Ягез ?ле ?бил?р сценарий

Әбиләр белән үткәрелгән чара

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

МБГБУ «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»

“Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!”

(тәрбия чарасы)

                                             Үткәрде:Файзрахманова Г.Ф

2015-2016 нчы уку

Ягез әле, әбиләр һәм оныклар! 

Максат: 1. Укучыларда олыларга хөрмәт тәрбияләү; 
2. Укучыларның гаиләдәге олылар турында белемнәрен тирәнәйтү; 
4. Бер-берләренә, гаилә әгъзаларына карата ярдәмчелек, дуслык 
хисләре тәрбияләү. Җиһазланыш: залны бизәү өчен плакатлар, стенгазеталар, 
балаларның дәү әниләренә багышланган рәсемнәре, фломастерлар, 
альбом битләре. Әзерлек эшләре: 
1. Программа төзү. 

2. Стенгазеталар чыгару, плакатлар ясау. 
3. Залны бизәү. 
4. Командаларга бүленү, исемнәрен билгеләү. 
5. Бүләкләр әзерләү. 

Ягез әле, әбиләр һәм оныклар! 
Зал бәйрәмчә бизәлгән, салмак кына көй агыла. 1 б. Кем дөньяга кеше бүләк итә? 
Ә кешегә якты дөньяны 
Тойгылары кояш кебек кайнар 
Эретерлек гранит кояны. 
Кем күңеле тулган айдай серле, 
Язлар сыман назлы, ягымлы. 
Шатлыкларын башкаларга бүлә 
Кайгыларга түзем, сабырлы. 
Кем елмая җәйге таң аткандай 
Балкып китә шундук тирә-як. 
Нәфислеге гөлләр сокланырлык 
Көләчлектә аңа тиңнәр юк. 
Кем куллары өйне, җирне ямьли, 
Изгелеге үлчәү тапкысыз. 
Ул әлбәттә яшәү чыганагы, 
Тормыш яме — әнкәй, әбекәй, хатын-кыз! 1 а.б. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, дәү әниләребез! 
Әбиләр көне бүген булса да 
Күңелегез сезнең гел яшь. 
Торсагыз иде безнең арада 
Булып назлаучы кояш. Җыр. “Әнкәм сүзе” _____________________________________ 2 б. Кояш көлеп уянды ды 
Нурларын сипте мулдан. 
Әбиләр килде мәктәпкә 
Атлап кояшлы юлдан. 
Һәр җирдә бер хикмәт көтә 
Бүген гади көн түгел. 
Бүген — Әбиләр бәйрәме 
Шуңа шатлана күңел. 
Нинди назлы, нинди эшчән 
Синең куллар әбием! 
Бөтен дөнья бәйрәм итә 
Сезне зурлап әбием! 2 а.б. Әбием! Нинди ягымлы, нинди җылы сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да, ул – безнең өчен изгелек чыганагы. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары да бу ышанычны сүндерә алмаган. Ак яулыклы татар әбисе! Җыр.”Әнкәмнең ак шәле”. __________________________________________ 3 б. Кадерле әбиләребез, 
Чал чәчле дәү әниләребез! 
Бәйрәм белән котлый бүген 
Сезне ул һәм кызларыгыз. 
Яшәгез сез мәңге яшь булып, 
Туган йортыгызда ямь булып. 
Сез булсагыз таза-сәламәт 
Оныкларга булыр бик рәхәт. Оныкларга терәк булып, 
Яшәгез сез шатлыкта. 
Сәламәтлек, ак бәхетләр 
Юлдаш булсын картлыкта. 
Картаймыйча шулай кояш кебек 
Балкып торыгыз сез иртә-кич 
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр 
Онытмабез сезне без һич тә. 4 б. Әбиләргә бурычлы без, 
Рәхмәтле без мең тапкыр. 
Әгәр берәр эшең булса, 
Әбием, безне чакыр. 
Әби кеше гел яхшылык тели, 
Гаебебез булса кичерә. 
Гомер буе калыйк тугрылыкта 
Әби дигән изге кешегә. 5 б. Кичләрен иркәләп мине, 
Җырлый-җырлый йоклаткан. 
