Ягез ?ле егетл?р кич?сен? сценарий

Класстан тыш мероприятиене 23 февраль-Ватанны саклаучылар к?ненд? азкомплектлы башлангыч м?кт?пт? уздырырга м?мкин. Б?йр?мг? ?тил?р кунакка чакырыла. Б?йр?мг? ?

Үткәрде: югары категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы Яруллина

Фирдания Саматовна

Тема :”Ягез эле ,егетләр”

Максат: Укучыларда Ватанга мәхәббәт, әтиләр белән горурлану хисе тудыру; туган илгә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү.

Класстан тыш чарага әзерләнү барышында конкурста катнашучы укучыларга өй эшләре бирелде. Алар алдан үзләре турында сөйләргә өйрәнделәр, әтиләре турында сочинениеләр яздылар, концерт номерлары әзерләделәр.

Биюләрне өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Г. әзерләде.

Кичә барышы:

А.б.: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез! Без Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар,корычтай нык сәламәтлек,озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Кичәбезнең беренче өлеше музыкаль монтаж.

1. Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

2. Ул-тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә-

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

3. Ул-солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны.-

Әтиләрне,абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

4. Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Үскәч,солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

5. Минем абый солдатта-

Ул анда тора сакта.

Ул ант биргән Ватанга,

Аны уяу сакларга.

6. Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә тора

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

Солдатларга багышланган җыр башкарыла:”Солдатта булган диләр”.

( Г. Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннапов сүзләре)

1.Билен кысып буган, диләр, 2. Кечеләрне кече итәр,

Бигрәк уңган, диләр, Олыны зурлар,диләр

Әллә каян күренеп тора- Әллә каян күренеп тора-

Солдатта булган, диләр. Солдатта булган, диләр.

3. Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

7. Әтиләрәбез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

Кадерле әтиләребез!Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

(Укучылар әтиләренә ясаган бүләкләрен тапшыралар)

Хәзер башкарылачак биюебез сезгә бәйрәм сәламе булсын.

Укучылар башкаруында “У матросов нет вопросов” биюе.

А.б. Армиядә хезмәт итү-һәр ир-егетнең изге бурычы. Туган илне саклау, дусларыңны, халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең икән-бу зур бәхет. Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, түземлек, җитезлек, кыюлык таләп итә.

Ә хәзер әйдәгез без бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчик.

Безгә жюри һәм аның членнарын сайлап куярга кирәк.(Жюригә пенсиядәге укытучы Барый абый Мухаметшин чакырылды)

А.б. Егетләребезне сынап карыйк. Уен барышында ,әтиләр , улларыгызга ярдәмгә килергә туры киләчәк.

1 уен: “Визитка” дип атала. Һәр укучы үзе белән таныштыра. Үзләре турында сөйлиләр.

Безнең егетләр-булачак солдатлар. Армиягә баргач кем булып хезмәт итәрләр икән. Бәлки алар шофер яки танкист булыр, яисә командир булып, машиналарга утырып йөрерләр.

2 уен. Күзне бәйләп тактага машина рәсеме ясау. (Укучылар киләчәктә армиягә баргач утырырга теләгән машина төренең рәсемен ясыйлар)

3 уен. Әтиләр турында сочинение уку.

Һәр укучыга әтисе турында сочинение язып килергә кушылган иде. Әтиләр турында сөйләргә әзерләнгәндә сүзне кызларга бирәбез.

Кызлар башкаруында бию: “Валенки” биюе башкарыла.

Ә хәзер егетләребезне тыңлыйбыз. Конкурсантлар әтиләре турында язган очинениеләрен укыйлар.

4 уен. “ Скакалкада сикерү”.

-Безнең егетләребез һәрьяктан житез булырга тиешләр. Ә хәзер кайсысы күбрәк итеп скакалкада сикерер икән?

-Егетләр ял иткәндә сүзне кызларга бирәбез.

Шигырь.Арсланова Диләрә.

. Җ.Дәрзаман шигыре “Солдат булдым”

Каеш будым билемә,

Мылтык астым иңемә

Йолдызлы бүрек кидем

– Мин солдат булдым! – дидем.

. Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым.

– Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр фәрман бир.

. – Смирно! – ди әти дә,

Печән ашат бәтигә

Бераз утын ярырсың,

Аннан суга барырсың.

. – Була!- дидем фырт кына

Һәм борылдым кырт кына

Шуннан китте и китте

Мине чын солдат итте.

. Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгетем,

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам.

Ялт иттерәм тешләрне

Аннан эшлим эшләрне.

. Бүлмәдә тәртип хәзер,

Ни кирәксә, шул әзер

Солдат булу, шулай ул.

5 уен. Ә хәзер бер кызыклы уен уйнап китәрбез.”Юнгалар ярышы”(күз бәйләнгән килеш бәрәңге чүпләү). Һәр укучыга кечкенә чиләкләр бирелә.Кем күбрәк бәрәңге чүпли.

Концерт номеры . Зөлфирә “Яратыгыз” җырын башкара.

Резеда Ахиярова көе Роберт Миңнуллин сүзләре

Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, —
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратулар булмый җиңел генә —
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, —
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый.
Яратырга кирәк Таһир кебек,
Яратырга кирәк Зөһрә кебек, —
Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз сөйгән ярыгызны,
Бернигә до карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

6 “Ромашка” уены. Аның һәр таҗына язылган биремне үтәргә кирәк.

(“бүре булып ула”, “бака булып сикер”, “яшь тай булып уйнакла», «кыртый тавык булып чебиләрне сакла”, “Әтәч булып кычкыр”)

Концерт номеры . Гөлшат шигырь сөйли.

Р. Миңнуллин шигыре “Әни-егет”

1 . Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштән кайтты.

Әни кухняга чапты.

Әти диванга ятты.

2. Әти әйтә: “Мин ач!” – ди,

Кайчан була ул аш,- ди.

Әниәйтә: “Үзең дә,

Булыш , алай булгач!- ди.

3. Әти әйтә: “Мин ир, — ди

Аш пешерә белмим, -ди.

Мин хатын-кыз түгел, — ди.

Мин кухняда йөрмим,- ди.

4. Юкса, “җитмеш һөнәр аз”,-

Диләр, егет кешегә”-

Безнең өйдә әти түгел

Әни-егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

7. “Бала киендерү”

-Егетләребез булачак әтиләр дә бит әле. Алар үзләренең балаларын киендереп балалар бакчасына илтә алалар микән. Тикшереп карыйк әле. Бу эшне кем тизрәк башкарыр икән.

(укучылар үзләреннән кечерәк иптәшләрен киендерәләр)

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,” диләр. Менә шуны тикшереп карыйк әле.

8.Төймә тагу конкурсы.

Концерт номеры. Кызлар. Саубуллашу җыры.

И.Закиров көе.

9.Сүз төзү.”Армия”сүзеннән яңа сүзләр төзергә.

Концерт номеры . Айназ шигырь сөйли.

Әтием”

1. Әтием минем уңган 2. Әтием минем өчен

Бөтен эшкә дә булган. Гел үрнәк булып тора

Кулыннан килә бар да, Сорау туса, белмәгәнең

Яратамын шуңа да. Минем әтидән сора.

