Якташ язучылар бел?н очрашу сценарий

Скачать: Якташ шагыйрәләр белән очрашу кичәсе

Талантлы син, Борай җирем!

(Якташ язучылар белән
очрашу кичәсе)

Максатлар:


Укучыларны
Борай язучыларыны
ң тормышлары һәм
и
җатлары белән
таныштыру,


Т
уган як язучыларының
әсәрләре
аша укучыларда туган илг
ә,
туган
җиргә,
туган авылларына карата горурлык,
 мәхәббәт,
х
өрмәт
хисе т
әрбияләү.

Кичә
барышы.

Алып
баручы:
 Исәнмесез,
м
өхтәрәм
кунакларыбыз, х
өрмәтле укытучылар,
кадерле укучылар!
Хәерле
к
өн!

Борай
— безне
ң туган ягыбыз. Ул
республикабызны
ң төньягында 
урнашкан. Районыбыз территориясе бу
енча
агучы Танып елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең
матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Без бүген
үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле  һавасын сулап үскән шагыйрьләр,
язучылар турында сөйләшербез, аларның туган як турында язган шигырьләре,
әсәрләре
бел
ән танышырбыз.

Әйе,
районыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да,
һәм
я
ңарак кына каләм
тибр
әтүчеләр
д
ә бар. Республика, район газета-журналлары,
язучыларны
ң чыгарган
китаплары аша без аларны
ң
ижатлары бел
ән даими танышып
торабыз,
әсәрләре,
шигырьл
әре аша үзебезгә
рухи к
өч алабыз. Кем әйтмешли,
ме
ң тапкыр ишеткәнче,
бер тапкыр к
үр дигәнне
хуплап, без б
үген чын мәгънәсендә
сихри
очрашуга
җыелдык. Бүген
безд
ә бәйрәм,
матур
бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта,
безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы
йөрәк ияләре якташ шагыйрь-язучыларыбыз: Фәнзия Максютова, Рафига Усманова, Нәфисә
Хәбибдиярова, Алия Хәйруллина. Без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунакларыбыз,
сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче
якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы
тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз  аеруча кадерле. Кичәбезне ачык
дип игълан  итәбез.

1.     Кайда гына
яшәсәң дә,

Искәеңдә
тот әле:

Тамырыбыз
бик тирәннән –

      Без Борайдан
бит әле!  — дип язган шагыйрәбез Рафига Усманова.

Берничә
китап авторы, шагыйрә Рафига Усманова – Башкортстан Язучылар берлегенең һәм
шулай ук Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Сүз сезгә, Рафига
апа, рәхим итегез.

(Рафига Усманова чыгышы)

Күптән
түгел Рафига апа үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы алды. Без дә бик күп
котлауларга һәм изге теләкләргә кушылып, үзебезнең кечкенә истәлекле
бүләгебезне тапшырабыз.

( Бүләк тапшыру) 

Музыкаль
бүләк итеп  гимназиябызның укытучысы Абубакирова Зилә Мәгънәви кызы башкаруында
юбиляр сүзләренә язылган җыр тыңлыйбыз.

(Җыр)

2.     Агыйделкәй-Танып
арасында
Газиз төяк – үскән җиргенәм,
Агыйделкәй ак канатын кага,
Танып яры – чәчәк гөл генә.

Бу
сүзләр белән безнең икенче кунагыбыз, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нәфисә
Хәбибдиярова туган илебезгә булган мәхәббәтен, горурлык хисен күрсәтә. Әйдәгез
әле, әдибә белән якынрак танышыйк. Сүз сезгә, Нәфисә апа.

(Н.Хәбибдиярова
чыгышы)

Нәфисә
апа, сезнең авылдашыгыз Бадрак кызы Зарипова Гөлназның җыры сезнең күңелегезгә
хуш килер дип уйлыйбыз.

(Җыр)

3.     Бөтен
гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, шулай ук, озак еллар мәдәният учагында
кайнаган Алия Хәйруллина чираттагы кунагыбыз. Ул  — Башкортстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре, Халык Мәгарифе отличнигы. Алия апа, рәхим итегез. Сүзне
сезгә бирәбез.

4.     Келәм
чигәм нәфис җепләр белән,

Чигәм аны чагу төсләрдән.

Энәм узган урау юлларыма

Күңелем бизәкләре
өстәлгән.

 – Бу сүзләрнең иясе,
шулай ук, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән,  Русия һәм Башкортстан Журналистлар
берлеге әгъзасы, яраткан шагыйрәбез Фәнзия Максютова. Рәхим итегез, Фәнзия апа.

(Ф.Максютова чыгышы)

Ә
хәзер бүгенге кичәбездә катнашучыларга Районыбызның Мәдәниятен күтәрүгә зур көч
салган, моңлы, дәртле, талантлы Флүс Нәзәгат улы Шәрифҗанов музыкаль сәламен
тапшыра.

(Ф.Шарифҗанов
чыгышы)

А.Б.
Хөрмәтле кунакларыбыз, сез — бөек шәхесләр. Сезнең
йөрәк түреннән чыккан әсәрләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын
алып тора. Бүген без сезне ихластан тыңладык. Киләсе очрашу чарабызда сезнең
шигырьләрегезне, җырларыгызны укучыларыбыз башкаруында да ишеттерербез дип
ышандырабыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә  тормыштан ямь табып, матур әсәрләр
иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен.
Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек
телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.

Сценарий

1нче  алып баручы:

— Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар. Бүген безнең мәктәбебездә зур бәйрәм- безнең Яр Чаллы шәhәрендә иҗат итүче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, барыбызга да таныш булган Рәшит абый Бәшәрнең юбилей тантанасы.

 2 нче алып баручы:

Җилдәй җитез узып киткән гомер,

  Күпме юллар сизми узылган.

  Якты хатирәләр юл буена

  Гүя маяклар күк сузылган.

Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

  Шаулап узган тормыш билгесе,

  Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,

  Ирешелгәннәрнең көзгесе.

1нче  алып баручы:

Рәшит абый сезне чын күңелдән узган юбилеегыз белән тәбрик итәбез.

Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

2нче  алып баручы:

— Хәзер кадерле кунагыбызны котлау өчен 7 нче мәктәп директоры Шәйхетдинова Гүзәлия Заһит кызына сүз бирәбез.

— Гүзәлия Зәһитовна рәхим итегез!

— Алдагы тәбрикләү сүзен әйтү өчен милли эшләр буенча директор урынбасары Мәхмүтова Рәсимә Сәмигулла кызына бирәбез.

— Рәсимә Сәмигулловна рәхим итегез!.

( Котлау сүзләре).

1нче  алып баручы:

Гомерләрегез булсын бәхетле, 
Бәхетләрегез булсын гомерле. 
Җирдә булган бөтен изгелекне 
Бирсен Ходай сезгә бу көнне! 

— Рәшит абый, сезне шушы күркәм бәйрәмегез белән котлап 5 нче сыйныф кызлары кичәбезне башлап җибәрәләр.

(Бию башкарыла).

2нче  алып баручы:

— Ә хәзер Рәшит абыйның биографиясенә тукталып китик. Ул 1949 нчы елның 7 октяберендә Кукмара районы Янил авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбендә балалар укыта, шәһәр профтехучилищесында директор урынбасары, заводта мастер булып эшли.

1нче  алып баручы:

1975 елда беренче китабы чыга. 1979 елда Чаллыга күченеп килә. КАМАЗда диспетчеры, оператор була. 1987-89 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.”Таң йолдызы” газетасында әдәби хезмәткәр, “КАМАЗ” газета-китап нәшриятында редактор, “Аргамак” журналында җаваплы секретарь хезмәтләрен башкара.

Шул төзелеш рухына кереп киткән, шагыйрь җаны бу вакыйгаларга битараф кала алмый. Шунлыктан аның 1986 «Ак әкият» исемле җыентыгы  дөнья күрә.

— Шушы җыентыгына кергән «Төзүчеләр» шигыре белән безне 2 нче  сыйныф укучысы  Әхмәдиева Айзилә    таныштырыр. Рәхим ит,  Айзилә.

(«Төзүчеләр» шигыре башкарыла. )

2нче  алып баручы:

— 4 шигырь китап авторы буларак, аны 1985 елда Татарстан һәм СССР язучылары оешмасына кабул итәләр. Рәшит абый Бәшәр 1985 елдан СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты,  Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале  белән бүләкләнде(2005).

    Рәшит Бәшәр- унике китап авторы. Соңгы елларда гына да бер-бер артлы ике китап чыгарды: “Җәй кызы” (2008), “Йолдызлы тай” (2008). Әлеге китаплар әдәби казанышлар буларак кабул ителде.

1нче  алып баручы:

— Безгә хәзер 3 нче сыйныф укучысы Зинятов Альберт «Танышу» исемле шигырен сөйләп китәр.

( «Танышу» шигыре).

2нче  алып баручы:

 — Балачак! Серле, могҗизалы дөнья! Бу дөнья үзенә теләсә кемне кабул итми. Җанында игелек, шәфкать  тулып торган, сабыйларның үзләредәй ихлас-саф күңелле  кеше генә балачак илендә гомере буе үз кеше булып яши. Шундый сирәк бәхетлеләрнең берсе – сабыйлар күңеленә шигъри сүз булып үтеп керүче Рәшит абый Бәшәр. Аны тыңлыйлар,беләләр, яраталар.

Безгә 1 нче сыйныф укучысы Нургалиева Наилә «Эш» шигырен сөйләп китер.

2нче  алып баручы:

Шул тылсымлы, могҗизалы шигърият дөньясына без сезнең белән юл тотабыз.

— Юлыбыз моңлы, күңелле булсын өчен 6 нчы сыйныф кызлары җыр бүләк итәләр. (Җыр башкарыла).

1нче  алып баручы:

— Рәшит абый, милли җанлы кеше, чөнки ул үз телен, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен бик күп көч бирә. Ул үзенең максаты итеп: балаларның кечкенәдән ана телен, гореф-гадәтләрне белеп үсүен  куя.

— Рәшит абый, безнең укучылар үз телләрен, диннәрен яратып, горурланып, хөрмәт итеп яшиләр.

— Моны сезгә хәзер, безнең  батыр татар егетләребез сезнең шигырьләрегез аша күрсәтерләр. Бирегә егетләребезне чакырабыз.

( 3-4 укучы «Мин татар егете», «Намаз», «Без» шигырьләрен сөйлиләр).

2нче  алып баручы:

Рәшит абый, сезнең турында, иҗатыгыз турында каләмдәшләрегез күп кенә җылы сүзләр яза. Безнең укучыларыбызда ишетсеннәр әле. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, иҗат итүче язучы

Айгөл апа Әхмәтгалиева  «Тугърылык» исемле  мәкаләсендә болай ди:

Шигырьнең тәрбияви көче—гап-гади сүз белән тылсымлы рәсем ясый белүдә, шул рәсем аша сабый күңелендә матурлыкка, табигать могҗизасына соклану уятуда. Рәшит Бәшәр үзенең рәсем-шигырьләреңдә төрле «төстәге» сүзләр ярдәмендә шулкадәр камил картина тудырырга сәләтле».

2нче  алып баручы:

Филология фәннәре докторы,  Равия апа Абдуллина, «Үзенчәлекле язучы» мәкаләсендә мондый сүзләр язган:

 Рәшит Бәшәрнең авыл агайлары телен тасвирлаган җөмләләре шундый табигый һәм җор-ипле булып ага, үзеңнән-үзе: «Каян табып бетерде микән Бәшәр халык сөйләмендәге мондый җәүһәрләрне?» — дип уйлап куясың.