Аның ягымлы көлүе 
Кайгыларны тараткан. 
Әбиемнең җылы кулы 
Чәчләремен сыйпады. 
Бүгенге матур бәйрәмдә 
Тәбриклибез без аны. 
Әбиләр – мәңгелек шатлык, 
Язгы шатлык, язгы нур. 
Әбиләргә багышлана 
Дөньяда иң назлы җыр. Бүген сөенә-сөенә 
Шушы җырны җырлыйбыз. 
Сезне, кадерле әбиләр, 
Бәйрәм белән котлыйбыз. Җыр. “Әбием васыятьләре”. __________________________________________ 1 а.б. Бүген без “Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!” конкурсын уздырабыз. Әйдәгез бәйрәмдә катнашучы әбиләребез һәм аларның оныкларын сәхнәгә чакырыйк һәм алар белән танышып китик. 2 а.б. Катнашучылар белән таныштык, хәзер хөрмәтле жюри белән танышыйк! 
____________________________________________________________________ 
____________________________________________________________________ 1. а.б. Беренче конкурсны тәкъдим итәбез. Ул “Татлы сүзләр” дип атала. 
Хөрмәтле әбиләр, берничә минуттан сез оныгыгызга иркәләп әйтелгән сүзләрне әйтергә тиеш. Ә сез оныклар киресенчә, әбиләрегезгә иркәләп әйткән сүзләрне исегезгә төшерегез. Каинашучылар әзерләнгән арада сезнең өчен җыр. “Әнкәй”. ________________ 2 а.б. Кадерле әбиләр һәм оныклар! Әйдәгез үзебезнең булганлыгыбызны, тапкырлыгыбызны мәкаль, табышмаклар өлкәсендә күрсәтик. Мин мәкальнең яртысын әйтәм, сез дәвам итәсез. 
Әбиләр өчен: 
1.Акылны кешедән сора….. (үзеңнекен тот) 
2. Бакча ясалмый …. (алма булмый) 
3. Гыйлемсез бер яши …. (гыйлемле мең яши) 
4.Сөйдергән дә тел … (биздергән дә тел) 5. Туры сүз …. ( таш ярыр) 
Оныклар өчен: 
1. Аз сөйлә …. (күп эшлә) 
2. Олыласаң олыны ….. (олыларлар үзеңне) 
3. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, … (тыңламаган — әрәм булган) 
4. Халык әйтсә …. (хак әйтә) 
5.Әйткән сүз … (аткан ук) Ә хәзер, уеныбызны дәвам итеп, сезнең игътибарга табышмаклар. 
Әбиләргә: 
1. Өй башында ярты ипи. (Ай) 
2. Көч түкми, бил бөкмичә, 
Кулга керми бу нәрсә. 
Кулга керсә тиз ычкына, 
Сизелми дә бу нәрсә. (Акча) 
3.Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? (ватык) 
4. Елның нинди айлары 28 көнне үз эченә ала? (барысы да) 
5. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (төшне) 
Оныкларга: 
1. Бар бер үлән чокырда, 
Аны таный сукыр да. (кычыткан) 
2. Чыршыда бар, наратта юк, 
Сылуда бар, Маратта юк. (ы хәрефе) 
3. Су кайда коры була? (география картасында) 
4. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык ишектән) 
5. Бер кешенең 6 улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (7) Кадерле әбиләребез! Оныкларыгыз сезнең өчен бик күп шигырьләр ятлаганнар Хәзер шуларны тыңлап китик. 6 б. Минем әбием бик уңган 
Бар эшкә дә өлгерә. 
Юа, җыя, тегә, бәйли, 
Тәмле ашлар пешерә. 
Тор бәбкәм, уян дип, 
Дәү әнием уята. 
Көләч йөзле әбиемне 
Һәммәбез дә ярата. 
Өйгә кайтсам, өй балкыган, 
Өйгә нур иңгән. 
Ерак җирне якын итеп 
Әбием килгән. 
Ышаныгыз, без мәктәптә 
Бик тырышып укырбыз. 
Кайгы-хәсрәтләр китерми 
