Якташ язучылар белэн очрашу кичэсе сценарий

Скачать: Якташ шагыйрәләр белән очрашу кичәсе

Талантлы син, Борай җирем!

(Якташ язучылар белән
очрашу кичәсе)

Максатлар:


Укучыларны
Борай язучыларыны
ң тормышлары һәм
и
җатлары белән
таныштыру,


Т
уган як язучыларының
әсәрләре
аша укучыларда туган илг
ә,
туган
җиргә,
туган авылларына карата горурлык,
 мәхәббәт,
х
өрмәт
хисе т
әрбияләү.

Кичә
барышы.

Алып
баручы:
 Исәнмесез,
м
өхтәрәм
кунакларыбыз, х
өрмәтле укытучылар,
кадерле укучылар!
Хәерле
к
өн!

Борай
— безне
ң туган ягыбыз. Ул
республикабызны
ң төньягында 
урнашкан. Районыбыз территориясе бу
енча
агучы Танып елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең
матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Без бүген
үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле  һавасын сулап үскән шагыйрьләр,
язучылар турында сөйләшербез, аларның туган як турында язган шигырьләре,
әсәрләре
бел
ән танышырбыз.

Әйе,
районыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да,
һәм
я
ңарак кына каләм
тибр
әтүчеләр
д
ә бар. Республика, район газета-журналлары,
язучыларны
ң чыгарган
китаплары аша без аларны
ң
ижатлары бел
ән даими танышып
торабыз,
әсәрләре,
шигырьл
әре аша үзебезгә
рухи к
өч алабыз. Кем әйтмешли,
ме
ң тапкыр ишеткәнче,
бер тапкыр к
үр дигәнне
хуплап, без б
үген чын мәгънәсендә
сихри
очрашуга
җыелдык. Бүген
безд
ә бәйрәм,
матур
бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта,
безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы
йөрәк ияләре якташ шагыйрь-язучыларыбыз: Фәнзия Максютова, Рафига Усманова, Нәфисә
Хәбибдиярова, Алия Хәйруллина. Без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунакларыбыз,
сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче
якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы
тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз  аеруча кадерле. Кичәбезне ачык
дип игълан  итәбез.

1.     Кайда гына
яшәсәң дә,

Искәеңдә
тот әле:

Тамырыбыз
бик тирәннән –

      Без Борайдан
бит әле!  — дип язган шагыйрәбез Рафига Усманова.

Берничә
китап авторы, шагыйрә Рафига Усманова – Башкортстан Язучылар берлегенең һәм
шулай ук Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Сүз сезгә, Рафига
апа, рәхим итегез.

(Рафига Усманова чыгышы)

Күптән
түгел Рафига апа үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы алды. Без дә бик күп
котлауларга һәм изге теләкләргә кушылып, үзебезнең кечкенә истәлекле
бүләгебезне тапшырабыз.

( Бүләк тапшыру) 

Музыкаль
бүләк итеп  гимназиябызның укытучысы Абубакирова Зилә Мәгънәви кызы башкаруында
юбиляр сүзләренә язылган җыр тыңлыйбыз.

(Җыр)

2.     Агыйделкәй-Танып
арасында
Газиз төяк – үскән җиргенәм,
Агыйделкәй ак канатын кага,
Танып яры – чәчәк гөл генә.

Бу
сүзләр белән безнең икенче кунагыбыз, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нәфисә
Хәбибдиярова туган илебезгә булган мәхәббәтен, горурлык хисен күрсәтә. Әйдәгез
әле, әдибә белән якынрак танышыйк. Сүз сезгә, Нәфисә апа.

(Н.Хәбибдиярова
чыгышы)

Нәфисә
апа, сезнең авылдашыгыз Бадрак кызы Зарипова Гөлназның җыры сезнең күңелегезгә
хуш килер дип уйлыйбыз.

(Җыр)

3.     Бөтен
гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, шулай ук, озак еллар мәдәният учагында
кайнаган Алия Хәйруллина чираттагы кунагыбыз. Ул  — Башкортстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре, Халык Мәгарифе отличнигы. Алия апа, рәхим итегез. Сүзне
сезгә бирәбез.

4.     Келәм
чигәм нәфис җепләр белән,

Чигәм аны чагу төсләрдән.

Энәм узган урау юлларыма

Күңелем бизәкләре
өстәлгән.

 – Бу сүзләрнең иясе,
шулай ук, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән,  Русия һәм Башкортстан Журналистлар
берлеге әгъзасы, яраткан шагыйрәбез Фәнзия Максютова. Рәхим итегез, Фәнзия апа.

(Ф.Максютова чыгышы)

Ә
хәзер бүгенге кичәбездә катнашучыларга Районыбызның Мәдәниятен күтәрүгә зур көч
салган, моңлы, дәртле, талантлы Флүс Нәзәгат улы Шәрифҗанов музыкаль сәламен
тапшыра.

(Ф.Шарифҗанов
чыгышы)

А.Б.
Хөрмәтле кунакларыбыз, сез — бөек шәхесләр. Сезнең
йөрәк түреннән чыккан әсәрләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын
алып тора. Бүген без сезне ихластан тыңладык. Киләсе очрашу чарабызда сезнең
шигырьләрегезне, җырларыгызны укучыларыбыз башкаруында да ишеттерербез дип
ышандырабыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә  тормыштан ямь табып, матур әсәрләр
иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен.
Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек
телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.

