Ягез ?ле кызлар кич?сен? сценарий клубта

8 март бәйрәменә багышланган кичә

“ЯГЕЗ ӘЛЕ, КЫЗЛАР!”

Кыз. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Без бүгенге бәйрәмебезне гүзәл һәм уңган    кызларга багышлыйбыз. Бәйрәмебезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала. Безнең уенда бүген эшкә уңган, тапкыр, зирәк, төскә матур, сылу кызларыбыз катнаша.

Егет. Кара кашларыңның канатларын

         Карлыгачлар бүләк иттеме?

         Йөзең нурлы, әллә бит очыннан

         Таң кояшы үбеп киттеме?

         Кайдан синдә мондый гүзәллекләр,

         Буй – сыннарың сылу, сөйкемле.

         Уңган – юмарт та син, тыйнак та син,

         Җир – әнкәнең үзе шикелле.

Кыз. Әйдәгез,хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (Музыка астында сәхнәгә кызлар чыгалар). Менә күрәсез, дуслар, сәхнәдә кызларның иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.

 “Ягез әле, кызлар!” дип аталган бәйгебезне ачып җибәрү өчен сүзне тәрбия эшләре буенча директор урынбасарына………………………………………… бирәбез.

Егет. Кызларга уңышлар телибез. Бәйрәмебезне башлап җибәргәнче бәйгене бәяләячәк  жюри әгъзалары  белән танышып китик. ( Габдрахманова Рузия Шаһинуровна, Галимова Энҗе Салиховна, Хакимова Минзилә Зөфәровна, Гарифуллина Дилә Гамилевна).

Кыз. Хәзер сәламләү өчен сүзне сезгә бирәбез, кызлар. Рәхим итегез.

Егет. Кызлар шигырь тыңлый,

Шигъриятне

Яратырлар икән шул хәтле.

Яратырлар алар Есенинны,

Яратырлар алар Зөлфәтне.

Онытылып шигырь тыңлаганда

Хисләр белән тула җаннары,

Бер үзләре генә белә кызлар

Йөрәкләре ничек янганын.

Егет. Бәйгебезнең 1 ярышы шигырь юллары белән бәйле. Бәйгенең шарты: без кызларга конвертлар әзерләдек. Конвертлар эченә сүзләр язылган кәгазьләр салынган. Шул сүзләрне кертеп, кызлар шигырь язырга тиешләр. Менә сезгә кызлар конвертлар, алыгыз. Сезгә 5 минут бирелә. Башладык.

1 командага

Язның матур бер көнендә

Чыктым уйнап керергә.

Шул минутта насыйп булды

Кыр казларын күрергә.

2 командага

Бакчадагы түтәлдә

Чәчәк атты гөлләрем.

Нәкъ шул мизгелдән башлап,

Ямьләнделәр көннәрем.

3 командага

Тау башыннан карап тордым:

Инешләр – Идел сыман.

Быел безнең якларга да

Аккошлар килер сыман.

Кыз. Безнең кызлар шигырь төзегән арада, егетләр белән бер уйнап алыйк әле. (5,6,7 класслардан 1 егет чыга һәм шул егет күзе бәйләнгән кие, кыз рәсеме ясый). Егетләрнең осталыклары, тырышлыклары  жюри әгъзалары белән исәпкә алына һәм инде кызлар командасына очколары туплана. Шуңа күрә, егетләр, сезгә дә бик каты тырышырга туры килер.

Егет. Кызларыбызның вакытлары бетте. Хәзер инде алар сүзләрдән нинди шигырь килеп чыкканын укып китәрләр.

Кызлар шигырь укыйлар.

Кыз. Кызлар 2 бәйгегә әзерләнгән арада, тагын бер кат егетләрне

чакырабыз. Менә, егетләр, шушындый ситуация: сезнең әниегез кунакка ките. Сез өйдә сеңлегез белән калдыгыз. Никадәрдер  вакыт узгач сезнең тамак ачып китте. Сез ботка гына пешерә беләсез. Ләкин өч ярма шкафта чәчелеп кушылган. Сез аларны аерырга тиеш. (“Ярмаларны аер” уены)

Егет. Бу бәйгедә тәүге тапкыр

         Чыктыгыз безнең каршыга.

         Уңганмы сез, зирәкме сез –

         Сыналырсыз җыр-моңда.

        Җырлар булса, шундый булсын –

        Җиргә шатлык сибәрлек.

        Күңелләргә бәйрәм булып,

        Язлар булып килерлек.

Кызлар җыр башкара.

Кыз. 3 бәйгебез – “Иң оста пешерүче”. Хәзер кызларның көнкүрештә, аш-су әзерләүдә тапкырлыгын сынап карарбыз. Киңәшләрне белгән кызлар җөмләне тәмамлый. (Сораулар командаларга бер-бер артлы бирелә).

1. Тоз дымланмасын өчен, … (тоз савытына берничә бөртек дөге ярмасы салырга кирәк).

2. Шулпа тәмле булсын өчен, … (итне салкын суга салып пешерергә кирәк. Ит пешеп җитәрәк, шулпага коры табада кыздырган кишер белән суган салсаң, шулпа тагын да тәмлерәк һәм матуррак була).

3. Камыр кулга ябышмасын өчен, … (кулны көнбагыш мае белән майларга кирәк).

4. Бавыр тәмле, йомшак булсын өчен, … (кыздырганчы 1-2 сәгать сөттә тоталар).

5. Балыкның тәңкәсе яхшырак купсын өчен, … (тиз генә кайнар суга салып алалар).

6. Бүрттергән чакта дөге изелмәсен өчен,… (кайнап чыккач, суга 2-3 кашык сөт салалар).

7. Кайнатканда сөт ташымасын өчен,… (савыт кырыен майларга кирәк).

8. Сөт кайнаткан савыт тизрәк юылсын өчен, … (аны башта — салкын, аннары җылы су белән юалар).

9. Сөт тизрәк кайнасын өчен,… (савытка бераз шикәр комы салалар).

Егет. Элек–электән милләтебезнең уңган кызлары кул эшләре белән шөгыльләнгән. Оста чигүчеләр, көмеш җеп, сәйлән, энҗе кебек калфак, түбәтәй чиккәннәр. Безнең кызларыбыз да буш вакытларында бәйләргә, тегәргә, чигәргә яраталар. Я, кызлар, күз нурыгызны, күңел җылыгызны кушып үзегез бәйләгән, бизәгән, чиккән хәзинәләрегез белән таныштырыгыз әле.

Кызлар кул эшләрен күрсәтәләр.

Кыз. Бигрәк уңган безнең кызлар. Хәзер кызларыбыз биюдә осталыкларын күрсәтергә әзерләнеп торганда, тагын бер егетләрне чакырып алыйк. Егетләр, менә минем сезгә бер соравым бар: сезнең берәр киемегездә төймә төшсә, кем тегеп бирә? (егетләр җавап бирә). Хәзер инде менә тегә белгәннәр, осталыкларын тәкъдим итә, кем белми шул өйрәнә тора.

Егет. Чулпыларын чылтыратып,

Кем бии, әнә, кара,

Әйтерсең, йөзеп бара.

Тыпырдатып биер өчен

Имән идән димәгән

Ничек шулай гүзәл икән –

Бер җире юк килмәгән.

Табигать яраткан аны

Дөньясына бер итеп.

Карап туймас нәфис итеп,

Тоташ наз һәм сер итеп.

Кыз.  Кызларыбызны биергә чакырабыз. Рәхим итегез.

Егет. Кызлар алдагы бәйгегә әзерләнгән вакытта бер биеп алыйк әле. (Татар халык биюе)

Кыз. Кызлар алар бөтен яктан да уңган – булган булырга тиеш, шулай бит. Менә хәзер, кызлар, сезгә чәчәкләр ясарга туры килер: кем күбрәк, матурырак һәм тизрәк булыр. (кызлар чәчәкләр ясый).