Таянычыгыз булырбыз. 1 а.б. Өченче конкурсыбыз — “Зирәкләр һәм тапкырлар конкурсы”. Әбиләр оныкларына дәрес әзерләргә булыша. Хәзер без сезнең белемнәрегезне ачыклыйбыз. 
Әбиләргә: 
1. Мәктәптә эшли, балалар укыта? (укытучы) 
2. Сталинның исеме? (Иосиф) 
3. Сабан туе үткәрелә торган урын? (мәйдан) 
4. Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (Мамык һәм нефть) 
5. “Шүрәле” әкиятенең авторы? (Г.Тукай) 
6. Мәктәптәге спорт дәресе? (физкультура) 
7. Сөйләшү органы? (тел) 
8. Казан хоккей командасының исеме? (Ак барс) Оныкларга: 
1. Шәймиевның исеме? (Минтимер) 
2. Дөньяда иң зур материк? (Евразия) 
3. Америка акчасы? (доллар) 
4. “Моабит дәфтәре”н кем язган? (М.Җәлил) 
5. Әнинең әнисе? (Дәү әни) 
6. Татар алфавитында ничә хәреф? (39) 
7. Татарстан гимнының авторы? (Р.Яхин) 
8. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (күләгәсен) Безнең әбиләр белемнәре белән оныкларын гына түгел, безне дә шаккаттыра! Жюри конкурска нәтиҗә ясаган арада, әбиләре хөрмәтенә оныклары җырлый! 
Җыр. “Әнкәмнең догалары”________________________________________ 2 а.б. Соңгы конкурсыбызны игълан итәбез. “Үзеңнекен тап!” дип атала. Әбиләргә күзләрен бәйләп, оныкларын танырга, ә оныкларга әбиләрен танырга кирәк. Рәхмәт сезгә! Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада әбиләргә багышланган тагын бер шигырь тыңлап китик. 7 б. Минем Әби бик тә кызык 
Кеше ул – 
Ләбибләргә, Хәбибләргә, 
Сәгыйтьләргә 
Күрше ул. 
Ул — әтинең Әнисе, 
Апамның Дәү Әнисе. 
Ул минем дә Дәү Әби. 
“Сезнең җылы сүзегез Минем өчен дәва”, — ди. 
Бабам: “Карчык”, — ди аңа, 
Ә әнигә — Биана. 
Тик әнием: “Әни”, — ди. 
Малайлар: “Бал Әби”, — ди 
Сәрби әби: “Яшьтәш, — ди, — 
И Сәхипҗамалкаччаем, 
Син һаман да япь-яшь!” – ди. 
Әбиләргә — Ахирәт ул, 
Бар авылга – Авылдаш: 
Бөтен авыл хәлен белде 
Бервакытны авыргач. 
Хәзер Хезмәт Ветераны, 
Лаеклы Пенсионер, 
Ә кечкенә чакта менә 
Булган ул да Пионер. 
Минем Әби 
Сиңа кем була инде? 
Соң үзең уйла инде! 1 а.б. Хөрмәтле әбиләр! Гомерегез буе тырышып хезмәт күрсәткәнегез өчен, авыр елларны үз җилкәгездә татысагыз да шушындый саф күңелле булып калганыгыз өчен, яхшы ул-кызлар тәрбияләп үстергәнегез, ә хәзер инде оныкларыгызны тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә! Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә, әбиләр! Оныкларыгызның игелеген күрегез! 
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. 2 а.б. Хөрмәтле әбиләребез! Дәү әниләребез! Сез – тыйнак та, сөйкемле дә, сез – эшчән дә, түземле дә, сез – иманлы да, дәрманлы да. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә, сез дөрләтеп торгансыз. 1 а.б. Әй сез, татар әбиләре, 
Нур сибә йөзләрегез. 
Шуңа күрә дә яз сыман 
Сезнең чал йөзләрегез. 
Чәчләргә ак карлар яусалар да, Язлар яши сезнең күңелдә. 
Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап, 
Сокланырлык тормыш төзергә. Җыр. “Хатын-кызның яшен сорамыйлар”. ______________________________ 2 а.б. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт! Әбиләрне чәй эчәргә чакырабыз! Рәхим итегез!