Саргузина Г.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язучылар белән очрашу

Д. Баһаутдинов җыр.”Әссәләмегалайкем”

1 Алып баручы.

Тургай булып,

Тургай булып оча күңел

менсәң биек тауларга.

Йолдызлар да,

Йолдызлар да күзен кыса

Без яраткан ярларга.

Хәерле көн, мөхтәрәм кунакларыбыз, язучыларыбыз, укытучылар, китапханәчеләр!

2 А.Б.Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел алар. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт- әдәби хәзинә дип атала. Бу хәзинәне, үзенең иҗатын туган халкына бүләк иткән, мәңгелек мирас итеп калдырган хөрмәтле язучыларыбыз бүген бездә кунакта. Бүгенге җылы очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дип уйлыйбыз.

1 А.Б. 

Мәркәзебездән килгән  

Кадерле кунаклар сез!

Сезнең килүгезне

Без күптәннән көтәбез.

Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел “дип җан атып,

Сез яшисез бу дөньяда

Туган телне яратып.

5 Б класс. “Дружба народов” (Халыклар дуслыгы) биюе

1 А.Б.  Бүген бездә кунакта

  Танылган әдип,шагыйрь, прозаик, драматург, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Баян улы Галиев.

2 А.Б. Күренекле тарихчы, «Мәйдан» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Тукай бүләге лауреаты  Вахит Шәех улы Имамов.

Шулай ук район мәктәпләренең туган тел һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләре дә бездә кунакта.

1 А.Б.Кичәне ачып җибәрү өчен Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улына сүз бирәбез.

Р. Исхаков “Туган тел”(М.Галиев), Л. Гараева “Туган тел” (Илдус Гыйләҗев)

М.Җәлилова  “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры

1 А.Б.Туган җирләр әнкәй белән бергә

Бик үзгәргән инде үзгәргән…..

Марсель ага, шушы нотада сүзне сезгә бирәсе килә. Марсель Баян улы 1 нче мәктәпнең укучысы да дип әйтәсе килә.

2 А.Б. Вахит ага, милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына күп кенә танылган шәхесләр белән тәфсилле әңгәмәләрегез дә кызыклы һәм бай эчтәлекле…….

Худякова Д. “Кайту” җыры

2 А.Б. 2020 нче ел Бөек Җиңүнең 75, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән тарихка уелып кала. Киләсе ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу уңайдан сезнең укытучыларга, китапханәчеләргә фикер-тәкъдимнәрегезне дә ишетәсе  килә.

Кашапова Р.Ф. сүз.

(Сораулар бирергә мөмкин язучыларга)

Запас сорау. Марсель ага, хыялсыз кеше- канатсыз кош, диләр. Төшләрегезгә кереп йөдәтә торган, әлегә тормышка ашмаган нинди хыялларыгыз бар?

1 А.Б. Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкярь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару-зур горурлык! Сезнең белән аралашу, сезнең әйткән һәр фикерегез безнең өчен бик кадерле һәм мөһим. Чөнки  мондый очрашу көн саен була торган вакыйга түгел.

“Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау –кагылмасаң чыңламый.Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”-,дип язган Фәнис ага Яруллин. Сез дә шул кыңгырауны чыңлатучылар. Без сезнең талантыгызга сокланабыз.

2 А.Б.Хөрмәтле кунакларыбыз, бүгенге матур очрашудан алган якты хисләр-караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр. Мөхтәрәм әдипләребез, сездән алган җылылык безне рухландырыр. Ерак араларны якын итеп, очрашуга кайтып, безне сөендергәнегез  өчен зур рәхмәт Сезгә!

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да ,

Татар үлмәс, татар югалмас

Очрашу истәлеге итеп …………..

Гараева Л. җырлый

Язучылар белән очрашу.

Урыны, вакыты: 2 февраль, 13:00.

Менделеев шәһәре,

Балалар иҗат үзәге (Габдулла Тукай урамы, 6нчы йорт)

Алыпбаручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Балачак илендә”дипаталганкичәбезнебашларгарөхсәтитегез.Бүгенбездәкунакта:

  • Татарстанның атказанган мэдэният хезмәткәре, язучы, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Г. Исхакый исемендәге премия иясе, Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе — Факил Миннемөхәммәт улы Сафин,

  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясеРәшит абый Бәшәр,

  • Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, шагыйрә Әлфия апа Ситдыйкова.

  • Татарстан Республикасаның атказанган мәдәният хезмәткәре, филолгия фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия университеты доценты, танылган җырчы Дания апа Сибгатуллина

Кунакларыбызны сәламләү өчен сүзне Балалар иҗат үзәге директоры Айдар Нәгыйм улы Сәфәргалинга бирәбез.

Сүз Сәфәргалин А.Н.

Сүзне Менделеев муниципаль районы депутаты, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре Рөстәм Исмәгыйл улы Гафаровка бирәбез

Сүз Гафаров Р.И.