3.Ничек балта тотарга,

Ничек утын ярырга.

Туган илне сакларга,

Җылы өйләр салырга-

Бөтенесен белә ул.

10. Музыкаль уен. Концерт номеры башкаралар.

1.Фирдүс. “Гармун сайлый бер егет”

2. Илназ шигырь сөйли.

3.Инсаф . “Бииләр итек- читекләр”

4.Рәдис. Татар биюе.

Концерт номеры. Арина шигырь сөйли.

23 февраля

Когда лежит на речках лед
И вьюга мчится вдаль,
Чудесный праздник нам несет
Задумчивый февраль.
Наступит праздник всех солдат,
Защитников, бойцов.
Поздравить будет каждый рад
И дедов, и отцов!

Жюри бәйге нәтиҗәләрен чыгарганда күмәк бию башкарыла. “Гармошка”

Сүз жюрига бирелә. Укучыларга бүләкләр тапшырыла.

Йомгаклау.

Сүз әтиләргә бирелә. Алар үзләренең балаларына теләкләрен җиткерәләр.

А.б. Кадерле әтиләребе! Сезне кабат Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә якты аяз күк йөзе, тыныч бәхетле тормыш телибез. Балаларыгыз белән кайгы-хәрәтләр күрмичә озак яшәгез! Килүегез өчен рәхмәт. Бәйрәмебез тәмам.

Государственное бюджетное специальное (коррекционное)      общеобразовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VІІІ вида»

КВН-ЯРЫШ. “Ягез әле егетләр!”

Григорьева Г.Н.

    А. б.: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле    кунаклар! Без бүген сезнең белән “Ягез әле егетләр” дип исемләнгән КВН-ярышка җыелдык.

    Дуслар, бүген нинди көн,

    Сез беләсездер бәлкем?

    Белмәсәгез, үзем әйтәм,

    Бүген бездә бәйрәм көн!

    Бүген Ватанны саклаучылар көне. Безнең егетләр —  булачак солдатдар, Ватанны саклаучылар. Кадак-даганы, дага-юрганы, юрга-батырны, батыр Ватанны саклый, ди халык. Бүгенге көндә дә безнең райондаш һәм авылдаш егетләребез намус белән үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, ныклыкларын, үз-үзләрен аямауларын күрсәтәләр. Безнең әтиләребездә, бабайларыбызда  яшь вакытларында Армия сафларында хезмәт иткәннәр.

Гузәл:      Солдатка киткән әтиләр

                 Үз илен саклар өчен

                 Ватан терәге ир — дигән

                 Исемне яклар өчен

Камилә:  Әтиләр узган җирдә

                 Шаулый игеннәр  

                 Әтиләр йөргән җирдә

                 Яшәрә гөлләр.

                 Тыныч көннәрне бүләк итүче,

                 Илебез данын бөек йөртүче

                 Әтиләрдә бит туган ил көче.

Айгөл:     Чәчәк аткан гөлне

                 Һәркем күрергә тиеш.

                 Туган илен һәр егет

                 Аяусыз сакларга тиеш.

А.б.: Ярый әле кыю егетләр бар,

         Туган илебезне сакларга.

         Уяу тора алар ил чигендә

         Сатмас аны һич тә ятларга.

         Ярый әле янда әтиләр бар,

         Гаиләләребезне якларга.

         Малайлары күреп ныгып үсә,

         Ышанычын аның якларга.

         Ярый әле җирдә бабайлар бар,

         Хәтерләтеп сугыш елларын.

         Ярый әле җирдә кыюлык бар,

         Тибрәтергә йөрәк кылларын.

    -Бәйрәм белән сезне, кадерле ир-егетләребез! Без сезне чын күңелебездән  23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар шушы бәйрәм уңаеннан без сезгә “Кадриль” биюен бүләк итәбез. 

Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез. КВН-ярышыбызны башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

(Жюри әгъзалары сайлана)

А.б.:    Хәзер була КВН,

            Гаҗәп күңелле уен,

            Ике команда ярыша,

            Менә булыр тамаша!

            Хәзер дуслар сүз бирәбез,

            Батырлар алга чыксын.

            Һәркем үзенең осталыгын,

            Тапкырлыгын, җитезлеген,

            Булганлыгын күрсәтсен.

(Музыка астында егетләр каршыга чыга.)

    1 нче бәйге. “Визит карточкасы” Командалар үзләре белән таныштырып үтәрләр.

    2 нче бәйге. “Мәкаль әйтеш” уены. Мин башлыйм, сез дәвам итәсез.

  1. Алты көн ач калсаңда,(атаңны кунак ит)                       (1)
  2. Атаңа ничек булсаң,(балаңнан шуны күрерсең)           (2)
  3. Ата һөнәре, (балага мирас)                                            (1)
  4. Атасы балыкчы булса,(балада суга карый)                   (2)
  5. Бала башында бер кайгы,(ата башында мең кайгы)     (1)
  6. Елыйсы килгән бала,(атасының сакалы белән уйнар) (2)
  7. Егет сүзе, ( бер булыр.)                                                    (1)
  8. Батыр егет, ( ил күрке.)                                                     (2)

3 нче бәйге. “Ачыктан-ачык сөйләшәбез”

  1. Буш вакытыңда ниләр эшлисең?
  2. Өйдә нинди эшләргә булышасың?
  3. Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа күбрәк ошый?

4 нче бәйге.  А.б.  Кул эшенә осталыкны

                                    Сынарга вакыт җиткән.

                                    Кирәк пөхтә тегәргә,

                                    Сәдәф өзелеп төшкән.

(егетләр төймә тагалар).

    5 нче бәйге. “Бәрәңге арчу”.

Һәр командадан берәр бала чыгып бәрәңге арчый.

    6 нчы бәйге.

    А.б. Егетләр, менә сезнең әниегез эшкә китте. Сеңлегезне балалар бакчасына илтергә кушты. Ләкин әниегез сеңлегезнең чәченә бантик куярга җитешмәгән. Бу эшне ул сезгә калдырды. Инде нишләргә?

    (кызларның чәчләренә бантик кую буенча ярыш)

    7 нче бәйге.

    А.б. Бәйгенең бу этабының үзешчән сәнгать өлкәсенә кагыла. Егетләр нинди һөнәрләргә ия икән, сүзне аларга бирик . Аларга бу эш, өй эше итеп бирелгән иде. Карап үтик әле. Концерт номерлары. (1 команда “Татар халык” биюе,      2 команда “Моряклар” биюе.)

    А.б. Булдыдыгыз егетләр, әфәрин! Минем сезгә бер соравым бар. Кешегә иң кирәктән кирәк, ни кирәк?

   Балалар бергә: -Сәламәтлек.

    А.б. Әйе, балалар, сәламәтлек. Ә сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Спорт-сәламәтлек чыганагы, дип юкка гына әйтмиләр бит. Хәзер без егетләребезне спорт өлкәсендә дә  сынап карыйк.

    8 нчы бәйге.    “Кул көрәше”.  

    9 нчы бәйге.    “Шар кабарту”.  