Үткәрде: югары категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы Яруллина

Фирдания Саматовна

Тема :”Ягез эле ,егетләр”

Максат: Укучыларда Ватанга мәхәббәт, әтиләр белән горурлану хисе тудыру; туган илгә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү.

Класстан тыш чарага әзерләнү барышында конкурста катнашучы укучыларга өй эшләре бирелде. Алар алдан үзләре турында сөйләргә өйрәнделәр, әтиләре турында сочинениеләр яздылар, концерт номерлары әзерләделәр.

Биюләрне өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Г. әзерләде.

Кичә барышы:

А.б.: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез! Без Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар,корычтай нык сәламәтлек,озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Кичәбезнең беренче өлеше музыкаль монтаж.

1. Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

2. Ул-тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә-

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

3. Ул-солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны.-

Әтиләрне,абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

4. Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Үскәч,солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

5. Минем абый солдатта-

Ул анда тора сакта.

Ул ант биргән Ватанга,

Аны уяу сакларга.

6. Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә тора

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

Солдатларга багышланган җыр башкарыла:”Солдатта булган диләр”.

( Г. Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннапов сүзләре)

1.Билен кысып буган, диләр, 2. Кечеләрне кече итәр,

Бигрәк уңган, диләр, Олыны зурлар,диләр

Әллә каян күренеп тора- Әллә каян күренеп тора-

Солдатта булган, диләр. Солдатта булган, диләр.

3. Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

7. Әтиләрәбез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

Кадерле әтиләребез!Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

(Укучылар әтиләренә ясаган бүләкләрен тапшыралар)

Хәзер башкарылачак биюебез сезгә бәйрәм сәламе булсын.

Укучылар башкаруында “У матросов нет вопросов” биюе.

А.б. Армиядә хезмәт итү-һәр ир-егетнең изге бурычы. Туган илне саклау, дусларыңны, халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең икән-бу зур бәхет. Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, түземлек, җитезлек, кыюлык таләп итә.

Ә хәзер әйдәгез без бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчик.

Безгә жюри һәм аның членнарын сайлап куярга кирәк.(Жюригә пенсиядәге укытучы Барый абый Мухаметшин чакырылды)

А.б. Егетләребезне сынап карыйк. Уен барышында ,әтиләр , улларыгызга ярдәмгә килергә туры киләчәк.

1 уен: “Визитка” дип атала. Һәр укучы үзе белән таныштыра. Үзләре турында сөйлиләр.

Безнең егетләр-булачак солдатлар. Армиягә баргач кем булып хезмәт итәрләр икән. Бәлки алар шофер яки танкист булыр, яисә командир булып, машиналарга утырып йөрерләр.

2 уен. Күзне бәйләп тактага машина рәсеме ясау. (Укучылар киләчәктә армиягә баргач утырырга теләгән машина төренең рәсемен ясыйлар)

3 уен. Әтиләр турында сочинение уку.

Һәр укучыга әтисе турында сочинение язып килергә кушылган иде. Әтиләр турында сөйләргә әзерләнгәндә сүзне кызларга бирәбез.

Кызлар башкаруында бию: “Валенки” биюе башкарыла.

Ә хәзер егетләребезне тыңлыйбыз. Конкурсантлар әтиләре турында язган очинениеләрен укыйлар.

4 уен. “ Скакалкада сикерү”.

-Безнең егетләребез һәрьяктан житез булырга тиешләр. Ә хәзер кайсысы күбрәк итеп скакалкада сикерер икән?

-Егетләр ял иткәндә сүзне кызларга бирәбез.

Шигырь.Арсланова Диләрә.

. Җ.Дәрзаман шигыре “Солдат булдым”

Каеш будым билемә,

Мылтык астым иңемә

Йолдызлы бүрек кидем

– Мин солдат булдым! – дидем.

. Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым.

– Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр фәрман бир.

. – Смирно! – ди әти дә,

Печән ашат бәтигә

Бераз утын ярырсың,

Аннан суга барырсың.

. – Була!- дидем фырт кына

Һәм борылдым кырт кына

Шуннан китте и китте

Мине чын солдат итте.

. Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгетем,

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам.

Ялт иттерәм тешләрне

Аннан эшлим эшләрне.