Туган як! Туганҗир! Тугантуфрак! Туганйорт! Бусүзләрһәркешенеңйөрәгенәиңякын, иңкадерлесүзләр. СиндәгенәчишмәләрнеңКөмешикәнсулары. Уйларымданичәнче кат УрыймКалмыябуйларын —дипяза автор үзенеңтуганягытурында.

ГүзәлӘмәкәйавылы. Татарстан чигендәгесихрипочмак.Факилабыйныңгомерҗебе шушыҗирләрдәнбашлана. МөслимрайонынакергәнӘмәкәйавылындатуа. Бүгенгекөндәултанылган прозаик , шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбиятгалиме, публицист, ГаязИсхакыйисемендәге премия лауреаты.

Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. “Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗаты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

  • Ф.Сафин “Туган җиреңне зурла!” (Галлямова Дилия 4 сыйныф).

  • Ф.Сафин”Без-татар балалары” (Нургалиева Ралина 5 сыйныф).

  • Ф.Сафин “Тәмле сүзләр” (Тухбатова Зөлфия)

  • Ф.Сафин “Китап укыганда” (Зиганшина Камилла 2 сыйныф).

  • 7 нче мәктәп укучылары башкаруында җыр “Туган телдә җырыбыз”. Ф.Сафин сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе

Ф.Сафинга сүз бирелә.

Алып баручы

Үз максатым, үзем яулар үрем,

Үзем генә җырлар җырым бар.

Җәйдә явам тансык яңгыр булып,

Көздә –яфрак, кышта – ап-ак кар

дип яза Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова

Хөрмәтле кунагыбыз Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа.
Әлфия Ситдыйкова 1964 елда Күҗәкә авылы сигезьеллык мәктәбенә укырга керә һәм аны 1972 елда тәмамлый. Аннан соң ул белем алуны Пучы авылы урта мәктәбендә дәвам итә һәм 1974 елда кулга өлгергәнлек аттестаты ала.
Ә.Ситдыйкова 1975–1978 елларда Чаллы шәһәренә килеп, КамАЗның двигательләр заводына йөк төягеч машина йөртүче булып эшли.
 1996–2000 елларда Чаллы шәһәренең «Шушма» коммерция кибетендә сатучы булып хезмәт итә.
Ә.Ситдыйкова хезмәт юлын «Чаллы-ТВ» шәһәр телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосында дәвам итә. 2006 елга кадәр – музыкаль мөхәррир, 2006 елдан өлкән корреспондент булып эшли.

Аның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1977 елда Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Кама таңнары» газетасында басыла. 1979 елда аның «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында шигырьләре дөнья күрә.
Ә.Ситдыйкованың тәүге китабы («Йөрәгемә яфрак сыена») 2003 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул унга якын китап авторы.
2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Два родника родной земли= Туган якның ике чишмәсе» дип исемләнгән поэтик тәрҗемәләр китабы нәшер ителә.«Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Актаныш таңнары» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналларында шагыйрәнең язмалары әледән-әле басылып чыга тора.
Ә.Ситдыйкова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

  • Ә. Ситдыйкова “Биюче атлар”( Нургалиева Сабина 2 сыйныф).

  • Ә. Ситдыйкова”Башмаклар” (Тухбатова Илүзә 3 сыйныф)

  • Ә. Ситдыйкова “Капчык киеп йөгерү” (Гатауллина Чулпан 2 сыйныф).

Ә.Ситдыйковага сүз бирелә.

Җырлый Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Дания Сибгатуллина

Алып баручы:

Аның язган шигырьләре

 Күптән таныш безгә дә 

Аның уттай язулары 

Калдырмас безне читтә

Янып тора дәрт учагы, 

Каткан бәгырьләрне эретә. 

Ташкын кебек,гөрләп-гөрләп 

Чип-чиста уйлар ага.

1Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Яшел нарат чайкалган Ак томанлы үрләрем, Мәмрәп пешкән җиләкле Кара урман түрләрем – Туган-үскән җирләрем. Кашларыннан чык коеп Җай тирбәлгән гөлләрем, “Туган тел” не көйләген Ак биләүле өйләрем – Туып-үскән илләрем. Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республика-сының Кукмара районы Яңил авылында крәстиян гаиләсендә туа. Иң беренче «Коега төшкән ай» шигыре 7 яшьтә язылып, район газетасында басылып чыга. “Яшь ленинчы” гәзите, “Ялкын” журналы оештырган әдәби конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыга. Р.Бәшәр бүгенге көндә балалар өчен чыккан 12 китап авторы ул. .. Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы hәм укыту бүлеге мөдире (1972-1975); Лениногорск шәhәренең 32 номерлы профессиональ-техник училище- сында мөдир урынбасары (1975-1976);“Ильич васыятьләре” исемле район газетасында коррек- тор (1977). 1987–1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайткач, Чаллы шәһәрендәге «Таң йолдызы» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 1996 елдан «Аргамак» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип һәм 2001 елдан «Аргамак»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшлиениногорск тимер-бетон җиhазлар заводында мастер (1977-1979) хезмәтләрен башкара.

  • Р.Бәшәр “Июнь” (Заитова Зарина 4 сыйныф)

  • Р.Бәшәр “Чишмә” (Пластинина София 2 сыйныф).

  • Р.Бәшәр”Бу урманда” (Валеева Самира 3 сыйныф).

Р.Бәшәргә сүз бирелә.

