Ягез ?ле ?нил?р конкурсы сценарий

Сценарий праздника-конкурса "А ну-ка, девушки!" (на татарском языке)

Ягез әле, кызлар!

1 Алып баручы:

 Кырлар әле кардан арынмаган

Тик яз инде якын, бик якын

Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да

Язлар чыгар җәеп канатын.

 2 Алып баручы:

Аксакал кыш инде озак тормас

Гомере узган, китәр дөньядан

Шаулап, гөрләп кышны алыштырып

Язлар килә җиргә яңадан

  1 Алып баручы:

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.           Хор: «Яз килә»

 Бүген безнең  мәктәптә зур бәйрәм -8 Март, Хатын-кызлар көне, Әниләр бәйрәме. Кадерле Хатын-кызларларыбыз, әниләребез! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!

2 Алып баручы:

 Сүнәр иде тормыш

Син булмасаң әгәр дөньяда

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

        1.Адәм генә түгел, галәм бүген

        Уйлый кебек синең турында:

         Кеше заты династиясенең

        Киләчәге синең кулында.

2.Йөзләреңне керсез хисләр белән,

Изгелегең белән балкытып,

“И, җаным”, дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

        1.Бүтән көндә сезне хөрмәтләүдә

Ир-атлар бераз талымсыз.

Бүген исә, рыцарь егетләрчә

Кулларыңны үбеп сәлам бирә

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз!!!

Балалар сөйли:

1 у. Нигә бүген бөтен җирдә,

     Чәчәкләр балкый бездә.

      Нигә кояш көлеп карый,

      Беләбез һәммәбез дә.

2 у. Бүген әниләр бәйрәме,

      Бүген җирдә тантана.

      Кояш шуңа көлә бүген,

       Гөлләр шуңа шатлана.

3 у.  Әниләрнең бәйрәменә

       Куана шулай алар.

       Әниләрне котлый бүген

       Җирдә барлык балалар.

4 у.  Син, әнием, минем өчен

       Бу дөньяда бер генә.

       Елмайганда йөзләреңнән

        Бар өйгә нур бөркелә.

5 у.  Иң кадерле кешебез син,

       Сөекле әниебез.

       Син булганга, без бәхетле

        Тыныч, рәхәт яшибез.

6 у.  Күмәкләшеп, барыбыз бергә

       Җырлап алыйк, әйдәле.

       Котлы булсын! Гөрләп торсын,

       Әниләрнең бәйрәме.

Хор: “ Әнием бәйрәме”.

7 у. “ Әни” дип ачыла безнең тел,

      Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел.

      Әни өйдә булса, бик рәхәт

      Әйтәбез сиңа: Мең рәхмәт!

8 у. Әни киңәшләләре көч, дәрт өсти

       Илһам бирә миңа яшәргә.

       Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын

        “ Әни” диеп аңа дәшәргә.

9 у Синнән үрнәк алам һәрчак,

       Әнием, рәхмәт сиңа.

       Сәламәт бул, бәхет телим.

       Миннән теләк шул сиңа.

10 у. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

      Урын алсын йөрәк түрендә.

      Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

      Юлдаш булсын сезгә гомерг

11 у. Әни бит ул-изге кеше,

      Изгеләрнең изгесе.

      Аннан башка тормыш бармый,

      Әни- тормыш көзгесе.

    12 у. Гел шулай нур сибеп

      Яшә син, әнием!

      Исәнлек, саулык сорап

      Дога кылам,

      Әниемнән аермасын

      Берүк ходам!

1 Алып баручы: Хөрмәтле әниләр!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
 2 Алып баручы: 
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.

Хор: “ Әниемә”.

1 Алып баручы: Бүген безнең әниләр бәйрәме генә түгел, кызлар бәйрәме дә. Безнең мәктәптә да иң акыллы, иң матур, иң уңган, иң булган кызлар укый. Һәм бүгенге кичәбезне гүзел һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала.

 2 Алып баручы:  Бүгеңге бәйгедә  5-6нчы сыйныф кызлары һәм аларның  әниләре  катнашачак. Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып, кызларыбызны, әниләребезне бирегә чакырыйк. (Музыка астында сә кызлар чыгалар.)

1 Алып баручы:

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

            Батырлар алга чыксын      

            Һәр сылу кыз осталыгын,

            Зирәклеген, тапкырлыгын,

            Булганлыгын танытсын.

2 Алып баручы:

 Ә хәзер була КВН
Гаҗәп күңелле уен.
Кызларыбыз көч сынаша
Әниләр белән бүген.

        
Бүгеңге бәйгедә 2 команда катнаша:

_1 команда: Гөлназ, Ләйсән,Альбина, Юлия  һәм аларның әниләре;

__2 команда: Зөлфия, Зәлинә, Алина, Зилә һәм аларның әниләре;

Программа белән таныштыру:
1) Танышу, исем сайлау.
2) Тапкырлыкка бәйге (Мәкальләрне дәвам итү, табышмаклар)
3) “Уңган хуҗабикә” бәйгесе
.(Сәдәф тагу,Табын бизәү,Хуҗабикәләр бәйгесе.)

4)  Эстафеталар
5)  Артистизм (пантомима)

6)   Мода
7)  Прическа
8) Бию конкурсы, попури
Ярыш барышы.
1.Танышу
Командалар үзләре белән таныштыралар, сәламлиләр.

2. Тапкырлыкка бәйге. (1 -мәкальләрне дәвам итү, 2- табышмакларның җавапларын табу.)

Алып баручы:
Тапкырларга, зирәкләргә
Бездә урын түрдән
Кайда? Нәрсә? Кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.

Мәкальләрне дәвам итү: 

1 командага:
а)Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен….(һаман бала)
б)Ана балага авызыннан….(өзеп каптыра)
в)Ана күңеле балада…(бала күңеле далада)
г)Ата- анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә…(игелек күрмәс)

2 командага:
а)Ата-анасын хурлаган,
Үзен …..( хурлаган булыр)
б)Ачтан үлсәң дә,
Ата-аналарыңны …(ташлама)
в)Аю да баласын аппагым, ди
Керпе дә баласын…(йомшагым, ди)
г)Тән биргән дә ана,
Җан биргән дә ана,…(тел биргән дә ана)


Табышмакларның җавапларын табу.

