Яжа ел б?йр?мен? татарча сценарий балалар бакчасы

Яңа ел  бәйрәменә багышланган сценарий  конспекты (уртанчылар төркеме)

“Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы”

Хуш киләсең  Яңа ел!

(уртанчылар төркеме өчен)

                                                       Тәрбиячеләр: Мингалимова Ә.Н.                                                                            

                                                                                     Мөхәмәтҗанова М.Н.

2019

Алып баручы  Хәерле көн, кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар!Менә үзенең шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте.Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле вакыйгалар алып Яңа ел аяк баса.Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр,муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Алып баручы  Бар Җиһан аккатөренгән,        

Җем-җем килеп кар көлә!

Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,

Җиргә Яңа ел килә!

Теләгем шул, изгелекле булсын,

Яңа аяк баскан Яңа ел!

Бәхет-шатлык алып килсен,

Һәр яңа көн булсын яңа җыр!

Аяз күкләр һаман тыныч булсын.

Шат көлүгә дөнья күмелсен

Яңа елның алсу таңы сезгә

Иксез- чиксез бәхет китерсен!

Әйдәгез, тамашабызны башлап, сүзне балаларга бирик.

        Күмәк бию №1

Балалар күңелле көйгә залга кереп бииләр һәм урыннарына утыралар.

Алып баручы  Рәхмәт сезгә балалар! Балалар,без бүген шушы залга  нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар: Яңа ел бәйрәменә җыелдык.

Алып баручы  .Әйе, балалар, дөрес әйтәсез.Яңа ел бәйрәменең төп күрке-чыршы. Бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик тә сөенәбез.Ул кайда үсә икән, әйдәгез белик әле шуны.

Мин сезгә бер кыз турында сөйлим әле, тыңлагыз. Яшәгән ди Амелина исемле бер кыз.Аның үзенең урманга барып, Яңа елга чыршы алып кайтасы килгән. Амелина шәлен, тунын, итекләрен, бияләйләрен кигән дә, кулына балта алып урманга китә.

(Бара –бара урманга килеп җитә.Караса, каршысында бик матур чыршы үсеп утыра. Балтасын күтәреп сукмакчы гына булган иде, чыршы артыннан куян килеп чыга.)

Куян. Син бу чыршыга тимә,(Рамазан)

Чыршы кирәк бит димә.

Чыршы үссен урманда,

Аңа бит рәхәт монда.

Без бу чыршы төбендә күптәннән яшибез инде.

 Амелина. Ярар, куян .Мин синең чыршыңа тимим.

 (Куянны тыңлап, аның чыршысына тими.Караса, якында гына тагын чыршы үсеп утыра икән. Балтасын алып, кизәнүе була, чыршы төбеннән төлке килеп чыга.)

Төлке. Бу чыршыны кисмә, син (Н.Азалия)

Чыршы-урман бизәге.

Кичә кыш бабай килеп,

Аны үзе бизәде.

Амелина. Ярар, төлке.Мин синең чыршыңа тимим.

(Төлке шатлыгыннан бии башлый.Амелина өченче чыршы янына килә.Балтасын селтәнүе була, чыршы төбеннән аю килеп чыга.)

Аю.Яшел чыршыбыз урманда, (Эльдар)

Үссен әле кисмә син.

Ясалма чыршыны гына,

Яңа елга бизә син!

Амелина. Ярар, аю .Мин синең чыршыңа  да тимим.

 (Бара бара Амелина бик матур бер өй күреп ала.)

Амелина.Нинди матур өй! Гел кардан, йолдызлардан гына!Кем яши икән бу өйдә?Тәрәзәгә шакып карыйм әле.

(Өйдән Кар кызы чыга.)

Кар кызы.  Кем син кызыкай?Бу салкын, буранлы көнне урманда нишләп йөрисең?

Амелина. Мин Амелина.Урман буйлап үемә чыршы эзләп өйрим.Ә син кем?

Кар кызы. Мин Кар кызы.Хәзер мин Гөлчәчәк балалар бакчасына чыршы бәйрәменә барам. Теләсәң сине дә үзем белән алып барам.

Амелина. Бик рәхәтләнеп барам. Минем дә бәйрәм карыйсым килә.

Куян.(йөгереп килеп җитә). Зинхар мине  дә алыгыз, үзегездән калдырмагыз.

Кар кызы. Әйдәгез, әйдә.

Төлке. (йөгереп килеп җитә). Минем дә бәйрәмгә барасым килә.

Кар кызы. Әйдә төлке, әйдә.

Аю. (атлап килеп җитә) Бәйрәмгә мин дә барыйм әле.

Кар кызы. Әйдә, аю абзый, әйдә. Барыбыз да җыелып беттекме?

Хайваннар. Әйе, беттек.

Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәм башланды. Тик бер кунагыбыз да күренми бит эле.Бәйрәмгә чакырып Кыш бабай белән Кар кызына телеграмма  җибәргән идем.Әллә ул  барып җитмәдеме икән?

                                                     Музыка №

Кар кызы.    Исәнмесез, балалар!

                      Исәнмесез, кунаклар!

                     Яңа ел белән сезне,

                     Яңа бәхетләр белән!

Амелина, син урманнан чыршы эзләп йөрисең.Ә менә бу бакча балалары урманнан чыршы кисмичә, ясалма чыршы гына бизәп куйганнар.Күрдеңме, ничек матур булган.

Алып баручы. Исәнмесез! Исән сау килеп җиттегезме?! Рәхим итегез безнең бәйрәмгә.Без сезне көттек.

Исәнме, чыршы, исәнме,  Азат

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Без бик сагынып көттек.

Күрегез бу чыршыны.Ильяс

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

Бар табигать ап-ак кардан   Н.Азалия 

Яшел юрган ябына,

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Здравствуй, наша елочка. Аделина

Здравствуй, новый год.

Каждый пусть у елочки

Спляшет и споет.

Урманнан безгә бәйрәмгә  Амелина

Ямь-яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

 Алып баручы  Яңа елның һәрбер көне

                         Бәхетләр алып килсен

                        Һәр ишектән шатлык тулы

                        Яңа ел җыры керсен.

Алып баручы . Балалар, әйдәгез эле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.

        Җыр № 1( я узнала маленький секрет)

1)я узнала маленький секрет:

елочке не холодно зимой.

и не надо елочку, маленькую елочку

забирать к себе домой.(2)

2)я узнала маленький секрет:

елкам очень весело в лесу.

маленькие елочки, маленькие елочки

я от вырубки спасу.(2)

3)маленькие елочки мои

стать большими елями хотят.

пусть они в лесу растут,

новый год встречают тут

много много лет подряд.(2)

          4)вы узнали маленький секрет:

елочке не холодно зимой.

и не надо елочки, маленькие елочки

забирать к себе домой. (2)

Кар кызы.    Балалар, безнең Кыш бабай һаман күренми.Син бара тор, мин бүләкләр тутырып бетергәч килеп җитәрмен дигән иде.Әллә адаштымы икән?

Алып баручы  Әйдәгез,әле балалар, бергәләп  Кыш бабабызны бәйрәмгә чакырыйк. Бәлки ишетеп килеп тә җитәр.

  Балалар: Кыш бабай, кил безгә,

                   Яңа ел бәйрәменә!

Музыка №

Кыш бабай:  Исәнмесез балалар,

 Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен .

Алып баручы       Хуш киләсең, Кыш бабай,

                              Әйдә түрдән  уз, бабай.

                              Балалар сезне көтте,

                              Тагын бер яшькә үсте.

Кар кызы:    Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!

Кыш бабай:  Әйе шул, мин аларга  кибеттәге   иң матур чыршыны  җибәрдем.

Чөнки урман гүзәлләрен кисергә ярамый. Без табигатьне сакларга тиешбез.Балалар чыршы сезгә ошадымы?

Балалар:   Әйе ошады.

 Алып баручы  Әйе, Кыш бабай , чыршы безгә бик ошады. Бабакай,сез бик ерактан килдегез, аргансыздыр,бераз ял итеп алыгыз әле. Балалар  сез  килүгә дип, матур шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Ә хәзер балаларны тыңлап алыйк әле.

Матур бәйрәм җырыбыз  Рияз

Яңгырагач еракка

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

Кыш бабай, кыш бабай  Илзирә

Безгә бик таныш бабай

Сакал – мыек ап-актан

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән   Илзидә

Бүреген кыңгыр кигән

Әйлән –бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата

Безгә конфетлар бирә  Г.Азалия 

Үзе елмая – көлә

Кыш бабай безгә тагын

Яңа ел алып килә.

Суык бабай кил безгә Фирүзә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә,

Җыр җырлап әйләнергә.

Уенчыклар, бүләкләр  С.Алинә

Безгә тагын алып кил.

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил.

Алып баручы        Бүген бездә зур бәйрәм!

                              Бүген Кыш бабай килә!

                              Безнең күңел җырларга

                               Һәм биергә җилкенә.

Бию № 2 «Санта клоус»

Кыш бабай: Рәхмәт балакайларым, күреп торам  мине бик зарыгып көткәнсез. Матур шигырьләр, биюләр  өйрәнгәнсез. Мин дә ял итеп алдым. Әйдәгез әле,

бергә уйнап алыйк.Сез җепшек кар яугач, кар бабайлар ясыйсызмы  балалар.Яле, миңа да ясап күрсәтегез әле балалар.Менә минем капчыгымдагы  кагәзләрдән кар бабай ясарга кирәк.Әйдәгез, кайсыгыз җитез икән.

УЕН №1 “Кар бабай “

        (Ике бала уртага чыгып, геометрик фигуралардан кар бабай ясыйлар.Музыка астында)

Кыш бабай: Сез бик уңган балалар икәнсез.Инде минем сезгә тагын бер уеным бар.Менә шушы табышмакларга җавап таба алырсызмы икән?

        УЕН №2 “Кыш бабай табышмаклары”

Кыш бабай.

1. Һавада очалар,

Ак мамыктай җиңелләр.

Ялтырый, җем-җем итәләр

Әйләнеп җиргә төшәләр.(кар бөртекләре)

2.Акыра да , котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

4. Утта янмый, суда батмый. (Боз)

5. Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)

7. Җир өстендә ак мамык (кар)

8.Килә бары  кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт,

Яңа ел алып килә.(кыш бабай)

9. Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне,

Мөмкин түгел күрергә.(Кар кызы)

Кыш бабай. Сез бик тапкыр  балалар  икәнсез!Күрәм, мин килгәнче үскәнсез, күп белем туплагансыз.

 Алып баручы Әйе, бабакай! Хәер безнең җырыбызны тыңлап карагыз әле.                                

Җыр № 2 «ЯҢА ЕЛ»   Л. Батыр-Болгари музыкасы,  Р. Вәлиева сүзләре

1)Җем-җем көмеш тун кигән, 
Яңа-яңа ел килгән, 
Яшел чыршылар белән, 
Яңа җырчылар белән.

Кушымта:

Яңа ел, Яңа ел —
Безгә зур кунак килгән. 
Кыш бабай һәм Кар кызы 
Күп бүләкләр китергән.

2)Дуслар белән җыелдык, 
Бергә шундый күп булдык, 
Әйлән-бәйлән уйнарга 
Кулны-кулга тотындык.

Алып баручы  Афәрин, балалар!Булдырдыгыз. Ә хәзер , шигырь сөйләүне дәвам итик әле.

Ап-ак кар яуган  Зилә

Урам агарган

Чыршы бәйрәмгә

Килде урманнан.

Яңа елны каршыларга   Рамазан

Без җыелдык бу залга.

Исэн-саумы Яңа ел!

Хуш киләсең, уз залга!

Каршылыйк, дуслар бергәләп: Н.Алинә

Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә!

Кар бөртекләре  Алия

Җем-җем итәләр.

Җил искән саен

Очып китәләр.

Кар кызы. Мин Кар кызы, Кар кызы

Кыш бабайның оныгы.

Күп минем сердәшләрем,

Ап-ак кар бөртекләрем.

Әйдәгез, әле, кар бөртекләрем, килегез яныма.Бер биеп әйләник.   (Кар кызы кар бөртекләрен биергә чакыра.)      

  Бию №3 Снежинки

Уен №3 Кар бөртеге ясау.

Кар кызы :Рәхмәт,кар бөртекләрем! Бик матур биедегез! Бераз ял итеп бер уен уйнап алыйк әле.Минем кулымда вак кар бөртекләре.Әйдәгез әле алардан зур кар бөртеге ясыйк.

Алып баручы.Бәйрәмебезне шигырьләр белән  дәвам итик.

Яңа ,яңа,яңа ел    Б.Азалия

Бүген шундый яңа ул!

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

Шатланабыз, сөенәбез,  Эльдар

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны

Алып баручы. Без бәйрәмнәрне яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер җырлап күрсәтәбез.        