Җырлый Айдар Сәфәргалин

Алып баручы: Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләрчөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очрашабыз. Сүзне Бөтендөнья Татар конгрессының Менделеев районы бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Галиева Лилия Федоровнага бирәбез.

Сүз Галиева Л. Ф.

Сүзне Менделеев муниципаль районы татар китапханәсенең китапханәчесе Гөлназ Рафкиловнага сүзне бирәбез.

Сүз Гөлназ Рафкиловна

Алып баручы: Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз! Барыгызны күмәк фотога чакырабыз!

Язучылар белән очрашу. (сценарий)

Музыка

Бадриев Марк шигыре

Язучылар белән очрашу

1 алып баручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Бер күрешү үзе-бер гомер “ дип аталган кичәбезне башларга рөхсәт итегез.Бүген бездә кунакта Факил абый Сафин, Айдар Хәлим, Данил Салихов………………………………………………………………………………………

2 алып баручы:

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган йорт! Бу сүзләр һәр кешенең йөрәгенә иң якын, иң кадерле сүзләр. Синдә генә чишмәләрнең Көмеш икән сулары. Уйларымда ничәнче кат Урыйм Калмыя буйларын —дип яза автор үзенең туган ягы турында.

1алып баручы:

Гүзәл Әмәкәй авылы. Татарстан чигендәге сихри почмак.Факил абыйның гомер җебе шушы җирләрдән башлана. Мөслим районына кергән Әмәкәй авылында туа. Бүгенге көндә ул танылган прозаик , шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

 2 алып баручы:

Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. “Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

1 алып баручы:

Факил абыйның һәр яңа әсәре- безнең өчен рухи азык.Аның шигъриятенә дөньяга тәнкыйди караш, сатира-юморның тыгыз бәйләнеше хас. Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле.

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.

2Алып баручы: Ә бит Айдар Хәлим 1993 елда Факил ага Сафин турында болай дип язган иде :”Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме- соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит “ .Ә бит айдар Хәлим бүген безнең кунагыбыз.

лып баручы: А.Хәлим әдәбиятыбызның байрагын күтәреп алып китүче  ышанычлы кулларының берсе. Ул Башкортстан республикасы Миякә районы, Бәләкәй Кәркәле авылында дөньяга килә. Айдар Нәҗметдин улы Хәлимов шагыйрь, язучы, публицист, драматург . Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

2.Алып баручы:

“Әмма шагыйрьнең, әдипнең киләчәге аның танылган булуы белән генә бәйләнмәгән. Күбрәк ул милләтнең үзенең булганлыгы һәм булуы белән бәйләнгән. Шуңа күрә, мин исән чагымда «тарихта үземне булдыру» түгел, анда милләтне булдыру өчен көрәштем һәм чамасыз күп кан һәм көч түктем. Милләт булсын! Бу — иң мөһиме. Милләт булса, без дә булырбыз, Алла-һы боерса. Милләт булмый икән, без була алмыйбыз. Без ул чакта беркемгә дә кирәкмибез”- ди Айдар Хәлим үзенең күңел сәхифәсендә.

1.Алып баручы:Чыннан да милләт булса без дә булабыз! Айдар Хәлимнең

«Өч аяклы ат» фильмы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә катнашып, йөздән артык әсәр арасында җиңеп, унлыкка керүе билгеле булды. Бу вакыйга татар киносын сөючеләр өчен аеруча зур куаныч китерде. Аның дөньяга танылу көнен татар киносы туу көне буларак билгеләп куйдылар.

Милләт турында шигырь: Айдар Хәлим

Тамыр көлләре

Кыз:Зилә

Бу төбәктә тайга шаулаганын

Кемнәр, ничек искә алырлар? —

Ул шаулардан инде җилләр искән,

Тау-тау булып яна тамырлар.

Яна тамырларда алтын дастан,

Дастаннарда кавем тарихы,

Тарихларда яна Җир өмете.

Өметләрдә нәрсә? —

Барысы!

Тамырларда яна батырлыклар,

Батырлыкта — синең намусың,

Намусыңда яна горурлыгың,

Горурлыкта — олы язмышың.

Тамырларда мәхәббәтләр яна,

Мәхәббәттә яна җыр моңы,

Кыз:Лилия

Җыр моңында яна кеше дигән

Гали затның бөтен зурлыгы.

Яна тамыр! Тамыркайлар яна!

Күккә карап нәгърә орырлык —

Көлләр булып кала тамырлардан

Мең буынга җитәр бер хурлык.

Үзәк өзгеч бер хатирә булыр

Тайгаларның тере яңгыры…

…Язмышларга ургый-ургый дулый

Вәхшәт туе — Тамыр Яндыру.

Тарихларны Вакыт җилләрендә

Карарлар да бер көн җилгәреп —

Офыкларны каплар кара көлләр —

Хурлык көле — Тамыр көлләре…

2Алып баручы:

Аның язган шигырьләре Күптән таныш безгә дә Аның уттай язулары Калдырмас безне читтә Янып тора дәрт учагы, Каткан бәгырьләрне эретә. Ташкын кебек,гөрләп-гөрләп Чип-чиста уйлар ага.

1Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Данил Хәбибрахман улы Салихов.Ул безнең ут күршебез Актаныш районы Киров совхозында туган. Данил Салихов- актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга

2Алып баручы: Данил Салихов 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе . Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2014).