. Бүлмәдә тәртип хәзер,

Ни кирәксә, шул әзер

Солдат булу, шулай ул.

5 уен. Ә хәзер бер кызыклы уен уйнап китәрбез.”Юнгалар ярышы”(күз бәйләнгән килеш бәрәңге чүпләү). Һәр укучыга кечкенә чиләкләр бирелә.Кем күбрәк бәрәңге чүпли.

Концерт номеры . Зөлфирә “Яратыгыз” җырын башкара.

Резеда Ахиярова көе Роберт Миңнуллин сүзләре

Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, —
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратулар булмый җиңел генә —
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, —
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый.
Яратырга кирәк Таһир кебек,
Яратырга кирәк Зөһрә кебек, —
Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз сөйгән ярыгызны,
Бернигә до карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

6 “Ромашка” уены. Аның һәр таҗына язылган биремне үтәргә кирәк.

(“бүре булып ула”, “бака булып сикер”, “яшь тай булып уйнакла», «кыртый тавык булып чебиләрне сакла”, “Әтәч булып кычкыр”)

Концерт номеры . Гөлшат шигырь сөйли.

Р. Миңнуллин шигыре “Әни-егет”

1 . Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштән кайтты.

Әни кухняга чапты.

Әти диванга ятты.

2. Әти әйтә: “Мин ач!” – ди,

Кайчан була ул аш,- ди.

Әниәйтә: “Үзең дә,

Булыш , алай булгач!- ди.

3. Әти әйтә: “Мин ир, — ди

Аш пешерә белмим, -ди.

Мин хатын-кыз түгел, — ди.

Мин кухняда йөрмим,- ди.

4. Юкса, “җитмеш һөнәр аз”,-

Диләр, егет кешегә”-

Безнең өйдә әти түгел

Әни-егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

7. “Бала киендерү”

-Егетләребез булачак әтиләр дә бит әле. Алар үзләренең балаларын киендереп балалар бакчасына илтә алалар микән. Тикшереп карыйк әле. Бу эшне кем тизрәк башкарыр икән.

(укучылар үзләреннән кечерәк иптәшләрен киендерәләр)

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,” диләр. Менә шуны тикшереп карыйк әле.

8.Төймә тагу конкурсы.

Концерт номеры. Кызлар. Саубуллашу җыры.

И.Закиров көе.

9.Сүз төзү.”Армия”сүзеннән яңа сүзләр төзергә.

Концерт номеры . Айназ шигырь сөйли.

Әтием”

1. Әтием минем уңган 2. Әтием минем өчен

Бөтен эшкә дә булган. Гел үрнәк булып тора

Кулыннан килә бар да, Сорау туса, белмәгәнең

Яратамын шуңа да. Минем әтидән сора.

3.Ничек балта тотарга,

Ничек утын ярырга.

Туган илне сакларга,

Җылы өйләр салырга-

Бөтенесен белә ул.

10. Музыкаль уен. Концерт номеры башкаралар.

1.Фирдүс. “Гармун сайлый бер егет”

2. Илназ шигырь сөйли.

3.Инсаф . “Бииләр итек- читекләр”

4.Рәдис. Татар биюе.

Концерт номеры. Арина шигырь сөйли.

23 февраля

Когда лежит на речках лед
И вьюга мчится вдаль,
Чудесный праздник нам несет
Задумчивый февраль.
Наступит праздник всех солдат,
Защитников, бойцов.
Поздравить будет каждый рад
И дедов, и отцов!

Жюри бәйге нәтиҗәләрен чыгарганда күмәк бию башкарыла. “Гармошка”

Сүз жюрига бирелә. Укучыларга бүләкләр тапшырыла.

Йомгаклау.

Сүз әтиләргә бирелә. Алар үзләренең балаларына теләкләрен җиткерәләр.

А.б. Кадерле әтиләребе! Сезне кабат Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә якты аяз күк йөзе, тыныч бәхетле тормыш телибез. Балаларыгыз белән кайгы-хәрәтләр күрмичә озак яшәгез! Килүегез өчен рәхмәт. Бәйрәмебез тәмам.

Ягез әле, кызлар!