                                       Җыр «Кыш бабай»№3

1)Агачларга бәсләр элеп

    Сурәтләрен тәрәзәгә

    Ясап куйган Кыш бабай,Кыш бабай

    Ясап куйган Кыш бабай

2) Рәсемнәре бигрәк матур

    Сокланып карап туймаслык

    Оста икән Кыш бабай,Кыш бабай

    Оста икән Кыш бабай

3) Өреп китсә, сулар ката

    Елгаларга бозлар ята

    Тылсымлы да Кыш бабай,Кыш бабай

    Тылсымлы да Кыш бабай

  Тылсымлы да Кыш бабай

  Куәтле дә Кыш бабай

  Оста икән Кыш бабай

Дуслар белән җыелдык  Данир  

Бергә шундый күп булдык.

Әйлән-әйлән уйнарга

Кулны –кулга тотындык.

Дети водят хоровод,  Энҗе

Хлопают в ладоши.

Здравствуй, здравствуй,

Новый год! Ты такой хороший!

Ап-ак карларга уралып Рүзәл

 Син киләсен Яңа ел!

Ак карлардай ак бәхетле

 Булсын безнең яңа юл.

Кыш бабай. Кар кызым, күрәсеңме, балалар быел бик үскәннәр.Күп нәрсәгә өйрәнгәннәр.Мин бит алаврга шуның өчен бүләкләр алып килдем бит.Капчыгымны бир әле кызым.

Кар кызы Капчыгың монда бабакай.

(Кыш бабай капчыкны ача, аннан Яңа ел чыга.)

Исәнмесез, мин Яңа ел!(Н.Алинә)

Һәммәгезгә, һәммәгезгә,

Мин уңышлар өләшәм.

Дөнья ямьле булсын диеп,

Кешелеккә эндәшәм.

Кыш бабай: Балаларым! Бәйрәм бик күңелле үтте.Безгә бик ошады.Рәхмәт, сезгә! Ә безгә китәргә кирәк. Безне башка балалар бакчасында да көтәләр.Яңа еллар белән сезне.Ә бүләкләрне тәрбияче апаларыгыз таратыр сезгә.

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

 Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

 Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы: Чыршы әйләнәсендә,

Җырлап биедек бергә.

Яңа елны каршылау,

Күңелле булды безгә.

Безгә вакыт китәргә,

Кирәк барып җитергә.

Башка балалар көтә,

Бәхетләр телим сезгә.

Кыш бабай, Кар кызы. Саубулыгыз, Киләсе очрашуларга кадәр.

Балалар.саубулыгыз.

Алып баручы  Ягез, балалар.Кыш бабай китте дип күңелсезләнмик.Бер елдан ул безгә тагын килер.Ә  бер елны матур итеп , яңа һөнәрләр өйрәнеп үткәрербез.Бәйрәмебезне күмәк бию белән тәмамлыйк.

                                                  Күмәк бию № 4

1 Алып баручы: Яңа елга яңа юлдан,

                            Нык басып бердәм керик.

                           Иң изге, саф теләкләрне

                           Бер-беребезгә телик.

2 алып баручы:  Яңа бәхет, зур уңышлар

                            Алып килсен яңа ел.

                            Шатлык белән үтсен һәр көне,

                            Котлы булсын, Яңа ел.

Сценарий «Яӊа ел бәйрәме»

Яна ел бэйрэме

1-алып баручы:

Менэ тагын бэйрэм килде

Балалар бакчасына

Сокланып карап туймассын

Яна ел чыршысына.

Чын кунелдэн котлыйм сезне

Яна ел белэн дуслар

Буген монда янгырасын

Шат авазлар шат жырлар.

1. Ап-ак мамык карлар ява

Акка төреп доньяны.

Буген безне уз янына

Яшел чыршы жыйнады.

2. Бәйрәм иртәсендә иртүк

Чыршы кунакка килгэн .

Энәле ботакларына

Ап-ак бэслэрен элгән.

3. Яшел чыршы тезелешеп

Эйлэнэбез тирэндэ  

Куанабыз яна елда

Син кунакка килгэнгэ

4. Ботак саен утлар яна

Йолдыз балкый очында

Матур чыршы горур басып

Тора зал уртасында.

5. Ак чэчэк кебек кар ява

Урамнарга кырларга

Тынычлык белэн Яна ел  

Килсен ботен доньяга

6. Яна ел, Яна ел!

Буген шундый яна ул.  

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

7. Тугэрэккэ жыйналып

Басыйк дуслар тизерэк.  

Эй , Яна ел, ор- яна ел.

Кил синбезгэжитезрэк.

8. Яна бэхет, янашатлык

Алыпкил синяна ел.  

Яна жинулэребелэн

Котлы булсын Яна ел !

9. Без жыйналдык буген монда

Яна ел бэйрэменэ.

Яшел чыршы тирэсендэ

Жыр жырлап эйлэнергэ.

Жыр татарча « « (Агачларга бэслэр элеп)

10. Эй,чыршыкай- чыршыкай

Узен бигрэк купшыкай.

Яшел кулмэк кигэнсен  

Куп бизэклэр олгэнсен.

Монда жылы кыш тугел,

Жилле салкын кыш тугел.

Бик куп икэн дусларын,

Бер урын да буш тугел.

11. Нидер җитми бит, чыршыга

Карагызчы, дусларым!

Белдем, белдем, утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

12. Бәйрәмебез гади түгел,

Зур шатлыклар бәйрәме.

Чыршы балкып торыр иде.

Ничек кабызыйк аны?

Бергэ: Тылсымлы сузлэр белэн!

Бергэ: Тышта буран

Тышта салкын

Э безгэ жылы кирэк

Кабыз Чыршыкай утларны.

Бэйрэмне ямьлэп , бизэп.

2 раза повторяют и елка загорается

13. Наша елка так красиво

Ты огни свои зажгла.

Сколько ты детей счастливых  

В праздник, в гости собрала.

В нашем зале шум и смех 

Не смолкает пение. 

Наша елка лучше всех!

В этом нет сомнения.

14. Будут на празднике нашем конфеты

Игрушки , шары золотистого цвета.  

Подарки , мерцанье цветных огоньков,

Звезды, снежинки, гирлянды флажков.

15. Ярче, ярче пусть сверкает

Елка золотом огней.

С Новым годом, с Новым годом  

Поздравляем всех гостей.

16. Мы много споем тебе песенок.

Твой праздник отпразднуем весело.

Пусть в памяти нашей останется

Нарядная елка- красавица!

17. Скорей в хоровод! Пусть каждый поет!

Всех елка чудесная ждет!  

Чем больше гостей, чем больше друзей,

Тем будет у нас веселей.

Песня “Наша елка”

18. Яна яуган ап-ак кар остеннэн

Экият булып Яна ел килэ.  

Матур тамашалар булэк итэ,

Э балалар шатлана колэ.

19. Бар жихан акка торенгэн

Жем-жем килеп кар колэ  

Торле могжизалар алып

Кышкы экият килэ.

Жыр (дети садятся. Яна елны хэм Кар Кызын алып калырга)

Экиятче:

Ерак тугел якында

Шушы чыршы артында

Серле урман бар икэн

Моннан куренми микэн?  

Эйдэгез шунда барыйк

Кышкы тамаша карыйк.

Шурэлелэр, женнэр белэн

Экият уйнап алыйк.

Э-Э-э-э-эллэ курыктыгызмы?

Тамашаны башлыйбыз.

1-2-3-4-5

Могжиза син безгэ куч!

Гаснет свет. Вдалеке раздаются шум и крики. В зал вбегает чертик, падает, на него падают лыжи. Лежит несколько секунд, потом медленно поднимает одну ногу, другую, потирает бока, садится.

Жен:

Нэрсэ сон бу?

Бу ни эш?

Болай булмаска тиеш!

Таудан тэгэрэп тоштем

Мангаемны кугэрттем.

Мин ин шэп жен малае

Убырлы ярдэмчесе

Э исемем «ялганчы»

Тукта, кем монда шундый

Куп карлар оеп калдырган

Ботен сукмакларны кумеп

Кар кортлэре салдырган.

Белдем-белдем,

Кыш бабай! Безгэ бик таныш бабай,

Убырлы эбиенэ эйтэм-

Кирэгенне бирдертэм.

(тавыш ишетэлэ.Кынгырау тавышы)

Ай-ай-ай!

Бу нинди тавыш икэн?

Кынгыраулар шалтыратып

Кем монда килэ икэн?

Чыршы артына качыйм,

Мыштым гына кузэтим.

(Кой янгырый .Кар кызы белэн Яна ел керэлэр.)

Кар кызы:

Ашыкма син Яна ел

Безнен эшлэр куп эле.

Бераз гына ял итеп

Коч-хэл жыеп ал эле.

Яна ел:

Юк ашыгам, вакыт тар.

Мине котэ балалар!

Кочне жыйдым житэрлек

(мускулларын курсэтэ)

Телэсэ кемне жинэрлек.

Кар кызы:

Кочтэ тугел шул хикмэт

Монда зирэклек кирэк.

12 ай ашыкмыйча

Уйлап эшлэргэ кирэк.

Яна ел:

Аптыратма эле мине,

Мин болай да акыллы!

Кар кызы:

Алай- булса тап жавап

Менэ сина табышмак:

«Тэнкэ карлар сипкэн

Жирне ап-ак иткэн

Чыршы,каен, имэн

Кардан чикмэн кигэн.

Кулсыз, кузсез, буяусыз

Ясаган торле бизэк»

Яна ел: (башын кашый)

Э-э, Кар Кызы,

Бу гади табышмак тугел.

Кар Кызы:

Син уйлап тор, Яна ел,

Э мин аланга барыйм

Кыш бабайнын эшлэре куп

Ана булышып кайтыйм:

Булэклэр сайлашырга

Капчыкка салышырга ( тояшергэ)

Сина кунелсез булмаска

Дусларымны чакырам

Кар бикэлэр килегез.

Рэхэтлэнеп биегез.

Яна елнын кунелен курегез.!

(Яна ел пенекка утыра.Кар кызы бии.)

Шарфлар белэн бию

(Новый Год сидит задумавшись, с другой стороны из-за елки, высовывается Черт.)

Жен:

Эх, нинди начарлык эшлэргэ икэн э?

Э_-э-э ,уйлап таптым!!!

Менэ нэрсэ эшлэп була.

Мин хэзер Яна Елны урлыйм да,

Аны Убырлы Карчыкка илтеп бирэм.

Убырлы Карчык эбекэй генэм мине мактар,

Эле орден да бирер.

Э Кыш бабай узенен Кар кызы белэн

Яна елны рэхэтлэнеп эзлэсен!

Балалар бакчасына бэйрэмгэ дэ килэ алмаслар.

Э балалар булэксез калачаклар.

Шэп була бу!

(Чыршы артыннан карап тора.)

Яна ел:

Ай ! Кем бар монда?

(Эле бер, эле икенче яктан качып йорилэр, Чыршы алдында бер- берсенэ бэрелеп мэтэлэп тошэлэр.)

Яна ел:

Уф! Мэтэлеп тоштем!

Кем син?

Жен:

Нэрсэээ?

Мине танымадынмы?

Бу бит мин

соры куянкай, бэлэкэй койрыккай!

(Яна ел Женне эйлэнеп карап чыга.)

Яна ел:

Юк ! Син Куянкай тугел!

Кая сон синен ак койрыгын.

Бу бит бик озын

Ямьсез йонлы койрык.

Җен:

Э-э-э! Эйе шул оныттым

Мин бит тылсымчы!

Точно! Тылсымчы ышанмыйсынмы?

Менэ хэзер курсэтэм!

Яна ел:

Шулай мени? Вот шэп!

Берэр тылсым курсэт эле!

Җен:

Да, запросто!

Хэзер банка белән су алабыз,

Остен ябабыз,

Болгатабыз һәм тылсымлы сүзләр әйтәбез:

“Йомшак су, йогерек су

Файдалы су, тэмле су

Яшел төскә кер!

(яулыкны күтәрү, су- яшел.)

Яңа ел:

Менә сиңа мә-э-э!

Вәт шәп !

Чыннан да тылсымчы ( шатлана)

Жен:

И-и- бу гына нэрсэ?

Дальше кара.

(Икенче банканы кызыл тоскэ кертэ.)

Ну, нэрсэ ошадымы?

Яна ел:

Вот булдырасын син, шэп!

Син чын тылсымчы, ышандым, ышандым!

Э син менэ Кар Кызынын табышмагына жавап таба алмассынмы?

«Тэнкэ карлар сипкэн

Жирне ап-ак иткэн

Чыршы,каен, имэн

Кардан чикмэн кигэн.

Кулсыз, кузсез, буяусыз

Ясаган торле бизэк»

Жен:

И-и-и кэнишне булышам!

Эйдэ мина кайтабыз,

Рэхэтлэнеп чэй эчэрбез,

Синен табышмагынны да чишэрбез!

(Уводит Нов.Год, оглядывается в зал, хихикает.)

Ут сунэ. Кой янгырый. Убырлы Карчык керэ, бии, арып утыра. Чыршы артыннан Яна ел белэн Жен чыгалар. Убырлы Карчык исни.)

Убырлы:

Сизэм, сизэм, Яна ел исе килэ.

Каян килэ икэн э-э-э? (Яна ел белэн Женне курэ.)

Э менэ кемнэр икэн монда!

Узлэре генэ. Сакчылары да юк.

Эйдэгез, эйдэ, рэхим итегез!

