Язучы бел?н очрашу кич?се сценарий

Мәтәптә язучылар белән очрашу кичәсе.

           Язучылар белән очрашу кичәсе

(Укучылар сөйли)

Мәркәзебездән килгән  

Кадерле кунаклар сез!

Сезнең килүгезне

Без күптәннән көтәбез.

Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел “дип җан атып,

Сез яшисез бу дөньяда

Туган телне яратып.

Без беләбез:бу дөньяда

Иң зур бүләк бер генә-

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган тел генә.

Хуш киләсез , кунаклар!

Түргә рәхим  итегез.

Яңа мәктәбебезне күреп,

Шатлыгыбызны уртаклашып китегез.

Без татар балалары,

Милләтнең каймаклары.

Бай тарихлы, күп мираслы

Халыкның киләчәге.

Без, үскәч, милләтебезгә

Тугры  хезмәт итәрбез.

Динебезне, телебезне

Тап төшерми сакларбыз.

Җыр: “Туган телем- татар теле”

  Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар һәм укытучылар!

  Хәерле көннәр телик барыбызга да. Кичәбезне башлыйбыз. Бүген бездә зур бәйрәм. Ныклап төзекләндерелгән мәктәбебездә башкаладан килгән кунаклар. Алар  белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез.

  1) Бүгенге көндә лаеклы ялда, әмма мәкаләләре белән һәрдаим күренеп торучы якташыбыз -Арча районы Иске Йорт авылында туып-үскән  Әгъзам  ага Фәйзрахманов.

  2)Шагыйрь, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, авылдашыбыз-Рәфикъ Юныс.

  Очрашуга килүегез өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Балалар һәм укытучылыр көттеләр үзегезне. Авыл мәктәбендә тере каләм ияләре  белән очрашу көн саен була торган вакыйга түгел. Сезнең авыздан чыккан һәрбер сүз , фикер безнең өчен кадерле.

  Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкярь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару-зур горурлык!

  Хөрмәтле Рәфикъ ага! Туган туфракка аяк басудан нинди хисләр туды күңелегездә? Кәче авылы белән бәйле балачак истәлекләрегез, мәктәп елларыгыз белән уртаклашып китсәгез иде (сүз бирелә).

 Җыр: “Кәчем”

   Шигърияттә сез – эзләнүчән, фикер һәм хис бирелешендә үзенчә индивидуальлеккә, каршылыклы интеллектуаль кичерешләренең тыгызлыгына омтылучан шагыйрь. Сезнең  шигырьләрендәге лирик герой, тормышта һәм үз-үзендә гаделлек, хаклык, камиллек тоеп яшәргә тырыша.

Шул хакта үзегез нәрсә әйтер идегез? Ирешелгән уңышларыгыз,  иҗатыгыз, киләчәккә корган планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.

 Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен тыңлап үтәбез.

  Сезнең журналист буларак милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына күп кенә танылган шәхесләр белән тәфсилле әңгәмәләрегез дә кызыклы һәм бай эчтәлекле. Сезгә шулай ук юмор-сатира жанры да ят түгел (фикерләр тыңлана).

  Резеда Валиева “Энҗе-мәрҗән калфагым”

  Зур рәхмәт эчтәлекле чыгышыгыз өчен. Иҗат уңышлары телибез.Кабат очрашырга насыйп булсын.

   Хөрмәтле Әгъзам  ага ! Сезнең гаделлек, татар милләте, татар авылларының киләчәге, туган җир кадере турында борчылып язган мәкаләләрегез “Мәдәни җомга” газеталарында дөнья күрә. “Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып тора. Кайсы гына татар өенә барып керсәң дә, шундук чәй куялар, өстәлгә җиләк-җимеше, катыгы-сөте, мае менеп кунаклый. Соңгы елларда Россия, Европа, хәтта дөнья күләмендәге күп кенә чараларның нәкъ менә Татарстанда үткәрелүенә дә, мөгаен,  халкыбызның кунакчыллыгы сәбәпчедер. Бөтендөнья студентлары Универсиадасын үткәргәндә генә дә Казанда 100 меңнән артык кунак булды. Әлбәттә, ул кадәр кешене урнаштыру, яшәү-көнкүреш шартларын оештыру, күңел ачу чараларын үткәрү, әйбәтләп озатып җибәрү бик җаваплы һәм мәшәкатьле эш. Әмма бу мәшәкать — чыгымнар үзләрен аклый. Дөньякүләм чаралар Казанның, тулаем Татарстанның  абруен  күтәрә” . “Мәдәни җомга” газетасында басылган “Кунакчыл  халкыбыз” дигән мәкаләгездә Татарстаныбыз белән  горурлану хисләре кичерүегез сизелеп тора. Укучыларыбызга әйтер сүзләрегез, киңәшләрегез, теләкләрегез бардыр.  

Ихлас теләкләрегез өчен рәхмәт Сезгә.

“Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау –кагылмасаң чыңламый.Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”-,дип язган Фәнис ага Яруллин. Сез дә шул кыңгырауны чыңлатучылар. Без сезнең талантыгызга сокланабыз.

  Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды. Безнең укучыларыбызны ихтирам итеп , ерак юлларны якын итеп килүегезгә рәхмәт. Телебезне , милләтебзне саклауга керткән өлешегез өчен дә рәхмәт. Иҗат уңышлары телибез. Сау-сәламәт булыгыз!

  Сез үз халкына, үз милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да ,

Татар үлмәс, татар югалмас.

Очрашуыбыз тәмам. Сау булыгыз! Кичәбезне  “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

Сценарий

— Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар. Бүген безнең мәктәбебездә зур бәйрәм — безнең Яр Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, барыбызга да таныш булган Рәшит абый Бәшәр бездә кунакта.