Егет. Шушы бәйрәм дәвамында без кызларның җитезлеген, тапкырлыкларын, бию һәм җырда осталыкларын күреп киттек. Бәйрәмгә тырышып әзерләнгән кызларга, аларга тырышып очколар җыйган егетләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Кыз.  Хөрмәтле тамашачылар, “Ягез әле, кызлар!” бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига бирәбез.

Егет. Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

Кыз.  Шушының белән “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

Государственное бюджетное образовательное

учреждение «Ново — Кинерская школа-интернат

для детей с ограниченными возможностями здоровья»

Ибрагимова Гульнур Марсельевна

«Ягез әле, кызлар»

Максат:

  • Балаларда әниләренә карата мәхәббәт тәрбияләү, зирәклек, тапкырлык тәрбияләү;

  • Матур сөйләм телен үстерү;

  • Үзара ярдәмчеллек, үз фикерен әйтә белү осталыгы тәрбияләү.

А.б.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгыларны кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә — як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлеккә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкырсыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын – кыз!

Хәерле көн, хөрмәтле, тәрбиячеләр, укытучылар, кадерле әниләр, һәм кадерле балалар! Рөхсәт итегез, Сезне тагын бер кат узып барган язның беренче бәйрәме 8 март, халык – ара хатын кызлар көне белән котлап үтәргә. Яз сулышы гаиләләребезгә муллык, күңелләребезгә сабырлык, тәннәребезгә саулык алып килсен. АллаҺ Тәгалә безне үз рәхим- шәфкатеннән ташламасын, теләкләребезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләребез мул, аш-суларыбыз тәмле, көннәребез ямьле булсын, балаларыбызга укуларында уңышлар насыйп булсын.

Шушы уңайдан без сезгә “Ягез әле кызлар — йолдызлар” бәйгесен тәкьдим итәбез. Бәйгедә кечкенә төркемдәге кызларыбыз катнаша. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк әле. Менә ул безнең сылу кызларыбыз Эльвина, Лиана, Гөлчәчәк, Адилә, Мамак, Алла, Арина, Алисә.

Бу бәйгедә һәр кыз бала үзе өчен көрәшә һәм нинди дә булса номинацияга лаек булачак.

А.б.

Хәзер дуслар, көч сынашыйк,
Батырлар алга чыксын.
Һәр сылукай уенда осталыгын.
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын күрсәтә алсын.

Һәр уен танышудан башлана, шулай бит.

Бездә 1 бәйгебезне “Үзең белән таныштыр”

дип алдык.

Кызлар танышырга әзерләнәләр.

Ә без бүгенге ярышта хөкем карарын чыгаручы жюри әгъзәләре белән танышып үтик әле…

Кызлар сез әзермә? Башладык.

Әфәрин кызлар — йолдызлар, бик матур итеп үзегез белән таныштырдыгыз.

А.б.

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

2 бәйгегебез “Әниемә булышам” дип атала.

Без инде һәрберебездә әниләребезгә булышырга яратабыз, шулай бит! Менә шундый ситуция, иртән әнинең эшкә, ә сезнең мәктәпкә барасы бар, ә энеләрегезне балалар бакчасына илтәсе бар, аны киендерегә кирәк. Әниегезнең энегезне киендерергә вакыты юк. Сез бу очракта нишлисез? (кызлар җавап бирә) Бик дөрес, сез хәзер дөрес һәм матур итеп энеләрегезне киендерәсез. Башладык.

Әйдәгез карап китик әле, безнең кызларыбыз энеләрен дөрес киендерделәр микән? Әфәрин кызлар, бу бәйгедәдә тырыштыгыз.

Кызларыбыз әз генә ял итеп торсыннар, ә хәзер егетләребез башкаруында җыр тыңлап үтик: “Кызлар” дип атала.

Әфәрин егетләр, булдырдыгыз.

А.б.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән, илһам алам.

3 бәйгебез “Шигырь сөйләү” бәйгесе. Бу бәйгене мин өй эше итеп биргән идем.

Ә хәзер кызлар – йолдызларыбызның шигырь сөйләгәннәрен тыңлап үтәрбез.

Эльвина:

Йөзеңне шифалы

Яңгырлар югандыр,

Табигать, йөрәк дип

Кояшны куйгандыр.

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоялсын нәниең.

Лиана:

С Днем восьмого марта,
С праздником весенним!
Солнышко приносит
Звонкое веселье.
Пусть тепло настанет,
И уйдут морозы,
Пусть подарит нежность
Веточка мимозы!

Гөлчәчәк:

Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!

Кем сөенмәс күреп яз ямен!

Иң зур бәхет – дуслык, тынычлыкта

Каршы алу язлар бәйрәмен!

Бигрәк тә әни бәйрәмен!

Адилә:

Әнием-гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим,

8 нче март белән

Мамак:

Мама приласкает,
Мама подбодрит.
Если поругает,
То всегда простит.
С нею мне не страшен
Никакой злодей.
Нет добрей и краше
Мамочки моей!

Алла:

На 8 Марта
Бабушке и маме
С папой торт красивый,
Испекли мы сами.
Сделать нашим мамам
Мы сюрприз старались,
Но они, похоже,
Как-то догадались

Арина:

В день 8 Марта стих я прочитаю
И маме скажу прямо — тебя я обожаю,
Люблю я очень сильно,
И в праздник добрый этот
Желаю быть красивой,
Удачи и успехов.

Алисә:

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…

Әфәрин кызлар, бик матур сөйләдегез.

4 бәйге “Сәдәф тагу, ягъни төймә тагу” булыр. Бу бәйгедә кызларга кеченә ситса кисәге бирелә, алар шуңа төймә тагып күрсәтерләр. Кызлар энәләр белән сак булырга кирәклеген сез инде беләсез. Башладык.

Кызларыбыз төймә таккан арада, бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә.

А.б.

Кызып–кызып бәхәсләшә

Бүген бездә малайлар.

Артур: Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың, малай,

Ашап карасаң, менә.

Ранис: Өчпочмакка җитми инде,

Ни генә әйтсәгез дә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер лә.

Инсаф: Камыр тылсымга әйләнә

Минем әни кулында.

Кәнфит-прәннек кирәк түгел

Гөбәдия барында.

Адель: Мактанышмагыз, малайлар,

Иң оста минем әни.

Сумса, пилмән, мантыйларны

Вәт пешерә, билләһи.

А.Б: Менә шулай берсен-берсе

Уздырышып малайлар,

Тәмле әйберләр ашагач,

Әниләрен мактыйлар.

Әфәрин егетләр.

Кызларның эшләрен жюрига күрсәтәбез.

А.б:

Биючеләр биегәндә,

Идәннәре бөгелә.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Аның биисе килә.

Әйдәгез кызларыбызга уен уйнатып алыйк әле.

Кәгазь өстендә бию”, биегәндә аяклар кәгазьдән чыгарга тиеш түгел. Кем кәгазьдән чыга шул җиңелә.

А.б.

Табышмак – ул бик кызык,

Җавабын уйлап табыйк.

Җавап табу җиңел түгел,

Шулай да тыңлап карыйк.

5 бәйге “Интеллектуаллар” дип атала. Бу бәйгедә кызлар табышмакларның җавапларын әйтергә тиеш булалар. Табышмаклар бары тик кызларга бирелә, урыннан кычкырмыйбыз. Киттек.

  1. Сакалы бар, акылы юк, ул нәрсә? (Кәҗә)

  2. Үзе суфый, үзе урлаша. Әле тотсаң тырнаша. (Песи)

  3. Кош тугел койрыклы. (Балык)

  4. Зимой белый, летом серый.. (Заяц)

  5. Җәй буе ял итәләр, кышын тәпиләп китәләр ( Чаңгы)

  6. В это день гурьбой веселой,

Дружно мы шагаем в школу. (1сентября).

  1. Зимой и летом одним цветом (Елька)

  2. Мамык юрган, кат-кат сырган. Үзе бик суык. ( Кар)

Әфәрин кызлар, табышмакларны да чиштегез.