Яна ел:

Исэнме эбекэй!

Мин Яна ел булам, э бу минем дустым тылсымчы.

Убырлы:

Кем, кем дисен? Тылсымчы? ( Эчен тотып колэ)

Уф, улэм, улэм!

Эчем катты колудэн!

(Жен Убырлыга кузлэрен кыса, торткэли, белдертмэскэ ишэрэ итэ.)

Убырлы:

Э-э, ярый, анладым!

Мэле,улым, сина чупа-чупс, колагына плеер, музыка тынла.

(Яна елнын колагына наушниклар, авызына чупа-чупс тыгып куя.)

Жен: Тынла эле Убырлы эбекэчкэем,

Эйдэ без Яна елны берэржиргэ яшерэбез.

Теге Кыш бабай белэн анын оныгы ( чыраен сыта)

Эзлэсеннэр туйганчы озак-озак итеп.

Хэм бэйрэмгэ сонга калачаклар, ботен

Булэклэр безнеке булачак.

Убырлы:

Вэт, маладис!

Вэт, шэп уйлап тапкансын.

Настоящий жен малае икэнсен,

Менэ сина эшэкелек

Уйлап тапкан очен орден!

Э мин уземнен кечкенэ дусларымны чакырып

Ботен сукмакларны, юлларны кар белэн кумэм, бутап бетерэм.

Кыш бабай белэн Кар Кызын адаштырам!

(Колдует себеркесе белэн.)

— Ызз-ызз итегез

Ап-ак карны тетегез

Очыртыгыз туздырып

Ботен жирне тутырып.

Убырлылар биюе

(Биюдэн сон жен белэн Убырлы карчык сиздерми генэ Яна елны тотып алып чыгып китэлэр.)

Экиятче:

Балалар! Убырлы Карчык белэн Жен Яна елны урлап киттелэр.Нэрсэ эшлэргэ? Яна елга ничек тэ булышырга кирэк. Кыш бабай белэн Кар Кызынын ярдэме кирэк булыр. Эйдэгез тугэрэккэ басыйк Кыш бабай белэн Кар Кызын бирегэ чакырыйк.

Бергэ:

Кыш бабай, Кар Кызы , а-у!

Кыш Бабай:

Ишетэм, ишетэм, килэм!

(Музыка. Кыш. Бабай белэн Кар Кызы керэлэр. Чыршы тирэли эйлэнеп чыгалар.)

Кыш бабай:

Һай, рэхмэт, дусларым  

Ачкан очен юлларым.

Ямьле бэйрэм кичендэ

Яусын сезгэ котлавым!

Кар Кызы:

Яна бэхет, яна шатлык

Алып килсен Яна Ел!

Кыш. Бабай:

Телибез тыныч тормышлар

Котлы булсын Яна ел!

Кыш бабай:

Менэ кая икэн минем чыршыкаем,

Яшел дускаем!

Салкыннан монда килгэн,

Матур итеп киенгэн.

Басыгыз чыршы тирэли

Бер жырлап алыйк эле,

Бер биеп алыйк эле

Яшел чыршы тирэсендэ

Жилкенеп калыйк эле.

Жыр «Кыш бабай»

Кыш бабай:

Кызым –йолдызым, э кая сон безнен Яна ел?

Кар кызы: (аптырап) Белмим, бабакай!

Ул менэ шушында гына топтэ утырып калган иде. Кая китте икэн? Бэлки балалардан сорап карарбыз?

Экиятче:

Яна елны харап иттелэр: Убырлы белэн Жен урлап киттелэр!

Кыш бабай: (ачулана)

Ай-яй, начар эшлэгэннэр! Менэ мин аларны кызык итэм хэзер: икесендэ бозга эйлэндерэм!

«Эфсен, тофсен! Жиллэр иссен!

Буран чыксын. Давыл купсын,

Убырлы белэн Жен малае

Боз булып катсын!»

(Дер- дер калтырап Убырлы белэн Жен эйлэнэ-эйлэнэ, сикерэ- сикерэ чыршы артыннан чыгалар.)

Убырлы белэн Жен:

Ой,ой, ой! Тукта, житте!

Салкын узэккэ утте.

Хэзер алып килэбез.

Лэкин юлны кар кумгэн

Без бит утэ алмыйбыз.

Бэлки ярдэм итэрсез?

Кыш бабай:

Ягез эле, якын дусларым, кечкенэ ярдэмчелэрем, булышыгыз!

Бу женнэргэ юлны чистартыгыз!

(убырлы карчык.Жен балалар артыннан басалар)

«Дед морозлар бию»

(бию вакытындаУбырлы хэм Жен чыгып китэлэр . бию беткэч Яна елны ияртеп керэлэр)

Убырлы Карчык:

Ой. Бабакай, менэ урман буйлап бара идем- таптым синен Яна Елынны.

Жен:

Ялганлама Убырлы мин таптым аны!.

( Торткэлэшэлэр, бер- берсен егалар)

Кыш бабай:

Тавыш! Тиз булыгыз, туктагыз!. Тундырам алайса!

Уб. Кар.:

Булды, булды, бетте, житте!

Шушы жен генэ бутады!

Гафу ит йоз яшьлек эбекэйне.

Бутэн бер начарлык та эшлэмэм.

Жен: Мине дэ, мине дэ гафу ит!

Кар кызы:

Буген бит бэйрэм, бабакай!

Эллэ жибэрикме узлэрен

К. Б.: Я. Балалар, ышанабызмы бу икэунен сузенэ?

Бал-р: Эйе!

К. Б.: Ярый, алайса барыгыз дорес юлдан гына йори торган булыгыз

Алай- болай берэр начар хэбэр ишетсэм- карагыз аны!

(Фанфары.)

Экиятче:

Менэ шулай, дуслар!

Тормышта да , экияттэ дэ

Яхшылык начарлыкны жинэ.

Яна ел:

К. б.:

Эйдэгез рэхэтлэнеп кунел ачыйк,

эйлэн- бэйлэн уйнарга тугэрэккэ басыйк.

Песня «Веселись, детвора»

К. б: Эйлэн- бэйлэн уйнадык

Биедек тэ жырладык

Инде хэзер балалар

Шигырь сойлэп карарлар.

Чтение стихов

К. Б.: Вэт, булдырдыгыз! Шэп сойлэдегез!

Э уйнарга яратасызмы сон?

Уеннар

К. Б. Ой, бик шэп уйнадыгыз

Бигрэк нык остардыгыз

Бэйрэмебез кунелле утте!

Хэзер мина балалар китэр вакытта житте.

А. Б. :К. Б. ,Балалар, сина узлэренен ботен хонэрлэрен курсэттелэр. Э син?

К.Б.: Нэрсэ мин?

К. Б. биедеме?

Б-р: Биеде?

К. Б. : Уйнадымы?

Б-р: Уйнады.

К.Б.: Шаярдымы?

Б-р: Шаярды.

К. Б. : Э нэрсэ онытты сон К.Б.?

Б-Р: Кучтэнэчлэр!

К.Б.:

Э-_э, шул-шул! Кучтэнэчлэремне бик тырышып эзерлэгэн идем. Тик менэ капчыгымны кая куйдым ,оныттым!

(як- ягына карана)

Унда да юк, сулда да юк.

Чыршыга элмэгэнменме?

Чыршы астында да юкмы?

Тэрэзэ тобендэ тугелме?

Урындык астында ятмыймы?

Эти энилэр арасына куелмаганмы?

Нишлэргэ инде хэзер?

Туктагыз, минем бит тылсымлы таягым бар! Бэлки ул ярдэм итэр.

— Китерегез эле мина олы казан

Куегыз остэлгэ.

Эз генэ тоз. Шикэр. Су салабыз

(чумеч белэн болгата кабып карый)

Эз генэ кар остэп жибэрим:

«Ботка- пеш, авызга тош»

Эллэ-лэ,эллэ-лэ

Тэмле ислэре килэ!

Кабып карыйсыгыз килэме?

(бал-га.Кар кызына тэкъдим итэ)

Кар Кызы:

Бабакай, ботка тэмле, тэмлесен.

Э бала-га бит кучтэнэчлэр, кэнфитлэр кирэк.

К.Б.:

Алайса мина берэр чилэк кар китерегез!

Боткага остэп жибэрим эле!

Капкачын эйбэтлэп ябыйм.

Э хэзер тылсымлы сузлэрне бергэлэп эйтеп карыйк эле:

«Эфсен, тофсен

Карлар кипсен, бозлар эресен

Казандагы кар туплары кучтэнэчкэ эверелсен!»

Кар Кызы: (Кэструл капкачын ача анда кучтэнэчлэр.)

Бабакаем курче. Тамаша!

К.Б.:

Кая, кая. Чынна да безнен телэклэр тормышка аша.

Булэклэр олэшу.

К.Б. белэн Кар Кызы саубуллашып китэ.

Атрибуты: большой котел, ведро снежков, половник, 3 белых полотна, колпак с чалмой, 3 банки с водой.

Яңа ел әкияте

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү; балаларда яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыру.

Катнашалар: төлке Алиса, песи Базилио, Буратино, Мальвина, Кыш бабай, Кар кызы.

“Яңа ел вальсы” музыкасы астында балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. Зал уртасында чыршы бизәлгән.

А.б. Нинди матур безнең чыршы!

Җем – җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Җыр “Чыршы”

1 бала. Исәнме, чыршы, исәнме.

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 бала. Саумы, саумы, чыршыкай,

Саумы, саумы, Яңа ел!

Яшел чыршы тирәли

Әйләнәбез елмаеп.

Җыр “Чыршыкай, купшыкай”

3 бала. Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек.

Тора түшәмгә тиеп.

4 бала.Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккаттыра,

Ничек матур киенгән.

5 бала.Төрле – төрле утлар яна

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җыр “Чыршы янында”

Күңелле көй агышында залга Буратино керә. Кулында – алтын ачкыч. Буратино.Исәнмесез! Яңа ел белән! Сез мине таныдыгызмы? Әйе, мин Буратино – әкият герое. Тортилла исемле ташбака миңа шушы ачкычны бүләк итте. Бу ачкыч гади түгел. Аның тылсымы бар. Мин үземнең дустымны Мальвинаны эзлим. Ул монда юк икән. Аны эзләп килгәнче ачкыч чыршыда эленеп торсын әле. (Чыршыга ачкычны элеп, көй агышында чыгып китә)

Залга Алиса белән песи Базилио керәләр. Песи таякка таянган, төлкенең пычкысы бар

Төлке белән песи биюе

Төлке.Без мескеннәрне бәйрәмгә кертегезче.

Песи.Безнең дураклар илендә шундый суык, өшеп беттек.

Төлке. Безгә учак ясар өчен зур агач кирәк. Учак җылысында җылыныр идек.

Песи.О! Кара әле, Алиса. Нинди зур, күркәм агач (чыршыны күрсәтә). Бу агачтан утын күп чыгар.

Төлке. Менә шәп бу. Әле аның бизәкләре, уенчыклары да бар.

Песи. Ә без агачны кисик, уенчыкларын җыеп алыйк һәм үзебезнең дураклар илендә аларны сатарбыз. Күп итеп акча эшләрбез.

Төлке. Шәп фикер бу! Мин инде уенчыкларны ничек итеп бүләсен дә исәпләдем: сиңа – икесе, миңа – өчесе. Тигез итеп бүлү була.

Песи.Тигез булмый бит алай!

Төлке. Ярар, мырылдама! Әйдә, башта агачны кисик әле. (чыршының утлары сүнә)

Песи.О! Кара әле, чыршының утлары сүнде! Үпкәләде бугай ул безгә. (Песи белән төлке чыршыны кисмәкче булалар һәм анда ачкычны күрәләр)

Төлке. Базилио, кара әле: ачкыч бит бу! Алтын бит бу. (ачкычны алып тешләп карый). Буратиноның ачкычы түгелме соң бу?

Песи.Шуныкы, шуныкы. Димәк, ул үзе дә шушы тирәдә йөридер.

Күңелле көй агышында залга Буратино белән Мальвина керәләр.

Буратино. Менә, Мальвина, син чыршы бәйрәменә килеп тә җиттең.

Мальвина.Мин бик шатмын. Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен! (баш ия, реверанс ясый)

Буратино.Мальвина, кара әле, миңа Тортилла нинди матур ачкыч бүләк итте. Мин аны чыршыга элеп торган идем. (чыршыны әйләнеп чыга, ачкычны тапмый).

Төлке.Хә – хә – хә. Ачкычны эзлисеңме? Менә бу ачкыч кирәкме сиңа? Без аны сиңа бирмибез. Алтын үзебезгә кирәк.

Песи.Әйе, үзебезгә кирәк! Сиңа да кирәкме?

Мальвина.Әйе, бу ачкыч Буратинога кирәк. Аныкы бит ул.

Төлке. Кирәк булса соң.

Песи. Без аны бушка гына бирмибез.

А.б. Сез ачкычны кире Буратинога бирсен өчен без нишлик соң?

Төлке. Безнең күңелне күтәрергә кирәк.

Песи. Әйе, күтәрегез күңелне.