    10 нчы бәйге.  “Кем тизрәк көндәшен шарсыз калдыра”. 

(ике баланың аягына шарлар бәйләнә)

    11 нче бәйге.   “Приседание”.

    12 нче бәйге.   “Отжимание”.

    13 нче бәйге.   “Кыршау әйләндерү”.

    14 нче бәйге.   “Күзне бәйләгән килеш бер сызыктан бару”.

    А.б. Шуның белән бәйгебез тәмам. Жюри әгъзалары әзерләнгән арада кызлар егетләрне бәйрәм белән котларга телиләр. “Марый халык” биюе. Рәхим итегез кызлар!

    Ә хәзер без сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. Алдынгыларны билгеләү.  

    Бәйрәмебез ахырында Әтиләребезне, абыйларыбызны, бабайларыбызны котлап “Я тоже хочу, быть как ты”.

    Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар шуның белән безнең әзерләнгән ачык чарабыз тәмам. Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт. Ир-егетләребезне тагын бер кат бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәт һәм исән-сау булсыннар!

«ЯГЕЗ ӘЛЕ, ЕГЕТЛӘР!» бәйгесенә сценарий

 2.А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда һәм җәмәгать урыннарында ир затының тапкырлылыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә, ләкин шуңа карамастан, ир-заты тарафыннан, дорфалык һәм гөрбиянлек, тупаслык дигән кире сыйфатлар белән дә очрашырга насыйп. Кайчак, хәзерге ир-затлары романтика хисен бөтенләй югалткан кебек тоела, хатын-кызга игътибар күрсәтеп, аңа чәчәк бүләк итү, чын күңелдән ягымлылык һәм мәхәббәт белән язылган хатлар җибәрүне онытмадык микән?

 1.б. Безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» конкурсына әйтелгән сүзләрнең киресен исбатлау өчен менә дигән егетләр килде.

 2.А.б. Бүгенге кичәдә катнашучылар белән без сезне шатланып таныштырабыз. (Исем фамилияләрен әйтеп катнашучылар сәхнәгә чакырыла).

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

Һәр команда үзенең исеме һәм девизы белән таныштыра.

1 команда: исеме — Заман. Девиз- Заман белән бергә атлыйк, һәрчак яңа үрләр яулыйк.

2 команда:  исеме -Дуслык. Девиз – Дуслык белән көчле без.

 1 а.б. Менә без үзебезнең егетләр белән таныштык һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне үзебезнең гадел жюри белән таныштырып китәбез.

 2.а.б. Бер акыллы хатын-кыз болай дигән: «Һәрбер ир-затының өстенлеге аның тапкырлылыгында». Шуның өчен без иң беренче конкурсны, кайсы команданың тапкыррак икәнлеген белү ниятеннән башларбыз.

 Ә конкурсның шарты бик гади: сезнең һәркайсыгызга, бирелгән шаян сорауларга, оригиналь һәм дөрес җавап бирергә. Җюри катнашучыларны 1 балл очко белән бәяли. Шулай итеп, әйдәгез башлыйбыз.

Ягез әле, егетләр!” бәйгесе

Максатлар:

  1. Намус һәм тугрылык белән яшәү, хезмәт итү, тапкырлык, игътибарлылык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.

  2. Егетләрнең фәннең төрле өлкәләре буенча булган белемнәрен сынау, сәнгатьле уку, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Мөстәкыйль эзләнү, үз сәләтеңне яхшырту өстендә эшләргә этәргеч бирү.

Тәрбия чарасының барышы

Алып баручы:

— Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар ! Бүген без сезнең белән 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Бу көнне һәрберебез дә үзебезнең әтиләрне, бабайларны, абыйларны, ир егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз.Чөнки алар безне яклаучылар, безнең Ватаныбызны саклаучылар.Кадерле егетләребез, бу бәйрәм сезгә дә багышланган, чөнки сез кечкенәдән үк үзегезнең дусларыгызны, яклап үсәсез. Ә инде зур булгач сез армия сафларына басып үзегезнең Туган илегезне, Ватаныбызны саклаячаксыз. Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Сезгә алдагы укуларызызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Алып баручы: Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

Бүген була зур уен –

Бик тә күңелле уен.

Егетләребез ярыша,

Менә булыр тамаша.

  • Булачак егетләребезнең уңганлыкларын сынап карыйк әле. Безнең алда 2 команда, алар бүген Кара диңгезгә сәяхәткә чыгалар, ләкин без ярышны жюри әгъзалары сайламыйча башлый алмыйбыз.

1 нче бәйге. Бүген егетләребез диңгезгә сәяхәткә чыгалар. Диңгезгә чыгу өчен корабль кирәк. Тиз генә кәгазьдән корабль ясыйлар.

2 нче бәйге. Диңгездә һәр корабльнең үз исеме бар. Сез дә үз кораблегезгә исем куегыз

3 нче бәйге. Хәзер диңгезгә чыгабыз.Ләкин безнең баклар буш икән. Механиклар бакларга ягулык тутырып алсын әле. (бер савыттан икенчесенә кашык белән су ташу ярышы).

4 нче бәйге. Диңгездә шторм башланды. (Алып баручы идәнгә шакмаклар чәчә.) Бер минут эчендә палубаны җыештырырга кирәк. Кем  күбрәк “чүп” җыя, шул команда җиңә.(Укучыларның күзләре бәйләнгән.)

5 нче бәйге. Безнең инде ашыйсы килә башлады.Хәзер кокларның җитезлеген тикшерәбез. (апельсинны әрчеп , команда членнарына бүлеп ашатырга).

6 нчы бәйге. Һәр командага өй эше бирелгән иде. Үзләренең яраткан җырларын җырларга, рәхим итегез.

7 нче бәйге. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” диләр,әйдәгез әле, тикшереп карыйк. Капитаннар сәхнә уртасына чакырыла. Сәдәф тегү.

8 нче бәйге. Ә хәзер кайсы команда зирәк икәнлеген беләбез. Табышмакларның җавабын табыгыз.

  1. Канаты бар – очмый

Аягы юк,йөрми. (балык)

2. Яз килсә,киенә,көз килсә чишенә (агач)

3. 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (тигез)

4. Җәен иртә уяна, кышын иртә югала (кояш)

5.Тышта таш була, өйгә керсә су була (боз)

6. Ягы 5 см булган квадратның периметры? (20 см)

7. Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый (сәгать)

8. Өрми, нитми, беркемне дә кертми (йозак)

9. Колга башында йорты, эчендә яши җырчы (сыерчык)

10. Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән кисәргә кирәк?(2)

11. Сикереп төшә,бозны тишә (тамчы)

12. Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (радио)

13. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың (мәктәп)

10 нчы бәйге. “Театраль” бәйге.

Һәр команда кәгазь битендә язылганны сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш:

Яңа гына ашап чыккан кешене. Биле авырткан кешене.

Аяк киеме кыскан кешене. Ялгыш кирпич типкән кешене.

Авыр йөк күтәргән кешене. Үкчәсе сынган кешене.

