (үзләренең  исемнәрен, девизын әйтәләр)

Бәйгедә катнашучы әниләребезнең һәрберсе сәләтле, үзләре эшләгән тармакта иҗади якын килеп, гаиләләренең ялын да, буш вакытын да файдалы һәй кызыклы итеп оештыралар. Хезмәтләреннән ямь һәм тәм табып эшлиләр, чынында моның дөреслеген алар хәзер’ үзләре күрсәтерләр. Кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен күрик әле.

2 тур: “Бәйрәм котлавы”дип атала.

Без, әниләр, кайда гына булмасын, үзебезнең килеш-килбәтебезне кайгыртырга, һәрчак матур, күркәм булырга тиешбез. Хәзер бәйгедә катнашучылар сезгә берсеннән-берсе матур чәч үрнәк­ләре тәкъдим итәчәкләр.

3 тур: “Чәчтарашлар” бәйгесе.

3нче сыйныф укучылары башкаруында шаян бию.

4 тур: “Кем тизрәк” дип атала.

Һәрбер уенчыга дүртъюллык шигырь бирелә. Һәм һәрберегез берә-берәм чыгып хәрәкәтләр ярдәмендә шигырьнең эчтәлеген аңлата. Калган әниләр шигырьне белергә һәм сөйләргә тиеш. Кайсы әни белә, шуңа очко языла. 

Скетч

5 тур: ”Көтү куу” бәйгесе.
Һәр  әни чиратлашып “абзарга” “көтүне куып” кертергә тиеш. 

6 тур: “Алфавит” дип атала.

Бу уенда әниләребезнең тел осталыкларын тикшерербез. Сезгә алфавит тәртибендә балаларыгызда булган яки булдырырга теләгән уңай сыйфатларны язарга кирәк. Жюри сезнең тел байлыгыгызны һәм алфавитны белүегезне исәпкә алачак. 
Һәрберегезгә кәгазь һәм ручка бирелә. Кайсыгыз тизрәк һәм күбрәк сүз яза, шул җиңүче була. Алфавитны белүләре исәпкә алына. Командалар биремне үтәгән арада җыр башкарыла. 

Хабибуллина Зәлия башкаруында җыр.

7 тур: ”Йомгак чорнау”бәйгесе

Әниләребезгә җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Һәрбер әни карандашка җеп чорнарга, һәм тизрәк бетергән иптәше белән алышынып, киресенчә карандаштан йомгакка чорнарга тиеш. Кем тизрәк биремне үти шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына.  

8 тур: ,, Ромашка» уены.

Әйдәгез, балачактагы хыялларыбызга кайтып килик әле. Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган, яки ак халат киеп, врач булып, курчакларны дәваламаган.

(Әниләр чәчәк таҗларын алалар. Анда төрле биремнәр язылган.)

9 тур:” Бишек җырлары”.

Туган телгә, иксез-чиксез дөнья читлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе – бишек җырлары. Безнең әниләребез бишек җырларын онытмадылар микән! Кадерле әниләребез. Бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтегез әле.

Иң беренче сез шушы курчакларны тиз, матур итеп төрергә, аннары бишек җырларын җырлап йоклатырга тиеш.

10 тур: “Табышмаклар әйтешү.

Бик сәләтле икәнсез,

Талантлы – шаккатырлык,

Минем сыныйсы килә:

Ничек сезнең тапкырлык?

1) Һәй,кызлар, бу ничек була? Минем өч икмәгем бар, берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм. (Ата-анасына, баласына, үзенә)

2) Ишек төбендә алтын таяк. (кияү)

3) Ике атага, ике улга 3 йомырканы тигез итеп бүләргә кирәк.1 йомырка тисен. (бабай, ата, ул)

4) Бер көзгегә дөнья сыйган. (Телевизор)

5) Ишекле түрле яшь килен йөри.(Себерке)

6) 4 татар, дүртесен дә бер чиләк төбенә атар. (Сыер саву)

7) Асты диңгез, өсте нур (Бәби)

8) Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк? (Саулык)

9) Һәркемдә бар (Исем)

10) Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда табылмый,

Үзеңнеке булмаса,

Кешедән сатып алып булмый.(Бәхет)

11) Фатыйма белән Хәдичә

Бер- берсенә караша,

Килә алмыйлар янәшә (Идән, түшәм)

12) Көндез  — хөрмәттә,

Кич –хезмәттә.(Юрган)

13) Мең туган бер каеш буган.(Себерке)

14) Дүрт  татар хатыны бер яулык ябынган(Өстәл)

15) Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз)

Элегерәк заманда кичке утырмалар биюләр белән дәвам иткән. «Жиңел сөякле, коштай очып кына йөри, аяклары жиргә тими»- диләр биюче турында.

Биюченең итәкләре

Бии -бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии –бии остара.

11 тур:”Оста биюче” бәйгесе.

12 тур:” Иң истә калган вакыйга”

Сез әниләр балаларының кечкенә вакытларын искә төшереп китегез әле. Алар белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп безгә дә сөйләп үтегез әле 

“Бәйгедә катнашучылар — әле безнең оста хуҗабикәләребез дә. Алар бүгенге бәйгедә безгә өйләрендә пешереп алып килгән ризыкларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай итеп чираттагы

13 нче бәйгебез”Уңган хуҗабикә”бәйгесе.

Сезнең алдыгызда — оста хужабикәләр.  

4 нче сыйныф кызлары башкаруында хор.

Егылганда тартып торгызырга,

Арыганда иңнән этәргә,

Әти-әни кирәк балаларга,

Сабыйлыкны шатлык итәргә.

Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп дирекциясенә бирелә.

Жюрига сүз бирелә.

Әниләргә рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыла.

Сизелмичә бәйрәм  үтте, 
Барыбыз да бик канәгать. 
Саубуллашыр вакыт җитте, 
Моңсуланмыйк без, җәмәгать. 
Юлларыгыз якты булсын, .
Эшләрегез бары уң булсын.
“Ягез әле, әниләр!” бәйрәмендә 
Кабат очрашырга язсын!

Хөрмәтле әниләр! Бәйгебез тәмам. Килүегезгә, бәйгедә катнашуыгызга зур рәхмәт! Алдагы тормышышызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.. Тагы бер кат бәйрәм белән.

Хабибуллина Зәринә башкаруында җыр”Саф сөю”

Игра «Поле чудес» на тему: «Родной свой край люби и знай»

Цель: углубление знаний о природе  нашего края. Воспитание бережного отношения к природе,  привитие любознательности.

Оборудование: презентация «Поле чудес», барабан, призы, карточки с буквами.

Ход игры

Песня « Край родной»

Ведущий:  Наша Родина — необъятная, могучая Россия. У каждого человека, живущего в России, есть своя малая родина. Мстёра – ваша Малая Родина. Здесь вы родились, растете, учитесь, здесь живут ваши родители, дедушки, бабушки. Нужно знать родной край и любить его.
— А как называется наш край, где находится посёлок Мстёра? В каком году была образована Владимирская область? Она образована 14 августа 1944 года. В этом году Владимирской области исполняется 70 лет.

   Сегодня мы будем играть в игру «Поле чудес».

 Но прежде всего нам нужно выбрать игроков. Для этого я задаю вам  вопроса. Кто первый ответит (первые 3 ч.) становится участником

 1.  Самая маленькая птица наших лесов? (королёк)

2.Кто собирает грибы спиной? (ёж)

3. Кто бежит, выставляя вперед задние ноги? (заяц).
4. Кровожадный хищник наших лесов? (волк)

5. Какая ягода бывает черной, красной, белой (смородина)

6. У какого дерева ствол белый? (береза)

7. Кто спит вниз головой? (летучая мышь)

8 Кто слышит ногами? (кузнечик)

9. Какие  реки протекают в нашем поселке? (Мстёрка, Тара, Клязьма)

Итак, приглашаем к барабану первую тройку игроков

Ведущий.    Тема нашей игры «Родной свой край люби и знай»

  Вот задание на первый тур

      Трава от 99 болезней. Это — идеальное средство для укрепления нервной системы. Если его заваривать и принимать ежедневно вместо чая летом, то Вы будете гарантированно защищены от расстройств желудка в период привыкания организма к ягодам, овощам и фруктам.