А.б. Ярар. Әйдәгез, безнең белән “Чыршы” уеныуйнарга басыгыз, бергәләп уйнап алыйк.

Уен “Чыршы”

А.б. Хәзер мин сезгә чыршыга эленә һәм эленми торган әйберләрне атыйм., ә сез барыгыз бергә “әйе” яисә “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Төрле төстәге шарлар?

Мендәрләр, одеяллар?

Мармелад, шоколадлар?

Күпсанлы урындыклар?

Ә йомшак уенчыклар?

Дәфтәрләр һәм китаплар?

Кызыл – сары утлар?

Әкияттәге җеннәр?

Матур – матур чылбырлар?

Серпантин, мишуралар?

Сумкадагы папкалар?

Туфли һәм кроссовкилар?

Чәнечке, пычак, калак?

Көзге һәм агач тарак?

Тәмле – тәмле конфетлар?

Кыздырылган котлетлар?

Ә малайлар һәм кызлар?

Һавадагы йолдызлар?

Булдырдыгыз, афәрин!

Төлке. Уеннары күңелле булды. Ләкин әле безнең яңа ел турында шигырьләр дә тыңлыйсыбыз килә..

Песи. Алар шигырьләр сөйли белмиләрдер әле.

А.б. Нишләп белмәсеннәр?! Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйли белә. Менә тыңлап карагыз әле.

6 бала. Бүген бездә зур бәйрәм-

Бүген Яңа ел килә.

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә җилкенә.

7 бала. Без бүген чыршы янында

Әйлән – бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

8 бала. Яңа ел ул Яңа шул

Иске ел булмас әле.

Шатлыгын да, бәхетен дә

Кызганып тормас әле.

Төлке. Ярар, ярар… шигырьләр беләсез икән. Менә алыгыз ачкычны!

Песи. Әйе алыгыз.

(Буратино белән Мальвина ачкычны алып, көй агышына чыгып китәләр).

Төлке. Ә син беләсеңме, Базилио, монда тиздән Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Ул Кар кызының чибәрлеген күрсәң син…

Песи. Карап та тормыйм.

Төлке. Әйдә, Базилио, без ул чибәр Кар кызын урлап китәбез дә, аны бүләкләргә алыштырып алабыз. Рәхәтләнеп шоколад, конфет ашарбыз.

Песи. Дөрес фикер йөртәсең син, Алиса. Рәхәтләнеп ашыйбыз тәм – томнарны. Ләкин Кар кызын ничек урларбыз соң?

Төлке. Ә без Кыш бабайны йоклатырбыз.

Песи. Ничек йоклатырбыз соң аны?

Төлке. Без Кыш бабайга компот эчерербез. Ә компотка йокы даруы салырбыз!!!

Песи. Ә – ә – ә. Менә шәп хәйлә. Бабакай йоклагач, без Кар кызын урлыйбыз. Әйдә качыйк та, Кыш бабай килгәнен көтеп торыйк (чыгып китәләр).

А.б. Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмештәй сакалы

Чәчләре, керфекләре.

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур кәгазь капчыкларга

Күчтәнәч салып килә.

Балалар. Кыш бабай.

Җыр “Чыршы әйләнәсндә”

А.б.Кыш бабай килгәнче бер уен да уйнап алыйк әле.

Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабарсыз. Әгәр мин дөрес әйтмәсәм, аяклар белән тыпырдарсыз.

  • Кыш бабай барыбызга да таныш бабаймы?

  • Ул җәй көне киләме?

  • Кар кызы белән Кыш бабай дуслармы?

  • Кыш бабай салкыннан куркамы?

  • Кыш бабай шугалаклар бүләк итәме?

  • Кыш бабай яңгырлар яудырамы?

  • Кыш бабай карлар яудырып, таулар өяме?

  • Кыш бабай галошлар кияме?

  • Кыш бабабыз тиздән киләме?

  • Бүләкләр алып киләме?

Игътибарлы икәнсез. Будырдыгыз балалар.

Ә хәзер Кыш бабайны чакырыйк.

Бергә. Кыш бабай, кил безгә,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Килче тизрәк, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

(Тылсымлы көй агышында Кыш бабай килеп керә)

Кыш бабай. Саумы, көтеп алган бәйрәм!

Саумы, чыршыкай!

Исәнмесез, бар кунаклар,

Сезне күреп шатландым.

Бу хәерле сәгатьтә,

Бәйрәм теләге сезгә,

Шат яшәгез гомергә.

Кар бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

А.б. Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә, тизрәк уз, бабай.

Балалр сине көтте,

Тагын бер яшькә үсте.

9 бала. Рәхмәтсиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

Яңа елга һәммәбезне

Матур бизәгән өчен.

Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне!

А.б. Исәнме, Кыш бабай! Безнең чыршыныңутлары янмый бит әле.

Кыш бабай. Хәзер, хәзер без моны төзәтәбез. (чыршы янына килә, тылсымлы таягы белән селки). Чыршы, чыршы кабын син, утларыңны балкыт син!

(Чыршыда утлар яна)

Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яңа елда әйлән – бәйлән

Җырлап – биеп алыгыз.

Җыр “Исәнме, Кыш бабай”

Кыш бабай. Сезнең белән бигрәк күңелле булды. Бераз эсселәп тә киттем.

Су эчәсем килә. (Чокыр тотып Төлке белән Песи йөгереп керәләр).

Төлке. Ай, Кыш бабай,эчәсең киләме? Менә безнең тәмле суыбыз бар. Авыз итеп кара.

Песи. Сусауны бик тиз баса.

Кыш бабай. Нинди эчемлек соң ул?

Песи. “Йокыкола”

Кыш бабай. Бер дә ишеткәнем юк мондый эчемлек турында.

Төлке. Менә дигән эчемлек ул. Син эчеп кара.

Кыш бабай. Ярый алайса, бирегез. Бик сусадым мин.(эчә) Ай, нәрсә булды миңа?.. күзләрем йомыла… йоклыйсы килә… йоклап китәм бугай… (йоклый).

Төлке. (шатланып). Менә булды!

Песи. Йоклаттык бит бабайны. (Чыршы артына качалар. Кар кызы керә)

Кар кызы. Исәнмесез, кадерле дусларым. Менә мин дә килеп җиттем. Кыш бабайны күрмәдегезме сез?.. Ай, бабакайга ни булган? Йоклый түгелме ул?

Төлке. Әйе, йоклый шул, арыгандыр.

Песи. Ә син безнең белән барырсың. Без сине бүләкләргә алыштырып алабыз.

Кар кызы. Болай булмый бит. Явызланмагыз!

Төлке. Әйдә ,тизрәк. Әнә Кыш бабай уяна инде. (Кар кызын алып чыгып китәләр).

Кыш бабай (уянып). Ой, нәрсә булды бу?.. Балалар бәйрәм хөрмәтенә шигырьләр әзерләгән, ә мин йоклаганмын. Ягез, нәни дусларым, миңа шигырьләрегезне сөйләгез инде.

10 бала. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

11 бала. Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең,

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.

12 бала. Кыш бабай, син дә,

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чана шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

13 бала. Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак –чак “эреп” куймадым.

Җылы икән , бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

14 бала. Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап – актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Кыш бабай. Мин әле һаман уянып бетә алмыйм. Әллә берәр һөнәрегезне күрсәтәсезме?

А. Алишның “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкияте.

1 нче күренеш

Диск №48 2 – 3 яшь.

Алинә: Ишетәсезме, әтәч кычкыра!

Камилә: Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

  • Кикрикүк

  • Кикрикүк.

Алинә: Дустым, ә сезнең әтәч белән тавык маҗаралары турында әкият ишеткәнегез бармы?

Камилә: Юк! Сөйләп күрсәт әле, зинһар өчен!

Алинә: Ярый, тыңлагыз. ( Чирәмгә утыралар ) Әтәч белән Тавык күптәннән бергә гомер кичерделәр, бик тату яшәделәр.

( Әтәч чыга, ул тибенә, җим табып тавыкны чакыра. )

Әтәч: Тавыккаем, матуркаем,

Әнә бер бөртек таптым,

Ялгыш авызыма каптым,

Каптым да ялгыш йоттым.

Хәзер тагын эзләрмен,

Тапсам, сиңа бирермен.

Тамагыңны туйдырырмын,

Күңелеңне күрермен.

Тавык: Кыт – кыт кытыйк, кыт – кыт кытыйк.

Көндә бөртек, көндә бөртек.

Туйдым шул бөртегеңнән.

Телим дөнья күрергә,

Сахраларда йөрергә.

Кыт – кыт кытыйк, кыт – кыт кытыйк.

Дөньялар гизеп кайтыйк.

Әтәч: Булсын, әйдә синеңчә,

Кузгалыйк иртән – иртүк.

Кикрикүк – кикрикүк.

( Күңелле көйгә кагына – кагына чыгып китәләр.)

2 нче күренеш

Диск №52 2 -3 яшь.

( Урман күренеше. Кошлар сайраган тавыш. №19 2 – 3 яшь. Күбәләкләр вальс бии. Сәхнәне уратып Әтәч белән Тавык килеп керәләр.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, бер ботак сындыр, мине куандыр, яшел яфрак та булсын, кызыл җимешләре дә…

Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам.

( Әтәч ботакны сындырырга маташа, шулвакыт каршысына Куян килеп чыга.)

Куян: Кем ул минем урманыма баш булмакчы, сорамый – нитми агачларымны сындырмакчы? Бик кирәк икән, рөхсәт сора.

Әтәч: Сызыйк тизрәк без моннан, сындырырбыз соңыннан. Монда дөньяда тиңе булмаган ерткычлар яши икән, киемнәре соры, колаклары ярты метр икән, бик усал ерткычлардыр, безнең өчен куркынычлардыр, кош ите ашаучылардыр.

( музыка. Әтәч белән Тавык урман эченнән алга таба китәләр. Чикләвек агачы янына тукталалар.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, кыт — кытак, кыт – кытак, сындырып бирче бер ботак, яшел яфраклысын, чикләвеклесен.

Әтәч: Тавыккаем, сындырам, хәзер, хәзер булдырам. ( Әтәч каршына Тиен килеп чыга.)

Тиен: Әй, кем ул, кем урманда йөри, кем ул минем чикләвек агачымны сындырырга тели?

Әтәч: Сызыйк тизрәк без моннан, сындырырбыз соңыннан, күрәсеңме,нинди усал ерткычлар бар, безгә, ахры, бу зур урман булыр тар. Колагын күрәсеңме, утыртып тора, йонлач койрыгын селеккәләп куя.

( музыка. Әтәч белән Тавык урман эченнән алга таба китәләр. Кыргый аламгач янына тукталалар.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, ничек тә булса кара, ике – өч кенә алмалы нәни ботак булса да ярар.

Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам. ( Әтәч ботакны селкетә. Алмагач артыннан Төлке килеп чыга.)

Төлке: Хуш килдегез, рәхим итегез, өемә керегез, түремә узыгыз, кунагым булырсыз. Аякларыгыз арыгандыр, сусагансыздыр, талчыккансыздыр. Мин сезне күптәннән көттем, сезгә дип күчтәнәчләр дә хәзерләгәндәй иттем. Урманнан иң кызыл алмалар сайладым, сезнең өчен генә саргаеп өлгергән чикләвекләр җыя алдым, бәхетегез шул икән, ризыгыгыз мул икән.

Әтәч: Кара әле, монда ерткычлар нинди яхшылар икән.

Төлке: ( үз – үзенә ) Менә дигән тәмле ашлар…Менә юләр башлар, үзләре килеп керделәр. ( Тавык белән Әтәчкә ):

Әйдә керик өемә,

Кунак булырсыз менә.

( Әтәч белән Тавык Төлкенең өенә кереп китәләр)

Төлке: Утырыгыз шушында,

Ашый торыгыз, менә.

Мин күршегә кереп чыгам,

Танышырга чакырам.

( Төлке күршесе янына йөгерә. Бүре чыга.)

Бүре: У – у – у – у, у – у – у – у!

Ничә көн инде мин ач,

Куян тотып булмагач,

Хәлем бер дә яхшы түгел

Азык табып булмагач.

Төлке: Күршекәем, кара әле,

Минем арттан бар әле

Анда ике юләр баш-

Пешереп ашарбыз тәмле аш. ( Китәләр )

( Төлке өе яныннан Куян узып бара. Өйдән Тавык белән Әтәч чыгып баралар.)

Куян: Син, Әтәч әфәнде, артыграк батырланасың, берни белмичә кыланасың, Төлкенең кем икәнең соңгарак белерсең, бу өйгә керүеңә бик үкенерсең, ләкин ул чакта инде соң булыр, хәйләкәр төлкенең тамагы туйган булыр.

Тавык: Монда бит шундый яхшы ерткычлар яши, алар беркемгә дә тимиләр.

( Тиен килеп җитә һәм ул да кызып сөйләп китә. )

Тиен: Бу оядан тизрәк сызыгыз, төлке кармагыннан котылыгыз. Төлке ул бик хәйләкәр ерткыч, аның өендә калу бик куркыныч.

Әтәч: Төлке безне шундый шат каршы алды. Аның турында бездә бик яхшы фикер калды.