1 командага сораулар:

1) Үзе миңа көлә, үзе мине күрми.( көзге)

2) Булмаган җире сирәк,

    Үзе һәрвакыт кирәк.( су)

3) Ике күрше бер-берсен күрергә теләсә дә, күрә алмый.( күзләр)

4) Тәнендә — мунча,

    Борынында- рәшәткә.

    Аркасында- бер кул.( чәйнек)

5) Үскәндә яфрагын ашыйлар,

   Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.( суган)

6) Урамда бар, кырда юк
    Мунчада бар,өйдә юк(у һәм н авазлары)
7) Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? ( авыз)

2 командага сораулар:

1) Суда нинди таш булмый? ( коры).

2)Син туктасаң туктый,
   Син барсаң бара.
   Нәрсә ул? Уйлап кара?(күләгә)
3)Вак кынадыр үзләре,
  Ялтырыйдыр күзләре,

   Бу ни була, эзләче? (йолдызлар)
4) Тугай кайчан сайрый?(р авазы өстәсәң)
5)Кара диңгезгә төшкән таш нишли?(юешләнә)

6) Агач башында йорты,

   Эчендә яши җырчы.( сыерчык)

7) Колагы бар, башы юк, ашамаган ашы юк. (миски, кәстрюль)3. Уңган хуҗабикә бәйгесе. (3 турдан тора)

1 тур. Сәдәф тагу.

 “ Уңган кеше уяну белән сикереп тора”,-диелгән мәкальдә. Хәзер без командаларның уңганлыгын тикшерәбез. Безнең татар кызлары бишектән төшүгә үк һөнәргә өйрәнгән: җеп тә эрләгән, йомгак та ураган, тегә дә, чигә дә белгән. Безнең кызларыбыз булдырамы икән шуны? Ягез әле, кем җитезрәк икән? Ике команда да төймә тага. Кем тиз, матур тагып бетерәчәк. (16  төймә, 2 энә,энәлек савыты, кәтүк, тукыма , 2 кайчы)

2 тур. Табын бизәү.

Татар халкы борын – борыннан бик кунакчыл. Ул кунакларны еш җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрешә, аның табыны мул, ризыклары да күп төрле була. Хәзер кызларыбыз кунак өстәле хәзерләү осталыгын күрсәтерләр.(салфеткалар, пешкән йомыркалар, пычаклар, поднос яки табак, яшелчәләр, такталар)

Бирем:

  1. Салфетка әзерләү.
  2. Пешкән йомыркадан  бизәк ясарга
  3. Яшелчәләрдән, фруктлардан  чәчәкләр,  бизәкләр ясарга

Музыкаль пауза:_______________________________________________________

 Алып баручы: 

Тыйнак та син,

Тырыш та син,

Батыр да син,

Матур да син

Киң күңелле татар кызы.

Кояштан да иртә торып

Җиң сызганып

Зур эшләргә тотынасың

Оҗмах кызы.

3 тур. Хуҗабикәләр бәйгесе. (Хуҗабикә киемен киеп) Кызларыбыз, әниләребез чыннан да уңган һәм булган. Алар сезгә үзләре әзерләгән ризыклар тәкъдим итәчәкләр. Рәхим итегез! (Залда  утыручыларга  авыз иттереп, жюрига тапшыралар) 

Музыкаль пауза:_____________________________________________________________


4. Эстафеталар.

  • кызлар өчен: фитнес тубында сикереп йөрү (ике туп)
  • әниләр өчен:  обруч белән йөгерү (ике обруч)
  • Бергә: “Кенгуру”,
  • “Змейка”
  • Кадак кагарга (ике чүкеч, 16 кадак, ике такта)


( Жюри бәя бирә, 1,2,3,4 бәйгеләренә нәтиҗә ясый).

5. Артистизм (пантомима)

Кызларга: ___________________________________________

                  ___________________________________________

                  ___________________________________________

Әниләргә:  ___________________________________________

                   ___________________________________________

                   ___________________________________________

6.Мода.  Алдагы  бирем модага кагылышлы. Хәзерге мода бит күп төрле. Кызлар, сез хәзер үткән яки киләчәк заман  модасын тасвирлап күрсәтерсез. (Соңыннан әниләрегез сез тасвирлаган модага кыскача аңлатма бирер. Модагызның исеме дә булырга тиеш).

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада сезгә үзенең җырын бүләк итә:

Музыкаль пауза:_____________________________________________________________

7. Причёска ясау. Күрәсезме, безнең һәр кызларыбыз нинди чибәр, чәчләре озын, матур. Алар аны үзләре матур итеп ясап куя куя белә. Ә менә әниләре бу эшне ничек башкара икән? Әйдәгез, хәзер әниләр кызларына причёска ясап күрсәтсеннәр әле. (тарак, чәч бизәү әйберләре, төрле заколкалар һ.б.)

Тамашачылар белән уен: (сорау — җавап)

1. Хатын-кызлар исемнәре  белән аталган, исеме кергән  җырларны әйтегез (татарча: “Миләүшә”, “Рәйхан”,”Гөлҗамал”, “Сәрвиназ”, “Нурия”, “Мәдинәкәй, “Гүзәлия җыры”, “Диләфрүз”, “Гөлнара”; русча: )

2. Кулсыз- аяксыз, тәрәзә кага? (җил)

3. Эри авызга капкач? (шикәр, конфет)

4. Үзе су, үзе каты (Боз)

5. Нәрсә ул моң? (Көй)

6. Сумка тотып керәләр, белем төяп чыгалар? (Мәктәп)

7. Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

8. Көн белән төн нәрсә белән тәмамлана? (Н хәрефенә)

9. Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә тиеш? (Бөгелмә)

10. Суда нинди таш булмый (Коры)

11. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (Күләгәсен)

12. Битне-кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата? (Битяулык)

13. Боргалана, әйләнә, күздән шәлгә әйләнә? (Йомгак)

Командалар ПРИЧЕСКАларын күсәтәләр (музыка________________)

8. Биюгә осталыкны тикшерү.

Бию көйләрен ишетсә

Кызлар биеми калмас.

Уйнап торган читекләрдән

Егетләр күзен алмас.