Җилдәй җитез узып киткән гомер,

  Күпме юллар сизми узылган.

  Якты хатирәләр юл буена

  Гүя маяклар күк сузылган.

Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

  Шаулап узган тормыш билгесе,

  Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,

  Ирешелгәннәрнең көзгесе.

— Ә хәзер Рәшит абыйның биографиясенә тукталып китик. Ул 1949 нчы елның 7 октяберендә Кукмара районы Янил авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбендә балалар укыта, шәһәр профтехучилищесында директор урынбасары, заводта мастер булып эшли.

— 1975 елда беренче китабы чыга.

1979 елда Чаллыга күченеп килә. КАМАЗда диспетчер, оператор була.

1987-89 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. ”Таң йолдызы” газетасында әдәби хезмәткәр, “КАМАЗ” газета-китап нәшриятында редактор, “Аргамак” журналында җаваплы секретарь хезмәтләрен башкара.

Шул төзелеш рухына кереп киткән, шагыйрь җаны бу вакыйгаларга битараф кала алмый. Шунлыктан аның 1986 «Ак әкият» исемле җыентыгы дөнья күрә.

— 4 шигырь китап авторы буларак, аны 1985 елда Татарстан һәм СССР язучылары оешмасына кабул итәләр. Рәшит абыйБәшәр 1985 елдан СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты,  Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Татарстан Республикасы Мәдәниятминистрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале  белән бүләкләнде (2005).

    Рәшит Бәшәр- унике китап авторы.Соңгы еллардачыккан китаплары: “Җәй кызы” (2008), “Йолдызлы тай” (2008).

………

 — Балачак! Серле, могҗизалы дөнья! Бу дөнья үзенә теләсә кемне кабул итми. Җанында игелек, шәфкать  тулып торган, сабыйларның үзләредәй ихлас-саф күңелле  кеше генә балачак илендә гомере буе үз кеше булып яши. Шундый сирәк бәхетлеләрнең берсе – сабыйлар күңеленә шигъри сүз булып үтеп керүче Рәшит абый Бәшәр. Аны тыңлыйлар, беләләр, яраталар.

Шул тылсымлы, могҗизалы шигърият дөньясына без сезнең белән юлт отабыз.

— Рәшит абый, мили җанлы кеше, чөнки ул үзтелен, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен бик күп көч бирә. Ул үзенең максаты итеп:балаларның кечкенәдән анна телен, гореф-гадәтләрне белеп үсүен куя.

— Рәшит абый, безнең укучыларыбыз да үз телләрен, диннәрен яратып, горурланып, хөрмәт итеп яшиләр.

— Рәшит абый, сезнең турында, иҗатыгыз турында каләмдәшләрегез күп кенә җылы сүзләр яза. Безнең укучыларыбызда ишетсеннәр әле.

— Менә нинди тылсымга ия икән Рәшит абый сезнең иҗат җимешләрегез. Әгәрдә мондый күренешне китаптан укып түгел, биредә күрсәң тагын да күңеллерәк булыр иде.

— Кунагыбыз гади шагыйрь генә түгел шул! Рәшит абый СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты,  Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе.

— Рәшит абый , укучыларыбызның да сезгә әзерләгән сораулары да бардыр?

СОРАУЛАР.

  1. Әгәр язучы булмасагыз, сез кем булыр идегез? Ни өчен.?

  2. Сезнең гаиләдә сезнең иҗат юлыгызны дәвам итүче бармы?

  3. Сезнең яраткан язучыларыгыз бармы? Кем? Ни өчен?

  4. Иң беренче һәм иң соңгы иҗат иткн шигырегез ничек атала?

  5. Без мәктәптә татар, рус, инглиз телләрен өйрәнәбез. Ә сез нинди телләр беләсез?

  6. Сез мәктәптә ничек укыдыгыз?

  7. Нинди спорт төре яратасыз?

  8. Үзегез яраткан шигырегезне яттан сөйләгез эле?

  9. 2021 ел -Туган тел елы. Укучылпрда туган телгә мәхәббәт хисен тәрбияләр өчен, үз милләтебезне, туган телне саклап калу өчен укытучыларга мәктәпләрдә нинди чаралар үткәрергә киңәшләр бирер идегез?

— Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Рәшит абый. Очрашуны сезнең «Бәхет» шигыре белән тәмамлау

— Рәшит абый! Бүген безнең мәктәпкә килгәнегез өчен зур рәхмәт.Сездән тагын да яңадан – яңа шигырьләр һәм Сезне үзебезнең мәктәбебездә кунакта тагын көтеп калабыз.

Язучылар белән очрашу. (сценарий)

Музыка

Бадриев Марк шигыре

Язучылар белән очрашу

1 алып баручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Бер күрешү үзе-бер гомер “ дип аталган кичәбезне башларга рөхсәт итегез.Бүген бездә кунакта Факил абый Сафин, Айдар Хәлим, Данил Салихов………………………………………………………………………………………

2 алып баручы:

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган йорт! Бу сүзләр һәр кешенең йөрәгенә иң якын, иң кадерле сүзләр. Синдә генә чишмәләрнең Көмеш икән сулары. Уйларымда ничәнче кат Урыйм Калмыя буйларын —дип яза автор үзенең туган ягы турында.

1алып баручы:

Гүзәл Әмәкәй авылы. Татарстан чигендәге сихри почмак.Факил абыйның гомер җебе шушы җирләрдән башлана. Мөслим районына кергән Әмәкәй авылында туа. Бүгенге көндә ул танылган прозаик , шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

 2 алып баручы:

Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. “Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

1 алып баручы:

Факил абыйның һәр яңа әсәре- безнең өчен рухи азык.Аның шигъриятенә дөньяга тәнкыйди караш, сатира-юморның тыгыз бәйләнеше хас. Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле.