Тиен: Әй, юләр башлар, хәзер икегезне дә пешереп ашар.

( Әтәч капчыкка күз сала, аның тавык йоны белән тулы икәнең күрә. )

Әтәч: Ай – ай, харап булганбыз, чыннан да бик ялгышканбыз!

Тавык: Кыт – кыт кытыйк, кыт – кытыйк.

Әйдә тизрәк сызыйк. ( Әтәч белән Тавык чыгып качалар, Төлке белән Бүре аларны эзлиләр, ләкин таба алмыйлар.)

Бүре: Нихәл инде буу – у?

Ышандым шушы Төлкегә,

Калдым шулай көлкегә. ( Төлке белән Бүре башларын иеп чыгып китәләр. )

( Музыка тавышы кире ишегалдына алып кайта. )

Алинә: Шулай итеп, Әтәч белән Тавык чак исән калганнар.

Камилә: Нинди кызык әкият!

Алинә: Әйдәгез, дуслар, әтәч – тавыкларны ашатыйк. Ил гизәргә чыгып китмәсеннәр, хәйлә сөючеләргә эләкмәсеннәр.

Җыр:

15 бала. Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап – ак булды болыннар,

Ап –ак булды киң кырлар.

16 бала.Кыш бабай килгән,

Ап – ак тун кигән.

Көтәм: кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

17 бала.

Кыш бабай. Ай, арып киттем әле мин. Картайдым шул… Ә минем оныгым Кар кызы кая соң?

Балалар җавабы.

Төлке, Песи, Кар кызы керәләр.

Песи. Нәрсә шаулашасыз? Менә ул Кар кызыгыз!

Төлке. Кыш бабай, Кар кызың кирәкме? Без аны бүләкләргә алыштырабыз.

Кыш бабай. Ай –ай –ай!!! Сез ничек оялмыйсыз? Ярар, сезнеңчә булсын, алыгыз бүләкләрне. Минем кызымны кайтарыгыз (капчыкны бирә)

Песи белән төлке капчыкны алып чыгып китәләр.

Кыш бабай. Исәнме, кызым! Менә, ниһаять, син безнең белән. Ә сез, балалар, борчылмагыз. Мин бит тылсымчы. Песи белән Төлке алып киткән капчыкта чын бүләкләр түгел, ә күркәләр һәм ылыслар гына булыр.

18 бала. Суык бабай, алтыным,

Битләрең кызарган.

Әйдәле, бер биик,

Уздырып кызлардан.

Кыш бабай. Әйе шул. Инде бер матур итеп бер биеп алсаң да була! Бүген бит бәйрәм!

Кыш бабай биюе.

Кыш бабай. Ярый, инде балаларны бүләкләр белән сөендерер чак җитте. Ә бүләкләрем гади генә түгел, аларны чанага салып алып килергә кирәк..

Кыш бабай. Менә чана белән сандык та килеп җитте. Аны ачарга кирәк… Ләкин ул ни өчендер ачылмый әле…

А.б. Буратиноның алтын ачкычы бар бит! Аның белән ачып карыйк.

(Буратино ачкычын Кыш бабайга бирә).

Кыш бабай. О – о –о! Рәхмәт! Бер – ике – өч, ачкыч йозакны ач! ( сандык ачыла, аның эчендә җеп йомгагы). Син, тылсымлы йомгак, капчыкны тизрәк алып кил!

Кыш бабай йомгакны “Тылсымлы бүлмә”гә ыргыта. Беренче тартып чыгарганда йомгакта итек, икенчесендә бер баланың әтисе, өченчесендә бүләкләр белән капчык ияреп чыга. Капчык артыннан Төлке белән Песи дә керәләр.

Песи. Гафу итегез безне.

Төлке. Без бүтән алай явызланмабыз.

Икесе бергә. Бәйрәмегездә калырга рөхсәт итегезче.

Кыш бабай. Балалар, гафу итәбезме бу явызларны?

Балалар. Итәбез.

Кыш бабай. Ярар, елга бер генә килә торган тылсымлы Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә гафу итәбез сезне. Калыгыз безнең бәйрәмебездә.

А.б. Төлке , син хәйләкәр дә, җитез дә, Яңа елны табып, алып кил әле безгә.

Кыш бабай. Менә дусларым, сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез,

Шул минем теләкләрем.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләшәләр)

Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә.

Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

Кыш бабай. Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне

Бер – беребезгә телик.

А.б. Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне.

Котлы булсын, Яңа ел!

Җыр “Бер яшькә үстем”

Мәктәпләрдә укучы балалар сөенә-сөенә Яңа ел кичәсенә әзерләнә. Ә һәрбер бала әлеге бәйрәмнең кабатланмас, үзенчәлекле үтүен тели. Сезгә бәйрәмне оештыруда ярдәм итү максатыннан, тәҗрибәле укытучылардан килгән кызыклы бәйрәм сценарийларын туплап бирәбез.

Яңа ел маҗаралары. 

(Өлкән сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий)

Ләлә ХӘСӘНОВА,

Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Ковид, Иске ел (Күсе), Яңа ел, алып баручы кыз һәм ике егет.

Кичә барышы

(Яңа ел турында җыр көе астында егет белән кыз бергә көлешэ-көлешә чыршы бизиләр.)

Чулпан. Инсаф, без өлгерәбезме соң? Озакламый Нәркис тә килеп җитәргә тиеш инде. Чыршыны бизәп бетердек. Бик матур булды, шулаймы? (Чыршы тирәли әйләнеп карап чыга.)

Илсаф. Чулпан, син никтер сәеррәк бүген, ни булды?

Чулпан. Кичтән әллә нигә хәлем китте, температурам да бар иде азрак. Иртән үземне яхшы хис иттем үзе. Шулай да күңелдә сәер тойгы калды.

Илсаф. Курыкмаа, бар да яхшы булыр. Бәйрәмне башлар вакыт җитә, мин киенеп кенә чыгыйм инде. (Кереп китә. Звонок шалтырый. Кыз, йөгереп барып, ишекне ача. Ишектән кара киемнәр кигән бер тип килеп керә. Кыз артына чигенә-чигенә бара. Йөзендә курку. Шөбһәле музыка.)

Чулпан.  Сез кем? Сезгә монда ни кирәк?

(Тип чыршы янына ук килә, карап йөри, залдагы балаларга карый. Башын чайкый. Шөбһәле музыка.)

Тип. Мин – КОВИД-19. Нәрсә? Танымадыңмы? Тәәк, сез монда ни эшләргә җыендыгыз?

Чулпан. Ничек инде? Яңа елны каршы алырга җыенабыз. Ел ахыры бит! (Илсаф килеп керә. Аптырап,Чулпаннан сорый.)

Илсаф. Кем бу? Нәркис дисән, охшамаган…. Никтер соңга кала бүген ул?

Ковид (ачу белән). Нинди бал-маскарад? Нинди бәйрәм? Сез ни эшләгәнегезне үзегез аңлыйсызмы? Илдә, дөньяда пандемия!!! Куркынычсызлык чараларын оныттыгызмы әллә? Бер-берегезгә якын килмәгез, дистанция саклагыз! Кара син боларны!!! Куркуны бөтенләй онытканнар!!! Маскаларыгызны киегез!!! (Илсаф һәм Чулпан ашыга-ашыга маскаларын кияләр. Аптырау, куркулары йөзләренә чыга.)

Чулпан (башын тотып). Илсааф, минем температурам күтәрелә бугай… (Салмак музыка.)

Илсаф (төчкереп). Кичә хәлем китте дигән идең, булды болай булгач… Миңа да йоктырдын чиреңне. (Чулпаннан читкә китеп урындыкка утыра. Башын тоткан. Үз-үзе белән сөйләшә.) Шулай була ул! Алдынны-артынны карап йөр, дип күпме әйтә миңа эни. Булды бу… Шул гына җитмәгән иде… ииииии. (Башын тоткан, як-якка башын чайкый. Ковид горур кыяфәт белән  йөри.)

Ковид. Тәәк, булды бу! (Кулларын ышкый.) Менә шулай матур гына итеп утырыгыз. Өйләрегездә генә утырырга кирәк, дип күпме әйтелде! Менә хәзер ун көнгә марш караватка! Бал-маскарад та юк, бернинди бәйрәм дә юк! Яна елны каршыламакчылар, кара син боларны… Күрсәтермен мин сезгә Яңа ел!!!

(Җигелгән ат тавышлары, кыңгырау шалтыравы булган музыка. Бикләнмәгән ишектән шау-гөр килеп, Кыш бабай килеп керә.)

Кыш бабай. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! (Аптырап тирә-якка карый.) Шатлык… ээээ, бәхет алып…

Ковид. Нәрсә кычкырасын? Күрмисенме әллә, монда мин – короновирус белән килдем!!!

Кыш бабай ( каушап калып). К-коро-на-вируус?..

Ковид. Әйе. Менә син, Кыш бабай галиҗәнәпләре, кулыңны юдынмы? Юк?! Ә монда иркенләп килеп кердең… җыен вирусларны җыеп килдең, димәк? Вәт молодец!!!  Капчыгыңда ниләр инде синең?

Кыш бабай (каушаганы бетмәгән). Конфетлар, тәм-томнар… Әәә, хәзер төзәтәм ялгышымны. (Кул чаба, таягы белән өч тапкыр идәнгә бәрә.) Менә, булды… (Капчыктан антисептик, маскалар, перчаткалар ала башлый. КОВИД  каушап кала, читкәрәк китә. Шулай да бирешми.)

Ковид. Соңга калдын шул инде! Монда мин хуҗа хәзер. Әнә кара! ( Кулы белән Илсаф һәм Чулпанга таба күрсәтә.) Үзең дә сизми миңа булыштын да әле!  Минем вирусларымны ияртеп килден. Ха-хаха!

Кыш бабай (куркып кала, урындыкка барып утыра). Ой, ой, ни эшләптер минем дә хәлем китте әле… (Башын тота, күзләрен уа.)

Ковид (җиңүче кыяфәтендә йөри). Менә бит ничек яхшы-ы.ы. (Кулларын уа. Кыш бабай янына килеп). Сиңа ничә яшь әле?

Кыш бабай. Үзем дә хәтерләмим инде. Бик күп, бик күп…

Ковид. Оооо, менә булды бу!!! Синең кебекләрне мин иң беренче бәреп егам, беләсеңме син шуны? Иммунитет начар чөнки. Өендә генә утырасы урынга йөрисен монда бөтен дөньяга хуҗа булып!!! Синең вакытын үтте! Мин хуҗа бар дөньяга!!! (Кулларын өскә күтәрә.) Ха-ха-ха!!!

(Шау-гөр килеп Нәркис килеп керә.)

Нәркис. Мин соңга калмадыммы? Кайда музыка, җыр? (Чулпан, Илсаф, Кыш бабай, куркып, аңа карыйлар.)

Илсаф. Нәркис, кит тизрәк! Кермә монда!

Чулпан. Безгә Ковид килде! Кит, кит, тизрәк!

Нәркис. (Курткасы чишелгән, кулында пакет белән мандарин. Иптәшләре әйткәнне ишетми.) Әй, сез ни эшләп шундый күңелсез? Ни булды? (Барысы да Ковидка төртеп күрсәтә.)

Хор белән. Әнә, кара!!! (Нәркис янына Ковид килә һәм аны астан өскә, өстән аска тикшерә.)

Ковид. Тәәк, син кем? Нәрсә бик батыр булып кыланасың монда? Мине танымыйсың, күрмисеңме әллә? Мин коронавирус булырмын! (Танышырга дигән булып кулын суза.)

Нәркис (аны бәреп диярлек чыршы янына үтә). Хы, чынлап әйтәсеңме син? Ә мин сине Яңа ел дип торам. Фуу, шундый ямьсез! Үзеңне читтән күргәнең бармы синең? Кем инде шундый кием белән йөри бәйрәм вакытында?! (Илсаф, Чулпан, Кыш бабайга, залга карап.) Дуслар, ә мин сезгә витаминнар алып килдем. Минем әбием бәйрәм күчтәнәче итеп сезгә тапшырырга кушты. Хоп, эләктерегез. (Мандаринны берәм берәм өскә чөя. Тегеләре алалар һәм чистартып ашый башлыйлар.) Әби иртәгә сезне үзенә кунакка көтеп калды.

Чулпан. Чынлапмы?

Нәркис. (Чулпанга.) Син нәрсә балтаң суга төшкән кыяфәт белән утырасың? Авырмыйсың син! Кара, йөзләрең алсуланып тора! Кеше көлдереп утырма монда! (Илсафка.) Илсаф, син дә шулай ук!

Ковид. Егет кеше, сез чын хәлне аңлап бетермисез бугай?..

Нәркис. Әй, аптыратма әле! Туйдырдын инде! 2020 ел башыннан бирле үзәккә үттең! (Башындагы колпакны ковид башына чәпәп куя.) Менә, булды. Әзрәк рәвешләнеп киттең. Йөрисен монда эч пошырып. (Кыш бабайга аптырап карый.) Бабай, ә сиңа ни булды? Әллә сине дә алдадымы бу хәерсез? (Ковидка төртеп күрсәтә.) Ухх, сине!!! (Йодрык күрсәтә.)