        Егетләрнең күңелләрен биеп уят,

        Биюеңнән бар дөньяга шатлык тарат.

        Шат музыка яңгырасын бөтен җирдә,

        Тартынмыйча  чык уртага, бие әйдә!!!

Бию – попури:

1.Татарча, Барыня, Кан-кан,

2.Чегәнчә, Ламбада, Танго

3. Заманча, Танец веселых утят, Лезгинга

4._________________________________

Алып баручы:

Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз.

Кадерле әниләр! Бу бербөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын,бер-берегезне бер сүздән,бер караштан аңлап,бәхет сәгадәттә яшәргә язсын. Безнең бәйрәмебез ахырына якынлаша.

Жюри 5,6,7,8 бәйгеләренә нәтиҗә чыгарган арада

9 сыйныф кызлары үзлзрнең биюләрен бүләк итә.

Музыкаль  пауза:___________________________________________________

 А.б.Барлык әниләрне, кызларны тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз.Укуларында һәм тормышларында зур уңышларга ирешүләрен телибез.

                  Тагын бер кат һәммәгезгә

                  Чын күңелдән зур рәхмәт

                  Сигезенче мартны  котлап

                  Җырыбыз булсын бүләк.          Җыр: “Әнкәй” (Хисамиева Айсылу)

Алып баручы.

 Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы .

 Кем бар тагын синдәй бүтән?

  • дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

Әйдәгез, сүзне жюрига бирик.

 Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак икән?

Жюри рәисе сүз ала.Кызларга грамоталар, бүләкләр тапшырыла

Алып баручы. 

Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез. Бәйрәмебезнең икенче өлеше – ашханәдә дәвам итәчәк. Рәхим итегез!!!

Подробности

Автор: Азат Галиахметов

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4477

Рейтинг:   / 2

Балтач муниципаль районы
МБГБУ “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Ягез әле, әниләр

Галиәхмәтов Азат Мансурович I категорияле укытучы

2012нче ел

«Ягез әле, әниләр!»

  Залның бизәлеше: “Тормышның язы һәм чәчәге — хатын кызлар”, дип язылган плакат эленеп тора.

Музыка астында алып баручы чыга
А.Б. Исәнмесез хөрмәтле әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган әниләребезгә багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, әниләр!” дип атала. Әйдәгез, хөрмәтле дуслар, кул чабып, әниләребезне бирегә чакырыйк.
Музыка астында әниләр үз өстәлләренә чыгып утыралар.
А.б. Әниләрне командаларга бүлү өчен подностагы карточкаларны алырга тәкъдим итәм. Рәхим итегез!
Карточкалар артында 1 һәм 2саннары язылган.Һәр әни карточкалар ярдәмендә кайсы командада булуын ачыклый. Һәр команда үзенә исем сайлый.
А.Б. Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра.(жюри әгъзалары белән таныштыру)  Ә хәзер бүгенге матур бәйрәм белән әниләребезне котлап  җыр тыңлап китәрбез.
Җыр башкарыла
А.Б. Без бүген әниләребезнең уңганлыкларын, осталыкларын һәм җитезлекләрен тикшерербез. Ә хәзер уеныбызны башлыйк.

1нче конкурс.”Көтү куу”
А.б. Бу конкурс “Көтү куу” дип атала . Һәр командадан әниләр чиратлашып “абзарга” “көтүне куып” кертергә тиеш.
Һәр уенчы билгеләнгән арада кабартылган шарларны гимнастик таяклар ярдәмендә капкага алып барырга һәм кертергә тиеш.

2нче конкурс.”Өй эше”
А.Б. Әфәрин! Ә хәзер үзегезне укучылар дип күз алдына китерегез. Бу конкурс “Өй эше “ дип атала. Уенга икешәр әнине чакырабыз. Күз алдына китерегез, сез өй эшен хәзерләмәгәнсез,ә укытучы такта янына чакыра. Иптәшегез сезгә ярдәм итәргә ашыга. Рәхим итегез!
Һәр командадан берәр уенчы залның икенче башына баса. Икенче уенчыга дүртъюллык шигырь бирелә. Бу уенчы хәрәкәтләр ярдәмендә шигырьнең эчтәлеген аңлата. Беренче уенчы шигырьне белергә һәм сөйләргә тиеш. Кайсы команда белә, шул җиңүче була.

3нче конкурс.”Мәргән”
А.б. Бу конкурста әниләрнең төз ату осталыкларын тикшерербез. Конкурс “Мәргән” дип атала.
Һәр уенчы билгеләнгән араны йөгереп барып, баскетбол тубын кәрзингә атарга тиеш. Кайсы команда тупны күбрәк кертә, шул команда җиңүче була.

4нче конкурс. “Алфавит”
А.б. Бу уенда әниләребезнең тел осталыкларын тикшерербез. Сезгә алфавит тәртибендә балаларыгызда булган яки булдырырга теләгән уңай сыйфатларны язарга кирәк. Жюри сезнең тел байлыгыгызны һәм алфавитны белүегезне исәпкә алачак.
Һәр командага кәгазь һәм ручка бирелә. Кайсы команда тизрәк һәм күбрәк сүз яза, шул җиңүче була. Алфавитны белүләре исәпкә алына. Командалар биремне үтәгән арада җыр башкарыла.

5нче конкурс. “Йомгак”
А.б. Әниләребезгә җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Кем кул эшенә оста- рәхим итегез!
Һәр командадан икешәр уенчы чакырыла. Бер уенчы карандашка җеп чорнарга, ә икенче уенчы киресенчә сүтеп йомгакка чорнарга тиеш . Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына.

6нчы конкурс. “Кыргаяк”
А.б. Бу уеныбыз “Кыргаяк” дип атала. Сезгә бу уенда җитезлек күрсәтергә кирәк. Уенның тәртибе мондый- башта бер уенчы алда куелган кеглины әйләнеп килә. Икенче уенчы беренче уенчының биленә тотына. Аннан икәүләп әйләнеп киләләр. Өченче уенчы икенче уенчыга тотына-уен шулай дәвам итә. Барлык уенчылар катнашып беткәч, уен тәмамлана.
Залның икенче башына ике команда өчен дә бер генә кегли куела.