1Алып баручы: Соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Мөгезле Мәүлихан», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.

2.Алып баручы: Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләр, чөнки якташыбыз прозаик Факил Сафин , шагыйрь, язучы Айдар Хәлимов, Драматург данил Салихов бүген безнең мәктәптә кунакта.

1.Алып баручы: Быел 2015 ел әдәдият елы итеп игълан ителде. Әдәбият елы! Безгә, әдәбиятны язмыш иткәннәргә, ниндидер дәрт өсти сыман бу. Барыбызга да мәгълүм: матур әдәбият — сәнгать, аның бер төре ул. Әдәбият тормыш-чынбарлыкка өйрәтеп тора, ләкин аны кабатламый, ул чынбарлыкка охшаган да, охшамаган да; үзе бер хыял, теләк-омтылышлар  дөньясы булып иҗат ителә. Язучы хыялы-акылы, белеме, тормыш тәҗрибәсе, бәясе, идеаллары, хис-кичерешләре тудырган һәм кабул итә алган дәрәҗәдә укучы үзләштергән серле дөнья ул.

2Алып баручы: Менә без бәхетле, чөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очраштык.

1Алып баручы:Сүзне озын-озакка сузмыйча , аларның үзләренә бирик әле.Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны үзләреннән ишетик. Рәхим итегез.

Кунаклар сөйли (Алар сөйләгәч)

2Алып баручы: Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

1 алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз Сезгә теләкләребез:Сөйләр сүзләрегез -ялкын булсын,Ерак юлларыгыз-якын булсын,Биргән киңәшегез -алтын булсын,Тормыш коралыгыз -Акыл булсын!

2 алып баручы: Сезнең эшне өлге итеп алып,Тормыш юлын матур үтәрбез.Изге уйны, изге гамәлләрнеҮзебезгә маяк итәрбез!

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.vJJJJKKOIOUIUUYYTYHIOIIOIOOOOKLLмма

1 укучы 1 шаяячФфя1111УУУУ 1ууууҺЯгыйрьнең, әдипнең

Поделитесь с коллегами:

Талантлы син, Борай җирем!

(Якташ язучылар белән очрашу кичәсе)

Максатлар:

— Укучыларны Борай язучыларының тормышлары һәм иҗатлары белән таныштыру,

— Туган як язучыларының әсәрләре аша укучыларда туган илгә, туган җиргә, туган авылларына карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кичә барышы.

Алып баручы: Исәнмесез, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн!

Борай — безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның төньягында урнашкан. Районыбыз территориясе буенча агучы Танып елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Без бүген үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән шагыйрьләр, язучылар турында сөйләшербез, аларның туган як турында язган шигырьләре, әсәрләре белән танышырбыз.

Әйе, районыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре якташ шагыйрь-язучыларыбыз: Фәнзия Максютова, Рафига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Алия Хәйруллина. Без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле. Кичәбезне ачык дип игълан итәбез.

  1. Кайда гына яшәсәң дә,

Искәеңдә тот әле:

Тамырыбыз бик тирәннән —

Без Борайдан бит әле! — дип язган шагыйрәбез Рафига Усманова.

Берничә китап авторы, шагыйрә Рафига Усманова — Башкортстан Язучылар берлегенең һәм шулай ук Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Сүз сезгә, Рафига апа, рәхим итегез.

(Рафига Усманова чыгышы)

Күптән түгел Рафига апа үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы алды. Без дә бик күп котлауларга һәм изге теләкләргә кушылып, үзебезнең кечкенә истәлекле бүләгебезне тапшырабыз.

( Бүләк тапшыру)

Музыкаль бүләк итеп гимназиябызның укытучысы Абубакирова Зилә Мәгънәви кызы башкаруында юбиляр сүзләренә язылган җыр тыңлыйбыз.

(Җыр)

  1. Агыйделкәй-Танып арасында
    Газиз төяк — үскән җиргенәм,
    Агыйделкәй ак канатын кага,
    Танып яры — чәчәк гөл генә.

Бу сүзләр белән безнең икенче кунагыбыз, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нәфисә Хәбибдиярова туган илебезгә булган мәхәббәтен, горурлык хисен күрсәтә. Әйдәгез әле, әдибә белән якынрак танышыйк. Сүз сезгә, Нәфисә апа.

(Н.Хәбибдиярова чыгышы)

Нәфисә апа, сезнең авылдашыгыз Бадрак кызы Зарипова Гөлназның җыры сезнең күңелегезгә хуш килер дип уйлыйбыз.

(Җыр)

  1. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, шулай ук, озак еллар мәдәният учагында кайнаган Алия Хәйруллина чираттагы кунагыбыз. Ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык Мәгарифе отличнигы. Алия апа, рәхим итегез. Сүзне сезгә бирәбез.

  1. Келәм чигәм нәфис җепләр белән,

Чигәм аны чагу төсләрдән.

Энәм узган урау юлларыма

Күңелем бизәкләре өстәлгән.

— Бу сүзләрнең иясе, шулай ук, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, яраткан шагыйрәбез Фәнзия Максютова. Рәхим итегез, Фәнзия апа.