— Жюри нәтиҗә чыгарган арада , ял итеп алырга тәкъдим итәм. 2в сыйныфы укучылары башкаруында бию (бию)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

  • Шушы конкурсларда актив катнашкан егетләребезгә кечкенә генә бүләкләребезне тапшырабыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар, исәнлек, саулык һәм көчле, батыр солдатлар булып үсүләрен теләп калыйк.

  • Кадерле кунаклар,егетләребез! Сезне барыгызны да “23 февраль- Ватанны саклаучылар” көне белән тәбрик итәбез. Сезгә кояштай озын гомер,корычтай нык сәламәтлек,яңа яуган ак кардай бәхетләр,иге-чиге булмаган шатлыклар,әти-әни сүзен тыңлап тәртипле,әдәпле,белемле,әхлаклы, тырыш егетләр булып үсүгезне телибез.

Ягез әле егетләр. Бәйге (Сценарий)

«ЯГЕЗ ӘЛЕ ЕГЕТЛӘР» Конкурс башланыр алдыннан популяр музыка яңгырый. Фанфара уйнала.

2.А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда һәм җәмәгать урыннарында ир затының тапкырлылыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә, ләкин шуңа карамастан, ир-заты тарафыннан, дорфалык һәм гөрбиянлек, тупаслык дигән кире сыйфатлар белән дә очрашырга насыйп. Кайчак, хәзерге ир-затлары романтика хисен бөтенләй югалткан кебек тоела, хатын-кызга игътибар күрсәтеп, аңа чәчәк бүләк итү, чын күңелдән ягымлылык һәм мәхәббәт белән язылган хатлар җибәрүне онытмадык микән?

1 а.б. Безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» конкурсына әйтелгән сүзләрнең киресен исбатлау өчен менә дигән егетләр килде.

2. а.б. Бүгенге кичәдә катнашучылар белән без сезне шатланып таныштырабыз. (Исем фамилияләрен әйтеп катнашучылар сәхнәгә чакырыла).

1 а.б. Менә без үзебезнең егетләр белән таныштык һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне үзебезнең гадел жюри белән таныштырып китәбез.

2.а.б. Бер акыллы хатын-кыз болай дигән: «Һәрбер ир-затының өстенлеге аның тапкырлылыгында». Шуның өчен без иң беренче конкурсны, кайсы егетнең тапкыррак икәнлеген белү ниятеннән башларбыз.

Ә конкурсның шарты бик гади: сезнең һәркайсыгызга, бирелгән шаян сорауларга, оригиналь һәм дөрес җавап бирергә. Җюри катнашучыларны 1 балл очко белән бәяли. Шулай итеп, әйдәгез башлыйбыз.

1а.б. 1.Зур бәйрәмнәр вакытында күк йөзендә чәчәкләр? (салют)

2. Күмәк эшнең файдасы турында әкият? (шалкан)

3. Бармакларда бию? (балет)

4. Табигать кочагында йөгерү ярышы? ( кросс)

5. Мин барам, ә ул кала? (эз)

6. Какое слово всегда пишется неправильно? (неправильно)

7. 11 метрдан тибү? (пенальти)

8. Алар 50 ел бергә яшәделәр? (алтын туй)

2 а.б. Зур рәхмәт. Әйдәгез үзебезнең жюридан сорыйк әле, кем инде үзенә беренче балларны туплаган икән? (Жюри 1 нче конкурсның нәтиҗәләрен әйтә).

1 а.б. «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» — безнең алдагы конкурс шулай дип атала. Безнең уйлавыбызча безнең егетләр кадак белән чүкечнең нәрсә икәнлеген ишетеп кенә белмиләрдер. Шулай булгач алдагы конкурс биремен мәшәкатьсез генә үтәп чыгарлар дип уйлыйбыз. (Булышучылар һәрбер катнашучыга чүкеч, кадак, һәм рейкалар алып чыгалар).

2а.б. Чүкеч, кадак һәм билгеле инде рейкаларны кулланып, 2 минут вакыт эчендә сез һәрберегез рама ясарга тиеш буласыз. Эшне башлыйбыз. (2 минут буе күңелле музыка яңгырый).

1 а.б. Әйе, безнең барысы да әзер! Ә хәзер без жюри әгъзаларының берсен сәхнәгә чакырабыз. Жюри эшләгән эшләргә бәя бирә. (Жюри эшли конкурска йомгак ясала)

2 а.б. «Ул миңа елмайда да күзен кысты

Ни өчен икәнен мин беләм –

Дуслар, сезнең һәркайсыгызга да кызлар белән танышырга туры килгәне бардыр. Төрле кеше була бит инде. Кайберәүләр танышкан вакытта уңайсызлана, ә кемгәдер танышу бик гади, күңелле һәм җиңел бирелә. Менә шуның өчен дә инде без үзебезнең конкурсыбызның берсен танышу конкурсы дип игълан итәргә булдык. Ләкин без конкурсны бераз катлауландырырга уйладык: бу гади танышу гына булмаячак, ә һәрбер егет образга керергә тиеш булачак. Ә менә танышу вакытында кайсы егетебез кайсы образга керүне жирәбә билгеләр. Хәзер минем булышчылар сезгә биремнәр язылган карточкалар өләшерләр, шунда язылган образлар буенча сез залга төшеп үзегезгә охшаган кызны сәхнәгә чакырып, микрофон алдында танышу уенын күрсәтерсез. Егетләр рәхим итегез, кызлар сезне залда көтә.(Тыныч инструменталь көй яңгырый. Егетләр залга төшеп үзләренә пар сайлап сәхнәгә менәләр).

1 а.б. Әгәр сез әзер булсагыз, танышу конкурсын башлыйбыз. Беренче булып үзләренең танышуларын беренче № лы пар күрсәтә. (Парлар берсе артыннан икенчесе килеп «танышу» сценасын уйныйлар).

«Ягез әле егетләр» конкурсында җиңүче егет.

2 а.б. Рәхмәт, егетләр! Егетләр, зинһар кызларны залга, үз урыннарына озатып куегыз.

Ә без шушы вакытта жюриның бу конкурска бәясен һәм гомуми нәтиҗәне ишетербез. (Жюри бәя бирә).

1.а.б. Дуслар! Әйдәгез әле безнең гадел жюрины, аларның җиңел булмаган хезмәтләрендә уңыш теләп кул чабулар белән аларга рәхмәтебезне белдерик.

2 а.б. Теләсә нинди бәйрәм, шаяру һәм көлүдән башка була алмый, шуңа күрә безнең алдагы конкурсыбыз – шаярулы спорт. Хәзер конкурсның тәртибе белән таныштырабыз. Хәзер безнең егетләребез – 4 аяклап —

Яки тез һәм кулларда йөреп үзенең алдындагы теннис шарын өреп, билгеләнгән урынга кадәр килеп җитәргә тиеш.

урынга – 0 конкурсны башлыйбыз!!!

А.б.Дуслар, жюри безгә егетләребезнең кайсы спорт — шаяру конкурсында өстенрәк икәнлеген әйтеп таныштырып китәр. Ләкин башта безнең кыю ир – егетләребезне, аларның бәйрәмнәре белән котлап ____________________________ җыр бүләк итә.