1нче  алып баручы:

Танылган балалар язучы Роберт абый Миңнуллин,  рәсми сайтында алдагы сүзләрне язган:

— Рәшит Бәшәрнең шигырьләренә балаларның үзләре кебек үк хәрәкәтчәнлек хас. Аның җиләкләре дә йөгерешә, Акбае да бертуктаусыз чабып йөри. чиләкләре дә биеп тора, ай нуры да балык булып күлгә чума, чәчәкләр дә җитәкләшеп елга артыннан чаба.

2нче  алып баручы:

— Менә нинди тылсымга ия икән Рәшит абый сезнең иҗат җимешләрегез. Әгәрдә мондый күренешне китаптан укып түгел, биредә күрсәң тагын да күңеллерәк булыр иде.

1нче  алып баручы:

— Безнең бит 4 нче сыйныф укучылары Рәшит абыйның «Урман җыры» исемле әкиятеннән өзек әзерләгәннәр, әйдгез бирегә аларны чакырыйк. (Әкиятне сәхләштерү)

2 нче  алып баручы:

Юбилярыбыз гади шагыйрь генә түгел шул! Рәшит абый СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты,  Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе.

1нче  алып баручы:

— Нинди олы исемнәр! Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк.

     Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр.

2 нче  алып баручы:

     Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте. Күренекле шагыйребезнең күпме китабына сыйган һәрбер шигыре, ул шигырьләрнең һәрбер юлы – киләчәк буыннарга васыять булып калырлык олы мирас.

— Ә хәзер бирегә без 5 нче сыйныф укучысы Идиятуллина Регинаны чакырабыз. (Бию)

1нче  алып баручы:

Рәшит абый, сез начар гадәтләргә дә игътибар итми калмыйсыз, тәнкыйтьлисез. Менә 10 нчы сыйныф укучыларын тыңлап карыйк әле.

( 10 нчы сыйныф укучылары чыгыш ясый).

2 нче  алып баручы:

   — Күргәнебезчә, Рәшит абый, тормышның гыйбрәтле һәм көлкеле якларын эләктереп кенә аласыз да, нечкә юморлы, фәлсәфи мәгънәле шигырьгә әйләндерәсез. Әлбәттә, мондый талант кешегә Аллаһы тарафыннан тумыштан бирелә торгандыр. Менә үзегезгә сүз бирик әле: гүзәл Кукмара якларыннан киләме шигъри куәтнең тулып – ташып агуы, нәсел-ыруыгызга, әти-әниегезгә барып тоташамы?

— Шул турыда үзегездән ишетәсе килә. Рәхим итегез! Балаларга нинди әйтер сүзләрегез бар?

2нче  алып баручы:

— Рәшит абый , укучыларыбызның сезгә әзерләгән сораулары да бар?

1нче  алып баручы:

— Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Рәшит абый. Очрашуны сезнең «Бәхет» шигыре белән тәмамлау өчен сүзне 3 нче сыйныф укучысына Нуртдинова Алинәгә бирәбез.

( «Бәхет» шигырен сөйләү).

2нче  алып баручы:

— Рәшит абый! Бүген безнең мәктәпкә килгәнегез өчен рәхмәт. Сездән тагын да яңадан – яңа шигырьләр көтеп калабыз. Тагын бер тапкыр үткән юбилеегыз белән. Сезне үзебезнең мәктәбебездә кунакта тагын көтеп калабыз.

  1. Рәшит абый, сез үзегезнең һөнәрегезне башка һөнәргә алыштырыр идегезме?
  1. Сезнең гаиләдә тагын кем шигырьләр яза?
  1. Сезнең яраткан татар язучылары бармы?
  1. Беренче шигырегез ничек аталган иде?
  1. Сез мәктәптә ничек укыдыгыз?

Язучылар белән очрашу.

Урыны, вакыты: 2 февраль, 13:00.

Менделеев шәһәре,

Балалар иҗат үзәге (Габдулла Тукай урамы, 6нчы йорт)

Алыпбаручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Балачак илендә”дипаталганкичәбезнебашларгарөхсәтитегез.Бүгенбездәкунакта:

  • Татарстанның атказанган мэдэният хезмәткәре, язучы, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Г. Исхакый исемендәге премия иясе, Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе — Факил Миннемөхәммәт улы Сафин,

  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясеРәшит абый Бәшәр,

  • Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, шагыйрә Әлфия апа Ситдыйкова.

  • Татарстан Республикасаның атказанган мәдәният хезмәткәре, филолгия фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия университеты доценты, танылган җырчы Дания апа Сибгатуллина

Кунакларыбызны сәламләү өчен сүзне Балалар иҗат үзәге директоры Айдар Нәгыйм улы Сәфәргалинга бирәбез.

Сүз Сәфәргалин А.Н.

Сүзне Менделеев муниципаль районы депутаты, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре Рөстәм Исмәгыйл улы Гафаровка бирәбез

Сүз Гафаров Р.И.

Туган як! Туганҗир! Тугантуфрак! Туганйорт! Бусүзләрһәркешенеңйөрәгенәиңякын, иңкадерлесүзләр. СиндәгенәчишмәләрнеңКөмешикәнсулары. Уйларымданичәнче кат УрыймКалмыябуйларын —дипяза автор үзенеңтуганягытурында.

ГүзәлӘмәкәйавылы. Татарстан чигендәгесихрипочмак.Факилабыйныңгомерҗебе шушыҗирләрдәнбашлана. МөслимрайонынакергәнӘмәкәйавылындатуа. Бүгенгекөндәултанылган прозаик , шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбиятгалиме, публицист, ГаязИсхакыйисемендәге премия лауреаты.

Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. “Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗаты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

  • Ф.Сафин “Туган җиреңне зурла!” (Галлямова Дилия 4 сыйныф).

  • Ф.Сафин”Без-татар балалары” (Нургалиева Ралина 5 сыйныф).