А.б. — Чәчәкләр яныннан бик сирәк кеше генә игътибарсыз үтеп китәдер. Чәчәк яраткан кеше усал булмый, ди Венгер халык мәкале.

6 бәйге “Чәчәк ябыштыру” бәйгесе Һәр кызгада картоннар һәм киселгән төсле кәгазь полоскалар һәм клей бирелә, алар шул кәгазьләрдән чәчәк һәм аныд яфракларын ябыштырырга тиешләр. Башладык.

А.б:

Бие дускай бие әле,

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара,

Бу малайлар дисеннәр.

Кызларыбыз чәчәкләрен ябыштырган арада, егетләребез башкаруында “Детство” биюен карап үтәрсез. Әфәрин егетләр.

Әйдәгез кызларның ябыштырган чәчәкләрен карап китик әле.

7 бәйге “Һәрберсе үз урынына” кызлар сезнең каршыгыздагы тәлинкәдә ике төрле ярма, фасоль белән борчак буталган. Сез шул буталган ярмаларны берсен бер савытка, икенчесен икенче савытка аерырга тиеш буласыз. Аңладыгызма? Башладык.

Кызларыбыз ярмаларны аерган арада, сүзне егетләребезгә

бирәбез.

Адель:

Энием, энием.

Ин кадерлем син минем.

Мин сине яратып,

Иркэлэп торырмын.

Мин сина тормышта

Таяныч булырмын.

Инсаф:

Әкрен генә карлар ява.

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Мелетий:

Месяц март,
Месяц март,
Маму я поздравить рад!
Подарю открытку ей,
Пожелаю тёплых дней,
Пожелаю не болеть,
Не скучать и не стареть!
Понапрасну не грустить,
А смеяться и шутить!
Всех улыбкой заряжать
И почаще отдыхать!

Ранис:

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Минем Әнием бары

Әфәрин егетләр.

8 бәйге “Кем җитез” дип атала. Бу бәйгедә кызлар бик җитез генә башларына яулык бәйләргә һәм алларына алъяпкыч ябарга тиеш булалар. Әфәрин кызлар бик җитез булдыгыз, әниләрегезгә булышырга сез әзер, шулай бит.

Статистиклар санавынча, 4 кешелек гаилә караучы әни уртача ел эчендә 18 мең чәнечке, пычак, кашык, 13 мең тәлинкә, 8 мең чашка юа икән.
Ә шул савыт – сабаның авырлыгы, кухнядан аш өстәленә кадәр ташыганда, елына 5 тоннага җитә икән.
Әле сез беләсезме икән, әниләр ел буенча уртача өйдә һәм кибетләрдә йөргәндә 2 мең километр юл үтә икән.

Кыскасы әни, әни инде ул. Ул бит әле шуның өстенә серле дә, кабатланмас та, сөйкемле дә — хатын – кыз!

Безнең бәйгеләребез тәмам, жюри кызларыбызга номинацияләр билгеләгән арада без шигырьләр сөйләп, җыр тыңлап үтәрбез.

Артур:

Сезнең белән хушлашырга

Матур сузләр эзлибез.

Тормышыгыз гузәл булсын.

Ак бәхетләр телибез!

Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Буләк итеп бүген  сезгә,

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Вова:

Мы для вас родных, любимых,

Песню лучшую споём.

Пожелаем дней счатливых,

Поздравляем с Женским днём.

Җыр “Мамочка милая.ю мама моя”

Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак, зирәкләрдән дә зирәкрәк икән.  Рәхим итегез.

Кызларга грамоталар, бүләкләр тапшырыла.

Кызларыбызны шулай бәяләгәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт.

Кызларыбыз, егетләребезгә дә безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

Шушының белән «Ягез әле, кызлар!» бәйгесе тәмам.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

Ягез әле, кызлар!

Залга түбәндәге плакатлар эленгән:

Бүген була КВН-

Гаҗәп күңелле уен!

Кызларыбыз көч сынаша,

Менә була тамаша.

Без туган илебезне, туган телебезне һәм газиз аналарыбызны яратабыз”.

Яктылык-кояш янында, яхшылык-ана янында”.

Алдан өй эше бирелә.Командалар әти-әниләр турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар өйрәнергә, бер милли аш пешереп алып килергә, концерт номерлары әзерләргә тиешләр.

КВНда ике команда катнаша: әкрен генә “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый.

Алып баручы: Кадерле укытучылар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән яраткан бәйрәмебез- 8нче Март бәйрәменә багышланган КВНга җыелдык.

Бәйгебездә ике команда көч сынаша. Уенда бары тик эшкә уңган, тапкыр, матур,зирәк кызларыбыз гына катнаша.

Музыка яңгырый, сәхнәгә командалар чыга. Сәламләү өчен сүз бирелә.Бер-берсен сәламлиләр, девиз һәм җырлары белән таныштыралар.Капитаннар әзерләгән бүләкләрне хөкемдарларга тапшыралар.

Алып баручы: Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

Батырлар алга чыксын.

Һәр сылукай КВНда

Осталыгын,

Зирәклеген,

Уңганлыгын күрсәтсен.

Капитаннарга беренче бирем: әниләрне бәйрәм белән котлап текст язарга.

Икенче бирем: (ручка,кәгазьләр бирелә) ата-ана турында мәкальләр язарга. Кайсы команда билгеләнгән вакыт эчендә күбрәк мәкаль уйлар?

Алып баручы: “Кем тизрәк?” уены.(Һәр командадан берәр кеше курчак киендерә)

Алып баручы: Ә хәзер сезгә өй эшенә бирелгән иде, һәр командадан берәр концерт номеры әзерләргә диеп, шуларны башкарабыз.

Алып баручы: (Ручка,дәфтәр битләре бирелә) Нинди хатын-кыз композиторларны беләсез, исемлеген языгыз. (хөкемдарларга тапшырыла)

Алып баручы. Әниләргә багышланган җыр исемнәрен атагыз.(Мәсәлән, “Әниемнең җылы кочагы”(Ә.Бакиров көе, М.Мазунов сүзләре), “Әнием миләше” (Г.Сәйфуллин көе,М.Хөсәен сүзләре), “Балан” (татар халык көе, Х.Мөдәрисова сүзләре) , “Су буеннан әнкәй кайтып килә” (Л.Батыр-Болгари көе, М.Галиев сүзләре) һ.б.)

Алып баручы: Ә хәзер тасмадан җырлар тыңларсыз һәм җырларның исемнәрен дөрес итеп әйтергә кирәк булыр.(Тасмада җырның бер өлеше яңгырый )

Алып бапучы: Һәр командадан бер кеше кирәк булачак, алга чыгып, күзе бәйләнгән килеш кыз рәсеме ясый.

Алып баручы: Ә хәзер музыкаль тәнәфес ясап алырбыз, ул арада хөкемдарлар һәр ярышка аерым анализ ясап, нәтиҗә чыгарырлар. Тәнәфестән соң сүзне аларга бирербез.

Бию.

Алып баручы: хөкемдарлар рәхим итегез, сүз сезгә. (нәтиҗә ясыйлар)

Алып баручы: Киләсе биремебез мондый булыр. Ике командадан да берәр кеше алга чыга, буш шакмакларга берәр иҗек яза, анда биш кызлар исеме килеп чыгарга тиеш.

фи

Зөлфия,Әлфия,Нурфия,Әлфинур, Зөлфинур.

ли

Лилия,Гөлия,Галия, Алия, Зәлия.

Алып баручы. Ә хәзер җыр ярышы.Беренче команда нинди булса да бер җырны башлый һәм туктап кала, ә икенче команда беренче команданың җыры нинди хәрефтә туктап калган булса, шундый ук хәрефкә икенче җыр башкарырга тиеш. Мәсәлән, Гөлнарым-м- Мин сине шундый сагындым…

Алып баручы. Хатын-кыз язучыларны, шагыйрьләрне, җырчыларны атарга кирәк, чиратлап. Беренче команда башлый.