Эту травку называли еще «заячьей кровью» и «кровавником» из-за его способности окрашивать своим соком пальцы рук в кроваво-красный цвет.

з

в

е

р

о

б

о

й

 Приглашаем к барабану вторую тройку игроков

Задание для второй тройки игроков:

Как называют зайчат, рождённых осенью?

л

и

с

т

о

п

а

д

н

и

ч

к

и

Приглашаем к барабану  третью тройку игроков

Задание для третьей тройки игроков:

Внешность этого животного впечатляет своей необычностью. Это довольно крупный зверь с телом 18-22 см в длину, хвост покрыт слоем роговых чешуек, а вдоль них по верху ещё и жесткими волосками. Самыми благоприятными для обитания зверька, являются пойменные водоёмы – она может долгое время находиться под водой, живет в норах, вход в которые скрывается под водой. Занесена в Красную книгу Владимирской области.

в

ы

х

у

х

о

л

ь

Игра со зрителями.

 Самое сладкое дерево наших лесов? (липа)

Липа обладает множеством лечебных (целебных) и полезных свойств, благодаря которым ее часто применяют в народной медицине, а также для изготовления многих лекарственных препаратов.
Цветки липы содержат в своем составе витамин С, каротин.

Финал.

Каждый лист разбит на дольки.
Подсчитай-ка: долек сколько?
Восемь, десять, двадцать, тридцать.
Тут легко со счета сбиться.
У кого желанье есть
Дольки снова перечесть?

Полезные свойства этого растения способствуют улучшению в работе пищеварительных органов. Настой из этого растения рекомендуется для употребления тем, у кого пониженный аппетит. Свежий сок  заживляет раны.

т

ы

с

я

ч

е

л

и

с

т

н

и

к

  Суперигра                       

Среди других названий растения в различных регионах встречаются: Виновник, Воронец, Майская лилия, Молодило, Глазная трава, Гладыш, Колокольчики Марии, Лапушник, Гландыш, Заячьи ушки, Молодильник, Польская лилия, Серебрянник, Мытная трава, Прострел, Снежные капельки, Сорочка.

л

а

н

д

ы

ш

Даже ночью муравьишка
Не пропустит свой домишко:
Путь-дорожку до зари
Освещают фонари.
На больших столбах подряд

Лампы белые висят.

(Ландыш)

   Применяют настой ландыша при глазных заболеваниях в виде примочек.

Ландыш применяют при острой и хронической сердечной недостаточности.

Подведение итогов, награждение победителя игры.

Заключительная часть

Любите родную природу –

Озера, леса и поля,

Ведь это же наша с тобою

Навеки родная земля

На ней мы с тобою родились,

Живем мы с тобою на ней.

Так будем же, люди, все вместе,

Мы к ней относиться добрей!

1. /Единство семьи и школы.doc Азнакай муниципаль районы шартларында мәктәп һәм гаилә берлеге

Ягез әле, әниләр-әбиләр

Баһманова Р.Р., Карамалы гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Максат: Әниләрнең, әбиләрнең газиз, кадерле кеше булуларын тагын бер кат балаларга аңлату. Туган җирнең, әниләрнең, әбиләрнең һәркем өчен бер генә булуын төшендерү. Әниләргә, әбиләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон, әниләр һәм әбиләр рәсемнәре ябыштырып эшләнгән плакат, стенгазета, балаларның кул эшләре, иншалар, өлкәннәрнең кул эшләре, пешереп алып килгән ризыклар күргәзмәсе.

Бәйрәмнең барышы

Бүген кадерле әниләребезнең, әбиләребезнең якты, илаһи зур бәйрәме.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман нуры иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам», дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.

Әни булмаса, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Бүгенге кичәбездә катнашучы әбиләр өлкән кешеләргә еш туры килә торган авырлыкларга, тормыш каршылыкларына карамастан, күңел көрлеген, зиһен үткенлеген саклап калганнар. Хатын-кыз – җир тоткасы диләр. Безнең әбиләр бу сүзләрнең хаклыкларын үз тормышлары, эшләре белән раслаган.