  • Ф.Сафин “Тәмле сүзләр” (Тухбатова Зөлфия)

  • Ф.Сафин “Китап укыганда” (Зиганшина Камилла 2 сыйныф).

  • 7 нче мәктәп укучылары башкаруында җыр “Туган телдә җырыбыз”. Ф.Сафин сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе

Ф.Сафинга сүз бирелә.

Алып баручы

Үз максатым, үзем яулар үрем,

Үзем генә җырлар җырым бар.

Җәйдә явам тансык яңгыр булып,

Көздә –яфрак, кышта – ап-ак кар

дип яза Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова

Хөрмәтле кунагыбыз Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа.
Әлфия Ситдыйкова 1964 елда Күҗәкә авылы сигезьеллык мәктәбенә укырга керә һәм аны 1972 елда тәмамлый. Аннан соң ул белем алуны Пучы авылы урта мәктәбендә дәвам итә һәм 1974 елда кулга өлгергәнлек аттестаты ала.
Ә.Ситдыйкова 1975–1978 елларда Чаллы шәһәренә килеп, КамАЗның двигательләр заводына йөк төягеч машина йөртүче булып эшли.
 1996–2000 елларда Чаллы шәһәренең «Шушма» коммерция кибетендә сатучы булып хезмәт итә.
Ә.Ситдыйкова хезмәт юлын «Чаллы-ТВ» шәһәр телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосында дәвам итә. 2006 елга кадәр – музыкаль мөхәррир, 2006 елдан өлкән корреспондент булып эшли.

Аның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1977 елда Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Кама таңнары» газетасында басыла. 1979 елда аның «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында шигырьләре дөнья күрә.
Ә.Ситдыйкованың тәүге китабы («Йөрәгемә яфрак сыена») 2003 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул унга якын китап авторы.
2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Два родника родной земли= Туган якның ике чишмәсе» дип исемләнгән поэтик тәрҗемәләр китабы нәшер ителә.«Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Актаныш таңнары» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналларында шагыйрәнең язмалары әледән-әле басылып чыга тора.
Ә.Ситдыйкова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

  • Ә. Ситдыйкова “Биюче атлар”( Нургалиева Сабина 2 сыйныф).

  • Ә. Ситдыйкова”Башмаклар” (Тухбатова Илүзә 3 сыйныф)

  • Ә. Ситдыйкова “Капчык киеп йөгерү” (Гатауллина Чулпан 2 сыйныф).

Ә.Ситдыйковага сүз бирелә.

Җырлый Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Дания Сибгатуллина

Алып баручы:

Аның язган шигырьләре

 Күптән таныш безгә дә 

Аның уттай язулары 

Калдырмас безне читтә

Янып тора дәрт учагы, 

Каткан бәгырьләрне эретә. 

Ташкын кебек,гөрләп-гөрләп 

Чип-чиста уйлар ага.

1Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Яшел нарат чайкалган Ак томанлы үрләрем, Мәмрәп пешкән җиләкле Кара урман түрләрем – Туган-үскән җирләрем. Кашларыннан чык коеп Җай тирбәлгән гөлләрем, “Туган тел” не көйләген Ак биләүле өйләрем – Туып-үскән илләрем. Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республика-сының Кукмара районы Яңил авылында крәстиян гаиләсендә туа. Иң беренче «Коега төшкән ай» шигыре 7 яшьтә язылып, район газетасында басылып чыга. “Яшь ленинчы” гәзите, “Ялкын” журналы оештырган әдәби конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыга. Р.Бәшәр бүгенге көндә балалар өчен чыккан 12 китап авторы ул. .. Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы hәм укыту бүлеге мөдире (1972-1975); Лениногорск шәhәренең 32 номерлы профессиональ-техник училище- сында мөдир урынбасары (1975-1976);“Ильич васыятьләре” исемле район газетасында коррек- тор (1977). 1987–1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайткач, Чаллы шәһәрендәге «Таң йолдызы» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 1996 елдан «Аргамак» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип һәм 2001 елдан «Аргамак»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшлиениногорск тимер-бетон җиhазлар заводында мастер (1977-1979) хезмәтләрен башкара.

  • Р.Бәшәр “Июнь” (Заитова Зарина 4 сыйныф)

  • Р.Бәшәр “Чишмә” (Пластинина София 2 сыйныф).

  • Р.Бәшәр”Бу урманда” (Валеева Самира 3 сыйныф).

Р.Бәшәргә сүз бирелә.

Җырлый Айдар Сәфәргалин

Алып баручы: Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләрчөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очрашабыз. Сүзне Бөтендөнья Татар конгрессының Менделеев районы бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Галиева Лилия Федоровнага бирәбез.

Сүз Галиева Л. Ф.

Сүзне Менделеев муниципаль районы татар китапханәсенең китапханәчесе Гөлназ Рафкиловнага сүзне бирәбез.

Сүз Гөлназ Рафкиловна

Алып баручы: Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз! Барыгызны күмәк фотога чакырабыз!

Язучылар белән очрашу. (сценарий)

Музыка

Бадриев Марк шигыре

Язучылар белән очрашу

1 алып баручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Бер күрешү үзе-бер гомер “ дип аталган кичәбезне башларга рөхсәт итегез.Бүген бездә кунакта Факил абый Сафин, Айдар Хәлим, Данил Салихов………………………………………………………………………………………

2 алып баручы:

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган йорт! Бу сүзләр һәр кешенең йөрәгенә иң якын, иң кадерле сүзләр. Синдә генә чишмәләрнең Көмеш икән сулары. Уйларымда ничәнче кат Урыйм Калмыя буйларын —дип яза автор үзенең туган ягы турында.

1алып баручы:

Гүзәл Әмәкәй авылы. Татарстан чигендәге сихри почмак.Факил абыйның гомер җебе шушы җирләрдән башлана. Мөслим районына кергән Әмәкәй авылында туа. Бүгенге көндә ул танылган прозаик , шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

 2 алып баручы:

Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. “Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

1 алып баручы:

Факил абыйның һәр яңа әсәре- безнең өчен рухи азык.Аның шигъриятенә дөньяга тәнкыйди караш, сатира-юморның тыгыз бәйләнеше хас. Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле.