Алып баручы: Ә хәзер үзегез артист булып күрсәтегез инде. Һәр командага өй эше итеп скетч әзерләргә кушылган иде. Рәхим итегез.

Алып баручы. Мәкальләрне дәвам итегез. Беренче команда белмәсә, икенче команда әйтә һәм очко аларга языла.

1 команда.

Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен… (һаман бала).

2 команда.

Ана балага авызыннан… (өзеп каптыра).

1 команда.

Ана күңеле балада,… (бала күңеле далада).

2 команда.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә … (игелек күрмәс).

1 команда.

Ата-анасын хурлаган

Үзен … (хурлаган булыр).

2 команда.

Ачтан үлсәң дә,

Ата-анаңны …(ташлама).

1 команда.

Аю да баласын аппагым, ди,

Керпе дә баласын… (йомшагым, ди)

2 команда.

Тән биргән дә ана,

Җан биргән дә ана,… (тел биргән дә ана).

Алып баручы.Ә хәзер командалар үзләре алып килгән милли ризыкны һәм аны пешерү рецептын тәкъдим итәләр.

Музыкаль тәнәфес . Егетләр :”Эх,сез матур кызлар” җырын башкаралар.

Алып баручы. Ә хәзер хөкемдарларга сүз бирәбез. (нәтиҗә ясала, катнашучыларга һәм хөкемдарларга рәхмәт әйтелә).

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/40054-jagez-le-kyzlar

1 а.б. (Динар) Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җанга, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч өстәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты… Язлар матур, дибез. Рәзил, бәлки, яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә, бәлки, хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

2 а.б. (Разиль). Әлбәттә, Динар. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, елмаеп балкыган кояш матурлыгы, укуыгызда зурдан – зур уңышлар телибез.

1 а.б.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

2 а.б.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

1 а.б. Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә «Ягез әле, кызлар!» дип атала. Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны каршыбызга чакырыйк. (кызлар чыга).

     2.а.б.     Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп житте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.

Алар: 1)

            2)

            3)

Жюриның гадел булуын, ә тамашачыларның кызларны яратып, алкышларын жәлләмәүләрен телибез. Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул «Таныш булыйк!» дип атала. Сүз командаларга бирелә. (Кызлар чыгыш ясый)

1 а.б. Алдагы бирем модага кагылышлы. Мода “кинәт” кенә, буш урында барлыкка килмәгән. Ул һәрвакыт яшәгән. Мода кешенең яңалыкка, үзгәрешкә табигый ихтыяҗын канәгатьләндерү ул.

Хәзерге мода бит күп төрле. Кызлар, сез яз фасылы өчен мода тасвирлап күрсәтегез. Соңыннан һәрберегез үзегез тасвирлаган модага кыскача аңлатма бирегез. Аның исеме дә булырга тиеш. Ә залда утыручы кызларыбыз арадан иң кызыклыларын сайлап, үз гардеробында булдырырга тырышыр дип уйлыйбыз.

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада

2а.б

Татар хатын-кызлары кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак — шук, шаян. Кирәк чакта өлгер-житез, булдыклы бит алар. Бәйгебезнең бу өлешен «Ак алъяпкыч билләрдә» дип атадык. Токмач кисү буенча иң уңган кыз исеменә кем лаек булыр икән? Кызлар үзләренең аш-суга осталыкларын, булганлыкларын токмач кисеп күрсәтерләр.

1 а.б.

Кешеләр һәрвакыт бер-берсенең күңелен күтәреп яшиләр. Ихлас йөрәктән, чын күңелдән булган котлаулар, тәбрикләүләр ишеткәч, нурлы йөзләр тагын да нурлана. Тиккә генә “яхшы сүз – җан азыгы” димиләр бит.

2 а.б.

Котлау алган кеше бәхетле ул,

Димәк, аны якын күрәләр.

Иң кадерле, газиз кешеләргә

Котлауларны язып бирәләр.

Бер кешенекенә дә охшамаганча һәм шул ук вакытта истә калырлык итеп котлый белү – уңганлыкның бер сыйфаты ул.

Сүз мәктәптә оештырылган яшь армиячеләргә бирелә.

1А.б Хөрмәтле дуслар! Бәйгебезне дәвам итәбез. Җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Нинди генә конкурска чакырсалар да, кызларыбызның кул эшләре йөзне кызартырлык түгел. Ягез әле, кызлар, күз нурларыгызны, күңел жылыгызны кушып бәйләм бәйләп алыйк.

Һәр командадан өчәр кыз чыга

(Һәр командадан берәр кыз чыга. Бер минут эчендә энәгә бәйләп күз жыя).

Һәр командадан икешәр уенчы чакырыла. Бер уенчы карандашка җеп чорнарга, ә икенче уенчы киресенчә сүтеп йомгакка чорнарга тиеш . Кайсы тизрәк биремне үти, шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына. 

2а.б. Тапкыр сүз, жор теллелек хас безнең халыкка. Уен — көлке белән тормыш та жиңеләеп китә. Кызларыбызны да тапкырлыкта сынап карыйк.  Кызларның  һәр кайсына бер үк табышмаклар язылган дәфтәр битләре бирербез. Алар табышмакларның җавапларын язып бирергә тиешләр.

1) Кечкенә генә абзарга

Ак тавыклар җыелган. (тешләр).

2) Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый көн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе. (мәче).

3) Җәен кия яшел тун,

Кышын ялангач яши ул. (Агач)

4) Кеп-кечкенә җил капка, ачыла да ябыла. (авыз).

5) Ука-ука тыш кына,

Су коена инештә,

Оча алса да җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (үрдәк)

1А.б.  Татар халык әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә… Гөлчәчәк… Үги кыз… Буйлыары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре озын, толым –толым. Кызларның матулыгы, зиннәтлелеге чәченә карап беленә, ди халык. Шуңа күрә татар кызлары гомер-гомергә озын чәч үстергәннәр. Андый озын чәчле кызлар безнең мәктәптә дә бик күп икән.

2 а.б.Толым-толым үргән чәчкәйләре

Чылбыр-чылбыр артка салынган,

Җиргә җитсен өчен, очларына

Талир тәңкәләре тагылган.

Аңлыйбыз : ул толымнар сөйли

Яхшылыгын татар кызының,

Татар кызына алиһәлек бирә

Шушы сихри чәчләр толымы.

1 а.б. Алдагы бәйге «Прическа» дип атала. Искәрәбез: кызларыбыз бүген чәчләрен бик матур итеп үреп килгән. Жюри аны билгеләп үтәчәк. Ә үрелми калганын хәзер үреп куячаклар.

2 а.б. Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына,канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр.

Безнең кызлар әнә ничек

Очып кына бииләр., -дип чираттагы конкурсны игълан итәбез. ”Бию”конкурсы

1 а.б. Безнең һәрберебез — бишек җыры тыңлап үскән бала. Тыныч та, рәхәт тә, моңлы да, шәфкатьле дә ул. Үзебез әлеге тылсымлы көйләрне алдагы буынга тапшыра алырбызмы икән? Чираттагы бәйгебез – “Бишек җыры” башкару.

Афәрин!

 Хөрмәтле тамашачылар, «Ягез әле, кызлар!» бәйгесенең жиңүчеләрен билгеләр вакыт житте. Жюри нәтижәләр чыгарганчы

  Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы

Кем бар тагын синдәй бүтән? – дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

 Хөрмәтле дуслар! Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.    

  Без телибез сезгә олы бәхет,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Сыйныф бүлмәсендә кул эшләре күргәзмәсе оештырылган.Арткы планда нурларын сибеп торган зур кояш рәсеме эленгән. Кояш түгәрәге уртасына: “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа” дип язылган. “Ягез әле, кызлар!”, “Тормышның язы һәм чәчәге – хатын-кызлар” дип язылган плакат-лозунглар  эленеп тора.