Кыш бабай, мин сиңа кечкенәдән ышандым. Ха, ха, чынлыкта әле хәзер дә ышанам. Син бит тылсымчы! Синдә бөтен кешенең ышанычы! Син бит барысын да булдырасың! Күпме кешеләрне бәхетле итәсең!

Кыш бабай. Чынлап та! Кара әле… чын тырышып мине ышандырды, хәерсез! (Ковидка йодрык күрсәтә. Күңелле, шатлыклы музыка.) Мин бит бервакытта да авырмыйм! Әй…. (Торып баса.) Кит хәзер үк моннан чыгып! Йөрмә балаларның бәйрәмен бозып! Юкса… (Таягын күтәрә, Ковид, куркып, ишеккә таба атлый,  йодрыкларын йомарлаган. Шулай да чыгып китә. Барысының да күңелләре күтәренке, мандарин ашыйлар, көлешәләр.)

Чулпан. Ха-ха-ха, чыгып качты теге хәерсез! Бөтен бәйрәмнең ямен ала язды, әй.

Илсаф. Әйдәгез, бәйрәмне башлыйк, дуслар! Күрәсезме, күпме кеше көтеп утыра. (Залга күрсәтә. Нәркис әкрен генә чыгып китә. Тантаналы музыка.)

Чулпан.

Сихри дөнья күгеннән

Ап-ак карлар коела,

Әйтерсең лә күбәләкләр

Нур диңгездә коена.

Могҗизалы бу күренеш

Куандыра күңелне

Яңа елның йомшак атлап

Килүе шул түгелме?

Илсаф.

Кил, яңа ел, якты йөзең белән,

Йолдызларың белән яктырып.

Көмеш аең белән чаңнар кагып,

Бөтен дөнья торсын яңгырап.

Кыш бабай. Кар кызым кайда калды соң?.. (Як-ягына карана.) Һай, мине бүләкләр белән урамда көтә бит ул! Хәзер, хәзер алып керәм мин аны. (Чыгып китә. Чана белән бүләкләрне өстерәп, Кар кызы белән бергә керәләр. Аларга төрле җәнлекләр дә ияргән. Тантаналы музыка.)

Кар кызы.

Ашыктык сезгә килергә.

Яңа ел каршыларга.

Купшы чыршы тирәли

Бергә күңел ачарга.

Илсаф. Бездә кунак кадерле, әйдә, түрдән узыгыз.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай чыршыгыз бигрәк матур:

Елык -елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Алып килдем бүләкләр,

Сезгә изге теләкләр.

Алыгыз сөенешеп,

Ял итегез көлешеп. (Балаларга бүләкләрне өләшә, Кар кызы аңа ярдәм итә.)

Илсаф. Кыш бабай, Кар кызы, әйдәгез, бергә-бергә балачакны искә төшереп, чыршы тирәли җыр җырлап әйләник әле.

Кыш бабай. Тукта, тукта, чыршыдагы утларны кабызырга онытканбыз бит! Бер, ике, өч! Чыршыдагы утлар кабынсын! (Таягын чыршыга таба селки, утлар кабына.) Менә булды. (Балалар  чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр.)

Чулпан. Бабакай, ни өчендер Яңа ел белән Иске ел күренми.

Кыш бабай. Шалтыратып алыйм әле. Күрәсең, алыш-бирешләре озакка сузылгандыр.

Алло, Яңа ел, озак тордыгыз. Иске елның китәр сәгатьләре якынлаша. Әәә, тоттыгызмы соң? Яхшы, әйдәгез, капкалар ачык, абзар әзерләнгән, ашарына салынган! (Музыка. Үгез тавышы. Тирләп пешеп Иске ел (күсе) белән Яңа ел керәләр.)

Яңа ел.

Исәнмесез, якын дуслар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем – Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2021 елның имин булсын һәрбер көне.

Гафу итегез, киребеткән үгез аркасында соңга калдык. Юк менә, аркылы килгән, чыкмый гына ишектән. Сезнең ул коронавируслы дөньягызга кердем юк, ди! Әле ярый Иске ел мощныйрак, шул өстерәп чыгарды, капкадан өстерәп кертте. Бу ел аңа зыянга булмаган!

Кыш бабай. Молодец, егетләр! Мондый егетләр булганда барлык авырлыкларны да җиңеп була, авырулары да бетәр алла бирса, илебездә тынычлык та урнашыр. Яңа ел, ничек хәлләр?

Яңа ел. Рәхмәт, Кыш бабай! Зарланырлык түгел. Куркыта инде, ел буе хакимлек итәсе бит әле, ел нинди нәтиҗәләр китерер? Ярый да яхшы, уңышлы ел булса, ә булмаса, мине гаепләячәкләр.

Чулпан. Курыкма син, Яңа ел , бергә  булганда барлык авырлыкларны да җиңәрбез.

Кыш бабай. Тик кара аны,бу гәүдәң белән әллә кая барып булмый, күбрәк аша, мин килгәндә тәгәрәтеп йөрерлек булсын. Вәгъдәме?

Яңа ел. Вәгъдә, Кыш бабай.Эшләрбез дә ашарбыз да.

Кыш бабай. Әйдә, Иске ел, әйт әйтәсе сүзләреңне, китәбез. Минем сине әле тарих битләренә дә кертеп куясым бар.

Күсе

Сезнең белән саубуллашып

Тагын бер елга китәм.

Исән-имин булыгыз,

Тагы да зур үсегез.

Киләсе елга бәйрәмгә

Барыгыз да килегез.

Яңа ел котлы булсын,

Яңа ел нурлы булсын!

Сәламәтлек, шатлыклар,

Телим бары уңышлар!

Кыш бабай. Сау булыгыз, дуслар! Яңа еллар котлы булсын!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!

(Кыш бабай белән Кар кызы китәләр. Музыка – җигелгән атлар киткән тавышлар яңгырый.)

Илсаф. Әйдәгез, кызлар, егетләр, уеннарны башлап җибәрик. (Күңелле музыка.  Аерым классларның чыгышлары: скетч, җыр, биюләр чиратлашып бара.)

Илсаф. (Классларның чыгышлары беткәч.) Инде бәйрәмебез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез! Конкурсларга нәтиҗә ясау өчен жюрига сүз бирәбез.

Чулпан.

Яңа ел белән, туганнар,

Яңа ел белән, дуслар,

Яңа ел белән, күршеләр,

Яңа ел белән!

Илсаф.

Зур өметләр белән каршылыйбыз

2021нең ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

Чулпан.

Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын,

Матур булсын киләчәк.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне

Бер-беребезгә телик.

Хыялларыгыз тормышка ашсын, дуслар!

(Кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме)

Кар кызы:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Сезнең барыгызны да Яна ел белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете, тынычлык, ак кар кебек ак көннәр телибез. Дөньялар имин булсын!Карагыз әле, минем шаян куяннарым шушы чыршы янында очрашырбыз дигәннәр иде, нигәдер күренмиләр, әллә адашканнар инде, эзләп килим әле.

(Көй астында кар кызы җитәкләп куяннарны алып керә.)

Кар кызы:

Нидән шулай кәефегез китте? Карагыз әле чыршыбызга, ул ничек матур бизәлгән. Уенчыклары нинди матур! Шаяннарым, карагыз әле, безнең монда бик куп дусларыбыз да килгән: песи, акбай, аларны әтәч уяткан. Я әйтегез әле миңа, песи ничек сөйләшә? (Кар кызы һәркайсын балалардан сорап чыга)

Кар кызы:

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Матур жырлар жырларбыз.

Әйдәгез, куянкайларым, шушы матур чыршыга матур жырыбызны жырлап күрсәтик әле.

Жыр:”Чыршы янында”

Ямь –яшел ылыслары

Балкып тора утлары,

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар

Аюлар һәм куяннар,

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Җырлыйбыз да биибез.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Кар кызы:

Куянкайлар, ә сезнең әниегез кая соң? Ул нигәдер күренми, әллә сез аңа әйтми генә киттегезме?

                         ( Елап әни куян килеп керә.)

Кар кызы:

Әни куян, сина ни булды, нигә елыйсың? Бүген бит шундый матур, күңелле бәйрәм – Яңа ел бәйрәме!

Әни куян:

Ничек инде еламаска, минем шундый матур, шаян, наян куянкайларым, йомшаккайларым, озын колакларым бар иде, тик мин аларны югалттым. Кая икән ул минем улларым, кызларым, балакайларым, куянчыкларым, эзләп арып беттем инде. (Әни куян елый.)

Кар кызы:

Тукта әле,куянкай, елама. Менә шушы түгелме синең югалган озын колакларың? (Әни куян балаларын кочаклый.)

Әни куян: Менә бит алар, минем куянчыкларым. Табылдылар нәниләрем. Менә Раян  куяным, менә Әдилә куяным.  Рәхмәт сиңа, Кар кызы.

Мин бик  шатмын, бик тә

Балаларымны таптым

Әйдәгез бергәләшеп

Тыпырдап биеп алыйк.

Җырлы бию “Нәниләр”

Кар кызы: Куянкайлар, чыршыбыз бик матур бизәлгән, уенчыклары нинди матур, ә нишләп соң утлары янмый? Әйдәгез, бергәләп кул чабыйк, чыршыдагы утлар кабынсын.

(Кул чабалар, чыршыдагы утлар кабына)

Ә хәзер әзрәк шаяртып алыйк, утларын сүндерик. Өреп карыйк әле чыршыга (балалар өрәлә, ут сүнә, кул чабалар кабына).

Әни куян: Балакайларым, чыршыбыз шулай балкып торсын, әйдәгез, Кар кызына матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.

Рәйхан:  Бүлмәдә чыршы агачы:
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.

Регина:   Айда кар яумый икән,
Җилләр дә исми икән.
Безнең яшел дустыбыз
Чыршы да үсми икән.

Раян:Егет булып үсеп җиткәч
Айга очып китәрмен.
Бүләк итеп айга да
Яшел чыршы илтермен.

Динә:Айга юл ачык хәзер
Сез дә очып барырсыз.
Киләчәктә яңа елны
Айда каршы алырсыз.

Әйдәгез, куянкайларым,  “Кар ява” дигән җырыбызны да җырлап алыйк!

Ә хәзер, әйдәгез, шигырьләрне дәвам итәбез.

Әдилә:  Яратам мин ап-ак төсне,

Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак тун кигән,

Каеннар да ак туннан.

Ильяс:Менә нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир өсте.
Чаналарга, чаңгыларга
Җиткереп булмый эшне.

Зәринә:Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?

Искәндәр:Көтәбез без Яңа елны,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.

Кар кызы: Әйе шул, кыш көне урамда салкын. Кар да еш ява. Әйдәгез әле, куянкайларым, кар бөртекләре белән җырлап-биеп алыйк.

Җыр“Кар бөртеге”

Рәмилә:Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар,
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

Әмир:Салкын кыш килде,
Тышта бик суык.
Кошлар җим эзли
Агачка кунып.

Йосыф:    Кыш килде, салкын урамда,

Ә без куркып тормыйбыз,

Чана-чаңгыларны алып,

Таудан шуып-уйныйбыз.

Гомәр:Уйнап-биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.

Кар кызы: Рәхмәт сезгә, балакайларым, бигрәк матур сөйләдегез. Менә мин сезгә нәрсә алып килдем (кәрҗиненнән шалтыравыклар ала).

Җыр: “Шалтыравык”

Кыш бабайнын тавышы ишетелә.

Әни куян: Балакайларым, әйдәгез Кыш бабай белән шаярып алыйк әле, аннан качыйк.

Кар кызы: Килегез, минем ак җәймәм астына яшереник (качалар).

Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез, улларым, кызларым, кунаклар! Яңа ел алып килдем. Сезгә чиксез шатлыклар, уңышлар, сәламәтлек телим. Маймыл елы бары яхшылыклар гына алып килсен.  Дусларым, әле генә монда нәни куяннарның җырлары, тавышлары ишетелә иде, кая киткәннәр… Әллә монда инде? (Балалар песи булып мияулыйлар, эт булып өрәләр, әтәч булып кычкыралар.)

Кар кызы: Юк, юк , бабакай без монда.

Әни куян: Исәнмесез, Кыш бабай, минем нәни куяннарым сезне сагынып беттеләр.

Кыш бабай: Исәнмесез, оланнарым, минем нәни йомшакларым, сез тагын да зур үскәнсез. Чыршыгыз да бик матур бизәлгән. Ягез әле, нәниләрем, бер җылынып биеп алыйк.

Җырлы уен “ Куяннар белән төлке уены”

Бию “Дуслаштык”

Әни куян: Кыш бабай, минем балаларым сезне сагынып көттеләр, сезгә матур шигырьләр өйрәнделәр.

Булат:   Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.

Дилия:  Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.

Камилә:  Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.

Ислам:  Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!

Ильяс: Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.

Агния:     Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.

Нариман:  Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар-бураннар тузып кала
Аның юлында.

Кар кызы: Нинди матур шигырьләр өйрәнгәннәр, әле җырлый да беләләрдер

                     Жыр:”Кыш бабай белән күмәк җыр”

Кыш бабай, Кыш бабай

Кунакка килгән.