7нче конкурс. “Чемпион портреты”.
А.б. Һәрберегез спортны ярата, спортка битараф түгелдер. Телевидениедан көндәлек спортчыларыбыз белән танышып барасыздыр. Хәзер сез чемпионнарыбызның портретларын ясарга тиеш буласыз.
Һәр командага стенага бит беркетелгән. Уенчылар чиратлашып кеше фигурасының бер өлешен ясыйлар. Беренче уенчы баш өлешен(хоккеист), икенчесе гәүдә(биатлонист), өченчесе кул (теннесист), дүртенчесе аяк(футболист) өлешләрен ясыйлар. Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Рәсемнең сыйфаты исәпкә алына.

8нче конкурс. Капитаннар ярышы.
А.б.Бу уенга капитаннарны чакырабыз. Күз алдына китерегез, сез камыр ризыгы пешерергә җыенасыз. Ирегез кайтыр вакыт җитә ,ә камыр кабармый. Үзегез өреп кабартырдай буласыз. Ә хәзер уенга рәхим итегез.
Капитаннар шарны шартлаганчы өреп кабарталар. Кемнең шары беренче шартлый,шул җиңүче була.
А.б. Кадерле әниләр! Конкурс ахырына якынлаша. Ә хәзер жюри бәйгегә йомгак ясаган арада җыр тыңлап алыгыз.
Әниләргә багышлап җыр башкарыла.
А.б. Кадерле тамашачылар! Жюри бәйгегә йомгак ясады. Хәзер сүзне аларга бирик.
Жюри конкурс нәтиҗәләре белән таныштыра.
А.б. Хөрмәтле әниләр! Бәйгебез тәмам. Килүегезгә, бәйгедә катнашуыгызга зур рәхмәт! Алдагы тормышышызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.

У вас нет прав для создания комментариев.

Ягез әле, кызлар, егетләр!

(бәйге)

Ал.бар. Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә. Кояшлы көн телим бар кешегә Һәм иминлек телим илемә.

Ал.бар. Хәерле көн,димен,һәр кешегә, Хәерле көн телим гөлләргә. Сөйкемлелек телим яшь кызларга, Һәм сабырлык телим егетләргә.

Хәерле көн барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле егетләребез, кызларыбыз, укытучы абый-апалар, мәктәп хезмәткәрләре!

Ал.бар.Сезне Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март Халык-ара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, зур уңышлар һәм һәрвакыт күтәренке кәеф телибез.

Ал.бар.Ә сез беләсезме, ни өчен нәкъ 23нче февраль Ватанны саклаучылар көне дип атала?

1918 нче елның 23 нче февралендә Кызыл Армия төзелә һәм бу көн Кызыл Армия туган көне дип билгеләп үтелә башлый. СССР барлыкка килгәннән соң бу көнне Совет Армиясе көне дип үзгәртәләр, ә соңрак Кораллы көчләр һәм Хәрби-диңгез флоты көне. Ә хәзер 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көне. Һәрвакыт бу көн барлык ир-егетләребезнең бәйрәм көне булды. Кадерле егетләр, абыйлар! Барыгызның да көчле, батыр, кыю, Ватанның ышанычлы саклаучылары булуыгызны телибез.

Ал.бар. Ә 8 март — Халык-ара хатын кызлар көне. Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына кәнәгәтсезлек белдергән. Нәкъ 8 март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче Март рәсми төстә ял көне.       Кадерле кызларыбыз, апалар, сеңелләр! Яз кояшы кебек назлы, җылы, ягымлы, мөләем булып калыгыз!

Сезнең өчен жыр- бүләк.

Ал.бар.

Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Кызлар, егетләр арасында

Ярыш була белегез.

Ал.бар. Бәйрәмнәребез уңаеннан оештырылган бәйгене                 башлап җибәрергә һәм уенчыларыбыз белән                 таныштырырга рөхсәт итегез!

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез,зирәкме сез

Сыналырсыз җыр-моңда.

Ал.бар. Яратырбыз, алкышларыбыз

Хәер — фатиха бездән

Бүгенге бәйрәм бәйгесе

Җинү көтә бит сездән.

(командалар чыгып тезелә һәм үзләре белән таныштыра)

Ал.бар.

Бәйгечеләрне бәһалар өчен жюри сайларга кирәк.     Без конкурсларга гадел, дөрөс бәһалар куерга       Булат Фәнис улын, Венера Раиль кызын, 11нче                класс укучылары Луиза һәм Лилияне жюри                составына тәкъдим итәбез.

Ал.бар. Беренче бәйгебез: “Ак алъяпкыч билләрдә” дип                атала.

       Егет, кызларны сынап карыйк

Аш-су өлкәсендә.

Аларга көч биреп торыйк

Тәмле ашлар пешкәндә.

Сезгә командалар борщ һәм рассольникны дөрес сайланган азык-төлекләр белән пешерергә кирәк.

Ал.бар.Икенче бәйгебез “Өй җыештыру”.

Матурлар безнең кызлар

Данлы эшләре белән.

Егетләр дә калышмыйлар

Эш рәтен белә алар.

(Идәнгә сибелгән шарларны себерке һәм соскыч ярдәмендә тартмага җыеп тутырырга кирәк. Кем кубрәк шарлар җыя, шул җиңүче.)

Ал.бар. Чираттагы бәйгебез “Исемнәр беләбезме?” дип атала.

Кеше исеме-гомерлеккә бит ул.

Әти-әни кебек бердән бер.

Исем бетә икән, җисем бетә,

Башны кисү белән ул бер.

Кызлар “ат” иҗеге кергән малайлар исеме, егетләр “ли” иҗеге кергән кызлар исемен уйлап яза. Кайсы команда күбрәк исемнәр белә, шул җиңүче.

Командалар биремне үтәгәнче тамашачылар өчен музыкаль тәнәфес.

Ал.бар. Бәйгебез “Кирәкле булыр әле?” дип атала.

Кул эшенә осталыкны

Сынарга вакыт җитте.

Кадак кагыйк чүкеч тотып,

Өзелеп төймә төште.

Ал.бар. Куллар кысып

Сәлам биреп,

Дуслар гадел алышка,

Чыксын әле уртага

Капитаннар ярышка.