(Ф.Максютова чыгышы)

Ә хәзер бүгенге кичәбездә катнашучыларга Районыбызның Мәдәниятен күтәрүгә зур көч салган, моңлы, дәртле, талантлы Флүс Нәзәгат улы Шәрифҗанов музыкаль сәламен тапшыра.

(Ф.Шарифҗанов чыгышы)

А.Б. Хөрмәтле кунакларыбыз, сез — бөек шәхесләр. Сезнең йөрәк түреннән чыккан әсәрләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын алып тора. Бүген без сезне ихластан тыңладык. Киләсе очрашу чарабызда сезнең шигырьләрегезне, җырларыгызны укучыларыбыз башкаруында да ишеттерербез дип ышандырабыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.

Моң тулган минем җанга?!

“ Тырыш халкым бҗелән горурланам,

Яшим дуслар туган илемдә”

Рәмзия Вәлиева.

А. Б.: Исәнмесез хөрмәтле тамашачылар! Хәерле көн килгән кунаклар!

Шагыйрьләр шигърият дип аталган мәһабәт олы дөньяның аерым бер кисәкчәләрен тәшкил итәләр. Һәм бу кисәкчәләр өзлексез сынауда. Вакыт сынавында! Шигърият сынавында! Берәүләрне көн сынаса , икенчеләрне еллар, ә кемнәрнедер гасыр сыный.

Шигърият һәм вакыт! Ә менә минем кулымда тыйнак кына, пөхтә итеп эшләнгән, рәсемнәре белән үзенә җәлеп итеп тора торган балалар өчен язылган шигъри җыентык – “Бәбкә кая югалган” Шушы җыентыктан сезнең игътибарыгызга бер шигырь тәкъдим итәм.

Җамалдинова Алинә, 3 Г.

Шигырь

Улыма җавап”

Нәни улым

Сорау бирә миңа:

— Ничек яши татар

Чит илдә?

Җавап бирәм

Тизрәк сабыема:

Бөтен бәхете

Телен белүдә.

Әбисенә сорау

Бирә улым:

— Хәтер нәрсә

Була әбием?

-Тарихларны

Онытмаска иде

Кадерле ул

Безгә бәбием.

Бүген уйный

Улым “Туган тел”не

Курай тотып

Ике кулына.

Моң яшәтә безне,

Татар җыры!

Берни җитми

Татар моңына!

( Курайда уйный: Красильникова Катя, 2Б. )

А.Б.:Әйе. Безне моң яшәтә, татар моңы. Инде менә ничә еллар

шигъриятебез башында торган Тукай иҗатын яктыртып, Тукай иҗатын барлап шагыйрьләребез бер-берсен кабатламый тоган шигырьләр, тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат итәләр. Үзгә бер җылылык белән бу шигырьне кем язган? “Бәбкә кая югалган” китабының авторы кем ул?

Шигырь“Мин бәхетле”

Мин бәхетле, шигъри җанлы

Гади бер кыз булганыма.

Мин бәхетле, Актанышта —

Җырлы якта туганыма.

Мин бәхетле, гомерләрем,

Уза нигъмәт-сыйда гына.

Мин сөенәм тугайларда

Ромашкалар җыйганыма.

Мин бәхетле печән чабып,

Тезмәләргә тезгәнемә.

Акчарлаклы Агыйделдә

Колач салып йөзгәнемә.

Мин бәхетле, очрашканда,

Күзгә яшьләр тулганына.

Җылы сүзләр әйтә алсам,

Кардәшемә, туганыма.

Мин бәхетле, кочсам әгәр,

Кайтып әнкәйнең иңеннән.

Һәркемгә дә шуны телим-

Аерылмасын, дип иленнән.

Тормышны үзе теләгәнчә сөеп, эшеннән ямь, һәм тәм табып яшәгән кеше генә шушылай яза, шигъриятен можга төрә ала. Безгә “Туган як”, “Чулман”, “Рисалә”, “Ватаным Татарстан” , “Мәдәни җомга” газеталарында урын алган мәкаләләре, шигырьләре, балалар өчен чыгарылган “Бәбеә кая югалган”, “Бәхетле мизгелләр” исемле китаплар аша бик тә таныш булган Рәмзия Вәлиева гына бәхетле мизгелләре белән укчылар игътибарын җәлеп итә. Бүген бездә кунакта шагыйрә — үзе . Әйдәгез әле бергәләшеп Рәмзия Вәлиеваның шигърият дулкынында тирбәлеп, аның белән якыннан танышыйк. Бирегә, түргә, рәхим итегез, Рәмзия ханым!

А.Б.;Кеше кайда гына, ничек кенә яшәсә дә, туган-үскән җирен, кендек каны тамган газиз туфрагын күңел түрендәге хисләр сандыгыннан алып ташлый алмый. Сагыну хисе аның рухына, кан тамырларына сеңгән. Бу тойгы яшь арткан, инсан өлкәнәйгән саен көчәя генә бара. Сезнең шигъриятегездә дә үтә дә лирик, ихлас аһәңле, күңел сазларын тетрәндерерлек, туган якны сагыну юксыну хисләре белән сугарылган шигырьләрегез бар.

Читтә йөртә безне язмыш

Туган җирне сөйсәк тә

Кайтулар бик сирәгәйде

Сагынудан көйсәк тә.