Түрдә өстәлләр тезелгән һәм бәйгедә катнашучыларның һәрберсе өчен урындыклар

куелган. Сәхнәгә егетләр чыга.

1. Кем дөньяга кеше бүләк итә,                    

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2. Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

3. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

4. Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге илчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме — Әнкәй, хатын – кыз!
5. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

6. Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

7. Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез!

8. Матурлар безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр  белмәгән эшне

Әниләр эшли белә.

9. Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Безнең кебек ирләрдән!

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Исәнмесез!Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!”

дип атала.

Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да язның беренче

бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч тормыш, шатлыклы,

бәхетле көннәр телибез.     

Хәзер яңгыраячак җыр, кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе

булып ирешсен.

Җыр.

Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар, кул чабып, кызларыбызны чакырыйк. (Музыка астында класска кызлар керәләр. Аларның күкрәкләренә номерлар беркетелгән). Хәзер

мин сезне кызлар белән таныштырып үтәм. (Кызлар белән таныштыру). Менә күрәсез,

кызларның иң уңганнары, иң гүзәлләре генә.Ә хәзер кызларыбызга багышлап җыр башкарабыз.

Җыр.

Бәйгене башлаганчы, сезне бүгенге кичәдә исәп-хисап алып баручы жюри составы

белән таныштырып үтәбез…………………………

Хөрмәтле жюри, билгеләнгән урыннарыгызны алыгыз. Жюрига безнең үтенечебез шул – кызларның берсен дә ким-хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.

*Кызларыбызны иң элек тапкырлыкта сынап карыйк.  Кызларның  һәр кайсына бер үк табышмаклар язылган дәфтәр битләре бирербез. Алар табышмакларның җавапларын язып бирергә тиешләр.

1) Кечкенә генә абзарга

Ак тавыклар җыелган. (тешләр).

2) Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый көн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе. (мәче).

3) Җәен кия яшел тун,

Кышын ялангач яши ул. (Агач)

4) Кеп-кечкенә җил капка, ачыла да ябыла. (авыз).

5) Ука-ука тыш кына,

Су коена инештә,

Оча алса да җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (үрдәк)

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада безгә егетләребез үзләренең бүләкләрен

күрсәтә торырлар.

Өй күренеше. Ишек шакыйлар. Балалар ишетми, чөнки барысы да эш белән мәшгуль. Берсе идән юа, икенчесе бәрәңге әрчи, ә өченчесе кер юа. Тагын ишек шакыйлар.

Әни. Балалар, бу мин, әниегез!

Зур кыз. Исәнме, әнием! Бәйрәм белән котлыйм сине!

Мин керләр юам, әни,

Сабынлап юам, әни! (кер юа-юа сөйли).

Әни. Рәхмәт, кызым!Үскәнсең,

Бигрәк матур иткәнсең!

Уртанчы кыз. (идәнне юа-юа, чүпрәген сыгып сөйли).

— Идәнне юдым, әни!

Сабынлап юдым, әни!

Әни. (гаҗәпләнеп). Ай, кызым, үскәнсең,

Бигрәк матур иткәнсез!

Кече кыз. (әрчегән бәрәңгесен сабынлап юа-юа сөйли).

— Бәрәңге юдым, әни!

Сабынлап юдым, әни!

Әни. Ай, кызым, үскәнсең!

Нишләдең?!..

Алып баручы. Кайчак әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләр дә чыгарабыз.

“Бәрәңгене сабынлап юмыйлар” дип әйтмәде әни. Чөнки ул кызының тырышлыгын күрде.

Шигырьләр сөйләү.

Суган тураганда.   

Ашка салырга суганның

Сайлап алдым олысын.

Әрчи башлагач еладым,

Килмәсә дә елыйсым.

Күзгә керә әчесе,

Ничек кенә әрчисе!

Әрчүен әрчедем инде,

Эшенең бетте  зурысы.

Пычак белән вак-вак итеп

Калды аны турыйсы.

Ашка суган турыйм мин,

Көлә — көлә елыйм мин.     

Мәрзия Фәйзуллина.

Мин әнигә булышам.

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп;

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга.

Әзһәр Габиди.

Безнең әни.

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә  төшерә?

Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши?

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез,-безнең әни.

Фәүзия Рәхимголова.

Алып баручы. Кызлар шигырь тыңлый,

Шигъриятне

Яратырлар икән шул хәтле.

Яраталар алар Есенинны,

Яраталар алар Зөлфәтне.

Онытылып шигырь тыңлаганда

Хисләр белән тула җаннары.

Бер үзләре генә белә кызлар

Йөрәкләре ничек янганын.

*Бәйгебезнең бу өлешендә кызларны җитезлектә сынарбыз. Менә бу кечкенә тупны чиләккә кертергә кирәк. Һәр кыз 5 әр тапкыр ыргыта. Ничә таркыр кертсә, шулкадәр очко языла.

Уен. “Кем күбрәк туп кертә?”

Алып баручы. Татар хатын-кызлары. Кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак-шук, шаян,өлгер-җитез, булдыклы бит алар…Бәйгебезнең бу өлешен “Ак алъяпкыч

билләрдә” дип атадык. Бүген гаиләдә хатын-кызларның урыны нинди? Ни дисәң дә хатын-

кыз хезмәте – алъяпкычтан башлана. Хәзер кызларыбыз үзләренең  осталыкларын  күрсәтерләр.

*Ярыш.  Бер савыттан икенче савытка трубка белән су ташу.

Ә хәзер егетләребез белән уйнап алыйк. Менә бу ромашка чәчәге таҗларына сораулар язылган. Һәркайсыгыз үзенә бер сорау алсын һәм үзенә эләккән сорауга җавап әзерләсен.

1. Без яшәгән республика. (Татарстан)

2. Озын колаклы җәнлек. (куян).

3. Бал яратучы хайван. (аю).

4. Ул кыш көне ява. (кар).

5. Урманда үсә, эшләпәле. (гөмбә).

6. Иң озын муенлы җәнлек. (жираф).

7. Әнинең әнисе. (әби).

8. Тельняшкалы ат. (зебра).

9. Татар егетенең милли баш киеме. (түбәтәй)

10. Безнең мәктәптә сәгать 8 дә башлана. (дәрес).

Алып баручы. Хөрмәтле әниләр! Хәзер сезне  бер уенга чакырабыз.

Уен уйнау. “Парлашу”. Уенчылар ике түгәрәктә биеп әйләнәләр.  Җыр туктагач парлашалар. Парсыз калган әни өстәлдә яткан сорауларның берсен ала, сорауга җавап бирә.

Сораулар:

1. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш).

2. Төн ни өчен караңгы? (кояш булмаганга).

3. Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга).

4. Чибәр апама карыйм да елыйм. (суган).

5. Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз. (шалкан)

6. Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (бәрәңге).

7. Кәҗә белән тату малайның исеме ничек? (Гали).

8. Нинди кош тынычлык кошы дип атала? (күгәрчен).

9. Бер анадан биш бала. (кул, бармаклар).

10. Сикерә ала, йөгерә алмый. (туп).

11. Алтын ачкычлы агач малай. (Буратино).

12. Почтальон Печкин нинди транспортта йөргән? (велосипед)

13. Перчаткалар киеп сугыша торган спорт төре. (бокс)

*Хөрмәтле кунакларыбыз! Бүгенге бәйгенең соңгы туры – үзешчән сәнгать туры.

Катнашучы кызларыбыз үзләре теләгән номерларын башкаралар. Бу  бәйгегә аларга өйләрендә хәзерләнеп килергә мөмкинлек бирелде. Рәхим итегез!

Чәчәк бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Җыр бәйләме бүләк итсәк,

Кабул итми калмассыз.

Җырлый.

Чулпыларын чылтыратып

Кем бии, әнә кара:

Аягүрә баскан килеш

Әйтерснң йөзеп бара.

Бии.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Ә безнең шигырьләребез сезгә

Бүләк булып яңгырасын.

Шигырь.