Капитаннарны ярыштырып алыйк.

Бирелгән сорауларга кем беренче җавап бирә, шуңа очко.

1.Римны коткаручы кошлар? (казлар)

2.Ач корсакта улый торган ерткыч җанвар? (бүре)

3.Винтлы очучы аппарат? (вертолет)

4.Кирәкле мәгълүмәт алу өчен пленга алынган кеше? (тел)

5.Кызлар исеме кушылган хәрби корал? (Катюша)

6.Жирафның кайсы аяклары озын-алгысымы,әллә арткымы?(тигез)

7.Кипкән виноград нәрсә ул? (йөзем)

8.Билетсыз пассажир? (куян)

9.Самолетның тәгәрмәчләре ничек атала? (шасси)

10. Ертыктан көлүче нәрсә? (тишек).

Ал.бар. Командаларның өй эшләрен тикшереп алыйк.                  Егетләр “Җиде кыз” биюен өйрәнергә тиеш иде.                  Сезне сәхнәгә чакырабыз.

Ал.бар. Кызлар маршировка белән хәрби җыр өйрәнергә                  тиеш иде. Хәзер сүзне сезгә бирәбез.

Ал.бар. Ә хәзер комплиментлар әйтешик. Егетләр кызларга,               кызлар егетләргә матур сыйфатлар бирсен.               Командалар биремне үтәгән арада, тамашачыларга               әзерләгән кызыклы сорауларга күчик.

1.Аны әниләр ясый. Ул бөтен өйдә дә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була. Әниләр аның белән уйнамаска куша. Шаян балалар аның белән сугыша да әле. (мендәр)

2.Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели. Ул кайберәүләр-дә бар, кайберәүләрдә юк. Ул булмаса кызлар, апалар борчыла. Аны булдыру өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. (фигура)

3.Ул элек чит илләрдә генә иде. Аны газеталарда басалар, телевизордан күрсәтәләр, радиодан әйтәләр. Кинофильм карый башлагач, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (реклама)

4.Ул үзе бик кирәкле әйбер. Ике колагы, бер борыны бар. Бик матур итеп бизәлгәннәре дә була. Аны бигерәк тә әбиләр, бабайлар ярата. Ул өстәлнең бизәге. (самовар)

5.Аны камыр белән иттән ясыйлар. Башта зур җәймә җәяләр, аннары кечкенә түгәрәкләр кисәләр. Ясаганда саныйлар. Төрле тәмләткечләр белән ашыйлар. (пилмән)

6.Аны һәр бала ярата. Әти-әнисеннән алдыра. Аның мөгезе бар. Зур да, кечкенә дә була. (велосипед)

7.Ул төрле була: зур, уртача, кечкенә. Хуҗалыкта көн дә кирәкле. Ул аерым профессия кешеләренең кулыннан да төшми. Ул әле сарыкныкы да, тимерченеке дә була. (кайчы)

Ал.бар . Сәламәтлек – зур байлык бит,

Хәрәкәттә – бәрәкәт.

Спорт белән шөгыльләнү-

Җанга – ял, тәнгә сихәт.

Ә хәзер инде спорт уеннарында бәйгечеләрне сыныйк.

Беренче бирем ракеткада туп йөртү.

Ал.бар. Икенче бирем клюшка ярдәмендә тупны тиешле капкага кертү.

Ал.бар. Җитезлектә сынашыйк. Таякка җеп чорнарга кирәк. Кемнең эше сыйфатлы һәм күләмле, шул җиңә.

Ал.бар. Командалардан икешәр уенчы чакырыла. Сезнең              берегезгә бәйләнгән күзләр белән иптәшегезгә              каптырылган каптыргычларны тиз арада җыеп              алырга кирәк. Кемнең каптыргычлары күбрәк, очко              аңа.

Ал.бар. Уенчыларыбыз өчен Блиц-турнир. Сорауларга тиз               арада җавап бирергә кирәк. Һәр командага 10 сорау               әзерләнде.

1.Корабльдә ашнакчы. (кок)

2.Ясалма чәч ничек атала? (парик)

3.Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)

4.Нинди сорауга бервакытта да әйе дип җавап биреп булмый? (йоклыйсыңмы)

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6.Сүзнең нинди өлешен җирдә табырга мөмкин? (тамыр)

7.Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)

8.Компотка нинди нота артык? (соль)

9.Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)

10.Күлмәкнең әберкәсе. (волан)

Ал.бар. Икенче командага сорауларыбыз:

1.Ялгыз гына ашалмый,аннан башка аш бармый. (тоз)

2.Кешегә иң якын әйбер. (күлмәк)

3.Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмәгәнгә)

4.Жиңе булмаган кызлар күлмәге. (сарафан)

5.Нинди шәһәр оча? (Орел)

6.Һәркемдә дә бар. (исем)

7.Күңелсезгә – юаныч, күңеллегә – куаныч. (җыр)

8.Американы кем ачкан? (Христофор Колумб)

9.Атырга командасы. (пли, огонь, ут)

10.Нинди кошлар кычкырып оча? (төркем булып очканы)

Ал.бар . Бәйгебезгә йомгак ясалганчы күңелле җыр тыңлап                үтик.

Жюри әйтер, сүз бирәбез.

Кем беренче урында?

(Жюри йомгак ясый, уенчыларга бүләкләр тапшырыла).

Ал.бар. Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Ал.бар. Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, язган булса

Гөрләшербез кабат җыелып.

Кызларыбызга, егетләребезгә безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Ал.бар.Теләмәсәк тә килеп житте

Хушлашу минутлары.

Киләсе очрашканга тиклем

Сау булыгыз, дусларым!

Ягез әле, кызлар!

Залга түбәндәге плакатлар эленгән:

Бүген була КВН-

Гаҗәп күңелле уен!

Кызларыбыз көч сынаша,

Менә була тамаша.

Без туган илебезне, туган телебезне һәм газиз аналарыбызны яратабыз”.

Яктылык-кояш янында, яхшылык-ана янында”.

Алдан өй эше бирелә.Командалар әти-әниләр турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар өйрәнергә, бер милли аш пешереп алып килергә, концерт номерлары әзерләргә тиешләр.

КВНда ике команда катнаша: әкрен генә “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый.