Бу шигъри юлларда Рәмзия ханымның күнел дөньясы да, язмышы да гәүдәләнеш таба.

Сорау: Әйтегез әле кайсы яктан, кайсы туфрактан Сез, Рәмзия ханым? Хыял җилкәнен киереп, сезнең туган якка сәяхәт кылыйк.

А.Б.: Актаныш җыр-биюгә гашыйк, асыл талантлар туфрагы. Актаныш туфрагы татар милләтенә кырыкка якын язучы һәм шагырьне бүләк иткән. Галимнәр, рәссам, бию остасы, музыкант, җырчыларын санап бетергесез. Актаныш җирлегендә туып үскән каләм тибрәтмәсәң ул гөнаһ булыр иде кебек.

Актанышта чишмәләр күп

Таулар бездә горурлык

Туган җирнең кадерләре

Алтын бәһа торырлык.

Әйе, Рәмзия ханымның иҗади хәзинәсендә туган якка, үзе яшәгән төбәкнең авылларына багышлап язылган шигырьләре бик күп. Шул шигырьләрнең берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.

Шигырь “Кайтып киләм әле туган якка”. Укый 4 нче А сыйныф укучысы Хуҗиев Рамиль.

А.Б.: Әлбәттә Сез шигърият дөньясында талантлы рәссам. Рәмзия ханымның табигать сүрәте – образы – энергетик көчкә ия һәм шагыйрәнең йөрәге аша узган барча шатлыклар, куанычлар һәм сагышлар белән үрелеп бара.

Табигать образы: бөрлегәнлек, су буендагы юкәлек, аҗаган уйнаган күк йөзе, сары төнбоеклар, челтер-челтер ак инеш тараткан моң, җиләс һава, җиләк исе, хәтфә үлән сүрәте – шагыйрә иҗатында төп урыннарның берсен били. Шунлыктан шигырьләрен укыганда аның шигъри дөньясына кереп киткәнеңне сизми дә каласың.

Мин синдә үскән бала” Укый 4 нче сыйныф укучысы Нәсибуллина Ләйсән.

Кайтып киләм олы юлдан

Каршымда яшел урман

Каен җиләкләре пешеп

Кошлары сайрый торган.

Ак гөмбәләр, гөрәҗдәләр

Тезелеп каршы ала

Әй, урманым сиңа кайттым

Мин синдә үскән бала.

дип туган як гүзәллеге белән горурлана Рәмзия ханым”Мин синдә үскән бала” шигырендә.

“Авылда рәхәт”, Шәфиков Илназ

Җиләк белән сыйланам” Гыйльманова Азалия. Бу шигырьләр дә табигать турында.

Сезнең бик күп шигырьләрегездә табигатьнең гүзәл, серле, мәңгелек сүрәте тирән хис белән чиксез ярату, горурлык белән язылган, сүрәтләнгән. Бөрлнгәнлек, саф чишмә суының татлылыгы, аккошларның серле тавышы белән горурланып язасыз. Без, Сезнең иҗатны хөрмәт итүчеләр – укучыларыгыз белән, серләрегезне уртаклашсагыз иде. Агыйдел буеның кайсы ягында үсә ул бөрлегәнлек?! Сезнең иҗатта ул еш кабатлана.

Җавап:

А.Б.:Челтерәп аккан чишмә суларына кем генә битараф кала ала икән? Сезнең иҗатта ул горурлык, сафлык, изгелек символы белән шигъри юлларда челтери.

Чишмәләр челтерәп ага,

Таулар бездә — горурлык

Туган җирнең кадере бит

Алтын бәһа торырлык.

(“Якташларыма” шигыре.)

Без бәхетле киләчәктә

Җырлы җырыбыз булса.

Сулар һава чиста булып

Чишмә чылтырап торса.

(“Без бәхетле” шигыре.)

Челтер-челтер чишмә ага

Авылның өч җиреннән.

Берәр сырхау эчсә суын

Дәва таба чиреннән.

Тау асты чишмә ягында

Каен җиләге пешкән.

Егет сыйлый сөйгән кызын

Суга дип сылу төшкән.

(“Авылым чишмәләре”).

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/219270-ochrashu-kichse

Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дигәнне хуплап, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре район мәдәният йортында якташ шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашу оештырдылар.

Районыбыз талантлы кешеләргә бай. Алар арасында инде шактый гына тәҗрибә туплаганнар, яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылары да бар.

Якташларыбыз язучыларның чыгарган китаплары белән, газета-журналлар аша даими танышып торалар, әмма якыннан аралашу ул инде бөтенләй башка нәрсә.

“Туган як – минем моң чишмәсе” (“Родной край – родник моих мелодий”) дип аталган әдәби – музыкаль кичәгә республикада да яхшы танылган язучы, шагыйрә, бүген Әлмәттә яшәүче Рәмзия Габделхакова да кайткан.

Рәмзия Гайсә кызы –Татарстан Республикасының журналистлар һәм язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Шамил Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты.

Булачак язучы 1959 нчы елның 2 ноябрендә Иске Үтәмеш авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Ул мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр яза башлый, аның беренче иҗат җимешләре район газетасында басыла. Казанның кооперация техникумын, аннан Казандәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, озак еллар Лениногорск шәһәренең балалар йортында китапханә мөдире булып эшли. Хәзер гаиләсе белән Әлмәттә яши.