Җырым бүләк итәм, әнием, сиңа,

Онытылмас гомер-гомергә.

Бу җырымны сиңа багышладым,

Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

Җыр.

Әниләрнең бәйрәме ул-

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Җыр яки бию.

Алып баручы: Хәзер кызларга тагын бер бирем. “Алтын” сүзен ике шакмакка

Өтерге” сүзен өч шакмакка сыйдырып язарга кирәк.      

Алып баручы.  “Кем өлгер?” уены уйныйбыз.

Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала. Идәнгә уенчылар

саныннан бергә ким шакмаклар куела. Уенчылар шакмак тирәли биеп йөриләр. Музыка туктагач, һәр кеше бер шакмак алып өлгерергә тиеш. Шакмаксыз калучы уеннан чыга бара.      

Алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле кунакларыбыз, “Ягез әле, кызлар!” бәйгесенең

җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига бирәбез.Кызларыбызның кайсысы уңганнардан уңганрак икән? “Иң уңган кыз”-

“Иң тапкыр кыз”-

“Иң җитез  кыз”-

“Иң оста кыз”-

“Иң зирәк кыз”— медальләре бирелә.

Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы,

Кем бар тагын синдәй бүтән?-

дип язган бит шагыйрь дә

безнең кызлар турында.

Алып баручы. Кадерле кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык

һәм бәхет телибез.   

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Шушының белән “Ягез әле кызлар!” бәйгесе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Ягез әле, кызлар, егетләр!

(бәйге)

Ал.бар. Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә. Кояшлы көн телим бар кешегә Һәм иминлек телим илемә.

Ал.бар. Хәерле көн,димен,һәр кешегә, Хәерле көн телим гөлләргә. Сөйкемлелек телим яшь кызларга, Һәм сабырлык телим егетләргә.

Хәерле көн барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле егетләребез, кызларыбыз, укытучы абый-апалар, мәктәп хезмәткәрләре!

Ал.бар.Сезне Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март Халык-ара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, зур уңышлар һәм һәрвакыт күтәренке кәеф телибез.

Ал.бар.Ә сез беләсезме, ни өчен нәкъ 23нче февраль Ватанны саклаучылар көне дип атала?

1918 нче елның 23 нче февралендә Кызыл Армия төзелә һәм бу көн Кызыл Армия туган көне дип билгеләп үтелә башлый. СССР барлыкка килгәннән соң бу көнне Совет Армиясе көне дип үзгәртәләр, ә соңрак Кораллы көчләр һәм Хәрби-диңгез флоты көне. Ә хәзер 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көне. Һәрвакыт бу көн барлык ир-егетләребезнең бәйрәм көне булды. Кадерле егетләр, абыйлар! Барыгызның да көчле, батыр, кыю, Ватанның ышанычлы саклаучылары булуыгызны телибез.

Ал.бар. Ә 8 март — Халык-ара хатын кызлар көне. Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына кәнәгәтсезлек белдергән. Нәкъ 8 март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче Март рәсми төстә ял көне.       Кадерле кызларыбыз, апалар, сеңелләр! Яз кояшы кебек назлы, җылы, ягымлы, мөләем булып калыгыз!

Сезнең өчен жыр- бүләк.

Ал.бар.

Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Кызлар, егетләр арасында

Ярыш була белегез.

Ал.бар. Бәйрәмнәребез уңаеннан оештырылган бәйгене                 башлап җибәрергә һәм уенчыларыбыз белән                 таныштырырга рөхсәт итегез!

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез,зирәкме сез

Сыналырсыз җыр-моңда.

Ал.бар. Яратырбыз, алкышларыбыз

Хәер — фатиха бездән

Бүгенге бәйрәм бәйгесе

Җинү көтә бит сездән.

(командалар чыгып тезелә һәм үзләре белән таныштыра)

Ал.бар.

Бәйгечеләрне бәһалар өчен жюри сайларга кирәк.     Без конкурсларга гадел, дөрөс бәһалар куерга       Булат Фәнис улын, Венера Раиль кызын, 11нче                класс укучылары Луиза һәм Лилияне жюри                составына тәкъдим итәбез.

Ал.бар. Беренче бәйгебез: “Ак алъяпкыч билләрдә” дип                атала.

       Егет, кызларны сынап карыйк

Аш-су өлкәсендә.

Аларга көч биреп торыйк

Тәмле ашлар пешкәндә.

Сезгә командалар борщ һәм рассольникны дөрес сайланган азык-төлекләр белән пешерергә кирәк.

Ал.бар.Икенче бәйгебез “Өй җыештыру”.

Матурлар безнең кызлар

Данлы эшләре белән.

Егетләр дә калышмыйлар

Эш рәтен белә алар.

(Идәнгә сибелгән шарларны себерке һәм соскыч ярдәмендә тартмага җыеп тутырырга кирәк. Кем кубрәк шарлар җыя, шул җиңүче.)

Ал.бар. Чираттагы бәйгебез “Исемнәр беләбезме?” дип атала.

Кеше исеме-гомерлеккә бит ул.

Әти-әни кебек бердән бер.

Исем бетә икән, җисем бетә,

Башны кисү белән ул бер.

Кызлар “ат” иҗеге кергән малайлар исеме, егетләр “ли” иҗеге кергән кызлар исемен уйлап яза. Кайсы команда күбрәк исемнәр белә, шул җиңүче.

Командалар биремне үтәгәнче тамашачылар өчен музыкаль тәнәфес.

Ал.бар. Бәйгебез “Кирәкле булыр әле?” дип атала.

Кул эшенә осталыкны

Сынарга вакыт җитте.

Кадак кагыйк чүкеч тотып,

Өзелеп төймә төште.

Ал.бар. Куллар кысып

Сәлам биреп,

Дуслар гадел алышка,

Чыксын әле уртага

Капитаннар ярышка.

Капитаннарны ярыштырып алыйк.

Бирелгән сорауларга кем беренче җавап бирә, шуңа очко.

1.Римны коткаручы кошлар? (казлар)

2.Ач корсакта улый торган ерткыч җанвар? (бүре)

3.Винтлы очучы аппарат? (вертолет)

4.Кирәкле мәгълүмәт алу өчен пленга алынган кеше? (тел)

5.Кызлар исеме кушылган хәрби корал? (Катюша)

6.Жирафның кайсы аяклары озын-алгысымы,әллә арткымы?(тигез)

7.Кипкән виноград нәрсә ул? (йөзем)

8.Билетсыз пассажир? (куян)

9.Самолетның тәгәрмәчләре ничек атала? (шасси)

10. Ертыктан көлүче нәрсә? (тишек).

Ал.бар. Командаларның өй эшләрен тикшереп алыйк.                  Егетләр “Җиде кыз” биюен өйрәнергә тиеш иде.                  Сезне сәхнәгә чакырабыз.

Ал.бар. Кызлар маршировка белән хәрби җыр өйрәнергә                  тиеш иде. Хәзер сүзне сезгә бирәбез.

Ал.бар. Ә хәзер комплиментлар әйтешик. Егетләр кызларга,               кызлар егетләргә матур сыйфатлар бирсен.               Командалар биремне үтәгән арада, тамашачыларга               әзерләгән кызыклы сорауларга күчик.

1.Аны әниләр ясый. Ул бөтен өйдә дә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була. Әниләр аның белән уйнамаска куша. Шаян балалар аның белән сугыша да әле. (мендәр)

2.Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели. Ул кайберәүләр-дә бар, кайберәүләрдә юк. Ул булмаса кызлар, апалар борчыла. Аны булдыру өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. (фигура)

3.Ул элек чит илләрдә генә иде. Аны газеталарда басалар, телевизордан күрсәтәләр, радиодан әйтәләр. Кинофильм карый башлагач, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (реклама)

4.Ул үзе бик кирәкле әйбер. Ике колагы, бер борыны бар. Бик матур итеп бизәлгәннәре дә була. Аны бигерәк тә әбиләр, бабайлар ярата. Ул өстәлнең бизәге. (самовар)

5.Аны камыр белән иттән ясыйлар. Башта зур җәймә җәяләр, аннары кечкенә түгәрәкләр кисәләр. Ясаганда саныйлар. Төрле тәмләткечләр белән ашыйлар. (пилмән)

6.Аны һәр бала ярата. Әти-әнисеннән алдыра. Аның мөгезе бар. Зур да, кечкенә дә була. (велосипед)

7.Ул төрле була: зур, уртача, кечкенә. Хуҗалыкта көн дә кирәкле. Ул аерым профессия кешеләренең кулыннан да төшми. Ул әле сарыкныкы да, тимерченеке дә була. (кайчы)

Ал.бар . Сәламәтлек – зур байлык бит,

Хәрәкәттә – бәрәкәт.