Алып баручы: Кадерле укытучылар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән яраткан бәйрәмебез- 8нче Март бәйрәменә багышланган КВНга җыелдык.

Бәйгебездә ике команда көч сынаша. Уенда бары тик эшкә уңган, тапкыр, матур,зирәк кызларыбыз гына катнаша.

Музыка яңгырый, сәхнәгә командалар чыга. Сәламләү өчен сүз бирелә.Бер-берсен сәламлиләр, девиз һәм җырлары белән таныштыралар.Капитаннар әзерләгән бүләкләрне хөкемдарларга тапшыралар.

Алып баручы: Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

Батырлар алга чыксын.

Һәр сылукай КВНда

Осталыгын,

Зирәклеген,

Уңганлыгын күрсәтсен.

Капитаннарга беренче бирем: әниләрне бәйрәм белән котлап текст язарга.

Икенче бирем: (ручка,кәгазьләр бирелә) ата-ана турында мәкальләр язарга. Кайсы команда билгеләнгән вакыт эчендә күбрәк мәкаль уйлар?

Алып баручы: “Кем тизрәк?” уены.(Һәр командадан берәр кеше курчак киендерә)

Алып баручы: Ә хәзер сезгә өй эшенә бирелгән иде, һәр командадан берәр концерт номеры әзерләргә диеп, шуларны башкарабыз.

Алып баручы: (Ручка,дәфтәр битләре бирелә) Нинди хатын-кыз композиторларны беләсез, исемлеген языгыз. (хөкемдарларга тапшырыла)

Алып баручы. Әниләргә багышланган җыр исемнәрен атагыз.(Мәсәлән, “Әниемнең җылы кочагы”(Ә.Бакиров көе, М.Мазунов сүзләре), “Әнием миләше” (Г.Сәйфуллин көе,М.Хөсәен сүзләре), “Балан” (татар халык көе, Х.Мөдәрисова сүзләре) , “Су буеннан әнкәй кайтып килә” (Л.Батыр-Болгари көе, М.Галиев сүзләре) һ.б.)

Алып баручы: Ә хәзер тасмадан җырлар тыңларсыз һәм җырларның исемнәрен дөрес итеп әйтергә кирәк булыр.(Тасмада җырның бер өлеше яңгырый )

Алып бапучы: Һәр командадан бер кеше кирәк булачак, алга чыгып, күзе бәйләнгән килеш кыз рәсеме ясый.

Алып баручы: Ә хәзер музыкаль тәнәфес ясап алырбыз, ул арада хөкемдарлар һәр ярышка аерым анализ ясап, нәтиҗә чыгарырлар. Тәнәфестән соң сүзне аларга бирербез.

Бию.

Алып баручы: хөкемдарлар рәхим итегез, сүз сезгә. (нәтиҗә ясыйлар)

Алып баручы: Киләсе биремебез мондый булыр. Ике командадан да берәр кеше алга чыга, буш шакмакларга берәр иҗек яза, анда биш кызлар исеме килеп чыгарга тиеш.

фи

Зөлфия,Әлфия,Нурфия,Әлфинур, Зөлфинур.

ли

Лилия,Гөлия,Галия, Алия, Зәлия.

Алып баручы. Ә хәзер җыр ярышы.Беренче команда нинди булса да бер җырны башлый һәм туктап кала, ә икенче команда беренче команданың җыры нинди хәрефтә туктап калган булса, шундый ук хәрефкә икенче җыр башкарырга тиеш. Мәсәлән, Гөлнарым-м- Мин сине шундый сагындым…

Алып баручы. Хатын-кыз язучыларны, шагыйрьләрне, җырчыларны атарга кирәк, чиратлап. Беренче команда башлый.

Алып баручы: Ә хәзер үзегез артист булып күрсәтегез инде. Һәр командага өй эше итеп скетч әзерләргә кушылган иде. Рәхим итегез.

Алып баручы. Мәкальләрне дәвам итегез. Беренче команда белмәсә, икенче команда әйтә һәм очко аларга языла.

1 команда.

Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен… (һаман бала).

2 команда.

Ана балага авызыннан… (өзеп каптыра).

1 команда.

Ана күңеле балада,… (бала күңеле далада).

2 команда.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә … (игелек күрмәс).

1 команда.

Ата-анасын хурлаган

Үзен … (хурлаган булыр).

2 команда.

Ачтан үлсәң дә,

Ата-анаңны …(ташлама).

1 команда.

Аю да баласын аппагым, ди,

Керпе дә баласын… (йомшагым, ди)

2 команда.

Тән биргән дә ана,

Җан биргән дә ана,… (тел биргән дә ана).

Алып баручы.Ә хәзер командалар үзләре алып килгән милли ризыкны һәм аны пешерү рецептын тәкъдим итәләр.

Музыкаль тәнәфес . Егетләр :”Эх,сез матур кызлар” җырын башкаралар.

Алып баручы. Ә хәзер хөкемдарларга сүз бирәбез. (нәтиҗә ясала, катнашучыларга һәм хөкемдарларга рәхмәт әйтелә).

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/40054-jagez-le-kyzlar

«ЯГЕЗ ӘЛЕ, ЕГЕТЛӘР!» бәйгесенә сценарий

 2.А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда һәм җәмәгать урыннарында ир затының тапкырлылыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә, ләкин шуңа карамастан, ир-заты тарафыннан, дорфалык һәм гөрбиянлек, тупаслык дигән кире сыйфатлар белән дә очрашырга насыйп. Кайчак, хәзерге ир-затлары романтика хисен бөтенләй югалткан кебек тоела, хатын-кызга игътибар күрсәтеп, аңа чәчәк бүләк итү, чын күңелдән ягымлылык һәм мәхәббәт белән язылган хатлар җибәрүне онытмадык микән?

 1.б. Безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» конкурсына әйтелгән сүзләрнең киресен исбатлау өчен менә дигән егетләр килде.

 2.А.б. Бүгенге кичәдә катнашучылар белән без сезне шатланып таныштырабыз. (Исем фамилияләрен әйтеп катнашучылар сәхнәгә чакырыла).

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

Һәр команда үзенең исеме һәм девизы белән таныштыра.