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.

2Алып баручы: Ә бит Айдар Хәлим 1993 елда Факил ага Сафин турында болай дип язган иде :”Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме- соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит “ .Ә бит айдар Хәлим бүген безнең кунагыбыз.

лып баручы: А.Хәлим әдәбиятыбызның байрагын күтәреп алып китүче  ышанычлы кулларының берсе. Ул Башкортстан республикасы Миякә районы, Бәләкәй Кәркәле авылында дөньяга килә. Айдар Нәҗметдин улы Хәлимов шагыйрь, язучы, публицист, драматург . Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

2.Алып баручы:

“Әмма шагыйрьнең, әдипнең киләчәге аның танылган булуы белән генә бәйләнмәгән. Күбрәк ул милләтнең үзенең булганлыгы һәм булуы белән бәйләнгән. Шуңа күрә, мин исән чагымда «тарихта үземне булдыру» түгел, анда милләтне булдыру өчен көрәштем һәм чамасыз күп кан һәм көч түктем. Милләт булсын! Бу — иң мөһиме. Милләт булса, без дә булырбыз, Алла-һы боерса. Милләт булмый икән, без була алмыйбыз. Без ул чакта беркемгә дә кирәкмибез”- ди Айдар Хәлим үзенең күңел сәхифәсендә.

1.Алып баручы:Чыннан да милләт булса без дә булабыз! Айдар Хәлимнең

«Өч аяклы ат» фильмы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә катнашып, йөздән артык әсәр арасында җиңеп, унлыкка керүе билгеле булды. Бу вакыйга татар киносын сөючеләр өчен аеруча зур куаныч китерде. Аның дөньяга танылу көнен татар киносы туу көне буларак билгеләп куйдылар.

Милләт турында шигырь: Айдар Хәлим

Тамыр көлләре

Кыз:Зилә

Бу төбәктә тайга шаулаганын

Кемнәр, ничек искә алырлар? —

Ул шаулардан инде җилләр искән,

Тау-тау булып яна тамырлар.

Яна тамырларда алтын дастан,

Дастаннарда кавем тарихы,

Тарихларда яна Җир өмете.

Өметләрдә нәрсә? —

Барысы!

Тамырларда яна батырлыклар,

Батырлыкта — синең намусың,

Намусыңда яна горурлыгың,

Горурлыкта — олы язмышың.

Тамырларда мәхәббәтләр яна,

Мәхәббәттә яна җыр моңы,

Кыз:Лилия

Җыр моңында яна кеше дигән

Гали затның бөтен зурлыгы.

Яна тамыр! Тамыркайлар яна!

Күккә карап нәгърә орырлык —

Көлләр булып кала тамырлардан

Мең буынга җитәр бер хурлык.

Үзәк өзгеч бер хатирә булыр

Тайгаларның тере яңгыры…

…Язмышларга ургый-ургый дулый

Вәхшәт туе — Тамыр Яндыру.

Тарихларны Вакыт җилләрендә

Карарлар да бер көн җилгәреп —

Офыкларны каплар кара көлләр —

Хурлык көле — Тамыр көлләре…

2Алып баручы:

Аның язган шигырьләре Күптән таныш безгә дә Аның уттай язулары Калдырмас безне читтә Янып тора дәрт учагы, Каткан бәгырьләрне эретә. Ташкын кебек,гөрләп-гөрләп Чип-чиста уйлар ага.

1Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Данил Хәбибрахман улы Салихов.Ул безнең ут күршебез Актаныш районы Киров совхозында туган. Данил Салихов- актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга

2Алып баручы: Данил Салихов 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе . Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2014).

1Алып баручы: Соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Мөгезле Мәүлихан», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.

2.Алып баручы: Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләр, чөнки якташыбыз прозаик Факил Сафин , шагыйрь, язучы Айдар Хәлимов, Драматург данил Салихов бүген безнең мәктәптә кунакта.

1.Алып баручы: Быел 2015 ел әдәдият елы итеп игълан ителде. Әдәбият елы! Безгә, әдәбиятны язмыш иткәннәргә, ниндидер дәрт өсти сыман бу. Барыбызга да мәгълүм: матур әдәбият — сәнгать, аның бер төре ул. Әдәбият тормыш-чынбарлыкка өйрәтеп тора, ләкин аны кабатламый, ул чынбарлыкка охшаган да, охшамаган да; үзе бер хыял, теләк-омтылышлар  дөньясы булып иҗат ителә. Язучы хыялы-акылы, белеме, тормыш тәҗрибәсе, бәясе, идеаллары, хис-кичерешләре тудырган һәм кабул итә алган дәрәҗәдә укучы үзләштергән серле дөнья ул.

2Алып баручы: Менә без бәхетле, чөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очраштык.

1Алып баручы:Сүзне озын-озакка сузмыйча , аларның үзләренә бирик әле.Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны үзләреннән ишетик. Рәхим итегез.

Кунаклар сөйли (Алар сөйләгәч)

2Алып баручы: Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

1 алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз Сезгә теләкләребез:Сөйләр сүзләрегез -ялкын булсын,Ерак юлларыгыз-якын булсын,Биргән киңәшегез -алтын булсын,Тормыш коралыгыз -Акыл булсын!

2 алып баручы: Сезнең эшне өлге итеп алып,Тормыш юлын матур үтәрбез.Изге уйны, изге гамәлләрнеҮзебезгә маяк итәрбез!

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.vJJJJKKOIOUIUUYYTYHIOIIOIOOOOKLLмма

1 укучы 1 шаяячФфя1111УУУУ 1ууууҺЯгыйрьнең, әдипнең

Поделитесь с коллегами:

Талантлы син, Борай җирем!