Залга түбәндәге плакатлар эленгән:

Бүген була КВН-

Гаҗәп күңелле уен!

Кызларыбыз көч сынаша,

Менә була тамаша.

Без туган илебезне, туган телебезне һәм газиз аналарыбызны яратабыз”.

Яктылык-кояш янында, яхшылык-ана янында”.

Алдан өй эше бирелә.Командалар әти-әниләр турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар өйрәнергә, бер милли аш пешереп алып килергә, концерт номерлары әзерләргә тиешләр.

КВНда ике команда катнаша: әкрен генә “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый.

Алып баручы: Кадерле укытучылар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән яраткан бәйрәмебез- 8нче Март бәйрәменә багышланган КВНга җыелдык.

Бәйгебездә ике команда көч сынаша. Уенда бары тик эшкә уңган, тапкыр, матур,зирәк кызларыбыз гына катнаша.

Музыка яңгырый, сәхнәгә командалар чыга. Сәламләү өчен сүз бирелә.Бер-берсен сәламлиләр, девиз һәм җырлары белән таныштыралар.Капитаннар әзерләгән бүләкләрне хөкемдарларга тапшыралар.

Алып баручы: Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

Батырлар алга чыксын.

Һәр сылукай КВНда

Осталыгын,

Зирәклеген,

Уңганлыгын күрсәтсен.

Капитаннарга беренче бирем: әниләрне бәйрәм белән котлап текст язарга.

Икенче бирем: (ручка,кәгазьләр бирелә) ата-ана турында мәкальләр язарга. Кайсы команда билгеләнгән вакыт эчендә күбрәк мәкаль уйлар?

Алып баручы: “Кем тизрәк?” уены.(Һәр командадан берәр кеше курчак киендерә)

Алып баручы: Ә хәзер сезгә өй эшенә бирелгән иде, һәр командадан берәр концерт номеры әзерләргә диеп, шуларны башкарабыз.

Алып баручы: (Ручка,дәфтәр битләре бирелә) Нинди хатын-кыз композиторларны беләсез, исемлеген языгыз. (хөкемдарларга тапшырыла)

Алып баручы. Әниләргә багышланган җыр исемнәрен атагыз.(Мәсәлән, “Әниемнең җылы кочагы”(Ә.Бакиров көе, М.Мазунов сүзләре), “Әнием миләше” (Г.Сәйфуллин көе,М.Хөсәен сүзләре), “Балан” (татар халык көе, Х.Мөдәрисова сүзләре) , “Су буеннан әнкәй кайтып килә” (Л.Батыр-Болгари көе, М.Галиев сүзләре) һ.б.)

Алып баручы: Ә хәзер тасмадан җырлар тыңларсыз һәм җырларның исемнәрен дөрес итеп әйтергә кирәк булыр.(Тасмада җырның бер өлеше яңгырый )

Алып бапучы: Һәр командадан бер кеше кирәк булачак, алга чыгып, күзе бәйләнгән килеш кыз рәсеме ясый.

Алып баручы: Ә хәзер музыкаль тәнәфес ясап алырбыз, ул арада хөкемдарлар һәр ярышка аерым анализ ясап, нәтиҗә чыгарырлар. Тәнәфестән соң сүзне аларга бирербез.

Бию.

Алып баручы: хөкемдарлар рәхим итегез, сүз сезгә. (нәтиҗә ясыйлар)

Алып баручы: Киләсе биремебез мондый булыр. Ике командадан да берәр кеше алга чыга, буш шакмакларга берәр иҗек яза, анда биш кызлар исеме килеп чыгарга тиеш.

фи

Зөлфия,Әлфия,Нурфия,Әлфинур, Зөлфинур.

ли

Лилия,Гөлия,Галия, Алия, Зәлия.

Алып баручы. Ә хәзер җыр ярышы.Беренче команда нинди булса да бер җырны башлый һәм туктап кала, ә икенче команда беренче команданың җыры нинди хәрефтә туктап калган булса, шундый ук хәрефкә икенче җыр башкарырга тиеш. Мәсәлән, Гөлнарым-м- Мин сине шундый сагындым…

Алып баручы. Хатын-кыз язучыларны, шагыйрьләрне, җырчыларны атарга кирәк, чиратлап. Беренче команда башлый.