1 команда: исеме — Заман. Девиз- Заман белән бергә атлыйк, һәрчак яңа үрләр яулыйк.

2 команда:  исеме -Дуслык. Девиз – Дуслык белән көчле без.

 1 а.б. Менә без үзебезнең егетләр белән таныштык һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне үзебезнең гадел жюри белән таныштырып китәбез.

 2.а.б. Бер акыллы хатын-кыз болай дигән: «Һәрбер ир-затының өстенлеге аның тапкырлылыгында». Шуның өчен без иң беренче конкурсны, кайсы команданың тапкыррак икәнлеген белү ниятеннән башларбыз.

 Ә конкурсның шарты бик гади: сезнең һәркайсыгызга, бирелгән шаян сорауларга, оригиналь һәм дөрес җавап бирергә. Җюри катнашучыларны 1 балл очко белән бәяли. Шулай итеп, әйдәгез башлыйбыз.

Государственное бюджетное образовательное

учреждение «Ново — Кинерская школа-интернат

для детей с ограниченными возможностями здоровья»

Ибрагимова Гульнур Марсельевна

«Ягез әле, кызлар»

Максат:

  • Балаларда әниләренә карата мәхәббәт тәрбияләү, зирәклек, тапкырлык тәрбияләү;

  • Матур сөйләм телен үстерү;

  • Үзара ярдәмчеллек, үз фикерен әйтә белү осталыгы тәрбияләү.

А.б.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгыларны кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә — як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлеккә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкырсыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын – кыз!

Хәерле көн, хөрмәтле, тәрбиячеләр, укытучылар, кадерле әниләр, һәм кадерле балалар! Рөхсәт итегез, Сезне тагын бер кат узып барган язның беренче бәйрәме 8 март, халык – ара хатын кызлар көне белән котлап үтәргә. Яз сулышы гаиләләребезгә муллык, күңелләребезгә сабырлык, тәннәребезгә саулык алып килсен. АллаҺ Тәгалә безне үз рәхим- шәфкатеннән ташламасын, теләкләребезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләребез мул, аш-суларыбыз тәмле, көннәребез ямьле булсын, балаларыбызга укуларында уңышлар насыйп булсын.

Шушы уңайдан без сезгә “Ягез әле кызлар — йолдызлар” бәйгесен тәкьдим итәбез. Бәйгедә кечкенә төркемдәге кызларыбыз катнаша. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк әле. Менә ул безнең сылу кызларыбыз Эльвина, Лиана, Гөлчәчәк, Адилә, Мамак, Алла, Арина, Алисә.

Бу бәйгедә һәр кыз бала үзе өчен көрәшә һәм нинди дә булса номинацияга лаек булачак.

А.б.

Хәзер дуслар, көч сынашыйк,
Батырлар алга чыксын.
Һәр сылукай уенда осталыгын.
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын күрсәтә алсын.

Һәр уен танышудан башлана, шулай бит.

Бездә 1 бәйгебезне “Үзең белән таныштыр”

дип алдык.

Кызлар танышырга әзерләнәләр.

Ә без бүгенге ярышта хөкем карарын чыгаручы жюри әгъзәләре белән танышып үтик әле…

Кызлар сез әзермә? Башладык.

Әфәрин кызлар — йолдызлар, бик матур итеп үзегез белән таныштырдыгыз.

А.б.

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

2 бәйгегебез “Әниемә булышам” дип атала.

Без инде һәрберебездә әниләребезгә булышырга яратабыз, шулай бит! Менә шундый ситуция, иртән әнинең эшкә, ә сезнең мәктәпкә барасы бар, ә энеләрегезне балалар бакчасына илтәсе бар, аны киендерегә кирәк. Әниегезнең энегезне киендерергә вакыты юк. Сез бу очракта нишлисез? (кызлар җавап бирә) Бик дөрес, сез хәзер дөрес һәм матур итеп энеләрегезне киендерәсез. Башладык.

Әйдәгез карап китик әле, безнең кызларыбыз энеләрен дөрес киендерделәр микән? Әфәрин кызлар, бу бәйгедәдә тырыштыгыз.

Кызларыбыз әз генә ял итеп торсыннар, ә хәзер егетләребез башкаруында җыр тыңлап үтик: “Кызлар” дип атала.

Әфәрин егетләр, булдырдыгыз.

А.б.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән, илһам алам.

3 бәйгебез “Шигырь сөйләү” бәйгесе. Бу бәйгене мин өй эше итеп биргән идем.

Ә хәзер кызлар – йолдызларыбызның шигырь сөйләгәннәрен тыңлап үтәрбез.

Эльвина:

Йөзеңне шифалы

Яңгырлар югандыр,

Табигать, йөрәк дип

Кояшны куйгандыр.

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоялсын нәниең.

Лиана:

С Днем восьмого марта,
С праздником весенним!
Солнышко приносит
Звонкое веселье.
Пусть тепло настанет,
И уйдут морозы,
Пусть подарит нежность
Веточка мимозы!

Гөлчәчәк:

Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!

Кем сөенмәс күреп яз ямен!

Иң зур бәхет – дуслык, тынычлыкта

Каршы алу язлар бәйрәмен!

Бигрәк тә әни бәйрәмен!

Адилә:

Әнием-гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим,

8 нче март белән

Мамак:

Мама приласкает,
Мама подбодрит.
Если поругает,
То всегда простит.
С нею мне не страшен
Никакой злодей.
Нет добрей и краше
Мамочки моей!

Алла:

На 8 Марта
Бабушке и маме
С папой торт красивый,
Испекли мы сами.
Сделать нашим мамам
Мы сюрприз старались,
Но они, похоже,
Как-то догадались

Арина:

В день 8 Марта стих я прочитаю
И маме скажу прямо — тебя я обожаю,
Люблю я очень сильно,
И в праздник добрый этот
Желаю быть красивой,
Удачи и успехов.

Алисә:

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…

Әфәрин кызлар, бик матур сөйләдегез.

4 бәйге “Сәдәф тагу, ягъни төймә тагу” булыр. Бу бәйгедә кызларга кеченә ситса кисәге бирелә, алар шуңа төймә тагып күрсәтерләр. Кызлар энәләр белән сак булырга кирәклеген сез инде беләсез. Башладык.