(Якташ язучылар белән очрашу кичәсе)

Максатлар:

— Укучыларны Борай язучыларының тормышлары һәм иҗатлары белән таныштыру,

— Туган як язучыларының әсәрләре аша укучыларда туган илгә, туган җиргә, туган авылларына карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кичә барышы.

Алып баручы: Исәнмесез, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн!

Борай — безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның төньягында урнашкан. Районыбыз территориясе буенча агучы Танып елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Без бүген үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән шагыйрьләр, язучылар турында сөйләшербез, аларның туган як турында язган шигырьләре, әсәрләре белән танышырбыз.

Әйе, районыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре якташ шагыйрь-язучыларыбыз: Фәнзия Максютова, Рафига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Алия Хәйруллина. Без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле. Кичәбезне ачык дип игълан итәбез.

  1. Кайда гына яшәсәң дә,

Искәеңдә тот әле:

Тамырыбыз бик тирәннән —

Без Борайдан бит әле! — дип язган шагыйрәбез Рафига Усманова.

Берничә китап авторы, шагыйрә Рафига Усманова — Башкортстан Язучылар берлегенең һәм шулай ук Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Сүз сезгә, Рафига апа, рәхим итегез.

(Рафига Усманова чыгышы)

Күптән түгел Рафига апа үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы алды. Без дә бик күп котлауларга һәм изге теләкләргә кушылып, үзебезнең кечкенә истәлекле бүләгебезне тапшырабыз.

( Бүләк тапшыру)

Музыкаль бүләк итеп гимназиябызның укытучысы Абубакирова Зилә Мәгънәви кызы башкаруында юбиляр сүзләренә язылган җыр тыңлыйбыз.

(Җыр)

  1. Агыйделкәй-Танып арасында
    Газиз төяк — үскән җиргенәм,
    Агыйделкәй ак канатын кага,
    Танып яры — чәчәк гөл генә.

Бу сүзләр белән безнең икенче кунагыбыз, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нәфисә Хәбибдиярова туган илебезгә булган мәхәббәтен, горурлык хисен күрсәтә. Әйдәгез әле, әдибә белән якынрак танышыйк. Сүз сезгә, Нәфисә апа.

(Н.Хәбибдиярова чыгышы)

Нәфисә апа, сезнең авылдашыгыз Бадрак кызы Зарипова Гөлназның җыры сезнең күңелегезгә хуш килер дип уйлыйбыз.

(Җыр)

  1. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, шулай ук, озак еллар мәдәният учагында кайнаган Алия Хәйруллина чираттагы кунагыбыз. Ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык Мәгарифе отличнигы. Алия апа, рәхим итегез. Сүзне сезгә бирәбез.

  1. Келәм чигәм нәфис җепләр белән,

Чигәм аны чагу төсләрдән.

Энәм узган урау юлларыма

Күңелем бизәкләре өстәлгән.

— Бу сүзләрнең иясе, шулай ук, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, яраткан шагыйрәбез Фәнзия Максютова. Рәхим итегез, Фәнзия апа.

(Ф.Максютова чыгышы)

Ә хәзер бүгенге кичәбездә катнашучыларга Районыбызның Мәдәниятен күтәрүгә зур көч салган, моңлы, дәртле, талантлы Флүс Нәзәгат улы Шәрифҗанов музыкаль сәламен тапшыра.

(Ф.Шарифҗанов чыгышы)

А.Б. Хөрмәтле кунакларыбыз, сез — бөек шәхесләр. Сезнең йөрәк түреннән чыккан әсәрләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын алып тора. Бүген без сезне ихластан тыңладык. Киләсе очрашу чарабызда сезнең шигырьләрегезне, җырларыгызны укучыларыбыз башкаруында да ишеттерербез дип ышандырабыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.

Студентлар бел?н очрашу (сценарий)