Спорт белән шөгыльләнү-

Җанга – ял, тәнгә сихәт.

Ә хәзер инде спорт уеннарында бәйгечеләрне сыныйк.

Беренче бирем ракеткада туп йөртү.

Ал.бар. Икенче бирем клюшка ярдәмендә тупны тиешле капкага кертү.

Ал.бар. Җитезлектә сынашыйк. Таякка җеп чорнарга кирәк. Кемнең эше сыйфатлы һәм күләмле, шул җиңә.

Ал.бар. Командалардан икешәр уенчы чакырыла. Сезнең              берегезгә бәйләнгән күзләр белән иптәшегезгә              каптырылган каптыргычларны тиз арада җыеп              алырга кирәк. Кемнең каптыргычлары күбрәк, очко              аңа.

Ал.бар. Уенчыларыбыз өчен Блиц-турнир. Сорауларга тиз               арада җавап бирергә кирәк. Һәр командага 10 сорау               әзерләнде.

1.Корабльдә ашнакчы. (кок)

2.Ясалма чәч ничек атала? (парик)

3.Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)

4.Нинди сорауга бервакытта да әйе дип җавап биреп булмый? (йоклыйсыңмы)

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6.Сүзнең нинди өлешен җирдә табырга мөмкин? (тамыр)

7.Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)

8.Компотка нинди нота артык? (соль)

9.Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)

10.Күлмәкнең әберкәсе. (волан)

Ал.бар. Икенче командага сорауларыбыз:

1.Ялгыз гына ашалмый,аннан башка аш бармый. (тоз)

2.Кешегә иң якын әйбер. (күлмәк)

3.Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмәгәнгә)

4.Жиңе булмаган кызлар күлмәге. (сарафан)

5.Нинди шәһәр оча? (Орел)

6.Һәркемдә дә бар. (исем)

7.Күңелсезгә – юаныч, күңеллегә – куаныч. (җыр)

8.Американы кем ачкан? (Христофор Колумб)

9.Атырга командасы. (пли, огонь, ут)

10.Нинди кошлар кычкырып оча? (төркем булып очканы)

Ал.бар . Бәйгебезгә йомгак ясалганчы күңелле җыр тыңлап                үтик.

Жюри әйтер, сүз бирәбез.

Кем беренче урында?

(Жюри йомгак ясый, уенчыларга бүләкләр тапшырыла).

Ал.бар. Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Ал.бар. Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, язган булса

Гөрләшербез кабат җыелып.

Кызларыбызга, егетләребезгә безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Ал.бар.Теләмәсәк тә килеп житте

Хушлашу минутлары.

Киләсе очрашканга тиклем

Сау булыгыз, дусларым!

Ягез,эле кызлар! 8 март бэйрэменэ .

— Саумысыз,кадерле укытучылар.УКУЧЫЛАР,кунаклар!.! . Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер,елмаеп балкыган кояш матурлыгы,укуыгызда зурдан – зур уңышлар телибез.

Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә «Ягез әле, кызлар!» дип атала .

Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (кызлар чыга).(Музыка)

— Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп житте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.

Сезнен алдыгызда берсеннэн берсе гузэл,сойкемле,акыллы,назлы кызлар.Эйдэгез алар белэн якынрак танышып китик.Конкурснын беренче шарты-узен белэн таныштыру.

—Кызлар бик матур чыгыш ясадылар. Р эхмэт.

Бу шигырьне ——-кызлрга багышлый.

Эх замана сылулары,кызларнын кыюлары

Кузлэреннэн очкын сибеп Елмаеп колулэре

Их атлап китулэре

Оздереп биюлэре кунеллэрне аллы голле

Хислэргэ торулэре.

Э Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

            Батырлар алга чыксын      

            Һәр сылу кыз осталыгын,

            Зирәклеген, тапкырлыгын,

            Булганлыгын танытсын.

конкурсларга кучэбез. “Тәлинкәдә нәрсә?” конкурсы. Командалардан 1әр кыз чакырыла. Күзен бәйләгән килеш ул тәлинкәләргә салынган он, шикәр комы, дөге, карабодай, тары, тозны кул белән генә капшап нәрсә икәнен белергә тиеш.

(конц номер)

-ярышны дәвам итәбез. Кунак булып кайсы гына утырмага барсалар да, кызларыбызның кул эшләре йөзне кызартырлык түгел. Ягез әле кызлар күз нурларыгызны, күңел жылыгызны кушып шушы эйберлэрдэн берэр бизэнгеч(браслет или тоймэ) эшлэгез.2 кыз .

Э бу вакытта кызларны котлап —-чыгыш ясыйлар.

Бэйрэмебезне бию белән дәвам итэбез. «Жиңел сөякле, коштай очып кына йөри, аяклары жиргә тими»- диләр биюче турында.

Биюченең итәкләре

Бии -бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии –бии остара.

Э хэзер сезнен алда кызлар башкаруында бию.

Конкурс “Интеллектуаллар” Командаларга сорау бирелә. Бер дөрес җавап өчен 1 балл.

1.Һәркемдә дә бар. (исем)

2. Күңелсезгә — юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (тоз)

4. Үзе су, үзе каты. (боз).

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6. Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)

7. Нинди савыттан эчеп булмый. (буш)

8. Сыер ни өчен ята? (утыра белмәгәндә)

9. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

10. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? ( утыртып булмаганга)

11. Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый. (өстәлне)

12. Күлмәкне урталай яргач, нәрсә була. ( күл+мәк)

13. Ак кыныдыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (йолдыз)

14. Казанның уртасында ни бар? (з авазы)

(конц ном)

-Тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас безнең халыкка. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз. Сезгэ ике ситуация.1) К е ше белэн тулы ав тобуста сезнен ор-яна блузкагызга кемдер томат согы тукте.Сез нихэл итэсез?К кинэшлэшеп 1 жавап бирэ.2)Сезнен туфлиегызнын укчэсе тоште ,барасы жир бик ерак.

(стих Азамат .Татар кызы…Бу исемдә

Күпме тылсым, күпме сер!

Нечкә билле бу сылуга

Сокланып син бакчы бер!

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап-гади сүзләрендә

Тал чыбыгы кебек нечкә билле,

Яз кояшы кебек сөйкемле.

Дөньяларда иң-иң гүзәл зат та,

Татар кызы гына шикелле

Э хэзер художниклар ярышы.Бодай бортеклэреннэн 8 мартка рэсем ясарга.( конц)

-Килэсе конкурс.”Буш суыткыч “ дип атала.Шушы суз тезмэсенэ ке ргэн хэрефлэрне остэп ризык исемнэре язарга.татарча сузлэр булса бигрэк тэ хуплы булыр иде.2шэр кыз.кем тизрэк?

-Э хэзер ой эшен тикшерэбез.Кызларга кара каршы эйтер очен такмаклар эзерлэргэ кушылган иде.

— Стих Күзләреңнең каралыгын

         Шомыртлардан алдың мәллә?

         Су буенда  гына үскән

         Зифа талдай синең гәүдәң.

         Үкчәләрең җырын тыңлап,

         Хыялларга бирелеп китәм

Әй, син, горур татар кызы,

         Кем бар синдәй бүтән

-Аш-су олкэсендэ дэ бер конкурс кирэктер.Булган ризыклардан тиз салат эшлэргэ.