Кызларыбыз төймә таккан арада, бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә.

А.б.

Кызып–кызып бәхәсләшә

Бүген бездә малайлар.

Артур: Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың, малай,

Ашап карасаң, менә.

Ранис: Өчпочмакка җитми инде,

Ни генә әйтсәгез дә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер лә.

Инсаф: Камыр тылсымга әйләнә

Минем әни кулында.

Кәнфит-прәннек кирәк түгел

Гөбәдия барында.

Адель: Мактанышмагыз, малайлар,

Иң оста минем әни.

Сумса, пилмән, мантыйларны

Вәт пешерә, билләһи.

А.Б: Менә шулай берсен-берсе

Уздырышып малайлар,

Тәмле әйберләр ашагач,

Әниләрен мактыйлар.

Әфәрин егетләр.

Кызларның эшләрен жюрига күрсәтәбез.

А.б:

Биючеләр биегәндә,

Идәннәре бөгелә.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Аның биисе килә.

Әйдәгез кызларыбызга уен уйнатып алыйк әле.

Кәгазь өстендә бию”, биегәндә аяклар кәгазьдән чыгарга тиеш түгел. Кем кәгазьдән чыга шул җиңелә.

А.б.

Табышмак – ул бик кызык,

Җавабын уйлап табыйк.

Җавап табу җиңел түгел,

Шулай да тыңлап карыйк.

5 бәйге “Интеллектуаллар” дип атала. Бу бәйгедә кызлар табышмакларның җавапларын әйтергә тиеш булалар. Табышмаклар бары тик кызларга бирелә, урыннан кычкырмыйбыз. Киттек.

  1. Сакалы бар, акылы юк, ул нәрсә? (Кәҗә)

  2. Үзе суфый, үзе урлаша. Әле тотсаң тырнаша. (Песи)

  3. Кош тугел койрыклы. (Балык)

  4. Зимой белый, летом серый.. (Заяц)

  5. Җәй буе ял итәләр, кышын тәпиләп китәләр ( Чаңгы)

  6. В это день гурьбой веселой,

Дружно мы шагаем в школу. (1сентября).

  1. Зимой и летом одним цветом (Елька)

  2. Мамык юрган, кат-кат сырган. Үзе бик суык. ( Кар)

Әфәрин кызлар, табышмакларны да чиштегез.

А.б. — Чәчәкләр яныннан бик сирәк кеше генә игътибарсыз үтеп китәдер. Чәчәк яраткан кеше усал булмый, ди Венгер халык мәкале.

6 бәйге “Чәчәк ябыштыру” бәйгесе Һәр кызгада картоннар һәм киселгән төсле кәгазь полоскалар һәм клей бирелә, алар шул кәгазьләрдән чәчәк һәм аныд яфракларын ябыштырырга тиешләр. Башладык.

А.б:

Бие дускай бие әле,

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара,

Бу малайлар дисеннәр.

Кызларыбыз чәчәкләрен ябыштырган арада, егетләребез башкаруында “Детство” биюен карап үтәрсез. Әфәрин егетләр.

Әйдәгез кызларның ябыштырган чәчәкләрен карап китик әле.

7 бәйге “Һәрберсе үз урынына” кызлар сезнең каршыгыздагы тәлинкәдә ике төрле ярма, фасоль белән борчак буталган. Сез шул буталган ярмаларны берсен бер савытка, икенчесен икенче савытка аерырга тиеш буласыз. Аңладыгызма? Башладык.

Кызларыбыз ярмаларны аерган арада, сүзне егетләребезгә

бирәбез.

Адель:

Энием, энием.

Ин кадерлем син минем.

Мин сине яратып,

Иркэлэп торырмын.

Мин сина тормышта

Таяныч булырмын.

Инсаф:

Әкрен генә карлар ява.

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Мелетий:

Месяц март,
Месяц март,
Маму я поздравить рад!
Подарю открытку ей,
Пожелаю тёплых дней,
Пожелаю не болеть,
Не скучать и не стареть!
Понапрасну не грустить,
А смеяться и шутить!
Всех улыбкой заряжать
И почаще отдыхать!

Ранис:

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Минем Әнием бары

Әфәрин егетләр.

8 бәйге “Кем җитез” дип атала. Бу бәйгедә кызлар бик җитез генә башларына яулык бәйләргә һәм алларына алъяпкыч ябарга тиеш булалар. Әфәрин кызлар бик җитез булдыгыз, әниләрегезгә булышырга сез әзер, шулай бит.

Статистиклар санавынча, 4 кешелек гаилә караучы әни уртача ел эчендә 18 мең чәнечке, пычак, кашык, 13 мең тәлинкә, 8 мең чашка юа икән.
Ә шул савыт – сабаның авырлыгы, кухнядан аш өстәленә кадәр ташыганда, елына 5 тоннага җитә икән.
Әле сез беләсезме икән, әниләр ел буенча уртача өйдә һәм кибетләрдә йөргәндә 2 мең километр юл үтә икән.

Кыскасы әни, әни инде ул. Ул бит әле шуның өстенә серле дә, кабатланмас та, сөйкемле дә — хатын – кыз!

Безнең бәйгеләребез тәмам, жюри кызларыбызга номинацияләр билгеләгән арада без шигырьләр сөйләп, җыр тыңлап үтәрбез.

Артур:

Сезнең белән хушлашырга

Матур сузләр эзлибез.

Тормышыгыз гузәл булсын.

Ак бәхетләр телибез!

Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Буләк итеп бүген  сезгә,

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Вова:

Мы для вас родных, любимых,

Песню лучшую споём.

Пожелаем дней счатливых,

Поздравляем с Женским днём.

Җыр “Мамочка милая.ю мама моя”

Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак, зирәкләрдән дә зирәкрәк икән.  Рәхим итегез.

Кызларга грамоталар, бүләкләр тапшырыла.

Кызларыбызны шулай бәяләгәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт.

Кызларыбыз, егетләребезгә дә безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

Шушының белән «Ягез әле, кызлар!» бәйгесе тәмам.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческие праздники удмуртов
  • Языческие праздники ритуалы
  • Ягез ?ле ?нил?р кич?сен? сценарий
  • Языческие праздники пасха
  • Языческие праздники тюрков