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы
Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе
Төрле һөнәр ияләре, студентлар белән традицион очрашу
Төзеде тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары Султанова Тәнзилә Равис кызы
Тат.Бүләр,2017
Кичә өч өлештән тора:
Слайд-шоу “Мәктәп фотоаъбомы”
«Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә» дип аталган чын күңелдән сөйләшү (төрле тармакларда эшләүче укучыларыбыз белән сөйләшү)
Студентлар белән сөйләшү.
«Акыл — тезген, белем — ат» дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.
1алып баручы:
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын!
2алып баручы:
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын…
Очрашуга килүчеләрне сәламләп җырлый_______________________________
1 а.б. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм — очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Исламов Илсур Мәгъфүрҗан улына бирәбез.
1 а.б. Кайда да булса, кайчан да булса,Бер күрешү— үзе бер шифа.10-20 ел үткәннән соң да,Бер күрешеп, сөйләшик әле, Елашыйк та, җырлашыйк әле.
2а.б. Бер күрешү— үзе бер шифа дип,Эч серләрне сөйләшик әле,Хәсрәтләрне уртаклашыпШатлыкларны бүлешик әле,Күңелләрне бушатыйк әле,Классташлар, очрашыйк әле.
__________________________________________________
1 а.б. Күп кенә әйберләрнең могҗизалы үзенчәлеге бар — кешеләргә хәтерне кайтару, күңелдәге якты истәлекләрнең, кабатланмас мизгелләрнең шатлыгын бүләк итү.
2 а.б. Ә инде без үткәннәребезгә кире кайтканда, үзебезгә таяныч, терәк эзләгәндә, әлбәттә мәктәп фотоальбомын ачабыз.
1 а.б Безнең мәктәп фотоальбомы мәктәп тормышының төрле мизгелләрен саклый . Фотоальбомдагы җитешсезлекләрне күреп ачулы йөзләр ясамагыз зинһар, мәктәп елларында сез нинди булгансыз, сез шуларны күрерсез. Безнең белән елмаегыз. Игътибар — без төшерәбез!
«Мәктәп фотоальбомы» фильм күрсәтелә
1алып баручы:
Бүгенге очрашу кичәбезгә төрле һөнәр ияләре, студентлар җыелды.
Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,
Берәүләре солдат булып илне саклый,
Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,
Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.
Берәүләре белем бирә балаларга,
Берәүләре нигез сала калаларга,
Берәүләре газет-журнал чыгаралар
Бу тормышта үз юлларын табалар.
2алып баручы:
Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да, шулай ук инде тормышта үз юлларын табып, төрле тармакларда эшли башлаган элеккеге укучыларыбыз да бар.
1алып баручы:
Иң беренче әле күптән түгел генә югары уку йортларын тәмамлап төрле профессия үзләштергән укучыларыбызны сәхнәбез түренә чакырабыз:. Аларның безнең укучыларга , укытучыларга нинди әйтер сүзләре бар икән, рәхим итегез. Кунакларга сүз бирелә.
2 а.б. Ә хәзер, безнең чыгарылыш укучыларыбыз үзләренең мәктәп елларын ничек истә калдырдылар икәнен белеп китик әле: — Сез укырга кергән елның 1 сентябрендә нинди һава торышы иде?
Беренче укытучыгызның исеме ничек? Сез аны нинди итеп истә калдырдыгыз?
3 класста бер парта артында кем белән утырдыгыз?
Сезнең яртакан фәнегез һәм яраткан укытучыгыз.
Сез 11 класста вакытта классыгызда ничә укучы иде?
Класс җитәкчегезнең туган көне кайчан?
Чыгарылыш экзаменында рус теленнән нинди темага сочинение яздыгыз?
Мәктәп тормышыннан иң истә калган, иң кызыклы вакыйганы сөйләп үтсәгез иде.
————————————————————
1 а.б. 1 алып баручы:
Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр.
Кем кайда ниндидер сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган…
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Соңгы елларда гына 11 сыйныфны тәмамлаган укучыларга сүз бирик әле, рәхим итегез!
2 а.б. Узган уку елында гына 11 сыйныфны тәмамлаган
2011 елгы чыгарылыш : (кемнәр кайта …)
2010 елгы чыгарылыш _———-, _2009, 2008___
2 а.б. Үзегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде, укырга кергәндә нинди авырлыкларга очрадыгыз? Безнең укучыларга нинди киңәшләрегез бар?
1 а.б. Узган 2012 елда нинди истә калырлык вакыйгаларыгыз булды? Киләчәккә планнарыгыз нинди?
2 а.б. Ә хәзер без сезне «Акыл — тезген, белем — ат» дип исемләнгән шаян интеллектуаль уенга чакырабыз.
Сәхнәгә 2 команда чакырыла: 1 команда : 2008-2010 елгы чыгарылыш, 2 команда – 2011-2012 елгы чыгарылыш. Бәйге булгач жюри кирәк булачак. Жюри членнары чакырыла.
1 нче конкурс: «Традицион разминка»:
Югары Кибәхуҗа авылында мәктәп ачылуга ничә ел булды?
Яңа мәктәп бинасы ничәнче елда төзелгән?
Иң беренче укытучың кем исемле иде?
Мәктәптә ничә кабинет?
Нәрсәне әзерләп була, ләкин ашап булмый? (дәрес)
Нинди әкияттә геройга өч тапкыр һөҗүм ясала, ләкин дүртенчесендә генә ул һәлак була? (колобок)
Кайсы фәннән беренче бишлегезне алдыгыз?
Ни өчен икелеләр алдыгыз?
Иң яраткан фәнегез?
Мәктәп ашханәсендә иң яратып ашаган ризыгыгыз?
Беренче класста сумкагызга уенчык тыгып йөри идегезме?
Кызларның чәченнән тарта идегезме?
Соңгы дәресегез нинди дәрес иде?2 Разминка тәмамланды. Дәреснең төп темасына күчәбез — «Тапкырлар бәйгесе». (слайдта)
Тарихи шәхесләр, йолдызлар 5 10 15 20 25 30
Бөек математика илендә 5 10 15 20 25 30
Җыр-кешенең юлдашы 5 10 15 20 25 30
Биология 5 10 15 20 25 30
География 5 10 15 20 25 30
Номинацияләрне һәм очконы команда үзе сайлый.
1.Тарихи шәхесләр, йолдызлар.
5 балл. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы , композитор, Югары Кибәхуҗа авылы егете. (Фәрит Хатыйпов)
10 балл. Профессор, КДУ ның журналистика, социология, психологияфакультеты деканы, Ю.Кибәхуҗа авылы егете. (Васил Гарифуллин)15 балл. Күренекле язучы, Татарстан республикасының Габдулла Тукайисемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,якташыбыз, «Язгы аҗаган» романы авторы. {Мәхмүт Хәсәнов)20 балл. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халык артисткасы,Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җырчы {Венера Ганиева)25 балл. Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе,профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ТатарстанФәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, Олы Кибәхуҗаавылында туган. {Яхъя Абдуллин)%