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.

2Алып баручы: Ә бит Айдар Хәлим 1993 елда Факил ага Сафин турында болай дип язган иде :”Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме- соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит “ .Ә бит айдар Хәлим бүген безнең кунагыбыз.

лып баручы: А.Хәлим әдәбиятыбызның байрагын күтәреп алып китүче  ышанычлы кулларының берсе. Ул Башкортстан республикасы Миякә районы, Бәләкәй Кәркәле авылында дөньяга килә. Айдар Нәҗметдин улы Хәлимов шагыйрь, язучы, публицист, драматург . Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

2.Алып баручы:

“Әмма шагыйрьнең, әдипнең киләчәге аның танылган булуы белән генә бәйләнмәгән. Күбрәк ул милләтнең үзенең булганлыгы һәм булуы белән бәйләнгән. Шуңа күрә, мин исән чагымда «тарихта үземне булдыру» түгел, анда милләтне булдыру өчен көрәштем һәм чамасыз күп кан һәм көч түктем. Милләт булсын! Бу — иң мөһиме. Милләт булса, без дә булырбыз, Алла-һы боерса. Милләт булмый икән, без була алмыйбыз. Без ул чакта беркемгә дә кирәкмибез”- ди Айдар Хәлим үзенең күңел сәхифәсендә.

1.Алып баручы:Чыннан да милләт булса без дә булабыз! Айдар Хәлимнең

«Өч аяклы ат» фильмы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә катнашып, йөздән артык әсәр арасында җиңеп, унлыкка керүе билгеле булды. Бу вакыйга татар киносын сөючеләр өчен аеруча зур куаныч китерде. Аның дөньяга танылу көнен татар киносы туу көне буларак билгеләп куйдылар.

Милләт турында шигырь: Айдар Хәлим

Тамыр көлләре

Кыз:Зилә

Бу төбәктә тайга шаулаганын

Кемнәр, ничек искә алырлар? —

Ул шаулардан инде җилләр искән,

Тау-тау булып яна тамырлар.

Яна тамырларда алтын дастан,

Дастаннарда кавем тарихы,

Тарихларда яна Җир өмете.

Өметләрдә нәрсә? —

Барысы!

Тамырларда яна батырлыклар,

Батырлыкта — синең намусың,

Намусыңда яна горурлыгың,

Горурлыкта — олы язмышың.

Тамырларда мәхәббәтләр яна,

Мәхәббәттә яна җыр моңы,

Кыз:Лилия

Җыр моңында яна кеше дигән

Гали затның бөтен зурлыгы.

Яна тамыр! Тамыркайлар яна!

Күккә карап нәгърә орырлык —

Көлләр булып кала тамырлардан

Мең буынга җитәр бер хурлык.

Үзәк өзгеч бер хатирә булыр

Тайгаларның тере яңгыры…

…Язмышларга ургый-ургый дулый

Вәхшәт туе — Тамыр Яндыру.

Тарихларны Вакыт җилләрендә

Карарлар да бер көн җилгәреп —

Офыкларны каплар кара көлләр —

Хурлык көле — Тамыр көлләре…

2Алып баручы:

Аның язган шигырьләре Күптән таныш безгә дә Аның уттай язулары Калдырмас безне читтә Янып тора дәрт учагы, Каткан бәгырьләрне эретә. Ташкын кебек,гөрләп-гөрләп Чип-чиста уйлар ага.

1Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Данил Хәбибрахман улы Салихов.Ул безнең ут күршебез Актаныш районы Киров совхозында туган. Данил Салихов- актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга

2Алып баручы: Данил Салихов 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе . Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2014).

1Алып баручы: Соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Мөгезле Мәүлихан», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.

2.Алып баручы: Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләр, чөнки якташыбыз прозаик Факил Сафин , шагыйрь, язучы Айдар Хәлимов, Драматург данил Салихов бүген безнең мәктәптә кунакта.

1.Алып баручы: Быел 2015 ел әдәдият елы итеп игълан ителде. Әдәбият елы! Безгә, әдәбиятны язмыш иткәннәргә, ниндидер дәрт өсти сыман бу. Барыбызга да мәгълүм: матур әдәбият — сәнгать, аның бер төре ул. Әдәбият тормыш-чынбарлыкка өйрәтеп тора, ләкин аны кабатламый, ул чынбарлыкка охшаган да, охшамаган да; үзе бер хыял, теләк-омтылышлар  дөньясы булып иҗат ителә. Язучы хыялы-акылы, белеме, тормыш тәҗрибәсе, бәясе, идеаллары, хис-кичерешләре тудырган һәм кабул итә алган дәрәҗәдә укучы үзләштергән серле дөнья ул.

2Алып баручы: Менә без бәхетле, чөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очраштык.

1Алып баручы:Сүзне озын-озакка сузмыйча , аларның үзләренә бирик әле.Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны үзләреннән ишетик. Рәхим итегез.

Кунаклар сөйли (Алар сөйләгәч)

2Алып баручы: Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

1 алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз Сезгә теләкләребез:Сөйләр сүзләрегез -ялкын булсын,Ерак юлларыгыз-якын булсын,Биргән киңәшегез -алтын булсын,Тормыш коралыгыз -Акыл булсын!

2 алып баручы: Сезнең эшне өлге итеп алып,Тормыш юлын матур үтәрбез.Изге уйны, изге гамәлләрнеҮзебезгә маяк итәрбез!