Килмәс иде – безнең белән

Биисе килгән.

Кыш бабай белән бергә

Кызы да килгән.

Ялтыравык ак кар төсле

Күлмәген кигән.

Кыш бабай: Рәхмәт балакайларым! Сезнең өчен бик сөендем, зур үскәнсез, матур җырлар, шигырьләр өйрәнгәнсез.

Кар кызы: Бабакаем, куянкайларга әзерләгән күчтәнәчләребез кая? Онытмадыңмы?

Кыш бабай: Картайдыммы, онытып җибәргәнмен, күчтәнәчләр бар. Куянкайлар, сез кишер яратасызмы? (Кыш бабай кечкенә кишер күрсәтә) Менә кишер алып килдем, сезнең яратканны белдем.

Кар кызы: Кыш бабай бу кечкенә бит, ә куяннар күп, барысы да бүләк көтә.

Кыш бабай: Хәзер сихерләп зурайтам мин аны (чыршы тирәли әйләнеп йөри дә, чыршы төбеннән зуркишер тартып чыгара).  Менә монысы барысына да җитә.

Кар кызы: И, бабакаем, нәрсә булды инде, һаман шул ук кишер, бүләгең дә юк.

Кыш бабай: Юк-юк, бу серле кишер. Әфсен-төфсен, күчтәнәчләр чәчелсен  (кишердән бер күчтәнәч алып күрсәтә).Әйдәгез, оланнар, калганнарын ишек төбендә калдырдым , бергәләшеп чыгып алыйк.

Балалар кыш бабай белән чыгып китәләр.

Сарман муниципаль районы

Әлмәт төп гомуми белем бирү учреждениясе

Балалар бакчасында Яңа ел иртәсе

“Көмеш кыңгырау”

Төзүче мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе :

Рахимова Р.Ю.

2020ел

Чыршы бэйрәме 2020 “Көмеш кыңгырау”

А.б: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар рөхсәт

итегез сезнең барыгызныда якынлашып килүче –Яңа 2021 ел

белән чын кунелдән тәбрик итәргә ……..

Чыршы уты балкып кабынганда

Җемҗем итә ак кар бөртеге

Җир шарына бәйрәм шатлыклары

Алып килсен Яңа ел көне

Ак кар булып яусын җир өстенә

Киләчәккә апак өметләр

Ак карлардай ак бәхетләр телик

Кабул булсын барлык теләкләр

Бусагада әнә өр яңа ел

Телик дуслар бары игелек

Бар кешегә саулык, күңелләргә шатлык

Дөньяларга тыныч иминлек!

Кыш ул узе йорми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

Нинди бәйрәм?диеп сорасагыз

Балалар (бергә) Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Данил

Без бүген чыршы янында

Әйләнбәйлән уйнарбыз

Кыш бабайны каршыларбыз

Яңа җырлар җырларбыз

Гузэл :

Нинди матур безнең чыршы

Җемҗем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын ,Яңа ел!

Айвар :

Исәнме чыршы,исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Эльвина :

Син килдең бүген киенеп

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.

Азамат :

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга

Кыш бабай белән Кар кызы

Килер безне котларга.

Аслан :

Кыш бабай килгәч булачак

Котлауларда бүләктә

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләктә

Дамир:

Җыр : “яшел чыршы”

Карсылу керә

югалды югалды минем тылсымлы кыңгыравым (чыршы тобенә

утыра, елый кыңгырау тавышы ишетелә, Карсылу якягына карана.

Тагын кынгырау тавышы ишетелә

бу бит кыңгырау тавышы

Тапты микән кем генә

Барып алыйм тиз генә (чыгып китә)

Төлке керә: Мин төлке, мин төлке

Хәйләкәр һәм акыллы

Кыңгырау минем кулда(курсәтә)

Яшерим әле монда

(Кыңгырауны чыршы төбенә яшерә, шул вакыт саескан керә)

Төлке : Күрде күрде, саескан күрде

Саескан кадерлем,

Күп сөйләшмә зинһар

Белмәсен беркем

Саескан: тиң тиң

Беркемгәдә сөйләмим

Толке: киттем киттем йөгерәм

Сина чеби китерәм

Төлке китә Карсылу керә

Бар урманны урадым

Кыңгырауны тапмадым

( Саескан очып йори Карсылу аны күрә)

Карсылу: Саескан акыллым,

Югалды кынгыравым

Бәлки син күргәнсендер

Кайда ул беләсеңдер

Саескан: Тиң тиң

мин бернидә белмим (очып чыгып китә)

Карсылу утыра елый, шул вакыт тиен килеп керә

Тиен: Елама син Карсылу

Мин күреп тордым барсын

Төлке аны яшерде

Монда бит кыңгыравың (кыңгырауны яшерелгән җирдән алып

бирә)

Карсылу: Рәхмәт сиңа тиен дус

Кыңгырау кабат миндә

Чыңлый көмеш тавышы

Бар дөньяны моңга күмә

Тылсымлы яңгырашы(сөенеп эле бер эле икенче кулына

күтәреп шылтырата. Чыршыга карап)

Искиткеч матур чыршы

Энҗе күк ылыслары

Ялтырый уенчыклар

Тылсымлы кыңгырау бн

Яндырыймчы утларын

(чыршы тирәли кыңгырауны шалтыратып әйләнә, утлар яна)

Кая минем дусларым

Энҗе кар бортекләрем

Килегез чыршы янына

Бергәләп биек әле

Кар бортекләре биюе:

Карсылу: Кыңгыравымны алам

Тагын бер шалтыратам

Көтәм яна дусларны

Мәсәлән куяннарны.

Килегез әле куяннар

Сезгә кишер куйганнар

куяннар биюе

җыр “В лесу родилась елочка”

а.б. балалар безнен бәйрәмгә Кыш бабай килергә тиеш бит тик

никтер куренми

Карсылу акыллым

Тылсымлы кынгыравын

Шалтыратып ал эле

Кыш бабабыз нишләптер

Килеп җитми бит әле

Карсылул бирегез урман ,кырлар

Кар бураннар уйнатып

Кыш бабабыз монда килә

Пар атларда чаптырып

(Кыш бабай керә)

Кыш бабай: Саумысез, нәни дусларым

Саумысез, кунаклар

Котлыйм сезне бәйрәм белән,

Хуш килсен, Яңа еллар!

Көмеш кыңгырау тавышын

Таныйм еракерактан.

Бик тиз таптым бакчагызны

Күренә әллә кайдан

Җыр: “оста икән Кыш бабай”

Алып баручы: Кыш бабай син ерак юллардан килеп

аргансындыр утырып ял итеп тор, ә балалар сина узләренен

һөнәрләрен күрсәтерләр

Балалар шигырь сойли

Арыслан :

Әй Кыш бабай,Кыш бабай

Безгә якын дус бабай

Көтеп алдык без сине,

Әйдә түргә уз бабай.

Ак туныңны кигәнсең

Безне сагынып килгәнсең

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең.

Көттек сине сагынып

Исәнсаумы, Кыш бабай

Өләш бүләкләреңне

Капчыгыңны чиш, бабай!

Руслан :

Падает, падает.

Падает снег,

Радует, радует

Радует всех.

Белый, пушистый,

Чистыйпречистый

Первый на землю

Падает снег.

Айвар :

Кон салкын тышта

Уйный кар буран

Ак төскә керде

Бизәлде урам

Кечкенәләр бию:Булат,Нурхан, Зәлинә

Нурислам:

Кыш бабай,Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай

Сакалмыек апактан

Килгән безгә ерактан

Бүләкләр алып килгән

Бүреген кыңгыр кигән

Әйләнбәйлән уйната

Биетә һәм җырлата

Аслан:

К нам на праздник Дед Мороз

Ёлку из лесу принёс.

Огоньки но ней горят

И фонарики блестят.

Новый год, Новый год

С новой песней к нам идёт

Славный Дедушка Мороз

Всем подарки принесёт.

Бию:”зилем зиләле”

Дамир:

Мы поставим ёлку в дом,

Огоньки на ней зажжём.

Здравствуй, Дедушка Мороз,

Что ты нам принёс?

Дед Мороз в Новый год

Обязательно придёт

И подарки принесёт

Всем, кто встанет в хоровод.

Целый год мы встречи ждём,

Светит ёлка серебром.

Будем петь и танцевать,

Новый год встречать.

Гүзәл:

Тәрәзәгә күз салдым

Тордым да бүген иртән.

Күргәч аптырап калдым:

Җирне кем апак иткән?

Урамда нишләгәннәр:

Әллә он сипкәннәрме,

Әллә зур мичкәләрдән

Бик куп сөт туккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган….

Белдембелдем кар яуган!

Әй шәп булган, шәп булган

Без шуарбыз таулардан.

Азамат:

Кыш бабай килгән, апак тун кигән

Әллә сагынып көткәнне белгән.

Алып килгән ул зур шугалаклар,

Өеп тә куйган бөтен җиргә кар

Тәрәзәләргә ясаган атлар,

Ул биек таулар, чыршы, наратлар

Шуларга карап гаҗәпкә калам,

Ничек ясый?дип аңа сокланам

Камилә:

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә

Әйдәгез тауга барыйк

Чанада шуып калыйк

Бер тузан юк,саф һава

Җиргә апак кар ява.

Бию “бугибуги”

Данил:

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бер тугандай

Әйләнбәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсен, уз бире,

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Җыр: “бер яшькә үстем”

Балалар кыш бабайны уртага алалар.

Бабай ә без сине түгәрәктән чыгармыйбыз

Кыш б.кая әле мин сезнең кулларыгызны тундырыйм (өрә)

Бр: ә без кулларны чапылдатабыз(кул чабалар)

К.б.:ә мин сезнең аякларыгызны туңдырам

Бр: ә без аякларны шапылдатабыз(шапылдатабыз)

К.б.:ә мин карлар яудырам

Бр: ә без карларны көрибез

К.б.:ә мин карларны очыртып буран чыгарам

Бр:ә без өйләребезгә кереп качабыз (урындыкларына барып

утыралар, бабай куа. Балаларны мактый.…..

Алып б.:менә бабакай балалар сина үзләренен һонәрләрен

күрсәттеләр. Әйдә синдә безгә бер биеп күрсәт әле

(кыш бабай бн карсылу бии. Кунакларны да биетәләр)

Балалар ,сезнең белән рәхәтләнеп күңел ачтым инде мина китәргә

вакыт, башка бакчаларда да көтәләр бит мине балалар.

А.баручы: Кыш бабай ел да безнең балаларны күчтәнәчләр

өләшеп сөендерә идең ә быел?….

К.б: Нишләп булмасын быел да бар, кая сон әле минем зур

капчыгым?

А.б.: Кыш бабай син бит безгә зур капчык белән килмәдең

К.б: Балалар сездә шулай дисезме?

Балалар : Әйе.әйе капчыгың зур капчыгың юк иде

К.б.: Әй карт хәтер,карт хәтер, алайсаң ул чанамда онытылып

калган инде.Атларны каян гына табарга?… Кая әле минем

Карсылуым, яле кызым шылтырат әле комеш кыңгыравыңны

Карсылу: (шалтырата)

Көмеш кыңгырау тавышын

Ишетсеннәр бар атлар

Кыш бабайның күчтәнәчен

Монда китерсен алар

Атлар туктаган тавыш ишетелә, кар кызы күчтәнәчләрне алып

керә

Бүләк өләшү.

Карсылу:

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте

Бәйрәм үтте,ә Яңа ел

Тиздән безгә киләчәк

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк!!!

Саубуллашып китәләр

А.б.:

Бәйрәм үтте сәгать сукты

Яңа ел килә безгә

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә

Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтте йөрәкләр

Беләкләрдәяңа хезмәт дәрте

Күңелләрдә –иң саф теләкләр

Илләр имин еллар тыныч булсын

Иген уңсын кырда ишелеп

Ак кар кебек саф теләкләр бн

Сценарий «Хуш киласең, Яңа ел»

Балаларда яңа ел байрамена карата кызыксыну уяту,куңел кутаренкелеген арттыру.Шигырьларне,җырларны сангатьле итеп суйларга уйрату. Иҗади салатларен устеру.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации

(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

  Балалар музыка астында залга керәләр.Чыршы янында басып калалар.

Алып баручы:Хәерле көн дуслар!Исәнмесез!Туган җиребезгә Яңа ел килә.

Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Күрегез бу чыршыны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Әй, чыршыкай-чыршыкай

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең

Күп бизәкләр элгәнсең.

Алып баручы: Дусларым карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.

Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик.

(Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)

Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте.

Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып

Тора залның уртасында

Нурлы йөзен балкытып

Яшел күлмәге укалы

Сәйлән белән чигелгән

Ә өстенә әйтерсеңлә

Энҗе карлар сибелгән

Безнең чыршы бик биек

Тора түшәмгә тиеп

Әтидән дә ул биек,

Әнидән дә ул биек

Тора түшәмгә тиеп.

А.б: ә хәзер әйдәгез чыршыбызга матур җыр җырлап алыйк.