А.б. Рәхмәт! Дуслар безнең егетләребез үзләренең белемнәрен хәзер этикет кагыйдәләрен белүдә күрсәтерләр. Хәзер сезнең һәрберегезгә этикет сораулары һәм шул сорауларга җавап вариантлары биреләчәк. Сезнең бурыч дөрес җавапны сайлап алу. (булышучы егетләргә сораулар белән кәгазьләр өләшеп чыга)

А.б. Шулай итеп этикет биремнәрен башлыйбыз.

Яшь кеше үзеннән шактый өлкән кеше белән әңгәмә корып җибәрә аламы?

А)Әңгәмә кора ала, үзенең инициативасы һәм настойчивостьне кулланса;

Б)Әңгәмә кора ала, әгәр өлкән кеше әңгәмәгә үзе тартса;

(егетләр җавап бирә бер-бер артлы)

Сез кунаклар җыясыз.Сезнең кунаклар өчен торт алдан әзерләнгән. Әгәр кунаклар торт алып килгән икән, бу торт белән кунакларны сыйлау мәҗбүри булырга мөмкинме?

А)тортны кисеп кую мәҗбүри – бу ягымлылык билгесе;

Б)бу тортны табынга куймаска да мөмкин;

В)тортны кисмичә генә табынга куярга.

Егет таныш кызның өенә килә. Кызның әти-әнисе егеткә утырырга тәкъдим итәләр. Кайда утырырга? Дивангамы, креслогамы, урындыккамы?

А)конечно диванга – анда кыз да һәм аның әти- әнисенәдә утырырга урын кала;

Б)кресло – анда утыру уңайлырак;

В)урындык – бу кызның әти — әнисенә яхшы тәэсир калдырыр.

4. Соңга калучы кунакларны күпме көтəргə ?

а) Килгəн кунакларның түземлеге купмегə җитəр шуның кадəр көтəргə була.

Б) 15минуттан да артык көтмəскə.

В) Бөтенлəй көтмəскə,чөнки кунаклар əйткəн вакытта килеп җитəргə тиеш.

5)Эңгəмəдəшлəрегезнең бəйрəм костюмында сезчəч күрдегез. Нəрсə эшлəргə?

А)Сиздермичə генə чəчне алып ташларга

В)Энгəмəдəш рөхсəте белəн чəчне алып ташларга.

6)Йөргəн кызыңа фотоңны бүлəк итəргə ярыймы?

7)Эгəр авызга капкан ризык артык тозлы булса нəрсə эшлəргə?

А)Янəшəдəге кешелəргə сиздермичә генә авыздагы ризыкны йотып җибәрергәкирәк

Б)Өстәл арасыннан торып, чыгып китәсез дә авызыгыздагы ризыкны төкереп керәсез.

В)Хуҗабикәнең бик тозлы ризык пешергәнен җашка кунакларга белгертеп, аларны кисәтеп куясыз.

8)Сездән еракта торган ризыкны ашап карау нияте белән сез ни эшләргә тиеш?

А)Үзегезнең тарелкагызны алып өстәл арасыннан чыгып, ризык янына барып тарелкагызга аласыз.

Б)Якынрак утыручы кешеләрдән аны алып бируне (передовать итүне) үтенергә.

В)Күршеләргә тарелканы биреп, ризыкны тарелкага салып бирүне үтенү.

А.б. Җюри нәтиҗәләрне исәпләгән арада без егетләребезгә алдагы конкурсны игълан итәбез.Һәр катнашучының 1 аягына шар бәйлибез һәм егетләр икешәр акбур белән сызылган түгәрәк эченә кереп, сигнал биргәннән соң, круг эченнән чыкмыйча берсе икенчесенең шарын шартлатырга тиеш була кемнең шары шартламый шул җиңүче дип атала. Ә хәзер егетләрне жирәбә алырга чакырабыз.

(жирәбә алына, булышучы алдан әзерләнгән буенча)

А.б. 1 – парны түгәрәк эченә чакрабыз. Түгәрәкнең диаметраль ике ягына бер-берегезгә карап басасыз. Уенны башладык.

А.б. 1 – парның җиңүчесе _______________________булды.

А.б. 2 – парны чакырабыз. Әзерләндек. Уенны башладык.

А.б. 2 – парның җиңүчесе _______________________ булды.

А.б. Хәзер ике пардагы җиңүчене түгәрәк әченә чакырабыз.

А.б. Бу конкурсның җиңүчесе билгеле булды. Ул _____________________________________.

А.б. Хөрмәтле жюри юу конкурсны түбәндәгечә бәяләвегезне сорыйбыз.

Финалда җиңүчегә — 3 балл

Финалда җиңелүчегә — 2 балл

Ярымфиналда җиңелүчеләргә — 1 әр балл

А.б.Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюрига биргәнче ир-егетләрне котлап

__________________________________ җырлый.

А.б. Дуслар 2005 ел бик зур юбилейларга бай.. Быел – Бөек Җиңүнең — 60 еллыгы. Туган Татарстаныбыз башкаласы Казан шәһәренә — 1000 ел. Менә шушы бөек даталарга кагылышлы сорауларга җавап бирергә безнең егетләребез әзер диеп уйлыйбыз.

Конкурста һәрбер катнашучыга 2 шәр сорау бирелә. Җавапның дөреслелеген жюри бәяли.

А.б. Сораулар ике савытта . Бер савытта 4 сорау Җиңүнең 60 еллыгына карата. Ә икенче савытта 4 сорау Казанның 1000 еллыгына карата. Я, егетләр кайсыгыз башлый? (Уенчылар жирәбә буенча сорауны ала һәм шул сорауда ничәнче булып җавап бирәсе язылган)

А.б.Һәм менә дуслар безнең конкурста катнашучыларның соңгы сынавына да вакыт җитте. Безнең соңгы конкурсыбызда егетләр үзләренең образларын үзгәртергә тиеш булалар. Һәрбер егет команда бирелү белән безнең булышчыларыбыз алып чыккан керәшен күлмәкләрен киеп, яулыкларын бәйләп, беренче булып керәшен көенә биеп китәргә тиешләр.Бер, ике, өч … конкурсны башладык!(фонограммада керәшен халкының бию көе башкарыла)

А.б. Ә хәзер гомуми нәтиҗә ясарга һәм җиңүчене билгеләр өчен сүзне хөрмәтле жюрига бирәбез. (жюри нәтиҗә ясый, җиңүчеләр билгеләнә, истәлекле бүләкләр тапшырыла)

А.б.Шулай итеп, дуслар, безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» бәйгесендә җиңүче булып _____________________ калды. Җиңүчене һәм бәйгедә катнашучы егетләрне тагын бер тапкыр котлап аларга үзебезнең аларга үзебезнең алкышларны бүләк итәбез.

А.б.Бүгенге кичә безнең егетләребезнең чыннан да егет икәнлекләрен раслады. Кызлар, сез алар белән горурлана аласыз. Ә безгә дуслар сезнең белән саубуллашасы гына кала. Сезгә иҗади уңышлар. Киләсе очрашуларга кадәр.