Алып баручы: Ә хәзер үзегез артист булып күрсәтегез инде. Һәр командага өй эше итеп скетч әзерләргә кушылган иде. Рәхим итегез.

Алып баручы. Мәкальләрне дәвам итегез. Беренче команда белмәсә, икенче команда әйтә һәм очко аларга языла.

1 команда.

Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен… (һаман бала).

2 команда.

Ана балага авызыннан… (өзеп каптыра).

1 команда.

Ана күңеле балада,… (бала күңеле далада).

2 команда.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә … (игелек күрмәс).

1 команда.

Ата-анасын хурлаган

Үзен … (хурлаган булыр).

2 команда.

Ачтан үлсәң дә,

Ата-анаңны …(ташлама).

1 команда.

Аю да баласын аппагым, ди,

Керпе дә баласын… (йомшагым, ди)

2 команда.

Тән биргән дә ана,

Җан биргән дә ана,… (тел биргән дә ана).

Алып баручы.Ә хәзер командалар үзләре алып килгән милли ризыкны һәм аны пешерү рецептын тәкъдим итәләр.

Музыкаль тәнәфес . Егетләр :”Эх,сез матур кызлар” җырын башкаралар.

Алып баручы. Ә хәзер хөкемдарларга сүз бирәбез. (нәтиҗә ясала, катнашучыларга һәм хөкемдарларга рәхмәт әйтелә).

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/40054-jagez-le-kyzlar

«ЯГЕЗ ӘЛЕ, ЕГЕТЛӘР!» бәйгесенә сценарий

 2.А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда һәм җәмәгать урыннарында ир затының тапкырлылыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә, ләкин шуңа карамастан, ир-заты тарафыннан, дорфалык һәм гөрбиянлек, тупаслык дигән кире сыйфатлар белән дә очрашырга насыйп. Кайчак, хәзерге ир-затлары романтика хисен бөтенләй югалткан кебек тоела, хатын-кызга игътибар күрсәтеп, аңа чәчәк бүләк итү, чын күңелдән ягымлылык һәм мәхәббәт белән язылган хатлар җибәрүне онытмадык микән?

 1.б. Безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» конкурсына әйтелгән сүзләрнең киресен исбатлау өчен менә дигән егетләр килде.

 2.А.б. Бүгенге кичәдә катнашучылар белән без сезне шатланып таныштырабыз. (Исем фамилияләрен әйтеп катнашучылар сәхнәгә чакырыла).

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

Һәр команда үзенең исеме һәм девизы белән таныштыра.

1 команда: исеме — Заман. Девиз- Заман белән бергә атлыйк, һәрчак яңа үрләр яулыйк.

2 команда:  исеме -Дуслык. Девиз – Дуслык белән көчле без.

 1 а.б. Менә без үзебезнең егетләр белән таныштык һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне үзебезнең гадел жюри белән таныштырып китәбез.

 2.а.б. Бер акыллы хатын-кыз болай дигән: «Һәрбер ир-затының өстенлеге аның тапкырлылыгында». Шуның өчен без иң беренче конкурсны, кайсы команданың тапкыррак икәнлеген белү ниятеннән башларбыз.

 Ә конкурсның шарты бик гади: сезнең һәркайсыгызга, бирелгән шаян сорауларга, оригиналь һәм дөрес җавап бирергә. Җюри катнашучыларны 1 балл очко белән бәяли. Шулай итеп, әйдәгез башлыйбыз.

— Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Без сезнең белән бүген  “Ватанны саклаучылар” көне уңаеннан (23 февраль көнне) “Ягез әле, малайлар”дигән күңелле уенга җыелдык. Ватанны саклаучылар көне февраль аеның кайсы көнендә үткәрелә? Ватанны кемнәр саклый? Солдатлар. Әйе безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә кайчандыр солдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар. Сезнең дә укучылар солдат буласыгыз киләме? Әйдәгез әле без сезнең белән бүген сезнең солдат булырга әзерлегегезне сынап карыйк. Сез ярышларга әзерме? Башлыйбыз. Уеныбызда 3 команда катнаша. Һәр команда командир сайлый.