Хезмәтләре, тырышлыклары өчен, улларына-кызларына, оныкларына күрсәткән игелекләре өчен безнең әбиләр әйтеп бетереп булмаслык хөрмәт-ихтирамга лаек. Сез дә әбиләрегезне яратыгыз, уйламыйча әйткән сүзләрегез белән аларның күңелләрен яраламагыз, аларга карата игътибарлы булыгыз, теләкләрен, гозер-үтенечләрен колак яннарыгыздан уздырып җибәрмәгез.

1 нче бала.

Ана!

Йөрәгемнең иң кадерле хисе,

Күңелемнең ул иң түрендә;

Ул-салкында җылытучың синең.

Юанычың авыр көнеңдә.

2 нче бала.

Әни!

Әни җирдә иң кирәкле кеше,

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстер

Кызганмыйча бөтен гомерен.

3 нче бала.

Аның киңәшләре көч-дәрт өсти,

Илһам бирә миңа яшәргә.

Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын

«Әни»диеп аңа дәшәргә.

Җыр: «Әниләр бәйрәме.» (С. Бикчәнтәева сүзләре. М.Минһаҗев музыкасы.)

4 нче бала.

Бүген сөенә-сөенә,

Сезне кадерле әниләр,

Бергә: Бәйрәм белән котлыйбыз!

5 нче бала.

«Әни» дип ачыла безнең тел

Әнкәйне хөрмәт ит , шуны бел.

Әни өйдә булса, бик рәхәт,

Әйтәбез без сиңа:

Бергә: Мең рәхмәт! Мең рәхмәт! Мең рәхмәт!

6 нчы бала.

Йөрәгем тибешен

Тәүге кат тоючы,

Җаныма, күңелемә

Канатлар куючы…

7 нче бала.

Күземнең төсләрен

Тәүге кат күрүче,

Өзелеп яратып,

Тәүге кат үбүче…

8 нче бала.

Тәүге кат сүземне,

Ул гына ишеткән,

Рухыма, хисемә

Җылылык, нур сипкән..

9 нчы бала.

Гомерем буена

Бурычлы мин аңа.

Көчле син, изге син,

Бөек син, әй, Ана!

10 нчы бала.

Егылып еласам,

Абынып, тормасам –

Кулыңны сузучы

Син генә , бер син генә!

11 нче бала.

Мин сиңа сыенам

Алҗысам, туңсам да,

Кичә алмас үткелне

Кичә алмый торсам да.

12 нче бала.

Йөзеңне шифалы

Яңгырлар югандыр,

Табигать, йөрәк дип.

Кояшны куйгандыр.

1 нче бала.

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоя алсын нәниең.

Җыр: «Җырлыйм әнием турында» (Г.Зәйнәшева сүзләре, Ф. Әхмәдиев музыкасы.)

– Хәзер кичәбезнең икенче өлешенә күчәбез. Ул: «Ягез әле, әниләр һәм әбиләр!» дип атала. 1 нче командага – әниләр, 2 нче командага – әбиләр чыга. Аларның җитезлеген, булганлыгын бәяләү өчен жюри составы сайлана.

1 нче конкурс. «Бала тану» дип атала. Балалар бер рәткә тезелеп басалар. Әни һәм әби кешеләр күзе бәйләүле килеш, үз сабыен табарга тиеш.

2 нче конкурс. «Гөлләр илендә» дип атала, һәр команда гөлгә башланган хатын-кыз исемнәре яза. Вакыт билгеләнә.

3 нче конкурс. Газета белән эстафета. Муеннарына газета кыстырып, алга таба бирәләр.

4 нче конкурс. «Җырлар дөньясына сәяхәт» уены. Бер җыр башкарыла. Ахыргы сүз нинди хәрефкә тәмамлана, шундый ук хәрефтән башланган җырны каршы яктагы команда дәвам итә.