-Кызлар салат эзерлэгэн вакытта ярыш-сэнгэтле шигырь укучылар .

“Икеле алмадым “,дип

Кайтты да ул мактанды.

Бик куанды энисе,этисе бик шатланды.

Лэкин шатлык бик тиз утте.

Кайгы минуты.

Малайнын кузен каплады

Кара хурлык болыты.

Кондэлеген карадылар

Мактану-ялган иде

Малай актыгы ул конне

3 берле алган иде.

Хормэтле кызлар,э хэзер “сорауларга- жавап “ дигэн бэйге.1.нэрсэ ул бэхет?

2.килэчэктэ кем булырга телисен,ни очен?

3.сезнен очен бу тормышта кем олге булып тора?

4.яраткан шогелегез турында сойлэргэ

5.мэктэп тормышында нэрсэ ошый?

6.якын дустыгыз турында сойлэргэ.

— килэсе бэйге «Артистлар” дип атала. төрле ситуацияләр күрсәтергә:

Сезне эт тешләде.Бармагыгыз ишеккә кысылды.Сез карбыз ашыйсыз.Энәгә утырдыгыз.Туңдырма ашыйсыз.Әминәне бии-бии сөйләргә. . Кичәбез бик күңелле узды. Кызларыбыз уңганнар да, тапкырлар да, тырышлар да икән. Алар арасыннан җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмас, дип уйлыйм. Сезне тагын бер тапкыр яз бәйрәме – Халык – ара хатын – кызлар көне белән тәбрик итәбез. Ә хәзер конкурсны йомгаклау өчен сүз жюрига бирелә.

Жюри…

Раздел Воспитательная работа
Класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата 28.01.2016
Формат doc
Изображения Есть

Поделитесь с коллегами:

Алып баручы 1. Язлар җитте, исә бар табигать

Кояш нурларына күмелә

Яфраклардан таңда чыклар тама,

Сиреньнәрдән хуш ис сибелә.

Алып баручы 2. Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!

Кем сөенмәс күреп яз ямен!

Иң зур бәхет — дуслык, тынычлыкта

Каршы алу язлар бәйрәмен!

Алып баручы 1. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, килгән кунаклар!

Алып баручы 2. Көннең яктылыгы — кояшта, күкнең матурлыгы — йолдызларда, җирнең гүзәллеге — хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!

Алып баручы 1. Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүзне _____________________________________________________________ бирәбез.

Алып баручы 2. Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә «Ягез әле, кызлар!» дип атала.

Әйдәгез хөрмәтле дуслар, кул чабып, кызларыбызны бирегә чакырыйк.

Музыка астында 5А, 5Б, 6, 7, 8, 9 класслардан 4 әр кыз үз өстәлләренә чыгып утыралар. Өстәл өстендә чәчәкләр белән ваза, һәм кызларның кул эшләреннән күргәзмәлелекләр куелган.

Алып баручы 1. Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра (жюри әгъзалары белән таныштыру)

Алып баручы 2. Биредәге кызларның иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә. Ә хәзер командалар белән танышу өчен кызларның үзләренә сүзне бирик.

Һәр класс үзенең командасы белән таныштыра. Таныштыруны оештыру классның үзеннән тора, вакыты чикләнмәгән.

Алып баручы 1.

Хатын-кызлар кулы нинди була?

Ай янамы, йолдыз калкамы —

Ул кулларда язын — чәчәк исе,

Җәен — икмәк, кышын — кар тәме.

Алып баручы 2. Алдагы конкурсыбызны башлыйбыз. Кичәдә катнашучыларга өйдә кул эшләре, җиләк-җимешләрдән карвинг эшләп килергә кушылган иде. Хәзер безнең кызларыбыз аларны жюрига тәкъдим итә.

Алып баручы 1. Кызларыбызны котлау өчен сүзне 9 класс егетләренә бирәбез. Концерт номерлары барган арада кызларыбыз «Язгы мода — 2016» бәйгесенә әзерләнә торалар.

Алып баручы 2.

Кем сокланмас шушы күзәллеккә!

Кем сөенмәс күреп яз ямен!

Иң зур бәхет-дуслык,тынычлыкта-

Каршы алу язлар бәйрәмен!

Алып баручы 1. Пучы авылы мәктәп укучыларының 2016 нчы елның язгы модасын тәкъдим итү өчен сүзне кызларыбызга бирәбез. Рәхим итегез!

Алып баручы 2. Кызларыбызны котлау өчен сүзне 8 класс егетләренә бирәбез. Котлау вакытында командаларыбыз Оста хуҗабикә бәйгесенә сәдәф тагу, бәрәңге чистарту өчен берешәр кеше, ә иң матур прическа ясау өчен 2 кешене сайлый тора.

Алып баручы 1.

Жир шарының ак бәхете өчен

Яратылган жәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте — сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз.

Алып баручы 2. Кызларыбыз арасында Оста хуҗабикә бәйгесен башлыйбыз.

Сәдәф тагучы кызларбыз биредә ярышачак, бәрәңге әрчүче кызларыбыз әлеге өстәл янына киләчәк, прическа ясаучылар уртада торучы урындыклар янына киләләр. Эшләрен тәмамлаган кызлар жюрига тапшыралар. Жюри әгъзалары җитезлеккә, эшнең үтәлешенә, прическаның катлаулыгына, матурлыгына игътибар итәләр.

Алып баручы 1. Кызларыбызны котлау өчен сүзне 7 класс егетләренә бирәбез. Кызларыбыз алдагы бәйге курчак төреп, бишек җыры көйләп йоклату өчен әзерләнә торалар.

Алып баручы 2.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Алып баручы 1. Кызларыбыз белән курчак төреп, йоклату бәйгесен башлыйбыз. Кемнең бәбие дөрес итеп төрелер, матур бишек көйләрен тыңлап йоклар икән.

Алып баручы 2. Кызларыбызны котлау өчен сүз 6 класс егетләренә бирелә.

Алып баручы 1. Хәзер командаларның яз турында әзерләп алып килгән сынмашларын тыңлап үтәбез. Командалар башлый, тамашачылар ахырын дәвам итәләр. Кайсы команда җанатары сынамышны дөрес итеп дәвам итә, шул команда кызларына очко языла.

Алып баручы 2. Кызларыбызны котлау өчен сүзне 5Б классы егетләренә бирәбез.

Алып баручы 1. Безнең инде соңгы конкурсыбыз, командирлар ярышына якынлаштык. Һәр командадан командирлар чакырыла. Безнең кулдагы карточкаларны алып, шул хәрефкә башланган 10 татар кызы исемен әйтергә.

Алып баручы 2. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада кызларыбызны котлау өчен сүзне 5А классы егетләренә бирәбез.

Алып баручы 1. Командаларны бирегә чакырабыз. Конкурсны йомгаклау өчен сүзне жюрига бирәбез.

Алып баручы 2. Хөрмәтле укытучы апалар, кадерле укучы кызлар, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме-8март-Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйбыз!

Алып баручы 1. Язгы гөрләвек сезгә эшегездә, укуыгызда, тормышыгызда бәхет-куаныч, саулык -сәламәтлек, бәхетле, шатлыклы көннәр алып килсен!

Алып баручы 2. Язгы бөреләр белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын. Мөлаемнар, сизгерләр, уңган-булганнар, рәхимле — сөйкемлеләр дигән, ягымлы сүзләр күбрәк әйтелсен!

Алып баручы 1.

Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын!

Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын!

Татарстан Ремпубликасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

8 нче мартка багышланган кичә

Сценарий внеклассного мероприятия Ягез әле, кызлар!

Сценарий внеклассного мероприятия Ягез әле, кызлар!

2016 ел

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческие праздники шотландии
  • Языческие праздники русского народа
  • Ягез ?ле егетл?р кич?сен? сценарий
  • Языческие праздники что это такое
  • Языческие праздники россиян