“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе
Максатлар:
Намус һәм тугрылык белән яшәү, хезмәт итү, тапкырлык, игътибарлылык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.
Егетләрнең фәннең төрле өлкәләре буенча булган белемнәрен сынау, сәнгатьле уку, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Мөстәкыйль эзләнү, үз сәләтеңне яхшырту өстендә эшләргә этәргеч бирү.

Тәрбия чарасының барышы
Алып баручы:
— Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар ! Бүген без сезнең белән 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Бу көнне һәрберебез дә үзебезнең әтиләрне, бабайларны, абыйларны, ир егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз.Чөнки алар безне яклаучылар, безнең Ватаныбызны саклаучылар.Кадерле егетләребез, бу бәйрәм сезгә дә багышланган, чөнки сез кечкенәдән үк үзегезнең дусларыгызны, яклап үсәсез. Ә инде зур булгач сез армия сафларына басып үзегезнең Туган илегезне, Ватаныбызны саклыячаксыз. Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Сезгә алдагы укуларызызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

1 нче бала. Исәнмесез,саумысез,
Хәрберегез,барчагыз.
Бездән сезгә кайнар сәлам
Кабул итеп алыгыз.
2 нче бала Рөхсәт итегез дуслар Пәрдәбезне ачарга.
Безнең көч белән әзерләнгән
Кичәбезне башларга.
3 нче бала Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
4 нче бала Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны,
Һәм бөтен солдатларны
5 нче бала. Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын,
Балкып янсын күктә йолдызлар.
6 нчы бала. Бабайларның,әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
7 нче бала. Ил чигендә сакта торыр,
Диңгез кичәр буын без.
Хезмәтебездә Ватанга
Тугрылыклы булырбыз.
8 нче бала. Ачлык та артта,сугыш та артта,
Ил батырлары туган ул чакта.
Алда-тынычлык,алда-гел кояш,
Алда-гел көлү,һич тә юк елаш.
9 нчы бала. Энем зур-зур атлап йөри,
Биленә каеш буган.
Мин солдатка охшыйммы,дип,
Йолдыз да кадап куйган.
Мин кечкенә түгел инде,
Тиздән алты тула,ди.
Минем кебек малайлар да
Үскәч солдат була,ди.
10 нчы бала. Буран уйнаган чакта,
Җилләр дулаган чакта,
Абыем тора сакта
Кояш чыгышы якта.
Саклый ул шулай безне,
Сөекле илебезне,
Мәктәпне, өебезне.
11 нче бала Туган илем имин булса,
Ал чәчәкләр үсәрләр.
Бакчаларда алмалар
Кызарышып пешәрләр.
Шундый матур илебезне
Саклаучылар булырбыз.
Кирәк икән,аны яуда
Яклаучылар булырбыз.
12 нче бала. Туган илне көчле итик,
Илебез бөркет булсын.
Кояш чыксын, нурын сипсен,
Күгебез көлеп торсын.
Җыр: “Солдатта булган, диләр”
Бию: “Солдатлар”
Алып баручы: Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.
Бүген була зур уен –
Бик тә күңелле уен.
Егетләребез ярыша,
Менә булыр тамаша.
Булачак егетләребезнең уңганлыкларын сынап карыйк әле.2 нче сыйныф егетләрен сәхнәгә чакырабыз.
Хөрмәтле кунаклар, сезнең алда 3 команда, алар бүген Кара диңгезгә сәяхәткә чыгалар, ләкин без ярышны жюри әгъзалары сайламыйча башлый алмыйбыз.
1 нче бәйге. Бүген егетләребез диңгезгә сәяхәткә чыгалар. Диңгезгә чыгу өчен корабль кирәк. Тиз генә кәгазьдән корабль ясыйлар.
2 нче бәйге. Диңгездә һәр корабльнең үз исеме бар. Сез дә үз кораблегезгә исем куегыз. Моның өчен бирелгән хәрефләрдән корабль исемен төзегез. (тапкырлар, зирәкләр, җитезләр)
3 нче бәйге. Хәзер диңгезгә чыгабыз.Ләкин безнең баклар буш икән. Механиклар бакларга ягулык тутырып алсын әле. (бер савыттан икенчесенә кашык белән су ташу ярышы).
4 нче бәйге. Диңгездә шторм башланды. (Алып баручы идәнгә шакмаклар чәчә.) Бер минут эчендә палубаны җыештырырга кирәк. Кем  күбрәк “чүп” җыя, шул команда җиңә.(Укучыларның күзләре бәйләнгән.)
5 нче бәйге. Безнең инде ашыйсы килә башлады.Хәзер кокларның җитезлеген тикшерәбез. (апельсинны әрчеп , команда членнарына бүлеп ашатырга).
6 нчы бәйге. Һәр командага өй эше бирелгән иде. Үзләренең яраткан җырларын җырларга, рәхим итегез.
7 нче бәйге. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” диләр,әйдәгез әле, тикшереп карыйк. Капитаннар сәхнә уртасына чакырыла. Сәдәф тегү.
8 нче бәйге. Ә хәзер кайсы команда зирәк икәнлеген беләбез. Табышмакларның җавабын табыгыз.
Канаты бар – очмый
Аягы юк,йөрми. (балык)
2. Яз килсә,киенә,көз килсә чишенә (агач)
3. 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (тигез)
4. Җәен иртә уяна, кышын иртә югала (кояш)
5.Тышта таш була, өйгә керсә су була (боз)
6. Ягы 5 см булган квадратның периметры? (20 см)
7. Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый (сәгать)
8. Өрми, нитми, беркемне дә кертми (йозак)
9. Колга башында йорты, эчендә яши җырчы (сыерчык)
10. Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән кисәргә кирәк? (2)
11. Сикереп төшә,бозны тишә (тамчы)
12. Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (радио)
13. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың (мәктәп)
10 нчы бәйге. “Театраль” бәйге.
Һәр команда кәгазь битендә язылганны сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш:
Яңа гына ашап чыккан кешене. Биле авырткан кешене.
Аяк киеме кыскан кешене. Ялгыш кирпич типкән кешене.
Авыр йөк күтәргән кешене. Үкчәсе сынган кешене.
— Жюри нәтиҗә чыгарган арада , ял итеп алырга тәкъдим итәм. 2в сыйныфы укучылары башкаруында бию (бию)
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.
Шушы конкурсларда актив катнашкан егетләребезгә кечкенә генә бүләкләребезне тапшырабыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар, исәнлек, саулык һәм көчле, батыр солдатлар булып үсүләрен теләп калыйк.
Кадерле кунаклар,егетләребез! Сезне барыгызны да “23 февраль- Ватанны саклаучылар” көне белән тәбрик итәбез. Сезгә кояштай озын гомер,корычтай нык сәламәтлек,яңа яуган ак кардай бәхетләр,иге-чиге булмаган шатлыклар,әти-әни сүзен тыңлап тәртипле,әдәпле,белемле,әхлаклы, тырыш егетләр булып үсүгезне телибез.

«ЯГЕЗ ӘЛЕ ЕГЕТЛӘР»

 Конкурс башланыр алдыннан популяр музыка яңгырый. Фанфара уйнала.