5 нче конкурс. Элек-электән хатын-кызларның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән. Безнең көннәрдә озын чәчле кызларны табу кыенрак шул инде. Шулай да безнең балалар арасында андый кызлар бар. Иң-иң озын чәчле кызларыбыз Зарипова Фәридә, Вәлиева Рузилә, Миргасимова Гөлнаралар. Ягез әле, монда чыгыгыз. Хәзер «Иң оста чәчтараш» дигән конкурс уздырабыз. Озын чәчле кызларга әниләр һәм әбиләр прическа ясыйлар һәм аннан соң таныштыралар.

6 нчы конкурс. Безнең әниләр һәм әбиләр арасында иң яхшы гөл үстерүчеләр дә бар бит әле. Алар гөлләрен балалары белән бергәләп үстерәләр. Ә хәзер балалар гөлләр турында җыр башкарырлар.

Җырдан соң һәр командадан бер кеше күзе бәйләнгән килеш тактада гөл рәсеме ясый.

7 нче конкурс. «Әби-әни – мәктәп баласы» дип атала ул. Әниләр, әтиләр, дәрес әзерләргә булыша, кайчак әбиләр сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемнәрне ачыклыйбыз. Һәр командага бер сорау биреп барыла, чиратлап:

1) Йомык күз белән дә күреп була? (төш)

2) Америка акчасы? (доллар)

3) Көн белән төн нәрсә белән бетә? (н хәрефе)

4) Дөньядагы иң зур океан? (Тын океан)

5) Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык ,нефть)

6) «Тычкан тәбесе» сүзен дүрт хәрефкә сыйдырып бетереп әйтеп буламы? (мәче)

7) «Моабит дәфтәрләрен» кем һәм кайчан язган? (М.Җәлил)

8)  2006 ел нинди ел итеп игълан ителде? (әдәбият һәм сәнгать)

9) Нинди күренекле шәхесләрнең юбилей еллары? (Г.Тукай, М.Җәлил)

8 нче конкурс. «Педагог әни һәм әби». Һәр командага берәр конверт бирелә, андагы сорауларны укыгач, җавапларын уйлый торалар. Шул вакытта балалар татар халык биюе башкаралар.

Сораулар.

  1. Котырып уйнаган баланы ничек йокларга яткырырга?
  1. Кибеттә йөргәндә балагыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?
  1. Балагыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?
  2. Балагызның көндәлегендә кисәтү күрдегез. Нишлисез?

9 нчы конкурс. Тәрбия ысулларын тыңлап, чәчкә чорнап куйдык. Әниләр, әбиләр бала тәрбияләргә генә түгел, пешерергә дә өйрәтә алалар безне. Киләсе конкурсыбыз: «Телеңне йотарлык» дип атала. Хәзер алар үзләре пешереп алып килгән ризыкларын күрсәтеп, берочтан аларны пешерү серләрен дә әйтерләр. Күрсәтеп сөйлиләр. Катнашучылар авыз итеп карыйлар.

Әбиләр-әниләр әзерләнгән арада укучылар җырлап күрсәтерләр.

«Әйлән-бәйлән» җыры.

Биремнәр.

  1. «Чабата» яки «Әпипә» биергә.
  2. Яшь вакытта яратып җырлаган җырны башкарырга.
  3. Мәктәптә ятлаган шигырь сөйләргә.
  4. Берәр спектакльдән өзек уйнап күрсәтергә.

Хөрмәтле әниләр, әбиләр! Гомерегез буе тырышып хезмәт күрсәткәнегез өчен, авыр елларны үз җилкәгездә татысагыз да, шушындый саф күңелле булып калганыгыз өчен, яхшы ул-кызлар тәрбияләп үстергәнегез, оныклар тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә әбиләр, әниләр! Балаларыгызның игелеген күрегез.

Жюри нәтиҗәләрне игълан итә, бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы:

– Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез бәйрәм табынына рәхим итегез!

Кичә чәй өстәле артында тәмамлана. Күңелле милли биюләр башкарыла.

Ягез,эле кызлар! 8 март бэйрэменэ .

— Саумысыз,кадерле укытучылар.УКУЧЫЛАР,кунаклар!.! . Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер,елмаеп балкыган кояш матурлыгы,укуыгызда зурдан – зур уңышлар телибез.

Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә «Ягез әле, кызлар!» дип атала .

Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (кызлар чыга).(Музыка)

— Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп житте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.

Сезнен алдыгызда берсеннэн берсе гузэл,сойкемле,акыллы,назлы кызлар.Эйдэгез алар белэн якынрак танышып китик.Конкурснын беренче шарты-узен белэн таныштыру.

—Кызлар бик матур чыгыш ясадылар. Р эхмэт.

Бу шигырьне ——-кызлрга багышлый.

Эх замана сылулары,кызларнын кыюлары

Кузлэреннэн очкын сибеп Елмаеп колулэре

Их атлап китулэре

Оздереп биюлэре кунеллэрне аллы голле

Хислэргэ торулэре.

Э Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

            Батырлар алга чыксын      

            Һәр сылу кыз осталыгын,

            Зирәклеген, тапкырлыгын,

            Булганлыгын танытсын.

конкурсларга кучэбез. “Тәлинкәдә нәрсә?” конкурсы. Командалардан 1әр кыз чакырыла. Күзен бәйләгән килеш ул тәлинкәләргә салынган он, шикәр комы, дөге, карабодай, тары, тозны кул белән генә капшап нәрсә икәнен белергә тиеш.

(конц номер)

-ярышны дәвам итәбез. Кунак булып кайсы гына утырмага барсалар да, кызларыбызның кул эшләре йөзне кызартырлык түгел. Ягез әле кызлар күз нурларыгызны, күңел жылыгызны кушып шушы эйберлэрдэн берэр бизэнгеч(браслет или тоймэ) эшлэгез.2 кыз .

Э бу вакытта кызларны котлап —-чыгыш ясыйлар.

Бэйрэмебезне бию белән дәвам итэбез. «Жиңел сөякле, коштай очып кына йөри, аяклары жиргә тими»- диләр биюче турында.

Биюченең итәкләре

Бии -бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии –бии остара.

Э хэзер сезнен алда кызлар башкаруында бию.

Конкурс “Интеллектуаллар” Командаларга сорау бирелә. Бер дөрес җавап өчен 1 балл.

1.Һәркемдә дә бар. (исем)

2. Күңелсезгә — юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (тоз)

4. Үзе су, үзе каты. (боз).

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6. Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)

7. Нинди савыттан эчеп булмый. (буш)

8. Сыер ни өчен ята? (утыра белмәгәндә)

9. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

10. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? ( утыртып булмаганга)

11. Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый. (өстәлне)

12. Күлмәкне урталай яргач, нәрсә була. ( күл+мәк)

13. Ак кыныдыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (йолдыз)

14. Казанның уртасында ни бар? (з авазы)

(конц ном)

-Тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас безнең халыкка. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз. Сезгэ ике ситуация.1) К е ше белэн тулы ав тобуста сезнен ор-яна блузкагызга кемдер томат согы тукте.Сез нихэл итэсез?К кинэшлэшеп 1 жавап бирэ.2)Сезнен туфлиегызнын укчэсе тоште ,барасы жир бик ерак.

(стих Азамат .Татар кызы…Бу исемдә

Күпме тылсым, күпме сер!

Нечкә билле бу сылуга

Сокланып син бакчы бер!

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап-гади сүзләрендә

Тал чыбыгы кебек нечкә билле,

Яз кояшы кебек сөйкемле.

Дөньяларда иң-иң гүзәл зат та,

Татар кызы гына шикелле

Э хэзер художниклар ярышы.Бодай бортеклэреннэн 8 мартка рэсем ясарга.( конц)

-Килэсе конкурс.”Буш суыткыч “ дип атала.Шушы суз тезмэсенэ ке ргэн хэрефлэрне остэп ризык исемнэре язарга.татарча сузлэр булса бигрэк тэ хуплы булыр иде.2шэр кыз.кем тизрэк?

-Э хэзер ой эшен тикшерэбез.Кызларга кара каршы эйтер очен такмаклар эзерлэргэ кушылган иде.

— Стих Күзләреңнең каралыгын

         Шомыртлардан алдың мәллә?

         Су буенда  гына үскән

         Зифа талдай синең гәүдәң.