Җыр “Чыршыкай”

Балалар, бәйрәмебез башланды, ләкин нишләптер безгә күңелсез. Әйдәгез әле, бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

-Кыш бабай, кил безгә. Яңа ел бәйрәменә. (кабатлана р, күренми бит әле ул. Юлда берәр бәлагә тарыдымы икән?

 (Куян йөгереп керә) Куян.  Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар. Нишләп болай моңаеп торасыз әле.

А.б , Кыш бабай да күренми. Куянкай, син күрмәдеңме соң аны? Куян.  Юк шул , балалар, күрмәдем, үземнең дә башыма бәла төште бит әле. Бер капчык кишер җыеп алган идем быел бакчадан . Шул кишерләремне югалттым бит, кемдер минем белән шаярып кишерләремне алып киткән. Балалар, миңа кишерләремне табарга ярдәм итмәссез микән, аннан мин дә сезгә ярдәм итәрмен, Кыш бабайны эзләп килермен.

А.б. Балалар, әйдәгез Куянны бәладән коткарыйк, кишерләрен таба алмаса , ул кышны ничек чыгар, ул бит ачка үләр. Ярдәм итәбезме Куянга, балалар?

Балалар. Ярдәм итәрбез.

«Серле капчык» уены.

А.б.  Балалар, менә монда чыршы төбендә бер капчык тора, ниләр бар икән анда, карыйм әле. (а.б. капчыкны ачып карый, ләкин балаларга күрсәтми) Кайсыдыр наяны Куянның кишерләрен уенчыклар янына тутырып куйган бит монда. Ягез әле, балалар, сез шул әйберләр арасыннан карамыйча гына, кул белән тотып карап кына кишерләрне аерып алырга тиешсез. Куянга булышып алыйк. (балалар, капшап карап, кишерләрне чиләккә аерып тутыралар.)

Куян. Бик зур рәхмәт инде сезгә, балалар. Мине кышкы салкыннарда ач йөрүдән коткардыгыз. Инде мин дә сүземдә торырмын, Кыш бабайны эзләргә булышырмын.Сез күңелсезләнмәгез әйдәгез әле куянкайлар дусларым биеп алыйк.

“Куяннар биюе”

Куян: Дусларым, борчылмагыз. Сезгә ярдәм итәрмен, Аякларым бик җитез, Хәзер килеп җитәрмен. Сезнең матур җырларыгызны ишетеп Кыш бабай да килеп җитәр. Мин хәзер, озакламам. ( чыгып китә)  

Залга бүре керә

Бүре. (иснәнеп) Куян исе килә, кая качты икән бу озын колак, бик тә ашыйсым килә бит. Агач төбендә утырмыймы икән? (чыршы төбендә  иснәнеп  йөри, балаларны күреп ала.) Сез кемнәр, нишләп йөрисез монда. Сез куянны күрмәдегезме?

А.б. Туктале Бүре. Бүген бит бәйрәм, син нишләп бәйрәмдә болай усалланып йөрисең . Тимә син Куянга, кал безнең янда . Бергә уйнарбыз, күңел ачарбыз. Бу бәйрәм безгә елга бер генә килә бит. Балалар, әйдәгез әле Бүрене дә биетеп,  җырлатып алыйк, күңелсезләнеп тормасын, бәлки аңынчы Кыш бабай да килеп җитәр.

Бүре. Балалар, сезнең янда бик күңелле булды әле. .   Минем дә сезгә ярдәм итәсем килеп китте бит әле. Буран булгач, юлларга бик күп кар яуган, Кыш бабай бәлки адашып йөри торгандыр, мин юлларны чистартып алыйм әле. Сез күңелсезләнмәгез, мин хәзер. Бүре карларны себергәләп чыгып китә.

А.Б. Әйдәгез эле балалар кыш бабабыз килгәнче шигырләр сөйләп җырлар җырлап алыйк.

Тышта нурлы күңелле                  

Җиргә ап-ак кар ятты                                

 Җырлап ,биеп каршылыйбыз                  

 Яңа ел таңы атты!                                        

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә

Әйдәгез тауга барыйк

Чанада шуып алыйк

Шундый рәхәт саф һава

Тышта ап-ак кар ява.

Җыр “Кыш”

Алып баручы : Бәйрәм  кичәсен күптән башласакта   ,нигәдер Кыш  Бабай

белән Кар кызы күренми.Кайда тоткарландылар микән?Әйдәгез бергәләп чакырыйк әле.

Балалар:Кыш Бабай кил тизрәк Яңа ел  бәйрәменә,чыршы әйләнәсендә

җыр җырлап әйләнергә.

Кыш Бабай:Исәнмесез,балалар!

Исәнмесез кунаклар!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен.

Кар кызы :Исәнмесез,балалар!

Балалар:Исәнме,Кыш бабай.

 Кыш Бабай: Кар –бураннар туздырып, барыгызны туңдырып,

                          Ерак юллар үттем мин.сезгә килеп җиттем мин.

                           Сез дә мине көткәнсез,чыршы бизәп куйгансыз.

                           Җем-җем яна  утлары,яктыртсын ул юлларны.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим.

Кар кызы. Мин дә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар, әти-әниләр, барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, бәхетле, тәйфыйклы, сау-сәламәт булып үсегез. Яңа еллар мөбарәк булсын

.А.б. Бабакай, кара әле без чыршыны ничек матур итеп бизәдек.

Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем, Балалар, чыршы сезгә охшадымы?

Балалар. Әйе, бабакай, рәхмәт.

.

А.б. Рәхмәт сиңа , Кыш бабай, безне сөендергән өчен. Без дә сиңа үзебезнең матур шигырьләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез. Әйдәгез , балалар, чыршы тирәсенәрәк, Кыш бабай янынарак килик тә бәйрәмебезне дәвам итик.

«Кыш бабай» җыры башкарыла.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире!

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада,

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән чыршыга

Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Кыш бабай, мине

Бүген син макта

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

“Кар бөртекләре”бию.

Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак “эреп” куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

Кыш бабай,кыш бабай

Гел безнең янда бул

Син булгач тагын да

Күңелле Яңа ел!

Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Күптән таныш инде син.

Тик ни өчен Кыш әбине

Бер дә алып килмисең?

Ул да биеп йөрер иде

Безнең чыршы янында.

Кыш әбине дә калдырма

Тагын килгән чагында.

Ах какой хороший

Добрый Дед мороз !

Из лесу нам елку

К празднику принес.

А.б. Бабакай, без сиңа һөнәрләребезне күрсәттек, ә хәзер син дә безгә бер биеп күрсәт инде. (Кыш бабай һәм балалар күмәк татар биюен бииләр) Кыш бабай. Уф, ардым.

 Кыш бабай. Менә балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез.

 Кыш бабай. Мин Кыш бабай, Суык бабай                       

 Балаларны яратам.                        

Яңа ел белән котлап,                        

 Бүләкләр дә таратам.

Кыш бабай саубуллашып чыгып китә.

Алып баручы:

Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көн,

Котлы булсын, Яңа ел!

Бәйрәм тәмам.

.  

Яңа ел тамашасы үткәрү өчен сценарий.

Алып баручы:

Хәерле көн, дуслар!

Без бик шат сезне күрүгә.

Елмаюлы йөзләр күргәч,

Күңелләр сөенә.

Яңадан килеп җитте

Чыршы бәйрәме.

Түземсезлек белән

Көттек бу көнне.

Тарих китабына кереп,

Иске ел китеп бара.

Шатлыклар төяп

Өр-яңа ел килә.

Дусларым, Яңа ел могҗизаларга бик бай була. Сезнең дә шул могҗизаны күрәсегез киләме? Алайса рәхим итегез!

Бәйрәм кичәсен башлыйбыз. Кемнәрдер килә анда.

Хуҗа үгезне ияртеп керә. Агачлар артында убыр тыңлап тора.

Хуҗа. Әйдә инде, үгезкәем. Барыйк инде Яңа елга.

Үгез. Бармыйм. Бармыйм дигәч бармыйм инде.

Хуҗа. Бөтен халык сине көтә бит.

Үгез.11 ел буе болыннарда печән ашап, елгалардан су эчеп, ял итеп рәхәтләнеп йөрдем.

Хуҗа. Бер ял итеп, бәйрәм итеп кайтырсың.

Үгез. Анда баргач, нишлисен белмим, киемнәрем дә матур түгел.

Хуҗа. (үгезнең муенына дождик элә) Менә нинди матур булдың.

Убырлы тиз-тиз чыгып китә.

Хуҗа. (телефонына карый) Күпме хәбәрләр килгән әнә. Тыңлап кара.

Пәрдә эченнән балалар тавышы ишетелә.

— Исәнме Үгез абый! Әнием тиздән синең елың киләчәк диде. Без сине көтәбез. Матур җырлар, биюләр өйрәндек.

— Үгез абый, син килүгә мин бер яшькә үстем. Тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып кил безгә.

— Үзең белән Кыш бабай һәм Кар кызын да алып кил.

Соңга калмагыз. Без сезне сагынып көтәбез.

Үгез (уйланып), Хуҗам, балалар да бик чакыра. Әллә барыйм микән бәйрәмгә.

Хуҗа. Күптән әйтәм бит инде. Бәйрәм бик күңелле булачак.

Үгез. Әйдә, алайса киттек.

Икесе чыгып китәләр.

Убырлы чыга. (телефоннан Кыш бабайга җыя).

-Алла, алло! Бу кем әле. Миңа Кыш бабай кирәк иде. Ә-ә-ә… Бу синме, Кыш бабай. Син Олы Арташ мәктәбенә килеп йөрмә. Сине беркем дә көтми.

Хәтта үгез дә килмим диде. Үз күзләрем белән күрдем хуҗа белән сөйләшкәннәрен. Кая килим дисеңме? Безгә кил. Урманга. Алло, алло…. Өзелде.

Убыр чыгып китә дә, яңадан керә.

Убыр. Яңа ел булмый быел, балалар. Көтеп тә утырмагыз.

1бала. Син нәрсә, Убыр.

2бала. Ялган таратып йөрисең.

Убыр. Булмый инде. Булмый дигәч, булмый инде. (себеркесенә атланып чыгып китә)

1бала. Ничек инде булмый?

2бала. Ә күпме кеше килде! Күпме әзерләндек!

Телефон шалтырый.

1бала. (телефонны ала) Алло..алло. Кыш бабай, синме? Була бездә бәйрәм, була. Әзерләнеп көтеп торабыз.

2бала. Урра! Кыш бабай килә.

Әйдәгез, бергәләп каршылыйк кунакларны (чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр. Кыш бабай, Кар кызы, Үгез һәм башка җәнлекләр ияреп керә).

Кыш бабай. Исәнмесез, минем дусларым!

Урман-кырлар, биек таулар,

Диңгез-елгалар аша.

Килеп җиттек сезнең янга.

Кар кызы. Сезне сагынып

Килдек бәйрәмгә.

Җырлагыз, көлегез

Уйнагыз, әйдә.

Үгез. 2021 елга

Хуҗа итеп куйдылар.

Бик җаваплы эш

Миңа тапшырдылар.

Күкләребез аяз,

Илебез тыныч

Барыбыз да сау-сәламәт

Булыйк, дусларым.

Бәйрәм дәвам итә. Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтәлә. Соңыннан уеннар уйныйлар.

Уеннар:

1. Алып баручы сүзләр әйтә (мәсәлән: печән, конфет, он, ипи, яулык һ.б).

Балалар сүз үгезгә кагылышлы була икән “Муу”диләр, кагылышы булмаса, эндәшмиләр.

2. Кәгазьгә Үгез рәсеме ясала, ләкин койрыксыз. Уенчының күзе бәйләнә һәм аңа койрык бирелә. Ул аны дөрес итеп куйса, җиңүче була.

3. Алып баручы табышмак әйтә. Уенчылар аның җавабын әйтмиләр, ә бәлки ясыйлар. Кем тиз һәм матур ясый, шул җиңүче була.

4. Ике тартмага бүләкләр салабыз. Коробкага 2 метрлы лента бәйлибез. Уртага ике уенчыны чакырабыз. Алар карандашка лентаны урыйлар. Кем беренче урап бетерә, бүләк-коробка аңа була.

5. Уенга 4 кеше чакырыла. Алар берсенең уң, икенчесенең сул кулы белән кар бабай ясарга тиеш булалар. Кемнәр тиз һәм матуррак ясый, шулар җиңүче була.

Бәйрәм тәмам.

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе укытучысы Дәүләтова Илсөяр Гаязетдин кызы.

«Хуш киләсең, Яңа ел!» (Миләүшә Хәсәнова төзегән сценарий)

«Очрашу — Яңа ел иртәсенә сценарий» (Гөлфизә Кәлимуллина төзегән сценарий)

«Кыш бабайның тылсым көче могҗизалар тудыра» — балалар бакчасы өчен сценарий (Гөлфизә Кәлимуллина)


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческий праздник аналог хэллоуина
  • Языческие праздники славян летом
  • Ягодный юбилей 45 лет женщине сценарий смешной современный
  • Языческий праздник 31 октября 2021
  • Языческие праздники славян которые сохранились