 2.А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда һәм җәмәгать урыннарында ир затының тапкырлылыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә, ләкин шуңа карамастан, ир-заты тарафыннан, дорфалык һәм гөрбиянлек, тупаслык дигән кире сыйфатлар белән дә очрашырга насыйп. Кайчак, хәзерге ир-затлары романтика хисен бөтенләй югалткан кебек тоела, хатын-кызга игътибар күрсәтеп, аңа чәчәк бүләк итү, чын күңелдән ягымлылык һәм мәхәббәт белән язылган хатлар җибәрүне онытмадык микән?

 1 а.б. Безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» конкурсына әйтелгән сүзләрнең киресен исбатлау өчен менә дигән егетләр килде.

 2. а.б. Бүгенге кичәдә катнашучылар белән без сезне шатланып таныштырабыз. (Исем фамилияләрен әйтеп катнашучылар сәхнәгә чакырыла).

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

 1 а.б. Менә без үзебезнең егетләр белән таныштык һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне үзебезнең гадел жюри белән таныштырып китәбез.

 2.а.б. Бер акыллы хатын-кыз болай дигән: «Һәрбер ир-затының өстенлеге аның тапкырлылыгында». Шуның өчен без иң беренче конкурсны, кайсы егетнең тапкыррак икәнлеген белү ниятеннән башларбыз.

 Ә конкурсның шарты бик гади: сезнең һәркайсыгызга, бирелгән шаян сорауларга, оригиналь һәм дөрес җавап бирергә. Җюри катнашучыларны 1 балл очко белән бәяли. Шулай итеп, әйдәгез башлыйбыз.

 1 нче конкурс.

 1а.б. 1.Зур бәйрәмнәр вакытында күк йөзендә чәчәкләр? (салют)

 2. Күмәк эшнең файдасы турында әкият? (шалкан)

 3. Бармакларда бию? (балет)

 4. Табигать кочагында йөгерү ярышы? ( кросс)

 5. Мин барам, ә ул кала? (эз)

 6. Какое слово всегда пишется неправильно? (неправильно)

 7. 11 метрдан тибү? (пенальти)

 8. Алар 50 ел бергә яшәделәр? (алтын туй)

 2 а.б. Зур рәхмәт. Әйдәгез үзебезнең жюридан сорыйк әле, кем инде үзенә беренче балларны туплаган икән? (Жюри  1 нче конкурсның нәтиҗәләрен әйтә).

 2 нче конкурс.

 1 а.б. «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» — безнең алдагы конкурс шулай дип атала. Безнең уйлавыбызча безнең егетләр кадак белән чүкечнең нәрсә икәнлеген ишетеп кенә белмиләрдер. Шулай булгач алдагы конкурс биремен мәшәкатьсез генә үтәп чыгарлар дип уйлыйбыз. (Булышучылар һәрбер катнашучыга чүкеч, кадак, һәм рейкалар алып чыгалар).

 2а.б. Чүкеч, кадак һәм билгеле инде рейкаларны кулланып, 2 минут вакыт эчендә сез һәрберегез рама ясарга тиеш буласыз. Эшне башлыйбыз. (2 минут буе күңелле музыка яңгырый).

 1 а.б. Әйе, безнең барысы да әзер! Ә хәзер без жюри әгъзаларының берсен сәхнәгә чакырабыз. Жюри эшләгән эшләргә бәя бирә. (Жюри эшли конкурска йомгак ясала)

 2 а.б.   «Ул миңа елмайда да күзен кысты

              Ни өчен икәнен мин беләм –

              Чөнки ул танышырга тели

              Минем белән».

 Дуслар, сезнең һәркайсыгызга да кызлар белән танышырга туры килгәне бардыр. Төрле кеше була бит инде. Кайберәүләр танышкан вакытта уңайсызлана, ә кемгәдер танышу бик гади, күңелле һәм җиңел бирелә. Менә шуның өчен дә инде без үзебезнең конкурсыбызның берсен танышу конкурсы дип игълан итәргә булдык. Ләкин без конкурсны бераз катлауландырырга уйладык: бу гади танышу гына булмаячак, ә һәрбер егет образга керергә тиеш булачак. Ә менә танышу вакытында кайсы егетебез кайсы образга керүне жирәбә билгеләр. Хәзер минем булышчылар сезгә биремнәр язылган карточкалар өләшерләр, шунда язылган образлар буенча сез залга төшеп үзегезгә охшаган кызны сәхнәгә чакырып, микрофон алдында танышу уенын күрсәтерсез. Егетләр рәхим итегез, кызлар сезне залда көтә.(Тыныч инструменталь көй яңгырый. Егетләр залга төшеп үзләренә пар сайлап сәхнәгә менәләр).

 3 нче конкурс.

 1 а.б. Әгәр сез әзер булсагыз, танышу конкурсын башлыйбыз. Беренче булып үзләренең танышуларын беренче № лы пар күрсәтә. (Парлар берсе артыннан икенчесе килеп «танышу» сценасын уйныйлар).

 Егетләр өчен образлар:

  1. солдат – десантник

  2. спортсмен

  3. эстрада йолдызы

  4. зур фирма директоры

  5. авылдагы беренче егет

  6. «Ягез әле егетләр» конкурсында җиңүче егет.

2 а.б. Рәхмәт, егетләр! Егетләр, зинһар кызларны залга, үз урыннарына озатып куегыз.

Ә без шушы вакытта жюриның бу конкурска бәясен һәм гомуми нәтиҗәне ишетербез. (Жюри бәя бирә).

1.а.б. Дуслар! Әйдәгез әле безнең гадел жюрины, аларның җиңел булмаган хезмәтләрендә уңыш теләп кул чабулар белән аларга рәхмәтебезне белдерик.

4 нче конкурс.

2 а.б. Теләсә нинди бәйрәм, шаяру һәм көлүдән башка була алмый, шуңа күрә безнең алдагы конкурсыбыз – шаярулы спорт. Хәзер конкурсның тәртибе белән таныштырабыз. Хәзер безнең егетләребез – 4 аяклап —

  Яки тез һәм кулларда йөреп үзенең алдындагы  теннис шарын өреп, билгеләнгән урынга кадәр килеп җитәргә тиеш.

  1. урынга – 3 очко

  2. урынга – 2

  3. урынга – 1

  4. урынга – 0                конкурсны башлыйбыз!!!

А.б.Дуслар, жюри безгә егетләребезнең кайсы спорт — шаяру конкурсында өстенрәк икәнлеген әйтеп таныштырып китәр. Ләкин башта безнең кыю ир – егетләребезне, аларның бәйрәмнәре белән котлап         ____________________________ җыр бүләк итә.

5 конкурс.

А.б. Рәхмәт! Дуслар безнең егетләребез үзләренең белемнәрен хәзер этикет кагыйдәләрен белүдә күрсәтерләр. Хәзер сезнең һәрберегезгә этикет сораулары һәм шул сорауларга җавап вариантлары биреләчәк. Сезнең бурыч дөрес җавапны сайлап алу. (булышучы егетләргә сораулар белән кәгазьләр өләшеп чыга)

А.б. Шулай итеп этикет биремнәрен башлыйбыз.