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.vJJJJKKOIOUIUUYYTYHIOIIOIOOOOKLLмма

1 укучы 1 шаяячФфя1111УУУУ 1ууууҺЯгыйрьнең, әдипнең

Внеклассная работа. Н.Гыйматдинова бел?н очрашу кич?се.

“СинеS бер тамчы караSа
Тулы кояш сыйган бит” — дип исемл‰нг‰н очрашу кич‰се.
Максат: Укучыларны язучыларныS ‰с‰рл‰ре бел‰н кызыксындыру; иGатларына х™рм‰т k‰м китапка м‰х‰бб‰т т‰рбиял‰_, ‰хлак k‰м рухи т‰рбия бир_.
Fиkазлау: Язучылар иGаты буенча презентация.

СезнеS х™рм‰тк‰ Ф‰нзил‰ С‰л‰хиева k‰м Ф‰нзил Нуриев башкаруында “Эз쉔 Gыры.
1.а. б. Язучыны _з халкы тудыра.Ул аны _стер‰,аSа канатлар бир‰,очышын борчылып k‰м куанып к_з‰т‰ — зур ‰дипл‰ре булган халыклар,_з чиратында канатлы k‰м м‰Sгелек.БезнеS татар халкы _т‰ _зенч‰лекле язмышлы, фаGигале тарихы, даими _тк‰не, яSарышка юл тоткан б_генгесе k‰м кил‰ч‰ген‰ ™мете булган бер халык.БезнеS к™нн‰рд‰ ис‰ аныS гали рухын, ‰ле д‰ яшеренеп яткан биниkая к™чен, м™мкинлекл‰рен к_рс‰тер Gан к™згесе булган язучыларыбыз бигр‰к т‰ кир‰к. Ш™кер, алар бар. Алар безне яратып, _з итеп кунакка килг‰нн‰р. Б_ген танылган язучыбыз, ТатарстанныS атказанган м‰д‰ният хезм‰тк‰ре, Фатих Х™сни, Фаиз З™лк‰рн‰й исеменд‰ге “Б‰лл_р кал‰м” премиял‰ре лауреаты, ТРныS Атказанган с‰нгать эшлеклесе Н‰бир‰ Гыйматдинова k‰м “Б‰лл_р кал‰м” премиясе лауреаты, “Саба таSнары” газетасыныS авыл хуGалыгы б_леге м™дире, к_п кен‰ хик‰ял‰р авторы, Татарстан журналистлар берлеге ‰гъзасы Г™лсин‰ апа Галимуллина безнеS бел‰н очрашуда.

1 а.б. Ис‰нмесез, х‰ерле к™н
Очрашулар шулай башлана
СезнеS бел‰н очрашуга,
К_Sелебез шундый шатлана.

2а.б. Карап тормый ара еракка
Килдегез Сез безг‰ кунакка
Дуслык безнеS тормыш _з‰ге
Дуслык безнеS б‰йр‰м биз‰ге.

Наил‰ Ф‰йзрахманова башкаруында “Мин телим дусларга” Gыры Сезг‰ олы ихтирамыбыз булып яSгырасын.

1.а.б. Х™рм‰тле кунаклар, кадерле укытучылар, укучылар! Чын й™р‰кт‰н чыккан серл‰ребезне с™йл‰шер ™чен,
“СинеS бер тамчы караSа
Тулы кояш сыйган бит!”
дип исемл‰нг‰н очрашу кич‰сен‰ Gыелдык.

2.а.б. Татар халкы зур ш‰хесл‰р бел‰н
Танылган ул гомер-гомерг‰
Б_ген д‰ без татар кызларыныS
Язмаларын салыйк к_Sелг‰.

1.а.б. Серле ут син – кал‰м уты
ЯнасыS к™н д‰ т™нн‰р.
С_ндр‰ алмый бит сине
Х‰тта давыллар, Gилл‰р.

2.а.б. €йе, Н‰бир‰ апа Гыйматдинова – бер‰_не д‰ кабатламый торган _зенч‰лекле прозаик. Беренче чиратта аныS ‰с‰рл‰ре ихлас булуы бел‰н G‰леп ит‰. АныS ‰с‰рл‰ренд‰ кеше, табигать, ‰хлак т™п урын били. Ад‰м баласыныS к_Sел д™ньясын, уй- кичерешл‰рен., ‰рн_- кичерешл‰ренеS й™р‰кк‰ _т‰рлек итеп сур‰тли бел‰, бер ген‰ ‰с‰ренд‰ д‰ акыл ™йр‰тми, в‰газь укымый, ‰д‰пле, ‰хлаклы булырга, намуска хыян‰т итм‰ск‰ ™нди, динебезг‰ ихтирам уята, т™рле ‰ш‰келекл‰рг‰ н‰фр‰т тудыра. €с‰рл‰рне укып чыккач, сафланып, чистарып каласыS, катлаулы язмышлар бел‰н очрашып гыйбр‰т аласыS.

1.а.б. СезнеS ихтибарыгызга “Икебезг‰ д‰ авыр” ‰с‰ренн‰н ™зек.

1.а. б. Балалар к_Sелен‰ язучы кыска хик‰ял‰рд‰н тупланган “Ч‰релдек” исемле Gыентыгы бел‰н килеп керде. Татар k‰м Башкорт театрлары язучыныS “Сихерче” ‰с‰рен с‰хн‰л‰штереп тамашачыларга Gиткерде, ‰леге драма Минз‰л‰ театры с‰хн‰сенд‰ кабат яSартылды. € инде аныS “Кит‰м, ди쉔 дип аталган психологик-ф‰лс‰фи ‰с‰ре буенча эшл‰нг‰н к_п серияле телевизион фильм милли кино с‰нгатебез тарихында вакыйга буларак кабул ителде.