         Үкчәләрең җырын тыңлап,

         Хыялларга бирелеп китәм

Әй, син, горур татар кызы,

         Кем бар синдәй бүтән

-Аш-су олкэсендэ дэ бер конкурс кирэктер.Булган ризыклардан тиз салат эшлэргэ.

-Кызлар салат эзерлэгэн вакытта ярыш-сэнгэтле шигырь укучылар .

“Икеле алмадым “,дип

Кайтты да ул мактанды.

Бик куанды энисе,этисе бик шатланды.

Лэкин шатлык бик тиз утте.

Кайгы минуты.

Малайнын кузен каплады

Кара хурлык болыты.

Кондэлеген карадылар

Мактану-ялган иде

Малай актыгы ул конне

3 берле алган иде.

Хормэтле кызлар,э хэзер “сорауларга- жавап “ дигэн бэйге.1.нэрсэ ул бэхет?

2.килэчэктэ кем булырга телисен,ни очен?

3.сезнен очен бу тормышта кем олге булып тора?

4.яраткан шогелегез турында сойлэргэ

5.мэктэп тормышында нэрсэ ошый?

6.якын дустыгыз турында сойлэргэ.

— килэсе бэйге «Артистлар” дип атала. төрле ситуацияләр күрсәтергә:

Сезне эт тешләде.Бармагыгыз ишеккә кысылды.Сез карбыз ашыйсыз.Энәгә утырдыгыз.Туңдырма ашыйсыз.Әминәне бии-бии сөйләргә. . Кичәбез бик күңелле узды. Кызларыбыз уңганнар да, тапкырлар да, тырышлар да икән. Алар арасыннан җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмас, дип уйлыйм. Сезне тагын бер тапкыр яз бәйрәме – Халык – ара хатын – кызлар көне белән тәбрик итәбез. Ә хәзер конкурсны йомгаклау өчен сүз жюрига бирелә.

Жюри…

Внеурочная деятельность (конкурсные работы)

Дошкольное образование

Внимание! Администрация сайта rosuchebnik.ru не несет ответственности за содержание методических разработок, а также за соответствие разработки ФГОС.

Кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәме сценариясе.

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Алдан ясалган эш: әниләргә бүләкләр.

Алдан әзерлек: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмгә әниләр чакырыла. Ишектән кергәндә тылсымлы тартмадан фигуралар алалар. Кызыл төстәгеләр бер якка, яшел төстәгеләр икенче якка утыра бара. Өстәл өстенә гөлләр, чәчәкләр куела, шарлар эленә. Музыка уйный. Бәйрәмдә катнашучы балалар чәчәкләр тотып кереп, ярым-түгәрәк ясап бииләр. Биеп бетергәч чәчәкләрне кәрзингә җыялар.

Бәйрәм барышы:

Күмәк чәчәкләр биюе

Алып баручы.

Һәр ел саен килә бу бәйрәм
һәр көн туган кояш шикелле.
Еллар саен данлый бу бәйрәм,
Гүзәл кеше — әни кешене!

Алып баручы. Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, шатлык, озын гомер телибез.

Балалар белән бергә сөйләү:

Әни — ул һава! (кулларны өскә күтәрү)

Әни — ул яктылык! (кулларны өскә күтәреп фонариклар ясау)

Әни — ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)

Әни — ул әкият! («Во!»дип баш бармакны күрсәтү)

Әни — ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)

Әни — ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )

Җыр “Җырлыйм әнием турында”

Алып баручы: әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана. Бүгенге күңел ачу чарасы сезнең барлык мәшакатьләрне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Әниләргә бүген безнең Иң
кадерле сүзебез.
Шат биюләр, матур җырлар, уеннарны
Сезгә дип әзерләдек.
Бүләк итеп үзебез.

Алып баручы: бүгенге бәйрәм гади генә булмас, бүген без әниләребезне дә уеннарда катнашырга чакырабыз. Кергәндә төрле төстәге фигуралар алып, икегә бүленеп утыру юкка гына булмады. Уеннар булгач бәяләүче жюри да булырга тиеш. Жюри составында булачак. Балаларыбыз сезнең өчен җан атып үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр. Уеннарда актив катнашып бергәләп күңел ачып ял итик.