Хөкемдарлар белән таныштыру.

— Катнашучы   командаларга:  кыю, җитез, өлгер булырга телибез.   Уенның   тәртибен    игътибар   белән тыңлагыз.Кагыйдәләрне бозмаска тырышыгыз! Җиңсәгез чын күңелдән    шатланыгыз, җиңелсәгез төшенкелеккә бирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!

Чыршыдай биек булыгыз,

Нараттай төз,

Имәндәй таза,

Сау-сәламәт булыгыз!

Ярышны башлыйбыз.

1 ярыш — “Туплы эстафета”

Менә сезгә авыр туплар

Алар белән уйнар өчен

Көчле куллар кирәк.

Кулдан кулга тупны бирер өчен

 Җитезлек һәм уяулык кирәк.

Балалар аякларын җилкә киңлегендә куеп,бер-бер артлы тезелеп басалар. Капитаннарга туплар бирелә. Балалар сигнал бирелгәч кулларын өскә күтәрәләр.Туп тоткан бала үзенең артында торучыга баш өстеннән тупны бирә. Туп иң артта басып торучы балага килеп җиткәч ул капитанның алдына килеп баса һәм туп бирү дәвам итә. Уенны капитаннар дәвам итә.

2 ярыш “Көңгерә”

Уеннар һәм ярышлар

 Витамин кебек алар.

 Күңелләрне күтәрә

 Йөрәкләргә көч бирә.

Балалар чиратлашып зур тупны ике тез арасына кыстырып төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп барырга, килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә тиеш.

3 ярыш “Төз атып тидерү”

Бу уенда һәр командадан бер укучы катнаша. Билгеле бер ераклыкта куелган кеглиларны тупны тәгәрәтеп аударырга кирәк. Кайсы команда кеглиларны күбрәк аудара шул команда җиңүче була. Очколар санала.

4 ярыш “Поезд”

Балалар старт сызыгына бер-бер артлы басалар. Алар – “вагоннар”. Команда бирелгәч билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар. Старт сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.

6 ярыш “Басма аша узу”

Чыккан чакта басма аша, 

Дускай, егылмаска тырыш!

Ярыш-җитди, ярыш кызу,

Җиңү безнең бүген бурыч!

7 ярыш “Чикерткәләр”

Бу ярыш командирлар өчен. Бер минут эчендә ике аякта кем күбрәк сикергеч белән сикерә.

Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада мин сезгә мәкальләр әйтәм, сез дәвам итәрсез.

Сәламәтлек турында нинди мәкальләр

Байлык 1 айлык, саулык гомерлек.

Байлыкның башы – сәламәтлек.

Саулыкның кадерен белмәсәң, авыруга ачуланма.

Саф һава – тәнгә дәва.

Сау кешегә көн дә бәйрәм һ.б.

Әлеге мәкальләрдә халык сәламәтлекнең иң зур байлык булуын, аның кадерен белергә кирәклеген ассызыклый.

Табышмаклар әйтү.

Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба.

Җитез булса аяклар,

Кулда булса таяклар. (чаңгылар)

Елгада су акканда

Эшсез без, ял итәбез.

Елга бозга әйләнгәч

Без йөгереп китәбез. (тимераяклар)

Кышын таудан шуабыз,

Җәен җыеп куябыз. (чана, чаңгы)

Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Җан-фәрманга йөгерә ул

Тормый бер дә үпкәләп. (футбол тубы)

Иң матур көн – бүгенге көн!

Иң яхшы җир – син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял – рухи канәгатьлек биргән ял.

Иң зур байлык сәламәтлек! Сәламәт булыгыз!

Сезнең барчагызга да тазалык-саулык, бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык телибез! Сүз хөкемдарларга бирелә.

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

(Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе)

Педагог-оештыручы, педагог-китапханәче:

Фазуллина Гөлшат Хавил кызы

2015-2016 уку елы

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческие праздники татар
  • Явленная праздник какого числа
  • Явление казанской иконы божьей матери когда праздник
  • Яблочный церковный праздник 4 буквы
  • Яблочный спас яблочко припас игровая программа сценарий