2.а.б. ЯзучыныS проза ‰с‰рен туплаган беренче китабы “Су хик‰яте” 1981 нче елда басылып чыга. Т‰_ге ‰с‰рл‰ренд‰ _к Н‰бир‰ Гыйматдинова хатын- кыз Gаны, психологиясе, яш‰_ р‰веше кебек проблемаларны _з‰кк‰ куя.

1.а.б. Ул _зенч‰лекле ш‰хес. Прозада _зенч‰лекле реаль чынбарлык k‰м к_Sел д™ньясы, яш‰ешнеS т™рле м™мкинл‰кл‰ре турында мавыктыргыч сюжет кору, _зенч‰лекле, символик образлар тудыру с‰л‰тен‰ ия сир‰к очрый торган талантларныS берсе.

9нчы сыйныф укучылары башкаруында “С™лге” биюе.

2.а.б. Д™нья бел‰н берг‰ бик к_п ‰хлакый т™шенч‰л‰р барлыкка килг‰н. Алар нинди ген‰ д‰верд‰ д‰ Gир й™зенн‰н югалмый, алар м‰Sгелек. Бу Н‰бир‰ ГыйматдинованыS ‰с‰рл‰ренд‰ k‰рдаим чагылып кил‰. Язучы _з кыйбласына тугры калып Намус, В™Gдан, Кешелеклелек, Изгелек, Fан k‰м М‰х‰бб‰т турында уйлана.

€йд‰гез с_зне танылган язучыбыз Н‰бир‰ апа ГыйматдинованыS _зен‰ бирик.

1.а.б. ^з халкыныS к_Sелен‰
ИS яраклы ачкыч бул;
Биеклекк‰ мен‰р ™чен
Ышанычлы баскыч бул.

2.а.б. Гаделлекне иман ит син ,
Хакыйкатьне кыйблаS ит.
СинеS бер тамчы караSа
Тулы кояш сыйган бит.

1.а.б. СезнеS игътибарга Н‰бир‰ апа ГыйматдинованыS “К_ке ‰ни” хик‰ясе.Укый 11 нче сыйныф укучысы Ф‰нзия Сафиуллина.

2.а.б. Тормышта да шулай –
Буш урын юк.
К_рс‰т кен‰ ч_т- ч_т саксызлык,
Игелекне таптап сыта- сыта
Калкып чыга ™ск‰ явызлык.

1.а.б. Ышанмагыз, ‰йд‰, м‰Sге ышанмагыз
М‰кер, ялган Gир й™зенд‰ юк ул диегез.
Юлдаш итеп матурлыкка ышынычны
Гомер буе с™егез k‰м с™елегез

“Сагыныр ™чен” — Gырлый Ф‰нзил Нуриев.

2.а.б. j‰ркемнеS тормышында Gуелмас якты эз калдырган, иск‰ т™шк‰н саен к_Sелг‰ Gылылык бир‰ торган кешел‰р була. АныS бел‰н кабат к_реш_ _з к™чеS‰ ышаныч, д‰рт тудыра, кешел‰рг‰ булган ихтирамыSны арттыра, рухыSа к™ч,GаныSа д‰рман бир‰. АныS бел‰н _тк‰нн‰р хакында с™йл‰ш‰сеSме,кил‰ч‰к турында хыялланасыSмы, ничектер баеп,ныгып каласыS. БезнеS ™чен ‰н‰ шундый х™рм‰тле, ихтирамга лаеклы, кызыклы ш‰хес ул авылдашыбыз, якташыбыз журналистка Г™лсин‰ апа Галимуллина.

“Гармун алыйк ,‰ле дускай!”- Gыры очрашу ист‰леге булып яSгырасын.

1.а.б. АныS язмаларын “Саба таSнары”, ”Fир сулышы”, “БезнеS г‰Gит” газеталарыннан, “Идел”, “С™ембиꉔ журналларыннан k‰рдаим укып барабыз. Хик‰ял‰ренд‰ табигать k‰м кеше, м‰х‰бб‰т k‰м н‰фр‰т, изгелек k‰м м‰кер, ана k‰м бала язмышлары. Журналист шул хакта уйлана, шул хакта борчыла.

2а.б. €ле к_пт‰н т_гел ген‰ “БезнеS г‰Gит” т‰ басылып чыккан “М‰х‰бб‰т аланы” телесериалы журналистны чын язучы д‰р‰G‰сен‰ к_т‰рерлек ‰с‰р. Татар хатын-кызын к™чле рухлы, гадел итеп с_р‰тл‰вегез безне сокландыра, берсенн‰н-берсе матур ‰с‰рл‰р иGат ит_егез ™чен р‰хм‰т сезг‰!

1.а.б. € х‰зер с_з Татарстан Республикасы журналистлар Союзы берлеге ‰гъзасы, “Б‰лл_р кал‰м” премиясе лауреаты, авылдашыбыз Г™лсин‰ апа Галимуллинага бирел‰.

2.а.б. ЯзучыныS кал‰ме к‰газь ™стенн‰н й™гер‰. Ч™нки аныS кешел‰рг‰ ул гына ‰йт‰ алган кадерле с_зл‰ре бар. Коры фикерл‰р бел‰н ген‰ т_гел, шулар янына хис, тойгы да ™ст‰п эшли ул моны. Мен‰ ни ™чен аныS с_зе бик к_пк‰ _темлер‰к була. Язучы кал‰ме бары тик игелекле фикерл‰р, тойгылар гына белдерс‰, б_генгебез, кил‰ч‰гебез имин, матур булыр.