Рәмзия ханымның әсәрләре район газетасында гына түгел, республика матбугатында да еш басылып чыга. 1996 нчы елда “Кар өстендә миләшләр” дип исемләнгән беренче китабы дөнья күрә, әлеге җыентык өчен ул Шамил Бикчурин исемендәге премия белән бүләкләнә. “Көзге яшен”. “Көмеш тун”, “Тау артында кояш бар” дигән китапларын да укучылар яратып укый. Авторның әсәрләре рус, чуваш, төрек телләренә дә тәрҗемә ителгән.

-Миннән еш кына: “Хикәя — повесть сюжетларын кайдан аласыз?”,-дип сорыйлар. Тормыштан, кеше язмышларыннан. Буш урында әсәр тудырып булмый, -ди якташыбыз.

Рәмзия Габделхакова тамашачыларны әле генә “табадан төшкән” шигырьләре белән дә таныштырды.

-Яңа шигырьләр дә байтак җыелды. Соңгы вакытта күбрәк хикәяләр язам. Ләкин җыентык туплап-әзерләп чыгару өчен шактый вакыт, чыгымнар да кирәк, -ди язучы. – Форсаттан файдаланып, әлеге кичәне оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Туган якны гел сагынып торам, гел кайтасы килә. Бу очрашуга чакыру кайтырга сәбәп булды. Мин туган җирдә яшәүчеләрдән гомерем буе көнләшеп яшәдем, алар — бәхетле кешеләр.

Иске Кади авылында яшәүче Мингосман Мортазинны чирмешәнлеләр яхшы белә. Ул озак еллар авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Бушка гына аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелми, искекадилыларның үзешчән артистлар коллективы ул елларны байтак үрләр яулый.

Бүген дә Госман абыйдан башка районда бер генә мәдәни чара да узмый диярлек . Госман абый республика чараларында да район данын яклый. Гомумән, актив, тормыш сөючән һәм талантлы кеше. Бүгенге очрашуга элек һәм күптән түгел генә иҗат иткән шигырьләрен алып килгән.

Чирмешәндә туып — үскән Валентина Меркулова озак еллар читтә яшәсә дә, олыгайгач, туган ягыбызга кайта. Ул – тыңгысыз кеше, китаплар укый, чаңгыда йөри, бассейнга бара һәм иҗат итәргә дә вакыт таба. Иҗат юлына кереп китүгә беренче этәргән кеше дип ул укытучысын — Анна Александровна Чупахинаны саный. Валентина Леонтьевна күбрәк лирик шигырьләрне үз итә.

Якташыбыз Галия Сафиуллина беренче җитди шигырен тормыш иптәшенең 50 яшенә багышлап язган. Инде дүрт китабы дөнья күргән. Аның сүзләренә язылган җырларны Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар башкара. Алай гына да түгел, ул үзе дә шигырьләренә көй яза, баянда, гармунда уйный.

“Сезне иҗат итәргә нәрсә илһамландыра?” — дигән сорауга Галия Сәлим кызы: “Туган авылыма, туганнарыма, балаларыма, дусларыма булган мәхәббәт”, -диде.

Иске Кади авылында туган, бүген Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Дания Закирова “Күкләрдә языла язмышлар” дигән шигырьләр җыентыгы авторы. Аның иҗатында туган ягына мәхәббәт — төп тема.

-Шундый күңелле очрашуны оештыручыларга зур рәхмәт, -ди Дания. – Бүген мин биредә яңа кешеләр белән таныштым, якташларым турында бик күп яңалык белдем.

Ульяновка авылында туып — үскән шагыйрь һәм композитор Михаил Волков та бүген Түбән Камада яши. Михаил Владимирович чуваш җырлары фестивальләренең, бәйгеләренең даими катнашучысы. Бүгенге очрашуда да ул үзе язган җырлар башкарды.

Кичәдә тагын бер танылган якташыбызны, кызганычка каршы инде арабыздан киткән, Лашман авылында туган, сүз остасы, композитор, шагыйрь Минәхтәм Миңлебаевны искә алдылар. Аңа багышланган видеоролик күрсәттеләр, аның шигырьләрен укыдылар. Ул иҗат иткән “Лашманым”, “Чирмешәнем, Чирмешән”, “Авылым” җырларын райондашларыбыз да яхшы белә. Очрашуда Минәхтәм абыйның тормыш иптәше Әлфирә апа, туганы Әкълимә апа, туганнары, балалары, оныклары да катнашты.

Әлеге очрашу, гомумән, матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды.

-Талантлы кешеләрне читтән эзләргә кирәкми икән, алар безнең арада, -диләр кичәгә килгән чирмешәнлеләр Венера Шәфыйкова һәм Елена Макарова. – Бүген без аларны үзебезнең район мәдәният йорты сәхнәсендә күрә алдык. Аларның җырларын, шигырьләрен тыңладык. Бик күңелле булды. Кичәне оештыручыларга зур рәхмәт.

Күбкәк фото: Язучы-якташлар белән очрашу

Автор фотолары


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческий праздник сороки
  • Якташ язучылар бел?н очрашу сценарий
  • Языческий праздник сообщение
  • Який сьогодні праздник
  • Языческий праздник славян ивана купала