Беренче сорау:

  1. Яшь кеше үзеннән шактый өлкән кеше белән әңгәмә корып җибәрә аламы?

А)Әңгәмә кора ала, үзенең инициативасы һәм настойчивостьне кулланса;

Б)Әңгәмә кора ала, әгәр өлкән кеше әңгәмәгә үзе тартса;

В)Әңгәмә кора алмый.

(егетләр җавап бирә бер-бер артлы)

  1. Сез кунаклар җыясыз.Сезнең кунаклар өчен торт алдан әзерләнгән. Әгәр кунаклар торт алып килгән икән, бу торт белән кунакларны сыйлау мәҗбүри булырга мөмкинме?

А)тортны кисеп кую мәҗбүри – бу ягымлылык билгесе;

Б)бу тортны табынга куймаска да мөмкин;

В)тортны кисмичә генә табынга куярга.

  1. Егет таныш кызның өенә килә. Кызның әти-әнисе егеткә утырырга тәкъдим итәләр. Кайда утырырга? Дивангамы, креслогамы, урындыккамы?

А)конечно диванга – анда кыз да һәм аның әти- әнисенәдә утырырга урын кала;

Б)кресло – анда утыру уңайлырак;

В)урындык – бу кызның әти — әнисенә яхшы тәэсир калдырыр.

    4.  Соңга калучы кунакларны күпме көтəргə ?

а) Килгəн кунакларның түземлеге купмегə җитəр шуның кадəр көтəргə була.

Б) 15минуттан да артык көтмəскə.

В) Бөтенлəй көтмəскə,чөнки кунаклар əйткəн вакытта килеп җитəргə тиеш.

5)Эңгəмəдəшлəрегезнең бəйрəм костюмында сезчəч күрдегез. Нəрсə эшлəргə?

А)Сиздермичə генə чəчне алып ташларга

Б)Күрмəмешкə салышу

В)Энгəмəдəш рөхсəте белəн чəчне алып ташларга.

6)Йөргəн кызыңа фотоңны бүлəк итəргə ярыймы?

А)Ярый аның нəрсəсе бар.

Б)Ярамый бу əдəпсезлек.

В)Ярый əгəр сораса.

7)Эгəр авызга капкан ризык артык тозлы булса нəрсə эшлəргə?

А)Янəшəдəге кешелəргə сиздермичә генә авыздагы ризыкны йотып җибәрергәкирәк

Б)Өстәл арасыннан торып, чыгып китәсез дә авызыгыздагы ризыкны төкереп керәсез.

В)Хуҗабикәнең бик тозлы ризык пешергәнен җашка кунакларга белгертеп, аларны кисәтеп куясыз.

8)Сездән еракта торган ризыкны ашап карау нияте белән сез ни эшләргә тиеш?

А)Үзегезнең тарелкагызны алып өстәл арасыннан чыгып, ризык янына барып тарелкагызга аласыз.

Б)Якынрак утыручы кешеләрдән аны алып бируне (передовать итүне) үтенергә.

В)Күршеләргә тарелканы биреп, ризыкны тарелкага салып бирүне үтенү.

                                         6нчы конкурс

А.б.   Җюри нәтиҗәләрне исәпләгән арада без егетләребезгә алдагы конкурсны игълан итәбез.Һәр катнашучының 1 аягына шар бәйлибез һәм егетләр икешәр акбур белән сызылган түгәрәк эченә кереп, сигнал биргәннән соң, круг эченнән чыкмыйча берсе икенчесенең шарын шартлатырга тиеш була кемнең шары шартламый шул җиңүче дип атала. Ә хәзер егетләрне жирәбә алырга чакырабыз.

(жирәбә алына, булышучы алдан әзерләнгән буенча)

А.б. 1 – парны түгәрәк эченә чакрабыз. Түгәрәкнең диаметраль ике ягына бер-берегезгә карап басасыз. Уенны башладык.

А.б. 1 – парның җиңүчесе _______________________булды.

А.б. 2 – парны чакырабыз. Әзерләндек. Уенны башладык.

А.б. 2 – парның җиңүчесе _______________________ булды.

А.б. Хәзер ике пардагы җиңүчене түгәрәк әченә чакырабыз.

А.б. Бу конкурсның җиңүчесе билгеле булды. Ул _____________________________________.

А.б. Хөрмәтле жюри юу конкурсны түбәндәгечә бәяләвегезне сорыйбыз.

Финалда җиңүчегә — 3 балл

Финалда җиңелүчегә — 2 балл

Ярымфиналда җиңелүчеләргә — 1 әр балл

А.б.Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюрига биргәнче ир-егетләрне котлап

__________________________________ җырлый.

А.б. Сүз жюрига бирелә.

7 нче конкурс.

А.б. Дуслар 2005 ел бик зур юбилейларга бай.. Быел – Бөек Җиңүнең  — 60 еллыгы. Туган Татарстаныбыз башкаласы Казан шәһәренә — 1000 ел. Менә шушы бөек даталарга кагылышлы сорауларга җавап бирергә  безнең егетләребез әзер диеп уйлыйбыз.

Конкурста һәрбер катнашучыга 2 шәр сорау бирелә. Җавапның дөреслелеген жюри бәяли.

А.б. Сораулар ике савытта . Бер савытта 4 сорау Җиңүнең 60 еллыгына карата. Ә икенче савытта 4 сорау Казанның 1000 еллыгына карата. Я, егетләр кайсыгыз башлый? (Уенчылар жирәбә буенча сорауны ала һәм шул сорауда ничәнче булып җавап бирәсе язылган)

А.б.Һәм менә дуслар безнең конкурста катнашучыларның соңгы сынавына да вакыт җитте. Безнең соңгы конкурсыбызда егетләр үзләренең образларын үзгәртергә тиеш булалар. Һәрбер егет команда бирелү белән безнең булышчыларыбыз алып чыккан керәшен күлмәкләрен киеп, яулыкларын бәйләп, беренче булып керәшен көенә биеп китәргә тиешләр.Бер, ике, өч … конкурсны башладык!(фонограммада керәшен  халкының бию көе башкарыла)

  А.б. Ә хәзер гомуми нәтиҗә ясарга һәм җиңүчене билгеләр өчен сүзне хөрмәтле жюрига бирәбез. (жюри нәтиҗә ясый, җиңүчеләр билгеләнә, истәлекле бүләкләр тапшырыла)

  А.б.Шулай итеп, дуслар, безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» бәйгесендә җиңүче булып _____________________ калды. Җиңүчене һәм бәйгедә катнашучы егетләрне тагын бер тапкыр котлап аларга үзебезнең аларга үзебезнең алкышларны бүләк итәбез.

  А.б.Бүгенге кичә безнең егетләребезнең чыннан да егет икәнлекләрен раслады. Кызлар, сез алар белән горурлана аласыз. Ә безгә дуслар сезнең белән саубуллашасы гына кала. Сезгә иҗади уңышлар. Киләсе очрашуларга кадәр.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческие праздники что это такое
  • Языческие праздники россиян
  • Ягез ?ле ?нил?р конкурсы сценарий
  • Языческие праздники удмуртов
  • Языческие праздники ритуалы