1.а.б. Яши бел_-сайран кылу т_гел
^зеS салсаS гына зур юллар
Барып тоташа ул сукмаклар;
^зеS яксаS гына т‰нг‰, Gанга
Fылы бир‰ бит ул учаклар.

2.а.б. Яшик шулай бер-беребезне зурлап,
Туган Gирне зурлыйк иS элек.
Гомер мизгел, гомер _т‰-кит‰
Яхшылыклар гына м‰Sгелек.

1.а.б. Р‰хм‰т сезг‰, м‰Sге шулай
Тыйнак г_з‰л булып калыгыз
Югалтмыйча к_Sел энGел‰рен
Кил‰ч‰кк‰ алып барыгыз.

“^з илем䉔- Gырлый Дин‰р‰ €хм‰тGанова.

15


Студентлар белән очрашу (сценарий)

  1. Материалы для учителя

  2. Другое

Автор материала: Султанова Танзиля Рависовна

Содержимое документа:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы
Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе
Төрле һөнәр ияләре, студентлар белән традицион очрашу
Төзеде тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары Султанова Тәнзилә Равис кызы
Тат.Бүләр,2017
Кичә өч өлештән тора:
Слайд-шоу “Мәктәп фотоаъбомы”
«Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә» дип аталган чын күңелдән сөйләшү (төрле тармакларда эшләүче укучыларыбыз белән сөйләшү)
Студентлар белән сөйләшү.
«Акыл — тезген, белем — ат» дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.
1алып баручы:
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын!
2алып баручы:
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын…
Очрашуга килүчеләрне сәламләп җырлый_______________________________
1 а.б. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм — очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Исламов Илсур Мәгъфүрҗан улына бирәбез.
1 а.б. Кайда да булса, кайчан да булса,Бер күрешү— үзе бер шифа.10-20 ел үткәннән соң да,Бер күрешеп, сөйләшик әле, Елашыйк та, җырлашыйк әле.
2а.б. Бер күрешү— үзе бер шифа дип,Эч серләрне сөйләшик әле,Хәсрәтләрне уртаклашыпШатлыкларны бүлешик әле,Күңелләрне бушатыйк әле,Классташлар, очрашыйк әле.
__________________________________________________
1 а.б. Күп кенә әйберләрнең могҗизалы үзенчәлеге бар — кешеләргә хәтерне кайтару, күңелдәге якты истәлекләрнең, кабатланмас мизгелләрнең шатлыгын бүләк итү.
2 а.б. Ә инде без үткәннәребезгә кире кайтканда, үзебезгә таяныч, терәк эзләгәндә, әлбәттә мәктәп фотоальбомын ачабыз.
1 а.б Безнең мәктәп фотоальбомы мәктәп тормышының төрле мизгелләрен саклый . Фотоальбомдагы җитешсезлекләрне күреп ачулы йөзләр ясамагыз зинһар, мәктәп елларында сез нинди булгансыз, сез шуларны күрерсез. Безнең белән елмаегыз. Игътибар — без төшерәбез!
«Мәктәп фотоальбомы» фильм күрсәтелә
1алып баручы:
Бүгенге очрашу кичәбезгә төрле һөнәр ияләре, студентлар җыелды.
Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,
Берәүләре солдат булып илне саклый,
Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,
Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.
Берәүләре белем бирә балаларга,
Берәүләре нигез сала калаларга,
Берәүләре газет-журнал чыгаралар
Бу тормышта үз юлларын табалар.
2алып баручы:
Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да, шулай ук инде тормышта үз юлларын табып, төрле тармакларда эшли башлаган элеккеге укучыларыбыз да бар.
1алып баручы:
Иң беренче әле күптән түгел генә югары уку йортларын тәмамлап төрле профессия үзләштергән укучыларыбызны сәхнәбез түренә чакырабыз:. Аларның безнең укучыларга , укытучыларга нинди әйтер сүзләре бар икән, рәхим итегез. Кунакларга сүз бирелә.
2 а.б. Ә хәзер, безнең чыгарылыш укучыларыбыз үзләренең мәктәп елларын ничек истә калдырдылар икәнен белеп китик әле: — Сез укырга кергән елның 1 сентябрендә нинди һава торышы иде?
Беренче укытучыгызның исеме ничек? Сез аны нинди итеп истә калдырдыгыз?
3 класста бер парта артында кем белән утырдыгыз?
Сезнең яртакан фәнегез һәм яраткан укытучыгыз.
Сез 11 класста вакытта классыгызда ничә укучы иде?
Класс җитәкчегезнең туган көне кайчан?
Чыгарылыш экзаменында рус теленнән нинди темага сочинение яздыгыз?
Мәктәп тормышыннан иң истә калган, иң кызыклы вакыйганы сөйләп үтсәгез иде.
————————————————————
1 а.б. 1 алып баручы:
Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр.
Кем кайда ниндидер сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган…
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Соңгы елларда гына 11 сыйныфны тәмамлаган укучыларга сүз бирик әле, рәхим итегез!
2 а.б. Узган уку елында гына 11 сыйныфны тәмамлаган
2011 елгы чыгарылыш : (кемнәр кайта …)
2010 елгы чыгарылыш _———-, _2009, 2008___
2 а.б. Үзегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде, укырга кергәндә нинди авырлыкларга очрадыгыз? Безнең укучыларга нинди киңәшләрегез бар?
1 а.б. Узган 2012 елда нинди истә калырлык вакыйгаларыгыз булды? Киләчәккә планнарыгыз нинди?
2 а.б. Ә хәзер без сезне «Акыл — тезген, белем — ат» дип исемләнгән шаян интеллектуаль уенга чакырабыз.
Сәхнәгә 2 команда чакырыла: 1 команда : 2008-2010 елгы чыгарылыш, 2 команда – 2011-2012 елгы чыгарылыш. Бәйге булгач жюри кирәк булачак. Жюри членнары чакырыла.
1 нче конкурс: «Традицион разминка»:
Югары Кибәхуҗа авылында мәктәп ачылуга ничә ел булды?
Яңа мәктәп бинасы ничәнче елда төзелгән?
Иң беренче укытучың кем исемле иде?
Мәктәптә ничә кабинет?
Нәрсәне әзерләп була, ләкин ашап булмый? (дәрес)
Нинди әкияттә геройга өч тапкыр һөҗүм ясала, ләкин дүртенчесендә генә ул һәлак була? (колобок)
Кайсы фәннән беренче бишлегезне алдыгыз?
Ни өчен икелеләр алдыгыз?
Иң яраткан фәнегез?
Мәктәп ашханәсендә иң яратып ашаган ризыгыгыз?
Беренче класста сумкагызга уенчык тыгып йөри идегезме?
Кызларның чәченнән тарта идегезме?
Соңгы дәресегез нинди дәрес иде?2 Разминка тәмамланды. Дәреснең төп темасына күчәбез — «Тапкырлар бәйгесе». (слайдта)
Тарихи шәхесләр, йолдызлар 5 10 15 20 25 30
Бөек математика илендә 5 10 15 20 25 30
Җыр-кешенең юлдашы 5 10 15 20 25 30
Биология 5 10 15 20 25 30
География 5 10 15 20 25 30
Номинацияләрне һәм очконы команда үзе сайлый.
1.Тарихи шәхесләр, йолдызлар.
5 балл. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы , композитор, Югары Кибәхуҗа авылы егете. (Фәрит Хатыйпов)