30 балл. Мәшһүр актер. ТАССР, РСФСР, СССР халык артисты. ГКамал исемендәге татар дәүләт академия театрында реалистик традицияләрне үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә, Саба районыннан. (Ш.Биктимиров)
2.Бөек математиклар илендә.
5 балл. Евклидның «Башлангычлар»дип аталган хезмәте багышланган…А. Геометриягә.В. Географиягә.
С. Сәяхәтләргә.Д . Арифметикага
10 балл. Кайсы фән турыдан туры математикага кагылмый?
А. Алгебра.В. Тригонометрия.
С. Комбинаторика.Д. Механика.
15 балл. Пифагор тоеремасы.
А. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары суммасына тигез.
Б. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары аермасына тигез.
В. Турыпочмаклы өчпочмакның катетларының суммасы гипотенузага тигез.
Г. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының суммасына тигез.
20 балл. Кайсы саннар египет өчпочмагы якларына туры килә?А. 10, 15,20.В. 3,4,5.
С. 1,2,3.Д. 7,8,11.
25 балл. «Конус» сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?А. Түгәрәк пирамида.В. Чыршы күркәсе.
С. Нарат күркәсе.Д Колпак.
30 балл. Бу грек сәүдәгәре, египет пирамидасы шәүләсен һәм таяк шәүләсен үлчәп һәм үзенең охшашлык турында теоремаларын кулланып, пирамида биеклеген үлчәгән.
А. Евклид.В. Архимед.
С. Фалес.Д Пифагор.
3. Җыр — кешенең юлдашы.
5 балл. Көйне танырга. («Казан кичләре”)
10 балл. Көйне танырга һәм кушылып җырларга. («Яшьлегем чишмәләре»)
15 балл. Бер куплет җыр җырларга: — гашыйк булган кеше кебек
90 яшьлек бабай кебек
кечкенә бала кебек
марш кебек
бишек җыры кебек
20 балл. Түбәндәге шигырь юлларын көйгә салырга:
Дуслар җыр сузалар һәр якта
Дус булып яшәве күңелле!
һәм сезгә кушылып бакчалар
Җырлыйлар, бииләр шикелле.
25 балл. Бирелгән рифмага җыр чыгарырга: мәктәп-тәмләп
30 балл. Җырның авторларын әйт. («Ак каен » җыры. Зиннур Сафиуллин көе, Әзһәр Зәйни сүзләре)
Биология
5 балл. Нәрсә ул «Кызыл китап», {әз калган үсемлек, хайваннарны туплаган
китап).
10 балл. Эссе һавада ничек йөрергә:
а)трусиктан гына
б)ак киемнән (кояш нурларын кире кайтара)
в)кара киемнән
г)шләпәдән
15 балл. Нинди «тере барометрларын» беләсез? {энә карагы, күбәләк, бал кортлары, май коңгызы, кычыткан күбәләге н.б.)
20 балл. Нинди кошлар ел дәвамында төсләрен өч тапкыр алмаштыралар? (ак кыр тавыклары)
25 балл. Сәяхәтчеләр ни өчен банка белән суга бака салып үзләре белән йөрткәннәр? {нава торышын белергә)
30 балл. Борынгы заманнарда 7 металл гына бар дип уйлаганнар. Бу нинди металлар? (алтын, көмеш, бакыр, аккургаш, кургаш, тимер, терекөмеш).
География.
5 балл. Чиге күренеп торса да барып җитеп булмый, {офык)
10 балл. У белән язсаң тау була (Урал)
А белән язсаң диңгез була (Арал)
15 балл. Космостагы кешеләр җирдәге меридианнарны, параллельләрне күрәләрме? (юк, картада гына)
20 балл. Американы кем ачкан? (Х.Колумб)
25 балл. Җирнең шар формасында икәнлеген раслаучы борынгы грек философы (Аристотель)
30 балл. «Бабай бүреге йөз ямау» табышмагы нәрсә турында (глобус)
______________________________________________
1 а.б. Әйдәгез үткәннәргә кайтып килик әле бер. Күз алдына китерегез, иртә, сез тәмле төшләр күреп йоклап ятасыз, кинәт будильник шалтырый башлады. Мәктәпкә барырга вакыт җиткән. Ләкин бит әле татлы йоклый идең. Торырга кирәк дип катырак кычкыра будильник.Тагын биш кенә минут! Нинди биш минут! Кеше тавышы белән кычкыра будильник. Ай, ходаем, мин йоклап калганмын! Гаебегезне таныгыз! Хәзер курыкмыйча әйтергә була. Сезнең күбегезнең шулай булганы бар! Мәктәп сумкасын өстәлдән ризык алып ашый, ашый, кабалана, кабалана тутырганыгыз бардыр, шулай бит.
2 а.б. Менә шуларны искә төшереп без чираттагы  конкурсны тәкъдим итәбез : «Ашыга, ашыга» дип атала.
Сезгә шул алтын чорларны искә төшереп эстафетада катнашырга чакырабыз. Бу эстафета барышында йөгерергә дә, сикерергә дә туры килмәячәк. Мәсьәлә бик гади – кулдан кулга бирә бирә, мәктәп әйберләрен сумкага әйбәтләп кенә тутырырга, шул ук вакытта берәр алма ашап өлгерергә.
(Ике өстәлгә мәктәп сумкалары, пеналлар, ручкалар, карандашлар, дәреслекләр, линейкалар, уенчыклар, алмалар һ.б.)
1 а.б. Җиңделәр… Ләкин аңлашылмый , ни өчен сумкага уенчыклар тутырдыгыз? Дөрес, ашыкканда ниләр генә эшләмисең, шулай бит.
2 а.б. Ярар, сумканы тутырдык, башка шапканы үтеп барышлый гына кия, кия очабыз гына, ләкин без бит инде хәзер сонга калдык. Укытучы сорый инде хәзер: “Ник соңга калдың?” Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, сочинение язганда шулай оста булырга кирәк иде дә бит.
Конкурс “Син кайда булдың?”
1 а.б. Командадан ике катнашучы. Берсе пантомима ярдәмендә карточкадагы ситуацияне аңлата, икенчесе карый һәм телдән сөйләп карый. Аннары әзер вариант белән чагыштырабыз. Текстка якынрак булса яхшырак. (1. Столоваяда идем. 2. Будильник уятмаган. 3. Компьютерда утырдым)
2 а.б. Без сезне физкультура дәресенә чакырабыз. (5 урындык куела, һәр командадан 6 катнашучы, бию көе беткәч утыралар)
Жюри нәтиҗә ясый.
2 алып баручы:
Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар, Канат ярган туган ояны. Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат Мәктәпкә дип килегез тагы!
1 алып баручы: Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр. Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз, Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!



Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческий праздник сообщение
  • Який сьогодні праздник
  • Языческий праздник славян ивана купала
  • Який сегодня праздник
  • Языческий праздник семик