Әниләр белән уеннар

Беренче бирем: һәр команданың үзенә исем кирәк. Әйдәгез озакка сузмыйча бер исем уйлыйбыз.

Икенче бирем: ә хәзер сезгә 3 минут вакыт бирелә. Шул вакытта сезгә

“Ниса” белән беткән татар хатын-кызлар исемнәрен уйларга кирәк. Кайсы команда күбрәк исем табар?

Алып баручы: сез исемнәр уйлаган арада Асель белән Нәргизә

башкаруында “Мин әнигә булышам” җырын тыңлап китик.

Вакыт чыкты, әйдәгез әниләребезгә сүз бирик.

Өченче бирем: уеннарны дәвам итәбез, хөрмәтле әниләрбез. Өченче бирем төсле кәгазьдән бер матуркатлаулы булмаган открытка ясарга. Вакыт чикле. Ә без ул арада кызларыбыз Диана, Алия, Дәлия башкаруында “Дәү әнигә бүләккә” җырын тыңлыйк.

Дүртенче бирем: уен өчен һәр командадан берәр әни кирәк. Җырлый- җырлый мисаллар чишәсе була.

Клоун керә. Бишенче биремне уйната.

Бишенче бирем: чираттагы уенны уйнау өчен шулай ук һәр командадан берәр әни кирәк була. Гәзитне күчерә-күчерә барып билгеле бер аралыкны узасы.

Алтынчы бирем: чираттагы уеныбыз “әниеңне киендер” дип атала. Командадан берәр әни белән баласы бирегә чакырыла. Бала бирелгән муенсалар, ленталар, браслетлар белән әнисен киендерә.

Җиденче бирем: “Сүзсез сәхнә” дип атала. Жирәбә буенча бирелгән ромашка таҗларын алып сүзсез генә шунда язылганны аңлатасы.

  •  Газда кулың пеште.
  •  Балаңа дәрес каратасың.
  •  Сөйгәнеңне эштән каршы алу.
  •  Кунакка әзерләнәсең.
  •  Елаган баланы юату.
  •  Эшкә соңга калу

Сез әзерләнгән арада малайлар башкаруында “Гөмбәләр биюе”н карыйбыз.

Сигезенче бирем: бу уенны уйнау өчен әниләр акчаларны саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш булалар.

  • Балагызның исеме ничек?  
  • Балагызның фамилиясе ничек? 
  • Балагызга ничә яшь?
  • Балагызның әтисе ни исемле?
  • Балагызның аяк киеме размеры нинди?
  • Балагызның туган көне кайчан?
  • Балагызның күз төсе нинди?
  • Балагыз нинди группага йөри?
  • Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Кызларыбыз башкаруында “Яулыклар юабыз ” биюе.

Уеннар беткәч балалар “Подари улыбку миру ” җырына шарлар тотып кереп, әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне бирәләр.

Алып баручы.

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез.

(Балалар ясаган бүләкләрен әниләргә бирәләр)

Бергә:

Көннәр һәрчак аяз булсын,
Кояш гел көлеп торсын.
Әниләр дә кояш кебек
Озын гомерле булсын.

Ведущий:

Күмәкләшеп барыбыз бергә
Биеп алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!

Жюри әниләрнең уенына нәтиҗә чыгара.

Интеллектуаль сораулар:

  •  Шалканны чәчәләрме? (юк, орлыкны)
  •  Бер мичкәдә ике төрле сыеклык? (йомырка)
  •  Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый (йоклыйсынмы?)
  •  Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга)
  •  Җансыз җанлыны уята (будильник)
  •  Иң кирәктән — иң кирәк (саулык)

Алып баручы: Әйе, тормышта иң кирәге әллә нинди байлыкларга да сатып алып булмый торган — саулык. Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, тигез канатлы гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның менә

шундый бәхетле, шат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын.

Жюри нәтиҗә чыгара

Алып баручы: Кадерле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческие славянские праздники боги
  • Языческие праздники славян даты
  • Ягез эле эбилэр сценарий
  • Языческие религиозные праздники
  • Языческие праздники сентябрь