10 балл. Профессор, КДУ ның журналистика, социология, психологияфакультеты деканы, Ю.Кибәхуҗа авылы егете. (Васил Гарифуллин)15 балл. Күренекле язучы, Татарстан республикасының Габдулла Тукайисемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,якташыбыз, «Язгы аҗаган» романы авторы. {Мәхмүт Хәсәнов)20 балл. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халык артисткасы,Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җырчы {Венера Ганиева)25 балл. Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе,профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ТатарстанФәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, Олы Кибәхуҗаавылында туган. {Яхъя Абдуллин)%
30 балл. Мәшһүр актер. ТАССР, РСФСР, СССР халык артисты. ГКамал исемендәге татар дәүләт академия театрында реалистик традицияләрне үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә, Саба районыннан. (Ш.Биктимиров)
2.Бөек математиклар илендә.
5 балл. Евклидның «Башлангычлар»дип аталган хезмәте багышланган…А. Геометриягә.В. Географиягә.
С. Сәяхәтләргә.Д . Арифметикага
10 балл. Кайсы фән турыдан туры математикага кагылмый?
А. Алгебра.В. Тригонометрия.
С. Комбинаторика.Д. Механика.
15 балл. Пифагор тоеремасы.
А. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары суммасына тигез.
Б. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары аермасына тигез.
В. Турыпочмаклы өчпочмакның катетларының суммасы гипотенузага тигез.
Г. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының суммасына тигез.
20 балл. Кайсы саннар египет өчпочмагы якларына туры килә?А. 10, 15,20.В. 3,4,5.
С. 1,2,3.Д. 7,8,11.
25 балл. «Конус» сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?А. Түгәрәк пирамида.В. Чыршы күркәсе.
С. Нарат күркәсе.Д Колпак.
30 балл. Бу грек сәүдәгәре, египет пирамидасы шәүләсен һәм таяк шәүләсен үлчәп һәм үзенең охшашлык турында теоремаларын кулланып, пирамида биеклеген үлчәгән.
А. Евклид.В. Архимед.
С. Фалес.Д Пифагор.
3. Җыр — кешенең юлдашы.
5 балл. Көйне танырга. («Казан кичләре”)
10 балл. Көйне танырга һәм кушылып җырларга. («Яшьлегем чишмәләре»)
15 балл. Бер куплет җыр җырларга: — гашыйк булган кеше кебек
90 яшьлек бабай кебек
кечкенә бала кебек
марш кебек
бишек җыры кебек
20 балл. Түбәндәге шигырь юлларын көйгә салырга:
Дуслар җыр сузалар һәр якта
Дус булып яшәве күңелле!
һәм сезгә кушылып бакчалар
Җырлыйлар, бииләр шикелле.
25 балл. Бирелгән рифмага җыр чыгарырга: мәктәп-тәмләп
30 балл. Җырның авторларын әйт. («Ак каен » җыры. Зиннур Сафиуллин көе, Әзһәр Зәйни сүзләре)
Биология
5 балл. Нәрсә ул «Кызыл китап», {әз калган үсемлек, хайваннарны туплаган
китап).
10 балл. Эссе һавада ничек йөрергә:
а)трусиктан гына
б)ак киемнән (кояш нурларын кире кайтара)
в)кара киемнән
г)шләпәдән
15 балл. Нинди «тере барометрларын» беләсез? {энә карагы, күбәләк, бал кортлары, май коңгызы, кычыткан күбәләге н.б.)
20 балл. Нинди кошлар ел дәвамында төсләрен өч тапкыр алмаштыралар? (ак кыр тавыклары)
25 балл. Сәяхәтчеләр ни өчен банка белән суга бака салып үзләре белән йөрткәннәр? {нава торышын белергә)
30 балл. Борынгы заманнарда 7 металл гына бар дип уйлаганнар. Бу нинди металлар? (алтын, көмеш, бакыр, аккургаш, кургаш, тимер, терекөмеш).
География.
5 балл. Чиге күренеп торса да барып җитеп булмый, {офык)
10 балл. У белән язсаң тау була (Урал)
А белән язсаң диңгез була (Арал)
15 балл. Космостагы кешеләр җирдәге меридианнарны, параллельләрне күрәләрме? (юк, картада гына)
20 балл. Американы кем ачкан? (Х.Колумб)
25 балл. Җирнең шар формасында икәнлеген раслаучы борынгы грек философы (Аристотель)
30 балл. «Бабай бүреге йөз ямау» табышмагы нәрсә турында (глобус)
______________________________________________
1 а.б. Әйдәгез үткәннәргә кайтып килик әле бер. Күз алдына китерегез, иртә, сез тәмле төшләр күреп йоклап ятасыз, кинәт будильник шалтырый башлады. Мәктәпкә барырга вакыт җиткән. Ләкин бит әле татлы йоклый идең. Торырга кирәк дип катырак кычкыра будильник.Тагын биш кенә минут! Нинди биш минут! Кеше тавышы белән кычкыра будильник. Ай, ходаем, мин йоклап калганмын! Гаебегезне таныгыз! Хәзер курыкмыйча әйтергә була. Сезнең күбегезнең шулай булганы бар! Мәктәп сумкасын өстәлдән ризык алып ашый, ашый, кабалана, кабалана тутырганыгыз бардыр, шулай бит.
2 а.б. Менә шуларны искә төшереп без чираттагы  конкурсны тәкъдим итәбез : «Ашыга, ашыга» дип атала.
Сезгә шул алтын чорларны искә төшереп эстафетада катнашырга чакырабыз. Бу эстафета барышында йөгерергә дә, сикерергә дә туры килмәячәк. Мәсьәлә бик гади – кулдан кулга бирә бирә, мәктәп әйберләрен сумкага әйбәтләп кенә тутырырга, шул ук вакытта берәр алма ашап өлгерергә.
(Ике өстәлгә мәктәп сумкалары, пеналлар, ручкалар, карандашлар, дәреслекләр, линейкалар, уенчыклар, алмалар һ.б.)
1 а.б. Җиңделәр… Ләкин аңлашылмый , ни өчен сумкага уенчыклар тутырдыгыз? Дөрес, ашыкканда ниләр генә эшләмисең, шулай бит.
2 а.б. Ярар, сумканы тутырдык, башка шапканы үтеп барышлый гына кия, кия очабыз гына, ләкин без бит инде хәзер сонга калдык. Укытучы сорый инде хәзер: “Ник соңга калдың?” Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, сочинение язганда шулай оста булырга кирәк иде дә бит.
Конкурс “Син кайда булдың?”
1 а.б. Командадан ике катнашучы. Берсе пантомима ярдәмендә карточкадагы ситуацияне аңлата, икенчесе карый һәм телдән сөйләп карый. Аннары әзер вариант белән чагыштырабыз. Текстка якынрак булса яхшырак. (1. Столоваяда идем. 2. Будильник уятмаган. 3. Компьютерда утырдым)
2 а.б. Без сезне физкультура дәресенә чакырабыз. (5 урындык куела, һәр командадан 6 катнашучы, бию көе беткәч утыралар)
Жюри нәтиҗә ясый.
2 алып баручы:
Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар, Канат ярган туган ояны. Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат Мәктәпкә дип килегез тагы!
1 алып баручы: Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр. Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз, Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

Предпросмотр онлайн:

Скачать 23.91 Kb

Посмотрите также:

Для подтверждения авторства введите
e-mail, указанный при добавлении материала.
На этот адрес электронной почты будет отправлена ссылка для редактирования

конспект урока Язучы Гүзәлия Галлямова белән очрашу кичә

Включает методическую разработку

Раздел: Материалы на образовательную тематику

Скачивая материал, я соглашаюсь с условиями публичной оферты.

  Скачать конспект урока (29.54 kB)

ЕЩЁ из этой категории

  • НАЦИОНАЛЬНЫЙ ОРНАМЕНТ В ИЗГОТОВЛЕНИИ СУВЕНИРА
  • Занятие в Лесной школе: работа с дошкольниками
  • Мастер-класс по развитию речи младших школьников
  • Консультация по плаванию
  • Звук и буква Р
  • Выпускной в 4 классе
  • «Зерде» интеллектуалды ойыны
  • СРАВНИТЕЛЬНЫЙ АНАЛИЗ СИСТЕМ ОБРАЗОВАНИЯ РОССИИ И СОЕДИНЕННЫХ ШТАТОВ АМЕРИКИ
  • Веселые старты
  • Адаптация пятиклассников. Буклет

  Для вывода других вариантов — обновите страницу.

QR-код страницы
Скачать QR-код

Автор: Яманаева Алсу Шарифуловна
учитель начальных классов МБОУ «СОШ № 6» г.Альметьевска РТ

Размер файлов: 29.54 kB

Дата публикации:

03.01.2022

© При использовании материала ссылка на автора и сайт обязательна!
  Получить выходные данные

  Внести правки в свой материал

 Выходные данные (библиографическая ссылка):

Яманаева А. Ш. Язучы Гүзәлия Галлямова белән очрашу кичә // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков» // URL: https://xn—-dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/other/varia/file/100850-yazuchy-g-z-liya-gallyamova-bel-n-ochrashu-kich (дата обращения: 03.02.2023)

  Скачать сертификат | заказать Золотой сертификат о публикации  Заказать рецензию на публикацию

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческие праздники славян осенью
  • Яжа ел б?йр?мен? татарча сценарий балалар бакчасы
  • Языческий праздник аналог хэллоуина
  • Языческие праздники славян летом
  • Ягодный юбилей 45 лет женщине сценарий смешной современный